Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ ЗАМАН ҮСТЕРГӘН БАЛАЛАР

БЕЗНЕҢ ЗАМАН ҮСТЕРГӘН БАЛАЛАР
 Ватан сугышы елларында мәктәп яшендәге балаларның, пионерларның дошманны җиңү өчен фронтта да, тылда да күрсәткән геройлыклары, аларның авыр шартларда укуларын дәвам иттерүләре, колхозга якыннан торып эшлекле ярдәм күрсәтүләре турында Гариф Гобәй үзенең «Замана балалары»† исемле зур күләмле әсәрен бастырып чыгарды. Бу әсәр «Совет әдәбияты» журналында басыла башлаганда ук яшь укучыларыбызның игътибарын , үзенә тарткан иде. Хәзер, бу әсәр тулыланып, төзәтелеп чыккач, билгеле, укучылар аны тагын да тирәнрәк кызыксыну белән каршы алдылар. i Әсәрнең төп герое Хәлим образы аеруча тулы эшләнгән. Бу образда без меңләгән совет балаларының теләкләрен, омтылышларын, Ватан сугышы елларындагы патриотик эшләрен күрәбез. Менә сугышның беренче елы — дошман бөтен фронт буенча һөҗүм итә. Со’вет информбюросының көн саен диярлек каты сугышлардан соң теге яки бу шәһәрне калдыру турындагы хәбәре
                     † Гариф Гобәй. «Замана балалары». Повесть. Редакторы Газиз Иделле. Художнигы М. Усманов. 340 бит. Бәясе 15 сум. 
7. ,С. Э- № 3. 97 
 
зурлар арасында гына түгел, хәтта 13—14 яшьлек мәктәп балалары арасында да немецларга каршы тирән нәфрәт уты кабыза. Дошманны җиңеп чыгу өчен алар үзләренең кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышалар, хәтта, укуларын калдырып булса дая фронтка ашкыналар, кулларына корал алып, дошманга каршьв сугышырга телиләр. Әлбәттә, сугыш балалар эше түгел. Хәлим моны соңрак, фронт янындагы бер госпитальдә хезмәт иткәннән соң гына аңлый. Ярасы төзәлеп, авылга кайтканнан соң, ул үзенең ялгышын төзәтә. Ул фронтта гына түгел, тылда да дошманга каршы сугышырга мөмкин икәнлекне ачык төшенә. «Чүп йолкып ташлау—фашистларны йолкып ташлау ул», ди. Хәлим авыр сугыш елларында вакытлыча мәктәптән аерылган балаларны (Шәпи, Гаяз, Сәләхи һ. б.) яңадан укуга тарту, фронтовик семьяларына пионерлар шефлыгы оештыру кебек бик файдалы һәм кирәкле эшләр башкаруда үзенең көчен аямый. Укуда да үрнәк күрсәтә. Колхозның иң арык атын тәрбиягә алып, аны сукага яраклы итеп тазартып бирә. Фронт өчен урманда эшли. Ниһаять, фронт өчен, җиңү өчен Кызыл Армиягә ярдәм фондына 1.200 пот ашлык үстереп бирә! Никадәр энергия, түземлек, тырышлык күренә бу эштә! Повестьның төп геройлары: пионер вожатые комсомолка Фәрдәнә, пионерлар Хәлим, Каюм, Гөлгенә, Җәләй, Мәгъсүм, Нәҗип һәм алар участогына агротехник итеп беркетелгән колхозчы карт Шәйхаттар бабайлар укучы күңелендә урнашып калалар һәм оныггылмыйлар. Бу китапны дулкынлану белән укыйсың. Алынган вакыйгалар бер-берсенә нык бәйләнеп баралар һәм күз алдына җанлы картиналар булып килеп басалар. Әсәрнең геройлары теге яки бу вакыйга турында сөйләп йөрүче пассив кешеләр түгел. Алар вакыйгаларга актив катнашалар, тормышта, хәрәкәттә гәүдәләнәләр. Бу хәл китапның кыйммәтен тагын да үстерә һәм аның тәрбияви көчен арттыра. Гомумән алганда, бу әсәрдә сугыш елларында колхозда булган авырлыклар, аларны җиңеп чыгу өчен колхозчыларның, шулар белән бергә пионерларның да нинди зур көч куюлары дөрес һәм тулы чагыл- дырылган. Ләкин әсәр җитди генә кимчелекләрдән дә азат түгел. Күп урыннарда бер үк фикер кат-кат әйтелә, һаман бер үк төрле 
тасвирлау сүзләре кулланыла. Шуның аркасында укучы өчен әллә кайчан аңлашылган тойгылар, тирәнәя бару урынына, төссезләнеп калалар. Бу исә әсәрнең художестволылыгын, аның эстетик көчен шактый киметә, ясалма рәвештә әсәрнең күләмен зурайта, аны укырга күңелсез итә. Мәсәлән,. 316 нчы биттә болай диелгән: «Ләкин сугыш вакытында, колхозда эшче көче җитмәгәндә болай йөрү әйбәт була микән соң? Юк, болай йөрү әйбәт булмый. Колхозда эшче көче җитмәгәндә болай йөрү әйбәт булмый^ иптәшләр...». Монда икенче җөмләнең нигә кирәге бар? Бер үк сүзләр өч мәртәбә кабатлана. Балаларның тойгыларын яки характерларын бирәм дип, буш сүзләрне куллану, артык вак детальләр белән мавыгу фактлары әсәрдә байтак очрый. Андый урыннар бик авыр укыла. Аннары күзгә чагылган шундый вак кимчелекләрне дә күрсәтеп үтәсе килә. Агроном киңәше буенча балалар, бер гектар җиргә утыз тонна исәбеннән, ун гектарга өч йөз тонна тирес түгәләр. Автор моны, потка әйләндереп, «утыз мең пот», — ди (244, 246 битләр). Чынында исә 300 тонна 18 мең поттан аз гына артык. Фазыл белән Мәгъсүм турында: «— ФЗУ ны бетерәбез, дигәннәр», — дип (134 бит) әйтү дә дөрес түгел. Чөнки ФЗУ лар юк, ә ФЗО (фабрично-заводское обучение)лар гына бар. Шулай ук мәктәпләрдәге классларны башта «класс», ә соңга табан «сыйныф» дип әйтү (128, 314 битләр), сабан төрәннәре бер урында «төрән» икенче урында «сабан калагы» дип (260—264 битләр) бутап бирелә. Балаларның фронтка бүләк итеп 

 
1.200 пот тарымы яки тары ярмасымы җибәрүләре дә аңлашылмый. Чөнки араларында зур аерма булган бу әйберләрне автор: «Вагоннарның гөрле почмакларына гәрәбәдәй сары ярма өелә башлады»... «Тарыны вагоннарга төяп бетерүгә...» дип, икесен дә бергә бутап йөртә (335—337 битләр). «Тәрәзәләреннән урамга йомшак кына яктылык сибелгән, алдында җиңел автомобиль, берничә җигүле ат тора иде» (22 бит), «Менә кешеләрнең бөтен гәүдәсе белән өстәлгә ятканы кузгалды» (26 бит), «Тәҗрибәле картлар өй түрендәге миләш тармакларының яшелрәк төскә керә баруларын күреп сөйли башладылар» (241 бит) һәм башка шуның кебек аңлашылмый торган, кытыршы җөмләләр дә байтак очрыйлар. Алар әсәрнең теле эшләнеп җитмәвен күрсәтәләр. Нигездә балалар, яшүсмерләр өчен язылган бу китапта: «йомран күз», «Черки Ибрай» дип балаларның кушаматлар 
белән сөйләшүләре- ЯКИ: — «Исемнәрем Гөлгенә, Эчкәнем үлән генә, Үлән түгел чорт эчсәм дә, Бетми бңт сипкел генәм» дип бер-берсен мыскыллый торган тупас бәетләр булуы да урынсыз. Повестьта шактый күп урын бирелгән һәм Хәлимне яшь пионердан бигрәк яшь егет, ә Гөлгенәне буйга җиткән кыз итеп гәүдәләндергән «серле яулык» мәсьәләсенең урынсыз булуы турында да әйтеп китәргә кирәк. Бу кимчелекләр әсәрнең әдәби кыйммәтен шактый киметәләр. Ләкин шулай булуга да карамастан, «Замана балалары» безнең заман балаларына зур бүләк. Ул аларга яңа көч, дәрт бирәчәк, ул аларны бөек Ватаныбызны тагын да тирәнрәк итеп сөяргә, аның өчен бернәрсәне дә кызганмаска рухландырачак.