Логотип Казан Утлары
Публицистика

САРЫ ШАЙТАН ШӘҺӘРЕ



 ... Океан һәм җир өстендә куе булып төтен катнаш томан асылынып тора, шәһәр биналарына һәм рейдның болганчык суына ялкау гына вак яңгыр сибәли... Пароход бортына эмигрантлар җыелганнар, алар тирә-яктагы бөтен нәрсәгә өмет һәм борчылу, курку һәм шатлык белән текәлеп карыйлар. Бер поляк кызы, гаҗәпләнеп, Азатлык һәйкәленә күрсәтә дә: — Бу кем? — дип сорый. Кемдер берәү аңа җавап бирә: — Америка алласы... Бронза хатынның массив фигурасы аягыннан башына кадәр ямь- яшел булып тутыккан. Аның салкын йөзе томан аша сукырларча океан даласына карый, әйтерсең лә, ул җансыз күзләрен терелтсен өчен кояш көтә. Азатлыкның аяк астындагы җир бик кечкенә. Азатлык үзе океан эченнән калкып чыккан шикелле булып, ә аның пьедесталы — туңып калган дулкыннар шикелле булып күренә. Аның океан өстеннән һәм корабльләрнең мачталары өстеннән югары күтәрелгән кулы кыяфәтенә мәгърур бөеклек һәм матурлык бирә. Ул бармаклары арасына бик каты кысып тоткан факел кинәт якты булып кабыны.п китәр дә соры төтенне таратыр һәм тирә-якта бөтен нәрсәне юмарт рәвештә шатлыклы, кайнар нурга коендырыр кебек тоела. Азатлык басып торган юк дәрәҗәсендәге кечкенә җир кисәгенең әйләнәсендә, океан өстендә, туфаннан элекке җанварлар кебек, бик зур тимер корабльләр йөзә, ач ерткычлар кебек, кечкенә катерлар чагылып үтә. Әкияттәге гигантлар авазына ошап, сиреналар үкерә, ачулы сызгырулар ишетелә, якорь чылбырлары шалтырый, океан дулкыннары явызланып шаулый. Тирә-якта барлык әйбер йөгерә, ашкына, киеренке калтырана. Пароход винтлары һәм көпчәкләре ашыгыпашыгып шапылдый — су сары күбек белән капланган, җыерчыкланган. һәм гүяки барлык әйбер — тимер дә, ташлар да, су да, агач та,— авыр хезмәткә кол булып, кояшсыз, җырсыз һәм бәхетсез яшәүгә каршы протест ясый төсле. Барысы да, кешегә дошман булган ниндидер бер яшерен көчнең иркенә буйсынып, ыңгыраша, улый, тешен шыгырдата. һәркайда, тимер белән өзгәләнгән һәм яраланган, майлы нефть таплары белән пычранган, йомычка, салам һәм ашамлык калдыклары белән чүпләнгән су күкрәгендә — күзгә күренми торган салкын һәм усал бер көч эш алып бара. Шушы колач җитмәслек машинаны ул һаман да бертөрле һәм усал хәрәкәтләндереп тора. Корабльләр, доклар — машинаның кечкенә кисәкләре генә, ә кеше — тимер белән агачның гарип, пычрак үрелмәләрендә, корабльләрнең, лодка- лйрның һәм вагоннар төягән ниндидер яссы биркаларның хаосында, күзгә күренми торган бер винт кына. Шау-шудан саңгырауланган, хәйранга калган һәм үле материянең шушы биюеннән аптыраган ике аяк
11 
 
лы зат, кара корымга һәм майга баткан хәлдә, кулларын чалбар кесәсенә тыгып* сәер итеп миңа карап ‘ тора. Аның йөзе майлы пычракның куе катламы белән капланган, һәм аның йөзендә тере ’кеше күзләре түгел, ә ак тешләр генә ялтырый. 
Корабль бүтән корабльләр арасында акрын гына шуыша. Эмигрантларның чырайлары гаҗәп күңелсезләнде, алар миңгерәүләнеп киттеләр, хәтта күзләрен дә ниндидер соргылт сөрем каплады. Кешеләр бортта басып торалар һәм сүзсез генә томан эченә карыйлар. Ә томан эчендә шау-шу белән тулган ниндидер акыл ирешмәслек зур бер әйбер туа, үсә, ул кешеләр өстенә үзенең әшәке, авыр сулышын сулый, аның шау-шуында ниндидер дәһшәтле комсызлыкның барлыгы сизелә. Бу — шәһәр,, бу — Ныо-Иорк. Яр буенда егерме этажлы караңгы йортлар, «күк кимерүчеләр» * тын гына тезелешеп торалар. Матур булу теләгеннән мәхрүм калган шушы дүрткел, тупас, авыр биналар күңелсез һәм чытык рәвештә югарыга күтәреләләр, һәрбер йортта үзенең биеклеге, гариплеге белән мәгънәсез кәпрәю сизелә. Тәрәзә төпләрендә чәчәкләр юк һәм балалар да күренми... Ерактан шәһәр тигезсез кара тешле зур бер авыз булып тоела. Ул төтен болытлары белән күккә сулый һәм симезлек авыруына дучар булган) бирән кебек мышный. Аңа килеп керүгә үзеңне таш белән тимердән торган ашказанына төшкән кебек сизәсең, бу ашказаны инде берничә миллион кешене йоткан, ул аларны изә, кайната. Урам — тайгак, комсыз бугаз; шул бугаз буйлап каядыр эчкә таба шәһәр ашамлыгының 'кара сыныклары —- тере кешеләр агыла, һәр- кайда—баш очында да, аяк астын- Да да, синең белән янәшә дә* үзенең җиңүләрен тантана итеп, тимер яши, тимер күкри. Алтын көче белән барлыкка килгән, алтын тарафыннан рухландырылган шул тимер— кешене үзенең җәтмәләре белән камап ала, аны миңгерәүләндерә, аның мускулларын, нервларын кимерә һәм, җансыз ташка 
                     * «Скребница неба» мәгънәсендә. Америкадагы бии күп этажлы йортларны «небоскреб, дип атыйлар. Род. 
таянып, чылбыр алкаларын һаман да киңрәк җәеп, үскәннән үсә бара. 
Локомотивлар, вагоннарны сөйрәп, бик зур селәүчәннәр кебек шуыша, автомобиль быргылары симез үрдәкләр кебек бакылдый, электричество күңелсез генә улый, бөркү һава үкереп торган меңнәрчә аваз белән тулган. Ул шушы пычрак шәһәр эченә килеп кысылган, фабрикалар төтене белән пычранган һәм шуңар күрә дә ул корымга күмелгән биек стеналар арасында хәрәкәтсез тора. Мәйданнарда һәм тузанлы, җансыз яфраклы агачлар үсеп торган кечкенә бакчаларда — кара монументлар. Аларның йөзләре калын пычрак белән капланган, кайчандыр Ватанга мәхәббәт белән янган күзләрен шәһәр тузаны күмгән. Бронзадан коелган бу кешеләр— җансыз һәм күп этажлы йортлар җәтмәсендә япа-ялгыз булып торалар. Алар биек стеналарның кара күләгәләре карасында кәрлә булып күренәләр, алар тирә-юньдәге акылсызлык хаосында адашканнар, туктап калганнар һәм, ярым сукырайган хәлдә, күңелсезләнеп, йөрәкләре белән әрнеп, аяк очларында кешеләрнең комсыз рәвештә ыгы-зыгы килүләренә карап торалар. Кешеләр, кечкенә һәм кара кешеләр, кабаланып, монументлар яныннан кызу- кызу үтеп китәләр, һәм берәү дә геройның йөзенә күз ташламый. Азатлыкны иҗат итүчеләрнең әһәмиятен капитал ихтиозаврлары кешеләр хәтереннән кырып алганнар. Гүяки, бронза кешеләр барысы да бер үк авыр уйга чумганнар: — Мин шундый тормыш барлыкка китерергә теләгән идеммени? Тирә-якта, плитадагы шулпа шикелле, бизгәкле тормыш кайный, кечкенә генә кешеләр, шулпадагы ярмаларсыман, диңгездәге йомычкалар кебек, шул кайнау эчендә йөгерәләр, бөтереләләр һәм юк булалар. Шәһәр үкерә һәм аларны,* берсе
12 
 
артыннан берсен, үзенең зур, комсыз авызы белән йота. Геройларның кайберләре кулларын түбән төшергәннәр, кайберләре, югары күтәреп, кешеләрнең баш өсләреннән сузганнар, алар сагаерга кушалар: — Туктагыз! Тормыш түгел бу, акылсызлык бу... Урам тормышыньиң хаосында — алар барысы да кирәксез, комсызлыкның кыргый үкерүендә, таштан, пыяладан һәм тимердән тукылган чытык фантазиянең тар тоткынлыгында аларның берсе дә үз урынында түгел. Төннәрдән бер төнне аларның барысы да кинәт үзләренең пьедесталларыннан төшәрләр дә, мыскыл ителгән кешеләр шикелле авыр атлап, урамнардан узарлар, үзләренең ялгызлык сагышларын шәһәр читенә, кырга алып китәрләр. Анда нурлы ай көлеп карый, анда һава бар һәм тынычлык бар. Кеше гомере буе үз ватанының бәхете өчен тырышкан икән, шуның белән ул, һичшиксез, үлгәннән соң аны тынычлыкта ’калдыру хокукын яулап алды дигән сүз. 
тасы кулындагы балтаның, тимерче кулындагы чүкечнең, хәйләкәр елмаеп, һәркем өчен бик зур, ләкин тар төрмә сала торган күзгә күренмәс ташчы кулындагы) кирпечнен бәйсезлеге ул. Энергияле йөзләр дә күп, ләкин һәркемнең йөзендә барыннан да элек аның тешләрен күрәсең. Кешеләрнең күзләрендә эчке азатлык, рух азатлыгы сизелми. Азат булмаган менә шул энергия әлегә үткенлеген җуймаган пычакның салкын ялтыравын искә төшерә. Бу — Сары Шайтан кулында — Алтын кулында сукыр корал булып хезмәт итүчеләр азатлыгы. Шундый коточкыч шәһәрне мин беренче тапкыр күрәм, һәм кешеләрне мин бервакытта да әле шул кадәр юкка чыгарылган, шул кадәр кол ителгән хәлдә күргәнем юк иде. Шуның белән бергә минем һичкай- да кешеләрнең комсызлык аркасында идиот булып әверелгән һәм, хайваннарча кыргый үкереп, миләрне, нервларны күши торган менә шушы бирәннең комсыз һәм пычрак ашказанындагы кешеләр кебек трагикомик рәвештә үзләреннән канәгать хәлдә очратканым юк иде...
 
Тротуарлар буйлап, теге якка да, бу якка да, урамнарның барлык юнәлешләрендә кешеләр ашыгып- ашыгып каядыр баралар. Таш стеналарның тирән күзәнәкләре аларны үзләренә суыра. Тимернең тантаналы гүләве, электричествоның кычкырып улавы, металлдан яңа җәтмә төзү, таштан яңа стеналар салу буенча барган эшләрнең күкрәп торган шау-шуы — менә шуларның барысы да, океандагы өермә кошлар тавышын ишеттермәгән кебек, кешеләр тавышын да ишеттерми. Кешеләрнең йөзләре хәрәкәтсез тыныч. Күрәсең, аларның берсе дә тормышка кол булуның, әкияттәге җанвардай шәһәргә азык булуның бәхетсезлек икәнлеген сизми булса кирәк. Үзләре турында кызганычлы рәвештә югары фикердә торып, алар үзләрен үз язмышларының хуҗасы дип саныйлар—кайчагында аларның күзләрендә бәйсезлек аңы балкый, ләкин күрәсең, алар аңла-, мыйлар: бу бәйсезлек — балта ос- Кешеләр турында сөйләве — коточкыч һәм әрнеткеч бернәрсә. «һава юлы»ның вагоны, улап һәм Күкрәп, тар урамдагы йортларның стеналары арасында, барысы да бертөсле итеп тимер балкон һәм баскычлар 
рәшәткәсе белән уралган ■ өченче этажлар биеклегендә үткәрелгән рельслар буйлап чаба. Тәрәзәләр ачык һәм һәрбер тәрәзәдә диярлек кеше күренә. Берәүләр — эшли, нәрсәдер тегә яки, башын конторка өстенә иеп, исәп-хисап белән шөгыльләнә, икенче берәүләр, тик кенә тәрәзә янында утыра яки күкрәге белән тәрәзә төбенә ятып, ммнут саен үтеп торган вагоннарга карый. Картлар да, яшьләр дә, балалар да — барысы да бер төсле үк тын, барысы да бертөсле үк тыныч. Алар әнә шул теләксез омтылышларга гадәтләнгәннәр, шунда ниндидер теләк бар дип уйларга
13 
 
 
өйрәнгәннәр. Аларның күзендә — тимер хакимлегенә каршы нәфрәт юк, аның тантанасына нәфрәт юк. Вагоннар үткән саен йорт стеналары дерелди, — хатынкызларның (күкрәкләре, ирләрнең башлары селкенеп куя; балкон рәшәткәләрендә балалар ауный, алар да калтыранып куялар. Алар шушы җирәндергеч тормышны, ул шулай булырга : шеш дип, котылгысыз Д1ип,| кабул итәргә гадәтләнәләр. Туктаусыз дерелдәп торган миләрдә, күрәсең, фикернең кыю һәм матур челтәрләр үрүе мөмкин түгелдер, җанлы һәм куркусыз; хьиял тудыруы мөмкин түгелдер. Менә изүе чишелгән шакшы кофталы бер карчыкның караңгы тонык йөзе чагылып китте. Газапланган һәм агуланган һава, вагоннарга юл биреп, куркып, тәрәзәләргә ташланды,— карчыкның башындагы чал чәч, соры кошның канатларысыман, жилпенеп куйды. Карчык үзенең нурсыз, кургашын күзләрен йомды. Юк булды. Бүлмәләрнең тонык эчләрендә искемоскы белән капланган кровать тимерләре, шакшы савыт-саба һәм өстәл өстендә ашамлык калдыклары күренә. Тәрәзә төпләрендә чәчәкләр күрәсе килә, кулына китап тоткан кешене эзлисең. Стеналар, эретелгән кебек, күз турыннан агылып торалар, алар пычрак ташкын булып каршыга агалар, шул ташкынның кызу агымында сүзсез кешеләр михнәтле кайнаша. Тузан баскан пыяла артында, тонык булып, бер пеләш баш ялтырап күренеп китте. Ул ниндидер станок өстендә бер үк төсле сел- кенгәләп тора. Җирән чәчле,., нәзек гәүдәле бер кыз тәрәзә төбендә утыра һәм, кара күзләре белән элмәкләрен санап, оек бәйли. Һава китереп бәрде дә, аны бүлмә эченә табан чайкалдырды, — ул эшеннән күзен алмады, җил тузгыткан күлмәген рәтләмәде. Биш яшендәге ике малай балконда йомычкалардан өй ясый. Стеналар дерелдәп китте һәм ой» җимерелде. Балкон рәшәткәсе аркылы юка йомычкалар урамга төшмәсен өчен балалар аларга кечкенә куллары белән тотыналар, — алар да эшкә комачаулык иткән сәбәпкә карамыйлар. Тәрәзәләрдән тагын, тагын бер-бер артлы кешеләр күренеп кала, әйтерсең лә, алар — ниндидер бер генә әйбернең, үзе зур булып та, тузандай вак өлешләргә теткәләнгән һәм ком бөртекләренә әверелдергән бер 
генә әйбернең кыйпылчыклары. Вагон н а рн ың коты р ын к ы агымы белән куылып торган һава кешеләрнең киемен һәм чәчләрен тузгыта, җылы һәм бөркү дулкын булып аларның битләренә китереп бәрә, аларның колакларына меңнәрчә авазлар тутыра, күзләренә вак һәм ачы тузан китереп бәрә, сукырайта, өзлексез улап торган сузынкы тавыш белән саңгырауландыра... Тере кешегә, фикер йөртүче, үзенең миендә хыяллар, образлар, картиналар бар итүче, теләкләр тудыручы, моңланучы, теләүче, кире кагучы, нәрсәдер көтүче тере кешегә, — бу, кыргый улау, чыелдау, үкерү, стена ташларының шулай дерелдәве, тәрәзә пыялаларының куркак чыңлавы — боларның барысы да аңа комачаулык итәр иде. Ачуланып, ул өеннән килеп чыгар иде дә, шушы кабахәт нәрсәне — «һава юлын» ватып ташлар иде; тимерне шашып улавыннан туктатыр иде, ул — тормышның хуҗасы, тормыш— аның өчен, һәм аның тормышына комачаулык 1ггүче нәрсәләрнең барысы да . юк ителергә тиеш. Сары Шайтан шәһәре өйләрендәге кешеләр кешене үтерә торган нәрсәләрнең барысына да тыныч кына түзеп торалар. 
Түбәндә, «һава ю.^ьгч^-ч т ;:м?г> челтәре астында, урам тузаны һәм пычрак эчендә балалар уйный. Алар шауламый гына уйныйлар, дөрес, алар бөтен дөньядагы балалар төсле үк көләләр һәм кычкыралар, ләкин аларның авазлары, диңгезгә тамган яңгыр тамчысы кебек, баш очларындагы күкрәү эчендә күмелеп кала. • Алар кемнеңдер тупас кулы белән өй тәрәзәләреннән урам пычрагына ташланган чәчәкләр ке
14 
 
бек тоелалар. Тәннәренә шәһәрнең симез парларын сеңдереп, алар чырайларын югалтканнар, саргайганнар, аларның каннары агуланган, күгәргән металлның шомлы кычкы»- руы, кол ителгән яшеннәрнең чытык улавы аларның нервларын тынычсызлый. Бу балалар таза, кыю, горур кешеләр булып үсәрләрме икән? — дип сорыйсың үз-үзеңнән. Җавапка — һәр яктан шакылдау, хахылдау, усал чыелдау гына ишетелә. Вагоннар Ист-Сайд яныннан үтәләр. Бу — ярлылар кварталы, шәһәрнең компост * чокыры. Урамнарның тирән канаулары кешеләрне шәһәрнең иң ерак почмакларына ташыйлар; анда, — дип уйлыйсың күңелеңнән, — бик зур һәм төпсез бер тишек казан яки кастрюля ясалгандыр, — бу кешеләр менә шунда агыла торганнардыр, һәм анда алардан алтын кайнаталардыр. Урам канаулары, балалар белән тулып, мыж килә. Хәерчелекне мин бик күп күрдем, аның яшел, кансыз һәм сөякчел йөзе миңа бик яхшы таныш. Аның күзләрен, — ачлыктан миңгерәгән һәм комсызлык белән янган, хәйләкәр һәм үч алучан яки колларча буйсынучан һәм бервакытта да кешенекенә ошамаган күзләрен мин һәркайда да күрдем, ләкин ист- Сайдтагы хәерчелекнең дәһшәте — мин белгәннең бөтенесенә караганда да коточкычрак. Ярма тутырылган капчыктай, кеше белән тулган бу урамнарда, балалар панель буйларындагы чүп тартмаларымнан комсызланып черек яшелчәләр эзлиләр һәм аларны шунда ук, күгәргән хәлендә, ачы тузан һәм тынчулык эчендә ашыйлар. Әгәр черегән ипи катысы табалар икән, ул алар арасында кыргый дошманлык тудыра; аны тизрәк кабып жибәрергә теләп, кечкенә этләрдәй сугышалар. Алар, ач күгәрченнәр кебек, көтү-көтү булып урамнарны тутыралар; төнге сәгать 
♦ Компост — ясалма ашлама, ташландык үсемлекләр тиресе. бердә, икедә һәм аннан да соңгарак калып, — алар, хәерчелекнең кызганыч микроблары, Сары Шайтандагы байларның комсызлыгына каршы җанлы шелтәләр шикелле, һаман да әле пычрак эчендә казыналар. Пычрак урам чатларында ниндидер мичләр тора, аларда нәрсәдер пешә, нечкә труба аша һавага килеп чыккан пар труба очындагы кечкенә сыбызгыны сызгырта. 
Колакны яра торган бу нечкә тавыш үзенең калтыравыклы очы белән урамдагы барлык авазларны тишеп үтә, ул, күз камаштыргыч ак, салкын җеп шикелле/ очсыз-кырыйсыз сузыла, ул бугазны урап тартыла, баштагы фикерләрне бутый, җенеңне китерә, каядыр куа һәм, бер • секундка да туктамастан, әшәке, черек һавада дерелди, мыскыллап көлеп, шушы пычрак тормышка ачуланып дерелди. Шакшылык — стихия, ул бөтен нәрсәгә сеңгән: өй стеналарына да, тәрәзә пыялаларына да, кешеләрнең киемнәренә дә, аларның тәннәренә дә, миләренә дә, теләкләренә дә, фикерләренә дә... Бу урамнарда — ишекләрнең караңгы уемнары стена ташларындагы черегән ярага ошыйлар. Шул ишекләрдән күз салып, баскычларның чүпле, пычрак басмаларына карасаң, анда, эчтә, үләксә эчендәге шикелле, бөтен нәрсә череп, сасып беткәндер кебек тоела. Ә кешеләр — үләксә кортларыдыр, дип уйлыйсьпң... Зур кара күзле озын бер хатын ишек янында басып тора; кулына бала тоткан, кофтасы чишелгән, күгелҗем имчәге озын капчык кебек, салынып төшкән. Бала кычкыра», әнисенең зәгыйфь ач тәнен бармаклары белән тырный, аңа бите белән ята, иреннәрен чупылдата,, бер генә минутка туктый да, тагын да катырак итеп яңадан кычкыра башлый, әнкәсенең күкрәгенә куллары белән суга, аяклары белән тибә. Апа, таштан ясалган кебек, басып тора, аның күзләре, мәче башлы ябалакның күзләре шикелле,. түгәрәк. Ул, текәлеп, алдындагы! ниндидер бер ноктага караган. Аның ик
15 
 
I мәктән башка нәрсәне күрмәвен сизеп торасың. Ана, иреннәрен кысып, борыны белән сулый, урамның начар исле куе һавасын эчкә тартканда, аның борын тишекләре дерелди; бу хатын кичә авызына эләккән бер-ике йотым аш турындагы 1 истәлек белән, кайчан да булса бер ашаячак икмәк сыныгы турындагы хыял белән яши. Бала кычкыра, аның кечкенә, сары тәне көзән җыергандай тартыла, — ана аның кычкырганын ишетми,, сугуларын тоймый... Ерткыч йөзле, чал чәчле, эшлә- . пәсеэ, озын буйлы Һәм ябык бер карт, кьпзыл кабаклы авыру күзләрен кысып, чүп өемендә әкрен генә казына, аннан күмер кисәкләре актарып чыгара. Аның янына киләләр икән, ул, нәкъ бүре кебек, үзенең гәүдәсен килешсез генә бора да, нәрсәдер әйтә. Ап-ак чырайлы ябык бер егет, фонарь баганасына сөялеп соры күзләре белән урам буена карап тора һәм ара-тирә бөдрә башын селкеп куя. Ул кулларын тирән итеп чалбар кесәләренә тыккан һәм шунда, көзән җыергандагыдай, бармакларын кыймылдата... Монда, бу урамнарда кешене күрәсең, аның тавышын ишетәсең — ачулы, тынычсыз!, үчле тавыш ул. ЛАонда кешенең үз йөзе бар — ач, дулкынланган, сагышлы йөз ул. Күренеп тора, кешеләр хис итәләр, сизелеп тора, алар уйлыйлар. Алар пычрак канауларда мыжх киләләр, болганчык су ташкынындагы чүп шикелле, бер-беренә бәреләләр; аларны ачлык әйләндереп, бөтереп йөртә, нәрсә дә булса ашарга иде, дигән көчле теләк җанландыра. Ашарлык нәрсә көтеп, тамакны туйдыру ләззәте турында хыял итеп, алар агулы һаваны сулыйлар, һәм күңелләренең иң тирән, иң караңгы урыннарында үткер фикерләр, хәйләле тойгылар, җинаятьле теләкләр туа. Алар ^.шәһәрнең ашказанындагы авыру таратучы микробларга ашыйлар, Һәм бервакыт килер, хәзер шәһәр аларны бик юмарт рәвештә нинди агу белән агулаган булса, алар да шәһәрне шул ук агу белән агуларлар. Фонарь янындагы егет, ач тешләрен бик нык кысып, ара-тирә башын селкеп куйгалый. Мин аның, нәрсә уйлавын, нәрсә теләвен аңлыйм шикелле — кулларының коточкыч көчле булуын, аркасына канат үсүен тели ул, минемчә. Бу шуның өчен: беркөнне көпә-көндез 
шәһәр өстенә күтәрелергә дә, ике корыч рычаг батырган кебек, шәһәргә кулларны батырырга, шәһәрдәге бөтен нәрсәне чүп һәм тузан, итеп бергә бутарга — кирпечен һәм энҗесен, алтынын һәм коллар итен, пыяласын һәм миллионерларын, шакшысын, идиотларын, храмнарын, шакшы белән агуланган агачларын һәм менә шушы тинтәк, күп этажлы «күк кимергечләрне», барысын да, бөтен шәһәрне — бер өем итеп» шакшы белән кеше каныннан торган камыр итеп — әшәке бер хаос итеп бутарга. Зәгыйфь һәм ябык тәндә шеш табигый булган төсле үк, егетнең миендә шундый коточкыч теләкнең булуы да табигый. Коллар эше күп булган җирдә ирекле, иҗади фикергә урын булу мөмкин түгел, анда җимерү идеяләренең генә, агулы үч гөлләренең генә,, хайваннарча шашкын протестның гына чәчәк атуы мөмкин. Бу аңлашыла да — кешенең җанын бозучылар ул кешедән үзләренә карата шәфкать көтәргә тиеш түгел. Кешенең уч алырга хакы бар — бу хокукны аңа кешеләр бирәләр. 
Корым белән капланган ямьсез күк йөзе караңгылана. Зур йортлар тагын да шыксызрак, авыррак булып китәләр. Кайбер урыннарда, аларның караңгы эчләрендә, утлар кабына. Утлар шушы төрбәләрнең үле малын төне буе сакларга тиешле сәер җанварларның сары күзләре кебек елтырый. Кешеләрнең эш көне бетте һәм,— ул эшнең ни өчен эшләнүе турында, аның үзләренә кирәклеме, түгелме икәнлеге турында уйламастан, — кызу-кызу атлап, йокларга ашыгалар. Тротуарларны кеше гәүдәләренең кара ташкыны баскан. Барлык башлар бер үк төсле түгәрәк эшләпә
16 
 
белән капланган, һәм барлык миләр— моны күзләреннән белеп бу- ла — инде йокыга талган. Эш тәмам булган, бүтән уйлыйсы) нәрсә дә юк. Барысы да хуҗа өчен генә уйлый, үзең турында уйлар әйбер юк: әгәр эш булса — икмәк тә һәм тормышның арзанлы ләззәтләре дә булачак, ә Сары Шайтан шәһәрендә кешегә шуннан башка бернәрсә дә кирәк түгел. Кешеләр үзләренең йокы урыннарына, үзләренең хатыннары янына, үзләренең ирләре янына кайталар һәм төнлә белән, бөркү бүлмәләрдә, тиргә батып, шәһәр өчен яңа, саф азык тусын дип үбешәчәкләр... Кайталар. Көлү авазлары да ишетелми, күңелле сөйләшүләр дә юк, елмайганнары да күренми. Автомобильләр ухылдый, камчылар чыжылдый, электрик чыбыклары каты гүли, вагоннар шалтырый. Кайда булса да музыка уйный... Малайлар ачы тавыш белән газета исемнәрен кычкыралар. Шарманканың кабахәт тавышы һәм кемнеңдер үкерүе кеше үтерүче белән балаган мәзәкчесенең трагикомик кочаклашуында бергә кушыла. Кечкенә кешеләр ихтыярсыз баралар, — әйтерсең лә, тау астына ташлар тәгәри... Сары утлар һаман да, һаман да күбрәк кабына — стеналар сыра турында, виски турында, сабын турында, яңа бритва турында, эшләпәләр, сигаралар, театрлар турында ялкынлы сүзләр белән балкый. Бөтен җирдә урамнар буйлап Алтынның комсыз көче белән йөгерә торган тимер гөрелтесе һаман да басылмый. Хәзер, һәркайда утлар янып торганда, бу өзлексез улау тагын да әһәмиятлерәккә әйләнә, ул яңа мәгънәгә, тагын да авыррак көчкә ия була. йорт стеналарыннан, вывеска- лардан, ресторан тәрәзәләреннән эретелгән Алтынның сукырайткыч нуры агыла. Күп кычкырынучы, шушы оятсыз нур тантаналы рәвештә һәркайда бии, күзне камаштыра, үзенең салкын ялтыравы белән кешеләрнең йөзләрен бозып күрсәтә. Аның хәйләкәр балкуында чиксез комсызлык бар: кешеләрнең эшләп тапкан бөртекләрен кесәләреннән тартып алырга кирәк,.— ул үзенең күз кысуларын утлы сүзләр итеп терки дә, берни дә дәшмәстән, 
шул сүзләр белән эшчеләрне арзанлы күңел ачуларга чакыра, аларга уңайлы әйберләр тәкъдим итә... Бу шәһәрдә ут искиткеч күп. Башта бу матур булып күренә һәм, дулкынландырып, күңелне ача. Ут — ирекле стихия, кояшның мәгърур баласы. Ул ярсып чәчәк аткайда — аның чәчәкләре бии һәм җир йөзендәге барлык чәчжәләрдән матуррак булып яши. Ул җирне тазарта, ул искергән, үлгән һәм шакшы әйберләрнең барысын да юк игә ала. Ләкин бу шәһәрдә үтә күренмәле пыяла читлекләргә ябылган утка карап торган чагында, монда — барлык әйберләр шикелле — утның да кол ителгәнлеген аңлыйсың. Ул Алтынга хезмәт итә, Алтын өчен хезмәт итә һәм кешеләрдән дошманнарча ерак тора... Барлык әйберләр шикелле үк — тимер, таш, агач шикелле үк —ут та кешегә каршы сүз куешкан, кешенең күзен камаштырып, ул аны чакыра: — Монда кил!—ди. һәм алдап акчасын ала: — Акчаңны бир!—ди. Кешеләр аның чакырган җиренә баралар, үзләренә кирәксез чүп-чарны сатып алалар һәм үзләрен миңгерәүләндерә торган тамашаларны карыйлар. Әйтерсен лә, шәһәрнең үзәгендә, шатлыгыннан бик каты чыелдап, коточкыч бер тизлек белән зур бер Алтын кисәге бөтерелә, ул барлык урамнарга алтын тузан тарата, һәм кешеләр көне буе шул тузанны комсызланып эзлиләр, эләктереп, тотып алалар. Менә кич була, Алтын кисәге, салкын, утлы өермә барлыкка китереп, кире якка әйләнә башлый һәм кешеләрне, алар көндез тотып алган алтын тузанны кирө
2‘ «С. ә.- № 8. 17 
 
бирсеннәр өчен, шул ут өермәсенә тартып кертә. Кешеләр һәрвакыт үзләре алганнан артыграк бирәләр, һәм икенче көнне иртә белән Алтын кисәгенең күләме зурая, аның әйләнеше кызулана, Алтын колы булган тимернең тантаңалы улавы, Алтын тарафыннан кол ителгән барлык көчләрнең күкрәве тагын да көчлерәк яңгырый. һәм кичәгегә караганда да комсызланыбрак, тагын да зуррак көч белән ул кешеләрнең канын һәм миен суыра, — кич җитүгә шул кан белән шул мине салкын сары металлга әйләндерә. Алтын кисәге — шәһәрнең йөрәге. Аның тибешендә—барлык тормыш, аның күләме үсүдә — тормышның барлык мәгънәсе. Менә шуның өчен кешеләр көннәр буе җир казыйлар, тимер чүкиләр, йортлар салалар, фабрика төтенен сулыйлар, тәннәренең барлык күзәнәкләре белән агулы, авыру һава пычрагын суыралар, менә шуның өчен алар үзләренең матур тәннәрен саталар. Шушы кабахәт сихерче кешеләрнең җанын оета, аларны Сары Шайтан кулында күндәм коралга, рудага әйләндерә, шул рудадан Ул армый-талмый үзенең тәне һәм каны булган Алтын чыгара. 
Океан даласыннан төн килә һәм шәһәр өстенә үзенең салкынча, тозлы сулышын өрә. Меңнәрчә уклар булып, аңа салкын утлар кадала — ул килә,\ кызганып, йортларның кабахәтлеген, тар урамнарның әшәкелеген кара киемнәргә төрә, хәерчелек сәләмәләренең шакшысын каплый. Комсыз акылсызлыкның кыргый улавы аның каршысына бара, аның тынлыгын яра — ул килә һәм, кол ителгән утның оятсыз елтыравын акрын-акрын сүндереп, үзенең йомшак кулы белән шәһәрнең эренле яраларын каплый. Ләкин, урамнарга килеп кергәч, шәһәрнең агулы парын җиңәргә, аны үзенең саф сулышы белән тараерга аның көче җитми. Ул кояш Җылыткан стена ташларына сырыша, күгәргән түбә тимере буйлап, урам пычрагы буйлап шуыша, агулы тузан, әшәке исләр белән пычрана һәм, канатларын салындырып көчсез, хәрәкәтсез рәвештә өй түбәләренә, урам канауларына сузылып ята. Аңардан бары тик караңгылык кына кала, — аның сафлыгын да, салкынчалыгын да, таш, 
тимер, агач һәм кешеләрнең пычрак үпкәләре йотып, юкка чыгара.. Аңарда инде тынлык та юк, поэзия дә юк... Бөркү һава,эчендә шәһәр йокыга тала, ул бик зур бер хайван кебек мыгырдана. Көне буе бик күп нәрсә ашаганга, тыгынганга, аңа эссе, җайсыз һәм ул әшәке, авыр төшләр күрә. Бер дерелдәп куя да, үзенең кызганыч провокаторлык хезмәтен, реклама лакее хезмәтен тәмам итеп, ут сүнә, йортлар кешеләрне, берсе артыннан берсен, үзләренең таш корсакларына суыралар. Бөкресе чыккан ябык, озын буйлы бер кеше урам чатында басып тора һәм, башын акрын гына боргалап, уңга-сулга күңелсез генә карый. Кая барырга? Урамнарның барысы да бертөсле, йортларның барысы да тонык тәрәзәләрнең күз агы белән, бер үк дәрәҗәдә ваемсыз һәм җансыз рәвештә бер-берсе- нә карыйлар... Бөркүле сагыш, сулышны буып, җылы кулы белән бугаздан кыса. Өй түбәләре өстендә нәләт төшкән, бәхетсез шәһәрнең үтәли күренә торган көндезге парлар болыты хәрәкәтсез асылынып тора. Шул пәрдә аркылы күкнең иксез-чиксез биеклегендә тонык кына булып йолдызлар җемелди. Теге кеше эшләпәсен сала, башын күтәрә, югарыга карый. Бу шәһәрдәге биек йортлар, бүтән теләсә генә кайсы шәһәр белән чагыштырганда да, күк йөзен җирдән ерак- карак этәргән, йолдызлар — кечкенә һәм ялгыз... Еракта борчулы рәвештә бакыр быргы кычкыра. Теге кешенең озын аяклары сәер генә калтыранып китә һәм ул, акрын гына атлап, башын иеп, куллары белән кизәнеп, урамнарның берсенә кереп китә. Вакыт соң инде, урамнар һаман да бушый баралар. Берәм-сәрәм кечкенә кен 

 
шеләр, чебеннәр кебек, караңгылык эченә кереп, юк булалар. Урам чатларында соры шинель кигән, кулларына таяк тоткан полицейскийлар хәрәкәтсез басып торалар. Алар, авызларын акрын гына кыймылдатып, тәмәке чәйниләр. Теге кеше алар турыннан, телефон баганалары турыннан, өйләрнең стеналарындагы бик күп кара ишекләр турыннан, — дүрткел зур авызларын йокымсырап ачкан кара ишекләр турыннан уза. Кайдадыр еракта трамвай вагоны улый һәм күкри. Урамнарның күгелҗем читлегендә төннең сулышы буыла, төн үлә. Теге кеше, аякларын тигез атлап,, бөгелгән озын гәүдәсен чайкап, һаман бара. Аның фигурасында ниндидер уйчанлык бар, кыюлыгы бул- маса да, хәл итүче уйчанлык... Минемчә, ул — карак булса кирәк. Шәһәрнең кара җәтмәсендә үзен җанлы итеп сизүче кешене күрүе күңелле. Ачык тәрәзәләрдән күңел болгаткыч тир исе аңкый. Бөркү һәм сагышлы караңгылыкта йокымсыраган, аңлаешсыз, саңгырау авазлар ишетелә. Күңелсез Сары Шайтан шәһәре йокыга тала һәм йокысында саташа. 
1906. 
М. Максуд тәрҗемәсе.