Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАУСТ


 Шушы елның 28 нче августында немец халкының бөек шагыйре ИоганнВольфганг Гетеның тууына 200 ел тула. Гете олы җанлы гуманист-ша- гыйрь һәм галим. Аның лирика- сында, драматургиясендә, проза әсәрләрендә, аның меңнәрчә афоризмнарында һәм хатларында, табигать белемендә алдынгы эволюцион идеяләр өчен алып барган көрәшендә, идеалистик философиянең метафизиклыгына һәм спекулянтлыгына каршы алып барган сугыь шында гаять дәрәҗәдә мөһим булган якты һәм тормышны раслаучан фикерләр тупланган. Менә шуңа күрә дә безнең илебездә Гете әсәрләре торган саен күбрәк басыла бара, аның әсәрләре тугандаш телләргә тәрҗемә ителә һәм сөелеп укыла. Шуның белән бергә Гете иҗатында гаять дәрәҗәдә зур каршылыклар да бар. Энгельс, бу каршылыкларны ачып, болай яза: «Менә шулай, Гете я колоссаль рәвештә бөек, я бик вак; я буйсынмас җанлы, мәсхәрә итеп көлүче, бөтен дөньяга мыскыллап караучы бер даһи, я сак, бөтен нәрсәдән канәгать булган тар бер филистер». Гетеның нәкъ менә шушы) караңгы якларын коточкыч күпертеп, Американың һәм Англиянең каләмле лакейлары бөек Гетены космополит, антипатриот итеп күрсәтергә маташалар һәм, оятсызлыкның соңгы чигенә җитеп, имеш, Гете Европаның маршаллаштырылуын алдан күргән, имеш? ул моңа үзенең фатихасын биргән дип, шагыйрьнең бөек исеменә пычрак ташлыйлар. Моны алар, бер яктан, немец халкының милли бердәмлеккә, Германияне демократия нигезендә берләштерүгә һәм тынычлык сөюче дәүләт итеп яңадан төзүгә омтылышын йомшарту өчен эшләсәләр,^ икенче яктан, Гете исеме белән бик зур табыш алу, спекуляция ясау һәм, бигрәк тә, яңа сугышны пропагандалау өчен эшлиләр. Ләкин Америка империалистлары никадәр генә көчәнмәсеннәр, үзләренең кара максатларына ирешә алмаячаклар.. Тынычлык яклы көчләр бик зур һәм шул бөек көчләр арасында яктылыкны, азатлыкны, прогрессны мактаган Гете дә бара. Чын бәхеткә омтыл һаман, Булма шалтыравык надан! Тугры фикер, дөрес акыл Бәхәссез дә дөрес балкыр. Менә бу өзлексез алга омтылучы кешелек рухы немец халкының бөек шагыйре Иоганн-Вольфганг Гетеның «Фауст»* исемле мәшһүр әсәрендә, баштан алып соңгы биткә кадәр кызыл җеп булып сузыла. Бу рух үлеп баручы, җансыз тормыш богауларына каршы горур рәвештә баш күтәрә һәм, иркен фикерләр югарылыгымда торып, кешенең үткәненә, бүгенге көненә, киләчәгенә кыю, киң караш ташлый. Кешелек прогрессы өчен үзенең иҗат көчен биргән Гетеның бөек максатларга чакырып яңгыраган бу авазы кешене гади төзү кирпеченә әйләндергән буржуаз дәүләтләрдә инде күптән тынды. Германиядә исә шагыйрьнең бай әдәби мирасы фашистлар хөкем сөргән чорда чүплеккә ташланды. Бөек шагыйрь тудырган Фауст, Мефистофель образлары бары тик алдынгы культураның ышанычлы варисы булган безнең социалистик Ватаныбызда гына үзләренә чын гражданлык хокукы алдылар. Без «Фауст» әсәрен тузан баскан документ сыйфатында түгел, бәлки Прометей газапларын эченә алган^ мәңге хәрәкәттәге кешелек фикеренең гүзәл хәзинәсе итеп кабул итәбез. Шуңа күрә «Фауст» безнең илебездә искерми генә түгел, киресенчә, көннән көн үзенең яшәү сферасын киңәйтә, яңадан-яңа телләргә тәрҗемә ителә. Менә ул хәзер татар телендә дә басылын ЧЫКТЫ). «Фауст» — философик, лирик драма. Аны туган телебездә укучыларга җиткерү гаять авыр Һәм бик җаваплы эш. Барыннан да элек бу авыр- мәсеГСж\ня^пауСТ>‘ МәхмҮд Максуд тәрҗе- йи^боясе 15 сумеДаКТ°РЫ Ш' Ма""ур- 204
106 
 
лык шуннан гыйбарәт: оригиналдагы образлар системасы гадәттән тыш катлаулы, ә сүзлеге гаҗәп бай һәм Гете иҗаты өчен характерлы булган афоризмнар белән тулы. Әсәрдәге әдәби җыйнаклылык, сүзләрнең иң нечкә мәгънәләрне бирүе, үткен шигъри калыпка салынган тирән фикер — болар барысы да тәрҗемәче эшен бик катлауландыралар. Әсәрнең эчтәлеген бозмыйча, авторның үз йөзен, үз тавышын, аның художник буларак әдәби алымын, ниһаять, стилен бөтен үзенчәлеге белән бирү өчен тәрҗемәче барыннан элек галим, аннары зур шагыйрь булырга тиеш. Бары тик шундый хәлдә генә «Фауст»тагы образларның какшамас логикасын, аларның шигъри авазын бозмаска мөмкин. Тәрҗемәне максималь рәвештә оригиналга якынайту — менә тәрҗемәченең изге бурычы шул. Ул, тәрҗемәдән төп максат итеп, туган әдәбиятны үз хисабына түгел, автор хисабына баетуны куярга тиеш. Бу исә аңардан мөмкин кадәр автор белән органик кушылуны таләп итә. Мәхмүд Максуд «Фауст» ны тәрҗемә итүгә нәкъ менә югарыда күрсәтелгән таләпләр җирлегендә якын килгән һәм аны уңышлы хәл иткән. Башта ук әйтергә кирәк, тәрҗемә оригиналның эчтәлегенә, аның формасына максималь якын тора. Тәрҗемәче авторның фикерләрен, вкус- ларын гына түгел, аның ишарәләрен, елмаюларын, аның йөрәк тибешен дә шактый тулы биргән. Әсәрнең төп герое Фауст, оригиналдагы кебек үк, тәрҗемәдә дә үткен, зирәк, аның нәфрәтләре ачы: Нәләт сиңа масаю зурлыгы, Рухны син нык чолгап аласың! Нәләт сиңа күренеш сукырлыгы, Син зиһенгә кереп каласың! ДИ ул. Менә бу юллар оригиналдагы кебек үк көчле яңгырыйлар. Гетедагы бай стилистик бизәкләрнең дә күпчелеген тәрҗемәче бозмыйча, зә- гыйфьләндермичә биргән. Әсәрдә адььм саен очрый торган һәм хәзерге көндә немец халкының сөйләм теленә кереп киткән афоризмнар тәрҗемәдә дә безнең сөйләм үзләштерерлек форма алган. Менә алардан берсе: Ялтыравык һәрвакытта тиз югала, Ә чын нәрсә килер буыннарга кала. «Фауст»тагы тирән философия искиткеч җыйнак шигъри калыпка салынган. Бу формага аз гына зыян китергәндә дә әсәрнең динамикасын бөтенләй бозарга 
мөмкин. Чөнки эчтәлек белән форма биредә бер-бер- сенә гармоник кушылалар. Шуңа күрә әсәрнең гомуми интонациясен, үлчәвеи мөмкин кадәр бозмыйча бирү тәрҗемәченең игътибар үзәгендә торырга тиеш. Мәхмүд Максуд тәрҗемәнең бу өлешенә дә зур хезмәт салган. Тәрҗемәдә Гетеның интонациясе, ритм-рифма системасы оригиналдагы белән тулаем аһәңләтә. Әгәр дә анда беренче юл белән икенче юл үзара рифмалаша икән, ул тәрҗемәдә дә шулай. Аралаш рифмалар да сакланган. Авторның үз интонациясең бирүдә тәрҗемәче урыны-урыны белән зур мастерлыкка җитә. Бу бигрәк тә тирән эмоциональ буяуларга бай урыннарда ачык күренә. Мәсәлән, Гретхенның җырларын Мәхмүд Максуд гаять осталык белән биргән: Бетте тынычлык, Яна йөрәгем. Узды мәңгегә Гамьсез көннәрем. Ул булмаган җир — Миңа гүр генә, Бөтен дөньясы Ямьсез күренә. (135-136 битләр). Тәрҗемәченең шигырьләрне, аларның гомуми сулышын артык кысмыйча, юлын юлга тәрҗемә итүгә ирешүен дә уңай як итеп санарга кирәк. Оригиналда ничә юл булса, тәрҗемәдә дә шул ук сан. Тәрҗемәнең теле җыйнак, аңлаешлы. Мәхмүд Максуд Гете сүзлегенең бай эчтәлеген бирү өчен шактый санда синонимнар тапкан. Гомумән алганда, тәрҗемә уңышлы башкарылган. Тәрҗемәче аңа күп көч, күп хезмәт салган. Әлбәттә, бу зур хезмәт кимчелекләрдән бөтенләй азат түгел. Аларның күпчелеге әсәрне юлын юлга тәрҗемә итүнең котылгысыз нәтиҗәсе булып тора. Тәрҗемәче автор телендәге җанлылыкньв, динамиканы урыны- урыны белән йомшарта һәм фикер- 

 
пәриең нечкә мәгънәләрен коры сүзлек скелетына әйләндерә. Нәтиҗәдә текстның мәгънәсе бөтенләй үзгәрә. Менә бер мисал. Мефистофель, Фаустны ирешелгәннәр белән канәгатьләндерерлек дәрәҗәгә җиткерәм дип, аның белән бәхәскә керә. Ләкин Фауст мондый минутның булуына ышанмый. Оригиналда бу урын болан бирелгән: өзгәнче черегән җимешне һәм көн саен яңадан яшәрә торган агачларны күрсәт син миңа. Икенче төрле. әйткәндә, агачыннан өзгәнче черегән җимешләр, көн саен яңадан яшәрә һәм яфрак яра торган агачлар булмаган шикелле, кешедә дә ирешелгәннәр белән канәгатьләнү тойгысы булуы мөмкин түгел. Тәрҗемәче исә бу юлларны болай бирә. Өзү белән черер, әгәр бирсәң җимеш,(?) Агачларың һәр көн бүтән төскә керер. (66 бит). Биредә беренче юл бөтенләй аңлашылмый. Ничек инде ул «өзү белән черер, әгәр бирсәң җимеш?» Икенче юлда исә оригиналдагы мәгънәнең киресе бирелгән. Яки: Кәперәйдем бик, белмим, нидән Чыннан да мин сиңа тиңмен, ди Фауст Мефистофельгә. Икенче төрле әйткәндә: Фауст шайтанга тиң булуы өчен кәперәеп йөргән булып чыга. Бу дөрес түгел. Фауст үзен аллаларга тиң дип масаеп йөри, чынлыкта исә үзенең бары тик шайтанга гына тиң булуын күрә. Тексттан шулай читкә тайпылулар тәрҗемәдә байтак очрый. Тәрҗемәче бер урында Фауст авызыннан мондый сүзләр әйттерә: Әйе, сезнең сүзләребез матур алар, Түбәнлекне теткәлән салалар, Юк аларда ләкин һич тә тормыш көче, — Җилләр көзге яфрак аша искән төсле. (30 бит). Бу юлларны укыгач, үзенпән-үзе сорау туа: тормыш көченә ия булмаган матур сүзләр түбәнлекне тет- кәләп сала аламы икән? Оригиналда исә Фауст нәкъ моның киресен әйтә. Ялтыравык сүзләр белән сез кечкенә, вак фикерләр әйтәсез, шуның өчен аларда тормыш көче юк, ди. Немец филистерларының тышкыг бизәккә төренгән ваклыгына, эшсез- легенә каршы әйтелгән бу фикер тәрҗемәдә үзенең социаль үткенлеген югалткан, бер-берен юкка чыгара торган каршылыклы сүзләр тезмәсенә әйләнгән. Тәрҗемә тел кытыршылыкларын- нан да 
азат түгел. «Яхшы җанлы иде мәрхүм, тиле-миле», «Мин буламын, сорыйсыз сез нигә мине» кебек сүз тезмәләрен дә очратырга кин. Тәрҗемәдә күптән төшеп очраштыргалый дасы, гуаһлык һ. ңың кайберләрен лап булмый. Мәсәлән: Вавәйла (?), бу сорауны тик бирми кем дә, ди Мефистофель (75 бит). Мәхмүд Максудның «сусыныңны кандырырга», «лахза» кебек әдәбиятыбызга чит булган «өр-яңа» сүзләр белән телне баетырга тырышуын да уңышлы дип булмый. Менә шундый кимчелекләр тәрҗемәдә байтак очрый. Ләкин шуңа карамастан, тәрҗемәне уңышлы эшләнгән дип әйтергә кирәк. Мәхмүд Максуд «Фауст»ны тәрҗемә иткән рус язучыларының бай тәҗрибәләрен исәпкә алып, Гете иҗатын татар укучыларына уңышлы рәвештә җиткерә. Бу факт шигъри культурабызның үсешен бик ачык күрсәтә. Тәрҗемәнең турыдан-туры немецчадан эшләнүен искә алсак, аның әһәмияте безнең өчен тагын да зуррак. Тәрҗемәгә Хатип Госман тарафыннан язылан сүз башы һәм китапның ахырында ^бирелгән аңлатмалар укучыларга зур булышлык итәчәк.