Логотип Казан Утлары
Поэма

ТОРМЫШ ПОЭЗИЯСЕ


 Партия Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать турындагы тарихи карарларыннан соң безнең поэзия фронтында да активлык көчәйде, поэзиягә яңа көчләр өстәлде, шагыйрьләр бүтенге тормышка якынрак килделәр һәм бүгенге совет кешесенең гүзәл образын чагылдырган зур гына күләмле әсәрләр иҗат итүгә ирештеләр. Безнең поэзиябез бүгенге чынбарлык белән органик рәвештә бәГыәнгән. Бүген бөтен совет халкы, патриотик хис белән янып, Бөек Ватан сугышыннан соңгы бишьеллык планны срогыннан алда үтәү өчен көрәшә. Без һәр көн социалистик хезмәт тантанасының гүзәл үрнәкләрен күрәбез. Эшчеләрнең, колхозчыларның һәм интеллигенциянең иптәш Сталинга биргән рапорт һәм хатлары илебездәге хезмәт күтәрелешенең, бөек төзелешләрнең нинди югары дәрәҗәдә булуы турында һәм бишьеллык планның уңышлы үтәлүе турында- бик ачык сөйлиләр. Безнең промышленностьта һәм авыл хуҗалыгында производство культурасын һәм хезмәтнең эшләп чыгарышын тагын да күтәрү өчен, дәүләт средствосыиа экономия ясау өчен көрәш бара. Совет халкы дәүләтебезнең байлыгын арттыру, тормышыбызны, көнкүрешебезне тагын да мулрак, күркәмрәк иттерү юлында бик зур уңышларга иреште һәм ирешеп килә. Безнең фәнебез табигатьне буйсындыру, табигать көче белән идарә итү буенча искиткеч зур эшләр башкарды һәм башкара. Совет халкы ныклы ышанычлы адымнар белән коммунизмга таба бара. Менә бу сыйфатларны, бу тарихи зур хезмәтләрне, уңышларны гәүдәләндерү безнең иң яхшы әсәрләре- безнең эчтәлеген, патриотик көчен, новаторлытын билгеләп тора. Тормышта иске белән яңаның көрәше ничек барса, ул көрәш шулай ук безнең әдәбиятта да, шул җөмләдән поэзиядә дә бара. Соңгы елларда безнең поэзиядә җитди генә хаталар һәм кимчелекләр булуга карамастан, безнең поэзия совет кешесенең характерын гәүдәләндерүдә, колхоз авылының яңа тормышын, югары уңыш өчен көрәшен, бүгенге авылда туган яңа мөнәсәбәтләрне чагылдыруда сизелерлек уңышларга иреште. Шагыйрьләребез актуаль темаларга яңа әсәрләр биреп торалар, поэзиянең сугышчанлык роле көчәя бара. Элекке елларда кайбер шагыйрьләрнең иҗатларында «интим» лирика, үзләренең тар шәхси кичерешләрен генә җырлау фактлары булган булса, хәзер инде шундый шагыйрьләрнең иҗатларында да иҗтимагый темалар төп урын алып тора. ■Икеләнмичә әйтергә мөмкин, безнең бүгенге поэзия халык көткән һәм халык таләп иткән киң иҗтимагый- политик иҗат юлына таба уңышлы адымнар ясады. 1948 елда һәм 1949 елның беренче яртысында шагыйрьләребезнең иҗаты өчен иң характерлы якның берсе — яңа поэмалар иҗат итү өс
102 
 
 
тендә эшләү булды. Берсе артыннан берсе түбәндәге поэмалар басылып чыкты: Ә. Ерикәй — «Яшь бөркет» һәм «Мөхтәрәмә колхозы», Ә. Юныс — «Уңыш», С. Хәким — «Дала җыры», Ш. Маннур — «Алтын көшел», 3. Нури — «Дан юлы», Ә. Давидов — «Коммунизм таңы» колхозында», Г. Хуҗи — «Каенсар» (поэмадан бер өзек). Моннан тыш басылу алдында торган тагын берничә поэма бар. Без соңгы елларда татар әдәбиятында поэмаларның сан ягыннан бу кадәр күплеген күргәнебез юк иде әле. Димәк, шагыйрьләр бүгенге тормышның героикасын киңрәк полотнода тасвирлауга омтылалар һәм совет кешесенең җанлы образын иҗат итүне үзләренең төп бурычлары итеп саныйлар. Бу — поэзиянең җитлегү һәм үсү билгесе. Югарыда телгә алган поэмаларның барысының да сыйфаты, поэтик көче бер дәрәҗәдә түгел, әлбәттә. Ләкин аларда һәр шагыйрьнең тырыш хезмәте, алган темасына үзенчә килүе, һәр кайсының үзенчәлекле иҗат йөзе сизелеп тора. Шулай ук ул поэмалар өчен игътибарга алырлык кыйммәтле уртак бер сыйфатны әйтеп китәргә кирәк: поэмаларда бүгенге тормышны якыннан хис итеп җырларга омтылу бар. Уңышлы әсәрләрдән берсе булган 3. Нуриның «Дан юлы» поэмасына журналда күптән түгел генә тиешле бәя бирелгән иде инде. Аны кабатлап торуның кирәге булмас, дип уйлыйм. Бу мәкаләдә без Сибгать Хәкимнең «Дала җыры», Әнвәр Да- видовның «Коммунизм таңы» колхозында» һәм Әхмәт Юнысның «Уңыш» поэмаларына аерым тукталып үтәргә уйлыйбыз. С. Хәкимнең «Дала җыры» — Бөек Ватан сугышына багышланган көчле патриотик әсәрләрнең берсе.. Ул, һичшиксез, шагыйрьнең яңа иҗат уңышы. Бу әсәр шагыйрьнең эзлекле үсә, җитлегә баруын күрсәтә. «Дала җыры»нда илебезнең чик буйларын, Молдавия республикасын, сугыш күренешләрен тасвирлаганда булсын, геройларның характерларын ачканда, лирик чигенүләрендә булсын — барысында да ва- тайчылык хисе, халыкларның бердәмлеге, дуслыгы идеясе кызыл җеп булып сузылып бара. Поэманың көче— патриотизм, дуслык, бердәмлек идеясенең нечкә лирик кичерешләр, лирик буяулар аркылы һәм совет кешеләренең җанлы образлары аша бирелүендә. Поэмада ялкынлы пафос, 
шагыйрьнең үзенчәлекле тавышы бар. Поэманы зур канәгатьләнү белән укыйсың. Ул дулкынландыра, күңелдә күтәренке матур хис уята, героик с.овет сугышчыларына, халкыбызның бөек көрәшенә карата горурлык тудыра. Әсәр Д1олдавия җирләренең фашистлардан азат ителгән көннәрен тасвирлау белән башланып китә. Халык батыр Совет Армиясен алкышлап, яратып-, сагынып каршы ала. Чөнки: Гаскәр белән бергә ирек кплә, Шатлык килә һәрбер авылга. _ Менә рус халкының батыр улы Плотников азат ителгән Кишинев паркында бөек Пушкин һәйкәленә горурланып карап тора һәм аның J башына төрле уйлар килә. Совет солдаты күңелендәге тирән хисләрне белдереп, Пушкинга карап, ул болай ДИ: Җырларына туган куркынычның Хәсрәтеннән башың идеңме. Халыкларның көченә ышанып енн, Алар барыбер килер, дидеңме. Әйе, килдек, баскан җиребезнең Кайнарлыгын сизә табаннар. Үзгәреш зур, шагыйрь, әйләнәңдә Башка буын, башка заманнар. Әйе, совет кешеләре бөтенләй «башка буын, башка заман» кешеләре, алар социалистик тормыш шартларында Ленин — Сталин партиясе тарафыннан тәрбияләнеп үскән батыр җанлы, бөек идеяле кешеләр. Совет халкының какшамас көче, бердәм ихтыяры һәм дөньяны таңга калдырган характеры, яңа сыйфатлары Бөек Ватан сугышы көннәрендә һәм шулай ук сугыштан соңгы хезмәт мәйданында бөтен киңлеге белән күренде һәм күренә. Хикмәт безнең совет кешесенең Йөрәгендә яши, җанында, дип шагыйрь бик дөрес әйтә. 
103 
 
 
Плотниковның Пушкин һәйкәле янында уйланулары үзенә бер символик мәгънә бирә. С. Хәким бирелә, рус җиренә, Пушкин тудырган бөек рус культурасына булган ихтирамын әйтү белән бергә, совет заманы кешеләренең, Совет Армиясе сугышчыларының моңарчы дөньяда булмаган бөтенләй яңа сыйфатлы кешеләр икәнлеге турындагы фикерне шигъри тел белән бик тапкыр һәм осга бирә белгән. Бу бик әһәмиятле иомент. Шуннан соң шагыйрь аны Кожухарь, Плотников һәм Бикбулатов образлары аша җанлы мисаллар белән тасвирлый. Бу образларда без совет кешесенең иң матур сыйфатларын күрәбез. Алар халкыбызны һәм туган илебезне яраталар, аны дошманнан саклау өчен җан-тәннә- рен кызганмыйлар, авыр сәгатьләрдә иптәшләрен ташламыйлар, бер-берләренә ярдәм итәләр, үлемнән курыкмыйлар һәм зур героизм күрсәтәләр. Поэмада совет халыкларының дуслыгы, бердәмлеге аеруча калку гәүдәләнгән. Рус егете Аркадий Плотников, татар егете Госман Бикбулатов һәм молдаван Кожухарь карт арасындагы якын дуслык мөнәсәбәтләренә соклан м ы й ч а м ө м к и н түгел. Аларның дуслыкларына поэманың иң җылы, иң көчле юллары багышланган. Бикбулатов үзенең авыр яраланган сугышчан дусты Плотниковны үлемнән коткара. Каты сугыш эчендә Бикбулатов батырларча һәлак була. Лэ'кин дуслары аны онытмыйлар. Кожухарь карт, үлемнән курыкмыйча, Бикбулатовка ярдәмгә ашыга, ләкин инде соң була. Ул, Бикбулатовның гәүдәсен, ут астыннан алып чыгып, үзенең түтәл бакчасында җирли. Соңыннан Аркадий да, монда килеп: Госман кабреннән ул туфрак алды, Каршысына аның тезләнде. Гитлерчылар өерен тар-мар итү, бөек җиңү тантанасына ирешү җиңел генә булмады. Совет кешеләре жиңү өчен көчләрен, тормышларын кызганмадылар. Бикбулатов та туларның берсе. С. Хәким бу моментны тасвирлаганда да чын күңелдән !ыккан җылы сүзләр, реалистик буяулар һәм гомуми күтәренке рухлы шигъри тон таба алган. Немец илбасарларын тар-мар итеп, илебездән куганнан соң, СССР чигендәге заставаларны торгызу күренеше поэмада бик матур, бирелгән. Совет Армиясе, 
Прут елгасын, аннары Дунайны кичеп, дошманны эзәрлекләп, алга китә. Азат ителгән Молдавиядә, тормыш җанланып, торгызу эшләре башлана. Халык совет чикләрен ныгытуга якыннан булыша: Халык өчен илнең бөтенлеге, Тынычлыгы кыйммәт барыннан. Крестьяннар килде заставага Булышырга шул ук авылдан. Бөтен совет халкы белән бергә, Молдавия халкы да шатлык кичерә, партиягә һәм иптәш Сталинга рәхмәтләр әйтә: Азатлыкның тәмен татучылар Эчә бүген безнең саулыкка. Бәйрәм итә бүген Молдавия, Агыла бар да урам чатына. Рәхмәт сүзе яңгырый бөтен җирдә Сталинга һәм рус халкына. G. Хәким поэмасының уңышлы якларыннан тагын шуньв да күрсәтеп үтәргә кирәк: шагыйрь гомуми обстановканы, Молдавия табигатен һәм кешеләрен яхшы белә. Поэманы укыганда вакыйга конкрет бер урында — көнбагышлар өстендә кояш нурлары сибелеп торган җирдә, виноградлы, кукурузалы Молдавиядә барганын ачык сизеп торасың. «Дала җыры» ның теле дә әйбәт: гади, җиңел һәм чын поэзия җылылыгы белән сугарылган. Тик поэманың эчке композицион төзелеше берникадәр чуалган булуы вакыйгаларның табигый рәвештә ачыла баруын кыенлаштырган. Бу нәрсә укучьв өчен билгеле дәрәҗәдә уңайсызлык тудыра. Моны шагыйрь искә алып җиткермәгән булса кирәк, фабула төзелешендә берникадәр ясалма алым кулланган. Поэмада көчсез язылган кайбер юллар, урынсыз чагыштырулар, әдәбиятта булган образлар белән үз герое арасында (Изергиль һәм Кожухарь карчыгы) уңышсыз параллель ясаулар да очрый. Совет кешеләренең гүзәл сыйфатларын чагылдырган һәм җылы хис белән язылган бу поэма һәр яктан
104 
 
 
да мактауга лаеклы. Аны безнең поэзиябезнең иң матур әсәрләреннән берсе дип исәпләргә кирәк. Әнвәр Давидовның «Коммунизм таңы» колхозында» исемле поэмасы да соңгы ел эчендә басылып чыккан поэмаларның уңышлыларыи- нан берсе. Аның авторы Әнвәр Давидов соңгы ике-өч ел эчендә генә матбугатта күренә башлаган яшь шагыйрь. Беренче шигырьләрендә үк инде ул үсеп килүче, өметле яшь талант икәнен сиздергән иде. «Коммунизм таңыь> колхозында» поэмасы бүгенге иң актуаль темага язылган. Шагыйрь колхозчыларның бүгенге хезмәт дәрте белән тулы тормышын, илебезгә күбрәк икмәк бирү өчен көрәшен, хезмәт процессы эчендә авыл кешеләренең ничек үзгәреп үсә баруларын гәүдәләндерә. Поэманың сюжеты катлаулы түгел. Анда безнең һәрбер алдынгы колхозыбызда очрый торган көндәлек эш вакыйгасы, бер караганда бик гади күренгән, язгы чәчү чорындагы эш вакыты алынган. Ләкин хикмәт тә шунда ки, гади тормыш фактларында шагыйрь тормыш поэзиясен күрә белә һәм аны чын сәнгать поэзиясе дәрәҗәсенә күтәрергә тырыша. «Коммунизм таңы» колхозчылары язгы чәчү көннәрендә, йөкләмәләр алып, иптәш Сталинга хат язалар. Колхозчылар намус белән эшлиләр. «Ике йөз пот осталары» югары уңыш өчен, икмәк өчен көрәшәләр. Социалистик ярышта хезмәт тагын да югарырак нәтиҗәләр бирә, артта калучылар да, алдынгылар ярдәме белән, бердәм сафка басалар. «Коммунизм таңы» колхозчылары үзләренең вәгъдәләрен арттырып үтиләр һәм шул турыда иптәш Сталинга рапорт бирәләр. Кыска гына итеп әйткәндә, әсәрнең эчтәлеге әнә шуннан гыйбарәт. Ләкин поэзия әсәрен мәкалә теле белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Аны укырга, хис итәргә кирәк. Әнвәр Давидовның поэмасы иң яхшы тирән хисләр, матур уйлар белән сугарылган. Шагыйрь бүгенге колхозның җанлы реаль тормыш картиналарын, характерлы кешеләрен күз алдына китереп бастыра. Поэманың юлларыннан тормыш бөркеп тора, колхоздагы намуслы хезмәт пафосы яңгырый. ... Нинди матур Бүген иртә безнең кырда! Күкнең чиста зәңгәрлеге Үзе ки лей керә җырга, — 
дип әйтелгән сүзләрнең дөреслеген бөтен поэма раслый. Әсәрнең үзәгендә Гаяз, Гөлназ» Таһир бабай һәм Сафа образлары тора. Аларда без бүгенге авыл кешеләренең характерын һәм үзенчәлекле сыйфатларын күрәбез һә.ч алар шактый җайлы образлар булып истә калалар. Хезмәт дәрте белән яну, -колхоз' эшенә дәүләт эше» халык эше итеп карау, гомуми уңыш өчен көчне кызганмау Гаязга даг Гөлназга да һәм Таһир бабайга да хас. Алар колхозчыларның алгы сафында баралар һәм халыкның көченә, эшенә ышанып карыйлар: Юлбашчыбызга биргән Антыбыз нык, какшамас, Бөек халык ишеткән Сүзебез җиргә тапталмас! Шагыйрь социалистик ярышның, хезмәт күтәрелешен бирергә тиешлеген, артта калучыларны алга әйдәүче көч булуын бик дөрес биргән. Гөлназ да, Таһир бабай да үзләренең алда булулары белән генә -канәгатьләнмиләр. Таһир бабайда начар мәгънәдәге көнчелек юк. Ул Сафаның артта калуы, «җирне бозуы», эшкә салкын каравы өчен борчыла һәм үзе өчен дә моны хурлык дип саный. Чын күңелдән ул болай ди: Бергә йомгакладык эшне кичен, Мии ярышта җиңдем, җиңүен, Ләкин, балакайлар, Сафа өчен Хурлана бит минем күңелем. Син парторг, Гаяз. Коммунистлар __________________  Сез колхозның чиста вөҗданы. Киңәш сорыйм, Сафа җирне бозган, Нишләтик соң хәзер без аны? Шулай, колхозчы карт үзенең уйларын, хисләрен парторгка, коммунистларга белдерә һәм киңәш сорый, чөнки ул коммунистларның гаделлеген, авырлыкларны җиңеп чыгуларын һәм «колхозның вөҗданы» булуларын яхшы белә. Ләкин ул: «Куыйк Сафаны без арабыздан>, дип бик ялгыш фикер әйтеп таш
105 
 
 
лый. Аңлы колхозчылар, коммунистлар моның белән, әлбәттә, килешә алмыйлар. Сафа бит безгә дошман кеше түгел, аны эш белән тәрбияләргә, җылы сүз белән төзәтергә мөмкин. Парторг моны ачык аңлый, шуна күрә ул Таһир бабай сүзенә дә, Гөлназның Сафаны икенче эшкә күчерү тәкъдименә дә кушылмый. «Алдынгылар безгә докладларда әйтер өчен генә түгел бит, — ди Гаяз. —Алар эше һәрбер Сафа өчен булсын хәзер тормыш үлчәме». Бурыч шундый: «һәрбер колхозчыны алдынгылар сафына куярга» кирәк, бөтен колхозны иң алдынгы итәргә кирәк, һәм чынлап та «ике мин» каршылыгыннан, иске карашлардан әле арынып җитмәгән колхозчы Сафа күмәк хезмәт процессында үзгәрә, хатасын аңлый һәм «бозылган җирне» үзе төзәтә, хәтта ул яхшы уңышка ирешә, намуслы хезмәте белән авылдашларын да сокландыра. Поэмада, бөтен киңлеге һәм тирәнлеге белән үк бул- маса да, Сафа образы аша кайбер колхозчылар аңында әле искелек бетеп җитмәгәнлеге, ләкин аның бетә баруы һәм хезмәткә карата анлъп мөнәсәбәтнең өстенлек итә баруы бик матур күрсәтелгән. Таһир картта да, Сафада да шәхси интерес белән иҗтимагый интересның бердәмлеге мәсьәләсе бик дөрес куелган. Гаяз һәм Гөлназ кебек яшьләр исә ачык карашлы, нык рухлы, эшчән һәм дәртле патриотлар булып алгы сафта баралар. Колхозчылар массасы бер теләк, бер хис белән яши: Таң кебек саф һәм яшь булсын Синең тормышың, халкым. Йөрәкләреңдә сүнмәсен Хезмәт кабызган ялкын. Шагыйрьнең менә шушы чын күңелдәй әйтелгән тирән мәгънәле сүзләре белән поэманың төп фикерен, эчке поэтик рухын билгеләргә мөмкин. Бүгенге колхоз авылы артта калган иске, караңгы авьпл түгел.* Ул культуралы, машиналы, электрлашкан һәм социалистик хезмәт учаклары янып торган яңа авыл. Аның кешеләре дә, тышкы күренешләре дә бөтенләй башка. «Коммунизм таңы» колхозы алдынгыларның берсе. Поэмада бу алдынгы колхозның, киң тормышлы бу яңа авылның җанлы картиналарын тасвирлаган урыннар бик күп. Аны бик ачык күреп, сизеп торасың. Менә бер күренеш: ... Авыл йоклый. 1өнге йомшак җилләр Читәннәргә колмак чорныйлар. Авыл советының ал байрагы Җилфердәвең 
өйләр тыңлыйлар. Кайдадыр бер капка сүз кузгата, Аңа җавап бирә күршесе. Бу — уяну белән җанландыра Тирә-якны Колхоз кешесе. Менә тракторлар .кузгалалар, Гөрләү үтә авыл өстеннән; Шул гөрләүдән тибрәп, шуып тошә Төн пәрдәсе күкнең читеннән. Чын поэзия бу. Тышкы бер күренешне тасвирлау өчен генә алынган пейзаж түгел бу. Шагыйрь конкрет тормыш картинасын ачарга ярдәм итүче бик мәгънәле пейзаж бирә. Поэмада мондый урыннар аз түгел. Шагыйрь күзәтүче булып түгел, бәлки тормышның актив бер кешесе булып яза. Ул яңа авылны яратып, сокланып тасвирлый. Ул тормышның характерлы детальләрен күрә белә һәм үзенең фикерен әйтер өчен конкрет поэтик сүз таба. Шагыйрьнең лирикасы революцион романтика белән сугарылган. Мисалга, күләме зур булмаган 5 нче бүлекчәне генә дә күрсәтү җитә. Анда совет яшьләренең эше, патриотик хисләре, саф мәхәббәтләре һәм романтикалары бар. Без аны Гөлназның Гаязга әйткән сүзләреннән дә- ишетәбез: — Гаяз, Гаяз, кара, иркәм, Көн туа! Бит сиңа бу! Нинди рәхәт бөек илдә Үз урныцны табу! Төнне җиңгән егетләргә Бу иртә — илдән бүләк! Бәхет тәмле, аны алсаң Хезмәтен, көчен, түләп! Бу — төче сентименталь мәхәббәт сүзләре түгел. Чын йөрәктән әйтелгән тирән мәгънәле һәм кызның мәхәббәт көчен күрсәткән сүзләр бу. Моньи югары идеаллы, бай рухи тормышлы кыз гына әйгә ала. Шулай ук Гаяз да сөекле Гөлназының сүзләренә лаеклы матур җавап бирә.  
106 
 
 
Тик, кызганычка каршы, шагыйрь Гаяз белән Гөлназ мәхәббәте мотивын үстерүгә җитәрлек урын бирмәгән. Ә бу образларны тагын да тирәнрәк, тулырак тасвирларга мөмкин иде, поэмада моңа яхшы нигез бар. Әнвәр Давидовның поэмасы җиңел тел, халык теле белән язылган. Шигырь формасы нигездә халык җырлары, халык такмаклары традициясе белән бәйләнгән. Шигырь юлларындагы паузалар, патетик эндәшләр, чигенүләр, бер шигъри үлчәүдән икенчесенә күчүләр дә бик табигый эшләнгән. Ләкин поэмада кимчелекләр дә юк түгел. Таһир карт белән Гаяз образларында үзенчәлекле психологик детальләр бик аз күренә, аларның портретларын тасвирлауга тиешле игътибар бирелмәгән. Ә колхоз председателе Вафин исә бөтенләй икенче планда калган. Бу ким- челекләр булмаганда, поэмадагы образлар тагын да көчлерәк һәм тулырак гәүдәләнгән булырлар иде. Шулай ук образларның индивидуальлеге, психологик тирәнлеге дә җитеп бетми. Шуның белән бергә, поэмада җыйнаклыкның җитмәвен һәм шигырь юлларында ритмик аксаклыкларның очравын да күрсәтеп үтәргә кирәк. Урыны-урыны белән шагыйрь шигырь «стихиясенә» үлчәүсез ияреп киткәли. Бу кимчелек шагыйрьнең тәҗрибәсе азлыктан булса кирәк. Поэмада ритмика ягыннан эшләнеп бетмәгән һәм аерым өлешләрендә прозаизм элементлары очрый. Мәсәлән, мондый бер кытыршы строфаны алырга мөмкин: Илдәге бөек эшләр турында Ул сөйләгәндә көчле эшләрен, Нигәдер ерак күрәләр аның Картлыкны җиңгән үткен күзләре. . Биредә шагыйрьнең фикере аңлашыла, әлбәттә. Ләкин ул аны шигырь теле белән әйтә алмаган. Юлларны унар иҗекле итү белән яңа бер нәрсә эшлим, дип уйлаган булса кирәк. Ә бит хикмәт иҗек санында гына түгел, шигырьдә табигый ритмика, музыкальлек, сүзләрнең үзара бәйләнешендә поэтик яңгырау да булырга тиеш. Колхоз председателе Вафиниың җыелышта сөй- ләвен тасвирлаган өлештә дә шул ук кимчелек күренә. Ничек дулкынланып карамаска тагын шуларга Аерылуның көйдерүче кайнар елларында Эштә батырлык күрсәткән намуслы хатын- кызларга, 
Сугыш авырлыгын йөрткәннәргә үз кулларында, — дип яза шагыйрь. Ә бу исә чын шигырь булудан бик ерак тора; бөтен строфа уңышлы төзелмәгән прозаик җөмләдән гыйбарәт. һичшиксез, аньв шигырь итеп бирергә кирәк иде. Давидов иптәш биредә һәр юлны гаҗәп авыр 15 иҗекле итеп төзергә уйлаган. Анысы да барып чыкмаган. Эчке ритмикасы булмаган бу прозаик юлларда 14 белән 16 иҗек тә кереп киткән, формаль яктан да бер тәртип сакланмаган. Мондый эшләнмәгән юллар шигырьнең табигый агышын, эчке поэтик төзелешен бозалар гына. Поэмада андый кимчелекләр күп булмаса да, шигырьнең һәр сүзе, һәр юлы, һәр строфасы нык үлчәнеп язылырга тиешлеген аеруча әйтеп китәргә кирәк. Тел, шигырь өстендә ныграк эшләгәндә, андый кимчелекләрнең берсен дә булдырмаска мөмкин. һәрхәлдә, Әнвәр Давидов чын поэзия әсәре булган бик матур поэма бирде. Поэманың көче һәм кыйммәте, кабат әйтәбез, формасында гына түгел (анысы да бар), аның югары идеяле булуында, бүгенге авылдагы социалистик хезмәт пафосын дөрес чагылдыруында, совет кешеләренең коммунизм идеясе белән рухланып эшләүләренең реаль картинасы тасвирлануында. Поэманың һәм колхозның «Коммунизм таңы» дип аталуы да әсәрнең эчтәлегенә бик туры килә. Поэманы укып чыккач, шагыйрьнең рухландыргыч фикеренә һәм хисләренә без дә кушылабыз: Элеваторга ашыгып Шофер дулкынланып бара: Коммунизм юлларының Бер кисәге бит бу ара. Кояш! Кояш нурга күмә 
107 
 
 
Колхозымның, басу өстен, Тулылана һәм яктыра Җырда сагынып көтелгән көн! Ә. Давидовның поэмасын без чын күңелдән котлап каршы алабыз. Ләкин Давидовның беренче уңыштан башы әйләнмәскә тиеш, әле аңа үз өстендә бик җитди эшләргә, каләмен тагын да чарларга кирәк. Биредә Ә. Давидовның тагын бер уңай ягын әйтеп үтәргә кирәк: ул рус совет поэзиясенең иң яхшы үрнәкләреннән өйрәнергә тырыша. Аның бу поэмасында Сталин премиясе лауреатларыннан Ыедогонов һәм Грибачев поэмаларының яхшы йогынтысы сизелеп тора. Ләкин Давидов аларга сукыр шәкертләрчә иярми, ә аларньпң уңышлы үрнәкләреннән иҗади өйрәнә һәм үз тәҗрибәсен киңәйтә. Игътибарны үзенә тарта торган поэмаларның өченчесе — Әхмәт Юнысның «Уңыш»ы. Бу поэма уңае белән Ә. Юныс җитди тәнкыйть сүзләрен дә ишет- кәләде. Ләкин ул тәнкыйтьләрдә урынлы күрсәтүләр белән бергә, кайбер ялгыш фикерләр дә әйтелде. Кайбер иптәшләр «Уңыш» поэмасын формалистик әсәр дип таптылар. Мондый караш белән берничек тә килешеп булмый. Поэманы юкка чыгаручы иптәшләр, әсәрнең формаль якларына гына — шигъри бизәкләргә, шигырь төзелешенә генә игътибар итеп, аның идея юнәлешен, эчке патриотик рухын искә алмадылар. «Уңыш» поэмасы, кайбер кимчелекләренә карамастан, һичшиксез, нигездә уңышлы әсәрләрнең берсе булып исәпләнергә хаклы. Ул Ә. Юнысның иҗат үсешен, аның үзенчәлеген һәм яңа поэтик буяулар табарга- тырышуын күрсәтә. Аның омтылышы, кыю эзләнүе поэзия өчен бик әһәмиятле бер күренеш. Дөрес, поэмада аерым уңышсыз моментлар, чи строфалар юк түгел, һәм поэманы тәнкыйть итүчеләр андый кимчелекле строфаларны бик урынлы күрсәттеләр. Аларны җиңел төзәтергә мөмкин, ләкин аңа карап кына нигездә яхшы тәэсир калдыра торган поэманың кыйммәтле якларын инкарь итү дөрес булмас иде. «Уңыш» — үзенең язылу характеры, эчке рухы белән матур музыкаль яңгырашлы, күтәренке рухлы лирик поэма. Шагыйрь совет кешеләренең патриотик хисләрен, бөек җиңү тойгысын һәм сугыштан соңгы хезмәт тантанасы шатлыгын тасвирлый. Ул яңа җиңүдә, яңа хезмәттә яңа җырның тууын күрергә тели. 
Шуңа күрә шагыйрьнең үз җырына еш кына мөрәҗәгать итүе һәм икмәк өчен көрәшүче колхозның мул уңышлы басуларында дәртле җыр тавышының яңгыравын тасвирлавы да очраклы түгел. Җил уйный — көйли, Башаклар җырлый; Башаклар сөйли, Йөрәкләр тыңлый. Башаклар җырлый, Ил сөеп тыңлый. Ил белә: мондый Җыр җиңел тумый. Елмая тагын Колхозчы кеше. Бу җырда аның Дан, намус эше. Шагыйрь үзенең иҗат җирлеген, җырының рухландыручы! чыганагын бик дөрес билгели, илнең «дан, намус эше» барган җиреннән, аның кешеләреннән поэтик илһам ала. Поэмада катлаулы вакыйгалар, характерлар юк. Шулай да без Муса образын бөтен әсәр буена сизәбез. Ул фронтта батырлык күрсәткән һәм, колхозына кайтып, югары уңыш өчен көрәшүче солдат. Муса образы лирик планда тасвирлана, ул шагыйрьнең үз кичерешләре аша, Мусага һәм аның иптәшләренә мактау җыры аркыльп бирелә. Фронтовик Муса туган җирен, колхоздагы игенчелек эшен сагынып кайта. Л1енә ул колхоз басуларына сокланып карый: Нәкъ шуннан әнә Алтынсу, алсу Йөз белән аңа Елмая басу. Елмая таныш .Басуы шулай — Бер ягы арыш. Бер ягы бодай. Ул эш дәрте белән яна, икмәк өчен көрәшнең алдынгы сафына баса. 
108 
 
 
Поэма сугыштан соңгы хезмәт күтәренкелеге, урып-җыюдан соңгы хезмәт бәйрәме белән тәмам була. Колхоз мул уңыш ала, беренче изге бурычын — дәүләткә икмәк тапшыру планын үти һәм колхозчылар шатлыкларын, рәхмәтләрен белдереп, иптәш Сталинга хат язалар. Шагыйрь моны кыска, матур, җылы сүзләр белән тасвирлый. Түрендә утыра Мул, таза тормыш. Табында тора Югары уңыш! Җырлады колхоз Иртәсенкичен: Юк бәхет ансыз. — Днп безнең өчен. Анда дип байлык, Анда дип рәхәт. Агылды халык Теленнән рәхмәт. Агылды һәм ул Язылды акка. Кул куйды авыл Рәхмәтле хатка. «Уңыш» поэмасы чын патриотизм белән сугарылган, ул колхозчылар массасының күтәренке рухын, бердәм көчен һәм шул ук вакытта шагыйрьнең бүгенге тормыш теләкләре, хисләре белән януын чагылдыра. Поэманың кыйммәте һәм тәрбияви әһәмияте дә менә шунда. Ул коры декларация белән түгел, җанлы поэтик сүз белән язылган. Билгеле, шагыйрь поэманың образларын киңрәк характерлаган булса, бигрәк тә Ниса, белән Мус# арасындагы мәхәббәт мөнәсәбәтләрен тупас рәвештә бирмәгән булса һәм шигырь теленең төгәллегенә ныграк игътибар итсә, поэма тагын да көчлерәк яңгыраган булыр иде. Аеруча Ниса образының тонык биремен әйтергә кирәк. Ул Мусаның кичерешләрен ачыклау өчен генә алынган бер образ булып тора. Яшьләрнең • мәхәббәтен җиңелчә шаяру формасында: «Әйдәме? Әйдә! Бергәме? Бергә!» дип әйтелгән тупас сүзләр поэманың җитдилеген, дәрәҗәсен төшерәләр. Шагыйрь бу урында җитди нәрсәгә бик җиңел караш күрсәткән, моны аеруча басым ясап әйтеп китәргә кирәк. Поэманың яңа басмасында андый кимчелекләр, әлбәттә, бетерелергә тиеш. Әхмәт Юныс, поэманың кимчелекләренә карата әйтелгән тәнкыйтьләрне искә алып, аларны) яңадан кабатламаска тиеш. Безнең аннан бу поэмага караганда югарырак торган яңа әсәрләр көтәргә хакыбыз бар, һәм ул аны иҗат итәрлек шагыйрь. 
Биредә иҗат йөзләре төрлечә булган өч шагыйрьнең яңа поэмалары алынды. Алариың һәркайсын- да, үз иҗат тәҗрибәләренең күләменә карап, поэтик формада да, алган теманы яктыртуда да үзенчәлек бар. Бу исә кабатланудан, бертөрлелектән котылуның беренче билгесе һәм эзләнү юлына басу дигән сүз. Бу—яхшы адым, шатлыклы) хәл. Бүгенге көннең сулышы белән яшәүче, үзен актив көрәшче итеп сизүче һәм совет эпохасының бөек идеяләрен характерлы, җанлы образларда гәүдәләндерүче төрле һәм яхшы шагыйрьләр күбрәк булсын иде! Биредә тагын мондый бер әһәмиятле моментны искә алып китәргә кирәк. Соңгы вакытларда басылып чыккан поэмаларның күбесе бер темага — колхоздагы хезмәт һәм югары уңыш өчен көрәш темасына багышланган. Бу бик зур, бнк кирәкле, актуаль тема, әлбәттә. Шагыйрьләр, • моңа җитди игътибар биреп, бнк дөрес эшлиләр. Ләкин аерым әсәрләрдәге бу теманың эшләнешендә һәм алынган вакыйгаларында бертөрлелек шактый зур. Моны инде һич тә мактап булмый. Гомумән, шагыйрьләр, шулай ук С. Хәким,, Ә. Давидов, Ә. Юныс иптәшләр дә* әсәрләренең тематикасын киңәйтүгә игътибар бирергә тиешләр. МТС эшчеләре тормышы, авылдагы культура үсеше, терлекчелек мәсьәләсе һ. б. шуның кебек бик күп тармаклар безнең поэзиядә тиешле дәрәҗәдә чагылмый әле. Бигрәк тә завод һәм фабрикалардагы хезмәт темасын яктырту, социалистик индустрия фронтының алдынгы кешеләре образларын бирү поэзиябезнең көндәлек бурычларыннан берсе булып тора. Безнең әдәбиятыбызда эшчеләр сыйныфының батыр хезмәтенә багышланган бер генә дә зур поэма юк диярлек. Бу — бик зур кимчелек.  
109 
 
 
Безнең поэзиядә совет халкьвның барлык җиңүләрен оештыручы большевиклар партиясе темасы бик хаклы рәвештә киң урын ала. Шагыйрьләр үзләренең поэмаларында коммунистларның ролен, җанлы образларын күрсәтергә омтылалар. Ләкин безнең поэзиядә большевик образы бөтен тирәнлеге, киңлеге белән иҗат ителгән дип әйтеп булмый әле. Партия турында, аның тарихи эшләре турында язу — һәрбер язуныкың, һәрбер шагыйрьнең 
изге бурьвчы. Партия һәм совет халкы әдәбият каршына зур таләпләр куя, язучылардан һәм шагыйрьләрдән Сталин эпохасының бөек җиңүләренә лаеклы» әсәрләр көтә. Шагыйрьләр халыкның сорауларына коммунизм өчен көрәш пафосы белән сугарылган, идея һәм художество ягыннан югары дәрәҗәле яңа әсәрләр белән җавап бирергә тиешләр. Моңа бездә көч тә, мөмкинлек тә бар.
 
 
„АТАЛАР ҺӘМ БАЛАЛАР" РОМАНЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ Быел Татгосиздат рус әдәбияты классигы, атаклы язучы И. С. Тургеневның «Аталар һәм балала𻆠рсманын татар телендә бастырып чыгарды. Бөек рус әдәбияты классикларының әсәрләрен татар укучыларына тәрҗемә итеп бирү бик мактаулы һәм шул ук вакытта гаять күп хезмәт, осталык, белем сорый торган эш. Мирсәй Әмир бу мактаулы эшне намус белән үтәгән. Тәрҗемә җиңел, ансат укыла. Тургенев тарафыннан оста кулланылган эпитетлар, чагыштырулар, метафоралар тәрҗемәнең күп урынында сакланган. Оригинал белән чагыштьи- рып караганда, тексттан читкә 'китүләр юк диярлек. Иван Сергеевич Тургенев рус әдәбияты тарихында үзенә бер урын тоткан һәм заманында үзенең әсәрләре белән бөтен әдәбиятны шаулаткан реалист язучы. Үзенең иҗат эшен ул вак шигырьләрдән һәм поэмалардан башлап җибәрә. Шул ук вакытта ул үз чорының алдынгы кешеләре—Белинский, Герцен, Грановский һәм башкалар белән якын элемтәдә була, һәм алар аның язучы буларак үсешенә бик зур йогынты ясыйлар. 1847 елда Тургенев. «Хорь белән Калиныч» исемле кечкенә генә бер 
♦ И. С. Тургенев.. «Аталар һәм балалар». Роман. М. Әмир тәрҗемәсе. Редакторы Г. Усманов. Татгосиздат, 1949 ел, 215 бит, бәясе 10 сум. хикәя яза һәм анда Россиядәге крепостной крестьяннарның хәле турындагы мәсьәләне куя. Тургеневның бу хикәясен һәм аның «Аучы язмалары» исеме белән чыккай мәшһүр китабын                      † В. II. Ленин, Әсәрләр. XVII т., 341 бнт. 
прогрессив укучылар бик җылы каршы алалар. 1855 елны Тургенев «Рудин» исемле беренче романын яза. Бу романда ул «артык кешеләрне», ягъни шул вакыттагы рус тормыь шын нигездә үзгәртеп корырга кирәклекне аңлаган, ләкин бу эшне практик тормышка ашырырга үзләрендә көч һәм белем тапмаган кешеләрне бик зур осталык белән күрсәтә. «Рудин»нан соң ул «Дворяннар оясыс» һәм «Накануне» исемле романнарын бирә. Бу әсәрләрендә дә ул рус җәмгыятен дулкынландырган мәсьәләләрне кузгата. XIX гасырның 60 нчы елларына Россиянең экономик үсеше яңа иҗтимагый көчне — разночинецларны?, Ленин сүзләре белән әйткәндә: «дворяннардан түгел, ә чиновниклар, мещаннар, купецлар, крестьяннардан булган либераль һәм демократик буржуазиянең укымышлы вәкилләре»н * барлыкка китерде. Менә шундый разночинецлар Тургенев әсәрләрендә зур урын алалар. Тургенев үз сыйныфының тарихи һәлакәтен аңлый, дворянлыкның бетеп баруын күрә. Шул ук вакытта аның яңа социаль көчләрнең тиз
110 
 
 
дән җиңүенә дә ышанычы юк. Россиядә Кырым сугышыннан соң башланып киткән һәм әле тик «туып килә торган башлангыч» кына булган разночинец яшьләрне үзенә тартып алган революцион хәрәкәт — Тургенев күз алдында якын киләчәктә хәлиткеч тарихи җиңүләр вәгъдә итә алмый. Ул Россиянең әле һаман да «бәхетле көн алдында» яшәвенә тирәнтен ышана. ЛАенә шуңа күрә дә аның 1862 елны басылып чыккан «Аталар һәм балалар» романының төп геройларыннан берсе булган разночинец Базаров көрәшкә бик иртә чыккан, «вакытсыз туган» һәм «һәлакәткә дучар булган» ялгыз көрәшченең «трагик» хәле рәвешендә яктыртыла. Үзенең революцион программасы итеп «төзү өчен башта урынны чистартырга кирәк», ә «төзү — соңыннан» дип куючы «яңа кеше», «нигилист» һәм «бунтарь» Базаров әсәрдә ничек бирелгән соң? Базаровның «аталарга» карата булган килешмәүчән мөнәсәбәте нигезендә демократ-разночинецның дворяналпавытлар Россиясе вәкилләренә карата булган сыйнфый нәфрәте ята. Базаров Аркадий Кирсановка болай ди: «Сезнең дворян халкы галиҗәнапләрчә сабырлыктан яки галиҗәнапләрчә кызудан ары китә алмый, ә бу бик вак нәрсә. Сез, мәсәлән, сугышмыйсыз — ә үзегезне батыр егеткә санап йөрисез,— ә без сугышырга телибез. Син ихтыярсыз үзеңә үзең сокланасың, сиңа үз-үзенне тиргәү рәхәт; ә безнең өчен болар күңелсез, — бүтән кирәк безгә! Безгә башкаларны бөгәргә кирәк. Син әйбәт егет, тик шулай да син мәми авыз, либераль алпавыт малае...» (192 бит). Базаров түбән катлаудан чыккан кеше. «Минем бабам сука сукалаган», ди ул горурланып. Чыгышлары буенча аңа якын торган кешеләр моны бик тиз сизеп алалар: «Хезмәтчеләр дә яраттылар аны, үзләреннән көлә торган гадәте булса да, аиы барин итеп түгел, үз кеше итеп карыйлар иде алар» (45 бит). Аньщ каравы Базаровның дворяннарга каршы булганлыгын аристократ Павел Кирсанов бик яхшы аңлый: «Павел Петровичның Базаровны җене сөйми башлады: ул аны мактанчык дип, әрсез, оятсыз, хәерче дип саный һәм үзен, ягъни Павел Петрович чаклы Павел 
Петровичны хөрмәт итми дип шикләнә иде!» (45 бит). Базаровның сыйнфый идеологиясе аның Павел Кирсанов белән бәрелешләрендә аеруча ачык чагыла. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр өлкәсендә ул бөтен иске тәртипләрне җимерү ягында тора. Базаров иҗтимагый кыйммәтнең яңа принцибын — иҗтимагый файдалылыкны алга сөрә. «— Без, — диде Базаров, — нәрсәне файдалы дип тапсак, шуцардан чыгып эш итәбез. Хәзерге заманда иң файдалы эш — бөтен нәрсәне кире кагу, һәм без кире кагабыз. — Бар нәрсәне дәме? — Бар нәрсәне дә. — Ничек? Сәнгатьне, поэзияне генә түгел, хәтта... әйтергә куркыныч... — Барысын да,—дип кабатлады Базаров искиткеч тынычлык белән» (51 бит). Разночинец Базаров сәнгатьне генә кире какмый, хәтта бөтен дворяналпавытлар Россиясен, рус патшасын да инкарь итеп, аристократ Павел Петрович Кирсановның йөрәгенә курку төшерә. Базаров — үткен һәм көчле акыллы кеше, нык, ихтыярлы, намуслы натура. Ләкин разночинец өчен характерлы булган бу сыйфатлар белән бергә, Базаровта бүтән, аның •дәрәҗәсен төшерә торган сыйфатлар да бар. Мәсәлән, ул үзенең фикердәшен, откупщик улы Ситников- ны «ахмак», «тупас», «оятсыз» дип атый. Аркадийның: «Ни шайтаныма бу ахмак Ситников килгән соң монда?» — дип соравына, Базаров: «— Син, туганкай, күрәм, юләр әле. Ситниковлар безгә кирәк алар. Шуны аңла: миңа аның ише ачык авызлар кирәк. Аллалар үзләре чүлмәк яндырып йөрмәсләр бит инде»,— дип җавап кайтара (112 бит). Ул үзенең максатына ирешү өчен «ахмак» Ситииковларны һәм ахмак дворян Кирсановларны көрәштәшлеккә аңлы рәвештә сайлап ала.


 
 
Бу — разночинецларның реаль образын бозып күрсәткән сыйфатларның берсе. Хатын-кызларны азат итү мәсьәләсендә дә Базаровның, төпле карашы юк. «Ни өчен синең хатын- кызларда да хөр фикер булуы мөмкинлегенә юл куясың килми?» — днп сорауга каршы ул: «Хатын- кызларның гарипләре генә хөр фи- арле булалар — менә шуның ;н», — дип җавап кайтара. Күрәсез, монда да разночинец Базаровның чын образы дөрес күрсәтелмәгән, чөнки без алдынгы разночинецларның, бу мәсьәлә буенча нинди фикердә булганлыкларын Чернышевскийның Лопухов образыннан беләбез. «Аталар һәм балалар»да Базаров ясалма рәвештә үз средасыннан аерылган, ул анда ялгыз. Базаров үзе турында: «Үзем өчен ят булган деньяда болай да бик озак уралдым, дип табам. Оча торган балык берникадәр вакыт һавада тора ала, ләкин тиз арада ул барыбер суга чумарга тиеш; миңа да үз дөньяма чумарга рөхсәт итегез.», ди (191 бит). Ләкин Тургенев аны үз дөньясына кайтармый, чөнки ул Россиядә андый дөньяның барлыгын аңлап җиткерми иде. Шуңа күрә Тургенев Базаровны үтерергә мәҗбүр була. «Аталар һәм балалар» романында буыннар түгел, ә иҗтимагый группалар, сы-йныфлар көрәшә. Аркадий Кирсанов һәм Катя, Базаровтан. яшьрәк булсалар да, «аталар» лагерена күчәләр, чөнки алариың интереслары бер үк интереслар. Тургенев үзе дә «аталар» төркеме вәкиле. Ул демократ Базаровлар тарафыннан кире кагылган дворян культурасын яклап чыга, ләкин аны яна шартларда үзгәртеп корырга кирәк дип таба. Күренә ки, «Аталар һәм балалар» романы кнң катлау укучылар өчен шактый авыр аңлашыла торган әсәр. Шуңа, күрә аңа яхшы сүз башы бик кирәк иде. Ләкин бу эшләнмәгән. Романның тәрҗемәсе турьпнда да берничә сүз әйтәсе килә. Романның иң беренче җөмләсе татарча биш тупас җөмләгә бүленгән. Вакыйганың кайсы елны булганлыгы оригиналда сүз арасында гына әйтелә, ә тәрҗемәдә ул аерым җөмлә итеп алынган. Ул җөмләне телгәләп бетергәнче, мисал өчен, түбәндәгечәрәк тәрҗемә итеп бирелгән булса, оригинал да сакланыр пде, җөмлә дә татарча булыр иде: 
«1859 елның 20 нче маенда, тузанланган пальтолы, шакмаклы чалбарлы, кырык яшь тирәсендәге барин таш юл өстендәге юлаучылар йортының тәбәнәк былдырына яланбаш кына чыкты да, үзенең хезмәтчесе— җәенке яңаклы, кечкенә тонык күзле, ияген аксыл төк баскан егеттән: — Я, Петр? Күренмиләрме әле? — дип сорады». Тәрҗемәдә шундый урынсыз бүлгәләнгән җөмләләр очраштыргалый. Дөрес, кирәк урында җөмләләр бүлгәләнеп бирелергә тиеш, ләкин моны иң соңгы чиктә генә, башкача тәрҗемә итәргә мөмкин булмаганда гына эшләргә ярый. Аңлашылмый торган сүзләргә бирелгән искәрмәләргә дә тукталырга кирәк. Китапта гегелистлар (гегель- янецлар), шлафрок кебек сүзләргә искәрмә бирелгән, ә нигилист, кандидат, пажлар корпусы, ренессанс, bien public һәм бик күп башка сүзләргә искәрмә бирелмәгән. Гораций, Морфейга аңлатма бар, ә Шиллер, Гёте, Прудонга — юк. Шундый кимчелекләргә карамастан, бөек язучының бу әсәре яхшы тәрҗемә ителгән. Ул, оригинал кебек, җиңел укыла. Бу инде тәрҗемәнең киң катлау укучылар тарафыннан яратып каршы алыначагын күрсәтеп тора.