Поэзия
Корылыкка һөҗүм
„Безнен, киләчәк буыннарыбыз Ленин—Сталин партиясенең, табигатьне үзгәртү һәм аны тормышка ашыру планы турындагы тарихи карарын бервакытта да онытмаслар. Алар стихиягә каршы кыю рәвештә көрәш башлаган һәм, коммунистик төзелеш интересларын күздә тотып, иген уңышының, прогрессив үсешен булдырган безнең буынны бик зур хөрмәт белән мәңге исләрендә тотарлар и .Правда**, 24 октябрь, 1948 ел.
ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ
БАСУ ГӨРЛӘСЕН
ӘХМӘТ ИСХАК
АЛТЫН МУЛЛЫККА
Без чыгабыз чиксез киң кырларга, Шаулап иген үскән җирләргә. Саклап илне корылыктан, Утыртып без куе урман, Чик куярбыз кайнар җилләргә. Без бизибез туган илнең өстен Салкын сулы зәңгәр күлләргә. Үстереп яшел игеннәр, Үләннәр, хуш исле гөлләр, Җан кертәбез комлы чүлләргә. Куркыталмас безне моннан ары Салкын җилләр, комлы бураннар. Чолгап алып туган илне, Ямьләндереп бөтен җирне, Шауласыннар яшел урманнар! •ч Күп буыннар хыялланып килгән Эшләр хәзер аша чынлыкка, Җиңеп барлык чүл, комлыкны, Кайнар җил һәм корылыкны. Ирешербез алтын муллыкка!
Үзебезнең җиребезне Үзебез сугарабыз; Барлык дошманнарга каршы Атакага барабыз. Шауласын урман, басу гөрләсен, Корылык — дошман якын йөрмәсен!.. Басуларыбызга сузыйк Яшь каеннар тасмасын. Коры җилләр безнең ямьле Җиргә аяк басмасын! Шауласын урман, басу гөрләсен, Корылык — дошман якын йөрмәсен!.. Тезелсеннәр матур булып Имәннәр, карамалар, Кырны саклап корылыктан Постта торсыннар алар.
Шауласын урман, басу гөрләсен*, Корылык — дошман якын йөрмәсен!.. Күкрәк белән, зур дәрт белән Юл салдык киләчәккә, Коммунизм бакчалары Күмелсеннәр чәчәккә!.-. Шауласын урман, басу гөрләсен, Корылык — дошман якын* йөрмәсен!.. Буй җитмәслек бодай уңсын Безнең кырларыбызда. Җиңү тавышы яңгырап торсын Дәртле җырларыбызда. Шауласын урман, басу гөрләсен, Корылык — дошман якын йөрмәсен!..
НИКОЛАЙ ГРИБАЧЕВ
4
БЕЗНЕҢ ҖИР
(Ирекле тәрҗемә)
Кин. даладан бара көн буена Юлчыларның йөкле чаналары, Алда да кар, артта да кар монда, Җәелеп ята февраль далалары. Ялгыз агач, сыңар тал булсачы, Юк чыбык та хәтта тирәякта, Гнк шыгырдый чана — сыкрау тавышы Җәяүле җил белән килә артта. Гүя кемдер чиртә кебек кылга, Сузылып киткән ул кыл, йөз чакы- рымга, Моңлы көен тартып буйдан-буйга Калтырана, җырлый башлый шунда. Җырлый болыт чатыры астындагы Буй! даланың җәелеп киткәнлеген, Егерменче чакырым җиткәнлеген, Менә утыз бишенчесе тагы, Ә даланың һаман буш һәрьягы...
Кем сон тыңламаган кышкы кырда Чаналарның зарлы сыкрауларын, Кем яратмас иде әгәр монда Юл буйларын бизәп үссә каен? Тыныч уйлар белән барган чакта Әгәр менә шундый кышкы юлдан, Начар булырмыни тирә-якта Көмеш бәскә төренеп торса урман? Күтәрелсә уйнап кар бураны, Куандырыр иде җанны тагын Имәннәрнең ап-ак ботаклары, Яшел ялкыннары наратларның. Ә монда берни юк, тирә-якта Тик бер генә үскән агач та юк, Карлар гына оча, чиксез дала, Томан сарган күкне — һава тонык.
Үткен күзле казак — яшь бер егет Битендәге карны сөртеп ала, Чана тавышы гүя тынган кебек: Җил көчәя, буран усаллана. Бер бригадир очырый юлчыларга, Килә «Кызыл шлях» колхозыннан, Чапкан атның, тезгененнән тарта- — Якташ, юл бир, узыйм әле шуннан’
Ул иелде менә ат муенына, Сыйпап алды аркасыннан сөеп. — Нпгә җәфа чигеп мондый юлда йөрисең син, кияү булыр егет? Җырлар җырлап, уйнап гармонец. Да, Утырыр чагың кызлар белән бергә, Ә соң монда җил дә буран гына —! Үзең ап-ак, атың баткан тиргә. — Ник йөрисең болан азапланып Мондый юлда, дисең, беләсең килә? — Әйе, килә! — Капчыкларга салып Урман төяп алып кайтам менә, йөз ел буе җир ялангач торды, һәр ел саен давыл дулый бирде һәм карларны үзәннәргә сөрде, Коры җилләр яндырдылар җирне. Ә хәзер без инде план белән... — Шулай, дустым, аңлашыла бар Да, Юкка гына план бирелмәгән, Ләкин чыбык та юк бу далада, Камчыга сап табып булмый монда, Ә соң ничек урман үстерергә? Егет җавап бирә: — Капчыкларда Имән урманнары кайта менә. Орел тирәсендә урман куе, Туплап, кирәк кешеләрнең барын Китте шунда .авыл комсомолы Җыяр өчен имән орлыкларын. Алар орлыкларны багаж белән Озаталар безгә гел Орелдан, Ә мин инде бу йөкләрне күптән Колхозыма ташыйм шушы юлдан. Безнең җирдә торсын диеп шаулап Куе, яшел имән урманнары! Үткен күзле егет — юлчы казак Сөртеп ала битендәге карны. Атка менгән кеше атын куа — Китәр вакыт җитте, бетте киңәш. — Ярый, сау бул, хәерле юл сиңа, Сабак биргән өчен рәхмәт, иптәш, Правлениегә барам—сөйлим барын» Күршеләрнең матур бу уйларып... Алан, дускай, Орел дисең? — Орел. — Багаж белән дисең?
ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ ☆ ЫШЫКЛАУ УРМАННАРЫ
НУРИ ВАФИН * ЖИР ЯШӘРӘ
Коры еллар үзе белән бергә Җиргә күпме кайгы китергән, Анабыз җир, эссе, зәһәр җилләр Кырларыипы синең киптергән. Яна гына чыккан яшь уҗымнар Башкайларын түбән игәннәр, Суга сусап, җирдә үсә алмый Ут эчендә янып көйгәннәр.
Зур көрәшкә чыктык уңыш өчен, Корылыкны мәңге җиңәргә, Сталинның бөек зур планы Эшкә аша туган җирләрдә. Куркыталмас безне хәзер һич гә Явыз җилләр, коры бураннар, Тасма кебек сузылып, басуларда Күтәрелә яше'л урманнар. Без утырткан бөдрә яшь агачлар Тамырларын тирән җибәрер! Бакчалар һәм зәңгәр күлләр бизәр
Илебезнең коры җирләрен. Кыр тутырып үскән тук бодайлар Иркенәеп алыр сулышын, Ак каеннар тезелеп, корылыктан Саклап торыр илнең уңышын!
— Багаж белән. — Ярый, исән генә бул, комсомол. — Сау бул, казак, яхшы теләк миннән.
Тагын да үр, бушлык — дала юлы, Яр— ул кипкән иске елга урыны, Шундый авыр юлдан барган чакта, Күбек төсле кар каплаган юлдан, Булмаса да монда бер агач та, Күңел тоя — гүя шаулый урман, Рәт-рәт булып үсеп тора имән, Тезелеп киткән нарат гаскәр кебек: Ул пошынмый бернинди дә җилдән, Уйламый да, шаулап тора көлеп, Нинди генә кызу, коры җилләр Исмәсеннәр дулап Донга таба, Яфраклардан төшә күләгәләр, Аста дымлы, чирәмле җир ята.
Шушы яшел калкан саклаганга, Куе яфракларның шәүләсеннән Уйный калкулыклар, уйный дала Алтын бодай башаклары белән, Көчле диңгезләрнең шаулавыдай Дулкынлана миллион тонна бодай...
Барыр юлны туры күрсәтүче, Җирне яңартырга өйрәтүче Юлбашчының бөек акылына Дон Җырлый атап шунда мактау һәм дан!
Артта да кар, алда да кар монда, Казак җырлый туган җир турында Кайткан чакта өйгә кышкы юлдан.
Н. Арсланов тәрҗемәсе.
Ышыклау урманнары өчен Язын җир сөргән чакта, Агроном сабанчы белән Сөйләште шушы хакта: — Горурлан, беренче уздың Бөек хезмәтне башлап.
Сабанчы җавап кайтарды, Еракка караш ташлап: — Корылыкка каршы һөҗүм Планын сызып, моннан Беренче булып даһиның Якты акылы узган!
СИБГАТЬ ХӘКИМ ★ НАРАТ
Кем утырткан икән бу наратны Безнең басу үренә. Ул юан һәм туры булып үскән — Бик ерактан күренә.
Аңа инде йөз яшь чамасымы, Артыктадыр бәлки. Сөйли иде, аны кечкенәдән Белгән минем әти.
Туган якка кайтсам, — ул беренче Каршы алучым да, Аерылганда — арбам күмелгәнче Озатып калучым да.
Таң алдыннан әгәр шушы кырда Сузсаң гармонеңны, Иң -башта шул нарат тыңлап тора Синең бар моңыңны.
Аның озын, ялгыз күләгәсе Юл аркылы яткан. Көтүче дә ышыкланыр җирне Тик шушында тапкан.
Бер үземе нарат каршы торсын Җил узганда кырдан. Картайган ул, нәселем калырмы дип, Уйга батып торган.
Безнең басу бигрәк читтә инде i Москва, Крем л ь д ә и, Ялгыз нарат монда
яшәгәнен Сталин барыбер белгән.
Сузды җиргә яшел тасмаларны Илнең бар яклары. Шатлыгымны җырлый агачларның, Куе яфраклары.
Үсеп тора нарат тирәсендә Хәзер яңа буын һәм сөйли ул даһи юлбашчының Бөек кайгыртуын.
Таң алдыннан әгәр үргә басып Сузсаң гармонеңны, Игеннәр һәм яфракларның шавы Тутыра киң кырымны.
Салмак кына атлап җиккән атым Менә тауга каршы. Юлым буйлап һамаң бергә бара Яшь наратлар тавышы.
Ул тавышка күпме бирелсәм дә, Тыңлап туялмамын. Мул игеннәр кебек дулкынланып, Уйный хыялларым. 1949