ЯҢА ЭШ ЯҢА КЕШЕЛӘР ТУДЫРА
Табигатьне үзгәртеп коруның дәүләт планы буенча безнең илебездә 1965 елның ахырына 570 урман үстерү станциясе булырга тиеш. Шуның йөзләрчәсе төзелеп бетеп, эшли дә башлады инде. Түбәндә без шул урман МТС ларының берсе булган, безнең республикабыздагы Кама урман үстерү станциясе турында очерк бирәбез.
I Чистай шәһәренең Бебель урамындагы 92 нче номерлы порт. Контора. Юк, моңа кадәр булмаган, башка төр контора урнашкан бу йортка. Аның капка башына куелган вывес- касы да моңа кадәр ишетелмәгән яңа сүзләрдән тора, усадьбасы да ниндидер ят, яңа машиналар белән тулган. Монда эшләүчеләр дә үзгә характерлы, үзгә табигатьле кешеләр. Сүзне шулардан башлап җибәрик булмаса. Үзәк усадьба да эшләүче эшчеләр дә, машиналар янында кайнашучы механизаторлар да, контора работниклары да — бөтенесе дә кичке ашка таралганнар. Биредә бары тик җыештыручы Дуся апа белән ат караучы Федор бабай гына калган. Күрәсез, һәр икесе дә «кечкенә» кешеләр. Ләкин алар белән берничә минут сөйләшкәч үк» аларның эчке дөньялары, үз эшләренә җаннары- тәннәре белән бирелгәнлекләре һәм ил, дәүләт интереслары белән яШә- гәнлекләре ачыла. Иң элек Дуся апа белән сөйләшеп алыйк. Калын, таза гәүдәле, өстенә бик гади генә ак юбка белән ак кофта кигән, башына кара бөрчекле кызгылт яулык бәйләгән бу апа, ике кулына ике чиләк күтәреп, ашыга- ашыга усадьбадан чыгып килә. — Дуся тәтә, чүмеч кирәк булырмы?— ди аңа яланаяклы яшь кенә бер кыз-. — Юк, кирәкми, хәзер төпләре ныгыды инде аларның, суны чиләк белән дә сибәргә ярый» — ди Дуся апа. Ул усадьба тирәсенә утыртылган яшь юкәләр янына барып, аларның икесенә берәр чиләк су сибә. Шунда ук яңадан усадьбага кереп китеп, яңадан ике чиләк су алып чыга. Аларны сибә дә, тагын кереп китә, тагын алып чыга, тагын сибә... Шулай йөреп торган -арада аның белән безнең сүз үз тәртибендә дәвам ИТӘ: — Көнгә ничә тапкыр сибәсез? — Хәзер бер генә тапкыр. Майда иртә дә, кич тә сибә идек. — Бик әйбәт булып үсеп киткәннәр! — Әйтерең генә бармы. Тик менә бусы гына әллә нишләп яфракка куе түгел. Үзе корымый ул югыйсә, менә бит,| төбеннән яңа үсентеләр күтәрелә башлаган,—ди, бер яшыокә
73
I төбенә иелеп. Аннары, икенчесе | янына барып баса һәм кулы белән I югарыга төртеп күрсәтә:—Менә I бусьо аерата тиз үсеп китте. Күрә- | сезме, ботаклары телефон чыбыгына I тиеп тора... Шулай ди дә борчылып ала: — Ул телефонга уңайсызламый микән соң. Монтерлар килеп кисеп китмәсеннәр тагы бу ботакны. Хәер, I алай итәргә юләр түгел бит алар. Ләкин ул моның белән генә тынычланмый, каяндыр озын таяк алып чыгып, юкә ботагын телефон чыбы- I гына тиеп тормаслык итеп, аз, гына сулгарак каерып куя. Шуннан соң ул баягы кызга дәшә: — Бар, җанкисәгем, алып кил чүмечеңне, хәзер конторага кереп, гөлләргә су сибәбез. Без дә аның, белән бергә конторага керәбез. Контораның тәрәзә төпләре чүлмәк банкаларга утыртылган роза, хәтфә, яран гөлләре белән тулган. Луся апа аларга карата аерата саклык күрсәтә: ул, гүяки, яңа гьпна туган бер яшь баланы ко.ендыра, гүяки, аны һәртөрле имгәнүләрдән саклый..; Урам буендагы юкә агачларына су сибү дә, конторадагы гөлләрне тәрбияләү дә аңа йөкләнгән бурычларга кермиләр керүен. Ул бары тик контораны җыештыручы гына. Хәтта, соңыннан безгә мәгълүм булганча, аңа гөл утырту кирәклек турында беркем дә» бер сүз дә әйтмәгән дә һәм кушмаган да. Юкә агачларына су сибү дә рәсми яктан аңа йөкләнгән эш түгел. Ләкин Дуся апаның, күрәсең, гадәте шулай инде, аңа әйтү яки кушу кирәк түгел, ул үзе шулай эшли. Аның: — Урман үстерү станциясендә эшләп тә, агач арасында утырмагач, хуш исле гөлләр иснәмәгәч, ничек була инде ул!— дип фикер йөртүе үзе үк шуны күрсәтеп тора. Без конторадан чыгып килгәндә усадьба ишек алдына җигүле ат белән бер карт кайтып керде. Тарантасның түренә бик иркенләп бер үзе генә утырган бу карт кемнедер, каядыр илтеп кайткан булса кирәк. — Менә шул үзе була инде ул, Федор бабай» — диде безгә ишек алдында очраган шофер Мещеряков. Ул безгә аның турында станциягә килгәндә сөйләгән иде. Аның: «Менә үзе була инде», дигән сүзе Федор бабайның кем икәнен аңлатып бирде. Станциянең әле яңа гына оеша
башлаган көннәре иде. Март, апрель айларында Чистай шәһәр советында станциянең усадьба мәсьәләсе берничә мәртәбә каралды. Станциягә контора һәм үзәк усадьба өчен Бебель урамының 92 нче йорты һәм ишек алды бирелде. Ләкин ишек, алды кечкенә һәм аңа зур мәйдан^ кирәк иде. Мәсьәлә ишек алдын 93- нче йорт бакчасы хисабына киңәйтүгә килеп терәлде. Ләкин бу йорт аерым хуҗа кулында булганлыктан, ул шактый катлауланып китте. Хуҗа, теше-тырнагы белән үзенең җимеш бакчасына ябышып, шәһәр советы тәкъдим иткән икенче урынга күчәргә риза булмады. Станция дирекциясе бинасында әлеге аерым хуҗа белән кызу сөйләшү барган көннәрнең берендә алар янына Федор бабай килеп керде һәм ниндидер бер эчке дулкынлану белән әйтте: — Зур эшләр башлау алдында торасыз; каян агач, каян таш җит- кермәк кирәк. Көн саен кайтып торган ягулыкны урнаштыру өчен складларыгыз да ю'к. Минем иске таш кладовоемны, сүтеп, үзегезгә ташысагыз иде. Мин инде картайдым да» аның кирәге дә минем өчен шул кадәр генә. Күңелем сезнең эшләрегезне хуш күрә, ичмасам азмыкүпме булса да, бу яңа станцияне төзүгә минем дә өлешем керсен иде, -л диде. Федор бабайның бу тәкъдиме берничә квадрат метр җимеш бакчасына ябышып яткан кешене аптырашта калдырды. Ул аның картларча ашыкмый гына әйткән сүзләрен гаҗәпләнеп тыңлап торды да, бүреген кулына алып, уйчанланып чыгып китте, һәм шул көнне кич, караңгы төшкәч, конторага яңадан килеп керде: — Максим Петрович, — диде ул, станциянең директоры Бахарев иптәшкә мөрәҗәгать итеп,— кисеп алыгыз минехМ бакчамны. Ләкин ки
74
мә тотмагыз, мин бераз тупаслык эшләдем ахры, — диде. Шуннан соң бу турыда кабат сүз кузгалмадык Икенче көнне ул чия, кура җиләге һәм алмагачларны йортына якынрак итеп күчереп утыртырга кереште. Ләкин берничә төпне утырту белән эшеннән туктады: — Минем бакчамда үскән кебек, болар ч бит станциянең бакчасында да үсә алалар. Үссеннәр шунда, үз урыннарында, диде. — Бу станция бөтен тирә-юньне бакчага әйләндерергә тиеш бит. Ә мин берничә адым бакча өчен баш ватам. Әле генә ишек алдына кайтып кергән ат караучы Федор бабай үзенең тәкъдиме белән аңа менә шундый тирән тәэсир ясаган кеше иде. Бу вакытта кояш батып бара иде инде. Сап-сары такта койма белән әйләндереп алынган ишек алдында, ачык зәңгәр төскә буялган ниндидер яңа машиналар янында, өстенә бераз майланган соры пиджак, башына кечкенә козыреклы фуражка кигәш озын буйлы, тулы йөзле бер кешенең йөргәнлеге күренде. Бу — участок механигы, күчмә мастерской белән чыгып китеп, күп вакытын производство участокларында, бригадаларда үткәрә торган Егор Михайлович Астафьев иде. Ул, агач орлыгы чәчә торган машиналарның әле бер« әле икенче частен сүтеп алып, аларга озак вакытлар карап тора. Машина турында аның үзенең фикере бар. Ул әзер машинаны эшләтә белүче гади машинист кына түгел. Ул машинаның конструкциясе белән дә бик нык кызыксына, аңа, үз тәҗрибәсеннән чыгып, яңалыклар кертергә омтыла. Ул чын практик иҗат кешесе. Менә без агач орлыгы чәчә торган зәңгәр машиналар яныннан икенче бер төркем машиналар янына киләбез. Болар агач үрентеләре утырта торган машиналар. Болар агач утырту өчен ояны үзләре казыйлар, агачны үзләре утырталар һәм төпләрен дә үзләре күмеп китәләр. Әгәр агач утырту кул көченә генә калса, әйтик, бер колхозда 20 мең төпне кайчан утыртып бетерерләр иде. Ә бу машиналарның һәркайсы бер көндә берничә мең төп утырта ала. Моның өчен 3 кешенең эшләве җитә. Кама урман үстерү станциясе үзенең шушындый 4 машинасы белән быел, ягыш беренче язда гына да, колхозларга 250 гектар кыр ышыклау урман полосалары
утыртып биргән. Механик Астафьевиыц иҗат активлыгы) нәкъ менә шул көннәрдә, табигатьне үзгәртеп коруның сталинчыл бөек планын тормышка ашырган чакта җәелеп киткән. Ул безнең заводларыбыз тарафыннан чыгарылган бу яңа машиналарны практикада өйрәнеп, алар- ның конструкциясенә кайбер үзгәрешләр кертүне кирәк тапкан, һәм бүген аның машиналар янында йөрүенең сәбәбе дә шул икән. — Завод шушы машиналар турында безнең фикерне сорый. Мәсәлән,— ди ул, безгә машинаның уң һәм сул яктагы ике лотогын күрсәтеп, — агач үрентеләре менә шушы лотокларга өелгән була бит инде. Аларны, лотоклардан алып, машинага биреп бару өчен менә монда ике кеше утырып йөри. Менә шушы утыргычларның педальләренә еш кына балчык тыгыла. Минемчә, аларны хәзерге кебек рамага беркетмичә, асылмалы итеп эшләгәндә, балчык тыгылмас иде. Аннары, утыргычлар беркетелгән менә бу озын рамалар да хәзерге кебек аста булмыйча, өстәрәк булсалар, уцай- рак булыр иде. Ә бу килеш, бигрәк тә юеш көннәрдә, аларның асларына балчык тыгыла. Эшнең алга баруын теләгән бүгенге кеше уе, иҗат кешесе уе бу! Без: өр-яңа машиналар белән тулган ишек алды уртасында басып торабыз. Монда никадәр машина, никадәр техника! Ә бит яңадан шушы кадәр машина производство участокларында эшли. Нинди генә машиналар юк монда: скреперлар, канауказыгьичлар, экскаваторлар дисеңме, СТЗ-НАТИ, КД35 һәм С-80 маркалы иң көчле тракторлар дисеңме, һәрберсенә өчәр тонналы ягулык сыешлы автоцистерналар, автомастерскойлар, электросварка агрегатлары дисеңме, бер-бер артлы тезелеп киткән йөк машиналары,
75
’,ортөрле двигательләр дисеңме, — п°ммәсе дә бар монда. Шушы катлаулы машиналар ара* СЬ1нда, үзенә бертөрле сәер күре- НеШ биреп һәм игътибарны җәлеп итеп» ике сабан тора. Алар икесе берәр төрәнле генә сабаннар. *Ькин, кадерле укучы иптәш, сез- неН өчен, шулай ук бу юлларны язучы өчен дә, яңа төр сабаннар болар. Бер төрәнле сабан дигәч тә, сез гади сабанны күз алдыгьпзга китерерсез, бәлки. Ләкин ашыкмагыз, бу турыда без сүзне шофер Степан Мещеряковка бирик әле: — Шулай, яз көне дирекциягә Норлат тимер юл станциясе начальнигыннан телеграмма килеп төште, — ди ул. — Анда бик гади нәрсә турында, безнең адреска бер төрәнле ике сабан кайтканлыгы турында хәбәр ителгән иде. Шуннан соң безнең Максим Петрович, директорыбыз Бдхаревиы әйтәм, мине конторага чакырып кертте һәм инженер- механик Тимирясев белән Норлат станциясенә сабаннар алырга барырга кушты. Шул көнне көндезге аш вакытында без йөк машинасына утырдык та китеп тә бардык. Барсак, ни күзебез белән күрик, безгә тиешле бу сабаннарның икесе түгел, берсе дә сыя алмаячак безнең машинага. Аның калагы гына да кеше биеклеге. Товар конторасында аларның паспортларын алган булсак та, укымаган идек. Бик тиз генә укый башладык. ПП-50 маркалы бу сабаннарның һәрберсенең авырлыгы 1 тонна 600 килограмм икән. Ә без аларның икесен тонна ярымлы машина белән алып кайтырга килдек. Алар җирне теләгәндә бер метр тирәнлектә алалар икән, ә без аларны бер карыштан артык тирән керә алмый торган гади бер төрәнле сабаннар дип уйлаган идек. Менә шундый вакыйгага очрадык без бу сабаннарны алырга баргач. Без шулай сөйләшеп торганда. Иц1ск алдына бер йөк автомобиле иайтыггкерә. Аңа тонык кызыл төс- Кә буялган ниндидер зур машина ^алынган. Ул бик авыр булса кирәк, ^томобильнең рессоралары сыгы- тора. — Менә бусы шәп булды, ичмаса,— ди автомобильдән сикереп төшкән яшь кенә чырайлы, озынча яңаклы егет. — Хәзер инде кайгы китте, лесорама үзебездә бар,—ди ул шат тавыш белән. — Иртәгә үк урнаштырабыз моны. Бу — лесораманың кайтуын күптән көтеп йөрүче яшь механик Егор Сашин
иде. Ул лесораманы кызыксынып караучыларга аерым бер шатлык һәм горурлык белән аңлатып та бирә: — ГС-2 маркалы, 8 пычкылы лесорама ул. Авырлыгы ике тонна ярым. Сәгатькә ике ярым кубометр такта яра. Ул шунда ук лесораманың чертежын да күрсәтә. Аннары ул аның янында басып торган мастерской мөдиренә мөрәҗәгать итә: — Василий Федорович, моны кая урнаштырабыз икән? — Ә синеңчә? Егет, күрәсең, лесораманы кая урнаштыруны әллә кайчан ук уйлап куйган, ул бик тиз үз фикерен әйтә: — Минемчә’, әнә теге корган өяң- ке яны яхшы булыр. — Дөрес әйтәсең, иң кулай урын. — Бүген үк фундамент казый башлыйм алайса< Василий Федорович, директор белән сөйләшәм дә... Бер атнада ходка җибәрәм мин аны. II
Туктагыз әле, машина да, машина дибез, нинди эшләр башкаралар соң алар? Бу сорауга җавап бирү өчен без станциянең производство планын күздән кичереп үтик. Станция Чистай, Кызыл Армия һәм Алексеевский районнары колхозларына хезмәт күрсәтә. Аның быелгы трактор һәм балчык казу эшләрен шартлы рәвештә җир сөрүгә күчереп исәпләгәндә. 22 мең гектар тәшкил итә. 22 мең гектар! Ул инде быел яз колхоз басуларына 250 гектар кыр ышыклау урман полосалары утыртып биргән. Аларның рәт араларына ике тапкыр культивация ясаган. Шушы ук елның көзендә утырту өчен 150 гек
76
тар мәйданда туфрак хәзерләгән. 1950 елда утыртылачак урман полосалары өчен 1.500 гектар пар күтәргән. 1951 елда утыртылачак шушындый ук полосалар өчен 1.500 гектар пар күтәрү эшенә дә керешкән. Сулык һәм буалар төзүдә эшли торган машиналардан һәрбер экскаватор 40 мең кубометр, һәрбер скрепер 27 мең кубометр, һәрбер бульдозер 20 мең кубометр җир казырга тиеш. Алар инде бу эшләрнең яртысыннан күбесен үтәгәннәр. Бу куәтле машиналар эшләгән «Красный пролетарий» колхозының коры җирләрендә хәзер күлләр хасил булган. Шушы ук машиналар Тукай исемендәге колхозга барып текә буалар күтәргәннәр, «Уракчы» колхозына китеп киң сулыклар ясап кайтканнар. Станциянең директоры Бахарев производство планы турында шулай кыска гына сөйләп бирде дә, өстәл өстендәге папкадан бер кәгазь алды. — Менә бу Андреев исемендәге колхоз белән безнең станция арасында төзелгән договор. Бу договор буенча без аларга быел зур гына сулык төзеп бирергә тиешбез. Аны төзү иртәгә башлана. Теләсәгез, сез дә барыгыз. Күреп-таны- шып кайтырсыз, — диде. Без аның тәкъдимен бик хуп күрдек һәм иртә белән китеп тә бардык. Биредә гомер буена барлык кар һәм яңгыр суларын читкә агызып торган бу ике тирән чокырның берсен кайчандыр «Аргы елга», икенчесен «Бирге елга» дип атап йөрткәннәр. Ләкин алар, тора-бара бөтенләй кибеп, «Коры елга» булып калганнар һәм алар кар, яңгыр суларын үзләренә йотып • тору белән бергә, ел саен туфрак катлавының иң яхшы структуралы өлешен агызып тора торган чокырлар булып әверелгәннәр. Бу чокырларның ярлары елдан-ел ишелә бару аркасында, иген чәчелә торган иң әйбәт туфраклы урыннар әрәм булганнар. Иген чәчү өчен дә, көтү йөртү өчен дә ярамый торган шушы ике «Коры елга» чатында Андреев исемендәге колхоз членнары без барган көйне зур эш башлап җибәрделәр. Бу зур эш табигатьне үзгәртеп коруның сталинчыл бөек планы нигезендә башланып -китте. Элек бирегә Кама урман үстерү станциясеннән скрепер, бульдозер, трактор С-80 кебек катлаулы машиналарга утырган инженермеханиклар,. ги- дротехниклар, агролесомелиоратор- лар, мотористлар,
тракторчылар, машинистлар килде. Зур күперләрне сыгып, юлда очраган барлык нәрсәләрне җиргә батырып, ике елга чатына килеп туктаган бу куәтле техника сугыш елларын искә төшерде. Әлегә ике елга килеп кушылган чат кинәт хәрби һөҗүхм кузгалачак урынга ошап калды. Кама урман үстерү станциясенең сулыклар һәм буалар төзү буенча оештырылган махсус бригадасының бригадиры Мясников иптәш,.үзенең машинистларын, механизаторларын җыеп, аларга алда торган бурычны ачык һәм кыска гына итеп аңлатып бирде: — Сталинчыл бөек план буенча безнең бригада бүген Андреев исемендәге колхозда сулык төзүгә керешә. Сулыкның зурлыгы 4 г.ектар, тирәнлеге 5 метр. Анда яз көннәрендә 75 мең кубометр су җыелачак. Бу сулык колхозның яшелчә бакчасын һәм игеннәрен ясалма рәвештә сугару өчен төзелә. Биредә, әлбәттә, балык та үрчетеләчәк. Бу сулыкны төзеп бетерү өчен безгә 8.200 кубометр балчык казып өяргә кирәк. Бурыч: машиналардан дөрес һәм тулы файдаланып, сулыкны срогыннан элек өлгертү. Сулык төзү буенча колхозчылардан оештырылган бригаданың бригадиры коммунист Сәлам Шәйхет- динов та үз бригадасын җыеп шушындый ук кечкенә киңәшмә үткәреп алды. Бераздан бригадир Мясниковның командасы ишетелде. — Машиналарга! Сулык булачак урынның уртасыннан С-80 тракторына тагылган скрепер кузгалып китте. Колхозчыларның бу төр машинаны беренче тапкыр күрүләре иде. Шунлыктай, алар башта аптырабрак калдылар:
77
‘ — Ай-Һай, һай, бигрәк хәтәр нәр- I сә икән бу! Скрепер ярты метр калынлыкта җирне актара-актара буа өеләчәк 1 урынга таба китте. Ул балчыкны I буага илтеп аудару өчен үзенең | «чүмеченә» җыеп бара иде. Л1енә ул буа өчен билгеләнгән урынны күрсәтеп торган маяк турына килеп җитте, һәм машинист Ни- ' колан Шуруповның ниндидер бер I кечкенә хәрәкәте белән скрепер үзе ’ казып, үзе җыеп килгән ике кубо- ' метр ярым балчыкны җайлап кына буа өстенә аударды, һәм китеп тә барды. — Атакаем, күрдегезме, ничек оста аударды!—диде карап торучы колхозчылардан берсе. —- Болай булгач, бу безнең «Коры елга»ны бик тиз сулы итәр. Кара әле син, балчыкны каерып алуын! Әле генә китеп барган скрепер ике кубометр ярым балчык керешле «чүмече» белән тагын килеп җитте. Тагын аударды, тагын китте, тагын килде, һәм буа күз алдында күтә- релгәннән-күтәрелә барды, колхозчылар хәттә аны, таптап, тыгызлап торырга да өлгерә алмый башладылар. Шуннан соң буа өстенә үзенең HATH тракторы белән Константин Митрофанов килеп менде. Бусы инде буаны трактор белән тыгыз- лау-туплау иде. Шунда ук, сулыкның икенче башында, бульдозер машинасы эшли башлады. Ул анда кайбер калкулыкларны ала иде. Аның артыннан ' тагы бер бульдозер хәрәкәт итәргә тотынды. Сулык булачак урын күп төрле машина тавышлары белән капланды. һавага машиналардан чыгып торган сыек кына зәңгәрсу төтен таралды. «Коры елга» беренче көнне үк үзенең төсен шактый нык үзгәртте: аның әло иртә белән генә калкып торган утраулары кинәт күздән югалды, як-яклары биегәеп китте, көн һәм төп ягыннан күтәрелә башлаган икс буа күренде, кирәк чакта су агызу өчен иген басуына таба буразналар да сызылды. Менә хезмәт көне тәмам булды. Бер төркем колхозчылар һәм алар белән бергә Кама урман үстерү станциясенең тракторчылары, машинистлары «Коры елга» өстен яңгыратып җырлый-җырлый авылга таба кузгалдылар. «Коры елга» чатында янган учаклар белән машиналар янында берничә кеше генә калды. Инде төн килде. Ләкин ул озакка бармады, яктыра да башлады. Нәкъ шул вакыт «Коры елга» чокыры буйлап менеп килүче бер йөк машинасы күренде. Бу — Кама урман үстерү станциясеннән
ягулык алып кайтучы шофер Ибәтов иде. Ул башка вакыттагы гадәте буенча «Коры елга» чокырының эченнән менеп килә иде. Ләкин аңа кинәт борылырга — юлны үзгәртергә туры килде. Чөнки «Коры елга»ның юл ягы буылган иде инде. Ибәтов, моторын сүндереп, кабинасыннан төште: — Бер көн эчендә никадәр үзгәреш!— диде ул, гаҗәпләнеп. Аннары ул учак янындагы бригадир Мясников янына китте. Мясников инде йокысыннан торган һәм иптәшләрен дә уятырга хәзерләнә иде. Безнең арада гаҗәп җылы әңгәмә башланып китте: ■— Бик зур көзге шикелле ялтырап ятачак безнең бу сулык. Мин менә, шул көзгегә карап, аның ничек булачагын күз алдыма кпте- рәм, — диде . бригадир Мясников. — Моны төзүдән беренче теләк — иген җирләрен ясалма рәвештә сугару. Сугару эше баштарак гади ысул белән, ягъни каналлар ярдәме белән үтәләчәк. Ләкин тора-бара бирегә кыска стройлы яңгыр яудыру корылмасы урнаштырылачак. Аннары тирә-юньгә агачлар утыртылачак, күпьеллык үләннәр чәчеләчәк. Кайда агач — анда кош дигәндәй. монда* сандугачлар ияләшәчәк... Никадәр матур, никадәр хозур булачак бүген без утыра торган бу шәрә урыннар!.. Дөнья яктырганнан яктырды һәм кояш чыгышы яклап ерак күк читенә башта беленер-беленмәс кенә кызгылт нур сибелде. Ул бик тиз куерып китте һәм ахак кебек янып торган төс алды.
— Кояш та чыкты, — диде Мяс- HHKOBJ күк итәгендәге алтын чаткыларга карап. — Хәзер инде колхозчылар да килеп җитәрләр. Без төзеп бетерү срогын бермәбер кыскартабыз. Бүгеннән башлап, бәлки, төнге смена да оештырып җибәрербез әле. Ул кичә кемнең ничек эшләве турында станция дирекциясенә җибәрү өчен сводка төзергә кереште. Кичәге эш буенча беренче урында скрепер белән эшләүче Шурупов тора. Ул сменага 97 кубометр җир казып, өю нормасын 180 кубометр итеп үтәгән. — Ягулыкка экономия ясауда да Шурупов беренче көнне үк башкаларга үрнәк күрсәтте, — диде бригадир. — Мәсәлән, бер кубометр балчык казу өчен норма буенча 750 грамм ягулык тотылырга тиеш. Ә Шурупов, 180 кубометр җир казып та, 76 килограмм гына ягулык яндырды. Аерма бик зур! Авыл яклап, каяндыр» кичәге кебек үк җыр тавышы яңгырады. — Киләләр, табигатьне үзгәртеп коручылар киләләр, — диде бригадир. ерактан күренгән кешеләргә карап. Безгә кузгалырга вакыт иде инде. Шунлыктан, авылга кайтырга ашыктык һәм ямь-яшел иген басуы уртасыннан боргаланып-боргаланып сузылган басу юлына төштек.
Өсләреннән күгелҗем рәшә дулкыны агып торган шушы иген басуларына озак карап кайта торгач, бригадир Мясниковиың сүзләрен хәтерләдем: «Никадәр матур, никадәр хозур булачак безнең бу урыннар!..» | Урман үстерү станцияләре МТС лар керткән игенчелек культурасын тагын да югарырак күтәрәчәк, тагын да үстерәчәк. Алар тарафыннан утыртылган урманнар басуларыбызны көтелмәгән бәла-казалардан — җирне киптерә торган каннар җилләрдән, игеннәрне ега торган көчле давыллардан коткарачак. Көннән-көн үсә һәм ныгый барган ул яшел стеналар яңгыр болытларын үзләренә тартачак һәм җир өстен шифалы яңгыр белән сугарачак. Урман үстерү станцияләре төзегән буалар, күлләр, сулыклар безнең Ясирләребездә көзге булып ялтырар. Ул күлләрдә балыклар йөзәр, алар өстендә акчарлаклар очар,, алар тирәсенә иртә-кич чык төшәр һәм шул чык тамчылары төшкән үләннәр арасында кызарып җиләкләр пешәр, яр буйларындагы агач башларында кошлар сайрар... Бүген тезелеп яткан киң сулыкларга, түгәрәк күлләргә карап, мин әнә шуларны күрәм... Бәхетле киләчәк. Яңа табигать. Коммунизм табигате!