ПУШКИН ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Шушы елның 6 нчы июнендә русның даһи шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 150 ел тула. Үзләренең палачлыклары белән бөтен дөньяга танылган Александр һәм Николай 1 нчеләр патшалык иткән вакытларда азатлыкны җырлап, иреклелекне яклап чыккан шагыйрьгә күп яшәргә туры килми, ул гомеренең һәм иҗатының чәчәк аткан вакытында,, шул тормышның кысуы астында һәлак була. Аның азатлык сөюче барлык халыкларга хөрмәт белән сугарылган тирән мәгънәле, нечкә хисле шигырьләре безнең йөрәкләребездә саклана, күңелләребездә ялкынлы дәрт уята. Аның иҗтммагый-тарихи вакыйга- ләрне реалистик гәүдәләндергән көчле художестволы, югары идеаллы куп сандагы поэмалары һәм прозаик әсәрләре рус классик әдәбиятының иң гүзәл җәүһәрләре булып санала. Аның үлмәс иҗаты — бөтен дөнья күләмендә прогрессив әдәбиятның үсешендә иң якты хәзинә булып тора. Хәзер инде даһи Пушкин әсәрләрен я оригинал килеш, я тәр-җемәләрен укымаган бер халык та юк дип әйтеп була.
Үз милләтенең хезмәт массасын якламаган, үз илендә яшәүче башка халыкларны дус һәм якын итеп күрә алмаган язучыларның иҗатлары киң рәвештә тарала да һәм озак яши дә алмый. Бөек Пушкин, Лермонтов, Белинский, Добролюбов, Чер-нышевский, Толстой, Чехов һәм Горькийлар туган илләрен, үз ха-лыкларын чын күңелдән яраттылар 1;әм үз халыкларының язмышы белән тпрәнтеи кызыксындылар, шулар тормышы турында борчылып язып чыктылар. Ләкин бу хәл алар- га интернационалист булып эшләргә комачаулык итмәде. Чөнки ул бөек язучылар үз илләрендә яшәүче барлык халыкларның да бертигез бәхеткә, ирекле тормышка ирешүләре өчен тырыштылар, шул юлда җаннарын аямыйча көрәштеләр, киләчәкнең якты, бәхетле булуына ышанып иҗат иттеләр.
Ышан, иптәш, туар бәхет көпе, йокысыннан уяныр Россия, һәм язар ул безнең исемнәрне Патшалыкның ватыгы өстенә,
дип язды Пушкин. Менә шул сый-фатларны рус халкына гына түгел, бәлки Россиядә яшәүче барлык, ул вакытларда изелеп яшәгән, башка халыкларга да якынайтты. > Шул җөмләдән алариыц якты образлары, кешегә хөрмәт белән сугарылган бай иҗат мираслары татар мәгърифәтчеләре һәм язучыларыиың алдынгы вәкилләре өчен дә үрнәк булып торды.
Иҗатларының киләчәктә барлык халыклар тарафыннан тәкъдир ителәчәгенә ул бөек язучылар үзләре дә ышанып караганнар. Даһи Пушкин үзенең «һәйкәл» дигән шигырендә:
Исмем /кәслер бөек рус иленә, Мине сөйләр илнең һәр теле; Мәгърур славян, фин, туңгуз янә, Дала дусты калмык, һәрбере.
103.
Ил онытмас озак, чөнки анда Изге хисләр уятты» җырларым, Кара елларда мин азатлыкны мактап, Изелгәнне яклап җырладым,— •
дип алдай әйтеп куюында мең мәртәбә хаклы иде.
Пушкин яца рус әдәбиятының ни-гезен салучы булды. Аның и/катының төп тарихи әһәмияте шунда. Шуның белән бергә, аның әсәрләре белән бөтен дөнья әдәбиятында яца күтәрелеш барлыкка килде, һәм Пушкин үзеннән соң килгән бик күп шагыйрьләргә, язучыларга гаять зур уңай йогынты ясады. Пушкинның элекке Россиянең изелгән халыклары арасыннан да талантлар күтәрелүенә зур ярдәме тиде. Шушындый язучылардан Казахстанда Абай Кунанбаев, Әзербайҗаида — Ахундов, Әрмәистанда—Налбяидян һәм Або- вяи, Төньяк Осетиядь—Коста Хе- тагуров, безнең Татарстанда — Тукай булды.
Татар халкын Пушкин әсәрләре белән беренче мәртәбә таныштыра башлау узган йөзнең 90 нчы елларына туры килә. Татар балалары өчен укырлык художество әсәрләре булдыру теләге белән әдәбият мәйданына чыккан, үз чорының алдынгы фикерле язучылары һәм укытучылары үзләренең балалар өчен чыгарган китапларында иң күп материалны рус классик әдәбиятыннан тәрҗемә итеп алалар, яки шулар үрнәгендә үзләре дә кайбер оригинал әсәрләр язалар. Укытучы Таип Яхнн 1898 елда «Сабый вә сабын-лар өчен мәргуп булган хикәяләр вә мәкаләләр» исеме белән бастырган китабында материалларның күпчелеген И. А. Крылов мәсәлләреннән һәм А. С. Пушкин әкиятләреннән ала. «Сабый вә сабыяларга төрки‘•белә башлагач та укыр өчен кызыклы булган хикәяләр аз улды- гыннан, ушбу хикәяләрне тәркпп кылдым. Гайре милләтләрдә балалар укыр өчен һәм укырга зәвык- ландыру өчен күп хикәяләр бар»,— .дип яза һәм шундый кирәкле материалларны беренче нәүбәттә Пушкин, Крылов әсәрләре арасыннан таба.
1899 елда Пушкинның тууына 100 ел тулу уңае белән аның тагын берничә әсәре татар теленә тәрҗемә ителә. Шулар арасында шагыйрьнең «Бакчасарай фонтаны» исемле поэ-масы, Мөхәммәтсәлим Өмитбаев тарафыннан тәрҗемә ителеп, Казанда басылып чыга. Габделмәннан Рахманкулый кечкенә генә сүзбашы белән Пушкинның балалар өчен булган «Балыкчы һәм балык турында әкият» ен 1901 елда аерым китап итеп бастыра. 1910 елда шул ук әсәрнең икенче тәрҗемәсен Ишангали бине Бисан Байчираков буяулы иллюстрация белән балалар китапханәсе сериясе буенча чыгара.
Пушкин әсәрләре белән татар халкын киңрәк таныштыру, аның иҗаты йогынтысында яза башлау 1905 елгы беренче рус революциясе көннәреннән башлана һәм ул беренче нәүбәттә шул революция елларында әдәбият мәйданына чыккан татар халкының сөекле улы, талантлы шагыйре Габдулла Тукаев исеме белән бәйләнгән. Булачак шагыйрь иске мәдрәсәдә яшәгән вакытларында ук, рус классларына йөреп укуы аркасында, Пушкин, Лермонтов әсәрләре белән таныша, аларны, мәдрәсәгә алып кайтып, җентекләп өйрәнә, иптәш шәкертләренә алар- ныц шигырьләрен күңелдән укый. Шул елларда Уральскида яшәгән Г. Карцев 1913 елда, «Мәктәп» журналының 4 иче санында, «Габдулла Тукаевның Уральскидагы тормышы» исемле мәкаләсендә бу турыда түбәндәгечә яза:
«Габдулла әфәнде мәдрәсәдә иң галим, иң үткен, зирәк шәкертләрдәй хисаплана иде... Рус әдәбиятыннан Лермонтов һәм Пушкинның әсәрләрен бик яратып укый иде. Мин алар мәдрәсәсенә барган вакытта рус китапларыннан ике калын кенәгә күрә идем — бу Лермонтов һәм Пушкинның әсәрләре җыелмасы икән, мин моны соңыннан гына белдем», ди.
Чыннан да, иске мәдрәсә шартла-рында, рәсми уку китаплары бары тик дини әсәрләрдән генә торган бер урында, Тукайга фикерен үстерү
104
өчен кирәк булган яктылык Пушкин һәм башка рус классиклары әсәрләре аркылы гына килә алган. Югыйсә анда укылган рәсми китап- лардан тормышка яраклы ачык фикерләрне көтәргә дә урын бул-маган. Шул бөек рус классик әдәбиятын өйрәнү, революция көннәрендә күп сайда чыга башлаган рус революцион-демократик матбугаты белән танышу Тукайга, яшь булуына карамастан, беренче рус революциясе күтәрелеп барган вакытларда, ижат эшен киңәйтергә, тирән эчтәлекле әсәрләр тудыруга мөмкинлек биргән. Ул инде бу вакытларда алдынгы татар яшьләрен, Пушкиннан һәм Лермонтовтан үрнәк алып, эшчәнлек күрсәтергә чакыра һәм бу турыда публицистик мәкаләләр белән дә чыга. 1906 елда басылган «Хиссияте мнллия» исемле әсәрендә: «Безнең милләт Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә, башка милләтләрнең тәрәккыйсенә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга... мохтаҗ», — дигән хаклы һәм ачык таләбен куя.
Шундый, чын мәгънәсендә халык бәхете өчен тырышучы, бөек рус классикларыннан үрнәк алып иҗат итүче язучыларның, җәмәгать эш- леклеләрепең иң күренеклесе булып Тукай үзе җитешә. Аның лирикасында халык массасының кичерешләре, иҗтимагый публицистик мәкаләләрендә демократик көчләрнең теләкләре, омтылышлары, югары идеаллары чагылдырылган. Шул югары идеалларны,гуманизмны һәм реалистик художество алымнарын үзләштерүдә Тукайга беренче нәүбәттә Пушкин иҗаты ярдәм иткән. Яшьтән үк бөек рус культурасына хөрмәт белән караган, аның Пушкин кебек даһи язучысыннан өйрәнгән Тукай бу ярдәмне үзе дә бик нык төшенгән. Аның 1906 елда. «Пуш-кина» исеме белән «Әлгасрел-җә- дит» журналында бастырган одасы моны ачык күрсәтә.
Тукай иҗатының башлангыч ел-ларында ук турыдан-туры Пушкин әсәрләренә иярү юлы белән дә ши-гырьләр иҗат итә башлый. Аның 1906 елда «Әлгасрел-җәднт» жур.’ налыпыц II иче санында «Үз-үземә» исеме белән
I Г ө р у 11 е р у с in я һ — кара йөзләр.
басылып чыккан иң. гыре Пушкинның «Про себя» дигән шигыреннән файдаланып язылган. Шигырьнең алдына Тукай тарафыннан «Пушкинның бер шигырьчегеннән мөкътәбәс» дип куелган. Тукай ул шигырьне турыдан-туры тәрҗемә итүне максат итеп алма-ган. Шулай да ул Пушкин шигырендә булган — илгә, Ватанга хезмәт итү идеясен тулысымча саклаган.
Пушкин тарафыннан алга сөрелгән. Ватанны сөю мотивы аның икенче шигырьләрендә дә гәүдәләнә. Кара груһчы реакцион көчләргә, буржуаз милләтчеләргә каршы җавап рәвешендә язган «Китмибез!» (1907 ел) исемле политик лирикасында Тукай:
Иң бөек максат безем — хөр мәмләкәт, хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөрүһе ру сняһ...I
Дип яза.
Тукай, Пушкин шигырьләренә ияреп яки аннан файдаланып язганда, Шул вакытларда үзе һәм халкы, кичергән рухи хәлләргә яңгыраеш- лы шигырьләрне сайлап ала. Моның мисалы итеп Тукайның 1906 елда Пушкинның «Узник» исемле әсәреннән алып язган «Мәхбүс»ен күрсәтергә мөмкин.
Пушкинның 1833 елда язылган «Узник» шигыре Николай 1 реакциясе заманында Россиянең тоткынлык урыны булуын күрсәтә һәм аннан котылырга омтылучы декабристларның революцион настроение- ләрен чагылдыручы әсәр булып тора. Шул шигырьдә күтәрелгән мотивларны Тукай 1906 елның ахырларыңда очраклы кабатламый, бәлки, революция көннәрендә халыкның иреккә омтылуы рәвешендә куя. Нөнки 1905 ел революциясеннән соң да, элек декабристларны каторгаларга җибәргән кебек үк, Николай II дә бик күп революционерларны каторгага җибәрде, төрмәләргә яптырды. Шул рәвешчә, азатлыкка омтылу хисләренең Тукай иҗатында чагылуы үз вакытының әһәмиятле темасы да булып тора.
105
Дөрес, бу юлы да Тукай тәрҗемәче генә түгел, бәлки ул Пушкин шигыре үрнәгендә үзенең шул вакытлардагы хисләрен гәүдәләндерә һәм күп кенә өстәмә картиналар бирә. Мәсәлән, А. С. Пушкинның:
Мы вольные птицы, пора, брат, пора! Туда, где за тучей белеет гора, Туда, где синеют морские края, Туда, где гуляет лишь ветер... да я! — дигән дүрт юлдан торган строфасы Тукайда түбәндәгечә бирелә:
Азатлык кошлары без, әйдә, әйдә, әйдә, Брадәр! тиз китик без шунда, кайда Җәелгән ямь-яшел кырлар, болыннар; Тавышсыз, ты-нсыз аулак һәр урыннар; Вә шунда, кайда диңгезләр төген күк Булып күренәләр күзләргә күм-күк. Болытлар сәер итә анда алара, Алар артында зур таулар агара, Вә шунда, кайда аулак, жил дә мин тик, йөрербез бсргә-бергә син дә мин тик.
Менә шул рәвешчә, өстәмә образлар кертеп язуы аркасында, Пушкинда 12 юлдан торган «Узник» шигыре Тукайның «Мәхбүс»ендә 26 юлда бирелә. Тукай үзенең Пушкиннан файдаланып язган шигырендә төрмә күренешләрен генә түгел, бәлки анда утыручы тоткынның кичерешләрен дә сыйфатлап бирергә омтыла. Мәсәлән, Пушкинда «Сижу за решеткой в темнице сырой» дип бирелгән картинаны Тукай үз шигырендә:
Утырам мин тимер читлек эчендә. Каты кайгы, ачы хәсрәт эчемдә, Караңгыда, каты жирдә. юештә, һаман бер төсле жирдә, бер рәвештә, — дип дүрт юллы строфада сыйфатлый.
Г. Тукаев 1907-08 елларда татар телендә балалар укырлык югары художестволы әсәрләр булдыру эшенә ныклап керешә. Бу тармактагы эшчәнлегендә дә ул беренче үрнәкне Пушкин һәм Лермонтов шигырьләреннән ала. 1907 елда басылган «Шүрәле» поэмасының ахырына ул түбәндәге искәрмәне бирә: «Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовның шундый авыл җирләрендә сөйләгән хыялый хикәяләрне язуларына пстицадән II яздым. Өмит юк түгел әле: ихтимал, үз арабыздан мәшһүр рәссамнар чыгып, шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулын кысуларын, шул тасвир кылган урманнарны һәммәсен тәр- сим кылып чыгарырлар. Авыл җирләрендәге хыялый хикәяләрнең һәммәсен язып
II Истинадән — таянып, ияреп.
чыгуда файдадан башка бернәрсә дә булмас зан идәрмен» 1, ди. Шулай итеп Тукай, татар халкының үз фольклорына нигезләп язган оригинал әсәрләрен тудырганда да, Пушкин һәм Лермонтов 11 җ а т л арыннан өйрәнә.
Шул елларда Тукай балаларга рәсемле китаплар булдыру эшенә дә керешә. Моның өчен ул уңайлы әсәр итеп Пушкинның «Алтын әтәч турында әкият» дигән әсәрен сайлый һәм аны, тәрҗемә итеп, 1908 елда бу яулы иллюстрация белән аерым китап итеп бастыра. Татар культурасы тарихында рәсемнәр белән бирелгән беренче китап шушы әсәр була. Балаларга эстетик тәрбия бирүдә уңышлы булган бу эшчәнлегенә Тукай үзе дә ■ гаять шатланган булырга тиеш. Бу турыда ул 1908 елның 27 мартында Газизә апасына язган бер хатында: «Әле бу арада тагы бик зур гына шигырь китабы яздым. Монысы һәртөрле буяулы сурәтләр белән зиннәтләнеп, балаларга бүләк өчен язылды. Тиздән басылып чыгачак. Чыккач та, сезгә җпбәрем», ди. Бөек шагыйрьнең әсәрен ул татар балаларына Пушкинның үзе шикелле үк аңлаешлы һәм образлы сүзләр белән тәрҗемә итеп бирә.
Тукайның Пушкин әсәрләреннән файдаланып, ияреп язуына каршы чыгучылар да була. Халык шагыйренең шул мактаулы һәм гаять кирәк булган эшчәнлеген буржуаз тәнкыйтьчеләр аның иҗатында булган тискәре күренеш итеп аңлатырга маташалар. Тукайның рус культурасы 1! а бул га н и хти р а м ы н н а н, аннан фикерләр алып язуыннан һәм кайбер уңышлы тәрҗемәләр бирүеннән чыгып, аны оригинал шагыйрь түгел, тик тәрҗемәче генә дип күрсәтергә азапланалар. Касыйм Уралец дигән бер «тәнкыйтьче» «Волжский листок» газетасының 1908 елда чыккан 696 нчы санында «Татар шагыйрьләре» исеме белән урнаштыр-
1 3 а н идәрмен — уйлыймын.
106
ган мәкаләсендә «Тукайның күпчелек шигырьләре тәрҗемәләрдән генә тора, алар да уңышсыз шигырьләр генә», дип яза. Ләкин ул вакыттагы татар җәмәгатьчелегенең алдынгы фикерен чагылдыручылар әлеге «тәнкыйтьченең» бу урынсыз гаепләве белән килешә алмыйлар, аңа каршы җавап язып чыгалар. Алар Тукайның рус классикларыннан сайлап алып тәрҗемә иткән шигырьләрен китерәләр дә: «Ул әфәнде рәхим итеп менә шушылар арасыннан уңышсыз булганнарын күрсәтсен иде», диләр. Анда Тукайның «Шагыйрьгә», «Бишектәге бала», «Вәгазь», «Мәхбүс» һәм башка ши-гырьләре мисал итеп алына.
Тукай шигырьләре җыентыгы ба-сылып чыгу уңае белән язган мәка-ләсендә Ф. Әмирхан («Әльпслах», 1908 ел, № 17) Тукайның: «бу икенче мәҗмугасы да шулай ук гүзәл шигырьләр белән тутырылган вә русның мәшһүр шагыйрьләреннән бик муаффәкыять белән тәрҗемә ителгән шигырьләр белән зиннәт- ләнгәндер... ’Пушкиннан тәрҗемә ителгән «Мәхбүс»... Лермонтовтан «Вәгазь» бик муаффәкыять белән, мәгънәләре сакланып, тасвирлары оста сурәттә алынып, тәрҗемә ителгән шигырьләрдер», ди.
Озакка сузылган реакциянең ба-сымы, изүе астында Тукай авыр кичерешләр уздыра. Үзенең «Теләү бетте» кебек элегияләрен яза. Шул авыр шартларда да ул шигырьләрендә үзенең һәм фикердәшләренең хисләрен чагылдыра. Аның бу «Теләү бетте» дигән шигыре Пушкинның 1821 елда ук язылган «Я пережил свои желания» дип башланган шигырен хәтерләтә. Ләкин Тукай реакция елларында да рус классик әдәбиятында булган, шулар арасыннан үзенең остазлары итеп санаган Пушкин һәм Лермонтовларның реалистик иҗат эшчәнлек- ләреннән үрнәк алып язуыннан туктамый. Ул тирә-якны баскан караңгылыкны, эш шартларының тараюын сизә, ләкин көр һәм батыр тавыш белән:
Җирлап торам, торган жирем тар булса да, • Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар бул
са да...
Унга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам, Юлда манпгъ күрсәм, гнбәм дә аударам; Каләм кулдп була торып, яшь шагыйрьгә, Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам,— ди. Ул үзенең остазы итеп рус халкының бөек язучыларын күрсәтә. Шул ук шигырендә ул:
Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкрен-әкрсн югарыга үрләп барам, — дип, бу турыда матбугат аркылы тагын бер кат белдереп чыга. Пушкиннан үрнәк алып , иҗат итү Тукайга тирән хисле лирик шигырьләр, үз заманының реакцион көчләренә каршы көчле эпиграммалар, «Шүрәле» һәм «Яна Кисекбаш» шикелле зур поэмалар тудыра алу югарылыгына күтәрелүгә ярдәм итә. Тукай, үзенең остазлары шикелле үк, аз сүз белән тирән мәгънәләрне әйтеп бирү осталыгына иреште. Рус әдәбияты тарихында Пушкин нинди уңай урып тоткан булса, Тукай да татар демократик әдәбияты тарихында шундый ук бурычйы үтәде.
Заманында кара көчләр Пушкинга каршы ипчек ташланган булсалар, үз вакытының кара көчләре Тукайга да шулай ук каршы чыктылар. Алар Тукайның сыйнфый каршылыкларны, социаль мотивларны чагылдырып чыгуын, актуаль темаларга шигырьләр язуын яратмыйлар, үзләренең «тәнкыйтьләрендә» әдәбиятта «саф сәнгатьчелекне» усал ният белән яклап чыгалар. Алар анархпст-индпвидуалист Сә- гыйть Рәмневне, декадент-символист Дәрдемәндне беренче дәрәҗәдәге шагыйрь итеп куйсалар, Тукайга өченче урынны бирәләр һәм аны, югары идеаллар турында язучы түгел, көндәлек тормыш турында гына язучы дип, читкә кагарга маташалар. Хәтта Тукайның сәламәтлегә начарланып, соңгы көннәрен кичергән вакытларда да буржуаз «тәнкыйтьчеләрнең» берсе «Идел» газетасында Тукайга каршы язып чыга. Тукай, шул авыр шартларда, үзен һәм иҗатын дошманнардан саклау кирәк булгапда да, үзенең таянычы һәм яклаучылары итеп бөек рус ша-гыйрьләрен ала һәм дошманнарына:
Шигъре Лермонтов вә Пушкин олуг саф дпцгоз ул,
107
Хәзрәтн Пушкин вә Лермонтов, Тукай—өч йолдыз ул, — дип җавап бирә.
Буржуаз тәнкыйтьчеләр аның реалистик иҗат эшчәнлегеи түбә-нәйтергә, юкка чыгарырга ничек кенә тырышмасыннар, Тукай үзенең Пушкин һәм Лермонтов иҗатыннан үрнәк алып тудырган ул әсәрләрне юк итәргә аларның һич тә көчләре җитмәвен күрсәтеп, ачы сатира белән түбәндәге строфаны өсти:
Син дә шул диңгез ярында, әй агу йоткан көчек! Телләрең сузган буласың, җитеш, җитми, кит күчеп. Кит хәзер, ләкин китәрдә, сал колак бу сүзгә бер;
Барчы, эт, гомерең буе шул күктә өч йолдызга өр!
Тукай үзенең әдәби теоретик ка-рашларын, положениеләрен ныгыту өчен дә беренче нәүбәттә Пушкин эшчәнлегенә, иҗатына мөрәҗәгать итә. 1910 елда халык әдәбияты турында сөйләгән мәгълүм лекциясендә: «Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга бер дә шөбһәсез нигез булачактыр», дип язма әдәбиятның чишмәсе халык иҗатында булуын дөрес билгели, һәм шунда ук үз фикерләрен рус классик әдәбияты үсешеннән китерелгән мисал белән ныгыта. «Русларның, —ди Г. Тукай, — Пушкин, һәм Кольцов кебек вң зур шагыйрьләре дә халык җырларына тәкълит итеп... яздылар. Болан тәкълит итеп язган шигырь тәкълит итмичә язылган шигырьләрдән хис, мәгънә, тасвир ягыннан һич тә ким булмавы өстенә, халыкның үз уе, үз вәзене, үз формасы белән язылганга, халык күңеленә бигрәк гүзәл тәэсир итә вә урынлашадыр. Бу җөмләдән Кольцовның «Ник йоклыйсың муж-ик?», «Сукачьп җыры», Пушкинның «Кызлар җыры» саналадыр», ди.
Шул ук лекциясендә ул халык иҗаты нигезендә иҗат ителгән әсәр-: ләрнец, халык әдәбияты булудан чыгып, аерым язучыларның әсәрләре итеп санала башлаулары турында да туктала һәм тагын да мисалны Пушкин әсәрләреннән китерә. «Халык әдәбияты — халык шигырьләре дип инша итүче шагыйре беленмәгән яки уйлап чыгаручысы вә әүвәл кем тарафыннан сөйләнгәне мәгълүм булмаган хикәя вә кыйссаларга әйтеләдер... Әгәр дә шундый ук хикәя бер-бер мөхәррир вә шагыйрь’ тарафыннан бизәкләп вә матурлап язылса, инде ул халык әдәбиятлыктан чыга. Бу җөмләдән Пушкинның «Алтын балык» вә «Алтын әтәч» кебек хикәяләрен санарга мөмкин. Мондый хикәяләрнең башка халык авызыннан сөйләнүе дә вә халык рухында язылуы да аның халык әдәбиятлыктан чыгуына манигъ була алмый», — ди Тукай. Шул рәвешчә, аерым шигырьләренә үрнәк алу, файдалануы белән бер- рәттән, әдәбият буенча сөйләгән лекцияләрендә дә ул үзенең теоретик карашларын раслау, ныгыту өчен Пушкиннан мисал китерә. Шул уңай белән ул рус классик әдәбиятын популярлаштыруны, алар иҗаты белән татар халкын мөмкин кадәр киңрәк таныштыруны да бурыч итеп куя. Тукай һәр җирдә, һәр урында үзенең Пушкин һәм Лермонтовка булган мөнәсәбәтен ачык белдерә, аларның бөек рус шагыйрьләре һәм даһи фикер ияләре булулары белән горурлана. Ул, 1912 елда Петербургта булган чагында, татар буржуаз вәкилләренең төрек ш а гы й р ь л ә р е н у р ы н сы з га к үтә pen сөйләүләренә түзеп тора алмый, үзенең ачы протестын белдерә. Шу-ларга каршы биргән җавабында ул: «Төрек әдәбиятын, солтанын мактап, солтанның җарияләрен мактап го-мерләрен үткәргән төрек шагыйрь-ләрен мактау, Пушкины, Лермонтовы булган бер мәмләкәткә килешәме инде!.. Килешмәгәндә эше юк, ул һаман үзенекен сөйли. Аңа ни дип әйтергә кирәк! Грубить итә — тупаслана башладым.
— Мактыйсыз да мактыйсыз, я әйтегез зинһар: Пушкин яки Лер-монтов дип әйтерлек кемнәре бар? дидем», ди.
Менә бу, сүзләр Тукайның үз карашында эзлекле булуын бик ачык күрсәтеп торалар.
Тукай, сәламәтлеге начарланып, авылда авырай ятканда да Пушкинны хәтереннән чыгармый. Ләкин ул үзенең бөек остазлары булган Пуш-
108
кин, Лермонтовларга мөнәсәбәтен бик хаклы билгели, аларга чагыштырганда, үзенең урыны ни дәрәҗәдә булуын ачык әйтә, аларныц кояш шикелле якты иҗатлары алдында тагын бер кат баш ия:
Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш, Ай кебек нурны алардан икътибас иткән бу баш.
Революциягә кадәр Пушкинның зур күләмле әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү эшенә Тукайның якын иптәшләреннән берсе булган Солтан Рахманкулов кереште. Ул 1907 елда Пушкинның «Дубровский» исемле әсәрен тәрҗемә итеп бастыра һәм сүз башында Пушкинның тормыш юлы Һәм иҗат эшчәнлеге турында кыскача гына язып уза. Ул, беренче буларак, шул хезмәте белән татар укучыларын Пушкинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыра башлый. Рахманкулов шул мәкаләсендә Пушкин иҗатының әһәмияте турында түбәндәге фикерләрне яза: «Пушкин үз заманында никадәр әһәмият казанмыш исә, вафатыннан соңра руслар каршында әһәмияте тагын да артмыш вә бу әһәмият бөтен Европага спраят идеп ', бик күп әсәрләреннән алынган опералар вә драмалар бөтен мәдәни халыкларның театрларында бу көнгә кадәр кәмал рәгъбәт3 4 илә уйналмакта вә әсәрләре кәмал мәхәббәт илә моталага иделмәктәдер 5. Чынлап та бөек шагыйрь улан Пушкинның аз бер заман эчендә рус әдәбиятына итдеке хезмәте фәүкылгадә6 тәкъдир итмәк өчен фикерләр касыйр 7 вә каләмнәр га-җиздер» («Әдәбият мәҗмугасы», 3 нче китап, 1908 ел).
Рахманкулов үзенең мәкаләсендә Пушкин иҗатының дөнья күләмендә тоткан әһәмиятенә басым ясап, аның әсәрләренең Европа әдәбиятына, театр сәнгатенә булган көчле йогынтысын бик хаклы күрсәтеп уза. Солтан Рахманкулов Пушкин әсәрләре өстендә эшләвен дәвамлы рәвештә алып бара. 1909 елда ул Пушкинның «Алеко яки чегәннәр» хикәясен, 1911 елда «Борис Годунов» трагедиясен тәрҗемә итеп бастыра, татар җәмәгатьчелеген бөек рус язучысының әһәмиятле әсәрләре
3 Сира ят идеп — тәэсир итеп.
’Кәмал рәгъбәт — бик зур уңыш.
“ Кәмал мәхәббәт илә моталага иделмәк- дәдер — бик яратып укылмактадььр.
6 Фәүкылгадә — чиктән тыш.
6 Касыйр — кыска.
белән таныштыра.
Шул елларны Пушкинның тагын берничә әкияте һәм хикәясе тәрҗемә ителә. 1908 елда Идрис Богданов тәрҗемәсендә Пушкинның «Таш кунак» исемле әкияте басылып чыга. Идрис Богданов та ул китапны кечкенә генә сүз башы беләк бирә, Пушкинның бу әсәренә карата үзенең мактау сүзләрен әйтә.
Болардан тыш, 1909 елда Әхмәт Мөнир Рәшит тәрҗемәсендә Пуш-кинның «Метель» исемле хикәясе «Буран» исеме белән басылып чыга. Бу хикәя тәрҗемә теленең матурлыгы һәм анда Пушкин образларының тулы бирелүе белән игътибарга бик лаеклы.
Шулай итеп, реакциянең көч алган, канат җәйгән вакытларында да татар язучылары Пушкинның реалистик әсәрләрен тәрҗемә итүдә дәвам иттеләр. Тәрҗемәләрендәге кайбер җптешсезлекләргә карамастан, бу әсәрләр татар әдәбиятын үстерүдә, баетуда уңышлы күренеш, кирәкле чара булып, татар демократик әдәбияты тарихында мактаулы урынны алып тора. Ләкин китап бастыру эше буржуаз издательләр кулында булганга, рус классикларының әсәрләрен тәрҗемә итү эшләрен тиешенчә киңәйтергә һич тә мөмкин булмый. Бу турыда «Әльислах» газетасында Солтан Рахмапкуловныц Тургенев иҗатына карата язган бер мәкаләсен бастыру уңае белән редакция, исеменнән бер искәрмә бирелә. «Әльислах» редакциясендә Тукайның һәм башка атаклы язучыларның эшләвен искә алганда, бу искәрмәдә, һичшиксез, шул замандагы алдынгы язучыларның фикерләре чагыла. Алар РУС телендәге әһәмиятле әсәрләрне татарчага тәрҗемә1 итеп тә, вакытында бастырып чыгара алмауларына борчылганнар. Без анда түбәнцәге юлларны укыйбыз: «Безнең Казан китапчылары очсыз төшеп, куп са-
109
тылырлык китаплар бастыру максатына гына бирелгәнлектән, алар арасында шул кадәр әһәмиятле әсәрләрне (русчадан тәрҗемә ителгән Тургенев һәм Пушкин романнары турында сүз бара — М. Г.) нәшер итәрлек җөрьәтле китапханә табыла алмады. Шерлок Холмсның икенче җөзьэсе чыкса, сугыша-су- гыша бастырырлар иде» диелә («Әльислах», 1908 ел, № 43).
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясеннән соц шартлар тамырыннан үзгәрде, Совет хөкүмәге шундый комачауларны үзенең беренче көннәреннән үк юк итү буенча кыю4 адымнар атлады, китап бастыру эшләрен дәүләт кулына алды. Шулай итеп, Советлар Союзында яшәүче халыкларның үз телләрендә оригинал әсәрләр бастырылу белән беррәттән, бөек рус халкының классик әдәбиятын тәрҗемә итү эшләренә дә бик киң мөмкинлек ачылды. Бөек шагыйрьнең: «Мине сөйләр бөек рус илендә һәркем» дип язган һәм хыял иткән көне даһи Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә чынбарлыкка әйләнде. Хәзер инде Советлар Союзында яшәүче барлык халыклар Пушкинның иң яхшы әсәрләрен үз ана телләрендә укый алалар һәм, культура дәрәҗәләре үсә барып, акрынлап Пушкин әсәрләрен рус телендә уку югарылыгына күтәрелә баралар.
Пушкин иҗатын татар хезмәт ияләре арасында тулырак популярлаштыру эше 1936-1937 елларда, шагыйрьнең үлүенә 100 ел тулу көнен уздыруга хәзерлек вакытларында, тагын да киңрәк җәелдерел- де. Татар совет әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе булган Кави Нәҗми, юбилей көнендә, Казанның Зур театрында ясаган чыгышында, татар язучыларының һәм гомумән хезмәт иясе халкының бөек язучыга булган ихтирамын һәм мәхәббәтен чагылдырып, түбәндәге фикерләрне әйтте: «Татар совет язучылары һәм шагыйрьләре — үзләренең иҗат уңышларында, Пушкин талантының тирән йогынтысын сизәләр... Алып карагыз сез — Пушкинның 100 еллыгына хәзерлек айларында һәм менә бүген чыккан татарча газета-журналларны. Сез анда татар эшчеләренең, колхозчыларының һәм татар совет язучыла- рының һәм шагыйрьләренең Пушкинга атап язган тирән мәхәббәт, эчкерсез дуслык сүзләрен укырсыз. Бу саф йөрәктән әйтелгән ялкынлы сүзләрдә без татар халкының үзенең олы туганы бөек рус халкына, Ленин — Сталин тәгълиматының сүнмәс кояшы белән балкыган рус теленә, акыл титаннарының иң югары идеаллары белән сугарылган данлыклы рус культурасына булган ихтирамны, мәхәббәтне, һичбер нинди кара көчләр какшата алмаслык корыч дуслыкны күрәбез», («Совет әдәбияты» журналы, № 2, 1937 ел).
Пушкинга багышланган шундый чыгышлар булу һәм мәкаләләр язылу белән беррәттән, шул көннәрдә Пушкинның үз әсәрләрен тәрҗемә итү тагын киңрәк күләмдә оештырылды. 1936-1937 елларда татар телендә чыккан өлкә газеталарыннан алып барлык район газеталарында дип әйтерлек Пушкин шигырьләреннән тәрҗемәләр системалы рәвештә урынлаштырылып килде. Аларны тәрҗемә итүдә татар совет язучыларының иң алдынгы вәкилләре катнашты. Әхмәг Ерикәй, Әхмәт Исхак, Нур Баян, Шәйхи Маннур, Әхмәт Фәйзи һ. б. шагыйрьнең иң яхшы шигъри әсәрләрен татар телендә тәрҗемә иттеләр. Нәтиҗәдә, шагыйрьнең иң күренекле әсәрләрен эченә алган 31 табак күләмендә бер томлыгы басылып чыкты. Аида Пушкинның югарыда саналган язучылар тәрҗемәсендә бирелгән кыска шигырьләреннән тыш, «Салтан патша турында әкият» (Ш. Маннур тәрҗемәсе), «Алтын әтәч турында әкият», «Балыкчы һәм балык турында әкият» (Ә. Исхак тәрҗемәсе), «Борис Годунов» драмасы (Ә. Фәйзи тәрҗемәсе), прозаларыннан: «Белкин повестьлары» ’(С. Әдһәмова тәрҗемәсе) «Капитан кызы» (А. Шамов тәрҗемәсе), «Дубровский» (М. Максуд тәрҗемәсе), «Пики дамасы» (С. Фәйзул- лнн тәрҗемәсе) урнаштырылган. Бер томлыкның башында русның күренекле язучысы В. Вересаев тарафыннан Пушкинның тормыш
юлына карата язылган биографик очеркы да тәрҗемә итеп бирелгән. ДИМӘК, бу бер томлыкның чыгуы аркасында татар хезмәт ияләренә, укучы яшьләренә бөек шагыйрьнең күп кенә әсәрләре белән дә үз ана телләрендә танышырга мөмкин булды. Бу соңгы хезмәт һәм күләме һәм сыйфаты ягыннан да революциягә кадәр булган тәрҗемәләрдән аерылып тора.
Быел бөек шагыйрьнең тууына 150 ел тула. Шул уңай белән татар җәмәгатьчелеге бөек шагыйрьнең әдәби мирасы белән тагып да киңрәк танышуны, аның әсәрләрен кпң күпчелеккә тулырак җитештерүне бурыч итеп куя. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында, гыйльми- тикшеренү институтларында бөек шагыйрьнең тормыш юлына, иҗатына, аерым әсәрләренә караган докладлар хәзерләнә, бөек шагыйрьнең татар демократик культурасына ясаган уңай йогынтысы турында тикшеренүләр алып барыла. Үз нәүбәтләрендә татар язучылары да Пушкин әсәрләрен популярлаштыру буенча булган эшчәнлекләреи җанландырып җибәрделәр. Быел Тат- госиздат бөек шагыйрьнең проза һәм шигъри әсәрләреннән торган, ике зур җыентыгын татар телендә бастырып чыгарды. Ул җыентыкларга урнаштырылган әсәрләр күренекле татар совет язучылары тарафыннан тәрҗемә ителгәннәр. Алар тәрҗемәнең яхшы сыйфатлы булуы өчен бик зур көч куйганнар һәм уңышка ирешкәннәр. Пушкинның иң күренекле әсәрләре идея һәм художество югарылыкларына кимчелек китермичә тәрҗемә ителгән. Бу тәрҗемәләр безнең укучылар массасын канәгатьләндерер дип уйлыйбыз.
Хәзер Татгоснздат Пушкинның юбилейга багышланган аерым бас-масын хәзерли. Анда Пушкинның югарыда искә алынган, элек тәрҗемә ителгән әсәрләреннән тыш: «Чегәннәр» («Цыгане»), «Полтава», «Медный всадник» поэмалары һәм «Евгений Онегин» романы; драматик әсәрләреннән: «Скупой рыцарь», «Моцарт п Сальери», «Ру. салка», «Пир во время чумы», «Сцены из рыцарских времен»; прозаик әсәрләреннән: «Арап Петра Великого» һәм башкалар кертеләчәк. Шулай ук юбилей көннәренә Пушкинның балалар’өчен булган әкиятләрен буяулы иллюстрация белән аерым китап итеп чыгару да күздә тотыла.
Иптәш Жданов үзенең «Звезда* һәм «Ленинград» журналлары турында сөйләгән докладында: «Мәгълүм ки... безнең совет культурасы үткәндәге культураның тәнкыйть аша үзләштерелгән мирасы нигезендә туды, үсте Һәм чәчәк атты», дип ачык куйды. Үз нәүбәтендә татар совет язучылары да шул бай әдәби мирастан киң файдаландылар һәм моннан соң да файдаланачаклар.
Без бүген бөек рус халкының дан-лыклы улы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 150 ел тулу көнендә кешелеккә хөрмәт хисләре белән сугарылган рус культурасына чын күңелдәй ихтирамыбызны бел-дерәбез. Бөек Пушкинның:
«Мине сөйләр бөек рус илендә һәркем. Мине сөйләр илнең һәр теле», —
дип ышанып әйткән көннең чыннан да тормышка ашуын үз күзебез белән күрәбез һәм бөек Совет иленең тулы хокуклы гражданнары булуыбыз белән горурланабыз.