Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАН ЮЛЫ


Соцгы елларда безнең әдәбиятта, бигрәк тә поэзиядә, яна исемнәр еш кына күренә башлады. Яшь көчләр күтәренке тавыш һәм кыю адым белән безнең әдәбиятның актив сафына басалар. Аларның иҗатларында ялкынлы дәрт, заман тойгысы, бүгенге бөек эшләрнең актив көрәшчеләре булып җырларга омтылу ачык сизелеп тора. Аларның күпчелек өлеше Бөек Ватан сугышы утын үтеп, бүгенге көндә илебезнең хуҗалык һәм культура тармакларында тырышып эшләүче һәм ныгып үсүче совет яшьләре вәкилләре. &у яшь кадрлар безнең әдәбияты-бызның үсешендә, киң җәелүендә тәэсирле, күркәм көч чыганаклары булып торалар. Мондый шатлыклы фактка партиянең әдәбият һәм сәнгать турындагы тарихи карарларының тормышка ашырылуы нәтиҗәсе итеп карарга кирәк.
Әнә шул яшьләр арасында сизе-лерлек үсеп килүче шагыйрьләрнең берсе — Зәки Нури. Үзенең иҗат эшенә җитди караучы бу иптәшнең беренче шигырьләрен без матбугат битләрендә Ватан сугышына кадәр күрә башлаган идек. Сугыштан соң ул, үзенең иҗатын тагын да үстереп, активлаштырып җибәрде. Аның шигырьләрендә Бөек Ватан сугышы тематикасы, совет кешеләренең патриотик батыр көрәшләре теп урынны алып тора, һәм ул моны торган саен киңәйтә, тирәнәйтә бара. Совет кешеләренең эчке той-гыларын, уйларын чагылдырган, җыйнак кына итеп, җиңел тел белән язылган политик лирик шигырьлә-реннән соң, ул менә быел зур гына күләмле «Даи юлы» поэмасын X бас-тырып чыгарды.
Формаль .караганда, бу әсәрне поэма дип атап та булмый төсле. Шагыйрь үзе дә китабының беренче битенә, җәя эчендә алып, «Партизан турында китап» дип куйган. Дөрес, әсәрнең бүлекләре аерым эпизодларга корылган һәм кайберләреиец арасында тыгыз бәйләнеш тә юк, алар аерым шигырь булып кына яңгырыйлар. Бу хәл, билгеле, үзенең төзелеше белән традицион поэма характерына туры килеп бетми. Ләкин эш анда түгел. Бер дә икеләнмичә, «Дап юлы»н поэма дип
X Зәки Нури, «Дан юлы», Татгоспздат, 1949 ел, 91 бит, бәясе 3 сум. Редакторы Ә. Исхак.
атарга кирәк. Ул үзенең эчтәлеге, идеясе, рухы белән, шулай ук баштан ахыргача дәвам иткән герое белән бер бөтен әсәр.
Зәки Нури чын мәгънәсендә ялкынлы патриотик поэма тудыра алган. Шагыйрь совет кешесенең бурычы, намусы, бөтен тормышы үзенең халкына, социалистик Ватанына җанын-тәиен кызганмыйча хезмәт итүдә, кешенең шәхси, күркәм сыйфатлары да шунда ачыла, дип саный. Без моны поэманың бөтен дәвамында, аерым конкрет җанлы образларында күрәбез. 3. Нури совет кешесенең данлыклы юлын — Бөек Ватан сугышы көннәрендәге тарихи батыр көрәшен һәм ерткыч дошманны җиңүен җырлый.
Поэма нигездә Белоруссия парти-заннарының немец фашист илбасар-ларына каршы көрәшенә багышланган. Шагыйрь, бик әһәмиятле һәм җаваплы зур теманы чын күңелдән дәрт белән җырлап, мактаулы эш эшләгән.
Партиянең, бөек Ста'линныц ча-кыруы бөтен совет халкын дошманга каршы рәхимсез көрәшкә күтәрде. Совет патриотлары дошманның тылында да батырларча көрәшне җәелдереп җибәрделәр, партизаннар хәрәкәте киң колач алды. Намуслы һәрбер совет кешесендә:
Ялкынлы сүз: — «Җиңү!» булды — Бар өмет һәм бар теләк...
Һәм «юнәлдерде шуңа юлны һәм бар эзне партия».
Совет кешеләре, үзләреп кызган-мыйча, ил өчен, халык өчен утка керделәр, мәңге онытылмаслык ба-тырлыклар күрсәттеләр. Шул җөМ' ләдән Белоруссия партизаннары да могҗизалы эшләр эшләделәр, без моны бүген дә яхшы хәтерлибез. «Дан юлы» поэмасы әнә шул тарш хи көннәрне җайлы образларда.
123
картиналарда безнең күз алдыбызга китереп бастыра.
Поэмада белорус кызы Марилэ, Татарстан егете Халик, отряд башлыгы рус егете Костя һ. б. образлар аркылы Белоруссия партизаннары гәүдәләндерелә. Алар бер хис, бер теләк белән — дошманны җиңеп, илебезнең таланган, яндырылган^ канга батырылгаи изге җирләребезне оккупантлардай азат итү теләге белән -яналар. Алар бүген, «сүз түгел, 1кайнар үч, нәфрәт кирәклекле» яхшы беләләр. Аларда туганлык, бердәмлек яши. Белорус кызы татар егетен үлемнән саклап кала. Сугыш уты эчендә Марилэ белән Халик арасында туган дуслык, аннары кайнар мәхәббәт хисләре яшь патриотны тагын да якынрак мөнә-сәбәткә кертә, аларның язмышларын бергә бәйли. Ләкин аларның шәхси хис, мөнәсәбәтләре Ватан алдында торган бурычлар белән аерылгысыз һәм табигый рәвештә үрелгән. -Шуңа күрә шагыйрь алар турында:
Батыр үлсә лә, үч үлмш, Үч яши ул хальжта! Шул уйлар бүген көч бирде Марилэ белән Халикда,
дип бик дөрес әйтә.
Марилэ белән Халик туганнары, дуслары, корбан булган совет су-гышчылары өчен, яндырылган авыллар өчен дошманнардан үч алырга ант итәләр. Совет сугышчысының кабере янында ант итү моменты поэмада аеруча көчле бирелгән.
Җиңү ташыннан куярбыз Сезгә кабер ташын без. Сезнең баш өчен җуярбыз Мең аждаһа башын без!.
диләр совет иле патриотлары. Аларның патриотлыклары, батырлыклары дошманнан үч алулары, партизаннар отрядының сугышчан зада- ниеләрен үтәп, искитәрлек кыю эшләр эшләүләре поэмада бик күп конкрет мисаллар, көчле эпизодлар аркылы күрсәтелә. Әсәрдә аеруча Халик образы тулы сурәтләнә, аның һичнәрсәдән курыкмаучан, кискен, тапкыр характеры ачыла. Без анда халкыбыз и ы ң алды н гы у л л а р ы н д а булган күркәм сыйфатларның чагылышын, зирәклеген, рухи байлыгын күрәбез. Ул Белоруссия халкы герое Талаш исемен үзенең партизанлык кушаматы итеп ала. Чынлап та, анда Талаш рухы яши, һәм моның белән белорус халкына ка-рата аерылгысыз бердәмлек, туганлык хисенең ныклыгы тагын да ачыграк чагылды рыла.
Поэмада Марилэ белән Халик мөнәсәбәте аеруча җылы, күңелдә калырлык итеп тасвирланган. Марилэ батырларча һәлак булгач, яраланудан соң терелеп, яңадан сафка баскан Халикиың сөекле белорус кызын- юксынуы һәм дошманга каршы яңа һөҗүмгә хәзер булуы моментын тасвирлаган . бүлекне әсәрдә иң көчле эшләнгән бүлекләрнең берсе дип әйтергә мөмкин.
Партизаннар отряды башлыгы дядя Костя образы да игътибарга алырлык образ. Аның сизгерлеге, оста җитәкчелеге, Марилэ, Халик кебек партизаннарны үстерүе яхшы бирелгән. Тик, кызганычка каршы, автор нигәдер Костя образына җитәрлек игътибар биреп бетермәгән, нәтиҗәдә бик әһәмиятле бу образ бөтен җанлылыгы белән, тулы итеп гә үдәл ә н м и кал г а н.
3. Нури үзенең материалын бик яхшы белә. Әсәрдә аның ул материалны якыннан торып хис итүе сизелеп тора. Бик табигый, чөнки шагыйрь үзе дә, үзенең герое Халик шикелле үк, Белоруссия урманнарында партизан булып йөргән, партизаннар көрәшенең бөтен авырлыкларын башыннан кичергән, аларның кайгыларын һәм шатлыкларын уртаклашкан кеше. Шуңа күрә бөтен поэма буена шагыйрьнең лирик кичерешләре табигый рәвештә үрелеп иара. Авторның ялкынлы йөрәк тибешен, эчке тирән дулкынлануларын чагылдырган лирик чигенүләрен зур канәгатьләнү белән укыйсың, йөрәктән чыккан җылы, үткен шигъри юллары белән рухланасың.
Шагыйрь Белоруссиягә, аның урманнарына чын мәхәббәтен белдереп җырлый. «Мәхәббәтем булсын сезгә, Белорус урманнары!» ди ул. Чөнки:
Сыендык сиңа, без, җылы һәм иркен кочак табып, һәм бу ^кырымның герое Сыенды учак ягып. Янында аньҗ шатланып Көрәшкән илдәшләре — Батыр белорус картлары, Лачынга тиң яшьләре. Әйләнәдә — кара урман һәм анда — якты юллар. Теректән, Иртыш, Амурдан, Иделдән ңилгәп уллар...
«Дан юлы»н укып, без дә ша-гыйрьнең бу мәхәббәтенә, патриотик хисенә кушылабыз.
Поэмада һәм эчтәлек, һәм поэтик ягыннан матур эшләнгән, күңелдә калырлык мисалларны бик күп табарга мөмкин. Бигрәк тә уңышлы бүлекләр итеп, без «Алариың анты», «Юлларның башы», «Геройның яңа исеме», «Землянкада», «Очрашулар», «Теләк» исемле бүлекләрне күрсәтер идек.
«Дан юлы» поэмасында бернинди дә кимчелек юк, дип әйтеп булмый. Яшь шагыйрьнең тәҗрибәсе әле җитеп бетмәүдән килгән кайбер кимчелекләр, уйлап бетерелмәгән моментлар билгеле дәрәҗәдә әсәрнең сыйфатын киметәләр. Поэманың иң зур кимчелек итеп, партизаннар хәрәкәтенең халыкның массовый патриотик хәрәкәте икәнлеген һәм бу хәрәкәтнең башында большевиклар партиясенең, коммунистларның торганлыгын бөтен тулылыгы, ачыклыгы белән, тиешле тарихи һәм политик тирәнлектә яктырта белмәүне, шуны җанлы образлар һә?л картиналар белән тулысынча ача белмәүне күрсәтергә кирәк. Бу турыда, әсәрдә булганча, гомуми төстә генә әйтү җитми. Шагыйрь аны конкрет поэтик образлар аркылы бирергә тиеш иде. Ул вакытта Ха- лик образы бирелешендәге бер яклылык, еш кына бер үзе генә хәрәкәт итүе белән күбрәк мавыгу килеп чыкмас иде, эпизодлык күренешләре икенче төс алган булыр иде.
Әсәрдә сүз сайлауга, шигырь юлын төгәл итеп, чын поэтик яңгырашлы итеп эшләүгә игътибар биреп бетермәү фактлары да очрый. Мәсәлән, мондый прозаик яңгырашлы, кытыршы юлларны һич тә уңышлы дип әйтеп булмый:
Уйлар бөтен юлны үтте, һәм шушы җиргә килде. Ул шуны хикәя итте (?) һәм кьпзга сөйләп бирде.
Яки менә тагын бер мисал:
Шуыша үчен, наганын һәм гомерен өстерәп (?) Әле карыша алганын Белеп, калган көч белән.
Шулай ук: «Кинәт ул үзен таш ярлы елга буенда таба» (русча «сам себя находит»тан алынганмы бу?),. «Өч ул күкрәше каплый», «кыз, син кем һәм без очкан ил кайда?» һ. б. уңышлы әйтелгән дип әйтеп булмый. «Эчсерләр» дигән бүлектә һәр строфада диярлек юллар «бит» сүзе белән рифмалаштырылган. Мондый ясалма алымның, асылда формализм бәласенең бик күңелсез- нәтиҗәгә, мәгънә бозуга, эчтәлекне аксатуга китерүен шагыйрь ачык аңламаган, күрәсең. «Бит»ләрне урынсызга кабатлау аркасында бик ятышсыз мәгънәле әйтелешләр, сүз-ләрнең мәгънәсен ялгыш үзгәртүләр килеп чыккан.
«Дан юлы» поэмасын, аерым кайбер кимчелекләренә карамастан, Зәки Нуриның, һичшиксез, зур уңышы һәм иҗатының үсешен билгеләүче бер әсәре дип исәпләргә кирәк. Ул чын патриотик поэма тудыра алган. Аның кыйммәте дә шунда. 3. Нури бу әсәре белән үзенең сәләтлелеген һәм, тырышып эшләгәндә, җитди актуаль темаларга киңрәк полотнолы әсәрләр тудыра алачагын күрсәтте. Тик ул тагын да кыюрак эшләргә тиеш.
Шагыйрь поэмасының ахырында: «Дәвам иткән җырымның мин сөй-ләрмен аңа тагын кайнарын, асыл-ларын. Ул булыр сугыш тузаны һәм давыл басылган ел», дип вәгъдә итә. Без аның бу теләгенә тулысынча кушылабыз һәм киләчәктә аңа тагын да ^кайнар, асыл» әсәрләр иҗат итү калында уңышлар телибез.
X. ХӘЙРИ