Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИРӘКЛЕ ТӘРҖЕМӘ 


Аркадий Гайдар—иң популяр, иң сөелеп укыла торган балалар язучысы. Ялкынлы патриотизм, югары культура, балаларга карата мәхәббәт — менЬ Гайдарның гадәттән тыш уңышының сере. 14 яшьтә Кызыл Армиягә китү, 16 яшьтә?' рота белән, 17 яшьтә полк белән командовать итү, аннан соң совет балалары өчен бер-бер артлы әдәби әсәрләр бирү, Бөек Ватан сугышы башлангач, партизаннар отрядында батырларча һәлак булу — Гайдарның тормыш юлы шундый. Халыкка, партиягә бөтен күңеле белән бирелгән, яңалык тойгысы белән сугарылган бу олы җанлы кеше илнең йөрәк тибешен тирәннән аңлый ала торган язучы иде. Ул үзенен. әсәрләрендә илебезнең үсешендәге һәрбер этапны чагылдыра килде һәм һәрбер этапның иң характерлы, иң актуаль якларын тотыгп ала белде. Гайдар совет халкы өстенә килгән сугыш куркынычын да үзенең тынычсыз йөрәге белән алдан сизеп торды һәм шул сугышка яшь буынны хәзерләүдә зур әдәби хезмәт күрсәтте. Социалистик илебезне дошманнардан саклау темасы Гайдарның Кызыл Армия тормышын чагылдырган әсәрләренең генә түгел, бәлки һәрбер әсәренең дә нигезендә ята. Бөек Ватан сугышы елларында турыдан-туры чынбарлыкка әверелеп киткән «Тимер һәм аның, командасы» повесте — Гайдарның шушы эшчәнлеге- нең гүзәл нәтиҗәсе һәм иң характерлы үрнәге. Аркадий Гайдар әсәрләрен татар балалары да сөеп укыйлар. Аның «Тимер һәм аның командасы» исемле атаклы повесте һәм бүтән кайбер әсәрләре татар телендә сугышка кадәр үк басылып чыккан иде. Быел Татгосиздат аның «Ерак иллә𻇠повестен бастырып чыгарды. «Ерак илләр» повесте 1932 елда язылган. Күләм ягыннан зур бул-
маган бу әсәр шушы елларның яңа, иң үзәк мәсьәләләрен — илне индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын күмәкләштерү кебек бик зур вакыйгаларны эченә ала. Переезд каравылчысының улы Васька һәм машинист улы Петька иксез-чиксез                      ‡ А. Гайдар. «Ерак илләр». Повесть. А. Әхмәт тәрҗемәсе. Редакторы Г. Гобәй. Татгосиздат, 1949 ел. 116 би,т. Бәясе 3 сум 75 тиен. 
туган илебезнең тын почмагында урнашкан исемсез бер разъездда башта балаларга хас булган кызыксынулар белән яшиләр: балык тоталар, җиләк-җи- меш җыялар, үзләреннән олырак булган һәм беркадәр тәртипсезрәк Сережа белән төрле бәрелешләргә керәләр. Берникадәр вакыттан соң, илебездәге бөек эшләр аларның балалык тормышына да бәреп керә. Гражданнар сугышында бронепоезд йөрткән, сугышта кулсыз калгач, пенсиягә чыккан Иван Михайлович аларны укыргаязарга өйрәтә, үзенең сугышчан юлы турында сөйли, һәрбер яңага комсыз, бар нәрсәне дә белергә тырышучы малайлар гражданнар сугышы романтикасы белән сугарылалар, аларда Кызыл Армиягә карата көчле мәхәббәт уяна һәм үсә. Илебездә зур төзелеш бара. Малайлар аның белән кызыксыналар һәм «шәһәрләр, зур-зур заводлар һәм зур-зур вокзаллар»ы булган ерак җирләр турында хыялланалар. Ләкин аларны- кызыксындырып торган ерак җирләр Васька белән Петька яшәгән кечкенә разъездга да якынлашып килә. Разъезд тирәсендә алюминий чыга торган балчыкның бик бай запасы табыла. Самолетлар килеп, шушы урынны фотога төшереп йөриләр, урманда палатка корып, геологлар эшлиләр. Васька белән Петька, дөньяларын онытып, геологларга булыша башлыйлар. Озак та үтми, разъездга төзү материаллары төягән зур-зур поездлар килеп туктый. Разъездда төзелеш шау-шуы башлана, вакыйгалар күз1 иярмәс тизлек белән берберсең алыштыра. Васька, Петька һәм Сережка совет балаларына гына хас энтузиазм белән шушы вакыйгаларга катнашалар. Хәтта
104 
 
алар, җәмгыятькә файдалы эшкә бирелеп китеп, үзләренең элекке дошманлыкларын да оныталар. Алешинода колхоз төзелешенең башында торган Егор Михайлов кулаклар тарафыннан үтерелә. Ку- лаклар уйдырмасы тәэсирендә, крестьяннарның күпчелеге Егор Михайловны колхозның акчаларын урлап качуда гаепли. Петька урманда адашып йөргәндә, авыл советы председателенең канга буялган кепкасын таба, ләкин очраклы рәвештә геологларның компасын алып китүдән гыйбарәт булган күңелсез эшенең ачылуыннан куркып, ул канлы кепка турында әйтми йөри. Ләкин малайның бары совет шартларында гына тәрбияләнә алган сыйфатлары: туган илгә мәхәббәте, коллективка омтылышы җиңеп чыга. Петька кулакларның җинаятен ачып сала. Повесть яңа гигант заводның нигезен сала башлауга багышланган бәйрәмне һәм Егор Михайловны күмү вакыйгасын тасвирлау белән тәмам була. Гайдар балаларга аңлаешлы детальләр һәм эпизодлар аша, кешеләр арасындагы яңа мөнәсәбәтне, социалистик мөнәсәбәтне күрсәтә. Ул социалистик строй һәм совет идеологиясе җирлегендә балала р- ның ничек үсүләрен, бөек төзелеш эшенә катнашуларын һәм патриотик рухта тәрбияләнүләрен тасвирлый. ' Башка әсәрләрендәге кебек үк, «Ерак илләр» повестенда да Гайдар чорның иң катлаулы, иң төп мәсьәләләрен гади итеп, ачык итеп, балалар аңы аша аңлатып бирүгә ирешкән. Повестьта балаларның психологик, интеллектуаль үсеше илдә барган бик зур үзгәрешләр белән аерылмас рәвештә бәйләп күрсәтелгән. «Ерак илләр» повестенда да балалар чын-чыннан бала итеп, җанлы итеп, үзләренең җитешсезлеклә- ре һәм яхшы яклары белән биреләләр. Гайдарның теле үзенчәлекле: ул җыйнак, образлы тел. Бу тел гади булуына карамастан, аны тәрҗемә итү шактый читен. А. Әхмотнец тәрҗемәсе оригинал тәэсирен биреп җиткермәсә дә, аерым урыннарда яхшыртуларга мохтаҗ булса да, нигездә канәгатьләнерлек тәрҗемә. Шулай да әсәрнең идея бөтенлегенә кимчелек китерә торган урынны күрсәтеп . китәргә кирәк. Гайдар Алешино крестьяны Серафим турында, «небогатый мужик», ди, ә А. Әхмәт аны «урта хәлле» дип тәрҗемә итә. Минемчә, Гайдарның 
«небогатый» сүзе «бедный»га туры килә. Чөнки, беренчедән, ел саен төрле бәхетсезлекләргә дучар булып торган крестьян урта хәлле була алмый; икенчедән, колхоз тарала башлагач, колхозны яклаучы ин ныклы кеше булып Серафим кала. Әгәр аны урта хәлле дип атасак, әсәрдә колхозның төп терәге урта хәлле крестьян булып чыга. Ә бу тарихи дөрес түгел. Аннан соң тәрҗемәче ни өчендер геологларның кибәргә эленгән оеклары турында сөйләгәндә, Гайдарда булмаганча, «ямаулы» сүзен өсти. Бу беркадәр күңелсез тойгы калдыра. Шулай ук китапның исеме — «Дальние страны» татарча «Ерак илләр» дип хата тәрҗемә ителүен дә әйтеп китәргә кирәк. Әсәрдә сүз ерак илләр турында бармый, ә ерак җирләр турында бара. Гайдарның «Ерак илләр» повестен чыгарып, Татгосиздат яхшы эшләгән. Ул безнең балаларыбызны патриотизм рухында тәрбияләүдә зур роль уйнаячак. Әгәр укытучылар бу китап буенча конференцияләр үткәрсәләр һәм бу конференцияләрдә, югарыда ’күрсәтелгәнчә, илебезнең социалистик үзенчәлегенә, аның бөеклеге, көчлелеге өчен Көрәшүнең, кан түгүнең, хәтта корбан булуның да иң югары, иң мөкатдәс эш икәнлегенә басым ясасалар, «Ерак илләр» повестеның тәэсире бермә-бер артыр иде. Мондый конференцияләрне Гайдарның «Тимер һәм аның командасы» повесте буенча да үткәрәсе иде