Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПУШКИН ӘСӘРЛӘРЕ ТАТАР ТЕЛЕҢДӘ


(Октябрьдан элекке тәрҗемәләр)
Бөек рус халкының даһи шагыйре Пушкин татар әдәбиятының һәм татар культурасының үсешендә гаять зур роль уйнады һәм Пушкинның уңай йогынтысы хәзерге көндә, безнең социалистик чынбарлык шартларында да дәвам итә.
Пушкиннан башка Тукай талан-тының чәчәк атуын күз алдына ки-терүе мөмкин түгел. Моны Тукай үзенең шигырьләрендә кат-кат искә төшерде.
Хәзрәте Пушкин вә «Лермонтов әгәр булса кояш, Ай кебек, нурны алардан икътибас иткән бу баш, —
юллары Тукайның Пушкин белән Лермонтовка нинди бәя бирүен, аларны тереклек чишмәсе дип икърар итүен ачык күрсәтеп торалар.
Тукай үзе татар хезмәт ияләрен Пушкин иҗаты белән таныштыруда беренче сукмак салучылардан булды. «Революциядән элек бездә Пушкин иҗатын иң актив рәвештә пропагандалаучы шагыйрь кем иде?» — дигән сорауга бер дә икеләнмичә: «Ул кеше — сөекле халык шагыйребез Габдулла Тукай иде», — дип җавап бирәбез.
Шулай ук татар халкының бүтән демократик-прогрессив язучылары да Пушкин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүгә күп көч куйдылар.
Ләкин аерым язучыларның ты-рышлыклары революциядән элекке шартларда, табигый, мул нәтиҗә бирә алмады. Тик Октябрь Социалистик революциясеннән соң гына Пушкинның лирикасын һәм зур кү-ләмле эпик әсәрләрен яхшы тәрҗе-мәләрдә, зур тиражларда басып чыгару мөмкинлеге туды.
Зур җаваплы бу эшнең ничек баруы турында, тәрҗемәләрнең сыйфаты турында азмы-күпме тулы күләмдә мәкаләләр бирелгәне юк әле. Бу мәкаләдә без Пушкинның татар телендәге әсәрләренә кыскача обзор ясауны, элекке һәм хәзерге тәрҗемәләрнең сыйфатын тикшерү н и гезе ндә, тәр җе мә кул ьтур асының үсеше һәм Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итүнең бу үсешкә йогынтысы проблемаларын аз гына булса да яктыртуны максат итеп куябыз.
Пушкинның революциядән элекке тәрҗемәләрен тикшерү нәтиҗәсендә без характерлы бер фактны очратабыз. Даһи шагыйрьнең туган көненә 100 ел тулуны билгеләп үтүдә татар әдәбияты да катнаша. Шушы тарихи көнгә багышлап Пушкинның «Бакчасарай фонтаны» һәм, шуңар кушымта булып, кыска- кыска өч шигыре аерым бер китап булып басылып чыга. Урта күләмдә басылган, юка гына бу китапның титул битендә без х түбәндәгене укыйбыз:
Мөәллпфе: Александр Пушкин Багча сарай фонтаны Бәхетсез гыйшык Шатлык хыялы
Мөтәрҗиме: башкорт Мөхәммәт
Сәлим Өмитбасв.
112
Рус шагыйрьләреннән мәшһүр Александр Пушкин җәнапларының туган көненнән башлап йөз сәнә тулган көннең—1899 нчы ел 26 майда — ядкаре өчен тәрҗемә улын- мыштыр.
Нашире: Мирза Ибраһим Валиулла угылы Тригулов.
Дозволено Цензурой. С.-Петербург 27 ноября 1900^ Типография Б. Л. Домбровского г. Казань.
Бу язулардан аңлашылуынча, патша цензурасы Пушкинны татарча чыгару эшенә шактый шикләнеп һәм хәвефләнеп караган булса кирәк: тәрҗемәне дөньяга чыгаруга елдан артык вакыт рөхсәт бирелми торпан. Бу бик табигый дә. Чөнки яктылыкка һәм бәхеткә өндәгән шагыйрьнең данлы нҗагып Россия халыкларына җиткерү самодержавие интересларына бертөрле дә туры килми йде.
Москвада Ленин исемендәге ки- тапхәнәдә һәм Казан Дәүләт Уни-верситетының фәнни китапханәсендә саклана торган тәрҗемәләр арасында шушы «Бакча саран фонтаны» иң иске тәрҗемәләрдән. Кайбер иптәшләрнең раславына караганда, үткән гасырның 70—80 иче елларыңда Оренбургта, Кадетский корпус укучысы Карамышев тарафыннан тәрҗемә ителеп, Пушкин-ның кайсыДыр әсәрләре басылып чыккан икән. Ләкин хәзергә без аларны таба алмадык. Шуңар күрә дә безгә беренче тәрҗемәләрнең берсе рәвешендә менә шушы җыентыкны алып тикшерергә һәм 50 ел эчендә тәрҗемә культурасының ни дәрәҗәдә алга киткәнлеге турында хөкем йөртергә туры килә.
Пушкинның «Бакча сарай фонтаны» исемле поэмасы дүрт стопа- лы ямб белән (иҗек саннары буенча исәпләгәндә, сигез һәм тугыз иҗекле юллар белән) язылган. Ул барлыгы 588 юллык зур бер әсәр. Тәрҗемә исә бөтенесе 178 юл (парлы юллардан 89 юл). Тәрҗемәнең геле күп урында хәзерге укучы өчен бөтенләй аңлаешсыз.
Китап болай башлана:
Улгырып багча сарайда Түбәп карап Гәрәй хан Агыздагы яптарьдап Уйнадыр иде дохан
Яраннары һәб хамуш чурә яннарын адмыш
Гәрчә сарай фәрагать Ханның йөзе сарармыш.
Тәрҗемәиең теле, гомумән алганда, менә шулай бара, хәтта бу юлларга караганда да авыррак аңлашыла торган җөмләләр, юллар шактый күп очрый. Арада шигъри яктан матур яңгырый торган юллар да очрап куйгалый. Мәсәлән:
Гөрҗестанп үзеңез сәүдерәдер йөзеңез Көнли» ачык шпвәңез төнднн кара күзеңез
I
Гомумән алганда, Өмитбаев тәр-җемәсен «Бакча сарай фоитаны»ның бик зәгыйфь бер тәрҗемәсе дип тә әйтеп булмый. Бу тик даһи бер әсәрнең эчтәлеген кыскача һәм бик өстән сөйләп бирү генә.
Китапта «Бакча сарай фонта- ны»1шан соң урнаштырылган кыска өч шигырь дә шундый ук тел белән тәрҗемә ителгәннәр. «Шатлык хыялы» дигән шигырьдән берничә юл өземтә китерик:
Тоткынлыкта дуслар саргаядыр яңа аткан гомер чәчәге Яшьлек дәвере бездән үтеп китә аз гомернең хәсрәтлү чагы Сизелмәйдер туган ук сәгатьтин күркәм егет дәвере еткәнчә Бән белмәймен дөньяның шатлыгын тормай бәхетем күңелем беткәнчә.
Шушы китерелгән өземтәләрдән күренүенчә, бу китапның хәзерге вакытта әдәби яктан бертөрле дә кыйммәте юк, ләкин, Пушкин ис-тәлегенә багышланган беренче китап буларак, аның зур тарихи әһәмияте бар.
Шул ук 1901 елда «Балыкчы һәм балык турындагы әкпят»нец беренче тәрҗемәсе басылып чыга. Рево-люциядән элек бу әсәрнең икө тәрҗемәсе басылган. Революциядән соң' аның яңа өч тәрҗемәсе басылып чыгуын искә алганда (бу турыда киләсе мәкаләбездә язылачак), Пушкинның татар теленә хәзергә хәтле иң күп тәрҗемә ителгән әсәре әнә шул «Балыкчы һәм балык турындагы әкият» икәнлеген күрсәтергә мөмкин.
Бу әсәрнең беренче тәрҗемәсе «Балыкчы һәм балык» исеме белән
,С. Ә.ш № 5 113
Казанда 1901 елда басылып чыккан. Китапның титул битендә тү-бәндәгеләрне укыйбыз:
«Мәшһүр Александр Пушкин шигыреннән .кызыклы һәм гыйбрәтле шигырь.
Русчадан тәрҗемә саф Казан телендә Мөтәрҗим мөгаллим Габделмәннән мелла
Әхмәтҗан угылы Рәхман-эль-Шәкари.
Китап кечкенә күләмдә, 15 бит. 2-3 иче битләрдә тәрҗемәче тарафыннан язылган сүз башы бирелгән. Ул болай башлана:
«Бу хикәяне мәшһүр мәгърүф Пушкин шигыреннән тәрҗемә итдүкем аның мәгънәсе комсызлыкның ярамаган, ахырында адәмне хур кыйла торган эш икәнене ачык белдергәне өчендер, чөнки комсызлык бик зур кабахәтлектер, әмма канәгать бер дәүләтдер ки шөкранәсеннән гаҗиз булмадыдыр».
Шул рәвешчә, Габделмәннән мө-галлим, шактый беркатлылык күр-сәтеп» балаларны канәгатьлеккә өнди, бөтенләй нигезсез рәвештә Пушкин иҗатын корал итеп, дин морален алга сөрә.
Тәрҗемәнең теле, ул заман буенча хөкем иткәндә, аңлаешлы һәм ачык. Тәрҗемәче оригиналдан күп читкә китми, ләкин үзеннән байтак өстәүләр кертә, оригиналда 205 юллык әсәр тәрҗемәдә 348 юлга җитә (парлы юллардан 174 юл). Тәрҗемә болай башлана:
Торган Карт белән карчык зәңгәр диңргз буенда. Төгәл утыз һәм өч ел торганнар алар анда. Бу карт гел тоткан балык, карчык эрләгән орчык. Бер көн диңгезгә салып карый авын тартып, Күрә ауның эчендә Сары диңгез ләмчәсе. Икенчеләй салуда чыга су үләнчәсе. Өченче тапкыр салып карый карт ауны алып. Авы бу юл буш тугел эчендә алтын балык. Ул балык иорфи түгел, гаҗәп хикмәтле үзе: Адәм тавышы белә сөйли кеше кук сүзе: «Җибәр мине диңгезгә, хакын кыйммәт бирермен, Ни теләсәң ул булыр, хезмәтеңдә булырмын».
Югарыда китерелгән өземтәдә тәрҗемәче байтак юлларны үзеннән өстәгән. Мәсәлән: «Карый карт авын тартып», «Карый карт ауны алып», «Гаҗәп хикмәтле үзе», «Хезмәтендә булырмын».
Күренә ки, бу юллар оригиналга ниндидер яңа мәгънә өстәмиләр, бәлки рифма табу ансат булсын өчен генә китерелгәннәр. Байтак урында тәрҗемәче грамматика таләпләрен рифма таләпләренә корбан итә. Мәсәлән, ул «үзе»нә «сүзе» туры килсен өчен «сөйли кеше күк сүзе» дип яза. «Ишеткәне»гә туры килсен өчен «сөйләшкәне» дип яза («сөйләшкәнен» урынына).
Бу әсәрнең икенче тәрҗемәсе Кә- римовлар типографиясендә 1910 елда басылып чыга. Тәрҗемә зур күләмдә, 16 битлек китап. Тышы рәсемле һәм китапның эчендә дә аерым кәгазьләрдә 6 рәсем бирелгән.
Китапның титул битендә болай язылган:
Балалар бакчасыннан 3 нче китап. Алтын балык.
Ишангали бине Байсан Байчираков Пушкин хикәясеннән алынмыш.
Бу тәрҗемәдә барысы 242 юл, ләкин андагы 15-16 иҗекле юлларның һәрберсе асылда ике юл икәнлеген искә алганда, юл саны 360 чамасына җитә.
Тәрҗемәче Байчираков әсәрне әдәби яктан «бизәргә», «төрлеләндерергә» тырышкан. Тәрҗемә шигырь үлчәүләре төрлечә булган 7 бүлектән тора. Беренче бүлек 15 иҗекле юллар белән башлана:
Тереклек иттеләр бер карт белән карчык бу дөньяда
Җелем белән балык а/лап. яшел диңгез вә дәрьяда.
Яшел диңгез ягасында ничә еллар булыр шулай,
Тәбәнәк иске өйләринә утынга җагып курай.
Шушы дүрт юлдан соң ук инде тәрҗемәнең сыйфаты турында сүз йөртергә мөмкин. Тәрҗемәчегә диңгез генә җитми, ул тагын (рифма өчен) дәрья да китереп куша, кайбер юлларны кыенлык белән укмаштыра.
Икенче бүлек 11 иҗекле юллар' белән башлана:
114
Кайтты бабай карчыгының җанына, Сөйләде бу зур кәрамәтне аңа.
Диде: «Мнн тоттым бүген алтын балык Ялтырыйдыр ләгыль, якутдай җарык,
Тәрҗемәче «балык» сүземә җанлы рифма дип «җарык» сүзем ала. Ләкин бу татар телендәге «ярылу» сүзеннән ясалган «ярык» түгел, бәлки казах теленнән алынган һәм «якты», «нурлы» мәгънәсен айлата тсрган сүз. Тәрҗемәче казахчадагы мәгънәсендә «чал» сүзен дә куллана, русча да байтак куллана («конюшни», «спорлашу»,' «покой бирмәү» һ. б.) Хәтта мондый юлларны да яза:
Котырды карчыгым әүвәлгедән дә, Вәфасыз бик орышты миңа һәм дә. Теләми ииде ул булмакка мужик, Дворянка, түрә булмакка хочет».
Карчыкның киң диңгездә патша-бикә булырга теләвем балыкчы карт болай дип аңлата:
Телидер ул булырга олуг диңгез
Фәрманы гизмәкне һәм мисле Чыңгыз Шундый зур булсын. Аның йөрүчесе Хәтта ки хезмәтеңдә сез .булыцыз!
Табигый, оригиналда бертөрле дә «Чыңгыз» юк, балыкчы картның аны искә төшерүе бөтенләй ясалма. Ләкин, күрәсең, тәрҗемәче «милли колорит» бирергә теләгән һәм беркадәр милләтчелек сөреме җибәргән.
«Балыкчы һәм балык» турындагы әкиятнең революциядән элекке ике тәрҗемәсе арасында ун ел вакыт үткән булса да, соңгы тәрҗемәнең сыйфат ягыннан бөтенләй түбән икәнлегем күрәбез.
Революциядән элек Пушкинны татарчага иң күп тәрҗемә иткән кеше язучы Солтан Рахманкулөв булды. Ул Пушкинның драматургиясеннән «Борис Годунов» ны, прозасыннан «Дубровский»ны, поэмаларыннан «Чегәииәр»не тәрҗемә итте. «Дубровский» 1908 елда, «Чегәннәр» («Алеко яки чегәннәр» исеме белән) 1909 елда, «Борис Годунов» 1912 елда басылганнар. Солтан Рахмаикулов бу әсәрләрнең өчесен дә проза белән һәм шактый саф, матур әдәби тел белән тәрҗемә иткән. Пушкиннан беренче тәрҗемәсе булган «Дубровский» китабына ул «Пушкинның тәрҗемәи хәле» дип кыскача сүз башы да яза.
Солтан Рахманкуловның Пушкин әсәрләрен чын күңелдән яратып, бирелеп эшләгәнлеге күренеп тора. «Чегәннәр» тәрҗемәсе болай башлана:
Бөтеп Биссарабпядэ, урыннан урынга, шаулап чегәннәр йөриләр...
йөриләр, йөриләр дә бер җиргә барып туктыйлар. Менә алар бүген бер елга буена ертык - чатырларын корганнар. Корганнар да, арба асларына ут якканнар, үзләре кичкә азык хәзерлиләр... Болында атлары йөри, чатыр артында богаусыз, фәләнсез, өйрәтелгән аюлары ята... Әтрафта гаягь хозур! Гаиләләр таң иртәндәи сәфәргә чыгарга хәзерләнәләр... Тирәдә хаты-н-кызнын. җырлаганы, баЛаларның шаярышып кычкырганнары вә тимерченең, тимер төеп һаваны яңгыратканы ишетелә».
Рахмаикулов, үзе шагыйрь булмау сәбәпле, Пушкинның поэзиясең дә проза белән тәрҗемә иткән. Без ки-тергән кыска гына өземтә Рахман-куловның тәрҗемәсе шул чордагы- художество прозабызның иң алдынгы үрнәкләре югарылыгында икәнлеген күрсәтә. Тик поэмадагы Земфира җырлары . гына рифмага салынган, ләкин ул җырлар шактый йомшак тәрҗемә ителгән.
Пушкин әсәрләреннән яхшы сый-фатлы тәрҗемәләр бирүе Солтан Рахманкуловның бик зур әһәмиятле әдәби һәм культура хезмәте икәнлеген басым ясап әйтеп үтәргә кирәк.’
1908 елда Пушкин драматургия-сеннән «Таш кунак» басылып чыга. Тәрҗемәче Идрис Богданов аны проза белән тәрҗемә иткән Һәм, оригиналдан читкә китмичә, әдәби дөрес тел белән бирә алган.
1909 елда Әхмәт Мөнир Рәшит тәрҗемәсендә «Буран» хикәясе ба-сылып чыга. Тәрҗемә җиңел, татарча эшләнгән.
Пушкинның революциядән элек аерым китаплар рәвешендә чыккан әсәрләре әпә шулар. 1908 елда, «Сабах» китапханәсендә, Тукай тарафыннан тәрҗемә ителгән «Алтыи әтәч» басылып чыга, ләкин без Тукай тәрҗемәләрен аерым алып тикшерергә тиешбез.
115
Югарыда без Тукайның Пушкин иҗатын иң актив рәвештә пропа-гандалаучы булганлыгын әйткән идек. Фактлар шуны бик ачык раслыйлар. Ләкин Тукай Пушкин әсәрләренең гади төгәл тәрҗемәләрен бирми, бәлки аларның эчтәлеген үзенчә сөйләп бирә. «Алтын әтәч»не алып тикшергәндә дә без шуны ук күрәбез.
Вакыйганың барышын Тукай да нәкъ Пушкиндагыча бирә, ләкин ул Пушкинның шигырь үлчәвен дә, юллар санын да. сакламый. Пушкин әсәре әкият стилендә кыска юллар белән язылган һәм барлыгы 224 юлдан тора. Тукайда исә һәрберсе дүртәр юлдан торган 47 строфа һәм кыска G юллык «мәснәви» бар. Строфалардагы шигырь юлларының һәрберсе фактта ике юлга тиң (1G иҗектән тора). Димәк, Тукайда барлыгы 382 юл килеп чыга.
Пушкинда әсәр болан башлана:
Негде, в тридевятом царстве, В тридесятом государстве, Жил был славный царь Дадоп. С молоду был грозен он II соседям то и дело Наносил обиды смело, Но под старость захотел Отдохнуть от ратных дел.
Шул юллар Тукайда болан би-релгәннәр:
Борын угкән заманнарда, Мәмәт атлы
һират ханы Олуг данлыклы хан булган, җиһан халкы аны тапый Икән; ягъни бу дөньяда беренче патша дип саный, Мәмәт хан чит халыклардан ала булган олуг дани. Сугышса: «дср» дә «дер» тетрәткән ул бу фа.чн дөньяны, Чыгарткан чит халык авызыннан ул күп аһ вә фигыпны. Бара торгач усал эштән тәмам туйган моиыц җаны». Сакалга ак та кергәч, ташлаган артына дөньяны. Сугышмын башлаган һич, күңеле кайткан хәл дә азлыктан. Ходай бер кешедәй тормаган бор дә на-мазлыктан.
Карт хәким патшага алтын әтәчне биргәннән сон, аны мәчет башына кунаклату кирәклеген әйтә һәм аның хикмәтле бер әтәч икәнлеген 6 юллык «мәснәви» белән белдерелә:
Булмаса курку сица, бу тик торыр, Килсә дошман гаскәре, бу кычкырыр.
Булмаса дошман, кылыр- шунда карар, Булса борылыр, куркыныч якка карар. Бер тарафка бакса, дисә кикрикү, Бу борьңлган якка син гаскәрне ку!.
Әсәрдә кайбер юллар төгәл тәрҗемә рәвешендә бирелгәннәр. Юга- рыда китерелгән өземтәләрдән без Туканмын Пушкин әсәрен шул чорда халык анына җитәрлек рәвештә үз сүзләре белән язып биргәнлеген күрәбез.
Шул ук өземтәләр Пушкин поэзиясен татарча чын шигъри тел белән бирү,
§§ СССР Фәннәр Академиясе Казан Филиалының Тел, әдәбият һәм тарих инсти- туты^ тарафыннан чыгарылган «Габдулла Тукай» җыентыгы, Татгосиздат, 1948 ел.
беренче буларак, Тукай тарафыннан башкарылганлыгы турында сөйлиләр. Алар Тукай тарафыннан нигезе салынган әдәби тел белән язылганнар.
Пушкинның күп кенә шигырьләрен Тукай компиляция рәвешендә, үзенчә үзгәртеп ала. Мәкаләнең күләме сыйдырмау сәбәпле, без бу мәсьәләгә хәзергә аерым туктала алмадык. Бу турыда иптәш X. Хис- мәтуллинның «Тукайның рус әдәбиятыннан тәрҗемәләре» дигән мәкаләсендә §§ шактый бай материал бар. Тик монда принципиаль бер моментка тукталып үтәргә кирәк. Хисмәтуллнн иптәш үзенең мәкаләсендә «ирекле тәрҗемә»не механик тәрҗемәгә каршы куя, Тукай тәрҗемәләрен ул «иҗади тәрҗемә» дип атый. Ул, «Алтын әтәч» тән алып, Тукайның эчтәлекне киңәйтеп һәм үзгәртеп бирүе турында үрнәкләр китерә дә: «Менә бу хәл дә үз тәрҗемәсе өстендә Тукайның бик күп иҗат көче куйганлыгын ачык күрсәтә», ди.
Тукайның бик күп иҗат көче- кунганлыгы турында бертөрле дә бәхәс булырга мөмкин түгел. Ләкин моны оригиналдан читкә китү рәвешендә күрсәтүнең һич тә кирәге юк. «Ирекле тәрҗемә»не, икътибасны, компиляцияне «иҗади тәрҗемә» дигән яңа бер исем белән атау принципиаль ялгыш. Моның нигезендә зарарлы бер карашның шаукымы сизелә. Бездә әле күп кенә язучылар, редакторлар, тәнкыйть
челәр «төгәл» тәрҗемәләрне иҗат эше җөмләсенә кертмиләр, тәрҗемә эшенә иҗат эше дпп түгел, бәлки техник бер эш дип карыйлар. Нәтиҗәдә, зур җаваплы бу эшкә тиешенчә әһәмият бирелми. Хәтта Пушкин шигырьләренең тәрҗемәләренә карата да хәзергә кадәр бертөрле дә тикшеренү хезмәтләренең язылмавы очраклы бер хәл түгел. Тәрҗемәгә болан өстән карауны бетерергә, безнең культурабызның, әдәбиятыбызның үсешендә тәрҗемәнең, бигрәк тә рус классикларын һәм хәзерге алдынгы совет язучыларын тәрҗемә итүнең, чиксез зур әһәмияте барлыгын аңларга бик вакыт инде. Менә шуны истә тот-канда, ирекле тәрҗемәләр өчен «иҗади тәрҗемә» дигән терминны уйлап чыгару мәгънәле һәм нигезле бер эш түгел.
Тукай үзе дә бит «Алтын әтәч»не тәрҗемә дими, бәлки «әсәр: Г. Тукаев» ди. Моны уйламастан әйтелгән бер сүз дип карарга мөмкин түгел, чөнки Тукай бу мәсьәләдә зур саклык һәм тыйнаклык күрсәткән, әсәрнең Пушкин әкияте буенча язылуын укучыларга китапның тышына урнаштырылган: «Пушкинның хикәясеннән алынмыш» дигән сүзләр белән һәм китапның беренче битендә: «Пушкинның «Сказкао золотом петушке» нам хикәясеннән алынмыш» дигән сүзләр белән белдергән.
Пушкин әсәрләренең төгәл тәрҗе-мәсен бирүдән бигрәк, Тукай ул әсәрләрнең эчтәлеген шигъри тел белән халыкка җиткерүне тиешле тапкан, һәм үз чоры өчен ул тулы- сынча хаклы булгандыр дип әйтәсе килә.
Шул рәвешчә без, татар халык шагыйре Тукайның Пушкин иҗатын, беренче буларак, популярлаштыруын һәм бу иҗатка югары бәя бирүен күрдек. Революциядән элек аерым китап рәвешендә чыккан тәрҗемәләр белән бик кыскача гына булса да танышып үттек.
Андый китапларның саны күп түгел. Моның сәбәбе, бердән, ул чагында әле, Пушкинны тәрҗемә итә алырлык каләм көчләренең азлыгында булса, икенчедән, буржуаз милләтчеләрнең бу эшкә төрле юл.- лар белән аяк чалуларында иде.
Халыкта һәм интеллигенциянең алдынгы катлавында Пушкинга карата тирән мәхәббәт тойгылары барлыгын күреп, буржуаз милләтчеләр Пушкин иҗатын татар хезмәт ияләренә җиткермәскә, милли чикләнгәнлекне саклап калырга бөтен көчләре белән тырыштылар, хәтта аның кайбер шигырьләрен бөтенләй үзгәртеп, идея эчтәлеген бозып, «тәрҗемә» итеп чыгаргаладылар. Алар бөек Пушкин иҗатын.да үзләренең кара милләтчелектән торган әшәке эшләрендә файдаланырга теләделәр. Ләкин татар халкының аңлы, алдынгы өлеше шул заманда ук андый «тәрҗемәчеләрнең» бу кабахәт-лекләренә нәфрәт белән карады. Буржуаз милләтчеләр үзләренең исәпләрендә ялгыштылар. Бөек рус халкының туганнарча ярдәме белән, Ленин — Сталин партиясенең җи-тәкчелеге астында татар халкы чын азатлыкка чыкты. Пушкин җәүһәрләрен үз ана телендә дә һәм рус телендә дә укый алу бәхетенә иреште.
Совет власте һәм культура рево-люциясе шартларында Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итү элек уйга да килүе мөмкин булмаган рәвештә киң колач алды. Тәрҗемә культурасы бик нык үсте. Бәхетле, культуралы тормыш белән яшәүче хезмәт ияләре Пушкинны үз ана тезләрендә уку мөмкинлегенә ирештеләр.
Бу эшнең колачы, тәрҗемәләрнең сыйфаты һәм алда торган бурычлар турында киләсе мәкаләбездә тукта-лачакбыз. :'