ШИГЫРЬЛӘР
ӘХМӘТ ИСХАК
*
ЗАМАНДАШКА
Утырырсың бәлки монда Бервакыт син ял итеп, Бу җирнең матурлыгына Сокланып, исең китеп.
Син бу җирләргә бүген дә
Туя алмыйсың карап: Туган җир бит ул, — дөньяда Юк аннан ягымлы як!
Соклану белән генә син Ләкин һич чикләнмисең, Ул тагын да матурырак, Ямьлерәк булсын, дисең.
һәм бик күп вакыт та үтмәс, Ирешеп без шуңарга, Бар җирен илнең чолгарбыз Ямь-яшел урманнарга;
Бар җирен аның бизәрбез Чәчәкләр-гөлләр белән, Җимешләр үскән бакчалар, Зөбәрҗәт күлләр белән.
Шыклпанып шунда аларга һәм шулардай дым алып, Шауларлар алтын башаклар Диңгездәй дулкынланып.
Дәһшәтле дошман — корылык Мәңгегә беткән булыр, Бар җирдә байлык һәм муллык Тулып һәм ташып торыр.
Исәрләр сыйпап йөзеңне Салкынча, рәхәт җилләр,
Күплеңдә туар тагын да Яктырак, матур көйләр, —
Тиңдәшсез көйләр!., һәм шунда Кушылган күк аларга, Бөтен җир, бөтен табигать Дан җырлар батырларга, —
Дан җырлар бөтен нәрсәне Җиңүче кешеләргә,
Хыялда — кыю, сүздә— нык. Хезмәттә — көчлеләргә.
Тыңларсың ул җырларны син Хисләрең көчкә тыеп, Шатланып, минем дә монда Хезмәтем бар бит, — диеп.
Килеп басар күз алдыңа Үт1<ән көннәрең тагын, Килеп басар — яшь агачлар Утыртып йөргән чагың.
Син кем үзең, белмимен мин.
Хатын-кыз яки ирме,
Яшь егетме, карт кешеме, Әллә бер пионермы, —
Барыбер син кем булсаң да. Эш, дустым, анда түгел. Уйладым да киләчәкне, Ашкынып минем күңел,
Барып җиткәнче үк инде
Киләчәк ул елларга, Җырлыйсым килде даныңны, Кушылып шул җырларга.
КАЗАН ВИНОГРАДЫ
Нинди күзләр карый анда
Яфраклар арасыннан:
— Безне эзләп ерак барма, Без монда, — дигәнсыман?
Нәрсә балкый ул күзләрдә? Юк, түгел күз яше ул, — Эчендә шатлык уйнаган Виноград тәлгәше ул.
Коньякның назлы иркәсе, — Үскән ул монда ничек?
Бик салкын бу як һавасы, — Түзгән ул шуңа ничек?
Нурында көзге кояшның Җимешләр ялт-йолт итә,
Йөзендә бакчачы картның Елмаю балкып китә.
— Утырткан идем аны, — ди, — Мин дүрт ел элек моннан.
Ул хәзер инде курыкмый
Бу якның салкыныннан!..
Нәрсә, сип, мәгьрүр табигать, Калдыңмыни аптырап?!
Ул әзер әнә күчәргә Тагын да төньяккарак.
һәм җиңеп бөтен нәрсәне
Ул барыр һаман алга.
Биргән үз сыйфатын чөнки Совет кешесе аңа.
КЫШКЫ ЮЛДА
Шыгырдап торган киң юлдан Без очабыз пар атта.
Аяз күктә ак ай йөзә, Калышмыйча, бер якта.
Тезелеп киткән ак каеннар Юлның ике ягында.
Күренеп кала баганалар Каен араларында.
Нинди рәхәт кышкы төндә Бару мондый юлларда, Тоеп ниндидер матурлык Көткәнен сине алда.
Олаучым да сүзчән икән, Мактый миңа юл озын Я үзенең мул тормышын, Я үзенең колхозын.
Сөйли ничек бу юлларга Агач утыртканнарын, Электр белән бар җирне Ничек яктыртканнарын.
Аның сөйләгән сүзләрен Раслаган кебек шунда, Якты нурлар балкып китә Бер калкулык артында.
Олаучым миңа күрсәтеп:
— Уң якка әнә бак, — ди. — Кара, нинди балкып тора Безнең «Якты маяк»! — ди.
— Эх, малкайлар!... — диеп аннан, Әйдәп куя атларын.
Оча атлар җәеп гүя Күренмәс канатларын.