Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ КЕБЕК ГҮЗӘЛ 


(«Намус» романына карата)
 «Намус» романы колхоз тормышын, андагы производство мөнәсәбәтләрен, аның кешеләрен һәм аларның рухи сыйфатларын гәүдәләндерүне максат итеп ала. Әсәр тормышта сирәк очрый торган хәлләрне күрсәтми, бәлки тормышның үзен, аның катлаулылыгын һәм төрлелек эчендәге матурлыкны калку итеп, һәркем күрерлек һәм ышанырлык итеп сурәтли. Ул партияле һәм партиясез большевикларның смтылышларындагы гүзәл күренешләрне беренче планга китереп бастыра. Аның геройлары совет шартларында, коллектив хезмәт процессында үзләренең иҗат көчләрен, талантларын ачарга мөмкинлек тапкан, индивидуаль характёрын тулысынча күрсәтә алган һәм иҗади хезмәт аша тормышка яңалык алып килгән патриотлар булып гәүдәләнәләр. Романдагы вакыйга 1942 елның жәендә бара, бу вакыт—бөек Ватан сугышының кульминащIя ноктасы. Илнең иң кискен, иң кыен моментлар кичерү чоры. Шул кискенлекне, сугыш атмосферасын, халыкның фронт сулышы белән сулавын язучы художество чаралары белән җанландырган. Әсәрнең үзендә сугыш эпизодлары бирелмәсә дә, Сталинград сугышы, Сталинградның тиңләшсез батырлыгы, Гөлзәбәр хакыннан да бигрәк, халыкның патриотик хәрәкәтеннән сизелә. Халык фронт өчен җылы киемнәр җыя, фронтка ярдәмен көчәйтү өчен югары уңыш звенолары оештыра; халык фронттагы кардәшләрен, туганнарын, ирләрен һәм улларын күңеленнән чыгармыйча, алар- ны кайгыртып яши. Шуның белән бергә язучы халыкның көчлелеген, һичбер вакытта да дошман каршында тезләнмәячәген, җиңеп чыгачагын чагылдырып, романтик күтәренкелек белән тасвир итә, халыкның гомуми ил перспективасы белән яшәвеи, киләчәк турында ашкынуын, иртәгәге көнгә каравын җанландыра. Гомәр Бәширов җиде кешелек звеноның хезмәт юлын тасвир итә, ләкин шул кечкенә звено эше аркылы катлаулы тормышның киңлеге, зур һәм байлыгы күз алдына баса. Язучы тормышның төрлелеге эченә кереп югалмый, аның үз тенденциясе бар һәм бу тенденция аңа катлаулы тормыш эченнән әйдәүче алдынгы көчләрне табарга ярдәм итә. Язучы миллион колхозчыларның тормышындагы үзгәрешләрне, иҗтимагый психологияләрендәге сызыкларны кечкенә бер звено кешеләре үрнәгендә гәүдәләндерә. Романдагы геройларның гадилекләрен автор басым ясап күрсәтә: «Айсылу авыл советларында һәм колхоз идарәләрендә эшләүче хатынкызлар вәкиленнән берсе, аларның да иң гадие, тәрҗемәи хәлләрендә:
78 
 
 
— «Авылда туып, авылда үстем, авыл мәктәбендә укып, белем алдым. Шунда ук кияүгә чыктым. Тормышымда телгә алырлык зур вакыйгалар булмады...» дип яза торганы, үзенең авыр һәм җаваплы эше белән партиянең, бөек идеяләрен көн саен шулай шау-шусыз тормышка ашыра килеп, илдәге зур вакыйгаларны үз кулы белән тудыручы иң гади совет һәм партия эшчесе иде». Әйе, тормышында зур вакыйгалар булмаган кешеләр алар. Ләкин бу гадилекнең, совет кешесе өчен генә хас булган матур үзлеге бар: алар партиянең бөек идеяләре белән сугарылган кешеләр һәм зур эшләрне үз куллары белән башкарып, бөек вакыйгаларга табигый итеп, гади итеп карарга өйрәнгән көрәшчеләр. Романдагы геройларның гадилеге Айсылу образына гына кайтып калмый. Менә Нәфисә образы. Ул да шул ук Байтирәк авылында туып үскән. Авылда җидееллык мәктәп бетергән. Укыган вакытта ук «я агроном, я урман белгече; я бакчачы буласы килә. Аның, Мичурин шикелле, чал табигатьнең үзен хәйран калдырырлык әллә ниләр үхтерәсе килә иде». Тик аңа югарырак китеп укырга туры килми. Хәйдәр биографиясендә дә таби- гыйлек беренче планда. Ул авылда туып үсә, укый; совет, институты аны югары белемле, культуралы укытучы итеп тәрбияли һәм ул мәхәббәт белән үз авылларындагы балаларны укытырга керешә. Мәүлихә түти дә авыл хатын-кызларыннан бернәрсә белән дә аерылмый. Ул инде шактый олыгайган, беренче бөтен дөнья сугышында да солдатка булып калган, хәзер дә аның ире Җиһангир армиядә хезмәт итә, ә үзе Нәфисә звеносында эшли, аш пешереп тора. Укытучы Гөлзәбәр, колхоз председателе Тимери, комсомолка Карлыгач, бригадир Нарспи һәм Ната- шалар, яшүсмер Сөмбел һәм Илгизәрләр, студентка Әлфия, җитмеш яшьлек Айтуганнар, Ватанын сакларга баручы Солтангәрәй һәм бригадир Йөзлебикәләр, тагын бик күп персонажлар үзләренең гадилекләре, табпгыйлекләре белән күз алдына килеп басалар. Болар турында: — Юк, мондый! кешеләрне безнең, колхозда табуы кыен, — дип әйтеп булмый. Алар һәркайда, һәр авылда бар. Районның партия җитәкчесе Ман- 
суровның биографиясе дә шул гадилек рамкасыннан чыкмаган. «Бу — Октябрь белән, бергә үскән, • аның белән бер үк юлны кичкән буын, революция елларының яшь буыны иде». Аерма тик бары шунда: ул, башкаларга караганда, «революция давылы эченә бик яшьлән килеп керде». Аның әтисе комиссар була һәм кулак бандасы тарафыннан үтерелә. Җәүдәт исә, хөкүмәт тарафыннан, партия, комсомол тарафыннан тәрбияләнеп, «аңлы тормышы башланып киткәннән бирле алдынгы идеяләр белән рухланып, гел алга омтылучаи кеше» булып җитешә. Тормышны үсүгә, югарыга алып бара торган кешелек сыйфатларын гәүдәләндерүе белән һәм шушы гүзәл сыйфатларның иҗтимагый сызыкларына басым ясап күрсәтүе белән «Намус» романы, һичшиксез, Гомәр Бәшпровның гына түгел, бәлки безнең барлык совет әдәбиятыбызның уңышы. Романның эченә ныграк кергән саен, геройлар белән якыннан танышкан саен, без бу геройларныи үзләренә генә хас индивидуаль сызыкларын, аерымлыкларын күрә барабыз. Язучы аларны шул кадәр сөеп язган, шул кадәр өйрәнгән, персонажларның һәрбер кыймылдавыннан, һәрбер сулыш алуларыннан үзенә башка бер мәгънә, бер фикер табарга тырышкан, һәм геройлар безнең каршыга җанлы булып, катлаулы чынбарлыгыбызны алга әйдәүче энтузиастлар булып, үзләренең барлык күркәм сыйфатлары белән килеп басалар. Иптәш Сталин, колхозчы крестьяннарның патриотик хезмәтләренә югары бәя биреп, түбәндәгечә язган иде: «Артта калган игенчелекне тыныч төзелеш елларында, колхоз строе нигезендә, алдынгы авыл хуҗалыгына әйләндергән Советлар Союзы крестьяннары Ватан сугышы вакытында гомуми халык
79 
 
 
 
в интересларын авыл тарихында тиң- !дәше булмаганча югары дәрәҗәдә t аклауларын, күрсәттеләр. Алар Г фронтка ярдәм итү өчен үз-үзләрен J аямыйча эшләп, совет крестьянна- I рының немецларга каршы хәзерге I сугышны үз эшләре итеп, үзләренең тормышы һәхМ азатлыгы өчен бара торган сугыш итеп санауларын күр- I сәттеләр... биредә колхоз строеның. I көче һәм яшәүчәилеге, колхозчы крестьяннарның патриотлыгы чагыл- I ды». (Сталин, «Советлар Союзының ₽ бөек Ватан сугышы турында», ' ТГИ, 1945, 107-8 бит). Гомәр Бәшировиы да нәкъ менә шул колхоз строеның көче һәм I яшәүчәнлеге рухландыра, колхоз- | чыларныц гомуми халык интересла- г ры белән, дәүләт интереслары белән t янып эшләүләре сокландыра. Артта калган карашлы Сәйфи, [ Нәфисә звеносының җентекләп эш- | ләвен ошатмагач*. Нәфисә аңа болай Ди: «— Моны да сорар, Сәйфи абый. Сорамый булмас. Райком да сорар. Эшли белсәк, Өлкә комитеты да, [ хәтта Мәскәү дә сорар. «Сезнең югары уңыш звеносы бар иде, ул f ничек эшли? — дияр. — Күпме уңыш г алды, фронтка күпме ашлык бирде- i гез?» дип сорар. Менә ничек эш- | ләргә иде безнең исәп. Быел уңыш- I ны күп алырга ниятләп торабыз бит». Нәфисәнең бу сүзләрендә тирән [ мәгънә ята: ул үзенең хезмәтен ва- г тан интересы белән, дәүләт интере- [ сы белән бәйли, эшенең зурлыгын, I мөһимлеген аңлый: һәркем хезмәт- s. кә иҗат көче салырга тиеш дип карый һәм ул ялгыз түгел. Аны кол- хозчы масса яклый, колхозчы масса аца иярә. Фронтка икмәкне күп итеп бирү өчен алар нинди генә эш эшләргә | мөмкин — һәммәсен күтәренке бер дәрт белән башкарып чыгалар. Төннәр буе агротехника өйрәнәләр,салкын бураннарда кар тоталар, сазга ©та-чума инеш төбеннән звено җиренә ләм ташыйлар, көл җыялар, тирсс... Нәфисә бу эшләрнең башында г йөри һәм үзенең ялкынлы дәрте бе- Дәи башкаларның күңеленә ышаныч сала. Мәүлихә түти, инде башыннан* бик күп вакыйгалар уздырган түземле, шәфкатьле ана, кешеләрнеи яхшылыгына ышана торган гадәте белән Нәфисә башлаган эшнең дә күңелле нәтиҗәсен сиземләп, 
куанып йөри. Ул, звено эшенең барлык нечкәлекләрен белеп бетермәсә дә, «Нәфисәнең шундый кыен чакларда да күңелен төшермичә, безнең звенобыз дип, без быел уңышны бик күп алырга тиеш бит, гөлкәйләрем,, дип әйтеп кыштан бирле янып-көеп йөрүе аңа бик ошый иде». «Нечкә тойгылы, сабыйларча саф һәм йомшак күңелле» Карлыгач, яшүсмер Сөмбел һ, б, югары уңыш алу өчен башланган көрәшкә җаи- нары-тәннәре белән кушылып китәләр. Соңыннан, инде көрәш тәмам кызып киткәч, барлык колхозчылар һәм күрше авыллар бер канәгатьле горурлык белән бодай җирләренә карыйлар. Хәтта Хәдичә карчык та.. Нәфисәне нахакка рәнҗетүен аңлаганнан соң, Нәфисә рәнҗеп, ачу итеп эшен ташламаса иде, дип йөри. Шул рәвешчә Нәфисә тарафыннан күтәрелгән инициатива массаның ярдәме белән бөтен халык эше булып әверелә. Колхозчылар коллективы инициативаны күтәреп ала һәм һәркем янып эшли башлый — шушы күмәк хезмәт аша гомуми уңышка ирешә. 
Гомәр Бәшировның «Намус» романы үзенең максаты, идеясе белән көчле. Язучының иҗат принцибы, аның тормышны тирәннән танып белүе һәм шул тормышны гәүдәләндерүдән килеп чыккан теләге ачык һәм матур. Ул совет кешесендәге яхшы сыйфатларны эзлекле рәвештә ача килә һәм күтәренке пафос беләң сугарылган фикере шундый ук эзлеклелек белән үсә бара. Әсәрнең буеннан буена сузылган төп фикер бик матур һәм көчле: «Октябрь революциясе тудырган строй безнең халкыбызга һәм армиябезгә бөек һәм җиңелмәс көч бирде» (И. Сталин). Бу фикер романнан аерылып торган абстракт бер төшенчә түгел, ул әсәрдәге барлык вакыйгалар белән,
80 
 
 
барлык образлар белән бергә, алар- ның җаны булып яши. Чәчәкләр бәйләменнән бөркелеп торган хуш ис кебек, ул барлык романнан бөркелеп тора. Язучы совет кешесендәге җиңелмәс көчне, бөек сынау чорындагы совет кешесенең иҗтимагый аңында һәм психикасында булган яңа сызыкларны тирәннән дулкынланып горурлык белән карый-. Социалистик стройның бөеклеге, колхоз строеның яшәүчәнлеге, совет патриотизмының тиңдәшсез үрнәкләре чын поэтик тойгыларның күтәрелүен, пафосның көчлелеген китереп чыгара. «Намус» романы — партиялелек рухы белән сугарылган роман Һәм шуңа .күрә дә аны совет укучылары күтәреп алдылар. Шуңа күрә дә бу роман тормышыбыздагы бик күп проблемаларны политик үткенлек һәм художество нәфислеге белән яктырта. Нәкъ әнә шул партиялелек рухы белән сугарылганга күрә, ул тормышыбызның әйдәүче көчләрен тулы канлы итеп гәүдәләндерә. Бу партиялелек әсәрнең төп идеясеннән аерым түгел, билгеле. Шуңа күрә дә ул аерым образларда һәм җыелышлар тасвирында гына түгел, бәлки романның бөтен пафосында, язучының иҗат системасында чагыла. Әсәрнең вакыйгаләрендә без иптәш Сталинны турыдан-туры катнашучы итеп күрмибез, ләкин юлбашчы образы романда бар һәм ул бик ачык бирелгән. Бөек остаз образы колхозчыларның йөрәгендә яши, ул халыктан аерылгысыз. Совет халкы Сталин исемен кабатлап рухлана, көч ала, иң авыр минутларда күңеле белән аңа мөрәҗәгать итә, шатлыгын да күңеленнән аның белән уртаклаша. Юлбашчы һәм халык-— монда бөек гармония. Халыкның ана кайнар мәхәббәте, тулысынча бирелгәнлеге, юлбашчының аталарча кайгыртып торуы, халык күңелендәге омтылышларны күрә һәм әйтеп торуы белән берләшә. Юлбашчы һәм халыкның гармоник берлеге сугыш башлангач, бөек сынау көннәре килгәч, тагын да ачыграк сизелә. Барлык халыкның өмете, ышанычы иптәш Сталинга юнәлә, барлык халык үзенең язмышын, киләчәген* бәхетен Сталинныц яшәвенә, эшләвенә китереп бәйли. Юлбашчы нәрсә әйтер, ул ни эог ләргә боерыр — моны башкару изге эш, намус эше! Юлбашчының 3 иче июль чыгы, шып барлык совет халкы дулкынланып тыңлый. 1941 иче елның авыр көннәрендә бөтен 
дөньяга яңгыраган бу сүзләр миллионнарның күңелен ышаныч белән тутыра, аларның ихтыяри көчен чыныктыра. Ярсулы дәрт уяткан, яшәү көче биргән бу речьне «Чулпан» «колхозчылары да тыңлыйлар. «— Иптәшләр, гражданнар!.. Сезг» мөрәҗәгать итәм мин, дусларым!..» Айсылу бу гади сүзләрнең йөрәгенә үтеп кергән өндәү көчен җаны- тәне белән хис итте. Әйтерсең, Сталин аның шушылай кыен хәлдә калуын үзе күреп тора, гүя, Сталин якын итеп һәм ышанып аңа да мөрәҗәгать итә. Айсылу дулкынланудан дымланган күзләрен сөртә- сөртә: — Тыңлыйм, әткәем, шнетәм, ка- дерлем!.. —дип җавап кайтарды». «Ч ул п а н » колхоз ы н ы ң партия оештыручысы гына түгел, барлык халык шулай дулкынлана. Халык үзенең ил каршындагы бурычын, дәүләт каршындагы җаваплылыгын ачыграк һәм яктырак күргән кебек була, һәм менә Нәфисәләрнең, юга-1 ры уңыш звеносы оештырып, фидакарь хезмәт башлап җибәрүләре дә Сталинның рухландыруына барып тоташа. Колхоз председателе Тнмери, Колхозчыларны ярышка өндәгәндә, иптәш Сталинны искә ала, анык исеме белән рухландыра. Колхозчыда р «тор м ы ш ы быз и ы бөтенләй яңача, Ленин белән Сталин өйрәткәнчә корып җибәрдек, күңелле көн итә башладык...» дип горурлык белән тыныч еллардагы көннәрен искә төшерәләр. Ватаныбыз авыр көннәр кичергәндә, немец Сталинградка якынлашып тилгәндә, җитмеш яшьлек Айтуган бабай үзен борчыган фикерләрне Сталин акылы, яктылыгына куеп карый:


 
 f «— Сталин үзе нәрсә ди соң? Өметле әйтәме, махы бирмәбез диме, ипчек ди?.. ~ Алаймы? Шулай диме? Булдырырбыз диме? һе, өметле әйтә икән алай, бәрәкалла, өметле икән... Шулай булыр да шул! Рәсәй бит ул! Рәсәй дә җиңә алмагач, немецны бүтән кем җиңсен!.. Инде үзе исәм •була күрсен. Эше бик зур. Ай-ай зур аның эше!» Юлбашчы образы колхозчыларның эш һәм тормышларыннан, уй һәм хисләреннән аергысыз яши. Алар иптәш Сталин кушканча эшләргә тырышалар, Сталинның мактау -сүзләренә тиң булырлык уңыш алу өчен көрәшәләр, Сталин гвардеецлары дигән исемгә лаеклы булу эчен көн-төн дулкынланып һәм дәртләнеп яшиләр. Юлбашчының бөек образы колхозчыларның изге тойгыларын үстерә, матур сыйфатларын күтәрә. Бөек Сталинны искә төшереп, колхозчылар үзләренең бәхет һәм шатлыкларын тоялар. Хәдичә түти дә аны төшендә күреп, изге тойгылар белән тула. «Хәдичә алтмыш еллык гомере эчендә бервакытта да болай бәхетле булганы юк иде... Бу очрашу шул кадәр ачык, шул кадәр чын шикелле иде. Хәдичә аны шундый тирән сөенеч белән кичерде, әле уянып киткәннән соң да моның бары төш кенә булуына һич ышанасы килми торды. Ул үзендә куанычлы бер рух күтәренкелеге сизә, хәтта аңа хәзер инде авыр сугыш үзе дә җиңеләер кебек тоела. Халыкның менә шулай, бөтен авылы белән ябырылып, иртәдән бирле өзлексез бүләк ташуының да Хәдичә күргән төшкә бәйләнешле бер тирән мәгънәсе бар кебек иде». Шул рәвешчә Гомәр Бәширов юлбашчы образының колхозчылар йөрәгендә иң изге тойгылар белән бергә яшәвен художество теле белән күрсәтә алган. Әсәрдә Сталин образы тирән мәхәббәт белән, колхозчыларның бөек омтылышларына бәйләнеп сурәтләнгән. 
Халыкның партиягә булган мә- - хәббәте көчле һәм бу мәхәббәтне < .с. ә.- ?:• 6. язучы уңышлы гәүдәләндергән. «Без илебезнең йөзен тамырыннан үзгәрткән гаять зур үзгәрешләр белән бергә үзгәрдек һәм үстек», диде иптәш А. Жданов. Бу үзгәрешне .большевиклар партиясе, Ленин — Сталин партиясе башкарып чыкты. 
Романда бик характерлы бер картина бар. Язучы Тимери тормышындагы үзгәрешне тасвир итә: «Ул арада инде ике кызы белән Газиз дә кул астына керә башлаган иде. Колхоз башында халык өчен янып йөри торган бик нык коммунистлар тора иде. «Чулпан»ның эше бик тиз үргә менеп китте. Ел саен диярлек котырып иген уңа башлады, терлекләр дә үрчеп китте. Колхозга яхшы каралтылар җитештерделәр. Ак мунча белән урыс капка дигәненең дә орлыгы Бохарада түгел икән. Өченчеме, дүртенчеме елны бер көзнең уңышы мунча белән урыс капканы, ике-өч ай эчендә, җилтерәтеп кенә китереп утыртты. Ул арада Тимери як-ягына каранып, ничек болай, нигә болай икәнен дә төшенергә өлгерми калды, аның бөтен тормышы үзгәреп китте. Ике тәрәзә арасында радио сөйли башлады. Хәзер Тимери Мәскәү белән Казан сөйләгәнне үз колагы белән, кырын ятып кына тыңлый, әргән уйнагандай шыңгырдатып суга торган алтын битле стена сәгатен дә Кремль сәгате белән генә дөресләп җибәрә иде. Ул арада Мәскәү белән Казанның үзеннән, өстенә «Байтирәк авылының Тимергали Сәйфетдин углы Акбитевкә» дип әйтеп, туп-туры аның үз исеменә атап төрле-төрле газеталар, китаплар килә башлады. Менә бит кая таба китте эшләр. Өй эче дә бөтенләй игенче төскә керде; Борын-борын-' нан, ата-баба заманыннан калган түр сәкене, астындагы каз оялары, тараканнары, шөшле, чабата калыплары белән бергә ишек алдына чыгарып аттылар да, аның урынына, укытучы кызлары, ак шарлы, сыгылма челтәрле тимер кровать белән аяклы тегү машинасы кертеп утырттылар. Баштарак Тимеринең, кунакка килгән кешедәй, кая утырырга, кая ятарга җаен тапмыйча үз өендә 
81.

82 
 
 
үзе аптырап калган чаклары да булгалады». Шактый озын булган бу цитата колхоз төзелеше китергән яңалыкның әһәмияте турында бик матур сөйли. Мондый үзгәреш механик бер эшкә, бүлмә алыштыру, сәке астындагы шөшле, чабата калыпларын чыгарып атуга гына кайтып калмый, билгеле. Язучы үзгәрешнең социалистик эчтәлеген күз алдына бастыра. Тимери абзый үзе дә үзгәрә, аның карашлары да үзгәрәләр; ул ялгыз хуҗалыкчы булып түгел, коллективның актив бер члены булып уйлый башлый, коллектив өчен тырыша башлый, халык интересы белән яши башлый. Бу социалистик үзгәреш авылга югары белемле укытучылар, агрономнар китереп чыгара. Алар шул ук колхозның үз кешеләре эченнән калкып чыгалар һәм дәүләтчә уйлый башлыйлар, бөек идеяләр белән янып эшлиләр, бәхетле яшиләр, һәм шушы иҗтимагый идеяләр белән яшәүче Сталин чоры кешеләре социалистик хезмәттә үзләре үзгәргән хәлдә, тормышны да алга этәрәләр, югарыга таба алып баралар, аңа яңалык кертәләр. Роман социалистик строй алып килгән яңалыкның поэзиясен чагылдыра, аның матурлыгы турында горурлык белән сөйли. «Намус» романында партия җитәкчелегенең чагылышы мәсьәләсен кузгаткач, Мансуров белән Айсылу образларына тукталмый мөмкин түгел. Айсылу авыл советы председателе һәм колхозның партия оештыручысы итеп бирелгән. Мансуров исә район партия оешмасының башында тора. Айсылу оста оештыручы, колхозчыларны дәртләндерә белүче җитәкче. Ул, күбрәк өзеклек килеп чыккан җирдә була. Кыен хәлдә калганда, берәр мәсьәлә үзләрен борчыганда, колхозчылар аның авторитеты каршына киләләр. Нәфисә үз звеносының эшендә берәр тоткарлык чыкса, Айсылуга килә. Менә, Сәйфи звено эшенә. аяк чала, ул чәчү орлыгын бөртекләп чүпләүгә дә каршы, мулрак чәчүгә дә каршы. Ул бәхәсне Айсылу чишә. Ул яңалыкны күтәреп ала, иске традицияләрне җимерүче, яңача, стаханов- ча эшләүче звеноны яклый, аларга үсәргә, җәелергә мөмкинлек тудыра. Айсылуда партия җитәкчесенә хас булган сизгерлек бар. Ул мәсьәләгә өстән генә карамый, эшнең, тормышның 
перспективасына күз сала, киләчәкне күреп, нәтиҗә ясый. Колхоз председателе Сәйфине Тимери белән алыштырган вакытта нәкъ менә шул перспективалылык күренә. Эштә ихласы булмаган, халык интересын танымаган, һәм сугыш авырлыгын үз интересы өчен генә файдаланырга тырышкан Сәйфинең колхозны артка таба сөйрәячәген Айсылу бик тиз төшенә; колхозчылар инициативасын буарга азапланган кешенең, яңалыкка, күтәрелешкә каршы торган кешенең җитәкче була алмаслыгын ул яхшы аңлый. Нәфисәләрнең югары уңыш өчен көрәшүләренә Айсылу булышып тора. Ул колхозчыларның тормыш көнкүрешләре белән дә, настроенне- ләре белән дә кызыксынып тора. Кирәк икән, материаль ярдәм оештыра, кайсысын чын күңелдән әйтелгән җылы сүзләр белән тынычландыра, мораль уңышка ирешә. Югарыда күреп узгаңча, Айсылу гади биографияле, тыйнак һәм намуслы хатын; ул бөтен җаны-тәне белән иҗтимагый эшкә чумган, партиянең турылыклы, эшчән члены булуны изге бурыч итеп санаган кеше. «Айсылу һәммәсен дә хуҗаларча үз итеп карап үтә», ди язучы. Партия оештыручысының бу сыйфаты романда матур штрихлар аша бирелгән. Менә Айсылу колхоз хуҗалыгын карап йөри, колхозчыларның көп-күрешләренә күз сала, ындырларга килә һ. б. Ләкин аның хуҗалыклы, сак кеше булуы әле моньш белән генә чикләнми. Ул кешеләргә игътибарлы һәм аларга кадер-хөр- мәт күрсәтүчәи җитәкче. Үзенен дәртләндерүе белән урак эшенә кү- ; тәрелеп чыккан карчыкларга ул ; яхшы чәй табып эчертә, фронтовик семьяларына ярдәм фонды оештыра, . Зиннәт кебек төшенкелеккә бирел- , гән кешеләрнең күңеленә пҗтлма- г
83 
 
 
гый фикерләр салып китә. Болар барысы да аның һәрбер нәрсәгә дәүләт күзлегеннән карый белүен, партия, халык интереслары белән эш итә алуын раслыйлар. Шушы сыйфатлары белән ул матур да. Беренче чиратта халык бәхете өчен көрәшү, партия каршында үз бурычын тулысынча үтәп чыгарга омтылу—аны алдынгы совет хатын- кызлары сафына китереп бастыра. Айсылу үзенең шәхси тормышында да җыйнак хатың. Ул өйдә бер тесле, эштә икенче төсле була алмын. Партия аны саф йөрәкле, бөек рухлы итеп тәрбияләгән. Нәфисә аның өй эченең җыйнаклыгына, пөхтәлегенә соклана. «Бик сөйкемле, бик чибәр кеше бит безнең бу Айсылу апа», — дип уйлый Нәфисә, һәм без дә бу фикергә кушылабыз. Айсылуның чибәрлеген йортҗиһазларын пөхтә итеп асрауда да, аның үзен тыйнак тотуында да, сабыр акылында да күрәбез. Менә ул, партия оешмасы эшләрен һәм колхоз йомышларын башкарып, районнан кайтып килә. Аның янында үзенә урын таба алмый йөргән Зиннәт тә бар. Юлда Айсылу фронттагы ире Хәсбидән килгән хатны укый башлый. Зиннәт, хатның эчтәлеге белән танышканнан соң, тетрәнеп китә: Хәсбинең фронтта бер кулы өзелгән, шулай булса да, ул, кайткач, МТС та комбайнчы булып эшләргә теләве турында яза икән, ә Айсылу исә иренең кулы өзелү хәбәрен беркемгә дә сөйләми, сугыш шартларында кулдан да зуррак югалтулар булуын ул яхшы аңлый. Шуңа күрә ул авырлыкны йөрәгеннән кичерә ала. Айсылу шушы кайгының икенче ягыннан, иҗтимагый ягыннан уңай күренеш һәм матурлык таба. «Бер сүзеннән җаннарың эреп китәрлек! Ничек сагынып көтмәссең мондый кешене!..»—ди ул һәм Хәсбинең хатын укый: «Минем бит, дигән, унике еллык эш тәҗрибәм бар, мин дигән, кыш көннәрендә яшьләрне укытырмын, МТС ка, дигән, иң кирәкле кеше мин!..» Айсылуның үзен тотуы, аның иҗтимагый эшләрдән матурлык һәм тормышның ямен күрә белүе Зиннәтне дә уйланырга мәҗбүр итә һәм ул Айсылу белән Мансуров ярдәмендә үзенә урын таба. Айсылу Әпипәгә карата да, аны җәмгыять өчен файдалы кеше итү карашыннан чыгып, мөнәсәбәтен билгели. Айсылу образы романда зур урын тота һәм ул әсәрне тулыландырып тора. Аны сөеп, аның кирәклеген һәрвакыт тоеп торган колхозчылар массасы белән бергә, 
укучы да Айсылуның җанга ышаныч һәм тынычлык бирә торган сүзләрен, киңәшләрен көтеп ала; ул үзен сөйдерә, ихтирам иттерә. Райком секретаре булган Җәүдәт Мансуров образы да укучылар тарафыннан бик җылы каршы алына. Гомәр Бәширов, бу образны сурәтләгәндә, аның халыкчан булуын күздә тоткан. Мансуров җаваплы кеше генә түгел, ул бөек партиянең райондагы вәкиле, шуңа күрә ул һәрбер колхозчының эше, тормышы белән кызыксына. «Ул һич тәкәллеф- сез-нисез теләсә кайсы колхозчының өенә барып керә». Ул районның бүгенге тормышы аша киләчәккә таба үсү юлларын күрә. Туктаусыз югарыга, алга омтыла — партия чыныктырган шушы сыйфат аңарда бик ачык сизелеп тора. Колхозчылар байый, ләкин ничек байый. Мансуровны бу мәсьәлә нык кызыксындыра һәм ул байлыкны культуралы, социалистик сызыктан үстерү турында уйлый. Ул массаны, Ленин— Сталинның якты идеяләре белән рухландырып, коммунизмга җитәкли. / Кинәт башланып киткән сугыш аның киләчәккә булган ышанычын сүндерми. Ак сакаллы картлар, тырмачы малайлар, алсу битле кызлар, фронтка киткән якыннары өчен дә тырышып эшлән, аның җиңүгә булган ышанычын арттыралар. Ул колхозларда күргән һәрбер яңалыкны, һәрбер яңа инициативаны күтәреп ала, аны тизрәк башка колхозларга күчерергә ашыга. Шул арада ул колхозчының тормышы, настроениесе белән дә танышырга өлгерә, кирәкле һәм җанга җылылык бирә торган сүзләр әйтә, кайгылыйм юата, түзәргә чакыра; фронт хәбәрләрен сөйли, дәүләт кушкан 


 
 бурычларны искә төшереп ала. Аның эше катлаулы һәм чиксез күп. Романда ул сизелерлек чагылган. Ләкин язучы Мансуровны җиңел сөяклелек белән генә мең төрле эшне башкарып чыгучы җитез, өлгер кеше итеп сурәтләмәгән. Беренче планда физик җитезлек түгел, аның зирәк акылы, партияле фикерләре тора. Гомәр Бәширов, шушы большевик җитәкче образын сурәтләгәндә, югары художество мастерлыгы күрсәткән. Ул Җәүдәт Мансуровны очы- кырые күренми торган райком эшенең лабиринтларында бикләнгән һәм аннан оста рәвештә чыга белә торган итеп тә күрсәтмәгән, секретарьны акыл өләшеп йөрүче итеп тә алмаган. Җәүдәт Мансуров укучы каршына, иң элек, политик җитәкче булып, өлкән большевик булып, халык белән бергә яңа тормышны иҗат итүче, коммунизга атлаучы художник булып килеп баса. Шуңа күрә ул пафослы, романтикалы гаять реалистик образ. Большевизм идеясе белән сугарылган булуы нәтиҗәсендә, ул үз пафосы артыннан массаны, ияртә, рухландыра белә, аларның тормышларындагы перспективаны ачып бирә, хезмәтнең максатын күрсәтә. Фронтка киткән совет батырларын Җәүдәт Мансуров яңа тормышның илһамчылары булулары өчен сагына, аларны чиксез хөрмәт һәм тирән ихтирам белән искә ала: «... Шуларның һәркайсының үзенең аерым-ачык бер юлы, яхшы теләге бар иде бит. Әгәр сугыш башланмаса, безнең районда беләсеңме хәзер ниләр булырга тиеш иде?.. Ике электр станциясе — бу бер. Дүрт колхозда тавышлы кино— икө. Консерв заводы — өч. Идел буенда йөз илле гектарлык җимеш бакчасы — дүрт. Аннары иген уңышын ал, яңа агротехниканы, терлекчелекне, умартачылыкны ал. Алар гынамы тагын әле!..» Сугыш башлану белән Мансуров коммунизмга бару тукталды дип карамый. Юк, ул һәр кайда, үзе җитәкләгән районның кырларында да күкрәкләрен киереп коммунизмга атлаучы геройлар чагылуын күрә. Аның кызы Әлфия, шулай иртәгәге көннең романтикасын гәүдәләндереп, рәсем яза: «Мондый теләкне миндә әткәй белән Газиз абый уятканнардыр», — ди яшь художник үзенең әсәре турында. Әлфия «табигать байлыгы белән кеше тормышы арасындагы без омтыла торган 
гармонияне» дулкынланып иҗат иткән, ул иртәгәге көнгә күз /ташлаган, коммунизм чорындагы шәһәр культурасы ''белән тиңләшкән колхоз күренешен биргән. Җәүдәт Мансуровның өендә, шул рәвешчә, каты сугыш барган чорда романтикалы чынлык картинасы гәүдәләнә. Бу очраклы гына алынган этюд түгел. Ул, Әлфия карашларыннан да бигрәк, Мансуровның большевистик эшчәнлеген- дәге кыю хыялны, перспективалы- лыкны күз алдына бастыра. Гомәр Бәширов коммунистик тормышны иҗат ’итүче большевистик җитәкче образын тирән мәхәббәт белән сурәтләгән. Мансуров аша Ленин — Сталин партиясенең, бөек роле ышандырырлык көч белән яңгырый; Мансуров аша партия турында, аның бөеклеге турында бик күп матур фикерләр кузгатыла. Мансуровның методик бер система белән совет кешеләрен тәрбияләве, аның акыллы киңәшләре, колхозчыларның аңын үстерә баруы шик тудырмый. Шушы Нәфисә, Айсылулар, Карлыгач һәм Хәйдәрләр, Газиз һәм Гөлбәдәрләр, Сөмбел һәм Әлфияләр — болар һәркайсы партия тарафыннан сөеп, кадерләп үстерелгән, бөек эшләр өчен хәзерләнгән совет патриотлары булып гәүдәләнәләр. Советлар илендә генә җитешә алган шушы батырларның Мансуровны олылау, чын күңелдән ихтирам итү күренешләре аша язучы партиягә юнәлгән мәхәббәтне, турылыкны сурәтли. Язучы югары социалистик культураны үзләштергән шушы большевикның логик көчен ачып салган, аның зирәклеген күрсәткән. Мансуров белән Хәйдәрне очраштыруы бик күңелле тәэсир калдырз. Бу сөйләшүдә тормышның герош 

85 
 
 
романтик характерына тагын бер кат басым ясап күрсәтелә; партия тәрбияләгән совет кешеләренең бөек сыйфатлары пафослы сүзләр белән күз алдына бастырыла. I «— Беләсезме, Җәүдәт абый, мин әнә шундый егетләрне коммунизм җәмгыятеннән безне каршы алырга килүче яшьләр вәкиле итеп күз алдына китерәм» — ди Хәйдәр. Романтик табигатьле укытучының сүзләренә каршы Мансуров җыйнак һәм логик көчле җавап бирә; I «... Сезнең Яурышкан кырыгызда әгъла бодай гына үсми, анда яңа кешеләр үсә. Менә аның кыйммәте нәрсәдә! Кем ул Нәфисә? Син, сугыш геройларын коммунизм чорыннан безне каршы алырга чыккан киләчәк буыннар вәкиле дидең шикелле? Шулай бит?.. Шулай да мин аларны коммунизмнан, ягъни киләчәктән кире кайткан кешеләр димәс идем. Матур әйтелсә дә, ул логика- ■ сыз, димәк, дөрес тә түгел. Мин әйтер идем: болар кире кайтучылар түгел, бәлки коммунизм чорына үз күкрәкләре белән юл ярып алдан баручылар! Менә сиңа, хөрмәтле педагог, яңа кешеләр, коммунизм чорының беренче карлыгачлары». Икесе дә коммунизм кешеләре турында сөйлиләр, ләкин һәйдәр, хискә бирелеп китеп, коммунистик мөнәсәбәтләрне үзебезнең арада күрми. Мансуров бик мөһим төзәтү ясый, чөнки ул коммунизмны ерактагы хыял итеп түгел, якын итеп күрә һәм бүгенге кешеләрнең мөнә- I сәбәтләреидә дә коммунизмга хас сыйфатлар күрә. Мансуровның нечкә итеп аңлавы, мәсьәләгә җитди һәм принципиаль ' килүе укучыда матур тәэсир калдыра. Бәширов райком секретаре образына киң тукталган, аның балалык елларындагы, үсмер чактагы маҗараларына да урын биргән. Моның белән ул Мансуровның образына аеруча басым ясаганлыгын күрсәтә. Аны очраклы персонаж итеп алмый, , романның рухы белән органик үсеп чыккан, төп идеягә, язучының пафосына к^леп кушылган баш геройларның берсе итеп бирә. «Намус» романының төп темасы булган хезмәт мәсьәләсенә аерым тукталмыйча мөмкин түгел. А. М. Горький совет язучыларына үз әсәрләренең төп герое итеп хезмәт кешесен алырга кирәклеген әйткән иде. 
Ул болай язды: «Без үз китапла- рыбызның төп герое итеп хезмәтне, ягъни бездә хәзерге техниканың бөтен көче белән коралланган хезмәт процесслары тарафыннан оештырыла торган кешене, хезмәтне җиңелрәк һәм продуктиврак итеп оештыра торган һәм аны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә торган кешене алырга тиешбез. Без хезмәтне иҗат дип аңларга өйрәнергә тиешбез» (М. Горький, «Әдәбият турында», 206 бит). Хезмәт кенә кешене рухи, мораль югарылыкка күтәрә, хезмәт кенә кешенең иҗтимагый кыйммәтен ача. Гомәр Бәширов Горькийның бу күрсәтмәләрен бик нык истә тоткан һәм романны да нәкъ Горький куйган принциптан чыгып язган. Горький иҗатының, аның принципларының уңай тәэсире романда нык сизелә һәм шуның нәтиҗәсендә язучы социалистик хезмәтнең бөеклеген чагылдыруда зур иҗади уңышка ирешкән. Гомәр Бәширов хезмәтнең социалистик формасын гәүдәләндерә: хезмәт социалистик ярыш фонында бирелә. Романда кешене коллыкка төшергән, кешене мәсхәрәли торган хезмәт түгел, даң һәм намус эше булып торган, геройлыкка алып килгән, кешене үстерә торган хезмәт чын поэтик төс ала. Югары уңыш звеносындагы хатын-кызларның ярсулы эше аша — хезмәт чын поэтик югарылыкка күтәрелә. Нәфисә югары уңыш звеносы оештыра һәм ул шул звеноның эше белән сулыш ала. Хезмәт — аның да югары формасы — Нәфисәнең көндәлек тормышы булып китә, хезмәт, аның җанына җылылык, күңеленә тынычлык бирә. Социалистик хезмәт процессында без Нәфисә һәм башка колхозчыларның мораль өстенлекләрен, эчке рухи сыйфатларындагы матурлыкларын күрәбез. 
86 
 
 
Нәфисә үзе турында Наташага болай дип сөйли: «Мин, уналты яшемнән комсомолга кереп, җидееллык мәктәп тәрбиясе алган килен. Безне бит хөр яшәргә, үз башын, белән уйларга, үз тамагын, табак- савытлһрың, бала чүпрәкләрен, турында гына түгел, бөтен ил турында уйларга, ил кайгысын кайгыртырга өйрәттеләр. Ни генә әйтмәсеннәр, мин борынгы киленнәр кебек, мич артына гына сыя алмыйм. Юк! Мине бу якты дөньяга бүлмә ярыгыннан карап яту гына канәгатьләндерми». Бу сүзләрдә совет кешесенә генә хас булган гүзәллек ята. Бу — тормыш чынлыгы, тормыш гүзәллеге. Киң перспективалылык, иҗтимагый омтылыш һәм социалистик аңлылык! Колхоз строеның көче һәм яшәүчән- леге дә нәкъ менә шушы сүзләрдә чагыла. Нәфисә үзе өчен генә яшәми, үз язмышын бөтен халык язмышына бәйләп карый, үз рәхәтен дәүләтнең тынычлыгына һәм куәтенә китереп бәйли. Шуңа күрә дә барлык көчен илнең куәтен үстерүгә, колхозның байлыгын күтәрүгә багышлый. Звено членнары бөртекләп бодай орлыгы чүплиләр, җитмәгән орлыкны үз амбарларыннан китереп салалар; чәчеләсе җирне яшь баланы тәрбияләгән кебек пөхтә итеп эшкәртәләр. Нәрсә белән җирне тукландырырга мөмкин — бөтенесен педант төгәллек белән башкарып чыгалар. Нәселдән-нәселгә күчкән, игенчелек эшенә алар яңалык .кертәләр, күнегелгән хезмәткә яңалык өстиләр. Шушы шәфкатьле җир аларның батыр куллары тигәнне генә көтеп яткандыр, менә хәзер ул мул уңыш бирер кебек тоела. Хезмәтнең нәтиҗәле булуына алар шикләнмиләр; социалистик ярыш аларны, һаман дулкынландырып, ярсытып тора. Нәфисә звеносы «Интернационал» колхозының алдынгы бригадасы белән ярышка чыга. Гектарыннан 140 пот бодай уңышы алу өчен көрәш башлана. Мондый уңышның әле тирә-якта һичкайчан күренгәне юк. Ак сакаллы бабайлар да үз гомерләрендә мондый уңыш алган кешене хәтерләмиләр. Нәфисә звеносы гаять җаваплы эшкә керешә. Социалистик вәгъдә үтәлергә , тиеш, чөнки ул Ватанның куәтен үстерәчәк, халыкның тормышын яхшыртуга алын киләчәк; чөнки бу вәгъдәне үтәп чыгу эше—намус эше. «Намус» романы бу моментны да оста сурәтләгән. «Хәзерге совет кешесенең рухи йөзе, — ди иптәш Молотов, — иң 
элек, үз хезмәтен иҗтимагый эш итеп каран һәм совет дәүләте каршында изге бурыч итеп санап, хезмәткә аңлы рәвештә килүләрендә күренә». «Чулпан» колхозлары хезмәтне шулай бөек итеп аңлыйлар. Алар югары уңыш звеносының эшен дәүләт эше дип карыйлар. Фронттагыча эшләп, моңарчы булмаган, әле күрелмәгән уңышка ирешүне максат итеп алып, фронтка киткән ирләрен Һәм улларын, аталарын һәм агаларын шатландырырга, дәртләндерергә омтылалар. Монда тылның * да фронт сулышы белән сулыш алуы, фронттагы тиңдәшсез батырлыкларга шундый ук кыюлык белән җавап бирүе җанланган. Халыкның социалистик аңлылыгы, социалистик ярышта чыныгу көчле күрсәтелгән; романда ялгызаклар гына, аерым энтузиастлар гына тү- 1ел, халык алынган, социализм идеясе белән рухланган совет халкы, оешкан халык, күмәк хезмәт халкы бирелгән. Колхоз — колхоз белән ярыша, колхоз — колхозга ярдәм и.тә, бер-беренең уңышыннан рухланып та, ярсып та, көнләшеп тә эшлиләр. Бригада эчендә, звеноның үз эчендә дә ярыш ачыла. Нәфисә звеносы новаторлык күрсәтә, чөнки алар барлык хисләрен үз эшләренә юнәлдерәләр, эш белән мавыкканнан мавыга баралар. «Яурышкан буендагы бу бодай җире хәзер Нәфисәгә үз өе, үз ишек алды кебек үк якын һәм сөйкемле иде. Хәзер ул монда килергә ашкынып тора, хәтта эшләр өчен генә дә килми, юк, ул хәзер бодай җиренә килмичә булдыра алмый иде. Аның үз кул көче, иптәшләренең тырышлыгы аркасында юктан бар булган бу яшеллек дөньясы хәзер анык юанычы гына түгел, бәлки тормы
87 
 
 
тының бердәнбер куанычы да I аде». Монда яна кешенең, социализм кешесенең бик матур сыйфатлары яктыртылган. Ул үз хезмәтеннән J ямь таба, ул хезмәт урынына, бодай җиренә килмичә булдыра алмый. I Ул эшенең нәтиҗәсен күреп куана, рухлана, үзендәге ихтыяри көчнең җицелмәслеген тоеп горурлана. Шуңа күрә Нәфисәгә «бодаеннан аерылып китү ничектер моңсу була идек Нртә белән бодай җиренә якынлашканда, иң якын кешесе белән очрашкандагы кебек, анда рәхәт бер тойгы уяна торган булды».. Язучы хезмәтнең матурлыгын тойдыра торган бик күп буяулар тапкан; алар үзләре шигырь булып, яңгырыйлар. Мондый юлларны тыныч кына укып булмый, ул укучыларны да тирәннән дулкынландыра: «Нәфисә биек һәм зәңгәрсу күк йөзенә, сулыш саен төсен үзгәртеп •даулап яткан бодаена, якындагы урманның куе яшеллегенә, беренче мәртәбә күргәндәй сокланып карый, һавада башны әйләндерә торган татлы бал исе, яшел һәм дымлы яфрак исе аңкый, җир өстеннән йомшак җылы бәреп тора, мул кояш нурында күбәләкләр шаяра, урман эченнән күке тавышы ишетелә. Шунда туган иле табигатенең бу гүзәллеген, менә шушы кырда үз кешеләрең, үз туганнарың өчен менә шулай эшләүнең рәхәтен һәм ләззәтен тагын да тирәнрәк тоя, кешене яшәртә һәм яңартып җибәрә торган хезмәтнең гаҗәеп бу хасиятен, бу көчнең серен* тагын да тирәнрәк аңлый башлый». Хезмәт романның төп мотивы, һәм хезмәт үскән саен, геройлар да үсә, ачыла баралар. Яурышкан кырындагы бодайлар белән бергә Нәфисә звеносындагы көрәшчеләрнең иҗтимагый сыйфатлары үсә. Алар ярсыганнан ярсый баралар, урып- җыю эшләре җиткәч, йокыларын онытып, көи-төи эшли башлыйлар. Билгеле, уңышка ирешү җиңел булмый, роман аның гаять авыр икәнен күз алдына бастыру өчен бик күп эпизодлар биргән. Аида табигать каршылыкларын да, эчке авырлыкларны да, артка сөйрәүче кешеләрнең кирелеген, дошманлыгын да сындырып, .җиңеп чыгарга кирәк була. Инде уңышның нәтиҗәсе күренде, социалистик вәгъдә намус белән үтәлде дип торганда да каршылыклар килеп чыга. Үзенең каршылыгы белән акрын-акрын дошман позициясенә тәгәрәгән Сәйфи Нәфисә звеносының уңышын яшереп калдыра. 145 пот түгел, 80 пот уңыш дип 
белдерә ул! Бу көтелмәгән хәл звено членнарын гына түгел, бөтен халыкны аякка бастыра. Халык хәрәкәте, коллективның көчен күрсәтү романда аеруча оста бирелгән. Халык, уңышның күз алдында юкка чыгуын ишетеп, үзенең намусы тапталган итеп тоя; бөтен ил каршында хур булу дип карый һәм ул гаделлек өчен, колхозның даны өчен, меңләгән колхозчыларның күңел сафлыгы өчен хәрәкәткә килә. «Намус» романы шул хәрәкәтне йөрәктән чыккан саф тойгылар белән, совет халкының бердәмлегенә ихтирам һәм хөрмәт белән, колхозчыларның олы йөрәкле булуларына соклану белән тасвир итә. Менә, намусын җирдә таптарга ниятләнгән кешеләргә каршы көчле бер протест белән ачынып йөргән Нәфисә төн уртасында звено членнарын аякка бастыра. Ул звено бодаен үгзе сугып карарга, уңышны да үз күзе белән күрергә тиеш. Звено шул чакыруны гына көтеп тора. Бердән эшкә кузгалалар, алар- га башка колхозчылар ярдәмгә килә һәм ындыр кинәт җанланып китә. Колхозчыларның борчылу һәм ашкынуында, Наташаның да борчылып хәл белергә килүендә бөтен халыкның йөрәк тибеше сизелә. «Интернационал» колхозының алдынгы бригадиры Наташа, Нәфисә звеносындагы күңелсезлекне һәм аның Тимериләр өеннән чыгып китүен ишетеп, «дус кеше өчен ашыкканда да вакыт табып» килә. Нәкъ шушы очрашуда социалистик ярышның гүзәллеге күренә дә. Наташа белән Нәфисәнең дуслыгы, бер- берсенә мораль ярдәм итешүләре, берберенең уңышы белән горурланулары матур бирелгән. «Мин өйрәттем бит аны. Мин үрчеткән орлык
88 
 
 
тан шундый уңыш алды опт ул!» — дип Наташа үзенең социалистик ярдәменнән һәм Нәфисәнең уңышыннан канәгатьләнү хисе ала. Роман башыннан азагына кадәр хезмәтне зурлый, социалистик хезмәт кешесенең күркәм сыйфатларын югары күтәрә. «Намус» романы геройларында коллектив хисе көчле һәм матур бирелгән. Бу хис үзе коллектив хезмәттә туган, иҗтимагый аңлылык белән үскән, социалистик идеягә җирләшкән. Коллектив хезмәтнең рухи, мораль бөеклеккә алып килүен, аның кеше күңелендәге иң мөкатдәс тойгыларны үстерергә, тирәнәйтергә ярдәм итүен бик күп картиналардан күрәбез. Алар чын поэзия үрнәге булырлык парчалар. Менә укытучы һәм комсомол оешмасы секретаре Хәйдәр Гайсин һәм үзенә аерым бакчачылык звеносы оештырган Карлыгач мәктәп балалары белән җимеш агачлары утырту эше буенча йөриләр. Хәйдәр балаларга хезмәтнең бөеклеге, бүгенге эшләренең изгелеге турында сөйли? «Балалар тәэсирләнеп тыңлыйлар, у’злэре дә сизмәстән, гүя, бакчаның укытучы абыйлары сөйләгән матур киләчәген хәзер үк күрәселәре килгәндәй, ара-тпрә үзләре утырган тау битенә, инеш буаларына күз салып, чын күңелдән елмаешып куялар». Коллектив хезмәт совет кешеләренең индивидуаль сыйфатларын тулырак ачарга ярдәм иткән. Роман геройлары колхоз хезмәтендә чыныккан, көн саен барысы да бергә, бер үк эшне башкарып йөргән кешеләр — үзләренә генә хас табигатьләре белән җанланалар. Галиябану ролен башкарганда күзеннән чын яшь бәреп чыга торган, шул ук вакытта тәкәббер холыклы булган Нәфисә күмәк эштә үзенең оста оештыручы булуын, массаны үз артыннан ияртә белүен, оста җитәкче булуын күрсәтә. Карлыгач, Сөмбел, Зәйнәпбану, Мәүлиха, Наташалар- ның үз биографияләре, үзенчәлекле характер катлаулары бар һәм алар барысы да җанлы булып, тере булып, күз алдына килеп басалар. Язучы аларны яшьләре, киемнәре, сөйләү формалары белән генә аермый, бәлки тамырларында кайнаган канның үзенчәлеге, төрлечә ярсулы булуы белән дә, омтылышларын- дагы үзгәлек беләи дә төсмерли. Укучы Карлыгачтагы поэтик нәфислекне, Гөлзәбәрдәге романтик 
ашкынуны, Сөмбелдәге балалык тыйнаклыгын, Хәйдәрдәге перспектив ал ы л ы к н ы, Н ата ш а д а гы рус хатыннарына хас булган киң күңеллелек һәм олы җанлылыкны, Мәүлиха түтинең аналык шәфкатен: һәм изге күңеллелеген — һәркайсын? ачык күрә, кызыксыну белән укыГс Язучы күңелгә кереп утырырлык портретлар ясаган, куе буяулар белән образның үзенә генә хас сызыкларын күрсәткән, аерым төсмерли торган штрихлар сайлаган. Романда бик күп һәм катлаулы- характерлар бирелә. Колхозны аякка бастырган Тимери абзый,, халыктагы КуӘТ ҺӘхМ ныклыкның символы кебек гәүдәләнгән Айтуган карт, иң кечкенә эшне дә зур тойгылар белән башкарудан рәхәт таба торган Мыек Шәмсетдин, чуар йөрәкле Әпипә Һәм аның трагедиясе,, сугышка керергә торганда йөрәгенең пакьлеге өчен ашкынган солдат Солтангәрәй, вак милекчелек тамырлары хәрәкәткә килгәләүчәк Бикбулат карт, коллективка кушылып китә алмаган Зиннәт, мәхәббәткә сусаган Зәйнәпбану, намазлык, өстендә утыручы Хәдичә һ. б.— болар һәркайсы тормышның катлаулы булуын, кешеләр характерының байлыгын җанландыралар. Болар һәркайсы язучының күзәтүчән- леген, тормышны белеп, совет кешеләрен тирәннән аңлап иҗат иткәнен күрсәтәләр, һәм бу геройлар үзләре аерым тикшерүгә лаеклы портретлар. Язучы романдагы вакыйгаләрпт турыдан-туры катнашып, колхоз кырларына иҗат көче салган геройларны гына җанландырмый. Ул, инде үлгән, ләкин тере чактагы хезмәтләре аша халык күңелендә яшәүдә дәвам иткән образларны гәүдәләндерү, укучыга җиткерү чараларын да тапкан. Без, мәсәлән, фронтта үлгән Газизне һәрвакыт сизеп торабыз^ Ул Нәфисә күңелендә генә яшәми, ә Әлфиянең рәсем ясавына 


 
 да рух биреп тора. Коммунист Сәръяи, батрак Сибай кебек кешеләр дә үзләренең ныклык, батырлыклары белән колхозчыларны рухландырып торалар. Әсәрнең кимчелекләре юк түгел, билгеле. Зиннәт образының бирелеше турында да, Нәфисәнең «теге», «ул» белән артыграк мавыгып китүе турында да, Сәйфинең дошманлыгы нинди җирлеккә барып төшүе турында да бәхәсләшергә мөмкин. «Интернационал» колхозы белән ярыш ачуга багышланган җыелыштагы халыкның пассивлыгына да шулай ук ышанасы килми. Ләкин бер нәрсә бәхәссез: ул — романның партия принцибында язылуы, аның халыкчаилыгы, халыкка мәхәббәт белән тудырылуы. Язучы совет халкының бөеклеген аерым бер соклану белән сурәтли. Солтангәрәй фронтка узып китешли авылына туктый, ләкин, хатынының намуссыз булуын күреп, кире китә, пристаньга ашыга. Авыл халкы, бу хәлне ишетеп, Солтангәрәйнең артыннан барып ала һәм аңа хөрмәт күрсәтә. Язучы, бу вакыйгага йомгак ясап, Хәйдәр авызыннан халыкка түбәндәгечә бәя бирдерә: «Әмма мине иң куандырганы беләсеңме нәрсә? Халыкның аны каршы алуы! Күрдеңме халыкны, ничек хөрмәт итәләр! Күрдеңме, аның йөрәк ярасын ничек дәвалыйлар! һи, халык! Халык изге ул, туган, халык, ифрат, әйтергә кирәк, зур көч ул! Кыен чагында синең атаң да була 
ул,, анаң да!>.» Бу, һичшиксез, көчле һәм матур* әйтелгән фикер һәм ул романдагы вакыйгалардан килеп чыккан логик нәтиҗә дә. Гомәр Бәшировның иҗат уңышын без тәбрик итәбез. Бу «Сиваш» повестеннан соң язучының яңа үсеше,, социалистик реализм нигезендә чыныгып, тамыр җәюе, һәм бу әсәр безнең татар совет әдәбиятын да яңа баскычка күтәрде. Билгеле, язучы хезмәт темасын: чүмереп бетергән дигән сүз түгел. Бу чиксез зур тема үзенең әле тагын да күбрәк санда яктыртылуын сорый, һәм без дә Гомәр Бәшировны шушы роман югарылыгында туктап калмас дип ышанабыз^ Хәзерге безнең авыл хуҗалыгыбызда әле романда яктыртылмаган бөек социалистик сыйфатлар бар. Шәһәр белән авыл арасындагы аермалык кими бара. Колхозда индустриаль хезмәт көннән-көн үсә, киңәя. Әнә шул индустрияләшкән авыл һәм шул индустрияләшкән хезмәттәге Нәфисәләр, Карлыгачларны гәүдәләндерү Гомәр Бәшировны гына түгел, башка язучыларны да илһамландырырга тиеш! Героик чынбарлыгыбызның романтик гүзәллеген күрсәтүдәге тәҗрибәләре булган совет язучылары бу бурычны уңышлы үтәп чыгарлар дип ышанабыз!