Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СУ кызы ДНЕПР ЯРЫ. ТЕГЕРМӘН. 
Тегермәнче, аның кызы Тегермәнче. Эх, яшь кызлар, шундый сез һәм- мәгез, Тинтәкләр сез. Туры килгән икән Кызыгырдай, затлы кеше сезгә, Аны ныклап иләштерү кирәк. Ә ни белән? Акыл, әдәп белән, Аулау кирәк кайчак кырыс булып, Ә кайчакта назлапиркәләп; Кайчагында юри, читләтеп, Туй турында сөйли башлау кирәк — һәм барыннан бигрәк кызлык намусын Саклау кирәк — тиңсез хәзинә ул; Әйткән сүздәй—китсә, кире кайтмас. Әгәр туйга өмет калмый икән, Ул чагында инде, һич югында, Үзеңә файда — яки әткәеңә Табыш китерү ягын карау кирәк; Уйлау кирәк: «Мәңге сөймәс мине, Иркәләмәс», диеп.— Сезгәме соң Яхшы эшне кайгырту дөньяда. Вакыты түгел, имеш. Тилеләнеп, Бушка үтәп аның теләкләрен, Көне буе сөйгән яр муенында Асылынып торыр идегез. Сөйгән ярдан кинәт җилләр исә, Сез, тилеләр, утырып каласыз! Әйтмәдемме сиңа йөз тапкыр: Әй, кызым,, син аңгыра булма, дип, Бәхетеннән колак какма, дип, Ычкындырма князьне һәм тикмәгә Үз-үзеңне әрәм итмә,—дип,— Нәрсә чыкты?.. Мәңге еласаң да. Кире кайтмас хәзер. К ы з. „ Ә нигә син Уйлыйсың, ул Miiiie ташлаган дип? Тегермәнче. Нигә имеш? Элек атнасына Ничә тапкыр килә иде ул? Ә? ходайның бирмеш һәр көнендә. Ә кай көнне икс тапкыр. 
Шуннан Сирәкләде һаман — инде менә Тугыз көн ич юк ул. Ни әйтерсең? К ы з. Бушамыйдыр; эше азмы аның? Тегермәнче түгел — аның өчен Су эшләми. Бик еш әйтә ул: Бөтен эштән минем эш авыр, дип. Тегермәнче. Ышан ана. Князьләр кайчан эшли,, Эше нәрсә? — төлке, куян аулау, Типтерү һәм күрше рәнҗетүләр, һәм юмалау сезне, тилеләрне. Үзе эшли имеш; нинди мескен! Минем өчен, имеш, су эшли.,. Ә миңа бит көн-төн тынычлык юк,— Күреп өлгер, ансын, монсын төзәт, Кайда чергән, кайда ага. — Князьдән Сипләр өчен акча ала белсәң, Менә ансы шәбрәк булыр иде. К ы з. Ах! Т е ге р м.ә н ч е. Ни бар? К ы з. Чү! Ммн ипгетәм Аның аты... Ул, ул!.. 
Т е г е р м ә, н ч е. Кара, кызым, Киңәшемне минем истә тот...
31 
 

Кыз. 
Әнә! Килә! Князь килә. Ат к|араучы аның атын алып китә. Князь; Саумы, сөеклем, Саумы, тегермәнче. Тегермәнче. Хуш киләсез. Мәрхәмәтле князь. Күптән инде Нурлы йөзләреңне күргән дә юк. Сый хәзерлим, барып, синен, өчен. (Китә)' К ы з. Ах, бар икән искә алыр көпең! Оят түгелме .соң шулай озак Бушка көттерүең, газаплавың? Ниләр генә килмәде башыма? Нинди курку белән курыкмадым? Бер уйлыймын, сине агың, димен, Сазлыкка, я упкынга керткәндер, Карурманда аю үтергәндер, Аурыйсыңдыр, сөймәс булгансыңдыр — Ярый, шөкер, хода! Син исән-сау, һәм сөясең элеккечә мине; Әйт, дөрес бит? Князь. Элеккечә, бәгърем. Юк, көчлерәк тагын... К ы з. Ә шулай да Кайгылы син; ни бар? К н я з ь. Мин кайгылы? Шулай тоелгандыр — юк, мин бик шат, Сине күргән чакта, һаман да. К ы з. Юк. Син шат булсаң, ерактан ук миңа Ашкынасың: — кайда күгәрченем, Нишли икән? — дисең; үбәсең дә: Куандыңмы килүемә? Бодай Иртә көттең микән?—дип сорыйсьпң. Ә бүген син дәшмичә тыңлыйсың, Кочмыйсың да, күздән дә үпмисең. Нидер борчый сине. Әйт, нәрсә бар? Әллә миңа ачуланасыңмы? Князь. Мин теләмим юкка алдаларга, Син бик хаклы: минем йөрәктә — Авыр кайгы — ләкин назлау белән Таратуың аны, җиңел әйтүең, Бүлешүең һич тә мөмкин түгел. / К ы з. Авыр миңа синең хәсрәтеңне 
Уртаклашмау—сөйлә сереңне. Рөхсәт итсәң — елармын; итмәсәң — Кәефең бозмам, күздән яшь түгеп. Князь. Ник сузарга? Тизрәк әйткән яхшы. Син беләсең, бәгърем, бу дөньяда Юк гомерлек бәхет: зур нәсел дә, Гүзәллек тә, көч тә, зур байлык та Имин түгел берсе дә бәладән. Ә без — дөрес бит бу, күгәрченем? — Без бәхетле идек; һәрхәлдә Мин бәхетле идем гыйшкың белән. Алда, бәгърем, ниләр күрсәм дә мин, Кайда гына булсам, һаман да Син булырсың истә; бу югалту Алмашынмас берни белән дә. К ы з. Сүзләреңне синең аңлый алмыйм, Ләкин куркам. Язмыш янын безгә. Хәзерли ул безгә яшерен хәсрәт, Аерылудыр, бәлкем. К н я з ь. Син аңладың, Тәкъдир язган безгә аерылырга. К ы з. Кем аерсын безне? Мин ирекле Синең арттан барырга һәркайда. Малай булып киенермен. Сиңа Тугъры хезмәт итәрмен мин юлда, Походта һәм сугышта— сугыштан Курыкмыйм мин. Фәкать сине курим. — Юк, ышанмыйм! Мине сыныйсыңмы. Әллә юри мәзәк сөйлисеңме? К п я з ь. Юк, башыма мәзәк килми бүген, Сине сынау кирәк түгел миңа; Җыенмыйм мин ерак юлга да, Сугышка да — өйдән китмим мин, Ләкин синең белән мин мәңгегә Саубуллашам.
32 
 
К ы з. Тукта, аңладым... 
Өйләнәсең. 
КНЯЗЬ ДӘШМИ. Өйләнәсең!.; Князь . Уйлап кара. Князьләр ирексез, Кызлар кебек, — гомер дустын алар Җаны теләп түгел, бүтәннәрнең Исәп-хисабынча, кемнәргәдер Файда өчен ала. Хәсрәтеңне Оныттырыр алла һәм еллар. Син онытма мине. Истәлеккә • Мә, энҗеле тасма; үзем бәйлим. Муенса да китердем мин сиңа — Ал үзеңә. — Монсын әткәңә Вәгъдә иткән идем. Бир аңар. - (Кызның кулына бер янчык алтын бирә) Сау бул! К ы з. Тукта; нидер әйтәсем бар, Искә төшми... Князь. Уйла. Ю ы з. Синең өчен Мин хәзермен... юк, бу түгел... тукта — Мөмкин түгел ташлап китүең Мәңгелеккә мине... Бу да түгел... Искә төште: йөрәгем астында Бүген синең балаң тибрәнде. Князь. Бәхетсез кыз! Нишләмәк кирәк соң? Аның өчен сакла үзеңне; Мин аны да, сине дә онытмам. Вакыты белән, бәлки яныгызга Бер килермен, юан, кайгырма. Кил, кочаклыйм сине соңгы тапкыр. (Киткәндә.) Ух! Бетте эш — җаным тынычланды. Давыл көткән идем, һәммәсе дә Шома үтте. Китә. Кыз хәрәкәтсез кала. Тегермәнче. (Килеп керә) Рәхим итмәссезме Тегермәнгә... Тукта, кайда ул? Князь кайда? Ай-һай-һай! Ни күрәм, Нинди тасма! Кыйммәтле ташлардан! Янып тора! Мәрҗәннәр! Ни әйтим: 
Патша бүләгедәй. Рәхмәт яусын! Ә бу нәрсә? Янчык! Әллә акча? Ни торасың шулай, җавапсыз, Ник сүзең юк? Әллә инде син Тилердеңме кинәт шатлыктан, Нигә катып калдың? К ы 3.; Юк, ышанмыйм, Мөмкин түгел. Шундый сөя идем. Әллә ерткычмы ул? Йөрәгенә Ион үскәнме? Тегермәнче. Кемне әйтәсең? К ы з. Әткәем, әйт, ничек соп мин аны Үпкәләттек икән? Бер атнада Сулды мәллә минем гүзәллегем? Әллә аңа агу эчергәннәр? Тегермәнче. Нәрсә булды? К ы з. Китте, — әнә чаба! — Ә мин, тиле, аны җибәрдем, Тотынмадым аның итәгенә, Асылынмадым атның йөгәненә. Ачуыннан кисеп алсын иде Кулларымны терсәкләреннән, Изсен иде мине аты белән. Тегермәнче. Саташасың! К ы з. Имеш, кызлар кебек, Князьләр дә ирексез, һәм алар Хатынны да теләп алмый... ләкин Бик ирекле алар алдаларга, Елап карганырга, сүз бирергә: Илтермен, дип, якты сарайга, Яшерен бүлмәләрдә яшәрсең, дип. Парча белән хәтфә киярсең, дип. Бик ирекле алар мескен кызны Өйрәтергә: сызгырган тавышка Ярты төннән торып, таңга хәтле Утырырга тегермән артында. Аларга бик рәхәт үзләренең Князь күңелләрен юатуы
33 
 
 
Тиле сип! Князь әйләнәм дигәндә, Киртә булсын кемнәр? Шулай шул... Әйтмәдемме сиңа... К ы з. 
 
Карт. ( егыла.) Аһ, хәсрәт!
Җитмәсә бит, Саубуллашты яхшы кеше кебек. Бүләк биргән булды — кара аны! Акча бирде! үзен йолыр өчен, Манар өчен телемне көмешкә, Илдә начар аты чыкмасын, дип, Яшь хатынга барып җитмәсен, дип. Онытып торам икән — бу көмешне Калдырды ул сиңа — аңа һаман Яхшы булган өчен, аның белән Үз кызыңны сөйрәлдергән өчен» Кызны каты тотмаганың өчен... Рәхәтен күр минем хурлыгымның. (Янчыкны бирә.) Тегермәнче. (Күз яше белән) Нинди көнгә калдым! Нәрсә ишетәм! Гөнаһыннан курык, үз әткәңне Шелтәләмә алай. Бердән берем, Карт көнемдә тик бер шатлыгым син. Иркәләмәү мөмкин идемени? Алла җәза бирде, ата булу Бурычын начар үтәгәнем өчен. К ы з. Ох, тын бетә! Салкын елан буа Муенымнан..J Мине урады ул Энҗе түгел, елан, елан белән. (Энҗеләрен өзеп ата.) Тегермәнче. Акылыңа кил. К ы з. Явыз елан хатын, Сине шулай өзгәләр идем мин, Сөйгәнемнән аерган мәлгуньне! з. >с. ә.- № 
 КНЯЗЬ САРАЕ. Туй. Яшь кияү белән яшь кәләш өстәл янында утыралар. Кунаклар. Кызлар хоры. Баш кода. Нинди матур туйлар үткәрдек. Күп яшәгез, князь, княгиня! Ходай язсын, тату яшәгез сез, Ә без сездә ешрак кунак булыйк. Ә сез, матур кызлар, ник тындыгыз? Аккошларым, нигә җырламыйсыз? Әллә бөтен җырыгыз беттеме? Әллә җырлап тамак киптеме? Хор. Әй, баш кода, баш кода, Акылга сай баш кода! Кәләшкә дип киткәннәр — Бер бакчага җиткәннәр. Сыралары түгелгән, Кәбестәләр чөмергән. Читәнгә сәлам биреп, Казыкка башны иеп, Сораганнар аңардан: Әй казыккай, казыккай, Безнең кәләш янына Барып була кайлардан? Баш кода саран булма, Янчыкны алчы кулга, Тәнкәләр карый аннан Матур кызларга табан. Баш кода. Наяннар сез, җырын сайлагансыз! Мәгез, сүкмәгез тик баш коданы. (Кызларга акча өләшә.)
э бәла китереп; ә соңыннан, бул, кызып, теләсәң кая бар, теләсәң кемне. Тегермәнче. Менә нәрсә. К ы з. 
Тегермәнче. Саташасың, кызым. К ы з. (башыннан энҗеле тасманы сала.) 
Кәләше кем икән? Мине кемгә Алыштырды икән? — белермен. Барып, явыз хатынга әйтермен; Кит князьдән — икс ана бүре Бер чокырга сыеша алмый, дип. Тегермәнче. 
Менә таҗым. Хурлык таҗы! Яшьлек намусымнан Мин ваз кичкән чакта, шуның белән Мәлгунь дошман безне ярәштерде. Ярәшелү бетте. — Юк бул, таҗым! (Тасманы Днепрга ыргыта.) Хәзер бар да бетте. (Суга ташлана.) 
34 
 
Бер аваз. Вак ташлардан, сары ком өстеннән Елга суы аккан, чылтырап; Агым суда йөзә нке балык, Бик кечкенә икс кызыл канат. Ишеттеңме, сеңелем, балыккаем, Үзебезнең инеш хәбәрләрен? Безгә килеп, кичә матур бер кыз баткан, Баткан чакта, сөйгән ярын нәләтләгән. Баш кода. Сылу кызлар! Монсы нинди җыр соң? Туй җырына охшамаган ул; юк. Кем җырлады аны? ә? К ы з л а р. Мин түгел... Мин түгел... без түгел... Баш кода. Ә кем соң ул? Кызлар арасында пышылдашу һәм каушау. Князь. Кем икәнен беләм. (Өстәл яныннан торып, ат караучыга акрын гына әйтә.) Ул бит монда Килеп кергән. Чыгар аны тизрәк. Кем керткәнен тикшер. Лт караучы кызлар янына килә. Князь. (урынына утырып, үз-үзенә) Күрәсең, ул Шундый тавыш куптарырга уйлый, Оятымнан кая керергә дә Белә алмам. Ат караучы. Аны тапмадым мин. Князь. Эзлә. Шушында ул, яхшы беләм. Ул җырлады моны. К у и а к. Ай-яй балы! Башка бәрә, бөгә аякларны — Ачы ләкин. Татлылансын иде... Кияу белән кәләш үбешәләр. Кемдер әкрен генә кычкырып җибәрә. 
 К н я з ь. .Ул! көнләшү авазы. (Лт караучыга.) Таптыңмы? Ат караучы. Беркайда да табып булмый, К н я з ь. Ахмак. К п я ү егете. (урыныннан торып). Вакыт түгел микән инде безгә. Княгиняны иренә тапшырып, Өсләренә колмак сибәргә? Барысы да урыннарыннан торалар. Кодагый. Бик вакыт шул. Әтәчне бирегез. Кияү белән кәләшкә кыздырылган әтәч ашаталар, аннары колмак сибәләр һәм йокы бүлмәсенә алып китәләр. К о д а г ы й. Княгиням, елама, курыкма һәм күндәм бул. Кияү егете. Касә кайда соң? Төне буе тәрәз төпләрендә Йөреп чыгачакмын, бер җылыныйм. К о д а г ы й. (касәне тутыра). Мә, эч, исәнлеккә. Кияү егет е. Ух! бик рәхмәт. Бар да яхшы үтте, дөрес бит? Менә дигән туй бу. К о д а г ы й. Әйе, шөкер, Бар да яхшы — ләкин берсе начар. Кияү егете. Ә нәрсә ул? К о д а г ы й. Туйда ярамаган Алла белсен ниндидер бер җырны. Җырлавы һич яхшылыкка түгел. К.н я ү егете. һай бу кызлар — бер дә шаярмыйча Тора белми. Князь туен шулай
35 
 
Юри бозу әллә яхшы эшме! Ярый, мина атка менәр вакыт. Куш, кодагый. (Китә.) К о д а г ы й. Ох, пошына күңел! Бик вакытсыз булды туйларыбыз. 
КНЯГИНЯ БҮЛМӘСЕ. 
Княгиня һәм карчык. К н я г п Н я. Чү — быргымы әллә? Юк, кайтмый ул. Аһ, анакай, егет чагында Китми иде миннән бер адым да, Алмый иде миннән күзләрен; Ә өйләнгәч, бар да үзгәрде. Иртүк торып, мине уята ул, Иярләргә куша атларын, Төнгә хәтле шуннан, алла белә, Кайда йөри. Кайткач, чак .кына Назлау сүзен әйтеп, ак битемнән Сыйпап алган була, иркәләп. К а р ч ы к. Княгиням, ирләр әтәч кебек: Кикерикүк! канат кагынып, Китеп бара. Ә мескен хатын-кыз Нәкъ утырган тавык шикелле: Утыр шунда чеби чыгарып. Кияү чакта — синең янда һаман, Ашау да юк, сиңа карап туймый. Өйләндеме — эше күбәя, Я күршегә китеп бара шунда, Я, лачынын алып, ауга чыга, Я сугышка китә, шайтан кушып, Анда, монда — өйдә күренми дә. К н я г и н я. Ничек уйлыйсың син? Аның әллә Яшерен яры бармы? К а р ч ы к. Гөнаһланма: Сине кемгә алыштырсын ди ул? Бөтен ягың килгән: матурлыгың, Холкыңфигылең. Уйлап кара үзең:' Синнән башка кемдә тапсын соң ул Шундый хәзинәне? К н я г и п я. Кабул итеп тәңрем бар догамны, Бала бирсен иде! Иремне Тагын үземә бәйли белер идем... А! Аучылар ишек алды тулы. Ирем кайткан. Нигә күренми ул? Аучы керә. Князь кайда? Аучы. 
Безгә кайтырга Кушты князь. Княгиня. Үзе кайда соң ул? А у ч ы. Бер ялгызы Днепр буенда Калды. К н я г и п я. Князьне ялгыз калдырырга Ничек баздыгыз сез; шәп хадимнәр. Кире шунда чабыгыз хәзер үк, Мин җибәрде, диеп әйтегез. Аучы китә. Ах, син, тәңрем! Төнлә урманда Ерткыч җанвар, явыз адәмнәр, Шүрәлеләр йөри — бик хәтәр ич. Шәм кабызчы икона алдына. Карчы к. Хәзер, бәгырем, хәзер... 
ДНЕПР. ТӨН. Су кызлары. Тирән су төбеннән Чыгабыз без шулай, Шат кызлар төркеме, Җылыта безне ай. Әй күңелле — су төбеннән Өскә чыгып баруы, һәм ирекле башың белән Төнлә суны яруы. Бер-береңә бик күңелле Дәшү, һава яңгыратып, Юеш, яшел чәчләреңне Киптерүе, таратып. Бер с,е. Акрын, акрын! Кара, анда Әллә нәрсә күренә. Икенчесе. Ай белән безнең арада, Җирдә кемдер йөренә. (Яшеренәләр.)
36 
 
 
К И Я 3 Ь. Хәсрәтле һәм таныш урыннар бу! Таныйм тпрә-якта бар әйберне — 5у _ тегермән! Инде җимерелгән ул; Чарыклары матур шауламый; Таш әйләнми — пиде карт үлгәндер, Кызыннан сон, озак тормастан. Монда сукмак иде — чирәм баскан: йөрми монда күптән беркем дә; Коймалы бер бакча бар иде — Күрәсең, ул хәзер урман булган. Ах, менә ул серле имән, шунда Бәгырем мине кочып башын иде, Тынып калды... Мөмкииме?.. (Агачлар янына бара, яфраклар коела.) Бу нихәл? Кинәт саргайдылар яфраклар һәм Көл шикелле миңа коелдылар. Яп-ялангач булып калды имән, Нәләтләнгән агач кебек. Тетелеп беткән киемле, ярым ялангач бер карт керә. Кар т. 
Карт. 
Кызым нпде Беләсең, мин бармак аша карыйм Ирек бирәм сезгә: утырыгыз Таң әтәче кычкырганчы бергә, һич сүзем юк. К н я з ь. Мескен тегермәнче! Карт. Ниткән тегермәнче! Сиңа әйтәләр, Мин козгын дип. Кызык хәл булды: (Хәтерлимсең?), кызым суга баткач, Сикерергә теләп шул кыядай, йөгердем мин аның артыннан. Кинәт сиздем, 'көчле ике канат Үсеп чыкты култык астымнан һәм Тотып калды шулар һавада. Хәзер очып йөрим анда-монда, Үләксәләр чукыйм, каберлектә Каркылдыйм мин. Князь. Нинди кызганыч! Кем карый соң сине? Карт. Әйе, мине Караштырган яхшы. Картайдым мин, Шаянландым. Мине карый, рәхмәт, Су кызчыгы. К н я з ь. Кем ул? Карт. Оныгым. К и язь. Аңлар хәл юк. Карт, син бу урманда Ач үләрсең, яки сине җанвар Ашар. Әйдә, минем белән бергә Сарайда тор. К а р т. Синең сараеңда? Юк! бик рәхмәт! Алдап чакырырсың да, Бер муенса белән буарсың. Монда мин сау, тук һәм үз нркемдә. Теләмим мин синең сараеңны. (Китә.) К н я з ь. Мин гаепле моңар! Акыл җую Коточкыч хәл. Үлем яхшырак: 
37 
 
Саумы? 
Саумы, кияү? 
К н я з ь. Кем син? К а р т. Мин бер козгын. К н я з ь. Мөмкинме? Бу — тегермәнче! Карт. Юк сүз! Тегермәнне саттым җеннәргә, Ә акчасын бирдем сакларга Су кызына — изге балама. Акчам хәзер Днепр комында, Аңы сыңар күзле балык саклый. К н я з ь. Мескен, тилергән ул. Фикерләре Давылдан соң болыт кебек таркау. Карт. Нигә кичә безгә килмәдең? Туй иттек без, сине озак көттек. К п я з ь. Кем көтте соң мине?
38 
 
Мәеткә без хөрмәт белән карап, Аңар дога укыйбыз, һәм аны Үлем тиңли һәркем белән дә. Әмма инде акылын җуйган кеше Кешелектән чыга. Сөйли белү Файдасызга аңа; үзенең Сүзенә ул хуҗа түгел; аны Кардәш саный җанвар, ә кешеләр Бар да аннан көлә, аны тәңре Хөкем итми. Мескен картны күргәч, Үкенү газапларым яңардылар! А у ч ы. Ә менә ул. Көчкә таптык үзен! К н я з ь. Сез вик монда? Аучы. Княгиня җибәрде, Синең өчен курка. Князь. Җенем сөйми Кайгыртуын шулай! мин баламы, Нянкасыз бер адым атламаска? Китә. Су өстендә су кызлары күренә. Су кызлары. Сеңелкәйләр, әллә куып Артларыннан җитикме? Көлеп, сызгырып, кычкырып, Атларын өркетикме? Вакыт соң. Урман караңгы, Су төбе салкыная, Әтәч тавышы яңгырады, һәм батты тулган ай да. Берсе. Туктагыз, бераз йөрик лә. И к е н ч е с е. Юк, бик вакыт, кайтабыз. Анда көтә патшабикә — Кырыс сүзле апабыз. Югалалар. / ДНЕПР ТӨБЕ. Су кызлары сарае. Су кызлары үзләренең патшабикәләре әйләнәсендә җеп эрлиләр. Өлкән су кыз ы. Сеңелләрем, җитәр. Кояш батты. Баганадай төшә ай нуры. Өскә йөзеп, һавада уйнагыз, Тимәгез тик бүген һичкемгә, Җәяүлене кытыкламагыз һәм Авырайтмагыз балык ятьмәсен, Үлән салып. Сабый балаларны, Әкият сөйләп балыклар турында, Су эченә алдап кертмәгез. Су кызчыгы керә. 
Кайда булдың? 
Кызчы к. Бабай янына, Җиргә чыккан идем. Ул һаман да, Су төбеннән акча җыеп бир, ди, — Бервакытны суга безнең янга Акча ташлаган ул. Күп эзләдем; Акча нәрсә соң ул, мин белмим ич— Ә шулай да аңа чыгардым мин, Бер уч тутырып, төрле асылташ. Бик шатланды. Су кызы. Аклын җуйган саран! Тыңла, кызым. Бүген мин сиңа Өмет баглыйм. Безнең яр буена Бер ир килер бүген. Сагалап тор,. Каршына чык. Безгә якын ул, Синең әткәең ул. К ы з ч ы к. Сине ташлап, Бер хатынга өйләнгән кешеме? Су кыз ы. Шул үзе ул. Аңар иркәлән, Ничек туып үсүең турында Сөйлә миннән ишеткәнеңне; Минем турыда сөйлә. Сораса ул, Онытканмы мине, юкмы, диеп, һаман истә тота, сөя, диген, Үзенә көтә, диген. Аңладыңмы? Кызчы к. Бик аңладым. Су кызы. Ярый, бар. (Ялгызы) һушымны Җуеп, кимсетелгән кыз хәлендә Суга ташлануга һәм кодрәтле, Салкын бер су кызы булып, шунда, Днепрның төбендә уянуга Нәкъ җиде ел үтте — һәм һәр көнне Үч турында уйлыйм... Килде бугай бүген сәгатем.

 
 
ЯР БУЕ. К н я з ь. Ирексездән шушы мопсу ярга Яшерен бер көч тартып китерә мине. Хәтерләтә монда бар да миңа Ирекле һәм гүзәл яшьлегемнең Гамьле, ләкин матур хикәясен. Шунда мине сөю көтә иде — Кайнап торган азат мәхәббәт, Мин бәхетле идем, тинтәк!.. Ник соң Ваз кичтем мин 
шулай „бәхеттән. Чиксез зарлы, зарлы уйларымны Уятты ич кичә очрашу. Мескен ата! нинди коточкыч ул! Бәлки тагыи бүген мин аны Очратырмын, бәлки урманыннан Безгә күчеп барыр... Ярга су кызчыгы чыга. Мин ни күрәм! Кайдан килдем, әй син, гүзәл бала? .............................. М. Максуд тәрҗемәсе.
 
 
ЧААДАЕВКА Безне өмет, мәхәббәт һәм тын дан Озак алдап назлый алмады. Очты нәкъ төш, нәкъ иртәнге томан Яшьлек юанычы, калмады. Кайный әле ләкин бездә теләк, Шомлы власть изгән заманда Чакырганын илнең көтә йөрәк Түземсезлек белән һаман да. Без көгәбез изге азатлыкның Минутларын һаман интегеп, Очрашуның гүзәл минутларын Көткән кебек гашыйк яшь егет. 
Рудалары астында Себернең Горур торып, сабыр итегез, Бушка китмәс сезнең фикрегезнең Бөек дәрте, авыр эшегез. Бәхетсезлекиең кардәше — өмет Сезнең җир астына үтеп кереп, Тагын сезгә шатлык, көч бирер,— Көткән көннәр алар тиз килер. Исән чакта йөрәк намус өчен һәм 
азатлык теләп янганда, Күңелләрнең гүзәл омтылышын Багышлыйк без, дустым, Ватанга. Ышан, иптәш: сокландыра төрган Бәхет таңы балкып туар ул; һәм Россия уяныр йокысыннан, Патшалыкның җимреге өстенә Исмебезне язып куяр ул. Ә. Исхак тәрҗемәсе. 
*1 
Каторгада сезнең куышларга, Җиткән кебек азат җырларым, Мәхәббәт һәм дуслык сезнең янга Бикләр аша салыр юлларын. Бар төрмәләр төшәр җимерелеп, Өзелерләр авыр богаулар, Сезне сөеп каршы алыр ирек, Кылыч бирер сезгә туганнар. Ә. Исхак тәрҗемәсе
 
ШАГЫЙРЬ
 
Шагыйрьне кадерле корбанга Сорамый әле Аполлон, Кайгыга шаушулы җиһанда Ваемсыз булып баткан ул. Уйнамый — сазы да тын аның, Җан татый салкын йокыны, Кем белә, бәлки ул дөньяның Иң гади, сансыз бер улы. Ә инде бик сизгер колагы Ишетсә изге бер сүзне, Шагыйрьнең саф рухы талпыныр, Уяпган бөркет шикелле. Ят аңа буш сүзе кешенең, Тели ул 
дөньяның зәвкында Юанып, күңел ачарга, Халыкның кумиры алдында һич имәс, имәс бер кайчан да Ул горур башын үзенең; Кача ул, кыргый һәм ачулы, Дулкыннар бәргән ярларга, Кача ул, күңеле борчулы, Шаулаган яшел урманга... 
М. Мөнир тәрҗемәсе

39 
 
РОМАНС Көзге көннең явымлы бер киче. Бер кыз бара тып-тын җирләрдән, Бәхетсез сөюнең яшереп җимешен Дерелдә гә 11 ку л ы и а к үтә р гә н. Тын табигать гүя уйга баткан, Урман —таулар йоклый, караңгы, Кыз күзләрен йөртеп тирәякка, Коты очып, куркып каранды. Көрсенде ул, яшьле күз карашы Сабый баласына тукталды... «йоклыйсың син, белмисең, нарасый, йөрәгемдә янган утларны! Уянырсың... имезеп күкрәк сөтен Кем соң, балам, сине иркәләр? Кем иркәләр сине? Анаң мескен Кочып үпмәс сине иртәгә! Юкка гына мине эзләрсең син! Мәңге оят миңа гаебем! Син мәңгегә мине онытырсың... Мин онталмам сине, бәгырем! Ятлар алыр сине асрар өчен, Үги дип каглырсыц син мәңге. «Атам-анам кайда?» дип сорарсың, Табалмассың, балам, семьяңны! Син бәхетсез! Син уйный алмассың, Боек бала булып үсәрсең. Ана сөйгән чакта үз баласын, Белмим, иркәм, ничек түзәрсең? һәр җирдә син ялгыз интегерсең, Язмышыңны мәңге каргарсың, һәр җирдә син авыр сүз иштерсең... Кичер мине, кичер, балам син! Син йоклыйсың!., балам соңгы тапкыр, Телим сине кочып үбәргә. Турылыксыз, куркынычлы закон Куша’ безне газап чигәргә. Әле еллар алып китмәс борын Синең шатлыгыңның гөлләрен, йокла, балам, әче яшьләр тулып Әрнемәсен нәни күзләрең,!..» Кинәт кенә күктә ай карады, Өй күренеп калды якында. Аппак булып, куркып, җәфаланып, Кыз тукталды ишек янында. Яшь баланы әкрен генә салды Кеше бусагасы төбенә, Үзе калтырап күзен читкә алды һәм яшеренде төннең эченә. Ә. Ерикәй тәрҗемәсе
 
ТОРМЫШ Күп булса да кайчак авыр йөге Арба җиңел бара юлыннан; Чая ямщик, картлач вакыт, безне Алып бара, төшми урыныннан. Без утырабыз бу арбага таңнан, Пошынмыйбыз башыбыз бетсә дә, Нәфрәт белән көлеп ялкаулыктан, Кычкырабыз, каула!.. 
АРБАСЫ Төш җитүгә гайрәт сүрелә бара; Йончыганбыз; ярлар, чокырлар, Таулы юллар безгә курку сала; Кычкырабыз: юләр, ипле бар! Гел тәгәри арба элеккечә. Күнгән инде кичен без моңа, Калгып барабыз без кунар җиргә, Ә атларны вакыт гел куа. Н. Арсланов тәрҗемәсе.
 
Грек кызы! Түкмә күз яшь, — баһадирларча ул үлде, Явыз дошман аткан кургаш аның күкрәгенә керде. Түкмә күз яшь — тәүге сугыш алдыннан ук син биг үзең Аңа намус аклау юлын, канлы юлны билгеләдең. Ирең сиңа сузды кулын, сизеп мәңге аерыласын, һәм улына күз яшь белән бирде шунда фатыйхасын. Әмма ирек җиле белән җилфердәде кара байрак. Нәкъ Аристогитон кебек кылычына чыбык урап; Мәңге шиңмәс мирт чыбыгын, ташланды ул яу кырына,— һәм үлеме белән бөек эш эшләде ул халкына.. 
Г. Шамуков тәрҗемәсе