Поэзия
ЕВГ. ДОЛМАТОВСКИЙ ★ СТАЛИНГРАД ИМӘННӘРЕ
Исәнме, яшь, яна буын! • /1. С. Пушкин.
Совхоз кырларында яңа утыртылган, Кордашлары белән бергә басып торган Яшь имәннән буйга бераз гына озын, Бер генә яшьлек булса да минем кызым. Күп тә үтмәс, нәни имән ныгып җитәр, Сталинград җирләренә төялеп китәр, Үсәр, иркен җәеп көчле ботакларын, Узып китәр буйга синнән ул, аппагым. Хафаланма! Бу турыда инде күптән Бөек шагыйрь үзенең сүзен әйтеп үткән. Яшел бригаданың солдатлары кебек, Бар агачлар торыр яшеллеккә күмелеп. Мәктәбеңдә тугызынчыны тәмам иткәч, Шул солдатлар янына бар, бәйрәм җиткәч. Гел имәнлектә күрерсең киң Иделне — Бервакытта үткәрмәс ул коры җилне — Таш курган дигән бер урын булыр анда, Наталка, күр аны, ул бик якын ярга. Сталинград көннәрендә, көзге танда, Мин бомбадан яраландым шул курганда, Ярамны бәйләүче синең әниең булды. (Шул күңелсез көндә безнең дуслык туды!) Таш курган... Тигез агачлар, сафка тезелеп, Үсәрләр оборонада торган кебек: Яфраклардан килер разведчиклар тавышы, Ботаклар гүя сузган кул яуга каршы... Шартлаулардан чыккан яшел төтенсыман, Сталинград җирен бизәр яшел урман. Бу — көрәшкә чыгуы туган табигатьнең Теләп якты көнне, теләп халык бәхетен.
Н. Арсланов тәрҗемәсе.
I
52
НУРИ АРСЛАНОВ
♦ ★ БЕЗНЕҢ КҮЛ
Яшь таллар тирбәлеп үсә Күлнең ярында. Дымлы, салкынча җил исә Аның янында. Каз, үрдәкләр йөзеп туймый Көмеш суларда, Ак чабаклар чумып уйный Балкып нурларда. Кайчак бөдрәләнеп тора Зәңгәр күл өсте, Кайчак тигезләнеп тына: Нәкъ көзге төсле. Су эчәргә төшә һәр кич Көтүләр монда... Түгәрәк күл иң матур төш Безнең болында. Күлсез авыл — көзгесез кыз: Ничек бизәнсен! Әйдә, күлгә күктән йолдыз Төшеп тирбәлсен. Әйдә, якты айлы төндә Ялтырап ятсын, Төнбоек үссен өстендә, Чәчәкләр атсын... Сусыз болын — көйгән дала, Кипкән тугайлар... Шуңа суны мактыйк, аңа Җырлыйк туганнар: Хәтфә кебек көтүлекләр Ямь-яшел булса, Имәннәр, таллар, зирекләр Чайкалып торса, Зур файда биреп колхозга Балык тотылса, Шаулап диңгездәй, киң кырда Ашлыклар уңса, Дымланып, коры җилләр дә йомшарса тагын — Бер сәбәбе бит күлләрдә — Суларда аның.
53
Әйтик, арттырмыйча бер дә, Төшенсәң әгәр, һава ничек кирәк безгә — Су да шул кадәр.
Сулык булсын дидек, шуңа Эшкә башладык; Болындагы уйсулыкта Зур күл ясадык. Шуңа, кайгыртуын белеп Туган илнең без, Тырыштык; күр, тора көлеп Асыл күлебез. Рәхәт, салкынча җил исә Анъвң янында, Без утырткан таллар үсә Яшел ярында.
ӘНВӘР ДАВИДОВ ★ САЖИДӘЧЕЛӘР
V
Саҗидәгә без таң кала идек, Кайчак бераз көнләп ала идек. Кич булдымы, безнең өйләрдә Аның исеме барлык телләрдә: — Сыер серен белеп савамы?! Бармагыннан сөтләр тамамы?! Гаҗәеп кыз! Андый бик сирәк! Тагын сыер башына бер чиләк! Тик бер кичне безнең Саҗидә Җыйды барыбызны бер җиргә, Болгый-болгый бәхетле кулын, Үзе белән тиңләшү юлын Сөйли башлады ул рәт белән, Очкынлы һәм .көчле дәрт белән. Ул сөйләде сталинчыл фәннең Аңа якын иптәш икәнен. ... Я кар ява, я җилләр исә... Үтте шулай йөз дә бер кичә. Китапларның гаҗәп юлларын Без кичтек һәм өйрәндек барын: Сыер серен ничек аңларга, Ничек уянырга таңнарда, Ничек азыкка салкын кышларда йөрәгеңнән җылы кушарга! ... Бездә сауган саен бер чиләк Сөт бирмәгән сыер бик сирәк, һәр өй саен безне мактыйлар: — Саҗидәчеләр!—дип атыйлар. Диләр: алар — бәхетле куллар! һәм бу сүздә зур дөреслек бар.