БАКЫР ҺӘЙКӘЛ
ПЕТЕРБУРГ ХИКӘЯСЕ
СҮЗ БАШЫ
Бу хикәядәге вакыйга чынлыкка нигезләнгән. Су ташу турындагы тулы мәгълүматлар шул вакыттагы журналлардан алынды. Кызыксынучыларга В. И. Верх төзегән китаптан укырга мөмкин.
КЕРЕШ
Чиксез дулкыннарның ярында Басып тора Ул; тик аңында Бөек уйлар тулы, һәм еракка — Киң бушлыкка күзе төбәлгән. Каршысында җәелеп елга ага; Шунда йөзә мескен бер җилкән. Әнә йортлар сазлы ярларга Чәчелеп утырганнар, аларда Ярлы финнар яши; ә урман Шаулап тора, аны ак томан Мәхрүм иткән кояш нурыннан. Уйлады Ул:
шушы урыннан Без шведка бармак янарбыз. Ачу итеп тәкәббер күршегә Бу җирне зур шәһәр ясарбыз. Табигатьтән язмыш шундый безгә — Европага тәрәз ачарга һәм ярга нык аяк басарга. Яңа дулкыннарда күп флаглар Җилфердәтеп килер чит кунаклар, Туй ясарбыз шунда иректә, МЬҗгоес гөрләр чиксез киңлектә.
Йөз ел үтте, бу яшь шәһәр инде Мактанычы төньяк илләрнең, Сазлык, урманнардан күтәрелде, Үсте горур җәеп иңнәрен. Табигатьнең үги бер улы, Балыкчы фин, ялгыз, кайгылы. Ятьмә ташлап элек бу ярда Балык аулап йөргән суларда. Хәзер анда купшы сарайлар, Манаралар пулат-таш кына, Тезелгәннәр алар тыгыз, рәттә:.'; Ә кораблар монда бар дәүләттән Бай калага агыла, ашкына. Нева гранит таштан киенгән. Күперләре үткән сулар аша; Атаулары аның матур бакча, Куе яшеллеккә күмелгән.
Иске Москва төсен җуйган сүрелеп. Яшь башкала күрке алдында, Тол калучы патша хатыны кебек, Яиа горур патша янында.
Сөям, Петр иҗат иткән кала. Синең җитди һәм төз сыныңны, Нева, гранит ташлы ярларыңда Горур аккан мәшһүр суыңны. Коймаларда чуен бизәгеңне, Сөям <айсыз якты төннәреңне. Мин үземнең шәмсез бүлмәмдә Укыйм, язам шундый төннәрдә. Ачык күренә тын, буш урамнар, йокыдагы зур таш диварлар, Адмиралтейский түбәсе, Аның балкып торган энәсе.
81
Алтын күккә үткәрмичә, бер дә Төн карасын, тонык нур аша, Ярты сәгать вакыт биреп төнгә, Бер-берсенә таңнар тоташа. Сөям кышны синдә, сөям аның Чатнап торган тыныч салкынын, Киң Невада узуын чаналарның һәм гөрләвең купшы, бай балларның, Кызлар йөзе гөлдәй балкуың. Сөям буйдак мәҗлесләрне, анда Күбекләнеп торган бокалларда Эчемлекнең зәңгәр ялкынын. Сөям синең хәрби җанлылыкмы, Ул борынгы потешныйлар кыры — Күптән мәшһүр /Марс кырларын, Гел бертөсле киемнәрнең ямен: Җәяүле һәм атлы гаскәрләрнең Тигез сафта тезелеп торганын, Җиңү байракларын һәм яуларда Уклар тишкән бакырдашлыкларда Ялтыраган кояш нурларын.
Сөям сине, хәрби башкала., Патша хатыны патша сараена Бүләк иткән чакта ир бала, Я дошманны җиңгән өчен монда — Россиядә яңа тантана Барган чакта, яки куанып, Бозын ватып, Нева кузгалып, Килерен тоеп матур язларның Диңгезләргә аккан чагында, Ныгытмалы м әйда н 11 а р ы ндa Төтен бөркеп туплар яңравын.
Күкрәп яшә, Петр каласы, Россиядәй нык тор, какшама, Дәһшәт, туфан... җиңелеп барчасы Буйсыначак, хуҗа син аңа; Фин дулкыны иске әсирлеген, Дошманлыгын җуйсын хәтердән, Һәм Петрны борчып, юкка бүген, Кузгатмасын тыныч кабердән.
Куркыныч хәл булган бер заман... Онытылмаган, истә ул һаман... Сөйлим сезгә шушы язмышны... Гик хикәям булыр сагышлы.
I
БЕРЕНЧЕ КИСӘК
Петроградцы сарган кайгылы Нрябрьның юеш салкыны. Нева дулап ярсый, ашкына, Нәкъ тынгысыз яткан авыру кебек, Дулкыннары бәрелә күтәрелеп Төз ярларның гранит ташына.
Төн караңгы, бик соң инде вакыт; Тәрәзәгә чиртә ачуланып Көзге яңгыр, улап җил өрә, Шунда кайта өйгә бер яшь егет, Соңга калган кунакларда йөреп... Евгений ул, аны биредә Шулай атарбыз без. Ул электән Матур яңгырый; аның белән күптән Каләмем дус инде минем дә.
Ә кемлеге кирәк булмас монда, Элек заманнарда ялтырап Чагылгандыр бәлки Карамзинда, Җырларында аның яңгырап: Ул онытылган инде бу көндә, Кабатланмый халык телендә. Евгением кайгырмый бер дә: Хәтерләми хәзер узганнарын һәм сагынмый үлгән туганнарын, Атаклылар белән йөрешми, Колоннада тора һәм эшли.
Шулай итеп егет өйгә кайтты, Шинельләрен кагып, чишенеп ятты. Озак йокламады, йончыды, Төрле уйлар аны борчыды... Ни турында иде соң уе? Үзенең ярлы егет булуы, Бәйсезлекме тормыш юлында Тик хезмәттән көтү турында Уйлады ул; инде ни булган, Алла бирсә үзенең кулыннан Тагын бераз акыл һәм акча; Бәхетлеләр бар бит ичмаса, Акылга да алар бай түгел, Ансат яшиләр бит шулар гел! Тик ике ел хезмәт итүен; һаваларның бозылып китүен Уйлады ул, давыл шашуын, һәм елганың һаман ташуын, — Күперләрне инде Невадан Алмадылар микән, яңадан Кавышырлар өч-дүрт көн аша Яшь Евгений белән Параша.
Шул хыяллар иде күңелдә. Аны сагыш алды бу төндә, Ул теләде, кайгы белән әрнеп Шомлы җилләр улап исмәвен, Тәрәзәгә ачу белән бәрелеп Яңгырларның болай төшмәвен... һәм ниһаять йомды талган күзен. Менә үтте ямьсез, караңгы төн. Агарынып төссез көй туды... Куркыныч көн!
Нева төп буе, Көраш ачып шашкан давылларга,
85
Каршы барды ярсып һаман алга, Диңгез ярларына омтылды... Тик җиңелде, көче бетте аның... Иртә белән сырып ярларын Тамашачы халык карап торды Котырып ташкан суны һәм ачулы, Ак күбекле дулкын тауларын. Килде давыл диңгез култыгыннан; Кире кайтты Нева үз юлыннан, Ачуланып, шаулап йөгерде, һәм су басты барлык атауларны, һава чиктән чыгып усалланды, Күтәрелде Нева, үкерде, Казан кебек ташып кайнап торды, Вәхшиләнде,. ерткычтай ажгырды һәм шәһәргә кинәт сикерде. Йөзеп китте ташкын белән бергә Барлык әйбер, — бушлык тирә-юньдә, Подвалларга тулып су керде, Коймалардан ашып китте агып, Петрополь дә билдән суга батып Басып тора Тритон шикелле.
Камау! һөҗүм! Тәрәзәдән өйгә Карак кебек үтеп су керә. Агым белән бәрелеп кайчак көймә Тәрәзләрне вата. Йорт, түбә Бүрәнәләр, сәүдә маллары, Ярлыларның актык җи һазлары, Ярларыннан купкан күперләр, Гүрдән калкып чыккан үлекләр, Каралтылар көчле ташкында Урам буйлап ага, ашкына! Халык күрә ачуын тәңренең, Каушап көтә аннан тик үлем Азык-төлек, йортлар барысы да, Харап була, ах, су астында, Кайдан килер алар тагын да? Мәрхүм патша бу дәһшәтле елда, Дан казанып үзе Россиядә Хөкем сөрде нәкъ шул чагында. Ул балконга чыкты, йөзендә Кайгы аның, каушау күзендә: «Бер патша да, — диде, — мәңгегә Карыша алмас тәңре әмренә». һәм утырды газапларда янып һәлакәткә карап, уйланып.
Күлләр ташып торды мәйдан тулып, Ә урамнар киң елгалар булып Кушылдылар шушы суларга.
Зур сарае аның атау кебек Күренеп торды, гүя хәсрәт чигеп. Патша әмер итте чыгарга Ярдәм өчен, барлык урамга. Генераллар чы'кты бу туфанда,
Коткарырга усал дулкыннарда Куркудан җан аткан халыкны, • Өйләрендә баткан халыкны.
Шунда чатта, Петр мәйданында Бер йорт тора, яңа салынган, | Биек баскычында күтәрелеп, Гүя җанлы, чын сакчылар кебек, Басып тора ике арыслан, Әнә мәрмәр арысланга менеп Атланган да, утыра безнең егет, Төсе киткән — йөзе агарган, Ялан баштан, хәрәкәтсез тынган, Ике кулын күкрәгенә куйган, Евгений ул, аны чолгап алган Коточыргыч уйлар, тик монда Ул кайгыртмый үзе турында. Сизми бер дә комсыз ташуның Гел артуын шаулап һәм суның Табанына кадәр менүен, йөзгә бәреп яңгыр сибүен, Котырып, улап җилләр искәнен; Шляпасын алып киткәнен. Күз карашы өметсезлек белән Тик бер якка гына төбәлгән. Әнә усал диңгез төпләреннән Таудай дулкын өскә, гүбәннән Күгәрелә, үкерә давыл, алда Каралтылар йөзә — ватылган... Бу нәрсә соң, тәңрем! Я, ходам! Анда якын гына дулкыннарга, Нәкъ ачулы диңгез буенда — Карт өянке, буялмаган капка, Бер иске йорт; шул йорт куйнында Алар яши: ана һәм кызы — Парашасы, хыял йолдызы ... Бу ни, тормыш шулай мәгънәсезме. Болар барысы төштә түгелме? Әллә күкнең мыскыл итеп безне Хурлавымы, җирдән көлүме?
Сихерләнгән кебек егет анда, Бәйләнгәндәй мәрмәр арысланга, Төшә алмый! Тирә-ягында Бушлык, тик су баскан барын да! һәм җилкәсен биреп шунда аңа, Усалланган Нева алдында, Какшамаслык биеклеккә басып Кумир тора, дулкыннардан ашып. Бронзадан койган атында.
ИКЕНЧЕ КИСӘК
Менә Нева дулавыннан тынды һәм вөҗдансыз җимерүеннән туйды. Үз юлына төште ул тагын. Соклангандай үзенең ачуына.
86
Менә карт өянке, капка урыны, Капка аккан бугай ташуда.
Кайда соң йорт? Ачы кайгы тулы Караңгы уй аның башында... Әйләнә ул һаман бер урында, Үз-үзенә нидер сөйләнә, Кинәт маңгаена- суга шунда, Шашып көлә.
Кара күләгә Каплый куркын калган шәһәр өстен, Төнлә халык уяу бу юлы;
Юк хәтердән чыкмый дәһшәтле-көн, Шул хакта сүз бара.
•Таң нуры Арган аксыл болыт аркылы Ялтыратты тыныч кала күген; Ул тапмады бәла эзен бүген — -I Явызлыкның төсе калмаган, Таң яктысы аны каплаган. Үз хәленә кайтты барысы анда. Салкын канлы халык урамнарда йөри, гүя берни булмаган. Менә чиновниклар бара эшкә, Ташлап тыныч кунган урынын кич
тә, Ә сәүдәгәр; — кыю, пошмый һич тә, — Нева аның малын урлаган, Ул ваемсыз ача подвалын, Тозагына төшәр аның йем дә һәм зыянны каплап якын көндә Кайтарырга тели бар малын.
Ә граф Хвастов, шагыйрь, күкләр аны Сөя, ул бер үлмәс җырында, Сөйләп бирде Нева буендагы Бу бәхетсез көннәр турында.
Ләкин Евгением бичара, Тузәлмады, мескен, ни чара, Зәгыйфьләнде акыльп, какшады, Дәһшәт аны җиңеп ташлады. Колагында һаман улады Шашкан Нева һәм ' җил дулавы. Куркынычлы уйлар күмде аны, Гел ниндидер төшләр газаплады. Үтте атна, үтте ай менә, Ул кайтмады бер дә өенә.
Вакыты узгач хуҗа түзмәде, Бушап калган ялгыз бүлмәне Ул бирде бер ярлы шагыйрьгә. Ә Евгений һаман килмәде, Әйберләрен алыйм, димәде. .Читләште ул бик тиз бу җиргә.
Масаюлы караш белән шунда Агып китте ташлап корбанын. Шулай, кайчак кансыз өерен җыеп Авылларны талый юлбасар, Вата, җимерә, көчли, үгерә суеп, Куба шау-шу, сүгенү, аһ да зар!.. Авырайгач тартып алган малы, Карак туйгач талап йөрүдән, Ашыга юлда чәчә-түгә аны Кача, куркып куа килүдән.
Таш урамнар судан арынды, Ташу инде, егет ашыкты Сабырын җуеп, каушап, өметләнеп, һаман тыналмаган Невага. Ә елгада җиңү — тантана, Төпләрендә гүя яна учак, Дулкыннары шаулый күбекләнеп, һаман кайный, һаман болгана, Яу җиреннән качкан атка ошап, Нева суы авыр тын ала. Егет карый алга, көймә күрә. Эзләгәнен тапкан кебек гүя, Чаба, чакыра көймә иясен. Ун тиенгә килешү белән шунда, Алып китә куркынычлы юлга Евгенийны гамьсез көймәчем. Дулкыннарга каршы озак вакыт Нык тартышты оста ишкәкче, Көймә хәзер иде суга батып Курку белмәс ике иптәшне Югалтырга, — тик ул батмады, Ярга чыкты аргы яктагы.
һәм бәхетсез егет йөгереп китте Урам буйлап таныш урынга. Карый, тану мөмкин түгел иде. Коточыргыч күренеш! Юлында Каралтылар, йортлар: кайсы ауган, Кайсы агып киткән дулкыннан, Кайсылары сүтелеп, тузып калган, Кайберләре күчкән урыныннан; Тирә-якта сугыш кыры кебек Тик үлекләр ята. Безнең егет Газаплардан арып, интегеп Алга чаба, онытып бар дөньяны, Ә билгесез язмыш көтә аны, Ачылмаган серле хат кебек. Менә йөгерә инде бистә аша, Менә култык һәм йорт якында... Нәрсә соң бу?..
Ул туктады. Шаша — Артка чигә, атлый тагын да. Карый-карый бара... Эзли һаман. Менә таныш йортның нигезе кал
ган;
87
Җәяү йөри гел көй буена Төнлә пристаньда ул куна; Инде хәер сорап туена. Киемнәре теткәләнгән тузып. Таш ыргыта киткән чакта узып Шук малайлар аныц артыннан. Тапталмасын өчен кучер юлда Бик еш аңа камчы белән суга, Узып киткән чакта якыннан, Чөнки барыбер аңа нинди юл да: Коточыргыч авыр кайгылардан Ул миңрәгән, язган акылдан. Яшәүчесе түгел якты көннең һәм ул түгел җайсыз бер өрәк, Ерткыч түгел, тик бәхетсез гомерен Алып бара шулай өстерәп...
Бер вакыт ул йоклап ята иде Пристаньда — Нева ярында. Матур җәйләр узып, көннәр инде Көзгә таба барган чагында. Салкын сулап җилләр исә әнә, Пристаньга чал дулкыннар бәрә, Күбекләре шаулый зарланып, Бусагага килгән кеше төсле Илтифатсыз судка ялварып. Ул уянды. Ямьсезләнгән һава: Улап җилләр исә, яңгыр ява, Җилгә кушылып төндә еракта Сакчы тавышы килә колакка. Сикереп торды Евгений шунда, Узган дәһшәт аның уенда Чагылып үтте, бик тиз урыныннан Күтәрелде, басты аякка, Китте салмак, кинәт юлыннан Тукталды һәм каушап як-якка Каранды ул, курку йөзендә. Менә баганалар төбендә Күрде үзен зур йорт янында. Арысланнар анда тагын да, Басып тора алар икесе, Гүя җанлы сакчы шикелле. Караңгыда аның алдында, Әйләндереп алган биек тауда, Кумир утыра кулын сузып алга Бронзадан койган атында.
Евгением кинәт сискәнде, Уяндылар дәһшәт хисләре — Коточыргыч уйлар аңында. Ул таныды, тпрә-ягында Ерткычланып дулкын уйнаган, Давылланып ташкын дулаган Бу урынны, таныш мәйданны да, Ике арысланны һәм тагын да Бакыр башйн горур күтәреп,
Кулы белән алга күрсәтеп Торучыны калкып бу төндә; Әйе, аның әмере белән монда Шәһәр үскән диңгез төбендә... Куркыныч Ул шомлы караңгыда! Нинди уйлар аның башында! Нинди көчләр яши җанында! Нинди ялкын аның атында! Кайда чабасың син, әй горур ат, Ашкынасың кайсы илләргә, Күтәрелгән тоякларың туктап Төшәр икән кайсы җирләргә? Әй, язмышның көчле хөкемдары, Биеклектә чая атыңның Тоткач тимер авызлыгын тартып, Үрә баскан кебек атың ярсып, Тирән упкыннардан Россияне Югарыга, өскә ашырдың.
Бер әйләнде Кумир тирәсендә Ул дивана егет һәм аныц Күз карашы бөек иясендә — Патшасында ярты дөньяның. Сулышы кысты аның күкрәген, Томан басты тонык күзләрен, Тимер рәшәткәгә башын куйды, Каны кызды, җанга ялкын тулды, Җансыз, горур бу сын каршысында Караңгылык басты йөзләрен. Кара көче ташып шашкансыман, йозырык төеп, теше арасыннан Пышылдады усал сүзләрен: «Яхшы, — диде, үчтән калтырап, — Могъҗизалы бөек төзүче, Эләгер сиңа!..» Менә мескен кеше Каушап калды, качты тиз, ерак, һәм ул тойды, курку басты җанын. Гүя ачу белән кинәт яна, Борыла башлый йөзе аңа таба ' Куркынычлы бөек патшаның...
Буш мәйданнан йөгерә ул, менә Арттан куган тавыш ишетелә, Гүя күкләр күкрәп калтырый, Дага тавышы чыңлап яңгырый Урамнарның ташлы юлында, Агарынган айның нурында, Кулын алга сузып биеклектә Бөек патша куып арттан килә Чыңлап чаба торган атында, Шашкан Евгенийның артында Төн буенча гел эзеннән калмый, Бакыр атта һаман аны каулый, Дага яңгырый урам ташында.
Шуннан бирле мәйдан, аша аңа Туры килсә әгәр узарга»
йөзен кинәт курку төсе ала. Газапларын теләп җуярга Ашыгып куя кулын күкрәгенә, Аптыра}' һәм каушау күзләрендә, Бүреген салып, карап түбәнгә, Читтән уза.
Әнә, үзәндә — Атау күренә диңгез буенда һәм балыкчы шушы урында Ятьмә сала туктап кайчакта, Кичке ашын пешерә учакта. Я чиновник килә көймәдә, Буш атауга кайчак ял көне, Анда такыр — үсми үлән дә. Ташу уйнап монда бер өйне Алып килгән, һәм ул еракта Ошап тора үскән куакка. Үткән язда монда килгәннәр, йортны төяп алып киткәннәр, Җимерек булган ул, нык ватылган. Шашкан егетем шунда табылган: Бусагада аны күргәннәр, һәм кабергә җирләп салкын тәнен, Алла хакы өчен күмгәннәр.
Нури Арсланов тәрҗемәсе.