ҖЫРЛЫЙК, ИПТӘШЛӘР!
Йөрәктән окайнап чыккан һәм йөрәккә дәрт бирүче яхшы җыр кемнең генә күңелен тибрәтми дә, кемне генә дулкынландырып канатландырмый! Чынлап та, халык җырында әйтелгәнчә, «җыр сөймәгән, җыр белмәгән бу дөньяда бик сирәк».
Чын халык моңы белән сугарылган көйләрне, халыкның бөек хыялларын, эшен, көрәшен, иң нечкә хисләрен үзендә сеңдергән җырларны без кат-кат тыңласак та, туймыйбыз, алар безнең бөтен гомергә омтылмаслык сердәшебез, иптәшебез кебек булып калалар, мәңге яшь, мәңге рухландыручан бер көч булып халык эчендә тирән тамырланып яшиләр. Моны, халык җырлары һәм көйләре белән бергә, билгеле композитор һәм шагыйрь иҗат иткән чын халыкчыл көй, җырларга карата да шулай ук әйтеп була. Башка халыклардагы кебек үк, бездә дә андый җырлар аз түгел. Тик аларның шактый өлеше әле тупланып, тиешле дәрәҗәдә гыйльми нигездә өйрәнелеп бетмәгән, системалаштырылмаган. Ләкин бу кимчелек хәзер инде елдан елга бетерелә бара. Халык җырларын һәм көйләрен, шулай ук безнең композитор, шагыйрьләре- безнең халыклашкан, массалашкан көй, җырларын җырлау һәм өйрәнү эше аеруча соңгы елларда сизелерлек күренә башлады. Татгосиздат тарафыннан күптән түгел басып чыгарылган «Җырлыйк, иптәшләр» 1 исемле җырлар җыентыгына да әнә шул юлдагы бер уңай факт итеп карарга кирәк.
«Җырлыйк, иптәшләр» җыентыгына халык арасына киң таралган иң яхшы җырлар тупланган, композиторлар тарафыннан көйгә салынган унсигез авторның туксанлап җыр текстлары бирелгән. Җыентыкка кергән Ә. Ерикәй, М. Садри, Т. Гыйззәт, Ф. Кәрим, 11 к. Нәҗми, Г. Кутуй, Ә. Исхак, Ш. Маннур, С. Хәким, Ә. Фәйзи, Г. Насрый һәм башкаларның җырлары һәм аларга яңа көйләр язган композитор С. Сәйдәшев, Ы. Җиһа- нов, Җ. Фәйзи, М. Мозаффаров, 3. Хәбибуллин һәм башкаларның
11 «Җырлыйк, иптәшләр», җырлар • җыентыгы, төзүчесе 3. Хәйрулл-ина, редакторы Ә. Ерикәй. Татгосиздат, 1948 ел.
Бәясе 4 сум 50 тиеп.
иҗатлары киң массага бик таныш һәм масса тарафыннан хөрмәт ителәләр. Җыентыкны төзүче, аларның хезмәтләренә тиешле игътибар белән карап, кирәкле җырларын дөрес сайлап ала белгән.
Китап «Советлар Союзы Гимны» белән башланып китә һәм беренче бүлектә композиторлар тарафыннан көйгә салынган җырлар, икенче бүлектә шагыйрьләрнең халык көенә җырлана торган җырлары бирелә. Китап җыйнак кына эшләнгән, бай эчтәлекле һәм жанрлар төрлелеге дә шактый ук киң. Җыентыкка кергән җырларның иң кыйммәтле ягы — патриотик хис белән сугарылган булуында, совет кешеләренең хезмәт дәртен, бер-дәмлеген, көчен, рух күтәренкелеген, шатлыкларын чагылдыруларында.
Иң .уңышлы язылган җырлардан беренче чиратта шагыйрь Әхмәт Ерикәй җырларын күрсәтергә кирәк. Аның «Гөрләсен, безнең җыр», «Сталин турында җыр», «Җырлыйк, иптәшләр», «Язгы җыр», «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Комсомолка Гөлсара» һ. б. җырлары бик хаклы рәвештә киң популярлык белән файдаланалар һәм җыр жанрының матур үрнәкләре булып торалар. Әхмәт Ерикәй җыр үзенчәлеген нык истә тотып яза белә. Аның җырларын ачыклык, конкрет фикер, җыйнаклык һәм гадилек сыйфатлары бизи. Ул, совет кешесенең хезмәтен, батырлыгын, хисен горурлык белән җырлый. Ул җырларны «юлда югалсын өчен» түгел, «халык җырласын өчен» иҗат итә. Анын яңа җырлар тудыру өстендә җитди эшләве һәрьяктан мактауга лаеклы.
Безнең теләк — Ә. Ерикәй иптәш киләчәктә дә бу юлдагы эшен киметмичә, тагын да югарырак күтәрергә, киңәйтергә һәм активлашты
рырга, шулап ук җырының жанрларын,
формаларын тагын да төрлеләндерергә,
баетырга тиеш.
Уңышлы •' язылган җырлардан
тагын С. Хәкимнең «Фазыл чишмәсе»
белән «Тан, атканда»сыи, Ф. Кәримнең
«Атым, чайка башыңны», К. Нәҗминең
«Җиңеп кайт» һәм «Җиңү җыры»н, Г.
Кутуйның «Туган илемә», Ә. Ирханның
«Миләш» һәм «Идел турында җыр»ын,
Ә. Бикчәнтәеваның «Кулъяулык» җы-
рын 11. б. күрсәтергә мөмкин. Җы-
ентыкта матур җырлар бик күп. Аларны
биредә санап торуның кирәге юк, халык
аларны яратып җырлавы белән, аларга
үз бәясен биргән инде.
Китапка халык җырлары (сүзләре)
бик дөрес һәм урынлы кертелгәннәр.
«Сугышчан егеткә», «Колхоз кырлары
буйлап» кебек җырлар халык арасында
актуаль темаларга яңа җырларның туып
торуын ачык раслыйлар. Кызганычка
каршы, -өзүче андый җырларны
китапка бик аз керткән. Халык
җырлары өлешен киңрәк бирергә
мөмкин иде.
«/Кырлыйк, иптәшләр» җыентыгын
карап чыккач, бездә яңа җырлар иҗат
итәрлек көчләрнең шактый булуын
күрәсең. Ә бит җыентыкка кермәгән
җырлар да әле әллә никадәр, аны тагын
да киңәйтергә мөмкин. Шулай да яңа
җырлар тудыру өлкәсендәге эшне бү-
генге таләпләрне канәгатьләндерерлек
дәрәҗәдә, дип әйтеп булмый әле.
Соңгы бер ике ел эчендә иҗат ителгән
уңышлы яңа җырларның саны бик аз,
алар бу җыентыкта да күренмиләр.
Масса өчен патриотик — совет
җырларын иҗат итү, күбәйтү буенча
партия тарафыннан куелган бурычны
үтәү юлында һәрбер шагыйрь чын
күңеленнән бирелеп эшләргә тиеш.
Ахырда шуны да әйтергә кирәк,
җыентыкта шәһәр, эшчеләр тор.
мышына, шәһәр яшьләренә кагылган
җырлар юк диярлек. Җыентыкта авыл
тематикасына язылган җырлар зур гына
урын алган. Бу начар нәрсә түгел.
Ләкин җыр жанрында да шәһәр, эшче
тематикасы читтә калмаска тиеш. Бу
кимчелек барысыннан элек җыр язучы
иптәшләрнең эшләренә бәйләнгән.
Киләчәктә моңа, һичшиксез, игътибар
итәргә кирәк.
Дөрес, бу китапта аерым җитеш-
сезлекләр дә юк дүгел. Бу җптеш- сезлекләр
кайбер җырларның эчтәлекләре һәм
рифмалары җыр таләп иткәнчә эшләнеп
бетмәүгә кайтып калалар. Әгәр бу
җптешсезлекләр дә бетерелгән булса,
билгеле, китапның сыйфаты тагын да
яхшырган булыр иде.
Китапка кергән җырлар безнең
шагыйрьләрнең сюжетлы җыр язуга тиешле
игътибар биреп бетермәүләрен дә күрсәтә.
Дөрес, сюжетлы җыр язу җиңел түгел,
ләкин авырлыктан качарга ярамый, һәр-
кемгә билгеле, мондый төр җырлар бит
аеруча тиз җитүчән, кызыклы һәм җанлы
булалар. Шулай ук киләчәктәге җыр
җыентыкларында күңелле мәзәк, шаяру,
көлке җырларның да булуын теләр идек.
Җыентыкны төзүче 3. Хәйруллнпа иптәш
иң популяр җырларны аерым бер китапка
җыеп, мактаулы эш эшләгән, һәм
Татгосиздат бнк кирәкле китап чыгарган.
«Җырг лыйк, иптәшләр» шикелле массовый
җыр китапларына сорау бик зур. Бу
уңышлы тәҗрибәне, яңалар белән баетып,
киләчәктә дә дәвам иттерергә кирәк.
Текстлар белән бергә крйләрнең ноталарын
бирү турында да кайгыртырга бик вакыт.
Җырлыйк, иптәшләр! Гөрләсен | безнең
җыр!
х. ХӘСӘН