Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЛКЫНЛЫ ЯШЬЛЕК


 А. Голубеваныц «Уржум малае» исемле китабы татар телендә кабат басылып чыкты. * Бу китапта без атаклы революционербольшевик Сергей А1иронович Кировның балачагыннан алып, егет булып җиткәнчегә кадәрге катлаулы, вакыйгаларга гаять бай тормышы белән танышабыз. Әнә ул кечкенә Сережа, патша Россиясенең караңгы һәм тын бер почмагы булган Уржумда, үзенең туган өендә апасы Анюта, сеңелесе Лиза белән уйнап йөри. Ләкин бу күңел көрлектән уйнау түгел. Алар, ның тормышлары авыр, кызыксыз, бик күңелсез. Әтисе икенче бер шәһәргә эш эзләп чыгып киткән җиреннән хәбәрсез югалгач, әнисе авыр хезмәт нәтиҗәсендә алган чехоткадан үлеп киткәч, Сережаларның тормышлары тагын да күңелсезләнә, тагын да авырая төшә. Язмыш тарафыннан яки ач үлемгә яки, капчык асып, хәер өстәргә чыгып китәргә хөкем ителгән Сережа бары бәхетле бер очраклык аркасында гына приютка килеп эләгә. Ул вакыттагы приют — без белә торган балалар бакчасы түгел; ул, үзенең тәмсез ашлары, шыксыз бүлмәләре, караңгы, салкын ятаклары, пычрак ишек аллары, каты режимы белән тәрбия йорты булудан бигрәк, патша төрмәсенә ошый. Шулай да бу -— Сережа өчен бәхет була, ул биредә яшәп, безнең өчен, революция өчен исән кала. Автор Сережаның приют елларын аеруча мәхәббәт белән яза. Приютка килеп кергәндә сигездә генә була әле Сережа. Ләкин без инде анарда сокланырлык күп кенә уңай сыйфатлар күрәбез: ул тыйнак, масая белми, үзеннән кечеләрне кыерсытмый, ә кул яксалар, махы бирми. Сережа эш сөя: буш вакытларында приют дворнигына утын өешә, кар көрәргә булыша, боз тавы ясаганда, барлык ♦ А. Голубева. «Уржум малае». А. Гомәр тәрҗемәсе Редакторы М. Әхметов, 150 бит, бәясе 10 сум. Татгосиздат, 1948 ел. балалардан да күп эшли; ул тырыш; үрнәк булырлык яхшы укый, класста беренче булып бара. Ләкин ул үзенең генә яхшы укуы белән канә- гать түгел, иптәшләренең дә үзе шикелле үк яхшы укуларын тели, берәрсе дәресен белмәсә, аны, уен дими, ял дими, өйрәтеп җиткермичә туктамый. Бер тапкыр тәнәфес вакытында, бер иптәшен класста өйрәтеп торганда, укытучы килеп керә-. «— Тәнәфес вакытында нигә класста утырасыз?—ди укытучы. — Без хисап чыгарабыз,—дип мыгырдап куя малай. — Нигә синең күзләрең яшьле? Нигә еладың? — Болай гына. — Ничек инде болай гына? — Сергей мине коридорга чыгармый. Әнә, ременемнән тотып утыра. Башта хисабыңны эшлә, аннан соң чыгарсың, ди» Сережа бик күп укый. Приютта торганда ук ул инде Гоголь, Тургенев һәм Некрасовның күп кенә әсәрләрен укып чыга. Аңа бу китапларны бер укытучы биреп тора. Ләкин шунысы читен, кышларын көн кыска, ә приютта утны бик пртә сүндерәләр. Сережа иртә белән таң сызыла башлауга кроватеннан тора да^ юрганына төренеп, тәрәзә төбенг^ килеп утыра. Караңгыда күренер-күренмәс хәрефләрне көч-хәл белән аерып укырга керешә. Уржумда шәһәр мәктәбен тәмам, лагач, Сергей укуын дәвам. иттерер өчен Казанга, промышленное училищега килә. Промышленное училищега кереп уку — ул заманда бик. аз кеше ирешә ала горган бәхет. Сергей аңа бары үзенең Уржумда иң яхшы укучы булуы Һәм ачык фикерле директорның ярдәме аркасында гына ирешә. Ләкин Казан ярлы малайны караңгы чырай белән каршы ала. «Димәк, укырга килдең? — ди аңа юан гәүдәле, мыеклы кухарка карчык, — ләкин, егеткәй, син бу уку дигән нәрсә белән ачыиытөчене бик күп татырсың. Ярлы кешегә укуы 


 
 
кыен, кесәсе юл бирми. Ярлы кеше һөнәргә өйрәнергә, балта остасы, столяр, итекче булырга тырышырга тиеш». һәм, чыннан да, Сергей Казанда бик зур авырлыклар белән укый. Аның утырып дәрес әзерләргә өстәле, чертеж ясарга готовальнясы булмый. Йокларга кровате булмый. Ул караңгы коридорда, кыска сандык өстендә йокларга мәҗбүр була. Аны акча түләмәгән өчен шул сандык өстеннән дә куып чыгаралар*, мәктәптән дә куарга булалар. Кая барсын Сергей, ата-баба эзеннән барып, тузанга тамган тамчы шикелле, юкка чыксынмы?.. Ә укырга акча каян алсын? Без бу юлларны), аеруча дулкынланып-, патша самодержавиесенә нәфрәт белән, 15 яшьлек Сергейны кызгану белән укыйбыз. Казанга килгәч, Сергейда булачак революционерның чаткылары күренә башлый.. Ул халыкның аһ-зарына колак сала, заводларга барып йөри, анда эшчеләрнең сыкрануларын ишетә, ирексез хезмәт белән бөкрәйгән кешеләрне күреп әрни. Биредә ул инде йодрыкларын йомарлый башлаган эшчеләр, ачык фикерле студентлар белән очраша. Ә Уржумга каникулга кайткач, сөргендәге революционерлар белән аралаша башлый. Алардан кулдан-кулга йөреп, таушалып беткән «Искра» газетасын алып укый һәм беренче революцион заданиене үти: дусты Саня белән бергә, гектограф ясап, шуңарда «Искра» дан күчереп бер мәкалә баса һәм аны халык арасына тарата. Повесть Сергейның, бер революционер студентка ияреп, Томскига, аның үз сүзләре белән әйтсәң: «Хәзерге көндә иң кирәк, иң мөһим кеше булырга» китүе белән тәмам була. Без китапны тирән канәгатьләнү белән ябабыз. Тик шунысы кызганыч, китапның кайбер урыннары, бигрәк тә Сергейның Казанда яшәү өлеше, кыска язылган. 1903 елда, Казанда укуының соңгы елында, без Сергейны бөтенләй аз күрәбез. Сергей, Казанда укыганда, училищега төзәтергә китерелгән китап баса торган кул станогын урлап революцион түгәрәккә тапшыра. Бу бик кыю һәм куркыныч адым. Китап басу станогы—шәмдәл түгел, аны училищедан урлап чыгу һәм революционерлар түгәрәгенә илтеп тапшыру әллә нинди тапкырлыклар, маҗаралар белән эшләнгәндер. Ләкин китапта без моны 
күрмибез.- Сергейга бу эшне бер революционер тапшыра, икенче бер бүлектә, училищеда станок югалган дигән гауга куба, шуның белән бу вакыйга бетә. Сергейның якшәмбе көннәрдә шәһәр урамнарында, аның бистәләрендә, Арча кыры зиратында, Иделдә булуы турында автор нибары бер бит яза. һәм бу нәрсә безне канәгатьләндерми, автор Сергей Мироновичның Казан чорын, Уржум чорын язган шикелле, тирән * өйрәнеп язмаган дигән нәтиҗәгә китерә. Әсәрнең тәрҗемәсендә дә, икенче тапкыр басылуына карамастан, җи- тешсезлекләр юк түгел. «Постречь'. волосы ежиком»ны — «чәчне үрә торган итеп аз гына калдырып алу», «надела валенки выше колен»ны — «Боттан югары итек кидем» дип тәрҗемә итүләр һәм башка шундый тупас, кытыршы урыннар очраштыр- галый. Ләкин болар гына китапның кыйммәтен җуя алмыйлар. Кресталдай саф ленинчы, Ленин белән Сталинның якын көрәштәшләре, партиянең иң яхшы җитәкчеләреннән берсе булган Сергей Миронович Кировның бала һәм үсмер чагы турындагы бердәнбер әдәби китапны укып чыгарга, балаларга гына түгел, олыларга да киңәш бирәбез.