Логотип Казан Утлары
Драма

СЕРЛӘР


Драма 4 пәрдәдә 5 күренештә
КАТНАШАЛАР
Степан Андреевич Иванов — инженер-геолог, коммунист, 30 яшьләрдә.
Рәхимә Сәлимова — инженер-геолог, комсомолка.
Алексей Федорович Нарский — инженер-геолог, партиясез, 50 яшьләрдә.
Гали ХәлИуллин — буровой мастер, 45 яшьтә.
Хәйров— ВКП(б) райком секретаре, 45 яшьтә.
Фәйзерахман — колхозчы карт, соңыннан скважина каравылчысы.
Г өлипса — аның хатыны.
Газиз — аларның улы, комсомолец, механик.
Г ашыйка — колхозчы кыз, соңыннан буровой эшчесе, җиңел холыклы, тиз ышаиучан, бизәнергә ярата.
Шәмсекамәр — колхозчы кыз, соңыннан буровой эшчесе, комсомолка, матур, җитди, горур.
Сәхипҗамал— колхозчы кыз, соңыннан буровой эшчесе, зур гәүдәле, шапшаграк.
Әхмәди — комсомолец, колхозчы егет, соңыннан буровой эшчесе, таза гәүдәле.
Җам ал и — район газетасы эшчесе, 35 яшьләрдә.
Сафа — гармоньчы егет.
С а ф у р» а — Хәлиуллинның хатыны.
Колхозчы егетләр, кызлар, малайлар.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Кечерәк елга буе. Тау башы. Таллык. Тирә-якта урман белән капланган күгелҗем таулар, яңа өлгереп килгән ашлык басулары күренеп тора. Кошлар сайрый. Уң һәм сул якта ташлы кыятау астында бер малай елгадан балык тота. Тирә-яккә каранып, тау башында, кыяга басып Хәлиуллам тора.
Хәлиуллин (бер якка карап). Иптәш Иванов! (Икенче якка.) Рәхимә кызым! (Өченче якка.) Алексей Федорович! Хикмәт. Кая югалдылар болар. (Кычкырыбрак.) Иптәш Иванов! Рәхимә кызым, Алексей Федорович!
Тау астыннан автомашина гудогы һәм тавыш ишетелә: һу, һу, һу-у!
Кем ул?.. Райком секретаре. (Аска карап.) Иптәш Хәйров! Әйе, бирегә менәсезме? Әнә сукмак. (Аңа менәргә ярдәм итә.)
Хойров. Кордашка сәлам! (Күрешәләр.)
X ә л и у л л и н. Сез нишләп йөрисез, иптәш Хәйров?
4
Хэйров. Колхозга узып бара идем, тавышыңны ишетеп туктадым. Кордаш, бүген синең тавыш, ничектер, тантаналы яңгырый. Әллә берәр шатлыклы хәбәр бармы?
X ә л и у л л и н. Бар, иптәш Хәйров, бар. Дөресен әйткәндә, әле бик үк булмаса да, зур шатлыклар булырга тора.
Хәйров. Ничек?
Хәли у л л и н. Кичә безнең тау кәҗәләре...
X ә й р ов. Тукта, тукта, нинди кәҗәләр?
Хәл пул л и н. Кәҗә дип инде, мин үзебезнең армас-талмас геологларны әйтәм: Иванов белән Рәхимәне. Алар кичә генәк хикмәтле ташлар тапканнар.
Хәйров. Ниһаять?
Хәлнуллин. Безнең уйлар дөрескә килер, ахры, яшьтәш! Их... (Йөренә, таш алып, еракка ыргыта.) Бүген булмаса иртәгә, ә иртәгә булмый икән, берсе көнгә Бизмән тауның сере ачылыр.
Хәйров. Шул, шул, йөрәгем сизеп туктаганмын икән.
Хәлнуллин. Сизмичә. Теләкләр дә, уйлар да бер бит безнең.
Хәйров. Геологлар кайда соң?
Хәлнуллин. Үзем дә шул тау кәҗәләрен эзләп йөрим. Алар бүген шул җиргә өчәүләп киттеләр.
Хәйров. Тукта әле, иптәш Хәлнуллин, сез кем, буровой мастермы, әллә геологмы?
Хәли у л л и н. Егерме ел буровой мастер идем, бүген генә...
X ә й р о в. Шул, шул. Буровой мастерның эше җирне бораулау түгелме соң? Монда нишләп йөрисез? Үз авылыгызга кайткан кеше бит сез. Ялда. Сезгә хәзер кунакка барып, бал эчеп кенә йөрергә.
Хәлнуллин. йөрәк түзми, иптәш Хәйров, йөрәк. Бүгенге тикшеренүләрне белмәкче идем. Ә балның аның болай да кпмеи куймыйбыз. Безнең Бакуда юк бит ул. Кичә баҗайларда бер мичкәсен түнкәрдек.
Хәйров. Хәер, шаярып кына әйтәм- Синең, Гали кордаш, ул якка да мастерлыгың барын яхшы беләм. Нормаңны гына саклый күр.
Хәлнуллин. Норма шул инде ул: ак булса— 150 грамм, кызыл булса — бер шешә, балы туры килсә — бер мичкә.
Хәйров. Я, ярый, мин колхоздан кайтышлый тагын туктармын әле.
Хәлнуллин. Килегез, якташ. Бүген бер хикмәт булып куймасын.
Хәйров. Киттем.
Хәлнуллин аңа таудан төшәргә ярдом итә. Үзе тирә якка карана. Автомашина гудогы ишетелә.
Хәли у л л и н (кулларын авызына куеп, кычкыра-кычкыра чыгып китә). Иптәш Иванов! Рәхимә кызым! Алексей Федорович!
Кулындагы тал чыбыгын сырлый-сырлый Г а з и з килеп керә; күлмәкчән, итек, галифедән; аптыраган кыяфәттә йөренә, бер ңәчәкпе өзеп, фуражкасына кыстырып куя, малайлар янына" барын, кармак сапларын алып, балык тотып карый.
Газиз, һаман да килмәгәннәр. Шушында гына җыела торганнар иде бит. (Бер яктагы кыя өстендә торган рюкзакны күреп ала.) Бу нәрсә тагын? Рюкзак? (Күтәреп карый.) Уһу, авыр гына икән. Безнең як әйберенә ошамаган бу. (Рюкзакны ачып, таш ала.) Әһә, бу геологлар малы икән. (Салып куя.) Ярый, малы булгач, иясе табылыр әле. (Икенче кыя өстенә куя, үзе кыяга утырып, таягын сырлый башлый )
Рәхимә килеп керә. Итәгендә ташлар.
Рәхимә. Менә, тагын да яңа породалар. (Кыя өстендә рюкзагы юклыгын күреп, эзли, карана.) Әле генә шушында куеп торган идем. Могҗиза.
5
Газиз (урыныннан тора, Рәхимәгә текәлеп карый). Сез, нәрсәдер югалткансыз, ахры.
Рәхимә (Газизне күреп, бераз гына каушый, итәген төшереп җибәрә, ташлары җиргә төшеп китәләр. Газиз, чүгәләп, ташларны җыя башлый, карый.) Сез...
Газиз. Әйе, мин таптым.
Ерактан гармонь тавышы ишетелә.
Рәхимә. Нинди матур көй!
Г а з и з. Безнең якның көе ул.
Р ә х и м ә. Исеме ничек ул көйнең?
Гази з.«Шөгер» көе дип йөртәләр. Авыл көе.
Р ә х и м ә. Мин дә авылда туып үскән кеше.
Газиз. Шулаймы? (Ташларны рюкзакка сала.) Сез, нәрсәдер онытып калдырдым дигән идегез.
Р ә х и м ә. Ташлар гына.
Газиз. Мин бер рюкзак таптым. (Күрсәтә.)
Рәхимә (елмая, килеп ала). Шул, шул, анда ташлар...
Газиз. Бу ташларның хикмәте нәрсәдә соң?
Рәхимә. Породаларны тикшереп, без бу якта нефтьнең барлыгын, я юклыгын беләбез.
Газ и з. Ничек?
Р ә х Н м ә (җирдән чәчәк алып исни). Иснәп...
Г а з и з. Кызык.
Рәхимә. Аннан соң лабораториядә тикшереп. Нефть булган җирләрдә күбрәк битум, известняк була.
Г а з и з. Сезнең эшегезгә сокланам мин.
Р ә х и м ә. Әйе, геологларның гомере тау-таш араларында үтә. һәйбәт! (Гармонь тавышы якынлаша, аңа яшьләр җыры кушыла. Рәхимә кыяга сөялеп тыңлый.) Әллә нинди бер моң, әллә нинди бер аһәң бар бу көйдә! (Тауларга карап.) Беләсезме, бу көй әнә шул таулар гүзәллеген сөйли. Тау араларыннан чылтырап аккан чишмәләр тавышын хәтерләтә, кошлар сайравын искә төшерә.
Г а з и з. Сез гармонь яратасыз, ахры?
Рәхимә. Мин гомумән музыка яратам, ә гармоньны бигрәк тә. Әллә сез дә гармоньчымы?
Газиз. Юк шул, мин дә тыңларга гына яратам.
Ерактан: «Рәхимә, Рәхимә!» дигән, тавыш ишетелә.
Г а з и з. Кем ул?
Рәхимә. Геолог Иванов. Без бергә эшлибез аның белән.
Газиз. Бергә? (Газиз рюкзактагы ташларны кызыксынып карый, Рәхимә аңа карап тора).
Рәхимә. Ах, сез ташлар белән кызыксынасыз?! Әллә сез дә геологмы?
Гази з. Юк.
Рәхимә. Сез кайда эшлисез?
Газиз. МТС та — механик.
Р ә х и м ә (аптырап). МТС та?
Г а з и з. Әйе.
Рәхимә. МТС та! Әйтегез әле, зинһар, анда сез Газиз Салиховны беләсезме?
Газиз (гаҗәпләнеп). Газиз Салиховны?!
Рәхимә. Әйе, ник гаҗәпләнәсез аңа?
Г а з н з. Сез ул кешене каян беләсез?
Рәхимә. Безнең аның белән кызык кына бер очрашу булган иде. Ләкин ул вакытта мин Газиз Салиховның нурлы йөзен күрми дә калдым.
Газиз. Бәлки, аныц йөзе бик үк нурлы түгелдер...
Рәхимә. Юк, андый яхшы күңелле, кыю кешенең йөзе нурлы булмый калмас.
Газиз. Яхшы күңелле, кыю?..
Рэ'химэ (бераз елмаеп). Ул геолог Нарский белән мине елгадан алып чыкты.
Гази з. Сез йөзә, белмисезмени?
Р ә х и м ә. Мин Университетта укыганда йөзү ярышларында катнашкан кеше дә, ләкин монда мәсьәлә икенче төрлерәк булды шул.
Г а з и з. Мөмкин булса, сөйләгез әле.
Рәхимә. Яз көне, геолог Нарский белән станциядән кайтып килә идек. Төнгә калдык. Ташу күперне алып киткән. Без елганы көймә белән чыгабыз. Кинәт, бер боз килеп бәрелде дә, көймәбез әйләнеп китте. Күрәм, карт геолог йөзә белми икән. Бер бата да, бер калка. Мин тиз генә Нарскийны ярга сөйри башладым. Ләкин ул, беләгемнән тотып алды да, минем үземне су төбенә тарта башлады. Шуннан мин кычкырып җибәрдем. Ул арада кемдер, безне аерды һәм башта Нарскийны ярга чыгарды, аннан ул миңа да ярга чыгарга ярдәм итте. Мин ул кыю егетнең кем икәнлеген соңыннан гына белдем. Ул шәһәргә курска китеп бара икән..- Менә шул егетне күреп, кулын кысасы иде. Ул булмаса, без, бәлки, ике геолог бозлы су төбенә киткән булыр идек.
Г а з и з. Кулын кысасы?!
Р ә х и м ә. Әйе, курстан кайткандыр бит ул?
Газиз. Кайтты... әй, кайткан бугай.
Рәхимә. Күрәсем бар әле минем аны.
Газиз- Яхшы, мин әйтермен аңа. Сезне, Газиз, яхшы күңелле кыю бер кыз күрергә тели диярмен.
Рәхимә. Ничек яхшы күңелле?
Г а з и з. Сез дә бит геологны коткармакчы булгансыз.
Рәхимә (елмаеп). Булган гына шул. (Рәхимә көч белән генә рюкзакны күтәреп иңенә сала, чыга башлый). Хушыгыз, иптәш.
Газиз. Хушыгыз. (Карап кала, тиз генә Рәхимәне куып җитә.) Карагыз әле, сезгә авыр, бирегез мин күтәрим.
Р ә х и м ә. Рәхмәт. Миңа, әнә яр буена хәтле генә барырга. Без шунда җыелмакчы идек. (Рюкзакны Газизгә бирә.) Ә мин сезнең Таягыгызны. (Таякны ала, Газиз рюкзакны күтәрә, чыгалар).
Ул арада, шаулашып, яшьләр керә.
Шәмсекамәр. Газиз кайда соң?
Әхмәди (каранып). Кача торган гадәте бар иде аның.
Г а ш ы й к а (төзәтенә һәм кинәт кычкырып җибәрә). Шәмсекамәр! Әнә Газизең! (Кулы белән күрсәтә, бары да карыйлар.) Кара, кара ниндидер бер кыз белән.
Әхмәди. Газизең очты,. Шәмсекамәр! (Кулларын канат итеп бер күтәрә, бер төшерә).
Шәмсекамәр. Очмас, очарлык түгел ул.
Г а ш ы й к а. Кем соң ул, ә?
Бер егет. Ул — инженер кыз, нефть эзлиләр алар.
Шәмсекамәр (күңелсез генә). Инженер кыз! (Акрын гына алар киткән якка таба атлый.)
Г а ш ы й к а. һи, инженер кызның МТС егетенә исе киткән ди, бик.
Сәхипҗамал. Иш-ише белән, Ишмөхәммәт дусы белән, диләр. Инженерның инженеры да бардыр әле.
Шәмсекамәр (барган җиреннән кире кинәт борылып килә). Ягез, кызлар, уен башлыйбыз. Сез бер якка, ә егетләр икенче якка тезелешегез.
Әхмәди. Ичмасам, яшьләр уенында гына булса да егетләрне кызлардан аермыйсы иде, әйеме, Гашыйка?
Сәхипҗамал. Гашыйкам диген инде.
Әхмәди. Дияр идем дә, бик үк гашыйк булып бетмәгән шул әле.
Гаш^ыйка (көзгегә карап төзәтенә, кашларын уйнатып). И, мәхәббәтсез, әле кичә генә кашыгым төште дигән идең. ич...
Әхмәди. Кичә бит ул.
Шәмсекамәр. Карагыз әле, күршеле уенымы, әллә номерлыдан башлыйкмы?
Әхмәди. Сразы убешледән башласак ничек булыр? (Көлү).
Шәмсекамәр. Әхмәди дим, телеңә салынма әле.
Тавышлар. Күршеледән, күршеледән.
Ш ә м с е камәр егетләрне, кызлар белән парлап, түгәрәк ясап, утырта, үзе Һәр кайсыннан сорап йөри, кулында каеш.
Шәмсекамәр (Әхмәди янына барып). Әхмәди, күршеннән ризамы?
Әхмәди. Риза түгел.
Шәмсекамәр. Ник?
Әхмәди (кызны кочаклап). Кочагым җитми. (Көлү.)
Шәмсекамәр. Кем кирәк?
Әхмәди. Эм... Га, Га... (Гашыйка торып китәргә генә тора, аны сизеп, егете тотып тора). Мәрфуга кирәк.
Ш әмсе камәр (егеткә). Мәрфуганы җибәрәсеңме?
Бер егет. Юк, шундый кызны ычкындырырга ярыймы соң.
Шәмсекамәр. Мә, алайса. (Каты гына итеп каеш белән өч тапкыр уч төбенә суга.)
Әхмәди. Кыйммәткә төште кыз, ә?
Бер егет (кулын уып). Кызы торырлык аның.
Газизнең «Шөгер» көен җырлаганы ишетелә. Тыңлыйлар.
Әхмәди. Безнең чибәр егет кайта.
Бер кыз. Моңлана егет, бер-бер хәл бар ахры.
Шәмсекамәр. Әйдәгез, уенга катнаштырмыйк үзен.
Г а ш ы й к а. Нигә тагы?
Шәмсекамәр. Әллә кая йөрмәсен.
Әхмәди. Кызлар озату әллә кая йөрү буламыни.
Газиз керә, буш урынга, Сәхипҗамал янына барып утыра.
Гашыйка (төзәтенеп). Һәйт, егет, сиздек эшеңне, коярбыз тешеңне!
Әхмәди. Инженер кызларны озатып йөрибез диген, ә?
Г а з и з. Шул булыр инде сезнең. Мин бит аңа ташларын күтәрергә генә булыштым.
Гашыйка (төзәтенеп). Шуннан башлана инде ул...
Бер егет. Башта ташларын, аннан башларын әйләндерү.
Г а з и з. Безгә ишмени. Университет бетергән кыз ул.
Әхмәди. Алай да, Шәмсекамәрнең йөрәгенә ут сала яздың син, Газизҗан.
Щәмсекам ә р. Фу, шушы Әхмәдинең теле.
Гашыйк а. Я, куегыз инде.
Әхмәди. Менә нәрсә, иптәшләр, моннан соң инженер кызларның башын һәм ташын әйләндереп йөрмәсен өчен...
Бер егет (Газизгә гармоней суза). Үзең яраткан көйне уйна1
Шау-шу: «Дөрес, дөрес», — диләр.
Гашыйк а. Үзе яраткан көй булгач, «Шөгер» көе инде.
Гази з. Булмый, иптәшләр, булмый.
8
Шәмсекамәр. Газиз,, уйна инде, мин әйткәч уйна инде.
Әхмәди. Газиз җаным, димәгәч нигә уйнасын.
Кызлар. Әйт, Шәмсекамәр, әйт.
Г а ш ы й к а (төзәтенеп), һи, әйт инде, бер әйткәннән ни була.
Шәмсекамәр. Газиз, җаным, уйнасана!
Г а з и з. Онытканмындыр инде.
Әхмәди. Бер «пәп» итмәгәч, нигә уйнасын ди ул.
Шәмсекамәр. Син Әхмәди, гел арттыра барасың.
Гашыйка (төзәтенеп). Һии, үп, Шәмсекамәр, үп, бер үпкәннән ни була.
Шәмсекамәр акрын гына килә башлый, бары да карап тора. Шәмсекамәр
Газизнең, битеннән үбә, шау-шу, Сафа гармонь бирә.
Әхмәди. Их, тәмле дә*соң! (Гашыйканы кочаклый, үпмәкче була.) Г ашыйк а. Куй кеше алдында, юләр! (Акрын гына яңагына суга.) Бер егет. Их, тәмле дә соң!
Көлешәләр. Газиз гармоньны алып кыяга сөялә, башта берничә ^аккорд биреп, тарткалап куя, аннан сон, сузып кына «Шөгер» көен уйный башлый. Бер тапкыр уйнап чыккач, кыяга барып утыра, аның янына Шәмсекамәр килә.
Аклы яулык, юка яулык Иңгә салсаң шәл кебек, Уйлап, уйлап утырам да, Ятка калырсың кебек.
Г а з и з. Әллә нинди җырлар җырлыйсың син, Шәмсекамәр. Шәмсекамәр. Бер дә әллә нинди түгел. Сине аңламассың. Г а з и з. Нигә?
Шәмсекамәр. Кайвакыт яратасың да кебек, ә кайвакыт, бәйләнеп кенә торасың.
Газиз. Син үзең дә шулайрак бит, Шәмсекамәр!
Шәмсекамәр. Усал син, Газиз. Шаяртып кына йөрисең. (Чәчен тартып куя.)
Газиз. Минем әле синең чәчеңә ябышканым юк.
Шәмсекамәр. Бергә тора башлау турында да сөйләшәсең килми синең.
Г а з и з. Укырга кирәк безгә, Шәмсекамәр. Мин техникум гына бетергән бит әле.
Шәмсекамәр. Шул җитмәгәнмени?
Г а з и з. Инженер булгач җитә.
Шәмсекамәр. Ой, тагын 5—6 ел?
Г а з и з. Аннан без бит әле...
Шәмсекамәр. Бик үк яратышып та....
Г а з и з. Ансы да юк түгел.
Шәмсекамәр. Газиз!
Г а з и з. Әү!
Шәмсекамәр. Газиз, мин сине кайвакыт бик яратам шикелле,, ә син?
Газиз. Мин дә сине кайвакыт яратам... (Гармонь уйный.) Әхмәди (Гашыйкага ишетелерлек кенә итеп җырлый).
Тәрәзә төбем сигез гөл, Сигезе дә тигез гөл. Миме ташлап, ятны сөйсәң, Бизгәк тотсын сигез ел.
Гашыйка. Әбәү, синең кебек егетне ташлыйлармы соң, юләр!
Кулына бер таш кисәге тотып, кызу гына атлап, сәхнәгә геолоц Иванов керә..
Аркасында рюкзак, билендә чүкеч. Ул ташны әйләндереп*әйләнл)ереп карый, чөя.
Шәмсекамәр.
9
Иванов. Бизмән таудан 300 метрлар ераклыкта, елга буеннан табылды. (Блок-нотына язып куя, ташны лупа белән карый. Яшьләр тиз генә торалар, башкалар да керәләр. Ташны чөеп.) Бүген мин Бизмән тауда кара алтын барлыгын сөйли торган хикмәтле таш таптым. (Лупа белән карый, блокнотына яза.) Битумлы известняк! (Кесәсеннән икенче ташны алып.) Бусы кальцит. (Аларны салып, кызгылт төстәге зуррак ташны ала.) О, егетләр, сез әле бу ташларнын хикмәтен белмисез.
Г а з и з. Степан абый, нәрсә бар?..
Иванов (кызыл ташны күрсәтеп). Беләсезме, бу нәрсә?
Г а з и з. Таш!
Иванов. Юк, белмисез әле сез. Бу гади таш кына түгел, бу — кара алтын.
Г а з и з. Кара алтын!
Иванов. Кара алтын булуына шигем калмады хәзер. Тиздән бер районга гына билгеле булган сезнең кечкенә Бизмән тау исеме бөтен дөньяга шаулаячак!
Барысы да. Кара алтын!
Иванов. Әйе, кара алтын ул — ил көче, җир җаны. Тиздән без җирне бораулый башлаячакбыз. (Әхмәдигә.) Я, егет, безгә эшкә керәсеңме?
Әхмәди. Мин, Степан абый, авыл хуҗалыгы техникумына кит- мәкче ием шул... Укып кайтып, үзебезнең бу якның кырларыннан шундый уңыш аласым килә минем, бөтен дөньяның исе китәрлек булсын иде.
Иванов. Әһә, агроном, бик яхшы! (Газизгә.) Ә син егет?
Г а з и з. Мин бит МТС та — механик.
Иванов, һу, механик! Безгә бик кирәкле кеше.
Сафа (гармонен тартып куя). Менә мин, керәм...
Г а ш ы й к а (төзәтенеп). Мин дә.
Сәхипҗамал. Колхоз җибәрсә, мин дә.
Иванов. Теләкләрегез әйбәт сезнең, яшьләр, әйбәт. (Сафа уйнап җибәрә. Яшьләр бер читкәрәк китәләр, Иванов балык тотучылар янына килә). Я, кабамы, егетләр?
Малай. Каба.(Такмак әйтеп кармагын сала.)
Җим куйдым кармакка, Кызыл канатлы чабакка, Ак чабак, кап чабак, Яр буенда ят, чабак.
Иванов. Сез караштыргалап та утырыгыз.
Малай. Нәрсәне?
Иванов. Сез елга өстенә дә күз төшергәләгез. Су өстендә түгә- рәк-түгәрәк булып аккан майлы эзләр күрсәгез, миңа әйтерсез, яме!
Малай. Ярый, абый, әйтербез..
Ерактан: «Степан Андреевич, Степан Андреевич!» дигән тавыш ишетелә. Иванов: «Ау, бирегә, Рәхимә, бирегә!» дип кычкыра. Сәхнәгә җиңел атлап Рәхимә керә.
Рәхимә (килеп кыяга утыра). Степан Андреевич, мин сезне тегендә көтәм тагы. Сез нишләп миннән качып йөрисез?
Иванов. Кем кемнән кача торгандыр.
Рәхимә. Уф, ардым, ярый әле рюкзакны күтәрешергә бер егет булышты.
Иванов. Егет?
Р ә х и м ә. Әйе.
Иванов. Сез, Рәхимә туташ, нефть эзләп, егет табып куймагыз тагы.
Рәхимә. Нигә, икесе дә табылса, начар булырмыни?
10
II в а нов. Мин сезне бая тау башында гына күреп калган идем. Сез анда Пушкин диңгез ярына басып торган шикелле күренә идегез.
Рәхимә. Ай, андагы матурлыкны күрсәгез, сез Степан Андреевич! Без үзебез туып-.үскән Татарстанны гына да әле яхшылап белмибез икән...
Иванов. Әйе, бу яклар Кавказны хәтерләтәләр.
Рәхимә (кыяга басып карый). Тарихи таулар алар! Кайчандыр бу тауларда горур атлап Пугачев йөргән. Әйе, Пугачев батырлары йөргән сукмаклар алар.
Иванов. Әйе, матур, бик матур як! Нефть тә тапсак, матурлык өстенә матурлык өстәләчәк.
Рәхимә. Табарбыз, бу тауларда байлык булмый калмас. Матур да, бай да бит ул безнең як! Киттек, иптәш геолог!
Иванов. Кая?
Рәхимә (бер якка күрсәтә). Әнә теге якка, скважина салыначак урынга.
Иванов. Мин скважинаны менә шушы җиргә салырга кирәк, дигән фикергә килдем.
Р ә х и м ә. Аңламыйм мин сезне. Әле генә тегендә дип планлаштырган идек, инде...
Иванов (планшетыннан карта чыгара). Менә нефтьнең иң күп урыны, Рәхимә, менә шушы тирәдә булырга тиеш.
Рәхимә (картага күрсәтә). Юк, купол анда түгел, менә бу калкулыкта. 1
И в а и о в. Юк, Рәхимә иптәш, сез бит инде мине беләсез?
Рәхимә. Бик белам. Әйтелгән — киселгән, димәкче буласыз.
И в а и о в. Бик нык тикшерелгәч кенә әйтелгән ул, туташ. Кичә мин төн буе карта белән сөйләшеп чыктым.
Рәхимә. Миндә дә карта бар. Мин дә юкка әйтмим.
Пауза. Гармонь тавышы.
Р ә х и м ә. Нинди матур!
Иванов. Егетеме?
Рәхимә. Көе дә, егете дә. (Акрын гына атлап чыга башлый.)
Иванов (шаярып). Иртәгедән башлап мин дә гармоньга өйрәнә башлыйм. Ә хәзергә мине әнә теге яр кызыксындыра, Рәхимә, яр.
Рәхимә. Сез?! Гармоньчы?! Ярлар дисезме? Ниһаять, сез дә ярлар белән кызыксына башладыгыз? Вакыт, бик вакыт!
Иваной. Юк, мин өстебезгә йөкләнгән бурычны үтәмичә, сөйгән ярлар турында уйламаска булдым.
Рәхимә. Дөрес түгел.
Иванов. Тагын бәхәс. Нәрсәсе дөрес түгел?
Рәхимә. Минемчә, эш мәхәббәткә, мәхәббәт эшкә зарар китерми.
Иванов. Ай, белмим.
Рәхимә. Киресенчә, мәхәббәт кешене эшкә рухландыра.
Иванов. Ай, белмим.
Рәхимә. Белмисез шул.
Елга буеннан кычкырып, йөгереп Малай килә, бер кулы белән елгага күрсәтә
Малай. Степан абый, Степан абый, тизрәк! Әнә, су өстендә...
Иванов. Нәрсә бар?
Малай. Әнә, су өстендә агып бара... агып китә инде...
Ивановны елгага таба сөйри. Яшьләр дә елга янына килеп чыгалар. Хәлнуллин да керә.
Бер егет. Мотыйк, тукта әле, нәрсә бар?
Әхмәди. Нәрсә ага, кая ага?
11
Малай. Су өстендә алкалар, майлы таплар, боҗралар ага.
И в а п о в (елга янына барып карый, су ала). Су өстендә нефть эзләре. Тагын бер уңыш. (Блокнотына яза.)
Шәмсекамәр. Кызлар, карагыз әле, нинди матур балдаклар!
Г а ш ы й к а. Нинди матур эзләр!
Иванов. Нефть эзләре алар, кара алтын эзләре! Эзләренә төштек инде без аларның.
Рәхимә. Ә ташлар! Нинди өметле ташлар алар!
Иванов. Әйе, әйе килер бер көн, бу таулар нефть вышкалары урманы белән капланыр. Нефть трубалары өчен җир астыннан юл салыныр. Бизмән тау нефте илебезгә яңа көч, яңа тормыш биреп, өзлексез агып торыр. Бизмән тау авылы нефть шәһәренә әйләнер, бу исем бөтен дөньяга яңгырар.
Бер егет. Юкны сөйләмисеңме икән? Безнең Бизмән тауга каян килсен ди нефть?
• Әхмәди. Ә?
Бер егет. Безнең бу якта андый байлыклар юк инде ул. Уралны әйтсәң дә ярый. Безнең тирәдә юк инде ул байлык.
Бер е г ет. Нәрсә?
Әхмәди. Син, Әптери, юктан башканы белмисең дә инде.
Хәлиуллин (егеткә таба килә). Әйе, ул егет кисәге юк турында әкият сөйли. Менә мин сезгә безнең бу якта да хикмәт бар дигән кызыклы әкият сөйләмәкче булам. Тыңлыйсызмы?
Барысы да. Тыңлыйбыз, тыңлыйбыз! (Хәлиуллинны әйләндереп алалар, төрлесе төрле җиргә утыралар).
Хәлиуллин. Ул әкиятне миңа бабай сөйләгән иде. Бабайга -аның бабасы, бабасына аның әбисе, әбисенә аның әбисе сөйләгән булган.
Газиз. Бик борынгы әкият икән.
Хәлиуллин. «Арслангәрәй карт» әкияте, дип йөртәләр аны. (Тамак кырып куя.)
«Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга урәтиик, бүре патша, байлар түрә булып торган заманда, безнең Бизмән тауда Арслангәрәй исемле бер егет яшәгән, ди. Ул Булат батырдай батыр, Таһирдан матур, арсландай кыю булган, ди. Ул шундый зирәк, ди, дөньяда аның кебек бик сирәк, ди. Сабантуйларында кеше чыкмаган, ди аңа. Чыкканнарының ул биленнән тотып алуы була, ди, шунда ук җилтерәтеп салуы була, ди. Керфекләрен сирпеп, зур кара күзләрен бер тутырып караса, кызлар һушларыннан яза торган булганнар, ди. Кояш чыкканнан алып, кояш баеганга кадәр байларда эшләгән. Шулай да җигәренә аты, саварына сыеры, куярына самовары, туярлык икмәге, кияренә юньле киеме булмаган, ди бу егетнең.
Арслангәрәйнең дөньяда йөз ел яшәгән ап-ак сакаллы, ап-ак чәчле бабасы булган. Бервакыт Арслангәрәй әнә шул бабасы янына барган .да: — әй, бабам, тау җимерерлек көчем бар, көн эшлим, төн эшлим, нишләп соң минем бәхетем юк, безнең Бизмән тауда юкмыни ул — .дип зарланган икән. Йөз яшьлек карт, башта зур сакалын өч тапкыр сыпырган, аннан көмеш чәчләрен аралап алган да:
— Әй, бәбкәм, бәхет синең үз җиреңдә — Бизмән тауда. Бәхет синең үз кулыңда. Кешеләргә мәңгелек бәхет, җиңелмәс көч бирә торган хикмәтле таш ул Бизмән тауда да бар икән, ди. Тик аның өстендә биек тау тора, ә биек тау өстендә үткен кыялы таш тора, ди, ә таш өстендә, агуларын чәчеп, җиде башлы аждаһа басып тора икән, ди. Ул бәхетне алыр өчен аждаһаның башын кисәргә, ташларны ватарга, тауны актарырга кирәк, икән, ди.
Шуннан соң Арслангәрәй төннәрен ялгыз гына шушы тауларга •менеп, аждаһаны эзли икән. Айлар, еллар буе эзләгән ул. Ниһаять,
12
бер төнне ул җиде якка агу чәчеп, сызгырып торучы аждаһаны күргән, ди. Бер төнне ул аждаһа белән сугышкан — аны үтергән. Икенче төнне — ташларны ватып ташлаган. Өченче төнне — тауны актарган. Дүртенче төнне Арслангәрәй, гаҗәеп бер гүзәл җәүһәр ташы тапкан дп. Ашыга-ашыга хикмәтле ташны кулына алуы булган, шунда ук караңгы төн яп-якты булып киткән. Тирә-юньдә күз чагылдырырлык нур уйный башлаган. Еракта, бик еракта киң, тигез, матур бер, юл күренгән, ди. Арслангәрәй җәүһәр ташына сокланып карап та туймаган, ди. Шунда ук икенче бер аждаһа койрыгы белән сугып ташиы тартып та алган, ди. Шуннан дөньяны яңадан караңгылык баскан, ди.
Бизмән тауда аждаһалар күп, бәхет юк икән, аждаһаларсыз җир юк микән дигәндә, көннәрнең берсендә, аягына чабатасын киеп, җилкәсенә капчыгын асып, еракка, ерак илләргә чыгып киткән, ди. Ай киткән, ел киткән, Урал дигән тау иленә барып җиткән, дя ул. Бик бай икән, дп, ул Урал дигән ил. Алтынмы кирәк, көмешме кирәк, җәүһәр ташымы кирәк, бар да, бар да, бар, ди анда. Монда да ул бәхет ташын, җәүһәр ташын тапкан, тик аждаһалар тартып ала биргәннәр. Батыр егет аждаһалар белән бик каты сугышкан, ди, ул — бер үзе, дошманнар — күп булган, җиңә алмаган, ди. Аждаһалар моның сылу гәүдәсенә уралып, канын суырганнар, ди. Дөньяны гизгән, бәхеткә ирешмәгән, байлыкка ‘хуҗа була алмаган.
Арслангәрәй картайган, мең бәла белән яңадан үзенең туган авылына, Бизмән тауга кайтып егылган.
Арслангәрәйне кызганып, Бизмән тау хатын-кызлары яшь түккәннәр, карурман шаулаган, елгалар ярларыннан чыкканнар, чишмәләр акмый башлаган, кошлар сайраудан туктаганнар.
— Я, данлы кеше, батыр кеше, ни булды соң сиңа? Ни эшләп соң син болай бик тиз хәлсезләндең? — дип сораганнар, ди, Арслангәрәйдән.
— «Илдән илгә йөреп, таудан тауга менеп, җир асларыңа төшеп, бәхет эзләп хәлдән тайдым мин, шулай да бәхетле була алмадым. Ә бәхет ул үз җирләребездә дә бар икән. Тик аны ялгыз алып булмый икән. Бәхет агулы еланнар кулында икән. Аны яулап алыр өчен кыю кешеләр кирәк икән. Ул кешеләрне бәхеткә алып барыр өчен, алмаздай үткен, корычтай нык батырлар килергә тиеш икән дигән Арслангәрәй!
Бер егет. Гали абый, теге карт әйткән батырлар туган микән, ә?
Әхмәди. Берәү булса, һәй, тавык мие ашаган нәрсә, дияр иде сиңа, мин әйтмим инде.
Хәлиуллин. Арслангәрәй әйткән Алмаз батыр белән Корыч батыр туды һәм алар кешеләрне яуга, көрәшкә алып чыктылар. Кешеләргә мәңгелек бәхет яулап алынды. Кешеләргә бетмәс байлык, җиңелмәс көч бирә торган җәүһәр ташы да табылды. Ләкин бу таш безгә күп, бик күп кирәк әле. Барыр юллар безнең ерак, авыр. Ул хикмәтле ташлар безнең юлларыбызны яктыртып торырлар, юлларыбызны җиңеләйтерләр. Арслангәрәй әйткән кыйммәтле таш безнең Бизмән тауда да бар. Без әнә шуны табарга тиешбез.
Кулындагы таягын селки-селии И а р с к н й керә.
Н а р с к и й. Хөрмәтле Степан Андреевич, карагыз әле, зинһар, әнә- шул тауларга!
Иванов. Алексей Федорович, сез әнә су өстенә карагыз!
Нареки й. Карыйм.
Иванов. Нәрсә күрәсең?
Н а р с к и й. Җирән малайның кармагын бер чабак әйләндерә, шуны күрәм. г
Иванов. Майлы эзләр күрмисезмени?
Н а р с к и й. Майлы? Бар бугай шул.
13
Иванов. Нефть эзләре түгелме соц алар, Алексей Федорович? Аннан соц кичә табылган битумлы таш? Бүгенге дәлилләр? Юк, иртәгедән ук скважина салырга, җирне бораулый башларга кирәк.
Н а р с к и й. Ашыгасыз, яшьләр, ашыгасыз! Я, гүзәл дә соң таулары! О, әгәр дә мин Левитан, я Шишкин кебек художник булсам!.. (Чыга башлый.)
И в а н о в (җитди). Иптәш Нарский, туктагыз әле. Сез бит безгә тресттан ярдәмгә җибәрелгән гыйльми эшче. Шулай булгач, бәхәсне чишеп бетерик.
Нареки й. Чишик, хөрмәтле иптәш, чишик.
Яшьләр акрын гына таралалар.
Хәл и ул л н н. Тагын бәхәс. (Машина тавышы ишетелә.) Әһә, райком секретаре иптәш Хәйров әйләнеп кайта.
Рәхимә. Иң кирәкле вакытта.
X ә л и у л л и н. Безнең райкохМ кайчан киләсен белә ул.
Хәйров килеп керә.
Хәйров. Я, дуслар, нинди яңалыклар?
Хәлиуллин. Яңа бәхәсләр, яшьтәш.
Хәйров. Нинди бәхәс?
Иванов. Иптәш Хәйров, безнең разведкада туган принципиаль •бәхәс скважина салу-салмауга кайтып кала. Без геолог Рәхимә Сәлимова белән соңгы тикшерүләр нигезендә Бизмән тауда нефть булырга тиеш, дибез һәм, разведка максаты белән скважина салып, җирне бораулый башларга тәкъдим итәбез.
Хәйров. Нигезләрегез?
Иванов. Менә Бизмән тауда табылган битумлы комлы таш, известняк.
Рәхимә. Ә су өстендәге эзләр.
Нарский (бүлә). Ә геолог Нарский скважина салу белән шаярмаска, скважина салырга җитәрлек дәлилләр юк, ди.
Хәйров. Бу турыда буровой мастер иптәш Хәлиуллин нәрсә ди?
Хәлиуллин. Күлдә балык барлыгын белгәч, ау салалар. Шунсыз балык үзе сикереп ярга чыкмый. Нефть тә шулай ук!. Минемчә дә, безнең бу тирәдән хикмәт чыгардай күренә. Безгә хәзер тизрәк скважина салырга, җирне бораулый башларга кирәк.
Иванов. Бик дөрес.
Нарский. Степан Андреевич энтузиаст кеше. Ансы шәп, ләкин артыгы белән оптимист булырга да ' ярамый. Уйларга, тикшерергә, үлчәргә, ашыкмаска кирәк. Көлкегә калмыйк. Трестта ни әйтерләр тагы.
Р ә х и м ә. Болай сөйләнү үзе көлке.
Хәйров (Нарскийга туп-туры карап). Монсы инде көлке түгел. Инжепер-геологныц трестта ни әйтерләр, ул-бу булмагае дип эш итүе ул — фаҗига.
Иванов. Геолог Нарскийга кыюлык җитми, кыюлык.
Нарский (кызу йөренә башлый). Мин иптәш Ивановка караганда олы кеше. Күпне күргән кеше.
Хәйров. Кызмагыз, иптәш Нарский. Эш яшьтә генә түгел, башта да. (Породаларны алып караштыргалый, уйлый.) Скважина салуның хөкүмәткә бик кыйммәткә, күп миллионнарга төшүен сез миннән яхшырак беләсез. Ә тарихи фактлар ни сөйлиләр?
И а р с к и й. Тарихи фактлар безнең файдага сөйләмиләр. Безнең бу якка, иптәш Хәйров, нефть эзләп элекке заманда англичаннар да, америкалылар да, немецлар да килгәннәр. 2—3 ел эзләгәннәр. Тикшеренүнең нәтиҗәсе ноль булып чыккан.
Р ә х и м ә. Иң элек рус геологлары килгән түгелме соң?
14
Наре к л й. Дөрес, килгәннәр. Ләкин сез ул геологларның, бигрәк тә Калиңкпй, Нечаевларның сүзләрен онытмагыз.
X ә й р о в. Нинди сүзләр?
Н а р с к и й. Геолог Калицкий: «Кайчандыр бу якларда да нефть булгандыр, ләкин хәзер инде ул үзеннән үзе кибеп беткән, калса да, аның кызганыч калдыклары гына булырга тиеш», дигән.
И в а, н о в. Әйтеп бетерегез, иптәш Нарский, ул заманның геологы Романовский нәрсә дигән? Аннан соң заманыбызның атаклы геологы академик Губкинның тикшеренүләрен «Икенче Баку» турындагы хезмәтләрен кая куясыз?
Нарский. Безнең Татарстан икенче Бакуга керми бит.
Иванов. Хәзергә керми икән, керер.
Хәлиуллин (кинәт сикереп торып, йөренә башлый). Алексей Федорович, без соң Татарстанны икенче Бакуга кертер өчен дип йөрибез түгелме соң? Безнең Бакуда хөрмәтле Нарский шикелле «булмый- булмый» сүзен яратучылар бар иде. Теләк булгач, без анда да «юк» җирдән «бар» ясадык. Шундый ук хәлнең безнең Бизмән тауда да булуы мөмкин.
Хәйров (коры гына). Иптәш Нарский, сез ни өчендер, практик геолог Степан Андреевичның, нефть исен иснәп үскән буровой мастер Хәлиуллинның сүзләрен ишетергә теләмисез.
Нарский. Мин, каяндыр табылган бер таш кисәгенә генә карап, Татарстанда нефть таптык, дип тамагың карылганчы акырып йөрүгә дә һәм хәзер үк скважина салуга да каршы. Хөрмәтле иптәшләр, гыйльми эштә ашыгу ярыймы соң?
Иванов. Ашыгу түгел. Бу совет техникасына ышанып эш итү.
Нареки й. Техника гына җитми. Авторитетлы, ышанычлы сүз кирәк монда. Аңлыйсызмы, авторитетлы! Москва, Ленинград, ни әйтер?
Хәйров. Геолог Нарскийның сүзләрен дә аяк астына салырга ярамый. Билгеле, бик нык уйлап эшләргә кирәк. Ләкин ул кадәр сузарга, үз көчеңә ышанмас,ка ярамый. Иртәгә үк иптәш начальник,, трестка да языгыз.
Иванов. Яхшы.
Хәйров. Ярый, хуш иттек. Уңыш телим. (Чыга башлый.) Иптәш Иванов, мөмкинме сезне?
Иванов. Тыңлыйм, иптәш Хәйров.
Башкалар таралалар.
Хәйров. Иптәш Иванов, мин үземнең көтепханәмне бик бай дип йөри идем. Ләкин бүген мин анда үземә иң кирәкле бер китаппын юклыгын сиздем.
Иванов. Нинди китап ул, иптәш Хәйров?
Хәйров. Бүген геолог Нарский элекке заман геологларның безнең бу якны тикшереп йөрүләре, алариың карашлары турында сөйләде. Аларны хәзер райком секретаре да белергә тиеш түгелме соң?
Иванов. Билгеле.
Хәйров. Син иптәш Иванов, миңа геология буенча китаплар табып бирсәң иде. Аннан шул турыда сөйләштергәләсәң дә шәп булыр иде. Безгә бит өйрәтеп йөрергә генә түгел, өйрәнергә дә кирәк.
Иванов. Китаплар, табабыз аларны.
X ә й р о в. Бүгеннән мин геология буенча дәрес алырга хәзер. Иванов. Яхшы.
Рәхимә (керә). Иптәш начальник, трестка дигән телеграмма, күл куегыз. ’ ’‘
Иванов. Гафу итәсез, иптәш Хәйров, телеграммага күл куясы бар икән. у
Хәйров. Нинди телеграмма?
15
Рәхимә. Трестка җибәрергә.
Иванов. Бизмән тауда скважина салыр өчен нигезләр бар, дип язылган телеграмма, иптәш Хәйров.
Рәхимә. Кул куярга кирәк.
Хәйров. Геолог Нарскийны да чакырыгыз. Я, рәхәтләнде дә сон геолог Нарский Бизмән тау табигатендә!
Рәхимә (кыяга басып карый, кычкырып). Иптәш геолог, Алексей Федорович!
Нарский керә, кулында букет.
Н а р с к и й. Нинди генә чәчәкләр юк бу якта! (Рәхимәгә бер букет бирә.)
Иванов. Менә тикшеренү эшләрен бетереп, җирне бораулый башларга мөмкин дигән телеграмма. Барыбызга да шуңа кул куярга кирәк.
Нарский. Кул куярга?
Рәхимә. Бизмән тауда нефть скважинасы салырга ярый, дип кул куярга!
Иң элек Иванов, аннан Рәхимә куя, аннан Иарскийга бирәләр. Пауза. Ул аны ала да кире бирә.
Нарский. Юк, геолог Нарскийның үз фикере бар.
Иванов. Куймыйсыз?
Р ә х и м ә. Ул-бу булмагае дисезме?
Нарский. Юк, саклык.
Иванов. Дөрес түгел!
1 Газиз керә.
Г а з и з. Степан абый, Рәхимә иптәш, сез хикмәтле ташлар турында сөйләгән идегез, менә кайда ул хикмәтле ташлар! (Капчыктагы ташларын сибеп җибәрә.) Карагыз, таш күмеренә ошаганнары да бар. нефть исе килә торганнары да бар. Елга буеннан җыйдым.
Иванов, Рәхимә карыйлар.
Нарский (эре генә килеп, Газизнең ташларын карый, таягы белән актара). О, кадерле ташлар, яраклы ташлар!
Г а з и з. Нәрсәгә яраклы?
Нарский (көлеп). Мунча ташына.
Г а з и з. Мунча ташына?
Нарский. Әйе. Бар, энем, капчыгыңны күтәр дә, кара мунчага!
Г а з н з. Сез иптәш геолог, хәзер безнең авылда кара мунча юклыгын да белмисез икән. Аннан соң әле...
Нареки й. Әйтеп бетерегез.
Г а з и з. Аннан соң, мунча ташына салыргҗ ул чуер таш түгел.
Нарский (иелеп карый). Дөрес. Сез~ташларны да аз-маз аера аласыз икән.
Г а з и з. Ташларны гына түгел, кешеләрне дә аз-маз аера белом инде мин. Комсомол өйрәтте.
Нареки й. Ансы бәлки шулайдыр, ләкин мондый метод белән, ай-яй нефть табуы...
Иванов. Юкка алай уйлыйсыз, иптәш Нарский. Бөек галим Ломоносовның сүзләрен искә төшерегез. Ломоносов: «Мин һәр авыл крестьяннарының миңа берәр пот таш китерспЭ бирүләре турында хыялланам, дигән. Ләкин элекке заманда ул чыннан да хыял гына булып калган. Ә безгә халык булыша. Рәхмәт егет. Син минем скважинаның беренче кешесе инде хәзер. (Кочаклый, үбә.) Башта, син котель- ныйда — механик, аннан соң — студент, ә шуннан соң инде син — инженер-геолог булырсың.
16
Газиз. Бигрәк озын икән. Кыскарак итеп әйтеп булмыймы?
Иванов. Була, кыска гына итеп әйткәндә, син Татарстанда беренче нефть табучыларның берсе булырсың. (Бер читкә, кыя янына барып, ташлар карыйлар.) Синең егет исем фамилияң? (Блокнотына яза.)
Газиз. Газиз Салихов.
Рәхимә (бик нык аптырап, кулындагы ташларны төшереп җибәрә). Газиз Салихов! Сезмени ул Газиз Салихов!? Рәхмәт сезгә, булган егет, кыю егет! (Кулын кыса.)
II ванов. Менә ул геологның дуслары! Бәхет, байлык ташын яулап алучы Алмаз батыр белән Корыч батыр балалары. Андый кыю егетләр белән без Бизмән тау серләрен дә ачарбыз, дөрес бит, мастер?!
Хәлиуллин. Дөрес иптәш геолог. (Ивановның кулын кыса.)
X ә й р о в. Монысына, мин дә кул куям, иптәшләр! (Иванов белән Хәлиуллинның куллары өстенә үз кулын куя.)
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КАРТИНА
Фәйзерахман картның Иванов торган як бүлмәсе. Авылча җыештырылган, гади, җыйнак. Тәрәзә башларына, стеналарга сөлгеләр эленгән. Бер кровать, кечерәк өстәл, аның өстендә төрле кәгазьләр, микроскоп, стенада районның геология картасы, диаграммалар, телефон, тәрәзәдән балкон күренеп тора, анда өстәл, өстәл өстендә бер савытка куелган чәчәкләр тора. Сәхнәнең икенче ягында тауга менеп китә торган юл күренә. Юл тирәсендә иске һәм яңа трубалар, бүрәнәләр ята. Вышканың бер кырые күренеп тора. Пәрдә ачылганда Рәхимә белән Н а р с к и й бүлмәдә өстәл артында скважинадан алынган керннарны тикшереп утыралар. Икесе дә өстәлгә иелгәннәр, берсе лупа белән, икенчесе балчык валчыкларын микроскопка куеп карый. Тирәң тынлык, киеренкелек. Пауза.
На реки й (кинәт урыныннан тора, йөренә башлый). Менә, 400 метрдан алынган породаларны да күрдек. Алар һаман да минем хаклы икәнлегемне генә сөйлиләр. Аларда исе дә юк нефтьнең. Әйттем мин сезгә, хөрмәтле иптәшләр, скважина салырга ашыкмыйк, җитәрлек дәлилләр юк, дидем, әле тикшеренүне киңәйтик, дидем. Юк, имеш, без фәлән дә, без төгән, без...
Рәхимә (микроскопны бер читкә куеп). Әйе, хәзергә сез хаклы, Алексей Федорович.
Н а р с к и й. Мин һәрвакыт хаклы. Элекке галимнәр 2—3 ел эзләнеп тә уңышка ирешә алмаганнар, ә сез 2—3 айда. Ай-яй темп кешеләре... Фәнни эш ул.
Рәхимә. Кызмагыз әле, зинһар. Сез һаман да Англия, Америка, Германия геологлары дисез инде?
Наре кий. Дим шул. (Стенадагы геология картасы янына бара.) Бу районда нефтьнең булуы бик шикле. Шуңа күрә минем тәкъдимем шул: скважинаны туктатырга, икенче бер ышанычлырак участокка китәргә.
Рәхимә. Бирегә түгелгән көчне, средствоны җилгә сибеп калдырырга?
Н а р с к и й. Ә сез, хөрмәтле иптәшләр, җилгә киткән средствоны тагын да арттыру ягында. Ярый, бәхәс бетте. Ташлар безнең сүзне пас- ладылар. Без киттек. (Чыга башлый.) / 1
Рәхимә. Кая?
Н а р с к и й. Бакчага, һава алырга. (Чыгып китә.)
Рәхимә карталарга күз ташлый, өстәл янына килеп, яңадан микроскопка таш валчыгы куеп карый, җилкәләрен бер күтәреп, бер төшерә, аннан кулын селтәп, балконга чыгып китә.
Бераздан Газиз белән Әхмәди керә. Икесе дә комбинезоннан.
Әхмәди. Бигрәк тә мәзәк кеше, син Газиз, тот та үзенә әйт.
Газиз (киемнәрен сала). Үзенә әйтергә?! Миннән булмый ул, ул бит...
Ә х м ә д и. Ояласын,?
Г а з и з. Кыюлык җитми.
Әхмәди. Егет түгел, син Газиз!
Г а з и з. Тиң түгел бит ул миңа, Әхмәди, беләсеңме син шуны.
Әхмәди. Әй, юкны сөйлисең, син дус кеше. Без кемнән ким. йөз дисәң килгән, һәркайсы үз урынында. Любой кызга туп-туры карарлык. Бик үк күп булмаса да, акыл ягы да юк түгел. Ә көч дисәң— ансы тау җимерерлек.
Г а з и з. Белем?
Әхмәди. Ансы саерак шул, әй...
Г а з и з. Ә ул — инженер кыз.
Әхмәди. Син дә дус кеше, бик үк бушлардан түгел — механик ич.
Г а з и з. Мин дә институтка дип торам да инде.
Әхмәди. Менә нәрсә, Газизҗан, йөрмә болай җебеп. Уңаен туры китер дә тот та үзенә әйт.
Г а з и з. Нәрсә дип?
Әхмәди. Боргалап-сыргалап тормыйча, авылча итеп, туп-туры гына әйт тә, вәссәләм. Рәхимә җаныкаем, минем сезгә күңелем төште, диген. Ачылсын серләр.
Г а з и з. Туп-туры итеп?
Әхмәди. Әйе. Соң син күңелеңнән шулай уйлыйсың, яратасың ич.
Гази з. Күңелдәген, барысын да әйтеп йөрсәң...
Әхмәди. Мәзәк кеше, син Газиз, күңелендә булгач, нигә аны сер итеп яшереп йөртергә. Менә без Гашыйка белән туп-туры итеп әйтештек тә, аңлаштык. Син күзеңне зурайтма. Гөнаһ эшләгәнебез юк безнең. Мин тоттым да: син миңа, Гашыйка, бик ошыйсың, дидем, ә ул (кызлар тавышы белән боргаланып әйтә) сез дә миңа ошыйсыз, Әхмәди иптәш, дигән була.
Балконда Рәхимә күренә, ул чәчәкләрне исни.
Г а з и з. Ай, белмим шул. Ул бит Гашыйка түгел, Рәхимә, Рәхи-мә!
Р ә х и м ә килеп керә, тегеләр аптырап калалар.
Рәхимә. Сез чакырдыгызмы мине, егетләр?
Г а з и з. Мин түгел, менә Әхмәди.
Әхмәди. Мәзәк кеше дә соң сиң, Газиз. Үзең чакырдың ич.
Рәхимә (елмаеп). Сез икегез дә мәзәк кеше, ахры. v. • - ’’
Әхмәди. Ул, ул чакырды сезне, ниндидер бик кирәкле бер эш. ту-.
рында булса кирәк. (Тәрәзәдән карап кычкыра.) Ә? Мине чакырасыңмы? Хәзер, хәзер. (Чыгып к!иТә.)
Г а з и з белән Р ә х п м ә, аптырап, бер-берсенә карашып торалар, елмаешалар, тәрәзәдә Әхмәдинең башы күренә.
Әх до ә ди. Әлгафу, саубуллашырга онытканмын. Хушыгыз.
Р ә х и м ә. Хушыгыз.
Г а з и з. Утырыгыз, Рәхимә... иптәш.
Рәхимә. Рәхимә иптәш. Иптәш дигәне нигә кирәк инде аның.
Гази з. Рәхимә апа, дисәм, сез миннән яшь. Ничек дим соң?
Р ә х н м ә. Сеңлем диегез.
2. .C. ә- № 5 17
1.3
Газиз. Сеңелем, алай дигәч, сез минем сеңелем буласыз ич.
Рәхимә. Әйе, сезнеке булам. Ярамыймыни?
Газиз (каушап). Алай гына аз кебек. Ничектер сез миңа...
Гөлниса керә.
Гөлниса. Рәхимә кызым килгән икән, исәнлекме?
Рәхимә, һәйбәт әле, Гөлниса әби, үзегезнең кәефләрегез ничек?
Гөлниса. Әлегә ярыйсы, утырып тор, кызым! Хәзер чәй эчәрбез Газизгә дә күңеллерәк булыр.
Рәхимә. Газизгә?!
Гөлниса. Әйе. Бу арада әллә ничек, күңелсезрәк тә йөри.
Р ә х и м ә. Ни өчен, Газиз?
Газиз. Әллә тагы, үзем дә яхшылап белмим.
Гөлниса. Кара әле, улым, син күрдеңме, юкмы, Шәмсекамәр килгән иде бит.
Г а з и з. Килсә соң?
Г ө л н и с а. Яратышып йөргән кызың бит. Нишләп сөйләшми йөрисез соң? (Самоварны күтәрә.) Әйдәгез, чәйләп алыйк. (Чыгып китә.)-
Рәхимә. Газиз. Гөлниса апа дөрес әйтә, ахры.
Газиз (Рәхимәгә туры карап). Яраткан кеше турындамы?
Р ә х и м ә. Әйе, яраткан кеше турында.
Г азиз. Дөресен әйткәндә, элек яратышкансыман кебек булган идек.
Рәхимә. Ә хәзер?
Газиз. Ә хәзер суындык кебек.
Рәхимә. Ник?
Газиз. Ул тормыш итә башларга ашыга, ә мин тормышка ныграк хәзерләнү ягында.
Рәхимә. Табигый. Яшьлек ул сынау, эзләнү, сайлау дәвере.
Газиз. Ә сезнең сайлаган кешегез?
Рәхимә. Бар да, юк та.
Г а з и з. Аңлашылмый.
Р ә х и м ә. Шулай да булгалый икән ул.
Газиз. Сезнең, билгеле инженер фәләндер инде.
Рәхимә. Юк, андый фәләннән түгел. Безнең бер геолог кыз бар иде, ул гади бер колхозчы егеткә чыкты. Бик һәйбәт тормыш итәләр.
Газиз. Геолог, гади колхозчыга!? (Шашынып йөренә башлый.) Алай булгач...
Р ә х и м ә. Нәрсә алай булгач? .
Г азиз. Алай булгач, әле мин бит бик үк...
Р ә х и м ә. Бик үк авыл егете түгел димәкче буласызмы әллә? (Микроскопка таш валчыгы куеп карый.) Газиз, менә гади күз белән караганда бу таш валчыгының төсен белүе дә кыен, ә микроскоп аша карагач, аның төсе дә, кыяфәте дә, сыйфаты да ачык күренә, бөтен сере ачыла. (Газиз дә микроскоп янына бара, карыйлар.)
Газиз. Кеше күңелеидәген дә шулай карап белеп була торган микроскоп булсын иде.
Рәхимә. Аның өчен нигә микроскоп. Кеше күңелендәген үзе әйтеп бирергә тиеш.
Г азиз. Әйтә алмаса?
Рәхимә. Ир кеше булса, ул әйтә алырга тиеш.
Газиз. Ул үзен ир дип йөри инде дә...
Рәхимә. Кешенең күзе ул микроскоп. Күзләр карашын аңлый белергә... (Бер-берсенең күзләренә карыйлар.) Күзләр — микроскоп...
Кызу атлап Иванов килеп керә, кулында рюкзак, аның эчендә ташлар.
Иванов. Кайда микроскоп?
Рәхимә. Менә, Степан Андреевич.
19
Газиз, Әйдәгез, сезне чәйгә көтә торганнардыр. (Чыгып китә.)
Иванов. Иарский кайда?
Рәхимә. Ул бакчада гына.
Иванов. Чакырыгыз әле үз*ен. (Иванов ташларны өстәлгә бушата.) Менә бүгенге породалар нәрсә әйтер. Аларны бик тиз тикшерергә кирәкс Кичәгеләреннән нинди нәтиҗә?
Рәхимә. Нәтиҗә дигән нәрсә юк шул, Степан Андреевич.
И в а н о в. Кичә булмаса бүген, бүген булмаса иртәгә булыр.
Рәхимә. 500 метр бернәрсә дә бирмәде. Әллә инде чыннан да Нарский хаклы. Мин инде үзем дә...
Иванов. Нефть барлыгына шикләнә...
Рәхимә. Әйе.
Иванов. Монысы һич, һич ярамый. Кешенең үзенә ышанычы бетсә, ул инде җиңә дә, теләгенә ирешә дә алмый.
Рәхимә. Юк, минем әле ышанычым бөтенләй үк бетмәгән.
Иванов. Алай булса, сызганыгыз җиңегезне. Буровой мастер үзе алган керннарда хикмәт булмасмы? (Исни, елмая.) Иснәгез әле. (Рәхимәгә иснәтә.)
Рәхимә (җиңен сызганып, керннарны күзәтергә утыра. Бер ташны кулына ала). Я, академик Ферсманның дусты! Безнең дә бит синең белән сөйләшәсебез килә. Әйт әле, әйт, берәр җылы сүз!
Иванов. Әйе, ташлар телен белү өчен, таштай каты табигатьле, чыдамлы булырга кирәк, Рәхимәкәй!
Рәхимә. Дөрес сүзгә җавап юк, Стёпа!
* hop икесе таш кисәкләрен кечкенә .чүкеч белән ватып, лупа, микроскоп аша карый, пауза.
Иванов. Рәхимә, мәшәкать булса да, Бизмән тау матурлыгына исереп йөрүче карт геологны чакырыгыз әле.
Рәхимә. Яхшы, киттем. (Чыгып китә.)
Ф ә й з е р а х м а н, ишекне ачып, бусагадан сөйләшә.
Фәйзерахман. Чтапан Андрееч, чәйгә чыгыгыз. Гөлниса апаңның коймаклары суына лабаса.
И в а н о в. Рәхмәт, Фәйзерахман абзый.
Фәйзерахман. Бездә чакыргач, килмичә ярамый, кем, ашны санга* алмау, хуҗага илтифатсызлык итү була ул.
И в а но в. О, алай булгач, эчәрбез.
Ф.ә й з е р а х м а н. Тиле таш җыяр, ди торган ие, әти мәрхүм. Кара инде, сакаллы сабыйны, ташлар белән уйнап утыра. Хи, хи, хи...
Иванов. Юкка көләсең, Фәйзерахман абзый, без инде нефтьнең эзенә төштек.
Фәйзерахман. Иифтә? Хи, хи, хи... Безнең әти: кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да, сөйләмә, ди торган ие. (Бүлмәгә үтә, ташларны караштыра.) Ничә литр нифтә таптыгыз?
Иванов. Сигез километр.
Ф ә й з е р а х м а н. Хи, хи, шаяртма, син энем. Иифтәне аны литрлап үлчиләр түгелме соң, сип метрлап үлчисең икән.
Иванов. Шаяртмыйм. Нефть катламының озынлыгы сигез километр дигән сүзем. Сезнең авыл нефть өстендә утыра, карт. Син дә әнә хәзер нефтькә басып торасың.
Фәйзерахман (аяк астына карый, көлә). Кичә үлгән булсам, ишетми каласым икән. Әйтәм, бу арада күренми тордың. Таш 'җыеп йөрдегезме?
Иванов. Ташлар белән шаярма син, карт.
Ф ә й з е р а х м а н. Башыңа тияр дисеңме?
И в а н о в. Юк, хәзер инде без таш кына җыеп йөрмибез.
Фәйзерахман (өстәл өстендәге ташларны әйләндергәләп.) Я карчык, чәең пештеме? »
20
Гөлнисаның: «Чыгыгыз, нык», — дигән тавышы ишетелә.
Ф ә й з е р а х м а н. Әйдә, мулла кем, Чтапан, чәйгә чыгыйк, андый юк-барны чәй янында гына сөйләшеп утырырга ярый ул.
II в а н о в. Чәен чәй дә, тик безнең эш бик тыгыз бит әле, Фәйзерахман абзый...
Ф ә й з е р а х м а н. Яшь кеше булсаң да тнк торырга яратмыйсың син, Чтапан. Шул ягың әйбәт синең. (Тәрәзәгә килеп.) Я, анасы, Чтапан Андреечка татарча иттереп, куе гына итеп ясап кертегез әле. Эше күп икән аның.
II ванов. Бик үк куе булмасын.
Гөлниса. Бездә кадерле кунакка гына куе итеп ясыйлар.
Иванов. Ах, шулаймы, алай булса, сүзем юк. Рәхмәг. Гөлниса, чәй һәм коймак кертеп, Ивановның алдына куя.
Г өл н и с а. Я, җитеш әле, Чтапан! (Чыга.)
И ванов чәй .эчә-эчә ташлар карый.
Ф ә й з е р а х м а н. Мин нифтәсенә аның каршы түгел. Була гына бирсен, әйбәт булыр. Тик юкка маташып йөрмәгез, дим. Эрволюциягә чаклы ук инде безнең авылга әмеркәй дә, әгелчән дә, мпмеч тә килен йөрде. Үзебезнең патша кешеләре дә эзләнделәр. Нифтәнең «Н»есен дә таба алмадылар. Кая, коймагын капкала, Чтапан Андрееч. (Коймакны алдына суза.)
И в а н о в. Аларын беләм.
Ф ә й з е р а х м а н. Шандор дигән әмеркан баенда мин үзем эшләп йөрдем. Харап комсыз кеше иде. Алар да таба алмадылар.
И ванов. Америка безнең Совет иленә үрнәк була алмый ул. Без Америка эшли алмаган бик күп нәрсәләрне эшләдек инде. Монсын да...
Фәйзерахман. Эшли алсагыз бик һәйбәт, әйдә! Мине берәр склад-мскладка струж итеп алырсыз.
Иванов. Иртәгедән үк скважинага каравылчы кирәк.
Салмак кына ишек кагалар, Иванов: «Керегез», — ди. Ишектән кызу атлап X ә л и у л л и н керә.
Хәл п ул л ни. Исәнме, Фәйзерахман абзый.
Фэйзерах м а н. Хәзергә исән.
Хәл и ул л и н. Менә, нефтьнең хәлен белим дип кергән идем. Я, Степан Андреевич, бүгенге породалар ни сөйлиләр, өметлеме?
Иванов. Әле карый гына башладым. Хәзер тикшерергә утырачакбыз.
Хәлиуллин. Өметле генә була күрсен инде.
И в а и о в. Гали Хасанович, сезгә кичә әйтелде инде ял итегез, ял дип. Сез бит болай да сменасыз эшлисез.
Ф ә й з е р а х м а н. Менә тыңгысыз кеше.
Хәлиуллин. Шуны гына белеп чыгыйм дигән идем, йөрәк түзми бит, йөрәк. Ярый, хуш иттек.
Фәйзерахман. Әйдә, берәр чынаяк чәй эчеп чык. йөрмә болай юк артыннан.
Хәлиуллин. Юк түгел ул. (Чыгалар.)
Р э х и м э белән Нареки й керәләр.
На реки й (кулындагы абага үләнен чәчәкләр янына куеп) Барлык нәрсә агып тора, барлык нәрсә үзгәреп тора дигән Гераклит Менә кайчандыр, зур агач булып шаулап үсеп утырган бу үсемлек ’ хәзер үлән генә булып калган. ’ ' 1
И в а н о в. Әйе, бар да үзгәрә. Утырыгыз әле, дуслар Монда да үзгәреш булмасмы? д
21
Рәхимә белән Нарский утыралар, тикшеренү башлана.
Рәхимә. 600 метрдай чыккан ташлар ни әйтер инде?
II а р с к и й. Өметсез күренәләр болары да.
Иванов. Сез, Алексей Федорович, авансом өметсезләнәсез.
Н а р с к и й. Бу якка булган ышанычым тәмам бетте инде минем. Икенче участокка...
Иванов. Юк, Алексей Федорович, икенче участокка китәргә ярамый. Максатыбызга ирешмичә, бер кая да китмәячәкбез.
И а р с к и й. Карт булса да тәҗрибәле күзләр алар.
Гази з. Гафу итегез, миңа да бер сүз әйтергә мөмкинме?
И в а н о в. Әйтегез.
Газиз. Хөрмәтле Нарский берәр нәрсәгә ышанамы икән?
Н а р с к и й. Ышана.
Г а з и з. Нәрсәгә?
Нарский. Үз карашларына. Геолог Нарский кеше әйткәнгә генә төчкереп торырга яратмый. Аның үзенең карашлары бар.
Р ә х и м ә. Үз карашларың булу яхшы, ләкин...
И а р с к и й. Нәрсә ул ләкин?
Рәхимә. Ләкин кеше карашларын да исәпкә алырга кирәкми микән?
Наре к и й. Мин сезне, яшьләр, бик яхшы аңлыйм. Сез — энтузиаст, сез — кыю, сез — җитез, ләкин фән, тикшеренү эшендәге ашыгуыгызны гына аңлый алмыйм, мин сезнең.
Г а з и з. Безгә ашыкмыйча ярамый, Алексей Федорович.
Нареки й. Ник?
Г а з и з. Тизрәк узып китәргә кирәк.
Нареки й. Кемне узасыз, хөрмәтле комс.омол иптәш?
Г а з и з. Капиталистик илләрне.
Нарский. Сезгә, Газиз, энекәш, карт геолог белән бәхәс ачканчы, күбрәк әнә, кулыгыздагы нәрсә белән шөгыльләнергә кирәк.
Г а з и з. Мин әле дә аннан аерылганым юк. Шуңа күрә дә бу тауларның каршылыгын сындырырбыз, серен ачарбыз дип ышанам.
Радио аша скрипкада татарча озын көй ишетелә башлый, өч геолог, акрын гына бер-бер артлы башларын күтәреп, тыңлый башлыйлар, Газиз дә китаптан күзен ала.
Кинә? музыка өзелә.
Г а з и з. Кем туктатты җырны?
Иванов (радиоалгычны боргалый). Кем өзде безнең җырны?
Нәкъ шул вакыт бик каты ишек кагалар, «керегез» дигән сүзне дә көтмичә, Хәлиуллин килеп керә, ул гадәттәгегә караганда до җитди, барысына да карап, күз йөртеп чыга, аннан соң: «Иптәшләр!» —чднп бер урындыкны каты гына итеп икенче урынга куя. Барысы до, аптырап, аңа карыйлар.
Иванов. Гали Хасанович, нәрсә булды? Әллә тагын да аварияме?
X ә л и у л л и н. Аннан да хәтәррәк!
Р ә х и м ә. Хәтәр?!
Хәлиуллин. Әйе, ил өстенә зур бәла килгән, иптәшләр! Барысы д а. Ә, нинди бәла?
Барысы да Хәлиуллинга таба килә башлый.
Хәлиуллин. Зур бәла. Гитлерчы Германия безгә каршы, сугыш башлаган.
Иванов. Сугыш?!
Фәйзерахман һәм кулына чынаяк, тастымал тоткан Г ө л н и с а керәләр.
Хәлиуллин. Әйе, ул явызлар безнең чиккә көтелмәгәндә кергәннәр.
Бар да. Сугыш!..
22 1
Гөлнисаның кулындагы чынаягы төшеп ватыла. Газиз китабын ябь.п куя. Н а р скнйны ц кулындагы ташы идәнгә төшеп китә.
1-1 а р с к и й. Бар да бетте!
И ванов. Юк, сез ташларны ташламагыз әле.
Р ә х п м ә. Әйе, кирәк булырлар әле алар.
Фәйзерахман. Бәдбәхетләр! (Йөренә башлый.)
Гөлниса. Явызлар!
Газиз. Башкисәрләр!
Нареки й. Экспедиция эшенә точка.
X ә л и у л л и н. Шашмыйк әле, туганнар, шашмыйк.
Гази з. Әни, миңа юл кирәк-яраклары әзерли башла. j
Рәхимә. Газиз, син ни эшлисең?
Г а з и з. Механик — сугыш вакытында танкист инде ул. Ә комсомо- лецка бигрәк тә.
Гөлниса (улына ташлана). Син бит минем актык улым, төпчек улым.
Ф ә й з е р а х м а н. Юкка, күз яшеңне әрәм итмә, анасы. Күз яшьләрең болай да кирәк булыр әле. Мпмеч дигән нәрсә ул бик кабахәт халык. Беләм мин ал арны. Аларны күргән кеше инде мин. 18 нче елны бер тапкыр арт сабакларын укыткан идек тә, җитмәгән күрәсең!
Рәхим1 ә. Безнең скважина нишләр? Безнең эш?! Неужели, нефтькә барып җитә алмабыз?
Нареки й. Хәзер бигрәк тә булмый инде.
Иванов. Хәзер бигрәк тә булдырырга кирәк.
Фәйзерахман. Ул нинди юк эш артыннан йөрү ди хәзер.
Рәхимә. Безгә ни эшләргә хәзер? Нефть эшләүне дәвам иттерергәме, әллә нефтьле җирләребезне саклап калырга китәргәме?
Иванов. Нефть эзләүне дә дәвам иттерергә, нефтьле җирләрне дә саклап калырга...
Нареки й. Аны әйтергә генә асат, хөрмәтле иптәш.
X ә л и у л л и н. Хикмәт кыен эшне эшләүдә.
Иванов. Безнең комсомолец Газиз бүген — механик икән, иртәгә аның танкист булуы да мөмкин.
Газиз. Мөмкин генә түгел, ул булырга тиеш.
Иванов. Без фронтка танклар һәм танкистлар биреп кенә калырга тиеш түгел, без танкларны йөртә торган нефть тә бирергә тиешбез.
Нареки й. Бу, хөрмәтле иптәш, аксиома. Аца берәү дә каршы түгел. Ләкин, нефтьне аны булган җирдән эзләргә кирәк.
Хәлиуллин. Без моңа кадәр табылмаган җирдән нефть табарга тиешбез. Хикмәт тә шунда.
Рәхимә. Ни эшләрбез, ни эшләрбез?
Н а р с к и й. Ничек диләр әле, кибетне ябарга, диләрме?
Иванов. Юк, ансын булдырмабыз без, булдырмабыз.
Кинәт телефон шалтырый, X ә л и у л л и н трубканы ала.
Хәлиуллин (елмаеп). Ә, райком, яшьтәш. Ишеттек, ә, әйе. Менә шул хакта бәхәс бара бездә. Ә, эшне дәвам иттерәчәкбез, дисезме? Уһу, хәтта... Иптәш начальник, сезне Райком чакыра.
Иванов дулкынланып трубканы ала.
Н а р с к и й. Нәрсә ул — хәтта?
Иванов. Хәтта, эшне тагын да җәелдереп җибәрергә дисезме? Без аңа дүрт куллап...
Хәлиуллин. Күрдегезме. Райком үз сүзен кайчан әйтергә кирәклеген белә ул.
Пәрдә
23
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
ИКЕНЧЕ КАРТИНА
Закыйга шул ук урында бара. Пәрдә ачылганда сәхнәдә берәү дә юк. Бераздан тау өстеннән ХзлпулХипның төшеп килгәне күренә. Ул, трубаларны күреп, башын чайкап куя. Икенче яктан Фәйзерахман килеп чыга.
Фәйзерахман. Тынгысыз мачтырның нәрсәгә эче пошып йөри тагы?
Хәлиуллин. Фашист мәлгун безнең эшне өзде бит. Менә трубаларны гына да ташып өлгерә алмадылар егетләр.
Фәйзерахман. Эшне өзде инде ул фиргавен токымы. Әмма, мачтыр Галиулла, турысын әйтим, булмый торган нәрсәгә исегез китеп йөрүгә генә аптырыйм мин. Әти мәрхүм: бүрәнә аша бүре күреп булмый, ди торган ие. Шуның шикелле сез дә, җир өстеннән утырып, җир астында нефть күрәбез дисез. Пүчтәк ул, энем. Булса инде чыккан булыр иде.
Хәлиуллин. Син Фәйзерахман абзый, һаман да әле болар Бизмән тауда нефть таба алмаслар дисең инде. Әйдә булмаса, кызык өчен генә булса да, бәхәсләшәбезме?
Ф ә й з е р а х м а н. Бәхәсме, әйдә!
Хәлиуллин. Яртыданмы?
Н а р с к и й н ы ң таудан төшеп килгәне күренә.
Фәйзерахман. Ярты белән авыз пычраталармы соң?
Хәлиуллин. Әгәр дә сезнең Бизмән тауда нефть тапсак, Фәйзерахман абзый, син теге симез сарыгыңны суярсың. Бәйрәм итәбез. Булдымы?
Н а р с к и й килеп чыга.
Н а р с к и й. О, монсы гаҗәп яхшы булачак. Нефть табылса, барыбер сарык суеп бәйрәм итәргә туры киләчәк. Традиция.
Фәйзерахман. Булды. (Кулын бирә.) Аер, кем товарищ Нарскнй. О, тукта әле, синнән нәрсә, иптәш мачтр?
Хәлиуллин. Миннән бернәрсә дә ала алмыйсың, син карт.
Ф ә й з е р а х м а н. Бәй, нигә?
Хәлиуллин. Нефтьне барыбер табабыз без.
Фәйзерахман. Алай да син дә әйт, Галиулла, әйт.
Хәлиуллин. Аяктан егылганчы сый-хөрмәт. Булдымы?
Фәйзерахман. Булды. (Кулын бирә.) Аер, мулла кем Нарский. (Таудан Иванов күренә.) Тик сүзем сүз — сезнең юк-бар эшкә дигән ягулыкны сугышка җибәрергә, үзегезне тотып • солдатка, сезгә дигән, безгә дигән жалованьега берәр пушка фәлән алырга. Менә шуннан да файдалысы булмас, мулла кем Чтапан.
Нареки й. Дөрес әйтә, карт.
Иванов керә.
Иванов. Бабай ялгыша.
Фәйзерахман. Картлар сүзен тыңламыйсыз сез, Чтапан дус. •
Иванов. Без картларны хөрмәт итәбез. Ләкин бу киңәшеңә, Фәйзерахман абзый, колак сала алмыйм. Булмый, дөрес түгел.
Ашыгып Рәхимә керә.
Рәхимә. Иптәш начальник, бер сәгатьтән пар казаннары тукталачак...
Иванов. Ягулык?
24
Рәхимә. Әйе, ягулык бетте.
Наре к и й. Бик ачык мәсьәлә. Ягулык — танкларга, самолетларга...
Иванов. Хәзер үк Газизне...
Рәхимә. Газиз!.. (Тирән сулап куя.) Ул бүген китә, ул повестка алды инде... Буровой егетләре бар да китәләр.
Иванов. Ул вакыт безгә, монда калучыларга хәзер бер генә минут та тик торырга ярамый, иптәш Нарский. Сез хәзер үк вышкага, кемнәр китә, кемнәр кала белегез.
Нарский. Без киттек. (Чыгып китә.)
Иванов. Фәйзерахман абзый... (Фәйзерахман бер-ике адым Ивановка таба килә.)
Ф ә йз е р а х м а н. Ээ, мин.
Иванов. Син, колхоз правлениесенә барып, картлар турында сөйләшеп кара әле. Тазарак картларны...
Р ә х и м ә. Скважинага, эшкә!?
Иванов. Әйе.
Фәйзерахман. Карт буын таза була ул. Киттем. (Китә.)
Иванов. Ә сез, Рәхимә иптәш...
Рәхимә. Тыңлыйм, иптәш начальник.
Иванов. Сез туташ, лабораториягә, ташлар белән...
Рәхимә. Сөйләшергә?
Иванов. Әйе. Мин ягулык артыннан. (Китә.)
Рәхимә (бүлмәгә керә, эшкә тотына). Эшчеләр дә китә, Газиз дә... Га-зиззз!.. (Ерактан «Шөгер» көе ишетелә, аңа җыр кушыла.) Китәләр! (Тәрәзә янына килә.) Газиз дә китә! Ул соң минем белән исәнләшергә кермәс микәнни?
Г аз из (акрын гына керә). Сезнең белән... исәнләшергә... килдем... (Рәхимә ишетми, Газиз кычкырыбрак). Сезнең белән исәнләшергә... (Рәхимә әйләнеп карый, елмая). ,
Рәхимә. Газиз, бүген үк мени?
Газиз. Хәзер үк. (Китап бирә). Китабыгыз өчен рәхмәт. Бу ийде минем актыккы китап укуым булыр.
Рәхимә. Дөрес түгел.
Г азиз. Нәрсә дөрес түгел?
Рәхимә. Кулыңда винтовка булса, куеныңда китап булсын. Шул вакыт дошманны җиңүе дә ансатрак булачак.
Г азиз. Миңа, сугышта китап укып йөрергә?
Рәхимә. Әйе.
Г азиз. Аңламыйм.
Рәхимә. Син геолог булырга хәзерләнәсең түгелме соң?
Г азиз. Шулай иде дә...
Рәхимә. Хәзер дә шулай ул, Газиз! Кулыңда...
Г азиз. Дөрес, Рәхимәкәй, син ’бик матур киңәш бирдең әле миңа. Үлсәк тә китап куйныбызда, винтовка кулыбызда .булсын.
Рәхимә. Үлсәк дигән сүзне телеңә алма син, Газиз, һич телеңә алма. (Өстәлдән китап ала, аңа нидер яза.)
Газиз (ала). Рәхмәт, Рәхимәкәй, рәхмәт! (Китапка язылган сүзләрне укый.)
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, Гомерең озын була.
i
Г а з и з. Рәхимә, мин фронттан сезгә хат язып торсам җавап язарсызмы?
Рәхимә. Хат?
Г азиз. Әйе.
25
Рәхимә. Бик шатланып.
Г азиз. Миңа әнә шул җитә. Мин нинди генә авыр хәлгә калсам да, сезне исемнән чыгармам.
Рәхимә. Мин дә шулай, Газиз. Сиңа яшәү, илгә җиңү теләрмен.
Газиз (канатланып китә, Рәхимәнең кулын тотмакчы була, кыймый). Хәзер инде мине бернинди дошман да җиңә, каушата алмас. Сезгә булган мәхәббәт уты миңа дәрт, көч биреп торыр. (Гармонь тавышы якынлаша.) Әнә егетләр киләләр. Актык минутлар җитә.
Рәхимә. Син, Газиз, моннан соң шул актык дигән сүзне телгә алма, зинһар. Син бит үләргә түгел...
Газиз. Дөрес, җиңәргә китәм. Хуш, Рәхимә! (Саубуллашалар. Рәхимәнең күзләренә туры карап.) Актык мәртәбә, күзләреңә карап...
Рәхимә. Тагын актык...
Газиз. Күзләреңә карап калыйм, күз алдыннан җибәрмәм мин ул күзләрне! (Бер читкәрәк китә.)
Җыр якынлаша.
Исән бул, җанашларым, Сау бул, кара кашларым, Исән йөреп, саулар (кайтсын. Минем газиз башларым.
Сәхнә артыннан: «Газиз, Газизҗан, киттек!» — дигән тавыш ишетелә, Г-азиз Рәхимәгә таба килә башлый, бер-берсенә карашалар. Газиз кочакларга тели, кыймый.
Рәхимә уңайсызлана.
Газиз (кулларын Рәхимәгә таба сузып). Рәхимәм! Беренче һәм актык мәртәбә!..
Рәхимә. Актык мәртәбә булмасын, Газиз!
Газиз. Беренче мәртәбә! (Рәхимәне кочагына ала.)
Рәхимә. Ләкин актык мәртәбә түгел!
Г а з ң з кинәт кенә Рәхимәнең маңгаеннан үбә дә йөгереп чыгып китә. Рәхимә бераздан соң гына аңына килә. Акрын гына тәрәзә янына килә.
Сәхнәгә Әхмәди, Сафа һәм бер егет килеп керәләр. Әхмәди яхшы ук кына кызган, башкалар бераз кызмачалар, Сафа гармоней бик нык тартып уйный, башкалар җырның азагын кабатлап куялар.
Г а шы йка (керә, төзәтенеп). Әхмәди!
Әхмәди. Әү, җанкисәгем килгән икән. (Гашыйка янына килә, кочаклап ала, үпмәкче була.)
Гашыйка. Куй, кеше алдында, килешмәгәнне! Әниең эзләп йөри сине, әйдә.
Әхмәди (кочаклап ала һәм ачык итеп җырлап куя).
Ятлардан куллар салдырма, Җаныем зифа буеңа.
Гашыйка (төзәтенеп). Әбәү, юкны сөйләмәсәнә! (Икенче яктан Иванов, Нарскийлар керәләр.) Әхмәди дим, тиз кайт. (Чыгып к^тә.)
Сафа (уйнаудан туктый). Сез никрутларны гафу итегез инде. Исәнләшеп чыгыйк дидек.
Әхмәди. Китеп барыш.
Иванов. Фашистларның муенын астын өскә китереп кайтыгыз. Бездән — наказ шул.
Беренче егет. Шуның өчен барабыз да инде.
Әхмәди (Иванов янына килә). Степан абзый, сине күрмәгәнгә өч көн була. Әллә инде, берәр солдаткага ияләштең, әллә буровойда- кунып йөрисең?
26
И в а но в. Әйе, без кичә Гали Хасанович белән буровойда _ гына төнләдек. Инде менә егетләр дә киткәч, бөтенләй буровойга күчеп барырга туры килер.
Әхмәди. Ә мин, Степан абый, нефтьче дә булып җитә алмадым, агроном да булырга туры килмәде. Их, нинди матур хыялларым бар нде бит минем! Бар да очты! Моңа кем гаепле? Фашист! Моның да үчен алмый калмабыз. (Сафа гармоней тартып җибәрә, Әхмәди җырлый.)
Китмәс идек иртәгә, Дошман тия теңкәгә.
Наре к и й. Ярамый, егетләр!
Әхмәди. Гафу, дөрес ярамый. (Рәхимә чыга, кулында газета.) Хушыгыз, иптәшләр! Бизмән тауда нефть чыга калса, безгә дә хәбәр итәрсез әле.
Иванов. Хушыгыз, егетләр!
X ә л п у л л и н. Әхмәди, нинди частька барырга уйлыйсың?
Әхмәди. Танкист. Сез, Гали абый, тизрәк нефть бирегез. Ансыз — танклар җансыз.
Нарский. Хәзер инде бигрәк тә булмас!
Иванов. Булыр, булыр, ләкин авыр, бик авыр булыр, егетләр, нефтьне тапмыйча һич ярамый, егетләр. (Чыга.)
Фәйзерахман белән Гөлниса Газизне озата чыгалар.
Хәлиуллин. Мастер сүзе—егет сүзе шикелле — бер булыр. Гыныч булыгыз, егетләр, Татарстан да нефть бирер, бирми калмас. (Чыга башлыйлар.)
Ә х м ә д и. Сау булыгыз!
Сафа гармоней тартып җибәрә, Рәхимәдән башкалар чыгалар, җыр ишетелә.
Исән бул җанашларым,
Сау бул, кара кашларым, Исән йөреп саулар кайтсын Минем газиз башларым.
Барысы да тыңлый, җыр ерагая.
Рәхимә (акрын гына җырны кабатлый).
Исән йөреп саулар кайтсын, Газиз, синең башларың!
(Яулык болгый, күз яшьләрен сөртә, бүлмәгә үтә, эшкә утыра.)'
Нарекай керә. ' .
Нарский. Ярты сәгатьтән смена алмашынырга тиеш. Ләкин алмашка кеше юк. (Ерактан сузып-сузып уйнаган гармонь тавышы ишетелә.) Әнә алар, икенче смена кешеләре. (Иванов керә, дрелометрга карый.) Ярты сәгатьтән смена, иптәш начальник!
Иванов. Беләм. Ләкин каян алыйк соң ул кешеләрне?!
Нарский. Эшнең нәтиҗәсе дә бик үк ышанычлыдан түгел, авыр булса да, әлегә күңелсез сүзне кабатламый булмый.
Иванов. Нинди сүзне?
Нарский (машиналарга күрсәтә). Туктатырга, дигән сүзне.
Иванов. Сез һаман да бер үк җырны. Эш турында сөйләшик, эш. Менә безгә буровойда эшләргә хәзер үк өч егет кирәк.
Фәйзерахман (керә). Хатыннар тапсаң да ярар. Чтапан Андрееч.
27
Нарский. Буровойда хатын-кызлар эшли алмый, хөрмәтле ип;эш. Авыр эш. Ә инде вышка өстендә һичбер вакытта да хатын-кызның эшләгәне юк. Вышка өстенә кем менәр?
Фәйзерахман. Кызлар менәр.
Нареки й. Юкны сөйләмә әле, карт. Кызлар ничек менсен... анда!
Иванов. Уйлыйк әле, иптәшләр. Скважинаны туктатмаска кирәк иде бит безгә. Ярый, мин — начальник та, механик та, геолог та, ди. Аларын мин эшләрмен. Көн ял итмәм, төн йокламам — эшләрмен. Ягулыгын мең бәла белән булса да китерербез: җилкәбезгә күтәреп булса да ташырбыз. Ә менә кешеләрен каян табарбыз? Мин колхозга киттем, иптәшләр. Уңыш теләгез. (Чыга, Нарский уйланып йөренә.)
Фәйзерахман. Хәерле юл, мулла кем Чтапан.
Пауза
Икенче яктан өч кыз: Шәмсекамәр, Гашыйка, Сәхипҗамал керә.
Шәмсекамәр. Исәннәрмесез!
Наре к и й. Исәнмесез!
Шәмсекамәр. Без әле генә егетләрне фронтка озаттык. Аларның әчесе дә нефтьтә эшләгән ие бит. Менә без...
Г а ш ы й к а. Алар урынына.
Сәхипҗамал. Скважинага.
Шәмсекамәр. Колхоздан.
Гашыйка (төзәтенеп). Комсомол җибәрде.
Нарский. Эшкә! Өч егет урынына өч кыз! Булмый, булдыра алмыйсыз, җанкисәкләрем.
Г а ш ы й к а (төзәтенеп). Безме булдыра алмыйбыз?
Сәхипҗамал. Безме, колхоз кызларымы? Бәй, без эшләп үскән кызлар ич.
Нарский. Өч егет урынына унөч кыз булса, без риза.
Фәйзерахман. Син, иптәш Нарский, безнең авыл кызларын белмисең әле.
Нареки й. Кайсы авылныкы булса да, хатын-кыз, хатын-кыз инде ул.Буровойда эшләр өчен бик зур физик көч кирәк, анда эш бик авыр. Рәхмәт, кызлар, рәхмәт, матур теләк белән килгән булгансыз.
Кызлар күңелсезләнәләр, теләр-теләмәс бер читкә китәләр, Фәйзерахман алар янына бара, нидер сөйли.
Хәлиуллин (таудан төшеп килә, абынып егыла яза). Ай, егетләр, шушы иске трубаларны алып чыгарга да өлгермәгәннәр. Кая әле, Фәйзерахман абзый. (Үзе бер яктан, Фәйзерахман икенче яктан күтәрмәкче булалар, Нарский булыша, булдыра алмыйлар, кызлар ал арга карап елмаеп торалар.)
Сәхипҗамал. Буровойда эшләр өчен зур көч кирәк дисезме? Кая, кызлар, килегез әле. Салыгыз әле минем җилкәмә. (Кызлар өчәүләп трубаны Сәхипҗамалга күтәртәләр, ул чыгып китә, ике кыз икенче трубаны күтәрәләр.)
Гашыйк а. Нарский абый, утырыгыз! (Труба өстенә күрсәтә. Чыга- лар.)
Нарский. Оятлы була яздык, хөрмәтле иптәшләр.
Фәйзерахман (чыга-чыга, Нарскийга карап). Нишләтте, безнең, авыл кызлары, кызык иттеме? Әти мәрхүм: уйламый сөйләсәң, авырмый үләрсең, ди торган ие.
Пәрдә
28
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КАРТИНА
Ten. Скважина күренеше. Ул вакыттан бер ай үткән. Пәрдә ачыл>анда оуровой мастер йөреп тора, вышка өстенә күз ташлый. Р, ә х и м ә керә.
Рәхимә. Исәнме, Галиулла абзый!
X ә л и у л ли и. Зарарсыз.
Р ә х и м ә. Эшләр барамы?
Хәлиуллин. Авыррак бара, Рәхимә, котельный да бик үк шәптән түгел.
Рәхимә. Кыз өйрәнеп җитә алмыймыни?
X ә л и у л л п н. Шулайрак. Механикның эше бит ай-ай. Менә котельный белән скважина арасында йөгереп йөрергә туры килә. Газиз булса... Алтын куллы кеше булган икән ул безнең.
Рәхимә (керннарны юа). Әйе, Газиз, Газиз инде ул. Бәлки, кайтып куймасын әле ул.
Хәлиуллин (җанланып, Рәхимә янына барып җитә). Газиз кайта!? Минем комсомолец кайта! Хәбәр бармы әллә?
Рәхимә. Госпитальдән хат бар.
X ә л и у л л и н. Терелә?
Рәхимә. Әйе.
Хәлиуллин. Аның кайтуын мин көткән шикелле берәү дә көтми торгандыр. (Рәхимәгә сынаулы караш ташлый.)
Рәхимә (елмаеп).' Бәлки, көтә дә торгандыр...
Хәлиуллин. Беләм, беләм. (Чыгалар.)
Шәмсекамәр белән Гашыйка керә. Икесе дә нефтьчеләр кия торган эш киеме кигрн. Озын труба күтәрә башлыйлар.
Г а ш ы й к а. Әй, Камәр дустым, бик аз гына ял итеп алыйк әле.
(Кесәсеннән көзге чыгарып карый, битләрен сөртә.)
Шәмсекамәр. Ялга туктарга да вакыт җитә торгандыр инде.
Гашыйка. Әбәү, битем бозылып бара икән. (Кулъяулыгын төкерекләп, кашларын сөртә.)
Шәмсекамәр. Әйдә дустым, көзгеңне куй, трубаны тот.
Гашыйка. Шәмсекамәр, сиңа да бераз төзәтенгәләп йөрү кирәк иде.
Шәмсекамәр. Нигә?
Гашыйк а. Редакциягә эшләргә бер кеше килгән, ди. Үзе өйләнмәгән дә, ди.
Шәмсекамәр. Әхмәди?.. Вәгъдә?
Г аш. ы й к а. Мин килгән генә дим ич.
Шәмсекамәр. Күтәр инде, дим, Гашыйка!
Гашыйка тиз генә көзгегә карап төзәтенә дә, ике учына төкереп, күтӘрә. Авырлык белән генә трубаны күтәреп чыгалар. Тартмага салган керннарны күтәреп, Рәхимә терә, ташларны карый, сулы .мунчала белән һәйбәтләп юа, сөртә, Шәмсекамәр үтә башлый.
Шәмсекамәр. Исәнме, Рәхимә апа!
Рәхимә. Зарарсыз. Үзеңнең хәлләр ничегрәк, бик армыйсыңмы?
Шәмсекамәр. Гөрле вакыт була. (Трубаларны кузгаткалый.) Рәхимә. Ә, егет белән эшләр ничек?
Шәмсекамәр. Төрле вакыт була.
Рәхимә. Ничек? ■
Шәмсекамәр. Әллә ничегрәк шунда. 19 яшемә җитеп мин әле Галиябану Хәлилне сөйгән кебек берәүне дә сөйгәнем,сөя алганым юк.
29
Әллә ничек шунда, бер ягы ошаса, икенче ягы ошамый. Күңел теләгән к‘еше очрар микән ул, Рәхимә апа, ә?
Рәхимә. Очрар, яшьлек ул эзләнү, сайлану дәвере. Син дөрес эшлисең, Шәмсекамәр. Чын күңелең белән яраткан кеше белән генә тормыш корырга кирәк.
Шәмсекамәр. Ансы шулай ул, Рәхимә апа.
Як-ягына карана-карана Җамали килеп керә. Ул эшләпә кигән. Күзлеген маңгаена күтәреп, вышка естенә карый.
Җам ал и. һа, нефть башнясы биек була икән, әй. Ничә метр икән бу? (Эчкә таба үтә башлый, каршысына Фәйзерахман карт килә.) Фәйзерахман. Әй, энекәш, тукта. Буровойга керергә ярамый. Җамал и (туктый). Нигә?
Ф ә й з е р а х м а н. Ансы, энем, баянный сер. Пропускай бармы?
Җамал и. Дөресен әйткәндә, газета кешесенә керергә ярамый торган җир юк. Мин ашыгыч эш белән, бабакай. (Керә башлый, карт авызына свистогын каба.)
Фәйзерахман. Шаяртма, хәзер трибуга күтәрәм. (Янына килә.) Берәр язу-фәләнең бармы соң синең? Бер дә безнең як кешесенә ошамагансың.
Җамал и. Бар. Мине сезнең район газетасына ч эшләргә җибәрделәр. Мәгез! (Удостоверениесен бирә.)
Ф ә й з е р а х м а н. Шул, шул, җибәрелгән кешегә ошыйсың шул син, энем. (Акрын гына бер кесәсеннән күзлеген, икенчесеннән яулыгын ала, күзлеген сөртә, озак кына итеп кия, язуын әйләндергәли башлый.)
Җам ал и. Бабай, тизрәк булсаңчы, миңа газетаның иртәге номерына 120 юллык материал оештырырга кирәк. Вакыт бик аз.
Ф ә й з е р а х м а н. Әһә, исемең Җамали икән синең. Соң, иишләһ сип, Җамали, монда йөрисең?
Җамали. Әйттем ич, газетага хәбәр язам дип.
Фәйзерахман. Юк> монда дигәнем, тегендә (кулы белән күрсәтә.), сугыш ягында түгел дигәнем. Безнең малайлар бар да шунда бит.
Җамали. Ансы, бабакай, безнең эш түгел инде, врачлар эше. .
Фәйзерахман. Ә, янвалит?
Җ а м а л и. Күз генә, ерактан күрә алмый.
Фәйзерахман. Ерактан күрә алмаган кеше, гәҗиткә ярыймыни ул. Ә тегендә (күзлегенә күрсәтеп) мимеч белән үзебезнекен генә аерыр идең әле.
Җамали. Миңа, бабакай, менә моның белән танышырга иде. (Башы белән вышкага таба күрсәтә.)
Фәйзерахман (Рәхимәгә күрсәтеп). Ә, моның белән әнә үзең сөйләш. (Чыгып китә.)
Җа м а л н (Рәхимәне күреп, аңа таба бара башлый). Сәлам бирдек.
Р ә х и м ә. Исәнмесез. (Эшен дәвам иттерә.)
Җамали. Мин район газетасыннан. Нефть башнясы белән танышасы иде.
Рәхимә. Башня түгел, ул — вышка.
Җамали. Вышка бугай шул. Бу нәрсәләрне мин беренче күрәм. Интересно, бу ташлар бик кадерлемени? (Көлә.)
Рәхимә. Нигә?
Җ а м ал и. Дөресен әйткәндә, шундый матур кызга, шундый пычрак ташлар юып маташу...
Рәхимә. Кадерле ташлар алар.
Җамали (берсен алып, чөеп уйный). Күренеп тора. Ахак ташлар.
Рәхимә. Болар 600 метр тирәнлектән алынган ташлар. «Керн» диләр аларга’.
30
Җам ал и. Әһә, «керн». (Тиз генә блокнотына язып куя.) Интерес ный эш икән бу.
Рәхимә. Хәзер мин сезне скважина белән таныштыра алам.
Җ а м а л и. Сезме?
Р ә х и м ә. Әйе.
Җамал и. Сезнец тагып нәрсә дә булса юасыгыз бардыр. Мина берәр инженер-геолог булса яхшы булыр иде. (Блок-нот битләрен кызу-кызу актара.) Инженер-геолог Иванов, яисә инженер-геолог Рәхимә Сәлимованы күрергә теләр идем. Соңгысы белән, бәлки, танышып та...
Рәхимә. Сез берьюлы ике эш эшләргә уйлыйсыз икән.
Җа м а л и. Ничек ике эш?
Рәхимә. Скважина белән дә танышырга, инженер Рәхимә белән дә.
Җ а мал и. Нигә, мәхәббәт эшкә комачауламый ул. Киресенчә. Аннан соң мин өйләнмәгән дә әле.
Р ә х и м ә. Шушы яшькә кадәр!
Җам ал и. Әйе. Шушы яшькә кадәр. Әллә ничек шунда, миңа1 ошаганнарга мин ошамыйм. Мине ошатканнар миңа ошамыйлар. Белмим, кайчан очрар инде миңа да ошаганы, мине дә ошатканы. Менә шулай йөри торгач, 35 сл үткән дә киткән.
Р ә х и м ә. Кайгырмагыз, Җамали иптәш, мин сезне Рәхимә белән таныштырырмын. Хәзергә, скважина белән танышыйк. (Буровой эченә таба баралар.) Әнә алар барысы бергә скважина дип атала, вышка, насос машиналары, әнә ротор...
Җамали (булә). Кайсы, кайсы?
Рәхимә. Әнә, табага ошаган әйләнеп тора торганы ротор. Аның аша әнә җир астына озын труба үткән, ә труба очына долото ялганган. Җирне әнә шул корыч долото бораулый инде. Бу трубаны...
Җамали. Хәзер, хәзер... (Кызу-кызу яза.) Сез бик кызу сөйлисез. Ничек әле теге нәмәкәйгә дото дидегезме?
Рәхимә (көлә). Бигрәк кызык кеше булып чыктыгыз әле сез-, дото түгел, долото. Менә аның искесе ята. (Җирдә яткан ватылган, долотоны күрсәтә. Җамали күтәрмәкче була, булдыра алмый.)
X ә л и у л л и н кера.
Хәлиуллин. Рәхимә иптәш, сезне Степан Андреевич чакыра, әнә, ул кызлар эшләгән җирдә.
Җамали (яза). Степан кемич дидегез әле, кем ул?
Рәхимә (Җамалига). Гафу итәсез, менә безнең буровой мастер. Ул сезнең сорауларыгызга җавап бирә торыр. (Чыгып китә, Җамали аптырап карап тора.)
Җ а м а л и. Интересно, ничек, Рәхимә?
Хәлиуллин. Рәхимә булгач, Рәшидә диммени?
Җамали. Сезнең башияда, ай, вышкада ике Рәхимәмени?
Хәлиуллин. Сез Рәхимәләрне исәпкә алып йөрисезме әллә?
Җамали. Юк ла. Инженер-геолог Рәхимә Салимова идемени ул?
X ә л и у л л и п. Нәкъ үзе.
Җамали. Интересно, мин бит инженерлар...
Хәлиуллин. Мөгезле булалар дип уйлаган идегезме’
Җамали. Иптәш мастер, мине нефть бик кызыксындыра Яңа эш Сезнең белән гәпләшеп алыйм әле. (’Яза.) Сез буровой мастермы’
Хәлиуллин. Нәкъ үзе. ' к
Җамали. Ярдәмче бурильщикларыгыз да булырга тиеш бит
X ә л и у л л и и. Алар да мин үзем.
Җ а м а л и. Ә слесарегыз?
31
Хәлиуллин. Фронтта.
Җам ал и. Аның эшен кем алып бара?
Хәлиуллин. Хәзергә үзем.
Җ а м а л и. Иптәш буровой мастер, сезнең исем, фамилиягезне язып алыйк.
Хәлиуллин. Кирәк булса языгыз — Гали Хәлиуллин.
Җам а ли. Кайчаннан бирле нефть эшендә?
Хәлиуллин. Туганнан бирле.
Җам а ли.' Шаяртмагыз. Мин бит газетага.
Хәлиуллин. Шаярырга яратсам да, хәзергә вакытым юк. Мин — Бакудан. Минем әти дә нефтьче булган. Үзем дә бала вакыттан ук буровойда.
Җам ал и. Шәп, бик шәп. (*Яза.) Сезнең кебек кеше турында йөз юл гына җитми. Зур очерк язам мин. Борчылмагыз, кызу тотармын мин. Иптәш Хәлиуллин, нефтьне кайчан табарсыз икән?
Х.әлиуллин. Иртәгә, нәкъ 12 сәгать тә 36 минутта.
Җамал и. Шаяртмагыз әле.
Хәлиуллин. Нефть яткан җир ул — ДОТ. Тимер бетон ДОТ тан немецны бәреп чыгаруы ничек авыр булса, җир астындагы нефтьне өскә чыгаруы да шулай җиңел түгел. Шулай да без авария фәлән булмаса, берәр айдан нефть яткан катлауга барып җитәчәкбез.
Җ а м а л и. Әһә, бик шәп! (Яза.) Ә менә, конторыгыздагы бер карт геолог бу якта нефть юк, ди. Кемгә ышанырга соң?
Хәлиуллин. Безгә ышаныгыз.
Җам ал и. Дөресен әйткәндә, ул кешегез миңа да ошамады. Мин андый писсимист кешеләрне яратмыйм. Мин үзем шикелле һәрвакыт шат, менә сезнең кебек үз көченә ышанган кешеләрне яратам.
Хәлиуллин. Мин сезне башта пар казаннары белән .таныш- > тырыйм. (Чыга башлыйлар. Җамали тиз-тиз генә яза, Хәлиуллинга иярә. Чыгып китәләр.)
Бераздан караңгы төшә, пауза. Шәмсекамәр белән Г а ш ы й к а керәләр, арганлыклары күренеп тора. Машиналар арасыннан берәр төргәк алып, трубалар өстенә утыралар, сөт ашый башлыйлар. Гашыйка сүзсез генә Шәмсекамәргә икгпк суза.
теге алмый, кыстата.
Г а ш ы й к а. Ал инде, дустым.
Шәмсекамәр. Бүген икмәкне азрак алып килгәнмен икән.
Гашыйка. Бездә дә аның шулай азрак булган көннәре була.
(Сиздерми генә Шәмсекамәрнең алдына икмәк куя, теге алып ашый.) Ш ә м с е к а м ә р. Әйе, туймаган көннәр дә була шул, дустым. Гашыйк а. Сугыш беткәч, бар да туйганчы булыр, икмәге дә.
егете дә. (Төзәтенә.)
Шәмсекамәр. Җиңгәч, диген.
Гашыйка. Кара әле, Шәмсекамәр, әйдә сине Камәр дип кенә йөрик. Бик озын бит: Шәм-се-ка-мәр.
Шәмсекамәр. Ә кояшын кая куясың?
Г а ш ы й к а. Шәмсе — кояш дигән сүзмени?
Шәмсекамәр. Әйе. Бер битем ай, бер битем кояш, дигән сүз.
Ә синең?
Г а ш ы й к а. Әллә тагын. Гашыйка имеш, тапканнар миңа исемне дә.
Ш ә м с е к а м ә р. Бик дөрес кушканнар. Син бик тиз гашыйк буласың ич. .Шуңа күрә кушканнардыр.
Г а ш ы й к а. Әй, ансы дөрес шул. Мин бер егет белән ике айдан да артык йөргәнем юк. Минем аларга бик тиз күңел төшә дә, бик тиз суына. Нигә алай икән ул, ә?
Шәмсекамәр. Чуар күңелле булганга. Әхмәдине дә оныттыңмы инде?
32
Гашыйка. Юк, ул искә төшкәли. Кара әле, Камәр, син ниндиерэк егетләрне яратасың?
Шәмсекамәр. Менә иске авыздан яңа сүз. 1амагы туйгач, егетләр дп башлады.
Г а ш ы й к а. Чыннан да.
Ш ә м с е к а м ә р. Ә, син?
Гашыйка. Минме? Мин... (көзгегә карап, ыспайлана.) Мин киң күкрәкче (кулы белән күрсәтә), озын буйлы...
Шәмсекамәр. Анысы нигә тагы?
Гашыйка. Мәһабәт булсын, күтәреп тә йөртә алсын. Калын тавышлы (тавышын үзгәртеп әйтә), тузгып торган бөдрә чәчле. Башыннан сыйпарга һәйбәт була ул. Аннан мин егетләрнең җебеп торганын да яратмыйм. Әй була бит, малай, аларның да мәми авызлары. Бер вакыт миңа берсе белән танышырга туры килде. Йөрибез, шунда якынрак килеп тә йөри белми. Арабыздан йөк машинасы үтеп китәрлек. Эч пошыргыч инде. Ни сүзенең ата-аиасы юк. Бүген айлы төн бит, ди бу, мин әйтәм, болай да беләм инде айлы төн икәнен, дим. Шуннан тегем: сәгать ничә икән, дп. Мин әйе шул, әтиең ачулана торгандыр, әйдә кайтыйк, дидем дә, кайттык та киттек. (Көләләр.) Их, минем Әхмәдием. Кайларда гына йөри икән. Менә егет иде ичмасам.
Шәмсекамәр. Әйе шул. Исән генә булсыннар. Җиңеп кенә кайтсыннар.
Гашыйка. Кара әле, Шәмсекамәр, син нпидперәк егетләрне яратасың?
Шәмсекамәр. Мин әле үземә барлык яктан да ошаган егетне очратканым юк. Белмим, очратырмынмы мин андый кешене. Ә ул эшчән, анлы, яхшы характерлы булырга тиеш. Төскә бик үк матур булмаса да ярый.
Гашыйка. БәлеШ... Матур булса ни! (Көзгегә карап куя.)
Шәмсекамәр. Бик матур булса, читләрнең күзе төшүчән була. Аннан соң сиңа ир була торган кеше акыллы да булсын.
Г а ш ы й к а. Бәлеш, мин дә юләр булсын димәдем, ич!
Блок-нотына нәрсәдер яза-яза Җамали керә, кызларны күреп, галстугын, күзлеген рәтли.
Җ а м а л и. Исәнмесез, кызлар! Ял итәсезме?
Кызлар бер-бсрсенә карашып алалар.
Г а ш ы й к а. Исән булмасак, доктор булмакчы идегезме әллә?
Җам ал и. Доктор түгел, район газетасының сотруднигы—Җа- мали Җәмилев. (Кулын суза.) Сез кемнәр?
Ш ә м с е к а м ә р. Без шушы Бизмән тау кызлары. Мин — Шәмсекамәр
Г а ш ы й к а. Ә мин — Гашыйка. (Торып күрешә.)
Җам ал п. (блок-нотына яза). Шәмсекамәр, Гашыйка. Шәп, бик шәп! Нефть эзләүче кызлармы?
Г а ш ы й к а. Әйе.
Җ а м а л и. Сезне өч кыз дигәннәр иде ич.
Г а ш ы й к а. Нигә, сезгә икәү генә җитмимени?
Җамал и (халыкка карап). Интересный кыз бу, ә! Шаян! (Га- шыйкага.) Мина берсе дә җитә. Шуисын да таба алмыйм әле.
Ш ә м с е к а м ә р. Өченчебез верховой булып эшли. Өстә.
Җ а м а л и. Сез җәяүлеләрмени?
Гашыйка. r Вышка өстендә эшләүчене «верховой» диләр. Ә-әнә, кайда ул безнең Сәхипҗамал.
Җ а м а л и (өскә карап). Һә, кая кунаклаган, кызыкай, молодең! Ничек башы әйләнми аның?
Г а ш ы й к а. Безнең башлар, алай бик тиз генә әйләнми, егет.
Җ а м а л и. Дөресен әйткәндә, карап карарбыз әле...
Шәмсекамәр. Ә, онытканмын да икән, мине Рәхимә апа чакырган иде бит. (Китә, Җамали Гашыйкага текәләп карап тора.)
Г а ш ы й к а. Әбәү, нигә миңа болай туры карыйсыз?
Җамали. Дөресен әйткәндә, карап карарбыз әле..и
Г а ш ы й к а. Карасаң, карамасаң да, зәңгәр инде алар.
Җамали (көйли). Зәңгәр күзләр матур карый, алар безгә тиң түгел, тиң түгеллеген дә беләм, өзелеп сөя яшь күңел, дип юкка гына җырламыйлар. Беләсезме, нәрсә, Гашыйка туташ!
Гашыйка. Нәрсә?
Җ а м а л и. Әйе, дөресен әйткәндә, сез минем бик яратып йөргән бер кызыма ошыйсыз.
Г а ш ы й к а. Шулаймы, алайса хуш иттек, Җамали иптәш, безгә эшкә вакыт. (Төенчекләрен бер читкә куеп, чыга башлый). Шәмсекамәр!
Җамали. Карагыз әле, бүген клубта кино бит.
Г а ш ы й к а. Шулай, бугай.
Җамал и. Дөресен әйткәндә, мин сезне чакырмакчы идем. Бәлки, сез...
Гашыйка. Юк, мин бик арып кайтам шул. (Шәмсекамәр киткән якка карап кычкыра). Шәмсекамәр, 'дим! (Җамалигә.) Ничәдә башлана?
Җ а м а л и. Нәкъ сигездә. Көтәм.
Гашыйка. Көтмәгез дә, нитмәгез дә... (Китә.)
Җ а м а л и. Нефть турында бүген беренче материал язам. Киттем, киттем. Бик һәйбәтләп язам әле мин аны. Ә Гашыйкасына гыйшкың төшәрлек бит әй. (Яза-яза чыгып китә.)
Пауза. Скважинадан су бәрә башлый. Шәмсекамәр, Гашыйка, Фэйзер а х м а м йөгереп керәләр.
Шәмсекамәр. Ура! Нефть, нефть!
Ф ә й з е р а х м а н. Ә, нефть! Безнең Бизмән тауда нефть!? Булмас. (Җирдән кулы белән алып карый). Нефть булгач, ни өчен минем кулым каралмады, ә, ни өчен? (Кызларга күрсәтә.)
Җамали йөгереп керә, кулында блок-нот, карандаш.
Җ а м а л и. Интересно, нәрсә бу? Нефтьме, фонтанмы? Болай булгач, хәбәрне 200 юлга сузарга. Нефтьме?
Хәлиу}ллин, Иванов Һәм Рәхимә ашыгып килеп керәләр.
Җамали (яза). Хәбәрнең исемен «Татарстанда беренче нефть» дип куябыз.
X ә л и у л л и н. Ашыкмагыз, иптәш Җәмнлев. Нефть түгел, бу — афәт!
Иванов. Нефтьнең иң зур дошманы — су!
Барсы да. Су?
Р ә х и м ә. Забойны сыларга туры килә торгандыр, Степан Андреевич!
Иванов. Әйе, бик тиз генә куе балчык сыекчасы белән сыларга.
Хәл и ул л и н. Суны туктатам.
Иванов. Туктат.
Хәлиуллин машиналарны туктата, трубаның авызын бикли, су фонтаны туктый.
Җамали. Яшә, Гали абзый! Дөресен әйткәндә, авария бик тиз Үтерелде ич.
| ә,- № 5
.34
Иванов. Бу аварияне бетерү өчен барыбызга да өч көн, өч төо эшләргә кирәк булачак. Аста 600 метр тирәнлектә, су безнең забойга барып кергән. Шул җирне табып сылыйсы бар.
Рәхимә. Менә, тагын бер бәла!
Хәлиуллин. Кызлар, бүген сезгә дә кайтырга туры килмәс инде. Сыекча хәзерлисе булыр.
Г а ш ы й к а. Мин бик ардым шул, Гали абзый.
Хәлиулли|н. Кем армаган! Ихтыярың, Гашыйка. Ә син Камәр?
Шәмсекамәр. Кирәк булгач, мин калам. (Чыга. Бераз икеләнеп тора да, Гашыйка да чыгып китә.)
Иванов. Гали абзый, Нарский кайда?
X ә л и у л л и н. Ул яңа гына кайтып китте.
Р ә х и м ә. Кәефе юк бугай аның.
Иванов. Бу көннәрне ул да бик нык эшләде. Ял итсен инде. Да, сиңа да ял итәргә кирәк.
Рәхимә. Әйе, Гали абзый өч көн инде буровойдан кайтканы юк.
Иванов. Карчыгы да сагынгандыр.
Хәлиуллин. Буран уйната торгандыр, диген.
Иванов. Шулай мастер, син хәзер үк ял итәргә тиеш, аңлашыламы?
Хәлиуллин. Аңлашылмый. Мондый вакытта мин ял итә алмыйм. Күземне йомсам да, барыбер минем күз алдымда авария булачак. Күңел түзми минем. Булмый, китә алмыйм.
Иванов. Яхшы. Сез, Рәхимә, суның кайдан бәреп чыкканын белергә тырышыгыз, күбрәк котельныйда булыгыз.
Хәлиуллин. Дөрес, анда куркыныч зур. Тәҗрибәле кул юк анда. (Чыгалар.)
Иванов. Син карт саграк бул инде. Бүген төн дә бик караңгы.
Фәйзерахман (мылтыгын рәтләп). Тыныч бул, иптәш начальник, Фәйзерахман бабаңның күзләре әле дус, белән дошманны гына аерырлык. (Иванов чыга.) Бер әйләнеп килим әле. Сугыш заманы бит. (Акрын гына чыгып китә, әйләнеп керә.) Чү, кемдер килә түгелме? Баягы эшләпәле кеше ахыры. Шикле кеше ул, каһәр! Төнлә нишләп йөри ул монда? (Мылтыгын төзи.) Кем бар? Тукта! Тукта дим, югыйсә атам!
Кызу атлан, Сафура килеп керә.
Сафура. Атам да, атам дисең. Кемне куркытасың соң син!
Фәйзерахман (мылтык затворын шалтыратып). Кем, Сафура, мин сине буровой мастер хатыны дип тә, күрше дип тә тормам. Миңа берәүне дә җибәрмәскә икән, җибәрмим, атам! (Төзи.)
Сафура (кычкырып җибәрә). Әчәч, атма! Кермим ич...
Фәйзерахман. Тукта, шуннан гына сөйләшәбез.
Сафура. Сөйләшкән диярләр. Мин синең белән сөйләшергә килгән, ди. Кирәгең бар.
Ф ә)й з е р а х м а н. Соң, ни йомыш, Сафура? Сафура бураннары куптарырга килдеңме?
С а ф у р а. Килдем шул. Куптарырмын шул. Ни дпп ул ике-өч көй өйгә кайтмыйча йөри.
Фэйзерах м а н. Әһә, аңлашыла, кем Сафура.
Сафура. Нәрсә анлашыла, нәрсә? (Килә башлый).
Фәйзерахман. Мачтрның өенә кайтмавына бер дә аптырама син. Безнең монда күңелле бит. 1
Сафура. Нәрсәсе күңелле тагы?
Фэйзерах ма н. Авылның менә дигән чип-чибәр өч кызы бездә эшли бит — нифтәдә.
Сафура. Бәй, эшләсәни?
35
Фәйзерахман. Эшләсәни димә син, Сафура. Мачтрныц өенә кайтмый йөрүендә әнә шул чибәр кызлар сәбәп түгелме икән дим.
Сафура. Кызлар?
Ф ә й з е р а х м а н. Әйе, хатыннар түгел инде.
Сафура. Син карт җүләр, мине әллә көнләшүдән килгән дисенме, ә? Көнләшүдән, һи, бездә андый гадәт юк. Жәлләгәннән эзләп килдем үзен.
Ф ә й з е р а х м а н. Мескен кеше түгел ул безнең мачтр.
Сафура. Өч көн инде аның, өйгә кайтып, җылы аш ашаганы юк. һаман эш тә, эш. Бакуда да болай булганы юк ие. Мин бит, Фәйзерахман абзый, тәрбиядә генә тотам аны. Югыйсә, ир-ат үзен-үзе карый белми ул.
Ф ә й з е р а х м а и.'Эш бит, эш, кем, Сафура. Алар хәзер нифтәгә җитәбез дип, бик нык маташалар. Җитмәсә бүген аһария. Забой сылыйлар алар.
Сафура. Эшенә каршы түгел мии аның, Фәйзерахман абзый. Вакытында ялы да кирәк бит. Машина да ялсыз эшләсә, туза. Тазалыгын саклыйм мии аның. Эш дип эштән чыкса, аннан эшкә дә юк, өйгә дә юк бит.
Фэйзерах ма н. Ансы дөрес, Сафура, тик...
Сафура. Син мине җумалама, карт. Хәзер алып кайтып китәм. Ашатып, эчертеп, йоклатып җибәрәм үзен. (Килә башлый.)
Ф ә й з е р а х м а н. Килмә, ярамый, кем, Сафура, закуи бозма.
Сафура (китә-китә). Киттем алайса, Фәйзерахман абзый!
Ф ә й з е р а х м а н (борылып). Я
Сафура. Кайтышлый карчыгыңа кереп әйтеп чыгыйммы?
Фәйзерахман. Нәрсә дип?
С а ф у р а. Фәйзерахман абзый, бүген кайта алмый, нефтьтә күңелле икән, кызлар күп икән, дип. (Китә.)
Фәйзерахман вышка артына борыла. Газиз килеп керә. Аркасында солдат канчыгы, бер кулын муенына аскай.
Газиз. Их, яңадан кайттым сиңа, скважинам! (Вышка өстенә карый.)
Сәхнә артыннан Фәйзерахманның кискен тавышы ишетелә.
Ф; ә й з е р aix м а н. Кем бар анда? Кузгалма! (Ул мылтыгын төзи- төзи керә башлый, Г а з и з, елмаеп, ике кулын күтәрә.)
Газиз. Бер юлга атма инде, әти!
Фәйзерахман (мылтыгын бер агачка сөяп калдырып, кызу- кызу атлап килә, Газизне кочаклап ала). Балакаем, Газизем!..
X ә' л и у л л in н йөгереп керә, Газизне кочаклап ала.
Хәлиуллпн. Комсомолец егет кайткан, иң кирәк чакта.
Ф ә й з е р а х м а н. Улым, ничек болай көтмәгәндә?
Газиз. Менә. (Кулын күрсәтә.) Кайтардылар. Имеш, алты айсыз эшкә ярамый.
Ф ә й з с р а х м а н. Янвалит?
1 а з и з. Әллә ни зарарлы түгел, бер осколок кына.
X ә л и у л л и н. Сыдырып кынамы?
Газиз. Сөяген җимереп кенә.
X ә л и у л л и н. Алай булгач, тизрәк өеңә. Нишләп төнне монда йорисең?
I а'з и з. Юл уңае бит. Аяклар да шушы якка тарттылар.
Ф ә й з е р а х м а н. Күңел тартканга кергәнсең, син улым Хикмәт аякта түгел - күңелдә. (Каранып.) һай, улым, бик ябыккансың* да икән. м
35
Хәл и ул л ин. һәйбәтләп ял ит'инде, солдат.
Газиз. Ансы эшегезгә карап булыр. Эшләр ничек соң ле,- ли
Хәлиуллин. Эрәт юграк шул әле, Газиз. Бәла-каза чыгып кына тора.
Гази з. Ничек?
Хәлиуллин. Аварияләр.
Газиз. Нишләп? .
Хәлиуллин. Безнең бу якның җире гаҗәп каты булып чыкты.
Бакуда алай түгел ие.
Ф ә й з е р а х м а н. Әйттем мин аларга. Безнең бу якка каян килсен ул нифтә, дидем.
.Газиз. Гали абзый, безнең взводта Майкопнефтьтә эшләгән бер мастер бар ие.
Хәлиуллин. Әйе? 4 о
Гази з. Без аның белән бер котелоктан ашый идек. Шунда ул миңа җирне тизләтелгән метод белән бораулау турында киңәшләр бирде. х
X ә л и у л л и н. Минем башта да йөри ул.
Газиз. Башта гына йөртмик без аны, Гали абзый, иртәдән үк...
Хәлиуллин. Бир бишне, солдат. Менә бит ул, Фәйзерахман абзый, солдат капчыгын да салырга өлгермәгән, нәрсәләр уйлап йөри ул...
Фәйзерахман. Фәйзерахман малае шул ул э... э... Алма агачыннан ерак төшми, ди торган ие әти мәрхүм.
Хәлиуллин. Ярый, Газиз, иртәгә сөйләшербез. Мин буровойга ашыгам. (Чыга башлый.)
Газиз. Пар казаннарына суны йомшартып салу турында да сөйләшербез.
Хәлиуллин. Ярый, ярый. (Китә.)
Газиз карана.
Фәйзерахман. Кайт инде, улым тизрәк әниеңне куандыр. Мондагыларын иртәгә дә күрерсең.
Газиз. Иптәш Ивановны гына күреп...
Фәйзерахман. Беләм мин нинди Ивановны күрәсең килүең, һай, яшьлек!
Газиз. Әти!
Фәйзерахман. Әйе.
Газиз Чыннан да, эшләрнең эрәте юамыни, ә?
Фәйзерахман. Әйттем мин аларга: безнең бу тирәгә каян килсен ул нифтә-мазар, дидем. Юк, таоарбыз, имеш, әкияткә ышанып йөриләр, улым.
Газиз. Иванов акыллы инженер ул, әти. Белми әйтмәс
Ф ә й з е р а х м а н. Мин аның нифтәсенә каршы түгел улым Була гына бирсен. Тик юкка расхут... (Газизнең каранганын күреп.) Нәрсә алак-ялак каранасың. Ул бит монда юк инде хәзер.
Газиз (сискәнеп). Ә, юк? Кайда?
Фәйзерахман. Китте.
Г а з и з. Кая?
Фәйзерахман (кулын берьякка селтәп). Әнә, шул якка
Г а з и з. Кайсы якка, әти? J
Фәйзерахман. Казан ягына.
Газиз (цөреиә). Ничек соң-ул бу турыда миңа язмчлы ,пг>и
Фәйзерахман (елмаеп). Аңлашыла. ' ДЬ1 ИКӘ ’
37
Газиз. Нәрсәэ
Ф ә й з е р а х м а и. Солдатның йөрәгенә ут салдым, ахры, дим.
Г а з и з. Юк-ла.
Ф ә й|з е р а х м а н. Шаярып әйтүем. Берәү дә китмәде. Бар да үз урынында, бар да үз эшендә.
Газиз. Үз эшендә.
Фәйзерахман. Ә сиңа, улым, менә дигән эшләр бар.
Г а з и з. Миңа?
Фәйзерахман. Әйе.
Газиз. Минем эшем буровойда бит инде.
Фәйзерахман (каранып килә, мылтыгына сөялеп). Улым, дөньяның утын да, суын да кичтең инде. Мимеч белән дә сугыштың. (Медаленә күрсәтә.) Аны да юкка бирмәгәинәрдер. Хәлал каныңны да агызып...
Газиз. Әти, нәрсә әйтмәкче буласың, турыданрак әйтеп булмыймы?
Фәйзерахман. Турыдан да була. Нифтә дип булашып йөрмә инде син, улым.
Гази з. Нишлим соң?
Ф ә й з е р а х м а н. Нифтәгә буялып, юк артыннан йөргәнче...
Газиз. Ничек юк артыннан?
Фәйзерахман. Районга, бик яхшы урынга кеше кирәк, дип ишеттем.
Газиз. Юк инде, әти. Минем монда да урыным бик яхшы.
Фәйзерахман (кетердәп көлеп). Яхшы?
Гази з. Юк, әти. Син әле үз балаңны үзең яхшылап белмисең ‘икән. Мин тиздән инжеиер-геолог булам.
Фәйзерахман. Инженер? Син?
Газиз (капчыгыннан китап ала). Әйе. Менә имтихан бирергә хәзерләнеп кайттым. t
Ф ә й з е р а х м а и. Мин бит сине, улым, мимеч белән сугышып йөри дип уйлаган ием, ә син, китап укып...
Гази з. Икесен дә эшләдем мин, әти.
Котельный ягыннан ачы кычкырган тавыш пшетелә.
Газиз. Бу ни бу?
Ф ә й з е р а х м а н. Котельныйдан. Анда теге кыз гына ие. Бер-бер хәл, ахры. (Чыга башлый. Каршысында гөлт итеп ут күренә, чигенә.) Янгын!
Газиз. Котельныйда! (Тиз генә солдат капчыгын сала башлый.) Казаннарның шартлау куркынычы... (Йөгереп чыга башлый, Фәйзерахман аңа каршы төшә.)
Фәйзерахман. Сиңа ярамый, улым, кулың... Үзем. (Мылтыгын салып, Газизгә бирә.) Мә, мин барыйм.
Газиз. Юк, мин! (Чыгып йөгерә, Фәйзерахман аның артыннан китә.)
Пауза.
Ул арада ут чыккан яктан йөгереп, Гашыйка кплеп керә, чәчләре тузган.
Г а ш ы й к а. Кем бар анда, Рәхимә апа, Степан абый!
Иванов, Хәлпуллпн керәләр.
Иванов. Нәрсә бар?
X ә л и у л л и н. Ни бар?
38
Г а ш ы й к а. Анда... (котельный ягына күрсәтә) I азпз, пар казаннарын саклыйм дип. ут эченнән котельныйга кереп китте, ут эчендә бүленеп калды! Ярдәмгә әйдәгез!
Иванов. Газиз! (Йөгереп чыгып китәләр.)
Пауза. Ут сүндерелгән, су сипкән, нәрсәләрнеңдер җимерелгән тавышы ишетелә, шуннан ут азая, кара төтен күренә. Башларын түбән иеп, Иванов ■ изе- рахман килеп керәләр.
Фәйзерахман. Ай-яй-яй!... Бәла аяк астында йөри, ди корган не...
Иванов. Көтелмәгән бәла!
Шашып йөгереп, Рәхимә килеп керә.
Р ә х и м ә. Нәрсә бар, ни булды? Газиз кайда?
И ванов. Тәҗрибәсезлек бәласе, янгын.
Фәйзерахман. Сүндерелде.
Р ә х н м ә. Ә Газпз?
И в а н о в. Әнә, алып киләләр үзен.
Р ә х и м ә йөгереп чыгып китә. Газизне алып керәләр, аның чәчләре, битләре көйгән, каралган, ике күзе йомылган, киемнәре янган, каралган. Башкаларның да битләре каралып беткән.
Рәхимә. Газиз! Газиз!
Ф ә й з е р а х м а н. Менә арслан егет кая ул, молотчина!
X ә л п у л л н н. Әйе, Газиз килеп өлгермәсә, пар казаннары күккә очарлар иде. Менә комсомолец ни эшләтә ул!
Рәхимә (куркып). Газиз, күзеңне ач, күзеңне!
Барысы да Газизнең күзенә карый. Пауза.
Фәйзерахман. Улым, нишләп күзеңне ачмыйсың син? Гази а. Авыр миңа, әти, авыр...
Г а ш ы й к а, Шәмсекамәр килеп керәләр.
Шәмсекамәр. Ут сүндерелде. Котельный исән, иптәшләр. (Газизгә карап.) Газиз! (Халыкка карап.) Җаным, ни булды?
Газиз. Су бирегез, су!
Шәмсекамәр будкадан су алып чыгып эчерә. Рәхимә, яулыгын чылатып акрын гына Газизнең күзләрен сөртә.
Иванов. Гашыйка, син бик тиз генә врачка йөгер.
Г а ш ы й к а чыга.
Иванов. Ә Газизне хәзергә өенә алып кайтыйк.
Алып чыгалар.
Фәйзерахман (итәк чабуы белән күз яшьләрен сөртә) Шундый егет, күзсез, калыр микәнни, ә? (Мылтыгын кулына ала, акрын ' гына чыга башлый.) 1
Рәхимә (Газиз киткән якка карап). Ачылырмы ул сөйкемле күз- ләру ачылырмы?.. J nixvMvib пү.
Пәрдә
39
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КАРТИНА
Нефть разведкасы мәйданчыгы. Уңда нефть вышкасы. Сулда разведчикларның палаткасы. Пәрдә ачылганда Ill ә м с е к а м ә р, Гашыйка, Сәхипҗамал һәм тагын берничә кыз, палаткага сөялгән килеш, акрын гына «Идел» җырын җырлыйлар. Барысы Ла эш киеменнән. Скважина ягыннан ротор әйләнүе, пар казаннары гөрләве ишетелеп китә.
Агыйделкәй алкын, суы салкын, Бала үрдәкләр каршы йөзәлми; Эчләребез поша, йөрәк яна, ft
Җыр җырламый күңел түзәлми.
Гашыйк а. Ай, бигрәк озакка сузылды бу сугыш!
Шәмсекамәр. Инде озак бармас. Хәзер ул мөртәднең арт сабагын укыта башлаганнар, ди инде.
Гашыйка. Мин егетләрсез болан күңелсез була дип, һич уйламый идем. Әй, Әхмәдикәем, шушы минутларда кайларда гына йөри икән!
Сәхипҗамал. Ниләр генә уйлый икән, диген.
Г а ш ы й к а. Юк-юк, алай димим мин. Ул мине генә уйлый.
Сәхипҗамал. Гашыйка, син ял вакытында, Әхмәдигә язган хатымны укытам дигән идең.
Г а ш ы й к) а. Укыйбыз, укыйбыз. Сездән яшерен серләрем юк минем. Кызлар Гашыйка тирәсенә җыелалар. Гашыйка Әхмәдигә' язган хатын укый. Гомерлек дустым Әхмәдикәем! Нурлы кояш астында үскән аллы- гөлле чәчәкләргә кунып сайрый торган сандугачлардан артык күргән җаныкаем, саф йөрәгемнән кайнап чыккан керсез, ялкынлы сәламнәремне акрын искән җилләр белән сезнең тарафларга җибәреп калам.
Сәхипҗамал. И, бик матур башлагансың ич. Кая әле. (Алып үзе укый башлый.) Җырлар да язгансың икән.
Ал гөлләр өзим әле,
Алдыңа тезим әле,
Сагынганда бер җырларсың, Җырлар да языйм әле.
Бер кыз. Абау, бигрәк матур ич!
Ш ә’ м с е к а м ә р. И дустым, бигрәк тә, килештереп язгансың инде. Сәхипҗамал.
Кара бөдрә чәчләремне
Дүртләп үрәсем килә, Суларга сусаган кебек. Сине күрәсем килә.
Гашыйка. Җитәр микән, әллә тагын языйм микән?
Шәмсекамәр. Нефть турында яздыңмы соң?
Г а’ ш ы й к а. Юк.
Шәмсекамәр. Ник?
Гашыйка. Ни дип кенә языйм соң, дустым. Бер дә генә очы- кырые юк бит.
Сәхипҗамал. Менә бүген берәр хикмәт булмасмы дип торалар инде.
Бер кыз. Бүген? Нинди хикмәт?
Сәхипҗамал. Газиз алып кайткан яңалыклар эшне бик тизләттеләр бит. Бүген менә 700 метрга җитәбез!
Бер кыз. Әй, яңалыкларын да әйтер идем инде...
Га шы й ка. Син, Гаян, ул яңалыкларның нәрсә икәнен дә белмисең бит әле, кысыласың тагын.

40
метр бораулый башладык.
Шәмсекамәр. Элек '4 метр иде.
Сәхипҗамал. Аварияләр, тик торулар кимеде.
Ш ә м с е к а м ә р. Элек 40 чакрымнан балчык ташын идек, ә хәзер үзебезнең Бизмән тау балчыгы хутка китте.
Гашыйка. Аңлашылдымы инде, Бәдигыль Гаян. (Чыга.)
Г а з н з килеп керә, башын ак марля белән бәйләгән.
Газиз. Кызларга сәлам! „
Шәмсекамәр. Газиз! (Аңа таба бара оашлыи, Газиз барысы белән дә күрешеп чыга.)
Сәхипҗамал. Ай, батыр егет кайткан медаль таккан.
Бер кыз (көлеп). Больнистан качкан.
Газиз. Миңлегаянның сүзендә дөреслек юк түгел. Качмасам да, алдаштырып ычкындым. Болницада ятар чакмыни!
Сәхип җ а м а л. Сагыну, саргаю да ашыктыргандыр инде.
Газиз. Ансы да дөрес, кызлар! Барыгызны да сагындым. (Кара- на-карана йөренә.)
Сәхипҗамал. Безне сагынган, ә үзе...
Газиз. Нишли үзе?
Сәхипҗамал. Әллә кая күзе.
. Г а з и з. Кызлар, Гашыйка кайда соң сезнең? Аңа бит миндә,..
Сәхипҗамал. Алар, Газизҗан, райкомда, киңәшмәдә.
Г а з и з. Кызлар, Гашыйка кайда соң сезнең? Аңа бит миндә...
Шәмсекамәр. Әхмәдидән хатмы?
Барысы да Газизгә Сорау белән карый.
Газиз (уйланып). Хат дисезме? Анысын үзенә генә әйтә алам мин. Кайда икән ул? (Чыгып китә.)
Шәмсекамәр. Ай, әллә Әхмәди турында күңелсез хәбәр алып- кайткан микән?
Сәхипҗамал. Күптән хат-хәбәр юк ие шул.
Ниндидер бер тимер күтәреп, Гашыйка керә.
Г а ш ы й к а. Юл өстендә аунап ята!
Шәмсекамәр. Гашыйка дустым, Газизне күрдеңме?
Гашыйка (кинәт тимерен ташлап җибәрә). Газиз больнистан чыкканмыни?
Шәмсекамәр. Әхмәди яныннан кайткан бит ул
Гашыйка (төзәтенеп). Ай, кызлар, кайда икән ул’
Бер кыз. Ул сине эзләп китте, Гашыйка
Гашыйка. Ай, табыйм әле мин аны. (Чыга башлый.) Әнә ул! (Кычкыра.) Газиз, Газиз! (Газиз керә.) Газиз, акыллым, Әхмәди бергә китеп, бергә хезмәт иттегез бит сез.
Г а з и з. Әйе, бергә булдык без аның белән
Гашыйка. Нишләп хат язмый ул, нишләп? Исәнме УЛ
Бер кыз. Ис китәрлек нәрсә бар сон.?
Сәхипҗамал. Шул яңа метод белән без хәзер
көненә 6—7
Бер к|ыз. Әй, бәйләнмәсәнә!
Сәхипҗамал. Әйе.
белән
минем
тантры.!' БаТЬ'Р СгеТ бУЛ“Л ЧЫКТ“ УЛ би"с“ Әхмэд11 Ох- а“““ Г а ш ы й к а. Хат, хат?
Газиз Хат?! Соң син аны онытмадыңмы, Гашыйка’ Гашыйка (төзәтенеп). Ой( онытаммы соң’ Газиз. Сагындыңмы?
41
Әхмәдикәем?! с
42
Г ашыйк а. Ай, андый, егетне сагынмыйлармы сон?
Ш ә м с е к а м ә р. Алар Йосыф белән Зөләйха кебек.
Г а ш ы й к а. Я инде, Газиз, я?
Газиз. Нәрсә, я?
Г а ш ы й к} а. Хат-хәбәр.
Газиз. Көттекме сон. син Әхмәдидән хат?..
Г а ш ы й к а. Ай, тилмертмә инде, Газиз.
Газиз. Болай булгач, мин аны юкка гына алып кайтмаганмын икән.
Г а ш ы й к а. Аны?
Газиз. Менә ул. (Карточка күрсәтә, Гашыйка үрелә, Газиз' бирми.)
Гашыйк а. Карточкасын!
Газиз. Хатын да. (Хат күрсәтә, Гашыйка үрелә, Газиз бирми.)
Гашыйка. Әхмәдидән хат, Әхмәдикәемнән. Карточка! (Газизне кочаклый.)
Газиз. Тукта әле, Гашыйка, оялтасың син мине, алай яхшы түгел.
Сәхипҗама'л. Гашыйка, инженер кызы күреп калса...
Газиз. Мә, Гашыйка, син бу карточкага да, бу хатка да тулы хаклы икәнсең. (Бирә.) Әхмәди дус та сине бик сагынган. Алай гына да түгел, ул кайвакыт яңлышып миңа да: Гашыйка җаным, дип җибәрә ие.
Кызлар, кулдан кулга йөретеп, рәсемне карыйлар.
Гашыйка. Кызлар, бирегез әле минем егетемне үземә. (Карточканы тартып ала.)
Рәхимә Керә.
Рәхимә. Кызлар, бик кирәкле эш бар иде.
Гашыйка (төзәтенеп). Киттек, кызлар. (Рәхимәгә Газизне күрсәтә.)
Б а р ы с ы д а. Киттек, тотындык.
Рәхимә (Газизне күреп, аңа ташлана, үбешәләр). Газиз, терелдеңме соң әле син?
К ы| з л а р тау башына җиткәч, борылып карыйлар.
Сәхипҗамал. Ай, кызлар, боларның сере ачылды!
Шәмсекамәр. Минем өчен, күптән ачык серләр алар. (Югалалар.)
Газиз. Сине сагынып, ашыктым, җаным!
Рәхимә. Без яңадан бергә! Син — исән!
Гази з. Синең мәхәббәтең, Рәхимәкәй, мине җиңүгә рухландырды, үлемнән алып калды. Хәтерендәме, син...
Рәхимә.
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, Гомерең озын була,
— дигән идем.
Газиз. Ниндп тирән мәгънәле сүзләр. Алар хәзер мине хезмәткә рухландыралар.
Р ә х и м ә. Мин кичә баш врач белән сөйләшкән идем. Ул әле...
Газиз. Их, Рәхимәкәй, бүген бит буровойда штурм булачак. Ә син миңа аны...
Рәхимә. Газиз, без синнән башка да...
, Г а з и з. Миннән башка-., гафу итегез, Рәхимәкәй, кичә мин больницадан сиңа шалтыраткан идем, телефон трубкасын буровой мастер алды.
43
Р ә х и м ә. я? _ _
Газиз. Шунда Гали абзый: эй комсомолец егетем, дип миңа эндәшә.
Бик кирәк бит син безгә, хәзер штурм башлыйбыз, ә пар казаннарының икәве генә эшли дигән иде, ә син, Рәхимәкәй, синнән оашка да
Рәхимә. Синең кулларың төзәлеп бетмәгән бит, җаным. Дәваланырга кирәк әле сиңа.
Газиз. Дөресен әйтим, мин больницаны да, андагы дару исләрен дә, кешеләрен дә бик үк яратып бетермим. Әллә нинди төче тавышлар белән: иптәш авыру, күп йөрмәгез, авыручы иптәш, китап укырга ярамый, иптәш авыру, кесәлегезне ник ашап бетермәдегез, дип минут саен эч пошырып кына торалар. (Палатка ягыннан зур ачкыч ала.)
Рәхимә. Ай, саграк йөр инде Газизем.
Г а з и з. Мәхәббәт эшкә рухландыра, дигән идең бит, Рәхимә-
Р ә х и м ә. Син миңа үз сүзләрем белән генә җавап биреп торасың.
Г а з и з. Шулай булгач, кем хаклы була инде?
Р ә х и м ә. Син, син. Әйдә, солдатым минем, үз методларың белән
үзең...
Газиз (җиңнәрен сызганып). Киттек, Рәхимәкәй, өченче казанны дәвалыйм мин. Хәзер — мин үзем врач. (Рәхимәне җилтерәтеп кочып куя). Киттек. Өченче Казанның ходка китүен мин өч тапкыр гудок биреп белдерермен.
Рәхимә. Ә мин, буровойга, Газизем.
Газиз. Киттек, очтык! (Икәүләп кызу чыгып барганда, эре, салмак адымнар белән килеп керүче Нарскийга очрыйлар. Ул, кулындагы кәкре башлы таягын алга сузып, аларны туктата.)
Нареки й. О, комсомолец егет кайткан икән, ләкин эш беткәч кайткан.
Газ и.з. Ничек эш беткәч?
Н а р с к и й. Иптәш начальник кайда?
Р ә х и| м ә. Сезнең Алексей Федорович, ни өчендер, кәефегез күтәренке?
Н а р с к и й. Менә телеграмма- Күчәргә, Рәхимә туташ.
Рәхимә. Сезгә?
Нареки й. Безгә.
Рәхимә. Ничек сезгә?
Наречий. Бөтен экспедиция белән.
Газиз. Бернәрсә дә аңламыйм-
Н а р с к и й. Ах, хөрмәтле комсомолец, сез аңламаган нәрсәләр күп әле дөньяда. Бу җирләрне, энекәш, безгә хәтле америкалылар да, англичаннар да, немецлар да тикшереп киткәннәр.
Газиз. Ах, хөрмәтле Наре,кий, сез аларны комсомолец белми дип уйлыйсыз инде, ә?
Н а р с к и й. Белсәгез, бигрәк яхшы. Ә читләрнең техникасын беләсезме?
Газиз. Ул вакыттагы техниканың 400 метрдан да түбән төшә алмавын беләм.
На реки й. Анысы дөрес, әмма үзебезнең 700 метрга төшеп тә.-..
Рәхимә. Тагын бераз төшкәч күрерсез...
Нарский Юк инде, хөрмәтле иптәшләр, трест дөрес эшләгән. ■юкмРыӘикән?Ә‘ ТреСТ БУ телегРаммаАа геолог Нарскийның катнашы
Нарский. Яшермим, бар- Газиз. Сезнең катнашыгыз. Рәхимә. Нинди тактикасызлык!
Нарский. Киресенчә, тактикалылык, ачыктан-ачык яздым да җибәрдем.
Мин аларга мондагы хәлне
44
Гази з. Пи дип?
Н а р с к и й- Җир астыннан чыккан породалар нефть барлыгын сөйләмиләр, дип.
Рәхимә Аннан?
Наре к и й. Газ юк.
Гази з- Булмасани.
Нареки й. Нефть чыгарга тиешле тирәнлек тә өметсез, дип. Аннан расход, сугыш, кеше көчләре, ягулык һәм башкалар һәм башка шуңа ошашлы сәбәпләр, дип яздым.
Г а з и з- Киңәшми, нитми?
Нарс.кий Минем, хөрмәтле иптәшләр, үз карашым бар.
Газиз. Ансын беләбез. Тик, кызганычка каршы, сезнең ул карашлар чит яктан килгәннәр.
Н*‘а реки й. Килсә, аларны ташларгамыни?
Гази з. Барысын да түгел, ләкин ярамаганын ташлыйбыз без.
Наурский- Ә нәрсә генә кала соң?
Гази з. Алар урынына яңа, көчле совет техникасы килде.
Ы а р с к и й. Шул гынамы?
Гази з. Ул гына түгел шул. Техниканы тудыручы яңа кешеләр барлыгын да онытмагыз сез.
Иванов керә.
Иванов. Сез әле һаманда бнредәмени, нигә ял итмисез, Рәхимә? Аргансыз.
Рәхимә. Ял, иртәгәдән барыбызга да ял.
Ивано|в. Ничек барыбызга да?
Рәхимә. Тресттан телеграмма бар, Степан Андреевич.
Наре к и й. Менә ул, хөрмәтле иптәш.
Иванов (телеграмманы укый). «Тиешле тирәнлеккә җитеп тә, нефть чыкмау сәбәпле, Бизмән тау экспедициясенең эшен туктатырга. Разведканы икенче участокка күчерү турында өстәмә рәвештә күрсәтмә бирелер»... Скважинаны ябарга? Иң курыккан нәрсәм дә шул иде. Ни эшләргә? (Утыра, бармаклары белән чәчләрен аралый, Рәхимә Иванов янына бара, кулын аның җилкәсенә куя, Иванов күзен туты-рып Рәхимәгә карый )
Рәхимә. Әйе. Бу уңышсызлык, Степан Андреевич, безнең уртак хәсрәт.
И ванов. Нинди юллар табып экспедицияне тагын беразга калдырырга да, тагын ун гына метр бораулап карарга! Ун гына метр.Ничек?
Рәхимә. Ун метр! Рөхсәт итмәсләр шул. Әгәр дә анда да нефть чыкмаса?
Иванов. Аннан сондамы? Аннан соң без бар яктан да пешеп җитмәгән булып чыгабыз.
X о л п у л ли н килеп керә.
Хәлиуллин. Чигенергә? Безнең Баку нефтьчеләре бервакытта да чигенүне белмиләр.
Иванов. Нинди юл бар соң, Гали Хасанович?
Хәлиуллин. Бер генә юл бар, Степан Андреевич.
Иванов- Нинди юл?
X ә л и у л л и н. Кордаш белән..- Иптәш Хәйров белән киңәш итик.
Иванов. Дөрес.
Нарс(кий. Иптәш начальник, безгә китәргә рөхсәт итегез-
Иванов (телеграмманы әйләндереп). Бер кая да китмисез. Аннан соң сез шуны әйтегез әле: бу телеграмма нефть разведкасы начальнигы Ивановка дигән телеграмма түгелме соң?
45
Наречий. Шулай, шулай. Сезгә дигән, хөрмәтле иптәш.
Иванов. Шулай булгач, сезнең аны ачып укырга хакыгыз бар идеме?
Нар С|К п й. Формально юк.
Иванов. Ә ничек бар?
Н a pi с к и й. Дусларча...
Иванов. Эш вакытында, шуның өстенә сугыш шартларында сез гомуми тәртипне боздыгыз. Бу сезгә, олы кешегә һич ярамый, Алексей Федорович.
Н а р с к н й. Гафу итегез, Степан Андреевич, ягъни иптәш начальник.
Иванов. Ярый, бетте. Тик соңгысы булсын.
Нар с, к и й. Миңа инде...
Иванов (аның сүзен бүлә). Сезгә хәзер үк буровойга.
Нареки й. Булды, бетте, хөрмәтле иптәш. Хәерле булсын.
Акрын гына атлап Шәмсекамәр, Г а ш ы й к а һәм тагын бгр-пке кыз керә. Иванов палатка читеннән телефон трубкасын ала.
Шәмсекамәр. Степан абый, иртәгәдән эш туктатыламыни, ә?1
Гашыйк а. Шундый пяләшелгән иде! Үз өем кебек булып беткән иде инде... Арсак та, ачыксак та...
Бер кыз. Колхозчылардан да уңайсыз булачак.
Г а ш ы й i< а. Егетләргә ни дип язарбыз инде!
Шәмсекамәр. Степан абзый, Рәхимә апа, Гали абзый, чыннан да безнең бу якта нефть юк микәнни соң, ә? (һәр кайсының җиңеннән тартып, кулыннан тотып сорый.)
Иванов (кулындагы телеграмманы күрсәтә). Менә, буровойны ябарга, туктатырга, Күчәргә диләр. Ә мин үзем...
Барысы да уйга кала.
Г а з и з. Күчәргә?
Хәлиуллин (сикереп тора). Туктагыз, нишләп бик тиз җебеп калдыгыз әле? Өметсез шайтан, ди.
Иванов. Райкоммы бу? Әйе, мин иптәш Хәйров. Ә, сез дә ишеттегезмени. Яхшы, яхшы. Ун гына метр бораулап карыйсы иде, иптәш Хәйров. Ун гына- Газиз методы белән без аны бик тиз үтәчәкбез. Ни өчен ун метр дисезме? Бу якның горизонтлары иптәш Хәйров... Әйе, әйе палеозой катлаулары төрле районда төрле тирәнлектә булуы мөмкин, иптәш Хәйров, соңгы породаларга караганда, ун метр хәл итәргә тиеш. Әйе, әйе!.. Сезнең фикерегез? Ә, нишләп алай дисез, иптәш Хәйров?
Рәхимә (палаткага башын тыгып). Ун метр. Берәр җылы сүз әйтмәсме, иптәш Хәйров?!
Акрын гына атлап, башын түбән иеп, Иванов палаткадан чыга, йөренә, башкалар аптырап аңа карыйлар, Газиз белән Рәхимә аның артыннан йөри. Авыр пауза.
Рәхимә. Я, Степан Андреевич, я?
Хәлиуллцн. Райком ни ди ул?
Фәйзерахман. Рөхсәт бирәме?
Иванов. Ун метрга, иптәшләр! Рөхсәт!
Газиз. Иптәш начальник, рөхсәт итегез, өч казанны да....
Иванов. Өчесен дә, Газиз, полный ходка!
Газиз китә.
Рәхим]ә. Актык сынау...
Хәлиуллин. Кыюлык шәһәр ала, диләр. Тәвәкәлләдек.
Гашыйка (төзәтенеп). Булдырдың ич, иптәш начальник.
Иванов. Кызлар, эшкә!
Шэмсека'мэр. Киттек, кызлар!
Г а ш ы й к а- Киттек!
46
Сэхип'җамал. Тотындык, кызлар. (Шәмсекамәр белән Гашый- каның аркаларына сугып куя, тегеләр аркаларын тотып, елмаялар, чыгалар.)
Яхшы ук кына караңгы төшә, Иванов керә, карана.
Иванов. Фәйзерахман абзый, кил әле.
Фәйзерахман керә.
Ф ә й з е р а х м а н. Әйе, иптәш начальник?
Иванов. Хәзер зур җаваплы эш башланды. Русча әйткәндә: я пан, я пропал без, карт.
Фәйзерахман. Прупал булмасын инде, кем Чтапан дус, тфу, иптәш начальлек.
Иванов. Син карт, саграк тор. Бүген буровойга берәүне дә җибәрмә. (Китә.)
Ф ә й з е р а| х м а н. Закунны беләбез инде аны. Күңелдә йөртәбез. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе — ботак тишеге, ди торган ие әти мәрхүм. (Карана, йөренә.) Үтәсең лә гомерем, ай ү... Тукта, ниндидер шәүлә үтеп китте түгелме соң? (Күзләрен сөртә.) Әй, кем бар анда?
Ашыгып Җама л и керә, кулында блок-нот, карандаш, фото-аппарат аскан.
Җамал и. Фәйзерахман абзый әллә инде мине танымый да башлаган.
Ф ә й з е р а х м[ а н. Караңгы бит, Җамали иптәш.
Җам ал и. Райкомнан иптәш Хәйров шалтыратты да...
Ф ә й з ё р а х м а н. Нәрсә ди?
Җамали. Бүген буровойда зур эшләр булуы көтелә, ди, ихтимал ди нефть... (Буровойга таба бара башлый. Фәйзерахман кинәт свисто- гын сызгыртып җибәрә. Җамали сискәнеп китә.) 4
Ф ә й з е р а х м а н. Стоп, мулла кем Җамали, ярамый!
Җ а м а л и. Менә кирәк булса, иске авыздан яңа сүз. Кичә ярый иде, ә бүген...
Фәйзерахман. Бүген ярамый, дус кеше.
Җамали. Соң, бабакай, алай-болай нефть фонтаны ата калса, газета хәбәрчесе редакциядә утырып калырга тиешмени? Юк, бабакай, мин андый ваемсыз газетачылардан түгел.
Фәйзерахман. Мин дә, энем, нәчәльлек боерыгын бозучылардан түгел.
Җам ал1 и. Минем бит пропускам бар.
Фәйзерахман- Я күрсәт. (Күзлеген кия башлый.)
Җам(али (кесәләрен актара). Кия гына куйдым икән.
Ф ә й з е р а х м а н. Булмаган нәрсәне эзлӘмә инде син кем, Җамали тугай.
Җамали. Редакциядә калган ахры, җибәр инде, бабакай.
Фәйзерахман. Башка көнне җибәрә идем. Бүген булмый. Нәчәльлек: берәүне дә кертмә, дип кисеп әйтте.
Җ а м а л и. Ай, мин бит задание үтәргә тиеш.
Фәйзерахман. Ай, энем, задание гына микән?
Җ а м а л и. Шул гына. Миндә хәзер кызлар кайгысы түгел, эш, задание.
Фәйзерахман. Кара әле кем, аппарат асып йөрисең, ә Фәйзерахман бабаңны карточкага төшергәнең юк.
Җ а м а л и. Карточкага?... Караңгыда булмый бит, бабакай.
Ф ә й з е р а х м а н. Шаяртма, була. Бер көн мачтрны төшердең ич.
Җамали (аппаратын җайлый). Әйдә, бездән булсын яхшылык.
Вас каршыма. (Фәйзерахман мылтыгын тотып, сакал-мыекларын сы

пырып басын тора.) Тик аннан сон, буровойга җибәрерсез бит, бабакай.
Фәйзерахман (кинәт урыныннан торып китә). Ә, син мине бҗәткәгә төшерәсеңмени? Анысы булмый, кем Җамали.
Җам ал и. Әйттем исә кайттым. Ярый, җибәрмәссең. (Карт яңадан элекке урынына баса. Җамали төшерергә хәзерләнә.) Бераз елмаебрак, бабакай.
Ф әйзер ах м а н. Ансы|була. (Җамали выспышка яндырып төшерә лә, буровойга таба йөгереп чыгып китә, Фәйзерахман төтен арасыннан чыга, күзләрен сөртә.) Ах, яхшыдан яман туган нәрсә, күзгә төтен җибәреп, буровойга ычкынды бит, ә. (Мылтыгын тотып, буровойга таба чыга башлый, каршысына буровой ягыннан шаулашып: Иванов,. Нарский, Хәлнуллин, Рәхимә, Җамали һәм кызлар килеп керәләр.)
Иванов (өстәл яныннан урып күрсәтә). Утыр, Рәхимә, яз!
Рәхимә утыра, язарга хәзерләнә.
X ә л и у л л и н. Яз: кояшлар-кояшы...
Иванов. Бөек даһи...
Сәхипҗамал. Кешеләрнең иң сөеклесе.
Г а ш ы й к а. Иң акыллы кеше.
Фәйзерахман. Ил агасы.
Н a pic к и й. Хөрмәтле атабыз.
Хәлнуллин. Тиңдәшсез юлбашчыбыз.
Рәхимә. Сиңа, кадерлебез, бу хат.
Иваңов. Яз, Рәхимә! Бизмән тауда беренче нефть фонтаны бәрде.
Хәлнуллин. Әнә ул безнең җиңү утлары! (Барсы да тау ягына карый, башта анда язгы ташуны хәтерләтә торган гөрләү ишетелә. Ә аннан соң нефть газы ялкыны күренә.) Ә менә Фәйзерахман абзый оттырды.
Нареки й. Әйе, яшьләр, хаклы булып чыкты, карт.
Ф ә й з е р а х м а н. Ничек оттырдым ди мин, Галиулла?!
Хәлнуллин- Теге симез сарыгыңны, дим. Әнә бит шаулый, гөрли- Бизмән тау нефте.
Фәйзерахман (елмаеп). Юк инде, мулла кем Галиулла, болай булгач, без оттырмадык. Монда, энем, безнең бу яктан нифтә таба алмаган Әмерикәи, әгелчән, мимеч оттырды. Ә без — оттык!
Котельный ягыннан Газиз килеп чыга.
Газиз. Иптәшләр, Рәхимә! (Рәхимәгә таба бара.) Нефть, фонтан!
Рәхимә. Газиз, Бизмән тау сере ачылды! (Кочаклашалар.)
Фәйзерахман. Бизмән тау сере генә микән? Монда яшьләр сере дә ачылды түгелме сон! Әй, улым! (Ике кулын җәеп, Газизгә таба бара башлый.)
Пәрдә