ТУКАЙ ПРОЗАСЫ
Рус графикасы нигезендәге яңа әлифбага күчкәннән соң әле Г. Тукайның проза әсәрләре бергә тупланып чыкканы юк иде. Бөек шагыйребезнең иҗатын яратып укучы киң масса укучы яшьләр һәм бигрәк тә әдәбиятчылар бу зур әдәби хәзинәдән мәхрүм булып торалар иде. Г. Тукай академик басмасының II томы * әдәби хәзинәбездәге шул бушлыкны тутыруда зур адым булып тора. Бу кирәкле хезмәтнең чыгуын шатланып һәм котлап каршы алырга туры килә. Бу том, гыйльми редколлегия тарафыннан каралып, С.ССР Фәннәр Академиясе Казан Филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты маркасы астында чыгарылган. Аңа Г. Тукайның 200 ләп әсәре тупланган. Болар арасында «Исемдә калганнар» кебек автобиографик әсәре, «Мич башы кыйссасы», «Казанга кайтыш», «Мәкаләи мәхсуса» кебек юмор һәм сатира белән язылган юл истәлекләре, «Хаҗи», «Килештерүче», «Хикмәтле хикәя» кебек күңелле хикәяләре, «Керешү хөтбәсе», «Гыйшык уты», «Өч баш» шикелле сатирик мәкалә һәм памфлетлары, «Уянгач беренче эшем», «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» кебек мөһим, җитди тәнкыйть мәкаләләре, «Ана мәктүпләре», «Хиссияте миллия» кебек педагогик мәкаләләре, татар фольклорына багышланган мәкаләләре, күп кенә мәсәлләре, хатлары һәм башкалар бар. Менә бу кечкенә исемлеккә өстән генә күз салганда да, Тукай прозасының тематика һәм жанр ягыннан ни дәрәҗәдә күп яклы булуы күзгә ташлана. Томдагы әсәрләрне күздән кичергәннән соң, Тукайны кызыксындырган мәсьәләләрнең күплегенә һәм колачының иркенлегенә гаҗәпләнмәскә мөмкин түгел. Татар җәмәгатьчелегендә азмы-күпме күренгән * Г. Тукай, П том, академик басма. Төзүчесе X. Хисмәтуллин, җаваплы редакторы Ш. Рамазанов. Татгосиздат, 1948 ел, 567 бит, бәясе 25 сум. кешеләрдән аның телгә алмаган бер кешесе, яисә кагылмаган бер мәсьәләсе дә юк. Ул барлык әһәмиятле иҗтимагый мәсьәләләрне үз чорының көндәлек матбугатында күтәреп чыккан, аңа үзенең карашын әйткән һәм шуңа массаның фикерен туплаган. Ул татар халкы арасындагы хәлләргә генә түгел, Россия һәм хәтта халыкара күләмдә чагылып үткән һәрбер хәлгә диярлек үзенең карашын белдерә барган. Көндәлек мәсьәләләр белән яшәү, алар- га, карашын билгеләп, шунда ук каләм юнәлтү, каләме җитешмәсә, үзе әйтмешли, «кайчы белән» булса да өлгерү Тукайның төп хасиятеннән. Ул шул кадәр актив, шул кадәр көрәш ярата ки, кайда гына бер әһәмиятле шаушу, бер җитди мәсьәлә күтәрелмәсен, Тукай аны хәзер үз каләме белән эләктереп ала. Я ул аны тиешле принципиаль югарылыкка күтәрә, я ул аца үзенең әче көлү укларын җибәрә, ничек тә үзенең карашын билгеләмичә, тәэсирен күрсәтмичә калмый. Тукай 1912 елны Уфага баргач, ул чактагы Уфаның шау-шусыз булуы аның эчен пошыра. «Җитмәсә аның «авыллыгы», тынлыгы, җайсызлыгы минем шау-шу яратучы- лыгымны, галәбәлек яратуымны,
103
хөрәш сөючелегемне үчекләгән кеби ' булды. Китәм Петербургка!» ди ул (55 бит). Тукай шулай шау-шу, көрәш, җиңү ярата. Моны ул үл әреннән бер ел элек, каты авыру хәлендә яза. Аның бу елларда язган шигырьләрендә кайбер өметсезлек ноталары күренгән кебек булса, прозасы исә безгә аны һаман шулай, без күреп өйрәнгәнчә, тынгысыз көрәшче, җиңүгә омтылучы Тукай икәнен күрсәтә. Аның проза әсәрләре арасында без бер генә өметсезлек күренеше дә тапмадык. Тукай, үз чорының җанлы иҗтимагый тормышына, барлык көндәлек мәсьәләләргә каләмен юнәлтеп, үз тавышын ишеттереп торучы трибун булган. Ул аларны барлап торучы гади теркәүче, гади рупор гына 'булмыйча, бәлки, революцион-демо- крат шагыйрь буларак, иҗтимагый вакыйгаларга үзенең иҗат көче •белән юнәлеш биреп килгән. Бу вакыйгаларны . тудыручыларга ул, ■үзенең мактау сүзләрен яки сатира укларын юнәлтеп, дошманны кайда күрсә, шунда фаш иткән, кыйнаган. Тукайның бу мактаулы сыйфаты хәзерге шагыйрьләребез өчен дә һәр 'вакыт искә алынып, үрнәк булыр- . лык бер ягы. Тукайның татар теле һәм аның •сафлыгы өчен көрәшен күрсәткән мәкаләләре безнең өчен аеруча кызыклы. Тукай, бер яктан, татарны төрек теле тәэсире астына алырга йөрүче пантюркистларга һәм гарәп теле белән татар халкының башын катыручы панисламистларга каршы көрәшсә, икенче яктан, иттифакы мөслиминчеләр кебек либерал буржуа вәкилләренә каршы да аяусыз көрәш алып бара, һәм ул бу принципиаль көрәштә тар милли караштай торып кына эш итеп калмый, бәлки реакцион агымнар башында торучыларның сыйнфый йөзләрен ачып күрсәтә, алариың халык интересларына каршы булган империалистик капитализм ялчылары икәнлеген дә фаш итә. Мәсәлән, ул татар халкын диңгез арты төрек телендә сөйләтергә газапланучы, Россиядәге пантюркизмның атасы булган Гаспрннский ту- фында: «Аның теле безнең телемезгә бөтенләй кире бер кырым теледер», дип әйтү белән генә чикләнми, аны ул: «Торуы капитал өчен, ятуы капитал өчен, миллилек сатуы капитал өчен», дип сыйнфый йөзеп ачып, тоткан юлын «черносотенный» дип билгели (142, 144 битләр). Шулай ук ул гарәп, фарсы һәм төрек телен укмаштырып, җен телендә
язучы панисламист Муса Бигиевның татар халкына, аның культурасына һәм әдәбиятына да “дошман булуын фаш итә. Инде без шушы китерелгән мисаллардан яңа татар әдәби телен тудыру өчен ул чорда барган даулы көрәш турында бик мөһим булган шундый нәтиҗәгә килә алабыз: димәк, яңа татар әдәби теле һәм поэзиясе, бер яктан, диңгез арты төрек теленә көчләүче пантюркистларга каршы көрәштә, икенче яктан, дин коллыгы аша татар халкының башын гарәп теле белән каңгыртучы панисламистларга каршы көрәштә үскән. Тукай бу көрәштә иң алдынгы сафта торган. Ул чорда татар теленең гражданлыгы һәм сафлыгы өчен көрәш, һәр милләтнең ирекле булуын таныган һәм шуның хокукы өчен барган революцион-демократик көрәш төсендә булып, Тукайлар һәм аның фикердәшләре тарафыннан дөрес юнәлештә алып барылган. Бу дөрес юнәлешкә каршы торучыларның реакцион буржуаз табигате, сыйнфый йөзе Тукай тарафыннан фаш ителә килгән. Тукай үзенең бу көрәшендә бөек рус әдәбиятына таянды һәм шуннан үзенә көч алды, ләкин Тукайны теләсә нинди рус әдәбияты тартмады. Тукай яшәгән вакыттагы реакция чорында көнбатыш әдәбиятына һәм аның череп таркалу күренешенә табынучы һәр төрле символист, декадент рус шагыйрьләре дә тулып ята иде. Ләкин Тукай алар артыннан иярмәде. Ул рус халкының бөек шагыйрьләре булган Пушкиннан, Лермонтовтан үрнәк алды, Толстой- ны тәрҗемә итте һәм, рус-револю- циондемократ язучылары позициясендә торып, алариың традицияләрен өйрәнде, яңа татар шигырен тудырды. Менә бу момент Тукайның
104
проза әсәрләрендә дә бик ачык күренә. Культура, әдәбият тудыру юлында татар яшьләрен кайда тәрбия итү турында язганда: «Без яшьләремез- не Бохарага жибәрсәк — ишәк, Ис- тамбулга жибәрсәк — полицейский вә шпион булып кайтачаклары мо- царчы кайтканнары илә исбат вә мөдәлладер (дәили белән ныгытылган Н. И.)», ди Тукай (137 бит). 1906 елда ул татар культурасының нинди юл белән китәргә тиешлеге турында түбәндәге сүзләрне яза: «Ьезнең милләт тә, башка милләтләрдәге кеби, хамисез, мәлжәэсез (яклаучысы һәм сыеныр жире булмаган, Н. И.) фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алыштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мох- таж. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаж», ди ул, (134 бит). Д1енә бу сүзләрдән Тукайның тел . һәм милли культура мәсьәләсендә дөрес позициядә торганлыгы бик яхшы аңлашыла. Тукай «безнең милләт» дигән сүзне бер яссы мәгънәдә генә аңламый, ул аны эчке каршылыгында алып сыйнфый яктан чикли. «Милләткә хезмәт» дигәннән ул байлар файдасына түгел, бәлки «фәкыйрь вә эшче халык файдаларына тырышу»ны гына аңлый, егетләрне дә ул шуңа чакыра, «биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алыштырыр вакытлар үткән», ди. Билгеле, бу айнык фикерләргә Тукай алдынгы рус революцион- демократик фикерләрнең тәэсирендә килгәң. Ул: Иң бөек максат безем — хөр мәмләкәт, хөр Русия! дип юкка гына әйтми, шуңа күрә дә ул «европалашу» мәсьәләсендә татар халкын рус әдәбиятының бөек күренеше булган Пушкин, Лермонтов, Толстой, Некрасов үрнәкләрендә үсәргә чакыра. Менә бу прогрессив, халыкчыл, патриотик юнәлеш Тукай прозасында бик ачый ярылып ята.
Томга сүз башы иптәш X. Хнсмә- туллпп тарафыннан язылган. Анда бер урында: «Ләкин Тукай дөньяга карашы һәм Тукай иҗатында гәүдәләнгән идеяләр бик катлаулы Һәм каршылыклы», дип әйтеллән (XXIV бит). Бу дөрес һәм сүзбашының бурычы да шул каршылыкларны ачу, аның иҗтимагый нигезләрен,, юнәлешләрен күрсәтү һәм шул хәлләр эчендә Тукайның үсү юлын дөрес билгеләү. Билгеле, бу җиңел хезмәт түгел, ләкин Тукай томына язылган сүз башында безгә иң элек шул кирәк. Әгәр дә иптәш Хисмә- туллин тарафыннан язылган сүзба- шында шул яклар тиешенчә яктыртылган булса, безгә дә бәлки бу урында ул хакта бер-ике сүз әйтү- белән генә чикләнергә мөмкин булыр иде. Иптәш Хисмәтуллин билгеләвенчә^ татар җәмгыятенең Тукай заманындагы хәлләр түбәндәге биш моментка кайтып кала: 1) Мәктәп-мәдрәсә- ләрдә дини схоластика; 2) әдәбиятта чынбарлыктан аерылган булучылык, дини эчтәлек мәйдан тотуы; 3) хатын-кыз хокуксызлыгы; 4) театр, музыка, сәнгатьнең тыелуы; 5) дөньядан ахирәтне алга сөрүчелек (XIII бит). Шулардан соң Тукай татар халкын шушы урта гасырчылыктан коткару өчен, рус культурасы белән коралландыру өчен көрәшкә чыгучыларның берсе икәнлеге әйтелә. Билгеле, без мондый моментларның булуын инкарь итәргә җыенмыйбыз, алар бар иде. Тукайның татарны рус культурасы белән коралландыру өчен көрәш алып баруы дөрес, ул ягын да ачыклабрак әй- 4 тергә урын бар. Ләкин Тукайның көрәш юлы, шул биш моментта әйтелгәнчә, «урта гасырчылык» беләю көрәшкә генә кайтып каламы соң? Ул чордагы өч йөзләп татар шагыйренең кайсысының язганнарында бу моментлар юк? Дөресен әйткәндә, бу кире моментларга каршы көрәш бездә Тукай башлаган эш кенә дә* түгел. Бу эшнең бездә Тукайга хәтле- йөз еллык тарихы бар. Халфиннәр,. Фәйзхановлар, Насыйрилар да төбендә шул ук нәрсә өчен көрәшмә- деләрмени? Ул — «урта гасырчы-
105
лыкка» каршы халыкны культура белән коралландыручыларның кемнәр икәне безгә бик билгеле: алар— мәгърифәтчеләр. Шулай итеп, җыеп кына әйткәндә, Хнсмәтуллин иптәш куюынча, безнең әдәбият тарихында Тукайның тоткан урыны күбрәк аның мәгърифәтчеләрдән бер мәгърифәтче булуына кайтып кала. Тагын да киңрәк алып карасак, без ул югарыда санап үтелгән «урта гасырчылык» моментлары «татар җәмгыяте өчен» генә хас бер әйбер түгел икәнен күрербез. Ул кайчандыр русларда да һәм башка халыкларда да булган. Монда аерым бер чор, аерым бер халык вәкиле буларак, «татар җәмгыятенә» генә караган аерым әллә нәрсәләр юк. Кайда монда татар җәмгыятенең чыннан да ул вакыттагы иҗтимагый хәле һәм беренче революция калкытып чыгарган сыйнфый каршылыклар бәрелеше? Кайда монда Тукайның татар әдәби телен һәм поэзиясен нигезләү өчен, югарыда әйтелгәнчә, бер яктан панисламистлар һәм пантюркистлар белән, икенче яктан, либерал буржуазия (ка- детч ы « м өсе л м а н итти ф а кч ы л а р », «йолдызчылар», миллионер Рәмиев- ләр һәм башкалар белән) алып барган көрәше?. Кайда монда Тукай әсәрләрендә атлаган саен очраган «милләт» сүзенә Тукай тарафыннан бирелгән мәгънә? Кайда монда Тукайның рус революцион-демократик фикер белән кораллануы, аның теләсә нинди культурага түгел, бәлки рус культурасының прогрессив һәм иң алдынгы үрнәкләрен күчергечкә алуы, Тукайның мәктәбе, аның урыны һәм башкалар? Дөрес, сүз башында бер җирдә (XV биттә), Тукай тирәсендәге реакцион көчләр бер* кадәр санап үтелгән, ләкин алар бик гомуми төстә алынган. Бу исемлектән генә чыгып, иҗтимагый каршылык мөнәсәбәтен һәм Тукайның урынын билгеләү кыен. Шулай итеп, сүзбашын укып чыкканнан соң, Тукай гомумәң урта гасырчылык белән көрәшүче, ниндидер мәгърифәтчеләрдән бер' мәгърифәтче төслерәк булып сизелә. Сүз башының бу төп кимчелеге. Сүз башында уңай һәм яхшы яклар да аз түгел. Тукайның тәнкыйть турындагы бер мәкаләсеннән фикерләрен чүпләп алып, шуларны тәртипкә салып, пунктлап бирелүе — яхшы факт. Бу эшне киләчәктә тагын җәелдереп, Тукайның башка-
әсәрләреннән дә алып, аның тәнкыйтькә карашы бер сйстема хәленә* китерелсә, бик мөһим яңа бер гыйльми эш булачак. Җыентыкның төзелү системасы турында да бер-ике сүз әйтәсе, килә. Китап дүрт бүлектән тора: 1) Автобиографик очерклар, истәлекләр һәм хатлар, 2) иҗтимагый-политик һәм әдәби-критик мәкаләләр, 3) хикәяләр, фельетоннар һәм памфлетлар,. 4) мәсәлләр һәм дидактик материаллар. Билгеле, бу шартлы бер бүленеш. Ул хакта сүз башында да әйтелгән. Ләкин материалларны туплау һәм аларны нинди төстә бирү шул шартлы бүленешкә бәйле булганлыктан,, томның тибын да шул хәл иткән. Шуңа күрә эшнең бу ягына туктамыйча үтү мөмкин түгел. Чөнки бу хакта уйлашу бу том өчен генә түгел, алдагы басмалар өчен дә кирәк булачак. Иң элек Тукай прозаларының бу тәртиптә төзелүе безгә бик үк аңлашылып җитми. Гадәттә, академик басмаларда хатлар, истәлекләр гомумән соңгы бүлектә биреләләр. Монда да шулай итәргә кирәк иде. Тукайның сатирик әсәрләре турында аерым әйтергә кирәк. Тукайны Фатих Әмирхан 1908 нче елда ук татарның бөек юмористы дип характерлады. Тукай иҗатының буеннан буена сузылып килә торган сатира һәм юмор элементлары булуы турында китапның сүз башында да әйтеп үтелә, ләкин күрсәтелгән дүрт бүлек арасында юмор һәм сатира бүлеге юк. Алар төрле бүлекләр арасында сибелеп бирелгән, шуның белән табигый, башка бүлекләрнең дә характерына зарар ителгән. Мондый тәртип дөрес түгел. Ул жанрларны чуалтуга сәбәп булып тора, Тукай иҗатын аңларга комачаулый. Әйтик, җитди мәкаләләр бүлегенә кереп, Тукай белән җитди генә утырганда, ул кинәт сатирам
106
һәм шаярулы үчекләүгә күчкән кебек бер тәэсир калдыра. Минемчә, Тукайның бу икенче томына хатлары, истәлекләре һәм мәкаләләре бөтенләй дә кертелмәскә, бу том аның әдәби прозасы булган сатирасына гына багышланып чыгарылырга тиешле иде. Чөнки Тукайның сатирик әсәрләре бергә тупланганда, үзе генә дә бу томнан зур булачак. Хәлбуки, биредә аларның бик азы тупланган. Моңа мисал эчен шуны күрсәтеп үтү җитә: «Ялт- йолт» журналының 52 номеры Тукай тарафыннан чыгарылган. Бу томга карасак, «Ялт-йолт»ның бары 20—25 номерыннан гына материал алынганын, калган утызлап номердан бөтенләй алынмаганын күрәбез. «Уклар» һәм «Яшен» журналлары белән дә шундый ук хәл. Шулай булгач, Тукайның бу өч сатирик журналлардагы прозасын бергә туплап, үзенә бер сатира томы итеп чыгарырга кирәк иде. Хатларын, публицистик әсәрләрен һәм, истәлекләрен, аерым томга җыеп, өченче том итеп чыгарырга кирәк иде. Бу томнан күренүенчә, Тукайның публицистик әсәрләре дә әле тәмам җыелып бетүдән бик ерак тора. Китап гыйльми яктан нигездә яхшы эшләнгән. Монда мәрхүм Ш. Ра- мазановның җентекле һәм эшчән кулы бик ачык сизелеп тора. Шулай да әле томда кайбер төзәтәсе, ачыклыйсы һәм дөресли торган урыннар шактый очрый. Тукай әсәрләрен табу, җыю җиңел эш түгел. Бигрәк тә аның сатирик әсәрләрен туплау. Мәгълүм ки, Тукай аларны төрле псевдонимнар белән, яки бөтенләй кул да куймыйча язган. Бу имзалар дөрес торгы- зылырга, төпле өйрәнелергә тиешле. Шулай булмаганда, Тукай әсәрләре арасына башка кешеләрнең язганнары да, аның әсәрләре саналып, академик басмага хәтле килеп керүе мөмкин. Шундый хаталануның бер күренеше итеп, бу томда «Кәфәшта- тыюш» имзасы белән алынган өч мәкаләне күрсәтергә була. Алар: «Казаннан думага телеграмма», «Хәйран булып калдык», «Татар мәҗлесе» мәкаләләре. Китап артындагы 207 иче искәр мәдә бу имза турында болай ди! а ңл аты л га и: « П а мф лет «Уклар* журналында (1906 ел, № 2) «]<э фәштатыюш» имзасы белән басы.т ган. Тукай кулъязмалары арасында да бар. Шуның белән әсәрнең Тукайныкы булуы һәм «Кәшәфта- тыюш» имзасының Тукай псевдонимы булуы исбат ителә».
Кулъязмалар арасында бар икән, Тукай аны, «Уклар» журналының секретаре буларак, төзәтеп яки күчереп биргән булырга мөмкин. Ләкин Тукайныкымы соң бу мәкаләләр? Г1ң элек теленнән, берәр үрнәк китерик. Мәсәлән, шул имзаның «Хәйран булып калдык» мәкаләсендә: «Бу гына җитмәде, тагы әлла ниләр сөйләде, әллә ниләр язды. Бу гына җитмәде, тагы бик күп әллә ниләр, әллә ниләр, әллә ниләр язып бетерде», диелә (396 бит). Билгеле, мондый ярлы, җансыз тел Тукай стиленә якын да килми. Яки сүз сайланышы ягыннан алып карыйк: шул мәкаләдә дүрт-биш урында «хасыйл» сүзе кулланылган. Тукайның бу сүзне бары «әл- хасыйл» рәвешендә генә куллануы аның лексиконы белән шөгыльләнгән иптәшләргә билгеле. Мондый имзаларны ачканда, тел ягыннан билгеләү авыр булса, аны башка яктан чагыштыру юлы белән яки хронологик яклардан килеп тә төсмерләп була: әдәбиятта ул имза Тукай белән бергә тәмам буламы, әллә аннан соң да дәвам итәме? Мисалга шул ук «Кәфәштатыюш» имзасын өйрәнүебезне дәвам иттерик. Аның «Татар мәҗлесе» дигән мәкаләсе 1913 елның 27 мартында Казанда гласныйлыкка кандидатлар сайлау җыелышы турында язылган. Инде хәзер бу датаны Тукай биографиясе белән бәйләнештә алып карыйк. Нәрсә килеп чыга: Тукай 26 февральдә Клячкин больницасына керә һәм- 2 апрельдә үлә. Шулай булгач, ничек инде больницада үлем хәлендә яткан Тукай 27 мартта үзе булмаган җыелышның отчетын язсын? Җитмәсә, автор ул отчетын, бераз вакыттан соң исендә калганы буенча гына хәтерләп язганын да үз мәкаләсендә әйтеп уза.
Шуның өстенә «Кәфәштатыюш» имзасының Тукай үлгәннән соң да -<Ялйолт»та күренүен әйтергә кирәк. Димәк ки, әле бездә Тукай әсәрләрен табу, псевдонимнарын ачу өстендә җитәрлек гыйльми тикшеренү уздырылмаган, шуның нәтиҗәсендә, Тукайның күп кенә мөһим мәкаләләре төшеп калган хәлдә, аныкы булмаган әсәрләрнең килеп керүе шикелле бу күңелсез хәл килеп чыккан. Томны төзүдә хронологик тәртип бирергә тырышылгаи. Шулай да чуалтулар юк түгел. Мәсәлән, 1910 елда басылган «Мокаддимә» 1911 ел әсәрләре арасына кертелгән. 1911 дә язылган «Өч баш» һәм «Татарча сарыф-нәхү язучыларга ихтар» исемле мәкаләләр 1912 елгы әсәрләр арасына кертеп басылган. 151 иче искәрмәдә «Кызганыч бала» пьесасы Галиәсгар Камалныкы итеп саналган, ул Намыйк Камалныкы. 188 нче искәрмәдә «Та- һир-Зөһрәнең авторы: мулла Әхмәт дип, «мулла» сүзе кечкенә хәреф аша бирелгән, моннан авторны мулла дип әйтү килеп чыга, хәлбуки, ул аның исеме булып зур хәреф белән язылырга тиеш. 1912 нче елда язылган «Мәкаләи мәхсуса» мәкаләсендә «Мәрхум Әхмәтҗан абзыйны...» дигән сүзгә 47 нче искәрмәдә Әхмәтҗан Сәйдә- шев дип аңлатма бирелгән. Ләкин 1913 елда язылган «Татар мәҗлесе» (399 бит) буенча Сәйдәшевнең гласныйлыкка кандидат булып сайлануы күренә. 1912 елда мәрхүм булган кеше 1913 елда гласныйлыкка кандидат булып ничек сайлана алсын икән! Гомумән искәр мәләрдә каршылыклы, тикшерелеп бетмәгән һәм ялгышлы урыннар байтак.
Орфография дөреслеге ягыннан караганда, бу том, беренче томга караганда бик күп югары тора, һәр битнең астына аңлашылмаган сүзләр төшерелеп, зур игътибар белән дөрес һәм анык мәгънәләре бирелгән. Бер сорау: Тукай заманында татар орфографиясе эшләнмәү һәм хәрефләр җитешмәүдән килеп чыккан бик күп чуарлыкларны бүген күрсәтү кирәкме соң? Мәсәлән, Тукай заманында «килеп» кебек сүзләр «килеб», «килди» рәвешләрендә язылган икән, Тукай томын төзүчеләр моңа иярмиләр бит. һәм бу дөрес тә. Шулай булгач, мондый тип чуарлыкның
башкаларыннан да котылырга кирәк түгелме. «Прахут-Махуп» кебек кушаматка әйләнгән характерлы исемнәрне «Пароход» рәвешендә язылуларның һич кирәге юк. Калган ваграк хата һәм җитеш- сезлекләргә тукталып тормыйча, китапның төсе-бите турында берәр сүз әйтәсе килә: шундый кадерле һәм кирәкле китап, көенечкә каршы, үзенә тиешле оформление таба алмаган. Тышлыгындагы. «Габдулла Тукай» дигән исемне, шәм яндырып карамасаң, болай гына укырлык түгел. Тышыннан күреп белерлек булмагач, китап магазинында да аның беренче битен ачып куйганнар. Сирәк бер академик басма булган Тукай томы кәгазе һәм тышы белән үк укучыны үзенә чакырып торырга тиеш иде. Рәсемнәренә килгәндә, X. Якупов тарафыннан эшләнгән рәсемнәр яхшы тәэсир калдыра. Күпчелеге сатирик әсәрләрдән торган бу китапның күбрәк рәсемнәр, каррикатура- лар белән бизәлеп чыгуын күрәсе килә иде. Кыскасы, техникасы һәм оформлениесе бастыручылардан күбрәкне өмет итәргә юл калдыра. Җыеп кына әйткәндә, төзелү һәм басылу ягыннан шундый кайбер җитешсез яклары булуга карамастан төзүченең һәм редакторларның бу томны хәзерләп чыгаруга бик зур көч кунгаклыклары һәм аны нигездә уңышлы хәл итүләре күренеп тора. Без бөек шагыйребезнең прозалары басылып чыгуын котлап каршы алабыз.