АЛТЫН ЙОЛДЫЗ
9 Бер атна буенча инде өенә кайтмыйча эшләгән Рәхим абзый Урманов, гөрләп торган станоклар арасында баскан килеш, кулларын аркасына куеп, цех аркылы эленгән лозунгка карап тора иде. Ул, салынкы мыеклары астындагы калын иреннәрен кыймылдатып, язуны укыды: — «Работаем на Сталинград». — Әйе, Сталинградка эшлибез, — дип кабатлады ул һәм әкрен генә ■пех буйлап атлады. Бер генә минутка аның күз карашы тәүлек графигының ничек үтәлеше турында хәбәр иткән «Молния»гә тукталды, аннары Кызыл Армия сугышчыларына җылы киемнәр җыярга чакырган зур плакатка күчте. Рәхим абзыйны мастерлыктан цех начальнигы итеп күтәрделәр. Аның механический цехы хәзер сугыш алдындагы елларга караганда •продукцияне ике-өч өлеш артыграк бирә. Бөек юлбашчының беренче май приказына җавап итеп заводта, шул исәптән механический цехта да, фронт бригадалары төзелә башладылар. Хәзер инде аерым алдынгы эшчеләр генә түгел, ә бөтен цех хезмәт могҗизалары күрсәтеп эшли иде. Июнь аенда завод Бөтенсоюз күләмендәге социалистик ярышка кушылды. Эшчеләр коллективы үз өстенә тагын да зуррак йөкләмәләр алды. Бу хәл заводта тәүлек графигы кертүне, барлык эчке ресурсларны һәм производствоның куәтеннән тулы килеш файдалануны таләп итте. Завод хәзер сәгать механизмы кебек эшли иде. Бүген, управлениедә, Рәхим абзыйга аның цехына производство планы тагын ике өлеш арттырылачагы турында әйттеләр. Хәзер, цех буйлап атлый-атлый ул менә шул турыда уйлый һәхм кайда, нинди яшерен мөмкинлекләр барын күрергә тырыша иде. Аны Парамон карт туктатты. Ун ел буена пенсиядә йөреп, сугыш башлану белән яңадан цехка кайткан бу карт эшче бөтен кеше тарафыннан хөрмәт ителә иде. — Исәпкә калган шикелле күренәсең, Рәхим Саттарыч, — диде ул һәм башыи кыйшайта төшебрәк карап, янә сорады. — Сталинград турында яңа хәбәр юкмы? —- Яңа хәбәр, юк. Бик каты сугышлар бара.- Карт, сакал очын бөтереп, үз алдына уйлангандай әйтте: — Сталинград бик зур куркыныч астында. Бөтен ил белән булышканда гына аны дошманнан саклап алып калырга мөмкин булачак,- ♦ Дәвамы. Башы 3, 4, 5 һәм 6 саннарда.
8
Кулына резец тотып, цех аркылы узып баручы Солтан Шәмгунов алар янына туктап, сүзгә кушылды: — Бездән эш тормас, Парамон Васильевич. Кулдан килгәнне кызганмабыз. — Кулдан килгәнне генә эшләү хәзер аз, — диде Рәхим абзый. -- Килмәстәен дә эшләргә кирәк. Безгә хөкүмәт заданиесен ике тапкыр арттырдылар. — Ике тапкыр? Әйе, ике тапкыр. Безнең продукцияләр фронтка кирәк. — Әнә ничек икән эшләр, — диде Парамон карт һәм көрсенеп алды. — Нихәл итәсең, кирәк икән ике тапкыр артыграгын да үтәрбез. — Рәхмәт, Парамон Васильевич, син шулай әйткәч, бүтәннәр синнән калышмаслар. — һәркем үз бурычын үтн, — диде карт һәм әкрен генә үз верстагына таба атлады. Аның артыннан Солтан да китте. Рәхим абзый исә, кулларын аркасына куйган килеш, цехның аргы башына кадәр узды һәм фрезерный станокта эшләүче Федор Кадочников янына туктады. Кадочников цех парторгы иде. 1941 нче елда, Москва янындагы сугышларда бер аягын өздергәннән соң ул яңадан цехка кайтты. Аңа басып, аяк өстән эшләве кыен иде, ләкин җиңелрәк эшкә күчерергә уйлаулары турында ишеткәч, ул кискен рәвештә баш тартты. — Сталинградта җиңел дип беләсезме, — диде ул кара кашларын җыерып. — Минем ике аягым булмаса да, хәзер станок яныннан китмәс идем. Дошманны тармар итик, аннары җиңелрәк эш турыНда уйларбыз. Шуннан соң, аны мондый мәсьәләләр белән артык борчымадылар. Ә ул үзе, аягы күз алларын караңгылатырлык итеп сызлаганда да, берәүгә бер сүз әйтмәде. Тик түзәрлек тәкате калмагач кына, ул станогын берничә минутка туктатып, юыну бүлмәсенә бара һәм башын кран астына куеп, салкын су коя торган иде. — Федор Михайлович, — диде Рәхим абзый күкрәк кесәсеннән бер кәгазь чыгарып. — Обед вакытында менә бу хатны эшчеләргә укысаң пде. Бая завод парторгы биреп җибәрде. — Нинди хат ул, иптәш начальник? Кемнән? — Петр Ильич Белозеровтан, безнең депутатыбыздан. Сталинград фронтыннан яза. — О-о! Мондый хатны, һичшиксез, укыйбыз. Петр Ильич күптән инде фронтка кит кәй булса да, эшчеләр һаман әле аны онытмыйлар. Ул менә бу цехта бик еш була торган иде, һәрбер эшче белән үз итеп сөйләшә торган иде. һәрберсенә гомергә онытылмаслык нинди дә булса җылы сүзләр әйтеп китә иде ул. Шуңа күрә аның фронттан язган хаты укылачагы турында ишеткәч, эшчеләр барысы, да Кадочников тирәсенә җыелдылар. Парамон карт беренче булып килеп утырды һәм хатны укырга керешкәнче Кадочниковтан Петр Ильичның сәламәтлеге турында сораштырырга тотынды. Вакыт тар иде. Кадочников аяк үрә басты да, маңгаена төшкән аксыл чәчләрен кепкасы эченә җыеп, сөйләп тормастан, хатны укырга кереште. Петр Ильич башта бик тәфсилле итеп, Сталинград сугышлары, турында, андагы сугышчыларның, шул исәптән безнең якташларыбыз- ның да батырлыклары турында язган. Бөек юлбашчының исеме белән аталган кала һичкайчан дошманга бирелмәс, биредә ун меңләгән гитлерчылар бары тик үзләренең каберләрен генә табачаклар дигән. «.... Тамбовчылардан үрнәк алып, комсомол-яшьләр инициативасы буенча якташларыбызның танклар колоннасы төзү өчен акча туплау эшенә керешкәнлекләре турында газетада укып, чиксез сөендек. Хәзер безгә танклар һәм самолетлар бик күп кирәк. Сез моны үзегез дә беләсез һәм шул турыда кайгыртасыз. Рәхмәт, иптәшләр, рәхмәт, тыл гвардеецлары!»
9
Хат укылып беткәч Парамон карт, терсәгенә таянган башын күтәреп, җыелган эшчеләргә карап алды. — Комиссар безне тыл гвардеецлары дип олылаган, — диде ул картларча йомшак итеп. — Рәхмәт яхшы сүзенә. Ләкин без аңа җавап бирергә тиешбез бит. Ни дип җавап бирәбез? — Иптәш Кадочников, миңа бер-ике сүз әйтергә рөхсәт итмәссезме?—дип эшчеләр арасыннан яшь кенә бер кыз — Надя Егорова кулын күтәрде. Ул барлык эшчеләр кебек кара спецовкадан, күн итекләрдән иде. — Рәхим итегез, иптәш Егорова. Заводта беренче башлап, комсомоллардан һәм яшьләрдән фронт бригадасы төзегән һәм үзе шул бригаданың җитәкчесе итеп билгеләнгән Надя Егорова берничә адым алгарак атлады. — Әгәр каршы килмәсәгез, мин дә бер хат укыр идем. Дөрес, ул минем абыем Николай адресына язылган. Ләкин абыйның кайда икәнлеген сез барыгыз да беләсез. Хатны сезнең барыгызга да мәгълүм булган Акбулатов яза... — Ильяс Акбулатов? — Укы, укы! —- Кайда соң безнең хыялчы егет? Надя укый башлады. Башта Акбулатов үзенең бөек Ленин каласы өчен сугышканлыгын белдергән. Аннары героик Ленинград халкының блокада кичергән газаплары, аларның искиткеч батырлыклары турында язган. «Ленинград заводлары эшчеләре артиллерия уты астында эшлиләр. Атакага барган сугышчыларның «ура» тавышлары аларның цехларында ишетелә, Коля. Мин бер тапкыр йомыш белән бер заводта булдым. Үз күзем белән аларның эшләрен күрдем. Ни дип әйтим — геройлар, чын геройлар, башка сүз таба алмыйм.» Хатның ахырында Ильяс болай дигән: «Коля, кадерлем. Без барыбыз да батыр Ленин каласына һәм аның халкына бу сугышның нинди авыр яралар ясаганын беләбез. Блокаданы өзеп ташлар өчен без теләсә нинди штурмга барырга хәзер. Болай да без дошманга бер минут тынычлык бирмибез. Ләкин аның танклары күп һәм авиациясе көчле. Безнең дә танклар һәм авиация бераз артса-- гитлерчылар моннан ычкынмаячаклар!» — Мәсьәлә ачык, — диде эшчеләрдән берсе, Егорова хатны укып бетергәч. — Фронт бездән күбрәк танклар һәм самолетлар сорый. — Дөрес, — дип Парамон карт урыныннан торды. — Таяклар колоннасына акча җыюны дәвам иттерү белән бергә, самолетлар эскадрнлиясе төзү өчен дә акча туплый башларга тәкъдим кертәм. Үзем башлап, өч мең сумлык облигация кертәм һәм алтын сәгатемне бирәм. Иптәш парторг, яз. Эшчеләр бердәм кул чаба башладылар. Карт, сөякчел кулын күтәреп, аларны туктатты. — Алкышлар түгел, иптәшләр, эш кирәк, — диде ул. — Миннән өч мең сум яз, акчалата, — дип кычкырды Надя. — Бүген кич белән үк китереп бирәм. — Миннән җиде мең яз, Федор Михайлович, — диде Рәхим абзый Урманов. Анын артыннан башкалар да үзләренең сумаларын әйтә бардылар. Кадочников башын күгәрми язды. Тиз арада озын исемлек хәзер булды. Ләкин язылырга теләүчеләр бик күп иде әле. — Иптәшләр, безнең вакыт бетте. Хәзер урыннарыгызга. Язылуны эштән соң дәвам игәрбез, — диде Кадочников. — Партоешмага хәбәр ит, Федя,—диде Парамон карт. Бүтәннәр бездән үрнәк алсыннар. Бәлки, кыска гына мөрәҗәгать тә язарга кирәк 'булыр. Анысын анда карарлар.
10
— Борчылмагыз, Парамон Васильевич, хәзер үк хәбәр итәчәкмен. Бу йомылып кала торган эш түгел, — диде Кадочников һәм чатанлый- чатанлый цех конторасына, телефонга китте. — Безнең парторгка күп чабарга туры килә, — диде Солтан начальник белән янәшә атлый-атлый. — Сорашканым да юк, Рәхим, малаеңнан хатлар киләме, исәнсаумы. Кай җирләрдә сугыша? — Сирәк кенә килгәли, Солтан. Заполярьеда ул. — һай, салкын җирләрдә икән. Таш-тау арасы диләр ул якларны. Анда этләр белән болан сыерларында гына йөриләр дип сөйлиләр иде. Рәхим абзый аның үз малае турында сораштыра башлагач, Солтан нигәдер бик тиз күңелсезләнеп китеп барды. — Әллә берәр бәхетсезлекме, — дип уйлады Урманов һәм озак итеп аның артыннан карап торды. Солтан белән бергә алар яшь чакларында токарь булып эшләделәр. Соңыннан хуҗа Солтанны конторага күчерде. «Синең холкың миңа ошый, Солтан, син бүтәннәр шикелле юк-бар өчең тавыш-гауга күтәреп йөрмисең», — диде. Аннары Солтан — бөтен кешенең гаҗәпләнүенә каршы — Мөхәммәткасыйм мулланың утырган кызына өйләнде. Ул чакта бу турыда әллә нәрсәләр сөйләп бетерделәр. Хәзер алар онытылган инде. Сугыш башлангач, цехта һөнәрле эшчеләр бик нык кимеде. Ләкиң завод әүвәлге темпын төшермәү генә түгел, яңа, моңарчы күрелмәгән бер темп белән эшләргә тиеш иде. Менә шунда инде заводка аның Парамон карт кебек ветераннары кайта башлады, ирләрен, әтиләрен, абыйларын алмаштырган хатын-кызлар килделәр, конторада эшләүчеләрдән дә бик күбесе цехларга, машиналарга күчтеләр. Бухгалтер Солтан Шәмгунсв бу хәрәкәткә бик озак катнашмыйча читтән генә карап йөрде-йөрде дә, соңыннан, әллә башкалардан оялыпмы, әллә чыннан да патриотик хисләре кабынуданмы, бер көнне механический цехка килде. — Яшьлекне бер искә төшереп алыйк әле, — диде ул мастерга һәм үзен токарный станокка куюын үтенде. — Шәт кулларым бөтенләй онытмаганнардыр әле, ана сөте белән кергән онытылмый дигәннәр борынгылар. — Ә бухгалтерияңне кемгә тапшырдың? — дип сорады Рәхим абзый. — Анысын да үзем алып барачакмын. Эштән соң калырмын. Өенә кайткач ул карчыгына: — Анасы, син теге минем искерәк бишмәтне хәзерләп куйсаңчы, — диде. — Нигә кирәк булды ул бишмәтең. Монысы да ярыйсы ич әле. Бер җиңең кырыла төшкән, анысын ямап бирермен. — Юк, анасы, монысы өстәл артында утырып эшләгәндә, ә тегесе станок янында эшләгәндә. Карчык үзенең сирәк кашларын югары күтәрде. Ул бөкрәйгән, бөрешкән иде. — Станок белән эшләргә уйламый торгансыңдыр бит!—дип гаҗәпләнеп сорады ул. — Уйлыйм, анасы. Хәзер пенсиядәге картлар да эшкә чыгалар. Эшче куллар җитешми. — Соң синең йөрәгең кага ич. — Какса кагар инде, хәзер йөрәк белән дә исәпләшә торган чак түгел. — Әй, карт тиле,—дип карчык сабыр гына сөйләшкән җиреннән кинәт тузына башлады. — Кешеләрдә синең ии эшең бар. Ник шунда... Юк, юк, әйтмә дә, сөйләмә дә. Станок янына чыгасың булмасын! — Юк, анасы, ярамый, — диде Солтан сабыр гына. — Бүтән чакларда синең сүзеңә аркылы төшмәдем. Әмма ләкин бу юлы, анасы, мин сине тындый алмыйм. Яхшымы, яманмы мин совет кешесе, ил өстенә
11
кара болыт ябырылып килгәндә, мин бүтәннәрдән читтә кала алмыйм. Ларзхмон бабай әнә ун ел пенсиядә йөреп тә заводка эшкә чыкты. Ә бит мин аннан күп яшь әле, көчем дә, биргәненә шөкер. Иш янына куш булыр. Аннары без моннан торып булышсак Кәшифкә дә фронтта җиңелрәк булыр, — дип өстәде. г- Нишләп Кәшифебез фронтта булсын ди, ул Казанда ич,—дип төзәтергә ашыкты Миңлезыйфа. — Военный кешенең белмәссең, ул бүген монда, иртәгә әллә кайда. — Кит, авызыңнан җил алсын. Ни сөйләвең бу. — Юк, мин сүз җаеннан гына, анасы. Күңелеңә алай ук якын алма. Кәшифнең Казанда булуы Солтанны шатландыра да, газаплый да иде. Бүтәннәр «безнең улларыбыз фронтта...» дип сөңли башласалар» ул шыпырт кына тына һәм әкрен генә китеп бара. Ичмасам, күз артында булса бер хәл иде. Югыйсә күз алдында бит. Кәшиф аларның алты баладан исән калган бердәнбер уллары иде. Аны алар бик иркәләп, кадерләп үстерделәр. Ни сораса, шуны бирделәр, җилгә, яңгырга, салкынга чыгармадылар. «Имгәнерсең, я кулыңны, я аягыңны сындырырсың», дип малайлар белән чаңгы шуудан тыйдылар. .Мәктәптә дәресләреннән артта кала башласа, күршеләрдәге студентларны яллап; сабак өйрәттерделәр. Солтан үзе Кәшифнең тәрбиясе белән аз шөгыльләнде. Күбрәк ул әнисе катында үсте. Тик кайчакта. гына Солтан: «Анасы малайны бозып бетерәсең. Кем итмәкче буласың, син аны», дип борчылып куя торган иде. Ләкин телчән хатыны дулый башлагач, кулын гына селти иде. Кәшиф кайтты. — Менә яхшы, әтиең дә өйдә, — дип каршы алды аны әнисе. — Атна буе кайтканы юк иде, бүген беренче кайтып керүе әле. Кәшиф, өс киемнәрен салып, залга үтте. Алар өч бүлмәле квартирада, беренче катта торалар иде. Кәшиф кергәндә Солтан аякларына йомшак каталар киеп, креслода утыра иде. Улын күргәч, кулындагы газетасын өстәл кырыена куеп, күзлекләрен салды. Аннары үзенең саргылт күзләре белән Кәшифне баштан аяк карап чыкты. — Утыр әле, улым, бераз сөйләшеп алыйк әле, — диде. Кәшиф икенче креслога утырды һәм аягын аякка чалындырып селкә •башлады. — Бик арытмыймы, әткәй? — дип сорады ул игътибарсыз гына. — Эш булгач, арыта да, әмма хәзер ару турында сөйләп торасы чак түгел. Солтан бераз эндәшми торды да яңадан күзлеген киде. —• Улым, сиңа бер соравым бар иде. — Рәхим ит, әткәй. — Син Казанда озак торырга уйлыйсыңмы әле? Кәшиф аңа көлемсери төшебрәк карады. — Мин хәрби кеше, әткәй, — диде ул беркадәр ирония белән.— Бәлки, иртәгә үк китәрмен, бәлки сугыш беткәнче дә калырмын. Солтан, креслоның култыксаларына ике кулы белән тотынып, күтәрелә төште һәм муенын озайтып сорады: — Сугыш беткәнче? — Бәлки, дим әткәй. — Бәлки... Солтан яңадан креслосы эченә җибәрелде һәм берьюлы кечерәеп калды. Аның тар йөзенә тирән сызыклар чыкты. Бик борчылган чакларында гына була торганча, уң чикәсенең тамыры сулкылдап тибәргә тотынды. Ул аны тырнак араларына станок мае кереп утырган бармаклары белән бастырып алды һәм шул хәлендә, бик авыр эчке газап белән: — Син, ичмасам, Кәшиф, икенче бер шәһәргә күчәр идең, — диде.
12
Ул сакланып кына сөйләде һәм үзенең фикерләрен әйтер өчен сүзләрне бик авырлык белән тапты. Чөнки ул, бер яктан, бердәнбер улының. хәтерен дә калдырырга теләми, шул ук вакытта күңелендәге газаплы уйларын да әйтмичә кала алмый иде. Кәшиф урыныннан торды да, төрле вак-төяк әйберләр һәм савыт-саба белән бизәлгән шкаф алдына барып, уң кулы белән таянды. Каршы як стенада эленгән көзгегә аның әйбәт итеп төзәтелгән чәчләре һәм ап-ак муены күренде. Армиягә киткәнче ул әтисе алдында үзен болай иркен тотмый иде. Хәтта, егет булуына карамастан, аңардан курка иде. Чөнки болай бик йомшак күңелле бмлган әтисенең, бер кызып китсә, каты дулый торган гадәте бар иде. Өстенә хәрби кием кигәч, Кәшиф үзенең әтисе кул астыннан чыкканлыгын сизде һәм Солтан үзе дә аңа олы. кеше итеп карый башлады. — Әллә мин сезне туйдырып бетердемме, әткәй? — диде Кәшиф шкафка сөялгән җиреннән. Бу дорфа сорау картның күңелен рәнҗетеп җибәрде. — Бала ул нинди генә булмасын, ата-анасын туйдырмый, улым, — диде Солтан әрнеп һәм яңадан урыныннан күтәрелә төшеп куйды. — Ләкин, улым, синең өчен мин кешеләр алдында ояла башладым. Өйгә әйбер ташуыңны ташла. Синең үзеңә генә бу кадәр бирми торганнардыр. Берничә минут чамасы Кәшиф, ни әйтергә белмичә, аптыраш эчендә торды. Аннары ачуын яшерә алмыйча әйтте: — Әллә тамагыгыз бик тугаеп киттеме? — Юк, тамак тугаеп китүдән түгел, улым. Бу әйберләрне начар юл белән тапмыйсыңмы дип шикләнә башладым. Ата сүзен авырга алма, улым, бер тапкыр син судка китә язгач, минем шулай уйларга нигезем бар. Кәшиф колак очларына кадәр кызарды. — Ярар, әткәй, — диде ул сөялгән җиреннән гәүдәсен турайтып һәм идән уртасында туктап янә әйтте: — Алай сезне рәнҗетә торган булсам, бүгеннән соң килеп йөрмәм. Солдат башыма кайда да урый булыр әле. Хушыгыз, — диде һәм тизтпз атлап икенче бүлмәгә чыгып китте. Анда аның ашыга-ашыга киенгәне һәм: «Хуш, әнкәй!» дип эндәшүе ишетелде. — Чү, кая китәсең. Хәзер самоварым кайиый, ашым пешә, — диде ана ялварып. — Рәхмәт, әнкәй, мин тук. Сау бул. Кәшиф артыннан ишек ябылгач, Миңлезыйфа ире янына йөгереп керде. Солтанның йөзендә кан әсәре калмаган иде. — Ни булды, атасы, нишләдең син? —дип кычкырды ул күз яше.' аралаш. — Бердәнбер баланны куып чыгардыңмы? Солтан урыныннан сикереп торды: — Моннан соң Кәшифтән әйбер аласы булма! Теге Зәмзәм дигәннәрен дә өйгә кертмә! Ишетәсеңме, өйгә кертмә! Әйткән булсын! Солтан шул кадәр каты кычкырды, карчыгы аңа шаккатып карап торды. Солтанны ул мондый хәлдә һич кайчаи күргәне юк иде. Кәшиф үзенең Чернышевский урамындагы кабинетына кайтып бикләнгәч, утны сүндереп, озын кулларын баш астына куйган килеш, Казаннан китү турында уйланырга тотынды. Нигә Кәшиф китмәсен, ди. Китәр. Вокзалга төшәр дә поездга утырыр. Башына кызыл фуражка кигән дежурный өч тапкыр чаң сугар, паровоз сызгыртыр да кузгалыр, ул вагон тәрәзәсеннән карар: әиә Кремль, әнә Сөембикә манарасы, әнә Бишбалта... Хушыгыз! Китү теләге томан шикелле төссез, формасыз, абстракт булып торган чагында Кәшиф бу турыда әле җитәрлек уйлый ала иде. Әмма мәсьәлә үзенең конкрет ягы белән килеп баса башлагач, ул аптырашта калды. Кая китәргә? Икенче шәһәрдәге госпитальгәме? Бу — мөмкин
13
түгел. Ул чагында фронтка, ут эченә? Әгәр анда барып җитү белән үтерсәләр, яки аяксыз-кулсыз калдырсалар? Кәшифнең үләсе дә, аяксыз-кулсыз каласы да килми. Аның яшисе, тормыш рәхәтен күрәсе килә! һәм ул эченнән бу сугышны башлап җибәргән Гитлерга меңмең нәләтләр укый. Нинди матур тормышны бозды ул. Кәшиф, бәлки, өйләнгән дә булыр иде. Алар, Мөнирә белән икәү, чәчәкле бакчада чәй эчеп утырырлар иде. Яннарында, бәлки, нәни балалары да тәгәрәп йөрер иде... Соңгы вакытларда Кәшиф Мөнирә белән ачуланышуга карамастан, аны бик еш сагына иде. Аның кайдадыр ут эчендә йөрүенә ачулана да, борчыла да. Мондый көннәрдә ул Кабай буена төшә, Мөнирәләрнең квартираларына керә*. Әгәр Суфия ханым өйдә булса, Мөнирә турында сораштыра башлый. Кайчагында ул үз-үзен тыя алмыйча: — Минем турыда һични язмыймы? — дип тә сорый. Суфия ханым ике йөзлеләнә белмәгәнлектән турысын әйтә: — Юк, Кәшиф, бер генә ,сүз дә . язмый. Бөтен дус-ишләрен, кар- дәш-ыруларыи, хәтта күршеләрне дә сорап яза, ә сине, ичмасам, телгә дә алмый. Кәшиф бик озак утыра, аннары Мөнирәнең бүлмәсенә кереп карый. ’Өстәлдә китаплары тәртип белән өелгән килеш торалар. Кайберләренең эчләренә кыстырылып куйган кәгазьләре дә күренә — Мөнирә аларны укып та бетерә алмаган, ахрысы. Гүя ул сугышка түгел, лекциягә генә киткән. Менә озакламый кайтыр да, яңадан китапларын ачып укый башлар... Камод өстендә рамкалар эчендә Мөнирәнең һәм әтисенең хәрби киемнәрдә төшкән рәсемнәре тора. Никельле кровать Мөнирә үзе бар чактагыча, пөхтә итеп җыештырылган, мендәре өстенә нәфис челтәр ябылган. Монда бөтен нәрсә әүвәлгечә, бөтен нәрсәдән кызлык сафлыгы, нәфислек, паклык сизелеп тора... Бүген, әтисе белән сүзгә килешкәннән соң, Кәшиф үз бүлмәсендә ■озак кала алмады. Ашыгыч эшләре булуга карамастан, Мөнирәләргә китте, һәм ул звонок бирүгә, аңа «кем бар?» дип дәшмичә үк шнек ачтылар. Ишек ачучының /Мөнирә дкәнен күргәч, Кәшиф шаккатып калды. — /Мөнирә! — дип кычкырды ул һәм ишектән атылып кереп аның лке кулыннан тотты. — Мөнирә! Син кайдан? Ипчек? Бөтенләйгәме? Алар бүлмәгә керделәр. — Әни, карагыз, Кәшиф тагын да озыная төшкән бит, — диде МЬнирә. — Көлмә, көлмә, Мөнирә, — диде Кәшиф һәм эченнән: «ул минем белән сөйләшә!» дип уйлап куанып куйды. — Ә хәрби кием сиңа, Мөнирә, килешә икән. һәм ул тагын бер кат Мөнирәнең өстендәге хәрби гимнастеркага, билендәге каешка һәм күкрәгендәге Кызыл йолдызга карап алды. — Син орден да алырга өлгергәнсең, бугай? — диде ул. Ләкин моны ул бер дә исе китмичә әйтте. Кыз аның бу соравына җавап бирмичә, үзе сорау бирде: — Син әле һаман Казандамыни? Туйдырмыймы соң бер урында? Кәшиф, үзе өчен бүген аерата авыр булган бу сорауны ишетмәмешкә салынып, сүзне яңадан орденга күчерде. Ләкин кыз аны ярты сүздә бүлдерде. — Ә мин уйлыйдыр идем, сип инде фронтта, сугышып йөрисендер дип. Икенче көнне алар бергәләп Академия театрына бардылар. Мөнирә Кәшифкә карата дошманлык күрсәтмәде. Бу хәл аның өметләрен •яңартты. «Фронт синнән әйбәтрәкләрне дә үзгәртә шул», дип уйлады 5-т һәм караңгыда театрдан кайткан чакта, Мөнирәне "култыклап алды.
14
— Димәк, сине Ленинградка күчерәләр?, — дип сорады ул тавышына борчылган төс биреп. — Әйе, — диде Мөнирә. Анда хәзер бик кыен бит. Блокада. — Кыен булганга күрә соралдым да. Мөнирә эшли торган поездны командованиенең боерыгы буенча расформировать иттеләр. Поездның, медицина персоналына я бүтәю поездларга, я Ленинград фронтына барырга тәкъдим ясадылар. Мөнирә- оер дә икеләнеп тормастан соңгысын сайлады. Хәзер ул Ленинградка барышлый, әнисе янына ике көнгә кергән иде. Алар Кабан күленә җиттеләр. Караңгыда Кабан тонык кына ялтырап ята иде. Беренче кар бөртекләре оча башладылар. Бәйрәмне Ленинградта каршы алырга өлгерсә идем, — диде Мөнирә. — Октябрь бетә бит инде. Мөнирә, мин синең өчен никадәр борчылдым һәм борчылачакмын. Син ут астында да алай борчылмагансың, — диде Кәшиф. Мөнирә Кәшифнең бу турыда сүз башлавын көткән иде. Кирәкми, Кәшиф, — диде ул әкрен генә, ниндидер икенче бер нәрсә турында уйлап. — Хәзер сугыш вакыты, мәхәббәт белән чуала торган чак түгел... — Ничек? Сугыш дип кешеләр мәхәббәттән ваз кичәргә тиешләрмени? Безнең яшьлек сугыш вакытына туры килгән икән, аңа без гаеплемени? Мәхәббәт ул теләсә нинди шартларда да яши. — Ләкин нинди мәхәббәт бит, Кәшиф. — Нинди булсын. Ике яшьнең бер-берсенә булган саф мәхәббәте. — Саф мәхәббәт... Ромео белән Джульетта, Галиябану белән Хәлил мәхәббәте... — Әйе, әйе! — диде Кәшиф. Шәһәрдә бер генә ут та күренми иде. Көзге караңгы төнне бары- тик болытлар арасыннан ара-тирә йөзеп чыккан ярты айның зәгыйфь нурлары гына бераз яктырта. — Без, театрдан кайтабыз, — диде Мөнирә айга карап уйчан? гына, — ә анда, Сталинградта кешеләр төнге атакага баралардыр... — диде, һәм кинәт, Кәшифнең соравына җавап бирмәгәнен исенә төшергәндәй әйтте: — юк, андый мәхәббәтләр юк! — ЛАөнирә, — диде Кәшиф, — тик син миңа бер генә сүз әйт: МИЕ көтә аламмы, өмет итә аламмы? Бу минем өчен яшәү белән үлемне хәл итү. — >Гшәү дә, үлем дә монда хәл ителми, Кәшиф. Син моны аңларга тиешсең. Аңламыйсың икән, кызганыч. Син мине үзеңнең мәгънәсез сорауларың белән артык борчыма. Теге вакытта мин сиңа яшьлегем,, тәҗрибәсезлегем аркасында гына ачуланмадыммы дип уйлаган идем һәм үземне тагын бер кат сынарга булдым. Юк, ялгышмаганмын икән. Син шундый ук оятсыз, эгоист һәм буш кеше икәнсең. Хуш! Кәшифне бер үзен караңгы урамда калдырып, Мөнирә өйгә кереп китте. Бу төнне ул әтиенә, Галимгә, Ләләгә, һажәргә, Наильгә һәм Хафизга хатлар язды. Икенче көнне Петр Ильичның семьясында, мәктәбендә, Ләләнең дәү әнисендә һәм Рәхим абзыйларда^булды. Рәхим абзыйны ул бу юлы да очрата алмады, ә Саҗидә апа белән бик озак сөйләшеп утырдылар. Галимнең хатларын укыдылар. Алардан кайтышлый, урамда, Мөнирә кайчандыр бергә укыган Зәмзәм Юркаеваны очратты. Зәмзәмнең өстендә каракүл якалы әйоәт пальто, аягында ялтырап торган ботылар, башында ак берет, авызында алтын тешләр, иреннәре кызылга буялган. Ул Мөнирәгә маникюрлы ак. кулын сузып күреште. — Сез кайда эшлисез? — дип сорады Мөнирә. Зәмзәм елмаеп җавап бирде.
15
— Мин дә сезнең кебек хәрби эштә. Генеральский кибеттә эшлим. — Ә мин заводта эшлисездер дип уйлаган идем. — Фи, заводта. Анда пычрак эчендә казынырга. «һаман элекке Зәмзәм икән, бер дә үзгәрмәгән», дип уйладьг Мөнирә. — Кич белән өйгә килегез. Киявем дә өйдә булачак. Пәрәмәч пешерербез. — Рәхмәт. Кич белән мин китәм. ■— Ах, нинди кызганыч. Югыйсә дус-ишләрне искә төшереп бер утырыр идек. Киявем болай да әйтә, мине, ди, подругаларың белән таныштырмыйсың, ди... Мөнирә, Зәмзәмне аптырашта калдырып, аның сүзе беткәнен дә- көтмичә, китеп барды. Хәтта кул да бирмәде. Ун минуттан ул инде Таня Владимированың әнисе тора торган квартираның ишеген кага иде. Таняның әнисе, Капитолина Степановна, аны үз кызы кебек, шатланып каршы алды. — Танядан берәр хәбәр бармы? — дип сорады Мөнирә аның, кочагыннан башын алмыйча. — Юк шул, бер хәбәре юк балакаемның, — дип карчык көрсенеп, Мөнирәнең башыннан сыйпый-сыйпый җавап бирде. Мөнирә Казаннан таң белән китте. Ул үзен озата килгән әнисен кочаклап үпте дә, инде кузгала башлагай вагонның площадкасына сикерде. Өстенә күн пальто кигән, башына шәл бөркәнгән Суфия ханым аңа ак кулъяулыгын болгады. Икенче тапкыр инде ул кызын фронтка озата. Хәерлегә генә булсын иде...
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
1 — Сталинградта туплар гөрселди, Заполярьеда немецлар калтырый,— диде Виктор Шумилин разведкадан кайткач. Ул бик арыган иде, яшькелт мүк белән капланган салкын таш өстенә утырып, тәмәкесен көйрәтеп җибәрде һәм ашыкмыйча гына тарта башлады. Күзләрен, кыса төште, гүя ул әле күптән түгел генә булып үткәннәрне кабаттан күз алдына китерә иде. — Сөйләгез, иптәш Шумилин, ничек булды, немец полковнигын ничек эләктердегез? — Сидоров белән бар да, эләктермә имеш! — Шумилин бүреген кашы өстенә үк төшерде дә тыңлаучыларны сихырлый торган серле тавыш белән сөйли башлады. — Сез беләсез, без дүртәү киттек: капитан Сидоров, Верещагин., Урманов һәм мин. Менә бервакыт без текә кыя өстендә ятабыз. Аста болытлар агыла. Капитан кулы белән түбәнгә күрсәтә дә, безгә әйтә: «Немецлар әнә анда», ди. Мин бер үзем кыя түбәсендә калдым, алар өчәүләп җеп баскычтан төшеп киттеләр. Салкын. Җил. Тыңлыйм: я түбәндә немецча сөйләшкән тавышлар ишетелеп куя, я кемнәрдер сүгенәләр, пычкы чыңлый, машиналар гүләп ала. Байтак вакыт үтте. Иптәшләр кайтмый да кайтмый. Атышлар да юк. Димәк, алар исән. Чөнки аларны тавыштынсыз гына каптырырга мөмкин түгел. Шулай да борчылам. Ул упкын төбендә ни булмас дисең. Бервакыт җеп баскычым селкенеп китте. Мин автоматымны җайлап куйдым: томан эчендә кемнәр икәнлеге күренми... Шумилин сүнгән тәмәкесен кабызды да яңадан сөйләп китте. —1 Үзебезнекеләр булып чыкты. Алар анда «телне» ничек эләктергәннәрдер, белмим — күрмәдем. Анысы артык кызык та түгел. Иң кызыгы — немец. Ул авызына тыгылган чүпрәкне алгач та: «Сталинград.
Сталинград... колоссаль» — дип такылдый башлады. Юл буе шуны кабатлап килде. Үзе дер-дер калтырана, хашәрәт. — Димәк, аларны анда ничек тураганнарын беләләр, — диде бер сугышчы. — Хәзер алар Сталинградны төшләрендә дә күрә башлаячаклар. — Анысы шулап. — дип Шумилин урыныннан торды, — ләкин уяу булырга кирәк, егетләр. Немецлар нәрсәгәдер хәзерләнәләр. Полковникның сүзләренә һәм планшетында табылган картага караганда, алар безнең участокта шактый зур көч туплаганнар булса кирәк. Бәлки, төньякта Сталинград өчен реванш алмакчылардыр. Бер атна үтте. Ләкин немецлар һичнинди активлык күрсәтмәделәр. Безнең күзәтүчеләр һәм разведчиклар аларның бөтен фронт буйлап фортификанион ныгытмалар күтәрүләрен хәбәр иттеләр. — Немец җиргә керә. — Немец таш чүки. Сугышчыларны бу хәбәрләр шатландырды да, борчыды да. — һөҗүм итүдән тәүбә иттердек бит үзләрен, — Диделәр берәүләр. Икенчеләр, немецка ныгырга ирек бирмәскә кирәклеген алга сөрделәр: — һөҗүм итәсе иде. Хәзер немецны үкертеп кыйный - торган чак. Гырылдавыннан тот та өз! Тау итәкләренә карлыгач ояларысыман ябышкан землянкаларда сөйләнгән бу солдат сүзләренә җавап рәвешендә бригада командирының приказы килеп төште. Анда болай әйтелгән иде: , — Немецларга бер генә минут та тынычлык бирмәскә. Бөтен төр кораллардан аны юк итәргә, ныгытмаларын җимертергә. Поляр төне кыю сугышчыларга киртә түгел, төн — кыю сугышчыларның дусты... Заполярьеда стабильле оборона көннәре башланып китте. Өзлексез хәрәкәт итәргә, туктаусыз шау-шуга күнеккән кешеләргә баштарак мондый оборона сәер тоелды. Немецлар атакаламыйлар. Алар ягыннан тәүлегенә бер яки ике тапкыр туптан аталар. Теләр-теләмәс дигәндәй пулеметлары такылдап куя. Аның каравы безнең яктан активлык зур. Тын гына торган арада тауларны яңгыратып, батареялар залп бирә. Пулеметлар давыллы ут ачалар. Алар тынган арада ялгыз снайпер мылтыгының тавышы янгырый һәм сугышчылар эчке горурлык белән; — Тагын бер фриц Гитлер белән Геббельска сәлам әйтергә китте,— диләр. Верещагин, Ломидзе, Шумилин һәм Урмановиы, әле һөҗүм сугышлары башланганчыга кадәр үк, разведкага күчерделәр. Шул көннән башлап, дүрт дус, бүтән разведчиклар белән бергә,, өзлексез хәрәкәттә булдылар. Әле «тел» алып кайттылар, әле’ немецларның обороналары эченә үтеп кереп, анда «җәһәннәм» ясадылар. Разведка начальнигы капитан Сидоров җитәкчелегендә, йөз илле метр биеклектәге кыядан бау баскыч белән төшеп, көпә-көндез немецларның штаб начальнигын алып кайткач, алар турында бөтен бригада сөйли башлады. Операциягә киткән чагында диңгезчеләр, маскхалатлары астыннан үзләренең "кигез формаларын кияләр һәм хәнҗәрләрен тагалар иде. Часть диңгез бригадасы дип аталса да, айда диңгезчеләр, бигрәк тә, корабльдә йөзгән д::г!дзчелор аз калды. Күпчелек өлеше пехотачылар иде. Аларныц кигән киемнәре дә пехота киемнәре иде. Сугышчылар икенче тапкыр котып кышын каршы алырга хәзерләнә башладылар. Хәзер инде аларны котып кышы былтыргыча куркытмый иде. Алар инде ана күнектеләр. Ләкин һич тә көтмәгәндә бригаданы позициядән алдылар. Берәү дә моның пи өчен болай эшләнгәнен анык белмәгәнгә, солдатлар арасында и меш-м имешләр китте. — Икенче эшелонга, ялга чыгаралар, имеш. Үзәккә күчерәләр, хәзер анда немецны куарга гаскәр кирәк,
— Ленинград фронтына озаталар, хәзер анда наступление көтелә, имеш. Бу хәбәрләр барысы да дөреслеккә бик якын иде. Әмма чынын берәү дә белми иде. Разведчиклар иң актыктан кузгалдылар. Караңгы.. Артта, еракта, немец ракеталар чөя, озын, озын пулемет чиратлары ишетелә. Урманов артына борылып карады: — Хуш, Заполярье, хушыгыз таулар! Аңа ничектер моңсу иде. Ул үзен туып-үскән җиреннән аерылып китүче кеше кебек хис итте. Аның уйларын белгән кебек^ янәшә атлаучы Верещагин: — Без үз бурычыбызны үтәдек. Төньяк бастионының капкасыннан дошманны кертмәдек. Без әле дошманны куар өчен бирегә кайтырбыз, — диде. — Кайтмасак та, бу җирләр гомергә истә калачак, — диде Галим уйчан гына. Верещагин да шулай уйчан гына өстәп куйды: — Әйе, кан койган җирләр онытылмыйлар алар.
2 Мурманск белән Петсамо шоссесында «егерме җиденче- километр» дип атала торган бер урын бар. Юл чатында ташлар арасына утыртылган баганага «27» дип язып куйганнар. Ягъни бу җир' Мурманск шәһәреннән егерме җиде километрда дигән сүз. Биредә тау итәкләрендә һәм үзәнлекләрдә аз-маз куаклыклар, берничә урында, . бүрексыман калкып, биек, төз наратлар күренә. Заполярьеның ялангач таулары ландшафтында алар ничектер аерылып торалар, үзләренә бертөрле кабатланмас матурлык тәшкил итәләр. Алгы кырыйдан кузгалып киткән бригаданы менә шунда туктаттылар. Таң беленә башлаган иде. Көндез шосседа һичнинди хәрәкәт булмаска тиеш, хәтта аерым автомобильләргә дә йөрергә рөхсәт ителми. Чөнки немецларның разведка самолетлары көн озын һавада асылынып тора. Гаскәрнең күченүен сиздермәскә кирәк иде. Егерме җиденче километрда кырык беренче елдан калган землянкалар бар иде. Сугышчыларны шул землянкаларга урнаштырдылар. Галим, итекләрен салып, ял итәргә генә җыенган иде, аны разведка ■начальнигы капитан Сидоровка чакырдылар. Галим килен кергәч, капитан Сидоров аңа, бик җитди итеп, — Командировкага җыен, — диде. Моңа кадәр бары тпк «разведкага хәзерлән» сүзләрен генә ишеткәнгә, Галий командирның фикерен «ярты сүздән» төшенеп җитә алмады. Озын буйлы, чандыр гәүдәле, ябык һәм кырыс йөзле капитан исә бер әйткәнен ике тапкыр кабатларга яратмый иде. Ләкин бу юлы ул, Галимнең гомерендә һичкайчан командировкага бармавын сизеп,,көлемсерәп куйды: — Минем белән барасың. — X: *ер аңлашылды, иптәш капитан. — Өч кешегә аттестат ал. Бераз коры паек. — Есть! — Ләкин бу турыда берәүгә дә әйтәсе булма, — дип капитан бармагын селкеп куйды һәм үзенең язуларына таба борылды. Галим китәргә рөхсәт сорады. Ике сәгатьтән соң алар, җиңел автомобильгә утырып, Мурманскига таба баралар иде инде. Юл борылмалы. Машина әле тау итәгеннән оча, өле тау сыртына калка, әле баш әйләндергеч тизлек белән түбәнгә тәгәри.
2. .с. Ә«. № 7. 17
18
Машинада алар белән бергә бригада командиры полковник Илдао- бара иде. Элекке комбригны 1941 нче елны ук яңа бер дивизиянең командиры итеп билгеләделәр. Аның урынына Илдарскнй калды, озакламьш аңа полковник дәрәҗәсен бирделәр, „ ^ара әле> туган, син безне тау астына очырта күрмә, — диде Илдарскнй шоферга. Шофер артына борылмыйча гына: — Тыныч булыгыз, иптәш полковник, — диде. 1 алимгә шулай җил истереп, диңгез катерындагы шикелле кызу, тын кысылырлык омтылышлы бару ошый нде. Аның күптән инде мондый рәхәтне татыганы юк иде. Кинәт павада мотор тавышы ишетелә башлады. Шофер белән янәшә утырган Сидоров, кабинадан сузылып карап, — Немец,— диде. Газ! — дип боерды полковник. Машина тагын да тизрәк бара башлады. Галим сиздерми генә үзе оелән янәшә утырган полковникка карап алды. Илдарскийиың йөзе тыныч, ләкин кашлары җыерылган, ул үз алдына нәрсәдер уйлап бара. Ьуреге астыннан ап-ак чәче күренә. Сугыш башында, Галим аны беренче очраткан вакытта, аның чәче әле ул кадәр үк ак түгел иде. Самолет тавышы ераклаша башлады. Ул автомобильне күрмәде булса кирәк. Менә инде Д'1урмански да күренә. Озак айлар буенча кыргый таулар арасында, мүкле ташлардан, кәрлә каеннардан, этләрдән, боланнардан башка бернәрсә дә күрми яшәгән Галимгә Мурманск култыгындагы эреле-ваклы судноларны, корабльләрне һәм ефәк тасмалары йөрәккә кереп урала торган безкозыркалы морякларны күрү искиткеч зур якалык һәм шатлык булды. Ул, сихерләнгән кеше шикелле, диңгезчеләрдән күзен ала алмады һәм аның таулар арасында сүнеп, басылып торган сагыну хисләре берьюлы кузгалып китте. Ничек ул диңгездән бу кадәр озак аерылып яши алган? Ничек түзгән? Кинәт аның яңаклары ут шикелле яна башлады. Бер ел эчендә үзенең диңгезенә кире- кайта алмаган моряк нинди моряк ул! — Диңгез... диңгез... корабльләр...—дип Галим үз-үзенә кабатлады һәм, командировкадан кайткач, диңгезгә күчү турында яңадан кайгырта башларга булды. Аның моңарчы флот командующие исеменә- язган рапортлары да, хатлары да җавапсыз калган иде. Шулай да ' ул өметен өзмәде. Иртәме, соңмы аның йөрәген аңлый торган кеше табылырга тиеш ләбаса. Шәһәрдә, гостиницага урнашкач, Галим үзенең зур, таза солдат итеге белән идәндәге келәмнәргә курка-курка гына басып йөрде,— пычратырмын дип шикләнә иде ул. Коридордагы биек көзгегә дә ул бик сәерсенеп карады. Солдат булганнан бирле ул үзен бөтен буе-сыны белән көзгедә күргәне юк иде. Ул бераз гаҗәпләнгән хәлдә көзге ил дында басып торды. Элекке, мәктәпне бетергән чактагы, бастонкалы, әйбәт уткжланган кара чалбарлы, янып торган алсу-ак йөзле, чандыр гәүдәле егеткә, яки башына ефәк тасмалы безкозырка, өстенә ак якалы флонель һәм киң балаклы чалбар кигән диңгезчегә ул бөГенләй ошамаган иде. Буйга да үскән, иңбашлары да киңәйгән, җилдән, кояштан каралып беткән йөзе дә кырысланган, күз карашлары да инде эдеккечә ваемсыз йомшак түгел, ә каты, үткер һәм усал. Күз почмакларында вак-вак җыерчыклар хасил булган. Өстендә шинель, башында колаклы бүрек. Хәер, шинель аның төз һәм озын гәүдәсенә килешеп, ятып тора- Көязләтеп кыңгыр салган бүреге дә бик шәп килгән. Аиың яныннан битен-башын чачаклы сөлгегә сөртә-сөртә каппт Сидоров үтеп китте. — Урманов, ваннага!
19
Галим чынаяктай ак ваннада, муен тиңентен җылы суга утыргач, сугыш михнәтләрен бөтенләй онытты: «Карасана! Дөньяда ванналар да бар икән әле!» — диде ул күңеленнән, балаларча бер катлылык белән. Кичке уннарда алар, поездга утырып, Карелия фронтының штабы урнашкан Акдиңгез шәһәренә киттеләр. Вагонда күбрәге хәрби кешеләр иде. Галим аларның үзара сөйләшүләрендә, әледән-әле «командировка» сүзен ишетеп, эченнән көлемсерәп куйды: янәсе ул да командировкага бара. Шул ук вакытта Урманов, болай командировкада йөрен,, гомер уздыруны ошатып та бетермәде. Куркыныч һәм кыен булса да, егет кешегә алгы кырыйда, ут сызыгында булу яхшырак. Урманон- вагон чайкалган уңайга селкенә-селкенә шулай уйлады. Алар белән бергә, бер купеда, бәләкәй генә бер әби бара иде. Аңа. хтырырга урын булмагач, Галим үз урынын бирде’ — һәй рәхмәт, улым, һәй рәхмәт, — диде карчык, — миңа басып- торсам да ярар иде. Син сугыш кешесе'—син ял ит. Әбинең йөзен җыерчыклар баскан, күзләре, үзләренең яшьлек төсләрен югалтып, нурсызланган, уңган, яшь чагында аның күзе зәңгәрме- әллә соры булганмы — әйтүе кыен. Башында кара һәм ак шакмаклы шәл, өстендә бөрмә билле кара тун. Тунының күкрәгенә, сары җеп белән, бик нәфис итеп, төньяк поморларына хас бизәкләр төшерелгән. Башта басынкы гына күренгән әби сүзчән һәм җанлы булып чыкты. Вагон тәгәрмәчләре кебек, бер өзлексез, сөйләшеп барды. Иң әүвәл ул немецларның Мурманскины ничек итеп бомбага тотуларын, никадәр һәйбәт, матур йортларның җимерелүен, нихәтле бала-чагаларның, карт- корыларның һәлак булуларын ачынып, нәфрәтләнеп сөйләде. Шул ук вакытта Галим бу сугыш карчыкның котын алмавын да күрде. — Әбекәй, бомбалар төшкәндә бик куркынычмы? — дип сорады ул юри. — Хәтәр, бик хәтәр, — дип җавап бирде әби, чәчләрен шәле астына кыстырып һәм, тешләре төшеп беткәнлектән, эчке иреннәрен тиз-тиз кыймылдатып. — Хәтәр, тик бонбадан качарга ярамый. — Ник? — Ник дип, бер көнне без күршем Прасковья Ивановна белән шулай чиратка чыккан идек. Ипигә дип. Немец күктән бонба ташлый башлады. Суя торган дуңгыз баласы кебек чиный инде ул бонба дигәннәре. Бик яман. Прасковья Ивановна акныкараны күрмичә йөгерергә тотынды, йөгереп качып буламыни. Аннары карчык кешенең йөгерүе дә... Мин аңа: «йөгермә, күрше, җиргә ят!» дип кычкырам. Ул бичара әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә тыңламады, йөгерде дә йөгерде. Мин үзем сулы чокыр дип тормадым, сузылдым да яттым. Шулай итеп, миңа берни булмады. Кыйпылчыклары гына баш түбәмнән .сызгырып үтеп китте... Бонбадан куркырга ярамый. Минем улымның кызы, тревога була башласа^ гел өй түбәсенә менә. Нихәтле зажигалканы сүндерде ул. Берсен өйгә дә алып кергән иде. Исе яман булгач, чыгарып ташладым. — Ә күршең нишләде, әби? — Җиргә ятмады шул ул, үзе гаепле бичара... Галим әбинең кая баруы белән кызыксынды. Ул Полярный Круг станциясенә, кияүдәге кызы янына бара икән. Кызы анда метеоролог булып эшли. Әби әйтмешли: «Һаваның ничек буласын, яңгырның, буранның кайчан киләсен алдан әйтеп тора». Озакламый ул бала табарга тиеш. Әби шул баланы каршы алырга бара икән. Югары полкада яткан Сидоров, бераз шаяртып, — Сугыш вакытында нинди бала табу ул, — дип куйды. Әби, башын кыйшайтып, астай өскә карап сөйли башлады. — Сугыш дип, улым, тормыш тукталып тормый инде. Аны француз патшасы да туктата алмаган, Гитлер да туктата алмый. Ул үз ~ юлы белән бара. Алла кушса, бик әйбәтләп бәби туен үткәрербез. Дошман
20
шарга үч итеп. Үземчә, — карчык кеткелдәп көлеп алды, — баланың исемен дә алдан унлап кундым. Кыз булса, Тапя дип куштырырбыз, Мәскәү каласы янында шундый бик батыр партизанка булган дн. Ир булса, Николай дип кушарбыз. — Ни өчен Николай? Николой патша булган ич. — һай, улым, нинди юләр хәзер баласына патша исемен кушсын дн. Патша исемен халык онытты инде. Николай батыр очучы булган. Немецлар өстенә үзенең яна торган самолетын төшереп, аларны кырып бетергән. Полярный Кругта әби поезддан төшәргә җыена башлагач, полковник бәби туена дип, аңа консерва һәм колбаса бирергә кушты. Әби аларны мең рәхмәтләр укып алды. — Миңа, әнкәй, рәхмәт укыма. Оныгыңны батыр кеше итеп тәрбияләргә тырыш, — диде полковник. — Иң зур рәхмәтең шушы булыр. Галим әбигә вагоннан төшәргә булышты. Карчык аңа: «Явыз дошманны җиңеп, исән-сау килеш әти-әниең янына кайт», — дип теләкләр теләде һәм уң битеннән үпте. Әби поезддан төшеп калгач, кулларын баш астына куеп, югары пол- када ятып барган полковник уйчан гына әйтә куйды: — Нинди киң күңелде бу рус халкы. Киләчәккә никадәр көчле ышаныч белән карый ул. Өмете булмаса', ул бәби туе турында сөйләр идемени? Аннары исемнәр турында ничек матур уйлый ул. Л1мн әбинең сөйләгәнен рәхәтләнеп тыңлап тордым. Аңлый белгән кешегә бу бик зур җан азыгы. Икенче көнне алар Акдиңгез шәһәрендә иделәр инде. Кызыл Армия йорты янындагы гостиницага урнашкач та, полковник белән капитан штабка китеп барды. — Сиңа күңелсез булмасын өчен Акдиңгезие күреп кайт,—диде Сидоров Галимгә. — Тик комендантка эләгә күрмә, югыйсә маршировать итәрсең. Уникедә биредә бул. Шушы берничә көн эчендә Галим полковник Илдарскийның бер сыйфатын сизеп алды, ул үзенең хезмәтенә бәйләнешле эшләр турында һич нәрсә сөйләми иде. Шулай ук ул башкаларның да чит кешеләр алдында үз хезмәтләре турында такылдауларын яратмый иде. Ул күрше купеда килгән ике интендантны базада нинди әйберләр күп, нинди әйберләр юк икәнлеге турында кычкырып сөйләшүләре өчен, бик каты орышты, Галим моны аңардан һич тә көтмәгән иде. Полковник белән капитан китеп баргач, Галим дә урамга чыкты. Акдиңгез шәһәре зур түгел икән. Ничектер ж.әелебрәк утырган. Шәһәрне икегә бүлеп, ярсу сулы елга ага. Кайчандыр бу елга буйлап Бөек Петрның көймәләре үткән диләр. Перекатлар аша көймәләрне үткәрер өчен, ташны кисеп ясалган капкалар әле дә саклана. Граждански# киемле бер кешедән Галим: — Диңгез еракмы? — дип сорады. Кеше аңа шикләнеп карады. — Гафу итегез, — диде ул, — моны сез коменданттан сорый аласыз. Шуннан соң Галим гражданскийларга артык мөрәҗәгать итмәде. Фронт якынындагы шәһәрдә, урынсыз бирелгән сорауга кешеләр хәзер бүтәнчә җавап бирә алмауларын ул шунда ук төшенеп алды. Ул дингсз формасы кигән бер матроска мөрәҗәгать итте. — Морякмы? — дип сорады матрос үз чиратында. — Кайчандыр булга(н идем. — Аңлыйм. Диңгезчегә диңгезсез кыен. Ләкин син, туган, кайгырма, озакламый бөтен морякларны, — ул тавышын бөтенләй әкренәйт4, — корабльләргә кайтарачаклар. Галимнең күзләре очкынланып китте. — Чыклапмы?
21
— Бик ышанычлы кешедән ин^еттем. Шуннан соң ул Акдиңгез турында сөйләп бирде. Ул шәһәрдән шактый ерак икән. Каналга кадәр дә ике километрдан артык. Анпары* шәһәр читендә КП, документларны тикшерми торып, һичкемне шәһәрдән чыгармыйлар. Диңгезне күрә алмаса да, Галим гостиницага күтәренке күңел белән кайтты. Л4атростан ишеткән хәбәр аны канатландыра пде. Шул күтәренке рух белән, ул барлык дусларына хат язарга булды. Ләкин шул. чакта ишек дөбердәттеләр. Фронт штабының связное икән. — Генерал Илдарский биредәме? — Полковник Илдарский биредә. — Аңа личный хат. Сез аның адъютантымы? — Әйе, бирегез. : Связной, үзенең дәү сумкасын ачып, Галимгә алсу конвертлы хат сузды. — Зинһар үз кулына тапшыра күрегез. Хатны, брат, солдатлар гына түгел, генераллар да ике күзләп көтәләр. Монда бер генерал бар, мине? урамда күрсә дә: «Филимон, хат юкмы?» дип сорый. Связной олы яшьләрдәге күңелле генә бер солдат иде. Галим /аңа папирос тәкъдим итте һәм берьюлы аның «эчендәге тышында» дигән кеше икәнен аңлады, һичнинди мактану, яки күп белдеклелеген күрсәтү- нияте белән түгел, ә ихлас күңелдән, гадилегеннән Галим өчен әллә= нихәтле яңалыклар сөйләп бирде ул. Сүз арасында: — Сезнең командирыгызны да күтәрделәр бит, — диде. — Ничек күтәрделәр. — Генерал-майор хәзер ул. Приказ бар. Бу хәбәрне ишеггкәч, Урманов бик шатланды. Филимонны ул баскычка кадәр озатып куйды. Связной калдырган хат өстәл өстендә ята иде. Галим аны кулына алды һәм кинәт, таныш язуны күреп, аның күзләре зур булып ачылды. Хат Мөнирәдән иде. «Ул исән!— диде Галим шатланып, — ул исән!» Кичә, ял иткән чакта, сүз ара сүз чыгыгг, Илдарский Галимнең Казаннан ик!әнен һәм кызы Мөнирә белән бер мәктәптә, хәтта бер класста укуын белгәч, шатланды да, гаҗәпләнде дә. Аннары: «Нигә бу турыда элегрәк әйтмәдең», дип орышып та алды. — Иптәш полковник, сез аңа ачуланмагыз, — дип, Галимне яклап,. Сидоров сүзгә кушылды. — Солдатлар аның полковник кызы белән таныш икәнлеген белсәләр, күзен дә ачырмаячаклар. Мондый чакта телеңне тыю яхшырак. — Буш сүз. Алар яшьлек дуслары. Шулаймы, Урманов? — Шулай, иптәш полковник. Шуннан соң Илдарский кызыннан күптән хат булмавын әйтеп, борчылып, уйга калды. Бераздан ул идән буйлап арлы-бирле йөри-йөри: — Александр Матвеевич, сезнең балаларыгыз бармы?—дип сорады,. Сидоров елмайды: — Өчәү. — Сез хатыныгызны күбрәк сагынасызмы, әллә балаларыгызнымы? — Балаларымны, бигрәк тә, иң кечкенәсен. — һәркем шулай ди. Миндә дә шундый гөнаһ бар. Кызымның мин. мәктәпкә йөргән чагын беләм. Пионер галстугы бәйләп. Ә хәзер ул хәрби врач. Моны инде күз алдыма да китерә алмыйм... Кичә булып үткән бу сөйләшүләрне Галим, МөнирЬнең хатын алгач,, тагын бер тапкыр исенә төшерде. Ул арада коридорда аяк тавышДары. ишетелде. Илдарский кайта икәнен Галим шунда ук сизеп алды. Чөнки ул гына шулай каты басып йөри иде. Командирның болай көтелмәгән- Дәрәк кайтып килүе Галимне аптырашта калдырды. Ул аңа ничек мөрәҗәгать итәргә тиеш: «иптәш полковник» дипме, әллә «иптәш генерал»
22
дипме? Шулай да актык секундта ул «полковник» дип мөрәҗәгать /итүне хәзергә яхшырак тапты. — Иптәш полковник, сезгә хат бар,- — Кызымнанмы? Галим хатны сузганда, Илдарскийиың кулы чак кына калтыранып китте. «Борчыла»,—дип уйлады Галим. Илдарскпй хатның адресына озак карап торды, аннары тәрәзә янына китеп, конвертны яктыга тотып карап, саклык белән генә ертты. Урманов, газета караштыргалаган булып, аны читтән күзәтеп тора иде: командирның киң, кырыс йөзе яктырганнан яктыра барды, җыёрылган киң маңгаен икегә ярып торган сызык та югалды. Төп буыннары алтын төк каплаган озын бармаклары белән ул, күңелле итеп, тәрәзә төбен дөбердәтеп алды. Аның артка таралган чал чәченә һәм күкрәгендәге ■орденнарның эмальләренә кояш нуры төшкән иде. Менә Ильдарский, җитез генә итеп, Галимгә таба борылды. — Мөнирә Ленинградта, госпитальдә эшли. Күптәй хат язмавым өчен үпкәләгән, — диде һәм кәгазь белән кара сорап алды. Аннары ул, шомшак урындыккй утырып, хат язарга тотынды. — Урманов, синең әтиең бармы?—дип сорады ул хатын тәмамлагач. — Бар, иптәш полковник. — Эшлиме, укытамы? — Заводта, мастер. — Алай төпле нәселдән икәнсең. Әтиең синең өчен борчыла торган- лыр. Аталар борчылалар алар. Хат аласыңмы? — Алам. — Ә үзең язасыңмы? — Язам. — Кара, ешрак яз. Балаңнан хат килсә, күңелле була ул. Комбриг кул сәгатенә карап алды. — Мин бераз ял итәм. Син бу хатны илтеп сал. Сидоров кайткач, .-ашарга барырбыз. Галим, хатны алып, бүлмәдән чыгып китте. Аның йөрәге тибә, күңеле очына иде. Гашыйклар сөйгәннәренең исемнәрен аеруча бер дулкынлану 'белән әйтәләр бит. Әгәр комбриг бер-бер нәрсә сизгән булса, нинди уңайсыз булачак. ППС ерак түгел иде. Галим аны бик тиз тапты һәм Илдарскийиың 1хаты белән бергә үзеннән дә Мөнирәгә кечкенә генә бер хат салды. Ул әйләнеп кергәндә, капитан Сидоров кайткан иде инде. — Урманов,—диде ул, — юлга дүрт көнлек азык алырга кирәк. Лродскладның кайдалыгын беләсеңме? — Беләм. — Папирос алырга онытма. Горючийны да. — Дүрт көнлек күп булмацмы, иптәш капитан? — Юл озын. — Мурманскига бер тәүлек. Сидоров мәгънәле итеп каш сикертеп куйды. Галим артык сораштырып тормады, ә эченнән: «Озын юл булгач, .Ленинградка ук булсын иде инде», — дип уйлады. Ленинградта аның булганы юк иде. Ләкин ул аны күз алдына китерә ала: герой шәһәр, буйсынмас шәһәр, җиңелмәс шәһәр. Дошман аны •тимер боҗра белән кыскан, урамнарында снарядлар ярыла, йортлар ишелә, ачлыктан кешеләрнең йөзләре шешенгән, ләкин берәүдә дошманнан мәрхәмәт сорарга уйламый. Шулар арасында Мөнирә дә бар. Мөнирә, Мөнирә! Галим дә уйга чумды. Тар траншеяда, кысынкы блиндажда торган чагында аңа илнең зурлыгы, сугышның бөеклеге ипчектер артык снзел- З1и иде. Аңа иң мөһиме ул торган участокта тупланган шикелле тоела
23
пде. Разведкага барса!, бригада өчен генә әһәмиятле нәрсәне хәл итәргә ■бармый, ә бөтен фронт өчен әһәмиятле нәрсәне хәл итәргә бара кебек уйлый иде ул. Менә юлга чыккач, илнең зурлыгы да, сугышның масштабы да нык сизелә икән. Тимер юлларда исәпсез-хисапсыз хәрби составлар. Ачык платформаларда, брезент белән ябылган йөзләрчә танклар, туплар, самолетлар. Запас юлларда әллә нихәтле бронепоездлар, санитар поездлар, эшелоннар тора. Барлык станцияләрдә; хәтта кечкенә генә разъездларда һәм полустанокларда да гаскәр. Бөтен җирдә гаскәр, гаскәр, гаскәр... — Менә көч кайда!—дип ул сокланудан тыела алмыйча пышылдады. Берничә көннән поезд Волхов магистраленә килеп чыкты. Биредә дошман авиациясе тарафыннан җимерелгән станцияләр’, шәһәрләр, яндырылган авыллар ешрак очрый башлады. Тимер юлның ике ягында да әле кар белән капланып та өлгермәгән яңа бомба чокырлары күренә иде. ) Поезд туктаган станцияләрнең һәрберсендә Галим перронга чыкты. Ни өчендер аңа менә шушы станцияләрнең берсендә Ләлә очрар кебек тоела иде...
3 Волхов фронтына килгәч, ничек кенә булса да, Галим Ләләне эзләп табарга булды. Кара күзле, шаян, мәктәп дустын бик сагынган иде ул. Аны күрәсе, аның белән озак-озак, барысын-барысын искә төшереп сөйләшәсе килә иде аның. Алар тормышларының язларында аерылдылар. Галим аңлы рәвештә үзен хәрби эшкә хәзерләде. Ә Ләлә.... Кем «ъуйлаган, кош кебек җиңел, иптәшләре сөеп-шаяртып, «җил кызы» дип исем биргән, күбәләк холыклы ул бәләкәй кыз снайпер булып китәр дә немецлар өчен дәһшәт булып әверелер дип. Галим аны, өстенә кыска ‘тун, башына солдат бүреге кигән, иңенә оптик приборлы винтовка аскан килеш күз алдына китерергә тырышты. Ләкин бу ничектер;, сәхнәдәге кебек, бик сәер килеп чыга, ышанып булмый иде. Галим Ләләне күрермен дип, бик нык өметләнде. Ул үзенең разведчиклык зирәклегенә ышанды. Ләкин һич тә көтелмәгән бер хәл аның бу өметләрен билгесез вакытка кичектереп куйды. Бер көнне генерал аңа: — Минеи белән Ленинградка очасыңмы? — диде. Әйе, «очасың» димәде, «очасыңмы?» дип сорады. Очмыймы соң Галим! Аның коңгырт күзләре ялтырап китте, тыны кысылды. Генерал аның Мөнирәгә булган мөнәсәбәтен сизеп, шаяртмыймы? Юк, ул бик җитди. Җитди һәм бор- чулы. Капитан Сидоров бригаданы каршы алыр ечен Волховта калды (хәзер Галим бригаданың да монда күчереләчәген белә иде инде). Аз сүзле генерал, гадәтенчә, Ленинградка нинди йомыш белән очуы турында ■ әйтмәде. Хәер’, Галим өчен моның нинди әһәмияте бар. Генералның нинди эшләре булмас! Ул, складка барып, аттестат буенча, генерал өчен һәм үзе өчен берничә көнлек азык алып кайтты Һәм аны кечкенә чемоданга тутырды. Шул эшләрне бетергәч, юлга да чыктылар. Алар алмачуар ат җигелгән артлы чанага утырып; аэродромга килеп җиткәндә, алариы алып китәргә тиешле самолет көтеп тора иде инде. Генерал белән Галим, очучылар землянкасына кереп, бераз җылындылар да очып та киттеләр. Урмановның моңарчы самолетка утырганы юк иде. Самолет җирдән аерылган вакытта гына аңа, бер генә секундка, куркыныч булып китте. Аннары ул биеклек тойгысына бик тиз күнекте ■Һәм түбәндә, тоташ келәм булып җәелеп яткан кара урманга, ак алан
24
нарга кызыксынып карап барды. Кайчакта, карлы юлда кырмыскадай үрмәләгән, шырпы тартмасыннан аз гына зуррак автомашиналар күренеп калды. Бераздан самолет канатлары астында бер генә кара ноктасы да булмаган ап-ак алан йөзә башлады. «Ладога куле өстеннән очабыз»,— дип уйлады Галим. Ул да булмады, күксел томан эчендә, еракта, биек трубаларын, үткер очлы башняларын һавага сузган мәһабәт шәһәр күренде. Галим: «Килеп тә җиттекмени», — дип уйларга өлгермәде, самолет, аэродром өстендә әйләнеп тормыйча, төшә дә башлады. Самолеттан чыккач, генерал берничә адым китте до, бүреген салып туктады һәм бөек шәһәр алдында үзенең чал башын иде. Автомобильгә утырып, фронт штабына барган чакта Илдарский бөтенләй сөйләшмәде. Ул электән үзенә бик таныш булган бөек шәһәрмен., киң, тигез, чиста урамнарын танымады. Бик күп йортлар җимерелгән, урамнар баррикадалар белән буылган, анда автомашиналар үтәр өчен тар юллар гына калдырылган. Танклар үтә алмасын өчен рельслардан, тимер балкалардан, тимер-бетон баганалардан ясалган иадолблар утыртылган, һәр подвалдан диярлек тар гына амбразуралар карап тора. Кар чистартылмаган. Җил кырыйлары янган кәгазь кисәкләрен очыртып йөртә. ,/ 1 Штабта генералны, уң кашы өстендә тирән яра эзе күренеп торган, ябык йөзле, урта буйлы оперативный дежурный каршы алды: — Иптәш генерал, Хәрби совет члены иптәш Жданов сезне көтә. Генерал белән дежурный шунда ук, яшел келәм өстеннән атлап, эчке бүлмәләргә кереп киттеләр. Галим көтеп калды. «Иптәш Жданов... Ленинградның героик оборонасын оештыручы. А^еиә кем янына килде безнең генерал!» — дип Галим горурланып уйлады. Бераздан шул ук дежурный кире әйләнеп чыкты һәм, икенче ишекне ачып, — Барабанов!—дип кычкырды. Аннан юан гәүдәле, көнбагыш кебек сары бер ефрейтор атылып килеп чыкты. — Есть ефрейтор Барабанов! — Иптәш старшинаны гостиницага озат, 48 иче бүлмәгә. — Есть, иптәш старшинаны гостиницага озатырга. — Ә сезгә, иптәш старшина, — диде дежурный, Урмановка мөрәҗәгать итеп, — генерал анда көтеп торырга кушты. — Есть. Гостиницага килеп урнашкач та, Галим, пң элек, Мөнирә хезмәт итә торган госпитальне ничек табу турында сораштыра башлады. Ефрейтор бик белдекле кыяфәт белән, өйрәтеп бирде*- — Уч төбендә генә ул госпиталь. Бездән чыккач та, бер урам уйга борылып китәсең. Аннары тагын бер квартал үтәсең дә, барып та җитәсең. Бер минут кичекмәстән Мөнирәне эзләп китәр өчен ашкынып торган Галим генералның кайтуын түземсезлек белән көтте. Илдарский бары ике сәгатьтән соң гына кайтты. Аны шул ук ефрейтор озата килде. — Я, ничек урнаштың? — дип сорады генерал Галимнән. Урманов, аның шинелен алып, — Заполярье землянкасы белән чагыштырып булмый, иптәш генерал, — диде. Илдарский көлемсерәде һәм, тәрәзә янына китеп, карлы урамга, зур соры йортларга карап тора башлады. — Иптәш генерал, мин сезгә аш хәзерләдем, кайнар чәй дә бар. — Сабыр ит Урманов. Галимгә генерал нәрсәгәдер борчылган яки дулкынланган шикелле күренде. «Мөнирәгә бер-бер хәл булдымы икән әллә?» — дип курыкты ул. Ләкин генерал бөтенләй башка нәрсә турында уйлый иде. Сталин
25
ның якын көрәштәше һәм Ленинград большевикларының җитәкчесе иптәш Жданов белән очрашу аңарда онытылмас тәэсир калдырды. Моңарчы да Илдарскийның Ждановны берничә тапкыр күргәне, хәтта якыннан сөйләшкәне бар иде. Ул чагында аның өстендә я кара костюм, я яшел гимнастерка була торган иде. Хәзер ул генерал киемендә, йөзе бераз ябыккан шикелле. Илдарский аның киң маңгаендагы тирән сызыкка игътибар итте һәм, «Ленинград халкы кайгысының никадәр зур өлеше аның иңнәренә төшә», — дип уйлады. Хәзер, бер үзе калып, иптәш Ждановның сүзләре турында тирәнтеп уйланган чагында генерал, Сталин хәрби җитәкчелегенең һәм блокаданы озү буенча Сталин биргән төп идеянең бөеклеген аеруча нык тойды. Иптәш Сталин Ленинградны камап алган дошманга ударны камалган шәһәрдән ясарга кирәклеген күрсәткән. Бөек юлбашчының бу даһи күрсәтмәсе Ленинградны саклаучыларга блокаданың иң авыр көннәрендә алдагы перспективаны ачып биргән, оборонаның вакытлы бер нәрсә икәнен төшендергән, дошманның вакытлы өстенлекләрен бетерүгә һәм контрһөҗүмгә күчү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән тсәпсез- хисапсыз оборона сугышларының мәгънәсен аңлаткан һәм Ленинградны саклаучыларда һөҗүм ашкынуын көннән-көн үстергән. Ниһаять, юлбашчының бу бөек идеясе безнең гаскәрләргә тагын бик зур өстенлек — һөҗүмне дошман өчен көтелмәгәндә башлау мөмкинлеген бирә. — Җиңүгә ирешү өчен, бөек Сталин безгә иң дөрес һәм иң ышанычлы юлны күрсәтте, — диде Андрей Александрович. — Блокаданы өзүдә, Ленинград фронты гаскәрләре белән бергә, Волхов фронты гаскәрләре дә, шулай ук, флот һәм дошманның коммуникацияләрендә хәрәкәт итүче партизаннар да катнашачаклар. Алар барысы да үзара бергәләшеп хәрәкәт итәргә тиешләр. Бу хәл аларның җитәкчеләреннән нык оешканлык һәм югары хәрби осталык таләп итәчәк... Бер сәгать чамасы вакыт үтте, ә генерал тәрәзә яныннан кузгалмады. Аның уйлары һаман да Ленинград һәм аның батыр халкы турында иде. Ленинград халкы алдында генерал үзен аеруча бурычлы итеп санады һәм аның газапларын йөрәгенә аеруча якын итеп алды. Ул, Ленинград халкы үзен Верховный Совет депутаты итеп сайлаган көнне күз алдына китерде дә: — Юк, мин сезне, иптәшләр, һичкайчан онытачак түгелмен. Сезнек өчен мин бер нәрсәмне дә кызганмаячакмын, — дип уйлады. Телефон шалтырады. Урманов трубканы алды. — Иптәш генерал), счезне сорыйлар. Илдарский телефон янына килде. Галим аңа трубканы сузды. — Тыңлыйм.., Әйе, мин... Хәзер. Хәзер. Сөйләшеп бетергәч, генерал Урманов хәзерләгән чәйне ашыгып кына эчте дә, шинелен бирүне сорады. — Мин берничә сәгатькә китәм... Син ял ит. Кич белән Мөнирә янына барырбыз. Кич белән! Мөнирә моннан берничә кварталда гына булганда, кичне көтәргә мөмкинме срң! Генералның мөһим эшләре бар. Ул ирексездән кичне көтәргә мәҗбүр. Ә Галим? — Иптәш генерал, миңа бер сәгатькә шәһәргә чыгарга рөхсәт итегез, — диде ул, .кызарып. — Яхшы, барыгыз, — диде Илдарский. Генерал китеп баргач, Урманов акка-карага карамый, ефрейтор өйрәткән урамга чапты. Көн суык иде. Киң урамны кар баскан. Әле анда, әле тегендә кайчандыр туктап калган трамвайлар, автобуслар күренә. Аларның кайберләре яртылаш җимерек, кайберләренең өсләренә боз каткан һәм алар фантастик боз өйләргә ошыйлар. Кайбер урыннарда йортларның стеналары, ишелеп төшеп, ярты урамны буган. Йончыган, саргайган кешеләр,
26
кечкенә чаналарын тартып, шул кирпеч өемнәрен урап үтәләр. Чаналарның. кайсыларында балалар ваннасына салынган су, кайсыларында иске туннарга төрелгән әбиләр, кайсыларында зур һәм кечкенә табутлар. Кешеләр, күзләрен генә ачык калдырып, йөзләрен шарфлар, шәлләр белой ураганнар. Ефрейтор күрсәткән урамны Галим тиз тапты. Ләкин ул урамда Мөнирә эшли торган госпиталь юк иде. Галим, аптырап, бикле парадный алдында туктап калды. Йорт бөтенләй буш иде. «Күченгәннәр!» дип уйлады ул һәм очраган бер кешедән үзенә кирәкле госпитальне сораштыра башлады. Аны икенче, аннары өченче урамнарга җибәрделәр... Гостиницага ул арып, талып һәм ачуланып кайтты. «Бер урам буйлап барасың, бер урам уңга борылып барасың...» — дип ул эченнән үз-үзен үчекләде, һәм күңеленнән ефрейторның тетмәсен тетте. Шуның өстенә озак йөрүе өчен генералдан да курыкты. Баскыч төбендә аңа ефрейтор очрады. — Таптыңмы? — дип сорады ул, елмаеп. Җавап урынына Галим кызу-кызу атлап, көтеп тору бүлмәсенә кереп китте. Дежурный өстәле артында утыручы кече лейтенант аңа: — Сезне генерал сорады. Килсәк, бер кая китмәсен, — дип әйтте диде. Галим ераграк почмактагы буш урындыкка утырды да, тәмәкесен кабызды. Коридорда генералның аяк тавышы ишетелде. Галим, урыныннан сикереп торЪш, смирно басты. — Урманов!—диде генерал, — автоматыңны ал, передовойга барабыз. Берничә минуттан алар, автомобильгә утырып, Ленинград урамнары буйлап баралар иде инде. «Автомобильдә передовойга»^ — дип Галим уйлап бетерергә өлгермәде, машина шәһәр заставасы урамнарының берсендә туктады. — Килеп тә җиттек, — диде озатучы майор. — Әнә теге йортлар артында алгы кырый башлана. . Генерал, машинадан төште дә, башын югары күтәреп, бер стенасы тәмам ишелгән биек таш йортка карап тора башлады. Элек бу йортта аның сайлаучылары торалар иде. — Д4айор, — диде ул бераздан, — бу кварталлардагы кешеләрнең жая күчерелүләрен белмисезме? — Кайберләрең беләм, иптәш генерал. — Соңыннан сез мине алар янына алып барырсыз. — Тыңлыйм. Алгы кырыйда йөрүдән, бигрәк тә, Ленинград фронты разведчикларын күреп сөйләшүдән Урманов бик канәгать булып калды. Локнн бу кичне алар Мөнирә янына тагын да бара алмадылар. Сайлаучылары белән ’Сөйләшә-сөйләшә генерал шактый озаклады, аннары шәһәр советына кереп чыкты, ә гостиницага кайтып төшүгә аны яңадан штабка чакырып алдылар. Икенче көнне генерал тагын иртән иртә үк китеп барды. — Әгәр тел-әсәң, син бер үзең бар. Мин буш минутым булу белән шулай ук, килеп җитәрмен. Тик дүртенче яртыда биредә бул. Китеп баруыбыз мөмкин, — диде генерал һәм Галимгә Мөнирәнең адресын бирде. Ул аның белән телефон аркылы сөйләшкән икән инде. Галим әйбәтләнеп кырынды, ак яка текте, көзге алдында шинелен, бүреген рәтләде. Ефрейтор Барабанов аңа; күз кысып, — Мөгаен, свидаииега барасың, старшина, — диде. Галим аңа йодрыгын күрсәтте. — Аңлашыла, бик яхшы аңлашыла, — диде Барабанов һәм күзләрен зсысып елмайды. — Комментария мондый чакта урынсыз диләр.
27
Галим урамга чыкты һәм ашыгып бара башлады. Почмактагы алты катлы йортыннан бары бер генә стенасы тырпаеп торып калган чатта каракуль якалы пальто кигән, башына мамык шәл бөркәнгән, күкрәгенә, нәни баласын кыскан бер яшь хатын Галим яныннан үтеп китте дә бераз баргач, тимерле капкага сөялде. Аннары әкрен генә шуып, кар.' эстенә утырды. Башы бер якка салынды, кулындагы баласы, кар өстенә төште һәм елый башлады. Көч-хәл белән генә атлап килә торган икенче, картырак бер хатын, аның янында туктап баланы күтәрде. Ул арада Галим дә йөгереп килеп җитте. — Ни булды? — Үлде... — диде хатын, авыр көрсенеп. — Ачлыктан... Галим, әбинең сүзләрен ишеткәч, чайкалып китте. Сугыш кырында үзе белән янәшә барган иптәшләренең үлемнәрен ул күп күргән иде. Сугышчан иптәшеңне югалту күңелдә һәрвакыт авыр эз калдыра. Ләкин баласын күтәреп барган яшь кенә хатынның, урам чатында кар өстендә 'үлүен күрү Галим өчен мең кат авыррак булды. Сызланудан һәм дошманга булган тиңсез нәфрәттән, ул автоматын өзәрдәй кысып тотып, мәет янында басып торды. Выборгский як урамнарының берсендә Галимне кулына яшел чиләк тоткан, өстенә кыска пиджак кигән бер карт туктатты. Салынып торган мыеклары, йөзенә кунган тимер тузаны аның эшче икәнен күрсәтеп торалар иде. — Улым, — диде ул салкыннан буылган тавыш белән. — Анда хәлләр ничек, снарядлар җитәме? Карт Галимне алгы кырыйдан дип белде, ахрысы. Галим үз.енең Пенинградка кичә генә килгәнлеген, фронттагы хәлләр белән якыннан таныш булмавын әйтеп, картның кәефен җибәрәсе килмәде. —- Снарядлар җитәрлек, бабай. Ленинград халкына рәхмәт, биреп торалар, — диде. — Бирербез, тагын да күбрәк бирербез. Дошман Ленинградны хәлсезләндердем дип уйлый. Ләкин Ленин каласы аңа үзенең көчен күрсәтәчәк әле. Алар шулай сөйләшә-сөйләшә бер урам буе бардылар. — Мин сиңа бер мисал китерәм, — диде эшче, — бәлки, төньяк халыклары иске заманда ак аюны ничек аулаулары турында ишеткәнең бардыр. Алар балык сөякләрен алка итеп бөгеп, майда катыралар да, аюларның юлларына ташлыйлар. Аюлар аларны йоталар. Май эри һәм балык сөяге, тураеп, аюның карынын тишә. Менә без дә дошманның карынын биредән, үз шәһәребез эченнән ертачакбыз. Тик балык сөякләре белән түгел, көчлерәк әйберләр белән. Иптәш Жданов безгә шулай ди. Ә аңа иптәш Сталин кушкан. Аюлар турында гына мин үземнән кушып сөйләдем. Ярый, хуьщ улым, сиңа менә болай таба барырга. Адреста күрсәтелгән урамны тапкач, Галим култык астына китаплар кыстырган, тышкы кыяфәте белән профессорга ошаган бер карттан: — Гафу итегез, кайда монда госпиталь? — дип сорады. — Әнә теге колонналы ак йорт госпиталь була, — диде профессор кыяфәтле кеше һәм кинәт чайкалып китте. Галим аны чак тотып калды. — Гафу итегез, яшь егет, — диде карт хәлсез тавыш белән. — Минем башым әйләнеп китте. —- Сез ерак торасызмы? — Юк, әнә теге балконлы йортта гына. — Рөхсәт итегез, мин сезне озатыйм. —< Рәхмәт. Сез хәрби кеше, ашыгыч эшегез бардыр. Мин үзем генә... Галим аның китапларын алды һәм үзен култыклады. — Сезгә тынычрак урынга күчәргә кирәк иде. Биредә куркыныч •Зит, диде Галим, таш баскычлардан югары менә-менә.
28
Карт култыксага сөялеп туктады һәм кинәт кабынып киткән ярсу белән Галимгә текәлде. — Сез ни сөйлис.ез, сөеклем! Ленинградтан китәргә! Юк1, бу мөмкин түгел! — диде һәм, кулы белән күкрәген тотып, авыр сулый-сулый өстәде.— Хәзер кырык беренче ел түгел. Берничә көннән кырык өченче ел керә инде. Революция бишеген варварларга бирмәс өчен без бөтен кыенлыкларга түздек. Хәзер, безнең урамнарга олуг бәйрәм якынлашканда, сез миңа Ленинградтан китәргә куешасызмы?! һичкайчан’, һичкайчаи! — Гафу итегез, мин сезне җәберсетергә теләмәдем. — Тәләмәсәгез дә сез андый сүзләрне әйтмәгез, сөеклем. Кирәкми.. Андый сүзләр безнең сафны йомшарта. Алар кара клеенкалы ишек янында туктадылар. — Дөбердәтегез. Звонок эшләми, — диде карт. Ишекне унике-унөч яшьләрдәге, гөл сабагы кебек нечкә кызчык ачты. — Бабакаем, бу синме?—диде ул һәм, чит кешене күреп, туктап калды. — Хушыгыз, — диде Галим. — Юк, сөеклем, болай килешми. Сез миңа ярдәм иттегез. Биш кенә минутка булса да өебезгә рәхим итегез. Кызчык та бабасының сүзен куәтләде. — Керегез, сугышчы абый, керегез. Сез, бәлки, безнең әтине дә күргәнсездер. Галим бүлмәгә атлады. Тәрәзәләр томаланганлыктан бүлмә эче ярым караңгы иде. Бердәнбер форточкадан төшкән көн яктысы, бу зур бүлмә өчен һич тә җитәрлек түгел иде. Стеналарда алтын рамкалы рәсемнәр, шкаф өсләрендә кыйммәтле вазалар, һәр җирдә китаплар. Хәтта идәндә дә китаплар өелгән иде. — Сез ул китапларга игътибар итмәгез, — диде карт, күшеккән бармакларын янып торган кечкенә мич авызына сузып. — Без җылырак булсын өчен бер бүлмәгә җыелдык. Китаплар миңа эшем өчен кирәк. «Мөгаен, профессор, яки академик», — дип уйлады Галим. Кызчык, мич янына утырып, ачкан китабын тезләренә куйды да: — Сугышчы абый, син безнең әтине күрмәдеңме? — дип сорады. — Безнең әти — диңгезче, ә бу абый — солдат, — диде шкаф артыннан кулына үзе эшләгән кылычын тотып чыккан биш-алты яшьлек ябык бер малай һәм', Галимнең автоматын тотып: — Абый, атамы? Ничә немецны үтердең? — дип сорады. — Күп, — диде Урманов, көлемсерәп. — Үскәч, мин дә автоматчы булам. Абый, син автоматчы, әйе бит? — Эрик, әле бая гына син, әти кебек, капитан булам, су асты көймәсендә йөзәм дип сөйләгән идең. Апасының бу сүзләре малайны бер дә аптыратмады. Ул бик кыю җавап бирде: — Ул бит бая, ә хәзер мин автоматчы булам,, әйе бит, абый? Галим малайның өске ирене кыскарак булуына һәм сөйләгәндә тартылып, тартылып китүенә игътибар итте. Кайдадыр шушындый тарты- лып-тартылып китә торган кыска иренне ул элек күргән иде кебек. Берничә минут онытылып, уйга чумып торган карт башын күтәрде. — Болар минем киявемнең балалары, — диде ул. — Әниләре кырык бер’енче елның кышында бомбежкага эләгеп, «һәлак булды. Әтиләре кайдадыр — белмим. Ул су асты көймәсе командиры иде. — Хаты да килмик— дип өстәде кызчык. —ч Әти партизаннарда^—дип аңлатты Эрик. ‘Галим эчке сизенүдән борчылып, — Гафу итегез, фамилиясе ничек иде аның? — дип сорады. Аңа таныш булмаган бер фамилия әйттеләр.
29
Кинәт Урмановның күз алдына Баренц диңгезе килеп басты. Авыр» яшел дулкыннар күбекләнеп чайкала. Шул дулкыннарны корыч күкрәге белән ярып, очсызкырыйсыз диңгез өстеннән көймә бара. Менә анын торпедалары дошман транспортлары өстенә ыргылалар. Шартлау. Янгын. Төтен. Рубкада командир Шаховский... Бәлки, аның да балалары шулай көтә торганнардыр. Ә ул кайтмас... Урамга чыккач Галим кая барырга белмичә, берничә минут парадный төбендә торды. Аның тамагына сулышын буа торган төер килен тыгылды. Ул тешләрен кысты. Яңак калкымнары күпереп чыктылар. Ә кар баскан урамнан һаман кешеләр үтеп торалар, чатта һаман метроном суга иде...
Еллар, ун еллар, гасырлар үтәрләр. Ләкин безнең илебез халыклары авыр, дәһшәтле 1942 нче елны һичкайчан онытмас. Бу елда совет кешеләре әйтеп бетергесез көч кую бәрабәренә дошманны бөтен фронт буйлап туктаттылар. Бу елда сугышлар тарихында һичбер ошашы да, тиңдәше дә булмаган Сталинград эпопеясе үзенең иң югары ноктасына күтәрелде. Бу елда, ниһаять, бөек Ленин каласын кыскан блокаданың тимер боҗрасын өзү өчен моңарчы күрелмәгән хәзерлек башланды, һәм менә шул авыр, дәһшәтле һәм данлы ел китеп бара. Аның соңгы көннәре. Тышта буран котыра. Мең төрле аваз чыгарып улаган җил, пыяласы бомбежка вакытында ватылган тәрәзәгә кадакланган фанераны каерып ыргытырга теләгәндәй, аны бертуктаусыз шакылдата. Кайдандыр буран эченнән метрономның берөзлексез сугып торган тавышы ишетелә. Бу күз ачкысыз буранда, бу улап, үкереп торган җилдә, чынлап караганда, метрономның көчсез тавышы, бәлки, ишетелми дә торгандыр. Ләкин ул Ленинград халкының күңеленә шул кадәр тирән сеңгән, әгәр ул ишетелеп тормаса, йөрәк тибеше тукталган шикелле булыр иде. Тышта гына түгел, госпиталь эчендә дә салкын. Камалган шәһәрдә ягулык җитешми. Яралылар икешәр юрган астында яталар. Медицина персоналы, сестралардан башлап, өлкән врачларга кадәр, халат астыннан мех курткалар киеп йөриләр. Тыныч шартларда баш врач бу килеш операция өстәле янына килергә түгел, палатага керергә дә рөхсәт итмәс иде. Хәзер исә үзе дә мөмкин кадәр җылырак киенергә тырыша. Бер көнне ул эшкә җиңелчә киенеп чыккан Мөнирәне бик каты шелтәләде. — Кадерлем,—диде ул кызга, эчкә баткан коңгырт күзләре белән туры карап, — үзегезгә болан игътибарсыз карарга сезнең хакыгыз юк. Исегездә тотыгыз: хәзер без үзебез өчен яшәмибез, Ленинград өчен яшибез. Юк, юк, акланырга маташмагыз. Бу — минем сүзләрем түгел, бу Ленинград халкының сүзләре. Сез әле Ленинградта күптән түгел. Ленинградлыларның рухын аңларга тырышыгыз. — Врач үзенең озын кулларын, нишләтергә белмәгән шикелле, әле аркасына куеп, әле күкрәгенә кушырып алды. Аннары берничә адым атлаган җиреннән кире борылып, аягына биек үкчәле туфли, өстенә — гимнастерка һәм җиңел халат кына кигән Мөнирәгә башын чайкап тагын бер карады да, оик коры итеп: — Барыгыз, хәзер үк җылы кием киенеп килегез. Мин врачларның авырганын яратмыйм,—диде. Мөнирә, җинаять өстендә тотылган кеше кебек, колак очларына кадәр кызарды. Шулай җиңелчә киенеп, ул үзенең суыкка да, бүтән кыенлыкларга да исе китмәвен күрсәтергә теләгән иде. Минем организмым чыныккан, мин һичнинди суыктан курык- мыйм, — дип уйлый иде ул. Әмма Ленинградта күрсәтмә батырлыкны яратмыйлар. Ул моны, баш врач орышкан минутта түгел, бераз соңрак аңлады. “ *
30
Бүгсп төнлә ул ял итәргә тиеш иде. Ләкин кичә', дошманның артиллерия налеты вакытында врач Людмила Сергеевна яраланганга, бүген аңа яңадан төнге дежурствога чыгарга туры килде. Оәгать төнге берләргә кадәр ул алгы кырыйдан килеп торган яралыларга операцияләр ясады. Аннары, соңгы авыруны операция өстәленнән алып киткәч, ул, күрше бүлмәгә чыгып, диван читемә сыенып утырды. Аның аягында киез итек, өстендә халат астыннан кигән мех телогрейка, башында әнисе биреп җибәргән мамык шәл. Йөзенең аклыгы һәм йончыган'лыгы аның бик арыганлыгын, күптән инде туйганчы йокламаганлыгын күрсәтә. Иртән немецлар госпитальне яңадан бомбага тоттылар. Артиллерия налеты башланганда, Мөнирә авыруларны карап йөри иде. Ул кичә үзе уң аягына ампутация ясаган сугышчы янына килде. «Доктор., аяксыз :мин ничек яшим инде, — диде яралы, сызлану белән тулы күзләрен Мөнирәгә төбәп. — Мин бит шофер. Миңа аяк педальгә басар өчен бик кирәк». Мөнирә, аның маңгаена кулын куеп, нидер әйтү өчен иелгән генә иде, тәрәзә пыяласын челпәрәмә китереп кергән осколок, аның нәкъ баш өстеннән сызгырып үтеп, стенага бәрелде. Мөнирәнең башына, кроватьта яткан авыру өстенә штукатурка тузаны коелды. Яралы солдат, урыныннан .күтәрелә төшеп, — Иптәш врач, саклан!—дип кычкырды. Ләкин Мөнирә аның тавышын ишетмәде. Яңа, коточкыч шартлау таш бинаны түбәсеннән нигезенә кадәр дер селкетте. Аннары, кайдадыр икенче башта, стеналар һәм түшәм ишелеп төште. Мөнирә, гәүдәсен турайтып, ни булганын әле аңлап җитмәгән килеш, тавыш килгән якка карап торды. Аннары палаткадан коридорга атылып чыкты. Коридор ишекләре ачык, аргы баштан төтен һәм тузан ыргылып кереп килЪ иде. «Янгын!» — дигән уй Мөнирәнең башыннан үтеп китте. Ул беләге белән күзләрен каплаган килеш алга йөгерде. Ике ишекне үтте', өченчесен ишелеп төшкән түшәм томалаган иде. Керергә мөмкин түгел иде. Ул, артыннан килеп җиткән бүтән иптәшләре беләи бергә, Һава дулкыны куптарып ташланган тәрәзәгә йөгерде. — Балкон аркылы үтәргә мөмкин, — диде кемдер. Ләкин балконга чыккач, түшәмнең генә түгел, бер як сдеианың да бөтенләй ишелеп төшкәнен күрделәр. Хәзер, ишелгән, җимерелгән бүлмәләр астында калып, ыңгырашып яткан яралылар янына эләгү өчен янгын баскычыннан ике кат түбәнгә төшәргә кирәк. Ләкин баскыч балконнан ерак. Нишләргә? хМөнирә, куркыныч белән исәпләшмичә, дүртенче каттан яңгыр трубасы буйлап төшә башлады. Бер кат буе төшкәч, баскыч якынайды. Мөнирә баскычка күчте һәм тагын бер этаж түбәнгә төшкәч, балконга сикерде. Балконнан ул палатага керде һәм яралылар янына йөгерде. Бу вакытта янгын җимерелми калган палаталарга да үрмәли иде инде. Кузгалырга көчләре җиткән яралылар, идән буйлап шуышалар, авыр яралылар ярдәм сорап, җан ачысы белән кычкыралар. Мөнирә налет вакытында шушында булган бер сестра белән икәү яралыларны уттан ераккарак. ташый башлады. Яралыларның берсен алып киткәндә, икенчесе: — Зинһар мине дә калдырмагыз. Тереләй утта янарга бирмәгез, сестричкалар. Коткарыгыз!—дип кычкырып кала иде. Бераздан башка врачлар, сестралар, санитарлар, дружиначылар һәм янгынчылар да килеп җитте. Мөнирә, алар беләи бергә, көне буенча яралыларны коткарышты, аларга шунда ук ярдәм күрсәтте. Ул. искиткеч арыды, чиксез дулкынланудан нервлары соң дәрәҗәдә киеренкеләнде. Ниһаять, үз бүлмәсенә кайткач, ул түзмәде, мендәренә капланып, үксеп елап җибәрде. Аңа ишелгән стеналар, түшәмнәр астында калып, һәлак булган сугышчылар кызганыч иде. Алар бит терелеп киләләр иде инде! — Нинди ерткычлык, нинди варварлык! Алар бит биредә гаскәр юклыгын, хәрои объектлар юклыгын беләләр. Һәм белә торып аталар...
31
Мөнирә шулай өзгәләнеп торган вакытта, аның ишеген кактылар. — Кем ул? — Мария Мансуровна, тиз булыгыз. Безгә иптәш Жданов килде. Мөнирә яшен тизлеге белән урыныннан сикереп торды. Кай арада ак халатын киде, кай арада башына яулыгын бәйләде, кай арада бәләкәй көзгесе алдында йөзен карап, чәчләрен төзәткәләп өлгерде. Шинельләре өстеннән ак халатлар салган Жданов һәм тагын берничә кеше, баш врач белән бергә, гомуми палатага килеп кергән чагында, Мөнирә анда инде инде. — Менә безнең бүгенге батырларыбызның берсе, военврач иптәш Илдарская, — диде Семен Семенович, Мөнирәгә күрсәтеп.— Яңгыр трубасы аркылы дүртенче каттан өченче катка төшеп, ут эченнән яралыларны коткарышкан кеше. Аның һәм госпитальнең /башка хезмәткәрләренең кыюлыгы һәм тапкырлыгы аркасында без уннарча яралының тормышын саклап калдык. Бу мактау сүзләреннән соң, җир ярылса, җир тишегенә керергә әзер торган, чиксез оялган һәм кызарган яшь кызга Жданов үзенең акыллы күзләре белән тутырып карады да, кулын кысты. — Рәхмәт, иптәш Илдарская. Ленһнградны саклаучыларга күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт, — диде ул һәм, Мөнирәне Кызыл Байрак, ордены белән бүләкләвен әйтеп, яралыларның койкаларына таба атлады. Мөнирә баскан урыныннан кузгала алмыйча калды... Кич белән госпиталь яңадан үзенең «нормаль» тормышы белән яши иде инде. Мөнирә дежурга чыкты. Обходтан соң, төнге уникеләрдә ул бер үзе генә калды. Берникадәр вакыт ул өстәл янында кирәкле язуларын тәртипкә китерде, аннары, эше беткәч, диван кырыена утырып, әтисен исенә төшерде. Аның әтисе Ленинградта! Иптәш Жданов белән сөйләшкәннән соң, әле рәтләп айнып та җитмәгән Мөнирәне телефонга чакырдылар, һәм ул, трубкадан әтисенең шундый якын, шундый үз һәм сөекле тавышын ишеткәч, үз колакларына үзе ышанмады. Эшләре бераз бушау белән әтисе госпитальгә килергә вәгъдә итте. «Мин синең янга тагын бер иптәшеңне дә алып киләчәкмен», — диде. Ләкин кем икәнен әйтмәде. Кем булыр икән ул, кем? Бераздан әтисе яңадан шалтыратты һәм бүген килә алмаячагын белдерде. «Иртәгә, һичшиксез, киләчәкмен», — диде. Иртәгә! Аңарчы ничә сәгать}, нинди озак;, озын минутлар. Шулай сабырсызланып уйланып торганда, Мөнирәнең күз алдына тыйнак кына елмаеп, башын кыңгырга салыбрак Һаҗәр килеп баса. Пәрдәләр артыннан, аккош булып, Ләлә йөгереп килеп чыга. Кайда, кайда, сез яшьлек дуслары? Исәнме икән сез? Их, әгәр дә әти сезнең берегезне алып килсә иде! Шундый уйларга чумып онытылган Мөнирә бүлмәгә кергән кешенең аяк тавышын бөтенләй ишетмәде. Керүче кеше, якорь сурәте төшерелгән киң күкрәген күксел халаты белән каплады да, мичкә якынрак килеп, урындыкка утырды. Ул терсәгенә таянып утырган врачка озак карап торды: «Арыган мескен...» Тышта һаман җил улый әле. Салкын да көчәйгән булса кирәк, бүлмә бик нык суынган. Мөнирә күзләрен ачып җибәрде. —- Ком монда? — дип сорады ул, куркып. — Бу мин, иптәш военврач. Курыкмагыз. — Шалдепко? Сез бу вакытта нигә йокламыйсыз? — Күзгә йокы керми, иптәш военврач. Иртәгә стройга кайтам — үземнең кораблемә. Иптәшләр ничек каршы алырлар икән? Онытмаган- нармы икән?
32
— Сезне онытырга мөмкннз түгел, Шалденко. Сез яхшы күңелле кеше. — Иптәшләр дә шулай дигән булалар иде. Ләкин мин үзем башка- чарак фикердә. Йөрәгем яралы минем, иптәш военврач, бәлки шуңа күрә шулай уйлыймдыр. Хәер, минем мәсьәлә, хәзергә калып торсын. Бүген мин сезнең янга бүтән нәрсә өчен кердем һәм борчуым өчен гафу үте- нәм. Мин бит сезне, иптәш военврач, кайдадыр бер күргән идем шикелле. Кайда? — һич тә хәтерли алмыйм: Архангельскида булмадыгызмы? — Булганым юк. — Таллинда? — Аида да булганым юк. Ленинградта да мин берничә ай гына. Мөгаен, сез төшегездә күргәнсездер. Мөнирә елмайды һәм тузгып чыккан чәчләрен шәле астына җыеп кыстырды. — Әллә чыннан да төшемдәме икән?—дип гаҗәпләнде Шалденко һәм кинәт аның соры күзләре очкынланып киттеләр. Ул тигез, ак .тешләрен күрсәтеп елмайды. — Төшкә керсәгез дә, урынсыз түгел. Сез бит мине, аллага шөкер, ике тапкыр тунадыгыз. Шаяртып әйтмим, сез булмасагыз, мин икенче тапкыр пычак астына гомердә ятмаган булыр идем. Сезнең кулыгыз шифалы, әллә ничек шунда... Мөнирә әкрен генә көлеп җибәрде. —• Ничек инде ул әллә нинди? — Үзенә башка. Сезгә флотта хезмәт итәргә кирәк иде. Бездә кыю кешеләргә хөрмәт бик зур. — Мин кыю түгел, сез юкка... — Әгәр дә сугышка кадәр миңа: врач дүртенче каттай, яңгыр трубасы буенча яралылар янына төшеп, ярдәм күрсәткән дисәләр, мин ышанмаган булыр идем. — Хәзер ышанасызмы соң? — Ышанам. — Рәхмәт. Шалденко, халатына ныграк төренеп, мичкә тагын да якынрак елышты. —• Сезгә салкын, Шалденко. Барыгыз, ятыгыз. — Мин бүген барыбер йоклый алмыйм, иптәш военврач. Бер урынсызрак сорау бирсәм ачуланмассызмы? — Нинди icopay? — Миңа, сез татар кызы дип сөйләделәр. Дөресме шул? — Дөрес. Ләкин сез нигәдер гаҗәпләнәсез шикелле. — Юк, татар кызы булганыгыз өчен гаҗәпләнмим. Мин Төньяк флотта хезмәт иткәндә минем дустым... татар егете бар иде. Кыю егет иде. — Фамилиясе ничек?—дип сорады Мөнирә артык кызыксынмыйча. — Урманов. — Урманов?!—Мөнирә урыныннан сикереп торып, Шалденко янына килеп кулыннан тотты. Шалденко да урыныннан торды. — Урманов? Исеме ничек? — Алим. — Галим... Әйтегез, кайчан, кайда күрдегез сез аны? Зинһар тизрәк булыгыз'. Я! Шалденко Галим белән бер корабльдә хезмәт итүен, корабльнең Норвегия ярларында батыр.ылуын, экипажның һәлак булуың, ә алар җиде кеше ялангач таулар аша үзебезнекеләр ягына кайтуларын, юлда партизаннар белән , очрашуларын, бер бәрелештә үзенең яралануын, аннары лейтенант Краснов белән икесен самолетта Архангельскпга, ә калганнарын, Заполярьега, фронтка озатуларын сөйләде.
з »с ә. 33
— Хәзер мин аларның кайда икәнен ачык итеп әйтә алмыйм. Ләкин исәннәрдер дип уйлыйм һәм алар белән очрашырга өметем бик зур. Урманов, Верещагин, Ломидзе... курку белмәс егетләр алар! Кинәт ул учы белән маңгаена сугып алды. — Хәзер хәтерләдем! Мин сезнең, рәсемегезне Урмановта күрдем. Без кубрикта утыра идек. Ул хат яза иде... Ломидзе Галимнән сезнең карточканы алып күрсәтте... Шулай тын гына сөйләшеп утырганда, көтмәгәндә, уртак таныш табылса нинди күңелле була! Бу төн Мөнирә өчен бөтенләй сизелми үтте. Әтисенең кемнедер алып килергә вәгъдә итүен исенә төшереп, «чү, ул Галим белән түгелме? Алар бер(гә иделәр бит!» дип уйлап алды һәм бу уйның башта ук күңеленә килмәве өчен үзе дә аптырады. Их, әгәр дә әтисе Галимне алып килсә нинди бәхет булачак! Юк^ бүген Мөнирә бер генә минутка да күзләрен йоммаячак. Иртән Шалденкога үзенең моряк формасын китереп бирделәр. Киенеп алганнан соң, ул берьюлы үзгәрде, әйтерсең, ул госдитальдә дә ятмаган иде. Мөнирә аны таш баскычлардан түбәнге катка кадәр озата төште. — Хушыгыз! Сәламәт булыгыз, иптәш Шалденко! ’—1 Терелткән өчен счезгә зур рәхмәт, иптәш военврач. Беркайчан да •онытмам. I — Хат языгыз. Әгәр Урмановны очратсагыз — хәбәр итегез. Шалденко саубуллашты да< җитез генә борылып, ишеккә таба атлады. Мөнирә, баскыч култыксасына сөялеп аның артыннан карап калды.
5 Петро Шалденко, госпитальнең парадный ишеген ябың, тышка чыкты. Буран тыйган, җил басылган иде. Бураннан соң, гадәттә, җылытып җибәрә, ләкин бүген көн тагын да салкыная төшкән. Акс^тл рәшә белән уралган кояш нурлары якты балкысалар да, җылы бирмиләр иде. Шалденкоиың кинәт башы әйләнеп китте, бөтен буыннары йомшарды, тезләре сыгылды.. Ул ак колоннага сөялде һәм күзләрен йомды. — Фу, чорт!—дип сүгенде ул бераз хәл алгач. — Госпитальдә озак яткач, барышнялар хәленә төшәсең икән. Петро үзенең кара бүреген төзәтеп алды да, бушлатының барлык төймәләре дә төймәләнгәнме дип, бармаклары белән капшап чыкты. Аннары, панельдән төшеп, әле кары тапталып өлгермәгән киң урам буйлап бара башлады. Чатта туктап, госпиталь тәрәзәләренә карады. Аларның күбесе фанера такталары белән кадакланган, хәтта пыялалы- лары да калын боз белән капланган иде. Аннан аны берәү дә күрмәя” чәген белсә дә, Шалденко, бүреген салып, ике тапкыр болгап алды. Петро, бүген шәһәрдә үзенең барлык эшләрен тәмам итеп, частена эләгү турында уйлый иде. Ул, ашыгып, бераз чайкала төшеп атлады. Хәрби кешеләр аңа честь бирделәр, ул үзе дә аларны сәламләде. Кинәт тиро-якта бөтен нәрсә үкерә башлады. Шалденко киң проспект уртасында иде. Ул, башын күтәреп, аксыл күккә карарга тотынды. Самолетлар күренми, ләкин мотор тавышлары көчәйгәннән көчәя иде. — Ни туктадыгыз! Йөгерегез тизрәк, хәзер бомбалар ташлыйлар! — дип кычкырды ниндидер бер кыз һәм Шалденконы кулыннан тотып, үз артыннан ияртте. Шалденко аңа ачуланмыйча, артына борылып карый- карый, эре-эре атлады. Бераздан алар кешеләр' белән тулы караңгы убежищеда утыралар иде. Тышта әле тоныграк булып, әле ачыграк булып, саңгырау гөрселдәүләр ишетелә. Бер тапкыр бомба бик якын төште булса кирәк, җир, Җанлы зат кебек, бик нык селкенеп алды. «Ишекне генә томаламасын
34
иде»,—дип уйлады Шалденко. Аны алып килгән кыз аның белән янәщ3. утыра һәм аның кечкенә кулы Петроның киң учында*, читлектәге күгәр, чен кебек, калтырана иде. Диңгезче аны икенче кулы белән йомшак кына сыйпады һәм, кызга таба иелә төшеп, пышылдады: — 'Курыкмагыз... — Мин курыкмыйм. Мин эшкә кичегәм1, — диде кыз. — Сез кайда эшлисез? — Заводта. — Бире ниче(к килеп чыктыгыз соң? — Бүлмәмне карарга дип килгән идем. Мин бер үзем генә. Әти-әни- ләрем һәлак булды. • Кинәт, бу ят, хәтта йөзен дә күз алдына китерергә мөмкин булмаган кыз Шалденкога бик якын булып китте. Ул үзе дә сугышта бөтен семьясын югалткан кеше бит. Аргы почмакта бер бала елап җибәрде. Әнисе аны, күкрәгенә кысып, юата башлады булса кирәк, аның «бай, бай, баю» дигән сүзләре ишетелде. Икенче якта бер төркем кызлар|, көлешә-көлешә, яңа кинокартина турында сөйләшәләр иде. Кемдер шәм кабызды. Зәгыйфь яктылык, кешеләрнең саргайган йөзләреннән йөгереп үтеп, почмакларда югалды. Гөрселдәүләр ишетелми башлады. — Киттеләр. Хәзер чыгабыз, — диде кыз. Тышта һаман кояшлы көн иде. Ләкин әле генә төзек булган урамны танырга мөмкин түгел;, алты катлы йортның урам як стенасы бөтенләй ишелеп төшкән, аның күршесендәге кечрәгерәк йорт урынында бары тәртипсез кирпечләр өеме генә калган. Кыз шул кирпечләр өеме алдына туктады да, әкрен генә: — Мин шул йортта торадыр идем*— диде. Шалденко беренче мәртәбә аның йөзенә карады. Ул озынчарак, йөзле!, кыйгач кашлы, зәңгәр күзле иде. •— ХушыгыЗ, — диде кыз моңсу гына. — Сез кая? — Заводка. — Рөхсәт итегез, мин сезне бераз озатыйм. Кыз аңа гаҗәпләнебрәк карады. — Сезнең шулай иркен вакытыгыз бармыни? — Мин әле госпитальдән генә чыгып киләм, — диде Петро, кызнын шелтәсен сизеп. Кызның йөзе берьюлы үзгәрде — Сез Ленинград өчен сугышканда яраландыгызмы? — Әйе. — Гафу итегез, мин сезнең турыда начар уйлый яздым. Алар завод урнашкан урамга кадәр бергә бардылар. — Менә килеп тә җиттек, — диде кыз, елмаеп. — Сөйләшә-сөйләшз- килгәч, юл нинди кыска булды. — Сезгә хат язарга мөмкин булырмы?—дип сорады Шалденко. — Языгыз. Бик рәхәтләнеп укырмын. Петро аның адресын язып алды да, саубуллашып, китеп барды. Кыз аның артыннан кулын болгап калды. Чатта диңгезче артына борылып карады. Кыз һаман әле капка төбендә басып тора һәм кулын болгый иде. Петроның яраланган йөрәгенә ниндидер якты һәм шатлыклы бер тойгы кереп урнашты. Ул үзенең бөтен тәнендә җиңеллек һәм көч сизде. Шалденко шулай канатланып барган чагында, урам уртасында,, кая барырга белмичә басып торган бер солдатны күрде. Бу кеше аңа үзенеп кай җире беләндер таныш иде. Ул солдатка якынрак килде. Кайда күргәнлеген исенә төшереп, берничә минут аңа читтән карап торды. Аннары кинәт колачларын киң җәеп, — Братишка!—дип кычкырып җибәрде.
35
Солдат аңа таба борылды. — Урманов! Братишка, синме бу? Әллә ялгышаммы? — Шалденко... иптәш мичман! Галим дә аңа атылды. Алар кочаклаштылар һәм чиксез шатланган Шалденко аны үзеннән этәрә-этөрә: — Шайтан алгыры! Урманов! Кем уйлаган... Кайда аерылдык, кайда очраштык бит... Онытмадыңмы? — ди иде. — Яхшы дуслар онытылмый. — Дөрес! Я, ничек яшисең, кайдан килеп чыктың монда? — Ерактан. Заполярьедан. Ә син? — Фу, чорт! Пехота старшинасы! Бушлатың кайда синең? — Синең дә нигәдер бик искергән. — Искергән! Мин аны музейга бирергә дип торам әле. Мин, братишка, әле яңа гына ремонттан чыктым.. Өченче тапкыр. Ә син? — Мин йөрим. — Бер тапкыр да яраланмадыңмы? — Хәзергә юк әле. i 1 — Шәп! Чү, без нәрсә монда урам уртасында катып торабыз. Әйдә минем белән, вакытың бармы? Галим сәгатенә карады. —» Вакытым бетеп бара. Миңем, әле менә госпитальгә керәсем бар. ■ Госпитальгә? Кайсына? — Менә шушы урамда булырга тиеш дигәннәр иде. Бер иптәшне эзлим. Шалденко, баш түбәсендә бүреген уып алды. — Юк, син ялгышасың. Иптәшең бу госпитальдә түгел. Әйдә күрәсәтәм. — Кемне?! — Кемне? Шаяртма, моряк! Берничә минуттан алар госпитальнең парадный ишегеннән кереп, таш баскычтан менеп баралар иде инде. Аларга каршы югарыдан, ялан башлы, шинель төймәләрен ычкындырган генерал Илдарский төшеп килә иде. Генералны күргәч алар икесе дә туктап, сыннарын турайтып, честь бирделәр. Генерал аларны күрмәде, ахрысы, башын игән килеш үтеп китте. Аның йөзендә моңарчы һичкайчан булмаган тирән кайгы иде. Галим белән Шалденко күзгә күз карашып алдылар. Галимнең өсте- нә, әйтерсең, салкын су койдылар. Ул монда ниндидер бик зур бәхет- сезлекнең булуын сизде. — Бу минем командирым, Мөнирәнең әтисе, — дип пышылдады ул Шалденкога.— Бар, белеш... Ә мин генерал янына...Соңыннан мине штабта табарсың... Галим Шалденконың кулын кысты да генерал артыннан йөгерде. Шалденко югары менеп китте. Коридорда ^ңа сестра Клава очрады. Шаян кыз, симез кулларын җәеп: — О, мичман! Әллә тагын безгәме? — диде. Шалденко аның белән элек бик төче телләнә иде. Бу юлы бик коры тотты. — Иптәш Илдарскаяга нәрсә булды? Кызның төсе үзгәрде, дәшмәде. — Сөйлә, нигә телеңне йоттың! — дип кычкырды Петро. Кыз учы белән аның авызын каплады. — Чү... син киткәч... бер яралыны коткарган вакытта... операция өстәле янында... — Сузма! — Илдарская каты яраланды... — Бик катымы?,
36
— Бик каты. Генерал аның янында бер сәгать утырды. Күзен дә ачмады. Клава елын башлады. Шалдеико бер сүз әйтми, башын иеп, аяк очларына гына баса-баса, кире борылып китте. Аның аркасына, әйтерсең, йөз потлык йөк салганнар иде. Икенче көнне иртән иртә үк генерал белән Галим яңадан госпитальгә килделәр. — Мария Мансуровнаны... төнлә алып киттеләр.::—диде аларга өлкән врач. Генералның бер төи эчендо танылмаслык үзгәргән йөзе чак кына калтыранып куйды. Галим, аптырап, үз-үзен онытып, аңа текәлде. — Сез борчылмагыз. Ул хәзер Москвада инде. Шәһәрдә тревога башланды. — Гафу итегез, — диде врач. — Немец самолетлары. Мин авырулар янына ашыгам. Генерал белән Галим ишеккә таба борылдылар. Бер сәгатьтән алар самолетта Волхов фронтына очалар иде инде.
6 Беленер-беленмәс таң сызылып килә. Күктә үтә күренмәле боз чаткылары кебек, йолдызлар җемелди. Көмештәй ак бәс белән уралган нәфис каеннар башында яңа туган айның урагы эленеп тора. Бу минутта Ладога буендагы урманда тирән тынлык. Безнекеләр дә,- немецлар да атмыйлар. Тик әллә нигә бер кар баскан ботак шартлап куя да;, ботак- тан-ботакка сикергән тиен артыннан кар төшеп кала. Кайчакта, ничектер теләр-теләмәс кенә, һавага төрле төстәге ракеталар күтәрелә. Алар югары күтәреләләр дә, урман өсләрен яшькелт төскә манчып, һавада эрегәндәй сүнәләр. Менә шул тирән тынлыкка чумган урман эченнән), чаңгыга басып, ак күләгәсеман, тавыш-тынсыз бер кеше бара. Бераз бара-бара да туктый һәм, ак башлыгын күтәрә төшеп, урман эченә колак сала. Ул-бу ишетелмәгәч, тагын кузгала. Тау итәгендә, чаңгысын салып; ауган агач астына яшерә һәм ак бинт белән уралган оптикалы винтовкасын бер кулына тотып, югары үрмәли башлый. Сирәк-сирәк кенә наратлар үскән тау башында ул, туктап, карга күмелә. Тирә-як нинди тын! Әйтерсең, дөньяда берәү дә калмаган. Бары тик салкын күктә, үтә күренмәле йолдызлар һәм яңа туган ай гына бар. Сугышчылар телендә «беркемнеке дә түгел» дип йөртелгән, ягъни ике фронт арасындагы буш җирдә, тирән кар эчендә яткан кешегә шулай тоела. Моннан ярты гына сәгать элек ул иптәшләре арасында, җылы землянкада иде. Ул көлә дә, җырлый да, хыяллана да ала иде. Ак маскхалатын киеп, кулына оптикалы мылтыгын алгач, ул инде көлә дә, җырлый да, хыяллана да алмый. Ул инде үзенеке түгел, аның өчен хәзер безнең илнең изге туфрагына үзенең пычрак аягы белән баскан дошман гына бар. Ул инде үч алучы. Шулай да аның колак төбендә үзен озатып калган часовойның ягымлы тавышы чыңлый. «Хәерле юл, кызым!». Ул артына борылып карамады. Сугышка кергәндә артка борылып карарга кирәкми. Күңел якты һәм иркен булырга тиеш. Алдагы билгесезлектәи борчылу белән кузгалсак, юлың уң булмый. Күпне күргән, әллә ничәшәр мәртәбә ут эченә кергән олы сугышчылар шулай диләр. Ләлә, — әйе, бу ул иде, — аларга ышана, аларга ышанмаска мөмкин түгел. Хәерле юл теләүчегә ул кулын болгады: «Рәхмәт, Мироныч». Вакыт бик әкрен үтте. Кыз тын да алмыйча, немец ныгытмалары артындагы сукмакны күзәтте. Яктырып килгән таң аксыллыгында сукмак торган саен ачыграк күренә барды. Ул тар, тирән, тапталган. Бу сукмак
37
тан немецлар еш йөриләр. Тик зур түземлелек белән көтәргә генә кирәк. Ләләнең чаңгыда килгәндә кызган тәне әкрен-әкрен туңа башлады. Декабрь салкыны, тун астына кереп, үзәккә үтә. Аның иң башлары, терсәкләре сызлый. Торасы, селкенәсе, җайлырак итеп ятасы килә. Ләкин селкенергә дә, кузгалырга да ярамый. Кем белә, бәлки, аргы якта да, карга күмелеп, снайпер ята торгандыр. Кояш чыкты. Аның алтын нурларының яктысында кар белэ'н капланган агач ябалдашлары таң калырлык матур булып күренделәр. Алар миллион чаткылар белән җемелдәде, бигрәк тә каеннар нәфис. Әйтерсең, аларның ботакларын ниндидер оста куллар энҗеле ак ефәк белән ураганнар. Тик Ләләнең бу матурлыкка сокланып карап торырга вакыты да, хакы да юк. Ул бер туктаусыз дошман сукмагын күзәтергә тиеш. Ләкин сукмак һаман буш. Дөрес, кояш чыгар алдыннан анда бөкрәеп беткән бер немец солдаты күренде күренүен. Ләлә аңа атмады. Бер фриц өчен генә үзен сиздерәсе килмәде аның. Көн уртасы килеп җитте. Кар өстенә зәңгәр күләгәләр сузылды. Ләләнең тәне түзәлмәслек булып сызлый, иреннәре ката, тешләре бер- берсенә бәрелеп шыкылдый. Бу дерелдәү бөтен тәнгә күчә, аны басу кыен. Ләлә иңнәрен, тезләрен кыймылдатып карый. Ләкин аның файдасы аз. Керфекләре авырайдылар, ул ойый башлады, каядыр җылы, йомшак суга чума кебек. Тагын бер секунд һәм аның өстендәге җылы җәймә бөтенләй ябылыр шикелле. Кинәт бик-бик ачык булып, нәкъ өндәге шикелле, аның күз алдына Ленинград килеп басты. Ул Финляндия вокзалы алдында броневикка менеп, кулын алга сузган Ильичны күрде. Аннары кайдадыр шул вокзал мәйданы янында немец снаряды ярылды һәм зур таш йортның сыңар стенасы гына асылынып калды. Мәйдан уртасыннан йөгереп килгән, кызыл хач сумкалы кыз җиргә ауды. Яраландымы? Үлдеме? Юк, -юк! Әнә ул яңадан йөгерә. Чү! Бу Мөнирә ич! Мөнирә! Ләлә аның әле кичә генә алган хатын, тагын бер кат ядтан укыды: «Ләлә; җаным! Мин синнән ерак түгел. Мин Ленин каласында. Шушы минутта Ленинградта булуым белән горурланам. Мин легендарь Сталинградны күрдем. Сталинградтан соң, Ленин шәһәрен яклаучылар сафына килеп кушылуымны үзем өчен чиксез зур бәхет дип саныйм. Ләлә, бәгърем! Безнең гүзәл һәм каһарман Ленинград һичкайчан, һичкайчан да дошманга бирелмәс. Шулай бит, шулай бит, акыллым?..» Мин нишлим? дип талпынып китте Л)әлә һәм шул ук секундта ниндидер кара нәрсә күренде. Күз ачып йомганчы Ләләнең бөтен тәне корыч пружина кебек киеренке хәлгә килде. Немец? Әйе, сукмакта алар икәү. Алдан мех якалы куртка кигән офицер килә!, аның артыннан нәрсәдер күтәргән солдат. Ашыкмый гына, тирә-якларыпа карана-карана атлыйлар. Яңадан Ләләнең уеннан, — бу юлы аңлы килеш, — Мөнирәнең хатымдагы соңгы сүзләр чагылып үттеләр: «Безнең гүзәл һәхм каһарман Ленинград һичкайчан, һичкайчан да дошманга бирелмәс...» Әйе! Оптик прицель уртасында немец офицерының башы. Ләлә ике тапкыр чакмага басты. Шартлау артыннан шартлау. Урман эчләре яңгырап китте. Немец офицеры, очарга теләгәндәй, кулларын югары күтәреп, чалкан егылды, солдат башы белән карга төртелде. — Ленинград өчен! — диде Ләлә һәм, күз ачып йомганчы икенче позициягә күчеп, яңадан кар эченә күмелде. Ул арада немец дзотлары пулеметлардан ут ачтылар. Пулялар!, кар тузаны туздырып, үр өстендә сызгырдылар. Шуның артыннан ук ачы чинап, миналарның очып килүләре дә ишетелде. Ләлә йөзе белән винтовкасына капланып ятты. Йөрәге дөп-дөп типте, аркасы тирләде. Тизрәк бу урыннан торып, тау астына йөгерәсе килә иде аның, ләкин аңа бу урыннан кузгалырга ярамый. Түзәргә, түзәргә кирәк. Кайда икән Хафиз?
38
Каида икән Наиль? Кайда икән Һаҗәр? Кайда икән I алим? Уйлыйлармы икән алар үзләренең бәләкәй Ләләләре турында? Аның нинди хәлдә булуын күз алларына китерәләрме икән? Сагыналармы икән алар үзләренең шаян «җил кызларын?» Үрне утка тоту күпме вакыт барганын Ләлә белмәде. Аңа ул бик озак булып тоелды. Бу ут һәм тимер кыйпылчыклары кар эчендә йомарланып яткан бәләкәй кызны тапмый торып, һич тә туктамаслар төсле иде. Шулай ук ул үләрмени? Юк, юк! Ул үлмәскә тиеш. Аның әле немецлардан үч аласы 6api, туган илне азат итәсе бар, аннары яшисе, шат, рәхәт яшисе бар... Менә ут бераз басыла төшсен дә, ул бу җәһәннәм оясыннан китәчәк. Пулеметлар тынды. Миналар да ярылмый башлады. Ләкин Ләлә китмәде. Ул башын күтәрде. Күләгәләр куера төшкәннәр, кояш инде урман артына баткан. Немец сукмагы буш. Анда үле офицерның тырпайган кулы һәм үле фрицның бөкере аркасы гына күренә. Алмаганнар, куркалар! Ләләнең кызган тәне яңадан суынды, яңадан суык аның үзәгенә үтә башлады. Аның бөтен тәненә сиздерми^ сиздерми генә оета тор!ган бернәрсә киле!п сарылды. Күзләре ихтыярсыз йомылды. Аларнң, әллә ни бирсәләр дә, ачмас иде Ләлә. Ләкин сукмакта үлекләрне алырга килгән ике немец күренгәч, Ләлә тагын берьюлы үзгәрде. Ул бер-бер артлы ике тапкыр атты. Үлекләрне алырга дип килүчеләр үзләре үлекләр янына төртелделәр.
7 Кар баскан һәм ишегеннән җылы бу бөркелеп торган землянкага Ләлә, арыпталып, ләкин күтәренке күңел белән кайтып керде. Ул инде ак маскхалатын салган, аның башында кызыл түбәле соры кубанка(, өстендә сырган чалбар һәм шундый ук сырган телогрейка. Билендә — разведчңклар бүләк итеп биргән көмеш кынлы хәнҗәр. — Узышлы булдымы?—дип каршы алды аны өлкән яшьләрдәге снайпер Ширяев. Ләләне ул снайперлык эшенә үзе өйрәткән булганлыктан, аның уңышлары өчен аерата шатлана иде. — Дүрт!—диде Ләлә елмаеп һәм, гадәттәгечә, позициядә булган хәлләрне бөтенесен дә тафсыйллап сөйләргә җыенды. Ләкин землянкада, разведчик Чуйконы һәм Ширяевның китәргә хәзерләнгәнен күреп, туктап калды. —- Иптәш өлкән сержант, сез китәсезмени? — дип сорады Ләлә. — Әйе, уңыш телә, — диде Ширяев ак маскхалатының башлыгын-, рәтли-рәтли. Ул уртача буйлы, җирән мыеклы, Себер аучысы иде. Ләлә, аның янына йөгереп килеп, маскхалатын төзәтә башлады. — Ни пуха, ни пера!—диде ул көлеп. — Ашың мич өстендә, Ләлечка. Туңгансыңдыр, ашап җибәр. Аннары ят та йокла. Ял ит. — Рәхмәт, минем ашыйсым килми әле. Минем җырлыйсым килә, Петр Михайлович. Чуйко, иңбашларын селкеп, икенче якка борылып карый башлады. Җыен юк-барны сөйләп, кеше көлдерергә яраткан Чуйковың болай бик җитди булуы Ләләгә ошамады. — Чуйко, әллә старшинадан чиратсыз наряд алдыңмы., нигә телеңне йоттың? Чуйко Ләләнең бу сузләрен бөтенләй ишетмәмешкә салынып Ширяевка дәште: — Киттекме, Петя? — Киттек, Ләлә, син әйбәтләп ял ит, яме. Связисткаларга барып йөрмә, — диде Ширяев, ишек тоткасына кулын куеп. — Ярый. Мин көчкә аягымда торам.
39
Ширяев белән Чуйко чыгып киткәч, Ләлә шул ук зур землянканың, бер почмагын бүлеп,, Валя белән икесе өчен махсус эшләнгән якка кереп, газета япкан кечкенә өстәлчеккә алюмин котелок белән тәмле шулпаны китереп куйды. Ләкин бер үзе аш янына утырасы килми иде а^ның. Шуңа күрә землянканың олы ягында ездовой Катайкинның тавышы ишетелгәч, ул бик шатланды. — Шантала, җаным, яхшылык теләп йөрисең, ахырысы. Әйдә утыр', — диде Ләлә, ишекне ачып. — Без һәрвакыт кешегә яхшылык теләп йөрибез, — диде Катайкин сабыр гына. Шанталииский районнан булган бу таза, гаять беркатлы һәм эчкерсез егетне подразделениедә яраталар һәм шаяртып, «Шантала» дип йөртәләр иде. Ул беркайчан да беркемгә ачуланмый1, ә Ләләгә1, якташ та булганга, бөтенләй үз итеп карый иде. — Үзең генә аша, Ләлә, ә мин монда гына утырып торам; — Юк, юк, Катайкин. Бергә ашыйбыз. Телисеңме мин сиңа йөз грамм да бирәм. Мин эчмим бит. — Кызларга эчәргә ярамый, — диде Катайкин, тирән фәлсәфә белән. — Ирләргә бераз ярый, зря суыта тышта. Ләлә, флягасыннан калай кружкага аракы салып; Катайкин каршына куйды. Аннары киштәдән икенче котелок алып, аш бүлде. — Миңа бераз гына,, минем тамагым тук, Ләлә. — Тартынма. Ширяев миңа биш порция алып куйган. — Ширяев әйбәт кеше ул. — Бик әйбәт. Катайкин әдәп белән генә, икмәк валчыкларын өстәлдән юан бармаклары белән җыяҗыя ашады. Аның болай да кызыл йөзе йөз граммнан соң тагын да кызара төште, маңгаена тир бөртекләре чыкты. —- Бүген допка барып кайттым, — диде ул. — Юлда кая карама танклар, орудиеләр, исәбе-хисабы юк. Яңа частьлар килә, ахырысы. Наступление була дип әйтәләр. — Тизрәк булсын иде. Ленинградлыларга бик кыен бит. — Кыен шул. Политрук сөйләде, анда, ди, кешеләр урамда ачтан үләләр, ди. Немец, ди, туптан атып көн саен шәһәрне җимертә, ди. — Әйе, шул, немецлар Ленинградны харабә итмәкчеләр. Ашап бетергәч, Катайкин мич янына утырып, тәм*әке тарта башлады. Ләлә котелокларны, юып, киштәгә куйды. — Көндез сине эзләп бер капитан килгән иде, — диде Катайкин. — Мине? — Әйе, снайпер Халидова кирәк ди. Газетадан дип әйтте. Ләлә кулын селкеп җырлап җибәрде.
Сталин — наша слава боевая! Сталин — нашей юности полет! — Яхшы җырлыйсың син, Ләлә,—диде Катайкин һәм урыныннан торды. — Ярый, мин атларым янына чыгыйм. Син йокла. Мин бераздан кереп мичкә үзем утын салырмын. — Бик әйбәт булыр. Югыйсә мин бик туңдым. — Туңмаска, көне озын кар эчендә яткансың бит. Ләлә, чыршы ылыслары түшәлеп, өстән плащ-палатка беләк ябылган сәке өстенә сузылып ятты һәм шунда ук йоклап та китте. Ә төнлә ул кисәктән генә уянды. Землянка эче караңгы иде. Сукыр лампа сүнгән. Тик мичтән түшәмгә төшкән кызыл яктылык кына тирбәлеп тора. Сагызлы утыннар дөрләп яна, күрәсең, Катайкин күптән түгел генә мичкә утын өстәп киткән булса кирәк. Почмакта чикерткә сайрый. Бер ярты минут тынып тора да, тагын сузып-сузып сайрый. Күпме вакыт үткән соң? Ләлә землянканың тәрәзәсенә борылып карады. Юк, яктыртмый әле, тышта караңгы. Валя да кайтмаган. Димәк,
40
артык күп үтмәгән. Ләлә, кулларын баш астына куеп, Чуйко турында. Ширяев турында уйлана башлады. Валя кайтып керде. Аның башында,. Ләләиеке кебек үк, кызыл түбәле кубанка, өстендә тун!, яралы кулы соры яулык белән муенына асылган. Моннан берничә атна элек, Валя, позициядә ятканда; дошман минасының кыйпылчыгы тиеп яраланды, ләкин госпитальгә китәргә теләмәде. Ләлә белән алар снайперлар курсын бергә бетергәннәр һәм һичдайчан да аерылмаска сүз бирешкәннәр еде. — Валя! — Ләлә! Исән кайттыңмы? Мин синең өчен шул хәтле борчылдым. Я ничек? Валя сәке читенә утырды һәм сыңар кулы белән Ләләне муеныннан кочаклады. Ләлә үзенең кайнар битен, аның салкын яңагына куйды. —’ Ничә? — Дүрт. — Ой, шәп! Сөйлә, ничек булды. Баштан ук. Ләлә барысын да сөйләп бирде. Валя аны йотлыгып тыңлады һәм Ләлә кичергәннәрне үз йөрәгеннән үткәрде. Соңгы вакытта, яралануы, сәбәпле, алгы кырыйга чыга алмаганга Валя иптәшләренең сүзләрен аеруча бирелеп тыңлый иде. — Мин синең өчен, Ләлә, бу юлы нигәдер бик борчылган идем. — Син һәрвакыт шулай дисең, Валя. — Юк, бу юлы башкачарак... — Ник, әллә?.. — Син Чуйкоиы күрдеңме? — Күрдем. Алар Ширяев белән киттеләр. Ул нигәдер бик җитди күренде. Әллә ачуланыштыгызмы? — Ул немецларның безнең якка ташлаган хатларын тапкан. — Хат? Нинди хат? — Немецлар русча язып ташлаганнар. Чуйко аны миңа күрсәтте. — Нәрсә язганнар? — Рус снайперы, дигәннәр, сиңа хәзер үлем: безнең Таубэ килде. Таубэ карт бүре ул. Рус, синең гомерең бер көн, ә бәлки, ике көн калгандыр, дигәннәр. — Кем соң ул Таубэ? — Немецларның атаклы снайперлары. — Ширяевка әйттеләрме? — дип борчылып сорады Ләлә. — Чуйко әйтәм дигән иде. Алар бит иске дуслар, сибиряклар. Немецларның снайпер китертүләрендә һичнинди гаҗәп нәрсә юк иде. Әгәр дә Ләләнең үзенә шул снайперга каршы барырга туры килсә', ул азрак борчылыр иде. Ләкин Ширяев өчен ул бик борчылды һәм, урынына яткач та/, бик озак йоклый алмады. — Нигә йокламыйсың? — Мин һаман уйлыйм, Валя, Петр Михайлович өчен нигәдер куркам. 1 — Курыкма. Ул синең белән миннән ун тапкыр тәҗрибәлерәк. Ләлә берни әйтмәде. Бераздан Валя, башыннан ябынган тунын ачып, — Син әле һаман йокламыйсыңмыни? — диде. — Юк. / — Фу, нинди юләр! Иртәгә хәтле бирмәм дигән идем, йокламагач, бирим инде. Мә. — Хатлар! Ләлә, сәкедән сикереп төшеп, мич янына барды. Утыннарын болгатып, яңаларын өстәде. — Дәү әнидән! Хафиздан! Валя! Синең я>ктан нинди әдәпсезлек бу Нигә бая ук бирмәдең.
41
Ләлә дәү әнисенең хатын укый башлады һәм кинәт көлеп җибәрде. — Әллә бик күңелле хәбәр язганнармы? — дип сорады Валя„ башын калкытып. — Әйе, тыңла: «Ләлечка, тышка чыкканда, зинһар муеныңа шарф чорна. Аякларыңны туңдыра күрмә. Синең балетмейстерың, урамда күреп, сорашты үзеңне. Аякларын сакласын, ди...» Башым булмаса. аякларым белән нишлим мин. Ой, Валя, белсәң иде, нинди чудак ул. безнең балетмейстер! Хафизның хатын укыганда, Ләлә берьюлы тынып калды. — Чү, син елыйсың түгелме, Ләлә? — Мин шатлыктан, Валя. Ул исән, исән! — Кайсы фронтта? — Сталинградта. — Укы. Ләлә күз яшьләрен сөртте һәм хатны яңа баштан укый башлады. «Кадерлем Ләлә! Мин бу хатымны бөек шатлык көннәрендә язам. ' Без немецларның Сталинград янындагы группировкасын боҗрага алудьг төгәлләдек. Немецлар моннан китә алмаячаклар. Иртәгә һөҗүм башланасы дигәндә без төне буенча йокламадык, тупларыбыз янына баскан килеш таңны көттек. Таң ата башлагач, су буеннан, күлДәр өстеннән куе томан күтәрелде. Бераздан бернәрсә- күренмәс булды. Кинәт күккә ракеталар чөелде. Без ут ачтык. Ул утның көчлелеген, дәһшәтлелеген күз алдына китерү дә кыен. Соңыннан миңа сөйләделәр, безнең туплар тавышы илле километрдан ишетелеп торган икән. Меңнәрчә туплар, минометлар тавышыннан җир тетрәде. Баш өстебездән йөзләрчә самолетлар үтеп, немец позицияләре өстенә ут яудырдылар. Төтен эчендә гвардия минометларының якты снарядлары очты. Ләлә, немецларның, румыннарның роталары, батальоннары, полклары ничек качканнарын күрсәң иде! Безнең утыбыздан соң алар тәмам? акылларын җуйганнар. «Тәмуг, җәһәннәм!» — плен алынгач алар бары шул сүзләрне генә кабатладылар...» — Шул кирәк аларга, шул кирәк аларга! —дип кабатлады Валя. Ләлә хатның калган нке битен дә укып чыкты. Сугыш хәлләре турында бик иркенләп язганнан соң Хафиз үзенең тойгыларына күчкән. Бу юлларны Ләлә пышылдап кына диярлек укыды. «... Мин бик сагындым сине, Ләлә. Син үзгәргәнсеңдер инде. Очрашсак, бәлки берберебезне танымас та идек. Юк, юк, миллион кеше арасыннан да, сукыр килеш тә, таныр идем, бәгърем, мин сине!» Ләлә хатны күкрәгенә каТы кысты. Аннары ул, урыныннан торып, хатларны кесәсенә салды да Валя янына менеп ятты. Валя, йоклый иде инде. Ләлә, аны кочаклап, күзләрен караңгы түшәмгә терәде. Башы астында солдат капчыгы. Ә капчыкта аның үзеннән калдырмый йөрткән балет туфлялары. Иң кыен вакытларда да ул аларны ташламады. «Мин әле сәхнәгә кайтырмын1, кайтырмын»,— дип хыяллана иде ул. Түшәм ярыгында һаман чикерткә сайрый иде. Аның бетмәс моңы астында Ләлә әкрен генә йокыга китә башлады. Ләкин кинәт аның күзләре яңадан ачылып китте. Ул Ширяевны исенә төшерде, һәм тирән борчылу белән: — Исән генә кайтсын иде, — дип пышылдады.
8
Ләлә йокысыннан уянганда, снарядлар гөрселдәвеннән землянканың стеналары селкенә, мич турысында, түшәмнән шырылдап коры ком коела иде. Кечкенә тәрәзәдән бер көлтә кояш нуры кергән. Ул киштәгә
42
тезелгән һәм снаряд ярылган саен шылтырап куйган алюмин котелокларда чагылып уйный. Землянкада беркем дә юк. Мич дор'лэп яна. Валя каядыр китеп барган, аның урыны буш. Землянка эченә көйгән ботка исе җәелгән. Күрәсең, иптәшләреннән берсе Ләләгә дип кухнядан аш алып кайткан да, суынмасын өчен, мич өстенә куеп калдырган булса кирәк. Туп тавышы һәркөи ишетелеп торганга, колак күнеккән иде ;инде. ’Ләлә аңа бөтенләй игътибар итмәде. Ул, дәү әнисенең түшәгендә яткан шикелле, тагын бер тапкыр рәхәтләнеп киерелеп сузылды. Аннары аякларын бөкләп, сәкегә утырды. Артиллерия уты һаман үкерә иде. Ә биредә, землянкада җылы һәм тыныч. Кинәт Ләлә «ауга» чыгып киткән Ширяевны исенә төшерде һәм йөрәге сулкылдап китте. Снарядлар биеклектә ярылалар түгелме соң? Ләлә муенын сузып тыңлап торды. Әйе шул якта. Ди^әк, Ширяевның барлыгын сизгәннәр. Бәлки, ул Таубэга аткандыр, бәлки аның үзенә дә атканнардыр. Бу вакытта биеклектә нинди мәхшәр булуын күз алдына китерү Ләлә өчен кыен түгел иде. Ширяев, мөгаен, кар окопта йөз түбән ята торгандыр. Аның баш өстеннән кайнар кыйпылчыклар сызгырып үтәләрдер. Ә аңа кузгалырга да, икенче урынга күчәргә дә ярамый. Аны снайпер сагалый... Ләлә, тиз генә урыныннан торып, киез итеген киде дә тунына ябышты. Шул чакта салкыннан битләре кызарган Валя кайтып керде. — Син кая җыенасың? — диде ул. Ләлә тунының бер җиңен кигән килеш, ни әйтергә белмичә, сүзсез калды. Биеклеккә барам дип әйтүнең һичбер мәгънәсе юк иде. Чөнки беренчедән, командир җибәрмәячәк, икенчедән, анда барып, ни эшлисең? — Мин санбатта идем, перевязкага бардым, — диде Валя, дустының уңайсызланганын күреп. — «Соңгы сәгатьтә»не алып кайттым. Ефрейтор Шаһиев сиңа сәлам әйтте. Комбат землянкасы янында постта тора. Ләлә тунын, салып, сәке өстенә ташлады. Валя да чишенде. Аннары алар тәрәзә янынарак утырдылар. — Укы, — диде Ләлә, Валяны бер кулы белән биленнән кочаклап. Валя ашыкмый гына укый башлады. — «Соңгы сәгатьтә». Үзәк фронтта безнең гаскәрләр кискен штурм нәтиҗәсендә Великие Луки шәһәрен һәм тимер юл узелын алдылар. Корал ташлаудан баш тарту сәбәпле шәһәрнең немец гарнизоны кырып бетерелде. Сталинградтан көньякта безнең гаскәрләр Элиста шәһәрен алдылар. , Сталинградтан көньяк-көнбатышта безнең гаскәрләр район үзәге Тормосинны алдылар. Төньяк Кавказда безнең гаскәрләр район үзәге Чиколаны алдылар. Пленныйлар һәм трофейлар алынды.» — Анда нинди зур һөҗүмнәр бара. Без дә тизрәк кузгалсак идеК, —- диде Ләлә. —« Кузгалырбыз, кузгалырбыз, — диде Валя, эләктереп алып, һәм тиз-тиз сөйли башлады. — Беләсеңме, безнең участокка нихәтле яңа көчләр килә. Урман эчләре танклар, орудиеләр белән тулы. — Хәзер һөҗүм башлар өчен иң уңай чак. Сталинград аларның кулларын да, аякларын да бәйләгән. — Иптәш Сталин моны бездән әйбәтрәк күрә. Бер дә пошынма!, нәкъ кирәк вакытта приказ бирер. Ләлә кара чәчләрен сүтеп җибәрде һәм тарый башлады. Валя, яралы кулын исән кулы белән тотып, идән буйлап йөреиә-йөр^нә сөйләнде. — Юлда мин, Ләлә, интересный егетләрне очраттым. Диңгез бригадасыннан. Күбесе мыеклы;, ременьнарының тимерләре якорьлы, ялт-йолт итеп тора. Бүрекләрен кыңгыр салганнар. — Әллә берәрсенә гашыйк булырга да өлгердеңме? Чуйко ни әйтер.
43
—- Юк, мин аларның җырларын гына отарга өлгердем. Тыңла, нинди матур җыр: Кружится, кружится Кружится вьюга над нагни, Стынет над нами Полярная белая мгла...
— Чү, алар әллә Заполярьеданмы? — Ансын сорап тормадым, ә длар әйтмәделәр. Хозвзводларында боланнар бар. — Боланнар булгач, шулар инде. Валя, син мина нинди шатлыклы хәбәр китердең! Туп тавышлары кинәт туктады һәм землянка эче тып-тын булып китте. Хәтта мич өстендә котелокта кайнап торган шулпаның быкырдавы да ишетелә башлады. — Әйдә ашыйк, —диде Валя, мичкә таба атлап. — Бар, юынып кер. Ләлә?, җиңнәрен сызганып, тышка чыгып китте. — Их, бүген көне нинди әйбәт!—<диде ул юынып кергәч.—Валя, ашагач, Заполярье егетләрен эз|ләргә барабызмы? Анда минем бер таныш иптәш булырга тиеш. Хәтерлисеңме, мин сиңа сөйләгән идем. —- Диңгезчеме? — Әйе. ' Бераздан алар ботакларын кар баскан дәү наратлар арасыннан сузылган тар сукмак буйлап баралар иде инде. Икесенең дә өсләрендә ак тун, башларында кызыл түбәле кубанка. Валя, яралы булганга, коралсыз, ә Ләлә иңбашыма трофей автомат аскан. — Әнә тегендә, уйсулыкта,. — диде Валя. Урман эченнән чаңгыларда, аркаларына катушкалар аскан ике сугышчы килеп чыкты, Аларның берсе ак тунлы, икенчесе сары тунлы. Икесе дә мыеклы иде. — Сәлам, волховчанкаларга,—дип кычкырды аларның ак тунлысы. — Исәнмесез, — диде Ләлә. — Сез полярниклармы? Сугышчылар бер-берсенә каранып алдылар. — Жора, син Папанин экспедициясендә булдыңмы? —'диде ак тунлысы үзенең иптәшенә һәм көлә башлады. — Ә сезгә, кызлар, полярниклар бик кирәкмени? — дип сорады сары тунлысы. — Без бер иптәшебезне эзлибез. — Иптәшегезне? Яхшылабрак карагыз, сез эзләгән кеше мин түгелме? — Юк, син җирән, ә ул брюнет, — диде Ләлә. Сары тунлы пырхылдап көлеп җибәрде. — Гриша, эшең бетте, прямое попадание! Гриша дигәне, һич тә уңайсызланмыйча, сүзсез басып торган Валяга мөрәҗәгать итте: — Сезнең кулыгызга ни булды, кадерлем? Ботка пешергәндә кайнар су чәчрәдеме әллә? Валя Ләләнең җиңеннән тартты. — Әйдә киттек. Связистлар бездә генә түгел1, Заполярьеда да юләрләр икән. Сары тунлысы тагын кычкырып көлде. у Үтерде, Гриша... Кызлар китә башладылар. Ак тунлы элемтәче кулын күтәреп кычкырды. — Әй, туктагыз. Эзли торган кешегезнең фамилиясе ничек? Бәлки, 4>елә, торганбыздыр. Алай үпкәләштән булмасын. — Ул связист түгел.- — Кем, автоматчикмы?
44
— Бронебойщик! — диде Валя, ачуланып. Кызлар, разведчикларны эзләп, бик озак йөрделәр. Ләкин берәү д-, аларга разведчикларның капдалыгын әйтмәде. Берәүләр, әле яңа гына килдек, белмибез, диделәр, икенчеләр: «Сез кем буласыз? Алар сезгә, нигә кирәк?» —дип үзләре сорауларын яудырдылар. Валя тәмам ачуланды. — Кайтыйк инде, Ләлә. Ләлә аның күзләренә карап үтенде: —' Валя, җаным, тагын бераз гына.-.. Без аның нинди частьта, нинди подразделениедә икәнен дә белмибез ич. Бәлки, ул разведкада да түгелдер, артиллеристтыр. — Юк, юк, Валя. Ул разведчик булырга тиеш. Тагын бераз гына эзлик инде. Бер землянка алдыннан үткәндә, Ләлә наратка кадакланган «Сугышчан листок»ка игътибар итте һәм туп-туры аңа таба атлады. Ул тиз-тиз генә андагы фамилияләргә күз йөгертеп чыкты. Ләкин анда: таныш фамилия очрамады. — Ләлә, мин туңып беттем ииде^ әйдә кайтыйк. Шул чакта аларның артыннан калын тавыш ишетелде.-’ — Бик туңдыгызмыни? Ләлә белән Валя берьюлы артларына борылдылар. Алар янында үзләреннән ике өлеш зур гәүдәле бер баһадир басып тора иде.. Ләлә,' күзләрен йомгалап, аңа күтәрелеп карады һәм кинәт Галимнең бер хатында үзенең баһадир дусты турында язганын хәтерләде. Шуннан ул', — Сез Урмановиың дусты түгелме? —дип сорады. Баһадир һич тә гаҗәпләнмичә, сөйкемле генә елмайды. — Кызганычка каршы мин андый кешене белмим, Белсәм, ул минем1 дустым булыр иде. Ләләнең зур кара күзләре баһадирның күзләре белән очраштылар. Аларда әз генә дә мыскыллау юк, алар бик йомшак карыйлар иде. — Землянкага керегез. Бераз җылынып алырсыз. — Рәхмәт, безнең вакытыбыз юк. — Менә Илья Муромец, — диде Валя землянка яныннан ераграк киткәч. — Нинди пәһлеван. Ә күзләре матур, үткен. Связист түгел инде! Кызлар землянкага кайтып кергәндә, анда Ширяев һәм Чуйкс котелоклар белән маташалар иде. Ләлә, шатлыгыннан тыела алмыйча- йөгереп килеп, икесен дә кочаклады: — Җаннарым! Исән кайттыгызмы?..
9
Ефрейтор Шаһиев, окобыннан башын чак кына күтәреп, сихерләнгән кешесыман, аккаенга карап тора башлады. Зәңгәрләнеп килгән салкын иртәдә барлык тармаклары бәс белән өретелгәи зифа каен искиткеч матур иде. Әйтерсең, ул ак ефәктән эшләнгән дә, өстеиә вак-вак энҗеләр сипкәннәр', әйтерсең, ул шау чәчәктә утыра. — Әни кәбәм! — дип пышылдады Шаһиев һәм аның күз алдына моннан бик еракта, кошлар очып җитмәс җирдә еракта, Искил авылында, туган йорты алдындагы аккаен килеп басты. Ул да шундый зифа иде бит. Кышкы айлы төннәрдә, колхоз идарәсеннән кайтканда, Шаһиев колакчын бүреген кыңгыр салып, аның алдында озак-озак басып тора иде. һәм үзенчә, иң югары соклануны белдереп, — Әни кәбәм!—ди иде. Солдатның күңеле нечкәреп китте. Менә ул монда', винтовкасын кочып, карлы окопта ята, ә анда, колхозда, Мостафа агай, биленә кызыл билбау буып, колхоз терлекләренә иртәнге азыкны биреп йөри торган
45
Uibip. Шаһиевның борыны абзарлардан килгән җылы исне, колаклары яна бозаулаган сыерларның әкрен генә менгерәүләрең ишетә башлады шикелле. Кинәт ап-ак каен чайкалып китте. Беренче снаряд, кар һәм туфрак фонтаны күтәреп, тау итәгендә ярылды. Резина кебек тыгыз һава солдатның йөзенә, колак яфракларына килеп бәрелде. Ул арада икенче, өченче снарядлар тау итәген актарырга тотындылар. Урман тоташ бер түләү белән иңрәп тора башлады. Бу —чын һөҗүм түгел иде әле. Бу — бары тик артиллерия һәм танклар катнашы белән үткәрелә торган өйрәнүләр генә иде. Шаһиев моны яхшы белсә дә аның аркасы, нәкъ чын атака вакытындагыча, чемердәп китте, маңгаена салкын тир бәреп чыкты, күзләре зур булып ачылды, йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Өйрәнүләр генә булуга карамастан, солдатлар чын патроннар белән, артиллерия чын снарядлар белән ата иде. Алда дошманның алгы кырыена ошатып эшләнгән штурм полосасы, тимер чыбык киртәләре, траншеялар, дзотлар. Артиллериянең ут валы артыннан барып, «дошман» позицияләренә бәреп керергә кирәк. Бурыч—шундый. Мина каен түбәсенә эләгеп, аны өзеп ташлады. Шаһиев аһ итте һәм: «Ах, күзең чыккыры, атасың бит!» дип, эченнән, «юньсез» минометчыны сүгеп алды. Шул чакта, кояшның тәүге нурлары белән яктыртылган аксыл күккә кызыл ракеталар чөелде. Бу — атака сигналы иде. Күтәрелергә кирәк. Акыл шулай ди, ә йөрәк, дагын бер генә секундка булса да, җиргә ныграк сыенуны сорый. Атакада иң куркыныч секунд беренче ыргылу, беренче кат җирдән аерылу. Чөнки бу вакыгта солдат әле үзе турында уйлый. Ә инде бер күтәрелеп киткәч, ул үзе турында оныта, аның уенда бары юк ителергә тиеш булган дошман гына кала һәм солдат бөтен көче белән аңа каршы ыргыла. Шаһиев беренче булып күтәрелергә теләде. Ул үзенә бу турыда әллә ничә тапкыр сүз бирде. Ләкин бу, күрәсең, аның ихтыярында гына түгел иде. Беренче булып, һәрвакыттагыча, коммунист Семичасный күтәрелде. — Ленинград өчен, алга! — дип кычкырды. Семичасный артыннан кечкенә генә бер сугышчы күтәрелде. Аның ак марля белән уралган винтовкасыннан, Шаһиев бу кечкенә сугышчының снайпер Ләлә Халидова икәнен танып алды. «Әни кәбәм! Кызлар инде алга баралар, ә мин ятам әле!» — дип уйлады ул. һәм, бер сикерүдә окобыннан чыгып, йөгерә башлады. — Ленинград өчен! — дип кычкырды Шаһиев бөтен тавышы белән һәм шул секундтан ул инде үзе турында бөтенләй онытты. Ул, башкалар кебек үк, атты, торып йөгерде, яңадан ятты, яңадан йөгерде; гранаталар ыргытты, штык белән кадады. Кирәк вакытта бөтен көче белән ура кычкырды, яисә ачы итеп сүгенде. Боларны инде ул уйлап түгел, сугышта гына туа торган дәртле бер күтәренкелек белән эшләде. ' Кич белән җылы землянкада ял иткән вакытта, көндез башыннан үткәннәрне Шаһиев тагын бер тапкыр исенә төшерде дә көлеп җибәрде. Ул шул кадәр чын күңелдән көлә белә һәм аның көлүе башкаларга шул кадәр көчле тәэсир итә иде, теләсә генә нинди шартларда да солдатлар аның көлүен игътибарсыз калдырмыйлар иде. Бу юлы да шулай булды. Нарларда сузылып яткан сугышчылар берьюлы берничә җирдән: — Иптәш ефрейтор, ни булды?—дип сорадылар. — Мин бүген үземне ничек итеп «үтерүләрен» исемә төшердем. Кызык булды. Беренче траншеяга гранаталар ташладым. Штык белән тиз- тиз айкап алдым. Аннары икенче траншеяга йөгердем. Ә миңа: «Син үлдсң!;> дип кычкырдылар. Туктадым. Капшан карыйм' үз-үземпе: «Неужели, мин әйтәм, үлдем икән мин...»
46
— Ә син, иптәш ефрейтор, көлмә, бу көлке түгел,—диде Семичас- ный. — Син штык йоткан кебек, сыныңны туры тотып йөгердең. Чың, сугышта син,- һичшиксез, сафтан чыккан булыр идең. — Ну, ну, ефрейтор Шаһиевиы сафтан чыгара алырлык фриц тумаган әле. Син, иптәш сержант, буш суз сөйләмә. — Бер дә буш сүз түгел, иптәш Шаһиев, факт. Алдагы сугышлар өчен үзеңне җитди хәзерләргә кирәк. Миңа приказ билгеле түгел, ләкиң. мин солдат йөрәгем белән сизәм, тиздән хәлиткеч көннәр башланырга тиеш, — Ансы дөрес. Тиздән һөҗүм итәчәкбез. — Блокаданы өзәргә кирәк. — Иптәш агитатор* Ленинград турында берәр нәрсә сөйләр идегез,— диде бер сугышчы Семичасныйга. Сержант Виктор Семичасный, таза гәүдәле, шадра йөзле егет, сугышка кадәр Путилов заводында слесарь булып эшләгән. Ул Ленинградны яхшы белә һәм искиткеч ярата иде. Үзенең иптәшләренә ул Ленинград турында бик күп тапкырлар сөйләде, һәр әңгәмәсендә бөек шәһәрнең нинди дә булса яңа бер ягын ачып бирә иде. Шуңа күрә аны тыңлавы күңелле һәм кызык. Бүген ул сүзен шигырь белән башлап җибәрде. Ленинград халкы, минем балаларым! Ленинград халкы, минем мактанычым! — Бу шигырьне эссе казах далаларында яшәүче Җамбул карт язган,.— диде ул. — Ленинград безнең илебезнең барлык халыкларына якын һәм кадерле. Менә безнең ротаны гына алыйк. Безнең ротада руслар, украиналылар, белоруслар, татарлар, казахлар, кареллар бар. Без барыбыз да бертуганнар кебек һәм Ленинградны азат итү өчен дә бердәм күтәреләчәкбез. Шуннан соң Семичасный* Ленинград заводлары турында, Ленин каласын озак айлар буенча дошманнан саклаучыларның батырлыгы турында, Ленинградның гаҗәеп матур биналары һәм сәнгать хәзинәләре турында, университет һәм Эрмитаж турында сөйләде. Тыңлаучыларның күзләре очкынланып ялтырады. Алар, гүя сукыр лампа белән яктыртылган землянкада түгел, ә Ленинградның киң һәм төз урамнарында йөриләр иде. — Анда, иптәшләр, революция туды, анда бөек Ленин һәм Сталин иптәшләр безнең бәхет өчен көрәштеләр. Анда күп еллар буенча Сергей Миронович Киров эшләде. Хәзер анда Ленинград халкының сөеклесе иптәш Жданов эшли. Анда революция ясаган кешеләр,, аны Юденичтан, немецлардан саклаган кешеләр, бөгелмәс һәм сынмас кешеләр яшиләр. Менә шул бөек шәһәрне дошман блокада белән камап алгаш аңа туплардан ата, батыр Ленинград халкын, хатын-кызларны һәм балаларны, безнең атааналарыбызны дошман снарядлары үтерә. Моңа күпме түзәргә кирәк, иптәшләр? — Приказ гына булсын, без кузгалачакбыз. — Бу юлы блокаданы өзмичә туктамабыз* — дип шаулаша башладылар сугышчылар. Тышта кемнеңдер аяк тавышы • ишетелде. Ул да булмады, землянкага, замполит Серегин килеп керде һәм ишек төбеннән үк кычкырды’ — Иптәшләр, Георгиевск,, Минеральные Воды, Пятигорск, Кисловодск, Железноводск һәм Буденовск шәһәрләре безнеке! Сугышчылар урыннарыннан сикереп тордылар. Ул якларны яхшы белгән һәм анда туып-үскән түгәрәк йөзле ефрейтор Сухов.- — Иптәш замполит, Ачикулакны алмаганнармы? Район үзәге ул. Минем туган җирем,—дип кычкырды. — Алганнар, алганнар! Тагын берничә район үзәген алганнар. Мин язып кына өлгермәдем.
47
Иптәшләре Суховны туган шәһәре дошманнардан азат ителүе белән тәбрикли башладылар. Сухов үзенең бик зур шатлыгын яшерә алмыйча бөтен йөзе белән елмая иде. — Кавказда сугышучы иптәшләр, Сухов, синең туган шәһәреңне һәм гаиләңне азат иткәннәр. Ә аларның семьялары, бәлки, Ленинградта яки фронт аръягындагы авыллардадыр,—диде Семичасный, өзелгән бесе- даны дәвам иттереп. — Мин моньп аңлыйм, иптәш агитатор. Приказ гына килсен, мин беренче булып атакага барачакмын! — дип җавап бирде Сухов. Бу төнне сугышчылар озак йокламадылар. Кемдер ачык, күтәренке тавыш белән җырлап җибәрде: Шумел камыш, деревья гнулись, А ночка темная была-а... Башкалар аны күтәреп алдылар. Сугышчылар бирелеп, моңлы итеп җырладылар. Бер җыр беткәч, икенчесе, өченчесе башланды. Ай, бу солдат җырлары! Алар никадәр күп нәрсә турында сөйлиләр! Җыр тынгач, үзара сөйләшүләр башланды. Мондый чакларда солдатлар, гадәттә, үзләренең элекке тормышларын искә төшереп, үзенчә бер кабатланмас шигърият белән, бераз тупасрак, бераз көлкерәк итеп әңгәмә сугарга яраталар. Беренче рота землянкасыннан җыр тавышы ишетелә башлагач ук Ләлә Валяны анда барырга чакырды. ■ йоклыйсым килә,—диде Валя. — Әй, йокы чүмәләсе, йоклап, бөтен бәхетеңнән коры калырсың әле, — дип ачуланды аңа Ләлә һәм, иңбашына тунын салып, ишеккә атлады. Землянканың икенче бүлегендә хат язып утыручы Ширяев Ләләне туктатты. — Йөрмә, Ләлә, ял ит. Безне төнлә күтәрүләре мөмкин. — Мин озак тормыйм, иптәш өлкән сержант. Шаһиевның сөйләгәнен бераз тыңлыйм да, — кайтам. — Тапкансың кемне тыңларга... Тел бистәсе ич ул. — Юк, ул бик кызык сөйли. Көлә-көлә эчләрең ката. Ачуланма инде, иптәш өлкән сержант. Шаһиев, терсәгенә таянып, кырын яткан килеш, янындагы ике татар һәм бер казах егетенә карап, башыннан үтңәннәрне сөйли иде. Ләлә аларның аяк очларына килеп утырды. — Интересно булды минем үләнү, иптәшләр, — диде Шаһиев, сүзләрне мишәрчә сузып. Караңгы сәкедә ул үзе яхшылап күренми, тик күзләре генә ялтырый иде. — Бер тамаша. Хет театрга куй, хет китапка яз. Рас. Ләлә миңа ачуланмас, мин барысын да баштан алып сүлпм. Бер дә бер көнне, так сказать, минем яшем утыздан узды. Ә үләнгән юк әле. Үләнү кая, кыз да күзләгән юк. Болан, конечно, читтән караштырып йөрим йөрүен,, ну түгәрәкли алмыйм. Кыюлык җитми. Характер миндә ул якка слабыерак. Анай карчык ике аягымны бер итеккә тыга: үлән дә үлән! Бердәнбер бала асрадым, ди, аңардан да уңмадым, ди. Күршеләремнең, ахирәтләремнең, ди, икешәр-өчәр уллары үләнгән, түр башында гына утырып торалар, ә мин бер килен күрми үләрмен, ахры, ди. Балавыз сыга. АннарьЧ тагы мине әрли. Имеш^ өенең коны юк, имеш, өстәл арты буш и та ки дали. Мин андый чакта эндәшмим. Анай минем каршыма килә дә, чәчрәп-чәчрәп сүли башлый. Телеңне йоттыңмы әллә, салам торхан, күзле багана и таки дали. Сиңа кыз беткәнмени дөньяда, ди. Бригадирымы, сыер савучысымы, чутаводымы, Нәзирәсеме, Вәсиләсеме ди, и таки дали. Минем үземнең дә эчтә мәчеләр мыраулый. Рас. Борын тәмам салынып төшкән. Икекүзем тальян гармоньны алып, су буена чыгам да. йөрәк януын басар өчен сыздырып җибәрәм.
48
Их, суларга, суларга, Су чәчрәтеп
уйнарга... я таки дали. Карыйм, читән артларыннан, карлыган куаклары арасыннан — бездә кара карлыган күп!— яртылаш ачылган келәт ишекләреннән чуар яулыклар күренә башлый. Егет-җилән башта берән-сәрән, аннары икешәрләп, өчәрләп минем янга агылалар. Шуннан җыр-кү китә. Ул арада, .чыпчыклар көтүе кебек, пырхылдаша-пырхылдаша, кызлар да килеп җитә. Ух, шаяннар, чаялар безнең авыл кызлары! Ә мин, күзләремне астан гына йөртеп, аларга карыйм. Кайсы җене миңа дигәне, кайсына барып сүз кушарга. Карыйм, малай, барысы да үзенә пар табышкан, барысы чүкер-чүкер килеп сүләшәләр, каш сикертеп, керфек биетеп, матур гөлләр кебек елмаешып, бер-берсе белән серләшәләр. И таки .дали. Тик мин сакаллы сабый гына ялгыз. Берәү дә миңа күз кысмый, берәү дә миңа күз уйнатып, серле итеп карамый. Ә мин, кызлар елмайса— үләм! Валлаһи, ну матур була яшь кызларның сөеп елмаюлары! Җаныңны эретә! Слабый характерлы кешенең эше, дуслар, кызлар янында бик хөрти. Шул кадәр хөрти — оялмасаң, хет авызыңны ерып ела. Мин, конечно, •еламыйм, но гармоньны бөтен көчем белән бер өздереп тартам да, култык астына кыстырып, өйгә таба атлыйм. Кызлар, егетләр минем арттан. Полный окружение. Инәләләр: — Кәйрүк абзый, уйна инде, тагын бераз гына. Шуннан Хәйрүк абзыйлары тагын бер уйнап җибәрә. Нишлисең, характер слабый миндә. Анай карчыкның браты бар. Бөтен авыл аны ут Мостай дип йөртә. Чыннан да, ут кеше. Хәзер кабына, хәзер чаба, хәзер юкны бар итә, берне ике ясый. Ни әйтерсез!, бер дә бер көнне болар минем әни белән тотканнар да тайный союз төзегәннәр бит. Минем үземә ләм-мим димичә, мине үләндерергә сүз куйганнар. Ышанмыйсыз? Менә бөртек алдамыйм... — Юк, монысын син арттырып җибәрәсең, Шаһнев, — диде Ләлә. — Үзе теләмәсә, кешене ничек өйләндерергә кирәк. Шаһиев, торып, аякларын бөкләп утырды һәм кет-кет көлеп, сөйлә- .вен дәвам иттерде. Землянкадагы сукыр лампа инде сүнгән, солдатларның да кайберләре йоклый иде, кайберләре, Шаһиевлар кебек сөйләшәләр иде әле. — Икмәктер, кояштыр алдамыйм, Ләлә. — Я, ярый, шуннан? — Вәт, җәйнең бер ямьле кичендә мин гармонь уйнап торган су буена, әлеге дә баягы ут Мостай килеп чыкты. Шунда ук күңелем ниндидер бәла чыгасын сизенгән инде сизенүен, ләкин берьюлы төшенеп җитә алмадым. Шулай да ут Мостайдан күземне алмыйм. Күзләре май ашаган мәченеке кебек ялтырый. Мыеклары, тиен койрыгы кебек, үрә утырганнар и таки дали. Башындагы сөннәтсез бүреген кыңгыр салган — кияү егет диярсең. Шул. Мин гармонь уйныйм, кызлар, егетләр җырлый: «Күбәләгем» .түгәрәгем» и таки дали. Җыр чак кына тынган иде, ут Мостай, халыкны ерып, уртага чыкты да кулын күтәрде. — Внимание, кызлар! — ди. — Карап, карап торам да, кызлар, үзе- тезгә, зря хутки җырлыйсыз, зря хутки биисез. Ә күп җырлаган, куп .биегән кызның беләсезме нәрсә эшлисе килә? Кызлар, белмибез, диләр. — Белмисезме? Белмисезме? Кияүгә чыгасы килә! Менә нәрсә! Кызлар, менә безнең Ләлә кебек, пырхылдап көлеп җибәрәләр. «Ум» юньсез ут, мут. Синең шул булыр инде», диләр. Мостай агай, ата кд3 шикелле күкрәген киереп, үзе дә көлә.
— Чын, чын, йөрәк параларым, ди, Маһисәрвәр җиңгәгез үзе сөйләде миңа. Менә сезнең дә күзләрегез асыл ташлар кебек елтырый. •Значет, дөрес әйтәм. Ярый, озын сүзнең кыскасы, минем бик әйбәт еге- тем бар. Бөтен Искил колхозында андый егет бер генә, ди. — Кем ул, кем ул?—диләр кызлар. Шунда мин, картның тел төбен аңлап алып, шыларга теләдем, ну өлгермәдем. —- Без яшерен-батырын халык түгел, — ди Мостай агай. — Мал үз каршыгызда — менә ул, — дип бармак төртеп, миңа күрсәтә. Кызлар, ике күзләрен дүрт итеп, миңа карыйлар, ә мин җир ярылса, җиргә кереп •китәр идем. Башка чакта чәпәләшергә минем тел бар, сүз өчен күршегә барып йөрмим. Ну бу юлы рәтле сүз әйтә алмыйм бит. Ә ул арада Мостай агай бөтен фронт буйлап атакага күчә. — Сез аның юаш булуына карамагыз, ул бик батыр егет и таки дали, — ди бу минем турыда и мәсьәләне кабыргасы белән киңәшмәгә куя, — я, кайсыгыз аңа кияүгә чыга? ди. Шунда, безнең Ләлә кебек, кара күзле бер чая кыз: — Ә ул үзе кемне алырга тели торгандыр бит? — дип сорый. Тимерне кызуында сугарга кирәк дигәндәй, Мостай агай әлеге кара күзле кызга карап наступать итә: — Ул үзе менә сине алырга тели инде,—ди. Кыз комач кебек кызара и таки дали. — Кит, мәхәббәтсез! — дип кычкыра, оялган була, ну читкә китми. Мостай агай аның алдына ук килә, штурмовать итә. — Чык, ди, чыксаң үкенмәссең, ди. И таки дали. Ә кыз тоже юкәдән ишкән түгел. Колхозның иң яхшы звеноводы. — Ә нигә ул үзе әйтми. Кызлар белән тылмач аркылы сөйләшмиләр, ди. Ут Мостай сыразы маневр ясый. •— Бөтен кешегә дә ходай сиңа биргән кыюлыкны бирмәгән шул, ди, и сүзне икенчегә бора... Ут Мостай янәсе коры авыз белән күп сөйләшергә яратмый. Әзерлән, кызый. Уракка төшкәнче туең булыр. Хәзер мин Рәхмәтулла кордашка .киттем, ди. Аның белән дә эшне бетерергә кирәк, ди. И таки дали. Монысын инде мин дә шаярта дип торам. Кая борылыр икән: үз ■өенә табамы, әллә Рәхмәтулла агайларгамы? Рәхмәтулла агайлар басмадан чыккач та уңда, тау башында, ә Мостай агайлар — сулда, түбән очта торалар. Карыйбыз, бу туп-туры Рәхмәтулла агайларга бара бит. Кызның төсе үзгәрде. Миңа шундый усал карый, өзгәләп ташлыймыни дип торам. Ул арада кызлар, егетләр безне уртага алдылар да:
Әй, икегез, икегез, Икегез до бертигез,
дип җырлый башладылар. Шаһиев бераз-эндәшми торды, аннары бик серле итеп, әйтте. —Ә су буеннан, дуслар, ул көнне без кара күзле кыз белән икәү генә кайттык... Ә хәзер йоклыйбыз. Может төнлә тревога да булып куяр. Ял итәргә кирәк. Ләлә, син дә кайт инде. — Сөйләп бетер, Шаһиев, шуннан соң ничек булды? Өйләнештегезме? — Өйләнештек. Хатыннан бик уңдым. Мостай агайга әле дә рәхмәт әйтеп йөрим, сугыш беткәч, бер медалемне аңа һич кызганмый бирәчәкмен, — диде Шаһиев һәм, тунын башыннан ябынып, стенага таба борылды. Башкалар да яттылар. Ләлә кайтып китте. Бу гади һәм эчкерсез солдат хикәясенең никадәре дөрес булгандыр әйтүе кыен. Бәлки, барысы да уйдырмадыр, бәлки, барысы fta дөрестер. Ничек кенә булмасын, бу солдатның туган-үскән җирләрен сагынуы иде.
4- »С. Ә.- № 7. 49
50
Менә алар, Тугаи пл солдатлары, туннарын ябынып йоклыйлар. БИГ каешларында патронташлары, баш асларында гранаталары. Кем белә" бәлки, бер сәгатьтән, бәлки ике сәгатьтән дежурный ишекне ачып, — Тревога!—дип кычкырыр һәм алар Ватан өчен, Ленинград өчен. . ут өченә кереп китәрләр. Тимер мичтә актык күмерләр көйриләр, ә ишек төбендә, үкереп торган карлы буранда, адымнарын санап, часовой йөри...
10 Кыска, бик кыска солдат йокысы. Алар күзләрен дә йомарга өлгермәделәр бугай, дежурныйлариың, взвод командирларының, дулкынланган тавышлары яңгырады: — Боевая тревога! Солдат нинди генә каты йокыда булмасын, бу ике сүзне ишеткәч күз ачыпйомганчы урыныннан сикереп тора,» йокысы берьюлы күзеннән кача һәм ул теләсә кая барырга әзер. Биш минуттан соң өстенә ак маскхалат, башына ак буяулы каска- кигән, биленә гранаталар таккан, кулына снайпер винтовкасы тоткан- Ләлә беренче рота сугышчылары арасына, сафка баскан иде инде. «Смирно» командасы бирелде һәм рота командиры, дулкынланудан тотлыга торган тавыш белән фронт Хәрби Советының приказын укый башлады. «... 1941 нче елның октябрь-ноябрь айларында немец командование- се, Ленинградны штурм белән алу өметсез бернәрсә икәненә ышанып, аны, ачлыкның сөякле кулы белән буып үтерү өчен, шәһәрне блокаданың икенче боҗрасы белән уратып алырга карар итте. Оятсыз дошман Волховка якынлашып килә иде, ул Тихвиины алды. Безнең ленинградлы туганнарыбыз ярым ач килеш булса да, хәлсезләнгән килеш булса да, бөек герой-шәһәрне, Ленин каласын намус белән һәм батырларча сакладылар...» Ләлә йөрәгендә дошманга карата көчле нәфрәт ташуын, тәнендәге бөтен тамырларының ныгуын, күңелендә моңарчы һичкайчан булмаган ныклык, тәвәккәллек урнашуын сизде. Аның Кышкы сарай мәйданы аркылы үткәне бервакытта да юк, шулай ук аның Смольный алдында/ да, Финляндия вокзалы каршында, Ильич һәйкәле. янында да басып торганы, гранит ярлар эченнән аккан гүзәл Нева буенда йөргәне, Бакыр Җайдакчы һәйкәлен, Балтик заводының төтенле корпусларын, Университетның кызыл бинасын да күргәне юк. Ул алар турында бары тик: агитаторлардан һәм Ленинградлы иптәшләреннән генә ишетеп белә. Әмма бу минутта алар аның күз алдына кечкенәдән таныш булып, матур булып, килеп басты. Ул тавышсыз гына, бары тик иреннәренең хәрәкәте белән тенә «Ленинград!» дип кабатлады. Ә командир һаман укыды. Верховный Баш Командующийның приказын үтәү йөзеннән Хәрби Совет приказ бирә-. «... Волхов фронты гаскәрләренә хәлиткеч һөҗүмгә күчәргә һәм җирдәге, һавадагы көчләрнең кыю ударлары белән безнең участокта немей группировкасын юк итәргә, Ленинград камалуын җимерергә һәм Ленинград фронты гаскәрләре белән тоташырга...» Ләлә, күзләрен зур ачып, бишле лампаның тонык шәүләсе белән яктыртылган командирның ябык йөзенә, аның кулындагы әзрәк селкенеп торган кәгазьгә карый, һәм аңа командирның кулындагы кәгазьдән искиткеч якты бер нур балкып чыга һәм землянкадагы уннарча, сугыш; чыларның йөзләрен яктырта кебек тоела. Ләлә сулыш алудан туктый’ кебек, ул бары тик сугышчан приказның кыю, ихтыярлы чакыру СҮ3" ләреи генә ишетә:
51
«... Без, Ленинградлы туганнарыбызның тавышы ишетелгән якка таба, алга барырбыз, без үзебезнең икенче башкалабызны азат итәрбез...» Приказ укылып бетте. Ләкин сугышчылар, бу тантаналы минутны бозарга теләмәгәндәй, һаман кузгалмыйча торалар иде. Аннары ничектер барысы берьюлы сөйләшә башладылар. — Менә көтелгән сәгать тә килеп җитте. — диде Семичасный. Ләлә үзенең землянкасына йөгерде. Аралашу юлында, икенче ротадан килүче Валя белән очрашты. — Валя! —- Ләлә! Алар кочаклаштылар, винтовкалары бер-берсенә бәрелеп, чыңлап куйды. Аннары икесе ике якка йөгерде. Землянкада Ләлә тагын бер мәртәбә винтовкасын, снаряжениесен тикшереп чыкты. Барысы да бик тәртипле. Затвор куе майланганмы? Аткан чакта тоткарлык була күрмәсен. Ул тагын винтовкасын алды, затворьш сүтеп, яңадан чистартты. Соңыннан дәү әнисенә һәм Хафизга хатлар язарга утырды. Карандашын сындырасындыра, ашыга-ашыга язды ул. Землянкага политрук килеп керде һәм сугышчыларга яңа газеталар өләште. Аннары Ләлә янына узды. — Хатлар язасыңмы, Халидова? — Әйе, иптәш политрук. — Бик яхшы. Сугышка керер алдыннан якын кешеләреңне искә төшерү яхшы эш ул. Көч һәм ышаныч арта, шулай түгелме? Ләлә елмайды. Аның карашы бәхетле һәм бераз моңсу иде. — Ленинград эшчеләренең хатын укыдыгызмы? — Кичә иптәш Семичасный укыды. Политрук кесәсеннән бер брошюра чыгарды. — Менә, иптәш Халидова, «Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хат». Әле яңа гына алдык. Политотделда^ сугышчыларны җыеп, аны укырга куштылар. Хатны сез укырсыз. Ун минуттан соң минометчыларның, ике шәм һәм дүрт сукыр лампа белән яктыртылган иркен землянкасында рус, татар, үзбәк, казах, чуаш сугышчылары җыелды. Батальон командирының политбүлек буенча’ урынбасары да килде. Ул булачак һөҗүм турында берничә сүз әйттге дә, хатны укыр өчен, Ләләгә сүз бирде. Ләлә бик дулкынланган иде. Башта аның тавышы тигез акмады, сүзләре йотылды, ә аннары үзен ышанычлырак сизеп, тигезрәк укый башлады. «... Татар халкының курку белмәс, артка чигенмәс намуслы уллары һәм кызлары! Сезне хәләл сөте белән туендырган, җылы кочагына сыендырган шәфкатьле аналарыгыз, сезгә үзләренең иң яхшы сыйфатларын биреп тәрбияләгән аталарыгыз, туктаусыз алга барырга һәм явыз дошманнан рәхимсез үч алырга үзләренең фатихаларын биреп, язгы кояш кебек якты сәламнәрен тапшыралар. Аталарыгызиың каны йөрәкләрегездә дошманга карата мәңге сүнмәс нәфрәт уты булып янсын! Аналэрыгызның мәхәббәте сезне дошман укларыннан сакласын!» Сугышчылар бер-берсенә сыенып, бер-берсенең иңнәренә кулларын,, я иякләрен куеп, тын да алмый тыңлап торалар. Аларның карашлары каядыр еракка юнәлгән. Бу минутта аларның һәрберсе үз ата-анала- рын, үз балаларын, үз туган-кардәшләрен күз алларына китерә һәм хатның Һәр милләткә аңлаешлы, йөрәккә үтеп керә торган сүзләре аларның ерактай килгән якын тавышлары булып яңгырый иде. Почмаккарак. утырган Шаһиев керфекләренә эленгән күз яшен учы белән ике тапкыр сөртеп алды. «Газиз улларыбыз һәм кызларыбыз! Сөекле туганнарыбыз! Халык, йөрәге сезнең белән тибә...
52
Без һәркайсыгызның ничек сугышуын күңел күзе белән күреп торабыз...» — Безнең ничек сугышуны күреп торалар, — дип кабатлады Шаһиев үз алдына һәм аның күңеле горурлык белән тулды. Күрсеннәр! Күзәтсеннәр! Ул, үзенең иптәшләре кебек үк, сугышта сынатмады. Ул Тихвин өчен сугышты, ул Синявино биеклекләрен саклады. Ул Волхов сазлык- ларыида билдән суга басып, Ленинград өчен торды, бер генә адым да артка чигенмәде. Күңелең тапсыз булса, халкың алдында йөзең кызар- маса, нинди зур бәхет! Шаһиев моны бөтен йөрәге белән сизде. Ләлә укуын дәвам иттерде. Хәзер ул шигырь укыган шикелле, бөтен җаны-тәне белән бирелеп, янып, ашкынып, илһамланып укый иде. Аның йөзе кызарды, күзләренә төшкәнлектән, әледән-әле артка сыпырып торган кара чәчләре бераз тузгып китте. «Азатлык көрәшендә барлык халыклар уллары белән җан-тән бер булып, терсәккә терсәк, йөрәккә йөрәк тоташып атакага баручы татар егетләре! Сез тормышны яратасыз һәм тормыш сездән аерылмас. Тормыш сезнең белән, Сталин сезнең белән, иптәшләр!» Ләлә бу сүзләрне тагын да күтәренкерәк рух белән әйтте һәм барлык сугышчылар бердәм тавыш белән кул чаптылар. Ләлә, тын алып, ялтырап торган кара күзләрен иптәшләре өстендә бер йөртте дә тагын укый башлады. Хатның ахыргы өлешләрен укыганда, сугышчыларның сулышлары ешайган, күз карашлары кыюлык һәм тәвәккәллек белән тулган, куллары билләрендәге гранаталарга салынганнар иде. «Кадерле улларыбыз һәм кызларыбыз! Без нык ышанабыз: Сез дошманга тын алырга бирмәссез, аны Көнбатышка таба тагын да ераккарак куарсыз һәм немец басып алучыларны беткәнче кырырсыз. Яшәсен һәрбер карыш туфрагы, һәрбер үләне, суларының һәрбер тамчысы изге булган Ватаныбыз! Яшәсен туган Кызыл Армиябез! Яшәсен безне якты җиңү бәйрәменә алып баручы даһи полководецыбыз иптәш Сталин!» Көчле алкышлар астында Ләлә өстәл янына утырды. Батальон командирының урынбасары, сугышчыларга карап, — Әйтәсе сүзләрегез бармы, иптәшләр? — дип сорады. Өч тапкыр яраланган һәм өч тапкыр «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән орудие командиры өлкән сержант Садыйков сүз сорады. Ул, кадровый артиллеристлар кебек, киң җилкәле, таза гәүдәле иде. — Ленинград блокадасын өзгәч, — диде ул, — без халкыбызга үзебезнең җавап хатыбызны язарбыз. Ә хәзер, һөҗүм башланырга берничә сәгать вакыт калганда, без бары шуны гына әйтәбез: без алга барырбыз, без дошманның сырт сөяген сындырырбыз. Без Ленинград өлкәсен тулысынча азат итәрбез. Аннары Шаһиев сүз сорады. — Рәхим итегез1, иптәш ефрейтор. Барысы да ефрейтор нинди булса көлке сүз сөйләр дип уйладылар. Ләкин ул бик җитди иде. — Иптәшләр, — диде, ул, тун якасын иркенрәк ачып, — без совет солдатлары, Сталин солдатлары. Советлар Союзы безнең туган илебез. Хатта әйтелгәнчә, аның һәр карыш туфрагы, һәрбер үләне, суларының һәрбер тамчысы солдат йөрәгенә якын. Шул изге җир өчен, бөек Ленин каласы өчен без кыю рәвештә алга барырбыз. Без халкыбызның тавышын ишеттек, ә аның өметен ничек аклавыбызны иртән атакада КҮР' сәтербез. Шаһиевтан соң, Семичасный сүз сорады.
53
4
— Бу хатны укыганда без дә, татар иптәшләребез кебек, тирән дулкынлану кичердек. Хат татар сугышчыларына гына мөрәҗәгать итми. Ул барлык совет сугышчыларын дошманга каршы изге сугышка чакыра һәм безнең җавабыбыз бер: без совет халкының ышанычын акларбыз? Бүтән сөйләүче булмады.
11
һөҗүм башланган минутта Ләлә, винтовкасын кулына кысып,-бозлы, траншеяда басып тора иде. Аның баш очыннан, күк йөзен каплап, безнең самолетлар үтеп китте. Аларның үкерүләренә меңнәрчә тупларның, беренче залпы кушылды. Аннары яңадан яңа залплар җирне селкетте һәм Ладога белән Путилов тракты арасы тоташ кара төтен стенасы белән капланды. Җир ыңгыраша, калтырана башлады. Түгәрәк каенлык, бөтенләй күздән югалды. Анда инде бернәрсә дә күренми. Тик бик биек: күтәрелгән куе төтен һәм туфрак болыты өстеннән дә югарырак очкан аерым агач кисәкләре, туп яки арба тәгәрмәчләре, блиндаж яки дзот ныгытмаларының сыныклары гына кайчак, якты күк фонында ап-ачык булып күренеп «калалар иде. Ләлә гимнастерка кесәсеннән комсомол билетын чыгарып, аңа берничә секунд текәлеп карап торды да, аның эчендәге ак кәгазь кисәгенә ашыга-ашыга язды: «Шушы дәһшәтле һәм тантаналы минутта минем уйларым бары тик. тормыш турында, якты киләчәгебез турында. Әгәр мин бу сугышта һәлак була калсам, мине коммунист дип санагыз. Мин инде парторгка гариза язып бирдем. Бары тик Ленин — Сталин партиясе генә безне җиңүгә алып барачак, ул гына безне бәхетле киләчәккә илтәчәк. Кызыл’армеец Ләлә Халидова».
Ә туплар һаман аттылар, самолетлар һаман бомба яудырдылар. Шаһиев* бруствер өстенә күкрәге белән ятып, бөтен көченә бүреген болгый-болгый нәрсәдер кычкырды, тик аның тавышы үзенә дә ишетелми иде. Семичасный сикерергә хәзерләнгән юлбарыс кебек тора. Аның бөтен гәүдәсе пружина шикелле киеренкеләнгән, ул һәр секунд саен алга ыргылырга хәзер. Сухов ут һәхМ тимер айкалган җирдән күзләрен алмыйча, бер кулы белән гимнастерка якасын ычкындырып, муенын боргалап ала. Яшь сугышчы Талгатовның күзләре ялтырыйлар. Ул сугышка беренче тапкыр катнаша һәм безнең артиллериянең шундый куәтен беренче тапкыр күрә. Ул агарынган һәм дулкынланган. Аның, белән янәшә күпне күргән, кыска мыеклы солдат Соколов эшлекле рәвештә артиллерия утын күзәтә. Ара-тирә ул, Талгатовка таба борылып,, кашын сикертеп куя: «Күрәсеңме, дускай, безнекеләр ничек актаралар»., димәкче була ул. Саперлар, траншеялардан үрмәләп, алга шуышып киттеләр. Артиллерия үзенең утын эчкәрәк күчерде. Шул ук минутта урман ешкынлыкларыннан танклар, ыргылып чыгып, юлларындагы агачларны егып,.изеп., юл өстендә яткан барлык киртәләрне җимереп, алга омтылдылар. Берничә минуттан атака башланачак. Ләләнең тамагына төен килеп тыгылды. Аның колакларында әле күптән түгел генә укылган хатнын сүзләре чыңлады. «Кайсы гына фронтта булсак та, нинди генә корал тотып сугышсак та, туган илебез өчен, аның азатлыгы, бәйсезлеге, намусы өчен...» һавага төрле төстәге ракеталар очты. Бу пехотага күтәрелергә дигән сигнал. Ләлә беренче булып алга омтылырга теләде. Ләкин Семичасный. бруствер өстендә иде инде. — Ватан өчен, Ленинград өчен!—дип кычкырды ул һәм, иелә төшеп, алга йөгереп китте. Аның белән янәшә Сухов йөгерә иде. Бер
54
секундка Ширяевның, Соколовның, Шаһисвның йөзләре күренеп калды. Алар белән бергә Ләлә дә траншеядән чыкты һәм кара төтенгә таба йөгерде. Пехотачылар трапшеялардан чыгуга куәтле репродукторлар тоташтырылды. Атакага баручы роталарның, батальоннарның,, полкларның баш өстендә «Изге сугыш» җырының моңнары җәелде:
Вставай страна огромная, Вставай на смертный бой С фашистской силой темною, С проклятою ордой!
Ләлә иптәшләреннән калышырга теләмичә, тирә-ягында пулялар, снаряд һәм мина кыйпылчыклары сызгыруга карамастан, бөтен көче белән йөгерде, аннары кар өстенә ятып, атты, тагын торып йөгерде, тагын- атты. Ә җыр һаман яңгырый иде:
Пусть ярость благородная Вскипает, как волна-а-а!..
Менә дошманның тимер чыбыклары. Алар артиллерия уты белән -актарылганнар. Җимерелми калган урыннарын саперлар кискәннәр. Алар артында дошман траншеялары күренә. Аннан, соңгы ярсу белән, гренадерлар аталар, үзләренең үлем сәгатьләрен ераклаштырырга газапланалар. Ләкин безнең сугышчыларны бернәрсә дә туктата алмый. Көчле «ура» яңгырый. Траишеяларга гранаталар очалар. ...Идет война народная, Священная войпа-а! Ләлә, снаряд чокырына ятып, дошман пулеметларына ата. Пулемет ;шунда ук такылдаудан туктый. Берничә минуттан безнең сугышчыларыдай кемдер ул пулеметны ала да, тирән кар өстеннән качып барган гренадерларга таба бара. Сугышның иң кызган бер минутында батальон командиры капитан •Валдаев, траншеяларның бер борылышында хәрәкәтнең тоткарланып ' торганын күрде. Ул анда йөгерде. Безнең сугышчылар немецларга •каршы кул сугышы алып баралар, иде. Бүреге кайдадьпр төшкән, чәчләре тузгыган Семичасный штыгын бөтен көче белән немец күкрәгенә ба- ’тырды да икенчесенә селтәнде. Шаһиев автоматын көпшәсеннән тотып, утый ярган шикелле, немецның башына приклад белән куйдырды. 'Сухов белән бер немец, бер-берсенең бугазларыннан алышып, хәнҗәр- .ләрен айкыйлар иде. — Алга, туганнар! — дип кычкырды Валдаев. Сугышчылар комбатның тавышын ишеттеләр. Талгатов биленнән, ^гранатасын суырып алып, бик зур гәүдәле немецның аяк астына ыр- . яытты да, үзе аның үле гәүдәсе аша сикереп, алга йөгерде. — Молодец, Талгатов! — дип кычкырды Валдаев. Сугышчыларның берсе Сухов белән тартышкан немецның башына шриклад белән кундырып үтте. Немец изрәде. Сухов, аның эшен бете- <реп, иптәшләре артыннан йөгерде. Траншеяның беренче сызыгы дошманнан тиз тазартылды. Бу уңышны •тоткарлыксыз җәелдерергә кирәк иде. Валдаев үзенең сугышчылары бе- .лән окопларның икенче сызыгына ташланды. Ул, бүтәннәр кебек үк, 'Сугыштан ярсыган иде, канатланган шикелле тотылгысыз алга ташлана .иде. Кинәт флангтан дошмаиныт станоклы пулеметы бәрә башлады. — Снайпер! — дип кычкырды Валдаев. Ширяев аңардан ерак түгел иде. Ул командирның’тавышын ишетте <һәм, туфрак белән аралашып беткән кар эченә ятып, пулемет куелган ^амбразурага атарга тотынды. Шул ук вакытта диярлек, җиңел тупларны «эстерәп килгән артиллеристлар да тупларын дошман амбразурасына
55
төзи башладылар. Өлкән сержант Садыйков, команда биреп, ун. кулын югары күтәрде дә кискен рәвештә түбән төшерде: — Ленинград өчен! Ләлә, шартлатылгаи немец танкы өстенә ятып, чигенеп баручы соры-яшел немецларга ата башлады. Шулай ата торгач аның күз алдында бер генә тере немец та калмады. Ул башын күтәрде һәм гаҗәпләнеп офыкка карады. Офык буе кып-кызыл булып яна, сынган, күмерләнгән агач башлары* канга буялган шикелле, кучкыл-кызыл иде. Танк бронясы өстенә ул ничек менгәндер, Ләлә моны үзе дә белми иде. Аның кайчандыр ак булган маскхалаты тәмам каралган, ерткаланган. Каскасы да кайдадыр төшеп калган. Түгәрәк урман өчен барган сугыш әле бетмәгән. Караңгыланып килгән һавада пулемет, туп тавышлары, граната шартлауларына әле анда, әле тегендә көчле «ура» ;кушы!ла. Әнә безнең автоматчылар пленга алынган немецларны алып киләләр. Фрицларның котлары очкан, күбесе яланбаш, төймәләре, погоннары өзгәләнгән. Алар безнең һәр солдатка куркып карыйлар һәм колонна эченә яшеренергә тырышалар. Алар совет сугышчылары плеиныйлариы үтермәүләренә ышанмыйлар иде әле. Ләлә, танк өстенә баскан килеш, нәфрәтле кара күзләре белән бу соры-яшел гренадерларны горур рәвештә озатып калды. Аннары танк өстеннән сикереп төшеп, атышлар кызган урынга йөгерде. Аны ниндидер билгесез бер көч канатландырып алып бара иде. Түгәрәк урманны дошманнан тәмам чистарту эше автоматчылар батальонына йөкләтелде. Төннең-төн буенча анда атыш туктамады. Валдаев батальонының сугышчылары исә немецлардан алган зем- .лянкаларга урнаштылар. Ләлә шул хәтле арыган иде. Ул, землянка ишеген ача алмыйча, бозлы траншеяга сөялде. Кинәт кемдер аның йөзен фонарь белән яктыртты. — ‘Халидова, сиңа ни булды? Ләлә батальон командирының тавышын таныды. — Арыдым, — диде ул. Комбат аиы җитәкләп землянкага алып керде. Анда солдатлар хуҗаларча урнашканнар, мич дөрләп яна иде инде. — Сез нәрсә, егетләр, Ләләне ташладыгыз, — диде комбат, елмаеп. — Аның немец пулеметчыларын ничек юк итүен оныттыгызмыни? — Онытмадык, иптәш комбат, — диде Шаһиев, — без аны бөтен җирдән эзләдек, ләкин тапмадык. Яраланган дип уйладык. — Ширяев аиы әле дә эзли. Үлесен булса да табам, дип китте, — диде Сухов. Иптәшләренең бу эчкерсез кайгыртучанлыклары Ләләнең йөрәген җилкетеп җибәрде. —- Сез мине алай тиз югалтырга уйламагыз, иптәшләр. Мин әле бик озак яшәячәкмен! Сугышчылар аның киемен салдырдылар, кайнар аш китереп бирделәр. Шушындый дәһшәтле, аяусыз каты көннән соң, үзләре белән барлык куркынычларны кичергән бу кечкенә кызга нинди дә булса бер ярдәм күрсәтү сугышчылар өчен үзенә бер күңеллелек, рәхәтлек бирә иде. Ләлә аларга рәхмәт әйтә-әйтә ашын ашарга кереште. Ә Шаһиев китереп куйган ботканы берничә капкач, аның кулындагы кашыгы төшеш китте. Ул утырган килеш йоклый иде. Блиндажга батальон командирының связное кңлеп керде. Аның өстендә сырган телогрейка, муенында трофей автомат, биленә гранаталар лаккай. — Халидова канда? — диде ул карлыккан тавыш белән. Аның алдына Шаһиев килеп басты. — Тс-с! Нигә ул кирәк? Бәлки, мин аның урынына?
56
— Юк, лично үзе кирәк. Партбюрога чакыралар. Ләлә уянган иде инде. Ул күз ачып-йомганчы урыныннан сикереп торды. — Хәзер барып җитәм,—диде һәм, иелеп, киез итеген эзли башлады. — Итегең мич янында, хәзер китерәм,—'Диде сугышчыларның берсе. — Мин аны кибәргә куйган идем. Ләлә каушый башлады. — Әгәр партия тарихыннан сорый башласалар, нишләрмен, иптәшләр? Бик күбесе хәтеремнән чыккан. Сугышчылар, аның күңелен күтәреп,, дулкынланмаска, каушамаска киңәш итә-итә озатып калдылар. Ләлә тышка чыкты. Караңгы күктә янгын шәүләсе һаман уйный,, еракта ату тавышлары һаман ишетелә иде әле. Бераз тынычлану нияте белән ул, траншеяда туктап, бруствердан кар алды. Аны авызына кабарга теләде, ләкин кар туфрак белән аралашып беткән иде. Ләлә аны ташлады да, юеш учын маңгаена куйды, Ләлә блиндажга килеп кергәндә, анда, шәм яктысында,_ полк партбюро секретаре өлкән политрук Иванов, рота парторгы һәм полк бюросы члены сержант Семичасиый утыралар иде. — Иптәш Халидова, якынрак килегез, — диде Иванов, аның анкетасын кулына алып. — Утырыгыз. Ләлә ниндидер ящик кырыена утырды, дөп-дөп типкән йөрәге өстенә кулын куйды. Иванов аның анкетасын, рекомендацияләрен һәм сугышчан характеристикасын укып чыкты. «Аның үч хисабында егерме дүрт үтерелгән фашист..» дигән юлларны укыганда секретарь, күзләрен күтәреп, ящик кырыенда утырган бөтенләй бала кыяфәтле кызга карап алды. Аның коңгырт күзләрендә гаҗәпләнү, ышанмау бар иде, Ләлә моны сизеп алды һәм йөрәге тагын да кызурак тибәргә тотынды, йөзенә каннар кан йөгерде. — Автобиографиягезне сөйләгез, — диде Иванов. Ләлә нәрсә сөйләргә дә белмәде. Бармы ‘соң аның биографиясе? Үзенең бер ятим кыз булганлыгын, аннары яхшы күңелле дәү әнисе һәм дәү әтисе кулында тәрбияләнүен, мәктәпкә йөрүен, балерина булырга хыяллануын сөйләсенме ул. Бу биографияме соң? Бәлки, укытучылары турында, комсомолда ничек эшләүләре турында сөйләргә кирәктер? — Каушамагыз, иптәш Халидова, биредә үз кешеләр. Ләлә сөйли башлаган иде, берничә җөмләдән соң яңадан сүзе бетте. Менә аның бөтен биографиясе шул берничә җөмләдә әйтелгән.. Ә фронттагы эшләре иптәшләргә барысына да билгеле. — Мәсьәлә., ачык,—диде Симичасиый. — Халидова яхшы агитатор, батыр сугышчы. Бүген дә ул кыю сугышты. Комбат аны бүләккә куйды. Минем тәкъдимем иптәш Халидованы партия членлыгына кандидат итеп алырга. — Башка тәкъдимнәр юкмы? — диде Иванов. — Юк, бертавыштак кабул ителә. Я, иптәш Халидова, бөек большевиклар партиясенә кандидат итеп алынуың белән тәбриклим. Ленин — Сталин партиясе члены дигән исемне үзеңнең сугышчан эшләрең белән акларсың дип ышанам- Ул Ләләнең кулын кысты. Парторг һәм Семичасиый да аның кулын кыстылар. — Ләлә мин синең өчен шат! — диде Семичасиый. — Синең яхшы коммунистка булуыңны телим. Бу синең бөтен гомереңне бизәр. Батыр, күпне күргән коммуиист-сугышчының бу сүзләре Ләләие чиксез куандырдылар. Ул күкрәгенә тулган шатлыклы тойгыларын яшерә алмыйча: — Рәхмәт, рәхмәт! — диде. — Мин партиянең ышанычын аклар очен гомеремне дә кызганмам.
57
Ләлә блиндажына кайтып кергәндә, сугышчыларның берсе дә йокламый иде әле. Бик арган булуларына карамастан, нигә йокламыйлар соң алар? Нинди мөһим, кичектерелмәс сүзләре бар аларның? Караңгыда Ләләне беркем дә күрмәде. Ул ишек янында стенага сөялде һәм иптәшләренең сүзләренә -колак салды. — Партиягә иң яхшы, иң нык сыналган кешеләрне генә алырга кирәк,— диде сәкегә кырын яткан бер сугышчы, үзенең сүзен дәвам итеп, — Беләсезме, самолетның моторына китә торган иң кирәкле детальләрне пичек сыныйлар? Аларны рентген нурлары астына куялар. Ул чагында детальне үтәдән үтә күреп була. Аның эчендәге бер генә дефекты да яшеренеп кала алмый. Партиягә керүчеләрне дә мин шулай тикшерер идем... Бу сүзләрне гадәттә бик аз сөйләшә торган, күбрәк трубкасын кабып, бүтәннәрне тыңларга яратучы олы яшьләрдәге сугышчы Соколов әйтте. Аңа каршы икенче почмактан, Шаһиев дәште: — Соколов, син үзең партиясез ич. — Булса соң. Синеңчә партия турында кесәләрендә билетлары булган кешеләр генә уйларга тиешмени? Юк,, туган, партия эше ул безнең үз эшебез. — Дөрес, бик дөрес әйтәсең, — дип өченче бер сугышчы кушылды.— Партияне без күз карасы шикелле сакларга тиешбез. Мин менә бер пример китерәм. Мин үзем бакчачы, колхозда җиләк-җимеш үстерә идем. Бакчаны төрле корткычлардан, җилдән, салкыннан саклый белсәң, аның турында көн-төн кайгыртсаң, менә дигән мул уңыш бирә ул. Мин партияне халыкка бәхет җимешләре үстерүче бик зур бер бакча итеп күз алдына китерәм. Әгәр дә ул бакчаны бөтен халык белән сакласак, пртәгеге көнебез якты булуында һич кенә дә шикләнмәскә мөмкин. Ә кеше, әгәр дә ул үзенең киләчәгенә ышана икән, таулар актара ала. Аңа берни дә куркыныч түгел. Болай да бик тирән кичерешләр эчендә кайткан Ләлә, бу сүзләрне ишеткәч, тагын да тирәнрәк дулкынланды. Димәк иптәшләре арасында аның турында сүз булган, әңгәмә шуннан башланып киткән. Ишек ачылды һәм блиндажга өч кеше килеп керде. Алар өчесе дә ак маскхалаттан иде. Икесе урта буйлы, берсе башы түшәмгә тигән баһадир гәүдәле. — Кем монда? — диде урта буйлыларның берсе, караңгыда Ләләгә кагылып. — Мин, Петр Михайлович. Ширяев аиы, ике беләгеннән эләктереп, яктыга күчерде. — Ләлә кадерлем, син исәнмени? ДАиНгСине никадәр эзләдем. Сәкедә яткан сугышчылар дәррәү урыннарыннан күтәрелделәр һәм төрле яктан: — Я, ничек, алдылармы? — дип сорый башладылар. — Алдылар, алдылар! — диде кыз, бәхетле елмаеп. Иптәшләре аны тәбрик итәргә, кулын кысарга тотындылар. Халидовапы эзли-эзли арып-талып кайткан Ширяев әле бернәрсә дә белми иде. Мәсьәләне аңлаткач, ул Ләләгә чак кына ачуланып та алды: — Нигә син башта ук бу турыда әйтмисең. Кайчан булды? — Әле яңа гына. — Бу бит, Ләлә, әгәр аңласаң, синең гомерендә иң зур бәйрәм көн. Котлыйм, котлыйм, сеңелем! Шунда ишек төбендә басып торган халатлы кешеләрнең урта буй- лысы алга узды һәм„. йөзен яртылаш каплаган башлыгын артка кайтарып, — Исәпме, Ләлә?!—диде. t Кыз, ике кулы белән күзләрен каплап, бер адым артка чигенде. Аннары кулларын чак кына ала төшеп, күзләрен зур итеп ачты.
58
— Танымыйсыңмы әллә? — диде халатлы кеше, елмаеп. — Галим! Бу синме?! Ләлә аның муенына ташланды...
12 Иң яхшы хәрби инженерлар тарафыннан бик зур өметләр белән салынган немец бастионнары безнең полкларның ярсулы һөҗүмен туктата алмады. Немец техникасының соңгы сүзе буенча эшләнгән һәм һич тә җимерелмәслек дип бөтен дөньяга шаулаган немецларның җир асты корылмалары безнец авиациянең һәм артиллериянең, танкларның һәм пехотачыларның тупланган ударлары астында берсе артыннан икенчесе җимерелә генә барды. Немец ныгытмаларының беренче сызыгында, Ладога куле буенда урнаштырылган һәм немецларның барлык рәсми документларында көньяк бастионы дип аталган Түгәрәк урман һөҗүмнең беренче көнендә үк алынды. Үзәк бастион дип хисапланган Сигезенче эшчеләр поселогын безнең дивизияләрнең берсе нык боҗра эченә кысты. Шлиссельбург шәһәренә бару юлларын каплап торган төньяк бастионы да шулай ук озак каршылык күрсәтә алмады. Төнлә Ладога бозы өстеннән әйләнеп үткән чаңгычылар батальонының һәм Дүртенче эшчеләр поселогы ягыннан һөҗүм иткән икенче бер полкның омтылышлы кысрыклавы астында бастионның язмышы хәл кылынды. Ул арада радио Ленинград фронты гаскәрләренең гаҗәеп уңышлары турында да шатлыклы хәбәрләр тапшырды. Алар, волховчылар кебёк үк, һичнигә карамыйча, немец ныгытмаларын актарып, волховчыларга каршы киләләр. Шулай итеп һөҗүмнең беренче көннәрендә үк дошман ныгытмаларының беренче сызыгы берничә җирдән өзелгән булып чыкты. Шул өзелгән урыннардан, уңышны җәелдерү өчен, безнең яңадан яңа частьларыбыз алга ыргылды. Алар арасында генерал Илдарскийның бригадасы да бар иде. Таң алдыннан караңгылы-яктылы бервакытта, генерал Илдарскийның урман эчендә, ’кар белән капланган командный пункты каршысына Армия хәрби советы члены Большаковның ак аты килеп туктады. Илдар- ский аиы үзе каршы алды. Хәрби совет члены, генералның кыска рапортын тыңлагач, аңа кул бирде. Аннары алар землянкага керделәр. Большаков, өстәл кырыенда торган керосин лампасын эчкәрәк этәреп, урындык булып хезмәт иткән ящик өстенә утырды һәм алтын кыршаулы күзлеген», алып, кулъяулыгы белән сөртә башлады. — Биредә сезнең җылы икән,. — диде ул бераз тоныграк тавыш белән һәм бүреген с(алды.. Аның озынча башы, кыш булуга карамастан, такыр итеп кырылган. Соры күзләре игътибар белән карыйлар, гүя алар берьюлы барысын да күрергә һәм хәтердә калдырырга телиләр. Хәрби совет члены, бик җентекләп, бригаданың сугышчан хәзерлеге турында сорашты. Өстәлгә җәеп салган картаны игътибар белән карады. Калын, көрән сызык немец ныгытмаларының икенче линиясен күрсәтә. Өч терәк пункт—төньякта Беренче эшчеләр поселогы, уртада Бишенче эшчеләр поселогы һәм көньякта — Синявш-ю. Беренче ныгытмаларын югалтканнан соң, немецлар үзләренең биредәге барлык көчләрен шушы терәк пунктларга тупладылар һәм, разведка мәгълүматларына караганда, аларны нык сакларга җыеналар. Бу төп терәк пунктларга барып җиткәнче, һөҗүм итүче гаскәрләр әле бүтән күп кенә ныгытмаларга очрарга тиешләр. Шундый, арадагы ныгытмаларның, берсе — Подгорная станциясе. Ул һөҗүм итүчеләргә җитди комачаулык тудыра. Генерал Илдарский бригадасының беренче сугышчан бурычы менә шушы станцияне алу иде. — Сезнең карарыгыз, генерал? — диде Большаков.
59
— Станцияне тирәннән урау маневры белән алырга уйлыйм, — дип генерал үзенең карарын аңлата башлады. Большаковка Ильдарскийның сөйләү тоны, фикеренең* җитезлеге, кыюлыгы, кабаланмавы ошады. «Бу сынатмаска тиеш», — дип уйлады •ул һәм, генерал сөйләп бетергәч* бер генә сорау бирде: —| Кайсы батальоныгыз алдан бара? — Беренче батальон, иптәш хәрби совет члены. — Әйдәгез беренче батальонга. Беренче батальонда комбат белән1, рота командирлары белән сөйләшкәннән соң, хәрби совет члены үзенең ак атына утырып, китеп тә барды. —- Уңышлык телим, генерал, — диде ул, саубуллашып. Хәрби совет членын озаткач, генерал һөҗүмгә хәзерләнү буенча соңгы боерыкларын бирде дә, яңадан үз землянкасына кайтып, өстәл янына утырды. Соңгы атнада ул барлык төннәрен диярлек йокламыйча, эш өстендә үткәрде. Хәзер аның күзләре ирексездән йомылды, ләкин ул йокламады. Аның күз алдына дошман снарядлары һәм бомбалары тарафыннан ерткычларча җимертелгән Ленинград килеп басты. Бөек каланың бу яралары, генералның үз тәнендәге авыр яралары кебек тоелды аңа. Аннары ул госпитальне һәм башы, муены ак марля белән уралган Мөнирәне күз алдына китерде. Кызының күзләре йомык, кара көйгән иреннәре бик нык кысылган иде. — Мөнирә... кызым...—диде ул үз-үзенә. Хәзер ул кызының хәле турында бернәрсәдә белми иде. Бәлки... Ата йөрәге тирән әрнү һәм борчылу белән тулды. Шуның артыннан ук аның күз алдына, урман ешкынлыклары өченнән һөҗүмгә кузгалачак сугышчылары килеп бастылар. Генерал аларның да туган аталары бит. Сугыштан соң аларның сафлары сирәгәйгән булыр. Бик күпләрнең фами- .лияләреи кычкырган чагында, алар җавап бирмәсләр. Генералның йөрәге тагын да көчлерәк сызлана башлады. Шул ук вакытта бу сызлануларның барысын күмеп, алда бөек җиңү нуры балкыды. Ул изге җиңү өчен кешеләр бернәрсәләрен дә кызганмыйлар... Әкрен генә басып, генералның адъютанты—лейтенант Красовский керде. Аңа егерме биш* егерме алты яшьләр, түгәрәк йөзе, кызларныкы кебек, алсу. Коңгырт күзләре көлеп тора-. Генерал янына кергән саен ул үзен бик җитди итеп, олы итеп күрсәтергә тырыша’’, ләкин бу сыйфатлар берсе дә аңа ябышмый. Дөрес, генерал аңа бу турыда һичбер сүз әйткәне юк, әмма медсанбат кызлары аның күзен ачырмыйлар: «Дима, сиңа һаман рота бирмиләрмени?» — дип очраган саен аны үчеклиләр. Чөнки алар Красрвскийның рота белән булмаса да, взвод белӘн командалык итәргә һәм батырлык күрсәтергә хыяллануын беләләр. Генералның күзләрен йомып утыруын күргәч, Красовский башта аптырап калды, аннары тамагын кырып алды. Комбриг күзләрен ачты. —7 Иптәш генерал, проводта командарм. Илдарскпй, бик тиз урыныннан торып, землянканың икенче бүлмәсенә чыкты. -— Иптәш 25, аппарат янында Илдарский, — диде ул, трубканы алып. Командарм һөҗүмгә хәзерлекнең ничек торуы турында сорашты, .һәм күрсәтмәләрен бирде. • Командарм белән сөйләшкәннән соң, генерал үзенең штаб начальнигы янына керде. Бергәләп, сугышчан хәрәкәт планын тагын бер тикшереп чыктылар, генерал үзенең соңгы күрсәтмәләрен бирде. Аннары урыннан торды һәм сәгатенә карап алды.
60
— Утыз минуттан башлыйбыз. М!ин НП да булырмын, Семен Михайлович. — Хәере белән, иптәш генерал. — Хәере белән. Генерал, ишекнең аркылы агачына башын бәрмәс өчен, иелеп чытып китте. Аннары аның, калын тавышы ишетелде. —J Красовский, минем белән! Алар күзәтү пунктына килеп җиткәч, куп тә үтмәде, артиллерия ут ачты. Генерал, стерсотрубага иелегг, алда, дошман оборонасы өстендә айкалган дәһшәткә бик озак карап торды. Аннары пехотага күтәрелергә сигнал булды һәм генерал, гәүдәсен турайтып, — Кузгалды... кырлар патшасы, — диде. Озакламыйча, беренче батальон командиры Ростов шалтыратты. Аның донесениесе кыска иде. — Хәрәкәт итә башладым. Каршылык очратмыйм. Икенче батальон командиры да шуны ук хәбәр итте. Бу гаҗәп иде. Генерал уйга калды. Нигә немец каршылык күрсәтми? Пигә ут ачмый? Нәрсә бу, хәйләме? Кулына телефон трубкасы тотып баскан генералның күзләре кысылды. Ул, гүя дошманның яшерен уен ачарга теләгәисыман, шул кысылган күзләре белән алга, кар күмгән тигезлеккә йотлыгып карады. Аннары аның йөзендәге тирән сызыклар бераз йомшарды. Дошманның барлык хәйләсен юкка чыгару өчен, хәзер иң мөһиме мөмкин кадәр тизрәк алга хәрәкәт итү. — Алга, бер генә минутка да тукталмаска! — дип кычкырды генерал трубкага. Аның тавышы көчле һәм буйсындыручан булып яңгырады. Озакламыйча комбат тагын шалтыратты. Ул җитди каршылыкка очрамыйча, немец оборонасының беренче рубежыи алуын һәм тоткарланмыйча, икенче рубежына таба хәрәкәт итүен белдерде. — Дөрес эшлисең, — диде генерал, трубкага кычкырып. — Сип алдан барасың,. Ростов, синнән күбрәк таләп тә итәчәкмен. Икенче рубежны алуың турында хәбәр 'көтәм, — бүтәне миңа кирәкми. Икенче батальонга дошман көчлерәк каршылык күрсәтә башлаган.. Югалтулар бар, ләкин батальон һаман алга бара. — Кыюрак бул, хәзер ут бирәм. Генерал артиллерия начальнигына борылды. — Я әле, майор, 20-22 квадратка ут бир әле. Бер минуттан туплар гөрселдәве ишетелде. Әйтерсең, кайдадыр якында гына таулар ишелә башлады. Артиллерия начальнигы, мыекларын борып алып, генералга карады. «Сугыш алласының» музыкасы һәрвакыт аның күңеленә горурлык бирә иде. Сугыш көчәя, катлаулырак төс ала барды. Беренче батальон белән бәйләнеш өзелде. Генерал линияне бик тиз төзәтергә кушты. Элемтәчеләр, аның боерыгын көтмичә үк, линиягә чыгып киттеләр, ләкин аларның берсе дә кире әйләнеп кайтмады. Икенче батальоннан комбат Сомовның үтерелгәнлеген*, батальон белән командалык итүне политрук Кедрин алуын, немецларның бик каты каршылык күрсәтүен хәбәр иттеләр. Красовский, ишек төбендә ниндидер ыгы-зыгы ишетеп, тиз генә тышка чыкты һәм бер минуттан кире кайтьш керде. — Иптәш генерал, Ростовтаи связной. — Кайда, керсен тизрәк. — Яралы ул, шуышып кына килгән. Менә комбатның... донесениесе. Ул тартынып кына генералга канлы кәгазь кирәге сузды — Укы, — диде генерал. Комбат немецларның бик каты каршылыгына оч*равын, аның барлык атакалары кире кайтарылуын, батальонда югалтулар зур икәнен бел
61
дергән һәм артиллерия белән булышлык итүне үтенгән. — Нигә элемтә һаман эшләми? — дип сорады генерал, Красовский укып бетергәч. — Связной әйтә, элемтәчеләр линиядә үле килеш яталар. Генерал линияне һич кичегүсез төзәтергә кушты, аннары Красовский- га дәште: — Лейтенант, хәзер үк беренче батальонга чабыгыз һәм Ростовка минем боерыгымны тапшырыгыз: һич кичегүсез атакаласын! Ут бирәчәкмен. Красовский күз ачып-йомганчы чыгып китте. Аның артыннан ишек ябылуга телефонист генералга трубканы сузды. — Командующий вәгъдә иткән танклар группасы килде, — дип хәбәр итте штаб начальнигы. Генералның йөзе яктырып китте. — Шәп, шәп! Бик вакытлы. Сугышчан приказ хәзерләгез. Хәзер мин сезнең янда булам. 1 Генерал трубканы куюга, телефонист аңа икенчесен сузды. —А Иптәш генерал, комбат бер. Элемтәне төзәткәннәр. Генерал трубканы тартып алды. —t Нигә батальон алга бармый?—дип ачу белән сорады ул. Комбат обстановка турында хәбәр итте: сугышчылар тирән кар эченнән атакалыйлар. Роталарда югалтулар зур. Туры төзәп атар өчен чыгарылган туплар, немецларның тимербетон дотларын томалый алмыйлар. Генерал Красовский аркылы әйттергәннәрен кабатлады, Һәм өстәде: — Кешеләр бирә алмыйм, танклар — булачак. —| Тыңлыйм..,— дип җавап бирде комбат. Танклар белән бергә генерал беренче батальонга үзенең политбүлек буенча урынбасарын җибәрде. Теләсә нәрсә булса да немецларның оборонасын өзүне таләп итте. Ләкин танклар белән булган атакалар да уныш китермәделәр. Немецлар яңадан безнең сугышчыларны артка ташладылар. Ул арада караңгы төшә башлады. Сәгатьләр үткән саен кар эчендә яткан сугышчыларның сугышчан сәләтләре кими баруы генералга ачык иде. Аның йөзен, әйтерсең, болыт каплады. Штабчылар аның күзенә күренергә курка башладылар. Яраланган кулын ак марля белән урап, муенына аскан Красовскийиы күргәч, ул, каты ачуланып кычкырды: — Бусы тагын нәрсә! Боерыгын үтәгән өчен генералдан җылы сүз ишетергә өметләнгән лейтенант шаккатып калды. Илдарский аны шунда ук куып чыгарды. Командарм, генералны проводка чакырып, үзенең канәгатьсезлеген әйтте. — Озак, озак кыймылдыйсың, генерал. Подгорная һич кичегүсез алынган булырга тиеш. Бүтән донесение миңа кирәкми. —! Тыңлыйм, иптәш командующий. Рөхсәт итегез резервымны сугышка кертергә. — Юк, резервыгыз сезгә кирәк булыр әле. Командарм белән сөйләшеп бетерүгә, генерал разведка начальнигы капитан Сидоровны үз янына чакыртты. Өстенә ак комбинезон кигән, биленә пистолет таккан капитан Сидоров шунда ук аның янына керде. Ул әле генә кайдандыр кайткан булса кирәк, битләре кызарган, бүреге астыннан юеш чәчләре чыгып, маңгаена ябышканнар. Генерал аны ачулы караш белән каршы алды. —- Синең разведчикларың кайда? Нишлиләр алар? — Алар батальоннар белән бергә. Яңа гына «тел» алганнар иде... Кайда ул, нигә миңа хәбәр итмисең.
62
Генерал бер адым гына алга атлады. — Без аны сезгә китереп җиткерә алмадык, иптәш генерал. Юлдг. ниндидер агу йотып үлде. Генерал шундый каты итеп сүгенде һәм тузынды, Сидоров болай ярсыган килеш аны һичкайчан күргәне юк иде. — Ачык авызлар! «Тел» эләктергәннәр, ә саклый белмәгәннәр. Менә нәрсә, капитан, — генерал, кырт борылып, Сидоров алдына тук- тады. Аның кысык күзләре рәхимсез ялтырый иде. — Үзеңнең разведчикларыңны ал да, төн караңгылыгыннан файдаланып, немец траншея- ларына бәреп кер. Аннары ике кызыл ракета бир. Мин синнән бары шул сигналны гына көтәм. Үтәмәсәң—кайтмавың яхшы. — Үтәргә рөхсәт итегез, иптәш генерал. — Үтә. Сидоров үзенә генә хас җитезлек белән генерал яныннан чыгып китте. Ә бераздан соң, аның ак маскхалатлар кигән разведчиклары, кар эчендә яткан сугышчылар яныннан шуышып үтеп, төн караңгысында югалдылар. Иң алдан, кар ерып Сидоров белән Андр'ей Верещагин, аның артыннан Ломидзе шуышты. Старшина Урманов үзенең отделе- ниесе белән уңдарак үрмәләде. Тыңларга һәм күрергә уңайрак булсын, өчен ул халат башлыгын артка ташлаган. Аның йөрәге дөп-дөп тибә,, күзләре яна. Ленинградтан кайтканнан соң ул сугышка аеруча түземсезлек белән ташлана башлады. Верещагин аны берничә тапкыр кисәтеп тә куйды. — Син тилермә, — диде ул аңа, болай да кечерәк күзләрен кыса төшеп, — Синең урынсыэга башыңны салуың беркемгә дә кирәк түгел^. Моны яхшы бел. Ләкин Андрейның бу хаклы сүзләре Галимгә тәэсир итмәде. Бу юлы. да ул озакламыйча иң алга чыкты. Аңа инде дошман дзотның амбразурасында дерелдәгән пулемет уты ап-ачык күренә иде. Ул инде, сугышчыларына сигнал биреп сызгыру өчен, ике бармагын авызына капты. Ләкин нәкъ шул вакытта немец ракетасы күтәрелде һәм Галим авызына бармакларын капкан килеш карга капланды. Ул башын күтәргәндә» Верещагин группасы күренми иде әле. Урманов сызгырып җибәрде- һәм автоматын амбразурага терәп ата башлады. Иптәшләре аралашу юлларын ут астына алдылар. Бер минуттан Верещагин группасы да ут ачты. Бу көтелмәгән хәлдән, немецлар арасында аптыраш туды булса кирәк, аларның утлары берьюлы таркалып китте. Сидоров ракетницасын чыгарды. Ул әле шуыша башлаганда ук. яраланган иде, ләкин бөтен көчен җыеп, сугышчыларыннан калышмаска тырышты. Аның бөтен сул ягы кан эчендә иде. Разведчиклар немец траншеяларына бәреп керүгә һавага беренче, аннары икенче кызыл ракета очты. Сидоров ракетница тоткан кулы өстенә капланды. Кар эченнән күтәрелгән пехотаның ура тавышы аның колагына бик тонык ишетелде. Шуннан соң нәрсә булгандыр һәм күпме вакыт үткәндер, Сидоров бернәрсә дә белмәде. Бары тик аның хәтерендә бернәрсә калган, генерал, аның башын күтәреп, үзенең тезенә куйды һәм кулы белән аның йөзенә, чәчләренә ябышкан карларны сөртеп алды, һәм аталарча шәфкатьле тавыш белән: — Рәхмәт, Сидоров, рәхмәт, герой! — диде. Иртә белән генерал Илдарскийның батальоннары, чигенүче дошманны эзәрлекләп, станция янына ук килеп чыктылар. Аларга инде тимер юл биналарының калдыклары, янган яки янып торган йортлар аерым- ачык күренә иде. Немецлар станцияне бирмәс өчен, бик каты каршылык күрсәтә башладылар, һөҗүмнең иң кискен моменты якынлашты. Стереотрубадан күзәтеп торган генерал, безнең сугышчыларның бөтенләй ачык урында ятарга мәҗбүр булуларын күрде.
г 63
— Эх, яттылар! — диде ул,. кулын йомарлап. Шул ук вакытта телефонист генералга трубканы сузды. — Комбат беренче. Генерал трубканы алды. Ростов обстановканы сөйләп бирде һәм, станцияне һич кичегүсез алырга карар итүен белдереп, артиллерия уты сорады. Генерал аңа аның карары дөрес икәнлеген раслады, ләкин артиллерия уты бирмәячәген әйтте. Чөнки артиллеристларны көтеп тору вакытны сузачак. — Җил кайдан исә?—дип сорады ул комбаттан. !— .Төньяк-көичыгыштан. — Төтен пәрдәсе куй һәм атакала. Бер генә минутны да әрәм итмә. Батальон алдында соры төтен стенасы күтәрелде. Төтенгә ышыкланып беренче рота немецларның тылына чыкты. Калганнар станциягә фронттан атака ясар өчен тупландылар. Бераздан генералга беренче һәм икенче батальоннар ике яктан станция урамнарына бәреп кергәнлеге һәм анда кул сугышлары алып барганлыгы турында хәбәр иттеләр. Генерал, бүреген салып, ак кулъяулыгы белән тирләгән башын сөртте дә, күзәтү пунктын Подгорнаяга күчерергә боерык бирде. 13 Сигезенче эшчеләр поселогы һәм Синявино станциясе алынганнан соң, бөтен хәрәкәт ’Бишенче эшчеләр поселогына таба юнәлде. Немецлар кулында калган бу тар урынга, бер яктан ленинградлылар, икенче яктан, волховчылар басым ясады. Дошман алдагы сугышларда тар-мар ителгән дивизияләренең калдыкларыннан һәм резервыннан шактый зур көч туплап, үзенең барлык техникасын шушында тартып, үлемгә хөкем ителгән ерткыч ярсуы белән каршылык күрсәтергә тотынды. Ләкин тарихи очрашу урыны Бишенче поселокта буласын күңелләре белән сизгән безнең сугышчыларны һичнәрсә туктата алмады. Бүтән частьлар белән берлектә хәрәкәт иткән генерал Илдарскийның беренче батальоны, алга ыргылып, поселок читендәге урманга бәреп керде. Аның уңышын җәелдереп, генерал калган ике батальонын да шунда ташлады. Ә икенче яктан, бүтән дивизияләрнең полклары, кар баскан урман эчләреннән үтеп, атака рубежына туплана башладылар. Генерал, үзе белән Верещагинны һәм тагын берничә разведчикны алып, урман кырыена, килеп чыкты һәм кайчандыр снаряд сындырган, ә аннары кар басып киткән нарат артына яшеренеп, немецларны бик озак күзәтеп торды. Алда сирәк кенә урман. Агачлар тәмам йолкынып, гарипләнеп беткәннәр. Әле бер җирдә, әле икенче җирдә кара таплар күренә — болар снаряд төшеп ярылган урыннар. Кояш яктысында кар җемелдәп, күзләрне кисә. Урман эченнән, тәгәрәп барган бик зур арба кебек, туплар гөрселдәве яңгырап тора. Немец снарядлары шахмат* тәртибендә килеп төшә. Алар әле бер мәйданчыкны, аннары икенчесен, өченчесен каплап алалар. Немецлар үзләренең шул төгәллекләре белән мактанырга да яраталар. Генералның башында кыю фикер туды. Дошман үзенең өстенлеге дип санаган нәрсәдә ул аның йомшаклыгын күрде һәм шуны тулысынча үзе өчен файдага борырга карар итте. Шул уй белән рухланып, командный пунктына кайтты, һәм уен гамәлгә ашыру чарасын күрә башлады. Красовскийга батальон командирларын һәм аерым роталарның командирларын хәзер үк чакырырга кушты да, үзе штаб начальнигы янына кереп китте. Чакыртылган командирлар озак көттермәделәр. Беренче булып, сырган телогрейка һәм чалбар өстеннән ак маскхалат кигән, кара кашлы, үткен хәрәкәтле, капитан Ростов килеп җитте. Красовский аны үзенең күптәнге танышы санаганга ачык йөз белән каршы алды. I
64
— Әйдүк, капитан, утырыгыз. — Утырырга минем вакытым юк. Минем турыда генералга хәбәр ит. — Ул көтеп торырга кушты. Хәзер штаб начальнигы оеләи утыра Берәүне дә кертми. Менә рәхим итегез, капитан, тартып җибәрегез. Ростов аның портсигарыннан папирос алганда яралы кулына игътибар итте. — Егылдыңмы әллә? Бу — Красовский өчен яңакка сугу белән бер пде. Ул, комач кебек кызарыщ утырган урыныннан сикереп торды һәм йөгереп чыгып та китте. Яшик өстендә урнашкан машинистка кыз башта пырхылдап көлеп җибәрде, аннары атаклы комбатка каш астыннан карап әйтте: — Нигә сез аны бу кадәр кыерсыттыгыз, иптәш капитан. Ул бит Подгорная янында сезгә генералның боерыгын илткән чагында яра- .лаиган. —' Шулаймыни? Комбатның бу кыска сүзендә кыз да мыскыллы тон сизде һәм иреннәрен турсайтып, — Шулай шул, — диде. — Үзегез герой булгач та, бүтәннәрне кимсетергә димәгән лә әле. Ростов чын күңеленнән кычкырып көлеп җибәрде. — Бу сүзне кайдан алдың син? — дип сорады, аннары җитди итеп. — Барысы да шулай диләр. — Юк, бу — дөрес түгел. Геройлар айда, утның беренче сызыгында! Кыз, гаҗәпләнеп, башын кыйшайта төшеп комбатка карады. Кайчакдыр футболистлар командасының триггеры булган бу кеше турында шул кадәр күп кызык нәрсәләр сөйлиләр иде, аның чиреге генә дөрес булса да, аңа күптән Советлар Союзы Герое исеме бирергә тиешләр иде. Ул арада бүтән командирлар да килә башлады. Өченче батальон командиры — олырак яшьләрдәге бер кеше, — машинистка янына утырып, — Генералның... кәефе ничек, сеңелем?—дип сорады. — Начар түгел. — Алайса бик яхшы. Красовский керде һәм, үзенең дәрәҗәсен югары тотып, ачык,, яңгыравыклы тавыш белән офицерларга мөрәҗәгать итте: — Иптәш командирлар, генералга. Илдарский үзенең сугышчан командирлары белән исәнләште дә, берьюлы эшкә кереште. — Биредәге немецларның тактикасы, — диде ул, ашыкмыйча гына кулын изәп, — Заполярьедагы немецлар тактикасыннан һичбер ягы белән дә аерылмый, һаман бер үк шаблон, бер үк стандарт белән хәрәкәт итәләр. Аларның сугышны алып баруларында һичбер иҗади фикер юк. Без инде хәзер немецны үтәдән-үтә күрә башладык... Командир иптәшләр» картага якынрак килүегезне сорыйм. Менә бу ачык алан аркылы безнеп батальоннарның юлы үтә. Немецлар анда шахмат тәртибендә атып торалар. Шуны искә алып, мин батальоннарны поход колонналары итеп тезеп, боргаланган юл белән аланны күчәргә карар иттем. Күпне күргән һәм кыюлыклары белән танылган крмбатлар өчен генералның бу карары артык тәвәккәл булып күренде. Алар, мәгънәле итеп, бер-берсенә карашып алдылар. Генерал бу карашны тотып алды һәм көлемсерәде. — Безгә, совет командирларына, гел бер өлге буенча гына эшләү килешми,- — диде ул. — Без һәрвакыт уйларга, иҗат итәргә, тормышны өйрәнергә тиешбез. Ростов, син алдап барырсың. Генерал бу сүзләрне приказ тонында түгел, ничектер гади итеп әйтүгә карамастан, комбат җитез рәвештә урыныннан күтәрелде һәм кискен итеп әйтте:
5. .G. Ә.* № 7, 65
— Барырмын, иптәш генерал. — Менә шулч минем бүтән сүзем юк. Язма приказ сезгә хәзер үк тапшырылачак. Чынбарлык генералның фикере никадәр дөрес Һәм тирён икәнен бик тиз раслады. Батальоннар куркыныч аланны бөтенләй диярлек югалтуларсыз үттеләр һәм немецлар өчен бөтенләй көтелмәгән урында поселок янына килеп чыктылар. — һич кичегүсез атакалагыз! — дип боерды генерал батальоннарга. Сугышчылар немец позицияләренә ыргылдылар. Аларның кыю һәм бердәм басымы астында дошман үзенең беренче һәм икенче траншеяла- рын калдырырга мәҗбүр булды. Ләкин поселокның үзенә бәреп керә алмадылар, — тирән кар һәм Брудно спиральләре белән аралаштырыл- ган киң мина кыры аларга комачаулык итте. Бары тик разведчиклар гына кырыйдагы берничә йортка бәреп керделәр һәм, анда утырган немецларны кырып бетереп, шунда ныгыдылар. Иң соңгы немецны Верещагин. ботарлап алып, икенче каттагы тәрәзәдән кирпеч өемнәре өсте- нә ташлады. Урманов немец пулеметын күтәреп алып килде дә тәрәзә төбенә куйды. — Ат, старшина!—дип кычкырды аңа Верещагин сугышчан ярсу белән. Аның комбинезонының бер җиңе ертылган, кара тутлы йөзе эсселәнеп кызарган иде. Бишенче поселокка төрле яклардан ыргылучы безнең частьларны туктату өчен, немецлар үтә алмаслык ут стенасы куярга маташтылар, һава тоташ бер үкерү белән улады. Бу улау эчендә пуляларның зәгыйфь •сызгырулары да, миналарның чинаулары да ишетелми иде инде. Бераздан немецларга өстәмә көч килде. Алар Илдарскийның. батальоннарына каршы контратака башладылар. Ләкин көчле пулемет утына очрап, чигенергә мәҗбүр булдылар. Немецлар чигенә башлау белән Верещагин Урмановка кычкырды: — Старшина, минем арттан! Галим, пулеметны янындагы Шумилинга биреп, Верещагин артыннан коридорга йөгерде. Верещагин беренче катның тәрәзәсеннән каядыр граната ыргытты да, баскычларга ташланды. Урманов тәрәзәдән үрелеп караганда, аның колак төбеннән пулялар өере үтеп китте. Снаряд тиеп, коеяклары белән куптарылып ташланган парадный ишек төбендә, Верещагин Урмановны җиңеннән тотып, кулы белән снаряд чокырына күрсәтте. — Әнә! Кара чокыр эчендә коты очып, тирә-ягына карана-карана ак халатлы бер немец ята. Янында тагын берсе бар. Ансы йөз түбән капланган, бер дә кыймылдамый, — мөгаен, үлек. Урманов, биленнән гранатасын суырып алып, ташламакчы булды. — Тимә!—дип кычкырды Верещагин аңа. — Без аны тереләй алабыз. Белергә кирәк, нинди часть килде икән. Мине каплап тор, — диде Андрей һәм кирпеч өемнәре арасыннан шуышып, немецка таба китте. Урманов, немецның дикъкатен үзенә тартып, автоматтан аңа ут ачты. Верещагин немецның тылында, өч адымда, куптарылып төшкән өй түбәсе артында туктады. Галим утын икенче якка борды. Немец тирә-ягына караныр өчен башын күтәрде. Нәкъ шул чакта Верещагин, аның өстенә сикерде һәм үзенең мәһабәт гәүдәсе белән аны басып ятты. Берничә минуттан, куркудан күзләре акайган яшь кенә немец разведчиклар кулындагы өйнең бер бүлмәсендә чүп-чар белән тулы идәндә утыра иде инде. — Ничәнче дивизия?—.дип сорады Верещагин немецча. Ул разведчиклар өчен аеруча мөһим сүзләрне немецча белә Һәм аңлый иде. — 61 иче,—’диде немец. — Алдыйсың! — дип кычкырды Верещагин. Чөнки мондый дивизия биредә элек бөтенләй юк иде.
66
Урманов, немецмын кесәсендәге документларны актарын, солдат кнә- 1 гәсен тапты. 1 ’ 1 Д°Рсс, әйтә, — диде ул, Верещагинга кенәгәне сузып. — Кайдан килдегез? Күптәнме? торды"4011' калтыРанып> үзен чолгап алган русларга карап — Әле яңарак кына... Штеттиннан... — Күрдеңме, — Верещагин Урмановка күз кысты. — Штеттиннан! 1 Бу бригада өчен генә түгел, армия өчен дә мөһим хәбәр булганлыктан^ Верещагин кыска гына донесение язып, ике разведчик белән j пленныпны шунда ук штабка озатты. Пленныйны озатырга гына өлгергәннәр иде, немец танкларының шау- j лавы ишетелде. Алар, поселокның аръягыннан чыгып чокырларда һәм кар көртләрендә сикергәлп-сикергәли безнең сугышчылар өстснә килә башладылар. Берсе янган йорт урынымда тырпаеп торган мичкә бөтен < көче белән бәрдереп, аны аударды да, тузанга уралып, урам уртасына ыргылды. Ул, башка танклар кебек үк, өзлексез ата иде. j Безнең артиллеристлар һәм бронебойщиклар аларны көчле ут белән каршы алдылар. Беренче минутларда ук ике танк, җимерелеп, туктап калды. Бер танк безнең сугышчан тәртипләр өстеннән үтеп китә алды, ләкин пехотачыларның берсе, аны үз окобы өстеннән уздырып, арттан аңа яндыргыч бутылка ташлады. Ялкынга уралган танк, котырынган ерткыч шикелле, төрле якка ташланды да, эчтән шартлады. Кинәт борылыштан моңарчы сугышчылар Һпчкайчаи күрмәгән, бик зур бер танк килеп чыкты. Аны беренче булып Урманов күрде һәм сафтан чыккан взвод командирын алмаштырган Верещагинга карап кычкырды: — Андрей, күрәсеңме нәрсә килә! Верещагин җавап бирергә өлгергәнче бер-бер артлы атылган ике снаряд танкның маңгаена тиде, ләкин аның куәтле бронясын тишә алмады. Ул һаман алга үрмәләде. Верещагин берничә секунд аңа текәләп карап торды да, Урмановка: — Әйдә! — дип кычкырды. Алар коридор һәм җимерек баскычлар буйлап, тышкы ишеккә йөгерделәр. Аннары кулларына танк гранаталары тотып, үкереп килүче танкка каршы кирпеч өемнәренә яшеренә- яшереиә шуыша башладылар. Ярты юлда Урманов янында мина ярылды һәм ул туктап калды. Аның капланып калуын Верещагин күрде,, ләкин аңа ярдәмгә килергә мөмкин түгел иде. * | Хәзер ике великан бергә-бер калдылар. Гүя аларның коточкыч бәрелешләрен күзәтер өчен бүтәннәр атудан туктадылар. Куәтле танк алда торган бер катлы йортны бронясы белән бәрдереп, күз ачып йомганчы айкап ташлады да. тагын да яманрак үкереп, тар мәйданга чыкты. Верещагин аякка басты. Хәзер ул танкның пулялары тия алмый торган «үле ара»да иде. Аның кечкенә кара күзләре, тагын да кечерәя төшеп, танкка чәнчелде. э Ике великанның арасы якынлашканнан якынлашты. Кем җиңәр. Снарядлар тишә алмаслык броняга төренгән немецмы яки ’кулына граната тоткан, һичнинди броняларга төренмәгән совет сугышчысымы?^ Аякларын киң җәеп баскан, маскхалаты ертылып беткән, яланбашлы Верещагин граната кыскан кулын югары күтәрде. Хәзер бер танк түгел, < унлап шундый танк килсә дә», аны бәреп ега алмас иде шикелле. Ул үзен тудырган баһадио халыкның баһадир улы булып күтәрелде. — Я, кил, кил! — дип пышылдады ул теш арасыннан чиксез ачу һәм нәфрәт белән. 1 Таш фундамент калдыгы өстепә менәр өчен танк үрә күтәрелгән - *- та, Верещагин тиз генә җиргә ятты да танкның корсагы астына беренче тапатасын ташлады. Танк-,җир селкетеп үкерде. Верещагин; сикереп торып, алга йөгерде һәм икенче гранатасын танкның бензин багы ое v
67
ташлады. Шуның артыннан ук яндыргыч бутылкасын да орды. Ялкынга уралган танк кинәт туктады. — Я, ннчек!? — диде Верещагин», ялкын белән уралган танкка авыр сулый-сулый карап. Ул, автоматын әзер тотып, танктан немецлар чыкмасмы дип көтте. Ләкин аннан берәү дә чыкмады. Бу безнең сугышчылар тарафыннан яндырылган беренче «Тигр» иде. Верещагин кайтып кергән чагында, Березин җимерек бүлмәләрнең, берсендә, пдәнДә яткан Урманов янына тезләнгән иде. — Вася, ярасы бик катымы? — дип сорады Верещагин. — Контузия... Верещагин Урманов янына тезләнде һәм аның йомык күзләренә карады. — Алим...— дип дәште ул әкрен генә. Караңгы төшә башлады. Атышлар ике яктан да басылды. Бу көнне- каршы якларның берсе дә хәлиткеч нәтиҗәгә ирешә алмады. Березин- тынлыктан файдаланып, яралыларны тылга озатырга ашыкты. Ул инде Урмановны да алып китәргә хәзерләнгән иде, Галим, иптәшләрен шатландырып, күзләрен ачты. Ул Березинның да, Верещагинның да үзенә карап әйткән сүзләрен ишетмәде, ул бары янгын яктысында алар- ның иреннәре кыймылдавын гына күрде. — Вася, син мине калдыр. Башта бүтәннәрне, — диде ул. Аның белән янәшә, корсагы яраланган бер сугышчы ята иде. Березин һичсүзсез аңа борылды. Төн ярыйсы тыныч үтте. Немецлар активлык күрсәтмәделәр,. Иртә белән, ике якның да туплары давыллы ут ачтылар һәм көне буенча каты сугышлар дәвам итте. Урманов контузиядән соң аякка басса да, үзен бик начдр хис итте. Аның ишетү сәләте һәм көче бары көн урталарында гына тулысынча кайтты. Кич белән яңадан атышлар тынды. Бу вакытта разведчиклар икенче йортка күчкәннәр иде инде. Караңгыда рота старшинасы кайнар аш китереп җиткерде һәм разведчиклар бәсәргән стеналарга аркалары белән сөялеп, тәмле шулпа ашадылар. Аннары учларына яшереп кенә тәмәке тарта башладылар. Поселок яна иде. Кан кебек кызыл шәүлә пыялалары ватылып-, өлгеләре кубып беткән тәрәзәләрдән җимерек бүлмәләр эченә тулган. Ул сугышчыларның ачулы йөзләрен, ишелеп төшкән матча башын, стенадан кубып төшкән обой кисәген һәм тишкәләнеп беткән ниндидер бер рәсемне, кирпеч өемен яктырта. Бу — Ленинград халкына шул кадәр газаплар китергән блокаданың ' соңгы төне иде. Бу төндә, актыккы штурм өчен, поселок кырыена безнең янадаи яңа подразделениеләр килделәр. Артиллеристлар туры төзәп атар өчен тупларын алга этәрделәр. Пехотачылар, карга күмелеп, тавыш-тынсыз алга үрмәләделәр. Төн урталарында яхшы ук салкынайтты. Ладога ягыннан, торф сазлары өстеннән карны себереп* ачы җил исте.- Күк тоташ соры болытлар белән капланды. Аннары кар ява башлады. Шул кар бураны эчендә разведчиклар дошман торган урыннарга киттеләр. Бу юлы алар дошман турында гына түгел, леипнградчылар турында да мәгълүматлар алып кайтырга тиешләр иде. Таң алдында, разведкадан кайткан чагында, дошман пулеметы астына эләккәнлектән, бригада разведчиклары бераз читкәрәк тайпылырга мәҗбүр булдылар. Алар икенче бер подразделениенең позицияләренә килеп чыктылар. Кар эчендә яткан озын мыеклы бер кеше Галимгә таныш шикелле күренде. — Иптәш, мин сине кайдадыр күргән идем, — диде ул һәм, кинәт үзләрен Ләлә янына алып кергән снайперны танып: — Спн,. Ширяев иптәш түгелме?
G8
— Әйе, мин Ширяев булам. Ләкин сине, гафу ит, танымыйм. Галим кайда һәм ничек танышкаилыкларыи сөйләп тормастан: — Ләлә исәнме? Кайда ул? — дип сорады. — Ба!— диде Ширяев. — Син Түгәрәк урманда Ләләис эзләп килгән егет түгелме әле? — Әйе, нәкъ үзе. Ләлә кайда? Ширяев башын иде. — Ни булды? Әллә бәхетсезлекме?—дип борчылып сорады Урманов. — Белмим... Ул хәбәрсез югалды,—диде Ширяев. — Аиы үлекләр ►арасында да, яралылар арасында да тапмадык. Артык сораштырып торырга вакыт булмады. Галимнең иптәшләре ерак киткәннәр иде инде. Ул, йөрәгенә яңа кайгы өстәп, алар артыннан “йөгерде. Вак урман арасына корылган ак чатырда разведчиклар алып кайткан мәгълүматлары турында штаб начальнигына доклад ясадылар да чыршы ботакларыннан ясалган шалашларда иртәнге ашны ашаучы сугышчылар янына киттеләр. Разведчикларны күргәч, сугышчылар, ашауларыннан туктап, һәммәсе дә диярлек бер үк сорауны бирделәр): — Я ничек? Ераклармы? Бу ленинградлылар турында бирелгән сорау иде. Разведчиклар күтәренке күңел белән җавап кайтардылар: — Бүген очрашабыз! Иртә белән буран басылды. Салават күпередәй төрле төстәге боҗра белән уралган хәлдә кояш чыкты. Аның якты нурлары кар баскан һәм тирән уйга чумган төсле тын калган агач башларыннан йөгереп үтте. Яңа яуган кар, кояш нурларына каршы, хисапсыз йолдызлар шикелле, җемелдәп куйды. Кичәге актарылган сугыш кырын, җирнең авыр яраларын кар каплаган иде. Көпшәсе урталай өзелгән туп өсте дә, янган немец танклары өсте дә, шартлатылган «Тигр» өсте дә кар белән капланган. Табигать, гүя бу тантаналы иртәнең матурлыгын тагын да арттырыр өчен, юри шулай аның ямьсезлеген яшергән иде. Төне буенча бер генә минутта ял итмәгән генерал, иртә белән парикмахерны чакыртты. Кап-кара мыеклы, озын борынлы, гәүдәгә тәбәнәк кенә парикмахер, кечкенә чемоданын ачып, үзенең коралларын ак тастымал өсргенә тезде дә, гаҗәп оста хәрәкәт белән генералның муенына икенче ак яулыгын кыстырып куйды. — Кара аны, кисә күрмә, минем уң битемдә миңем бар,— диде генерал. Бер минуттан соң парикмахер кырып та бетерде. — Одеколоның бармы? — Бар, иптәш генерал. Парикмахер үзенең береккечен җайлый башлагач, генерал көлемсерәп куйды. — Менә монысы яхшы! Хуҗалыгың тәртиптә икән, молодец. • Парикмахер, генералның мактау сүзеннән кәефләнеп, мыекларын сыпырып алды һәм генералга одеколон бөрки башлады. Генерал рәхәтләнеп күзләрен йомды. — Я, рәхмәт, туган,—-диде ул, аннары урыныннан торды.— Красовский, сии дә кырын, бүтәннәр дә бүген кырынсыннар. Берничә минуттан соң яшәргән, спайланган генерал һәм чибәрләнгән Красовский тышка чыктылар. Кары әле тапталып та өлгермәгән сукмакта туктап, генерал кул сәгатенә карады. Ун туларга ике минут ИДС- Генерал башын күтәрде. Аның күзләренә зәңгәр күк гөмбәсе чалынды. — Әйбәт көй булачак бүген, — диде ул һәм алга атлады.
Красовский җавап бирергә өлгермәде, тынлыкны ярып, куәтле артиллерия залпы яңгырады. Аяк астындагы җир селкенеп китге, агач; башларындагы карлар кОелып төштеләр. Көчле яңгыраш урман эчләреннән кайтырга өлгермәде, икенче залп гөрселдәде. Аннары өченче’,, дүртенче залплар... Соңгы атакага сигнал бирер өчен, кулына ракетница тотып, бөтен буена баскан капитан Ростов, бүреген артка этәрде. Текә маңгаена аның кара чәчләре төште. ; — Я, дуслар, Ленинград өчен! — дип кычкырды ул дәртле тавыш, белән. Элек беренче» аннары икенче кызыл ракета кәкре дуга ясап, һавага күтәрелде. — Ватан өчен. Сталин өчен! — Ленинград өчен! — дип кычкырдылар сугышчылар алга чаба- чаба. Шуннан соң һәрбер йорттан, һәрбер подвалдан гитлерчыларны бәреп: чыгару өчен каты көрәш башланды. Бөтен тирә-як автомат тавышлары, мина чинаулары белән тулды. Немец үләксәләре яткан урамнар буйлап кара төтен агылды. Ә аннары волховчылар һәм Нева, Шлиссельбург якларыннан килүче ленинградлылар көчле ташкын булып, поселок, үзәгенә бәреп керделәр. Немецлар әле бик каты каршылык күрсәтәләр, ләкин аларның көчләре сынган иде инде. Безнең ура тавышы торган саен көчлерәк, җиңүчәнрәк яңгырый башлады. Көрән төскә кергән торф кырында, яна торган биналарның төтене эчендә Ленинград һәм Волхов фронтларының сугышчылары бергә кушылды. Сугышчылар, туннарының төймәләрен ычкындырып, бүрекләрен артка этәреп, бер-берсенең кочакларына ташландылар. Верещагин ниндидер кечкенә бер сугышчыны, кочып алып, һавага күтәрде. Урманов^ шатлыгыннан күз яшьләрен тыя алмаган Семичасный белән үбеште. Капитан Ростов, колачларын киң җәеп, Ленинград фронты офицерына каршы йөгерде. Ул яланбаш, чәчләре тузгыган, аларга кар бөртекләре кунган иде. Олы яшьләрдәге бер автоматчы, шатлыгын яшерә алмыйча: — Туганнар’, нинди шатлык! Нинди шатлык! — дип кабатлый. Шумилин шартлатылган танк өстенә баскан килеш автоматын селкә. Шаһмев каскасын һавага чөеп, бертуктаусыз «ура» кычкыра. Кемдер снаряд, белән җпмертелгән өй түбәсенә кызыл флаг кадады. Кискен Ладога җиле аны эләктереп алды һәм байрак җилфердәргә тотынды. Шул флагка берничә минут карап торганнан соң, генерал Илдар- ский сәгатенә күз төшерде. Унбер сәгать утыз минут иде. — Иптәшләр, — диде ул янындагы офицерларга. — Сезне тарихи җиңү белән котлыйм. Ленинград блокадасы өзелде. Безнең гаскәрләр!* Ленинград фронты гаскәрләре белән кушылдылар. Безнең бурычыбыз,, дошманга тын алырга бирмичә, аны тәмам тар-мар иткәнче алга бару_ Алга, иптәшләр! Генерал траншеядан чыкты һәм тирән кар эченнән поселокка таба атлады. Ә аннан ленинградлылар белән волховчыларның шатлыклы ура һәм җыр тавышлары һаман көчәя барып ишетелә иде.
(Дәвамы бар.)