ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫНЫҢ БЫЕЛГЫ СЕЗОНЫНЫҢ КАЙБЕР ЙОМГАКЛАРЫ
ВКП(б) Үзәк Комитетының «Дра- 3ia театрларының репертуары һәм зны яхшырту,чаралары турында»гы карары һәм соңгы өч ел эчендә идеология мәсьәләләре буенча биргән бик мөһим күрсәтмәләре совет культура фронтының, аерым алганда, театрларның һәм драматургларның иҗат юлын күп елларга яктыртучы программа булып тора. Шушы тарихи күрсәтмәләрнең яхшы тәэсире нәтиҗәсендә, совет драматурглары һәм театрлары зур уңышлыклар- га ирештеләр. Шул җөмләдән, татар совет драматургиясендә дә шактый гына сизелерлек күтәрелеш башланды. Партия күрсәтмәләреннән соң сәхнәгә куелган «Чын мәхәббәт» (Т. Гыйззәт), «Серләр» (А. Әхмәт), «Мулланур Вахитов» (Н. Исәнбәт), «Тормыш җыры» (М. Әмир) кебек яна әсәрләр нәкъ әнә шул күтәрелешнең ачык күренешләре булып торалар. Әлбәттә, ул әсәрләр үзләренең сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан барысы да бертигез түгел, ләкин алар, барысы да хәзерге заман темасына язылып, куйган мәсьәләләренең кискен булуы, гәүдәләнде- релгән геройларның характерлары күпкырлы булуы, совет патриотизмы хисе көчле бирелү белән һәм совет кешесенең характерындагы иң гүзәл сыйфатларны күрсәтеп бирүләре белән тамашачының игътибарын казандылар. Шуны да өстәргә кирәк: Үзәк Комитетның тарихи карарыннан соң татар драматургиясе башлыча хәзерге заман темасына, Та- 7. ,с. ә-. м 7 тарстанның үз тормышыннан алынган материалларга нигезләнеп язылган әсәрләр исәбенә байый бара, анда бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләре күтәрелә. Яңа пьесалар сәхнәгә яңа геройлар китерде, совет кешеләренең хезмәткә, Ватанга булган көчле мәхәббәтләрен гәүдәләндерде, бер-берсенә булган яңа карашларын ачып бирде. Татар Дәүләт Академия театрының 1948-49 елгы сезоны репертуарның сыйфаты һәм тематик төрлелеге, премьераларның саны ягыннан башка сезоннардан нык аерылып тора. Сәхнәгә куелган 13 пьесаның яртысыннан күбесе безнең бүгенге көннең проблемаларын яктыртуга багышланган әсәрләр. Сәхнәгә куелу тәртибе белән күрсәткәндә алар түбәндәгеләр: «Чын мәхәббәт» (Т. Гыйззәт әсәре, режиссер Г. Юсупов), «Җыр дәвам итә» (М. Әмир әсәре, режиссер К- Тумашева), «Зур гаилә» (Э. Шамиль әсәре, режиссер К. Тумашева), «Козгыннар оясында» (Шәриф Камал әсәре, режиссер Ш. Сарымсаков), «Пугачев Казанда» (Ә. Фәйзи әсәре, режиссер Ш. Сарымсаков), «Серләр» (А. Әхмәт әсәре, режиссер Г. Юсупов), «Райхан» (Н. Исәнбәт әсәре, режиссер Г. Юсупов), «Ике Хуҗанең хезмәтчесе» (К. Гольдони әсәре, режиссер Г. Юсупов), «Хафизалам иркәм» (Галиәсгар Камал әсәре, режиссер К. Тумашева), «Ревизор» (Н. В. Гоголь әсәре, режиссер Ш. Сарымсаков), «Бишбүләк» (Т. Гыйззәт әсәре, 97
•/
93
режиссер Г. Юсупов), «һәлакәткә дучар ителгәннәрнең заговоры» (Н. Вирта эсэре, режиссер Г. Юсупов), «Без капчыкта ятмый» (Г. Насыйри эсэре, режиссер Ш. Сарымсаков). Быелгы сезон репертуарының үзәгендә торган спектакльләрнең берсе татар совет драматургиясенең үсешенә үзенең көчле йогынтысын ясаган һәм театрны күп еллар буенча репертуар белән тәэмин итеп килгән Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәте» булды. «Чын мәхәббәт» большевиклар партиясе тәрбияләп үстергән совет кешеләре турындагы чын патриотик әсәр. Тамашачы аны яратып каршы алды. Ул анда үзенең эшләрен, уйларын, хыялларын күрде, андагы уңай образларны яратты, үз итте, хәтта алар аның дусты һәм киңәшчесе булып әверелделәр. Кайберәүләр «Чын мәхәббәт» нең көчле патриотик әсәр икәнлеген искә алмыйча, бары тик аны Гөләндәмнең мәхәббәте һәм аның иренә турылыклы булуы турында гына язылган бер пьеса итеп күрсәтергә маташтылар. Ләкин моның белән алар әсәрнең идеясен аңламаганлыкларын гына күрсәттеләр. Гөләндәм үзенең тормыш иптәше Дәүранны чыннан да сөя. Аңардан башка яшәүне ул күз алдына да китерә алмый. Ләкин Дәүран сугышка китә. Гөләндәмнең шатлыклы көннәре ире өчен һәм иле өчен булган борчылулы көннәр белән алышына. Гөләндәм иренең язмышы илнең язмышы белән бәйләнгәнен, шулай булгач, иң элек илне саклап калырга кирәк икәнен төшенә. Менә шушы урында иҗтимагый интереслар аның шәхси интереслары белән кушылып китәләр. Ил эше аның тормыш эше булып әверелә. Иреннән хәбәр килми башлагач, Гөләндәм- үзенең сөекле ире өчен кайгырып янарга, көяргә тиешме? Әллә ул, аны иреннән, тыныч тормышыннан аерган, Ватанны куркыныч сынауга дучар иткән, совет гражданнарын, карт-карчыкларны җәзалаган, үтергән, балаларны ятим калдырган дошманга каршы көрәшеп, илебезнең, халкыбызның шат, бәхетле тормышын кайтару өчен көрәшергә тиешме? Совет шартларында туып- үскән, аның мәктәпләрендә белею алган, үзенең бәхетен тапкан Гөләндәм, әлбәттә, соңгысын сайлый. Ул үзенең шәхси бәхете өчен генә көрәшми. Ул
Ватаныбызның азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәшә. Шундый тирән патриотик хисләргә бирелеп, шул хисләр белән дулкынланып, ул үзенең истребителе белән, һавага күтәрелә. Ватанга булган тирәк мәхәббәте аңа канат бирә, һәм нәкъ менә шушы мөкатдәс мәхәббәте аркасында ул үзенең шәхси мәхәббәтен дә таба! Ватанга турылыклы булу, аның өчен бернәрсәне дә кызганмау Гөләндәмне шәхси бәхеткә китерә. Менә әсәрнең тирән, философик эчтәлеге шунда. Шушы мәгънәдәге чын мәхәббәт Гөләндәмне ялгызлыктан, җәфалардан коткара, ул аны алдынгылар сафына чыгара, ул аны халык батыры итә. Әсәрнең барлык төп вакыйгаларына тукталмыйча, тагын бер генә ягына басым ясап күрсәтеп үтәсе килә. Ул — әсәрнең пдея-художество ягын тагын да көчәйтә, тирәнәйтә торган һәм спектакльнең уңышын, дөрес яңгырашын тулыландыра торган момент — Коноваловлар, Хәсәншалар линиясе. Сугышның беренче елы. Совет хөкүмәтенең күрсәтүе буенча заводларны көнчыгыш районнарга күчерү бара. Завод белән бергә цех начальнигы, зур тәҗрибәле инженер Коновалов һәм аның семьясы да Казанга килә. Коновалов, төрле сәбәпләр аркасында, үзенә бирелгән бүлмәгә керә алмый тора. Шул вакыт Гөләндәм моңарчы гомерендә бер мәртәбә күрмәгән, белмәгән кешегә үз ирке белән бер бүлмәсен тәкъдим итә. Биредә совет кешесенең бик кыйммәтле бер характеры ачыла. «Яхшы эш белән килгәнсез, торыгыз әйдә, ипчек тә килешербез — үз кешеләр, совет кешеләре бит!» ди Гөләндәм. Ә бераздан сон. бу ике семья, татар һәм рус кешеләре, бик зур, бик матур дуслык белән бер-беренә ярдәмләшеп, берберсең юатышып, гөрләшеп яши башлыйлар. Спектакльдә бу момент гаҗәп көчле тәэсир калдыра. Инженер Коновалов Гөләндәмгә уңай
99
тәэсир итә,' үз янына алтын куллы Хәсәншаны якынайта — алар бер семья кебек яшиләр, бер идеал, бер теләк өчен көрәшәләр. Бу спектакльдә Гөләндәмне уйнаучы Фатыйма Ильская, Дәүранны уйнаучы Камал III, Хәсәнша ролен башкаручы Хәлил Әбҗәлилев, Коновалов ролен башкаручы Мәҗит Илдар безнең алдынгы кешеләре- безнең Ватанга булган мәхәббәтләре чыннан да бик тирән икәненә тамашачыны ышандырырлык зур осталык белән уйнадылар,. «Чын мәхәббәт» спектакле совет халкының фронтта һәм тылда алып барган героик көрәше эчендә үскән образларны күрсәткән булса, сезон репертуарында шулай ук зур урын тоткан «Серләр» (Габдулла Әхмәт әсәре) спектакле тамашачыны, Татарстан өчен яңа булган нефть фонтаннары янына чакырып, яңа кешеләр белән таныштырды, яңа фикерләр белән баетты. Безнең илебез бай, киң. Аның халыклары эш сөя, көрәш сөя торган халык. «Серләр» спектакленең беренче пәрдәсен күргәч тә, тамашачыны гаҗәп бер шатлык һәм горурлык били. Шатланмыйча һәм горурланмыйча мөмкин түгел: күз күреме җиткән җиргә кадәр берсеннән берсе биек таулар сузылган, бу гаҗәеп таулар эчендә машиналар каны — нефть ята. Спектакльнең төп эчтәлеге: безнең кешеләрнең теләсә нинди авырлыкларны да җиңеп чыга алуларын күрсәтүгә багышланган, спектакльне карагач, моның нәкъ шулай булуына ышанасың, үзендә дә шундый мактаулы, данлы көрәштә җиңеп чыгарлык көчнең барлыгын сизәсең. Әсәрдә бәхет эзләүче бер батыр турында әкият бар. Ул батыр бәхет эзләп чыгып китә, әкияттәге кеше көче башкара ала торган барлык эшне эшли, ләкин барыбер бәхетле тормышка ирешә алмый. Түккән кө.че, агызган тире аңа да һәм башкаларга да якты көн китерми. Бу әкиятне тыңлаучылар, бәхетсез батырны кызгану белән бергә, үзләренең бәхетле чорда — бөек Сталин чорыңда яшәүләренә шатланалар. Алар бәхетле кешеләр. Алай гына да түгел, алар үзләренең батыр эшләре белән илебезне дә көчле һәм бәхетле итәчәкләр. Бу әкият драманың эчтәлегенә органик рәвештә бәйләнгән һәм ул тамашачыны ышандырырлык булып яңгырый. Октябрьгә кадәр Татарстанның кара
алтынын таларга Американың нефтьче юлбасарлары, немец, инглиз капиталистлары килә. Алар безнең җирне актара башлыйлар. Ләкин туган җир чит ил килмешәкләреннән үзенең серен яшереп кала. Җиңел кәсеп белән баерга килгән соры кортларның көче дә, авырлыкларны җиңеп чыгарлык ихтыяры да булмый, — алар башлаган эшләрен ташлап китәләр. Татарстан социалистик республика булып әверелә. Коммунистлар партиясенең дөрес политикасы нигезендә үзенең индустриясен һәм авыл хуҗалыгын үстерә, яңа совет кадрларын хәзерли. Совет индустриясе яңа техника тудыра, фән, культура үсә. Совет фәне Татарстанда да байлык — кара алтын барлыгын таба. Бизмән тауга совет фәне һәм техникасы белән коралланган яңа кешеләр, совет кешеләре килә. Алар эшкә тотыналар. Менә үзенең эшенә бөтен җаны- тәне белән бирелгән инженер-геолог Иванов. Аның бөтен теләге Ватан кушкан эшне җиренә җиткерү, илнең байлыгын арттыру. Аның интересы—'дәүләт интересы. Шундый бөек теләк белән яшәгәнгә, шундый зур дәрт белән эшләгәнгә, ул эш процессында килеп чыккан һәр төрле авырлыкларны батырларча, коммунистларча җиңә. Ул ялгыз түгел. Аның ярдәмчеләре, булышчылары күп: яшь инженер Рәхимә, баштан ук бу эшкә зур кызыксыну белән караган МТС механигы Газиз, шат күңелле, карт нефтьче Хәлиуллин һ. б. Ләкин сугыш башлану белән ирләр фронтка китәләр, эшче көчнең азаюы нефтьчеләрне авыр хәлгә куя. Шулай да Иванов һәм аның иптәшләре аптырап калмыйлар, киткән иптәшләрен үзләре алыштырып,< ике-өч кеше урынына эшли башлыйлар, Ватан өчен, фронт өчен бөтен көчләрен биреп, ару-талуны белмичә көрәш алып баралар. Шу.??
100
ук вакытта аларга ярдәмгә, үзләре теләп, колхоз кызлары да килә. Карт солдат Фәйзерахман бабай скважина янына сакка баса. Автор бу күренешләрдә бик урынлы Һәм дөрес итеп, дәүләт эшенең, халык эше булуын күрсәтеп бирә алган. Фидакарь хезмәт процессында авыл егете Газиз белән инженер Рәхимә арасында туган тирән, матур мәхәббәт, әсәрнең төп агымына, идеясенә ятышып, аны тулыландырып җибәрә. Спектакльдәге икенче бер бик мөһим моментны да искә төшерми ярамый, чөнки бу мәсьәлә нигездә вакыйгаларның этәргеч көче булып тора. Ивановлар, Рәхимәләр үзләренең мактаулы һәм авыр хезмәтләрен башкарган вакытта еш кына акыллы киңәшкә, ярдәмгә мохтаж. булалар. Батыр геологларга дус һәм киңәшче булып, кешеләрнең җанын һәм рухын аңлый белә торган партиянең район комитеты секретаре Хәеров килә. Хәеров һәрвакыт сәхнәдә күренеп тормый, ләкин шуңа карамастан, ул күз ' алдына: ачык фикерле, ялкынлы сүзле, кирәк чакта җаваплылыкны өстенә алудан курыкмый торган кеше булып килеп баса. Яшь инженерлар тәҗрибәле җитәкче коммунист Хәеров белән бер сүздә, бер фикердә, бер теләктә булганга күрә дә җиңүгә ирешәләр. Партиянең акыллы күрсәтмәләре, урынлы киңәшләре, җитәкчелеге, нәкъ тормыштагы кебек үк спектакльдә дә совет кешеләрен җиңүгә алып баралар. Татарстанда беренче нефть фонтаны һавага ыргыла! Ватанның кара алтын диңгезенә тагын бер тармак коя башлый. Газизне Фуат Халитов, Рәхимәне Галия Булатова, Ивановны Кәрим Гыйльманов, Хәлиуллинне Нәҗип Гайнуллин, Фәйзерахманны Габдулла Шамуков иптәшләр уйнады. Алар үз рольләрен ышандырырлык башкарып, күңелгә ятышлы матур хисләр уята торган спектакль тудырдылар. Быелгы сезон өчен Т. Гыйззәт иптәш үзенең элегрәк язылган «Биш- бүләк» әсәрен яңадан карап чыкты һәм, зур гына үзгәрешләр кертеп, сәхнәгә куярга бирде. Бу пьесаны куеп татар театры дөрес эшләдеме соң? һичшиксез, дөрес эшләде. Чөнки бу үткәнне кабатлау түгел иде. э яңа, замандаш идеягә җавап бирә торган спектакль булды. «Бишбү- ләк»нең иске вариантында яшь совет республикасына каршы империалистик ерткычлар башлаган интервенциянең төп
инициаторлары ачылмый кала иде. Яңа вариантта исә бу сугышны оештыручы, корал һәм солдат белән тәэмин итүче Англия- Америка империалистлары булганлыгы ачыла; Бу бик әһәмиятле момент. Безнең җиребезгә, байлыгыбызга комсыз күзләре белән гасырлар буе омсыиып, форсат көтеп, авыз суларын корытып яшәгән чит ил юлбасарларының чын йөзе полковник Джонсоиның эшхәрәкәтлә- рендә бик ачык күренә. Джонсон, бер яктан, нечкәртелгән дипломатия кабыгы астына яшеренеп, «дус» булып күренергә тырыша, ә икенче яктан, эшче-крестьяннарны күпләп аттыруны оештыра. Бу образда бөтен дөнья реакциясенең чын, кабахәт йөзе фаш ителә. Менә шуңа күрә дә «Бишбүләк» спектакле нәкъ бүгенге спектакль булып яңгырады һәм совет иленә дошманлык саклап, яңа сугыш ачарга маташучы империалистларга каршы юнәлтелгән булып, тамашачыны дөрес юнәлештә, патриотик рухта тәрбияләүдә, сизгерлеккә чакыруда зур роль уйнады. Күренекле рус совет драматургы Николай Виртаның «һәлакәткә дучар ителгәннәр заговоры» («Бер илдә») исемле мәшһүр драмасын Татар Дәүләт Академия театры Советлар Союзында беренчеләрнен. берсе булып куйды. Социализмга үсеп баручы яңа халык демократиясе илләренең көрәше, тормышы белән таныштырган, аларга каршы һәм яшерен, һәм ачык көрәш алып баручы көнбатыш сугыш чукмарларын фаш иткән бу көчле спектакльне тамашачы яратып карады. Матбугатта бу әсәр турында уңай фикерләр күп әйтелде инде. Шуңа күрә без аның аерым моментларына тукталмыйбыз. Шулай да спектакльне тудыручы артистларның
зур җаваплы рольләрне нигездә дөрес, ышандырырлык итеп башкарып чыгуларын күрсәтеп үтү кирәк булыр. Хезмәт халкының чын җитәкчесе Ганна Лнтаны Галия Булатова, аңа каршы көрәш алып баручы астыртын дошман Христинаны Фатыйма Ильская, үзен социалист дип атап та. асылда исә халыкка хыянәт итүче Исаким Ппионы Хәлил Әбҗә- лилев, фашист оккупантларына каршы көрәшләрдә зур политик чыныгу алган акыллы крестьян Костя Вар- раны Нәҗип Гайнуллин башкардылар. Алар, гадәттәгечә, үз рольләрен бик зур осталык белән уйнадылар һәм тулы канлы образлар иҗат иттеләр. Быелгы сезонда театрда күп эшләп, үзләренең талантын күрсәтеп, халык тарафыннан танылган олы буын артистлар белән беррәттән, яшь көчләрнең күтәрелеп килүен ачык күрергә мөмкин’ иде. Кайбер спектакльләрнең («Серләр») төп образларын бары яшь буын гына диярлек иҗат итүе моңа ачык дәлил булып тора. Тамашачы алдында үзләрен аеруча уңай яктан күрсәтә алган Ф. Халитов, Р. Җпһаншина, М. Мпңлебаева, К. Гыйльманов, һ. Солтанов, М. Галиуллин, Ә. Го- бәйдуллин һ. б. һәр сезон саен җаваплырак рольләрне башкара баралар. һәм яхшы гына иҗат уңышлары күрсртеп киләләр. Дөрес, бу артистларның талантлары, образлар өстендә эшләүләре һәм иҗат фантазияләре төрле дәрәҗәдә. Ләкин алар барысы да сизелерлек рәвештә үсеп баралар һәм онытылмаслык образлар тудырырлык көчкә ия икәнлекләрен күрсәтәләр. Без, бу кыска мәкаләдә, 1948-49 елгы сезон репертуарының үзәгендә торган спектакльләргә генә тукталдык. Бу спектакльләр театрның уңышын хәл иттеләр. Шулай итеп үткән сезон совет репертуарының уңышы, җимеше белән характерланды, дип әйтә алабыз,. Моның бигрәк тә оригинал әсәрләр исәбенә булуы шатлыклы факт. ' Шуның белән бергә Татар Дәүләт Академия театрының эшендә җитеш- сезлекләр дә булмады түгел. «Зур гаилә» (Эмма Шамиль әсәре) пьесасы өстендә автор белән берлектә эшлисе, аның кимчелекләрен бетерәсе урында,’ театр аны ашыгып сәхнәгә куйды, шуның нәтиҗәсендә спектакль тиешле яңгырашны тапмады, бик тиз сәхнәдән
төште. Шулай ук «Райхан» (Н. Исәнбәт әсәре) спектаклен дә тамашачы кабул итмәде, чөнки совет шартларында туыпүскән, батырлыклар күрсәткән уңай геройның (Моратның) ике җанлы итеп бирелүе совет кешеләренә хас сыйфат түгел иде. Пьесаның эчтәлеге безнең шартларда булмый торган, уйлап чыгарылган конфликтка нигезләнгән, ягъни тормышны бозып күрсәтүгә корылган иде. Шуны да әйтергә кирәк: уңай’ роль уйнаган пьесаларда да җитеш- сезлекләр юк түгел иде. Җәмәгатьчелек бу турыда үз вакытында фикерен әйтте, һәм театр аларны бетерү өстендә туктаусыз эшли. Матбугаттагы рецензияләр, күрсәтмәләр театрга булган ярдәмнең иң файдалысы, кирәклесе икәнлеге бик мәгълүм. Ләкин бу өлкәдә эшләр канәгатьләнерлек түгел. Мәсәлән, «Кызыл Татарстан» газетасы декабрь, январь, февраль, март айларында спектакльләрнең берсенә дә рецензия бирмәде. «Совет әдәбияты» журналы да бу эштән читтә торды. Алдагы сезонның башлануына күп вакыт калмады. Бу сезонда язучыларның яңа, яхшы әсәрләр белән репертуарны тәэмин итүен Татарстан Совет язучылары союзы, Сәнгать эшләре идарәсе һәм театр җитәкчеләре үзләренең изге бурычлары итеп санарга тиешләр. Алдагы сезон — бик җаваплы сезон. Бу сезонда театрлар һәм драматурглар Татарстанның данлыклы XXX еллыгына иҗат отчеты белән киләчәкләр. Халкыбызга Ленин — Сталин чорына лаеклы, югары идеяле, сәнгатьчә оста эшләнгән әсәрләр, спектакльләр бүләк итик!