ИҖАДИ ХЕЗМӘТ
Столяр Хафиз Шакиров озын буйлы, юкарак кара-тут йөзле, сабыр карашлы, аз! сөйләшүчән кеше. Аның чем-кара күзләре һәр нәрсәгә, әһәмияте кечкенә булып тоелган әйбергә дә, игътибар белән карый. Елмайганда ул, кеше күрмәсен дигәндәй, ак тешләрен чак кына күрсәтеп, сак кына елмая. Шапырынырга, алдан кычкырырга яратмый ул. «Җиде үлчә, бер кис» дигән акыллы сүз аның холкына да, хезмәтенә дә бик нык туры килә. Столяр нәкъ менә шулай эшләргә тиеш, чөнки бер киселгән агач икенче мәртәбә һич тә ялганмый. Соңгы вакытларда Хафизга берничә авырлыкны бергә кичерергә туры килде. Аның иптәше Фәридә, салкын тидереп, кинәт авырып китте. Аны больницага салырга туры килде. Аннары, үз җитәкчелегендәге столярлар бригадасының яңа метод белән эшләүгә әле һаман да күчә алмавы, яңача эшләүгә күчүнең күп кенә каршылыкларга очравы Шакировны бик борчый иде. Парторг Спиридонов та, профорг Поляков та, производство начальнигы Яковлев та Шакировның үз җитәкчелегендәге отлично сыйфат бригадасын тиз эшләү методы белән эшләүгә күчерү өчен хәзерләгән расчетларын, процессларның үзара бүленешен яхшы дип табалар. Ә икенчеләр, мәсәлән, бригаданың кайбер членнары һәм столярлар группасы мастеры Тищенко бу әһәмиятле тәкъдимгә ышанычсызлык белән карыйлар. Мастер, әлбәттә, бу методның файдалы булуын, аның бөек әһәмиятен инкарь итми, шулай да» группада эшнең җитешле булмавын сәбәп итеп куеп, хәзергә бу методка күчәргә мөмкин түгел дип нәтиҗә ясый. Хафизда җиңел холыклылык та,, сүз көрәштерү гадәте дә юк. Ул һәрвакытта да үзенең салкын кан- лылыгын саклый һәм кешеләрне үз фикеренең дөреслегенә ышандыра белә. Шуңа карамастан, бригада җыелышында үзен шактый киеренке, ачулы тотты ул. Чөнки кайбер столярлар аның тәкъдимнәрен аңларга теләмәделәр. Тиз эшләү методының һәрбер предприятие өчен гаять зур әһәмиятле булуы турында сөйләгән чакта, бер столяр, аның сүзен бүлеп: — Мин, мәсәлән, болай да һич аптырап тормыйм; аз эшләсәм дә» күп эшләсәм дә — үземнеке,- — дип реплика ташлады. — Бу сүз, иптәшләр, яңалыкны күрә алмаучы сукыр кеше сүзе дияр идем мин,—диде Шакиров, бераз кыза төшеп. — Бездә энергия дә, инициатива да җитәрлек. Мин ышанам, мондый реплика ташлаучылар бездә бары бер-ике кеше генә булыр. Уйлап карагыз, иптәшләр, әгәр без яңача эшләсәк, лента кисү,, тро- совать итү, тишү, фрезеровка, маркировка процесслары һәрберсе аерым столярлар тарафыннан башкарылачак. Димәк, станоклар да, инструментлар да җитеш булачак. Хәзерге кебек бригада членнарына төрле сменаларга йөрергә, станок
80
бушавын каравыллап торырга туры килмәячәк. Бу метод продукциянең сыйфатын күп тапкыр яхшыртачак, кыйммәтле материалга зур экономия ясалачак. Л1оны без күп кенә башка предприятиеләрнең эш тәҗрибәләреннән’ күреп беләбез. Шакировның бу аңлатуларын, үз тәкъдименең әһәмиятлелеге турында китергән дәлилләрен бригада членнарыннан Семен Коряжкин, Василий Мочалин иптәшләр яклап чыктылар. Башка столярлар сүзГә катнашмый гына утырдылар. Шулай да алар арасында: — Ничек булыр икән соң, ә? — Әгәр эш аз булса? — дигән шөбһәле сорау бирүчеләр булга- лады. һәрбер процессны башкару срокларын язып бару, эшнең үзенчәлекләрен яхшы белү, һәр хәрәкәткә игътибар бирү Шакировка процессларны партияләп башкару методына күчүне тулы характсристикалау мөмкинлеген бирде. Үзенең иҗади эзләнүләренең уңышына ышанган Шакиров бу проблеманың бригада җыелышында болай салкын каршы алыначагын уена да китермәгән иде. Биредә группа мастеры Тищенко- ның, телен йотып, әледән-әле иңбашларын сикертеп утыруы кайбер столярларның шикләнүләрен чыннан да арттырды. Бригадир Шакиров үзенең сүзен тәмамлаганда: — Безнең коллектив яңа метод белән эшли ала һәм ул шулай эшләячәк тә, — диде. — Чөнки моны партия оешмасы да, профсоюз оешмасы да алга сөрә. Без, яңа метод белән эшләп, яңа уңышларга ирешәчәкбез! Бригада- җыелышыннан соң Шакировны местком утырышына чакырдылар. Утырыш май программасының үтәлешен карарга, җиңеп чыгучы бригадаларга һәм аерым столярларга урыннар билгеләргә тиеш иде. Местком председателе урынбасары коммунист Шакировның бу утырышта катнашуы мәҗбүри иде. Производство начальнигы Яковлев та, парторг Спиридонов та бар иде монда. Утырыш беренче урынны тагын Шакиров җитәкчелегендәге бригадага бирде, ә столяр Шакиров аерым столярлар арасында җиңеп чыгучы дип танылды. Бпш ай бер- рәттән беренче урын! Январь — 308 процент, февраль — 300, март — 32G< апрель — 373, май — 423 процент. Айлык хезмәт хакы 3.000 —
3.500 сум! Отлично сыйфат бригадасының членнары да бригадирдан бик азга гына калышалар. Ә продукция тулысы белән «отлично» сыйфатына гына кабул ителә. Июнь башыннан процессларны башкару сәгатьләре берникадәр кыскарырга тиеш иде. Бу хәл кайбер столярларны шөбһәгә төшерде. Бер яшь столяр бу турыда хәтта Шакиров белән бәхәскә дә килеп карады. — Ни эш инде бу, — диде ул Хафизга,—башка группаларда норманы 15—20 процентка арттырганнар, ә безнекеләр — 50 процентка. — Беренчедән, норма арттырыл- мый, — диде Шакиров, — ә эшләп чыгару срогы кыскара. Икенчедән, «безнекеләр» түгел, ә — без. Без үзебез билгелибез ул яңа нормаларны. Безнең тиз эшләү методыбыз һәрвакытта да иске нормаларны артта калдыра, яңа нормаларны тудыра\ Өченчедән исә, безнең группа өчен һәр детальгә • бирелгән эш вакытын яртылаш кыскарту да күп түге.л. Чөнки башкалар айлык планны 100—110 процентка үтәгәндә, без 200—220 процент итеп үтибез. Яңа нормалар белән эшләгәндә дә безнең план үтәлеше 200 проценттан да ким булмас. Без моңа ирешербез. Шуның белән продукциянең үзеңә төшкән бәясен дә киметербез. Кайбер столярларның яңа нормаларны да, яңа методларны да кабул итәргә теләмәүләрен Хафизга күп тапкырлар күрергә туры килде. Ул аларга һәр яңалыкның җиңәр өчен килүен, искелекнең яңалыкка урын бирергә тиешлеген үзенең дистәләрчә рационализаторлык тәкъдимнәре белән исбат итте. Яңа нормалардан куркып калган әлеге яшь эшче дә, ниһаять, үзенең шикләнүләренең нигезсез икәнен аңлады һәм башкалар кебек үк иҗади хезмәткә тотынды». Бригаданың июнь башыннан ук яңа метод белән эшләүгә күчмәве
81
Хафизны бик нык борчый иде. Ләкин ул бу борчылуын иптәшләренә сиздермәде. Эштән туктарга гудок булып, эшчеләр өйләренә кайтып киттеләр. Шакиров, верстагына сөялеп, бераз уйланып торды һәм, кинәт урыныннан кузгалып, производство начальнигы кабинетына кереп китте. Хафиз июнь аенда ял алырга, шул ялы вакытында Кама Тамагы районына, энесе Галимулла янына барып, сабан туен бәйрәм итәргә уйлаган иде. Детальләр эшләнә торган кыйммәтле агач материалына экономия ясау проблемасын хәл итүне дә, үзенең эш тәҗрибәсе турында китап язуны да шушы ял вакытына планлаштырган иде ул. Соңгы көннәргә кадәр бригадир шул турыда хыялланып йөрде. Ләкин тиз эшләү методына күчү мәсьәләсендә туган каршылыклар һәм яңа нормалар уңае белән, ул туганы янына кайтуны кичектерергә мәҗбүр булды. Верстагына сөялеп торган чакта да, начальник янына кергәндә дә ул үзенә тиешле ялны кичектереп торуларын сорарга уйлады. Яковлев кабинетында парторг Спиридонов та утыра иде. — Ял алуны кичектерергә уйлыйм мин, Владимир Константинович,— диде Хафиз начальникка. — Бу фикерегез өчен рәхмәт, иптәш Шакиров, — диде Яковлев.— Чөнки хәзер сезнең коллективта иң кирәк вакытыгыв. Әле генә яңа нормалар белән эшли башлаган столярлар арасында производство новаторының булмавы үкенечле булыр иде. Сез башкаларга үрнәк күрсәтергә, яңа нормаларны да икеөч тапкыр арттырып үти алуыгызны исбат итәргә тиешсез. — Энекәш сабан туена бик чакыра, ләкин шулай да... — Кайсььсы, агрономмы? — Әйе, өлкән агроном. —- Сабан туйны без Казанда да бик шәпләп үткәрербез аны. Шулай бит, иптәш Спиридонов? Партия оешмасы секретаре, аның сүзен раслап, ияген кагып куйды. — Коллектив өчен, план үтәлеше өчен, хезмәтнең яңа методын тормышка ашыру өчен кирәк булгач, ял белән хисаплашып торып булмый инде, Владимир Константинович, — диде Шакиров.
Хафиз ул көнне эштән соңга калып чыкты. Урамда аяз, җылы, җилсез кич
каршы алды аны. Иңе- буе километрларга сузылган бакча буйлап атлады ул. Бакчадан, җанны рәхәтләндереп, салкынлык аңкый, яшь юкә яфраклары исе килә. Алда, яшь агачлар арасыннан, берничә катлы мәһабәт йортлар, дүртәр тәрәзәле, верандалы коттеджлар күренә. Аларга күз төшерү белән столяр җиңелчә, күңелле итеп елмаеп куйды. Бу йортларны күрү һәрвакытта да аның күңелен рәхәтләндереп җибәрә. Алар, әкияттәге сарайлар шикелле, берсе артлы берсе, гаҗәп зур тизлек белән үсеп торалар. Алар Шакиров күз алдында үсәләр һәм арталар. Ничектер Ша- кировка үзе дә алар белән бергә үсә, күтәрелә шикелле тоела иде. Ул, поселок аллеялары буйлап узьпп, зур бер йорт вестибюленә килеп керде һәм баскычка күтәрелде. : Коридорга килеп керсә ни күрсен! һөнәр училищесында эшләүче сеңе- лесе Рөкыя кухняда бөтерелеп йөри. — Исәнме, сеңелем! Менә рәхмәт, ялгызлыгымны белеп, ярдәмгә килүең яхшы булган, — диде Хафиз. Сеңелесе, эшеннән аерылмый гына исәнләште дә, бүлмәгә башы белән ымлап күрсәтте. — Кем бар? — дип зур кызыксыну белән сорады Шакиров. — Галимулла белән Фәүзия килде бит. Авыл хуҗалыгы министрлыгына чакырганнар. — Күптәнме? — Әле яңарак кына килделәр. Хафиз бүлмәгә атылды. Анда, зур, матур өстәл янында, аның энесе агроном Галимулла Шакиров белән килене — укытучы Фәүзия сөйләшеп утыралар иде. — Галимулла! Фәүзия!—дип кычкырып җибәрде Хафиз һәм аларның кулларын кысты. — Без монда чъьн хуҗалар булып утырабыз, абый. Озакладың. Көтә- көтә арып беттек.
0. .С. Э.- № 8.
— Эш күп, эш, Галимулла. Аннары бит хатын-кыз булмагач, өйдә дә кот юк. — Әйе, Фәридә апа авырып киткән икән шул. Кәефе ничек соң, тиз чыгармы? — Болан, хәле яхшыра инде. Тиздән чыгар дип торам. Я, ничек, районда нинди яңалыклар бар? — Районда шәп. Язгы чәчүләр уңышлы тәмамланды, утаулар да. Игеннәрнең торышы яхшы. Уңыш өстенә уңыш безнең анда. Фәүзиянең укучылары да имтиханнарны әйбәт тапшырдылар. Башка әллә нинди яңалыклар юк. Үзеңнең эш тәҗрибәң турындагы китапны яза башламадыңмы әле? — Китап дисеңме? — дип, сорау белән җавап бирде Хафиз. Бу вакытта чандыррак гәүдәле, чак кына шадра, көләч йөзле Галимулла да, пөхтә итеп киенгән, жиңел гәүдәле, чибәр йөзле Фәүзия дә Хафизга текәлгәннәр иде. — Анысына җитешеп булмый әле, — дип дәвам итте Шакиров. — Кыйммәтле агач материалына экономия ясау, производство процессларын камилләштерү, столярлык эшендә тиз эшләү методын куллану ысуллары турында үз фикерләреңне китапка язу зур мактаулы эш булыр иде ул. Ләкин килештереп язып булмас дип куркам. — Ансын гына төзәтүче кеше табылыр иде әле, — ди Фәүзия. Алар үз эш тәҗрибәләре турында, китап язучы слесарьлар, токарьлар, тукучылар, игенчеләр, терлекчеләр турында сөйләшеп утырган чакта, ишектән Рөкыя күренде. Закуска- лы тәлинкәләр тезелгән подносны өстәлгә китереп куйды ул. — Булдымы, сеңелем? — диде Хафиз һәм үзе буфет ишеген ачты. Аннан эчемлекле шешәләр алып, өстәлгә тезде. — Сезнең килүне көтеп торганнар икән болар, — диде ул көлеп. — Әйдә, җайлабрак утырыгыз. Бераз вакыттан соң инде туганнар үзләренең эшләре, иҗат уңышлары, тәҗрибәләре турында сөйләшә башладылар. Кама Тамагы районының Олы Кариле МТС ында өлкән агроном 82 булып эшләүче Галимулла, җәмәгать терлекчелеген үстерүнең өчьеллык планы турында сүз кузгатып, үзенең терлек азыгын мул итү өчен, тәҗрибә участогына Киевтән алынган яңа сорт үлән орлыклары чәчүе турында тукталды. Үткән елның җәендә Галимулла
«Социалистическое земледелие» газетасында терлек азыгы өчен әһәмиятле яңа сорт үләннәрне тәрбияләп үстерү турында бер мәкалә укыган иде. Бу — Киев фәнни-тикшеренү институтының яңа культуралар секторы мөдире Майданекның мәкаләсе иде. Бу институтның тикшеренү станциясе бөтен җир шарының төрле почмакларында үсә торган күп төрле үлән культураларын җыйган һәм аларны өйрәнү, безнең шартларда куллану өстендә зур фәнни тәҗрибә алып бара. Майда- нек шул үләннәрнең иң файдалы- ларыннан унбер сортны сайлап алган һәм аларны колхозларга тәкъдим иткән. Бу мәкаләне укыгач, Галимулла Шакиров Майданек исеменә хат язды һәм ул хатында һәр сорттан бер- ничәшәр генә бөртек булса да, орлыклар җибәрүен сорады. Күп тә үтмәде, Майданектан агроном Шакиров исеменә хат килде. Анда аның ул кадерле орлыкларны яз көне җибәрәчәге язылган иде. Ниһаять, яз җитте, апрель кояшы көлә башлады. Көннәрнең берендә Шакиров исеменә бер посылка килде. Анда 0,75 гектар мәйданга җитәрлек унбер сорт үлән орлыгы һәм алар турында инструкция бар иде. Галимулла бик сөенде һәм, зур рәхмәтләр укып, Майданекка хат язды. Бу үләннәр арасында гектардан 120—180 центнер коры печән бирә торган Тиффе дигән үлән аеруча әһәмиятле иде. (Гади печән гектардан 10—15 центнер гына чыга). Анда шулай ук бер тапкыр чәчкәнне 3—4 ел рәттән җыеп алып була торган, киндердән дә биек булып үсә торган җитен, ике еллык вика, амаранты, догосса дигән һәм башка төрле үләннәр, яшелчә культуралары да бар иде. Галимулла «Ур» колхозы кырыннан бүлеп бирелгән тәҗрибә учас-
83
I югын бик һәйбәтләп эшкәртүне ■таләп итте һәм бу культураларны |ре чәчте. Алар тигез, әйбәт булып тишелеп чыктылар. — Җәмәгать терлекчелеген үстерүдә бу үләннәрнең эффекты гаять зур булачак. Терлек азыгы мул бу- лачак, — диде Галимулла. Хафиз гныц бу сүзләрен зур кызыксыну белән тыңлады. Тора-бара сүз сабан туйларына күчте. — Сабан туена кайтмый калма инде, абый. Ерак җир түгел, — пароходка утыру белән кайтып җитәсең,— диде Галимулла. Фәүзия дә иренең сүзенә кушылды: > — Бик күңелле булачак. Көрәшләр, ат чабышы, йөгерешләр... —• Әче балы ничек булачак диген әле. Хоть коен, — дип, аның сүзен куәтләп җибәрде Галимулла. — Барып булмас, Галимулла,— диде Хафиз. — Бик, бик барасы килә дә, тик мөһим эшләр бар. План үтәлешен тәэмин итә торган проблеманы чишәсе бар. Ә аннан соң — мөмкин. — Нинди мөһим эшләр соң алар, абый? Хафиз җавап бирергә ашыкмады, радиоалгыч янына барды. — Тукта әле, Москва сөйли. Тыңлыйк әле ил йөрәген, аның сулышын тыңлыйк. Туганнар берничә минутка тынып утырдылар. Диктор җәмәгать терлекчелеген үстерү турындагы™” мәкаләне укый иде. Шуннан соң совет композиторларының яңа әсәрләреннән тапшыру башланды. Галимулла, әүвәлге соравын онытып ахры: — Халисә белән Сания ни хәлдә яталар соң? — дип сорады. — Килгәлиләр, әйбәт кенә.эшләп яткан көннәре. Шакпровның тагын бер сеңелесе, Халисәсе, 6 разрядлы контролер булып эшли, ә өченчесе — иң кечесе—Саниясе, күн комбинатында закройщица. Стахановчы. Гомерен бай тегермәнендә батрак булып үткәргән, яшь чагында ирек, бәхетле тормыш рәхәтен күрмәгән Шакир карт малайларының һәм кызларының хәзер Совет илендә гүзәл профессияләргә өйрәнеп, мактаулы хезмәт итүләре бик зур шатлык. Биш туганның өчесе менә хәзер бер бүлмәдә утыра. Зур, якты, пөхтә итеп җыештырылган, бай җиһазлы бүлмә. Хафиз быел аның стеналарына үзенең вкусы белән иң яхшы трафарет ясатты, яңа җиһазлар өстәде. Шактый паузадан соң Галимулла Хафизга әүвәлге сорауны бирде: — Сабан туена кайта алмавыңның
сәбәбен әйтмәдең бит әле. Нинди сәбәп соң ул, абый? — Улмы? — дип ,сорау белән җавап бирде Хафиз һәм көрсенеп куйды. — Бар инде. Ул үзенең рационализаторлык эше, агач материалына зур экономия ясау буенча үткәргән тәҗрибәләре турында, киләчәктә нәрсәләр эшләячәге турында сөйли башлады. Аның уйлары, фикерләре мастерскойга, үзенең бригадасына юнәлде. Әйтерсең лә, ул менә шушы минутта үзе шунда йөри, әйтерсең лә, Галимулланы җитәкләп, верстаклар, станоклар арасыннан үтә. Безнең күз алдыбызга столяр Шакировның новаторлыгы, иҗади хезмәте килеп баса. Галимулла да,. Фәүзия дә, Рөкыя да Хафизның күзләренә текәләләр...
Столярлар коллективының коммунист Шакировны күп кенә материалга, эш сәгатенә, производствоның башка ресурсларына экономия ясый торган һәртөрле яңа башлангычның инициаторы дип атавы юкка гына түгел. Күптәннән ннде Хафиз, алдынгы рационализатор, стахановчы столяр буларак, макталып килә. Александр Чутких чакыруыннан соң ул үзенең биш кешедән торган бригадасы белән бары тик отлично сыйфат кына бирә. Хафиз Шакиров үзенең эш урынын, хезмәтен күпләргә үрнәк булырлык итеп оештыра, бүгенге эш өчен кирәк булган һәрнәрсәне кичтән үк хәзерләп куя. Менә эш урыны. Хуҗасының вкусы белән хәзерләнгән, җайланган, җыйнак, чиста, уңайлы верстак. Хафиз инструментлар ящигын ачып җибәрә. Җаның ии тели — барысы
S4
ха бар. Инструментлар — казнадагы тешләр кебек тезелеп тора. Җиз балдак киерткән өтергеләр дисеңме, кулга уңайлы булсын өчен баш- башлары түгәрәкләп уелган струк- лар дисеңме, игәүләр, пычкылар дисеңме — һәммәсе җитәрлек. Төрле зурлыктагы кадаклар, шөрепләр, кыскасы, һәртөрле кирәкяраклар күп бүлемле махсус тартмаларда сакланалар. Бораулар өчен дә махсус футляр ясалган. Бу футлярда 0,5 мм дан 10 мм га кадәр зурлыктагы бораулар сыярлык итеп аерым оялар уелган, ә өстенә «верх» дип язылган. Нумерация клеймосы өчен дә оялы аерым ящик бар. Инструментларны кайрау өчен еш кына наждак кирәк була. Ә кирәк саен зур наждак янына бару күп вакытны ала. Шуңа күрә Хафиз үз верстагы янына кечкенә наждак көйләп куйды. Бу чара аның, шулай ук бөтен группаның хезмәт вакытына зур экономия ясады. Шакировның күпчелек инструментлары үзенеке. Ул үзенең кадерле вакытын инструмент кирәк саен «ВИН» га йөреп әрәм итми. Шуңа күрә аеруча кыйбатлыларын я сатып ала, я үзе ясый. Үзе сатып алган кыйбатлы җәзбәсе аның кулына кирәк чакта гына эләгә, көн буе башка столярларда була. Җәзбә генәме соң, алар күп кенә башка инструментларны да Хафиздан сорап торалар. Кайчакта аны «икенче «ВИН» (ягъни, «инструхмент бирүче») дип атап йөртүләре дә тикмәгә түгел. Югарыда әйткәнчә< Хафиз бүгенге эш өчен кирәк нәрсәләрне кичә үк хәзерләп куйган иде инде. Тик ул аның процессын җиңелләштерүне генә хәл итә алмаган иде әле. Бу эш ромбсыман детальләр хәзерләүдән гыйбарәт иде. Тасма рәвешендәге материалдан 6 ромб ясау өчен пычкы белән 29 тапкыр кисәргә кирәк. 29 тапкыр! Гаҗәп күп хезмәт сорала. Бу эш столярны һич тә канәгатьләндерми. Әгәр бу детальләрне чертеждагыча түгел, ә бәлки 45 градуска кыйгайтып киссәң? Хафиз шактый вакыт уйга чумып басып тора. Аннары, кәефле елмаеп, колак артына кыстырган карандашын ала да, кәгазьгә сызып карый. «Булды!» — дип куя ул үз-үзенә. Димәк, кәгазьгә сызып караганча эшләгәндә, әлеге тасмасыман материалдан 6 деталь урынына 9 деталь чыгарып була һәм 29 тапкыр пычкы йөртү урынына бары тик 9 гына тапкыр йөртергә туры килә.
Материалга зур экономия ясала. Шулай итеп, хезмәттә уйлану, иҗат белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә, Хафиз ул көнне 30 процент материалга экономия ясый һәм 6 деталь урынына 9 ны эшли башлый. Шакиров көн саен яңадан-яца рационализаторлык тәкъдимнәре кертә бара. Икенче көнне үк бу тәкъдимнәрдән бөтен коллектив файдалана башлый. Стахановчы столярның иҗат эше үскәннән-үсә, киңәй- гәннән-киңәя бара. Бервакыт Хафизның тәҗрибәле, үткен күзләре тышка чыгарып ташланган калдык материалларга төшә. Ул, бу хәлне күреп, бик борчыла. Җитмәсә, кайбер эшчеләр: — Их, яна да инде, «эһ» дигәнче чәйне кайнатып чыгара, — дип, шул калдык турында сөйләп, аның ярасына тоз сибәләр. Столяр чын-чын- лап уйга чума. Бу Хафиз эшли торган группа ясаган детальләр калдыгы бит! Бу хәл аны бик борчый. Бу турыда ул бик озак уйлана. Ә эш үз* агымы белән ага да ага. Теге калдык материал зур бер детальдән 90 һәм 120 мм зурлыкта икешәр данә ташлана бара. Ниһаять, Шакиров бу калдыкны файдалану һәхМ детальнең сыйфатым яхшырту җаен эзләп таба. Ул борауны үзе уйлап тапкан центро- бор белән алыштыра. Центроборның, тешен шудырмалы итеп ясый. Бу метод белән эшләгәндә, деталь эченнән чыккан түгәрәкләр бозылмыйлар, күләмнәре дә кимеми, тиз дә эшләнә. Калдык түгәрәкләрне Шакиров башка максат өчен файдалана башлый. Иң вак детальләрне ясау өчен элек махсус материал бирелә иде. Ә Хафизның иҗади эзләнүләреннән соң, һәрбер калдык түгәрәктән икешәр вак деталь эшли башлыйлар. Димәк, бер зур детальдән ташланган ике түгәрәктән 4 кечкенә деталь чыга дигән сүз!
85
! Бу зур детальгә фаскалар элек Iструг белән ясала иде. Чама белән генә ышку аркасында фаска 45 градус урынына 40 та, 50 дә булгалый иде, димәк, сыйфат та шәп түгел пде. Фаска ясау өчен Шакиров ромбсыман пычак уйлап таба. Шулай итеп^ рационализатор, новатор Шакиров калдык материал белән дә, фаска белән дә зур мәсьәләне унышлы хәл итә. Биредә ул хезмәт житештерүчәнлеген биш мәртәбәгә якын арттыруга ирешә. I Китерелгән мисаллар Хафиз Шакиров тарафыннан кертелгән, производствода тормышка ашырылган рационализаторлык тәкъдимнәренең бик азы гы1на. Аларның саны берничә дистәгә тула. Алда торган эшкә вакытында яхшылап хәзерләнү һәм чертеж өстендә иҗади фикер йөртү, операцияләрне механик ысулларга көйләү, аларны чираты белән, серияләп үткәрү, эшнең спецификациясенә, разрядына бәя бирә белү, беренче тапкыр кулга алган эшкә тәнкыйть күзе белән карау, асылын төшенгәннән соң хуҗаларча, омтылышлы, кыю алым белән керешү — менә бу сыйфатлар Хафизга хас сыйфатлар. Көннәрдән беркөнне ике столярга: Шакировка һәм Федоринга дүрт почмаклы деталь эшләргә ' бирәләр. Шакиров чертежга күз йөртеп ала да, бу детальнең эчке радиусын ую өчен махсус пычак ясарга кирәклеген күңеленә беркетә һәм бу турыда Федоринга әйтә. — Ул пычакны хәзерләп утыру никадәр вакытны алачак. Мин радиусны игәү белән генә уярга булдым. Мондый деталь яңадан киләме, юкмы, — ди Федорин һәм үзе әйткәнчә эшкә дә керешә. Хафиз исә махсус пычакны хәзерли. Нәтиҗә көткәннән дә яхшырак булып чыга. Федорин бу эшкә 16 сәгать вакыт әрәм итсә, Шакиров аны 2 сәгать эчендә бетерә һәм аның продукциясе отличнога кабул ителә. Димәк, эшләп чыгару күп тапкыр арта! Колодкаларның эчке радиусын алу өчен махсус зинкер хәзерләү Дисеңме, аларны уйдыру өчен махсус җайланма ясау дисеңме, нинди генә процессны алып карасаң да^ барысы да Шакировның иҗат эшенең гүзәллеген күрсәтеп тора. Технологлардан Кузнецов һәм Бочкарев, рационализация эшләрен оештыручы Баландин бу мактаулы столярның иҗатына һәм хезмәтенә сокланып карыйлар, аның эшендә ярдәм итәләр.
Июнь аеның сокланырлык матур көннәре бер-бер артлы үтте. Столярлар яңа нормалар белән эшләүне уңышлы дәвам иттерделәр. Биредә Хафиз яшь эшчеләрне яңа уңышларга рухландырды. Чыннан да, аңа бик киеренке эшләргә туры килде, чөнки үзенең заданиесен дә үтәргә, нормаларын тутыра алмаучыларга да ярдәм итәргә кирәк иде. Шакиров бригадасының өч члены, станоклар җитмәү аркасында, соңгы көннәрдә төнге сменага йөри башлаган иде. Бу столярлар, үзләре дә сизмәстән, кайбер процессларны үзара бүлешеп башкара башладылар, ә бу турыда Хафизга сиздермәскә тьи- рыштылар. Ә бригадир исә бу уңышлы башлангычны күрсә дә, аның барышына бик нык сөенсә дә. белмәгәнгә салышты. Бу инде бригаданың яңа метод белән эшли алуын раслау өчен ачык факт иде. Бу методны башка бригадаларга күчерү турында уйларга да мөмкин иде инде. Тик чималның хәзергә азрак килүе, столярлар башкара торган эшләрнең аз сроклы булулары комачаулый иде әле. Шуңа күрә ул бригаданың эре процесслы эшләр- белән тәэмин ителүе турында кайгырта башлады. Эшнең өзлексез рәвештә агып торуына, аерым процессларның аерым столярлар тарафыннан башкарылуына ирешү көннәренең якынаюы күренеп тора иде инде. Элек нормаларын үти алмаган Тырышкин, Чепурных, Тимергалиев, Тимербаев кебек столярларда бу көннәрдә норманы арттырып үти башлаганнар иде. Нәкъ менә шул чакта Шакиров, партия оешмасы секретаре Спиридонов белән берлектә, үз. бригадасы членнарына тиз эшләү методына күчү чоры җиткәнлеге турында сүз кузгатты. Семен Коряжкин да, Ва-
силий Мочалин да, Борис Быгатов та, Василий Морозов та бригадирның үз сүзендә нык торуын, аның инициативасының һәрвакытта да уңышка китергәнен моңа кадәр дә нык сынаганга күрә бу тәкъдимне, ниһаять, кабул иттеләр. Моңа кадәр бу яңалыкка сагаебрак караган мастер Тищенко да, ниһаять, Ша- кирозның җиңүен мактап, үзенең моннан бик канәгать булуын белдерде, аңа барлык шартларны тудыру өчен көрәшә башлады. Хафизга бары тик шул гына кирәк иде. Риза гына булсыннар-, ә бу бөек башлангычның гаҗәп нәтиҗәләре шиксез. Димәк, зур комачаулык булып торган каршылык җиңелде, партияләп килгән эшнең аерым процессларын аерым столярларның башкаруына ирешү өчен киң юл ачылды. Хафиз, канатлы кош кебек^ үзен 'киңёл сизә, аның җилкәсеннән иң авыр йөк төшкән кебек иде. Бер башланып кына китсен, ә калган барлык чаралар да билгеләнгән: тәҗрибәләр үткәрелгән, расчетлар ясалган. Ә яңа метод үз җаена салынгач, ял алырга, туганы Галимулла янына кунакка кайтырга да булыр. Июль ахырлары), август башлары җиткәч су
буйларында, урманнарда ял итү нинди күңелле булачак! Коммунист Шакиров шатлыклы хисләр белән дулкынланган хәлдә өенә кайтты. Зур, мәһабәт йортның баскычыннан күтәрелә башлады. Югарыда хатын-кыз тавышы ишетелде. Тукта, Фәридә тавышы ич бу! Әнә ул, таза гәүдәле, тыгыз тәнле, чем-кара чәчле һәм шомырт кара күзле Фәридә. — Хафиз!—дип, шатланып каршылады ул аны. — Сәламәтлегең ничек, Фәридә? — Бик яхшы, Хафиз, бик яхшы. Шундый сагындым үзеңне... Алар югарыга — үзләренең квартираларына таба күтәрелә башладылар. Югары менгән саен тирә-як яктырак, күңеллерәк булып күренде аларга. Бүлмәгә керделәр һәм ачык тәрәзәләр янына килделәр. Тирә- юньдәге төзелешләргә күз төшерделәр алар. Бу төзелешләр, Хафиз Шакировның тормышы кебек үк иркен һәм матур, аның хезмәте кебек үк мактауга лаеклы һәм азат. — Нинди ямьле безнең бу тормыш, ә, Фәридә! Бу сүзләр бик гади, аңлаешлы сүзләр иде.