Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАТРИОТЛЫК РУХЫНДА ТӘРБИЯЛИ ТОРГАН КИТАП


 Бәкер авылы крестьяны Шәрифжан агай Сәлимҗановта революциядән соц яңа бер теләк туа, — алма бакчам булсачы, ди ул. Бояр име- ниесенә барып, аның бакчасыннан берничә төп алмагач алып кайта. Еллар уза бара. СәлимҗаТювның өй түрендә алмагачлар үсеп утыралар. Ләкин нигәдер әче алма бирәләр алар. 1929 елның' жәендә, беркөнне, печән чабып кайткач, Шәрифжан агай үзенең бакчасында мондый уйларга бирелә: «... Мичурин бабай әллә нинди кыргый агачлардан да тәмле алма ала дип ишетәбез бит... Барасы иде аның янына... Безнең өчен, халык өчен эшли торган кеше диләр. Ленин тикле Ленин яраткан кеше булгач, ул инде кечкенә кеше түгелдер. Күрә алырмын микән соң мин аны...» Шул көзне Шәрифжан агай 900 чакрымлык юлга чыга. Бөек галим Мичурин Бәкер авылыннан килгән татар крестьянының кулын кыса. «— Ә бит синең якташьщ эшли минем бакчамда... Агроном Хәсән Еииксев, — диде Иван Владимирович Мичурин, аның кулын ычкындырмыйча». Козлов шәһәрендә (хәзерге Мичуринск) Сәлимжанов өч атна тора. Еникеев аны Мичурин тәгълиматы белән таныштыра, Бәкер авылына Мичурин бакчасыннан алмагач үрентеләре кайта. Шәрифжан агай 
♦ Гариф Галиев, сЧулпан», хикәяләр һәм очерклар җыентыгы, редакторы М. Әхме- тов. Татгосиздат, 1949 ел. Бәясе 4 сум 50 тиен. ике питомник оештыра һәм Бөек Ватан сугышына чаклы шушы ике питомникта ул ике йөз мең төп алмагач үстерә... «Мичуринчы» дигән очеркның кыскача эчтәлеге менә шул. Алты гына битлек кечкенә бер очеркта Гариф Галиев бик зур бер вакыйга турында, укучыны дулкынландырырдай оста итеп, сөйләп бирә алган. Ул Сәлимҗановның сәфәргә ничек хәзерләнүләрен — акчаны кысыбрак тота башлавын* мунчаны сипләп яңадан салуны киләсе елга калдыруын һәм бүтән шундыйларны әйтеп китәргә дә- онытмаган. Шәрифжан абзыйның хатыны башта: «— Син түгел Александр боярда булдыра алмады аны, агачы үсте үсүен, ә алмасы булмады», — дип икеләнсә дә, иренә юл кирәкләре хәзерләргә тотына, — 
бу момент та бик ышандырырлык бирелгән. Ләкин авторның төп уңышы — мондый оста сурәтләнгән детальләрдә түгел, билгеле. Аның төп уңышы — алма бакчалары үстерүдә бөек рус галименең татар халкына күрсәткән гаять зур конкрет ярдәмен һәм безнең илебездә алдынгы фәннең* тормыш белән нык бәйләнгән икәнлеген җанлы рәвештә күз алдына китереп бастыра алуында. Дөрес, укучының авторга төрле таләп куюы, төрлечә теләк белдерүе мөмкин. Мәсәлән, очеркта әйтелеп китүенчә, бөек галим Мичуринның фәнни хезмәтләренә 60 ел тулу уңае белән үткәрелгән юбилеи- га Сәлимжанов та чакырылган, һәм бу инде Сәлимҗановның Мичурин 
95 
 
янына алтынчы тапкыр баруы булган. Укучы өчен бик кызыклы бер момент бу. Ләкин автор, бу моментка тукталып, очеркны озынайтырга [теләмәгән икән, моның өчен аны гаепләп сулмый. Бәлки ул жановның’ юбилейга баруы үүъдшд аерым бер очерк язар, һәы f<: 5::Е яхшы эш булыр. * «Мнчуүнгчы> очеркы үзенең шушы STSZEZ. IK- ленлә художество ягыннан лгс:- сыйфатлы һәм укучыда гссудаж тснгылзоы тәсбаялн готтан fer әсәр. Тик шуны гына әйтәсе кдтч очеркның тәмамлануында ечен аңлаешсыз бер момент сад Сәлимҗановның күпме алмагачы үстерүен сөйләгәндә, автор ни өчен сугыштан алдагы чор белән канәгатьләнә? Сугыштан соң Сәлимҗа- новның (һәм питомникларның) эшләре ничек бара? Моңа әлбәттә тукталу кирәк иде. Шулай ук җыентыктагы очеркларның язылу даталарын күрсәтү кирәк иде. Егерме елдан артык инде Гариф Галеев очерклар һәм кыска хикәяләр жанрларында эзлекле рәвештә эшләп килә. Шул жанрларда ул татар совет әдәбиятына бик күп әсәрләр бирде. Шушы кечкенә җыентыкка кергән хикәяләр һәм очерклар гына да безгә гади совет кешеләренең гүзәл сыйфатлары, колхоз авылының шәһәр ярдәмендә өзлексез үсеше турында сөйлиләр. Шунысы да характерлы: җыентыктагы хикәяләрне һәм очеркларны жанр буенча бер- берсеннән аеру шактый кыен. Алар барысы да тормыш материалларына нигезләнгәннәр. «Мичуринчы» дигән очеркны бик уңышлы язылган кыска хикәя дип кабул итү дә мөмкин булыр иде, шулай ук «Чулпан» яки «Хәйдәр коесы» хикәяләрен без очерклар бүлегендә очратсак, һич тә гаҗәпсенмәс идек. Очерк белән кыска хикәянең шул рәвешчә бергә кушылып үсүе, безнең фикеребезчә, авторның кимчелеге түгел, бәлки аның көчле ягы. Җыентыктагы әсәрләрнең һәммәсе өчен дә характерлы бер сыйфат бар. Аларныц геройлары ирешелгәң ■уңышлар белән канәгатьләнеп кал- мыилар, бәлки партия җитәкчелеге астында өзлексез рәвештә яна казанышларга омтылалар. Гади совет 
 
 
шыганда»). Очерклар бүлегендә изде алдынгы совет кешеләренең гүзәл сыйфатлары аеруча ачык күзгә бәрелеп тора. «Алтын йолдызлы механик» дигән очеркны алыйк. Бу очерк Социалистик хезмәт Герое i әрәй Сафинга багышланган. Автор безне Гәрәй Сафинның биографиясе, аның данлыклы эшләре белән таныштыра. Сафин, тынгы белмичә, мәңге алга ашкынучы һәм коммунизм җәмгыятен төзүдә беренче сафларда булырга омтылучы ялкынлы патриотларның берсе. Ул үзенең белемен өзлексез арттырырга вакыт таба, Казаннан Ленин исемендәге көтепханәдән китаплар алдырып укый. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыруның Бөтенсоюз институты исеменнән Сафинга хат килә, — үзйөрешле комбайн «С—4» турында аның фикерен һәм тәкъдимнәрен сорыйлар. Горурлану тойгысы туа: менә нинди алар безнең МТС работниклары, социалистик авыл хуҗалыгының алдынгы кешеләре!  
96 
 
«Чулпан» җыентыгы табигатьне үзгәртеп коруның сталиичыл бөек планы тормышка ашырыла башлануны күрсәткән очерк белән тәмам була, һәм бик гүзәл тәмамлау бу. Җыентыктагы әсәрләрнең художество эшләнеше бер үк дәрәҗәдә түгел. Арада композициясе таркаурак әсәрләр дә очрый. Мәсәлән, «Элеваторда» дигән очерк, элеваторны күрсәтүдән бигрәк, «Кызыл таш» колхозының эшләре турында сөйли. Бу очеркта мәгънәне ачык бирми торган җөмләләр дә очраш- тыргалый. «Чулпан» хикәясендә дә колхоз председателе Шәйхинең: «— Өмет белән яшәү әйбәт ул. Мин үзем дә менә «Чулнан»ны элекке хәленә, ягъни сугышка кадәрге дәрәҗәсенә җиткерү өмете белән яшим», — дигән сүзләре бер дә колакка матур ишетелми. «Чулпан» колхозының «өмете» мондый гына булмаска тиеш. Китапның теле гадилек, халыкчанлык белән аерыла. Геройлар үз телләре белән сөйлиләр. Ләкин ни өчендер автор бер дә кирәксезгә «ковер» һәм «клен» кебек сүзләр куллана. Сирәк кенә булса да, әдәби яктан эшләнеп җитмәгән җөмләләр очрый. 
«Гөлсем... Дәүләтшаның исәнлеген, шулай ук Каенлы күл туфрагының анализын тизрәк кайтарып җиткерү өчен колхозга ашыкты», ди автор (26 бит). Әдәби әсәрдә мондый җөмләләргә урын булмаска тиеш. Шулай ук тыныш билгеләре мәсьәләсендә авторның үзенең дә, җаваплы редакторның да артык ваемсызлык күрсәтүләре укучының кәефем кыра. «Гаеп бездә улым» (4 бит), «Ярамый бит болай Хәбир» (34 бит) кебек өтерсез язылган яки «кабатлап әйтте һәм, дәвам итте» (31 бит) кебек урынсызга өтер куелган җөмләләрне һәм бүтән катлаулырак ялгышларны бик күп күрсәтергә мөмкин. Мондый аерым җиҮешсезлекләр китапның кыйммәтен, табигый, беркадәр киметәләр. Ләкин тагын бер кат шуны әйтергә тиешбез: «Чулпан» җыентыгым биреп, Гариф Галиев әдәбиятыбызга матур бер яңа китап өстәде. Бу китап укучыны патриотлык рухында тәрбияли һәм авторның таланты үсә баруын күрсәтә.