АЛТЫН ЙОЛДЫЗ.
БИШЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Сталинград өчен барган сугышларда Һаҗәрнең һәлак булуы турында Наиль бары ярты елдан соң гына белде. Федоровка астында сугышканда дошман авиациясе аларның редакцияләрен бомбага тотты. Редакция работниклары хәреф кассаларын, кәгазь запасын коткарган закытта, аларның барлык шәхси әйберләре утта янып бетте. Наильне иң әрнеткәне көндәлекләренең һәм дусларының адреслары язылган блокнотының югалуы булды. Шуннан соң ул адресларны яңадан булдыру өчен байтак айлар кирәк булды. Ул Һаҗәр турында да, дуслары, иптәшләре турында да бернәрсә белә алмыйча, бик борчылды, һәм менә беркөнне, кичкырын, аңа хат китереп бирделәр. Ул хат җибәрүче кешенең адресына йотлыгып карады. Хат — аның укытучысыннан иде. Беренче хатның карт укытучысыннан булуы аны әйтеп бетергесез шатландырды. Хатны кулына алгач, өй эчендә аңа бик бөркү булып китте. Наиль тышка чыкты һәм, яртылаш ишелгән таш сарайның кояшлы ягына үтеп, снаряд йолкып ташлаган дәү карама өстенә барып утырды. Ул, конвертын кулында тоткан килеш, янган күмерләр шикелле көйрәп торган офык буйларына күзен төшерде. Аннары шәһәр читеннән күренеп торган кара урманга, кар кисәкләре утырып калган тирән чокырларга карап алды. Озак айлар буенча көткән бу хатны аның тиз генә ачасы килмәде. Күңеле нәрсәдер сизенгәндәй булып борчыла иде. Шулай да конвертны ачарга кирәк иде. Наиль аны батып барган кояш яктысына күтәреп карады һәм бераз калтыранган бармаклары белән аның бер читен ертты. Хат тигез почерк белән, гади дәфтәр битенә дүрт яклап язылган иде. Әле укымас борын ук аннан күңелгә бик якын, бик кадерле, бала чакларын, мәктәп парталарын искә төшергән якты бер тойгы сирпелде. Башта Петр Ильич үзенең Сталинград ечен сугышларда яралануын, хәзер, госпитальдә дәваланганнан соң, фронтка узып барышлый берничә көнгә Казанга керүен язган иде. Аннары Һаҗәрнең исеме чагылып китте... «...Безнең мәктәбебез, безнең коллективыбыз, партия һәм комсомол оешмаларыбыз, барыбыз да үз арабызда шундый батыр кызны тәрбияләвебез белән горурланабыз. Мин аны Сталинград окопларында күрдем. Ул куркуны белмәде, ул актык сулышынача безнең газиз Ва-
♦ Дәвамы. Башы 3, 4, 5, 6, 7 саннарда.
28
тавыбызга бирелгән иде... Бервакытны, сез әле мәктәптә укыган ча- 1ында, безгә Советлар Союзы Герое килде. Авың күкрәгендәге Алтын йолдызга карап, сезнең күзләрегезнең ялтыравын һәм сезнең, барыгызның. да: «Аның кебек булсаңмы!», дип пышылдауларыгызиы мин әле дә хәтерлим. Һаҗәр шундый батыр булды. Аны үлгәннән соң Ленин ордены белән бүләкләделәр...» Хатның бу өлешен Наиль кат-кат укыды. Ләкин гади бер нәрсә, ехгышта Һаҗәрнең һәлак булуы аның зиһененә һич тә сыймады. Ул, ^з күзе белән йөзләрчә үлекләрне күргән һәм үзе дә әллә ничә тапкыр үлем куркынычы астында калган булуга карамастан, Һаҗәрнең үлүе аңа шул хәтле ышанмаслык булып тоелды, ул хәтта юкны язган өчен иң хөрмәтле укытучысына да ачуланырга хәзер иде. Кинәт аның күз алды томанланып китте. Тигез хәрефләр сикерешә башладылар. Тәне эсселәнде, сулар өчен һава калмады шикелле. Ул якасын чишеп җибәрде. — Һаҗәр! Һаҗәр!—дип пышылдады ул һәм хатны, йомарлап, күкрәгенә кысты. Аннары, күзләрен йомып, тезләренә капланды. Шул хәлендә ул күпме утыргандыр — хәтерләми. Әгәр дә үзе белән бергә редакциядә эшләүче өлкән лейтенант Акимов аны эзләп тапмаса, ул, бәлки, әле тагын берничә сәгать шулай. утырган булыр иде. — Наиль, ни булды сиңа? Нигә болай утырасың? Авырыйсыңмы әллә? — диде Акимов, аның алдына килеп басып. Ул озын буйлы, матур, ачык йөзле егет иде. Өстендә кавалеристлар кия торган озын шинель, бер ягында сары кыр сумкасы, икенче ягында шундый ук сары кобура һәм пистолетының чылбыры салынып тора. Портупея- ләре, погон асларыннан үткәрелеп, ипләп ныгытылган. — Әллә берәр күңелсез хәбәр алдыңмы, Наиль? Наиль башын күтәрде. Аның төсе киткән иде. — Әгәр аны күңелсез дип кенә әйтеп булса иде... Мин коточкыч хәбәр алдым, Саша! Акимов аның янына, карама өстенә утырды ҺӘХМ кулын иптәшенең иңбашына куйды. к — Сөйлә, бераз җиңелрәк булыр. — Хәтерлисеңме, мин сиңа Һаҗәр турында сөйли идем... Ул юк инде... Мондый чакларда сугышчан иптәшеңнең күңелен ’күтәрерлек сүзләр табуы да, аны кайгыдан аралау да бик кыен. Акимов Наильнең ул кызга багышлап язган иң саф мәхәббәт белән тулы шигырьләрен исенә төшерде. Наиль аларны башта татарча укый иде, аннары русча тәрҗемә итә иде. — Ул кыз синең шигырьләреңә лаеклымы соң?—дип сорый иде Акимов. Наиль, елмаеп, ничектер бөтен йөзе белән яктырып, сорауга сорау белән җавап бирә иде: — Әгәр лаеклы булмаса, үлем кырында мин аңа багышлап шигырь язар идеммени? һәм менә шул кыз хәзер юк. Ул фашистлар пулясыннан һәлак булган. — Бәлки, дөрес түгелдер әле... Сугышта ялгыш хәбәр итүләр була торган хәл. Частьта чакта минем үзем турында да ике тапкыр үлгән дип хәбәр иткәннәр, — диде Акимов. Наиль аңа каршы бер сүз әйтмичә, урыныннан торып, кирпеч өемнәре өстенә менде. Кояшның соңгы нурлары аның гәүдәсен, күзлекләрен һәм бөдрәләнеп торган саргылт чәчләрен яктыртты. Акимов та аныц янына менде. Шәһәр яртылаш җимерелгән, берничә урында әле янгыннар да сүнеп җитмәгән, таш йортларның тәрәзәләреннән төтен чыгып тора. Имгәнеп, киселеп беткән бакчаларда, берәм-сәрәм генә.
29
калган агачлар өстендә кара каргалар кычкырыша, бер стенасы ише- .леп төшкән сарай түбәсенә озын колга белән беркетелгән сыерчык оясында сыерчыклар белән чыпчыклар сугыша. Кайдандыр, төтен, көйгән материя, янган резина исләрен җиңеп, хуш һәм татлы бөре исе килә. — Яз көне бит, Саша... яз көне... Бөтен табигать яшәүгә омтылган, уянган чакта... Күңелләрдәге сагыну яңарган чакта... — Наиль, — диде Саша әкрен генә. — Сиңа авыр. Ләкин сугыш корбансыз булмый. Без солдатлар, без моңа ачык карарга тиешбез. Чөнки без үзебез үлем белән янәшә йөрибез. Менә аның әти-әнисенә сөекле кызларының үлгән хәбәрен ишетү кыен булыр. — Аның әти-әнисе юк. — Ятим кыз идемени ул? Наиль эндәшмәде. Алар, кирпеч өемнәре өстеннән төшеп, редакция • урнашкан флигельгә таба атладылар. Сарай ышыгына яшерелгән типография автомашиналары яныннан үткән чагында, Акимов, Наильнең кулыннан тотып: — Бәлки, бу юлы син бармассың, берничә көнгә калып торырсың? Мин редактор белән сөйләшим. Икебез өчен дә эшләрмен, — диде. Алар берничә сәгатьтән алгы «кырыйга, командировкага китәргә тиешләр иде. — Юк, киресенчә, хәзер минем урыным алгы кырыйда. Әгәр дә син редакторга бер-бер сүз әйтсәң, мин сине дус дип тә санамаячакмын. — Син моны чынлап әйтәсеңме? — Чынлап. Төнлә алар, ППС машинасында, типография буяулары да кибеп бетмәгән газеталар бәйләме өстенә утырып, алгы кырыйга киттеләр. Ә таң сызыла башлаганда, машина каен урманы эченә урнашкан дивизия политбүлегенә якынлаша иде инде. Санбат турысыннан үткәндә, машинага бер капитан утырды. Акимов йоклый иде. Наиль капитан белән сөйләшеп китте, һәм дивизиянең хәл-әхвәле турында сораштыра башлады. — Без сталинградлылар яки ленинградлылар кебек, зур уңышлар белән мактана алмыйбыз әле, ләкин шулай да...—диде капитан һәм, күзен кыса төшеп, агач башларына карап елмайды. — Ләкин шулай да тиздән безнең турыда да — «Соңгы сәгатьтә» әйтәчәкләр. Без бары тик булачак һөҗүм белән генә яшибез. Шуннан ул, дивизиянең хәзер актив оборона алып барганлыгын сөйләп китеп, «Үлемсезләр редутын» телгә алды. Наильнең колаклары үрә тордылар. Корреспондент кеше мондый романтик исемне, әлбәттә, игътибарсыз калдыра алмый иде. Наильгә бу исемдә рус халкының герои к үткәне белән совет кешеләренең бүгенге каһарман чынбарлыгы кушылган кебек тоелды. — Ни өчен «Үлемсезләр редуты»? — дип сорады ул, бик кызыксынып. Капитан, маңгаен ураган ак марляны төзәткәләп, елмая төшеп җавап бирде: — Чөики анда үлемсез кешеләр сугышалар. Күбесе комсомолецлар. Ә ни өчен редут — анысын сез кече лейтенант Комаровтан белешерсез. • Анда аның взводы тора. — Комаров та комсомолецмы?, I — Комсомолец. — Ә сез алар турында белмисезмени? — Мин беләм, әлбәттә. Дивизиядә бу турыда белмәгән сугышчы юк. Ләкин сез үзегез анда барсагыз, күбрәк нәрсә беләчәксез. Мин бары шуны гына әйтә алам: Комаров позицияләренә немецлар көненә I
30
сигезәр йөзгә якын мина һәм снаряд аталар, алты-җиде тапкыр атака ясыйлар. Ә Комаров тора. Исәп буенча анда бер генә тере кеше дә калмаска гиеш, ә комаровчылар яши. Минемчә, корреспондент өчен, шул кадәресе дә кызык. Машина, бер читкә оорылып, туктады. Акимов уянды һәм учларьь белән күзләрен тырнап сорады: — Килеп тә җиттекме? — Әйе. Ах, шайтан алгыры, нинди тиз булды. Шул кадәр шәп йоклыйдыр идем. Машинадан төшкәч, Наиль башы марля белән уралган капитаннан: — Редут еракмы?—дип сорады. — Моннан дүрт километрда. Ләкин анда төнлә генә барырга мөмкин. Көндез куркыныч. Немец снайперлары сагалый. Политбүлек начальнигы белән сөйләшкәндә, Наиль «Үлемсезләр редутына», Комаров янына барырга теләвен әйтте. — Сез белеп тә өлгердегезмени? — дип, нидер язып утырган писарь җирән башын күтәрде. — /Менә дан дигәнең, кешенең үзен күргәннәре дә юк әле, ә аның турында инде беләләр дә. — Шуның өчен дә ул корреспондент, — диде полковник, көлемсерәп. — Алар күп нәрсәне беләләр. Син дә анда итәкләреңне җыя төш, югыйсә бөтен фронтка даныңны танытырлар. Көндез Наиль укчы батальоннарда булды, ә төнлә, озатучы белән, «Үлемсезләр редутына» китте. Төн бик караңгы иде. Күк йөзендә ай да, йолдызлар да күренми. Тик көнбатышта, бик еракта, янгын шәүләсе уйный да, ара-тирә немец ракеталары һавага чөеләләр. — Мондый караңгы төннәрдә немец безнең разведчиклардан шүрли. Кичә төнлә бер оберны эләктереп кайттылар. Землянкасына кереп алганнар,—диде озатучы сержант, артына борылып. — Ашыкмыйчарак барыгыз, — диде Наиль. — Минем күзлек төнлә бик әйбәт күрми. — Ә без хәзер аның җаен табабыз, иптәш лейтенант. Сержант, якасын ычкындырып, гимнастеркасы эченнән кулъяулыгының чиреге зурлыгында ак тасма чыгарды һәм, аны аркасына салындырып, якасын яңадан төймәләде. Тасманың бер чите эчтә^н якага тегелгән булганга, йөргәндә төшми иде. — Менә шул ак тасмага карап барыгыз, иптәш лейтенант. Күрәсезме? — Күрәм. — Караңгы төннәрдә без үзебез дә, бер-беребездән аерылышмас өчен, шулай итәбез. Разведчиклардан алган тәҗрибә. Алар әллә нинди тар һәм үзле балчыклы сукмаклардан, кар сулары тулган чокырлардан бардылар. Шәрә куаклар арасыннан үттеләр. — Ерак калмады, — дип пышылдады сержант. — Йөткермәгез, тавыш чыгармагыз. Сизсәләр, пулеметтан аталар. Ачык урын. Никадәр сак һәм әкрен барырга тырышсалар да, немецлар аларны сизделәр. Станоклы пулеметлары ут ачты һәм яктырткыч пулялар өере аларның баш өстеннән очып китте. Наиль сулы чокырга ташланды. Немец пулеметы бөтен лентасын атып бетергәч кенә тыйды. Икенче бер чокырда ятып торган сержант Наиль янына шуышып килде һәм әкрен генә сорады: — Яраланмадыгызмы, иптәш лейтенант? — Юк, тик менә күзлегемне югалттым. Алар икәүләп су эченнән кармалый-кармалый күзлекне эзләргә тотындылар.
31
— Иртән килеп эзләргә туры килер, ахрысы, — диде Наиль, ниһаять, күзлекне табудан, өмет өзеп. — Юк, (көндез биредә борынны күрсәтергә дә мөмкин түгел. Хәзер тапмасак — бетте. Күзлекне алар чокырдан түгел, ә чокыр өстеннән таптылар. Траншеяга төшкәч, сугышчыларның берсе: —- Нигә бу кадәр озак, әллә яраландыгызмы? — дип сорады. Ана җавап бирмәделәр. I. — Командир кайда? — Үзендә. Кече лейтенант Комаровның блиндажына җиргә чүгәләп, дүрт аякланып кына керергә мөмкин иде. Башта сержант, аннары Наиль үрмәләде. Ә эчтә ярыйсы иркен икән. Өстәлдә, снаряд гильзасыннан эшләнгән, тычкан күзе яна. Почмакта, телефон трубкасын колагына элеп, телефонист утырган, җир сәке өстендә берничә сугышчы йоклый, бер сугышчы, амбразурага куелган станоклы пулемет янына баскан. Ул керүчеләргә хәтта борылып та карамады. Алдан кергән сержант, кемне алып килгәнлеге турында Комаровка әйтергә өлгергән иде булса кирәк, ул Наильне рәсми рапортсыз гына каршы алды. — Армия газетасыннан, лейтенант Яруллин. — Рәхим итегез, безнең редут кунакларга бик шат. Үз өегездә шикелле урнашыгыз. Шуышырга туры килдеме әллә, пычрангансыз. — Булды инде. Күзлек бәласе. — Салыгыз. Хәзер чистартып бирерләр. Кибә торсын. Наиль, шинелен салып, тимер мич янына элде дә, өстәл кырыена, ут янына килеп утырды. Ул инде мондый блиндажларда күп тапкырлар булып өлгергәнгә, һәр җирдә үзен иркен тотарга өйрәнгән иде. Сержант, рөхсәт сорап, икенче блиндажга, дуслары янына китте. — Лейтенант, сезнең тамак ачыккандыр. Ашап алыйк әле. Бик шәп карабодай боткасы бар, — диде Комаров. — Каршы килмим. Сезгә эләгү җиңел түгел икән. — Шулаймы? Ләкин мин артта калган юл турында уйламыйм,, чөнки миңа һәм минем бөркетләремә бары бер генә юл — алга. — Берлинга, — дип дәште амбразурадан карап торучы сугышчы. — Точно, Тимофееч. Комаров, күзен кысып, башы белән солдатка ымлап алды. Наиль аның бераз бөкрәебрәк торган киң аркасын гына күрде. «Тимофеевич, димәк, олы кеше,—дип уйлап алды ул.— Ә барысы да комсомолец- лар дигәннәр иде». Комаров өстәлгә боткасын, маен, ипиен куйды. Аннары флягасыннан «йөзәр граммны» салды. — Безнең җиңүебез өчен, — диде ул. — Батырларның үлемсезлеге өчен, — диде Наиль. Комаров ботканы бик тәмләп ашый-ашый: — Точно, лейтенант. Батыр булырга кирәк. Яфрак астында калтыранучы куян булып яшәү эш түгел. — Куян яшәми, куян көн үткәрә, — диде Тимофеевич артына борылмыйча гына. Комаров, яңадан күзен кысып, «күрдеңме безнең Тимофеечны» дигән кебек, башы белән ымлап алды. Аның шулай күз кысуы, ачык холкы һәм үзенә генә хас бер гадилек белән «точно» сүзен кабатлавы Наильгә ошады. Ул мондый кешеләрнең сугышта чиксез батыр, ә үз- арада бик гади икәнлекләрен белә иде. Комаров кыш көне дә сипкелләре бетми торган киң йөзле, урта буйлы егет. Борыны төбендә мыегы бар, ләкин ул моны яше олылыктан түгел, ә бераз олысымак күренер өчен генә йөрткәнлеге әллә кайдан
32
күренеп тора. Ул әле моннан ике ай гына элек училищедан килгән һәм һөҗүм сугышларында үзен танытып өлгергән иде. Наиль взводный, тормышы һәм сугышчан эше турында сораша башлады. — Ни өчен сез үзегезнең, позицияләрегезне редут дип атадыгыз? — диде ул. — Анысы әнә Тимофеечның җиңел кулыннан киткән исем. — Комаров тагын елмайды һәм тагын күзен кысты. — Безнең Тимофееч андый исемнәрне табарга оста. Наиль Тимофеевичка таба борылып карады. Ул һаман пулеметы янында басып тора иде. — Редут, иптәш корреспондент, уйлап чыгарылган исем түгел ул,— диде Тимофеевич амбразура ярыгыннан караңгы төнгә карый-карый. — Тарихта бар ул. Минем бабамның бабасы, НапЪлеонга каршы сугышканда, Бородинода редут тоткан. Ул турыда Лев Николаевич Толстой «Сугыш һәм тынычлык» романында яза. Бәлки, укыгансыздыр. Яхшы китап. Караңгы почмактан, моңа кадәр тын гына утырган телефонистның тавышы ишетелде. — Алло... «Ай» тыңлый... Алло, егерме? Хәзер. Телефонист, трубканы учы белән каплап, Комаровка дәште. Комаров, шунда ук барып, трубканы алды. — Алло. Точно, егерме. Тыныч. Биредә. Точно... Тыңлыйм. Тыңлыйм. Сөйләшеп бетергәч, Комаррв яңадан Наиль янына килеп утырды. — Политбүлек начальнигы шалтырата. Сезне сораша. Килеп җиттеме, ди. Бүген үк кайтсын, ди. — Ярар. Элек эш турында. Үзегезне?; иң батыр сугышчыгыз турында сөйләгез. — Бездә куркаклар юк. Точно. Шулай да мисал өчен комсорг Семен Лавров турында сөйләргә була. — Лавров шәп пулеметчы, — диде Тимофеевич. — Кичәме икән, юк өченче көн бугай. Точно, өченче көн. Немецлар атакага килә башладылар. Иң кызу вакытта Лавровның пулеметы атудан туктый. Повреждение. Точно. Немецлар траншея төбендә. Лавров үзенең ярдәмчесенә: «Гранаталар белән!» дип кычкыра, ә үзе пулеметның йозагын сүтеп җыя да ут ача. Бер генә немец та тере килеш китә алмады. Точно. — Хәзер Лавров кайда? — Иртән яраланды. Бер тапкыр яраланды — китмәде, икенче тапкыр яраланды — китмәде. Өченче тапкыр яралангач, мин аны көчләп озаттым. Гайрәтле егет иде. Кинәт, почмакта, бауга асылып куелган консерв банкасы шалтырый башлады. Күз ачып йомганчы Комаров блиндаждан юк булды. Сәкедә яткан сугышчылар да, урыннарыннан сикереп торып, чыгып киттеләр. Берсе Тимофеевич янына менеп басты һәм шул ук секундта пулемет такылдый башлады. Төнге сугышны үз күзе белән күрер өчен, Наиль дә тышка чыкты. Бөтен җирдә аталар. Караңгы күк йөзендә яктырткыч пуляларның яшелле-кызыллы эзләре п<үренеп тора. Ракеталар чөелгәндә, алар бер секундка югалалар да тагын сузылалар. Кайдадыр якында гына миналар чыелдап ярыла. Наиль траншея буйлап алга үтмәкче иде. Ләкин кемдер аны туктатты. — Ярамый! Бераздан барысы да тынды. Аннары әллә кайдан гына Комаров ки- .леп чыкты.
— Я, ничек? — диде Наиль, кызыксынып. Чөнки ул әле бернәрсә дә белми иде. — Юдык! — диде Комаров күтәренке күңел белән. — Точно! Алар яңадан блиндажга керделәр. Комаров булган хәл турында телефон аркылы штабка хәбәр итте дә, Наиль янына килеп утырды. — Бераз комачауладылар. Нәрсәдә туктаган идек. Точно... комсорг турында. Комбаттан аны Кызыл Байрак орденына куюны сорадым. — Хәзерге бәрелеш турында сөйләгез. —- Немец разведкасы... Унбиш кеше... Комаров сөйли генә башлаган иде, тагын консерв банкасы шалтырады Һәм кече лейтенант яңадай землянкадан юк булды. Төннең төн буенча алар рәтләп сөйләшә алмадылар. Ул арада яктыра да башлады. — Хәзер инде сез кайта да алмыйсыз, точно, — диде Комаров һаман да кимеми торган җанлылык белән. — Полковниктан эләгәчәк инде миңа моның өчен. Точно. — Гаепне үз өстемә алырмын, — диде Наиль. — /Мин сезнең белән көне буе булачакмын. Сез миңа барысын да берәм-берәм сөйләрсез. Сугышчыларыгызны да күрермен. — Ул вакытта хәзер ятып, бераз ял итеп алыйк. Көндез бездә шау- шу тагын да көчлерәк була. Ул үзе, чишенмичә-нитмичә, сәкегә менеп сузылды да шунда ук, тирән-тирән сулап, йоклый да башлады. — Арыды, — диде Тимофеевич. — Ул тәүлегенә ике сәгатьтән дә артык йокламый. Наиль шунда гынаТимофеевичның йөзен яхшылап күреп алды. Ул туры борынлы, аксыл куе кашлы, шундый ук мыеклы сугышчы иде. Мыегы Будённый мыегы шикелле итеп бөтерелгән. Күзләре, зәңгәр, ягымлы. Ә куллары озын һәм зур. Мөгаен, ул үз гомерендә бик күп авыр эш эшләгәндер. — Сугышка кадәр, Тимофеевич, сез кем идегез? — дип сорады Наиль. — Алтайда иген иктем. Ох, бездәге бодайлар!.. Ишеткәнең бармы икән, «Элита» дигән бодай турында? Учыңа алсаң, ефәк кебек шыгырдый. Үзе эре, үзе авыр. Хәер, аңа куелган көч тә аз түгел, исәпләсәң, бәлки алтын эзләүчеләр дә ул кадәр көч куймый торганнардыр. Башта орлыклык участоктан иң яхшы башакларны җыеп алабыз, һәр башакның орлыкларын аерым пакетка салабыз. Икенче елны шуларны аерым- аерым чәчәбез. Аннары тагын җыеп, сайлап алып кына чәчәбез. Аннары тагын сайлап чәчә-чәчә торгач, «супер элита» килеп чыга. «Супер элитаның» иң яхшы орлыкларын гына сайлап алып чәчкәннән соң үскән бодайны, тагын, тагын сайлап алабыз. Шуннан соң гына «Элита» килеп чыга... Сугышчы, үзенең озаграк сөйләп китүен исенә төшереп, үз-үзен шелтәләп алды. — Такылдап утырам тагы. Гафу итегез, иптәш лейтенант, колхозым исемә төшкәч, шулай җәелеп киттем. Сугыш бит мәңге булмас, без яңадан үз кырларыбызга кайтырбыз... Тимофеевич, урыныннан торып, котелогына үрелде. — Су алып кайтасы бар. Сез ятыгыз, иптәш лейтенант. Ул, дүрт аякланып, чыгып китте. Наиль, сәкегә менеп, Комаров белән янәшә сузылды. Легендар редутның командиры нәни бала кебек мышнап йоклый иде. Наиль исә тиз генә йоклый алмады. Аның күз алдына Һаҗәр килеп басты. Москвага укырга китәр алдыннан, Ленин бакчасындагы тау өстенә менеп басып, икәү бергә төнге Казанга карап торганнарын хәтерләде... з .с. Ә." № ь 33
34
Аннары ул, бик каты йоклап китте һәм коточкыч гөрселдәүләр тавышына уянды. Комаров блиндажда юк иде инде. Наиль тышка чыкты. Траншея чатында ул, кул пулеметына ябышкан бер сугышчыны күрде. — Эшләр ничек, иптәш ефрейтор? — «Кунакларны» каршы алабыз. Әнә куаклыктан үрмәләп киләләр. Наиль алга карады, ләкин пулемет уты белән өзгәләнеп беткән куаклыкта бернәрсә дә күрмәде. Ә пулеметчы кыска-кыска чиратлар белән ут ачты. Бераздан аңа Тимофеевичның станоклы пулеметы кушылды. Куаклык төбеннән немец автоматчылары күтәрелде. Алар акыра- бакыра һәм автоматлардан ата-ата безнең траншеяларга таба йөгерә башладылар. Кинәт Наиль янындагы пулемет атудан туктады, ә пулеметчы әкрен генә траншея төбенә шуды. — Иптәш... пулемет... Наиль шунда ук, сикереп торып, яраланган сугышчының пулеметына тотынды. Бер төркем немецлар якын ук килеп өлгергәннәр иде. Наиль ут ачты. Немецларның бу атакалары да кире кайтарылды. Атышлар басылгач, Наиль, траншеяга сөялеп, күзлекләрен сөртте. Бу редуттан Яруллин бары караңгы төшкәч кенә кайтып китте. Кече лейтенант Комаров, киң күңелле Тимофеевич һәм башкалар аның күңелендә онытылмаслык эз калдырдылар. Ә берничә көннән армия газетасында аның «Үлемсезләр редуты» исемле зур очеркы басылып чыкты. Ул очерк чын йөрәктән, дулкынланып язылган иде. Аны тран- шеяларда, блиндажларда, артиллерия позицияләрендә, медсанбатларда укыдылар. Ул «Үлемсезләр редуты»на да барып җитте. Анда аны аеруча шатланып каршы алдылар.- — Ничек килештереп язган, — диде Тимофеевич.—Хәтта минем элитамны да онытмаган бит. Моны колхозга җибәрми булмый инде. Карасаң, анда гомуми җыелыш җыеп укырлар әле. Комаров бу очеркны хат белән бергә Уралга, үзенең сөйгән кызына җибәрде. Очеркы басылып чыккач, Наиль яңадан алгы кырыйга китте. Редакциягә ул бик сирәк кайта иде. Шулай бер елга якын вакыт үтте. Ул 1944 нче елның март урталарында яраланды һәм шуннан соң үзенең редакциясенә эләгә алмады. Аны Москвага озаттылар.
2
Бу вакытта Мөнирә дә Москвада иде. Ул унөч ай буенча диярлек бер дә кузгалмыйча, бер урында ятты. Аңа гәүдәсе такта кебек юкарган, яссыланган шикелле тоела башлады, һәр көн, иртән күзен ачуга, ул бары тик бернәрсәне — ак буяулы түшәмнең кечкенә бер өлешен генә күрә. Сул ягын шундый ук ак стена каплый, уң ягында шундый ук ак тумбочка тора. Бу үзгәрешсез ак төс, бу хәрәкәтсезлек аны чиксез туйдырды. Ара-тирә аның тумбочкасы өстенә кемнәрдер чәчәкләр китереп куялар. Мондый көннәрдә Мөнирә бик шатлана. Чәчәкләрнең нечкә хуш исе теңкәгә тиеп беткән әче хлорофил исен бик азга гына булса да оныттыра. Мөнирә, балавыз шикелле саргайган кулын сузып, бармаклары белән чәчәкләргә орына һәм, гүя, ал ардан аның тамырларына тереклек көче агыла башлый. Күзләре талганчы чәчәкләргә карап ята һәм күңеленнән: «Шул чәчәкләр үскән бакчада йөрсәң, нинди рәхәт булыр иде... Әгәр үзең үстерсәң, тагын да рәхәтрәк булыр иде»,—дип уйлый.
35
Чәчәкләрнең хуш исе аңкып торганда, күрше кроватьлардагы авыр яралы иптәшләренең ыңгырашулары да үзәкне ул кадәр өзми, газапламый. Мөнирә үзе исә тәне һәм арка сөякләре сызлауга күнекте инде. Әгәр аны мең потлы гер белән бастырып тормасалар (гел аркасы өстендә генә ятканга бу аңа чыннан да шулай тоела иде), бөтенләй сәламәт кешедәй урыныннан торыр иде дә, үз юлына китеп барыр иде. Кайчагында сестралар, аның үтенүе буенча, кроватьны тәрәзә янына күчереп куялар. Моннан инде ул зәп-зәңгәр күк кисәген күрә һәм мең потлы гер да бераз җиңеләйгәндәй тоела. Әгәр дә инде берәр чыпчык яки күгәрчен тәрәзә төбенә килеп кунса, ул бөтенләй шатлана һәм, нәни балаларча сөенеп: — Иптәшләр, карагыз, кара, нинди матур күгәрчен! — дип кычкыра, әйтерсең, иптәшләре чыннан да күгәрченгә карый алалар. Кайбер көннәрдә аның тәрәзәсе турысыннан очып үткән самолет күренеп ' кала. Мондый минутларда Мөнирә күңеле белән яңадан еракка, фронтка китә һәм сугышчан иптәшләре турында озак-озак уйлана. Палатада алар өчәү. Берсе рус кызы Надежда Руднева, еракка оча торган самолетлар штурманы. Ул, иптәшләре белән бергә, бик күп мәртәбәләр дошман җире өстендә очкан, «безнең шәһәрләр һәм авыллар өчен, аналар һәм балалар күз яше өчен» үзенең дәһшәтле бомбаларын дошман өненә яудырган. Бер сугышта ул яраланган. Пилот, үз җанын куркыныч астына куеп, яна торган самолетны үз территориябезгә китереп утырта. Бик вакытлы килеп өлгергән сугышчылар аларны, ярым янган килеш, ялкын эченнән чыгаралар. Бер минуттан соң самолет, шартлап, теткәләнеп бетә. Мөнирә Надежданың бөтен тормыш тарихын белә. Ул Ленинградта туып-үскән, анда укыган. Әтисе филолог, профессор, әнисе — укытучы. Хәзер алар Ленинградта, тик нигәдер хатлары гына юк. Палатадагы икенче кыз — Украина партизанкасы Олеся Бондарь. Ул үзе турында бөтенләй диярлек сөйләми, хәтта нинди батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме алуын да әйтми. Әгәр аны аптырата башласалар: — Ой, дывчины, җанымны газапламагыз, — ди һәм аның «үзләреннән яшьләр тәгәри. Ә кайчакта ул онытылып китә һәм, авыз эченнән генә, урман шаулавын хәтерләткән моңлы украин җырын көйли. Аның аяклары яраланган. Ул торып утыра ала. Кызларга газеталар, китаплар укый. Мөнирә, башын борып, муены талганчы аны күзәтә. Олеся матур кара күзле, озын кара керфекле. Толымнарын маңгаена урап куя. Кайчандыр Мөнирәнең дә шундый ефәктәй толымнары бар иде. Ә хәзер... ул кулын башына китерә һәм аның йөрәге «жу!» итеп китә, һушсыз чагында аның чәчен машинка белән алганнар. Чәчләрен тарап үргәч, Олеся кечкенә генә көзгесенә карап ала. Мөнирә исә. яраланганнан бирле көзгегә караганы юк. Көзге сорарга аның көче җитми, ул үз-үзен танымаудан курка. Биографияләре, туып-үскән урыннары, характерлары, һөнәрләре төрле-төрле булган бу өч кыз, бары бернәрсә белән — фронт белән яшәделәр, һәм алариың бөтен хыяллары, тизрәк терелеп, шушы коточкыч газаплар өчен дошманнан рәхимсез үч алу иде. Мөнирә янына ике тапкыр әнисе килеп китте. Беренче тапкыр Суфия ханым 1943 иче елның апрелендә килде. Өстенә ак халат киеп, мәрмәр баскычлардан югарыга, кызы янына күтәрелә башлагач, аның тез буыннары кинәт йомшарып китте. Ул, бер кулын күкрәгенә куеп, икенче кулы белән баскыч култыксасына тотынып, туктап калды. Аны алып баручы яшь кенә сестра Суфия ханымның ак башына, тирән кайгы билгесе чыккан йөзенә карады да: -- Сез борчылмагыз, сезнең кызыгызның хәле яхшыра бара, — диде.
36
— Юк, мин борчылмыйм,—диде Суфия ханым һәм урыныннан кузгалды. /Мөнирәнең яралануы турында ул иренен, хатыннан белде. Шуннан ул байтак вакыт Мөнирәнең адресын таба алмый газапланды. Ниһаять, кызының беренче хатын алу белән ул Москвага очты. Палатага кергәч, сестраның күрсәтүен дә көтмичә, Суфия ханым иң кырыйдагы кроватька юнәлде, —аның йөрәге кызының анда ятканлыгын берьюлы сизде. Мөнирә йоклый иде. Суфия ханым аның кровате янына баскан килеш кызының ябык, танылмаслык булып үзгәргән йөзенә карап торды һәм ихтыярсыздан ике күзеннән кайнар яшь бөртекләре тәгәрәде. Сестра урындык китереп куйды. Суфия ханым, аңа рәхмәт әйтеп, урындык кырыена утырды. Аның күзләреннән һаман яшьләр тәгәри иде. Йөрәге һичбер сүз белән аңлата алмаслык кызгану белән тулды. Ана өчен чәчәк кебек баласын үлем түшәгендә күрүдән дә авыррак нәрсә бармыни соң дөньяда? Мөмкин булса, ул, үз сулышын өзеп, аңа бирер иде, мөмкин булса, ул үзе аның урынына ятар иде... Бу минутта Мөнирәнең йоклавы хәерлегә иде. Суфия ханым, беренче тойгылар ташкынын җиңеп, үз-үзен кулга алырга өлгерде. — Кызым, /Мөнирә, — диде ул әкрен генә һәм кулын кызының маңгаена куйды. Мөнирә күзләрен ачты да тагын йомды. Аннары тагын ачты. Кинәт ул тәмам уянды һәм әнисенә текәлде. Берничә секунд танымыйча торды, аннары: «Әнием!» дип кычкырып, күтәрелә башлады һәм, күтәрелә алмагач, башы мендәргә ауды. Суфия ханым, аны ике битеннән кочып, маңгаеннан, яшьле күзләреннән үбәргә тотынды. — Әнием, бу чыннан да синме? — диде Мөнирә бераздан. — Мин, мин, сөеклем. Ана белән кыз! Никадәр сагынганнар иде алар бер-берсен. Бу ми- ’яутта Суфия ханым кызының бөтен тормышын күз алдыннан үткәрде һәм аның күңеле ташып китте. Ләкин бик зур ихтыяр көче белән ул тойгыларын тышка чыгармады, йөзе саргаеп, ябыгып беткән Мөнирә аңа гхәзер аеруча якын иде. Мөнирә бит кеше башына килә торган гади бер чир аркасында гына монда килеп эләкмәгән, ул туган илне саклап яраланган! Суфия ханым өчен ул, шуңа күрә, бала гына түгел, ә ил сугышчысы да иде. Бу инде бөтенләй, бөтенләй башка! Суфия ханым кызы янында бер сәгатьтәй артыграк утырды. Мөнирә •әтисе турында, Казан турында, дуслары турында сорашты. Суфия ха- аым үзе белгәннәрне барысын да сөйләп бирде. Мөнирәнең күңеле шактый ачылды, ул инде әкрен генә елмая да башлады. — Әни, кайда ашыйсың, өйгә син кунарга гына кайта торгансың инде. Суфия ханым һаман да райкомда эшләвен, эшнең бик күп булуын, өйгә чыннан да кунарга гына кайтканлыгын әйтте. — Мин булсам, токмач пешереп көтәр идем, — диде Мөнирә, хыялланып.— Менә терелим генә, бер айга отпуск алам да, синең яныңа кайтам. Ай буе токмач белән сыйлармын үзеңне. Суфия ханым Мөнирә яныннан җан тынычлыгы белән кайтып китте. Ул Мөнирәнең яшәүгә ышануын, өметсезлеккә бирелмәвен күрде. Бу хәзер аның өчен иң мөһиме, барлык дарулардан да кыйммәтлесе. Суфия ханым икенче тапкыр Москвага килгәндә— 1944 нче елның башында — Мөнирәнең авыруы озакка сузылудан бик каты борчылган булуга да карамастан, кызын күргәч, тагын да иркенрәк сулыш алды. Мөнирәнең йөзе элеккечә сары түгел, яңакларында сәламәт кызыллык сизелә. Әнисе белән ул мендәргә терәлеп утырган килеш сөйләште. Аның иптәш кызы Надежда да инде утыра башлаган. Аның йөзеннән бәйләүсәләреи алганнар, — яну эзләре чак-чак кына беленә иде. Олеся исә, култык таякларына таянып, коридорга ук чыгып йөри иде.
37
Тумбочка өстендә Суфия ханым калын-калыи китаплар курде. Болар барысы да медицина яңалыклары иде. Мөнирә, әнисенең куз карашып тотып, көлемсери төшеп әйтте: — Институтымны дәвам иттерәм. Медицинада хәзер шул хәтле яңалык, танышып бармасаң, бик тиз артта калуың мөмкин. Бу китапларны миңа Ленинградтан җибәрделәр. — Сәламәтлегеңә зарар китерә күрмә, кызым, — диде ана. — Юк, — диде Мөнирә, елмаеп. — Хәзер мин үзем үк авыру да, үзем үк врач та. Бөтенесен үзем күзәтеп барам. Профессор әйтә, самообслу- живаниегә күчтегез, ди. Киткән чакта Суфия ханым, ярым шаяртып, ярым җитди рәвештә сорады: — Терелеп чыккач, Казанга кайтырсың бит. Токмач белән сынларга вәгъдә биргән идең. — Белмим, әнием, — диде Мөнирә, бик җитди итеп. — Мин эшсез ята-ята туеп беттем инде. Тизрәк эшкә керешәсем килә. Әгәр врачлар бик каты каршы килмәсәләр, туп-туры фронтка китәрмен, ахрысы. Син үпкәләмә, әнием. ... Көннәр озынайганнан озыная, яктылык артканнан арта бара. Тагын март ае килеп җитте. Икенче тапкыр инде мартны "Мөнирә шул өч кешелек тар палатада каршы ала. Ләкин хәзер инде ул, моннан чыгып китү көнен айлап түгел, ә атналап кына саный. Бүген иртән врач һәм сестра ярдәме белән ул беренче тапкыр кроватеннан төште һәм тәрәзә янына кадәр үз аяклары белән барды. Аны ике яктан култыклауларына карамастан, ул чиксез шат иде. Тәрәзәдән шаулы Москва урамына карагач, ул, сөенечен яшерә алмыйча: — Троллейбуслар, трамвайлар, кешеләр, — дип санап китте.— Тышта нинди матур! Иптәш врач, миңа кайчан урамга чыгарга мөмкин булыр соң? — Тиздән, тиздән,—диде врач. Кичке сәгать сигездә Могилев-Подольск шәһәрен азат иткән 2 нче Украина фронты гаскәрләренә, ә тагын бер сәгатьтән соң, Винница шәһәрен азат иткән 1 нче Украина фронты гаскәрләренә салютлар булды. Кроватьларын тәрәзә төбенә елыштырып китерткән кызлар, аллы-гөлле Москва күгенә тирән соклану белән карап тордылар, ә Олеся, ике кулы белән ике яңагыннан тоткан килеш: — Сөекле Винница, туган шәһәрем, син — азат, азат! — дип кабатлады һәм шатлыгына түзә алмыйча биеп китте. Мөнирәнең сәламәтлеге бик тиз яхшыра барды. Хәзер инде ул үзе монда булса да, күңеле белән фронтта иде. Берничә тапкыр әтисенә хат язып салды, Карелия фронтында эшләргә теләге барлыгын белдерде.* Шул юлда ярдәм итүен үтенде. Карелия фронтына ашкынуында аның, тагын бер яшерен теләге — Галимне күрәсе килү иде. Соңгы вакытта ике арада йөри башлаган хатлар аның мәхәббәтен яңадан кабызып җибәрделәр. Ул сәгатьләр буенча Галим турында уйлый торган булды. Апрель башында Олеся сәламәтләнеп чыгып китте. — Без бертуганнар шикелле идек. Сугыш беткәч, Винницага кунакка килегез, — диде ул, кызларны кочаклап үбеп. Майның беренче көннәрендә, ниһаять, Надя белән Мөнирә дә госпитальдән чыктылар. Әле аңарчы Мөнирә әнисеннән хат алды. Хатта ул Наильнең Москва госпитальләренең берсендә ятканлыгын хәбәр иткән иде. Мөнирә, теләсә ничек кенә булса да, Наильне табарга булды. Сануправлениедә, номер буенча, госпитальнең адресын белгәч, ул гаҗәпләнеп китте. Алар бер үк бакчага караган госпитальләрдә ятканнар лабаса. һәм әгәр әнисе хәбәр итмәсә, шулай очрашмаслар да иде. Мөнирә шунда ук Наиль янына ашыкты. Шатлыктан һәм дулкынланудан аның йөрәге тибә иде. Һаҗәр һәлак булганнан соң ул Наильне
38
аеруча якын күрә, аны туган энесе кебек кызгана, аның бетмәс-төкәнмәс кайгысын, аз гына булса да җиңеләйтәсе килә иде. Алар яралыларның ял бүлмәсендә очраштылар. Наиль кәкре башлы таякка таянып чыкты һәм иңнәренә ак халат салган Мөнирәнең, кулларын сузып, көләч йөз белән үзенә каршы атлавын күргәч, баскан урынында катып калды. — Наиль, кадерлем, исәнме?!. — Мөнирә! — дип кычкырып җибәрде егет ниһаять һәм, таягын кулыннан төшереп, аның сузган кулларыннан тотты. — Мөнирә! Син кайдан? Нинди бәхет бу, нинди шатлык... Наиль ике ай чамасы инде биредә дәваланып ята икән. Башта ул бик ямансулаган, Һаҗәр турындагы газаплы уйларга бирелеп, ике атна чамасы бернәрсә белән дә кызыксынмаган. Аннары, әйләнә-тирәдәге иптәшләренең тәэсире астында ул, яңадан тормышка кайтып, комсызланып язарга тотынган. Бер ай эчендә өч-дүрт хикәя һәм бик күп шигырьләр язып ташлаган.• — Ничек соң моңа кадәр белешмәдек. Күрше госпитальләрдә генә ятканбыз лабаса. Мин монда 1943 нче елның январь аеннан бирле, туеп беттем. Унөч ай бер дә урыннан кузгалмый яттым. — Унөч ай?.. — Әйе. Хәзер бу турыда уйласам, йотларым оча. Мине бөтенләй гражданкага кайтармакчылар иде, көч-хәл белән генә калдым. Курортка җибәрмәкче булганнар иде, анда да бармадым. Хәзер ничек итеп ял итмәк кирәк? — Сәламәтлегең ничек соң? — Хәзер бөтенләй диярлек тазардым. Ә син? — Миңа әле кимендә бер ярты ай ятарга туры килер шикелле. — Наиль, син һаман шундый ук, бер дә үзгәрмәгәнсең бит. — Ә бу? — Наиль чәчләрендәге көмеш бөртекләргә күрсәтте.— Егерме яшендә чәчләре агара башлаган кеше үзгәрмәгән буламыни? — Юк, юк, бу болай гына. Аңа игътибар итмә. — Ә син, Мөнирә, бераз тазаргансың. — Шулаймы икән. Син минем госпитальдә чагымны күрсәң... чыра идем. — Иптәшләрдән кемнәр исән, кемнәр белән хат алышасың? — Моннан берничә ай элек Хафизны күрдем. Ул бер генә көнгә Москвага килгән иде һәм минем яныма кереп чыкты. — Яңадан фронтка киттеме? — Әйе. — Үзгәргәнме? — Үзгәргән, мыек җибәргән. Мин хәтта аны танымадым да. — Ләләдән хатлар аласыңмы? — Ленинградта алган идем, шуннан бирле юк. Галим аны блокаданы өзгән вакытта очраткан булган. Шуннан соң ул да һични белми. Әллә яраланып тылга озатылган, әллә хәбәрсез югалган. Мин һаман .анардан хатлар көтәм. Төшләремдә күрәм. Ул бит минем иң якын яшьлек дустым иде. Бер минут чамасы алар эндәшми тордылар. Мөнирә Күз яшьләрен сөртеп алды. Наильнең йөзенә тирән кайгы чыкты. — Кызганыч. — Бик. — Ә Галим? — Алар минем әтием белән бергә Ленинградта булганнар. Әтием минем баш очымда ике сәгать утырган, ә мин бернәрсә дә белмим, һушсыз булганмын. Галим дә килгән булган, аны да күрә алмадым. — Галим диңгездәме? — Юк, пехота училищесында. Укый.
39
— Менә ипчек! Диңгезне нигә ташлаган? — Ул турыда язганы юк. Сугыш вакытында сәбәпләр күп була. Бу •сугыш бит безнең барыбызның да язмышларын үзгәртеп җибәрде. — Әйе, безнең биографияләребез юк иде. Хәзер — бар дип әйтергә мөмкин. Алар озак сөйләшеп утырдылар. Мәктәп тә, укытучылары да, башка танышбслешләре дә калмады. Аннары Мөнирә үзенең Карелия фронтына направление алачагын әйтте. — Анда тиздән һөҗүмнәр башланырга тиеш дип сөйлиләр. Син дә анда эләксәң, ни шәп булыр иде. — Белмим шул, мин анда ничек эләгермен икән. — Анда татар газетасы чыга. Мин анда баргач, әти аркылы сөйләшеп карармын әле. Син үзең дә тырыш, яме. Китәргә җыенган чагында, Мөнирә, Наильнең күзләренә туры карап: — Наиль, нигә син Һаҗәр турында бернәрсә дә сорамыйсың? — диде. Наиль сискәнеп китте. — Син ишеттеңме? — Ишеттем, — диде Наиль әкрен генә. — Ләкин ышана алмыйм. Юк, ул үлмәскә тиеш. Шул чакта курантлар уйный башлады. Алар икесе дә урыннарыннан тордылар. Тантаналы тынлыкта Левитанның көчле тавышы яңгырады: — Верховный Башкомандующий приказы...
3 Совет Армиясенең берсеннән-берсе гүзәлрәк җиңүләре бөтен дөньяны шаулаткан 1944 елның язында, төньякта да карлар эред, җирләр кибеп, агачлар яфрак яра башлаган май аенда, кыр погоннарына икешәр бәләкәй йолдыз кадаган, аркасына юл капчыгы аскан, ә өр-яңа шинелен беләгенә салган Галим Урманов куе урман эченнән сузылган юл буйлап бер үзе атлый иде. Ул машинага юри утырмады. Ел ярым шәһәрдә, таш корпуслар арасында яшәгәннән соң, ул язгы урман һавасын шул хәтле сагынган иде, аиы сулагач, күкрәкләре киңәеп киткәндәй булды. Юлларның төзеклеге, километр саен утыртылган километр баганалары, юл чатларында кайсы юлның кая алып барганын, теге яки бу пунктка кадәр ничә километрлар булганын күрсәтеп торган юл күрсәткечләр, матурлап бизәлгән контроль пунктлар, юлчыларга кереп ял итәр өчен хәзерләнгән җайлы землянкалар — барысы да Галимнең күңелендә яхшы бер хис уятты. Ул киткәндә боларның берсе дә юк иде. «Җиңүгә якынлашкан саен без көчлерәк тә, тәртиплерәк тә була барабыз», — дип уйлады ул. Моннан ел ярым элек, Ленинград блокадасын өзгәннән соң, немецларны эзәрлекләп, Шлиссельбургка килеп җиткән чагында, Галим Урмаиовны генералга чакырдылар. Генерал гади авыл өендә урнашкан иде. Урманов, ишек төбендә туктап, үкчәләрен шакылдатып честь бирде дә, ачык тавыш белән үзенең килгәнлеген белдерде: — Иптәш генерал, сезнең чакыртуыгыз буенча старшина Урманов. — Исәпме Урманов, — диде генерал, нидер язып торган җиреннән башын күтәреп, — якынрак уз. Галим, берничә адым атлап, өстәл янында туктады. Генерал аның хәле турында һәм Казаннан хатлар киләме дип сораштырды.. Аннары берәр ашыгыч задание көтеп торган Галимне, тәмам аптырашка калдырып, аның училищега, укырга җибәреләчәген әйтте. Старшина өчен бу шул хәтле көтелмәгән бернәрсә иде, ул ни дип җавап бирергә дә белми калды. Хәзер, дошманны куып барган чагында, ниндн училище, нинди уку булсын! Генерал аның кичерешләрен аңлады булса кирәк, өстәп куйды:
40
— Син бер үзең генә китмисең, тагын алгы кеше бара. Хәзер генә Галим генералның иәрсә әйтергә теләгәнен аңлады кебек. Аны фронттан аерып, каядыр тылга, укырга җибәрәләр. Юк, бу мөмкин түгел, һәм ул, командирларга каршы сүз көрәштерергә һич тг ярамый икәнен онытып: — Иптәш генерал, мин училищега барырга теләмим, — диде. — Сүз көрәштермә, Урманов, — диде генерал артык каты шелтәләмичә генә. — Приказга кул куйдым инде. Кызыл Армиягә сугышның каты мәктәбен үткән, тәҗрибәле офицерлар кирәк. Офицер Урманов, старшина Урмановка караганда, күбрәк файда китерәчәк. Сугыштан соң, мин уйлыйм, син әле Академиягә дә барырсың... Я, ярый, уңышлык телим. Вакытыңны бушка үткәрмә, ныклап укы. Генерал Галимнең кулын кысты һәм тагын бер тапкыр уңыш теләде. Ишек алдына чыккач, Урманов учы белән кар йомарлап алды да ашый башлады. Генерал ишеге төбендә торган часовой аңа каш сикертеп: — Нәрсә, туган, эләктеме әллә? — диде. Подразделениега кайткач, Галим үзенең эшләрен кече сержант Шумилинга тапшырды да, Верещагин янына килде. Аннары алар урамга чыктылар. Көн гаять салкын, агачларны бәс каплаган, немецлар яндырып киткән авыл өйләренең кайберләре һаман да төтенләп тора. Әле кичә генә алар, чаңгыларда әйләнеш маневр ясап, шушы авылга бәреп керделәр һәм өч сәгать сугышканнан соң авылны алдылар. Аннары бүтән полклар немецларның калдыкларын эзәрлекләп киттеләр, ә авылны алган бригадага бер тәүлек ял бирделәр. — Җитәр, — диде Верещагин, Галимгә мөрәҗәгать итеп, — кирәкмәгәнгә борчылма, ташла. Синең борчылуыңның беркемгә дә кирәге юк. — Миңа дусларымны ташлап китүе авыр, Андрей. — Буш сүз, син кая булса, тылга, җылы урынга китмисең бит, укырга барасың. Анда, туган, фронттагыдан җиңелрәк булыр дип уйлама. Нык тирләргә туры киләчәк. — Кыенлыклар мине куркытмый, — диде Галим аска карап атлый- атлый. — Менә точка. Укы да үз частебызга кайт. Бүтәннәрне үз частьларына җибәрмәүләре мөмкин, ә сине җибәрергә тиешләр. Син — разведчик. Галим төнлә белән китте. Верещагин белән Шумилин аны бераз озата бардылар. Штабка җитәрәк, бозланып беткән бер кое янында алар туктадылар. — Я, туган, озын юлга бер үбим дә, уңышлык телим, — диде Верещагин. — Озак вакыт бергә булдык, яхшы дуслар идек. Бу дуслык соңыннан да югаллгасын! Верещагин белән үбешкәч, Галим Шумилинның кулларыннан тотты: — Виктор! Хәтерлисеңме, Заполярьеда, мин әле яшел солдат чактаһ син үз гәүдәң белән мине саклап калган идең? Мин аны оныта алмыйм һәм онытмам да! — Синең дә мине үлемнән аралаган чакларың булды. Ләкин бу турыда сугыш беткәч искә төшерербез. Хәзер, сиңа уңышлык телибез. Курсны бетергәч, үзебезгә кайтырга тырыш. Кат яз. Алар кочаклашып аерылыштылар. Галим штабка кереп китте... Укулар бер елдан да артыкка сузылмас дигәннәр иде. Ләкин ел үтте, икенче ел китте, ә аларны училищедан чыгарырга ашыкмадылар. Бөек Ватан сугышы тәҗрибәсен тагын да тырышыбрак, тагын да җентекләбрәк өйрәнергә мәҗбүр иттеләр.- ..
Ә менә хәзер ул, училищены тәмам итеп, Лодейное Поле районында урнашкан үз дивизиясенә якынлашып килә. Көн эссе, кояш кыздыра. Ул нык арган иде. Әзрәк ял итәр өчен, юл капчыгын аяклары янына куеп, ауган агач өстенә утырды. Юл чатында багана, баганада юл күрсәткеч: «Майор Сидоров хуҗалыгы». Ук тар гына сукмакка күрсәтә. Кайдадыр урман эчендә кәкүк кычкыра. «Сидоров майор инде», дип уйлады Галим һәм, урыныннан торып, тар сукмак буйлап алга атлады. Майор Сидоровны эзләп табуы кыен булмады, ләкин аның эше беткәнне бер сәгать чамасы көтеп торырга туры килде. Галим турында майорга хәбәр иткән ефрейтор: «һичкая китмәсен, эшем бетү белән үк кабул итәчәкмен, дип әйтте», — диде. Сидоров землянкасыннан Галимгә таныш булмаган офицерлар чыктылар. Ул арада ефрейтор, килеп: — Майор сезне көтә, иптәш лейтенант, — диде. Галим гимнастеркасын төзәтте дә җитез адымнар белән землянкага таба атлады. — Рөхсәт итегез, иптәш майор! — Керегез. Землянка эче иркен һәм якты иде. Майор, өстәл яныннан торып, Урмаиовка каршы атлады. — Лейтенант? Ну, исәнме, саумы? Сәламәтлегең ничек? — Зарланырлык түгел, иптәш майор. — Юлдай соң бик армадыңмы? — Ул кадәр үк түгел. — Бик яхшы, утыр. Шереметьев, — дип кычкырды майор үзенең веставоена. — Син безгә сый-хөрмәтне хәзерләп бир әле. Ишек төбендә күз ачып йомганчы килеп калыккан һәм шундый ук тизлек белән югалган ефрейтор артыннан ишек ябылгач, майор яңадан Урмаиовка борылды. — Штабта булдыңмы? — Юк әле, мин туры сезнең янга килдем. — Бик яхшы иткәнсең. Кәгазьләреңне миңа бир, мин үзем барысын да рәтләрмен. Югыйсә алар сине бүтән подразделениегә билгеләүләре бар. — Мин үз ротама кайтырга теләр идем, иптәш майор. Ефрейтор консерв, кыздырылган балык, май,{ ипи, алюмин фляга һәм ике кружка китереп куйды. — Балыкны тагын граната белән миңрәтеп тоттыңмы? — дип сорады майор. — Якынрак елыш, лейтенант. — Юк, иптәШ майор, граната белән шәп шәбен дә, боепитание начальнигы рөхсәт итми. Мин ятьмә белән. Майор, күз кысып, кружкаларга аракы салды. — Я, Урманов, синең погоннарың өчен, — диде ул, бер кружканы күтәреп. — Офицер погоннарының намусы өчен. Алар эчтеләр һәм кетердәп торган балыкны ашый башладылар. — Генерал «өйдә» юк,—диде майор. — Син аның урынбасары полковник Гордовка күренерсең. Беләсеңме? — Беләм. Алар тагын берәрне эчтеләр, аннары майор, урыныннан торып, телефон трубкасын алды һәм штаб белән сөйләшергә кереште. Урманов сүз аның турында барганлыгын аңлады. — Барысы да син теләгәнчә булыр,—диде майор сөйләшеп бе*- тергәч. Галнм, шатланып, урыныннан сикереп торды: — Рәхмәт, иптәш майор. — Хәзер син Гордов янына кер, ә аннары бер минут кичекмичә ротага бар һәм икенче взводны ал. Взвод командиры моннан бер атна.
42
элек яраланды. Рота командиры өлкән лейтенант Осадчий. Беләсеңме аны? — Юк. — Әйе, ул синнән соң килде. Берни түгел,, танышырсың. Әйбәт егет! — Рөхсәт итегез, китәргә. — Арманов,-—дпдо майор, аның иңбашына кулын куеп. — Син яшь офицер. Элек син бер отделение өчен җавап бирә идең. Хәзер — бер взвод өчен. Кыю бул, ләкин акылыңны җуйма. Разведчик өчен акыллы кыюлык кирәк. Взводта яңа сугышчылар күбрәк. Иске танышларын. да бардыр. Таләпчән бул, кирәк вакытта каты бул, ләкин сугышчы турында кайгыртырга кирәклеген һичкайчан онытма. Әгәр дә взводыңда тимер дисциплина булса, син теләсә нинди бурычны да үтәрсең. Ә безнең алда зур бурычлар тора. Монысын мин сиңа яшерми әйтәм. Без дошман оборонасының бөтен системасын, аның алгы кырыен гына түгел, тирәнлегендә ниләр эшләнгәнен дә белергә тиешбез. Аңлыйсыңмы син мине? ’ — Аңлыйм, иптәш майор. — Аңласаң, бик яхшы. Бар.
4 Түбәсенә яшел чыршылардан чатыр эшләнгән землянка алдында озын буйлы, төз гәүдәле, матур, озынча йөзле бер офицер басып тора. Ул, ахрысы, озак эшләгәннән соң, саф һава суларга гына чыккан. Баш киеме юк. Җиләс җил аның текә маңгаена төшкән сары бөдрәләрен тибрәтеп куя. Бер кулын чалбар кесәсенә тыккан, икенче кулын бил каешындагы кабурасына салган. о Вак болыт кисәкләренең берсе кояшны каплаган иде. Ул үтеп китүгә кояш нурлары өлкән лейтенантның күкрәгендәге орденнарында һәм билендәге хәнҗәренең көмеш кынында җемелди башлады. — Әй, доктор, минем янга кил әле, — дигән тавыш ишетелде. Офицер борылып карады. Пирамида янындагы өстәлдә кул пулеметы чистартучы сержант Сергей Ланов узып баручы санитар Василий Бере- зинга дәшә икән. Шат күңелле, кайнар йөрәкле һәм тәвәккәл разведчиклар арасында Василий Березин үзенең каты холкы, аз сүзлелеге һәм тупасрак мөгамәләсе белән аерылып тора иде. Ул киң битле, калын иренле, сирәк, бозык тешле, шадра, авыр карашлы һәм ачулы иде. Газета, китап укырга бик ярата, ләкин көлке әйберләрне күрә алмый. Хәтта «Фома Смыслов»ны да яратып бетерми: «Акыллы гына мужик, ә үзе борчакны сибә генә», — ди ул аның турында. Кырыслыгы өчен разведчиклар аны яратып бетермәсәләр дә,, батырлыгы һәм көчлелеге өчен үз күрәләр иде. Бервакытны ул яралы разведчикны берүзе унбиш километр җирдән, баткак сазлыклар, ташлы кыялар аркылы алып кайтты. Ярасының авыртуына чыдый алмаган разведчик аңа: — Вася, азаплама мине, ат, — диде. Березинның кашлары тагып да җыерыла төште. — Тик тор, балабон! Үләргә өлгерерсең әле, — диде һәм яралыны санчастька китереп биргәнче ял итмәде. — Нигәдер эсселәтә дә, туйдыра, доктор, — диде Ланов, пулемет көпшәсен кояшка күтәреп, бер күзе белән карый-карый. — Әллә температура инде. Березин аның янына туктады. — Бир кулыңны. Березин тамыр тибешен санап карады да, Лановка бармак янады:
43
— Балабон! Ланов көлеп җибәрде. — Березин, синец йөрәгең мүк белән капланганмы әллә? Нигә солдатка бер җылы сүз әйтмисең? — Җылы сүз әйтергә мин сиңа кыз түгел. Эшеңдә бул, балабон! — Ярар, мунча кайчан була? — Ике көннән. Пирамида артында ашыгып баручы Березинны яшь кенә лейтенант туктатты. — Иптәш кече сержант, рота командиры кайда? — Әнә, — диде Березин һәм, кинәт шаккатып, баскан урынында калды. — Исәнме, Березин? Танымадыңмы әллә? — Старшина... иптәш лейтенант, Урманов, бу синме?! Березин Галимнең сузган кулын ике кулы белән кысып селки башлады. Аның киң йөзе яктырып китте. — Безне онытмадыңмыни? Кайдан? Сәламәтлегең ничек? Безгәме? — Әйе. • — Ох, кече лейтенант Верещагинны шатландырыйм әле. Гел сагынып сөйли иде үзеңне. Галим рота командиры янына атлады. — Иптәш өлкән лейтенант, лейтенант Урманов сезнең карамагыгызга килде. Взвод командиры итеп билгеләндем. Рота командирына майор Сидоров телефон аша хәбәр иткән иде инде. Ул аны ачык йөз белән каршы алды. — Исәнмесез, иптәш Урманов. Өлкән лейтенант Осадчий. Алар землянкага керделәр. Ул арада Березин Урмановның кайтуы турында бөтен ротага җиткерде. — Мин аны хәтта танымадым да,—диде ул иптәшләренә. — Офицер, яңа шинель, яңа погоннар! Верещагин, Урманов турында ишеткәч, бөтен көче белән рота командирының землянкасына йөгерде һәм рөхсәт-фәлән сорамыйча килеп керде дә Урмановны кочып алды. Осадчий бу ике сугышчан дусның балаларча шатланып күрешүләренә читтән көлемсерәп кенә карап торды. — Кайттыңмы? — Кайттым. — Лейтенант? — Күрәсең бит. — Фу, чорт! Верещагин, беренче шатлыгы басылгач, Осадчийга борылып: — Иптәш өлкән лейтенант, сез ачулана күрмәгез инде. Иске фронтовик дус. Без аның белән су асты көймәсендә йөзгән кешеләр, — .диде. — Шумилин исәнме? — диде Галим. — Шумилин да, Ломидзе да исән. Урмановның взвод командиры итеп билгеләнүен белгәч, Верещагин тагын да шатлана төште. — Димәк, яңадан бергә. Яхшы! Осадчий үзенең ординарецыннан икенче взводны сафка тезсеннәр дип әйттерде. Аннары алар өчәүләп тышка чыктылар. Верещагин землянка янында басып калды. Осадчий белән Урманов землянка алдындагы линейкага тезелгән разведчиклар янына киттеләр. — Взвод, смирно! Равнение направо... — дип команда бирде кыска кара мыеклы өлкән сержант һәм Осадчийга каршы йөгерде: — иптәш өлкән лейтенант, сезнең кушуыгыз буенча икенче взвод тезелде. Пом- комвзвод өлкән сержант Шумилин.
44
— Вольно! Шумилин ачык, яңгыравыклы тавыш белән кабатлады: — Воль-но! Урманов, взводны кабул итеп, андагы кешеләр белән танышканчы байтак вакыт үтте. Иске сугышчылардан аның взводында, отделение командиры Ломидзе, Виктор Шумилин һәм санитар Василий Березин гына иде. Калганнары бар да яңалар. Ломидзе шактый үзгәргән. Әллә мыек җибәргәнгә, әллә сугыш кыенлыклары үзенекен иткәнме, ул шактый олы һәм сабыр күренә. Погоннарында сержант билгесе, күкрәгендә ике Кызыл йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале. Шумилинның взвод командиры ярдәмчесе һәм рота парторгы икәнен Галим хатлар буенча ук белә иде.. Шумилин кебек тәҗрибәле сугышчының үзенең ярдәмчесе булуына ул күңеленнән аерата сөенде. Башкалар кебек Шумилин да мыек җибәргән, һәм бу аны танылмаслык итеп үзгәрткән. Беренче отделение командиры өлкән сержант Федот Прокофьев — урта буйлы, киң җилкәле, ак кашлы егет — Галимдә билгесез тойгы калдырды. Беренче караштан мондый кешеләргә бәя бирүе бик кыен. Ул үзенең Себердән, алтын юучы икәнлеген әйтте. Юка борынлы, бераз аска карап торган кызылармеец Петр Ликкеев Галимгә үгкен һәм зирәк булып тоелды. Аның карел егете икәнлеген һәм финча яхшы сөйләшә алуын белгәч, Галим куанды. «Разведкага мондый егетләр кирәк», — дип уйлады ул. Взводта иң яшь һәм ни. «укымышлы» кеше, кече сержант Саша Касаткин да Урмановка ошады. — Безнең агитаторыбыз һәм редакторыбыз, — диде аның турында Осадчий. Өлкәнрәк яшьләрдәге, сары мыеклы ефрейтор Степан Дудин Урмановка бик юаш булып күренде. «Аңа обозда яхшы буласы икән»,— дип уйлап алды ул. Дудин Петр 1 заманындагы балта осталары нәселеннән килгән гончар. Аның бабалары да, әтисе дә Карелиядә яшәгәннәр. Семьясы финнар кулында калган икән. Ефрейтор Галәви Җаббаров турында Осадчий Урмановка сәеррәк сүзләр әйтте: — Әйбәт егет, политик, дипломат. Киң җилкәле, кара тутлы, шаян күренгән Галәви Урмановнын. кайдан дигән соравына каршы: — Татарстанның алдынгы «Сталинчы» колхозыннан булабыз, бригадир, — диде. Кызылармеец Гречуха стройда иң актыккы кеше иде. Урманов аны бик яшьтер дип уйлады. Ләкин якынрак килгәч, аның күз төпләрендә эре-эре җыерчыкларның барлыгын күрде. Гражданкада кем булуы турындагы сорауга каршы ул: «мин Тамбов колхозчысы», — диде. Лейтенант взводтагы һәрбер сугышчы белән аерым-аерым сөйләшеп чыкты. Ул нигездә канәгать булып калды. — Мондыйлар белән сугышка бару куркыныч түгел. Ә калганын сугыш күрсәтер, — диде. Ниһаять, Урманов белән Верещагин икәү генә калдылар. Алар землянкалар артындагы күл янына төшеп, йомшак болан мүге өстенә яттылар. — Я, сөйлә, — диде Верещагин, терсәгенә таянып, икенче кулына, баш очында көтү булып әйләнгән черкиләрне куар өчен, артыш ботагын сындырып алды. Верещагин һаман да шундый ук дәү, кара, күзләре дә элеккечә кечкенә, тик башы гына, чәч үстергәнгә, зуррак күренә иде. Урманов училищеда вакытта үзенең башыннан үткән хәлләрне сөйләп бирде.
45
— Диңгезчеләрдәй берәүне дә очратмадыңмы?—дип сорады Верещагин. — Танышлар туры килмәде. Болай диңгезчеләрне яңадан флотка каГпарырыга дигән приказ бар дип күп сөйләделәр. Ләкин без үзебез нинди диңгезчеләр хәзер. — Әйе, без хәзер инде «кырлар патшасының» уллары. Шулай да, ичмасам, бер генә мәртәбә сулыйсы иде диңгез һавасын! --диде Верещагин һәм чалкан ятты. Байтак вакыт ул шулай эндәшмичә торды, аннары өстәде: — Мин Краснов белән Шалденкодан да хатлар алдым, һаман юаталар да өметләндерәләр. Галим дә диңгезне чиксез сагынган иде. Верещагинның болан өздереп әйтүләре, аның күңелен кузгатып җибәрде. Ул уйчан гына төс белән күлгә карап тора башлады. Кинәт Верещагин торып утырды һәм, черкиләрне куа-куа, елмаеп сорады: — Ә үзеңнең кызың белән эшләр ничек? — Соңгы хатында госпитальдән чыгуы турында язган иде. Яна адресын җибәреп өлгермәде. Урмановиың шаяртыбрак әйткән сүзләренә, Верещагин бик җитди карадъг. — Уйларыңны бүлешер кешең булганда яхшы ул. Ә мин./ һаман ялгыз. — Хәбәр юкмы? — Аннан хәбәр килми, туган. Новороссийскины дошманнан тазартканнан соң, Верещагин үз семьясыннан берәүнең дә исән калмавы, барысы да немеилар кулыннан һәлзк булуы турында хәбәр алган иде. Иптәшенең йөрәк ярасын белгәч, аны күңелсез уйларга төшермәс эчен, Урманов сүзне икенчегә борды: — Офицер исеме алуың турында нигә язмадың? Күптәнме? — Язмадыммыни? — дип чын ихластан гаҗәпләнде Верещагин.— Ә мин яздым дип торам. Новгородтан соң бирделәр. Мин анда рота белән дә командалык иттем... Булды шундый хәлләр. — Биредә эшләр ничек? — Биредә хәзергә тынлык, ләкин озакламый давыл булачак. Бүгең ниндидер бәйрәм төслерәк, югыйсә заданиедән кайтмыйбыз. Шуышып йөри-йөри дүрт? гимнастерка туздырдым. Онытканмын, син Ильяс Акбулатов дигән кешене беләсеңме? — Ильяс Акбулатов? Кайдан? — Казаннан. Ул һәрвакыт синең турыда сорашып тора. — Әгәр ул булса беләм. Урта буйлы, киң җилкәле, көлдерергә ярата. — Нәкъ үзе! Шатлыктан Галимнең йөзе яктырып китте. — Хәзер кайда? — Ял йортында. Ике көннән кайта. — Күптәнме ул бездә? — Новгородны штурмлау алдыннан пополнение белән килде. Сукмакта бер сугышчы күренде. — Иптәш лейтенант, — диде ул, Урмановка мөрәҗәгать итеп. — Сезне рота командиры чакыра. . — Хәзер барып җитәм. Галим урыныннан торып гимнастеркасын төзәткәләде. Верещагин да күтәрелде һәм алар сукмак буйлап әкрен генә менеп киттеләр. — Әгәр дә «өйдә» кунсак, кечкенә генә мәҗлес корып алырбыз,— диде Верещагин. — Мондый шатлыкны юмыйча ярамын.
46
Землянкада өлкән лейтенант Осадчий, планшетын ачып, картасын чьи арды һәм аны өстәлгә җәйде. Галим командир.чың үзенә ниндидер сугышчан бурыч йөкләргә хәзерләнүен сизенеп, каргага якынрак елышты һәм комротның сүз башлавын көтте. Ләкин Осадчий сүзне тиз генә оашлап җиоәрмәде. Чалбар кесәсеннән кәкре трубка алып, аны авызына капты. Аннары ашыкмыйча гына кабызды. «Сыный!» дип уйлады Урманов. Беренче очрашуда Осадчий аңарда яхшы тәэсир калдырган иде, ләкин аның болай озакка сузуы Галимгә ошамады. «Мөгаен, хәзер сәламәтлек турында сораша башлар», дип уйлады ул ирония белән. Ләкин Осадчий сәламәтлек турында сораштырып тормады. Авызыннан трубкасын алды да картага күрсәтте. — Сезгә бу җирләр таныш түгел бугай. Сез элек кайларда сугыштыгыз? — Заполярьеда, аннары Волховта. — Ул чагында мин сезне үз участогыбыз белән бераз таныштырыйм... Галим картага иелде. Тоташ яшел төстән диярлек торган картаны икегә ярып, борыла-сырыла тар гына зәңгәр тасма сузыла. Бу — мәшһүр Свирь елгасы. Биредә, Свирь рубежында, немец-фин гаскәрләре 1941 нче елда ук туктатылган. Бары тик Лодейное Поледан көн- чыгыштарак, алар, Свирьны кичеп, Свирьстройны һәм Ленинград өлкәсенең район үзәкләре булган Подпорожье белән Вознесеньены гына алганнар. 1944 елның башында Ленинград һәм Новгород янында немецларның зур группалары тар-мар ителгәч, финнар күлләр, кыялар, сазлыклар арасындагы үзләренең позицияләрен тагын да яхшырак ныгыту өстендә эшли башлаганнар. Свирь буйлап тирән траишеялар, чәнечкеле тимер чыбыклар, дзотлар, корыч колпаклар, уникешәр рәт миналар, танкларга каршы тирән-тирән чокырлар, надолблар тезмәсе китә. Биредә финнарның оборонасы Свирь-3, Подпорожье һәм Вознесенье яннарындагы күпер алды ныгытмалары белән Свирь оборона полосасыннан һәм урманлы-сазлыклы Обж, Сармяг, Самбатукса, Куйтеж, Мегрозеро, Нюхово һәм Услаика елгасы рубежында ныгытылган Олонец районыннан гыйбарәт. Финнар шул ныгытмалар артында утырып исән калырга уйлыйлар. Алар, совет хөкүмәте белән вакытлы килешү турында сөйләшүләр алып барып, вакытны отарга телиләр. Төрле сылтаулар табып, совет хөкүмәтенең гадел шартларын кабул итмәскә тырышалар. Болар барысы да Урмановка берникадәр билгеле иде. Осадчий сүзен дәвам иттерде: — Менә бу участокта безгә дошманның оборона системасын ачыкларга кирәк. Ачыкларга дим, чөнки күп нәрсә безгә билгеле инде. Бу эшне, лейтенант, сезгә тапшырам. Сезне оста күзәтүче, диләр. Караңгылата төшкәч сез менә бу утрауга чыгасыз һәм иртәгә көне буе күзәтәсез. Төнлә кире кайтасыз. Ярдәмгә сержант Прокофьевны алырсыз... Ул элек анда булгалады. Аңлашылдымы? Барыгыз, хәзерләнегез, уңышлык телим. Землянка ишек төбендә Верещагин көтеп тора иде. — Я? — диде ул. — Задание. — Шулай сизенгән идем дә. Булмады алайса безнең мәҗлес. — Кайткач,—диде Галим, елмаеп. ^Карелиянең кыска төненең караңгылыгы җирне сарганда, Галим белән Прокофьев күл ярында иделәр инде. Алар сакланып кына тау астына төштеләр һәм камышлар арасында яшерелгәп көймәгә утырдылар. Прокофьев, ишкәк белән төртеп, көймәне ярдай этәрде һәм ишә башдады.
47
Күл өсте тонык кына ялтырый. Тирә-якта су буйларында гына була торган тынлык, һава бераз салкынча, рәхәт, йомшак җил исә. Ара- тирә утрау артында автоматтан атып куялар. Яр кырыенда алар көймәдән төшмичә бераз тыңлап тордылар. Аннары көймәне камышлар арасына яхшылап яшереп куеп, утрауның үзәгенә үрмәләп киттеләр. Алар, тавыш чыгармаска тырышып, һәр кыштырдауга колак салып бардылар. Бу утрауда дошман булмаса да, аның разведчиклары еш кына килеп чыга иде. Шуңа күрә чак кына сайсызлыкның бөтен эшне җимерүе мөмкин. Үлән юеш. Төймә-төймә яшел яфракчыклар арасыннан башларын түбән игән күк, алсу, зәңгәр чәчәкләр күренә. Өсләрендәге сарылы-яшелло маскхалатлар, башларына үләннән ясалып киелгән таҗлар, автоматларының кожухларына тыгылган яшел ботаклар разведчикларны тирә-яктагы үсемлекләрнең берәрсенә ошата иде. Тау түбәсенә менгәч, алар, билләрендәге хәнҗәрләрен чыгарып мүктән киң кәсләр кистеләр, аннары үзләре шул кәсләр астына кереп урнаштылар. (Хәнҗәрләре белән эшләгәндә дә, соңыннан да алар бер-берсенә сүз кушмадылар, нәрсә эшләргә, ничек эшләргә икәнен икесе дә яхшы белә иде. Тик мүк юрганнар астына керер алдыннан гына алар бер-берсенең күзләренә карап алдылар да мәгънәле генә.елмайдылар. Галим салкын мүк юрганы астында яткан килеш, биноклен күзләренә китерде. Тауның итәгендә утыз-кырык метр киңлегендә елга ялтырап ята, елга аръягында тигез сазлык. Сазлыкта анда-санда гына вак куаклар үсеп тора. Сазлыкның өсте җирән мүк белән капланган, киңлеге алтмыш-җитмеш метрлар булыр. Саз артында «Шайтанка» биеклеге. Кем һәм кайчан бу биеклеккә шундый исем биргәндер — билгесез. Ләкин «Шайтанка»ны барысы беләләр иде. «Шайтанка» өстендә кайчандыр биек наратлар үсеп торган, ә хәзер аларның күбесе снарядлар белән йолыккаланып беткән. Наратлар арасында берәр катлы бишалты йорт күренә, йортларның әйләнә-тирәсе буш, анда бер генә җан әсәре дә сизелми. Шулай да Галим һәрбер йортны аерым-аерым бик җентекләп күзәтеп чыкты һәхМ үткер күзләренә чалынган барлык нәрсәләрне, беренче карауда бөтенләй мәгънәсез булуларына карамастан, иренмичә, алдындагы кечкенә блокнотына язды. Күп сәгатьләр үткәч кенә бу үлек йортларда тормыш чаткысы беленә башлады. Галим үзенең блокнотына шундый сәер юлларны язды: «4 сәгать 00 минут. Түбәсе сынган нарат янындагы үрдә озын буйлы офицер басып торды, аннары ул түбәсенә калай ат кадакланган өйгә керде». Шуннан соң «Шайтанка»да яңадан хәрәкәт бетте. Галим биноклен никадәр генә бер почмактан икенче почмакка йөртсә дә, дәфтәренә язарлык әйбер таба алмады. Шулай бер сәгать, ике сәгать үтте. Галим кайчакта эченнән сүгенеп тә алды, ләкин бервакытта да үзен югалту дәрәҗәсенә җитмәде. Разведчикның авыр, куркынычлы хезмәте аны башка бик күп нәрсәләргә өйрәткән кебек, түземлеккә дә өйрәткән иде. Ниһаять, озак күзәткәннән соң Галим блокнот битенә: «6 сәгать 50 минут. Өч тәрәзәле өй янына олау килеп туктады. Ике солдат өйгә бер капчык он кертте»,—дип язып куйды. Бераздан фин солдатлары икесе дә, атка утырып, кире китте. Галим атның җирән икәнен, маңгаенда ак йолдызы булуын, солдатларның берсе әзрәк бөкрәеп йөрүен, икенчесе уң аягына аксавын хәтерләп калды. Тагын ун минут вакыт үтте. Галим яңадан карандашын алды һәм ашыга-ашыга: «7 сәгать 00 минут. Түбәсенә калай ат кадакланган йортның өй алды баскычында озын буйлы офицер күренде. Тәмәке тартты һәм яңадан өйгә кереп китте»,—дип язды.
•1Я
Шуннан соц ике сәгать буенча өйләр тирәсендә беркем дә күрен- мәде. Ьары тик тугыз сәгать унбиш минутта гына түбәсенә калай ат кадаклашам өйгә урта буйлы бер офицер һәм термослар күтәргән ике солдат кереп китте. Тугыз сәгать егерме минутта ишек алдында ике солдат кул пулеметы чистартты. 1 алим бу турыда да дәфтәренә теркәп куйды. 1 Мүк астыннан чыкканда, аларның тәннәре туңып, оеп беткән иде инде. Разведчиклар, түбәнгә төшеп, куе чытырманлыкта тамакларын туйдырдылар. Аннары Урманов «Шайтанка» биеклегенең, көнбатыш итәген күзәтергә кирәклеген әйгге һәм Прокофьевка үзен шунда алып барырга кушты. Ике километрлар чамасы киткәч, алар ялангач кыяга килеп чыкты- лаР’. ^Ь1я биек, итәгендә зур-зур чуер ташлар сибелеп ята. Аларның кайберләре гаҗәеп бер могҗиза белән генә кыя кырыенда асылынып торалар. Әгәр дә катырак җил иссә, бу ташлар коточкыч бер көч белән түбәнгә очарлар шикелле тоела. Разведчиклар менә шушы ташлар арасына кереп яттылар. Галим ике таш арасындагы куышка урнашты. Прокофьев үркәчләнеп торган таш өстенә яшеренде. Түбәндә яр белән тип-тигез булып аккан елганың көмеш тасмасы сузыла, аргы як га «Шайтанка» биеклеге белән «Груша» биеклеге арасында киң уйсулык күренә. Уйсулыкта вак куаклар һәм анда-санда, телеграмм баганалары кебек, корыган агачлар утыра, «Шайтанка»ның итәгендә дә шулай ук агачлар юк, бары тик саргылт мүк кенә үскән. Аның каравы «Груша» да бөдрә каеннар шаулап үсеп утыралар. Разведчик сизгерлеге Галимгә «Шайтанка»иың сары итәген күзәтергә кирәклеген әйтте. Ләкин сәгатьләр буенча күзләреннән биноклен аямаса да, әһәмиятле нәрсә таба алмады. Шул вакыт эчендә ул блокнотына бары бер генә юл язды. Ул да бер-берсенә бөтенләй бәйләнмәгән сүзләрдән гыйбарәт иде: «Ике өем, биш чыршы куагы, янәшә өч агач төбе...» Кузгалмыйча, ашамый-эчмичә, миллион черкиләр астында яту әйтеп бет'ергесез читен иде. Черкиләр шул хәтле газаплыйлар, кайчак үзенде- үзең онытып, торып чабасы килә. Ә көннең һаман ахыры юк, кояш һаман яктырта. Урманов әллә ничә тапкыр санаган түмгәкләрен тагын бер тапкыр санарга керешкәч, чак кына кычкырып җибәрмәде. Аларның берсе юк иде! Галим кул аркасы белән маңгаен сыпырып алды һәм җиңел сулап җибәрде. Хәзер аның өчен барысы да ачык иде инде: түмгәкләр булып дошман күзәтчеләре яки снайперлары яшеренгән. Көне буенча биредә ату тавышларының ишетелмәвен искә алып, Урманов түмгәкләр булып күзәтчеләр утыра дигән фикергә килде. Бераздан сержант Прокофьев сандугач кебек сайрап җибәрде. Бу сигнал иде. Галим түмгәкләргә карады һәм аларның берсе артыннан елан шикелле шуышып чыккан финны күрде. Биш минуттан соң шул ук урынга икенче фин килеп яшеренде. Аннары яңадан эч пошыргыч бертөрлелек башланды. Вакыт үтте. Барлык күзәтүләргә йомгак ясау сәгате якынлашты. Ә нинди йомгак ясарга? Бөтен күргәннәрдән нинди нәтиҗә чыгарырга мөмкин? «Финнар көндез дзот амбразурасын ачарга куркалар. Шуңа күрә алар көндез түмгәкләр артыннан күзәтәләр», — дип уйлап алды Урманов. Бу чыннан да зирәк уй иде. Әгәр дә Урмановның фикере дөрес булса, дошманның яңа ут гочкасы — мөһим дзоты ачылачак. Ә бу, зхыр чиктә, булачак операциянең уңышын хәл итүдә, уннарча сугышчыларның гомерен саклап калуда зур роль уйнаячак.
Ләкин бу фикерне дөресләргә кирәк. Разведчик өчен расланмаган мәгълүматның кирәге юк. Галим урыныннан торды һәм Прокофьевны бармагы белән ишарәләп үз янына чакырды. Прокофьев аның янына төшкәч: — Әйдә «Шпилькага» илт. Монда төнлә килербез. Хәзер биредә эш юк, — диде. Алар, тау астына төшеп, урман эченнән киттеләр. Бер ерганак янында туктап, тамакларын туйдырдылар, киңәштеләр, аннары буш консерв банкаларын кеше табалмаслык итеп җиргә күмделәр дә тагын киттеләр. Киткән чакта Прокофьев тапталган үләннәрне дә торгызды. «Күпне күргән разведчик булса кирәк», — дип уйлады Урманов аның турында. Бер километр чамасы җир баргач, алар өстәлсыман бер биеклеккә күтәрелделәр. Биеклекнең өстендә озын-озын наратлар үсеп тора иде. Аларның кәүсәләре бөтенләй ботаксыз, ә түбәләре куе тармаклы. — Мин агач башына менәм, син түбәндә каласың, — диде Галим. Галим мәче җитезлеге белән агач башына үрмәләде һәм, аның юан ботакларына урнашып, тирә-ягына карана башлады. Уңда һәм сулда күл ялтырап ята, алда көмеш елга сузыла, ә аның артында «Шпилька» биеклеге. Ул манарасыман югары күтәрелә. Аның итәгендә: тауны кыршаулап алган тимер чыбык киртәләре, сынгаланып сузылган траншеялар, сары мүк белән капланган брустверлар. Оборонаның эчендә, бер-берсеннән йөз, йөз илле метр ераклыкта, тауга ябышып торган ике агач йорт күренә. Бу йортларда кешеләр торуына Галим башта ук шикләнде. Чөнки тау битендәге бу йортлар безнең артиллеристлар өчен бик яхшы ориентирлар һәм аларны юк итү бары бер генә минутлык эш иде. Күп тә үтмәде, морҗаларның берсеннән куе кара төтен чыга башлады. — Котырганнармы әллә, — дип уйлады Галим, аптырап. — Нинди саксызлык бу. Әгәр дә безнең артиллеристлар күреп алсалар, аларның көлләре күккә очачак бит. Соңыннан Галим безнең артиллеристлар ут ачарлар да бөтен эшне бозарлар дип борчыла башлады. Аңа хәтта урман артыннан снарядлар * сызгырып килә шикелле тоелды. Ләкин артиллеристлар атмадылар. Шулай да ниндидер хикмәт бар иде монда. Морҗадан һаман куе кара төтен чыгып торды. Галим ярым аптыраш эчендә йортларны күзәтүне дәвам иттерде. Ләкин тирә-як буп-буш. Ичмасам, бер генә кеше дә өй алдына чыкмады. Төтен дә тора-бара сыекланды, һәм чак-чак кына сизелерлек нечкә зәңгәр җеп булып һавага сузыла башлады. Галим агач башыннан төште. — Я, пи бар? — дип сорады сержант. — Шайтан белсен, мич ягалар. — Алар моны һәрвакыт шулай итәләр. — Ни өчен? — Хәйлә. Безнең артиллериядән ут ачтырып, аларның урынын билгеләргә уйлыйлар. Сержантның фикере дөрескә ошый иде. Галим аның белән килеште. Аннары алар икенче яккарак шуыштылар һәм яңадан күзәтергә тотындылар. Кинәт, разведчикларны тәмам аптырашта калдырган тагын бер могҗиза булды. Көндез морҗасыннан төтен чыккан өй белән янәшә учак яна башлады. Аның кызыл ялкыны һавага үрелде, чаткылары урман ‘стенә таралды. — Хизер мәсьәлә ачык, — диде Урманов. Ала| яңадан ташлы кыяга кайттылар. Галим, элекке тәҗрибәләрен исенә төшереп, уйланып килде: «Төнлә дошман солдатлары, гадәттә, дзотларының амбразураларын ачалар да үзләре дзот эченә кереп ур- 4 „с. ә-. № 8 49
50
нашалар. Ә ир Үз белән амбразураларны яңадан ябалар. Менә шушы ачып-ябу вакытын туры китерәсе иде». һава болытлы булганлыктан, урман эче шактый караңгы. Тирә якта басынкы тынлык. Шул тынлык эчендә финнар ягыннан ара-тирә сөйләшкән тавышлар, пычкы чыңлаулары, машина гүләүләре ншетел- гәли. Алар бик озак күзәттеләр. Күз кабаклары авырая башлады. Ләкин тау итәгендә бернәрсә дә күренми иде. Инде кыска төн дә үтә, китәргә вакыт җитә. Галим борчыла башлады. Беренче разведкадан ук расланмаган мәгълүматлар алып кайт имеш. Осадчийны да, майор Сидоровны да. бригада комайдирын да Урмановның ни уйлавы кызыктырмаячак, алзрга бары тик расланган мәгълүматлар гына кирәк бит. Галим, биноклен күзләренә куеп, иртәнге эңгер-меңгердә тонык кыца булып күренгән өемнәргә карый башлады. Кинәт аңа өемнәрнең берсенең төбендә кара сызык күренгәндәй булды. Урманов күзләрен йомды һәм шунда ук ачты. Тар сызык югалмады. Ул бик ачык күренә иде. — Амбразура, — дип пышылдады Урманов. — Мин дә күрәм, — диде Прокофьев. Берничә минуттан соң аны ком төсендәге каплавыч белән капладылар һәм тау битендә бары саргылт өем генә калды. — Әйдә, хәзер кайтсак та була, — диде Урманов һәм алар ашыга- ашыга күл буена, көймәләре янына төштеләр.
5
Подразделениегә кайту белән Урманов туп-туры Осадчий янына керде һәм алып кайткан мәгълүматлары турында рапорт бирде. Рота командиры аны зур дикъкать белән тыңлады. Аннары майор Сидоровка шалтыратты. — Хәзер үк килегез, — диде майор. Осадчий белән Урманов тышка чыктылар. Сугышчылар әле йоклыйлар, иртәнге подъем булмаган. Землянкалар алдында, кулын азтома- тыпа салган һәм башына йөзлек кигән часовой гына арлы-бирле йөренә. Сидоров әле яңа гына йокыдан торган, юынмаган да иде. Ул офицерлар белән кул биреп күреште. Аннары, аларны өстәлендәге карта янына алып килеп, Урмановка: — Сөйлә, — диде. Галим майорның кыска, ачык сөйләгәнне яратканын электән белгәнгә, тәүлек буенча күзәткәннәрен берничә минуттан сөйләп бирде. — 126,5 биеклегендә,—диде ул кабаланмыйча гына, — дошманның ике взводка кадәр көче бар... Биеклекнең көнбатыш итәгендә дзот...- <чШпилька»да бернәрсә дә юк... «Груша»ның көнчыгыш итәгендә, менә монда, — ул картага бармагы белән төртеп күрсәтте, — дзот. Бу — яңа, моңарчы мәгълүм булмаган мөһим ут ноктасы иде. Майор берьюлы җанланып китте. — Сөйлә, аны ничек таптыгыз. Урманов сөйләп бирде. Менә шунда инде аның куен дәфтәрендәге хикмәтле язуларның серләре берәм-берәм ачыла барды. Урманов, аларга таянып, «Шайтанка»ның оборона системасы һәм андагы көчләр турында тулы гына мәгълүмат бирде. Бераздан майор Галимне ял итәргә җибәрде. — Я, яңа лейтенант сиңа ошыймы? — диде ул Осадчийга. — Яхшы мәктәп үткәнлеге күренә, — дип җавап кайтарды рота командиры. Сидоров бераз мактанып башын селкеп куйды.
51
f — Минем мәктәбемнән, Без аның белән, Заполярьеда һәм Волховта бергә булдык. Галим мәһабәт нарат агачлары арасыннан, өстенә мүк сибелгән сукмак буйлап подразделениега кайта. Җаваплы бурычны намус белән үтәгәннән соң, аның күңеле күтәренке, анда кичәге ризасызлыкның әсәре дә юк. Тойгылары уянганнар, үткенләнгәннәр. Ул элек игътибар итмәгән күп нәрсәләрне хәзер ап-ачык күрә һәм үзе дә моңа бераз гаҗәпләнә. Әнә офык буенда, карасу-яшел дулкыннар өстеннән ашып, дәү бүрекле нарат күтәрелгән. Кояш аның артында булганга, наратның бөдрә ябалдашы, зәңгәр күк йөзендә, ялкынсыман янып, әллә нинди хыялый бер матурлык белән балкый. Түбәндә күлләр, сазлыклар һәм тутык баткаклыклар томрап яталар. Алар өстендә күксел томан йөзә. Томан эченнән, кайдандыр бик ерактан, кәккүк тавышы ишетелә. Галим үзе дә сизмәстән, авыз эченнән, үзенең яраткан җырын җырлап җибәрә: Диңгез! Диңгез! Сихри йокыңда Бар туачак давыл ярсуы. Уйнаганда шашып дулкыннар, Диңгез! Диңгез! Ярың тар синең... Кинәт Галимнең артыннан кемдер: — Иптәш лейтенант...—дип кычкырды. Галим борылды. Аның каршында киң җилкәле, тәбәнәк буйлы, күкрәге Дан орденнары һәм медальләр белән тулы өлкән сержант басып тора иде. — Ильяс... — Галим!.. Алар кочаклаштылар. — Нинди очрашу, ә! Урманов кайткан дигәч, колакларыма ышанмадым, брат. Кайда ул, дим. Заданиегә китте, диләр. Төне буе йокламадым. — Син сугышта да ял йортларына йөрисең икән, — дип көлемсерәде Галим. — Заданиене уңышлы үтәгән өчен генерал җибәрде. «Тел» алып кайткан идем. Ильяс, шатлыктан ялтырап торган күзләре белән Галимгә карап, башын селекте. — Сине танырлык та түгел, брат. Бик нык үзгәргәнсең. Әгәр алдан әйтмәгән булсалар, танымаган да булыр идем, рас. Аерылганга күпме булды инде... Бишенче ел. Землянкалар арасыннан, кул сәгатенә карый-карый, дежурный йөгереп үтте. Бераздан аның: Подъем! Подъем! — дигән тавышы яңгырый башлады. — Онытканмын, — диде Акбулатов, кинәт кабаланып.— Безнең санбатта беләсеңме кем? — Кем? — Мөнирә! — Сип ни сөйлисең! . Галим Акбулатовның ике беләгеннән тотып кысты. — Моннан бер атна элек килде. Синең турыда сорашты. — Еракмы санбат?! — Биш километрларда гына. — Кич белән барабызмы? — Командир рөхсәт итсә, барабыз. —- Ул турыда мин үзем сөйләшермен. Мөнирәнең бары биш километрда гына булуына Галимнең һич тә ышанасы килми иде. Ул, землянкага кереп, йокларга яткач та, бик озак
52
аның турында уйланды. Аның йөрәге әле булачак очрашу шатлыгыннан кысылды, әле борчылулы уйлардан сулкылдады. Төшендә ул Мөнирәне күрде. Имеш, сугыш беткән, алар Иделдә пароходта баралар. Мөнирәнең өстендә ак күлмәк. Башында үтә күренмәле шарф. Җил шарфның очларын тирбәтә, имеш... Ул уянганда Верещагин үзенең койкасындагы әйберләрен җыештыра иде. — Яхшы йокладыңмы? — дип сорады Верещагин. — Яхшы. Ә син... кая җыенасың? — Заданиегә... Галим урыныннан сикереп торды. — Ераккамы? — Еракка. Син бар, юын. Унбиш минуттан безне рота командиры чакыра. Галим юынып кергәндә, Верещагин үзенең әйберләрен рота старшинасына тапшыра иде. — 'Әгәр без кайтканчы кузгалырга туры килсә, кара, бер әйберне дә югалтасы булма. Башың белән җавап бирәчәксең. Монда флот обмун- дированиесе. Белдеңме? Рота командиры взвод командирларын сәгатенә карап каршы алды. — Ике минутка кичектегез, офицер иптәшләр. Болай ярамый, Верещагин сезнең бар нәрсәгез дә хәзерме? — Хәзер, иптәш өлкән лейтенант. — Юлга — билгеләнгән минутта чыгачаксыз. — Тыңлыйм. — Ә сез, иптәш лейтенант, — диде Осадчий, Урмановка мөрәҗәгать итеп, — үзегезнең взводыгыздан бер генә сугышчыны да читкә җибәрмәгез. Шулай ук үзегез дә беркая китмәгез, һәр минут кирәк булуыгыз ихтимал. Урманов, Мөнирә янына барырга теләвен исенә төшерде дә, эченнән көрсеиед куйды. Ә бу вакытта куе ябалдашлы нарат төбендә, шомартылмаган такталардан ясалган өстәл артына утырып, өлкән сержант Ильяс Акбулатов үзенең сөйгән кызына хат яза иде, язып бетергәч, хатына тагын бер тапкыр күз йөгертеп чыкты да, үз үзенә: — Әзрәк кыскарак чыкты чыгуын да, ләкин яхшы күп булмый, — дип елмайды. Аннары хатны өчпочмак итеп бөкләде һәм адресын язды. Язып бетергәч, берничә секунд хатка текәлеп карап торды. Аның күз алдында хат түгел, гүя Камәрия үзе тора иде. Әнә ул, яр башына басып, Ильясларны алып китеп барган пароходка кулъяулыгын болгый... Әле генә кояш ялтырап тора иде, кай арада зәңгәр күкне күгелҗем кара болытлар каплап алган да, кай арада көлеп торган тирә-як төссезләнеп өлгергән. Бөтерелеп җил исеп куйды. Биек наратлар чайкала, шаулаша башладылар. Ильясның битенә берничә яңгыр тамчысы тамды. Ул, башын югары күтәреп, зур күзләрен кыса төшеп, күккә карады. Анда авыр күгелҗем-кара болытлар пшелеп-ишелеп агылалар. — Монысы яхшы, разведчиклар көне, — диде эченнән Акбулатов һәм хатны юан наратка беркетелгән ящикка илтеп салды, аннары землянкага ашыгып кереп китте. Землянкада иптәшләре юл азыкларын капчыкларына тутыралар иде. Радист Геннадий Кузнецов үзе капчыгын рәтли, үзе бөтеи кешегә ишетелерлек итеп шигырь укый: Есть высшее из всех гражданских npfae — Во имя жизни встретить ветер боя. И сели надо, смертью смерть поправ, Найти в огне бессмертие героя.
53
— Яхшы әйткән! Геннадий, син моны үзең яздыңмы? — дип сорады1 ефрейтор Степан Адамчук. — Юк, мин түгел. Моны шагыйрь Алексей Сурков язган. Акбулатов ишектән керүгә Кузнецов шигырь укудан туктады. Барысы да отделение командирына таба борылдылар. — Бар да әзер, иптәш өлкән сержант, — диде Семен Пичугин. — Сәфәргә хәзербез, җолдаш командир,—дип өстәде Шардарбек Каербеков. Акбулатов сугышчыларның капчыкларын тикшерә башлады. — Иптәшләр, рәтләбрәк ныгытыгыз. Шалтырарлык булмасын. Бу кемнең капчыгы? — Минеке, иптәш өлкән сержант, — диде Пичугин. — Тыгызрак бәйлә. Болай ярамый. Консерв банкаларың шалтырый. Снаряжениеләрегезне дә әйбәтләп тикшерегез. Барасы юл ерак. — Беләбез, иптәш командир, беренче баруыбыз түгел. Геннадий Кузнецов, үзенең рациясен һәм капчыгын рәтләп бетереп,, аркасына киеп карады да, яхшы дип тапкач, кире салды. Аннары Ак- булатовка мөрәҗәгать итеп: — Иптәш өлкән сержант, безнең яңа «Сугышчан листокны» күрдеңме? Кара, матур бит, — диде. х Акбулатов өстәлдә яткан газетаны карады. — Матур, матур, Кузнецов, — диде ул чын күңелдән. — Ул эшне син булдырасың. Менә сугыш беткәч, син безнең шагыйребез булырсың. Безнең ничек разведкага йөрүебезне, ничек урманнарда яшәвебезне барысын да язарсың. Шулай бит? — Әлбәттә, иптәш командир. — Бу листокны витринага чыгарып эл. Барысы да укысыннар. — Була. Акбулатов кесәсеннән сәгатен чыгарып карады. — Иптәшләр,—диде ул, — ун минуттан бөтен хәзерлекне бетереп, барыгыз да ял итә башлагыз. Акбулатов землянка алдына чыкты. Тышта яңгыр коя иде. Күк соры болытлар белән капланган. Бер генә урында да ачыклык күренми. — Озакка сузылыр, ахрысы, бу яңгыр, — дип уйлады Акбулатов һәм тәмәкесен кабызды. Һәм хәзерлекнең тәмам булуын хәбәр итәр өчен взвод командирлары землянкасына китте. Ләкин анда Верещагин 'да, Урманов та юк иде. Анда парторг Шумилин гына утыра иде. — Командирлар кайда, иптәш парторг? — Рота командирында. Акбулатов Шумилин янына барып утырды. — Я, эшләр ничек? — дип сорады парторг. — Бар да хәзер. — Турысын әйтергә кирәк, бу поход кыен булачак,—диде Шумилин, — ләкин сез дүрт коммунист, өч комсомолец барасыз. Аларга үзеңә ышанган кёбек ышан. — Беләм. — Мин барысы белән дә сөйләшеп чыктым. Анда, тылда, коммунистларны кайда, ничек файдалануны үзегез карарсыз. Баскычларда аяк тавышы ишетелде. Аннары ишек ачылды һәм землянкага өсләренә плащ-палаткалар ябынган Верещагин белән Урманов килеп керде. — Ну яңгыр, күкнең төбе тишелгәнме әллә, — диде Верещагин плащпалаткасын, салып, мич янындагы) кадакка элә-элә. Акбулатов урыныннан сикереп торды һәм ярым рәсми тонда, заданиегә билгеләнгән сугышчыларның әзер икәнлекләрен, азыкның җиде көнгә алынганлыгың әйтте.
54
— Хәзер сугышчыларны мунчага алып бар, — диде Верещагин. — Аннан кайткач, йөзәр грамм бирергә, әйбәтләп ашарга һәм йокларга, өч ноль-ноль юлга чыгабыз. Чирек сәгатьтән өлкән сержант Акбулатов үзенең сугышчылары белән мунчада иде инде. Мунчадан кайткач, Акбулатов Урманов янына керде. Землянкада ул бер үзе генә утыра иде. — Әйдүк, Акбулатов. Мунча шәп булдымы? Җиңел пар белән. — Рәхмәт. — Сиңа ял итәргә кирәк бит. — Хәзер барам. Менә синең белән дә рәтләп сөйләшеп булмады. Мөнирәгә дә бара ал^мадык. — Барырбыз әле. * — Шушы арада барырга тырыш. һөҗүм башланса — вакыт булмас. — һөҗүм башланыр дип уйлыйсыңмы? — Уйламыйм, солдат йөрәгем сизә, брат. Фронт хәлләре турындагы сүзләрдән алар Казан хәлләренә күчтеләр. Акбулатов үзенең заводым сагынып сөйләде, сугыш беткәч, үзйөрешле комбайнын, һичшиксез, тормышка ашырачагын әйтте. Аннары алтын чәчен сагынып алды. Аның соңгы рәсемен Галимгә күрсәтте. — Ул армиядәмени?—дип сорады Галим, кызның хәрби киемдә төшкән рәсемен кулына алып. — Әйе, радистка. Севастополь өчен сугышларда катнашкан. Камәриянең рәсеме белән бергә тагын бер рәсем бар иде. — Анысын нигә күрсәтмисең? — Сиңа таныш кеше түгел. Бер партизанка... Рәсемнән чәчләре тузгыган, муенына «партизанка» дип язылган бәләкәй такта аскан, яшь кенә кыз карап тора иде. Ул бик нык газапланган, ләкин аның карашы нәфрәт белән тулы иде. Аның янында нечкә буйлы бер фин офицеры баскан. Ул, бер кулын аркасына куеп, икенчесенең бармак араларына яна торган папирос кыстырып, масаеп, карап тора. — Кайдан алдың бу рәсемне? — дип сорады Галим, дулкынлануын сиздермәскә тырышып. \ — Кыш көне без дошман тылыннан «тел» алып кайттык. Бу рәсем аның кесәсеннән чыкты. Алар анда бер пачка иде. Берсен майордан сорап алдым... Акбулатов, сүзен бүлеп, гаҗәпләнеп Урмановка карады. Аның йөзе .ап-ак булган иде. — Әллә танышыңмы, Галим? Лейтенант аңа җавап бирмичә сорады: — Бу рәсемне Верещагин күргәне бармы? — Белмим. Аңа күрсәткәнем юк. Урманов уйга калды: «Шулай ук ул палачлар кулына эләктеме икәнни? Бәлки, дөньяда да юктырдыр инде ул...» Верещагин кайтып керде. — Өлкән сержант, син нигә ял итмисең? — диде ул Акбулатовка. — Хәзер, иптәш кече лейтенант. Менә лейтенант янына килеп чыккан идем. — Бар, бар, ял ит. Акбулатов китте. Галим Верещагинга әлеге рәсемне күрсәтте. — Танышмы? — Таныш... Лида. — Ялгышмыйсыңмы? Верещагин күкрәк кесәсеннән шундый ук рәсемне чыгарып күрсәтте.
55
Безнең күпләребездә бу рәсем бар. Без барыбыз да аның өчен үч алырга ант иттек. Разведкага барганда, разведчикның кесәсендә һич- нинди кәгазь булырга тиеш түгел. Ләкин мин, уставны бозып булса да, бу рәсемне үзем белән йөртәм. —■ Аның язмышы турында бернәрсә дә белмисеңме? — Белмим. Пленга алынган капрал бу рәсемнәрне аңа,, солдатларга Уратыр өчен, командиры биргәнлеген сөйләгән. Шюцкорчылар, гитлерчылар кебек, үзләренең корбаннары янында рәсемгә төшәргә һәм шуның белән мактанырга яраталар. Бер тапкыр без, икенче бер финның кесәсеннән рәсем таптык. Ул кулына кеше башы сөяге тотып төшкән иде. Рәсем астына: «Иван башы. Лоттага туй бүләге», дип язып куйган. Сволочь, әгәр ул минем кулга эләксә, мин аңа туй бүләге күрсәтер идем! Урманов өстәл янына утырды да учлары белән башын кысты. Аның ачудан тешләре шыгырдый иде. Төнлә Верещагиннар китте. Осадчий белән Урманов аларны юл чатына кадәр озата бардылар. Саубуллашкан чакта Акбулатов, Галимнең кулларын КЫСЫП: — Я, уңышлык телә, брат. Алай-болай булса, Камәриягә хат язарсың. Мөнирәгә — сәлам. Документларым старшинада, партбилетым — парторгта, — диде.
6
Ике тапкыр инде төнлә батальоннарны сугышчан тревога буенча күтәрделәр. Дивизия командиры генерал-майор Ильдарский сугышчан хәзерлекне үзе тикшереп йөрде. Бу төнге тревогалар гына түгел, барлык сугышчан өйрәнүләр дә һөҗүм турында сөйлиләр иде. Иртәдән кичкә кадәр подразделениелар траншея сугышлары, дзотларны блокировкалау, дсщшанны эзәрлекләү һәм елгаларны кичү буенча күнегүләр алып бардыЛар. Сугышчылар кул астында булган нәрсәләрдән саллар ясарга, салларга тотынып елгаларны кичәргә, автоматларны баш өсләренә күтәреп, бер кул белән йөзәргә өйрәнделәр. Урманов үзенең сугышчыларына, плащпалаткалар- дан саллар ясап, күлнең аргы ягына чыгарга боерык бирде. Разведчиклар моны бик тиз башкардылар. Менә алар мүк тутырылган плащ-па- латкалардан ясалган салларда күл өстеннән йөзәләр инде. Күлнең яртысын үткәч, Урманов: ' . — «Дошман» пулеметтан көчле ут ачты. Суга сикерергә! — дип кычкырды һәм үзе, беренче булып, киемнәре белән суга сикерде. Бүтәннәр дә суга сикерделәр. Разведчиклар ярга чыгарга гына өлгергәннәр иде, Осадчийның ■связное килеп, взводны подразделениегә алып кайтырга кушты. Разведчиклар юеш киемнәрен тиз генә сыктылар да подразделениегә киттеләр. Урманов сугышчыларына землянкаларга таралырга кушты, үзе Осадчий янына керде. Рота командиры аңа иртә белән командование- нең «Шайтанка» га сугыш белән разведка ясарга боерык бирүе турында әйтте. Моның өчен беренче батальонның <ике ротасы һәм дивизия разведкасыннан бер взвод билгеләнгән иде. — «Тел» кирәк. Ничек кенә булса да «тел» алырга кирәк. Төнлә белән пехотачылар һәм разведчиклар, көймәләргә утырып, утрауга чыктылар, аннары тавыш-тын чыгармыйча, елга аръягындагы сазлыкта тупландылар. Таңга таба күл өстен томан сарып алды. Бу бик уңай иде, дошман безнең сугышчыларның хәрәкәтен соңгы минуткача сизмәячәк. Шул ук вакытта томаи безнең артиллеристларга да комачаулавы мөмкин иде.
56
Алтынчы сәгатьтә томан тарала башлагач, барысының да күңелләре ачылып китте. Ни әйтсәң дә, үз тупларыңның бхулышлыгы астында һөҗүмгә бару җиңелрәк һәм ышанычлырак. Артиллерия нәкъ алтыда ата башлады. Урманов, үзенең взводы белән сазлыкта, түмгәкләр арасында яткан килеш снарядлар ярылуын күзәтте. Авыр снарядларның берсе Урманов үзе тапкан дзотны актарып ташлагач, Галим кычкырып ук җибәрде. — Молодец, артиллеристлар! Аны сугыш алдыннан була торган ярсу чолгап алды. Борын яфраклары киерелде, күзләре ялтырый башлады. Ул күз кырыйлары белән сугышчыларына карап алды һәм йөгерә-йөгерә алга күчәргә команда бирде. Артиллерия үзенең утын эчкә күчерде. Шул ук вакытта парторг Шумилин, урыныннан сикереп торды да: '— Алга, иптәшләр. Ватан өчен! — дип кычкырды. Аның артыннан барлык сугышчылар атакага күтәрелделәр һәм автоматларыннан ата-ата алга йөгерделәр. Финнар көчле ут ачтылар. Сугышчыларга каршы кургаш яңгыры ыргыла башлады, сазлыкның пычрак суларын актарып, миналар ярылырга тотынды. Кемнәрдер егылып калды. Урмановның уң ягыннан, кул пулеметын күтәреп, бер сугышчы йөгерә иде. — Пулеметка ат! — дип кычкырды Урманов. Сугышчы түмгәк артына ятты һәм дошман пулеметына каршы ата башлады. Фин пулеметы үзенең утын йомшартырга мәҗбүр булды. Шуннан файдаланып, Урмановның взводы алга ыргылды һәм миномет уты астыннан чыкты. Алда тимер чыбык киртәсе иде. Ул җимерелмәгән. Касаткин йөгереп килеп тимер чыбыкларга капланды. Аның артыннан килүче Ломидзе, күз аҢып йомганчы, аның аркасына басып, авыр гәүдәсен тимер чыбыкларның аръягына ташлады. Траншеяларга гранаталар очты. — Шумилин, Дудин, Ломидзе, уңга! — дип кычкырды Урманов, үзе бер төркем сугышчылар белән сулга йөгерде. Траншея борылышында аңа автоматтан аттылар. Ул, артка чигенеп, стенага сыенды». Пуля Галимнең каскасына тиеп, рикошет ясап Китте. Арттан килүче сугышчыларның берсе граната ыргыггты һәм үзе дә алга ыргылды. Фин бөгәрләнеп төшкәй иде. — Тереме? Сугышчы аның якасыннан селкеп карады. — Киткән. — Алга! Йөгерә торгач, алар бер тупикка төртелделәр, — Нишлибез? Урманов траншеядан күтәрелеп карады. Калай айгырлы йорт дөрләп яна. Ялкын аның түбәсенә үрелә иде. Шул чакта өй артыннан бер кеше, йөгереп килеп, янган өйгә кереп китте. — Минем арттан! — дип кычкырды Урманов һәм үзе яна торган өйгә таба йөгерде. Бер минуттан аннан, кулына кечкенә чемодан тоткан фин офицеры атылып чыкты. Ул «эһ» итәргә өлгергәнче, Ликкеев аны аяктай екты. Икенче секундта аны траншеяга сөйриләр иде инде. —Чемоданын калдырмагыз!—дип кычкырды Урманов. Траишеяда ул чемоданны актарып карады һәм андагы» чүп-чарны ташлап, кәгазьләрне генә калдырды. Финның билендәге кыр сумкасын да шунда ук салды. — Прокофьев, үзеңнең өч сугышчың белән пленныйны алып кит. Чемоданын да алыгыз.
57.
Пленныйны озаткач, Урманов үзенең сугышчыларын янмый калган икенче йортка таба алып китте. Кинәт аларга кул пулеметыннан ата башладылар. Урманов сулы канауга сикерде. — Кайдан аталар?—дип сорады ул янына яткан Гречухадан. Гречуха битенә ябышкан бака ефәкләрен кулы белән сөртеп: — Әнә, землянка тәрәзәсеннән, — диде. Сул флангта «ура» тавышлары яңгырый башлады, көчле пулемет, автомат утына гранаталарның коры шартлаулары кушылды). — Гречуха! — диде Урманов. — Канау буенча землянканы әнә тегеннән уратып үт тә, морҗасына граната ташла. — Аңладым! Гречуха шунда ук шуышып китте. Урманов үзе, сулгарак шуышып, автоматын землянканың ишегенә төзәде. Берничә минуттан соң Гречуханың землянка түбәсенә үрмәләп менгәне күренде. Менә ул гранаталар бәйләмен морҗага салды да, үзе, күз ачыт йомганчы, аска тәгәрәде. Землянка эчендә саңгырау шартлау ишетелде. Тәрәзәдән һәм ачылып киткән ишектән куе төтен бәрде. Урманов, Ликкеев һәм Касаткин ишеккә таба йөгерделәр. — Очередь бир! — дип кычкырды Урманов. Касаткин, ишек яңагына ышыкланып, землянка эченә ата башлады. Соңыннан, землянка эченнән коты очкан бер финны сөйрәп чыгардылар. Калган алтысы үле иде. Урманов аны шунда ук алып китәргә боерык бирде. Бу вакытта биеклектә атышлар тынган иде инде. Урам буйлап Шумилин белән Җаббаровның йөгереп килгәне күренде. — Лейтенант кайда?—дип сорады Шумилин Касаткиннан. — Землянкада. Шумилин ишектән чыгып килгән Урмановка каршы йөгерде. — Иптәш лейтенант, приказ — кайтырга. Безнең взводның бер отделениесенә кайтучыларны каплап торырга. — Яхшы. Сезнең эшләр ничек? — Бер капралны эләктердек. — Халыкара фашист, — дип өстәде Җаббаров. — Шалтыравыклары- белән. Биш минуттан соң, Урмановның взводы траншеяда җыелды. Отделение командиры үзләренең кешеләре турында хәбәр иттеләр: беренче отделениедә ике разведчик җиңелчә яраланган, икенчедә бер, үлүчеләр юк. Урманов Ломидзе отделениесенә кайтуны капларга приказ бирде. — Ломидзе, син сазлыкта, әнә теге корыган агач турысындарак туктарсың. Барыбыз да чыгып беткәч, кызыл ракета бирермен. — Була. Отделение, минем арттан. Финнар обороналарының тирәнлегендә урнашкан туплардан «Шай- танка»га ут ачтылар. Берничә залптан соң ук моңарчы янмый калган өйнең түбәсе актарылып ташланды. Ул яна башлады. Разведчиклар траншеялардан чыктылар һәм елга буена төштеләр. Ул арада башка подразделениелар дә кайта башладылар. Комбат ашыктырды): — Тиз булыгыз. Тоткарланмагыз. Көймәләргә! Снарядлар сазлыкта, Ломидзе отделениесеннән уңдарак ярыла башладылар. Ломидзеның сугышчылары, автоматларын һәм пулеметларын кысып, тавыштынсыз ята бирделәр. Сазлыкта, бөтенләй көтмәгән якта, бер взводка якын фин автоматчылары күренде.
58
Бу як ярда берничә сугышчы белән генә калган Урманов Ломидзе әтделенпесснең бөтенләй киселеп калу ихтималын бик ачык күрде. Сугышчылардан да берсе: — Иптәш командир, аларның юлын /кисәләр!—дип кычкырды). Финнар сазлыктагы вак куакларга яшеренеп киләләр иде. Ломидзега аларны күрергә мөмкин түгел. Әгәр дә алар, алдан әйткәнчә, хәзер үз ягыбызга кайта башласалар, финнар алариы беренче булып күрәчәкләр һәм берсен дә калдырмый кырып бетерәчәкләр. Бик кискен бер чара күререгә кирәк иде. Урманов сугышчыларына борылды. Ул аларның һәрберсенә аерым-аерым карап чыкты. Кайсын җибәрергә? Кайсы иптәшләре өчен ачык үлемгә каршы күзен дә йоммыйча барыр? Кайсысының түземлеге соңгы чикне аша алыр? Аңа бик авыр иде. — Сез монда каласыз, — диде ул сугышчыкларына, ниндидер бер карарга килеп, — финнарны күздән ычкындырмагыз. Мин ата башламыйча ут ачмагыз. Ул яткан җиреннән торды һәм автоматын әзер тоткан килеш финнарга каршы китте. Сугышчылар шаккаттылар. Акылындамы бу лейтенант? Ломидзе яткан җиргә өч йөз метрлар калганда, финнар да аны күреп алдылар. Алар күбәү иде. Шуңа күрә япа-ялгыз килгән рустан алар курыкмадылар. Берсе хәтта: — Әй, рус, тукта! Коралыңны ташла! — дип кычкырды. Ләкин Урманов туктамады, коралын да ташламады һәм атмады да. Ул һаман алга бара бирде. Аның һәрбер тамыры ахыр чиккә кадәр киерелгән, йөрәге атылып чыгардай тибә, бармаклары һәр секунд саен чакмага басарга хәзер иде. Урманов финнарның үзенә төбәлгән автомат көпшәләрен ап-ачык күрде. Әгәр алар ут ачсалар — котылу юк. Галим моны бик яхшы аңлады һәм, аңлый торып, аларга каршы атлый бирде. Аның исәбе: финнарны ачыграк урынга чыгарыл, аларны Ломидзе сугышчыларының уты астына кую иде. Бары шул чагында гына аларны юк итәргә мөмкин. Финнарның кайберләре автоматларын түбән төшерделәр. Алар алдында бары бер кеше бит. Ул үз ихтыяры белән аларга бирелергә килә. Галим һаман алга барды. Аяклары астында йомшак мүк тибрәнде, кайчак су чапылдады. Аның уттай янган күзләре бер финнарга, бер Ломидзе ягына йөгерделәр. Ләкин ул финнарга туп-туры бармый, ә юлын кыеграк тотып, аларны һаман уңгарак, Ломидзе засадасына табарак тарта иде. Тагын ун метр, тагын шул хәтле... Шунда ниндидер яшерен тавыш Галимнең колагына кайнар итеп пышылдады: «Җитәр,) Урманов, җитәр! Артык барма. Ят!» Ләкин Галим һаман алга барды. Ниһаять, Ломидзе да күреп алды: почмак ясап, аңа таба бер яктан егермеләп фин, икенче яктан Урманов килә. Ломидзе башта моның нәрсә икәненә төшенә алмыйча аптырап калды. Аннары, Урмаиовның уен сизгәндәй, сугышчыларын финнарга каршы борды. Бу вакытта Галим белән финнар арасы җитмеш метр, Ломидзе белән финнар арасы йөз метр калган иде. Ломидзеның сугышчылары борчыша, кыза башладылар. — Атам, иптәш командир, — дип пышылдады Дудин, автоматын финнарга төзәп, — атам, артык түзә алмыйм! — Сабыр, сабыр! — диде Ломидзе. Бу сүзләр пышылдап кына әйтелгән булсалар да, финнар ишеттеләр. Алар Ломидзега таба ашыгып борылганда, Галим: — Атыгыз! —дип кычкырды һәм үзе очередь бирде.
59
Урмановның разведчиклары тарафыннан «Шайтанка» биеклегендә пленга алынган озын буйлы офицерның кәгазьләре арасыннан мөһим бер документ чыкты. Ул: «СССР га каршы сугышта Финляндиянең оборона мөмкинлекләре», дип исемләнгән иде. Фин телен яхшы белгән майор Сидоров аннан түбәндәгеләрне укыды: «Безнең Олонец һәм Масельская юнәлешләрендәге оборонабыз ике ел буенча эшләнде. Ул тирәнгә эшелонландырылган. Моннан ты.ш безнең, 1940 нчы елгы сугыштан соң төзелгән оборона линияләребез бар. ' 1939 нчы елга караганда, безнең бөтен фронт линиябез — Фин култыгыннан алып, Сегозерога хәтле, берничә тапкыр яхшырак хәлдә тора. Безнең Карел бугазында тора торган частьларыбыз дошманның һөҗүмен яхшы ныгытмаларда торгдн хәлдә каршы алачаклар һәм алар Ладога күле ягыннан, флангтан әйләнеп үТү куркынычыннан имин булачаклар...» Пленныйларны ашыгыч рәвештә армия штабына озатырга кирәк булганлыктан, майор Сидоров бер генә минутка да эшен бүлмәде. Сораулар нәтиҗәсендә, ул финнарның оборона системасы һәм характеры турында, аларның җанлы көчләре һәм кораллары турында, солдатларның настроениесе турында байтак материаллар туплады. Майор бик арыды. Ул тышка чыкканда, аның күз аллары чуарлана башлаган иде. Саф һавада ул бик тиз хәл алды һәм сукмак буенча разведчикларның землянкаларына таба атлады. Юлда аңа өлкән лейтенант Осадчий очрады. Алар исәнләштеләр. — Кайдан? — Радистларга кергән идем. Верещагин һаман җавап бирми. Самолет җибәрмәделәрме? — Җибәргәннәр иде. Бернәрсә дә тапмаган. —- Икенче группа җибәрү турында уйламыйсызмы? — Кемне җибәрер идегез? — Үзем барыр идем. — Ни өчен Урмановны түгел? — Ул яралы. — Яралы?! Кайчан? Нигә миңа әйтмәдегез? — Ул миннән дә яшерде. Очраклы рәвештә Березиннан гына белдем. — Нинди шартларда яраланган? Осадчий сазлыкта булган вакыйганы сөйләп бирде. — Беләсезме, нинди тәвәккәллек эшләгән у.л. Яшеренмичә бөтен буена басып, бер үзе финнарга каршы барган. Шуның аркасында гына Ломидзе отделениесе исән кала, ә финнарны кырып бетерәләр. — Хәзер кайда ул? — Үзенең землянкасында. — Әйдәгез. Алар тау астына төшеп, сазлык өстенә салынган түшәлмә юлдан икенче биеклеккә күтәрелделәр. Урманов землянкада бер үзе утыра иде. Рота командиры беләк разведка начальнигын күргәч, урыныннан сикереп торды. Аның сул кулы яшел яулык белән муенына асылган иде. — Кулыгызга ни булды? — дип сорады Сидоров. — Кичә бераз сыдырып алды, — диде Галим. — Ни өчен рота команирына белдермәдегез? — Бик кечкенә яра, үтәр дип уйладым. — Уйладым! — дип кычкырды майор. — Шулай уйлаган өчен беләсезме сезне нәрсә эшләтергә кирәк?! Кулларын аркасына куеп йөренгән майор кырт борылды.
60
— /Моның өчен трибуналга бирергә кирәк! Чөнки без сезне сәламәт дип исәплибез, һәр минут саен сугышчан задание бирелүе мөмкин. Ә сез... Галим башын күтәрде. — Мин заданиене үтәргә хәзер. — Бер кул беләнме!? Юк, сез хәзер түгел. Майор өстәл читенә килеп утырды һәм фуражкасын салды. Анык чәчләре агара башлаган иде. Ул төз басып торган Урмановны баштанаяк күзәтеп чыкты да, һаман да ачуланган килеш, сорауларын бирде: — Ни өчен сез Ломидзе отделениесенә сазлыкда киселеп калу куркынычы тугач, аңа ярдәмгә үзегез бардыгыз? Сугышчыларыгыз кайда иде? — Алар үз ягыбызга чыгарга өлгергәннәр иде. Минем белән дүрт сугышчы гына калган иде. — Нигә аларның берсен җибәрмәдегез? Я, нигә дәшмисез? Монда икенең берсе: я сез аларга үзегезгә ышанган кебек ышанмагансыз» я үзегезне герой иттереп күрсәтергә теләгәнсез? Турысын әйтегез. /Майор аңа үзенең үтә тишәрдәй күзләре белән карады. Урманов алардан үз күзләрен яшермәде. — Мин аларга ышанмадым, — диде. /Майор папиросын кабызды һәм, кайдадыр улаган самолет тавышына колак салып, бераз тыңлап торгач, тавышын күтәрмичә генә сөйли башлады. — Үзенең сугышчыларына ышанмаучы, бөтен эшне үзе эшләргә тырышучы офицер, ул никадәр генә батыр булмасын, начар офицер. Димәк, сез үзегезнең сугышчыларыгызны белмисез, шуңа күрә аларга ышанмагансыз. Бу — беренчедән. Икенчедән — офицерның тормышы безнең ватаныбыз өчен бик кадерле. Аның белән урынсызга саксыз кыланырга берәүнең дә хакы юк. Майор урыныннан торды һәм, Галим алдына килеп, уң кулын анын. җилкәсенә куйды: — Урманов, сез бик яшь офицер ә,ле. Шуның өчен генә мин сезне берыолга гафу итәм. Ә хәзер, медсанбатка барып, кулыгызны каратыгыз. Әгәр кирәк булса, бер-ике көн ятыгыз. Әмма тизрәк төзәлегез. Сез кирәк булачаксыз. Майор «кирәк булачаксыз» сүзенә аеруча басым ясап әйтте. Галим бу сүзләр астында тирән мәгънә барлыгын төшенде. Майор Сидоров белән өлкән лейтенант Осадчий чыгып киткәч» Галим бик озак уйланып утырды. Ул «Шайтанка»га булган һөҗүм вакытындагы үзенең барлык хәрәкәтләрен җентекләп чыкты. «Офицер... Погоннарга йолдыз тагу белән генә офицер булып булмый икән», — дип уйлады ул, үз-үзен шелтәләп. Ул, ачы хакыйкатьне ачып биргән өчен, майорга күңеленнән рәхмәтләр укыды, аның кирәк чакта ачулана да, кайгыртучаилык күрсәтә дә белүенә сокланды: «Менә миңа кемнән өйрәнергә кирәк». Бер сәгатьтәй соң ул, атка атланып, санбатка юнәлде. Аның белән янәшә Гречуха да атка атланып бара иде. Ике якта да, стена шикелле, куе нарат урманы. Еракта, алгы кырыйда, ара-тирә пулеметлар такылдап куя. Кайдадыр уңдарак, гөрселдәгән тавышлар ишетелә, әйтерсең, бик зур ящиклар килеп төшәләр. , — Җитәбез, — диде Гречуха. Зур-зур землянкалар арасында әле анда, әле тегендә ак халатлы санитаркалар һәм санитарларның йөгерешкәннәре күренә башлады. Әнә бер бураның ачык тәрәзәсеннән башы ак марля белән уралган яшь кенә сугышчы карап тора. Икенче бураның ачык тәрәзәсеннән җыр ишетелә. Мөгаен, патефон уйнаталар» һавада төрле дару исләре аңкый, кояшта пыяла ватыклары җемелди.
61
Урманов атыннан төшүгә, аның янына иңбашы кыйшая төшкән бер санитар йөгереп килде. — Лейтенант Урманов сез буласызмы? — Мин. — Әйдәгез' минем белән. Галим атының тезгенен Гречухага бирде дә санитар артыннан атлады. «Мөнирә җибәргәндер...»—дип уйлады һәм йөрәге дулап тибә башлады. Менә кайда аларның очрашулары булачак... Ләкин Урмаиовны Мөнирә түгел, матур, кара чәчле, кара кашлы, кыска кара мыеклы, ак халатлы врач каршы алды. — Лейтенант Урманов? — Әйе. — Миңа сезнең турыда майор Сидоров шалтыратты. Чишенегез. Лиза, булышыгыз авыруга. Икенче бүлмәдән яшь кенә бер кыз чыгып, Галимгә гимнастеркасын салырга булыша башлады. — Сез кем, иптәш лейтенант? Бронебойщикмы, начхиммы? Урманов көлемсерәде. — Ни өчен бронебойщик, ни өчен начхим? — Чөнки икесенә дә ошагансыз. — Бу кем? — дип сорады Урманов, врач кереп киткән ишеккә башы белән изәп. — Баш хирург Александр Юрьевич Железняк. Галим «Мөнирә кайда?» дип сорарга уйлаган иде, эчтән Александр Юрьевичның тавышы ишетелде. — Рәхим итегез. Операция бүлмәсе стационар госпитальләрдәгедән бер дә ким түгел иде. Бөтен нәрсә ак буяу белән буялган, тәрәзәгә дә ак марля корылган. Хирург Галимнең кулын карагач, башын селекте. — Кайчан яраландыгыз? — Кичә. — Кичәдән бирле килми торып, бик начар иткәнсез. Хәзер үк операция кирәк. Югыйсә кулсыз калуыгыз мөмкин. Урманов агарынып китте. — Шундый кечкенә ярадан дамы? — Әйе, шундый кечкенә ярадан. Чөнки карагыз: әнә кулыгыз ничек карала башлаган. Инфекция билгесе. — Озак ятырга туры киләчәкме?—дип сорады Урманов, борчыла төшеп. — Ике атнадан терелеп чыгачаксыз. — Ике атна! Юк, мин бер атна да ятмаячакмын. — Тынычланыгыз, лейтенант. Кызып, сез бернәрсә дә эшли алмыйсыз, үзегезгә генә зарар китерәчәксез. — Ярыгыз!—диде Галим, тешләрен кысып. Бу кара чәчле, кара кашлы врачны ул нигәдер дошман күрә башлады. ... Операция бүлмәсеннән ул чайкала-чайкала чыкты. Санитар аркылы, Гречухага кайтып китәргә мөмкин, дип әйттерде. Шуннан соң аны чишендерделәр,! кроватька илтеп салдылар. Менә ул, күзләрен йомып, бөтенләй диярлек тын да алмыйча ята. йөзе ап-ак, күзләре эчкә баткан, күз төпләре күм-күк. Кара чәчләре тузгыган. Тышта җил купкан. Наратлар шаулый. Күктә болытлар агыла булса кирәк, кояш бер күренә, бер югала. Землянка эче дә бер караңгылана, бер яктыра... Урманов саташа башлады. ... Томанга уралган текә кыя. Сидоров, Верещагин һәм Урманов аның түбәсендә басып торалар. Түбәндә таркау соры болытлар йөзәләр.. Сидоров кулы белән аска күрсәтә:
62
— Немецлар әнә анда. Без «телне» аннан алырбыз. Җеп баскычтан алар түбәнгә төшәләр. Ә берничә минуттан, авызына чүпрәк тыгылган немец полковнигын алдан куыш,, алар яңадан шул ук баскычтан югары үрмәлиләр. Галим аска карый — җир күренми, өскә карый—кыяның түбәсенә күз карашы җитми. Баш әйләндергеч биеклек. Әйләнә-тирәләрендә ташларга бәрелеп, ак тузаннар чы- гара-чыгара пулялар сызгыра... ... Кыш, 60 градус салкын. Кояш алты айга күренмәскә баткан. Заполярьеның ялангач таулары арасында, кар-бураны туздырып, ачы җилләр генә исә. Ап-ак халатлы разведчиклар, байрак алдында тезләнеп, ант итәләр. Галим җилдә айкалган байракның йомшак хәтфәсен үбә дә чаңгыларына баса. Аннары алар, тау битеннән кошлар кебек очып төшеп, поляр төне эченә кереп югалалар... Аңа бик эссе. Аның эчәсе килә. Ул үзенең ава башлавын сизә. Менә ава... ава. Кинәт каядыр караңгыга оча башлый һәм барысы да югала. Землянка ишеге ачылды һәм аннан ак халатлы ике хатын-кыз ашыгып килеп керде. Берсе баягы санитарка кыз Лиза иде. Ул кулы белән Галим яткан кроватька күрсәтеп: — Әнә, — диде дә, «ник күрсәттем» дигән кебек, бармагын авызына кабып, ишек төбендә тукталып калды. Икенчесе, — буйга Лизадаи шактый озыны, — ашыгып алга узды һәм бик борчылган кыяфәт белән авыруның аяк очында туктап калды. Берничә минут буенча ул һичбер хәрәкәтсез яткан авыруның йөзенә карап торды. Гүя ул аны танырга тели, ләкин таный алмый иде. Аннары, кулларын алга сузып, бик тирән мәхәббәт белән: — Галим... — дип эндәште.
8
Верещагинның отряды ничәнче тәүлек инде дошман тылын айкап йөри. Финнар аның барлыгы турында, мөгаен, сизенгәннәр булса кирәк. Верещагин ике тапкыр аларның автоматчылары белән очрашып алды. Беренче очрашканда, ул, аларны бик оста алдап, эзен яшерде. Икенче тапкырында атышырга туры килде. Ләкин бу юлы да ул алардан тиз ычкынды. Аның разведчиклары, яшел күләгәләр кебек, урман ешкынлыгына кереп, күздән югалдылар. Кичкырын елгадан йөз метрлар эчтәрәк, нарат җиләге яфраклары арасында өлкән сержант Ильяс Акбулатов ике провод тапты. Аларның берсе кара, нечкә, икенчесе, кембр белән уралган, бармак юанлыгындагы кызыл провод. Акбулатов проводларга кул тидермичә, урталай сынган агач төбендә яшеренгән Верещагинянына килде. — Мин ике провод таптым, — дип пышылдады ул, җиргә чүгәләп. — Берсе кара, нечкә. Икенчесе кызыл, юан. Кызылы мине гаҗәпләндерә, чөнки финнарда мондый, провод булмый торган иде. Немецлар түгел микән? — Ни сөйлисең? Кайдан монда немецлар килсен. Бу участокта аларның һичкайчан булганы юк. Верещагин проводны барып карады. Акбулатов дөрес әйтә. Финнарда чыннан да мондый проводлар юк. Димәк, немецлар? Әгәр биредә немецлар булса, командование өчен бу бик мөһим хәбәр булачак. Ләкин тикшерми торып бу турыда командованиегә хәбәр итүнең мәгънәсе юк. Расланмаган мәгълүмат разведка өчен бернәрсә дә бирми. Верещагин үзенең карарын сугышчыларына белдерде. — Безгә «тел» кирәк,—диде. Аннары Акбулатов белән Лановны сукмак эзләргә җибәрде.
63
— Сукмак кайдадыр якында булырга тиеш. Ерак китмәгез. Ун минуттан соң кайтып килгән Акбулатов белән Ланов, моннаь өч йөз метрларда сукмак барлыгын әйттеләр. — Бер урында сукмак аркылы ауган нарат ята, — диде өлкән сержант.— Агачның кайрысы тырналып беткән. Күрәсең, йөрүчеләрнең итекләрендә кадаклар булган. Финнарның аяк киемнәре кадаклы түгел. Немецлар гына андый кадаклы аяк киемнәре кияләр. — Хәзер ачык,—диде Верещагин һәм дүрт сугышчысын сукмак буена засадага урнаштырды. Акбулатов белән Ланов сукмактан җиде- сигез адымда яттылар. Адамчук белән Гаранский чыбык-чабыклар арасына яшеренделәр. Верещагин читтән аларга күз ташлады. Разведчикларның яшелле-сарылы халатлары әйләнәтирәдәге мүк һәм ылыслар белән шул хәтле ярашкан, аларны өсләренә килеп басканчы күрерлек түгел. Ә йөзләре алдына алар куе итеп, арчан ботаклары кадарга өлгергәннәр. Бер минуттан соң, Верещагин үзе дә яшеренде. Сукмак буе буп-буш булып калды. Көтә башладылар. Күпме вакыт көтәргә кирәк? Бер сәгатьме, ике сәгатьме, әллә бер тәүлекме? Берәү дә белми. Ул арада һава эңгер- меңгерләнеп китте. Төн. Ләкин күктә, ай да, йолдызлар да юк. Шулай да йокы баса, күз керфекләре авыраялар. Акбулатов Лановның әкрен генә мышнавын ишетте, «йоклыймы әллә?» — Лаиов, син нәрсә!—дип пышылдап ачуланды өлкән сержант. Ланов, сискәнеп китеп, аңа карады. Ильяс йодрыгын күрсәтте. Бер сәгатьләр чамасы вакыт үткәч, яңгыр сибәли башлады. Аннары күк йөзендә яшен кылычлары уйнарга тотынды, күк күкрәде. Мең төрле куркыныч авазлар белән җил сызгырды, агачлар, сыкранышып, җиргә сыгылдылар. Шуның артыннан ук көчле яңгыр коеп китте. Разведчиклар коеп яуган яңгыр астында кузгалмыйча яттылар. Алар- иыц чыланмаган җирләре калмады. Киемнәре тәннәренә ябышты, салкын үзәкләренә үтте. Ләкин кузгалырга ярамый иде. Берничә сәгать үтте. Сукмакта бер җан иясе дә күренмәде. Ә яңгыр кинәт карга әверелде һәм эре-эре бөртекләр булып ява башлады. Урман эче ап-ак булып китте. —- Менә сиңа кирәк булса!—дип уйлады Акбулатов, — июнь аенда кар. Аның бөтен тәне калтырый, тешләре, бер-берсенә бәрелеп, өзлексез шакылдый иде. Кояш чыкты. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, кар эреп тә бетте. Ләкин юеш җирдә, юеш киемнәр эчендә яткан тәннәр җылына алмады. Тагын өч сәгатькә якын вакыт үтте. Ниһаять... Сукмак буенча килгән дошманны беренче булып Ланов белән Акбулатов' күрде. Бу минутны алар күптән көтсәләр дә, ничектер, кө- телмәгәнрәк килеп чыкты ул. Сукмак буенда, сөякчел гәүдәле, кап- кара бер бәндә калыккач, алар икесе дә чак кына сискәнеп куйдылар. Килүченең кулында винтовка, үзе мәче кебек посып атлый, зәңгәр- су-соры каскеткасына кара канат кыстырган. Аягында бик зур ботинка. Атлаган вакытта олтанындагы тимер кадаклар ялтырап китә. — Ялгыз булырга тиеш түгел,— дип уйларга өгермәде Акбулатов, сукмакта тагын бер карачкы күренде. Анысы да винтовкасын әзер тоткан килеш килә. Верещагинның боерыгы буенча, беренчесен тереләй алырга, арттан килгәнен тавыш-тын чыгармый юк итәргә кирәк иде. «Телен» алу эшен ул Акбулатов белән Лановка тапшырды. Акбулатов берьюлы туңуын онытты. Аның күзләре алдан килүчегә төбәлде. «Бүрәнәне аркылы чыксын... Каршылык күрсәтергә теләсә,
64
агач артына яшеренә алмас», -дип чамалады Акбулатов. Менә килүче бүрәнәне атлап үтте. Хәзер инде аның кара канатын гына түгел, каскст- касындагы тимер чәчәкне дә ачык күрергә мөмкин иде. Бервакыт Акбулатовка килүче аны күрде шикелле тоелды. Ул эсселе-суыклы булып китте. Ләкин килүченең ялт-йолт итеп торган күзләре аның өстендә озак тукталмады. Ул узып китте. Шул ук секундта Акбулатов, урыныннан сикереп торып, бер кулы белән килүченең авызын каплады, икенче кулы белән аның муеныннан буып, чалкан екты. Дошман тыпырчынырга, акырырга һәм буш кулы белән кыныннан яссы штыгын чыгарырга маташканда, Ланов аның винтовкасын суырып -алды. — Акырма!—дип пышылдый Ильяс финча. Ланов аның авызына мүк тыга-тыга*. — Немец ич бу! — диде. Верещагин йөгереп килеп җитте. — Булдьвмы? < — Булды. — Урманга! Разведчиклар, немецны аяк-кулларыннан эләктереп, урман эченә кереп киттеләр. Икенче немецның эше беткән иде инде. Аны, муенына таш бәйләп, сулы чокырга ташлап калдырдылар. Тау башына менгәч, Верещагин Кузнецовка рацияне хәзерләргә кушты. Үзе, пленныйның документларын карап, сорау ала башлады. — Немец? — Әйе, әйе. — Дивизиягезнең номеры? Немец эндәшмәде. Верещагин кулын йомарладык — Ну! Немец әйтеп бирде. — Полк номерыгыз? Немец анысын да әйтеп бирде. — Кайдан килдегез? Кайчан? Немец Верещагинның барлык сорауларына җавап бирде. Ул үзенең атылып чыгарга торган күзләрен баһадир Верещагинның кара күзләреннән алмый иде. Верещагин кулын селтәде. Бу аның: «Немец безгә артык кирәкми» дигән ишарәсе иде. Акбулатов белән Ланов аны күлгә таба алып киттеләр. Верещагин рация янына атлады. — Булдымы? Тапшыр... Ун минуттан соң, отряд тагын кузгалды. Ун километрлар чамасы киткәч, бер кыя башында алар киемнәрен киптерделәр, тамакларын туйдырдылар һәм плащпалаткаларга төренеп йокларга яттылар. Кич белән алар тимер юл станциясе янында урнашкан фин частеннан бер офицерны урладылар. Фин офицеры күзләрен бәйләгән яулыкны чишкәч, үзен яшел киемле кешеләр арасында күреп, телдән язды. Кайдан килеп чыктылар соң алар? Җанлы кешеләрме, җеннәр түгелме? Офицер, аллага ялварып, кулын күтәрә башлады, ләкин кулы көчсезләнеп салынып төште. Верещагин аның сумкасын, документларын актарды һәм ара-тирә ана күз кырыйлары белән карап алды. Бу пәһлеванның ачулы карашыннан финның аркасы чемерди иде. — Кая бара идегез, якыада нинди частьлар бар, нишлиләр?—дип сорады Верещагин. Бу сорау финны реаль чынбарлыкка кайтарды булса кирәк. Ул, моннан бер километрда гына үзенең батальоны торганын хәтерләп, батыраеп китте. Лыгырдарга тотынды. Верещагин күзләрен кыстЫ.
.с.ә,- 8. 65
— Сез минем сорауларыма гына җавап бирегез. Монда нипди Штьлар торалар? Ну! Акбулатов, хәнҗәрен яртылаш чыгарып, кире кынына тыкты. Фин агарынып китте һәм кулы белән йөзен каплады. — Сезнең кулыгызда минем кыр сумкам. Анда... Икенче көнне иртән, ун-унбиш километр читтәрәк, разведчиклар балык тоткан җиреннән тагын бер гитлерчыны эләктереп алдылар. Ул кәкре борынлы һәм колагына алка таккан иде. Башта бик каты каршылык күрсәтте. Ләкин Верещагин аның кулларын артка боргычлагач, ул берьюлы йомшарып китте. — Әгәр үтермәсәгез, мин сезгә барысын да сөйлим. Мин немец та. фин да түгел, — диде ул рус сүзләрен боза-боза. Сорау алганнан сон аныц «Норвегия» батальоныннан икәнлеге беленде. Бу батальон нор- веж уголовннкларыинан төзелгән һәм, немецларга ялланып, бирегә бәхет эзләргә килгән икән. — Үз илләрендә килмешәкләр хөкем сөрә. Норвеж халкы немецлар габаны астында сыкрый, ә болар, үз милләтләрен буучыларга ялланып, безнең җирне таларга килгәннәр. Сволочьлар, — дип сүгенде Акбулатов. — Сүгенмә, Ильяс, — диде Верещагин, — болар чын норвежецлар түгел, чын норвежецлар батыр һәм намуслы халык: Мин аларны беләм. Вакыты килер, без аларга туган илләрен немецлардан азат итәргә булышырбыз. Ә болары яман чирләр. Боларына — аршин ярым җир. Верещагин җирәнеп төкерде һәм кулын селекте... Бу кичне Кузнецовның рациясе соңгы мәртәбә командованиегә разведка кулга төшергән мәгълүматларны тапшырды. Таудан төшеп килгәндә аларга финнарның засадасы ут ачты. Верещагин үзенең сугышчыларын куе үлән белән'капланган сазлыкка алып керде. — Туктамагыз, мөмкин кадәр кызурак барыгыз. Акбулатов — алга. Разведчиклар, бер-бер артлы тезелешеп, кеше биеклеге булып үскән юеш камышлар арасыннан бардылар. Кайдадыр тартар кычкыра, ябалак елый, алар туктап торган арада кемдер әргән уйный шикелле. Атышлар бөтенләй ишетелми башлады. Разведчиклар төне буенча бардылар. Ә таң сызылып, урман эченә иртәнге зәңгәрлек йөгерә башлагач, Верещагин ялга туктарга боерык бирде. Разведчиклар бик нык аргаңнар иде. — Тамакларны туйдырабыз да, чиратлашып йоклыйбыз, — диде Верещагин. Котылгысыз җирдән -ераклашканнан соң, аның да, бүтәннәрнең дә күңелләре күтәренке иде. Алар сохари белән колбаса ашый- ашын, булып үткән кызык хәлләрне исләренә төшерә башладылар. Кузнецов үзенең рациясен ачты һәм агарынып китте. Аппаратка дошман пулялары эләккән, ул тәмам җимерелгән. Разведчиклар, ашаудан туктап, Кузнецовны сырып алдылар һәм, һәлак булган иптәшләренә карап торган шикелле, авыр бер тойгы белән кечкенә аппаратка карап тордылар. Берәү дә бер сүз әйтмәде. Бу, алар өчен, аларның башына төшүе мөмкин булган бәланең иң авыры иде. Хәзер инде алар бернәрсә дә тапшыра алмаячаклар. Разведчик, әгәр дә ул үзен сугышчан бурычны үтәүне дәвам итә дип хисапласа, туган иленә күзгә күренмәс җепләр белән бәйләнгәнлеген сизеп торса, аның кулыннан могҗизалар килә. Шулай булганда ул һичнәрсәдән курыкмый. һичнинди киртәләр аны туктата алмый. Верещагинның разведчиклары менә шушы моментта боларның һәммәсен дә югалткан кебек сизделәр. Ләкин бу аптыраш бер генә минутка барды. Кече лейтенант башларын игән иптәшләренә үзенең акыллы күзләре белән карап алды да, көлеп җибәрде.
66
— Боекмаска приказ бпрәм, — диде ул.—Без яңа рация табачакбыз. Ә хәзер йокларга! Ул, плащ-палаткага төренеп ,беренче булып ятты. Ләкин аның күзенә йокы кермәде. Командование куйган бурыч тулы килеш үтәлмәгән. Тагын ике участокта буласы бар... Верещагин ничек кенә булса да рация кулга төшерергә карар итте. Шул ният белән ул, ял иткән отрядын фин подразделениеләренә якынрак алып китте. Ләкин аларга озак барырга туры килмәде. Алар тирәсендәге күзгә күренмәгән боҗра кысылганнан кысыла барды. Ниһаять, ташлы биеклекнең аксыл-көрән мүк белән капланган итәгенә менгәндә, алдагы дозор аларга туктарга сигнал бирде. Бер-ике минуттан Кузнецовның озын гәүдәсе күренде. Ул, әзрәк алга иелеп, кулына, автоматын тоткан килеш йөгереп килде дә: — Иптәш командир, алдагы сопкада дошман, — диде. Аның карашында борчылу белән бергә кискенлек, теләсә нәрсә кушылса да эшләргә әзер тору бар иде. Верещагин ачулы кара күзләре белән тирә-ягына каранды. Сулда да, артта да сазлык. Аннан менә-менә финнар килеп чыгуы мөмкин. Ун. якта тар гына урман сузыла. Верещагинның башына шул урман буенча чыгып китү уе килде. Ул Акбулатов белән Каербековны үз янына чакырды һәм аларны разведкага җибәрде. — Барысын да карагыз, анда дошман бармы, юкмы, үтәргә мөм- кинме? һәммәсен белегез. Бер секундтан ике разведчик агачлар арасында күздән дә югалды. Калганнарга Верещагин түгәрәк оборонага урнашырга кушты. Разведчиклар ут позицияләренә урнашкан арада, Акбулатовлар кайтып та килделәр. Аларның, бигрәк тә Шардарбекның киң бакыр йөзе эшнең начар икәнен күрсәтә иде. — Иптәш командир, юл бикле. Анда финнар, — диде Акбулатов салмак кына. — Пулеметлары ауган агач астында. Эш көтмәгәндә гаять җитдиләнеп китте. Верещагинның кашлары җыерылды, ул, кулын маңгаена куеп, берничә минут уйланып торды. Разведчиклар да эндәшмәделәр. Алар командирның соңгы сүзен көттеләр. Верещагин башын югары күтәрде, кара күзләре ялтырап китте, ә кояшта янган кырыс йөзе якты һәм тыныч иде. — Иптәшләр, эшнең турысын әйтәм: хәл читен. Безнең юлларыбыз киселгән. Бер генә юл бар: кичкә кадәр дошманны бу биеклеккә җибәрмәү, ә төнлә без үзебез аларга һөҗүм итәрбез һәм моннан ычкынырбыз,— диде ул һәм аның йөзе тагын да яктыра төшкән шикелле булып китте.—Дошман белән беренче тапкыр очрашуыбыз түгел, егетләр. Совет разведчикларының кем икәнлеген күрсәтик. Безнең беребез генә исән булганда да, дошман бу биеклеккә менә алмаска тиеш. Сугышабыз! Командирның тынычлыгы, кискенлеге разведчикларга да тәэсир итте, алар арасында җанлану сизелде. Бәхеткә биеклек өстендә эреле-ваклы ташлар күп иде. Разведчиклар шул ташлардан үзләренә ячейкалар хәзерләделәр һәм аларны мүк белән маскировкаладылар. Ярты сәгать чамасы вакыт үткәч, күзәтү өчен куелган ефрейтор Сергей Ланов сазлыктагы үләннәрнең чайкалып-чайкалып китүен хәбәр итте. Бераздан финнар тау итәгендә үк күренделәр. — Минем командамнан башка атмаска!—диде Верещагин. Разведчиклар окопларга яткан килеш команда көтә башладылар. Менә аерым торган артыш куаклары арасыннан кулларына автоматлар тоткан озын буйлы өч фин килеп чыкты. Алар бераз тордылар да тирә-якларына карандылар, аннары сак кына якын килә башладылар. Берничә минуттан алар артыннан тагын иллегә якын фин килеп чыкты.
67
Разведчиклар һаман да әле үзләренең барлыклары турында сиздермиләр иде. Дошман дозоры утыз-кырык метрга якынлашты. Аларның озын козыреклы фуражкалары, ачулы йөзләре ачык күренә башлады. Верещагин дошман дозорын унбиш метрга кадәр җибәрергә һәм берьюлы дозорга да, ядрога да ут ачарга карар итте. Ул вакытта финнар бик авыр хәлдә калачаклар: ялангач тау битендә алар өчен бер генә яшеренер урын да булмаячак. Алга килсәләр дә, артка йөгерсәләр дә, безнең автоматлар уты астына эләгәчәкләр. Разведчиклар шул кадәр оста яшеренгәннәр иде, финнар соңгы секундка кадәр алариы күрмәделәр. Кинәт Верещагинның көчле тавышы яңгырады: — Рота, по фашистам огонь! Командирның соңгы сүзләре һаваны ерткалаган автоматлар тавышы астында күмелеп калды. Алдан килүче өч фашист, ут ачарга да өлгермичә, автомат чиратлары белән киселеп, җиргә ауды. Ядродан да берничә кеше егылды. Исән калганнары шунда ук җиргә яттылар һәм тәртипсез ут ачтылар. Ләкин яхшы яшеренгән разведчикларның уты һәлакәтлерәк иде. Дошман арасында үлүчеләр, күзгә күренеп арта барды. Ниһаять, маннергеймчылар түзмәделәр, берәм-берәм артка чигенә башладылар. Финнар сазлык үләннәре арасына яшеренгәнчегә кадәр разведчиклар аларны ут белән эзәрлекләделәр. Аннары Верещагин атуньв туктатырга, патроннарны сакларга кушты. Кузнецов кече лейтенанттан ерак түгел иде. Ул командирга гына ишетерлек тавыш белән: — Иптәш .командир, фин автоматларын алып кайтырга рөхсәт итегез,—диде. Верещагин рөхсәт итте. Кузнецов түмгәкләргә яшеренә-яшеренә шуышып китте. Бу яшь һәм кыю егетне разведчиклар күптән инде пластун дип атыйлар иде. Бик оста, нәкъ кәлтә елан шикелле шуыша белә иде ул. Финнар аны күреп алдылар һәм ут ачтылар. Шул ук вакытта разведчиклар да ата башладылар. Кузнецов, өч автомат һәм патроннар сөйрәп, үз окобына кайтып җитте. — Хәзер «Соуми»дан сыйлый башлыйбыз, — диде ул һәм кашын сикертеп куйды. — Үз коралларыннан аткач, гаеп итмәсләр. Финнар яңадан килә башладылар. Бу юлы алар, тезмәгә тезелеп, киң фронт буйлап шуышып киләләр иде. — Кыска чиратлар белән атарга!—диде Верещагин. , Кемдер яраланды, ахрысы, әкрен генә кычкырган тавыш ишетелде. Акбулатов тавыш килгән якка борылды. Адамчук икән. Аның янына Пичугин шуышып килде һәм, кесәсеннән индпакетын чыгарып, дустының башын урый башлады. Акбулатов марля аркылы саркыган кызыл тапны күрде. Финнар атакага күтәрелделәр. Верещагин аларның ямьсез аля-ля-ларын күмеп: — Гранаты к бою! — дип кычкырды. Маннергсймчыларга каршы гранаталар очты, шартлау, ыңгырашу» сүгенү, осколокларның сызгыруы, автомат, пулемет тавышлары — барысы бергә кушылды. Финнар бу юлы да чигенделәр. — Адамчук, яраң ничек? — дип сорады Акбулатов. Зарарльи түгел. Туйга кадәр төзәлер әле, иптәш өлкән сержант. Атышлар тынды!. Ләкин бу тынлык берәүгә дә ошамады. Дошман ни өчендер гел бер яктан гына һөҗүм игә. Ә бит алар разведчикларны боҗрага кысып алганнар иде.
68
Тылны күзәтеп тору өчен куелган Каербеков кинәт урыныннан күтәрелә төште, күзләрен талдырганчы куаклар арасына карады. Куаклар кинәт кузгалдылар да, бераз алга күчеп, яңадан тукталдылар. Каербеков ике тапкыр сызгырып җибәрде. Бу: — Дошман тылдан! — дигән хәбәр иде. Акбулатов аның янына шуышты һәм тагын берничә сугышчыны чакырды. Шул чакта тагын өч тапкыр сызгыру ишетелде. Бу: — Уңнан да киләләр!—дигән хәбәр иде. Менә шулай җиде батырньпң соңгы, тиңсез сугышы башланды. Алар әле ике тапкыр финнарның атакаларын кире кайтардылар. Аннары тау өстендә фашистларның самолеты күренде. Берничә минуттан тирә-якта снарядлар ярыла башлады. Күрәсең, самолет артиллерия утына корректировка ясый иде. Тауны кара төтен урап алды, һавага туфрак баганалары ыргылып күтәрелде. Зур-зур агачлар чатнап сыады. Ә инде снарядлар тавышы тынгач, биеклектә бер генә хәрәкәт тә сизелмәде. Бары тик бераздан соң гына бер урында туфрак селкенде. Кабер сырты кебек, кемнеңдер дәү аркасы калыкты. Бу — дүрт аякланып торган Верещагин иде. Аркасын баскан ком коелгач, ул тезләнде һәм як-ягына каранды. Авызына тулган комны төкерде. — Кемнәр исән?—дип кычкырды ул. Ачың янында тагын бер ком өеме селкенде. Бу Ильяс Акбулатов иде. Верещагин аңа ком астыннан чыгарга булышты. — Ал автоматыңны... Әнә киләләр... Бүтәннәр күтәрелмәде. Бу юлы тауга үрмәләүче финнарга каршы ике генә автомат атты. Аннары алар да тындылар...
9 Мөнирә авыруларның тарихын билгели торган карточкага вак ла- тын хәрефләре белән берничә сүз язды да, каләмен җиз снаряд гильзасыннан эшләнгән савытка куеп, землянканың ак марля белән корылган кечкенә тәрәзәсеннән тышка карап тора башлады. Марляның бер чите чак кына күтәрелгән. Аннан кояш белән яктыртылган берничә наратның гәрәбәдәй сары кәүсәсе күренә. Тонык кына бер гүләү булып, наратлар шаулавы ишетелә, йөзәр еллар буена, җәйләрдә яшел ылысларына ак томаннар, кышларда ак укадай бәсләр уралып торган төньяк наратларының шаулавы бер тарих ул. Мөнирәнең күзләре әкрен- әкрен генә йомыла, ул алтын нарат кәүсәләрен дә, яшел чирәмне дә күрми инде, аның күз алларында ниндидер ак нурлар гына йөзә... Бераздан соң, гүя, наратлар шауламый, ә ниндидер шашкын йөрәкле композитор көчле һәм дәртле, серле һәм сагышлы моң белән үлмәс батырлар турындагы симфониясен сыза шикелле тоела. Мөнирәнең йөрәге яшерен шатлыктан татлы сызлана, я аңа бик-бик ямансу булып китә. Ниндидер кискен бернәрсә аның йөрәген тырный башлый, күңелендә сәбәбен аңлатуы да мөмкин булмаган пошыну, борчылу һәм дулкынлану туа. Юк, тумый, ул инде күптән туган. Ә кичә Галимнең кровате янында басып торганда ул кабаттан яңарды. Кичә, армия күләмендә үткәрелгән медработниклар киңәшмәсеннән кайткач, Лиза, Мөнирә өчен нинди авыр хәбәр сөйләвеи күңеленә дә китермичә, аңа, Александр Юрьевичның яшь кенә бер лейтенантка операция ясавы турында, лейтенантның кулын ампутацияләргә туры килмәгәе дип, баш врачның борчылып куюы турында сөйләп бирде. Лиза һәрвакыт балаларча ашыгып-ашыгып сөйли, йөргәндә дә балаларча гамьсезлек белән очынып, кулларын җәеп йөри һәм иртә
69
кич үзенең бердәнбер яраткан җырын — «Зәңгәр яулык»ны көйли. Аңарда Ләләпе хәтерләткән ниндидер сыйфатлар булганлыктан, Мөнирә аны беренче көннән үк яратты. Бу бәхетсез лейтенантның Урманов икәнлеген белгәч, Мөнирә, бер кулы белән күзләрен каплап, икенче , кулы белән тотыныр урын эзли- эзли, артка чигенде. Лиза йөгереп килеп, аны кочаклап алды. — Мария Мансуровна...- Мөнирә күзләрен ачты. — Ох, куркыттыгыз, М'ария Мансуровна, — диде Лиза гамьсез беркатлылык белән. Көндезге ашка барган чагында, Мөнирәнең иптәш кызы врач Валентина Аркадьевна, аны култыклады да: — Мария, нигә син болай борчыласың? Бу егет сиңа кем була? — дип сорады. — Танышым, — диде Мөнирә. — Юк, гади танышлар өчен болай борчылмыйлар. Син аның баш очында ике сәгать басып тордың. — Ул минем мәктәп дусым. Бергә укыдык... — Бергә укыган кеше өчен дә болай борчылмыйлар, Мария. — Нишләп мин борчылыйм, ди. Нигә юкны сөйлисең, Валентина. — Мин сукыр түгел, күрәм бит. — Күрсәң тагы... 4 Аштан соң, Мөнирә яңадан Галим янына ашыкты. Авыруның хәле- начарланган, ул саташа иде. Бераздан ул тынычланды һәм; — Мөнирә, бир кулыңны, — диде. «Шөкер, һушына килде», — дип уйлады кыз. Ул кулын бирде. Урманов аның кулын тотты һәм шул килеш тынып калды. Ул әле һаман аңына килмәгән иде. — Мария Мансуровна, барып ял итегез инде. Әнә күрәсезме, таң сызыла инде, — диде йокыдан уянып килгән Лиза. — Авыруны мин үзем карармын. Мөнирә чайкала-чайкала чыгып китте. Урынына яткач, юрганы белән башыннан ук томаланды. Ул бернәрсә дә уйламаска, барысын да онытырга тырышТы. Ләкин уйлар, аны берөзлексез борчыды. Врач буларак, ул Галимгә нинди куркыныч янавын бик яхшы белә иде... Лиза килеп кергәндә, аның юрганы чак кына ачылган, уң кулы юрган өстенә куелган, коңгырт чәчләре ак мендәр өстенә таралганнар иде. Аяк тавышларын ишетүгә, Мөнирә күзләрен ачты. — Яралылар килде,—диде Лиза әкрен генә. — Хәзер барам, акыллым. Мөнирә, урыныннан торып, тиз генә киенә башлады. — Урмановның хәле ничек? — Бераз яхшырды. Ул сезнең турыда сорашты. Мөнирә сөенеп куйды. Хәзер үк Галим ян^на йөгерәсе килде аның. — Сез барыгыз, Лиза, авыруны хәзерли торыгыз. Мин өч минуттан килеп җитәм. Мөнирә килеп кергәндә, яралыны чишендергәннәр иде инде. Мөнирә аның ярасына карады да: — Операционныйга,— диде. Үзе, ак халатын киеп, кулларын юды. Үтә күренмәле перчаткалар киде. Лиза аның авызына ак марля бәйләде. Ул арада сестраларның берсе операция өстәле өстендәге лампочканы яктыртты. Хирургия сестрасы, ак эмаль тәлинкә белән, ялтырап торган инструментлар сузды... Операцияләр беткәч, Мөнирә авыруларга обход ясады. Аннары барлык эшләре тәмамлангач, Урмановның койкасы янына килеп үтырды. Үзенең тирән дулкынлануын яшерергә тырышып ягымлы елмайды.
70
— Галим, хәлең ничек? Урманов аңа зур коңгырт күзләре белән гаҗәпләнеп карап торды. Гүя ул, үз алдында Мөнирәнең торуына ышанмый иде. Кинәт ул кискен бер хәрәкәт белән урыныннан күтәрелде һәм, исәп кулын алга сузып: — Мөнирә! — диде. Мөнирә, аның иңбашларыннан йомшак кына тотып, кире урынына яткырды. — Галим, торма, ярамый... Галим аның кулын алды: — Ленинградтан соң, сине очратырмын дип һич тә уйламаган идем, Мөнирә. Менә кайда очрашу насыйп булды. Мөнирә аның киң маңгаена төшкән чәчләрен рәтли-рәтли елмайды: — Миңа да шулай тоела иде кайчак. Ләкин күп вакытта очрашуыбызга ышана идем. — Син бик үзгәргәнсең, /Мөнирә. — Чәчләремне әйтәсеңме? Аларны госпитальдә алдылар, һушыма килгәч, ике көн еладым. Хәзер яңадан үсәләр инде. — Юк, чәчләрең түгел... Мөнирә аңа якынрак килде һәм бер Галимгә генә ишетелерлек итеп пышылдады: — Синең өчен мин һич тә үзгәрмәгән. Галим аның кулын кайнар иреннәренә -китерде һәм шулай ук, бер Мөнирәгә генә ишетелерлек итеп, әйтте: — Кадерлем... Бу сүздә дүрт ел буенча сагынып йөрүләрнең сагышы да, тирән, саф мәхәббәтнең кайнарлыгы һәм бөтен нәрсәне җиңүчән көче дә, бәхетле шатлыкның терелткеч шифасы да бар иде. Мөнирә моны аңлады. — Мин һәрвакыт үзебезнең мәхәббәтебезгә таба омтылдым,—диде ул, нурлы күзләре белән Галимнең күзләренә карап. — Мин бәхетебезгә ышана идем. Шул вакытта землянкага очына-очына Лиза килеп керде. Бүген әле ул авырулар белән күрешкәне юк иде. Ул аларга һәрберсенә баш ия- ия землянка буйлап үтте. Мөнирә турысына җиткәч, Лиза туктады. — ?Лария Мансуровна, сезне ике сугышчы чакыра. — Кемнәр? — Белмим. Ишек төбендә көтәләр. Мөнирә, урыныннан торып, ишеккә юнәлде. — Мөнирә, ул сугышчылар минем янга түгелме? Минем янга булса, зинһар керт, — диде Урманов. Сугышчылар чыннан да аның янына килгәннәр иде. — Без лейтенант Урмановның хәлен белергә килдек, иптәш военврач, — диде Шумилин. — Мин аның сугышчысы, парторг. Ә Березин безнең санитар. Лейтенант Урмановның кәефе яхшыра, — диде Мөнирә. — Аның өчен борчылмагыз. z — Кичә безне куркыттылар. Имеш, ярасы аза башлаган. Алайса, кәефе яхшыра, иптәш военврач? — Сез аны тылга озатмыйсызмы? — Юк, ул берничә көннән сезнең янга кайтачак. — Менә, моның өчен рәхмәт, иптәш военврач. Үзен күрергә мөмкин түгелме? — Керегез, ләкин ун минуттан артык утырмагыз-. Аңа күп сөйләшергә ярамый. Сугышчылар, ягымлы военврачка рәхмәтләр әйтеп, зур землянкага керделәр. Шумилин хәтта Березинның колагына пышылдарга өлгерде:
<Чын медицина работниклары менә нинди ягымлы булалар, ә син аю кебек». Галим аларны ачык чырай белән каршылады. Исәнлек-саулык сорашканнан соц, аның беренче сүзе Верещагин турында булды. — Хәбәр юкмы? — Юк, — диде Шумилин, көрсенеп. Подразделение хәлләре турында сөйләшә, сөйләшә ун минут үтеп тә китте. ъ — Хушыгыз,—диде Галим, аларның кулларын кысып. Берничә көннән кайтып җитәчәкмен. Осадчийга сәлам әйтегез. Иптәшләргә дә. Сугышчылар киткәч, Урманов алар калдырган төенчекне бер кулы белән чиште дә шатланып кычкырып җибәрде: — Белен! Лиза, белен ашарга кил. Лиза, ашыгыч эше барлыгын сылтау итеп, рәхмәт әйтте дә, китеп барды. Галим күрше койкада ятучыга борылды. Аның ияге яраланган һәм аңа ашарга ярамый булып чыкты. Галим бер-ике беленен капты, калганын тумбочкасы өстенә куйды. Аннары мендәренә таянып, аргы почмакта сөйләшүче яралыларның сүзләренә колак салды. Карел егете Куйвала Сампо турындагы әкиятне сөйли. Барлык оста әкият сөйләүчеләрнеке кебек, аның тавышы әле гөрләп ага, әле әкренәя. Сампо дип, кареллар сихри тегермәнгә әйтәләр икән. Бу тегермәнгә бер уч бодай салсаң да, ул бик күп итеп, еллар буена тамак туйдырырга җитәрлек он тартып чыгара икән. Ләкин андый тегермәнне ясавы бик читен. Шулай да бик күп көч түккәннән соц, тимерче Ильмаринен^шундый тегермәнне ясаган. Шатлыктан карел халкы яшел урман эчләрендә, матур күл буйларында бик зур бәйрәм ясаган. Халык бәйрәм иткән арада, халык бәхетен күпсенгән убырлы карчык Лоухи Сампоны урлаган. Урлаган да бик еракка, гранит тау эченә яшереп куйган. Ил күген яңадан кара болыт каплаган. Халык яңадан кайгы-хәсрәткә төшкән. Кешеләр икмәк урынына, агач кайрысын тартып ашый башлаганнар. Көннәрнең берендә өч батыр — Вейнемейнен, Ильмаринен һәм Леммгенкайнен бәхет тегермәнен яңадан халыкка кайтарып бирер өчен, ерак юлга чыкканнар. Озак көрәшләрдән соң, гранит тау эчендәге Сампоны табып алып, Калевала иленә кайтып киткәннәр. Убырлы карчык Лоухи йокысыннан уянгач, Сампоның юклыгын күргән дә, ачуыннан кара көеп, батырларны туктатыр өчен җиһанга томаннар, җилләр, давыллар җибәргән. Ләкин батырларны туктата алмаган. Алар бәхет тегермәнен күтәреп, шул давыллар, шул томаннар аша туган илләренә кайтканнар... —Әйе, батырлар югалмый! — диде Галим һәм Верещагиннар, Акбу- латовлар турында уйлана башлады. Кайдалар алар, нинди хәлдә?
(Ахыры киләсе санда.)