Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫН СОВЕТ КЕШЕСЕ


 Т атгосиздат Борис Полсвойның «Чын кеше турында повесть» дигән әсәрен татар телендә бастырып чыгарды. Сталин премиясе белән бүләкләнгән бу повесть киң популярлык белән файдалана һәм ул совет әдәбиятының иң сөелеп укыла торган әсәрләренең берсе булып санала. Ул безнең илебездә бик күп телләрдә тәрҗемә ителде. Аның татар телендә дә чыгуын котлап каршы алырга кирәк. > «Чын кеше» повестенда совет кешесенең һәртөрле авырлыкларны җиңеп чыгучан нык характеры, рухи ныклыгы һәм гүзәллеге, дошманга каршы батыр көрәше, патриотик хисләренең бөеклеге һәм тирәнлеге чагылган. Әсәр сокланырлык көчле образлар, җанлы картиналар белән тулы. Совет кешесенең матур сыйфатлары бигрәк тә очучы Алексей Мересьев һәм полк комиссары Воробьев образларында көчле бирелгән. Яшь совет очучысы Алексей Ме- ресьев, һава сугышында яраланып, үзенең самолеты белән бергә дошман кулындагы җиргә егылып төшә. Ул искиткеч авыр хәлләрдә кала: ул бер үзе кара урманда,’ карлар сахрасында яраланып ята... Яралы аякларыннан аккан кан боз булып ката, аяклары өши... Ләкин ул өметен өзми; рухын төшерми. Ул . ач килеш, төрле газапларны кичереп, үзебезнең якка таба омтыла, бөтен көчен туплап, көненә ун мең адым ясый, ә аяклары? буйсынмый башлагач, карга ятып, шуышып баруын дәвам иттерә. Бу нык ихтыярлы һәм батыр совет кешесе кышкы суыкларда, бураннарда унсигез көн буена шулай алга омтыла, совет кешеләре янына, сугышчан дуслары янына ашкына. ‘ Аны бер максат — яңадан сафка басып, ерткыч донь 
* Борис Полевой, «Чын кеше», повесть, 344 бит. Тәрҗемәчеләре: И. Гази, Г. Иделле, Г. Гобәй. Редакторы Г. Кашшаф. Тат- госиздат басмасы, 1949. Бәясе 15 сум. манга каршы сугышу, фашист ил- басарлариы туган илебездән кырып- себереп чыгару максаты, рухландыра. Менә шул теләк, патриотик хис, бер караганда мөмкин булмаган авырлыкларны җиңеп чыгарга, хәтта үлемне җиңәргә дә көч бирә. Унтугызынчы көндә Мересьевнн колхозчылар очраталар һәм аңа ярдәм итәләр. Госпитальдә Мересьевның аякларын 
кисәргә мәҗбүр булалар. Бу хәл яңадан очу һәм немецлардан үч алу хыялы белән янган яшь очучының рухын төшерә. Ләкин шул ук госпитальдә каты яраланганнан соң дәваланучы полк комиссары, карт большевик Воробьев үзенең сизгерлеге һәм акыллы сүзе белән Мересьевка көч бирә, аның рухын күтәрә. Воробьев язучы Николай Островскийның батыр образын һәм аның герое Павел Корчагинны искә төшерә, элегрәк заманда бер рус очучысының, сугышта бер аягын югалтып, соңыннан очарга өйрәнүен сөйли, щул турыда язылган бер иске журналны Мересьевка бирә. Бу факт Мересьевка нык тәэсир итә. Шулай да ул, эчтән әрнеп: « — Аның бер табаны гына булмаган бит»,—ди. « — Ә син совет кешесе ич», — ди комиссар. Мересьев яңадан үзенең фикерен ачыклап әйтә: «Ул бит «Фарман»да гына очкан. Самолетмыни ул! Этажерка ич ул. Аңарда ник очмаска! Анда тизлек тә, җитезлек тә кирәк түгелә. Комиссар да чын күңеленнән: «—Соң бит син совет кещесе ич!» — дип кабатлый. Мересьев комиссарның бу сүзләрен онытмый, һәрбер авыр сәгатьләрендә исенә төшерә, комиссар сүзләре аның ышанычын арттыра. Мересьев — совет кешесе! У.т бернинди авырлыклардан курыкмаска, аны җиңеп чыгарга тиеш, һәм ул җиңеп чыга, үзенең көчле характеры белән теләгенә ирешә. Протезлы аяклары белән оста тренировка ясавы, үзен физик яктав


 
 
ныгыту нәтиҗәсендә, ул яңадан са- • молетта оча һәм яңадан дошманга каршы һөҗүмгә күтәрелә. Очучы Алексей Мересьев образында без совет тормышы шартларында тәрбияләнеп үскән яшь патриот образын, безнең заманның героен — батыр яшь кеше образын күрәбез. Полк комиссары Семен Воробьев олы буын большевиклар вәкиле. Ул күпне күргән, гражданнар сугышында катнашкан, большевиклар пар- . тиясе сафында чыныккан, бөтен го- ■ мерен иленә, халкына биргдн кеше. Мересьев кебек яшьләрне тәрбияләп үстергән, зур ихтирам белән файдаланучы большевикларның берсе ул. Воробьев гаҗәп самими характерлы, F туры сүзле, сизгер йөрәкле иптәш ■һәм якын дус. Ялкынлы большевик, ‘ патриот Воробьев образына мәхәб- ; бәт һәм хөрмәт белән карамыйча I мөмкин түгел. «Чын кеше» повестенда бердәм I коллективның, төрле дәрәҗәле со- I вет кешеләренең бер теләк, бер хис | €елән янулары реаль тормыш факт- I лары белән тасвирлана. Советлар Союзы Герое старшина Степан Иванович булсын, яки Клавдия, Гвоздев һ. б. образлар булсын, — һәркайсы- ның үзенчәлекле матур характерлары ачыла, һәм алар шул ук вакытта бердәем семья кешеләре, совет халкының күркәм уллары һәм кызлары булып торалар. Бөтен повесть чын оптимизм белән сугарылган. Совет кешесенең батырлыгы, рухи байлыгы һәм ныклыгы турындагы әсәр ул. Повестьның төп герое Алексей Мересьев — тормышта булган реаль герой. Ул язучының хыялы белән генә тудырылган образ түгел. Б. Полевой моны әсәренең ахырында үзе дә ачык әйтә. Мересьев образы Советлар Союзы Гёрое очучы Алексей Маресьев тормышыннан алынган;. Ул хәзер дә исән һәм ике аягы да протезлы булган хәлендә, очучы булып хезмәт итә. Алексей Маресьев күптән түгел генә бөтен дөньяда сугышка каршы һәм тынычлык саклау өчен көрәшүчеләрнең Париж конгрессында да катнашты һәм героик совет яшьләре исеменнән ялкынлы чыгыш ясады. «Чын кеше» повестеның тәрҗемәсе җиңел укыла. Тәрҗемәчеләрнең — И. Гази, Г. Иделле һәм Г. Гобәй иптәшләрнең чын 
күңелдән бирелеп эшләгәнлекләре сизелә. Дөрес, өч кеше тәрҗемә итү нәтиҗәсендә, китапның аерым өлешләрендә стиль төрлелеге күренә, кайбер кытыршылыклар очрый, ләкин бу кимчелекләр әсәрнең гомуми кыйммәтен, укучыга булган тәэсирно киметерлек түгел. «Чын кеше» повестен дулкынланып укыйсың. Ул бездә дошманга нәфрәт, Социалистик Ватаныбызга, аның могҗизалар күрсәткән батыр улларына мәхәббәт хисләрен үстерә. Үлемне җиңгән, туган иле өчен көчен кызганмаган яшь совет герое Мересьев һәм көрәшкә, кыенлыкларны җиңүгә рухландыра белүче большевик Воробьев образлары белән сокланмыйча мөмкин түгел. Чын совет кешеләре алар. Автор әсәренең ахырында, совет кешесе характерын аңлый белмәгән гитлерчыларны искә төшереп, үз геройларына бәя бирә. Без дә аңа тулысынча кушылабыз: «Мин бу китапны: «Чын кеше турында повесть» дип атадым, — ди автор.—Чөнки Алексей Маресьев чын совет кешесе ул. Герман Ге- рингка аңлашылмаган һәм аның хурлыклы үлеменә кадәр аңлаеш- сыз булып калган чын совет кешесе. Тарих сабакларын онытырга яратучы, шыпырт кына итеп, Наполеон һәм Гитлер юлыннан барырга уйлап ятуы бик күпләргә әле хәзер дә аңлашылмый торган чын совет кешесе ул».