Логотип Казан Утлары
Романнан өзек

НЕВА БУЕНДА 



Габдулла аз гына дулкынланып торган Неваның. „ һәм киң тасма шикелле сузылып киткән проспектның, мәһабәтеннән айнып өлгермәде, извозчик, артка каерыла төшеп, көйләгәнсыманрак йомшак кына итеп. «Тпру-у-у!» — дип куйды. Редакция шушында иде. Габдулла, үзенең таныш студенты артыннан ияреп, таш паркетлы вестибюльгә керде, аннан, коридор буенча китеп, уңга борылганнан соң, вениңнан стилендәге зур, көрән ишекне ачты. Тар, ләкин биек бүлмәнең эче, урамдагы томан шикелле, тәмәке төтене белән тулы иде. «Яхшыга бу,—дип уйлады Габдулла шунда ук, — димәк, монда яшьләрнең хөррияте хуҗаның мөселманлыгыннан өстенрәк икән!» Ул муллалар газетасының редакциясе дә мәчеткә ошаган төче тәмизлек белән аерылып тора торгандыр дип курыккан иде. Габдулла кергәндә, бүлмәнең озынча ике тәрәзәсе янындагы ике өстәлдә, ишеккә артлары белән өч кеше эшләп утыра, ә дүртенчесе, кара кәләпүшле һәм спай гына мыеклы, көмеш күзлеген маңгаена мен- , гезгән әфәнде бүлмә уртасына баскан килеш, кулына ниндидер кәгазь тотып, тегеләргә нәрсәдер сөйли иде. Габдулла аның беренче сүзләреннән үк коръән тәрҗемәсе турында сөйләгәнлеген аңлап алды. — Әйе, әйе, әфәнделәр, мәкаләне бик нык үзгәртергә кирәк, — диде ул керүчеләргә игътибар итмичә. — Без аны баш мәкалә итеп җибәрербез. Коръән тәрҗемәсе күк зур һәм мөһим мәсьәлә аерым кешеләр игътибарына гына тапшырылмый, бөтен милләт белән хәл кылына торган гаять зур дини һәм милли мәсьәлә ул... Тик шуннан соң гына ул керүчеләргә таба борылды һәм, студентка карап, русча сорау бирде: — Чем могу услужить? Студент Габдулланың исемен һәм фамилиясен әйтте. Өстәл янында эшләп утыручылар кинәт борылып карадылар. — Габдулла! — дип кычкырып җибәрде берсе һәм, кинәт урыныннан сикереп торып, Габдуллага ташланды. — Габдулла дус! Питер туфрагына баскан аякларыңа бәрәкәт! 1 Ул таза куллары белән Габдулланың ябык гәүдәсен кочаклап кысып алды һәм күтәреп куйды. Бу — Габдулланың эзләп килгән кешесе, аның Казан дусты, Закир — Менә шушы инде безнең Тукаебыз! — дип ул горурлангансыман 1 абдулланы көмеш күзлеклегә һәм иптәшләренә тәкъдим итте. — Таныш 40

41 
 
бул, Габдулла, бу безнең баш мөхәрриребез Сафиулла әфәнде, болары минем коллегалар... Шау-шу, сәламләү, кул кысулар китте. Шундый вакытны булып ала торган очкынлы һәм җор сүзләр кабыигалап куйды. Габдулла бу тар һәм биек бүлмәне бастырып куйган пеналга, ә кешеләрен шул пеналдагы ашалып беткән карандаш төпчекләренә ошатты. — Менә бүлмәгездә, сезгә караганда да ашалганрак, тагын бер каләм төнчеге артты, — диде ул. Кешеләр дусларча җылы, якын итеп әйтелгән бу сүздән рәхәтләнешеп көлештеләр. Бер сәгать тә үтмәде, уртага тартылган зур өстәл тирәсендәге Габдулла һәм редакция кешеләре кечкенә табынның чәеннән һәм мәеннән җиңелчә генә авыз итеп өлгергәннәр, кәеф шактый күтәрелгән, әнгәмә кызган, Казан һәм Петербургның иң мөһим хәбәрләре сөйләнгән иде инде. Моңа кадәр замана кешесе булып күренергә тырышып, яшьләр белән берәр касә күтәргән һәм, тарта белмәсә дә, тончыга-тончыга папиросның яртысын тартып куйган баш мөхәррир, мәҗлес игътибарыннан төшеп калмаска теләп, әңгәмәне үЗ кулына алырга тырышты. — Безгә берни дә язмыйсыз, Габдулла әфәнде. Газетабызга катнашуны түбәнсенәсез, ахры, — диде ул. — Язармын, басмассыз. Сез бит дини шигырьләрдән башка нәрсә басмыйсыз, — диде Габдулла. Ул инде бераз: кызып алган иде. Төртеп әйтү хуҗаның кәефенә тиде булса кирәк, ул бер секундка тынып калды, аннан соң, берни дә булмаган төсле, әңгәмәне ялгап алып китәргә ашыкты: — Булмаганга күрә басмыйбыз, Габдулла әфәнде!—диде. — Менә сез карагыз инде... — Ул, кинәт кузгалып, тәрәзә төбеннән бер өем хат алып килеп, өстәлгә салды. — Менә болар һәммәсе дә шигырь... Ләкин нә мәгънә, нә шнгырпять. Нишлик? Габдулла, хатларны берәм-берәм карап, күз йөгертеп чыкты һәм, бер кулъязмага тукталып, аны җентекләбрәк укый башлады. Мөхәррир кулъязмага күз төшереп алды: — Ә, әйе... Тоз Түбәдән яза. Хәбибрахман Әлмехәмметов дигән бер мөгаллим. Менә карагыз инде, күз яшеннән башка нәрсәсе бар? — Кичерә торган дәверебезне искә алганда, күз яше аз нәрсә түгел, Сафиулла әфәнде,—диде Габдулла. — Дәвер безнең өметләребезне алдады бит. Язмыш ханым бик нык чәбәкләде безне. Әле без шуны оныттыкмыни? Ул, безгә алтын таулар вәгъдә кылып, безнең алда бурычка керде һәм шул бурычын бүген кургаш белән түли. Лена буендагы йөрәк тетрәткеч фаҗиганың аһ-зары сезнең колакларга килеп җитмәдеме әллә? Нигә сезне күз яше гаҗәпләндерә? Без ничек көлик шулай булгач? % Кинәт Габдулла үзен алтынчы елларда Җаекта, «Фикер» редакциясендә утырган шикелле итеп тойды. Ул анда, шулай ялкынланып, үз фикерен кычкырып әйтә ала, шуны газетада язып чыгара, кара груһчылар белән үткен бәхәс алып бара иде. Язам, юк, туктамыйм мин һич Алардан бер дә кот чыкмый, — дип шигырьләр яза иде ул анда. Кайда ул замандагы темперамент. Нигә әле ул бу кадәр хәлсезләнеп китте соң? Габдулла, ашыгып, кесәсеннән кечкенә генә бер карандаш төпчеге табып алды һәм шигырьнең башыннан берничә юлын сызып ташлады, актыгына ике юл өстәде. Аннары ул аны Закирга сузды һәм, баш мөхәрриргә карап: — Мин сезнең белән риза. Шигырь җәүһәрләрдән түгел, әмма шулай Да басарга кирәк,— диде. — Басарга кирәк, димсез?
42 
 
— Әйе. Дәверебезнең фаҗигале кичерешеп яза Ул- У„НП„МЧГП|, түгел. Язсын, халык укысын, үа хәлен аңласын. Үз хәлег. .1Л<и- халык авырлыктан чыгуның юлын да кайгырта алмын. Мөхәррир, җавап бирә алмаудан түгел, мәсьәләнең китүеннән куркып булса кирәк, сүзне икенче якка борып җи эрде. Ыммм... Әйе. Ләкин... Җитди әңгәмәләр өчен әле безнең вакытыбыз бар. Без сезнең яңа шнгырьләрегездән берәрсен укып оирүегезне үтенер идек, Габдулла әфәнде. Редакцпядәгеләр кул чабып сорый башладылар: — Үтенәбез! — Просим! Габдулланың кәефе шигырь укырлык түгел иде. Шуңа күрә ул ишектән кемнеңдер «рөхсәтме?» дигән тавышына һәм әңгәмәнең бүленүенә сөенеп куйды. Бүлмәгә ак казаки өстеннән, кара постау пальто, башына каракүл бүрек кигән, сөрем пыялалы күзлекле, 50—55 яшьләр чамасында таза, пөхтә кыяфәтле берәү һәм бик купшы киенгән яшь бер егет килеп керде. Мөхәррир, аларны күргәч тә, урыныннан сикереп торды һәм, мәҗлестәгеләргә өстәлне тиз генә җыярга ишарә итеп, ике кулын күрешергә сузган килеш керүчеләргә таба китте: — Төкле аягыгыз белән, Госман әфәнде. Әйдүк, рәхим итегез. Бик- бик мәмнүнбез... Закир Габдулланың колагына шыпырт кына әйтте: — Петербургның атаклы сәүдәгәре. Үзенә күрә меценат- Газетабызның учредительләреннән. — Мәчет мөтәвәллиенә бик ошаган, күренеп тора,—диде Габдулла һәм алҗыган төс белән елмаеп куйды. Меценатны Габдулла белән таныштырдылар. — Шәһәремезгә тәшриф боеруыгыз белән бик шатмыз, әфәндем, — диде меценат, Габдуллага карап. — Сезне бик-бик күрәсемез килгән иде. Хосусан, менә минем Истамбул дарелфенүнен тәмамлап кайткан улым Рәшит бәй... Меценат улының дарелфенүнне алтын сәгать белән бетереп чыгуын һәм хәзергә татар мәдәнияте, татар әдәбияты белән бик кызыксынуын әйтте дә, улына карады. «Калганын үзең сөйлә, күрсәт боларга кемлегеңне, шаккатыр үзләрен!» — дигән караш иде аның күзләрендә. Рәшит бәй кыстатып тормады, алтын сәгатен чылбырыннан тотып тартып чыгарды да, сәләт кенә ачып, кире япты һәм аны кулында уйната-уйната ярым татарча, ярым төрекчә сөйләп алып китте. Ләкин «татар мәдәнияте һәм әдәбияты белән кызыксынучы» Рәшит бәйнең сөйләгәне гел Истамбулның сарайлары, манаралары, Босфор бугазының иртәнге һәм кичке күренешләре, солтанның мәчеткә йөрү тантанасы, Ая Суфия мәчетенең, «Йолдыз» сараеның зиннәтләре һәм башкалар булып чыкты. Сүз арасына, кирәксә-кирәкмәсә дә, бик еш кына «безем Истамбулда» яки «без шималь төрекләри» дип кыстыра торды. Меценат улының сүзләрен кинәнеп тыңлый, хуплап башын селки һәм «күрдегезме Госман байның улын» дигәнсыман, башкаларга карап- карап ала иде. Габдулланың эче поша башлаган иде инде. Аның менә бу төрек мәх- рәҗе белән «без шималь төрекләри» дип авызын бөрештереп утыручы егетне, зур борыныннан тотып, бүлмә буенча өстерәп йөрисе, яисә бик җитди төс белән: — Әйтегез әле, әфәндем, сезнең Истамбулда суганның бәйләме ничә тиен тора? — дип сорыйсы килә иде. Ләкин ул монда кунак, ә кунак булсаң, тыйнак бул дигән сүз бар Ах, нигә ул Закир, я Кәрим урынында түгел. Әгәр ул шулар урынында булса, һичшиксез шулай итәр иде. Чиктән тыш вәкарлылык өянәге
43 
 
белой интегүче шундый салам торханнарны дәвалау өчен бердәнбер һәм бик шәп чара бит ул. «Истамбуллы» әдәбият мәсьәләсенә дә күчте. Имеш, о, әфәндем, төрек әдәбпяты хәзер үзенең парлак дәверен кичерә, имеш, безем Истамбулда әдәбият ахшамнарында Әхмәт Һашим яки Мәхмүт Бөләнд кебек шигырь былбыллары йөрәкләрне һәяҗанга китерәләр. О, имеш, без шималь төрекләри бу илаһи авазларны ишетүдән мәхрүм, чөнки чын шигъриятне аңлар өчен безгә шималь һавасы комачаулый... «Нинди идиот!» — дип уйлап куйды Габдулла. Рәшит бәй дәвам итте һәм, Габдуллага таба борылып: — Вәли, әфәндем, дөрес хакыйкать удыр: сезгә һәм бу шимали бракып, урая вармали... Сезгә һәм безем Истамбулда чын әдәбият багында әдәбият былбыллариның сәсеи ишетмәли, — диде. — Мин төрекчә төшенмим, әфәндем. Татарча итеп әйтегез әле шул сүзегезне, — диде Габдулла. Аның түземлелеге инде чыгырыннан чыгып бара иде. Закир Габдулланың, төрекчә бик яхшы аңлап та, «Истамбуллы» купшы егетнең сүзләрен анламамышка салышуына елмаеп куйды һәм, бер минутка тотлыгып калган Рәшит бәйгә ярдәмгә килеп, аның сүзләрен үзенчәләтебрәк тәрҗемә итеп бирде: — Рәшит әфәнде сезгә, бу төньякны ташлап, Истамбулга барырга һәм әдәбият былбыллары булган Һашим һәм Бөләнд дигән шагыйрьләрдән өйрәнергә куша. — Минем сезгә бер соравым бар, — диде Габдулла, Рәшит бәйгә карап, — сез Пушкин дигән шагыйрь турында ишеткәнегез бармы? — Вәли, әфәндем, — диде Рәшит бәй. — Алайса, менә сез хәзер шул шагыйрьнең шәһәрендә утырасыз. — Вәли, әфәндем. — һәм сез шул гали зат каршында суган бәясенә тормый торган ниндидер Һашимнарны, Бөләндләрне күккә чөясез. — Әфәндем, безем Истамбулда... — Әфәндем, бу сезнең Истамбул түгел, ә безнең Питер, моны исегездә тотыгыз!— диде Габдулла һәм, бәхәскә һичбер урын калдырмаслык итеп, өстәлгә сугып куйды. — Безнең ил поэзиясенең, хәтта бөтен дөнья поэзиясенең кәгъбәсе монда. Ватаныбызның, Россиянең, мәдәният, сәнгать, әдәбият кыйбласы биредә. Бу шәһәр Пушкин һәм Лермонтовның, Гоголь һәм Толстойның бөек рухларын гәүдәләндерә. Сезнең Һашимнарыгыз, Бөләндләрегез йөзләрен шушы кыйблага юнәлдерергә һәм тез чүгәргә тиешләр. Ә сез... юк, мин бу турыда хәтта сезнең белән бәхәсләшеп торуны артык эш саныйм... Габдулла урыныннан кузгалды һәм өстәлдәге эшләпәсенә тотынды. Мәҗлес кинәт аптырау тынлыгына талды. Ләкин бу бер секунд кына дәвам итте. Аннан һәммәсе кинәт кузгалышты. Рәшит бәй, «аңламыйм» дигәнсыман җилкәләрен җыерып, атасына карады, атасы, аптырап, үзенең күзләрен мөхәрриргә текәгән иде. Мөхәррир бу көтелмәгән скандалның тәэсирен йомшарту теләге белән, кызганыч кына елмаеп, бер меценатка, бер аның улына, бер Габдуллага мөрәҗәгать итте: -— Әфәнделәр, кечкенә месаһәлә. Бер-беребезне аңлашып бетмәү нәтиҗәсе... Утырышыгыз әле... Ләкин берәү дә урынына утырмады. Меценат белән улы китәргә җыенды, Закир һәм аның иптәшләре, Габдулланы әйләндереп алып, калырга, китмәскә кыстый башладылар. Габдулла Закирның пиджак төймәсеннән тотып алды һәм: —• Закир дус, әйдә әле, табыйк әле берәр гостиница, — диде. — Бу шәһәрдә үз аягым белән басып тора торган урын кирәк миңа. Вакыйфта да шул булды, инде монда да шул. Арыдым мин болардан...
44 
 
Закир белой извозчик та шактый гостиницаларны нор , ҮР* чыкканнан соң, Габдулла Нева буендагы бер тыкрыкка керт ган «Казанская» дигән гостиницага туктады. — Җаекта да мни «Казан миһманхаиәсе»идә торган идем, кү1 1, бәхетем «Казан»нандыр инде минем,—диде ул. Ялгыз калу күңелсез буласын сизеп, ул Закирны үз янында кунуын үтенде. Икәү генә калып, диванга утыргач, аның дусына булган беренче соравы шул булды: — Әйт әле миңа, Закир! Синең бу муллалар газетасында эшләвеңнең мәгънәсе нәрсә? — Ә син ничек уйлыйсың, Габдулла?—диде Закир. — Бәлки мин ялгышамдыр, әмма синең монда эшләвеңне я революциянең беренче елларындагы ялкынның сүрелүе һәм реакциянең кайбер яшьләргә ясаган тискәре йогынтысы белән аңлатырга кирәк, я... я син — конспиратор... Закир, башын артка ташлап, кәефле генә итеп бер көлеп алды. — Яшермә дустыңнан, дөресен әйт!—диде Габдулла. Закир урыныннан торды һәм, бер сүз дә әйтмичә, бүлмә буенча әйләнеп килде. Аннары, Габдулла янында туктап, аңа туп-туры карап, җитди итеп әйтте: — Тыныч бул, дустым, һәрхәлдә беренчесе түгел, — моны мин сиңа дустым итеп әйтәм, — диде. — Аннан соң, зинһар, син бу газетага артык зур бәя биреп маташма. Бу газетаның киң масса өчен бер тиенлек әһәмияте юк. Моны фәкать бер йөз илле данә мулла-монтагай укый, алар да юньләп төшенмиләр... Чөнки аларның төшендерүчеләре— без. Аңлыйсыңмы шуны?.. — Ә баш мөхәррир? — Улмы? Ул, кадимчелектән китеп, җәдитлеккә килеп җитә алмый, ике арада адашып калган гадәттән тыш буталчык бер бәндә. Җитди киселергә ярата, юморны бөтенләй аңламый. Безнең үзара көлеп, берәр абсурд фикерне җитди төс белән әйтү аңа җитә кала. Ул шуны эләктереп алып, аны бик зур милли һәм дини проблема итеп күтәрергә әзер. Ләкин эш юләрне юләрсетүдә түгел, Габдулла, эш бөтенләй башка нәрсәдә... Бу редакция хөкүмәт маэмурларының күзәтүләреннән азат, иң тыныч һәм уңайлы урын. Бу турыда бүген син сорама, мин әйтмим... Икенче вакыт, яме? Габдулла бераз тынычланды һәм, Закирның сүзләрен куәтләп, сөйләп алып китте: — Аның Вакыйфы да зыялы бер монах бит. Икесе дә диннең череп аварга торган диварына терәү сугу, исламга ремонт ясау беләк җенләнә... Син шуны уйлап кара инде: алар, бер-берсен күрәсе килмичә, дошманлык саклап йөргән булалар. Принциплы кешеләр имеш. Крылов мәсәлендәге кебек, арслаи белән ишәк арасындагы каршылык булса, бер хәл иде. Мондый каршылык җәмгыятьне алга этәрә. Бу бит ике ишәк арасындагы каршылык... 
. * • Иртә белән Закир, бер-ике сәгатьлек эшем бар, дип китәргә ашыкты. Габдулла, аны озатып, коридорга чыкты. ’ Н Номерыннан бигрәк, Габдуллага гостиницаның озын якты һәм кызыл хәтфә келәм белән түшәлгән коридоры ошады. Казан «Болгао» ыныц тар, караңгы һәм таш идәнле суык коридоры түгел иде бу.
45 
 
— Кара әле, Питерда Казанның кадерен ничек беләләр, ә? Казан үзе гскә үз кадерен белми, — диде Габдулла. Тәмәке кабызып, алар Закир белән коридор буйлап киттеләр. Кызыл хәтфә юл алариы тагын бер коридорга алып чыкты һәм вестибюльгә төшә торган баскычка китерде. Анда хәтфә юл баскыч белән түбән төшә иде. һәрнәрсәгә исем кушарга ярата торган Габдулла аны ни өчендер «Муромцев юлы» дип, баскыч борылмасындагы зур көзгене «ревизор» дип, аның рококо стилендәге рамасының үрелеп, боргаланып киткән бизәкләрен «Вакыйф әфәнденең тел тасмалары» дин атады. Закирны озаткач, Габдулла «‘Муромцев юлы» белән яңадан үзенең номерына кайтты. Вакыйфларда уздырган өч көнлек төче һәм рыялы кунакчыллык богауларыннан инде ул хәзер бөтенләй азат, берәүгә дә бәйле түгел, үзенең вакыты аның үз ихтыярында, хәзер аңа узган көннәр турында иркенләп уйланырга һәм алдагы көннәргә план сызарга мөмкин. Ул өстәл янына килеп утырды һәм кесәсеннән куен дәфтәрен чыгарды. Ишек кактылар. «Бу кайсы тагын? Бер үк Вакыйф яки Сафиулла була күрмәсен. Кичәге «шималь төрекләре»сыман бәндәләрне китерә күрмәсен явыз җил»,— дип уйлап алды Габдулла һәм курка-курка гына ишекне ачты. Бүлмәгә, үзенең киң кара накидкасы белән зур кошсыман җилпенеп, Габдулланың Казан дусты Дауд һәм аның белән тагын ике кеше килеп керде. Тапыш булмаган ике кешенең берсе озын буйлы, ябыграк йөзле, кара, җыйнак мыеклы егет, ә икенчесе урта буйлы, киң җилкәле, студент кыяфәтле иде. — һа! — дип, шатланып кычкырып җибәрде Габдулла һәм мишәр- чәләтеп: — Дауд! Бу син бит, маем!—диде. Дуслар кочаклашып күрештеләр. Дауд иптәшләрен тәкъдим итте: — Сөләйманов, яшь, ләкин өметле педагогларыбыздан... Ушинский шәкерте. Шуның өстәвенә музыкант, әтисеннән качып, чорма консерваториясендә скрипка курсын бетергән,—диде ул керүчеләрнең озын буйлысы турында. Сөләйманов, елмая төшеп, мыегын сыпырып куйды һәм Габдуллага кул сузды. ' — Вахитов, — диде • Дауд, студент кыяфәтле, урта буйлы, киң җилкәле егеткә күрсәтеп. — Петербургның политехнический институт студенты... — Бывший студент, — дип төзәтте Вахитов һәм, зур, тере күзләре белән Габдулланы йотардай булып, аның кулын кысты һәм, бу юка кулны катырак кысканын сизеп, гафу үтенгәндәй елмаеп куйды. — Әйе, бывший, — диде Дауд, — уку хакың түләмәү сылтавы белән куылып чыккан студент. Ләкин аның моңа исе китми, хәзер инженердан врачка әверелеп, укуын дәвам иттерә. Ым-м... кайда әле, Вахитов? — Психоневрологическийда... Ләкин анда да... — диде — студент һәм тукталып калды. Габдулла, кызыксынып: —- Әллә «анда да эшләр нык түгелме? — диде. — Шундый бер мәсәл бар бит, Габдулла әфәнде,—диде студент ---------------- 
 Бүре сарыкка кычкыра: «Син мин эчкән суны болгатасың», — ди. «Нишләп болгатыйм, мин агымның түбән ягында торам бит», ди сарык. Бүре әйтә: «Анда минем эшем юк, минем сине ашыйсым килә», ли. Менә шундый самодержавие бүреләре һәрбер югары уку йортында бар... Уку хакы түләмәвем дөрес түгел, экзаменнардагы билгеләрем яхшы. Ләкин аларның мине бугазлыйсылары килә... — диде Вахитов һәм, ап-ак таза тешләрен күрсәтеп, көлеп җибәрде.
46 
 
_ Яхшы кешене берәү дә бугазларга теләмәс, — диде Сөләиманов > хәйләкәр генә елмаеп. Вахитов аның сүзен дөресләп башын иде: ТЛПМР1П ппптсигаппн — Виноват, әүлия түгел... Анысы дөрес! —һәм көмеш порте гарын чыгарып ачты да шундук кире япты. ™ — Тартыгыз, тарт, — диде Габдулла, — минем бүлмәдә хөррият дип белегез... Ә син, Дауд? Минем синнән оик күптән хәоәрем юк бит, маем! (Даут мишәр булып, үзе гел «маем» дип сөйләшкәнгә, Габдулла аны шулай атаган иде). Габдулланың соравына җавап итеп, Дауд үзенең Казаннан, « м- мәдня †††»дән киткәч, Тамбовтагы тугай авылында бераз мишәр балаларын укытып яшәвен, аннан иптәшләренең чакыруы буенча Питерга килеп чыгуын, монда укытучылык белән шөгыльләнеп, университетта ирекле тыңлаучы булып йөрүен кыска гына сөйләп бирде. Аннары үзе Габдулладан сораша башлады: — Соң син ничек, маем? Менә сине монда, Питерга, нинди рәхмәт җиле китереп ташлады? — диде. — Тукта, башлап утырышыгыз, рәхим итегез, — диде Габдулла,— аннары барысын да сөйләп бирермен. Кун аклар уты рыштыл ар. 
Габдулла Пптерда газета чыгару кебек практик 
тирә- аның Менә минем, зур булгач, Рәсәй манарасына менеп карыйсы килде. Тегендә, түбәндә мин аңламаган бик күп нәрсә ачылыр, аңлашылыр төсле тоелды. Җиде ел буе телебездән төшми авыз суыбызны Думаны да кереп карап чыгыйм, дидем... Кунаклар Габдулланың Дума турында язган сатираларын нар икән. Алар аннан бик зур канәгать хасил иткәнлекләрен Дума турында берничә анекдот сөйләп алдылар. — Дума халыкларның өметеннән көлә торган балаганга бара, — диде Габдулла.—Дума өстендә бер яшен яшьнәтеп, күк-күк- рәтеп аласы иде, «ләхәүләләрен» укып алсыннар иде комедиантлар... — Ул кук күкрәү якынлашып килә, — диде Вахитов. — Лена буенда яңгыраган атуларның тавышы эзсез калмады. Стачкалар давылы көннәи-көи көчәя бара, Россия,диңгезе иңеннән иңенә үзенең ачулы дулкыннарын күтәрә... „ — Пусть сильнее грянет буря!—диде, кинәт кабынып Даүд һәм йодрыгы белән кыска гына кискен хәрәкәт ясап куйды. Нәкъ шул вакыт ишек яныннан: Безумству храорых поем мы песню, — дигән бер тавыш ишетелде. Бар да кинәт ишеккә таба борылды. Ишектән Закир белән бергә бераз искерә төшкән студент фуражкалы, саргылт мыеклы, озын гына - оуилы берәү елмаеп килеп керде. Ул, таныштырып торуны көтмәстән, бүлмәдәгеләр белән күрешә башлады һәм , ~ Горькийның сүзләре безгә менә дигән пароль хезмәтен үтәделәр, инде танышып торуның да хаҗәте калмады, — диде. Аннан соң УЛ Сез-"Питерда?3— дидГ^ ТаИЫШЛар шикелле итеп: - Вот как! *'абдулла таиыш бУлмагаи бу кешенең садәлеген бик ошатты булса кирәк, шундук аның белән рәхәтләнеп сөйләшә башлады.
                     ††† Казанда революциягә кадәр яшәи килгән атаклы Сер мәдрәссә. 
максат турында "Ләкин күрү сөйләүне кирәксез тапты. Бу — эшкә ашмаган максат иде инде, бу — шагыйрьнең үз гомерендә гомумән бер тапкыр Питерны теләген гамәлгә ашыру өчен бик шәп сылтау булды. — Без малай чакта, мәзин күрмәгән арада манарага менеп, якны күзәтергә ярата идек, — диде Габдулла. — Аннан авыл, кешеләре, тормышы бөтенләй икенче төсле булып күренә иде. 
корыткан 
укыган- әйттеләр. 
әйләнеп 
47 
 
Закир алып кайткан төргәкләрен өстәлгә куйды һәм алар эченнән шешә белән закускалар чыгарды. 4 Ярты сәгать тә узмады, өстәл тирәсендә шау-шулы, күңелле мәҗлес кызып, кабынып китте. — Мнн сезне таныштырмадым бит әле, — диде Закир, — рәхим итегез: Петр Андреевич Светловидов. Яше белән өченче дистәне тутырып килә. Потомственный разночинец. Укып чыкмаган факультеты юк, ләкин бетереп чыкканы юридический фәннәр факультеты. Берәүдән дә бер тиен аласы юк, үзе бөтен дөньяга бурычлы... — И непокаянная душа, — дип өстәде үзе Светловидов. — Я, ярый. Бер личность тарих ясамый, аны без бергәләп ясыйк әле: 
Подымем стаканы, содвинем их разом! Да здравствуют музы, да здравстует разум! •—диде һәм ярты стакан кызыл аракыны күтәреп эчеп җибәрде. Дауд аңа тагын салмакчы булып шешәгә сузылды, ләкин студент стаканын читкә этәрде: — Җитте, мин эчмим. Моны да Тукаев әфәнденең безнең Питсрга килү шәрәфенә генә, — диде һәм, Габдуллага әйләнеп, аның Питерда озакмы торачагын сорашты. — Питердагы һәм аның тирәсендәге үзем кызыксынган урыннар белән танышып өлгергәнче, — диде Габдулла. — Кайда әле синең Питерда йөрү планың? — диде Закир. — Без аны хәзер мәҗлес уртасына салыйк!.. — Әнә!—диде Габдулла, өстәл өстендә яткан куен дәфтәренә башы белән ымлап. — Әмма ул бераз Эзоп теле белән язылган... — Алайса бу бигрәк тә интересно! — диештеләр кунаклар. Закир, куен дәфтәрен алып, кычкырып укый башлады: — Пушкин саласы. Лицей. Бакыр бахбай. Мөселман депутатларының йокыхаиәсе. Финляндия... Ишарәле сүзләрнең мәгънәләрен кунаклар, табышмак табучылар кебек, бер-берсеннән узышып, шау-гөр килеп һәм көлешеп берәмләп чишә бардылар. Габдулла болай язуның хикмәтен аңлата барды: — « Царское Село», «Дума» һәм башкаларны ачыктан-ачык язсам, берәр җантиме𠇇‡ тентеп алыр да, мине патша үтерергә, я Думаны шартлатырга килгән террорист дип уйлар, дидем. «Медный всадник»- ны, «Бакыр бахбай» дип яздым. Казан татарлары Державин һәйкәлен «Бакыр бабай» дип йөртәләр бит, бу шуның күңелемә ошаган каламбуры... Кунаклар көлештеләр. Аннан соң һәркайсы планга үз фикерен өстәде. Вахитов Габдулланың дәфтәренә «Сарай мәйданы» дип язып куйды һәм моның декабристлар аша Пушкин белән бәйләнеше барлыгын әйтте. Сөләйманов Мариинскида бара торган «Евгений Онегин» операсын тыңларга тәкъдим итте. — Әйе, әйе, әлбәттә, — диде Габдулла. — Казанга кайткач Фатих миннән, һичшиксез: «Пайтәхет операсын тыңладыңмы?» дип сораячак. — Сезнең опера белән дуслык юкмы әллә, — дип сорады хәйләкәр генә елмаеп Светловидов. — Алай ук түгел, әмма аның сәнгать буларак, бераз ясалмалыгы куркыта мине... Ләкин үземнең аны тыңларга өйрәнәсем килә. Бик өйрәнәсем килә, — диде Габдулла. — Мнн Фатих әфәнде Әмирханның татар музыкасы турындагы хыялын аның «Фәтхулла хәзрәт»е аркылы гына беләм. Кыю хыял... Ләкин ни өчен 1950 нче ел? Мин аны шактый якын тора торган хыял итеп күз алдыма кптерәм, — диде Сөләйманов.
                     ‡‡‡ Тукай «жандармгпы шулай атаган. 


 
— Сез музыкант, Газиз) әфәнде! Шуча күрә сезгә бу хыял якын — Ә ссз ничек уйлыйсыз?—дип сорады аннан Светлов!вдов. — Юк, мин музыкага каршы түгел,—диде Дауд. — Мпн иртәме, сонмы татарның операсы да, симфониясе дә, рәссамлары да оулуына ышанам, бик ышанам... Ләкин безнең аңа кадәр чишеләсе мәсьәләләребез күп... Без бит, мәдәният кешеләре буларак, яңа гына тәпи баса башлаган халык, Петр Андреевич! Безнең әле гыйльми рәвешiә эшләнгән словаребыз' да юк... Гыйльми нигездә язылган тарихыбыз да юк... энциклопедиябез дә юк... Ә бит алар, опера шикелле, хыял категория 
Ломоносовның тууы кирәк булган, — диде. Бу фикергә берничә кеше каршы төште. Төрле халыкларда моның төрлечә булганын һәм мондый эзлеклелекнең тарих өчен мәҗбүри булмавын әйттеләр. Габдулла Ломоносов дәвере белән Каюм Насыйри дәвере арасындагы кайбер ошашлар турында кызыклы дәлилләр китерде- Светловидов белән Вахитов бу эзлеклелекнең, дәверенә һәм иленә карап, социал һәм экономик шартларга нигезләнүен исбат кылдылар һәм аны гыйльми социализмның атасы булган Маркс фикерләре белән ныгыттылар. Вахитов, әңгәмәнең чыганагына кайтып: — Мин татарның университетын да, консерваториясен дә бик ерак хыял категориясе дип санамыйм... Алар халыкның эчендә ята торган потенциал мөмкинлек. Әмма алар калын боз катлавы астында... Менә безгә, җиңнәребезне сызганып, ломнар белән коралланып, шул бозла выкны актарып ташлар өчен урамга чыгарга кирәк... Светловидов, Вахитов фикерен тагын да ачыкландырырга теләп: — Абсолютизм бозын, — диде. — Дөрес әйтәсез, абсолютизм бозын, — диде Вахитов. Мәҗлес соң гына таралды. Габдулла шактый арыган, ләкин бүгенге кичәдән бик канәгать иде. — Сизәсеңме,—диде ул икәү генә калгач, Закирга карап, — соклангыч буын үсеп килә бит... Мин бу студентны патша түрәләренең ’ни өчен бугазларга теләүләрен һәм аның югары уку йортларына нн өчен сыеша алмавын аңладым... Әйе... Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гаваслары! Өстә бу ямьсез болыт баштай китәр, яңгыр явар, Күк булып күкрәр һавада'хөр яшәү даулашлары, Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары! Юк, болар теге, мин Җаектан Казанга килгәч очраткан, әлеге, аттестат зрелостига хәзерләнеп, урыны чыкса-чыкмаса да, учительләреннән ишеткән сүзләр белән ялтырарга тырышып йөрүче модный ябалаклар түгел инде! Юк, бу бөтенләй башка материал... 
Икенче көнне Габдулла урыныннан тора алмады, каты авырып китте. Аны ютәле өзлексез борчый, газаплый нде. Ул. аны үзенең порошоклары белән туктатырга теләсә дә, файдасы булмады. Закир аптекадан ике шешә зельтерский һәм өстенә нн өчендер бүре балалары рәсеме төшерелгән кечкенә тартма белән капсмльләр алып кайтты. Ул үзенең, кайчандыр йөткерә башлагач, шушылар бечән дәваланганын сөйләп бирде. Терелер өчен теләсә нәрсә йотарга хәзер торган Габдулла калтыранган куллары белән ике капсульны йотты һәм соңыннан зельтерский белән сөтне катыштырып эчеп җибәрде. Закир аңа А8  
сендәге әйберләр түгел, алар реаль мөмкинлек чигендә... Ул үзенең фикерен куәтләп рус тарихыннан мисаллар китерде һәм: — һәрхәлдә Чайковский мәйданга килер өчен, аннан йөз ел элек 

 
яңадан юрган астына кереп ятырга кушты. Габдулла, ана балаларча буйсынып, юрган астына кереп йомылды. Закир, аны юрган белән башыннан ук бөркәп, тирләргә кушты: — Бүген без беркая да чыкмабыз һәм номерга кешеләр дә кабул итмәбез, — днде. Ләкин ярты сәгать тә узмады, Габдулла юрган астыннан башын чыгарып: — Закир, карәле, бик шәп барып чыкты бит әле бу, — диде. — Мин тәмам сулыш алдым, җиңеләеп киттем... — Каплан, каплан тизрәк, юрган астында никадәр озак ятсаң, дәва шул кадәр нәтиҗәлерәк булыр, — диде Закир. Габдулла ихтыярсыз тагын ябынды, ләкин, хәле яхшыра башлаганга, сөйләнүдән туктамады: — Ах! Бу бүре балаларын кичә үк йоткан булсак, нинди шәп буласы икән! Минем җырлыйсым килә башлады инде! Ишекне шакылдаттылар. Габдулла тагын юрганын ачты. — Закир, кем анда? — Ят, ят тыныңны чыгарма, — диде Закир һәм үзе тиз генә бүлмәдән чыгып китте. Ишек артында аның кемнәр беләндер акрын гына сөйләшкәне ишетелде. Габдулла, башын күтәреп: — Закир, керсеннәр, керсеннәр! Кичәге егетләр түгелме соң алар? Без бит бүген бергәләп Бакыр бахбай янына барырга сүз куешкан идек. •. 1 Җавап булмады. Габдулла урыныннан торды һәм юрганын идәнгә өстерәгән килеш барып, ишекне ачты. Ялгышмаган икән, анда Дауд белән Сөләйманов басып тора иде. — Керегез, керегез!—диде Габдулла шатланып. — Аз гына көтеп утырыгыз. Мин юрган асты сәяхәтен тәмам итеп бетерү белән үк китәрбез... Дауд белән Сөләйманов керергә мәҗбүр булдылар һәм һәркайсы Габдуллага ял итәргә кирәклекне, Питерга чыгар өчен бүген һаваның аеруча начар икәнлеген әйттеләр. — Минем кәефем яхшы, бик яхшы хәзер, — диде Габдулла.— Закирның кирәмәт көче бар икән, менә бүре балалары белән имләде дә, авыруымны кул белән алып ташлаган шикелле булды. Габдулла киенә башлады. Закир, аны тыңлату мөмкин түгеллеген сизеп, юл куйды һәм чәй соратып алдырды. Габдулланың стаканына кичәгедән калган ромны бер аш кашыгы тутырып салды. Чәйдән соң Габдулланың кәефе тагын да күтәрелеп китте һәм аның Медный всадникны барып карау теләгенә бер төрле көч белән дә каршы тору мөмкин түгел иде инде. Бераздан алар Габдулланы, кул астында булган бөтен җылы киемгә төреп, күкрәгенә һәм муенына ике-өч шарф урап, һавага алып чыктылар. Извозчик аларны Невский буйлап Сенат мәйданына таба алып китте. Куе томан, болыт шикелле кисәк-кисәк булып, дәү йортлар арасында ашыкмый гына болганып йөри иде. Әйтерсең, күк җиргә инеп, җирне бөтенләй басарга, кысарга чамалый, ә җир аңа бирешмәскә теләп, бертуктаусыз койкалар кыңгыравы, извозчикларның еш кына *һей, һей!» дип кычкырулары белән каршылык күрсәтергә тырыша! Ниндидер бакча рәшәткәсе буйлап озак кына барганнан соң, извозчик, ниһаять атларын туктатты. — Әле еракмы? — диде Габдулла. п Килеп җиттек. Без ДАедпый всадник янында торабыз, — диде □акир, кулы белән сул якка таба күрсәтеп. «с. № 6.

50 
 
Габдулла ул күрсәткән якка борылды һәм, кинәт чигенә төшеп, Закирга'ике кулы белән тотынды. Закир аның бөтен гәүдәсе белән тетрәп китүен сизеп алды. Габдулла һәйкәлнең болыт астыннан килеп чыккан мәһабәтлелеге алдында каушап калды, һәйкәлнең гаять зур нигезе җиргә тияр-тимәс йөзеп йөри торган томан болыты белән капланган, шуңа күрә Петр һәм аның аты җирдән аерылып, һавадан очып барган шикелле күренә иде. Габдулла һаман шул хәлендә кала биреп: — Әллә бераз читкәрәк китәбезме, Закир? диде. Закир нзвозчикка һәйкәлдән бераз ерагаерга кушты. Бу юлы цокольне каплаган томан күтәрелеп, аның өстендәге атны һәм кешене каплап, агылып бара иде инде. — Нинди олылык! Нинди газамат!—дип пышылдады 1 аодулла, бик нык дулкынланып. Бср-ике минуттан аның күзе бу бакыр гигантка ияләшеп җитте. Ул Закирның җилкәсенә тотынган хәлдә извозчиктан төште һәм, җәяүләп, әкрен генә һәйкәлгә таба юнәлде. Башкалар аңа иярделәр. — Таваф булгач, таваф булсын инде бу, егетләр! Без бу бакыр алыпны әйләнеп чыгыйк, — диде Габдулла һәм барысы да әкрен генә һәйкәл янына килделәр. Габдулла, һәйкәл тирәсендә акрын гына атлап, аннан күзен ала алмады. Авызлыгыннан тартып, атны үрә бастырган кешенең бөтен нәрсәне бер селтәнеш белән җиңәргә әзер торган көчле омтылышы Габдулланың ихтыярын биләп алган иде. Хәтта ул' бу көчле омтылышлы һәйкәл тирәсендә туарга тиеш булган, ләкин скульптор тарафыннан ясалмый калган өермәнең дә . кайнап, өерелеп торуын сизгән шикелле булды. Извозчик янына килгәч тә ул, борылып, тынып, һәйкәлгә озак карап торды: — Әйе! Менә шушы икән инде ул Пушкинның: • 
Стоит с простертою рукою Кумир iia бронзовом коне, дигәне... Нинди дәһшәтле аның үрә күтәрелүе... Ул вакыттагы Россиянең үрә күтәрелүен күз алдына китерә бит, — диде. Алар яңадан гостиницага юнәлделәр. Күргәненең тәэсире астында булса кирәк, Габдулла юл буе бер сүз дә дәшмәде. Моңарчы Пушкинны ерактан, шигырьләре аркылы гына таныган Габдулла өчен «Медный всадник»ны күрү Пушкинның үзен күрү, аның якын гына с}'лышын тою тәэсирен калдырды. Пушкин да бит, менә шушы, Габдулла басып торган туфракка басып, Габдулла караган күзләр белән карап, бакыр гигантка сокланган һәм шуннан соң аның даһи әсәре мәйданга килгән. Номерга кайтып кергәч, ул пальтосын салмыйча гына урындыкка барып утырды һәм, ишек янындагы звонокның ак кнопкасына күзләрен текәп, тынып калды. Аның белән бергә кергән иптәшләре дә, аның күңел кичерешләрен бозарга теләмичә, тавышсыз-тыисыз гына кайсы кая урнашты. ■ Әйе... Пушкин... — диде. Габдулла. Ул һаман да шул кнопкадан күзен алмыйча, үз-үзенә сөйләгәндәй акрын гына дәвам итте: —тәнкыйтьчеләрдән берәү мине Пушкинга тәкълпд итүче дип чыкты һәм, һичшиксез, ул моны минем шагыйрьлек дәрәҗәмне кимсетү теләге оеләп әитте. Мине ул һич тә кимсетмәде. Андый тәнкыйтьчеләр шушы кош ә кадәр бернәрсәне төшенүдән гаҗизләр. Пушкинга тәкълпд итү, аңа ошарга тырышу — мөмкин түгел. Ай яктысында гына һәммә нәрсә unrVGCJIC а1-л14, С^’ ТаШ’ ГӨЛ Һәммәсе дә айның тонык яшел яктысын агылдыра. Әмма кояш чыкты исә Һәрнәрсә кояш нуры белән кабы


 
нып китә. Кояшны сөйгән, аның җылысы белән барлыкка килгән гөл кояшка ошыймы, яки ошарга тырышамы? һич! Пушкин — кояш ул. Аның көче үзенә иярүчеләр яки ошаучылар тудыруда түгел, ә үзенең даһилыгы белән өр-яңа, кабатланмый торган оригинал талантлар тудыруда. Менә алар, тормышта һәм әдәбиятта өстән генә йөзо торган тәнкыйтьчеләр, шушы хакыйкатьне оныталар. Габдулла, урыныннан торып, пальтосын салды һәм чөйгә элеп куйды. Аннан соң ул, сүзен дәвам иттереп, бүлмә буенча йөри башлады: — Алар әдәби вакыйгаларны тарихи югарылыктан торып аңлый алсалар иде, Пушкин кояшының рус әдәбиятын гына түгел, башка халыкларның әдәбиятын да никадәр җылытканын күрерләр һәм төшенерләр иде. Безнең татар әдәбияты үзенең тууы һәм үсүе белән Пушкинга һәм гомумән рус әдәбиятына бик зур бурычлы икәнен төшенерләр иде алар. Моннан 75 ел элек Пушкин: Слух обо мне пройдет по всей Руси великой, И назовет меня всяк сущий в ней язык, дип язды. Бу үзенең тарихи миссиясен аңлаган бөек җанлы кешенең пәйгамбәрлеге иде. Ә сез беләсезме, — диде ул, нидер исенә төшкән шикелле кинәт туктап, һәм иптәшләренең берәм-берәм күзләренә карап чыкты. — Татарның хәзерге поэзиясе әле тумаган бер чорны, шигъри сүз ишетергә сусаган күңелләр дини һәм ярым дини мөнәҗәтләр белән юанырга мәҗбүр булган чорны, — атап әйтим, үткән гасырның соңгы елларында — беренче тапкыр Пушкинның татарчага тәрҗемә ителгән «Бахчасарай фонтаны» килеп чыкты бит. Тәрҗемәсе зәгыйфь, теле җитми иде. Әмма без аны нинди сусау белән каршы алдык. Сәхраи Кәбнр уртасындагы юлчылар, җан керткеч салкын чишмәне күреп, аңа ничек ташлансалар, без дә аңа шулай ташландык, аны йотлыгып-йот- лыгып эчтек, коргаксыган күзләребезне, йөзләребезне аның шигъриятендә юдык. Безнең әдәбият аңа карап рус әдәбиятының ачык, я тонык копиясе булып әверелдеме соң? һич! Ул рус әдәбияты яктысында үз төсен тапты һәм хәзер үз төсе белән үсә һәм тирәнәя бара. Менә Пушкинның һәм рус әдәбиятының көче нәрсәдә! Габдулла тынды. Бөтенесе Габдулла сөйләгән сүзләрнең тәэсире астында тынып калдылар. Аннан Закир, торып, электрпчествоны кабызды. Бүлмә балкып, җанланып китте. — Бүлмәгә иигән эңгерне сизмәгәнбез, шул кадәр... «Шул кадәр син безне тәэсирләндердең» дип чын күңеленнән әйтмәкче булган иде Закир, әмма, Габдулланың моны күзгә карап мактау дип аңлавыннан куркып: — Шул кадәр мавыкканбыз, — диде. — Әйе, Габдулла, — диде Дауд. Ул ут яктысында кинәт караңгыланып калган тәрәзә төбендә уйланып басып тора иде. — Әдәбиятыбыз һәм гомумән мәдәниятебез тагын да тизрәк, тагын да күкрәбрәк үсәр иде... — Әйе, әйе,—диде Габдулла аны бүлеп. — Теге студентлар бик дөрес әйттеләр. Безнең гаять зур мөмкинлекләребез бар. Алар халык эчендә. .Халык зур ул, көчле ул, зирәк ул, әдиб ул, шагыйрь ул, музыкант ул, даһи ул... ләңнп... әйе, аның өстендә калын пстибдад бозы ята. Ул бозны актарып ташлаучы кирәк. Тиз һәм кискен рәвештә. Халыкны кузгатырга, аны... Ул, тагып да көчлерәк сүз’ табарга теләп, аз гына тукталып калды һәм, бакыр һәйкәл янында әйткән сүзен исенә төшереп: — ...үрә күтәрергә кирәк! — диде