Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖИҢҮ


I Иван Кузьмич, гадәттәгечә, тыныч кына, сабыр гына кайтып керде. Авызын ачып бер сүз әйтергә дә өлгермәгән иде әле ул, шулай да Зинаида Васильевна аның күңелендә ниндидер бер куаныч барлыгын сизеп алды. Тик, нинди куаныч, нәрсәгә шатланган ул? — менә шунысын беләсе иде. Егерме елдан артыкка сузылган гомер эчендә ирен үтәдән-үтә күрергә өйрәнеп, аның барлык гадәтләрен диярлек үзләштереп беткән Зинаида Васильевна бәлки анысын да белгән булыр иде дә... юк шул, булмый: Иван Кузьмич һаман бер көе генә тормый, һаман яңа гадәтләре, Зинаидага таныш булмаган яклары ачыла бара аның. Нәрсәгә генә кайгырмый, нәрсәгә генә шатланмый ул... Бу хикәядә сүз аның шатлыгы турында барганлыктан, кайгысы турында түгел, шатлыгы турында сөйлик. Әйе, заводтан шатланып кайтып кергән чаклары еш була Иван Кузьмичның, һәм Зинаида Васильевна аның шатлыгы) барлыгын дәшмәс борын ук сизеп ала. Тик әлеге дә баягы — шатлануының сәбәбен генә, Кузьмичның үзеннән сорашмыйча, аныклый алмый. Шулай да иренең шатланып кайтып керүен һәрвакыт бер генә нәрсәгә юрарга ярата ул: «Мөгаен тагын берәр яңа тәкъдим керткәндер», дип куя ул эчтән генә һәм бөтен күңеле белән шул юравының дөрескә чыгуын тели. Бу юрау күп вакытта дөрескә дә чыга. Әйе, Иван Кузьмич үз заводы каршында күптән танылган рационализатор. Инде тормышка ашырылганнарын гыиа санаганда да эресе-вагы белән егермедән артык рационализация тәкъдиме бар аның. Зинаида Васильевна моны бик яхшы белә һәм шуңа күрә дә, ире шатланып кайтып кергән саен, ул шатлыкның яңа рационализация тәкъдименә баглы булуын тели. Әгәр чыннан да шулай булып чыкса, Иван Кузьмичның шатлыгы Зинаида өчен аеруча куанычльп була... Тик һәрвакытта да алай булып чыкмый. Күп вакытта Иван Кузьмич бөтенләй башка нәрсәләргә, өйгә, семьяга бернинди бәйләнеше булмаган нәрсәләргә дә шулай шатланып кайта... Дөрес, Зинаида өчен дә, балалар өчен дә ата кешенең шатланып кайтуы һәрвакыт күңелле. Аның шатлануы, нинди сәбәп аркасында гына булмасын, барыбер бөтен өй эченә ямь кертеп җибәрә. Шулай да Зинаида Васильевна теләгәнчә булса, тагын да күй^терәк. Иң күңелсезе — алдану. Беркөнне шуЛмҺрлс күптән түгел генә, Иван Кузьмич, нәкъ бүгенге шикелле, шатлыЯИэҗнә яшереп кайтып керде. Зинаида Васильевна, гадәттәгечә, моны бикТit из сизеп алды һәм яңа тәкъдим табылуга
39 
 
 
юрады. Шулай булып чыгасында шиге юк иде аның ул көнне. Ләкин алданды. Иван Кузьмич бөтенләй башка нәрсәгә шатланган булып ЧЫКТЫ: — Ибрай Хөсәенев дигән егет турында әйткән идемме мин сиңа, Зина? —диде ул. — Әллә тагын. Нәрсәдер әйткән идең бугай шул. — Әйткән идем, билгеле. Бик сәләтле, өметле егет күренә, дигән идем. Менә хәзер шул егет самоналадкага күчте. Күчкән көнне үк йөз җитмеш процентка үтәде. — Шуннан? — Шул. Кечкенә эшмени бу? Кайчан гына килде бит әле ул безгә! Ә мин аны беренче көн күргәч тә әйттем: өметле егет бу, карагыз, өйрәтегез, дидем бригадирына. Смена мастерына да әйттем. Үзем дә күздән ычкындырмадым. Әнә хәзер... — Шуңа куанып кайттыңмыни инде, Ванюша? — Куанмыйча! Кадр бит ул хәзер. Тап әле син шундый эшчене! Ерак китәчәк егет ул. Күрерсең әле менә. Тик, тәрбияли белергә генә кирәк... Шулай булып чыкты ул көнне. Ә бүген? Бүген дә Зинаида Васильев- на үзен шул көнге кебек хис итә. Ире мөгаен эшлекле бер яңалык уйлап тапкандырсыман тоела аңа. — Кайдалар?—диде Иван Кузьмич. Зинаида Васильевна, иренең бу ярты соравын үзе тутырып аңлап, җавап бирде: — Любочка белән Алеша паркта, Коля кинога китте. — Алаймы? — Иван Кузьмич шаян тонга күчте. — Я, нәрсә белән сыйлыйсың мине, Зина? — Шатлануың нәрсәгәдер бит? — Шулай да, шатлануым сизеләмени? — Сизелми ни: заемга акча откан кеше кебек кыланасың бит. — һм! — диде Иван Кузьмич, көлүгә ошаган тавыш чыгарып.— Заемга имеш! Заемга кем отмый аны! — Я, әйт инде алайса: нәрсә бар соң? Иван Кузьмич, ашыкмыйча гына урыныннан торды, әле генә салъвп элгән пиджагы янына килеп, аның кесәсеннән чәнчә бармак калынлыгы эк металлдан түмтүгәрәк итеп киселгән бер диск чыгарды. — Нәрсә бар, дисеңме? Менә нәрсә, — диде ул, аньв Зинаида Ва- сильевнага тоттырып. Зинаида Васильевна’ бик җитди кыяфәт белән дискны әйләндергәләп карады. — Нәрсә соң бу? — Отход. Утиль! — Ә-ә-ә... — дип сузды Зинаида Васильевна, эшнең төбен аңлап һәм эченә тулып таша башлаган куанычын көчкә тыеп. — Күпме экономия бирәчәк соң? — Шул булыр инде синең,—диде Иван Кузьмич, шаян ачуланып, — башкасында синең эшең булмас... — Я, я, ачуланма, — диде Зинасы ашыгып. — Яхшылап сөйләп бир, нәрсә уйлап таптың? Ничек? 
II 
Завод, ел башыннан бирле инде, авыл хуҗалыгы өчен, 6IA^K тә яңа урман полосалары утырту эшендә гаять кирәкле урыа^втан яңа бер машина ясап чыгаруны үзләштерү өстендә эшли иде.<^^Вр, күптән үзләштерде дә инде ул аны. Берничә партия яңа машина т^әкле җир
40 
 
 
ләргә дә озатылды. Тик производствоны оештыру эше завод алдына куелган бурычлардан артта кала иде әле. Эшчеләрдә яңа детальләр эшләүне тиешле тизлеккә күтәрерлек тәҗрибә дә тупланып өлгермәгән иде. Өстәвенә яңа машиналарны эшләп чыгару планының айдан-айга арта, зурая баруы эшне аеруча катлауландырып, авырайтып җибәрде. Бигрәк тә механика цехында сизелә иде бу авырлык. Чөнки яңа машинаның барлык детальләре диярлек шушы механика цехында эшләнә яки эшкәртелә. Шуңа күрә, айдан-айга зурайтыла барган планны үтәп өлгерү өчен, бу цехны киңәйтергә: яңа станоклар куярга, эшчеләр санын арттырырга кирәк булды. Билгеле, мондый чакларда цехта һәркемгә эш җитәрлек була. Мастерларга исә аеруча күп баш ватарга туры килә. Иван Кузьмич менә шушы механика цехында өлкән мастер. Дөрес,, ул инженер түгел, ләкин үзенең күпьеллык тәҗрибәсе һәм үзлегеннән укып алган теоретик белеме белән шул дәрәҗәгә ирешкән кеше. Шуңа күрә аны, бер дә икеләнмичә, өлкән мастер итеп күтәрделәр һәм ул үз эшен, менә дигән итеп, үтәп тә бара. Цех өчен, завод өчен күзгә бәрелеп торган ике яхшы ягы бар аның. Беренчедән, ул яңалык сөюче., һаман алга омтылучы кеше. Детальләрне күбрәк итеп кенә түгел, яхшырак итеп тә эшләп чыгару өчен, цех эчендә нинди мөмкинлекләр барлыгын өзлексез эзләп тора ул. Башка цехлардагы, башка заводлардагы яңалыкларны өйрәнеп, аларны үз цехында да куллануга бик нык ^әһәмият бирү өстенә, теге яки бу детальне эшләүдә вакытка һәм металлга экономия ясый торган юлларны үзе дә эзләп таба. Үзе уйлап тапкан һәрбер тәкъдим Иван Кузьмичка искиткеч ләззәтле иҗат куанычы бирә. Ил күләмендә барган бөек төзелештә үзеңнен актив катнашың барлыгын белү куанычы ул! Шуның естенә, һәрбер уйлап табылган яңа тәкъдим аның семьясына да зур куаныч китерә. Балалар да куанышалар, хатыны да... Тик, Зинаида Васильевнаның шатлануында Иван Кузьмичның азрак хәтерен калдыра торган бер момент бар: ул күбрәк яңа тәкъдим өчен бүләк ителә торган акчаның күпме булуы белән кызыксына; ә ул эшкә күпме тапкырлык, күпме акыл нечкәлеге, күпме тәҗрибә кирәк булган, аңа ирешү өчен Иван Кузьмичның күпме иҗат көче түгелгән — аларьпна артык исе китми. Баштарак ул үзенең мондый кызыксынуын шактый тупас төстә күрсәтә торган иде. Иван Кузьмич үзенең берәр тәкъдиме тормышка ашырылуы турында кайтып сөйләсә, турыдан-туры гына: «Аның өчен сиңа күпме акча бирәләр?» — дип сорау куя торган иде. Күкрәге тулы саф иҗат куанычы белән кайткан Иван Кузьмичның мондый сорауга кәефе кырылганын күргәч, ул бераз саграк була башлады. Хәзер инде ул аңа бервакытта да андый сорау бирми. «Кайда, тагы нәрсә уйлап чыгардың, Ванюша?» — дип, башта иренең иҗат эшенә карата кызыксыну күрсәтә: «Ай-яй, ничек зиһенең җитте моңа?» — дип, аның нечкә кышларын тибрәтеп куя, аннан соң гына: «Илгә нинди файда бирә инде бу? Заводка күпме экономия китерә?» — дип сорый. Заводка күпме экономия китерәсен белгәч, шуңардан алып, авторга күпме акча бүләк итәселәрен исәпләп чыгару, вакытында җидееллык мәктәп бетергән Зинаида өчен, читен түгел инде... Иван Кузьмич, әлбәттә, аның бу хәйләсен белә, тик аның өчен ачуланмый, шулай да,, битәрләгән булып, шаяртырга ярата: — Обыватель син, Зина, — ди ул аңа. — Синең өчен өйгә күпме акча кайтуы гына әһәмиятле. —Ә синең өчен аның бер дә әһәмияте юкмыни соң? — ди Зинасы. — Мин анысы турында уйламыйм. — Хәер, анысы турында синең уйлавыңның кирәге дә юк. Тик, завод өчен зуррак экономия бирә торган яңа тәкъдимнәреңне генә күбр^^уйлап тап... «.
41 
 
 
— Беләсеңме, Зина, рационализация тәкъдиме керткән өчен бөтенләй түләми торган булсалар да, мин аларны уйлап табудан барыбер туктамас идем. — Ышанам. Ләкин бүләклиләр икән, тагын да яхшырак бит! — Начар дип әйтмим. Тик менә анысы минем өчен төп мәсьәлә түгел. Беләсеңме, цехның эшен алга җибәрү кыйммәт миңа. Цехымда икенче берәү берәр яхшы тәкъдим кертә икән, мин ана да, үзем яңалык уйлап тапкандагы кебек шатланам... Әйе, дөресен әйтә Иван Кузьмич. Цехындагы һәрбер эшченең уңышына чын күңелдән шатлана торган кеше ул. Икенче яхшы ягы шул инде аның... Аның бүгенге куанычы, дөрестән дә, үзе уйлап тапкан яңа рационализация тәкъдименә баглы булып, Зинаида Васильевнаны да чынлап ук куандырырлык иде. Болан булды: чертежларда 604 нче номер белән йөртелә торган легаль Иван Кузьмичның бик каты эчен пошыра иде. Соңгы вакытларда, махсус әзерләнгән заготовкаларда тоткарлык булу сәбәпле, ул детальне 110 миллиметр юанлыгындагы корыч цилиндрдан бәләкәй арба тәгәрмәчесыман итеп дисклар кисеп алып, шулардан эшләргә туры килә иде. Авыр, мәшәкатьле, озак эш иде бу. Кечерәк диаметрлы, «гъни нечкәрәк металлдан озынрак итеп кисеп алып, аны чүкеп җәю юлы белән дә эш итеп карадылар — җиңеллек бирмәде. Зур эшне тоткарлый торган бу кечкенә деталь өлкән мастерга бөтенләй йокы бирми башлаган иде. Ничек итеп аны азрак көч белән, җиңелрәк һәм тизрәк эшләү әмәлен табарга, дип баш вата иде Иван Кузьмич. Ниһаять, бүген, бөтенләй уйламаганда, цехтан кайтырга чыгып барган вакытта гына читен мәсьәләнең ачкычы табылды. Йолдыз дип йөртелә торган җөмләгә керүче икенче бер детальне эшләп торучы станок яныннан үткәндә, Иван Кузьмичның күзләре отходка чыга торган корыт дискларга төште һәм ничек итеп бер дискны кулына алганын сизми дә калды ул. Корычы шул! Диаметры 140. Нәкъ үзе ич бу. Әйләнәсен кырьш, аз гына кечерәйтәсе бар-барын. Анысы гына берни түгел инде. Ә эшләп , чыгару темпы бермә-бер генә түгел, берничә тапкыр җиңеләячәк бит! Өстәвенә утильдән. /Металлга ничаклы экономия дигән сүз! Булды бу. 604 нче детальне шушьв отходтан эшли башлыйбыз... Кара син аны! Кайчаннан бирле аяк дстында аунап яткан әйбер. Нинди гади идея. Ничек итеп моңа кадәр башка килми торган бу?! Иван Кузьмич отходка чыккан дискларның берсен алып кесәсенә' тыкты да, яңа ачыш шатлыгы белән канатланып, кайтырга чыкты. Шул шатлык җиле белән өенә дә кайтып керде. Кайтып кергәч, Зинаидасы- белән ничек сүз башлавын күрдек инде без аның... Ниһаять, Иван Кузьмич Зинаиданы кызыксындыра торган мәсьәләгә дә җавап бирде. — Әле мин бу тәкъдимне тиешенчә формалаштырганым юк. Иртәгә, әйбәтләп эшләп, бюрога бирәм. Хәзергә кара исәп белән генә әйткәндә, бу тәкъдимнән заводка килә торган Экономия 50 меңнән дә ким булмас. — Димәк, җыйган запасыбызга 50 меңнән килә торган ике ярым процентны да кушсак, пианино алырга җитә яза дигән сүз? — Син һаман үзеңнекен генә беләсең, — диде Иван Кузьмич көлеп. — Нигә минеке генә булсын инде? Синең үзеңнең дә балаларыңны культуралы итеп тәрбиялисең килмимени соң? — Синең белән миндә генәмони бала? — Син уйлап тапкансың икән, синең балаларың бәхетенә. — Безгә анда машиналар эшләп чыгару планын үтәү кыйммәт, ә тәкъдим минекеме, бүтәннекеме — анысы ва'к мәсьәлә. Тик булсын гына, цехның эшен алга җибәрүгә ярдәм итсен...  
42 
 
 
Бу сүзләрне Иван Кузьмич, һичбер икеләнүсез, тирән тынычлык белән чын күңелдән әйтте. Әйе, эшлекле тәкъдимнең булуы кыйммәт. Кемнеке ул тәкъдим? Аныкымы, бүтән берәүнекеме — анысы вак мәсьәлә иде аның өчен. Әйе, шулай кебек иде. Ләкин икенче көнне аңа бу мәсьәләдә үз-үзенә шак катарга туры киләсен белми иде әле ул. 
III Ул цехка килгән вакытта төнге смена эшли иде әле. Икенче смена башланырга байтак вакыт бар иде. Шулай да теге Ибрай Хөсәенев дигән егет килеп өлгергән иде инде. Аның болай иртә килүен күрү Иван Кузьмичның болай да күтәренке күңелен тагын да тулыландырып җибәрде. «Молодец егет, йокламый, эш өчен яна», — дип уйлады ул аның турында. Ләкин үзенең бу уен егетнең үзенә белдермәскә тырышып, гади генә тонда сүз кушты: — Нихәл, Ибрай, нишләп болай иртәләдең? — Смена башланганчы, сезнең белән сөйләшмәкче идем мин, Иван Кузьмич. — Шулаймы? Нәрсә бар? Рәхим ит. Әйдә. Алар, өлкән мастер бүлмәсенә кереп, өстәл янына утырдылар. — Я, — диде Иван Кузьмич, — сөйлә, Ибрай. — Минем башка бер уй килде бит әле, Иван Кузьмич, — диде Ибрай кызарып кына. — Менә сезнең белән киңәшмәкче идем. — Бик яхшы. Тыңлап карыйк. Ибрай: — Бәлки мин бөтен якларын исәпкә алып та бетермәгәнмендер, — дип сөйләнәсөйләнә, кесәсенә тыгылды һәм бик яхшы итеп эшләнгән 604 нче номерлы детальне китереп чыгарды. — Я, я, — диде Иван Кузьмич, кинәт сагаеп. — Моньг мин менә бу отходтан ясадым, — диде Ибрай һәм икенче кесәсеннән, нәкъ Иван Кузьмич кесәсендәге шикелле ап-ак металл диск чыгарды. Монысын да күргәч, Иван Кузьмичның йөрәген нәрсәдер бик авырттырып, чеметеп алган төсле булды. Йөзе кинәт җитдиләнеп китте аның. — Кем күрсәтте моны сиңа? — диде ул ашыгып. Ибрай Иван Кузьмичның эшчеләр арасыннан керә торган рационализация тәкъдимнәренә ничек каравын яхшы белә иде, шулай ук анын соңгы көннәрдә 604 нче деталь өчен ничек борчылуын да аңлый иде. Шуңа күрә үзенең бу беренче тәкъдиме белән Иван Кузьмичны шатландырам, дип уйлаган иде ул, бу турыда ишетү белән, мастерның йөзе яктырып китәр дип көткән иде, ә ул — мастер... әнә ничек! Нәрсәдәндер шикләнгәнсыман, «кем күрсәтте моны сиңа?» дип сорый. Нәрсә бу? Ибрайның иҗат көченә ышанмыймы ул? Юк, алай булмас, Ибрайнын үзенә дә әйткәне бар бит аның: «Син өметле егет, без синнән зур эшләр көтәбез», — дигәне бар... Әллә булмаса, Ибрай бөтенләй техника кагыйдәләренә сыймый торган берәр ахмаклык эшләгәнме?.. — Юк, Иван Кузьмич, — диде ул куркып кына, — берәү дә күрсәтмәде. Бу уй минем үз башыма килде. 604 нче детальне шушы отходтан ясауга күчсәк, цехка бик күп җиңеллек килер, дип уйлыйм мин. Бөтен ягы килгән. Корычы да шул. Минемчә, бик мөмкин эш кебек күренә бу... Менә шунда инде Иван Кузьмич, моңарчы үз күңелендә бөтенләй юк дип йөргән тискәре бер тойгы уянганын сизде, Ибрайга нәрсә дип тә ойте1үә белмичә, шактый вакыт аптырап торды, һәм шушы аптырап
43 
 
 
сүзсез торган арада нинди генә уйлар, нинди генә тойгылар кичмәде аның башыннан. Хәл кылу өчен шактый авыр мәсьәлә булды бу. Дөрес, Иван Кузьмич аны бик җиңел генә дә хәл кыла алган булыр иде. «Тәкъдимең яхшы, энекәш, ләкин соңгарак калгансың, аны сиңа чаклы мин үзем уйлап өлгердем инде», — дип кенә әйтсә, беттекитте иде. Нишли алыр иде Ибрай? Бәхәс чыккан хәлдә дә Иван Кузьмичка тизрәк ышанырлар иде... Ә Ибрай үзе ышаныр идеме моңа? «Мастер мин уйлап тапканны үзләштерде»,—дигән шик калмас идеме аңарда? Шуның белән аның Иван Кузьмичка булган ышанычы югалыр иде тугелмесоң? Аның зша бүтән эшчеләр каршында да мастерга булган ышаныч кимемәс идеме?.. Юк ла... Нинди юк-бар уйлар килә соң аның башына? Хикмәт андамыни? Ярый, Ибрайда бернинди шик тә тумасын ди. Бүтәннәр дә Ибрай турында берни дә белми калсыннар ди. Шулай булган хәлдә дә, Ибрайның яшьлегеннән, тәҗрибәсезлегеннән файдаланып, өстенлекне үз ягында калдырырга хакы бармыни соң аның?.. Ә ник булмасын? Бу тәкъдимнең Йбрайдан башка Иван Кузьмичның үз башына килүе хакыйкать түгелмени? Тукта әле, хакыйкать булгач, нигә болай икеләнә соң ул? Икеләндерә икән, нигә кирәге бар аның? «Молодец, энем», — дип кулын кысарга да, Ибрайга бирергә дә куярга. Күңеле үссен яшь кешенең. Аңа кыйммәтрәк бит ул!.. Тукта әле! — ди тагын шунда кемдер, кайдадыр эчтә, тирәндә кузгалган кебек булып. — Аяк астыннан гына табылган тәкъдим дип уйлама син аны, төннәр буе уйлануларыңның, эзләнүләреңнең нәтиҗәсе түгелме соң ул? Көн саен табып булмый бит аны. Нигә аны тик торганнан гына 'кешегә тоттырырга...» «Ә даны ни тора!» — ди шул ук тавыш, кабаланып. — «Юк дигәндә мең сум премиясе!» «Фу!—-дип каршы төшә Иван Кузьмичның тойгылары. — Нәрсәгә исем китте соң әле минем болай? Минеке булды ни, бүтәннеке булды ни —цехка файда китергәч, барыбер түгелмени?» Ул арада аның уйларын бер якка кысрыклап, ап-ак клавишалары белән ялтырап, кап-кара пианино чагышып үтә, аның матур, моңлы тавышы колак төбендә яңгырап торгандай була... Кинәт әллә кайдан, читтән килгән кебек сүрән булып ишетелгән Ибрай тавышы сискәндереп җибәрде аны. — Барып чыкмас дисезмени, Иван Кузьмич? — Ә?.. Иван Кузьмич шунда Ибрайның чыраена ныграк игътибар итте һәм егетнең әле яңа гына ниндидер дәрт белән, өмет белән янган күзләре сүнә баруын, кайнарланып алсуланган йөзе салкынаеп, сүрелеп киткәнен күрде. Тик шунда гына Иван Кузьмич бу тәкъдимнең Ибрайныкы булуы ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлегенә төшенгән шикелле булды... Ул бит әнә ничек, аны үз итеп, атасына ышанган шикелле ышанып, аңардан ярдәм өмет итеп килгән... Бу бит аның беренче тәкъдиме, аның өчен нинди зур, нинди кыйммәтле тәкъдим... Үз исеме белән тормышка ашса, никадәр яңа уңышларга рухландырачак ул аны, яшь кешене!.. Ә шулай да... Юк, шулай да... Ә Зинаида Васильевна? Нигә ул: — «Балалар бәхетенә»,—диде. Ә балалар... Әллә?.. Фу! Нинди шайтан тора соң монда ике арада?.. 4 
Эштән соң өенә кайтканда, Иван Кузьмич бүген кичәгегә караганда да кәефлерәк иде. Бүген ул Зинасының сорау биргәнен дә көтеп тормыйча, шатлыгын тизрәк әйтеп бирергә ашыкты. — Җиңдем бит! — диде ул, җиңел сулап. я

Зинаида Васильевна, ирен ярты сүздән аңларга өйрәнгән булса да, бу юлы аның «җиңдем» дигән сүзен ничек аңларга да белмәде/ — Кемне җиңдең? — Теге шайтан калдыгын... Менә бит ул, мин булып минем күңелдә яшәп килгән бит... Капиталистик шайтан калдыгы инде... — Капиталистик шайтан калдыгы сорый дип, ашаудан да баш тартмасаң ярар иде. — Шаяртма. — Күп булса, тәкъдимең өчен акча алудан баш тарткансыңдыр. — Юк шул, — диде Иван Кузьмич, кәефле көлеп. — Минем тәкъдим булып чыкмады ул, Ибрайныкы булып чыкты. Әйттем бит мин сиңа, Ибрай Хөсәекев өметле егет, дип... — Ә синеке? — Ә минеке юк, дим ич. Ибрайныкы гына бар. — Кызык. — Ә тагын да кызыграгы», тагын да шәбрәге шул — берьюлы ике куян: файдасы күренеп торган яңа тәкъдим дә керде, тагын бер яңа рационализатор да туды. Я, җиңү түгелмени бу?