БӨЕК ПЕТР ГАРӘБЕ
Петрныи. көчле ихтыяры белән үзгәртелгән Россия. /7. Языков.
i БҮЛЕК Мин Парижда. Сулый гына түгел, яши башладым ми??. Дмитриев. Сәяхәтче журналы.
Бөек Петр байтак егетләрне, тамырыннан үзгәртелгән дәүләткә кирәкле белем алсыннар дип, чит илләргә җибәргән иде. шулар арасында аның крестнигы, гарәп Ибраһим да бар иде. Ул, Париж хәрби мәктәбендә укып, артиллерия капитаны булып чыкканнан соң, Испания сугышында батырлык күрсәтте һәм авыр яраланган хәлдә яңадан Парижга кайтты. Император иксез-чиксез эш арасында да һәрвакыт үзенең сөекле гарәбенең хәлен белешкәләп тора һәм аның уңышлары турында, үз-үзен ничек тотуы турында мактаулы хәбәрләр ала иде. Петр аңардан бик канәгать иде һәм аны Россиягә кайтырга кабат- кабат чакырды, ләкин, Ибраһим кайтырга ашыкмады. Ул әле үзенең ярасын сылтау итеп, әле белемен тирәнәйтергә теләвен, әле акчасы җитмәвен сылтау итеп, җавап бирә һәм Петр, аның үтенечләрен санлап, аңардан үзенең сәламәтлеге турында кайгыртуын үтенә, тырышып укуы өчен рәхмәт әйтә һәм үз расходларына акчаны бик саклап кына тотса да, аның өчен үзенең казнасын кызганмый, червонецлар җибәреп тора һәм, шуңа өстәп, аталарча киңәшләр һәм үгет-нәсихәтләр язып җибәрә иде. Бөтен тарихи язмаларда күрсәтелү буенча, ул замандагы французларның җилбәзәклекләре, тилерүләре һәм байлыклары бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел. Сарайда, Людовик XIV патшалык итү чорының соңгы елларын төсмерләткән, диндарлык, эрелек һәм әдәплег лекнең эзе дә калмый. Куп кенә яхшы сыйфатлары белән бергә һәртөрле бозык сыйфатларны берләштергән герцог Орлеанский, бәхетсез- леккә каршы, ике йөзле була белми. ПалеРояльдәге азу-тузулар Париж өчен яшерен сер булып калмыйлар: кызыктыргыч үрнәк булалар. Шул чакта Law килеп чыга: акчага хиресле-к кәеф-сафа коруга' күңел ачуга омтылу белән кушыла; утарлар юкка чыга; әхлак бозыла'; французлар келәләр һәм өметләнәләр, шулай итеп, дәүләт сатирик водевильләрдәге җиңел такмак көе астында таркала. Шул ук вакытта җәмгыятьләрнең күренеше бик кызык була Укымышлылык һәм күңел ачу теләге төрле катлау кешеләрен бер-берсенә якынайта. Байлык, ягымлылык, дан, талантлар, сәерлек үзе һәм кызыксындырырдай яисә кәефләндерердәй нәрсә генә булмасын — барысы да
бердәй яхшы каршы алына. Әдәбият, гыйлем һәм фәлсәфә үзләренен тын кабинетларын ташлап, модага ярар өчен югары җәмгыятькә аралашалар һәм аныц карашлары белән идарә итәләр. Җәмгыятьтә хатын- кызлар хөкем сөрәләр, ләкин инде алар үзләренә табынуны таләп итмиләр. .Тирән ихтирам тыштан гына түбәнчелек күрсәтү белән алышына. Герцог Ршпельенец азынулары, яна Афина Алкивиадасы тарихка керен калалар һәм шул заманның, гореф-гадәтләрен күрсәтәләр.
Temps fortune, marque, par la licence, Ou la folie, agitant son grelot, D’un pied l£ger parcourt toutc la France, Ou nul mortel ne daigne etre devot, Ой Гоп fait tout excepte penitence §
Ибраһимның Парижга килүе, аның буе-сыны, укымышлылыгы һәм табигый акылы Парижда бар кешенең дә игътибарын җәлеп итте. Ханымнарның барысы да la negre du czar** үз өйләрендә күрәселәре килеп, һәркайсы аны үзенә чакырырга ашыкты. Регент аны берничә тапкыр үзенең күңелле кичәләренә чакырды; Ибраһим, Аруэтның яшьлеге, Шольенең картлыгы, Монтескье һәм Фонтенельләрнең сүзләре белән күңелле кичәләргә әверелгән, кичке аш мәҗлесләрендә булды; бер балдан да, бер бәйрәмнән дә, театрлардагы беренче спектакльләрнең берсеннән дә калмыйча, үзенең яшьлегенә һәм нәселенә хас ялкынлы дәрт белән шул шаукымлы тормышка бирелде. Ләкин Ибраһимны бу күңел ачулар, бу искиткеч ирмәкләрне Петербург сараендагы җитди-гадилеккә алыштыру уе гына куркытмый. Ибраһим Парижга андый күңел ачуларга караганда ныграк җепләр белән бәйләнгән иде. Яшь гарәп гашыйк иде. Графиня Д., бик яшь булмаса да, чибәр иде әле Унҗиде яшендә монастырьдан чыгу белән үк аны, ул үзе яратырга да өлгермәгән бер кешегә кияүгә биргәннәр һәм аның яратуы хакында ире соңыннан беркайчан да кайгыртмаган. Кеше телендә графиняның сөяркәләре бар, имеш, дигән сүзләр йөрсә дә, югары җәмгыятьнең йомшак законнары буенча, ул яхшы атлы булып санала, чөнки аны берәр көлке яисә кызыктыргыч маҗарада гаепләрлек түгел иде. Аның өе модаларның берсеннән дә калышмый иде. Анда Парижның иң күренекле кешеләре ж.ыннала иде. Ибраһимны графиня белән яшь Мервиль таныштырды, ул егет гомумән графиняның соңгы сөяркәсе санала һәм үзе шуны һәртөрле юллар белән башкаларга сиздерергә тырыша иде. Графиня Ибраһимны ихтирам белән каршы алды, ләкин аңа әллә ни аеруча игътибар күрсәтмәде: бу нәрсә Ибраһимның күңеленә ошады. Гадәттә яшь негрны, бёр әкәмәт төсле күреп, аны сырып алып, исән-саулыгын сораштыралар, аңа төрле сораулар бирәләр, һәм бу кызыксыну, тышкы яктан аңа яхшы караш күрсәтү белән өртелгән булса да, аны кимсетә иде. Без хатын-кызның игътибарын җәлеп итәргә тырышабыз һәм безнең тырышуларның бердәнбер максаты да шул дияргә мөмкин. Аларның игътибар итүе безнең күңелне рәхәтләндерсә, ләкин ул Ибраһимның күңелен шатландырмый, хәтта ул аны әрнетә һәм ачуын да китерә иде. Ул үзенең алар каршында, үзе белән һичбер уртаклыгы булмаган дөньяга очраклы рәвештә генә килеп эләккән, үзенә бер төрле ят бер мәхлүк икәнен, ниндидер бер сирәк очрый торган ерткыч хайван төре икәнен сизә. Хәтта ул берәүнең дә
§ Иркенлектә узган ул бәхетле чакта. Шалтыравык чыңлатып һәрбер чатта Шашкынлык Франция буйлап гизде. Әзер булып тәүбәдән башкасына Гыйбадәт кылудан барысы бизде. * Патша гарәбен.
10
күзе төшми торган кешеләргә кызыга һәм аларның бернигә яраксыз лыкларын бәхеткә саный иде. Үзе турында: табигать мине сөелер өчен яратмаган дип уйлавы, аны үз көченә артык таянудан һәм мин-минлек таләпләрен.! н коткара һәм шул нәрсә аның хатын-кызлар белән мөгамәләсенә еруча гүзәллек бирә. Сөйләшкәндә ул эре һәм гади сөйләшә иде, z ра ш һәрвакыт шаяртып сөйләүләрдән һәм французларга хас үткен фикерләрдәге яшерен мәгънәле сүзләрдән туйган графиня Д. ныц күңеленә ошады. Ибраһим графиняның өенә еш кына баргалады. Ьара-тора графиня яшь негрның тышкы кыяфәтенә ияләште һәм үзенең кунак бүлмәсендә пудралы париклар арасында кап-кара булып күренгән ул бөдрә чәчле баш аңа ничектер ягымлы булып күренә башлады хәтта. (Ибраһимның ярасы башында булганлыктан, ул парик кими, башын бәйләп йөри иде). Ибраһим 27 яшьтәге, озын һәм зифа буйлы егет иде. Аңа, гади кызыксынуга караганда, җитдирәк тойгы белән күз салучы чибәр х’атын-кызлар да әз түгел; ләкин хатын-кызга ялгыш карашта булган Ибраһим яисә бернәрсә дә күрми, яисә алар чытлыкланалар дип кенә уйлый нде. Ә инде күзләре графиняның күз карашы белән очрашкан чакларда Ибраһимның шикләнүе бетә. Графиняның күз карашында шундый сөйкемле ягымлылык чагыла, Ибраһим янында ул үзен шундый иркен, шундый садә тота, ул чытлыкланадыр, яисә мыскыллап көләдер дип шикләнергә һич урын калмый иде. Мәхәббәт дигән нәрсә Ибраһимның уена да кереп чыкмый иде, ләкин инде графиняны көн саен күрү аның өчен кирәкле бер эшкә әверелде. Ул, кая гына барса да, аны очратырга тырышты һәм графиняны һәрбер очрату аңа көтмәгәндә күктән төшкән бер бүләк кебек тоелды. Графиня аның тойгыларын Ибраһимның үзеннән элек сизенде. Ни әйтсәң дә, өметсез һәм таләпсез мәхәббәт хатынкызның йөрәгенә, аны төрлечә алдап кызыктырырга тырышуга караганда, уңышлырак тәэсир итә. Ибраһим бар чагында графиня, аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп, һәрбер сүзенә колак салып утыра торган булды; ул югында уйга чума һәм гадәттәгечә тирә-юненә игътибар итми башлый иде... Аларның шулай берберсенә күңел куюларын иң элек Мервиль сизеп алып, Ибраһимны тәбрик итте. Мәхәббәтне дөрләтеп җибәрер өчен, берәр чит кешенең шуны хуплап әйткән сүзеннән дә көчле нәрсә юк. Мәхәббәт сукыр ул һәм үз-үзенә ышанып җитмәгәнлектән, нинди таяныч булса, шуңа тизрәк тотынырга ашыга. Мервильнең әйткән сүзләре Ибраһимны уятты. Аңарчы ул үзе яраткан хатынкызның аңа бирелү ихтималы турында уйламый пде; шунда кинәт аның күңелендә өмет туды; ул акылын җуяр дәрәҗәдә гашыйк булды. Аның көчле дәртеннән куркынган графиня, аңа дусларча үгет- нәсихәт укып, акыллы киңәшләр биреп, каршы торып караса да, булмады, графиняның үзенең көче дә какшый башлаган иде. Бер-бер артлы саксыз бүләкләүләр башланды, һәм ахрында графиня, егетнең күңелендә үзе үк кабындырган дәртнең көченә мавыгып, шул дәрт тәэсиреннән тәкатьсез булып, Ибраһимга бирелде... Күзәтүчән җәмгыять күзеннән бернәрсә дә яшеренеп кала алмый. Графиняның яңа мәхәббәте озакламый бар кешегә дә фаш булды. Кайбер ханымнар аның гарәпне сайлавына гаҗәпләнделәр, күбесенә бу эш табигый булып күренде. Кайберәүләре көлделәр, икенчеләре графиняның бу эшенә гафу ителмәслек абайсызлык дип карадылар. Ибраһим белән графиня башта, үзләренең мәхәббәте белән мавыгып, бернәрсә дә абайламадылар, ләкин озакламый ирләрнең оятсыз мәгънәле шаярту лары һәм хатын-кызларның чәнчеп әйткән сүзләре аларның анына*ба рып җитә башлады. Аңарчы Ибраһимның эре һәм салкын мөгамәләсе егетне андый һөҗүмнәрдән саклап килә иде, ул бу нәрсәләргә тузә алмады һәм нәрсә белән каршы торырга да белмәде. ‘ Җәмгыятьнең
11
ихтирам итүенә күнеккән графиня үзенең мыскыл һәм гайбәт азыгы булуына салкын кан белән карый алмады. Ул әле елый-елый Ибраһимга зарланды, әле аны бик нык шелтәләде, әле аңа: юкка шау-шу куптарып мине бөтенләй һәлак итмә, мине яклап сүз әйтмә дип, ялварды. Яна бер вакыйга хатынның хәлен тагын да чуалта төште. Саксыз мәхәббәтнең нәтиҗәсе күренде. Юатулар, киңәшләр, тәкъдимнәр дисеңме— берсе дә калмады һәм барысы да кире кагылды. Графиня үзенең һичшиксез һәлак булачагын күрә һәм бөтенләй өметсезләнеп шуны көтә иде. Графиняның хәле кешегә фаш булгач, гайбәт яңадан көчәйде. Юк- барга тәэсирләнүчән ханымнар, котлары чыгып, ах-вах килделәр; ирләр, графиня кара бала тудырырмы, ак бала табармы дип, бәхәсләштеләр. Аның иренә карата эпиграммалар яуды; ә ире бөтен Париҗда бары бер үзе генә бернәрсә белми, берни сизенми йөри иде. Хәлиткеч минут якынлашты. Графиняның хәле коточкыч иде. Ибраһим көн саен аның янына килеп-китеп йөри. Ул графиняның җаны һәм тәне торган саен хәлсезләнә баруын күрә. Хатынның куркуы һәм күз яшьләре минут саен яңара иде. Ниһаять, графиня беренче газаплы минутлар башлануын сизде. Ашык-пошык чаралар күрелде. Графны өйдән чыгарып җибәрергә юл таптылар. Доктор килде. Шуннан бер- ике көн элек бер ярлы хатынны үзенең яңа туган баласын чит кеше кулына бирергә күндергәннәр иде; шул баланы алырга кеше җибәрделәр. Ибраһим бичара графиня яткан йокы бүлмәсе белән янәшә генә кабинетта утыра иде. Ул, тын алырга да кыймыйча, графиняның ыңгырашуларын, асрау кызның шыпырт кына сөйләшкәнен һәм докторның боерыкларын ишетеп торды. Графиня озак азапланды. Аның һәрбер ыңгырашуы Ибраһимның йөрәген телгәли; тавыш тынып торган һәрбер минут Ибраһимның котын ала иде... Кинәт ул, акрын гына кычкырган бала тавышын ишетеп, үзенең шатлыгын җиңә алмый, графиняның бүлмәсенә атлыгып керде — түшәктә, хатынның аяк очында кара тәнле бала ята иде. Ибраһим аның янына барды. Аның йөрәге бик нык типте. Ул калтыраган кулы белән улын чукындырды. Графиня, хәлсез елмаеп, аңа үзенең хәлсез кулын сузды... Ләкин доктор, авыруның артык тәэсирләнеп өзлегүеннән куркып, Ибраһимны аның яныннан алып китте. Яңа туган баланы өсте ябык корзинага салдылар да, кеше йөрми торган баскычтан гына өйдән алып чыгып киттеләр. Икенче баланы алып килеп, графиняның йокы бүлмәсенә аның бишеген куйдылар. Ибраһим бераз тынычланып кайтып китте. Графны көттеләр. Ул сөң гына кайтты һәм хатынының баладан исән-сау котылуын белгәч, бик шатланды. Шулай итеп, кызык шау-шу көткән публика алданып калды һәм гайбәт сөйләү белән генә юанырга мәҗбүр булды. Бар, нәрсә дә тагын үзенең элекке хәленә кайтты. Ләкин Ибраһим үзенең язмышы үзгәрергә тиешлеген һәм аның графиня белән торуы кайчан да булса графка беленү ихтималы барлыгын сизә иде. Ул чакта инде, нәрсә генә булса да, графиня һичшиксез һәлак булачак. Ибраһим өзелеп сөя һәм графиня да аны шулай ук сөя; ләкин графиня көяз һәм җилбәзәк холыклы. Бу аның беренче мәхәббәте генә түгел. Аның йөрәгендәге иң нечкә хисләрнең җирәнү һәм нәфрәт тойгылары белән алышынуы да ихтимал. Ибраһим инде графиняның күңеле суына башлау минуты якынлашканын күрде, хәзергә кадәр көнләшүнең ни икәнен белмәсә дә, ул тойгының нинди булачагын алдан ук сизенеп курыкты; аерылу газабы аңа караганда җиңелрәк булырга тиеш дип уйлады һәм, бәхетсез мәхәббәт җепләрен өзеп, Парижны ташлап, Россиягә китәргә ниятләде; Петр да аны әллә кайчаннан шунда чакыра, һәм ул үзен анда кайтырга бурычлы итеп тә сизә иде.
12
II БҮЛЕК
Матурлык иркәләми мине бик үк, Шатлык та куандырмый ул кадәрле, Ул чаклы ук җиңел түгел мин акылга, Ул чаклы ук бәхетле дә түгел җаным. Шөһрәт теләү белән мин җәфаландым, Ишетәм, дан шау-шуы мине чакыра.
Держании.
Көннәр, айлар үтте, ләкин гашыйк Ибраһим алданган хатынны ташларга батырчылык итә алмады. Графиня ана көннән-көи ныграк ияләшә барды. Аларның уллары ерак провинциядә тәрбияләнә иде. Кеше телендәге гайбәт басыла башлаган, һәм мәгъшуклар инде, булып үткән давылны дәшми-тынмый гына искә алып һәм киләчәк турында уйламаска тырышып, тынычланыбрак кәеф-сафа кора башлаганнар иде. Бер көнне Ибраһим герцог Орлеанскийныц сарайда кабул итү тантанасына барды. Герцог, аның яныннан үткән чакта туктап, аңа: буш вакытта укырсыз дип, бер хат бирде. Бу Петр I нең хаты иде. Патша, аның кайтмавының чын сәбәбен сизенеп, герцогка: үзенең Ибраһимны көчләргә теләмәвен, Россиягә кайтукайтмауиы аның үз иркенә куюын, үз кулында тәрбияләнеп үскән ул егетне һәрхәлдә беркайчан да таш-1' ламаячагын язган иде. Бу хат Ибраһимның күңеленә бик нык тәэсир итте. Шул минуттан башлап аның язмышы хәл ителде. Икенче көнне ул регентка үзенең хәзер үк Россиягә китәргә теләвен әйтте. «Нишләвегез турында уйлап карагыз, — диде аңа герцог. — Россия сезнең ватаныгыз түгел; сез үзегезнең кызу кояшлы туган илегезне кайчан да булса тагын күрә алырсыз дип уйламыйм: ләкин Франциядә озак торгач, сезгә ярым кыргый Россиянең һавасы һәм көнкүреше дә шулай ук чит булды инде. Сез Петр . кул астындагы кеше булып тумагансыз. Миңа ышаныгыз: аның киң күңелле рөхсәтеннән файдаланыгыз. Франциядә калыгыз, аның өчен сез каныгызны да түктегез инде һәм ышаныгыз, сезнең күрсәткән хезмәтләрегез һәм талантыгыз биредә дә тиешенчә бүләкләнми калмас». Ибраһим герцогка чын күңелдән рәхмәт әйтте, ләкин үзенең ниятендә калды. «Кызганам, — диде аңа регент,— ләкин шулай да сез дөрес эшлисез». Ул аңа отставка бирергә вәгъдә итте, һәм Петрга барысын да әйтеп язды. Ибраһим тиз генә юлга чыгарга җыенды. Иртәгә китәм дигән көнне кичен гадәтенчә графиня Д. янында уздырды. Графиня бернәрсә дә белми иде, Ибраһимның аңа әйтергә батырлыгы җитмәде. Графиня тыныч һәм күңелле йөрде. Ул, Ибраһимны берничә тапкыр үз янына чакырып алып, аның уйчанлыгыннан көлде. Кичке аштан соң барысы да кайтып киттеләр. Кунак бүлмәсендә графиня белән аның ире һәм Ибраһим гына калды. Бичара Ибраһим графиня белән икәү генә калыр өчен дөньядагы бөтен нәрсәне бирердәй булды; ләкин граф Д. камин янына барып, шундый иркенләп утырып алган ■ иде ки, аны бүлмәдән чыгарып җибәрергә өмет юк иде. Өчесе дә дәшми-тынмый утырдылар. Ахрында графиня «Bonne nuit»†† диде. Ибраһимның сулышы кысылды һәм кинәт аның йөрәге бу аерылуның ни дәрәҗәдә авыр булуын сизде Ул баскан урыныннан кузгалмый тора иде. «Bonne nuit, messieurs», - диде графиня, тәкрарлап, Ибраһим һаман кузгалмады... Ниһаять анын күз алды караңгыланып, башы әйләнеп китте, ул көч-хәл белән бүлмәдән чыкты. Өенә кайткач, ул бөтенләй аңын җуйган диярлек ХӘРЛӘ 'гүбәндәге хатны язды: ' ‘ «Мин китәм, сөекле Леонора, сине мәңгегә ташлап китәм Синең белән башкача аңлашырга көчем җитмәгәнлектәп сиңа хат кына язам.
†† Хәерле төи.
13
Минем бәхетем озакка бармас иде. Язмыш һәм табигать минем бәхетемә каршы булуга карамастан, мин ул бәхет белән ләззәтләндехМ. Син миннән бизәргә тиеш идең; мәхәббәтен, сүрелергә тиеш иде. Мине һәрвакыт шул уй борчыды, хәтта синен, аяк очында, синең дәртле фидакарьлегеңә, синең чиксез назлавыңа сокланып, бөтен нәрсәне оныткан кебек тоелган минутларда да — шул уй эзәрлекләде... Җилбәзәк акыллы җәмгыять үзе теория хәлендә рөхсәт иткән нәрсәне тормышта күрсә, аны аяусыз куа башлый: ул җәмгыятьнең мыскыллап көлүе кайчан да булса сине җиңәр иде, синең ялкынлы йөрәгеңне үзенә баш идерср иде — һәм ахырында син үзеңнең мәхәббәтеңнән оялыр идең... Ул чагында мин нинди хәлгә төшәр идем? Юк! Ул коточкыч минутка чаклы үлүем яхшырак, сине ташлавым яхшырак... Миңа барнәрсәдәи дә синең тынычлыгың кадерле: бар кешенең дә күзе безгә текәлгән чакта син тынычлык рәхәте күрә алмадың. Син башыңнан кичергән курку азапларын, хурлануларыңны — бөтенесен исеңә төшер; улыбыз туган чактагы коточкыч көннәрне исеңә төшер, һәм уйлап кара, мин моннан соң да сине шундый борчуларга, шундый куркыныч хәлләргә дучар итәргә тиешме? Шундый нәфис, шундый гүзәл хатынның язмышың кеше дип аталу хокукына чак ирешкән бичара бер мәхлук негрның бәхетсез язмышы белән кушарга көчәнү нигә кирәк? Гафу ит, Леонора, гафу ит, бердәнбер, сөекле дустым. Синнән аерылу белән бергә гомеремнең беренче һәм соңгы шатлыгыннан аерылам. Минем ватаным да, туганнарым да юк. Күңелсез Россиягә китәм һәм мин анда ялгызлыгым белән генә юанырмын. Хәзердән башлап җитди эшкә биреләчәкмен, һәм шул нәрсә шат һәм рәхәт көннәр турындагы газаплы истәлекләрне, бөтенләй юкка чыгармаса да, һәр хәлдә бераз оныттырыр... Гафу ит, Леонора, — бу хаттан мин синең кочагыңнан аерылган кебек аерылам; гафу ит, бәхетле бул — һәм ара- тирә үзеңнең бичара негрың турында, хыянәтсез Ибраһимың турында уйла». Ул шул төнне үк Россиягә китте. Сәфәр ул көткән дәрәҗәдә үк куркыныч булмады. Аның хыялы чынбарлыкны җиңде. Париждан ераклашкан саен ул анда мәңгегә ташлап киткән нәрсәләрне якынрак һәм җанлырак итеп күз алдына китерде. Ул Россия чигенә барып җитүен дә сизми калды. Көз җиткән иде инде. Ләкин, юл начар булуга карамастан, ямщиклар аны җилдәй очыртып алып бардылар Һәм Ибраһим сәфәргә чыгуының 17 нче көнендә иртә белән, ул замандагы олы юл өстеңдә утырган, Красное Селога килеп җитте. Петербургка 28 чакрым калган иде. Атлар җигелгәнче Ибраһим ямщиклар өенә керде. Почмакта, өстенә яшел бишмәт кигән, авызына балчык трубка капкан, озын буйлы бер кеше, өстәлгә таянып. Гамбург газеталары укып утыра иде. Ул, кемнеңдер кергәнен ишетеп, башын күтәрде һәм: «Ә! Ибраһим?—дип кычкырып, утырган урыннан торды: — Исәнме, крестник!» Ибраһим, Петрны танып, шатлануыннан » аның кочагына ташланмакчы булса да, ихтирам белән туктап калды. Патша, аның янына килеп, аны кочаклап, башын үпте. «Син кайта дигән хәбәрне әйттеләр дә, сине каршы алырга килдем. Мин сине монда кичәдән бирле көтәм», — диде Петр. Ибраһим аңа ничек дип рәхмәт әйтергә белмәде. «Үз повозкаңа безнең арттан барырга куш, үзең минем белән утырырсың да, миңа барырбыз», — диде Петр, сүзен дәвам иттереп. Патшаның коляскасын китерделәр; ул Ибраһим белән бергә утырды; атлар чаптырып алып киттеләр. Сәгать ярымнан алар Петербургка барып җиттеләр. Ибраһим самодержавиянең теләве белән сазлыктан калкып күтәрелгән, яңа туган башкалага кызыксынып карады. Ачык буалар, ярлары ныгытылмаган каналлар, кая карасаң, анда агач күперләр
14
кеше ихтыярының табигать көчләре белән көрәштә күптән түгел җи- неп чыгуын күрсәтәләр, йортлар ашык-пошык кына салынган кебек күренәләр. Бөтен шәһәрдә Невадан башка әллә ни искитәрлек әйбер күренми. Нева исә, үзе әле гранит рама белән бизәлмәсә дә, сугыш һәм сәүдә корабльләре белән тулган иде инде. Патшаның коляскасы Патша Бакчасы дип аталган сарай алдына килеп туктады. Ишек төбендә Петрны Париждагы соңгы мода буенча киенгән, 35 яшьләр чамасындагы бик чибәр бер хатын каршы алды. Петр, аның авызыннан үпкәннән соң, Ибраһимның кулыннан тоткан хәлдә: «Минем крсст- никны таныдыңмы, Катенька: аны элеккечә яратып кадер-хөрмэт итүеңне үтенәм»,— диде. Екатерина, үзенең үткен кара күзләрен Ибраһимга текәп, якты чырай белән кул бирде. Аның артында торган зифа озын буйлы, роза чәчәгедәй саф, матур һәм яшь кенә ике кыз ихтирам белән Петр янына килделәр. «Лиза, — диде ул аларның берсенә. — Ораньенбаумда сиңа минем алмаларымны урлап биргән гарәп малаен хәтерлисеңме? Менә ул: таныштырыйм үзеңне». Бөек княжна көлеп җибәрде һәм кызарып китте. Аш бүлмәсенә керделәр. Патшаны көтеп, табын хәзерләп куйганнар икән. Петр, Ибраһимны да чакырып, бөтен семьясы белән бергә ашарга утырды. Аш янында ул Ибраһим белән төрле нәрсәләр хакында сөйләште, Испания сугышы турында, Франциянең эчке эшләре турында, регент турында сораштырды. Петр ул регентның күп эшен ошатмаса да, үзен ярата иде. Ибраһим акыллы һәм күзәтүчән егет иде. Петр аның җавапларыннан бик канәгать булып калды; ул Ибраһимның бала чагындагы кайбер кыланышларын искә төшерде һәм алар турында шундый күңелләнеп, шундый эчкерсез сөйләде ки, ул ягымлы һәм кунакчыл хуҗаның Полтава герое икәнен, һәм Россияне тамырыннан үзгәртеп • төзүче көчле һәм . каты куллы кеше булуын берәү дә башына китерә алмас иде. Аштан соң патша, рус гадәтенчә, ял итәргә ятты. Ибраһим патша хатыны белән бөек княжналар янында калды. Ул, аларның кызыксынуларын канәгатьләндерергә тырышып, Париж тормышын, андагы бәйрәмнәрне һәм көяз модаларны тасвирлап сөйләде. Ул арада сарайга патшага якын кешеләрдән кайберәүләре җыйналдылар. Ибраһим, Петрның кырыс холыклы киңәшчесе князь Яков Долгорукийыы таныды, халык арасында рус <Раусты дигән исем казанган галим Брюсны, үзенең 'элекке иптәше, яшь Рагузинскийны, купшы князь Меншиковны һәм патшага доклад белән яисә боерыклар алырга килгән башка кешеләрне күрде. Меншиков исә гарәпнең Екатерина белән сөйләшеп торганын күргәч, аңа бик эре генә, күз кырые белән генә карап куйды. Патша ике сәгатьтән соң чыкты. «Карап карыйк, үзеңнең иске эшеңне онытмадың микән, — диде ул Ибраһимга, — язу тактасы ал да, минем арттан бар». Петр, токарияда бикләнеп, дәүләт эшләре белән шөгыльләнә башлады. Ул бер-бер артлы әле Брюс белән, әле князь Долгорукий белән, әле генералполицмейстер Девиср белән бергә эшләде һәм, Ибраһимга үзе әйтеп торып, берничә указ һәм карар яздырды. Ибраһим аның йөгерек һәм тирән акылына, игътибарының шундый җитезлегенә, көчлелегенә һәм эшенең төрлелегенә гаҗәпләнеп бетә алмады. Хезмәтен бетергәннән, соң Петр, шул көнгә билгеләнгән эшләрнең, барысы да эшләнеп беттеме икән дип, куен дәфтәрен алып тикшереп чыкты. Аннан соң, токарнядан чыккан чакта Ибраһимга: «Вакыт соң инде, син аргансыңдыр. Элекке вакыттагыча биредә генә куй. Иртәгә үзем уятырмын», — диде. Бер үзе генә калгач, Ибраһим көч-хәл белән аңын җыйды. Ибраһим үзенең Петербургта икәнен, 0үген ул үзенә балачагыннан ук, якын булган бөек кешенең янында икәнен аңлады. Балачагында әле ул аның кадерен белеп бетермәгән иде.
15
Ул графиня Д. белән аерылышканнан соң, беренче тапкыр, үзенең шулай көне буе тик аның, турында гына уйламаганлыгын икърар итеп, офтанып та куйды. Киләчәктә тормышының яңа тәртип белән баруы, эш һәм даими хезмәт аның көчле тойгылар, эшлексезлек һәм яшерен кайгы белән йончыган күңелен күтәрә алачак икәнен күрде. Бөек кешенең юлдашы булып, аның белән берлектә бөек халыкның язмышына тәэсир итү уе Ибраһимның күңелендә беренче тапкыр дәрәҗәгә омтылу тойгысын уятты. Кәефе шундый хәлдә ул үзенә хәзерләнеп куелган кроватька барып ятты һәм шуннан соң инде, гадәттәгечә төш күрә- башлап, ерак Парижга, сөекле графиня кочагына күчте.
III БҮЛЕК
Күктәге болытлардай, Безнең уйлар үзгәртәләр үз рәвешен, — Бүген сөйгән нәрсәбезгә нәфрәт туа иртәгесен. В. Кюхельбекер.
Икенче көнне'Петр, үзенең вәгъдәсе буенча, Ибраһимны йокысыннан уятты һәм аны Преображенский пойктагы бомбардирлар ротасының капитан-лейтенанты булуы белән котлады; Петр үзе шул ротаның капитаны иде. Сарай кешеләре Ибраһимны уратып алдылар, патшаның яңа сөеклесе булган бу кешегә һәркайсы берәр ягымлы сүз әйтергә тырышты. Тәкәббер князь Меншиков дусларча аның кулын- кысты. Шереметьев үзенең Париждагы танышлары турыңда сораштырды; Головин исә аны көндезге ашка чакырды. Башкалар да аңардан үрнәк алдылар, шулай итеп, Ибраһим аз дигәндә бер ай буе кунакка йөрергә тиеш булды. Ибраһимның көннәре, һаман бер төрле булса да, эш белән үтә иде — шул сәбәпле ул эч пошу дигән нәрсәне белмәде. Ул Петрга көннән көн ныграк ияләште, аның бай эчтәлекле күңелен көннән-көн яхшырак аңлады. Бөек кешенең уйларын күзәтү иң мавыктыргыч фән ул. Ибраһим Петрның Сенатта Бутурлин һәм Долгорукий белән сүз көрәштерүен, хөкүмәт тарафыннан законнарга карата бирелә торган мөһим аңлатмаларны тикшерүен, адмиралтейство коллегиясендә Россиянең диңгездә бөеклеген раславын күрә, аның ял сәгатьләрендә Гавриил Бужинский, Копиевич һәм Феофан белән бергәләп, чит ил публицистларының тәрҗемәләрен каравын яисә берәр купецның фабригына,. һөнәрченең эш урынына һәм берәр галимнең кабинетына баруын күрә иде. Россия Ибраһимга бик зур бер мастерской булып күренде, анда машиналар гына хәрәкәт итәләр кебек, анда һәр кеше, куелган тәртипкә буйсынып, үз эше белән мәшгульдер кебек тоелды. Ул үзен дә үз станогы янында эшләргә тиеш дип санады һәм Парижда торган чактагы күңел ачулар турында мөмкин чаклы азрак офтанырга тырышты. Аңа тик икенче бернәрсәне, сөекле истәлекне күңелдән чыгару гына читенрәк булды: ул еш кына графиня Д. турында уйлый, аның хаклы ачулануын, елавын һәм кайгыруын күз алдына китерә... Ләкин кайчакта: ул югары җәмгыятьтә күңел ачадыр, яңадан берәүгә мәхәббәт баглагандыр, икенче берәү бәхетледер дигән коточкыч уй Ибраһимның сулышын кыса, аның йөрәге жу итеп китә; аның канында көнчелек уты яна башлый һәм кара бите буйлап кайнар күз яше агарга җитешә иде. Бер көнне иртә белән ул үзенең кабинетында эш кәгазьләре карап утырганда кинәт французча кычкырып исәнләшкән тавыш ишетте; Ибраһим тиз генә артына әйләнеп карады һәм, Ибраһим киткән чакта Парижда югары җәмгьпять өермәсендә калган яшь Корсаков аны шат
16
ланып сәламли-сәламли кочаклап алды. «Мин, әле 1 _ п ' да, ТУП-туры сиңа йөгереп килдем, — диде Корсак . Д /л'‘1и| барлык таиышбелешләр сиңа сәлам әйттеләр, сине юксына п . ра~ фпия Д. сине чакырырга кушты һәм менә сиңа аның хаты». ' ора шм, хатны дулкынланып алып, таныш кул* белән язылган ул хатка үз күзенә үзе ышанырга базмый карап торды. «Мин шуңа куанам, бу кыргый Петербургта эч пошудан үлмәгәнсең икән әле! —диде Корсаков, сүзен дәвам иттереп. — Монда нишлиләр, ни эш башкаралар? Синең тегүчең кем? Опера оештырдылармы ичмаса?» Зиһене таралган Ибраһим аңа, патша хәзер корабльләр верфендә эшлидер мөгаен дип җавап бирде. Корсаков көлеп җибәрде һәм: «Хәзер синең уең миндә түгел, бүтән вакытта туйганчы сөйләшербез; патшага күренергә барыйм», дип, бер • аягы өстеңдә генә зырр итеп әйләнеп, бүлмәдән йөгереп чыгып китте. Ибраһим, үзе генә калгач, ашыга-ашыга хатны ачып укыды. Графиня Ибраһимны юри шулай кылануда һәм аңа ышанмауда гаепләп, иркәләнеп зарланган. «Син минем тынычлыгым, сиңа дөньядагы бар нәрсәдән кадерле, дисең, Ибраһим: ул сүзең хак булса, һич көтмәгәндә китеп, мине шундый хәлгә төшерер идеңмени? Мин сине җибәрми тотып калыр дип курыккансыңдыр; ләкин ышан, мин, сине сөюемә карамастан, синең рәхәт тормышың өчен һәм бурычым дип санаган эшең өчен ул мәхәббәтемне корбан итә алган булыр идем», дип язган һәм, хатны үзенең өзелеп сөюе турындагы сүзләр белән тәмамлап, әгәр инде кайчан да.булса тагын күрешергә өмет юк икән, һич югы, ара-тирә ха г язгала дип ялварган иде. Ибраһим бу кадерле хатын шатланып үбә-үбә егерме тапкыр укып чыкты. Графиня турында тагын да берәр нәрсә ишетергә ашкынып, Корсаков андадыр әле дигән өмет белән, адмиралтействога барырга җыенганда гына, ишек ачылып, Корсаков тагын үзе килеп керде. Ул инде патша янында булган һәм гадәтенчә үзүзеннән бик канәгать кебек күренә иде. «Entre nous * патша, бик сәер кеше икән, — диде ул Ибраһимга. — Мин барганда ул, әллә нинди киндер фуфайкадан гына, яңа корабльнең мачтасына менгән иде, мин үземнең депешаларымны тоткан килеш шунда үрмәләп менәргә мәҗбүр булдым. Баудан гына ясалган баскыч өстендә адәм рәтле реверанс ясарлык та урын булмады һәм мин бөтенләй каушап калдым, гомеремдә андый хәл булганы юк иде. Шулай да патша, кәгазьләрне укыганнан соң, мине баштан аяк күзеннән кичерде һәм минем шундый килешле итеп, купшы киенүемә кәефе килеп таң калды, буган; һәр хәлдә ул елмайды һәм мине бүгенге ассамблеягә чакырды. Ләкип мин Петербургта чит ил кешесе кебек; алты ел читтә йөреп, мондагы гореф-гадәтләрне онытып -бетергәнмен; зинһар, минем менторым булып, анда барышлый мине алырга кер һәм мине таныштыр», диде. Ибраһим риза булды һәм сүзне үзен кызыктырган нәрсәгә борырга ашыкты. «Графиня Д. ни хәлдә?» — «Графинямы? Синең китүеңә башта бик кайгырды ул, билгеле; аннан соң бара-тор а юа нды, билгеле, һәм үзенә яңа сөяркә тапты; беләсеңме кемне? Озын маркиз Р ны; нәрсә күзеңне акайттың? бу нәрсәләр сәер булып тоеламы әллә сиңа? Кеше, бигрәк тә хатын-кыз үзенең т-бигате буенча озак кайгыручан түгеллеген белмисеңме әллә? Бу хакта яхшылап уйла, мин, юлдан кайткан кеше барып ял итим; мине алырга керергә Ибраһимның йөрәгендә нинди тойгылар туды? Көнчелекме? Ярсумы? Өметсезлекме? Юк; басынкы, тирән кайгы туды. Ул үз-үзенә кабат-Ю- бат шулай буласын белгән идем, шулай булырга тиеш иде лип ГУЙЛЫ Аннан, графиняның хатын ачып, тагын бер тапкип , ’ Д J Д‘ ' башын салындырып, ачынып, елап җибәрде Р 'КЫП ч“кты да’ ! изак елады ул. Күз яше Үзара гына әйткәндә.
аның кайгысын җиңеләйтте. Сәгатькә карагач, ассамблеяга барырга вакыт икәнен күрде. Ибраһим анда барудан котылса, бик шат булыр иде дә, ләкин ассамблея хезмәт зше санала һәм патша үз тирәсендәге кешеләрнең анда булуын таләп итә иде. Ибраһим, киенеп, башта Корсаковка барды. Корсаков, шлафрок киеп, французча китап укып утыра иде. «Шулай иртә барыргамыни?» диде ул, Ибраһимны күргәч. «Алтынчы ярты бит инде,—диде Ибраһим аңа, — соңга калырбыз; тизрәк киен дә, китик.» Корсаков, ыгы-зыгы килеп, бөтен көче белән кыңгырау шылтыратырга тотынды; хезмәтчеләр йөгерешеп керделәр; ул кабаланып киенә башлады. Француз камердинер аңа кызыл үкчәле башмак, зәңгәр хәтфә чалбар, елтыравыклы вак кына тәнкәләр белән бизәп тегелгән алсу кафтан китереп бирде; алгы бүлмәдә тиз-тиз генә паригын пудралап, аны кертеп бирделәр. Корсаков аны кыска чәчле башына киде дә шпагасы белән перчаткаларын сорап алды һәм, бер ун тапкыр көзге алдында боргаланганнан соң, Ибраһимга үзенең барырга әзер икәнлеген әйтте. Гайдуклар аларга аю туннарын китереп бирделәр дә, алар Кышкы сарайга киттеләр. Корсаков: Петербургта хатын-кызлардан иң чибәре кем? Иң оста биюче кем? Хәзер нинди бию модада? дип Ибраһимга сораулар яудырды. Ибраһим аңа теләр-теләмәс кенә сөйләп бирде. Ул арада алар сарайга барып җиттеләр. Болынга әллә ничаклы озын чаналар, иске колымагалар һәм путаллы кареталар җыйналган иде инде. Ишек төбендә ливреялы һәм мыеклы кучерлар, өсләренә укалы кием киеп, башларына каурый тагып, чукмар башлы таяк тотып торучы тиз йөрешле хезмәтчеләр, гусарлар, пажлар һәм үзләренең хуҗаларының туннары белән муфталарын кулларына аскан гайдуклар: ул замандагы боярлар карашында кирәкле табылган хезмәтчеләр өере кайнаша иде. Ибраһимны күрүгә алар барысы да шыпыртлап: «гарәп, гарәп, патша гарәбе!» диештеләр. Ул Корсаковны бу чуар хезмәтчеләр арасыннан тиз генә уздырып алып кереп китте. Сарай лакее аларны, ишекне киң итеп ачып, каршы алды, һәм алар залга керделәр. Корсаков шак катты.... Куе тәмәке төтене белән тулган зур гына бүлмәдә тонык кына ялтырап шәмнәр яна; иң башлары аша зәңгәр тасма таккан вельможалар, илчеләр, чит ил сәүдәгәрләре, яшел мундирлы гвардия офицерлары, буй-буй чалбар белән куртка кигән корабль осталары, өзлексез уйнаган тынлы оркестр тавышы астында арлы-бирле йөреп торалар. Ханымнар стена буена утырганнар; яшьрәкләре, күзнең явын алырдай итеп, мода буенча киенгәннәр. Алариың алтын-көмешле кием-салымнары җемелдәп ялтырап тора. Нечкә билләре кабарынкы фижмы эченнән калкып чыккан тал чыбык төсле; колакларында, озын чәчләрендә, муен тирәләрендә алмазлар елтырый. Алар, егетләрне һәм бию башланганны көтеп, күңелле генә уңга, сулга боргаланып утыралар. Картрак ханымнар хәйлә корып, кием-салымдагы яңалыкларны хәзер кияргә рөхсәт ителми торган борынгы мода белән берләштерергә тырышалар: алариың чепчиклары патша хатыны Наталья Кнриловнаның соболь бүрегесымаграк, ә роб- ронда һәм мантильялары ничектер сарафанны һәм җиңсез кесәбикәне хәтерләтәләр. Алар бу яңа кертелгән уен кичәләрендә кәефләнүдән битәр гаҗәпләнеп утыралар һәм Голландияле шкиперларның канифас юбка, кызыл кофталар киеп, үз өйләрендәге төсле сөйләшеп, көлешеп, оек бәйләп утырган хатыннарына һәм кызларына ачулары килеп, күз кырые белән генә карап куялар. Корсаков аңына килә алмыйча торды. Хезмәтче, яңа кунакларны күреп, алар янына поднос белән сыра һәм стаканнар күтәреп килде. Корсаков шыпыртлап кына Ибраһимнан: «Que diaolc est — се que tout cela? ‡‡» дип сорады. Ибраһим ихтыярсыз <\ч-
‡‡ «Ву ни әкәмәт?» ,С. ә-. № G.
17
18 4
манды. Киемнәре һәм чнбәрлеклсре белән балкыган ™пеРа бөек княжналар, кунакларга якты чырай белән сүз кушкал , р- - - -гр. ле йөреп торалар. Патша икенче бүлмәдә иде. Корсаковның аңа күре- нәсе килде һәм ул бер туктаусыз йөреп торган халык арасыннан көч-хәл белән үтеп, патша бүлмәсенә керде. Анда күбесе чит ил кешеләре утыралар һәм эре генә кыяфәт белән үзләренең балчык трубкаларын тар. дып, балчык кружкаларны бушаталар иде. Өстәлләрдә сыра һәм шәрап шешәләре, күн янчыклы тәмәке, пунш тутырылган стаканнар һәм шахмат такталары тора. Шул өстәлләрнең берсе янында Петр киң җилкәле бер инглиз шкиперы белән шашка уйнап утыра. Алар, тәмәке төтенен залп җибәргәндәй бөркеп, тырыша-тырыша берберсен салютлап утыралар. Патша үзенә каршы уйнаучының көтелмәгән йөрешеннән шул чаклы аптыраган иде, аның тирәсендә әйләнеп-тулганып йөргән Корсаковны сизмәде дә. Ул арада күкрәгенә зур букет кадаган, юан гәүдәле бер әфәнде, кабаланып килеп кереп, биюләр башланды дип кычкырды да шунда ук чыгып та китте; кунакларның күбесе һәм шул җөмлодәң Корсаков та аның артыннан чыкты. Корсаков көтелмәгән тамашаны - күреп шаккатты. Бик кайгылы музыка тавышы астында дамалар һәм кавалерлар озын бию залының ' буеннан буена берберсенә каршы ике рәт булып төзелешеп торалар; кавалерлар, исәнләшкән төсле итеп, башларын түбән ияләр, дамалар, алардан да түбәнрәк иелеп, башта туп-туры алга караган килеш, аннан уңга борылып, аннан сулга борылып, аннан тагын алга карап, тагын уңга, тагын сулга борылып чүгәләр иде. Корсаков шундый әкәмәт .эш белән вакыт уздыруга, күзләрен чекрәйтеп, иренен тешләп карап торды. Баш июләр һәм чүгүләр ярты сәгатькә якын дәвам итте; ниһаять, алар туктадылар. Букетлы юан әфәнде, церемониаль биюләрнең бетүен игълан итеп, музыкантларга менуэт уйнарга кушты. Корсаков, куанып, шаккатырырга җыенды. Я'шь кунак кызлар арасыннан берсе аның күңеленә ■аеруча ошады. Уналты яшьләр чамасындагы ул кыз бик бай, ләкин килешле киенгән иде һәм кырыс, эре кыяфәтле шактый олы яшьтәге бер ир кеше янында утыра иде. Корсаков, кыз янына атлыгып барып, аңардан үзе белән биюен үтенде. Чибәр яшь кыз аңа аптырап карады һәм ни әйтергә дә белмәгән кебек күренде. Аның янында утырган ир кеше чыраен сыта төште. Корсаков кызның җавабын көтеп тора иде, ләкин ул арада букетлы әфәнде килеп аны зал уртасына алып китеп, эре генә: «Әфәндем, син гаепле булдың, оердән, син бу яшь кыз янына килгәндә, тиешле өч реверансны ясамадың; икенчедән,'аны үзең сайладың; хәлбуки, менуэт биегәндә, кавалер даманы сайламый, бәлки, сайлау хокукы дамага калдырыла: шуңа күрә сиңа җәза бирелә, син Зур Бөркет касәсен тутырып эчәргә тиеш», диде. Корсаков элеккедән битәр гаҗәпләнде. Бер минут та үтмәде, кунаклар, законның хәзер үк үтәлүен таләп итеп, шау-гөр килеп, Корсаковны уратып алдылар. Андый җәза вакытында үзе дә шунда булырга һәвәс Петр да, кунакларның көлгән һәм кычкырган тавышларын ишетеп, алар янына чыкты. Халык аңа юл бирде һәм ул зал уртасына узды; анда, җәзага хөкем ителгән Корсаков каршында, туп-тулы итеп мальвазия салган бик зур касә тоткан ассамблея маршалы басып тора. Ул җинаятьчене карышмый гына законга буйсынырга димләп маташа иде. «Әһә, —диде Петр Корсаковны KV- реп, — эләктеңме, туган, рәхим итеп, йөзеңне чытмый гына эч инде мосье». Берни эшләр хәл юк. Бичара купшы егет, тын да алмпстән кубокны бөтенләй бушатып, маршалга бирде. «Кара әле Коосаков - диде аңа Петр, - хәтфә чалбар кигәнсең, мин дә кимим әле пнлый чалбарны, ә мин синнән баерак. Юкка акча әрәм итү 6v капа амы'Тп нең белән сүзгә килмәгәем». Бу шелтәне тыңлар бетергәннән сон Корсаков зал уртасыннан читкәрәк чыкмакчы булган иде дә’ чайкалып шыла язып, патшаны һәм күңелле кампанияне әйтеп бетергесез кәефлән
19
дсрде. Бу вакыйга төп уенга зарар китермәү генә түгел, бәлки аны тагын да җанландыра төште. Кавалерлар, үкчәләрен шак-шок бәреп, баш ияргә тотындылар, дамалар исә тез чүгәргә һәм элеккегә караганда да тырышыбрак һәм инде бөтенләй көйгә туры килеп килмәвен дә карамыйча, үкчәләрен тыпырдатырга керештеләр. Корсаков күңел ачуларга катнаша алмады. Аның сайлаган кызы, үзенең әтисе Гаврила Лфанасьевичның кушуы буенча, Ибраһим янына барып, зәңгәр күзләре белән аска гына караган хәлдә, аңа кыяркыймас кына кул бирде. Ибраһим, аның белән менуэт биегәннән соң, аны элекке урынына илтеп утыртты; аннан Корсаковны эзләп табып, залдан алып чыгып, чанага утыртып, өенә алып кайтып китте. Юлда Корсаков башта: «Каһәр төшкән ассамблея... Каһәр төшкән Зур Бөркет касәсе»... дип быдыр-быдыр сөйләнә башлаган иде дә, озакламый бик каты йокыга китеп, өенә кайтып җитүен дә, үзен чишендереп йокларга яткыруларын да сизмәде; һәм иртәгесен үкчә шакылдатуларны, тез чүгүләрне, тәмәке төтенен, букетлы әфәндене һәм Зур Бөркет касәсен хәтерләр-хә- терләмәс, башы авыртып уянды.
IV БҮЛЕК
Бабайлар ашыкмыйча сыйлаганнар, Табынны борынгы йола белән • Әйләнеп йөргән көмеш тустаганнар Кайнап торган эчемлек һәм сыра белән. Руслан һәм Людмила.
Хәзер мин үземә яхшылык теләгән укучыны Гаврила Афанасьевич Ржевский белән таныштырырга тиешмен. Ул, борынгы бояр нәселеннән булып, бик зур утарлы, кунакчыл һәм лачын белән сунарга йөрергә яратучан бер кеше иде; аның йорт хезмәтчеләре әллә ничаклы. Кыскасы, ул, чын мәгънәсе белән рус алпавыты булып, аның үз сүзе белән әйткәндә, немец гореф-гадәтләрен җене сөйми һәм йорт көнкүрешендә үз күңеленә якын булган борынгьп йолаларны сакларга тырыша иде. Аның кызы 17 яшьтә. Ул бала чагында ук анасыннан ятим калып, борынгыча тәрбияләнгән, ягъни бала имезүчеләр, бала багучылар, дус кызлар, асрау кызлар арасында үскән, ука белән чигәргә өйрәнгән һәм укый-яза белми иде; атасы, чит ил гореф-гадәтләрен бер дә яратмаса да, кызының үзләрендә торучы әсир швед офицерыннан немецча биюләр өйрәнергә теләвенә каршы килмәгән иде. Ул атказанган танцмейстер 50 яшьтә где; аның уң аягы, Нарва янындагы сугышта яраланган булганлыктан, менуэт һәм курант биюләрен бик үк булдыра алмаса да, аның каравы сул аягы биюдәге иң авыр фигураларны да искиткеч җиңел һәм оста ясый белә иде. Кыз шул сул аякның тырышып өйрәтүләрен әрәмгә җибәрмәде. Наталья Гавриловна ассамблеяләрдә иң яхшы биюче булып танылды һәм Корсаковның тәртип бозуына да бер яктан шул нәрсә сәбәп булды; ул икенче көнне Гаврила Афанасьевичтан гафу үтенергә барган иде дә, ләкин тәкәббер бояр шифырт егетнең елгырлыгын һәм купшылыгын яратмады һәм, Корсаковтан бик оста көлеп, аны француз маймылы дип атады Бәйрәм көн иде. Гаврила Афанасьевич үзенең туган-тумачаларыннан һәм дусларыннан берничә кешене көтә иде. Борынгы залда озын өстәлгә табын хәзерләделәр. Кунаклар үзләренең хатыннарын, кызларын ияртеп килделәр; ул хатын-кызлар патшаның указы белән һәм ул үзе күрсәткән үрнәк буенча, ниһаять, өйдә ябылып ятудан котылган иделәр. Наталья Гавриловна кунакларның һәркайсына көмеш подноска куелган алтын касәләр белән шәрап сонды, һәм һәркайсы, хәзер инде
20
^ндый чакта борынгы замандагыча кунакны үбү гадәте булмавына офтанып, үз касәсен эчте.-Табын янына утырыштылар. Түрю, хуҗа янына, аның каенатасы, җитмеш яшьлек бояр, князь Борнс^ Алексеевич Лыков утырды; бүтән кунаклар, кайсысының- нәселе олырак оулуга карап һәм шуның белән борынгы бәхетле заманнарны искә төшереп, ирләр бер кырыйга, хатын-кызлар икенче кырыйга утырыштылар, өстәлнең түбән очына, үзләренең гадәттәге урыннарына: борынгы шушун һәм кичка кигән барская барыня §§ белән бөрешеп беткән һәм кукрайган йөзле утыз яшьләрендәге кәрлә хатын һәм иске күк мундирлы әсир швед урнаштылар. Бик күп ашамлыклар куелган өстәл тирәсендә әллә ничаклы хезмәтчеләр тызбыз килеп йөри һәм алар арасында дворецкий гына үзенең җитди карашы, юан корсагы һәм мәһабәт кыяфәттә урыныннан кузгалмый басып торуы белән башкалардан аерыла иде. — Мәҗлеснең беренче минутлары үзебезнең борынгы ашларга игътибар итүгә генә багышланды; тәлинкә-кашык тавышлары гына тулай тынлыкны бозды. Ниһаять, хуҗа, күңелле әңгәмә белән кунакларның күңелен ачарга вакыт икәнен күреп, артына борылып «Екимовна кайда соң? Монда чакырыгыз аны», диде. Хезмәтчеләрдән берничәсе як-якка йөгерергә торганда гына, битенә иннек, кершән ягынган, өстеиә муены һәм күкрәге ачык штоф күлмәк киеп, ялган ука һәм чәчәкләр белән бизәнгән карт бер хатын такмаклап бии-бии килеп керде. Аның керүе барысының да кәефен күтәрде. — Исәнме, Екимовна, — диде князь Лыков:— ничек торасың? — Исән-сау гына, кода: җырлап, биеп, кияү көтеп торам. — Син кайда идең, тиле? — дип сорады хуҗа. — Бәйрәм хөрмәте өчен, патша наказы буенча, бояр приказы буенча немец манерын күреп, адәм көлкесе булып киенә идем, кода. Аның бу сүзләреннән шаркылдап көлделәр һәм тиле Екимовна, үз урынына, хуҗасының урындыгы артына барып басты. — Ялганлый торгач бер дөресен әйтеп куя ул тиле, — диде хуҗаның чын күңелдән хөрмәт иткән апасы Татьяна Афанасьевна. — Хәзерге киемнәр, чынлап та, адәм көлкесе бит. Инде сез, атакайлар, сакалларыгызны кырып, кыска кием кигәч, хатын-кызның чүпрәк-чапрагы турында сөйләп торасы да юк, билгеле; ә сарафан, повойник һәм кызларның тасмалары чынлап та сагындыра. Хәзерге чибәрләргә карасаң, көлерлек тә, еларлык та: чәчләре, киез төсле күпертелеп майланып, француз онына буялган, билләре өзелерлек итеп буылган, эчке күлмәкләре коршауга киерелгән, арбага утырганда, яннары белән утыралар; ишектән кергәндә, бөгелеп керәләр. Ни тора алмыйлар, ни утыра алмыйлар, ни сулыш ала алмыйлар — чын-чыннан азап чигәләр, күгәрченкәйләрем. — Ох, анакай, Татьяна Афанасьевна, — диде, Рязаньда воевода булып торган һәм шунда ничек эләкте шулай өч мең җан крестьянлы һәм яшь хатынлы булган, Кирила Петрович Т. — Миңа калса, хатын теләсә карачкы булып, теләсә болдыхан булып киенсен, тик ай саен үзенә яңа күлмәкләр тектереп, элеккеләрен өр-яңа килеш’ ташламасын гына иде. Элек әбисенең сарафаны баласының кызына придан булып кала торган иде, хәзерге күлмәкләрне карасаң, бүген бай бикәсе өстендә, иртәгә асрау кызы өстендә. Нишләмәк кирәк? Рус дворяннарын бөлдергеч бернәрсә ул. Бәла инде. — Шул сүзләрне әйткән чагында ул, көрсенеп, үзенең Марья Ильипичнасыпа карап куйды ә Марья Ильинична борынгы заманнарны мактауны да, яңа йолаларны яманлауны да бер дә яратмый утыра иде, бугай. Бүтән чибәрләр аның фикеренә кушылсалар да, ләм-мим дәшмәделәр, чөнки ул заманда тыйнаклык яшь хатын-кызлар өчен кирәкле сайфатлардан санала иде
§§ Барская барыня — бояр семьясында йорт эшләрен алып баручы хатын
21
— Кем гаепле соц? — лиде Гаврила Афанасьевич кружкадагы щиен күбекләндереп. — Үзебез түгелме? Яшь хатыннар тилерәләр, ә без аларга юл куябыз. — Үз ихтыярыбыз булмагач, безгә нишләргә? — диде аңа каршы Кирила Петрович. — Кайберәүләр үзенең хатынын бик рәхәтләнеп өйгә бикләп куяр иде дә, аны барабан кагып ассамблеяга чакыралар; ире камчыга, хатыны киенергә тотына. — Ох, ул ассамблеялар. Ходай безгә аны гөнаһларыбыз өчен бирде. Марья Ильинична инә өстендә утыргандай булды; аның теле кычыта иде; ахырында ул, түзмичә, иренә сытык чырай белән елмаеп, ассамблеядә нинди начар нәрсә табасың соң? дип сорады. — Аның шунысы начар, — диде ире кызып, — шул ассамблеялар була башлаганнан
бирле ирләр хатыннарына баш була алмыйлар. Ха
яисә боярышнясына тәмәкече немецлар һәм аларпың асрау кызлары белән бергә булу килешә торган эшме? Төнгә чаклы ирләр белән бшо һәм сөйләшү колак ишеткән эшме? Үзләренә туган тиешле кешеләр белән булса, тагын бер хәл иде, бөтенләй таныш булмаган,
— Бер сүз әйтер идем дә, тирәмдә бүре йөри, — диде Гаврила Афанасьевич, чыраен сытып. — Дөресен әйткәндә, ул ассамблеялар минем дә күңелгә ошамый: кинәт берәр исереккә очрамагаем, яисә үземне адәм көлкесе итеп исерткәнче эчермәгәйләре, дисең. Нинди дә булса берәр азгыны кызым белән шаярмагае дисең; хәзерге яшьләр шундый бозылдылар, әйтерлек тә түгел. Мәсәлән, менә мәрхүм Евграф Сергеевич Корсаковның улы үткән ассамблеяда Наташа белән шау-шу куптарып йөземне кызартты хәтта. — Икенче көнне карасам, берәү туп-туры ишек алдына чаптырып килеп керде; бу кем икән — князь Александр Дани- ловичмы әллә дип уйладым. Ә ул: Иван Евграфович, имеш. Атларын капка төбендә туктатып, ишек төбенә чаклы җәяү дә килә белми ичмаса— кая ул сиңа. Атылып килеп керде. Үкчәләрен шак-шок бәргәләп исәнләшкән булды. Тәкелдәргә тотынды... Тиле Екимовна бик кызык үчекләп күрсәтә аны; яле, чит ил маймылы булып кылан әле, Екимовна. Тиле Екимовна, бер савытның капкачын алып, эшләпәсыман итеп култык астына кыстырды да: «мусье... мамзель... ассамблея... пардон...» дин сөйләнә-сөйләпә, аякларын шак-шок бәргәләп, як-якка баш иеп, исәнләшкән булып, кыланырга кереште. Кунаклар, рәхәтләнеп, бик озак шаркылдап көлделәр. 4 — Нәкъ Корсаковның үзе, — диде карт князь Лыков, шау-шу акрынлап тынганнан соң, үзенең көлә-көлә яшьләнгән күзләрен сөртеп. —- Яшсрен-батырыны юк. Неметчпнадан изге Русь иленә шамакай булып кайтучылар бер ул гына түгел. Балаларыбыз нәрсәгә өйрәнәләр анда? Үкчәләрен шак-шок итеп бәргәләргә, хода белсен нинди телдә такылдарга, олыларны ихтирам итмәскә һәм кеше хатыннары артыннан сөйрәлергә генә өйрәнәләр бит. Чит илләрдә тәрбияләнгән егетләрнең бөтенесе арасында (ходай кичерсен), патша гарәбе генә барысына караганда да адәм рәтлерәк. — Шулай шул, — диде Гаврила Афанасьевич, — басынкы һәм әйбәт кеше ул, җилкуар ише түгел. Капкадан кем керде тагып ишек алдына? Теге чит ил маймылы түгелме тагын? Сез нәрсә авызыгызны ачып торасыз, хайваннар! — диде ул, хезмәтчеләргә карап: — йөгерегез, кертмәгез үзен; һәм киләчәктә дә... — Саташмыйсыңмы, картсакал? — диде тиле Екимовна аның сүзен бүлеп. — Сукырмы әллә сип: патша чанасы бит, патша килгән.
тыннар апостолның: хатын -үзенең иреннән курыксын дигән сүзен оныттылар; өй эшен кайгыртмыйлар, яңа кайгырталар; ирләренең күңелен табасы ларның күңеленә ошау турында уйлыйлар. кием-салым турында гына урында җилкуар офицер- Аннан рус боярынясына
ят ир-ат белән бииләр бит.
Гаврила Афанасьевич кабаланып, өстәл яныннан трд ,Р да тәрәзәләргә ябырылдылар; һәм чынлап та алар үзенең Д-- ?, ' иңбашына таянып, баскычтан менеп килгән патшаны күрде р. зыгы купты. Хуҗа Петрны каршы алырга йөгерде, хезмәтчеләр, миңгерәүләнгәндәй булып, тыз-быз йөгерешергә тотындылар, кунаклар шүрләделәр, кайберәүләре хәтта ничек кенә итеп тизрәк өйгә шыларга икән дип уйладылар. Кинәт алгы бүлмәдә Петрның көчле тавышы яңгырады, бөтенесе тып-тын булды һәм шатлыгыннан каушаган хуҗа белән бергә патша килеп керде. — «Исәнмесез, әфәнделәр», — диде Петр шат чырай белән. Барысы да иелеп исәнләштеләр. Патшаның җитез күзләре бер өер кешеләр арасыннан хуҗаның яшь кызын эзләп тапты; патша аны үз янына чакырды. Наталья Гавриловна шактый кыю адымнар белән аның янына барды, ләкин үзе колакларына чаклы гына түгел, хәтта иңбашына чаклы кызарган иде. Патша аңа: «Син көннән-көн чибәрләнәсең», дип, үзенең гадәтенчә кызның башын үпкәннән соң, кунакларга карап дәште: «Мин сезгә комачауладым, бугай. Сез ашыйдыр идегез; яңадан утыруыгызны үтенәм, ә миңа әнис аракысы бир, Гаврила Афанасьевич». Хуҗа, мәһабәт кыяфәтле дворецкий янына йөгереп барып, аның кулындагы подносны тартып алды да, алтын чарканы үзе тутырып, башын иеп, патшага тәкъдим итте. Петр, эчкәннән соң крендель сындырып капты да, кунакларны тагын ашларын дәвам иттерергә чакырды. Барысы да үзләренең элекке урыннарына утырыштылар, тик кәрлә хатын белән барская барыня гына патша утырган табын янында калырга базмадылар. Петр, хуҗа яныңа утырып, үзенә щи сорады. Патшаның денщигы аңа фил сөяге белән кысалап эшләнгән агач кашык һәм яшел сөяк саплы чәнечке, пычак бирде, чөнки Петр һәрвакыт үз чәнечке-пычагы белән генә ашый иде. Шуннан бер минут кына элек бик күңелле сөйләшеп, шау-гөр килеп утырган кунаклар тындылар, һәм мәҗлес тартынкы дәвам итте. Хуҗа ихтирам йөзеннән һәм шатлыгыннан бернәрсә дә ашамады, кунаклар да, тартынган булып кыланып һәм патшаның швед әсире белән 1701 нче елдагы сугыш турында немецчә сөйләшүен ихтирам белән тыңлап утырдылар. Тиле Екимовиа патша биргән берничә сорауга- ниндидер юаш салкынлык белән җавап кайтарды (сүз арасында шуны да әйтеп үтим), бу сүзләр бер дә аның тилелеген күрсәтми иде. Ниһаять, мәҗлес тәмам булды. Патша табын яныннан торды һәм аның артыннан кунаклар да кузгалдылар. Ул: «Гаврила Афанасьевич. Миңа синең белән икәүдән икәү генә сөйләшергә кирәк», дип, хуҗаны култыклап, кунак бүлмәсенә алып керде дә, ишекне бикләп куйды. Кунаклар, патшаның шулай көтелмәгәндә килүе турында үзара шыпырт кына сөйләшеп, аш бүлмәсендә калдылар һәм, тыйнаксыз булып күренүдән куркып, озак утырмадылар, аш-суы өчен хуҗага рәхмәт тә әйтеп тор- мастан, бер-бер артлы өйләренә таралыштылар. Хуҗаның каенатасы кызы һәм апасы, аларны шыпырт кына ишек төбенә чаклы озатканнан соң, патшаның чыкканын көтеп, үзләре генә аш бүлмәсендә калдылар
V БҮЛЕК
Мин сиңа табармын хатын, Шунсыз тегермәнче булмасын атым. ДблССимов, — > с<-срмәнче» операсыннан. Сәгать ярымнан, ишек ачылып, патша чыкты Ул Татьяна Афанасьевна һәм Наташаларның өч тапкып башын эре генә иеп җавап бирде дә, туп-туры " алгы Хуҗа аны, кызыл толыбын кидертеп, чанасына чаклы 22 князь Лыков, баш июләренә бүлмәгә узды, озатты һәм бас-
23
кыч төбенә чыкканнан соң, үзен олылавы өчен аңа тагын бер тапкыр рәхмәт әйтте. Петр китте. Аш бүлмәсенә кире әйләнеп кергәндә, Гаврила Афанасьевич бик борчулы күренә иде. Ул, ачуланып, хезмәтчеләргә табынны тизрәк җыештырып алырга кушты, Наташаны үз бүлмәсенә чыгарып җибәрде, аннары апасы белән каенатасына, миңа сезнең белән сөйләшергә кирәк дип, аларны гадәттә үзе аштан соң ял итә торган йокы бүлмәсенә алып керде. Карт князь имән кроватька ятты, Татьяна Афанасьевна аякларын кечкенә скамьяга куеп, борынгы шгоф креслога утырып алды; Гаврила Афанасьевич, ишекләрнең барысын да бикләгәннән соң, князь Лыковныц аяк очына утырып, акрын гына сөйләргә кереште: — Патша тикмәгә килмәгән; аның минем белән нәрсә турында сөйләшүен уйлап белегез. — Бф аны каян белик, энем, — диде Татьяна Афанасьевна. — Патша сиңа нинди дә булса берәр воеводство белән идарә итәргә кушмадымы? — диде каенатасы, — Күптән вакыт. Илчелектә эшләргә тәкъдим иттеме әллә? Итсә, гаҗәпмени? Чит патшаларга дьякларны гына җибәрмиләр, атаклы кешеләрне дә җибәрәләр бит. — Юк, — диде аның кияве, чыраен сытып. — Мин иске калып кешесе, һәм хак динле рус дворяны хәзерге яңа кешеләрдән, беленчеләрдән һәм басурманнардан ким булмасам да, хәзер безнең хезмәт кирәкми, — ләкин ансы бүтән эш. — Алай булгач, туганкаем, синең белән нәрсә турында шул чаклы озак сөйләшеп утырды соң ул? — диде Татьяна Афанасьевна. — Нинди дә булса берәр бәлагә юлыктыңмы әллә? Ходай үзе сакласын. — Бәла диярлек түгел түгелен, шулай да, дөресен әйтим, мин уйга калдым. — Ни булды соң, энем? Сүз нәрсә хакында? — Наташа хакында, патша аны яучыларга килгән. — Аллага шөкер, — диде Татьяна Афанасьевна чукына-чукына.— Наташа буй җиткән кыз инде, ә яучысы нинди булса, кияү шундый була, диләр, — бәхетле, тату тормыш бирсен ходай, бик зур абруй бу. Кемгә яучылый соң аны патша? Гаврила Афанасьевич: — Эһем, — дип тамак кырып куйды. — Кемгә дисеңме? Кемгә шул менә. — Кемгә соң? — диде инде йокымсырый башлаган князь Лыков. — Уйлап табыгыз, — диде Гаврила Афанасьевич. Карчык аңа: — Ничек уйлап табыйк, туганкай, — дип җавап бирде, — сарайда егетләр азмыни: синең Наташаны һәркайсы шатлана-шатлана үзенә алыр иде. Долгорукиймы әллә? — Юк, Долгорукий түгел. — Булмаса, кирәге дә юк, бик тәкәббер. Шепнмы, Троекуровмы? — Юк, алар түгел. — Алар минем дә күңелгә ошамый: җилкуарлар, кирәгеннән артык немецчә кыланалар. Л^илославскийдыр алайса? — Юк, ул түгел. — Булмаса, кирәге юк: байлыгы булса да, үзе ахмак. Алайса Елецкиймы? Львовмы? Юк? Әллә Рагузинскиймы югыйсә? Теләсәң зишлә: башым җитми. Кемгә яучылый соң патша Наташаны? — Гарәпкә, Ибраһимга. Карчык, ах итеп, кулларын сугып куйды. Князь Лыков, мендәрдән башын күтәрә төшеп, гаҗәпләнеп, — Гарәпкә, Ибраһимга! — дип кабатлады. . — Үзеңнең балакаеңны һәлак итмә, туганым, — диде карчык еламсыраган тавыш белән. — Наташсньканы кара иблис тырнагына бирмә.
24
Гаврила Афанасьевич аца каршы: — Патша шуның өчен миңа һәм безнең бөтен пәсе - ру> тзгв яхшылык итәргә тора. Мин аның үтенечен ничек кире кагыйм. диде. Ул арада бөтенләй йокысы ачылган карт князь: — Ничек инде ул, минем оныгым Наташаны сатып алынган гарәпкә бирергә! — дип кычкырып куйды. — Гади нәселдән түгел ул, — диде Гаврила Афанасьевич, гарәп солтанының улы. Басурманиар аны, әсир итеп, Цареградта саткан булганнар, ә безнең илчебез аны, коткарып калып, патшага бүләк иткән. Гарәпнең абыйсы Россиягә бик бай йолым белән килгән булган һәм... — Атакай, Гаврила Афанасьевич, — диде карчык, аның сүзен бүлдереп, — Бова Королевич белән Еруслаи Лазаревич турындагы әкиятне ишеткәнебез бар инде безнең. Син безгә патшаның яучылавына нәрсә- дип җавап бирүең турында сөйлә. — Мин аңа: сез һәрнәрсәгә ирекле, ә без хезмәтчеләр һәрбер эштә сезгә буйсынырга тиеш, дидем. Шул минутта ишек артында шау-шу ишетелде. Гаврила Афанасьевич пшек ачарга барды, ләкин аңа нәрсәдер терәлгәнен сизеп, бик каты этеп җибәрде. Ишек ачылып китте — һәм Наташаның канга буялган идәндә һушсыз ятканын күрделәр. Патша аның атасы белән бүлмәгә кереп бикләнгәч, Наташаның йөрәге җуу итеп китте. Ул аның турында сөйләшәләр икәнен күңеле белән сизенде, Гаврила Афанасьевич, аның бабасы һәм апасы белән сөйләшәсе сүзләре барлыгын әйтеп, Наташага үз бүлмәсенә китәргә кушкач, кыз, кызыксынуын тыя алмыйча, эчке бүлмәләр аша шыпырт кына йокы бүлмәсе ишек төбенә килде, андагы куркынычлы сүзләрнең берсен дә калдырмый тыңлап торды; ә инде әтисенең соңгы сүзләрен ишеткәч, бичара кыз һуштан язды һәм егылган чакта үзенең придан сандыгы кырыена башын бәрде. Пөгсрешеп килеп җиткән хезмәтчеләр, Наташаны күтәреп, үз бүлмәсенә алып кереп, кроватька яткырдылар. Бераздан ул, һушына килеп, күзен ачса да, атасын да, апасың да танымады. Бик нык кызыша башлады, саташып, һаман патша гарәбе турында, туй турында сөйләнде — һәм кинәт кызганыч ачы тавыш белән кычкырып җибәрде: «Валериан, сөекле Валсрианым, җаным! Коткар мине: менә алар, менә алар...» Татьяна Афанасьевна, борчылып, энесенә карап куйды, энесе исә, агарынып, иренен тешләгән хәлдә дәшми-тынмый кызының бүлмәсеннән чыгып китте.'Карт князь, баскычтан менә алмаганлыктан, түбәндә калган иде. Гаврила Афанасьевич аның янына барды. «Наташаның хәле ничек?» дип сорады карт князь. Борчулы ата: «Начар, — дип җавап бирде, — мин уйлаганнан начаррак: ул, һушыннан язгач, Валериан белән саташа». — Валериан кем соң? — диде карт, борчылып. —Синең өйдә тәрбияләнгән әлеге ятим, стрелец малае түгелдер бит? — Шул үзе, — дип җавап бирде Гаврила Афанасьевич. — Минем бәхетсезлеккә каршы, аның атасы фетнә вакытында мине үлемнән коткарган иде һәм каһәр суккан бүре баласын үз өемә алырга шайтан котырткандыр мине. Моннан ике ел элек аны, үзенең соравы буенча полкка алдылар, аның белән саубуллашкан чакта Наташа елады/ә ул таштай катып торды. Шул вакытта мин шикләнгән идем, — апага да әйткән идем ул хакта. Ләкин шул көннән бирле Наташа аны телгә алмады, егет турында да бернинди хәбәр-хәтер дә булмады Миң инде Наташа аны оныткандыр дип уйлаган идем; алай түгел икән. Мәсьәлә хәл ителде, Наташа гарәпкә барыр. Князь Лыков каршы сүз әйтмәде: карышу файдасыз булыр иде. Ул өенә кайтып китте Татьяна Афанасьевна Наташа янында утырып калды; Гаврила Афанасьевич табип чакыртырга кеше җибәрде дә, үз
25
бүлмәсенә кереп бикләнде һәм аның бөтен өй эче шундый тын һәм күңелсез булып китте. Көтелмәгәндәге яучылау Ибраһимны да һәрхәлдә Гаврила Афана- сьсвнчны гаҗәпләндергән чаклы ук гаҗәпләндерде. Менә ничек булды ул: Петр, Ибраһим белән бергә эшләп утырган чакта, аңардан: «Син, туган, боегып йөрисең күрәм; туп-туры әйт: сиңа ни җитми?» дип сорады. Ибраһим патшага үз язмышыннан канәгать икәнлеген һәм шуннан артык бернәрсә дә теләмәвен әйткәч, «яхшы», — диде- патша, — һичбер сәбәпсез эчең поша икән, мин синең күңелеңне нәрсә белән ачарга икәнен бсләм». Эш беткәннән соң, Петр Ибраһимнан: «YTKQH ассамблеядә синең белән менуэт биегән кыз күңелеңә ошыймы?» — дип сорады. — «Бик сөйкемле ул, государь, тыйнак һәм яхшы кыз күренә». — «Алайса мин сине аның белән якыннанрак таныштырырмын. Ул кызга өйләнергә телисеңме?» — «Минме, государь?» — «Кара әле, Ибраһим, син нәсел-ырусыз, ялгыз һәм миннән бүтәннәрнең барысына да чит бер кешесең. Мин бүген үлеп китсәм, иртәгә нинди хәлдә калырсың син, минем бичара гарәбем? Әле вакыт бар Чакта сиңа урнашып калырга кирәк; яңа бәйләнешләрдә таяныч табарга, рус дворянствосы белән союзга керергә кирәк». — «Государь, мин сез гали җәнапнең химаясе һәм шәфкате аркасында бәхстлемен. Ходай миңа үземнең патшамнан һәм игелек күрсәтүчемнән калып яшәргә язмасын, минем бар теләгем шул гына; ләкин мин өйләнергә уйлаганда да, яшь кыз һәм аның туганнары риза булырлармы? Минем кыяфәтем...» — «Кыяфәтең. Юкны сөйләмә. Кай җирең килмәгән синең? Яшь кыз ата-анасының теләгенә буйсынырга тиеш. Синең өчен мин үзем яучы булып баргач, карт Гаврила Ржевский нәрсә әйтер икән, карап карыйк?» Патша шул сүзләрдән соң, Ибраһимны тирән уйга чумган хәлдә калдырып, үзенең чанасын китерергә кушты. «Өйләнергә! — дип уйлады гарәп, — ник өйләнмәскә? бары тик эссе якларда туган өчен генә мин гомерем буе кеше төсле рәхәт күрми һәм иң изге бурычларның ип икәнен белми, ялгыз яшәргә тиешмени? Мине яратырлар дип өметләнеп булмый имеш, балалар сүзе бу. Мәхәббәткә ышанырга ярыймыни? Хатын-кызның җилбәзәк йөрәгендә мәхәббәт буламы соң? Мин, сөйкемле ялгышулардан мәңгегә ваз кичеп, аларга караганда мөһимрәк хыяллар сайладым. Патшаның сүзе дөрес: миңа үземнең киләчәктәге язмышымны тәэмин итәргә кирәк. Яшь Ржев- скаяга өйләнү аркасында, мин горур рус дворянствосына кушылырмын һәм үземнең яңа ватанымда килмешәк булудан котылырмын. Хатынымнан мине сөюен таләп итмәм, хыянәт итмәве белән канәгатьләнермен, аңа һәрвакыт ягымлы, түбәнчелекле булып, ышаныч күрсәтеп, дуслыгын казанырмын». Ибраһим үзенең гадәтенчә эшкә утырырга теләсә дә, хәзер аның күңеле артык чуарланган иде. Ул, кәгазьләрне калдырып, Нева буе урамына йөрергә чыгып китте. Шунда ул кинәт Петрның тавышын ишетте; әйләнеп караса, патшаның чанасыннан төшеп, шат чырай белән аның артыннан килеп җиткәнен күрде. «Бөтенесе эшләнеп бетте, туган,— диде Петр, аны култыклап алып, — сиңа кыз яучыладым. Иртәгә каенатаңа бар; ләкин кара аны, ул тәкәббер боярның күңелен тап; чанаңны капка төбендә калдыр; ишек алдыннан җәяүләп үт; аның хезмәтләре һәм атаклылыгы турында сөйлә — һәм ул сиңа сокланып бетә алмас. Ә хәзер, — диде ул, кулындагы таягын селкә-селкә сүзен дәвам иттереп, — мине хәйләкәр Данилыч янына алып кер, яңа азгынлыклары өчен исәпләшергә кирәк әле миңа аның белән». Ибраһим, үзе турында аталарча кайгыртуы өчен Петрга чын күңелдән рәхмәт укып, аны князь Меншиковның искиткеч бай пулатына озатып куйганнан соң, өенә кайтып китте.
VI БҮЛЕК
Ялтырап торган алтын-көмеш бизәкле мирас иконал р А Д җемелдәп акрын гына лампада яна. Аның калтырап янг У Р*** шаулы кроватьны һәм ярлыклы шешәләр куелган кечкенә өсгәл - нср-белепмәс кенә яктырта. Мич буенда, тәгәрмәчле каоа ’д ’ асрау кыз утыра һәм аның орчыгының безелдәгән тавышы гына үл- мәдәге тынлыкны боза. «Кем бар анда?» — диде зәгыйфь тавыш. Асрау кыз, кровать янына барып, акрын гына чаршауны күтәрде. Наталья: «Таң атарга озакмы әле?» дип сорады. Асрау кыз аңа: «Төш вакыты инде хәзер», дип җ^ бирде. «Ах, аллам, нишләп шундый караңгы соң?» — «Тәрәзәләр яоык, туташ.» — «Тизрәк киемнәремне бир миңа алайса». «Ярамын, тут , дохтур кушмады.» — «Миң авырумыни? Күптәнме?» — «Ике атна инде менә.» — «Чынлапмы? Ә миңа үзем кичә генә яткан шикелле...» Наташа тынды; ул үзенең таркау уйларың җыярга тырышты. Аңа нидер булган, ләкин нәрсә булган соң? Ул исенә төшерә алмады. Асрау кыз, аның боерыгын көтеп, әле һаман Наташа каршында басып тора иде. Ул арада түбәндә шаулашкан тавышлар ишетелде. «Бу ни бу?»—дип сорады авыру кыз. Асрау: «Аштан соң, табын яныннан кузгалалар. Хәзер монда Татьяна Афанасьевна килер», дип җавап бирде. Наташа шатлангандай булды; ул хәлсез кулын селтәде. Асрау кыз, чаршауны ябып, тагын тәгәрмәчле кабасы янына барып утырды. Берничә минуттан ишектә карасу тасмалы киң ак чепчик кигән бер баш күренеп, шыпырт кына: «Наташаның хәле ничек?» дип сорауга, авыру акрын Гына: «Исәнме, апакай?» диде; һәм Татьяна Афанасьевна аның янына ашыкты. «Туташ һушына килде», диде асрау кыз һәм сакланып кына креслоны якынрак этәрде. Карчык, елый-елый Наташаның агарган һәм томыраеп торган битләреннән үбеп, янына утырды. Аның артыннан табип-немец кереп, Наташаның пульсын караганнан соң, башта латинча, аннан рус гелендә, куркыныч үткәнлеген әйтте. Ул, кәгазь белән кара савыты сорап алып, яңа рецепт язды да, кайтып китте. Карчык исә, урыныннан торып, Натальяны тагын үпкәннән соң, Гаврила Афанасьевичка сөенечле хәбәрне әйтер өчен шунда ук түбән өйгә төшеп китте. Кунак бүлмәсендә өстенә ’ мундир кигән, шпага таккан, кулына эшләпәсен тоткан патша гарәбе, әдәпле генә булып, Гаврила Афанасьевич белән сөйләшеп утыра иде. Корсаков, мамык диван өстенә кырын ятып, аларның сүзләренә колак салыр-салмас, атказанган бурзайны ирештерә; бу эштән туйгач, ул, эч пошканда
гадәте буенча,
*** Сәламәтлеге начар. Төкерер идем.
көзге алдына барды һәм анда ишек артыннан ишарәләр ясап торучы Татьяна Афанасьевнаны күрми иде. Корсаков, Ибраһимның сүзен бүлдереп, ралар, Гаврила Афанасьевич» — диде. Гаврила Афанасьевич, ук апасы янына чыгып, үз артыннан ишекне ябып куйды. «Синең чыдамлыгыңа исем китә, — диде Корсаков Ибраһимга — Бер сәгать буена Лыков һәм Ржевскийларның борынгы нәселдән булулары турындагы уйдырманы тыңлап утырасың, җитмәсә тагын шуңа үзеңнең үгет-нәсихәтле сүзләреңне өстисең. Синең урыныңда мин ул ялганчы картка һәм аның чытлыкланып, авыру бупып un« nprife Sante * булып кыланучы Наталья Гавриловнасы белән ’ беогә бөтен нәсел-ыруына jaurais plante. Яшерми генә әйт әле, чынлап та гашыйк булдыкмы син шул көяз кызга? Кара Эде, . ,"ЧХ бер энесенә ниндидер күрде. Энесе аны аңа, «Сезне чакы- шунда
27
гапкыр гына булса да минем киңәшне тот; ихластыр, мин тышкы кыяфәтемә караганда акыллырак. Ташла ул мәгънәсез уйны- Өйләнмә. Минемчә, кызның сиңа аз гына да күңеле төшкән кебек күренми. Нинди хәлләр булмый дөньяда? Мәсәлән: мин үзем шыксыз түгел, билгеле, ләкин шулай да миңа бер ягы белән дә үземнән ким булмаган ирләрне алдарга туры килгәне бар. Син үзең... Париждагы әшнәбез граф Д. исеңдәме? — Хатын-кызның турылыгына өмет итеп булмый; бу нәрсәгә салкын кан белән караучы кеше бәхетле. Ләкин син... Шундый кызу, уйчан һәм шикләнүчән холкың белән, яньчек борының, калын иреннәрең, шушы кытыршы йоның белән синамы соң өйләнеп, төрле куркынычлар .эченә ташланырга?..» — «Дусларча киңәшең өчен рәхмәт,» — диде Ибраһим салкын гына, аның сүзен бүлеп, — ләкин, беләсеңме, бер мәкаль бар: кеше баласын тирбәтү синең ваең түгел...» Корсаков аңа көлеп җавап бирде: «Кара аны, Ибраһим, соңыннан сиңа ул мәкальне чынлап та, тулы мәгънәсе белән расларга туры килмәсен». Ләкин икенче бүлмәдә сүз кызып китте. Карчык: «Наташаны үтерерсең син. Гарәпнең кыяфәтенә түзә алмас ул», — диде. Энесе, киреләнеп, аңа каршы әйтте: «Ләкин үзең уйлап кара. Менә ике атна инде ул кияү булып килеп йөри, ә моңарчы кызны күргәне юк. Ахырында аның, кызның авыруы уйдырма гына, болар ничек тә вакытны сузарга һәм миннән котылырга сылтау эзлиләр дип уйлавы мөмкин. Патша да нәрсә дияр? Ул инде болай да Наташаның хәлен белергә өч тапкыр кеше җибәрде. Ихтыярың — ә минем аның белән сүзгә килергә исәбем юк», — «Я раббем, нишләр икән инде ул мескенкәем? Ичмасам, син миңа Наташаны аның керүенә әзерләп куярга ирек бир,» — диде Татьяна Афанасьевна. Гаврила Афанасьевич, аңа риза булып яңадан кунак бүлмәсенә әйләнеп керде. — Аллага шөкер, куркыныч үткән, — диде ул Ибраһимга. — Натальяның/ кәефе яхшырак; кадерле кунагыбыз Иван Евграфовичны монда бер үзен генә калдыру оят булмаса, мин сине югарыга, кәләшеңне күрергә алып менәр идем. Корсаков, Гаврила Афанасьевичны котлап, аның борчылмавын үтенде һәм үзенә китәргә кирәк икәнлегенә ышандырып, хуҗага үзен озата чыгарга да ирек бирмәстәи, алгы бүлмәгә йөгерде. Ул арада Татьяна Афанасьевна авыру кызны куркыныч кунак килүгә хәзерләргә ашыкты. Ул, кызның бүлмәсенә кереп, тыны кысылган хәлдә кровать янына утырып, Наташаның кулын тотты, ләкин ул бер сүз әйтергә дә өлгермәде, ишек ачылды. Наташа: кем .килде дип, сорады. Карчык, шаккатып, телдән язды. Гаврила Афанасьевич, чаршауны ачып, кызына салкын гына күз салып, кәефе ничек икәнен сорады. Авыру кыз аңа елмаерга теләгән иде, ләкин булдыра алмады. Аны атасының кырыс карашы бик гаҗәпләндерде һәм аның күңеле ■борчыла башлады. Шул вакытта баш очында кемдер басып торадыр кебек тоелды. Кыз көч-хәл белән башын күтәрә төште һәм кинәт патша гарәбен күрде. Шунда аның барысы да исенә төште һәм үзенең куркыныч киләчәге күз алдына килеп басты. Ләкин бу нәрсә аның йончыган табигатенә әллә ни артык тәэсир игмәде. Наташа, башын яңадан мендәргә куеп, күзләрен йомды... аның йөрәге авыр тибә иде. Татьяна Афанасьевна энесенә авыруның йоклыйсы килә дип ишарә ясады да, тагын җеп эрлэгеч янына барып утырган асрау кыздан башка барсы да бүлмәдән чыгып киттеләр. Бичара кыз, күзләрен ачып, үзенең кровате янында инде берәү дә юк икәнен күргәч, асрау кызны янына дәшеп, аңа кәрлә хатынны алып килергә кушты. Ләкин төм-түгәрәк карт сабый шул ук минутта шар шикелле тәгәрәп, үзе аның кровате янына килеп җитте. Карлыгач (кәрлә хатынның исеме шулай иде), үзенең кыска аякларының бөтен
28
көчен җыеп, Гаврила Афанасьевич белән Ибраһим артыннан баскыч буйлап йөгерә-йөгерә югарыга менгән һәм, хатын-кызга хас кызыксыну тойгысына хыянәт итмичә, ишек артына поскан булган икән. Наташа, аны күргәч, асрау кызны чыгарып җибәрде. Карлыгач кровать янындагы скамьяга килеп утырды. Шундый кечкенә гәүдәле булып та, үзе шундый эшлекле, тынгысыз йөрәкле кеше беркайчан да булмагандыр. Ул бөтенесенә катнаша, бөтенесен белә, бөтен эш турында кайгырта. Хәйләкәр һәм ялагай акыллы булганга хуҗалары аны яраталар, ә йорт хезмәтчеләре, үзе теләгәнчә идарә иткән өчен, ана нәфрәтләнеп карыйлар иде. Гаврила Афанасьевич аның әләкләрен, зарларын һәм вак-төяк үтенечләрен тыңлый; Татьяна Афанасьевна минут саен аның фикерен сорый һәм аның киңәше белән эш итә; Наташа исә аңа чиксез ияләшкән иде һәм аңа үзенең бөтен серләрен, уналты яшьлек йөрәгенең һәрбер талпынуын сөйли иде. — Беләсеңме, Карлыгач? — диде ул, — әткәй мине гарәпкә бирә. Кәрлә хатын тирән көрсенеп куйды һәм аның болай да бөрешкән бите тагын да бөрешә төште. Наташа сүзен дәвам иттерде: — һичнинди өмет калмады микәнни, әткәй мине кызганмасмы икәнни? Кәрлә башын селкеп куйды. — Бабай яисә апакай мине якламаслармы икән? — Юк, туташ. Син авырган арада ул гарәп барысын да сихерләп өлгерде. Барин аңарга сокланып туя алмый, князь аның белән генә саташа, ә Татьяна Афанасьевна әйтә: гарәп булуы гына кызганыч, ә аңардан да яхшы кияү теләү гөнаһ булыр иде безгә, ди. Бичара Наташа: — И ходаем, и ходаем! — дип ыңгырашып куйды. — Кайгырма, сылуым, — диде Карлыгач, аның хәлсез кулын үбеп,— сиңа гарәпкә барырга язган икән инде, шулай да үз иркендә булырсың. Хәзер борынгы замандагы шикелле түгел: ирләр хатыннарын бикләп тотмыйлар; гарәпне бай дип сөйлиләр; йортыгызда бөтен нәрсә җитеш булыр, бик әйбәт гомер итәрсең... Бичара Валериан! — диде Наташа, ләкин ул бу сүзне шундый әкрен әйтте, Карлыгач аны ишетә алмады, бары тик сизенде генә, һәм ул серле кыяфәт белән шыпырт кына: — Шул-шул менә, туташ, ул стрелец малае турында азрак уйлаган булсаң, авырганда аның белән саташмаган булыр идең һәм атаң да ачуланмаган булыр иде, — диде. — Нәрсә? — диде Наташа, куркынып. — Мин Валериан белән саташтыммы? Әткәй ишеттеме, әткәй ачуланамы? Карлыгач: Бөтен бәла дә шунда, — дип җавап бирде. — Хәзер син аңардан үзеңне гарәпкә бирмәвен үтенсәң, ул бу эшкә Валериан сәбәпче дип уйлаячак. Берни эшләр хәл юк,- атаңның теләгенә буйсын, ни булса ШУЛ булыр. J ’ J Наташа аңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Йөрәк сере атасына беленү турындагы уй аның хыялына бик нык тәэсир итте. Аның бер генә өмете: мәхәббәтсез никахка чаклы үлү өмеге генә калган иде Шул ненТм.’ит күц™си юатты- Ул хәлссз һәм хәсрәтле күңеле белән үзенең язмышына буйсынды. 1
VII БҮЛЕК
Гаврила Афанасьевич Йортыйда, өй алдының уң ягында, бер генә тәрәзәле кысан бер бүлмә бар. Анда өстснә байны одеял ябылган гади кровать, аның алдында чыршы агачыннан ясалган кечкенә өстәл тора. Өстәл өстендә май һәм шәм янып утыра һәм ачык ноталар ята. Стенада иске күк мундир һәм аның белән яшьтәш өчпочмаклы эшләпә эленеп тора; ул эшләпәдән югарырак өч кадак белән арзанлы рәсем кадакланып куелган; ул рәсемдә Карл XII нс атка атланып утырган итеп ясаганнар иде. Бу тын бүлмәдә флейта тавышы яңгырый. Шунда ялгыз яшәүче әсир танцмейстер башына колпагын, өстенә гади китайкадан тегелгән шлафрогын киеп, кышкы кич тудырган эч пошуны бераз басар өчен, үзенең шат яшьлек көннәрен хәтерләтүче борынгы швед маршларын уйнап утыра иде. Төгәл ике сәгать вакытын шул эшкә багышлаганнан соң, швед үзенең флейтасын таратып ящигына салды да, чишенә башлады. Шул вакыт аның ишек келәсе күтәрелеп, бүлмәгә өстенә мундир кигән, озын буйлы бик чибәр бер егет килеп керде. Швед, гаҗәпкә калып, куркынып урыныннан торды.. — Син мине танымыйсыңмыни, Густав Адамыч, — диде] егет күңеле нечкәргән тавыш белән. — Үзең швед артикулына өйрәткән һәм менә шушы бүлмәдә, уенчык туптан атып, ут чыгара язып калган малайны хәтерләмисең икән. Густав Адамыч аңа текәлеп карап торды... һәм ниһаять: — Э ээ, — дип кычкырып, егетне кочаклады, — исәнме, синеке күптәнме биредә. Утыр, синеке азгын малай, сөйләшик.
С. Әдһэмова тәрҗемәсе.