Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПУШКИН ҺӘМ ТУКАЙ


 Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның рус әдәбияты турындагы фикерләре һәм сүзләренең зур күпчелеге Пушкин исеме белән бәйләнгән. Яңа рус әдәбиятына нигез салган Пушкинны Тукай бөек рус шагыйре итеп таный. Тукайның иҗат эшчәнлегендә Пушкинның йогынтысы бик зур. Тукайга үзенең поэтик эшенең чын мәгънәсен, әһәмиятен аңларга да бөек рус халык шагыйре Пушкин ярдәм итте. Ләкин бу — Тукай иң алдынгы рус шагыйре Пушкин идеяләре һәм настроениеләре рамкаларында гына чикләнеп калган дигән сүз түгел әле. Киресенчә, Тукай иҗатының социаль мәгънәсе һәм функциясе Некрасов поэзиясенә якынрак тора. Тукай — ачыктаи-ачык революцион- дсмократпк характердагы шагыйрь. Ләкин аның шагыйрь буларак үсешенең барлык этапларында Пушкин ип зур, иң көчле художество авторитеты булып тора һәм ул, үзенең идея, эстетика позицияләренә раслау эзләгәндә, һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итә. Тукай бөтен гомере буена Пушкин әсәрләреннән аерылмый һәм аның бөек рус шагыйре белән кызыксынуы бер генә моментка да кимеми. Ул үзенең турыдаитуры Пушкин исеме белән баглы булган атаклы шигырьләрен төрле елларда яза. Без алардаи: «Пушкина» (1906), «Беп татар шагыйренең сүзләре» (1907), «Җавап» (1911), «Кыйтьга» (1913) шигырьләрен иң характерлылары дип саиый алабыз. Еллар үтү белән Тукайның Пушкин иҗаты белән кызыксынуы кимеми, ә, киресенчә, бик ачык рәвештә һаман тирәнәя һәм киңәя бара. Әгәр дә аның беренче шигырьләреннән берсе булган «Пушкииә»- се Тукайның Пушкин поэзиясе белән соклануын күрсәтсә, шуннан соң язылган «Җавап» һәм башка шигырьләре аның бөек рус шагыйре иҗатын популярлаштыру өчен актив көрәшүен һәм аны рус классик әдәбиятыннан аерырга азапланган буржуаз милләтчеләргә карашы каты тәнкыйтен күрсәтеп тора. «Җавап» шигырен язуга кадәр Тукай бик зур поэтик үсеш юлын үтә. Бары тик шуннан соң гына ул үзенең исемен Пушкин исеме белән янәшә куярга һәм, бөек рус шагыйренең иҗатын яклап, халыкчыл художество иҗаты до ш м а н н а р ы н а, бур жу аз м 1i л л әтч е- ләргә каршы көрәшергә үзен хаклы дип саный. Тукайның Пушкин иҗаты белән тирәннән кызыксынуы КӨЧӘЙГӘНИӘ' - көчәя бара дигән идек без. Бу момент аның иҗатында бик ачык ч гыла. Ул беренче шигырьләремне.! булган «Пушкинә» дә болай дип яза: Нәзыйрсыз шагыйрь улдыц (афәрин), Пушкин Александр! Бәнем дә дәрте шаукым һәм сәпсң дәртендә якьелн тер. Сәнец әшгарыца бәнчә агач даш билә рәкъсапдыр, Агач рәкыс птмәмск шагыйрь улан инса- . т нә ноксапдыр. нәчөн рәкыс итмәсен шигърец мнсале шәмсс рәхшандыр.

1 !0 
 
 
Нә шагыйрьдер у кем әшгар «на мэүладан якъсап, вә ләкин бәндә юк дәрман; шаять, җәнабе мән ләһелфәрман. Бу шигырь Тукайпыц Пушкин турындагы фикерен бик анык күрсәтә: Пушкин ул бөек, зур, тирән акыллы, бик ачык фикерле рус шагыйре. Пушкин — биек та)7 ул, аның янына күтәрелү бик кыен. Бу фикер «Бер татар шагыйренең сүзләре» исемле, бер ел соңрак- язылган шигырьдә дә кабатлана: Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкренәкрен югарыга үрләп барам, Тау. башына менеп кычкырмакчы булсам, Биек җир бит, егылырмын дип шүрләп калам. Пушкин иҗаты Тукайга ирешә алмаслык бер тау булып тоелса да, ул аңа менәргә, шуннан торып, рус культурасының һәм әдәбиятының чиксез байлыгын, киңлеген күрергә карар бирә һәм бу эштә батыр йөрәкле булу өчен эчке көчләрен тупларга тырыша. 1911 елда язылган «Җавап» дигән шигырендә Тукай үзен Пушкин һәм Лермонтов белән янәшә куя: 
Шигъре Лермонтов вә Пушкин олуг саф диңгез, ул, Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул. 
Тукай Пушкин иҗатының һәм үзенең поэтик эшчәнлегенең социаль-тарихи һәм художество масштаблары аермалыгын, әлбәттә, бик яхшы белә. Эш Тукайның үзен Пушкин яки Лермонтов белән тиңләштерергә теләвендә түгел. Эш шунда, ул рус поэзиясе классикларыннан — Пушкиннан һәм Лермонтовтан өйрәнү, ал арның художество иҗатларының байлыгын үзләштерү нәтиҗәсендә, яңа татар әдәбиятын прогрессив юнәлештә үстерергә омтыла. Тукайда үз исемен Пушкин исеме белән янәшә куярга теләүнең тагын бер аңлы сәбәбе бар. Буржуаз милләтчеләр Тукайпыц һәм аның иҗатын рус культурасыннан аерырга, шулай итеп аны милли җирлектән дә мәхрүм итәргә уйлыйлар. Тукай ал арның бу пычрак уйларын җимерергә кирәк икәнен бик яхшы белә һәм үзенең исемен рус шагыйрьләре исеме белән янәшә куя. Үзеңнең идея дошманнарыңа — буржуаз милләтчеләргә ничек җавап бирергә, аларны нинди мораль һәм социаль позицияләрдә торып фаш итәргә? Аның алдында бу сорау һичшиксез торган. Ул 
татар халкы белән бик нык багланышта булган, аның белән бергә гасырлар буенча дус яшәгән, яңа, азат тормыш өчен бергә көрәшә торган рус халкының прогрессив уйларын һәм теләкләрен гәүдәләндергән алдынгы рус әдәбияты белән бик нык багланышта булуына басым ясап әйткәндә генә бу сорауга җавап бирергә мөмкин икәнлегенә ышана. Тукайның иң көчле социаль-идея позициясе менә шул, — һәм менә шуннан инде: Пушкин, Лермонтов, Тукай дигән өч йолдыз турындагы горур сүз килеп чыккан да. Тукайның Пушкин йогынтысында язылган соңгы шигыре «Кыйтьга»да да «Җавап» шигырендәге идеягә ошашлы идея яңгырый. Бу шигырендә Тукай үзенең поэзиясенә өргән «этләрне» телгә ала (ул буржуаз милләтчеләр лагереннан булган дошманнарын шулай атый). Тукай үзен ике кояшның — Пушкин белән Лермонтовның— нурларын чагылдыра торган айга ошатудан да тартынмый. Шул ук вакытта поэтик әсәрләрнең оригинальлеген ту- лысынча саклап, оста тәрҗемә итә белгән Жуковскийиы да исенә төшерә: 
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш. Ай кеби нурны алардан икътибас нткән бу баш. Аузын эт япмас, фәкать уйнар гарип сазым минем, Мөктәбислектә Жуковский зур остазым, минем. 
Без, шулай итеп, Пушкин поэзиясенең Тукан иҗатына бик зур йогынты ясаганлыгын һәм бу йогынты аның әдәбп эшчәнлегенең башыпнан алып ахырына кадәр даими юлдашы булганын күрәбез. Тукай Пушкинның шигырьләрен, әкиятләрен һәм проза әсәрләрен дә яхшы белгән. Шулай ук ул Пуш
Әвэг, дәртем дорыр 
Бирер дормани до, 

111 
 
кинпыц пң зур әсәре булган «Евгений Онегин» романын да яхшы белгән. Туканның. 1912 елда язылган «Пушкин һәм мин» исемле бер шаян шигыре бар. Анда ул болан Ди: ' I Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгс- пий»еп, Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең. көен. 
Биредә, шунысы бик характерлы, Тукай Пушкинның. «Евгений Онегин» романын авылда язганын әйтә. Димәк, ул Пушкинның, иҗат биографиясе белән дә кызыксынган һәм аны яхшы белгән. Бу уңайдан Тукайның «Кемне сөяргә кирәк?» дигән шигыре (19С6) «Евгений Онегин» ның 4 иче бүлегенең XXII иче строфасын иҗади эшләү икәнлеген дәәйтергә була. Тукайның «Евгений Онегин» романына иҗади мөнәсәбәте әле бик начар өйрәнелгән. Тукай әсәрләренең академик басмасының 1 иче том ы нд а г ы и с кә р м ә л ә р дә: Тука й «Кемне сөяргә кирәк?» дигән шигырен язганда, Пушкинның кайсы шигыреннән файдалангандыр, әлегә билгеле түгел, дип күрсәтү үзе генә дә моны бик ачык әйтеп тора. Тукай Пушкин иҗаты турында Белинский тарафыннан беренче тапкыр киң планда бирелгән бәя белән, бөек рус тәнкыйтьчесенең Пушкин турындагы фикерләре белән ни дәрәҗәдә таныш булган? 1907 елда Уральскидан Казанга килгәч, Тукай төрле политик һәм әдәби мәсьәләләр турында шау-шу күтәреп бәхәсләшә торган буржуаз яшьләр арасына эләгә. Алар рус әдәбияты турында бик белгән булып сөйлиләр, Пушкинны тәнкыйтькә көче җиткән Белпнскийны «тәнкыйтьлиләр». Тукай башта аларга бик гаҗәпләнеп карый һәм соңыннан ул аларның учптельләреинәи алып кайткан сабакларын гына кабатлап нөргәплекләрен сизә һәм аларга менә нинди бәя бирә: «Айлар, еллар үтте; әлеге яшьләрне мин бөтенләй таныдым. Алар минем алда учительдән алып кайткан шул көндәге сабакларын сөйләп йөргәннәр икән...», — ди. Тукайның бу сүзләреннән төп ике фикерне аерып алырга кирәк. Беренчедән, шагыйрь әйткән среда тышкы ягыннан гына культуралы булып күренгән, чынында ул интеллектуаль 
яктан үтә гарип булган, ә рус әдәбиятын бөтенләй белмәгән, аңламаган. Икенчедән, биредә Тукай Пушкин иҗатын аңлатып бирүче сыйфатында Белпнскийны искә ала һәхМ бөек тәнкыйтьченең Пушкин поэзиясе турындагы фикерләренә бик югары бәя бирә. Белинскийның Пушкинны тәнкыйть итә алырлык көчкә ия булуын билгеләп үтү белән бергә, аны бик югары куя һәм аның идеяләрен буржуаз интеллигенциянең мәгънәсез һөҗүмнәреннән яклый. Тукайның югарыда китерелгән сүзләренә караганда, ул Казанга килгәнче үк инде Белинский әсәрләре белән беркадәр таныш булган, хәтта аның Пушкин турындагы тәнкыйтьләрен дә укыгандыр дип уйларга мөмкин. Соңыннан, ягъни 1907 елдан соң, Тукай Белинский әсәрләре белән тагын да тирәнрәк таныша. Белинский Тукайга Пушкинны, тагын да яхшырак аңларга, бөек рус шагыйренең идея байлыгына һәм гаять зур булган тарихи әһәмиятенә бәя бирергә ярдәм итә. Тукайның бөек Пушкин иҗатын тикшерүче Белинский әсәрләре белән таныш булуы бик мөһим. Бу хәл, үзенең рухы буенча демократ булган Тукайның XIX нчы йөз рус революциондемократик иҗтимагый фикере идеяләреннән файдаланганын, ул идеяләрнең аңа һәм шагыйрь, һәм фикер иясе буларак революцион-демократик юнәлештә үсәргә, ныгырга булышканлыгыи күрсәтә. Пушкин Тукайга иҗатының теге, я бу ягы белән генә түгел, ә эш- чәнлегенең бөтен характеры һәм торышы белән йогынты ясаган, ягъни фикерләренең тирәнлеге, тормышны дөрес чагылдыруы, поэтик илһамының кабатланмас көче, эстетик аңының үткенлеге, халыкның иҗат көченә бик нык ышануы һәм гуманизмы белән— гомумән бөек
112 
 
рус шагыйренең даһи әсәрләренең аерып алгысыз сыйфатларын тәшкил иткән барлык нәрсәсе белән йогынты ясаган. Тукайның Пушкин иҗаты йогынтысында булуын аеруча күрсәтә торган кайбер мәсьәләләрне, темаларны һәм идеяләрне аерып алып тикшерергә дә мөмкин. Алар Тукайның эстетик төшенчәләренең характерында һәм эчтәлегендә, аларның Пушкин эстетпк карашларына якынлыгында, бигрәк тә поэзиянең һәм шагыйрьнең иҗтимагый роленә Пушкинча гаять югары бәя бирүендә бик ачык күренә. Тукайның эстетик төшенчәләре бик күп хәлдә Пушкин эстетикасыннан азык ала *. Тукай үз иҗатында эстетик идеяләрне гәүдәләндерү кирәклеген бик нык сизгән. Аның поэзиясендә эстетик идеяләрнең һәм төшенчәләрнең бик үткен бер төстә гәүдәләнүе очраклы бер хәл түгел ул. Бу хәл Тукайның демократ һәм новатор шагыйрь буларак үзенең эстетик позицияләрен бер өзлексез белдереп торырга һәм шуның белән, һаман яңа бурычлар куя барып, татар әдәбияты алдында яңа юл салырга тиеш булуыннан килеп чыга. Тукайның эстетик идеяләре һәм, аеруча, аның художество иҗатының иҗтимагый әһәмиятен яклавы, күпчелектә, Пушкин поэзиясе һәм аның эстетик идеяләре йогынтысында туа. Шуның нәтиҗәсендә ул поэтик эшчәнлекпең зарурлыгын аңлый һәм художество иҗатының җиңү көченә ышана. Тукай Пушкинны сәнгать авторитеты итеп таный, аннан илһамлы һәм хәрәкәтчән сүзгә өйрәнә. Шулай ук ул чын поэзия дошманнарына нәфрәт белән карарга да, үзләренең шәхси һәм реакцион интересларына буйсындырырга теләгән буржуаз милләтчеләрдән бәйсез булырга да аннан өйрәнә. Тукайга, татар шагыйре буларак, 
Dy турыда — «Совет әдәбияты» журналының 1916 сл чыккай 4 иче номерында «I абдулла Тукан поэз иясендә эстетик карашлар» исемле махсус мәкаләм басылды. Шу на күрә бу мәсьәләгә яңадан җентекле рәвештә тукталып торуны кирәк танмыйм. И. П. I милли җирлектә уз халкына хезмәт итү һәм халыклар дуслыгы идеясен пропагандалау фикерен дә билгеле дәрәҗәдә Пушкин бирә. Менә болар барысы да Тукайның үзен Пушкин, Лермонтов, Тукай дигән өч йолдыз 
исемлегенә кертүенең эчке бер сәбәбе булып торалар. Үзенең исемен шулай янәшә куюы белән Тукай ялгышмый, чөнки ул талантының бөек рус шагыйрьләренә якын һәм тугандаш- икәнлеген, Пушкин һәм Лермонтов шикелле үк, халыкны агарту идеясенә, аның әхлак идеалларының үсүенә хезмәт итүен белә. Тукайның Пушкин белән идея һәм художество ягыннан тугандашлыгы шулай ук аның конкрет темаларында, образларында һәм әсәрләрендә дә чагыла. Тукайның әдәби мирасында Пушкиннан тәрҗемәләр яки аның иҗатыннан файдаланып язылган күп кенә шигырьләр бар. Еш кына Тукай үзе теге яки бу әсәрен Пушкиннан икътибас итеп язганын әйтеп үтә. Ләкин кайбер вакытта ул моны күрсәтми. Моны бары тик ике шагыйрьнең текстын чагыштырып карап кына белергә мөмкин. Тукай 19С6 елда ук инде Пушкин темаларына берничә иҗади интерпретация ясый. Ул шул елны Пушкинның «Пока супруг тебя, красавицу младую...» (1826) дигән шигырен үзгәртеп, «Пушкиннан» дигән шигырь яза. Бу шигырь Пушкин иҗатында әллә пи күренекле урын тотмый. Ул — Пушкинның «көнчыгыш» темаларына ясаган тәҗрибәләреннән берсе. Пушкин анда, бер кызга мөрәҗәгать итеп, аны берәүнең җиденче хатыны булу һәм хәрәм сараенда һәлак булу кебек күңелсез язмыш көткәнен әйтә. Ләкин, бу тема Тукай өчен, билгеле, бүтән мәгънә ала. Демократ шагыйрь Тукай хатьпь кызларның кешелек дәрәҗәсен кимсетә торган һәм ирләрнең күп хатын алуына юл куя торган ислам Диненә каршы көрәшә. Тукай, гәрчә үзе бу хакта турыдаи-туры әйтмәсә Дә, Пушкин шигырен үзгәртеп төзи, аны киңәйтә, татар тормышына кайтара һәм ислам диненә каршы 

1 .с. ә.- № с. 11 
 
үткен тәнкыйтькә әйләндерә. Ул, Пушкин кебек үк, яшь кызга мөрәҗәгать итеп, аны күңелСез язмыш көткәнен хәбәр итә: Синең зоүҗең сон, и яшь кыз, матурны, Белеп кадрен, тәмен, татып ятырмы? Тагы алты хагын алыр, тагын да Алыр, туймас, алыр җан бар чагында. Димәк, Тукай Пушкин шигыренә очраклы рәвештә генә игътибар итмәгән. Рус шагыйре Тукайга, принципиаль мәсьәләне — күп хатын алуны законлаштыра торган, хатын- кызны кимсетә торган реакцион ислам диненә каршы көрәш мәсьәләсен куярга мөмкинлек биргән. «Кемне сөяргә кирәк?» (1906) дигән шигырендә Тукай Пушкинның барлык фикерләрен саклый һәм шундый ук скептик нәтиҗәгә килә. Ул: сине кызгана, синен, хәсрәтләрең өчен хәсрәтләнә торган кешене эзләү — буш эш ул, ди: Тырышма, эзләмә юкны әрәмгә, Табылмас — юк! Әрәм җәһдең, әрәмгә. Сиңа, дустым, бу сүз ахыргы сүзем; Үзеңне сөй! Ярат үзеңне үзең. Тукай ни өчен бу строфага игътибар иткән соц? Пушкин «Шагыйрьгә» дигән һәм башка берничә шигырендә самодержавиечел, крепостниклык средасының сәнгать эшчесенә ят һәм дошман икәнен әйтә, художникны аңардан бәйсез булырга өнди. Сатлыклылык һәм эгоизм белән сугарылган реакцион буржуаз средага скептик һәм дошман карашта булырга Тукайның да бөтен нигезе бар. Шуңа күрә ул «Евгений Онегин»нан хаким сыйныфларның эгоизмын һәм мораль түбәнлеген гаепли торган строфаны ала. «Кемне сөяргә кирәк?» дигән шигырен Тукай кешеләр алдындагы, халык алдындагы бурыч хисен җуйган эгоистларга, аларныц түбән мораленә каршы юнәлтә. Тукай шигыренең идеясе менә шуннан гыйбарәт. Бу шигыре белән ул, Пушкин кебек үк, эгоизмны һәм индивидуализмны фаш итә. Тукай поэзиясенең уңай пафосы халыкка хезмәт итүне, хезмәт иясе массалары өчен үз-үзеңне аямау кирәклекне пропагандалаудан тора. Шигырьләренең күбесендә Тукай бу турыда сөйли. Ьу яктан аның «Милләтә» (1906) дигән шигыре бик күренекле: Җөмлә фикрсм кичә, көндез сезгә гаид, милләтем; Сыйххәтеидер сыйххәтем, һәм гыйлләтең- дер гыйлләтем. Бәхтиярым, бәндәңи гәр итсәләр нисбәт сәңа; Гаҗизанә шагыйрең, улмакка вардыр ниятем. Менә бу юллар эгоизм настрое- ниеләренең Тукайга, Пушкинга ят булган кебек үк, ят икәнлеген раслыйлар. Тукай, Пушкин кебек үк, хаким сыйныфларның алдакчы мораленә каршы чыга. И неподкупный голос мой Был эхо русского народа, — 
дигән Пушкин кебек, Тукай да үзен халык шагыйре-дип атарга хаклы. Хаким сыйныфларның эгоизмын, алар мораленең сатлыклыгын һәм фальшьлегеи фаш итү, халыкка ышану, халыкка хезмәт итәргә, аңа үзеңнең барлык талантыңны бирергә теләү — менә болар барысы да Тукайны Пушкин белән якынайта. Тукай Пушкинның көньякта сөргендә чакта язган шигырьләре белән бик нык кызыксынган. Аның шул чор шигырьләреннән берничә- сен тәрҗемә итүе шуны күрсәтә. 1909 елны Тукай, Пушкинның «Сөймәс булдым инде хыялларны» (1821) дигән шигырен үзгәртеп, «Теләү бетте» исемле шигырь яза. Ул анда Пушкин әсәренең мотивын һәм настроениесен тулысымча саклый. 1906 елны ул Пушкинның «Тоткын» (1822 ел) дигән шигырен тәрҗемә итә. Соңыннан җыр рәвешендә фольклорга кергән бу әсәрнең специфик образлылыгын ул тулысымча саклый. Бик мөмкин, Тукай, бәлки, бу җырның җырлануын да ишеткәндер. Пушкинны тәрҗемә иткән чагында Тукай аның эчтәлеген һәм образлылыгын төгәл бирә. Бу хәл аның бөек рус шагыйре иҗатына бик сак килүем күрсәтеп тора. Ул шигырьдә тимер читлектәге тоткын да, канлы калҗасын чукый
1И 
 
торган каракош та, табигатьнең нксезчпксез киңлегендәге азатлык турындагы хыял да — барысы да сакланган. Тукай шигырь текстының төгәллеген бу дәрәҗәдә һәр вакытта да сакламый. Еш кына ул әсәрнең бары тик нигезен, идеясен һәм төп образларын гына ала да оригиналдан бик нык аерылып торган өряңа әсәр иҗат итә. Ләкин Тукайның «Мәхбүс»е ул чыннан да Пушкинның шул ук исемдәге әсәренең тәрҗемәсе. Пушкинның «Тоткын»ына Тукайның ни өчен игътибар итүе бик аңлашыла. Пушкин ул әсәрендә ирек, азатлык турындагы хыялын гәүдәләндерә, ул «Тоткын» шигыре белән үзенең ирек сөйгән рухын богауларга омтылган дошманнарына горур нәфрәт белдерә. Тукайга да бу настроение якын, ул да үзен ялган, кыргыйлык һәм явызлык дөньясының «тимер читлегендәге» тоткын итеп сизә. Пушкин Тукайны азатлык өчен горур көрәш рухы белән коралландыра. 1910 елда Тукай Пушкинның «Кызыксынучы» (1828) дигән шигырен «Ике иптәш арасында» дигән исем белән тәрҗемә итә. 1911 елда ул Пушкинның беренче шигырьләреннән булган «Веселый Пир» (1819) шигырен иҗади рәвештә үзгәртеп эшли. Ул ана «Мәҗлес» дигән исем бирә. Тукайның Пушкиннан алып язылган (үзе әйткәнчә «игътибас кылынган») тагын күп кенә шигырьләре бар. Алар барысы да Тукайның бөек рус шагыйре иҗатына бик нык игътибар биргәнен раслап торалар. «Алтын әтәч» (1908) әкияте Тукайның Пушкин темасына язган иң зур әсәре. Бу әкият Пушкинның «Алтын әтәч турында әкият» (1834) дигән бер үк исемдәге әсәренең ирекле тәрҗемәсе. Пушкинның бу әкияте самодержавиегә каршы язылган һәм әкият элементлары белән өретелеп бирелгән политик сатира. Тукай бу әкиятнең барлык образларын, картиналарын сакяый һәм хәрәкәт барышын Пушкиндагыча эзлеклелек белән сурәтли. Ләкин Тукайда Додон патша урынына һират ханы Мәмәт алына. Тукай бөтен әкияткә көнчыгыш колориты бирә. Мәмә? ханда сакчы алтын әтәч мәчет башында утыра һәм дошманнар килгәнен шуннан хәбәр итә. Кайбер урыннарда Тукай әкиятнең сатирик мәгънәсен көчәйтә. Пушкинда Додон сугыш эшләреннән арган диелә, ә Тукай исә туры- даи-туры Мәмәт ханның 
эшләре «усал» булган, ди («Бара торгач усал эштән тәмам туйган моның, башы», ди Тукай). Пушкинда Додон үзенең көчсез икәнен сизгәч елый («елый Додон ачудан») Тукайда да Мәмәт хан елый, ләкин ул «таҗын, тәхетен тәмам ташлап качарга да теләп куя». Пушкин әкиятенең эчтәлеге төгәл һәм тулы бирелгән булса да, Тукайда оригиналдагы кайбер юллары- юк. Мәсәлән, бу әкият «Библиотечка для чтения» журналында (№ 16, 1835 ел) басылган чакта патша' цензурасы сызып ташлаган «кырын ятып тыныч кына патшалык ит» дигән юл Тукайда бирелми. Патша цензурасы сызып ташлаган йомгаклый торган соңгы ике юлга килсәк, алар Тукай тәрҗемәсендә биреләләр. Пушкинның югарыда әйтелгән бер юлының Тукай тәрҗемәсендә булмавын нәрсә белән аңлатырга мөмкин? Пушкин әкиятенең монархизмга каршы тенденциясен Тукай йомшартырга теләгән дип уйларга һич тә ярамый. Дөресе, Тукай әкиятнең ул юлын белмәгән булса кирәк, чөнки революциягә кадәр бу әкият шулай кыскартылып басылып килгән. Тулаем алганда, Пушкин әкиятенең Тукай эшләгән тәрҗемәсе бөек рус шагыйре сатирасының бөтен үткенлеген һәм көчен саклый. Мәмәт ханның яудан кайткач х^әким белән очрашуын һәм аны үтерүен сурәтли торган урында Гукай Пушкин текстыннан шактый читкә чыга. Пушкин бу күренешне кыска гына сурәтли. Гаҗәпкә калган Додон патшага хәким: миңа милкең дә, казнаң да, боярлыгын Да, ярты патшалыгың да кирәкми, бары тик Шамахан патша бикәсен

115 
 
геяә бир, дип кабатлавын язганнан соң, Пушкин болан ди: Патша, төкереп, шул чакта: <Берни дә алалмассың, Юкка, бозык, маташасың! Ычкын, — ди, — исән чакны. Алыгыз моннан картны!» Карт теләде сүзләшергә. Патша белән тиргәшергә. Ләкин патшалар белән Бәхәс ни файда биргән? Патша таяк белән шунда Картның маңгаена суга, Карт йөз түбән егыла, һәм шунда җаны чыга. Шул чагында бөтен кала Куркуыннан калтырана. Тукайда бу картина, Пушкинда булмаган детальләр өстәлеп, шактый гаң сурәтләнә. Тукай менә ничек 1за: <Тфү1 чорт, карт пәри!» диде, бөтенләй кызды инде хан. Мыек, сачне, сакалны да үрә торгызды инде хан. «Җитәр, күп шаулама, карт! Мин Мәмәт ханмын, беләмсең син? Снна кыз нәрсәгә һәм нишлисең ул кыз белән соң син? Алайса мин сиңа, карт, инде һичбер нәрсә бирмим, ди. Югал күздән, икенче рәт сине алдымда күрмим», ди. <Тере чакта котыл да бак юлыңны, әйдә кач моннан, Сөйләшсәң күп, күрерсең күрмәгәнеңне палачымнан!» Хәким картым тагын булган иде азрак тала шмакчы, Мәмәт хан берлә: ник син бирмисең. — дип тарткалашмакчы. Утиртгы картка хан бер зур тимер чукмар белән башка, Егылды карт теге дөньяга китте бер дә кайтмаска, һврат шәһре шул ук хәлдә давыллап, җилләнеп китте, Кисәктән әллә нинди бер давыллы җил бәреп китте. Күрәсез, Тукайда Пушкинның: Ләкин патшалар белән Бәхәс ни файда биргән? дигән юллары юк. Ләкин Пушкинның бу юлларны цензура өчен үзе: Ләкин кеше белән Бәхәс ни файда бирә, — дип үзгәртүе билгеле. Революциягәчә кадәрге басмаларда гадәттә менә шул юллар басылып килгән. Шулай итеп, Тукайның Пушкинның бу урындагы чын текстын белмәгәнлеге күренеп тора. Ләкин Тукай Пушкин әкиятенең тирән мәгънәле ул җиренең сатирик үткенлеген саклый һәм хәтта, янв өстәмә элементлар кертү исәбенә, аны көчәйтә дә. Шулай, без Тукайда Мәмәт ханның портрет характеристикасын күрәбез: аның ачудан мыегы, чәче, сакалы үрә тора. Ә Додон патшада мондый портрет характеристикасы юк. Аннан соң Мәмәт 
хан картны палач кулына бирү белән яный. Ханның хәкимне үтерүе табигатьнең ачуын уята: давыл, җил куба. Тукай, Пушкинда булмаган бу детальләрне кертеп, Мәмәт ханның тупаслыгын, ерткычлыгын, кыргыйлыгын көчәйтеп бирә. «Алтын әтәч» әкиятендә Пушкин әкиятенең бөтен сатирик байлыгы сурәтләнеп бирелә. Пушкиндагы Додон — ахмак, куркак, кабахәт һәм явыз патша. Тукайның Мәмәт ханы да шундый ук начар кеше. Ләкин Тукай Мәмәт ханның үтә ерткыч икәнен аерым бер басым ясап әйтә. Аны характерлаганда Тукай, шул ук вакытта барлык патшалар да бертөсле мәкерле һәм ерткычлар дигән фикерне белдереп, көнчыгышның кыргый һәм ерткыч бер сатрапы образын бирә. Тукайның «Алтын әтәч»е, Пушкин әкияте кебек үк, — монархиягә үткен сатира ул. Ләкин Тукай үзенең әкиятен шул чордагы рус самодержавиесенә каршы юнәлдерү белән генә чикләнмәгән, бәлки гадәттә Төркия солтаннары рәвешендә күз алдына китерелә торган көнчыгыш деспотизмына каршы да юнәлткән. Әкиятнең бер җирендә Тукай Мәмәт ханны тикмәгә генә солтан дип атамый. Тукайның «Алтын әтәч» исемле бу әкияте 1908 елны, ягъни аның феодаль көнчыгыш каршында баш ия торган реакцион татар буржуазиясенең хаинлеген фаш итеп язган «Китмибез!» (1907) исемле атаклы шигыре чыкканнан соң бер ел үткәч басыла. Тукайның деспотизмга каршы тцрән сатира белән сугарылган бу әкияте шулай ук буржуаз, пантюркистларга кискен җавап та булып тора. Тукай үзенең әкияте белән монархиянең ерткычлыкларына каршы, хезмәт ияләре инте


 
реслары өчен көрәшә һәм, үзенчә бер формада, киная юлы белән, деспотизмның табигатен, аның чын асылын халыкка ачып бирә. Шулай итеп Тукай, Пушкинның «Алтын әтәч турында әкияте»нә таянып, тирән демократик идеяләр һәм ватанга мәхәббәт белән сугарылган көчле политик сатира иҗат итә. Пушкин темалары һәм образлары , Тукай иҗатында бик зур урын тота. Пушкин — Тукайның остазы. Ләкин Тукай һич тә Пушкинны кабатламый. Тукайның иҗатында Пушкин йогынтысы булмаган бик күп темалар һәм образлар бар. Тукайның реакцион татар буржуазиясен һәм руханиларын үткен һәм рәхимсез фаш иткән «Печән базары яхут Яңа Кисекбаш» (1908) дигән бик көчле социаль сатирасы үткенлеге һәм көче ягыннан аны бөек рус сатиригы М. Е. Салтыков-Щедрин- га якынайта. Ләкин бу поэманың чыганаклары — милли татар чыганаклары. Демократ шагыйрь Тукай гомеренең бер генә моментында да алдынгы рус әдәбиятыннан, барысыннан да элек аның Пушкин раслап, ныгытып калдырган бөек гуманистик һәм патриотик традицияләреннән аерылмады. Шуңар күрә дә Тукай үзенең шагыйрьлеге турында Пушкипча, патриотларча, бик дөрес уйлый. «һәйкәл» дигән шигырендә Пушкин болай ди: 
 
Юк, бөтенләй үлмәм, гәүдәм тынса, Җаным яшәр минем җырларда. Даным калыр минем, ай астында Актык шагыйрь калган чорда да. ... Ил онытмас озак, чөнки анда Дәрт кабызды минем җырларым, Кара елларда мин ирек мактап Изелгәнне яклап җырладым. Беренче башлап кулына каләм алган һәм Пушкин белән аеруча мавыккан елында (1906 елда) Тукай «Милләтә» шигырен яза. Бу шигырь Тукайның идеяпоэзия программасы һәм «һәйкәле» ул. Тукай болай дип яза: Үлмәсен, үлсәм дә, намы гаҗизем фавет итмәсен; ңәтмәсен буша бәнем җәһдем вә мәшгулиятем. Бер заман яд әйләсә бильилтифат милләт тт г- бән»; Иштә, будыр максатым, мәэмүл вә мәсгу- „., диятем. «иләдем гарзы мәхәббәт бән сәңа, и мил- п ләтем: Дус күрерсең сән бәни дә, бар буңа әми- ииятем. Тукайның бу шигыре Пушкин «һәйкәл»енең тәрҗемәсе Түгел. Бу шигырь—-поэзиянең халыкчан идеясен бик көчле сурәтләгән оригиналь шигырь. Ләкин ул характеры белән Пушкинның «һәйкәл»енә искиткеч якын тора. Болар барысы да Тукайда очраклы нәрсә түгел. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай үзен алдынгы рус язучыларының шәкерте һәм туганы саный һәм алар арасында Пушкин аның өчен сүнмәс якты йолдыз булып балкый.