Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ҺӘМ СӘНГАТЕНЕҢ ЯҢА, КӨЧЛЕ КҮТӘРЕЛЕШЕ ӨЧЕН


 «Безнең совет сәнгатенең уңышлары белән дә, соңгы вакытта бигрәк тә совет әдәбиятының уңышлары белән горурланырга хакыбыз бар». Иптәш Молотовның бу сүзләре бездә, совет кешеләрендә, илебездә яна социалистик культураның чәчәк атуы өчен шатлык һәм аның тагын да зуррак уңышларга ирешүенә көчле ышаныч тудыра. Совет әдәбияты * һәм совет сәнгате — иң идеяле, халыкчыл, прогрессив культураның гүзәл күрсәткечләре булып торалар. Культурабызның һәртөрле тармакларындагы уңышлар өчен без Ленин — Сталин партиясенә, аның акыллы җитәкчелегенә бурычлыбыз. Большевиклар партиясе һәм иптәш Сталин үзе илебездәге культура байлыкларын үстерү турында өзлексез кайгыртучанлык күрсәтәләр. Әдәбиятның һәм сәнгатьнең бер илдә дә бездәге кебек миллионнар тарафыннан чиксез мәхәббәткә һәм шундый зур игътибарга ия булганы юк. Социалистик культура совет халкының көрәше һәм хезмәте идеяләре белән, ватаныбызның үсүе .һәм чәчәк атуы идеяләре белән су- ^гарылган. Совет культурасы халкыбызның рухый байлыкларын тирән ' һәм дөрес чагылдыра. ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре турындагы карарлары совет культурасының үсеше һәм чәчәк атуы турында большевиклар партиясенең аталарча кайгыртучанлыгының гүзәл мисалы булып тора. Бу карарлар совет язучыларын, драматургларны һәм сәнгать эшлеклеләрен яңа патриотик күтәрелешкә рухландырдылар. Co-J вет әдәбиятының һәм сәнгатенең Ватаныбызга, халкыбызга, культурабызга чиксез мәхәббәт белән сугарылган иң яхшы вәкилләре халкыбыз горурлана алырлык югары идеяле художество әсәрләре иҗат иттеләр. Безнең барлык халкыбыз, бөтен совет интеллигенциясе, социалистик ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек хисләре белән янып, партиягә һәм юлбашчыбыз иптәш Сталинга ту- р ыл ы кл ы бул ы п, а р м ы й -та л м ы й, героизм могҗизалары күрсәтә, илебезнең көчләрен үстерә, ватаныбызның культура байлыкларын тагын да арттыру өчен көрәш алып бара. Ләкин шул ук вакытта безнең культура работниклары арасында культурабызның көчле үсешенә комачаулаучы, буржуаз космополитизмның әшәке идеологиясен таратучы һәм пропагандалаучы җинаятьче элементларның бер өере барлыгы беленде. Партия безгә бу «пачпорт- сыз бродягаларны», черек буржуаз культура каршында баш иючеләрне, дөньядагы иң алдынгы социалистик культураның явыз дошманнарын, совет патриотизмы хисеннән тәмам мәхрүм булган кешеләрне фаш итәргә һәм аларны культура үсеше юлыннан алып ташларга ярдәм итте. Партия матбугатының буржуаз космополитларга каршы чыгуын бө
132 
 
 
veu совет җәмәгатьчелеге зур канәгатьләнү белән каршы алды һәм Юзовский, Гурвнч, Альтман, Борщаговский, Баяджиев, Субоцкпй, Холодов тибындагы антппатриот- ларга үзенең чиксез нәфрәтен белдерде. Бу кешеләр безнең пц яхшы язучыларыбызга, драматургларыбызга, театрларыбызга иц әшәке яла яктылар, аларны дискредитацияләргә, алар иҗат иткән художество әсәрләренең көчен, йогынтысын һәм әһәмиятен юкка чыгарырга тырыштылар. Алар, Европаның һәм Американың черек буржуаз культурасы каршында ялагайлы реверанслар ясап, совет әдәбиятында һәм драматургиябездә булган барлык яңалыкка һәм алдынгылыкка каршы чыктылар. Космополитлар культурабызга бик зур зарар китерделәр. Алар совет культурасының сәламәт атмосферасын декадентлык һәм формализм белән агуладылар, совет әдәбиятын, театрын, киносын, музыкасын ялгыш, һәлакәтле юлга сөйрәргә тырыштылар, халкыбызның милли горурлыгы булган совет культурасы учакларын яманлап чыктылар. Драматурглар һәм язучылар арасында алар бер-берсенә ышанмаучылык, бер-берсеннән шикләнү тойгысын, үз көчләренә ышан- маучылыкны тудырырга маташтылар. Ул сатлык җаннар, үзләренең өстенлек карашлары югарылыгыннан торып, совет культурасының барлык күренешләренә . америкалылар үрнәгендәге кара күзлекләр аша карадылар. Реакцион идеологияне үткәрүче бу элементларның эш методлары мәкерле һәм явыз булды. Алар иң яхшы совет язучыларына һәм драматургларына әшәке яла яктылар. Алар Горькийның, Маяковскийның, Николай Островскийның һәм башкаларның совет патриотизмы белән сугарылган бай иҗатларына һәм рус классик әдәбиятына кабахәтләрчә һөҗүм иттеләр. Мәсәлән, мейрхольдчы Юзовский, рус театрына яла ягып, Островскийның пьесаларын юкка чыгарырга ' маташып, Островский — «Москва купец- лары язучысы», ул «Испания ге- дальголарының маҗаралары белән мавыкты» дип яза, Островскийны «идея ике йөзлелегендә», «реакциягә карата симпатиядә булуда» оятсыз рәвештә гаепли. Совет сәнгатенең дошманы буларак, Юзовский: «МХАТ ка караганда, Мейрхольд Гогольгә якынрак 
иде», дип ялганлый. «Пачпортсыз килмешәк» Левин Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» һәм Макаренконың «Педагогик поэма»сын яманлап чыкты. Кирпотии-Пушкинны «Европа мәгарифе баласы» дип күрсәтте, Некрасовны «милли чикләнүдә» гаепләде, Америка әдәбиятын «хәзерге әдәбиятлар арасында иң кызыклы һәм йогынтылы әдәбият» дип атап, комплиментлар әйтеп, буржуаз культура каршында тез чүкте. Мо- тылева үзенең Л. Толстой турындагы ялган фәнни хезмәтендә рус Даһиенең ролен киметергә маташты. Ул Толстойга буржуаз эстетлар позициясеннән чыгып бәя бирде, Толстой турындагы чит ил буржуаз язучыларының һәм шул исәптән хәтта хыянәтче Леон Блюм карашларын иң зур авторитетлар дип танытырга азапланды. Космополит .Бялик үзенең мәкаләләрендә совет әдәбияты үсешендә Горькийның ролен юкка чыгарырга тырышты. Болар барысы да космополитизмның нинди зарарлы икәнен, аның совет идеологиясенә дошман икәнен бик ачык күрсәтә. Космополитизм — патриотизмны инкарь итү. Ул ватаныбызның, культурабызның язмышына пгьтибарсызлыкны алга сөрә. Ул кешеләрнең үз халкы һәм үз ватаны каршындагы гражданлык һәм мораль бурычларын инкарь итә. Космополитизм — сәнгатьтә һәм әдәбиятта кара реакция. Аның максаты — совет сәнгатен, совет әдәбиятын җимерү, андагы иң яхшы, алдынгы, халыкчыл, партиячел, социалистик булган ' җәүһәрләрнең барысын да себереп түгү. Космополитизм — совет культурасына марксизмленинизм позицияләреннән түгел, ә үлеп баручы буржуазия сыйныфы позицияләреннән карау дигән сүз. Менә шуның өчен дә большевиклар партиясе, бөтен совет җәмә
133 
 
 
гатьчелеге космополит тәнкыйтьчеләрне кискен рәвештә гаепләде, аларга үзенең нәфрәтен белдерде һәм хурлык тамгасын басты. Чыннан да, әдәбиятның һәм сәнгатьнең пн, яхшы әсәрләрен, безнең иң алдынгы язучыл арыбызны, шагыйрьләребезне, драматургларыбызны һәм актерларыбызны яманлау нәрсә дигән сүз? Бу — совет культурасы алып килә торган революцион азатлык идеяләрен юкка чыгару дигән сүз, иң алдынгы, прогрессив, патриотик совет культурасын мәсхәрәләү дигән сүз, совет кешеләренең иң тирән һәм изге хисләрен аяк астына салып таптау дигән сүз, антипатриот, ватанын сатучы, халыкка хыянәт итүче булу дигән сүз. Юзовский, Гурвич, Борщаговский һәм башка шуның кебек космополитлар очраклы һәм яңа кешеләр түгел. Аларның бабалары бар. Аларның бабалары — Россияне вак- лдп һәм тулысынча сатарга, илебезнең материаль һәм культура байлыкларын чит илләрдәге талаучыларга бирергә тырышучы патша Россиясенең хаким сыйныфлары иде. Космополитларның хәзер,. Америкадагы һәм Европадагы империалистик буржуазия йөзендә, үзләренең рухландыручылары бар. Алар— буржуаз реакцион идеология агентлары. Аларның пасквильләре — чит ил буржуаз матбугатының безнең культурабызга карата тарата торган әшәке ялаларының чагылышы. Америка империалистлары һәм аларның ялчылары, башка илләрнең халыкларын куркытып, ялалар ягып, алармы үзләренең йогынтысы- н а бу iic ы н ды р ы р га ты р ы ш ал а р. «Маршалл планы», «Трумэн доктринасы», һәртөрле блоклар һәм союзлар, «бөтен дөнья хөкүмәте», «Европа Кушма Штатлары» — болар барысы да азатлык сөюче халыкларны ^коралсызландыруга, аларның бәйсезлекләрен юкка чыгарырга юнәлдерелгән АКШ империалистлары, бөтен дөньяда хакимлеккә омтылып, азатлык сөюче халыкларга каршы, атом бомбалары һәм экономик һәм хәрби экспанция- дән тыш, космополитизмның агулы җимергеч коралын юнәлдерделәр. Алар халыкларның милли суверенитетын, аларның бәйсезлеген, милли 
культураларын искергән төшенчәләр дип игълан итәләр һәм «дөнья күләм хуҗалык», «дөнья күләм дәүләт», «дөнья күләм культура» турында лыгырдап, халыкларны Америка империализмы коллыгына төшерергә тырышалар. Америка һәм Европа империалистлары үзләренең төп игътибарларын Советлар Союзына юнәлтәләр, безнең арага керергә, аерым совет кешеләрен буржуаз космополитизмның зарарлы идеологиясе белән агуларга, милли нигилизм, совет культурасына ышанмау һәм аны ихтирам итмәү, буржуаз культура каршында тез чүгү идеологиясен таратырга маташалар. Буржуаз матбугат совет культурасына карата ялган ялалар белән тулы. Шуның белән буржуазия чит илләрдәге укучыларны совет язучыларының иҗатының социаль әһәмиятен дөрес аклаудан мәхрүм итәргә тырыша, совет культурасының рухландыргыч һәм җитәкче көчен сындырырга омтыла. һәм менә шушы шартларда, социалистик культура белән черек буржуаз культура арасында кискен көрәш барган бер моментта, совет культурасы өлкәсенә кереп оялаган космополитлар совет культурасын юкка чыгару максатын үз алларына куйганнар. Аерма тик шунда: алар совет укучыларын һәм тамашачыларын аумакайландырырга тырыштылар, алар үзләренең кабахәт язмаларын совет журналларында һәм газеталарында бастырдылар, совет әдәбияты һәм совет сәнгате вәкилләрен үз илебездә мәсхәрәләделәр. Алар сәнгать эшләре комитетында, язучылар союзында үзләренең пычрак эшләрен алып бардылар һәм андагы эстетлар, формалистлар һәм либераллар тарафыннан булышлык таптылар. Космополитизмның әшәке идеологиясе империалистик реакциягә, файдалы. Ул — бөтен җир шарын жилет кесәсенә сыйдырырга тырышучы Трумэнгә файдалы. Ул — яңа сугыш ачарга тырышучы Черчилльгә файдалы. Космополитизм — халыкларның азатлыгына һәм бәйсез
134 
 
 
легенә каршы юнәлтелгән агу, бактериология коралы.? Менә шуңа күрә дә безнең партиябез иң яхшы, чын совет патриотлары партиясе— барлык килмешәкләргә, аумакайларга үтергеч отпор бирде. Җинаятьче космополитлар милли әдәбиятларның һәм сәнгатьләрнең үсешенә дә бик зур зарар китерделәр, автономияле өлкәләрдәге һәм республикалардагы театрларның, язучьилар коллективларының эшендәге сәламәт атмосфераны бозарга маташтылар. Әдәбиятчылар һәм сәнгатьчеләр арасында алар- ның авторитетларына сукыр рәвештә ышанучы аңгыралар һәм аларга иярүчеләр дә табылды. Космополитизм идеологиясенең йогынтысы, кызганычка каршы, безнең татар әдәбиятында да һәм сәнгатендә дә бар. Мәгълүм ки, хәзер фаш ителгән космополитларның кайберләре үз вакытында Казанда булдылар. Бөтенроссия театраль җәмгыятьнең Татарстан бүлегендә алар үзләренә булышлык таптылар, безнең язучыларның, драматургларның әсәрләрен тикшерүдә катнаштылар һәм бу әсәрләрне яманлап чыктылар. Казанда булган Гурвич безнең тәнкыйтьчеләрне үзенең авторитетына буйсындырырга, татар сәнгатенең иң яхшы әсәрләрен мәсхәрәләү атмосферасын тудырырга тырышты. Татарстан АССР театрлары работникларының республика конференциясендәге чыгышында Гурвич безнең драматурглар һәм театрлар тудырган иң яхшы постановкалар- яың идея-художество дәрәҗәсен төшерергә маташты, барлык пьесаларны шаблон дип атады. Шул ук чыгышында Гурвич, рус язучылары- ның иң яхшы әсәрләренең әһәмиятен һәм татар әдәбиятына йогынтысын юкка чыгарырга теләде. Соловьевның «Кутузов» пьесасына карата Гурвич: «Ул яца бернәрсәне дә бирми, тик безнең патриотик хисебезне генә эксплоатацияли», дин сөйләде. А. Корнейчукның совет кешеләрен тәрбияләүдә гаять зур роль уйнаган «Фронт» пьесасында Гурвич бернинди дә уңай нәрсә тапмады. Бу пьесадагы «кешеләр бик чикле фикерле, алар махсус мөнәсәбәтләргә куелган», пьеса «минем организмны агулады, шуннан башка бернинди файда 
да китермәде», ди ул. Менә космополит Гурвич нинди оятсызлыкка кадәр барып җитә! «Любовь Яровая» пьесасында «революциянең зур идеяләре чагылмый», «Кремль курантлары» пьесасында тормыш безгә башлыча әһәмиятле эшләрдә түгел, ә шулар тирәсендә һәм янында гына күренә; ул — импрессионистик пьеса», ди Гурвич. Менә шул килмешәкнең ялган, оятсыз чыгышын ВТО дагы безнең иптәшләр авызларын ачып тыңлап утырганнар; алар аның сүзләренә ышанганнар булса кирәк', чөнки бернинди дә каршы фикер әйтмәгәннәр. ВТО ның Татарстан бүлегендә 1945 елның 13 апрелендә Крути дигән берәү «1941 — 1945 елларда театраль Москва» турында доклад белән чыта. Ул анда: «хәзерге режиссерлар художниклык сәләтенә ия түгелләр, алар образлар белән уйламыйлар», дип раслый. Бу космополит Москва художество академия театрын һәм аның постанов- каларын яманлый: «Алыйк «Чайка» постановкасын, — ди ул, — мин нык ышанам, бу спектакльнең даими яшәргә хакы юк». Шул ук ВТО да Дубинская зур мәгънәле сорау куя: «Нинди пьесаларны куярга кирәк?» һәм күп белдеклеләнеп җавап бирә: «Классик пьесаларны куярга кирәк... Минемчә, Горькийны куярга кирәкми». Сүз .уңаенда әйтик, шушы ук Дубинская, Горький музее һәм республика лекция бюросы тапшыруы буенча', республикабызның районнарында Горький турында лекцияләр укып йөргән. Ләкин ул бу лекцияләрендә бөек рус язучысының даһилыгын күрсәтү урынына, күбрәк үзе турында сөйләгән, үзен Горький иҗатының бердәнбер варисы дпп ыш а нд ыр ыр га маташ кан. ВТО ның Татарстан бүлегендә хәзерге заман буржуаз культурасын мактап сөйләгәннәр. Мәсәлән, Гаккель дигән берәү «Америка киносы классик кино», «Дама невидимка»
135 
 
 
пьесасы классик комедиянең гүзәл үрнәге», дип чыгыш ясый. Совет сәнгатенең иң яхшы әсәрләренә карата булган нәфрәтләре аларның менә шулай итеп, бик табигый рәвештә, реакцион буржуазия культурасын мактау белән килеп кушыла. Шунысы характерлы, нң яхшы совет әсәрләренә төкереп караучы космополитлар идеясез, йомшак,, пешмәгән һәм зарарлы әсәрләрне тырышып мактадылар. Шул ук Гур- вич, авызыннан күбекләрен чәчеп, Нәкый Исәнбәтнең «Идегәй» һәм «Мәрьям» пьесаларын мактады. Бигрәк тә, ул Мәрьямне җәзалау күренеше белән сокланды, фашист Иоганньпң «акылга утыруына» шатланды. Ул «Мәрьям» пьесасындагы «фикерне Шекспирча’ үткен» итеп тапты. Гурвич иярчене Головешенко, «Мәрьям» пьесасына дифирамблар җырлап, бу пьеса «безне үзенә җәлеп итә1, бигрәк тә хыянәтче Захар образы җәлеп итә. Бу образда кешенең үсүе күренә», ди. Күрәсез, космополитлар өчен алдынгы совет кешеләре образы түгел, патриотик типлар түгел, ә хыянәтче, фашистлар образы кадерлерәк һәм сөйкемлерәк икән. Хәзер бик табигый бер сорау туа: ни өчен ул Гурвичлар, Крутилар, Г аккельләр Бөтенроссия театраль җәмгыятенең Татарстан бүлегендә ■шундый җылы) оя тапканнар? Ни өчен аларның антипатриотик эшләре үз вакытында һәм рәхимсез фаш ителмәгән? Моны тик шуның белән генә аңлатырга мөмкин.- ВТО ның Татарстан бүлегендә гамьсезлек һәм ваемсызлык, политик сизгерсезлек һәм җавапсызлык атмосферасы хөкем сөргән. ВТО ның җитәкчелеге совет сәнгате таләпләре югарылы- гьвнда була алмаган. Ул сукыр рәвештә һәркемгә ышанган, ә совет сәнгатенең үсешенә үзенең төпле, дөрес политик карашы булмаган һәм шуның нәтиҗәсендә космополитизмның зарарлы йогынтысына да бирелгән. Актерларыбызның иң яхшыларыннан берсе, рус, татар классиклары һәм совет драматурглары пьесаларында матур образларны мастерларча күрсәткән иптәш X. Әбҗәлилев, үзенең идея-теоретик кругозорының чикләнгән булуы аркасында, үз эшеннән канәгатьләнү һәм бераз масаю 
хисенә бирелеп, космополитик тәнкыйтьчеләр йогынтысына эләккән һәм аңсыз рәвештә аларга ияргән. Иптәш Әбҗәлилевнең гаебе — аның «Король Лир»ны бик яхшы; уйнавында түгел, һәм «Ричард III» уйнарга теләвендә дә түгел. Әйтергә кирәк, «Кызыл Татарстан» газетасы аны шул образларны уйнауда яисә уйнарга хәзерләнүдә гаепләп дөрес эшләмәде, газета Сәнгать эшләре идарәсендәге җыелышта сөйләгән кайбер иптәшләрнең тенденциоз чыгышларына тәнкыйть күзлегеннән чыгып карамады. Андагы кайбер иптәшләр исә Әбҗәлилевнең барлык иҗатым инкарь итү юлына басканнар, алар аны Лирны һәм Ричардны уйнауда һәм уйнарга теләүдә гаеплиләр, ә ни өчендер шул ук Әбҗәлилевнең Мулланур Вахитовны уйнавын, «Диңгездәге- ләр өчен», «Чын мәхәббәт», «Миңлекамал» пьесаларында уйнавын һәм А. Первенцевның «Южный узел» пьесасында иптәш Сталин ролен уйнарга теләвен оныталар. Иптәш Әбҗәлилевнең хатасы һәм гаебе—аның политик сизгерлеге җитмәүдә, совет театрының бүгенге бурычларын аңлап җиткермәүдә, татар совет драматургиясендәге җитеш- ссзлекләрдән чыгып, аның үсешендә перспективасызлык күрүендә һәм ялгыш нәтиҗә ясавында, ниһаять, шул җитешсезлекләрне күпертеп күрсәтүендә, ә аларны бетерер өчен драматургларга һәм театрларга ярдәм итмәвендә. Язучылар, драматурглар һәм тәнкыйтьчеләр арасында эшлекле тәнкыйть һәм үз-үзецне тәнкыйтьләү атмосферасының йомшак булуы, алар арасында сизгерлек һәм җаваплылык җитмәве аркасында, совет татар әдәбиятында һәм тәнкыйть өлкәсендә космополитик ялгышлар үз вакытышда тиешле отпорга очрамадылар. Космополит тәнкыйтьчеләрне фаш иткән мәкаләләр партия матбугатында чыкканнан соң, Татарстан совет язучылары союзында, сәнгать эшләре идарәсендә, театрларда
136 
 
 
җыелышлар булып узды. Ул җыелышлардагы чыгышларда безнең тәнкыйтьчеләрнең күп кенә хаталары ачылды. Язучылар җәмәгатьчелеге доцент Л. Җәләйнс бик дөрес тәнкыйтькә алды. Туры әйтергә кирәк, иптәш Җәләй аңлы яки аңсыз рәвештә (без, әлбәттә, соңгысыдыр дибез) татар язучыларын һәм шагыйрьдә- рен яманлау юлына баскан һәм үзенең күп кенә «тәнкыйть» мәкаләләрендә язучыларның иҗади уңышларын күрүдән бигрәк, аларның хаталарына, җитешсезлеклорепә аеру.- ча басым ясап, аларның иҗатларын хурлау дәрәҗәсенә барып җиткән. Мәсәлән, Җәләй иптәш: совет кешеләре хәзерге татар шагыйрьләре Гали Хуҗи, Әхмәт Ерикәй, Мөхәммәт Садри шигырьләрен яратмый' лар һәм укырга теләмиләр дип раслый, аларның шигырьләре беркемгә дә кирәк түгел, ди. Бәлки, Л. Җәләйнең мондый фикерләре очраклыдыр? Кызганычка каршы, алай түгел. Бу фикерләр — аның элеккеге, әле ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 ел, 9 август карарында күрсәтелгән хаталарының дәвамы һәм конкрет чагылышы. Менә иптәш Җәләйнең үзенә күрә «кредосы» — бу аның шагыйрь Шәрәф Мөдәррискә «Тупчы Ваһап» поэмасы уңае белән язган ачык хаты. Бу хат «Совет әдәбияты» журналының 1943 елны 11 нче номерында (редактор Гази Кашшаф) басылган. Анда иптәш Җәләй, хәзерге безнең геройларның патриотизмына гаҗәп трактовка бирә, аның теориясе буенча ватан һәм халыкның патриотик тойгылары төшенчәсенә совет чынбарлыгы бернинди дә яңа нәрсә өстәмәгән. «Болгар кызы Алтынчәч»исц батырлыгын телгә алып, иптәш Җәләй турыдан-туры тупчы Ваһапка параллель үткәрә: «Менә шушы образның характеры белән «Тупчы Ваһап» характеры арасында бәйләнеш юкмы? — дип сорый Л. Җәләй һәм җавап бирә: — Минемчә, болар, аралары бик ерак булуга карамастан, бер- берсенсң анык копиясе (!) санала алалар. Димәк, Ваһаплардагы ватанчылык, мең дошманга килгән (?) нәсел, халык, милләт канына сеңгән моральдән гыйбарәт була». Кү. рәссз, Җәләй иптәш «Алтын чәч» патриотизмы белән «Тупчы Ваһап» патриотизмы арасыйда бернинди дә аерма күрми. Аннары Л. Җәләй болай яза: 
Гыйса угълы Әмәт «үзен, тотарга килгән 300 кешегә каршы бер ялгызы сугыша һәм җиңеп чыга, Советлар Союзы Герое исемен алган Ильдар Маннанов күрсәткән батырлыклар әнә шушы эпик геройларны хәтерләтәләр булса кирәк. Әйе, хәтерләтәләр генә дә түгел, без мактанырга хаклыбыз ки, татар халкының батыр егетләре бүгенге көнне Бөек Ватан сугышы сафларында күрсәткән могҗизалары белән, эпос, легенда, тарихи җырларыбызда сакланган баһадирлар, каһарманнарның образларын раслыйлар. Дөресрәге, Бөек Ватан сугышы геройларыбыз безгә эпосларыбызны тагын да тирәнрәк аңларга, тагын да үзсенә төшеп укырга ярдәм итәләр». Җәләй иптәшнең трактовкасы буенча чын геройлар — алар эпик геройлар, ә Советлар Союзы Геройлары, татар халкының мактаулы уллары — Түләк, Әм.әт, Алтынчәч кебек эпик геройларның копияләре генә икән һәм аларның әһәмияте бары тик эпосларны тирәнрәк аңларга ярдәм итүдә генә икән. Татар халкының тарихында булган геройлар белән совет чорындагы батырларны тиңләштерү принципиаль дөрес түгел. Биредә совет халкының социалистик чынбарлыкта туган һәм чыныккан иң югары, иң тирән, иң кайнар патриотизмының өстенлеге бөтенләй күренми. Аннары иптәш Җәләй түбәндәге юлларны яза: «Иранлыларның «Мең дә бер кп- чә»се, итальяннарның «Декамерон» дөнья әдәбиятында классик әсәрләр булып танылганнар. Шулар белән янәшә торырлык (!!), бер үк шүрлектән урын алырлык әсәр татарда^ да бар. Ул — Ф. Халпдиның «Мең дә бер сәхәр»е. Иптәш Җәләй шулай «Мең дә бер кичә» һәм «Д®“ камерон» образларын мактап чыгып, аларны безнең өчен кадерле, якын образлар дип күрсәтергә тели.
137 
 
 
һәм аннары ул «Мең дә бер сәхәр»- дәге Гарун «хәзерге көндә бөтен’ дөнья халкын фашизм коллыгыннан коткаручы совет халкы» белән зур элемтәгә керә», дин раслый. Җәләй иптәшнең, менә мондый фикерләре белән кушылырга мөмкинме соң? Совет галиме, лингвист, әдәбиятчының тарихны һәм безнең бүгенге чынбарлыкны шулай аңлатуы белән килешергә мөмкинме? Нигә ул совет кешеләрендә бернинди дә яңалык', аларның яңа мораль сыйфатларын һәм иң югары патриотик тойгыларьпн күрми? Һәм шунысы бик үкенечле, космополитлар турында мәкаләләр басылып чыгуга шактый күп вакыт үтүгә карамастан, иптәш Җәләй үзенең карашларын тәнкыйть итеп чыгарга батырчылык итми. Ләкин безнең бурыч — иптәш Җәләйгә ярдәм итү һәм аның ялгышларын ачыктан-ачык тәнкыйтькә алу. Язучылар җәмәгатьчелеге шулай ук иптәш Ф. Мөсәгыйтьнең тәнкыйть эшендәге хаталарын һәм ялгышларын гаепләде. Мөсәгыйть иптәш бу күрсәтмәләрне сыкранып каршы алса да, без бу мәкаләдә дә аның исемен телгә алмыйча булдыра алмыйбыз. Ф. Мөсәгыйтьнең тәнкыйть мәкаләләрендә язучыларның, драматургларның һәм театрларның эшенә уңай бәя бирүне очрату кыен. Аның Ф. Хөсни һәм Ф. Балыкчы белән бергә Г. Бәшировның «Намус» романын яманлап чыгуы беренче һәм очраклы түгел. Туры әйтергә кирәк, иптәш Мөсәгыйть безнең арада нәкъ менә язучыларның һәм драматургларның әсәрләрен хурлау һәм андагы җптешсезлекләр- не күпертеп күрсәтү белән элек электән үк танылган кеше. «Кызыл Татарстан» газетасының 1946 ел, 26 август номерында Ф. Мөсәгыйть «Совет әдәбпяты»ныц бер номеры турында» мәкалә белән чыга. Бу мәкаләдә аның Г. Әпсәләмовның «Полковник Таңчурин» исемле хикәясенә бәя бирүе бик характерлы. Ул болай яза: «Полковникның озын керфекләре авырайганнан авырайдылар» җөмләсе белән Г. Әпсәләмовның «Полковник Таңчурин» исемле хикәясе башланып китә. Моңа кадәр күз керфекләре берәр сизү куәтенә ия түгелләр, бары күз кабакларының гына авыраюлары 
турында гына сүз. бара торган иде. Күрәсең, язучыга фәннең яңа ачылышлары билгеле булгандыр. Шундый кытыршылыкларны искә алмаганда... хикәя матур». Менә Г. Әпсәләмов хикәясе турында Ф. Мөсәгыйтьнең барлык әйткәне шул. Гаҗәп бер алым, башта кечкенә генә бер нәрсәгә бәйләнеп, язучыны мәсхәрәли дә, аннары хикәянең барлык уңай ягын бер «матур» сүзе белән билгеләп китә. Ә нәрсәсе матур, язучы бу әсәрендә нинди идея үткәрә, образларның бирелеше ничек, ниһаять, әсәрнең кимчелекләре нәрсәдә,—бу турыда «тәнкыйтьче» бернәрсә дә әйтми. Табигый ки, бу «тәнкыйть» бернәрсә дә бирми. 1946 елның 27 Октябренда Мөсәгыйть Татар Дәүләт Академия театрының «Тапкыр егет» постановкасын юкка чыгарып ташлый. Ул Сперанский оформлениссеи дә, Рахманку- лова музыкасын да, рольләрне башкаручыларны да яманлый, спектакльдә бер генә уңай нәрсә дә тапмый. Җитешсезлекләрне күрсәткәндә ул постановканы яхшырту максатын куймый булса кирәк. Югыйсә, җитешсезлекләрне ничек бетерү мәсьәләсен куяр иде. «Гафуров Әхмәт роленең эченә *ңереп бетә алмый», К. Шамиль «эчке кичерешләрне онытып, тик тышкы хәрәкәтләр эффекты белән генә мавыга», «Бай- кина Зөһрә кызны курчак итеп бирә» кебек трафарет сүзләренең спектакльне яхшырту өчен файдасы бик шикле, әлбәттә. Безгә шундый тәнкыйть кирәкме соң? Художество әсәрләренең сыйфатын яхшыртуга, язучыны, драматургны, безнең, чынбарлыкны, совет кешеләрен дөрес чагылдырырга өйрәтә алмый торган мәкаләләрне тәнкыйть дип атарга мөмкинме? Безгә әдәби әсәрләрнең идея эчтәлеген тирән һәм һәрьяклап ачып бирә тор- ган, укучыларга һәм тамашачыларга романнарның, поэмаларның, пьесаларның мәгънәсен яхшырак аңларга ярдәм итә торган тәнкыйть кенә ки
138 
 
 
рок. Кызганычка каршы, бездә әле андый тәнкыйть мәкаләләре аз. Ә өстән генә язылган, бик җиңел, буш фразеология һәм һәртөрле формалистик боргаланулар белән тулы мәкаләләр шактый күп. Шушы уңай белән аеруча иптәш Ф. Хөснине телгә алырга кирәк. Аның эстетлык белән мавыгуы күптән мәгълүм. Аның сугыш чорында һәм сугыштан соң яхшы әдәби образлар тудырмавын, үзенең иҗатында уңышсызлыкка очравын шуның белән генә аңлатырга мөмкин. Ф. Хөснинең эстетлык карашлары тәнкыйть мәкаләләрендә аеруча ачык күренә. Менә аның «Кызыл Татарстан»да басылган (1946 ел, 8 декабрь) һ. Такташ турындагы мәкаләсе. Биредә ул Такташ турында берничә кат «безнең зәңгәр күзлә шагыйребез» кебек төче сүзләр әйтүдән ары китми. Мәкаләнең йомгагы итеп, ул болан яза: «Һадиның каз бәбкәләренә, печән чаналарына, тәрәзә пыялаларына кунган рәсемнәргә, бер сүз белән әйткәндә (?), табигатькә балаларча соклану белән тулган эчкерсез лирикасы безнең укучыларыбызда сөенеч хисе, сизгерлек һәм назлылык тойгылары тәрбияли». Менә, Ф. Хөсни фикеренчӘ', Такташның әһәмияте шунда. Совет чынбарлыгын, халкыбызның көрәшен һәм хезмәтен үзенең бик күп гүзәл шигырьләрендә һәм поэмаларында оста рәвештә чагылдырган Такташның безнең өчен әһәмиятен шуның белән чикләү, әлбәттә, дөрес түгел. Хәер, Ф. Хөснине бу мәсьәлә һич тә кызыксындырмый, аны Такташның зәңгәр күзләре, аның каз бәбкәләренә, печән чаналарына һәм башка шуның кебек нәрсәләргә мәхәббәте кызыксындыра. Бу — эстетлыкның чын үрнәге дисәк, моның белән һәркем килешер. Иптәш Ф. Хөсни Һади Такташ турында шулай ук «Совет әдәбияты» журналында да (1943 ел, №9-10) язып чыкты. Аның мәкаләсендә без түбәндәге сүзләрне укыйбыз: «Әйе, безнең Такташыбыз бар бит әле! Сыркыды авылының аючылар нәселеннән чыккан бу малай, Тамбов урманнарында юкә урлап, Леонид Андреев белән саташып, «ишелеп- пшслеп күкләргә озайган янар таулар» арасыннан үзенең кыйбласың таба алмыйча дулап йөрде-йөрдө дә, ахрысында Казанга килеп безне «тилергән авыл малаеның» шук моңнары белән 
рәхәтләндереп китте һәм менә ничә еллардан бирле инде без ул зәңгәр күзле җырчыны сагынып яшибез. Такташ турындагы бу сагыш татар әдәбият.ын үзенә бер нур белән нурландырып тора һәм бу тәмле сагышны без берни белән дә, берни белән дә алмаштыра алмыйбыз... Мөлаем, шук, эчкерсез һәм мәңгелек бала табигатьле бу шагыйрьнең бөтен җырларында авылгд да, шәһәргә дә сыя алмыйча язгы юлдан кулларын болгыйболгый каядыр йөгерүче ялан аяклы, ялан башлы бер малайның сихри ашкынуы бар һәм бу тиле ашкыну аны 31 яшь тә тулмаган көйгә кара җиргә, Байрон һәм Пушкин, Лермонтов һәм Тукай ята торган _дымлы җиргә илтеп тыкты... Аның бөтен матурлыгы, ихтимал, аның әнә шул кулга һәм телгә бирелмәс шук җанындадыр». Бу «тәнкыйть мәкаләсеннән» укучы Такташ турында нәрсә аңлый ала? Бу сүз боткасыннан Такташның «тилергән авыл малае» булуы, Тамбов урманнарында юкә урлап йөрүе, тиле ашкынуы һәм башка шуның кебек юк-барны белергә мөмкин. Ләкин Такташ иҗатында безнө шулар кызыксындыралармы? Без Такташның эәңгәр күзләрен түгел1, бәлки гүзәл шигъри осталыгын, совет чынбарлыгын дөрес һәм кыю рәвештә үзенең әсәрләрендә чагылдырырга сәләтлелеген сагынабыз. Совет әдәбиятын Такташ турындагы сагыш түгел, бәлки совет халкының героик көрәше һәм хезмәте, большевиклар партиясенең акыллы җитәкчелеге һәм кайгыртучанлыгы нурландыра. Тәнкыйть язам дип, кулына каләм алган кеше үзенең мәкаләсендә шулариы онытырга тиеш түгел. Такташка карата, аны үстергән Ватаныбызга, халкыбызга, партиябезгә карата горурлык хисен
139 
 
 
аыгытьврга, Такташ иҗатындагы югары коммунистик идеяләрне ачып салырга кирәк иде. Ф. Хөсни иптәшмен бу мәкаләсе Такташ иҗатын күтәрми генә түгел, ә, киресенчә, аның әһәмиятен төшерә. Бу — Такташны мактау түгел, бәлки аны җәберләү, хурлау. Менә болар барысы да безнең кайбер тэн'кыйтьчелэрсбезнен. тәнкыйть эшенә никадәр җавапсыз һәм җиңел карауларын, тәнкыйтьнең гаять зур тәрбия көченә ия булуын аңламауларын тагын бер кат күрсәтеп тора. Эстетлык позициясеннән чыгып язылган мәкаләләрен Ф. Хөсни иптәшнең моңа кадәр үзенең беркайда да тәнкыйтьләгәне юк. Татар совет әдәбиятында күренекле тәнкыйтьчеләрнең берсе — Гази Кашшаф. Ләкин, әйтергә кирәк, ул да хаталардан һәм идеологии абынулардан азат түгел. Г. Кашшаф иптәшнең Ә. Фәйзи поэзиясендә космополитизмны күрүе һәм аны уңай бер нәрсә итеп тануы турында матбугатта язылган иде инде. Ләкин аның хаталары моның белән генә чикләнми. Г. Кашшаф иптәш Нәкый Исәнбәтнең «Рәйхан» исемле ярак- сьпз пьесасын бик тырышып мактаучылардан берсе булды. Ул «Рәйхан» пьесасында «гомуми кешелек гуманизмын» күрде. Г. Кашшафның да бу хаталарын очраклы бер хәл дип әйтеп булмый. Шушы уңай белән аның 1940 елны Татгосиздат тарафыннан чыгарылган «Каләм мастерлары» дигән китабына тукталырга кирәк. Дөрес, китап моннан 9 ел элек чыккан, ләкин аныц фаҗигасы шунда: Кашшаф иптәш үзенең китабындагы ул хаталарны моңа кадәр беркайда да төзәтмәде, хәтта хәзер дә, космополит тәнкыйтьчеләрне фаш итү уңае белән үзенең бөтен эшеңне яңадан карап чыгу кирәк булганда да, моны эшләмәде. Шуның өстенә, бу китаптан әле бүген дә мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында файдаланалар. Менә Гази Кашшафның Габдулла Тукай турындагы мәкаләсе. Мәкалә Дәрдмәндне, Ф. Әмирханны, С. Рә- миевне популярлаштыру белән башлана. Анда бу язучыларның иҗатына бөтенләй ялгыш бәя бирелә. «Тукай белән бер чорда яшәгән зур гына язучылар бар, — дип яза Г. 
Кашшаф. — Алар татар әдәбиятында прогрессив роль уйнаган кешеләр. Ф. Әмирхан, Дәрдмәнд, С. Рәми кебек фигуралар Тукай заманында гаять популяр язучылар. Аеруча Ф. Әмирхан белән С. Рәминең баштагы иҗатлары гомуми хәрәкәт өчен гаять прогрессив булдылар», ди һәм түбәндәгечә дәвам игә: Дәрдмәнд «татар әдәбиятында аерым бер урында үзенең соклангыч стиле һәм өметсез Фәлсәфәсе белән тора. Аның кыска, ләкин тирән һәм киң мәгънәле шигырьләре бөтен Дөньяга һәм бөтен кешелеккә баглы фәлсәфи фикерләр кузгата. Ул бөтен дөнья өчен хас булган проблемаларны актарып чыгара. Аларны ул, үзенә генә хас бер виртуозлык күрсәтеп, укучыны таң калдырып, кыска-кыска җөмләләр эченә сыйдыра белә. Ул безнең татар әдәбиятында, шигырь хосусиятенең иң нечкә оттеиокларыи саклап эш итә торган шагыйрь булып тора. Аның әсәрләрендә сәнгать бар, матурлык бар. Вкусны канәгатьләндерә алырлык мастерлык чагылуы бар». Менә Дәрдмәндкә Г. Кашшаф нинди дифирамблар җырлый. Совет тәнкыйтьчесе буларак, Г. Кашшаф иптәшкә сәнгать, матурлык, вкусны канәгатьләндерә алырлык мастерлык мәсьәләләренә совет кешеләре күзлегеннән, партиянең дөньяга карашыннан чыгып якын килергә кирәк иде. Әгәр дә Дәрд- мәнднең әсәрләрендә черек идея хөкем сөрә икән, аның поэзиясе совет тәнкыйтьчесен сокландыра алмаска тиеш. Ә. Кашшаф иптәш Дәрдмәндне күкләргә күтәрә, алай гына да түгел, ул аны, Ф. Әмирханны һәм С. Рәмине «Тукай яшәгән чорның иң күренекле кешеләре», дип атый. Гаҗәп, Г. Кашшаф Тукайның фикердәшләрен һәм дусларын, Тукай белән Гер чорда" яза башлаган Г. Камалны, Г. Коләхме- товны, Ш. Камалны һәм татар революционеры, Тукайның якын дусты X. Ямашевны ничектер оныткан? Аннары Ф. Әмирханның, Дәрдмәнд- нең һәм С. Рәмиевнең ни өчен Тукай
140 
 
 
дәрәҗәсенә күтәрелә . алмаулары, аларныц әсәрләре халыкка барып җитмәве турында Г. Кашшафның фикерләре бик кызык. Сәбәп шунда икән: «Ф. Әмирханнар, Дәрдмәнд- дәр, Рәмиләр тормышны Тукай дәрәҗәсендә аңлый алмыйлар». Эш сон аңлауда гынамы? Кадетлар партиясенең үзәк комитеты члены һәм Дәүләт Думасының члены булган Дәрдмәнд тормышны Тукайга караганда начаррак аңлаганмы икәнни? Менә монда Кашшаф иптәш әдәбияттагы партия принцибың оныта, кадет язучының поэзиясендәге реакцион эчтәлекне ачып бирми, аны тормышны аңлый алмаган дип аклый һәм, югарыда әйткәнчә, аның поэзиясе белән соклана. Г. Кашшаф иптәш шулай ук Ф. Хөсни иҗатында да саф формалистик-эстетлы к позициясеннән карый. Моны аның түбәндәге сүзләре ачыклыйлар: «Фатыйх Хөсни башкаларга иярми, тәкълит итми, үз юлыннан горур басып бара... Шуңа күрә бернәрсә белән дә, беркем белән дә, хәтта тормыш белән дә хисаплашырга теләмәгән кебек күренә. Аның хисләре бар, аның нечкә кыллы йөрәге бар, ул кыллар моңлы итеп җырлый беләләр, дулкынланалар, дулкынланып сөйли беләләр. Аның художниклык көче серле күренешләр каршында таң кала, моңлана. Анын сүзләре йөрәктән, хис белән, темперамент белән килеп чыгалар. Ул хисләренең ташуына үзе дә чыдый алмаган кебек, аларның котырынуын бер як читтән карап торганга охшый...» Я, бу төче сүзләр укучыга нәрсә бирәләр соң? «Хисләр», «нечкә кыллы йөрәк», «моң», «серле күренешләр», «темперамент» һ. б. — бу төшенчәләр үзүзләрепә генә, тормыштан, материаль чынбарлыктан, политикадан аерым хәлдә нәрсә булса да аңлаталармы? Әлбәттә, юк. Кашшаф иптәш боларны белергә тиеш иде. Г. Кашшаф аеруча Ф. Хөснинең «Идел тынычсызлана» исемле новелласына соклана. Бу «новеллада аеруча матур детальләр бар» ди ул һәм Ф. Хөснинеш түбәндәге сүзләрен китерә: «Карт бик тиз генә иелде дә, үзенең койкасы астыннан ярты литр «зуброзка» һәм нәрсә белән дә төрелмәгән колбаса өстерәп чыгарды, Ә аннан соң?., аннан соңгысы турында төн буе сүнми калган ярлы лампа да бернәрсә әйтә алмый. 
Колгаларга асылынган иске әрмәкләр дә... Хәер... Берсүзсез аңлашыла торган нәрсә хакында сөйләшеп торуның кирәге ничаклы гына соң?» Ф. Хөснинең шушы сүзләреннән соң Г. Кашшаф болан яза: «Менә монда автор чын художникларча эш итә, картның эчеп утыруын укучыны ялыктыра торган төстә әйтми, аны икенче юл белән, уңышлы алым белән бирә». Гаҗәп, бу урында Г. Кашшаф нинди художниклык көчен күргәндер һәм ничек итеп шундый тупас һәм ямьсез күренештән тәм тапкандыр, — анысы безгә мәгълүм түгел. Югарыда әйтелгәннәрнең барысы да безнең әдәбият тәнкыйтендә гаять зур ялгышлыклар һәм хаталарнын күп булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Тәнкыйтьчеләр арасында шундый идеологий абынуларның, татар совет язучыларының, драматургларының әсәрләренә дөрес бәя бирә белмәүнең сәбәбе нәрсәдә соң? Ни өчен безнең кайбер тәнкыйтьчеләр әнә шулай космополитларга ташлама ясыйлар? Моны тик шуның белән генә аңлатырга кирәк ки, безнең тәнкыйтьчеләргә партиялелек хисе җитми, партия тарафыннан һәм халык тарафыннан йөкләнгән җаваплылыкны тиешенчә һәм тирәнтен аңлау җитми. Әгәр дә алар әдәби әсәрләргә марксистик-ленинчыл эстетикадан чыгып карасалар, әгәр дә алар тормышны күбрәк өйрәнсәләр, тормыш белән тыгыз бәйләнештә булсалар, әдәби әсәрләрдә бу тормышның ни дәрәҗәдә дөрес чагылышына бәя бирә алырлар иде һәм үз хаталарында вакытында күрә һәм тәнкыйть итә белерләр иде. Ә космополитизмга ташлама ясау һәм теоретик хаталарга юл кую, нәкъ менә үз-үзеңә һәм башкаларга чын шдея таләплә
141 
 
 
реп куймаудан, политик сизгерлекнең, тәнкыйть һәм үз-үзеңне тәнкыйтьләүнең җитмәвеннән килеп чыга. Туры әйтергә кирәк, безнең, тәнкыйть исләребезгә теоретик һәм политик хәзерлек җитми, киң белем җитми. Тәнкыйтьчеләребез әдәби тәнкыйтьнең совет әдәбиятын һәм сәнгатен пропагандалаучы, андагы һәртөрле яңа, кыйммәтле, уңай нәрсәне популярлаштыручы икәнен аңлап җитлермнләр, курәсең. Ә партия тәнкыйтькә әнә шундый урын бирә һәм без дә аны шулай карарга тиешбез. Тәнкыйтьченең бурычы — безнең алга таба хәрәкәтебезгә комачаулаучы, һәртөрле искелеккә каршы кискен көрәш һәм безнең җәмгыятькә, безнең үсешебезгә характерлы булган һәртөрле алдынгылыкны, яхшылыкны күрү, аңа булышу, аны көчәйтү, үстерү. Бары тик яңалык хисе белән сугарылган, бөтен күңеле, бөтен йөрәге ’белән алдынгылык. ягында торган һәм үзендәге искелек калдыкларының авыр йөген кызганмыйча, кискен рәвештә алып ташлый алган кеше генә яхшы, файдалы тәнкыйтьче була ала. Шундый тәнкыйтьче генә әдәбиятны һәм сәнгатьне алга алып бара, совет культурасы үсешенә уңай хәзинә кертә ала. Безгә'нәкъ менә шундый таза, гадел, партиячел тәнкыйть кирәк. Тик шундый тәнкыйть кенә җитеш- сезлекләрие тамырыннан бетерергә ярдәм итә. Без үзебезнең җитеш- сезлекләрне кыю һәм кискен рәвештә тәнкыйтьләргә, халкыбыз һәм партиябез интереслары позициясеннән чыгып тәнкыйтьләргә тиешбез. Тәнкыйтьче язучылар каршында югары таләпләр куярга һәм аларны бу таләпләрне үтәргә өйрәтергә тиеш. Әдәби һәм театраль тәнкыйть язучыларның, драматургларның, сәнгать эш- леклеләреиең хезмәтендәге йомшак якларны рәхимсез фаш итәргә һәм шуның белән аларга тагын да яхшырак, кыйммәтлерәк культура байлыклары тудырырга ярдәм итәргә тиеш. Һәм мондый тәнкыйтьне һәрбер язучы, һәрбер шагыйрь, һәрбер драматург канәгатьләнеп кабул итәчәк. Ләкин бездә әле тәнкыйтькә түзә алмаучы, аны сыкранып каршы алучы, үзен тәнкыйтьләгән кешегә карата мөгамәләсең бозуга кадәр барып 
җитүче иптәшләр дә бар. Тәнкыйтькә шулай дөрес карамау нәтиҗәсендә, һәрбер тәнкыйть сүзен аны хурлау яки дәрәҗәсен төшерергә тырышу дип карау аркасында, тәнкыйтьне сөймәүчеләр үзләренең иҗатларындагы ялгышларын өзлексез кабатлый киләләр. Мәсәлән, Салих Баттал иптәшне инде ничек тәнкыйтьләмәскә кирәк? Ул бик урынлы рәвештә сш кына тәнкыйтьләнә килә. Ләкин, үкенечкә каршы, С. Баттал тәнкыйть сүзенә колак салмый, аны үзенә карата тенденциоз фикер тудыру дип карый һәм шуның нәтиҗәсендә иҗатындагы уңышсызлыкларыннан арынып бетә алмый. Моны аның соңгы вакытларда язган «Чебен» хикәясе бик ачык күрсәтеп тора. Бәлки ул бу «хикәяне» тәнкыйтьләүчеләрне дә хаксыз дип санар һәм ул «хикәяне» беркая да басмаулары өчен үпкәләр. Аның язучылар союзындагы чыгышы шундый тонда булды. Әгәр дә С. Баттал иптәш шулай уйлый икән, ул бик нык хаталана. Шулай да без аның тәнкыйтьне дөрес кабул итеп, иҗатын активлаштырыр һәм яхшыртыр дип ышанырга тиешбез. Шагыйрь С. Урайский иптәшнең дә тәнкыйтькә дөрес карамавын әйтеп китәргә кирәк. Берничә кешенең бик дөрес күрсәтүенә карамастан, ул үзенең шигырьләрендәге хаталарны һич тә танымый, киресенчә, аларны мактый һәм шул хәлдә бастырып чыгарырга тырыша. Тәнкыйтьне большевикларча кабул итми торып, иҗат эшендә яхшы уңышларга ирешү мөмкин түгеллеген Урайский иптәшкә аңларга бик вакыт инде. Шагыйрь Шәрәф Мөдәррис соңгы вакытта «Биш минут» исемле поэма язды һәм без, аны укып, иптәш Мөдәрриснең формализмнан тәмам арынуын күреп канәгатьләндек. Ләкин поэмада әле артык урыннар һәм җитешсезлекләр аз түгел һәм аларны тәнкыйтьләргә бик кирәк иде. Ләкин Ш. Мөдәррис поэманың җн- тешсезлекләреи күрсәткән иптәшләр


 
 яец фикерләре белән килешергә һич тә теләми һәм тәнкыйтьчеләрне поэзияне аңламауда, наданлыкта, хәтта космополитизмда гаепли. Шик юк, чын большевистик, иптәшләрчә тәнкыйтьне киң җәелдерми торып, татар совет әдәбиятын үстереп булмый. Партия безгә тәнкыйтьнең гүзәл үрнәкләрен бирә. Әдәби әсәрләрнең яхшылары да аз тәнкыйтьләнәмени? А. Фадеевның «Яшь гвардия» романы каты тәнкыйтькә алынды һәм шуның нәтиҗәсендә автор романны яңадан эшләргә кереште. Мирсәй Әмирнең «Миңлекамалы» да шулай ук урынлы тәнкыйтьләнде һәм М. Әмир иптәш, пьесаны кемдер хурлады, юкка чыгарырга теләде дип, бик урынсыз уйлый. Чынлыкта исә, тәнкыйтьнең аңа ярдәм итүен ул үзе дә яхшы белә. Г. Гобәйнең «Замана балалары» да тәнкыйтькә очрады, хәтта ул журналда басылудан да тукталды. Һәм автор, тәнкыйтьне кабул итеп, җи- тешсезлекләрне төзәтеп, бик яхшы эшләде. Хәзер басылып чыккан бу повестьның уңышында шик юк. Дөрес, гадел, партиячел тәнкыйть язучыга, драматургка ярдәм генә итә. Безнең бурыч большевистик тәнкыйтьне киң җәелдерүдән гыйбарәт булырга тиеш. Ә бездә исә ул әле бик йомшак куелган. Язучылар союзындагы җьнглышта тәнкыйтьче X. Хәйри үзенең чыгышында тәнкыйтьче Г. Халитны шелтәләде һәм ул берни дә язмый дип чыкты. Аның артыннан Г. Халит суз алып: «Юк, мин түгел, ә Хәйри үзе язмый», дип сөйләде. Менә алар — безнең тәнкыйтьчеләр—берберсен шелтәлиләр, бср-берсенә төртеп күрсәтәләр, ә яңа әдәби әсәрләр исә һаман тәнкыйтьсез кала бирәләр. X. Хәйри һәм Г. Халит иптәшләрнең сүз көрәштерүләренең мәгънәсе шунда: алар икесе дә тәнкыйть эшендә пассивлык күрсәтәләр, яңа әсәрләрнең идея эчтәлекләрен укучыларга-, ачып бирмиләр, аларның уңышлык- ларын күрсәтмиләр, яхшы әсәрләрне пропагандаламыйлар. Үзләренең тәнкыйть мәкаләләрендә күп кенә ялгыш фикерләргә юл куялар. Безгә әдәби һәм театраль тәнкыйтьне тиешле югарылыкка күтәрергә, чын патриотик тәнкыйтьне үстерергә, космополитизм йогынтысыннан тәмам арынырга бик вакыт. Сугышчан партиячел тәнкыйть космополитизмны себереп ташларга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә алдынгы, патриотик идеяләргә юлны 
чистартырга, яшь әдәби көчләрне үстерергә ярдәм итә. Партия матбугатының совет культурасы дошманнарын — космополитларны фаш итеп чыгуы — ул совет халкының рухый байлыкларың тагыш да үстерү һәм чәчәк аттыру турында аталарча кайгыртуның гүзәл күренеше. Партия совет кешеләрен, совет интеллигенциясен социалистик ватаныбызга җан-тән белән бирелгәнлек рухында, халкыбызга, үзебезнең культурабызга армый-талмый хезмәт итү рухында тәрбияли. Совет патриотизмының эчтәлеге әнә шунда. Совет патриоты булу — социалистик культураны күз карасыдай саклау дигән сүз, үзенең барлык көчләреңне совет әдәбиятының һәм сәнгатенең яңа уңышлары өчен көрәшкә бирү дигән сүз, Совет кешеләренең героик хезмәтен, мораль, политик өстенлеген чагылдыра торган, совет кешеләрендә изге патриотик тойгыларны үстерә торган, аларның идея ягыннан ныклыгын, коммунизм өчен көрәштә мораль рухын тагын да күтәрә торган художестволы әсәрләр тудыру дигән сүз.