БӨЕК РУС ШАГЫЙРЕНЕҢ САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ
Советлар Союзының барлык халыклары күптән түгел генә рус халкының бөек улы һәм даһи шагыйре Александр ’Сергеевич Пушкинның тууына 150 ел тулу көнен тантаналы бәйрәм итеп билгеләп үтте. Бу юбилей көннәре бөтен илебездә чын-чыннан халык бәйрәме булып әверелде. Совет халкының бөек Пушкинга булган мәхәббәте һәм хөрмәте бу көннәрдә тагын да ачык күренде. Татарстан шәһәрләрендә, районнарында һәм Казан клубларында, предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә Пушкинга багышлап үткән җыелышлар, докладлар, лекцияләр, әдәби кичәләр һәм фәнни конференцияләр—боларның барысының да киң массаның якыннан катнашы белән үтүе бөек патриот шагыйрьгә карата халык мәхәббәтенең көчен, шагыйрьнең иҗаты белән ти- рәнтен кызыксынуын ачык раслады. Пушкин: «Даным җәелер бөек Русь иленә», дип якты киләчәккә ышаныч белән карап җырлады, иҗатының бөтен халыкларга барып җитүе турында хыялланды. Безнең чорыбызда аның хыялы үзе күз алдына китерә алмаган дәрәҗәдә тормышка ашырылды. Бөек Октябрь социалистик революциясе Пушкинның данын тарихта күрелмәгән югарылыкка күтәрде, аның зур мирасы илебездәге барлык халыкларның уртак мирасы булып әверелде. Безнең илебездә аны һәр халык үзенең сөекле шагыйре итеп таный. Пушкин әсәрләренең Советлар илендә 76 телдә, барысы 45 миллион данә күләмендә басылып чыгу факты гына да бик күп нәрсә турында сөйли. Бары тик большевиклар партиясе җитәкчелегендә социалистик тормыш төзегән илдә генә, Советлар эпохасында гына бөек шагыйрьнең милли һәм дөнья күләмендәге әһәмияте бөтен тирәнлеге белән ачыла алды. Пушкин безгә азатлык
♦ А. С. Пушки и, Сайланма әсәрләр, 754 бит, бәясе 25 сум. Татгосиздат, 1949 ел. Г. Разин, И. Газый һәм С. Хәким редакциясендә,
сөючән даһи иҗат җәүһәрләре белән, туган илне дәртләнеп сөя белү хисе, тирән оптимистлыгы һәм тормыш чанлыгы белән аеруча кыйммәтле. Бөек рус халкының туганнарча ярдәме белән, Ленин — Сталин партиясенең җитәкчелегендә социалистик тормыш төзүгә, культурасының чәчәк атуына ирешкән татар халкы да, илебезнең башка халыклары кебек үк, Пушкинның иҗат чишмәсеннән тулысынча файдалануга, аның әсәрләрен ана телендә дә һәм рус телендә дә укый алу бәхетенә иреште. Бөек рус шагыйренең әсәрләрен татар халкы массасына җиткерү юлындагы беренче зур тарихи эшне халык шагыйре Габдулла Тукай үтәде. Патша Россиясендәге авыр шартларга, татар милли феодаль- буржуаз җәмгыятенең, кара груһчыларның^ милләтчеләрнең кабахәт каршылыкларына карамастан, Тукай рус культурасыннан, әдәбиятыннан өйрәнде һәм аны татар хезмәт ияләренә җиткерү өчен армый-талмый пропаганда алып барды. Ләкин аның мөмкинлекләре бик чикле иде. Бары тик Октябрь социалистик революциядән соң гына рус классик әдәбиятын милли телләргә тәрҗемә итү,, аны массага җиткерү гомуми халык эше, дәүләт эше булып китте. Хәзер инде Пушкинның иң атаклы әсәрләренең барысы да диярлек татар теленә тәрҗемә ителгән. Рус әдәбиятын өйрәнү һәм тәрҗемә итү процессында бездә зур тәҗрибәле тәрҗемәчеләр кадры үсте һәм тәрҗемә культурасы моңарчы булмаган дәрәҗәгә, яңа баскычка күтәрелде. Пушкинның мәңге яшь, мәңге дәртле классик әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү елдан-ел киңәя һәм тәрҗемәләрнең сыйфатларын тагын да яхшырту буенча эзлекле, уңышлы эш алып барыла. Моның матур бер үрнәге — Пушкинның 150 еллыгына басылып чыккан аның әсәрләренең бер томлыгы. Татгосиздат үткән елны да Пуш
101
кин әсәрләренең бер җыентыгын чыгарган иде. Ләкин шагыйрьнең гобилеенә чыгып өлгергән яңа бер томлык элекке җыентыклардан шактый аерыла. Ул элек'ке җыентыкларны өлешчә генә кабатлый, анда моңарчы әле бер дә тәрҗемә ителмәгән күп кенә әсәрләр бирелгән һәм иң яхшы тәрҗемәләр тупланган. Биредә без шагыйрьләрнең (Ә. Исхак, Ә. Ерикәй, Ә. Фәйзи һ. б.) элекке тәрҗемәләрен яңадан карап чыгып, уңышлы төзәтелгән яңа тәрҗемә вариантлар бирүләрен күрәбез. Пушкин сайланма әсәрләренең бу бер томлыгы шактый зур күләмдә булуы (754 бит) белән һәм анда шагыйрьнең поэзия, Драма һәм проза жанрларындагы иң зур күренекле әсәрләре туплануы күзгә бәрелеп тора. Бер томлыкка Пушкинның 1814—1836 нчы елларда язылган илледән артык лирик шигыре, шигырь белән язылган классик «Евгений Онегин» романы, «Борис Годунов» драмасьи, «Таш кунак», «Су кызы», «Саран рыцарь», «Моцарт һәм Сальери», «Чума вакытында мәҗлес», «Рыцарьлар заманыннан күренешләр» исемле драма әсәрләре, «Чегәннәр» һәм «Бакыр һәйкәл» поэмалары, шигырь белән язылган өч әкияте һәм прозаик әсәрләрдән: «Капитан кызы» повесте, «Дубровский», «Пики дамасы» һәм «Мәрхүм Иван Петрович Белкин хикәяләре» кергән. Пушкинның биредә иң югары, классик җәүһәрләре тупланган. Безнең шагыйрьләр һәм прозаиклар, һичшиксез, бик җаваплы һәм мактаулы зур эш башкарганнар. Тәрҗемәләрнең күпчелеге оста каләм белән эшләнгәннәр һәм аларны сокланып, зур канәгатьләнү белән укыйсың. Биредә зур коллективның, күмәк иҗат көченең матур нәтиҗәсе ачык күренә. Ә. Исхак, Ә. Фәйзи, А. Шамов, Ә. Ерикәй, Ш. Маннур, М. Максуд, Н. Арсланов, С. Әдһә- мова, Н. Исәнбәт, С. Баттал, Г. Ша- муков, С. Фәйзуллин, Ш. Мөдәррис, М. Садри һәм Ә. Юнус иптәшләр, бөек шагыйрьнең әсәрләрен чын күңелдән яратып, тырышлык белән тәрҗемә иткәннәр. Ә. Исхак, Ә. Фәйзи һәм Ш. Маннур иптәшләрнең Белинский тарафыннан «рус тормышының энциклопедиясе» дип бәяләнгән «Евгений Онегин» романының нигездә уңышлы яңа тәрҗемәсен бирүләре аеруча әһәмиятле бер факт булып тора. Алар романның эчтәлеген, рухын дөрес аңлап, поэтик формасын да саклап тәрҗемә итүдә яхшы ук уңышка ирешкәннәр. Дөрес, аерым урыннарда текст белән «иреклерәк»
эш итү һәм авыр аңлаешлы яки прозаик яңгырашлы юллар очрый. Ләкин алар тәрҗемәнең гомуми кыйммәтен киметерлек түгел. Драма әсәрләреннән иң уңышлы эшләнгән итеп «Борис Годунов»ны (Ә. Фәйзи тәрҗемәсе) һәм «Су кы- зы»н (М. Максуд тәрҗемәсе) күрсәтергә мөмкин. Прозадан «Капитан кызы» (Афзал Шамов тәрҗемәсе) һәм «Белкин хикәяләре» (Сәрвәр Әд- һәмова тәрҗемәсе) үзләренең гадилекләре, эчтәлекне дөрес саклап, матур әдәби телдә тәрҗемә ителүләре белән укучыда яхшы тәэсир калдыралар. «Дубровский» һәм «Пики дамасы»ның тәрҗемәләре дә тәҗрибәле каләм белән эшләнгәннәр һәм җиңел укылалар. Пушкинны тәрҗемә итүдә яңа көчләрнең катнашуын да китапнын бер уңышлы ягы дип исәпләргә кирәк. Н. Арсланов, Г. Шамуков, Ш. Мөдәррис, М. Садри һәм Ә. Юнус иптәшләрнең дә бу эшкә җитди караулары һәм тәрҗемә өлкәсендә һәркайсының үзенчәлекле сәләтләре булуы ачык күренә. Болар арасыннан бигрәк тә Н. Арслановның үзенчәлекле, талантлы тәрҗемәче булып үсеп килүен күрсәтеп үтәргә кирәк. Аның тарафыннан эшләнгән «Чегәннәр» һәм «Бакыр һәйкәл» поэмаларының тәрҗемәләрендә Пушкин текстына якын булырга, шагыйрьнең эчке поэтик тавышын сакларга һәм гадилеккә омтылу сизелә. Бу — тәрҗемәче өчен бик әһәмиятле сыйфат. Поэтик әсәрнең эчтәлеге дөрес саклану белән бергә, ул тәрҗемә телендә дә оригиналы шикелле үк чын поэтик әсәр булып яңгырарга тиеш. Билгеле, бер томлыкка кергән: аерым кайбер тәрҗемәләрдә ашы
гып эшләү, поэтик телгә җитәрлек игътибар итеп бетермәү фактлары да юк түгел. Моны Г. Шамуков, Ә. Юнус һәм өлешчә Н. Исәнбәт тәрҗемәләреннән күрергә мөмкин. Г. Шамуковның «Гр^к кызы» һәм «Моцарт һәм Сальери» тәрҗемәләре шактый авыр һәм бөтенләй шигырь булып яңгырамаган юллар еш кына очрый. Тәрҗемәче бөек шагыйрьнең гадилеген, җанлылыгын, музыкальлеген һәм ачыклыгын саклауга ирешә алмаган. Н. Исәнбәт «Т; ш кунак»та, Пушкин драматизмын оста саклый белгән булса да, шигъри юллар өстендә җитәрлек эшләмәве, кирәксезгә гарәп, фарсы сүзләрен еш кына куллануы аркасында тәрҗемәсе чуар телле һәм авыр булып чыккан. Гомумән мондый чуарлык кайбер башка тәрҗемәләрдә дә күренгәли. Телебезне гарәп һәм фарсы сүзләре белән чүпләү фактларын һич тә мактап булмый. Безнең әдәби телебез совет чорында аеруча үсте, баеды һәм ул классик әсәрләрне дә тәрҗемә итәрлек дәрәҗәгә күтәрелде. Шуңа күрә дә тел чуарлыгына һич тә юл куелмаска тиеш. Безнең тәрҗемәчеләрнең моңа көчләре, тәҗрибәләре җитәрлек икәнлеген шушы зур бер томлык бик яхшы раслый. Китапта хәреф хаталары һәм шигырь юллары буталып басылу кебек (137 биттә) игътибарсызлык фактлары очрый. Моны булдырмаска бик мөмкин иде.
Бер томлыкка Пушкинның тормышы турында В. Вересаевның очеркы урнаштырылган. Җанлы тел белән язылган бик кирәкле, кыйммәтле очерк ул. Ләкин ул, 1937 нче елда ук язылган булганлыктан, сон- гы елларда Пушкин турында табылган материалларны, тикшерүләрне өстәми. Шуңа күрә, безнеңчә, шагыйрьнең 150 еллыгына чыккан китапка тулырак эшләнгән яңа хезмәтне кертү яхшырак булган булыр иде. Нигәдер китапны төзүчеләр күптәнге,, бездә инде элек басылып чыккан очеркны кабатлау белән генә чикләнгәннәр. Шулай ук китапта шагыйрьнең «Россиягә яла ягучыларга» һ. б. ш. кебек политик- лирик шигырьләрен күбрәк биргәндә тагын да уңышлырак булган булыр иде. Кабат әйтәбез, тәрҗемәләрнең аерым вак-төяк кимчелекләренә карамастан, Пушкинның бу бер томлыгы, һичшиксез, шактый тулы, уңышлы төзелгән һәм яхшы сыйфатлы тәрҗемәләр тупланган. Пушкин сайланма әсәрләренең татар телендә чыгуын зур шатлык оелән каршы алабыз. Ул безнең әдәбият тарихыбызда аеруча зур әһәмиятле, күркәм бер вакыйга булып тора. Бөек рус әдәбиятының классик мирасын киң халык массасына җит-* керүнең культура Нәм политик әһәмияте бик зур. Мондый уңышлы хезмәтне киләчәктә тагын да кин- рәк дәвам итәсе иде.