ТЫНГЫСЫЗ КЕШЕ
Сабаи сукалары беткән, нар сөрелгән, сабан туйлары булып узган, кунаклар киткән, сыра чүлмәкләре юылып, казык башларына эленеп куелган бер чак иде. Мондый вакытта колхозчылар ферма терлекләренә кышлыкка яфраклы азык хәзерлиләр, силос салына, әле анда, әле монда балта тавышлары яңгырап ишетелә — колхозда терлек абзарларын карыйлар, бәрәңге бакчаларында беренче чәчәкләр күренә, бал кортлары бик тырышып бал җыялар һәм, ишләре артык күбәеп, умарталарына сыймый башлаганлыктан, яшь семьяларны, үзләреннән аерып, башка чыгара башлыйлар, кайбер көннәрне һич тә уйламаганда авыллар өстеннән гөҗләп корт иле узып китә... Әнә шундый көннәрнең берсендә мин, авылда уздырган быелгы ялымның соңгы көннәреннән файдаланып, ялгызым гына урманда йөргән җиремнән, Карл Л4аркс исемендәге колхозның умарталыгына килеп чыктым. Мине берсеннән-берсе шәбрәк өрә торган зур-зур ике эт каршылады, якынлашырга да, китәргә дә белмичә аптырап басып торганда, иң элек умартачы карт үзе, аның артыннан «ялт» итеп карчыгы күренде. Урман арасында, авыллардан шактый ерак бер почмакта, нкәүдән-икәү яшәүче бу картлар сөйләшер кеше килеп чыкканда урыннарында утырып кала алмыйлар икән һәм алар мине дә бик ачык йөз белән каршыладылар, кем булуым белән кызыксына, сораштыра башладылар. Үз чиратымда мин дә авызыма су кабып тормадым. Өстә шундый нурлы кояш, урман әле кичә генә булып узган җылы яңгырдан соң мең төсле чагылышлардан, мең төрле җырдан ничектер күпереп киткән төсле булып күренә; ул чәчәкләр, ул бал кортлары, ул зәңгәр күк, һәм менә шундый шәфкатьле табигать кочагында түгәрәк сакаллы, чәченә чал кергән кечерәк кенә агай басып тора. Ул хөрмәт саклап һәм шул ук вакытта сиңа чак кына сәерсенеп карый, — сөйләшмичә калырга мөмкинме соң! Умарталарыгыз күп күренә, барлыгы ничә баш? — дип сорадым мин, рәт-рәт булып тезелеп киткән буяулы умарталарга карап. — Илле биш баш. Байлык аллага шөкер, быел аера га котырдылар, җыеп өлгер дә, ябып өлгер... Картның күзләрендә матур тынгысызлык чагылды, Һәм ул; «Тукта, бер әйләнеп килим.әле мин», диде дә, карчыгына самовар куя торырга кушып, үзе, савыт тотып, чыгып китте. — Әйе, әйе, быел аерата ел килешеп тора, — дип сөйләнә-сөйләнә, озакламыйча ул яңадан әйләнеп керде. Аның кулындагы агач савыт
46
әле генә сабагыннан өзелгән каен җиләкләре белән тулы иде. — Бу җирнең бәрәкәтенә хәйран калам, кичә генә карчык белән җыеп бетердек дип кергән идек, бүген чыксам, тагын чекерәешеп күзгә карап торалар. Җәйге җимештән авыз итегез. Ул савыт белән җиләкне минем алга китереп куйды һәм үзе, самоварный тизрәк кайнап чыкмаганына эче пошып булса кирәк, почмакта карчыгы тирәсендә бөтерелә башлады. Мин бераз уңайсызланып калдым. Юктан гына кереп, кешегә ничаклы мәшәкать ясадым бит. Ә картлар шундый җиңел йөриләр, шундый кәефлеләр, әйтерсең лә, аларның әллә ничә елдан бирле күрмәгән газиз балалары кайткан. Кара урман уртасында, кечкенә генә өйдә шушы чаклы зур кунакчыллык сыеп торыр икән! — Күптәнме бу хезмәттә, Шәкүр абзый?—дип сорап куйдым (картның Шәкүр, карчыгының Зөһрәбикә атлы булганлыгын һәм үзләренең моннан биш километрдагы авылдан килеп торганлыкларын, картның үз теле белән әйткәндә, «аз булса да колхозга файда булсын, дип селкенгән булабыз шунда» икәнлекләрен белеп алган идем инде). — Күптәнме дип әйтергә, бу эш әле бездә үзе дә бик күптән түгел, — дип куйды Шәкүр абзый, миңа аңлатма биреп. Җиләкле чынаякларга чәй агызганнан соң, ул яңа бер дәртләнү белән сүзен дәвам итте: — Гаҗәп бер эш булды ул, иптәш. Хикмәтле дип әйтсәм, бу елдагы яшьләр сез инде тегенди - мондый хикмәтләргә ышанмыйсыз, шулай да электә андый кешеләрне күреп булмый торган иде. Ач күзле иде элек халык, нәрсә очратса, шуны, әрлән төсле, үзенең өненә тарттыра, «чү, бу кешенеке», «чү, илгә булсын», дими. /Менә монда килеп, сакалым белән үзем генә калгач, үз - үземә сөйләнеп, уйланып йөри башладым. Гаҗәп-хәйран кешеләр килде хәзер дөньяга. Ул сиңа инде, әрлән төсле, үз өненә тарттырмый, ул, бал корты кебек, ишкә җыя, ише турында кайгырта. Менә мин үзем, пример алсак, кече-кече- дән шушы эшкә кызыгып йөргән бер кеше. Анысы дөрес, электә нужа — кара сакал безнең яннан китмәде, кайда чәчәк, кайда шайтан таягы — без аны аера белмәдек. Илләмәгәр «их, корт иле очрасын иде дә, умарталы кеше булып, баеп китсәң иде», дип авызны чөйгә элеп йөргән чакларым аз булмады. Ә бу кеше, әлеге шушы безнең бу умарталарның орлыгын калдырып киткән кеше, чынлап та, гаҗәп хәйран бер кеше булды. «Якты юл» колхозыннан диделәр аны, Фәйзерахманмы дип әйтим, Габтерахманмы, — менә хәзер, «әйт» дигәч, исемен дә әйтеп бирә алмыйм, карт хәтер — тишек иләк. Илләмәгәр киң күңелле, җиңел куллы кеше булып чыкты ул, аңа карата безнең колхозның һәр өендә рәхмәт яши. Сез ашапэчегез әле, сыйның әллә ни зуры юк, илләмәгәр булганы чын күңелдән. Шәкүр абзый чынаякларга чәй агызганнан соң, картларча онытылып, бер мәл вакыт сүзнең очын таба алмыйча утырды һәм, «кайда калдык әле?» дип сораган кебек, риясыз гына итеп миңа күтәрелеп карап алды. — Сез «Якты юл» колхозыннан бер кеше турында сөйләмәкче идегез, — дип исенә төшергәч, ул тагын элеккечә дәртләнеп сөйләп алып китте. — Ә, әйе, безнең колхозга менә бу умарта орлыгын калдырып киткән кеше турында әйтмәкче идем. Моннан биш ел чамасы элек булды ул хәл. Хатыны белән атка утырып, кунакка барган җиреннән әлеге бу Сакалга корт иле очрый. Дөресрәге, корт иле болар бара торган юл өстеннән кисеп үтеп, урманга таба китә. Минем төсле чуар йөрәкле бернәрсә була, күрәсең, «ә» юк, «җә» юк, хатыны Бибиәсхәбҗамалны аты белән юл уртасында калдыра да, үзе корт иле артыннан кыр өсләтеп урманга таба йөгерә башлый. Янәсе, уйлый бугай эченнән: «Син, Бибиәсхәбҗамал, үз җаең белән алашаны акрын гына атлата тор, мин
47
бу дәүләтне ычкындырмыйм әле», ди бугай. Корт иле шактый ерактан булган булса кирәк, урманга барып та җитмәстән, кыр буендагы карама агачына килеп сара. Аның саруы була, әлеге теге Сакалның җиңел кулдан карама агачына үрмәләп менеп китүе була. Битлек тә юк, чорг -та юк. Хатыны Бибиәсхәбҗамал, алашаны җай гына атлатып, барып га карый, туктатып көтеп тә карый, илләмәгәр сабыры җитми. Ахыры чиктә, атны юлдан читкә борып, яңарак кына парга сөрелеп ташланган кыр өсләтеп, үзенең хәләл-җефете эзеннән китә. Картын карт та, шулай да үзенеке бит, ычкындырасы килми, күрәсең. Хатыны Бибиәсхәбҗамал арба өстендә зырылдап килеп җиткәндә, бу мосафир бәндә, өстендәге ер-яңа күлмәген салып, аньпң изүҗиңиәрен бәйләп, корт илен шуңа кыя ук башлаган була. — Син анда нишлисең, Габтерахман? — дип кычкыра хатыны Бибиәсхәбҗамал түбәннән. — Мин монда эш белән утырам, күп шаулама, хатын, — дип җавап кайтара теге кеше югартын. — Ах алла, күрми дә торам, яңа күлмәгең ич... Син аңа нәрсә тутырасың, гөнаһ шомлыгы? — дип, яшькелт тавышлар чыгарып, тагын бер кычкырып җибәрә хатыны Бибиәсхәбҗамал түбәннән. — Мин аңа дәүләт тутырам, күп шаулама, хатын, — дип җайлап кына җавап кайтара теге кеше югартын. Иреннән аерылып, байтак кына җирне ялгызы гына утырып килгән оибиәсхәбҗамалның ачуы, үкчәсеннән чыгып, колак йомшакларын селкетә башлаган була, ул тагын: — Кадалып төшеп җаның җәһәннәмгә китәр бит, адәм актыгы, — дип кычкыра түбәннән. — Аның каравы миңа монда җәннәт. Кара әле, ничаклы җирне күреп утырам, — дип тыныч кына җавап кайтара әлеге кеше югартын. Иң кызыклысы шунда: корт илен җыеп төшкәннән соң, теге кешенең Бибиәсхәбҗамалы, җылы суга манып алган юкә төсле, йомшый. «Уйламаганда гына килеп чыккан дәүләт булды лабаса, карт. Бик әйбәт булды әле бу, карт», дип тегенең янында сайрарга тотына. Теге кеше аны-моны эндәшми. Дөресрәге, безнең авылга кереп, безнең колхоз канцеляриясе турысына килеп җиткәнче эндәшми. Канцелярия турына килеп җиткәч, хатыны Бибиәсхәбҗамалга борыла да әйтә: — Кунакка эчке күлмәктән генә бару килешеп бетмәс, карчык, аннары тагын, үзең беләсең, безнең «Якты юл» колхозының умарталары болай да җитәрлек, бушатып калдырыйк «бу дәүләтне шушы колхозга. Курыкма, колхозда булса — бездә булыр, — ди. Шулай әйтә дә, хатынының, чыр-чу килеп, аңа аркылы төшеп маташуына карамастан, безнең колхоз канцеляриясенә кереп, тубал сорап ала һәм әлеге корт плен безнең колхозга бүләк итеп биреп калдыра. — Соң нишләтик моны? Без бит аның рәтен дә белмибез, — диләр безнекеләр, кинәт килеп кергән бу кешегә гаҗәпсенеп. — Үзем өйрәтермен, курыкмагыз, безнең «Якты юл» моннан ерак түгел, бездән үрнәк алып, социалистик ярышып эшләрбез, — ди бу кеше. Шулай әйтә дә, хатыны Бибиәсхәбҗамалны култыгына кыстырып, безнең канцеляриядән чыгып китә. Сүзне чамасын белеп әйтә торган кеше икән, ике көннән Бибиәсхәбҗамалын кыстырып кунактан кайтышлый, бу кеше безнең колхозга янә туктый, сораша, умартаның урынын жайлый, акыл бирә, ә чәй эчәргә дигәч, «тукта, анысы яңа бал өлгергәч булыр» дип кайтып китә. Шәкүр абзыйның сүзне тәмләп һәм табигый юмор көче салып сөйләгән хикәясен тыңлаганнан соң, мин үземдә дә шундый эчке көчнең уянуын сизеп, аны бүлдермичә кала алмадым. — Хатыны Бибиәсхәбҗамалның култыкка кысыласы килде микән, әйтүегезгә караганда, бик чая нәрсә күренә ул, — дигән булдым.
48
Шәкүр абзый, шунда ук үзенең гадәттәге җитдилегенә кайтып, фәлсәфи бер тон белән, сүзенә йомгак ясарга ашыкты: — Чынлап та, эш дигәнең үз юлын үзе ясый икән шул. Кешесе дә табылды, урынын да ясадык. Игелекле дәүләт булды, елына, икешәр тапкыр аерганнары бар. Узган ел әнә безнең колхоз шушы умарталардан гына да егерме биш, утыз мең сум саф табыш алды. Йш янына куш, дигәндәй, ярап куя бит ул. — Ярамаган кая, баллап бер чәй эчүең үзе нәрсә тора, күз аллары ачылып китә, — дип, моңа чаклы сүзсез генә утырган әби дә сүзгә кушылды. — Син, әнкәсе, теге мосафирның түбәннән кычкырып яткан Биби- әсхәбҗамалы булып маташма әле, яме. Эш монда баллап чәй эчүдә генә түгел, эш монда — үз колхозыңны дәүләтле-мөлкәтле итүдә. Юктан гына карт белән карчыкның арасы бозыла күрмәсен тагын, дигән хәвефләнү белән, мин тиз генә сүзне икенчегә бордым. Мин, күп кенә сүзләрнең башына җитеп, озаклап сөйләшеп утырганнан соц, кара урман уртасындагы бу кунакчыл кешеләргә бик зур рәхмәтләр әйтеп, чыгып киттем. Дөресен әйткәндә, мине, яхшы күңелле бу картлар белән берлектә, әлеге теге «Якты юл» колхозының колхозчысы җиңел куллы Габтерах- ман абзый (шулай ук аның Фәйзерахман абзый булуы да мөмкин!) да бик кызыктыра — кайчан булса да, кайда булса да аны очратырмын шикелле тоела иде. II Дөнья — очрашулар һәм аерылышулар, юллар һәм сукмаклар белән тулы. Җәйнең көзгә авышып бара торган бер чагы иде. Мондый чакта юлларда хәрәкәт аеруча көчәя: колхозчылар берсе белән икенчесе ярыша-ярыша дәүләткә ашлык тапшыралар, колхоз ындырларыннан, кыр станнарыннан көйле бер ритм белән молотилка тавышлары ишетелеп тора, төннәр салкыная төшә, иртәнге сәгатьләрдә агым су өсләрендә ак мамык кебек томан күренә, җәй буе өстерәп йөрүдән көтүчеләрнең чыбыркы очлары сүсәрә башлый, көндез, кояш яктылыгында агачтан-агачка, бер баганадан икенчесенә ак җепләр сузыла һәм койма башларына иңнәрен салып утырган алма агачларында шәфәкъ төсле алсу булып пешкән алмалар пәйда булалар. Әиә шундый аяз һәм ашлык исе аңкып торган көз башында, Казан буендагы районнарның берсендә командировкада йөреп кайтышлый, минем юлым әлеге теге сөйләнеп бетмәгән хикәягә, кайчандыр Карл Маркс колхозында беренче умарта орлыгы калдырып киткән җиңел куллы кешегә, һәрберсе үз колхозын яклап сүз көрәштерүче ике егеткә, әле яңа гына пешкән кып-кызыл алмалар белән тутырылган корзинкаларга очрады. «Чыпчык» разъездында җыйнаулашып поезд көтеп утыра идек, андый чакта сүздән бәхәскә күчеп 'китүне еш ишетергә мөмкин. — Юк инде, безнең буага җитми инде ул, быел үзеннән ун мең сумлык карп балыгы саттык, — дип, күршеләренә ишетелерлек итеп, кычкырып әйтеп куйды шунда чирәмгә янтайган егетләрнең берсе. — Балыгы балык инде аның, су кошы, син менә4 әйт: коры җирдә ничек йөзәсез сез? Әйтәсе килгәнем шул: сабан бодаеның гектарыннан ничә пот уңыш аласыз? — Сезнекеннән ким булмас, әгәр артык булмаса... — Юк, агай-эне, син миңа бухгалтерларча төгәл итеп әйтеп сөйләш. Учетны ярата безнең заман. — Учеты инде анысы читаут эше. Әгәр колхоздагы һәр кеше счет төймәсе тартып тора башласа, көлгә бәйләргә кешең дә калмас. Икмәк урынына кәгазь ашарга туры килер.
Егет, үз сүзеннән үзе кәефләнеп, кеткелдәп көлеп куйды һәм, шуның белән бәхәсне беткәнгә санап, кесәсеннән «Норд» папиросын чыгарды, төтенләргә кереште. Ләкин сүзгә икенче берәү — өстенә юка юл ко- җаны, башына материядән сырып эшләнгән эшләпә кигән, сакал-мыекны түгәрәкләп кыркыган, үткен карашлы, сөйкемле бер карт кушылып китте: — Алай түгел ул, энекәш, син бер яклы уйланасың икән бу килештән,—дип, сүзләренә өлкәннәрчә басым ясап, әңгәмәне яңадан .куертып җибәрде. — Анысы дөрес, учет — канцелярия эше, читаут эше, мәгәр кызыксыну барыбызның да эшебез. Үз колхозыңның уңышы күпме булганны белмәгәч, какой чорт егет син. Әле җитмәсә, балыкларың белән мактанып, лыкылдап утырган буласың. Картның тынгысыз кеше булганлыгы әллә кайдан күренеп тора, аның тавышында шул минутта ук җиңелчә шелтә ноткалары яңгырарга тотынды. Шул тирәдә утырганнар элек картка, аннары теге егеткә күтәрелеп карап алдылар. — Менә мин үзем, сүздән әйтсәк, иген эшендәге кеше дә түгел, — дип яңадан элеп алып китте карт, — колхозның җиләк-җимеш бакчасында эшлим, питомник үстерәм, мичуринчы дигәннәре, икенче төрле әйткәндә. Мәгәр син миннән сорап кара: кайда нәрсә ята — мин сиңа аны җиде төн уртасында күземне йомып әйтеп бирермен. Ә син, минем эш түгел, димәкче буласың. Минем эш булмаган эш буламыни колхозда. Барысы да минеке. Барысы да безнеке. Шулай да кызыксындым әле мин синең белән, энекәш, кайсы колхозныкы син? Җиңел кулдан колхозыгызның исемен хәтер сандыгына салып куйыйм әле, бер кирәк булмаса, бер кирәк булыр. Теге егет бу эшләпәле картның үзенә болай очып кунуыннан чынлап та бераз уңайсызланып калды, ләкин ул арада бүтән бер хәл килеп чыгып, аның вакытлыча котылуына сәбәп булды. Тирә-якка көчле гөрелте салып һәм гудогын сызгыртасызгырта разъезддан узып баручы товар поездыннан өркеп, шундагы бер байталның яшь кенә тае, койрык чәнчеп, чабып китте һәм аның артыннан, арбасын аударып, кешни-кешни байтал үзе дә чапты. Разъезддагы кешеләрнең игътибарлары шуңа юнәлде. Тайны куып әнкәсе янына китерделәр, арбаны утырттылар һәм шуның белән разъезддагы чуар тормыш яңадан үз җаена ятты. Тик әлеге теге тынгысыз картның гына, кулын болгый- болгый, арба янында гөрләве ишетелеп тора иде: — Бер булмаган кеше гел булмаган, мондый җиргә рәзе тайлы ат җигеп киләләр. Аннан соң икенче сорау туды әле миндә, нишләп сез бу байталны болай соңга калдырып тайлаттыгыз? Хәзер бит, энекәшкәем, бусага төбенә көз килеп җиткән, көз артыннан кыш килер, ә сезнең бу дүрт аяклы төенчегегездән карын юеше дә кибеп бетмәгән. Юк, туганкай, син миңа кайсы колхоз икәнеңне әйтми китә алмассың. Дөрес, мин болай ревизор да, контор кешесе дә түгел, мәгәр мин кызыксынам. Я әле, әйтеп сөйләш әле, кайсы колхоздан син? Бу юлы инде ул «хәтер сандыгына салып кую» белән генә чикләнергә уйламый, куен кесәсеннән каты тышлы блок-нот чыгарып, язып куярга ук хәзерләнә иде. Теге егет аңа нәрсә булса да әйттеме, юкмы — ул чаклысын белә алмый калдым, разъездда шау-шу күтәрелде, Казанга дигән поезд якынлашып килә иде. Безнең вагонга якындагы колхозларның берсеннән китерелгән алма корзинкалары кертә башладылар. Вагон эченә хуш ис таралды һәм, ул гына җитмәсә тагын, корзинкалар буена унҗпде-унсигез яшьләр чамасындагы матур гына бер кыз да килеп басты. — Сатаргамы? — дип сорады шундагы берәү. .с- Ә.« № 9 49
Кыз телгә чая нәрсә икән, бер сүз белән тегенеп авызын томаларлык итеп: — Юк, бушлай өләшергә алып барабыз. Колхозның алма бакчасыннан алынган беренче урожайдан башкаларга да өлеш чыгаруны кирәкле таптык. Бу сүздән вагондагылар көлеп җибәрделәр. Тәрәзәдән платформага күз салсам, анда инде теге пөхтә сакаллы тынгысыз карт килеп өлгергән, ул тәрәзә аша әлеге шушы алма корзинкаларын алып килгән икенче бер абзый белән сөйләшеп тора иде. — Беренче урожай дисең алайса. Мин биргән үренделәр озак көттермәсләр, дип шул чагында ук әйттем мин сезгә. — Әйе, Габтерахман абзый, кул килеште синең, җиңел куллы кеше икәнсең. — Бер син генә әйтмисең ул сүзне. Әйдә-әйдә... миндә түгел хикмәт, хикмәт — үзегездә. Үзегез тырышмасагыз, кеше кулы белән генә әллә ни еракка китә алмас идегез, үзегез тырышкансыз. Шулай да кая күрим әле, тәгәрәт берәрсен. — Сиңа дигәндә, Габтерахман абзый, берне түгел, бишне тәгәрәтергә мөмкин. Тәзкирә, я әле, китер монда берничәсен сайлап. Алар вагон тәрәзәсе аркылы алма атышкан арада мин платформада басып торучы түгәрәк сакаллы картның буен-сынын, йөз сызыкларын җентекләбрәк күзәтә башладым: аның йөз сызыкларында, үзен тотышында, сөйләгән сүзләрендә, тыйгысызлыгында, әлеге теге Карл Маркс колхозының умартачысы Шәкүр абзый бәян иткән кешене танырга мөмкин иде. Ялгышмасам, аларда беренче умарта орлыгы калдырган җиңел куллы кешене дә «Габтерахман» дигәннәр иде төсле. — Болай үзе начар түгел, — диде карт, өлкән яшьләрдә булуына карамастан, тезелеп киткән тап-таза тешләре белән шыгырдатып алма ашый башлады. — Ләкин миндә хәзер тагын да яхшырак сортлары бар. Кайткач әйтегез, көзгә таба килеп чыксыннар безнең «Якты юл»га, сездән жәл түгел. һәм ул, «кая юл тоттың?» дип бирелгән сорауны да көтмичә, үзенең кая барганлыгын аңлатырга кереште: — Алма-чия белән генә дә калырга ярамый, исәп — яңа җимеш тергезү. Әле менә Арча ягына, «Авангард» питомнигына барырга чыктым, аларда төньяк винограды үсентеләре булыр күк әйткәннәр иде. Шуны карап карарга исәп... Мин инде, тәмам батыраеп; «Абзый кеше, сезнең Питрәч районында Бибиәсхәбҗамал апа белән кунакта булганыгыз юкмы?» дигән сорауны бирергә дип торганда, поезд кузгалып китте. Әлеге кеше кечкенә генә бер разъездның перронында, алма ашый-ашый, безне озатып калды. Шул, Питрәч районында Шәкүр абзый сөйләгән Габтерахман абзый булдымы ул? Әллә аңа охшаган башка берәүме? Хәер, минем ялгышуым да бар, безнең колхозчылар арасында андый тынгысыз йөрәкле, яхшы күңелле кешеләр меңнәр, ун меңнәр бит хәзер. Шулай да күңелдә калган төен шуның белән бетте дияргә була, шулай ук хикәяне дә шуның белән бетте дип әйтергә мөмкин, әгәр ул .шул кеше үзе булмаса* һәрхәлдә, шундыйларның берсе, һичшиксез, берсе.