НАМУС ҺӘМ ЯЗМЫШ
Профессор Джемс Мэдисон, кичә соң ятуына карамастан, иртә уянды. Аз йоклаган төннән соң гадәттә аның башы авырта иде. Бүген башының авыртмавына чын күңелдән шатланды ул. Шатланырлык та бар шул. Гомеренең алты дистәсенә өстәлгән соңгы елларда үзен тулысымча сау хис иткән көннәр аның өчен сизелерлек сирәгәйделәр, ә алар- ның кадере яшәгән саен арта барганын ул яхшы белә иде. Кичә үзенең ярдәмчесенә: «Иртәгә, бәлки, килә дә алмам», дигән булса да, яткан җиреннән үрелеп, кечкенә туалет өстәле кырындагы ак кнопкага ике тапкыр басты: «Машина!». Кичен аруын да сизми йотылып укылган китап аның игътибарын тагын үзенә җәлеп итте. Көчле тәэсир ясаган ул китапның үзәк урыннарын профессор бөтен тирәнлеге белән аңларга тырышты. Эшкә барырга җыенган арада да, эшкә барганда да аның уйлары шул турыда булды. Ул китапта профессорның үзенең әйтәсе килгән, ләкин ачык итеп әйтә генә алмаган фикерләр әйтелгән иде. «Фән, чын фән тантанасы бу! Әйе, әйе. Зур җиңү. Үсемлек һәм тереклек табигатен кешегә кирәк юнәлештә үзгәртеп коруның ачкычын биргән бу тәгълиматның җиңүе барлык фән эшчеләренә дә көрәш юлын ачык күрсәтә... Ялган фәнгә шундый көчле ударны алар гына, фәкать алар гына ясарга сәләтле», — дип уйлады ул. Мистер Мэдисон үзенең машинасын тышкы күренеше белән башкалардан әллә ни аерылмаган зур ак бина алдына китереп туктатты. Кара швейцар аны, ике катлы ишек арасына басып, аларны ябылудан куллары белән тоткан хәлдә, каршылады. — Хәерле иртә, профессор! — Хәерле иртә, Пайс, хәерле иртә! Биредә кем дә булса бармы? — Сез бүген иртәләдегез, профессор, бары мистер Пирс кенә әле. Иртәләдегез... Профессорның кашлары, күз арасындагы җыерчыкларны тирәнәйтә төшеп, берберсенә якынлаштылар — чандыр ачык йөзе караңгыланып кип е. Баштан ук ошатмады ул мистер Пирсне. Үз иркендә булса, әгәр «югары даирәләр»нең тәкъдиме димәсәләр, үзенең ярдәмчесе итеп алыр идеме сои ул аны? Алмас иде дә, алса да бу көнгә кадәр тотмас иде. Пирс ерык авызлы, түгәрәк, әрсез йөзле, урта яшьләрдәге бер кеше иде. Аның әрсез йөзе торган саен килбәтсезләнә бара шикелле. «Анысы шулай да булсын, йөзенә карамасаң да була, — дип уйлады
20
Мэдисон. — Дан һәм акча турында туктаусыз лыгырдавы, фәнни эшне тик шул күзлектән каравы — менә иң әшәке ягы аның. Алты ан буенча, ичмасам, бер генә тәҗрибәне дә үз акылы белән йомгаклап чыга алмады. Шуңа карамастан, хезмәтне матбугатка бирер алдыннан минем исем белән янәшә үзенең исемен дә язуны сорады... Әдәпле кеше шундый түбәнлеккә барамы соң! Оят кирәк, мистер Пирс, оят! Фән түгел синең юлың...» Профессор, кәефен бозган бу уйларны артта калдырырга теләгәндәй, булдыра алганча җитез адымнар белән лабораториясенә ашыкты. Профессор, иртән уйлаганыңча күтәренке күңел белән эшкә тоты- *нып, әһәмиятле бер процессны тикшерүен гомумиләштереп кенә бетергән иде. Шунда үзе дә сизмәстән, яңа якты уйларның басымы астында булса кирәк, ярдәмчесенең эч пошыргыч нечкә тавышын тыңларга бөтенләй теләге булмаса да, аңардан: — Лысенко әсәрен укыгансыздыр бит? — дип сорамый түзмәде. Мистер Пирс, шуны гына көткәндәй, тел очына яңа гына эләккән, •әле теш арасына ныклап кысылырга да өлгермәгән чүпне төкергәндәй, — профессорга шулай тоелды, — һичбер авырлыксыз җиңел фикерләрен сибә дә башлады. — Большевиклар хәтта биология фәне һәм фәннәр академиясе аркылы да үзләренең идеяләрен таратырга тырышалар. Бу — агитация, мистер Мэдисон... — Агитация?! Сез нәрсә?—профессор үзенең ярдәмчесеннән адәм рәтле сүз көтмәсә дә, аңа борылып карамый булдыра алмады. — Сез яхшылап укып чыктыгызмы, мистер Пирс? Пирс, «бик канәгать» кыяфәттә, калын кыска бармакларын чәкеш- тергәләп утыра иде. Аны, сөйләгән сүзләреннән бигрәк, тырнакларындагы .юка алсу лак кызыксындыра булса кирәк. Ул, телен чыгарып, иреннәрендәге төкереген ялап алды. Аннары, катлаулы, калын иреннәрен шапылдатып, төкрекләрен чәчә-чәчә яңадан сүзгә кереште: — Бу минем үз фикерем генә түгел, профессор. Безнең кебек танылган башка укымышлыларның да карашлары шулай. Профессор Миллерның һәм... директорның да. Менә Миллерның хаты, укып карагыз. Пирс профессорга «Таймс» ның иртәнге номерын сузды. Прогрессив фикерле кешеләр арасында «ялганчы» исеме белән аталып йөртелә торган бу газета Миллерның. СССР Фәннәр Академиясенә язган хатын үзенең беренче битенә урнаштырган иде. Мистер Пирс каядыр читкә караган килеш үзенең сүзен дәвам иттерде: — Сезнең дә, профессор, Совет академиясенең почетлы члены булып торуыгыз Америка укымышлысына килешә торган хәл түгел. Бигрәк тә хәзер. Мэдисон ярдәмчесенең соңгы сүзләрен ишетми калыпмы, әллә ишетеп тәме, җавап бирмәде. Аның игътибарын профессор Миллерның хаты алган иде инде. — Гаҗәп! Бик гаҗәп... Соң Миллер моннан дүрт-биш ел элек кенә Мичуринны күккә күтәреп язган үз трактатларын оныттымы икәнни! Гаҗәп! Аннан соң... Шунда телефонның кискен тавышы аның сүзен бүлде. Ярдәмчесе, тыңлап, профессорны «Фән» журналы редакторы үз кабинетына чакырганын белдерде. — Редактор безнең соңгы мәкаләбез белән кызыксына. Бәлки, профессор, миңа да сезнең белән барырга кирәк булыр?
21
Профессор аңа бик гаҗәпләнеп карады: «Безнең мәкаләбез?..» Ләкин Пирс шаяртмый, ә үзенең шешенгән кызгылт күзләре белән аңа җитди һәм оятсыз рәвештә карап тора иде. Мистер Мэдисон аның белән андашып торуны артык санады. — Сез кичә башлаган эшегезне башкара торыгыз. Аннан соң... әйе, аннан соң... сез Лысенконы үзегез укып чыгыгыз. Укыган булсагыз да тагын бер кат яхшылап укып чыгарга киңәш бирер идем мин сезгә. Яхшылап, мистер Пирс. Чын фәнни хәзинә ул. Сокланырлык! Без биологлар түгел-түгелен, шулай булуга карамастан, безгә дә сабак бирерлек. Ишектән чыкканда ярдәмчесенең зәһәр елмаюын күреп алып: — Менә шулай, мистер. Аннан соң әйбәтләп сөйләшербез, — диде- профессор, тавышын күтәрә төшеп. Редактор, урта яшьләрдәге, шар шикелле түгәрәк гәүдәле мистер Хансон, профессорның күптәнге танышы иде. Ул аны ачык йөз белән каршы алды. — Гафу итегез, профессор, мин сезне борчыдым. Ул профессор каршына туп шикелле тәгәрәп килде. Редактор кабинетына профессор Мэдисонның беренче керүе түгел: иде. Шуңа, күрә аның күзләре соңгы үзгәрешләрне бик тиз күрде: элеккеге яшел сукнолы язу өстәле зәңгәрсу пластмасс өстәл белән алмаштырылган; телефон аппаратларының саны тагын да арта төшкән; Франклин Рузвельт портреты түрдән янга күчкән. — Аның урынында Трумэнның яңа портреты; Линкольн рәсеме бүлмәдә бөтенләй күренми... Алар утырыштылар. Сүз профессор Миллерның соңгы хаты турында башланып китте: — Вакытлар башка, профессор, сез гаҗәпләнмәгез, — диде редактор. — Чорына карап кешеләрнең дә фикерләре үзгәрәләр бит. Профессор Миллерның хаты үзенең элек әйткәннәренә капма-каршы килә икән, монда искитәрлек бернәрсә дә юк. Ул политикага ярашып бара. Ә политика, үзегез беләсез, һәрвакыт үзгәреп тора. Редактор лимон салган чәй эчендә, калагын әйләндерә-әйләндерә сүзен дәвам итте: —Үзегезгә билгеле, профессор, президент Монро үз заманында «Америка америкалылар өчен» дигән булса, хәзерге хөкүмәт президентыбызның доктринасы илебезнең мөмкинлекләреннән чыгып аерата бөек бурычлар куя. Хәзер — «Бөтен дөнья америкалылар өчен!». Бу политика коммунизмның безне йотуына каршы бердәнбер фәнни дөрес чара икәне ачык һәм безгә, прогрессны сөючеләргә, аңлаешлы... Профессор Мэдисон авыр сулап алды. Ул стаканын читкә этәрде. Аның киң маңгаена эре җыерчыклар чыкты. — Мин фән кешесе, мистер Хансон, тавыкка зур матур күл ничек, кирәк булса, миңа да бөтен дөнья шул чаклы гына кирәк, — диде ул ачулы йөз белән. — Сез бик нык сикердегез, мистер Хансон, 125 еллык араны үтеп, кинәт бер президенттан икенчесенә төштегез. Шулай ук бик ансат кына Рузвельтны да төшереп калдырдыгыз. Лин- кольнның да, сан ягыннан 16 нчы президент булуыңа карамастан, Америка халкының күпчелеге йөрәгендә беренче урында икәнлеген онытасыз... Профессорның кәефе бозылуы редактор өчен хәзер файдалы түгел иде. Ул сүзне кирәкле юлга салырга тырыша башлады. — Дөрес, профессор, дөрес. Бөтен мәсьәлә дә шунда. Күпчелек хәзерге политиканы аңлап бетерми, үзара гына әйткәндә, аңларга теләми. Ә бөек эш бердәмлекне сорый. «Икегә ярылган йорт яши алмый», дип Линкольн бик дөрес әйткән...
22
Ул, йөзенә мөлаем чырай бирә төшеп: » — Без юкка, профессор, Миллер карттан башлап каядыр кереп киттек, — диде. — Аның турында сүз көрәштереп торуның мәгънәсе юк, ул фән өчен үлгән кеше инде. Хәзер буш авторитет кына. Аның хаты фән эшчеләренә кирәкле эффектны биреп җиткермәс дип шиклә- нәм. Менә сезнең хат, профессор, бөтенләй башка булыр иде. Бөтенләй башка... Сезнең исем — данлы исем. »Мәрхүм Рузвельтның Ак йортта үз кулы белән сезгә орден тапшыруын әле дә хәтерлим. Минем, профессор, сезнең алтын кулыгызны яңа президентның да кысуын чын күңелемнән күрәсем килә... Профессор Мэдисон кинәт урыныннан торды. Миңа китәргә вакыт, мистер Хансон. Сез мәкалә турында бернәрсә дә әйтергә теләмисезме? —- Ә, мәкалә турында? Бер генә минут, профессор, — диде редактор һәм өстәл тартмасыннан Мэдисонның фәнни мәкаләсен чыгарды. — Без аны иртәгә чыгасы номерда урнаштырырга уйлаган идек. Тик менә бер төзәтмә кертергә кирәк булып чыкты. Сез үзегез дә кушылырсыз дпп уйлыйм. Югары даирәләрнең теләге шулай, профессор. Эш бөтенләй кечкенә нәрсәдә тукталып тора. Менә карагыз, профессор. Сез үзегезнең гүзәл хезмәтегезне ниндидер кирәксез, безнең телебезгә авыр исемнәр белән чуарлагансыз... Профессор үзенең мәкаләсендәге сызылган фамилияләрне укып аптырап калды. — Мистер Хансон,—диде ул, сузып, кулларын җәеп, — сез мине акылдан яздырасыз! Ничек итеп мин, профессор Власов формуласын кулланыйм да, аның исемен күрсәтмим? Академик Рождественскийның күрсәтмәләренә таяныйм да, аның исемен телгә алмыйм? Бу һич тә мөмкин түгел. Гаҗәп, мистер Хансон!.. Гаҗәп кенә дә түгел — көлке! — ул, яңадан урынына утырып, кулъязманың сызылган урыннарын укырга кереште. Мистер Хансон, кулларын кесәсенә тыгып, өстәл тирәсендә арлы- бирле йөрергә тотынды. — Биредә искитәрлек бернәрсә дә юк, профессор. Тарихның кая таба атлаганын аңларга кирәк. Сезнең исемегез зур. Без аның белән горурланабыз. Американың зур галиме сез. Профессор урыныннан торды. — Кемнең исемен сызганыгызны беләсезме сез?—диде ул, ачулы итеп.— Сез бөтен дөнья фәне горурлана торган исемнәрне сызгансыз. Рус галимнәренең исемнәрен, Менделеевны күпме генә сызсагыз да, Менделеев ул — бөек Менделеев. Сез өстәгән исемнәр бик тиз сүнәр, ә ул һаман яктыра гына барыр. Шулай ук бөек Мичурин да якты йолдызларның берсе. Кара, надан көчләр бервакытта да йолдызларны сүндерә алмыйлар. Чөнки ялганның хакыйкатьне җиңүе мөмкин түгел! Мистер Мэдисон редактор яныннан чыгу белән машинасын өенә юнәлтте. Өендә дә ул тиз генә тынычлана алмады. Аны бүгенге очрашулар һәм андагы сүзләр борчый иде: «Бу ахмаклар чыи-чыилап руслариын казанышларын да, исемнәрен дә ишетмәскә һәм башкаларга да ишеттермәскә телиләрме икәнни? — дип уйлады ул. — Юк инде, әфәнделәр, монысы мөмкин булмаган хәл. Кешелекнең, бәхетле юлын яктырткан алдынгы кыю фикерләр, кояш нурлары белән бергә, көнчыгыштан күтәрелеп киләләр... Әйе, көнчыгыштан, бөек илдән... көчле илдән. Алдынгы уйларга иркенлек, халкына бәхет биргән илдән... Ә без?.. Ә без электр белән яктыртылган пыяла ватыкларының ялтыравын җылы бирә торган утлы күмер итеп, салкынны — ялкын итеп күрсәтергә тырышабыз...» — Профессор бүлмәсе буйлап пыяла камин алдында йөри
23
башлады. Пыяла камин гына түгел, хәтта аңа үзенең бүлмәсе дә бүген шыксыз һәм кысрык кебек күренде. Аның бер почмагында да җайлы урын тапмыйча, ул эш өстәле янына килеп утырды. Шунда академик Лысенко докладын һәм СССР Фәннәр Академиясенең биология мәсьәләләре буенча кабул иткән карарларын тагын бер кат карап чыкты да уйга чумды. Аның хәтереннән Миллер хаты да, мистер Хансонның «Сезнең хатыгыз бөтенләй башка эффект бирер иде», дигәне дә чагылып үттеләр. «Әйе, мистер Кансон, башка эффект бирер, бөтенләй башка», — диде ул, күптән эзләгәнен тапкан кеше кебек шатланып. Аның уйлары да, бөтен тәненә ниндидер рәхәт җылы биреп, бер ноктага туктала башладылар. Кулы һичбер икеләнүсез, үзеннән-үзе диярлек авторучкага үрелде. «СССР Фәннәр Академиясенең Президентына» дип башлады ул үзенең хатын. «Биология фәнен яңа баскычка күтәргән, табигатьне үзгәртеп коручы бөек галим Мичурин тәгълиматының җиңүен зур прогресс адым дип саныйм. Совет Академиясен һәм фән үсешенә турылыклы Совет укы- мышлыларын чын күңелемнән котларга рөхсәт итегез. Мичуринның бик күп экспериментларга нигезләнгән һәм безнең илегездә киң практик куллану алган гүзәл хезмәтләренә бары фән үсешенә тоткарлык ясаучы ташбашларның гына яки Советлар Союзына яла ягучы, салкын сугыш ачучыларның гына теләктәшлек белән карамаулары мөмкин...» Кыска гьина итеп язарга уйлаган иде ул, ләкин аның күңеле күпне әйтергә теләде. Совет галимнәренең уңышлы эшләре белән сокланганлыгы, аларның хәзер барлык башка ил галимнәренә якты маяк булулары турында һәм үзенең Советлар илен үз күзе белән бик күрәсе килүе турында язды ул. Озак язды, хәтта ул кояшның каршыдагы «Националь Банк»ның биек йорты артына күмелгәнен дә сизми калды. Шулай бүлмәгә караңгы төшкәнен дә күрмичә, онытылып, җир шарының зур якты кисәген фән интересларыннан чыгып котлаган арада, аның үзен дә онытмадылар: аның исеме үзенең туган җирендә, бөтен гомере буе диярлек шунда көчен салган, кыйммәтле фәнни хезмәтләр биргән һәм- бик күп фән кадрлары хәзерләгән шәһәрендә еш телгә алынды. Редактор кабинетында «пешәргә» өлгергән аның турындагы фикерне өстәлдәге пөхтә аппаратлар яшен тизлеге белән башка кабинетларга да җиткерделәр. Озакламыйча профессорның үз кабинетында да телефон шалтырады. Фәнни-тикшеренү институтының директоры үзе икән. — Сез, мистер Мэдисон, иртәгә иртәрәк килергә тырышыгыз. Килгәч тә, туры минем янга керегез! — диде ул. Джемс Мэдисон үз бүлмәсенә бильдтелефон куярга өлгермәгән иде әле, ул директорның ачулы йөзен күрмәде. Югары этиканы яхшы үзләштергән директор икенче көнне дә профессорга ачулы йөзен күрсәтүне урынсыз санады — аның белән бик ягымлы итеп телефон аркылы гына сөйләште. — Мистер Мэдисон,—диде аның гадәттәгедән йомшак тавышы,— сез үзегезнең соңгы вакытта нык аруыгыз турында зарланган идегез. Ничек инде юк?.. Аллага шөкер, мин әле хәтеремә зарлана алмыйм... Мистер Мэдисон... Мин сезнең соравыгызны канәгатьләндерергә мөмкин дип уйлыйм... Сөйләп бетергәнне көтегез! Әйе, канәгатьләндерергә уйлыйм. Бүгеннән башлап тынычлап ял итә аласыз, сезнең урыныгызны мистер Пирс алачак. Әйе, әйе, мистер Пирс дим, мистер Пирс!
Үзегез килеп мәшәкатьләнмәгез, мистер ЛАэдисон, мәшәкатьләнмәгез. Аңлашылмау чыкмас дип уйлыйм. Сез бит Пирс белән бергә эшләдегез. Ә бүгенге көнгә кадәр тиешле хезмәт хакы агымдагы счетыгызга күчерелер... Ярый... Бәхет телим, мистер Мэдисон! Мэдисон, башта хәтсез вакыт нәрсә дияргә дә белмичә, миңрәп басып торды. Кулына кысып тоткан телефон трубкасын күреп кенә: «Юк, төш түгел икән», — дип уйлады. Бераздан профессор «Дейли Уоркер» редакциясенә барырга җыена башлады. Җыенып беткәч, кичә язган хатын яңадан укып, үзенең исеме алдыннан кем булып эшләгәнен сызды да редакциягә барырга чыкты. Бу хатын үзенең «сүз һәм матбугат азатлыгы» белән макталган «югары демократия» илендә фәкать шушы газета гына урнаштыра алуына шикләнми иде инде ул. Машинасына утырганда почтальон аңа газеталар һәм «Фән» журналының да соңгы номерын тапшырды. Журналда Мэдисон үзенең соңгы хезмәтен күрде. Тик ул анда рус исемнәрен генә түгел, үзенең исемен дә тапмады — алар сызылган, хезмәтнең авторы булып Пирс, кенә калдырылган иде. Джемс Мэдисон мондый үзгәртүгә инде гаҗәпләнмәде.