Поэзия
ГАМИЛ АФЗАЛ
ТАҢ ЖИЛЕ
'Таң атты, уяндым йокымнан, Якты нур сибелгән җәй көне... Хуш исләр аңкытып киң кырдан Тәрәзәм кага саф таң җиле: — Чыгыгыз, чыгыгыз кырларга Курер гә бодайлар д ул к ы н ы н, 'Җилләргә кушылып җырларга, .Мактарга колхозның киң кырын. Өметле дәртләрем күңелдә, Якты нур сибелгән җәй көне... Тыңладым тәрәзәм төбендә Сызгырып җырлаган таң җилен: — Төшегез, төшегез болынга, Печәннән кибәннәр куегыз, Тук булыр малтуар кышлыкта, Тыныч һәм шат булыр уегыз. Көньякка очарлар торналар, Зәңгәр күк болытка төренер. Агачтан коелыр яфраклар, Алтынга күмелеп көз килер.
ГАЛИМҖАН НАСЫЙРОВ ★ МОСКВА ВАКЫТЫ
.Москва вакыт әйткәндә Сәгатькә күз төшерәм. •Сәгатьне генә түгел мин, йөрәкне дә тикшерәм. Бөек заманда яшимен, Иң мөкатдәс теләгем: ДҮосква белән бер ритмга
Типсен иде йөрәгем. Аида, чөнки, бөек даһи — Гасыр тудырган кеше, Илем, хезмәт халкы өчен Аның Һәр уе, эше.
МӘҖИТ РАФИКОВ
ИДЕЛ БУЙЛАП
«Тукай» бара зәңгәр суны ярып, Бу барышта чиксез ярсу бар. Гүя көчле лачын канатлары — Ике яклап килгән дулкыннар. Палубадан яшьләр басып карый .Алда яткан зәңгәр тасмага. .Кояш үзенең утлы каурыйларын Дулкыннарга чәчеп ташлаган. Безнен, белән шаулы җырлар килә. Яңгыратып Идел һавасын. Акчарлаклар куып җитәлмиләр Канатланган яшьлек авазын. Якты уйлы, дәртле яшьлек бара, Бу барышта чиксез ярсу бар. Гүя көчле лачын канатлары — Ике яклап килгән дулкыннар