Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАКСИМ ГОРЬКИЙ ИЖАТЫНДА КАЗАН 40 РЫ


М. Горький әсәрләренең татар те-лендә басыла торган алты томлыгы-ның II томы чыкты ***. Бу томга бөек пролетар язучының «Минем универ-ситетларым», «Хуҗа», «Коновалов», «Егерме алты һәм бер», «Макарның тормышында булган бер вакыйга» һәм «Каптырма вакыйгасы» исемле әсәрләре урнаштырылган. Күренә ки, болар барысы да М. Горькийның Казан чорын чагылдырган автобиографик әсәрләр.
Башта ук әйтергә кирәк: биографик һәм тематик яктан бердәмлек һәм бөтенлек — бу томның отышлы бер ягы булып тора. Аида без таныш исемнәрне, таныш урыннарны еш кына очратабыз: Казан шәһәре, аның пристане, урамнары, бистәләре, элекке Семенов, Деренков булоч- ныйлары, Марусовка, «пыяла заводы», Красиовидово авылы... Ләкин алар безгә, бер үк 'вакытта, бик якын таныш һәм бик ят булып та тоелалар. Күңелдә үзеннән-үзе чагыштырулар туа: элекке һәм хәзерге Казан... Ул заманнарда Горький яшәгән һәм үз әсәрләрендә тасвир иткән" шыксыз Казан инде юк, сасы подваллы булочныйлар һәм аларның хуҗалары Семеновлар да инде юк, «беткән җаннар» һәм фахишәләр белән тулы Марусовкалар бары тарихта гына калды, кешене кешенең мәрхәмәтсез эксплоатацияләве мәңгегә бетерелде, хезмәт ияләре коточкыч авыр хезмәт һәм тормыш шартларында әрәм булудан, «расходка чыгу» фактыннан котылды. Алар урынына — аң-белем, алдынгы культура һәм ирекле иҗади хезмәт учагы булган, илебезнең со-циалистик индустрия үзәкләреннән берсе булган, яхшы төзекләндерел- гән, гел үсеп барган социалистик Казан шәһәре барлыкка килде. Шу. ларны уйлагач, безнең күңелебездә тиңсез горурлык хисләре тагын һәм тагын бер тапкыр көчле булып кузгала.
Максим Горькийның Казан чоры— аның тормышны танып-белүдә, ка-питализмның коточкыч эксплоата- цияләвен үз җилкәсендә татып, вәхши иске стройга каршы мәрхәмәтсез көрәшче булып тәрбияләнүендә, «революция давылы хәбәрчесе» булып үсү юлында әһәмиятле этапларының берсе ул.
М. Горький Казанга 1884 нче елны килә һәм анда дүрт ел чамасы яши. Аның теләге — Казан университетына укырга керү була. Ләкин халык арасыцнан чыккан, йорт- җирсез, фәкыйрь егет булган Алексейга императорский университетта уку, әлоәттә, мөмкин булмаган хыял булып кына кала. «Минем универ-ситетларым! — повестька шундый исем бирелүендә үк әче ирония ята: Иделдәге пристаньнар, ташландык^ пычрак йортлардагы почмаклар, Семенов булочныеның караңгы под-валлары, Деренков кибете; грузчик бакчачы, дворник, пекарь ярдәмчесе 11. б. булып эшләүләр —М. Горь- кпиның университетлары менә шулар була. Аңы, дөньяга карашы формалашу чорында ул әнә шундый
*** М. Горьки й. Сайланма әсэрлор. Алты томда, татар телендә. II том, Тат- госиздат басмасы, 1949 ел. Җаваплы редакторы К. Нәҗми. 384 бит. Бәясе 15 сум.
118
университетларның искиткеч авыр курсы аша үтеп, тормышка, көрәшкә хәзерләнә, чыныга. Шул сәбәпле, «Минем университетларым» һәм бу томга кергән башка әсәрләр М. Горькийның биографик әсәрләре арасында аеруча күренекле урынны алып торалар. Беренче томда ур-наштырылган «Балачак», «Малайлыкта» исемле әсәрләрендә без аның бик авыр үткәрелгән сабый һәм малай чагы белән танышсак, икенче томда инде без аның уналты яшеннән алып егерме яшенә кадәр булган чорын күрәбез. Ул инде — үз алдына тормыш сәяхәтен башлаган, мыек чыгып килә торган, таза гәүдәле, уйчан һәм үткен күзле, физик көчле, белемгә һәм китапка сусаган, бөтен нәрсәне күрергә, белергә, аңларга омтылган тынгысыз егет. Казанда яшәгән елларда ул үзенең аңында Һәм күңелендә гаять тирән ззләр калдырган вакыйгаларны башыннан кичерә.
Бу әсәрләрнең бөтенесенә уртак хас булган бер сыйфат бар: без анда иске тормышның чиксез кабахәтлеген, хезмәт ияләренең коточкыч авыр шартларда яшәвен, эшлә- вен, рухи һәм физик имгәнүен бөтен тулылыгы белән күрәбез. Анда тышкы кыяфәте белән — ике аяклы хайван, эчке дөньясы, рухы белән — тупас ерткыч, садист Семеновлар лак имлек и 1 әләр («Хуҗа»). Горький менә шул кешегә, аена 3 сум хезмәт хакына, эшкә керергә мәҗбүр була. Ул анда үзе кебек үк авыр хезмәттә интегүчеләр, газап чигүчеләр белән аралаша. Алар кеше түзә алмаслык авыр шартларда хезмәт итәләр. Каторгадай авыр хезмәт хәтта физик яктан искиткеч көчле булган Горькийны да тәмам хәлдән тайдыра. Мондый «заведе- ниеләрдә» эш шул чаклы авыр була ки, Горький, вакыт-вакыт, булочный урнашкан өч катлы йортны үз җилкәсендә күтәреп тора кебек хис итә. Шундый коточкыч шарт-ларда эшләүчеләрне күршеләре «арестантлар» дип юкка гына ата-мыйлар! («Егерме алты һәм бер»), һәм анда, Горькийның күз алдында, Коновалов кебек яхшы күңелле бик күп кешеләр («Коновалов»), Яшка кебек бик күп яшүсмерләр («Хуҗа») һәлак булалар.
Бу томга урнаштырылган әсәрләрне укып чыкканнан*. соң, шундый җәһәннәмне, шундый агулы сазлыкларны ерып, үзенең аңын, җанын, йөрәген тапсыз килеш алып чыккан яшь Горькийның физик һәм рухи көченә, эчке сафлыгына таңга каласың. Көчле ихтыярлы, ачык максатлы Горькийның рухын ул авыр шартлар һич тә сындыра алмый, киресенчә, ул аңа каршы үзендә чиксез нәфрәт үстереп, андый кешелексезлекле вәхши тормышны җимерү, аның урынына яңаны төзү идеясе белән Kopajijiatia.
Бу юл Горький өчен җиңел булмый. Аның тәне дә, җаны да сыкранган моментлар күп була. «Кая килеп эләктем соң мин?» (154 бит), «Кешеләрме бу? Тормышмы бу?» (247 бит) дип тирән әрнеп куйга- лый Горький. Ләкин аның инде аерымачык һәм аңлы рәвештә фор-малашып килгән көрәшче рухы һәрвакыт өстенлек ала.
Бик характерлы бер момент: Казанда яшәгәндә, Горькийның тормышында күңелсез бер вакыйга була. Ул үзен-үзе үтерә яза. («Ма- карпың тормышында булган бер вакыйга»). Бу — очраклы бер хәл була, ләкин трагик очраклылык була ул, һәм бу очраклылык Горькийның нинди авыр тормыш юлы үтүен, нинди шартларда яшәвен һәм көрәшкә чыныгуын тагын бер тапкыр исебезгә төшерә. Зрач, аны карагач, өч көннән соң үләр, ди. «Ә мин үлмим!» дип кычкыра Горький. Аның янына якын дуслары килә. Ул «шатлыгыннан сулышы буылган хәлдә, елап, көлеп, күзенә берни күренмәслек булып, аларның икесенең кулларын кыса-кыса һәм бөтен җаны-тәие белән үзенең озак еллар карышып яшәр өчен сәламәтләнүен сизеп, бер сүз дә» дәшми (367 бит).
Максим Горький иске тормышка карышып, аның белән көрәшеп яшәргә нык карар бирә. Көннәрен ул, тамак ялы өчен, коточкыч авыр хезмәт белән үткәрә, ә кичләрен, төннәрен студентларның яшерен түгәрәкләренә йөри. Ул түгәрәкләрдә
113
тарих һәм политэкономия ӨД'РӘИӘ' лор, докладлар сөйлиләр, * occl революциясе язмышы турында шау- шулы бәхәс алып баралар. Ул -»а манда мондый яшерен түгәрәкләр — революцион яшьләрнең тормыш һәм белем университетлары пде, һәм алар Горькийга бик куп нәрсә бирделәр. Шундый түгәрәкләрнең берсендә Максим Горький беренче тапкыр Карл Маркс әсәрләре белән, Чернышевский китаплары оеләи, Адам Смит хезмәтләре белән таныша.
Ул торган саен, үзенең тормыш юлын, максатын ачыграк күрә башлый. Семенов кебек хәшәрәтләргә ул, кайбер бүтәннәр кебек, аның « б у л д ы к л ы л ы г ы н а » карап сокланмый, ә аны үзенең сыйнфый дошманы итеп таный. Аларның сакчыларын — полицейский Никифоры чны үтәли күрә ул. Боларның барысы да, «күзгә күренмәс җеп» белән, самодержавиегә барып тоташкан булуын аңлый. Бу турыда Никифорыч үзе сөйләп бирә: «Император галиҗәнаплары государь император Александр өченченең йөрәгеннән күзгә күрешми торган пәрәвезсыман бер җеп сузыла; ул җеп министрлар аша, губернатор аша һәм миңа чаклы, хәтта иң актык солдатка чаклы булган барлык чиннар аша үтә. Бар нәрсә шул җеп белән бәйләнгән, шуның белән чорналган һәм юсударь- ның патшалыгы да гомер-гомергә шул күзгә күренмәс җепнең ныклыгы белән тора...» (62 бит).
Бу коточкыч гаделсез тормышның әчесен-төчесен үз җилкәсендә татыган һәм аның, шаккатыргыч мех а н из мы и (« күз гә к үре н м әс с п - не») образлы итеп күз алдына китергән Максим Горький үзенең бөтен гомерен шул иске тормышка каршы көрәшкә багышлый һәм ул үзенең бу көрәшен Казанда башлап җибәрә. Пекарня эшчеләренә ул әдәби һәм революцион китаплар укый. Тормышны үзгәртеп корырга омтылучылар турында сөйли. Стенька Разин турындагы китап аларга аеруча көчле тәэсир итә. М. I орь- кий шул чорда Крестовников, Ала- фузов" фабрикаларындагы эшчеләр белән дә таныша. Аның тормыш юлы ачыкланганнан-а^ыклаиа бара. Казанда ул үзенең акыл үсешенең һәм идея юнәлешенең әһәмиятле этапларың үтә. Ул Еврепнов, Плетнев, Деренков, Ромасьлар аша революцион яшьләрнең яшерен түгәрәкләренә барып чыга, һәм оу — аның киләчәге өчен бик яхшы трамплин була: тормыш эченә тирән керү, актив көрәш һәм политик эшчәнлек аны большевизмга китерә; язучы буларак, ул көрәш һәм протест җырчысы, революция җырчысы булып таныла, политик эшлекле буларак—даһи юлбашчыларыбыз Ленин һәм Сталинның якын көрәштәше һәм дусы була.
, Инде бу томга кергән әсәрләрнең тәрҗемәләренә бераз тукталып үтик. «Минем университетларым», «Хуҗа», «Коновалов», «Макарның тор-мышында булган бер вакыйга» әсәрләре Сәрвәр Әдһәмова тара-фыннан тәрҗемә и гелгәи, «Егерме алты һәм бер», «Каптырма вакыйгасы» исемле хикәяләр алтытәм- лыкиың 1935 елда чыккан татарча басмасыннан төзәтелеп алынганнар.
Тәрҗемәләр, гомумән алганда, уңышлы һәм яхшы сыйфатлы. Томның күп өлеше шундый яхшы тәрҗемә ителгән, хәтта аның тәрҗемә икәнлеге дә сизелми—җиңел һәм шома укыла. Безнең тәрҗемә әдәбиятыбыз нәкъ менә шулай булырга тиеш. Максим Горький кебек бөек язучыбызның әсәрләрен татар укучыларына шушындый сыйфатлы итеп бирә алуга ирешү — безнең тәрҗемә өлкәсендә бик нык алга кнткәнлегебезне, бәхәссез уңышыбызны күрсәтеп тора.
Ләкин шундый уңышлы әсәрләрдә, бигрәк тә, Максим Горький кебек, укучылар массасында тирән мәхәббәт казанган бөек язучы әсәрләренең нигездә яхшы эшләнгән тәрҗемәләрендә кимчелекләрне һич тә күрәсе килми. Кызганычка каршы, бу яхшы тәрҗемәләрдә дә шундый эчне пошыра торган аерым урыннар очраштыргалый. Ә бит аларны булдырмаска мөмкин иде! Чөнки оригиналның тәрҗемә өчең авыр булган күп кенә урыннары татарча бик яхшы һәм дөрес игеп бирелгән. Шундый уңышлы мисал-
120
лар безгә тәрҗемәнең кайбер урын-нарындагы кимчелекләрне бетерергә, аны яхшыртырга мөмкин икәнлеген күрсәтеп торалар.
Элек, уңышлы һәм иҗат птеп эшләнгән урыннардан берничә мисал китереп үтик.
Кешеләрнең хезмәткә бирелүләре, аны поэзия итеп тасвирлау — М. Горькийның «Минем универси-тетларым» исемле әсәрендә иң көчле урыннарның берсе (батып бара торган баржадан йөк бушату). Алар — әдәбиятчылар, Горький иҗатын өйрәнүчеләр тарафыннан бик еш телгә алына торган һәм цитата итеп китерелә торган гүзәл урыннар. Тәрҗемәдә шул турыларга җиткәч без, аеруча сагаеп, дулкынланып укый башлыйбыз, һәм — укып бетергәннән соң, тулы канә-гатьләнү белән, рәхәт сулап җибәрәбез. Менә ул урыннар:
«... Әле генә яңгырдан, суыктан, тормыштан зарланган, караңгы чырайлы, авыр, салмак кешеләрнең шундый күңелле, җиңел һәм җитез эшләүләренә ышануы читен иде. Янгыр куера, салкыная төште, җил көчәйде, итәкне күтәреп башка каплап, корсакларны ачып, күлмәкләрне йолыкты. Юеш караңгылыкта беленер-беленмәс елтыраган алты фонарь яктысында кара кешеләрнең баржа палубасына дөп-дөп басып арлы-бирле үтүләре күренеп кала иде. Алар, гүя эшкә сусап, дүртәр потлы капчыкларны кулдан кулга ыргыту һәм тюк аркалап йөгерү ләззәтен күптән сагынып көтеп алгандай эшләделәр. Балалар төсле күңелле мавыгып һәм аңарга караганда хатын-кыз кочагы гына татлырак булган хезмәт шатлыгыннан исереп, уйнап эшләделәр...
... Мин дә капчыкларны эләктереп, күтәреп алып барып ыргыттым, тагын йөгердем, тагын алдым, барысы да дулап бөтерелә-бөтерелә биергә тотыпган төсле булды; ул кешеләр айлар, еллар буе шулай үзләрен аямыйча, армый-талмый, коточкыч һәм күңелле итеп эшли алалар, алар, мәчет һәм чиркәү манараларына тотынган хәлдә, шәһәрне урыныннан кузгатып, теләгән җирләренә сөйрәтеп китә алалар кебек тоелды.
... Шундый шатлыклы ярсыган көчкә бернәрсә дә каршы тора алмый, ул җир йөзендә могҗизалар тудыра ала һәм, борынгы әкиятләрдә сөйләнгән төсле, бер төн эчендә бөтен җир йөзен сарайлар, шәһәрләр белән бизи аладыр кебек тоелды. Кояш нуры, кешеләрнең эшлә- вен бер-ике минут кына карап торды да, калын, авыр болытларны җиңә алмыйча, гүя диңгезгә баткан баладай, шул болытлар арасына батты, ә яңгыр чиләкләп коярга тотынды.
Кемдер:
— Шабаш! — дип кычкырган иде дә, аңа ачуланып җавап кайтардылар:
— Шабашыңны бирермен мин сиңа!
Ул ярым ялангач кешеләр, ачы җил аралаш коеп яуган яңгыр астыңда, нибар товарны бушатып бетергәнче, көндез сәгать икегә чаклы ял итми эшләделәр һәм мине кеше яшәгән җирнең нинди кодрәтле көчкә бай икәнен аңларга мәҗбүр иттеләр» (26 — 28 битләр).
Күренә ки, оригиналдагы хезмәткә мәдхия, аны поэтик тасвирлау, мәгънә дөреслеге, тирәнлеге һәм төгәллеге, образларның матурлыгы һәм камиллеге, татар теле мөмкинлекләре күләмендә, канәгатьләнерлек бирелгән.
М. Горькийның үз телендә һәм аерым геройларының лексиконында тапкыр сүзләр еш кына очрый. Андый урыннарны иҗат итеп тәрҗемә итү таләп ителә.
«У каждого скота — своя прос-тота»—«һәрбер хайван үзенчә наян» дип тәрҗемә ителгән. Матур! «Простота»ның «наян» диелүе дә тексттагы мәгънә буенча дөрес.
«Лежит коровай, — кусай, не зевай» — «Ипи ята икән аунап, — йоклап торма, ал да кап» (236 бит). Әйбәт!
Горький белән Коновалов очраш-канда, Коноваловның аңа: «Ты, парень, видно, хороший, — мы с тобой уживемся» дигән сүзләренең — «Син яхшы егет булырга ошыйсың, — синең белән борчагы
быз пешәр» дип бирелүе дә уңышлы.
Китаптагы мондый уңышлы тәрҗемә мисалларын күп итеп китерергә була. Алар барысы да тәрҗемәчеләрнең һәм редакторның зур мөмкинлекләре турында сөйлиләр.
Ләкин, шулар белән беррәттән, түбәндәге кебек уңышсыз урыннар да очраштыргалый.
«... Заключили между собой без-молвный оборонительный и насту-пательный союз против жизни, обращавшейся с нами крайне враж-дебно» —«... безнең белән соң чиктә дошманлык белән эш кылучы тормышка каршы сүзсез-нпсез үзара саклану һәм һөҗүм итү союзы төзегән идек» (369 бит) дип тәрҗемә ителгән. Оригиналдагы мәгънә һәм фикер төгәл һәм дөрес аңлашылмый. «...тормыштан саклану һәм аңа каршы һөҗүм итү турында үзара -сүзсез-нпсез союз төзегән идек» дип тәрҗемә итәргә кирәк иде.
«Живем мы, как собаки... И даже не в пример хуже...» — «Без бит этләрчә яшибез... Хәтта, мисалга алмаслык начар...» (370 бит). Сүзгә сүз тәрҗемә булып чыккан. Л1ои- дый алымны һич тә мактап булмый.
«И хозяину — удар!» — «һәм хуҗага да — бәрә!» (179 бит)—формаль тәрҗемә булып чыккан.
«Значит—готово!» — «Эш беткән— димәк!» (329). Бу җөмләне: «Димәк — эш беткән!» дип төзәргә кирәк иде.
«Пошла битка в кон» — «Аткыч конга китте» (197 бит) — аңлашылмый.
«Проваливай» — «Олагып утыр» (263 бит) — уңышсыз.
«Торганнан торганга» (189, 241 битләр) түгел, «торган саен» дип алу кирәк иде.
Аннары, менә «бер хәреф бәласе»:
«Я сам тоже работал, знаю, как редька слезы выжимает». «Мин үзем дә эшләгән кеше, тырманың ничек итеп күздән яшь чыгаруын беләм» (264 бит). Биредә «о» хәрефе урынына «ы» киткән һәм «редька» — «борона»га әверелгән.
Аерым очракларда термин бер-дәмлеге юк. Мәсәлән, бер үк елга «Волга» дип тә, «Идел» дип тә алынган урыннар бар.
Китапта тыныш билгеләренә игътибарның җитәрлек булмавы урыны-урыны белән күзгә бик нык чагыла. Кирәкле урыннарда өтерләр куелмаган җөмләләр, урынсызга кулланылган тиреләр (сызыкЛар), эндәш билгеләре урынына нокталар гына куелган булу һ. б. эчне пошыралар. Матур әдәбиятыбызда орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләренә игътибарны көчәйтергә кирәк!
Сүз ахырында тираж мәсьәләсенә дә тукталып үтик. Бездә матур әдәбият әсәрләре өчен, кагыйдә буларак, бер тираж билгеләнгән: зур әсәрләрнең дә, кечкенә әсәрләрнең дә, күренекле әсәрләрнең дә һәм урта кулларның да, оригиналының да һәм тәрҗемәсенең дә — барысының да диярлек тиражы — 10.000. Тиражлар мәсьәләсенә дифференциация кертәсе иде. Ләкин әдәбиятыбызның җәүһәре булган һәм иң киң күләмдә таратылырга тиеш булган Максим Горькийиың алты- томлыгы ни өчендер нибары 6 000 тираж белән генә чыгарылган. Ми-немчә, бу бик әһәмиятле әсәрне мондый аз тираж белән чыгару дөрес түгел.
Аннары: бу алтытомлыкны тизрәк чыгарып бетерәсе иде. Узган елны нибары бер том чыкты. Быел менә тагы бер генә том. Шулай итеп, елга берәр том гына чыгып килә. Моның белән киң укучылар массасы һич тә килешә алмый. Шушы бер-ике ел эчендә барлык алты томны да чыгарып бетерергә кирәк. Моңа безнең бөтен мөмкинлекләребез бар.