Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ КҮТӘРЕЛЕШТӘ

Л. СОФРОНОВ

Безнең совет әдәбиятыбыз бик зур уңышларга иреште. Үзәк Комитетның тарихи карарлары белән рухланган совет язучылары совет патриотизмының иҗади көчләрен, халкыбызның хезмәт батырлыкларын, бүгенге совет тормышының яңа күренешләрен талантлы рәвештә чагылдырган күренекле әдәби-худо- жество әсәрләре иҗат иттеләр.
Иптәш Молотов Бөек Октябрь социалистик революциясенең 31 ел-лыгы турында ясаган докладында сәнгатебезнең һәм әдәбиятыбызның уңышлары турында түбәндәге сүз-ләрне әйтте:
«Безнең совет сәнгатенең уңыш-лары белән һәм соңгы вакытта, бигрәк тә, совет әдәбиятының уңышлары белән горурланырга хакыбыз бар. Бу — партиянең юнәлеш бирүче җитәкчелегенең зур казанышы. Безнең әдәбиятыбыз, кинобыз һәм сәнгатьнең башка төрләре үзләренең образларында совет чоры вакыйга-ларының һәм совет кешеләре эшенең идея мәгънәсен ача торган әсәрләргә торган саен күбрәк байыйлар».
1948 елгы күренекле әдәби-худо-жество әсәрләре өчен Сталин премияләре бирү совет әдәбиятының яңа күтәрелешен күрсәтә. Бу күтә-релеш партиябезнең юнәлеш бирүче җитәкчелеге нәтиҗәсендә барлыкка килде. Проза, поэзия һәм драматургия өлкәсендә шундый әсәрләр иҗат ителде, алар кыска гына вакыт эчендә совет укучысының иң яраткан әсәрләре булып әверелделәр.
Хабаровск шәһәренең яшь язучысы Василий Ажаев үзенең «/Москвадан еракта» дигән романында совет кешесе характерын тирәнтен ачып бирүдә зур талантлылык һәм осталык күрсәтте. Бу романда совет кешеләренең Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәт батырлыклары тирән һәм дулкын-ландырырлык итеп күрсәтелгән. Автор Ерак Көнчыгышта нефтепровод төзү темасын талантлы рәвештә чишә.
Төзелеш начальнигы Батманов, инженерлардан Беридзе, Ковшов, партиянең рядовой работниклары һәм гади совет работниклары, нефтепроводны төзүчеләр — менә В. Ажаев тарафыннан бирелгән образлар галлериясе.
Художество прозасы өчен бирелгән беренче премияләрнең берсен «Абай» романы өчен казах язучысы Мохтар Аүэзов алды. Ауэзов үзенең бу романында казах халкының бөек шагыйре һәм мәгърифәтчесе булган Абай Кунанбаевның күпкырлы образын зур художество осталыгы белән тасвирлап бирә алган. Рус халкын бөек дус итеп күргән Абайның ул гүзәл сыйфатларын зур осталык белән ачып бирә. Романда XIX гасырның икенче яртысында яшәгән казах хезмәт ияләренең тормышлары бик ачык күрсәтелә.
Мохтар Аүэзов романы күп мил-ләтле совет әдәбияты фондында кыйммәтле хәзинә булып тора.
Константин Федин, «Беренче шатлыклар» исемле романын бир-
90
гәннән соң, 1948 елда «I ад эттә булмаган җәй» дигән романын бастырып чыгарды. Бу романда ул 1919 нчы елда, Россиянең көньягында булган тарихи вакыйгалар турында яза.
Романда революциянең данлы мәктәбен үткән, соңыннан яңа, совет дәүләтен төзешүдә актив катнашучы булып киткән большевик Кирилла Извеков образы бик дөрес бирелә. Куркуны белмәүче профессионал революционер, большевик Рагозин образын да шулай ук Константин Федин романындагы лн. уңышлыларның берсе итеп санарга кирәк.
Язучы Константин Федин үзенең романында революция дошманнарын нәфрәт белән фаш итә һәм көрәштә нейтраль позицияләрдә калырга- маташкан кешеләргә кискен җавапны бирә. Романның ахырында төп геройның иптәш Сталин белән очрашуы күрсәтелә һәм бу күренеш күңелгә аеруча урнашып кала.
Бүгенге совет авылы һәм авыл хуҗалыгыбызның үсеШе темасына багышлап, соңгы елларда совет язучылары күп кенә әсәрләр яздылар. Яшь язучы С. Бабаевскийның «Алтын йолдыз кавалеры» романы бу темага язылган әсәрләренең иң күренеклеләреннән. Безнең тормы-шыбыздагы гади бер күренешне — Усть-Невинская станицасында район электростанциясен төзү эшен — автор типик күренеш итеп күрсәтә. Романның төп герое, Бөек Ватан сугышында танкист'булып хезмәт иткән,* Советлар Союзы Герое Сергей Тутаринов образы — ул яңа кеше, новатор образы, совет җәмгыятенең актив төзүчесе образы. Романда гади колхозчылар, колхозның яңа интеллигенциясе {Стефан Рагулин, Глаша Несмешная, Ефим Меркушев һәм башкалар) бик зур осталык белән бирелгәннәр.
Партиялелек, тормышыбыздагы яңа күренешләрне ачып бирә белу —- менә шушы нәрсәләр Бабаевский романының әһәмиятен күтәрәләр, аны бүгенге совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләреннән берсе итәләр.
Совет язучылары тарафыннан язылган җиде проза әсәренә икенче дәрәҗә Сталин премиясе бирелде.
Вилне Лацис латыш халкы тор-мышын дөрес чагылдырган эпопея иҗат итте. Аның «Давыл» романында Латвия коммунистлар партиясенең яңа, азат Совет Латвиясе өчен алып барган көрәше укучыларны ышандырырлык итеп тасвирлана. Романдагы образлардан башта подпольеда эшләгән, соңыннан Совет Латвиясен төзүчеләр булып киткән карт эшчеләрнең, коммунистларның образлары аеруча истә кала.
Бүгенге совет әдәбияты совет халкы тормышының барлык якларын чагылдыра, иксез-чиксез киң Вата-ныбызның барлык җирендә — Балтик диңгезе буйларыннан алып Чукотка районнарына кадәр сузылган җирләрдә барган бөек социалистик корылышны бик дөрес сурәтли.
Язучы Тихон Семушкин чукча халкының яңадан тууына багышланган, аның рус халкы җитәкчелегендә, коммунистлар җитәкчелегендә барган яңа тормышының беренче адымнарын күрсәткән, «Алитет таулар арасына китә» дигән романын иҗат итте. Семушкин үзенең бу әсәрендә революциягә кадәрле Чукоткага килеп тыкшынган амери- 1 калы Томсон һәм Брауннарның чукчаларны ерткычларча эксплоата- цияләүләрен бик оста һәм дөрес итеп күрсәтеп бирә. Чукоткага яңа совет тормышын алып килгән коммунистлардан Никита Лось һәм Андрей Жуков бик зур җылылык белән бирелгән.
Совет патриотизмы темасы, совет кешеләренең хезмәттә һәм сугышта күрсәткән батырлыкларын һәм ба-һадирлыкларын чагылдырган тема 1948 елгы әдәби әсәрләрнең күбесенә хас. Борис Полсвойның «Без — совет кешеләре» исеме белән чыгарылган хикәяләр китабы шундый гүзәл әсәрләрнең берсе булып тора. Бу китапның иң мактаулы ягы шунда: анда Советлар Союзындагы бик күп милләтләрнең кешеләре турында сөйләнә. Б. Полевойнын бу китабы безнең яшьләребезне тәрбияләүдә гаять зур әһәмиятле урын тотачак.
91
Аркадий Первенцев заманыбызның яшь кешесе турында яңа һәм бик матур әсәр иҗат итте. Аның «Яшьтән үк намуслылык» романы һичшиксез совет яшьләренең иң яраткан китапларыннан берсе булып китәр. Китапның төп герое Сергей Лагунов образы, аның балачагын, яшьлеген, комсомолец вакытын, аның сугышта чыныгуын, һәм Сталинград янында партиягә керүен, аның намуслы һәм турылыклы тормыш юлын күрсәткән картиналар Ватаныбызның бик күп яшьләренә ялкынлы совет патриотлары булып тәрбияләнергә ярдәм итәрләр.
Хәзергә кадәр Донбасста эшләп килүче инженер Владимир Попов «Корыч һәм шлак» исемле үзенең беренче китабын язды. Бу роман үз эченә сугыш елларындагы вакый-галарны ала. Попов романындагы геройлардан карт кадровый эшче Дмитрюк, цех партия оешмасының секретаре ?4атвиенко, яшь инженер Крайнев, комсомол оешмасы секретаре Валя Топлова һәм башка бик күп геройлар укучылар күз алдына җанлы һәм тулы канлы совет кешеләре булып килеп басалар.
Елизар Мальцев үзенең «Бөтен йөрәктән» исемле романында, /Хлтай краенда, сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда булган вакыйгалар турында бик зур мәхәббәт белән сөйләп бирә. Ул совет хатын-кызларының Ватан сугышы елларындагы ролен, аларныц Вата-ныбызның куәтлелеген үстерүдә күрсәткән хезмәтләрен әдәби образлар аша ачып бирә. Груня Васнль- цова образы — ул партия җитәкчелегендә үскән яңа кеше, дәүләт эшлеклссе булып киткән кеше образы.
А. Гончарным, «Байрак йөртүчеләр» трилогиясенең ахыргы кисәге булган «Алтын Прага» романына да шулай ук икенче дәрәҗә Сталин премиясе бирелде.
Абхаз язучысы Георгий Гулиа укучыларны үзенә җәлеп итә торган повесть бирде. Аның «Сакен язы» исемле повестенда совет еллары чорында ерак Сакен авылында булган тирән үзгәрешләр турында сөйләнә. Сакен авылы кешеләре — алар яңаны төзүче, аруиы-талуны белмәүче кешеләр. Гулиа иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең үзгәрүе белән совет кешеләре арасындагы мөнәсә-бәтләрнең дә ничек үзгәргәнлеген талантлы рәвештә ачып бирә.
Бу повесть шагыйрәнә тел белән, чшзслер-сизелмәс ке«нә барган юмор белән, халыкка тирән мәхәббәт белән язылган.
Совет прозасыннан унбер әсәргә өченче дәрәҗә Сталин премиясе бирелде.
Донбасс журналисты Иван Рябо- кляч, бүгенге колхоз авылы тор-мышындагы мәсьәләләргә багышлап, үзенең «Золототысячник» исемле беренче әсәрен язды. Бу — Золото-тысячник фамилияле карт бер кол-хозчы турында язылган повесть. Шул карт колхозчы, колхоз председателенең каршы килүенә карамастан, үзенең туган авылында новаторлык тәкъдимнәре белән чыга. Золототысячник җиңә. Ул гаять зур ихтыярлы совет кешесе булганга күрә җиңә.
Ю. Лаптевның «Таң» исемле, талантлы каләм белән язылган повесте авылда, түбәндә эшләүче партия работнигының тормышына ба-гышланган. Бу китапта бирелгән колхоз партия оешмасы секретаре Иван Торопчин образы укучының күңелендә бик нык сакланып кала. Автор аның «Таң» колхозын күтәрүдәге гаять зур организаторлык ролен бик оста ачып бирә.
Латыш язучысы Анна Саксе үзенең «Тауга таба» исемле романында һәм эстон язучысы Г. Леберехт «Коорда яктылык» романында, тормышны бик тирәнтен белеп, бүгенге Балтик буе республикалары тормышындагы үзгәртелеп корылуларны бик зур дөреслек белән чагылдыралар. Анна Саксе, Латвиядә торып, Г. Леберехт, Эстониядә торып, яңа тормыш өчен, яңа мөнәсәбәтләр өчен барган кискен көрәш картиналарын ачып бирәләр, коммунистларның уңышлы йогынтыларын һәм аларныц армый-талмый тәрбия эше алып баруларын күрсәтәләр.
Кыргыз язучысы Тугельбай Сы- дыкбеков кыргыз колхозлары тор-мышыннан алынып язылган, «Безнең
92
көннәрдәге кешеләр» исемле, зур әһәмиятле романын бирде. Бу романда авыл хуҗалыгын яңа баштан кору процессында туган яңа кешеләрнең эшләре, тормышлары, алар- ныц иске карашлардан арынулары күрсәтелә.
Яшь язучы В. Добровольский, совет студентлары тормышыннан алып, «Соры шинельле өч егет» исемле, тирән эчтәлекле повестен иҗат итте. Бу китап безнең яшь укучыларыбыз тарафыннан зур шат. лык белән каршы алынды.
Шагыйрь һәм прозачы Виссарион Саянов совет очучылары турында «Күк һәм җир» исемле кызыклы романын бирде.
В. Сафоновның «Чәчәккә күмелгән җир» исемле китабын да шулай ук искә алып китәргә кирәк. Бу китабында ул бөек рус галимнәреннән Мичуринның, Тимирязевның, Докучаевның, Вильямсның, Лысенконың һәм аларның шәкертләренең портретларын күңелгә тирән утырып калырлык итеп бирә.
Украин язучысы Ю. Яновский 1948 елда «Киев хикәяләре», циклыннан торган бик матур әсәрен бастырып чыгарды. Бу әсәр Яновский иҗатының алга китүен күрсәткән зур адым булып тора.
Ф. Панферовның «Җиңелгәннәр илендә» романы совет халкының немец-фашист илбасарларга каршы барган көрәшенә багышланган.
Бүгенге совет прозасындагы иң яхшы әсәрләр менә шуннан гыйбарәт.
Совет поэзиясе дә, проза шикелле үк, тормыш белән бик якыннан бәйләнгән. Рус, украин, белорус, әзер- байҗан шагыйрьләре, шулай ук Советлар Союзындагы башка халыкларның шагыйрьләре зур көч белән язылган шигъри әсәрләр, фор. малистик боргалау-сыргалаулардан саф булган, тирән эчтәлекле һәм формасы белән ачык аңлаешлы әсәрләр иҗат иттеләр.
Заманыбызның иң күренекле ша-гыйрьләреннән берсе булган Михаил Исаковский «Шигырьләр һәм җырлар» китабын чыгарды. Бу китапта, шагыйрьнең элекке елларда язылган әсәрләре белән берлектә, совет ке-шеләренең уйларына һәм эшләренә багышланган, талантлы каләм белән язылган яңа шигырьләре һәм яңа җырлары да урнаштырылган.
Аның ватан турындагы шигырь- ләре, аның «Кошлар килә», «Алтын бодай» исемле җырлары — һәрбер совет укучысының күңеленә якын булган, тирән яңгырашлы шигырьләр алар.
Константин Симонов гаять яхшы шигырьләр китабы язды. Аныц бу китабы «Дуслар һәм дошманнар» дип атала. Симоновның бу шигырьләре совет халкының , дусларына, коммунистларга һәм антифашистларга бик зур мәхәббәт һәм ихтирам белән сугарылган, шул ук китапта без сугыш уты кабызучыларга, тынычлык һәм демократия дошманнарына каршы юнәлдерелгән, аларның йөзләрен ачып биргән тирән ачулы һәм нәфрәт белән сугарылган сүзләрне дә укыйбыз.
Константин Симоновның бу китабы — бүгенге совет поэзиясенен иң зур уңышларыннан берсе.
1948 елда Николай Тихонов «Грузия язы» шигырьләр циклын бирде. Николай Тихонов бүгенге Грузия турында үзенә хас мастерлык белән сөйли, Грузия пейзажындагы үзгәрешләрне күзәтә, һәм бу үзгәрешләрдә бүгенге Грузиянең характерлы сыйфатларын күрә. Аның «Чәй җыючының куллары», «Рустави» һәм «ГЭС храмында» дигән шигырьләре күңелдә бик озакка сакланып калалар. Шагыйрь беренче карашта чиктән тыш тынычлыкны күрсәткән бу шигырь-ләрендә дә сугыш уты кабызучылар тарафыннан ясалырга торган зур куркынычны исеннән чыгармый.
Совет шагыйрьләреннән сигез ке-шенең күренекле әсәрләренә икенче дәрәҗә Сталин премиясе бирелде
Степан Щипачев «Шигырьләр» китабын чыгарды. Шагыйрь үзенең бу китабындагы «Данлы ' хезмәт» шигырьләре циклында төрле про-фессиядәге кешеләргә карата гаять зур җылылык һәм тирән мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен бирә, алар тарафыннан башкарыла торган хезмәтнең тирән мәгънәсен күрсәтә. •
Щипачев хезмәт турында, хезмәтнең изгелеге турында чын күңелдән әйтелгән гаҗәп кыйммәтле сүзләргә ия булган талантлы шагыйрь. Аның «Хәерле юлга» поэмасы — Ватаныбызның яшь гражданины турындагы хикәя. Ул яшь гражданинның алдында киң юллар, зур мөмкинлекләр җәелеп ята. •
Щипачев белән беррәттән яшь шагыйрь Михаил Луконинны да искә алып китәргә кирәк. 1948 елда ул героик Сталинградка багышланган «Эш көне» поэмасын бирде. Луконин үзе яшь чагында Сталинград трактор заводының эшчесе булган, 1942 елда Сталинград оборонасы сугышларында катнашкан. «Эш көне» поэмасы Сталинград трактор заводы кешеләренең героик эшләре турындагы дөрес картиналарны күрсәткән поэма.
Бу яшь шагыйрьнең уңышы тагын шунда: ул заводтагы хезмәт процессын бик зур мәхәббәт белән, гаять шагыйрәнә рәвештә күрсәтә, поэтик әсәрләрдә хезмәт темасының әһәмиятен бик дөрес чишә.
Әгәр рус шагыйре Н. Тихонов Грузия турында кайнар мәхәббәт белән язган булса, әзербайҗан шагыйре Мамед Рагим исә Бөек Ватан сугышы көннәрендә Ленин шәһәрен героик саклауга багышланган «Ленинград өстендә» поэмасын шул дәрәҗәдәге кайнар мәхәббәт белән яза. Мамед Рагим үзенең бу поэмасында әзербайҗанлы, яшь истребитель очучы Гусәеннең батырлыклары турында һәм аның яшь рус очучысы Алексей белән булган фронттагы дуслыгы турында ши- гырн тел белән сөйләп бирә.
Николай Грибачев 1948 елда «Знамя» журналында «Победа» да яз» исемле поэмасын бастырып чыгарды. Бу поэмасында ул бүгенге совет авылы темасын зур осталык һәм тырышлык белән ачып бирә.
Бу поэмада каты авырып ятучы парторг Зерновның үз авылдашларын, колхозчыларны, хезмәт ба-тырлыкларына ничек оештырганлыгы күрсәтелә. Парторг Зернов үзенең иптәш Сталин белән ничек итеп күрешәчәген күз алдына китерә. Шагыйрь тарафыннан оста бирелгән бу урыннар аеруча мәгънәле һәм әһәмиятле.
Белоруссиянең халык шагыйре Якуб Колае «Балыкчы өе» исемле зур эпик поэма иҗат итте. Бу поэмада Көнбатыш Белоруссия халкының үз азатлыгы өчен алып барган көрәше турында сөйләнә. Поэманың геройлары — кайчандыр паннар Польшасында булган Петруша авылы крестьяннары. Поэмада Совет Армиясенең Көнбатыш Бело- русся хезмәт ияләрен паннар тырнагыннан ничек азат итүләре күрсәтелә.
Яшь белорус шагыйре Аркадий Кулешов 1948 елда «Яка үзән» поэмасын язды. Бу поэмасында ул Петлянка елгасына колхоз электро-станциясен төзүче белорус колхоз-чыларының тормышын тасвирлый.
Әгәр Симонов үзенең «Дуслар һәм дошманнар» исемле яңа китабында Америкага, Япониягә, Англиягә һәхМ Германиягә мөрәҗәгать иткән булса, «Англиядән алган тәэсирләр» исемле шигырьләр циклының авторы Микола Бажан исә сугыштан соңгы Англиядәге картиналарны ачып бирә һәм Англиядәге хезмәт халкының тормышын күрсәтә.
С. Маршак Шекспир сонетларының яхшы тәрҗемәләрен бирде.
Сталин премияләренә лаек булган, бүгенге совет поэзиясенең иң яхшы әсәрләре менә шулар.
Безнең бүгенге драматургиябезгә космополит тәнкыйтьчеләрнең бик зур зарар .китерергә маташуларына карамастан, 1948 елгы драхматур- гия, иң яхшы проза һәм поэзия әсәрләре белән бер үк дәрәҗәдә, сугышчан позициядә торды.
А. Софроновның «Москва ха-рактеры» һәм Н. Внртаның «’һәлакәткә дучар ителгәннәр заговоры^ («Бер илдә») пьесаларына беренче дәрәҗә Сталин премиясе бирелде.
Драматург Николай Вирта «һәла-кәткә дучар ителгәннәр заговоры» пьесасын бастырып чыгарды. Бу пьесада халык демократиясе илләренең берсендә булган вакыйгалар тасвирлана. Пьесаның авторы Америка экспансионизмын, аның шпио- ,наж оештыруын, диверсия һәм шан. таж алып баруын зур талантлылык
белән күрсәтә, америкалыларның шул юл белән әлеге «бер илдә» реакцион режим урнаштырырга маташуларын фаш итә. Н. Бпрта пьесасының кыйммәте шунда: ул үзенең бу әсәрендә коммунистларның һәм прогрессив эшлеклеләрнең халык демократиясе илләрендә социализм төзү өчен алып барган батыр көрәшләрен чагылдыра.
Александр Корнейчук үзенең «Макар Дубрава» пьсасында шахтерлар тормышын, Донбасстагы алдынгы кешеләрнең күмер өчен көрәшен, совет кешесе характерындагы яңа, коммунистик сыйфатларның формалашуын образлар аша ачып бирә. Шахтерлар, Донбасс эшчеләренең тормышлары бик зур мәхәббәт белән күрсәтелгән. Пьесаның үзәгенә Донбасстагы алдынгы кешеләрнең сугыштан соңгы бишьеллыкны срогыннан элек үтәү өчен барган көрәше куелган.
Драматург А. Суров яңаның иске белән көрәшенә, новаторларның консерваторлар белән көрәшенә, совет кешеләренең космополитлар һәм чит ил алдында тез чүгүчеләр белән көрәшенә багышланган, тирән хис белән язылган пьесасын бирде. Аның «Яшел урам» исемле пьесасында яшь машинист Сибиряков моңа кадәр яшәп килгән норм.а- . ларны җимерә, паровозларның тиз йөрүенә ирешә һәм яна график эш-ләп чыгара.
«Яшел урам» пьесасы — яхшы, патриотик пьеса.
Шулай ук карт грузин драматургы Сандро Шаншиашвилиның бергә тупланган һәм беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителеп чыгарылган пьесаларын да искә алып үтәргә кирәк. Грузин халкының тормышын бик яхшы белү, шигырият- лелек һәм Ватанга булган мәхәббәт белән сугарылу — менә шушы моментлар Шаншиашвили драматургиясенең төп сыйфатлары булып, торалар.
Балалар театры өчен язучы драма-турглар соңгы елларда зур уңышларга ирештеләр. Шул яктан чыгып караганда, В. Любнмованың «Кар» пьесасы аеруча әһәмияткә лаеклы. Бу пьесада Америка мәктәбендәге раса дискриминациясе бик оста фаш ителә.
1948 елгы драматургия әсәрләрендә заманыбызның мөһим проблемалары куела, партиябез җитәкчелегендәге совет кешеләренең коммунизм төзү өчен алып барган көрәшләре күрсәтелә.
Совет әдәбияты алдында гаять. 3УР бурычлар тора. Партия Үзәк Комитеты тарафыннан һәм иптәш Сталинның үзе тарафыннан безнең совет язучыларына карата бик зур игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелә. Без бу бик зур игътибарны һәм кайгыртучанлыкны акларга, үзебезнең әсәрләребездә коммунистик җәмгыятьне төзүче яңа кешеләрне, коммунизм җәмгыятен төзүдә һәм Ватаныбызның куәтен, көчен ныгытуда партиянең юлбашчылык ролен дөрес һәм бөтен тулылыгы белән күрсәтергә тиешбез.
Без үзебезнең язучылык осталы-гыбызны бөтен чаралар белән ка-милләштерергә, әсәрләребезнец ху. дожество сыйфатын та)гын да күтәрергә тиешбез. Художестволылык мәсьәләләре бөтен җитдилеге белән куелырга тиеш
Совет әдәбияты бик зур уңышларга иреште. Совет язучылары — һөҗүмнең алгы сызыгында. Шш< юк ки, совет язучылары якындагы елларда халкыбызны коммунизм, төзелешенә рухландыра торган, талантлы яңа әсәрләр иҗат итәрләр