Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

ЕВГЕНИЙ ОНЕГИН 


 
' Н БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Яшәргә дә ашыга, хис итеп калырга да ашкына. К. Вяземский I «Минем абзам бигрәк шәп тәртипле, Авырый башлау белән чын-чыннан, Хөрмәтләргә үзен мәҗбүр итте, Табалмады шәбен ул шуннан; Бүтәннәр дә аннан гыйбрәт алсын; Ләкин, раббым, нинди күңелсез соң Утыруы авыру янында Көне-төне, китми адым да! Никадәрле түбән мәкерлелек Ярым үлгән картны юату, Мендәрләрен җайлап кузгату, Дару бирү аңа хәсрәтләнеп, Аһлау, уйлап эчтән бары тик: Кайчан сине шайтан алыр! — дип». п Шулай уйлап почтовойда оча Яшь бер шаян, батып тузанга; Ул — Зевесның кодрәте буенча Варис тия барлык туганга. Дуслары Руслан һәм Людмиланың! Мин герое белән бу романның, Кереш сүзләр сөйләп тормый күп, Таныштырыйм сезне хәзер үк: Онегин — ул минем якын дустым, Туып-үскән Нева буенда, Бәлки сез дә тугансыз шунда Яки балкып йөргәнсез, укучым! Бервакытлар йөрдем анда мин: Миңа төньяк зарарлы ләкин. Ill Әткәсе шәп, гадел хезмәт итеп, Бурыч алып гомер уздырды, Ел саен ул килде өч бал биреп һәм, ниһаять, милКен туздырды. Евгенийны язмыш саклап калды: Караучысы башта Madame булды, Monsieur килде алмашка аңа. Шук, сөйкемле иде бу бала. Monsieur 1’Авве ярлы француз аны Интекмәсен, диеп, ул                      1 Аббат әфәнде. 2 Dandye (дэнди) — купшы киенгән кеше. 
хәтле, Бар нәрсәгә җиңел өйрәтте, Каты мораль белән борчымады,. Тиргәштерде шуклык кылганда, Летний садка йөртте һаман да. 
IV Килеп җиткәч Евгенийга шаулы Яшьлек чагы менә бер заман, — Назлы сагыш һәм өметләр чагы, — Чыгарылды Monsieur алардан. һәм Онегин чын иреккә чыкты, Соңгы мода белән чәч кыркытты, Лондон Dandye 1 2 күк киенде, /1\әмгыятькә керде ул инде. Французчаны ул бик яхшы белә, Дөрес яза, дөрес сөйли ул, Мазурканы җиңел бии ул, Башын ия бик табигый генә; Тагын нәрсә? Карар бирделәр: Ул акыллы, чибәр, — диделәр. 
V Ничектер һәм нидер без укыган һәммәбез дә аз-маз; шуңарга Шаккатыру тәрбия ягыннан Читен түгел, шөкер ходага. Онегиным, уенча күпләрнең (Бик каты һәм кискен хакимнәрнең), Укымышлы егет, тик педант. Бар аңарда уңай бер талант: Сөйләгәндә, үзен иркен тотып, Бар нәрсәгә өстән кагыла;

 
Зур бәхәстә дәшми тын кала, Бик күп белгән галим төсле итеп; Сөйли утлы эпиграммалар, Елмайсын дип, кинәт дамалар. 
VI Юк, модада түгел хәзер латынь: Белгән латинчасы аңарга, . Дөресен әйтсәм, җитә иде ләкин Эпиграфлар укып аңларга, Гәп корырга Ювенал турында һәм куярга vale ‡ хат ахрында; Ялгышса да белә ул аннан Бер-ике җыр Энеидадан. Сөймәсә дә актарырга гәрчә Җир йөзендә булып узганның Хронологик бөтен тузанын, Ул Ромулдан безнең көннәргәчә Анекдотлар күпме сакланган, һәммәсен дә шуның ятлаган. 
VII Шигырь өчен җанын кызганмау күк Бөек дәртләр анда булмады, Ул хорейдан, тырышсак та бик күп, Ямбны һич тә аера алмады. Сүгә иде Гомер һәм Феокритны, Укый иде ләкин Адам Смитны, һәм эконом иде тирәнтен, Аңлый иде, ягъни, дәүләтнең Ничек итеп байлык җыйнаганын, Ничек яшәгәнен һәм анда Гади продукт бик күп булганда Нигә алтын кирәк булмаганын. Аңлый алмый этне бу хакта, Сала бирде җирен закладка. 
VHI Евгенийның барлык белгәнен мин Сөйли алмыйм вакыт җитмәүдән: Чын даһилык күрсәткәне ләкин, Күп белгәне барлык фәннәрдән, Бертуктаусыз аңа яшьлегеннән Хезмәт, газап, шатлык булып кил гән . Көннәр буе эчен пошырган, Ялкау гына сагышландырган Бу фән — назлы дәртләр фәне иде,— Җырлаганга шул фән хакында Назон, газап чигеп ахырда, Даулы, гүзәл гомрен тәмам итте Италиядән ерак урында, Молдавиянең далаларында. 
                     ‡ Сәлам. 
IX 

Нинди иртә икс йөзлеләнә, Өметен яшерә, көнли белә ул, Ышандыра, ышанычны җимерә, Әрни, моңлы төскә керә ул, Нинди горур яки күндәм була, Салкын карый яки дикъкать кыла! Талгын карап, нинди тын кала, Нинди матур сөйли һәм яна, Нинди саксыз йөрәк хатларында! Берне сөеп, уйлап тик берсен, Оныта ала нинди үз-үзен! Җитез, назлы карый кайчагында, Кайчак кыю, кайчак оялчан, Тыя алмый яшен ул кайчан! 
XI 
Күренә ул нич.ек һаман яңа, Мактау сүзе сөйләп юата, Тиз калдыра саф күңелне таңга, Өмет өзгән булып куркыта, Тота белә күңел нечкә чакны, Яшь чактагы ялгыш карашларны Акыл һәм дәрт белән җиңә ул, Назлау көтә түзем генә ул,. Ялынып һәм мәхәббәтен сөйләп, Тыңлап тәүге йөрәк тибүен, Таләп итеп кызның сөюен, Яшерен кавышуга ирешеп кинәт, Икәү генә калып аулакта, Сабак бирә аңа шул чакта! 
XII 
Нинди пртә үзе борчый ала Назлы кокеткалар йөрәген! Көндәшләрен инде мыскылларга Булса әгәр аның теләге, Нинди зәһәр сүзләр ул тудыра, Ул аларга нинди аулар кора! Юләр ирләр ләкин аңа сез һаман да дус булып каласыз: Иркәлиләр шулай аиы менә Хәйләкәр ир, шикчән картлач та, Шәкерт булучы да Фобласка, Хатынына, ашына һәм үзенә 1 иза булып йөргән ирләр дә Мөгез таккан тәкәбберләр дә.


 
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК 
XXV Яшь Ольганың гүзәллекләреннән Торган саең егет җиңелде, Владимир бөтен күңеле белән Тәмле тоткынлыкка бирелде. Ул гел Ольга белән. Икәү бергә Караңгыда кызның бүлмәсендә; Тотынышып иртән кул-кулга йөри алар бакча юлында; Шуннан? Тәмам исереп ул гыйш- кына, Каушап кына, пазлы оялып, Кыз елмаюыннан көч алып, Җөрьәт итә кайчак йомшак кына Шаяртырга кызның чәченнән. Үбеп ала кием читеннән. 
XXVI Ольгага ул укый кайчагында Әхлак өйрәтүче романны, Табигатьне тасвир итү монда Узып китә Шатобрианны. Тик ике-өч битен романының Кызлар өчен хәвефлерәк урнын. (Мәгънәсез буш җирен) калдырып, Узып китә, кинәт кызарып. Кайчак алар икәү, шахмат алып, Утыралар аулак урында, Таянганнар өстәл кырына һәм тынганнар, тирән уйга талып, Ленский шунда пешка шудырып, Үз ладьясын суга, онытып. 
XXXI Яшь Ольганың альбомына җиңел Мадригаллар шагыйрь язмады; Салкын гына җор сүз белән түгел, Сөю белән сулый язганы: Яза ул үз Ольгасы турында, Күргән-пшеткәниең барысын да: Тоташ чынлык булып, гел ага Элегия, ошап елгага. Языков, син рухың белән шашкын, Ашкынасың, тирән сулыйсың, Алла белсен, кемне җырлыйсын, Элегияләрең җы е л г а чт ы и Сөйләп бирер алар бер көнне Повесть итеп синең үзеңне. 
XXXIV Иреккә һәм данга башын игән Владимир да, ярсып хыялы, Ода язар иде зур дәрт белән, Укымый шул Ольгасы аны. Үз иҗатын яшьле бер шагыйрьнең, Күзләренә карап сөйгәненең, Укыганы бармы? сөйлиләр, Шуннан бөек бүләк юк диләр. Тыйнак шагыйрь чынлап та бәхетле.. Туры килсә аңар укырга Йөрәк дәртен назлы матурга, Кабызучыга җырны, мәхәббәтне! Бәхетле... кыз гәрчә шул чакта Уйласа да башка бер хакта. 
XXXV Җимешләрен тик мин хыялларның, Гармонияле бөтен эшемнең Укыйм фәкать карт.няняма барын, Иптәшенә яшьлек көнемнең, һәм кәефсез аштан торып килгән Күршемне мин кинәт итәгеннән Тотып алып буам шул чакта Трагедиям белән почмакта. Яки (моны чынлап мин әйтәмен). Рифма, пошыну белән интегеп, Күл буенда йөрим мин гизеп 
һәм кыр үрдәкләрен өркетәмен: Ишетеп минем татлы җырларны, Алар ташлап оча ярларны. 
XLII Җитте чатнап торган суык көннәр, Көмешләнә кырлар өстендә... (Укучыбыз көтә рифма: гөлләр; Мә ал үзен әйдә тиз генә!) Купшы паркетлардан болайрак Сү өстендә ята боз ялтырап. Шат малайлар тимераякта Боз кисәләр шуып як-якта; Симез бер каз төшә елга буена, йөзәргә ул тели чак кына,, Кызыл тәпиен баса сак кына Боз өстенә, кинәт таеп егыла; Беренче кар оча, җилпенә, йолдыз булып ярга сирпелә. 
XLIV Онегин да нәкъ Чильд Гарольд булып. Уйчан ялкаулыкка салына: Бозлы ванна керә иртүк торып, Аннан — өйдә көне буена, Ялгыз гына исәпләргә талып, Түпа кие белән коралланып, Иртәдән үк бильярд. суга ул, Ике шарны һаман куа ул. Авыл киче килеп җитү белән Бильярдын һәм киен ,калдыра.


 
Табын әзер камин алдында, Герой көтә: бурлы өч ат җиккән Ленский килеп төшә үзенә: Ашны китерт әйдә тиз генә! 
XLV1I •ч Ут сүрелгән; җиңел көлгә төренеп, Алтын күмер көйри тын гына; Пар сибелә аз-аз гына күренеп, Камин акрын гына суына. Суырыла трубка төтеннәре Морҗа юлына. Өстәл өстендәге Якты касә чыжлый һаман да. Дөнья күмелә кичке томанга. (Сөям мин дусларча әкиятләр һәм дусларча бокал сугуны Энгер сәгатендә, бу чорны Бүре белән эт арасы диләр, Ни өчен? Белмим, нигә ишарә.) Сөйләшәләр дуслар үзара: 
XLVIII 
«Я күршеләр ничек? Ә Татьяна? Шук Ольганың соң иихәле бар?» — Агыз әле ярты касә миңа... Җитте, җаным... Бар да бик саулар; һәммәсеннән сиңа бик күп сәлам. Ах, Ольганың нинди гүзәлләнгән Иңбашлары, ах, ул күкрәкләр! Күңеле нинди! Бик шат булырлар, Барып чыгыйк: булганың юк күптән, Үзең тиеш, дустым, аңларга: Ике тапкыр булдың аларда, Эзең дә юк шуннан... ах, мин бүкән! Онытканмын, алгы атнага Чакырулы бит син аларга. — 
XLIX 
«Мин?» — Әйе, Таняныц шимбә 
көйне Туган көне һәм шул табынга Ольга белән карчык дәште сине, Сылтавың юк бармый калырга. — "Әмма анда халык күп булыр бит, Җыен имгәк шунда җыелыр бит...» «Мин ышанам, булмас чит кеше, Булса булыр тик уз өй эче. Әйдә барыйк, соравымны тыңла. Я, ризамы?» — «Риза». — «Яшә син!» Бунда Ленский үзенең касәсен . Кызның саулыгына бушатты да Сөйләп китте янә сөйгәнен: -Бул инде ул гыйшык дигәнең. 
ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК XII Һәм Лариннар семьясында тиздән 
Матур тавышы тынды Ольганың. Полыгына китте алар өйдән, Язмыш колы булган уланның. Ачы яшьләр түгеп, ана карчык, Кызы белән саубуллашкан вакыт, Хәлсезләнде, тәмам какшады; Ләкин Таня җылый алмады, Тик сарылды үлем аксыллыгы Аның хәсрәт тулы йөзенә. Бар да чыгып баскыч төбенә, Хушлашканда, чорнап, ыгы-зыгы, Яшьләр утырышкан арбаны, Ул озатып калды аларны. 
XIII ; 
Озак карап торды эзләренә, Әйтерсең лә, томан аркылы... һәм Татьяна ялгыз, ялгыз менә! һәйһат! күпме еллар дус кызы, Аның назлы һәм яшь күгәрчене, Аның туган, якын сердәшчесе, Аерылды аннан мәңгегә, Буйсынды да язмыш иркенә. Күләгә күк йөри интегеп ул, Я күз сала буш, тын бакчага... Тик һичкайда шатлык юк аңа, һәм табалмый һичбер җиңеллек ул Яшерелгән кайнар яшенә — Йөрәккәе меңгә теленә. 
XIV Бу рәхимсез ялгызлыкта инде Аның дәрте ныграк кабына, һәм еракка киткән Онегинны Яшь йөрәге ешрак сагына. Тик ул күрмәс аны моннан ары; Ул санарга тиеш чын дошманы Үз туганың үтерүчене; Үлде шагыйрь... инде мескенне Хәтерләми һичкем, һәм башкага Яшь кәләше аның бирелде. Истәлеге төтен шикелле, Очып китте зәңгәр күккә таба, Ике күңел апы, бәлки дә, Уйлый булыр һаман... Тик нигә? 
XV. Көн кич иде. Тынып ага сулар, Күк сүрелә. Коңгыз быжылдый. Инде кайта кичке уенчылар; һәм аръякта, төтәп, җемелди


 
Балыкчының уты. Кырдай шунда, Аныц көмеш төсле яктысында, Хыялларга чумып, тын атлап Татьянабыз килә озаклап. Килә, килә. Кинәт күз алдында Күрә таудан бояр йортларын, Авыл өстен, агачлыкларын, ‘һәм бакчасы якты су янында. Карап тора — һәм бу яшь йөрәк Тибә башлый тагын көчлерәк. 
XVI Аны борчый төрле шикле уйлар: «Алгамы соң, артка китимме?.. Ул монда юк. Мине танымыйлар...’ Шул бакчаны күрим, шул өйне», һәм Татьяна көчкә тынын алып, Таудан төшә. Бик нык аптыранып, Карангалый тирә-ягыиа... ‘һәм керә буш ишек алдына. Ташланалар этләр, өреп, аңар. Аның куркып кычкыруына Бала-чага йорттан җыела, һәм шаулашып, якалашып, алар Эт төркемен куа шул чакны, Яннарына алып туташны. 
XVII «Күреп булмас микән барин өен?» — Дип сорады Таня. Балалар, Ачкычларны алып килер өчен, Анисьяга тиз-тиз чабалар. Анисья шул минут килеп җитте, һәм ишекләр аңа ачылып китте, Килеп керде Таня буш өйгә, Күптән түгел герой биредә Торган иде безнең. Таня карый- Бильярд кие залда ял итә, Иске кәнәфидә, бер читтә, Манеж камчысы. Ул алга атлый; «Бу: камин, — ди карчык, — һәм бире: Утыра иде барин бер үзе. 
XVIII Ә Ленский мәрхүм белән кышын Аш ашыйлар иде шушында. Боерыгыз минем арттан, кошым, Барин кабинеты бусында; Ул ял 'Итә, кофей эчә бире, Приказчиктан хисап ала иде. Караштыра китап битенә... Карт барин да торды биредә, Минем белән якшәмбе көн, шулай, Күзлек киеп тәрәз каршында, «Юләр» уйный иде шушында. Ярлыкасын аның җанын ходай, Сөякләре ятсын тын гына Җир-анабыз, кабер куенында!» 
XIX Ягымлы күз йөртеп як-ягына, Татьянабыз карый һәрберен, Якын күренә бөтен нәрсә аңа, һәм юата моңсу күңелен Ярым газап биргән яме белән: Бу өстәл дә — сүнгән шәме белән, Китаплар да; тәрәз катында Келәм япкан кровате да. Айлы күрнсш тә шул тәрәзәдән, һәм бу нурсыз ярым-якты да, Лорд Байронның.портреты да, һәм эшләпә кигән, йөзе сүрән Чуен курчак та шул бүкәндә, — Кул кушырып торган бер хәлдә. 
XX Татьяна бу купшы, киң бүлмәдә Озак басып тора сокланып. Тик соң инде. Салкын җил тибрәнә. Тыш караңгы. Йоклый чолганып 
Яшь агачлык елга томанына; Ай югалды инде тау артына, ’һәм бик вакыт күптән китәргә — Изге юлчы — бу яшь чибәргә, һәм Татьяна, яшреп борчылуын, Тик сагышлы сулап тын гына, Китеп бара кайтыр юлына. Ләкин сорый ирек куелуын Буш замокта ешрак булырга, Бер ялгызы китап укырга. 
XXI Саубуллашты Таня карчык белән йорт капкасын чыккач, һәхм янә Килеп җитте иртүк ул бер көннән. Шул калдырып киткән бүлмәгә, һәм тынлыкка чумган кабинетта, Бар дөньясын онтып беравыкка, Ниһаять ул калды ялгызы, ’һәм озаклап яшен агызды. Тотынды ул китапларга аннан. Башта күңеле анда булмады, Ләкин аңа китап томнары Сәер күренде бик. Кинәт шуннан, Укуга ул комсыз ябрылды,'— Башка дөнья аңар ачылды. Ә. Исхак. Ә. Ф ә й з п һәм Ш. Маннур тәрҗемәсе