Логотип Казан Утлары
Роман

АЛТЫН ЙОЛДЫЗ


ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
J
Июль башларында капитан-лейтенант Шаховскийның су асты көймәсе, сугышчан боерык алып, диңгезгә чыкты. Көндез дошман самолетларыннан яшеренеп, көймә су астыннан барды. Төнлә өскә күтәрелде.
Кечкенә рубкада өч кеше басып тора иде: көймә командиры Шаховский, штурман һәм рулевой. Капитан-лейтенант нык, таза гәү- ’дәле, киң җилкәле, кыска муенлы, аякларын җәебрәк баскан да, кара күн перчаткалы кулларына бинокль тотып, горизонтны күзәтә. Штурман аңардан чак кына озынрак һәм гәүдәгә дә күп нечкә. Әгәр ерактан карарга мөмкин булса, имән белән наратны хәтерләтерләр иде.
Командирлар ашыкмыйча гына үзара сөйләштеләр.
— Ычкындырмабыз дип уйлыйм, — диде штурман.
Капитан аңа кыска муенлы башын борды.
— Уйлыйсыз... Сез нәрсә уйламассыз!
Командирның тавышында канәгатьсезлек тоны иде. Ул үз кулы астындагы кешеләрнең үз-үзләренә нык ышанмыйча сөйләүләрен яратмый иде. Штурман үзенең ялгышын бик тиз төзәтте.
— Ычкындырмабыз, иптәш капитан-лейтенант!
— Менә монысы — алтын сүз.
«Алтың сүз — слово-золото» Шаховскийның еш куллана торган яраткан әйтеме иде.
Командирлардан арттарак баскан, өченче кеше — рулевой — Галим Урманов иде. Сугыш башлану аркасында ул хәрби-диңгез мәктәбен тәмамларга өлгермәде. Аны, башка отличник курсантлар белән бергә, өлкән кызылфлотчы исеме биреп, су асты көймәсенең штурман командасына билгеләделәр.
Биш-алты минут чамасы вакыт үтте. Командир да, штурман да дәшмәделәр, гүя алар төнге диңгезнең серлелеге эченә йотылганнар иде. Бу төнге серлелек, бигрәк тә очсыз-кырыйсыз диңгез өстендә өч кешенең бәләкәй рубкада басып торуы Галимнең күңелен кузгатып җибәрде. Аңа 6v чынбарлык түгел, ә Жюль-Верн романнарындагы хыялый бер дөнья кебек тоелды.
Бераздан Галим артына борылып карады: туган җир ярлары күренмиләр иде. Инде яктыра да башлаган бик кыска төньяк төненең рәшә-
9 Дәоамы. Башы 3, 4 саннарда.
4. .С. Ә." №
50
сенә тоташып, бары көймә артыннан чыккан озын дулкын гына бөтерелә. Жил юк, диңгез өсте тыныч, йокымсыраган кара хәгфә дулкыннар ялкау гына чайкалалар, һава шактый салкыича. Аяк астында көймәнең җанлысыман чак кына дерелдәп торганлыгы сизелә һәм, диңгез төбеннән килгәндәй, дизельләрнең тигез тавышлары ишетелә. Бу дизель тавышларын бары су өстеннән барганда гына ишетергә мөмкин, су төбенә китү белән алар туктыйлар, көймә тавыш чыгармыйча эшли торган электро-моторлар белән генә бара башлый.
Иксез-чиксез диңгез өстенә карап, рубкада барган Урманов гаҗәп тойгылар кичерде. Ул һични күрә алмаслыгын яхшы белсә дә, тагын бер тапкыр артына борылып, туган ил якларына карады һәм еракта аның тонык ярларын күрмәгәч, чын күңеленнән уфтанып куйды. Бу куркудан уфтану түгел, бу Галим өчен ниндидер башка, яңа бер тойгының тууы иде. Ул аны сугышчан тревога буенча беренче тапкыр диңгезгә чыккан көнне сизә башлады. Ләкин ул көнне яшь кызылфлотчы шундый бер эчке киеренкелектә иде, үз тойгыларын аныкландыру түгел, бик гади нәрсәләрне дә аңлый, гомумиләштерә алмады. Аннары бу яңа тойгы ул көнне бөтенләй бәләкәй, иң ерактагы йолдыз кебек, томан эченнән чак- чак җемелди иде.
Галим диңгез сугышлары турыйда бик күп укыган, ишеткән, ә тактик өйрәнүләрдә үзе дә «сугышка» катнашкан булуга карамастан, — сәер дә соң ул тәҗрибәсез яшь йөрәк! — менә алар диңгезгә чыгарлар да хәзер үк сугыша да башларлар һәм шунда ук ул үзенең искиткеч сугышчан батырлыкларын күрсәтергә тотыныр дип уйлый иде.
Ләкин беренче рейста боларның берсе дә булмады, көймә, диңгезне «сукалап», дошман белән бәрелешмичә, үз базасына кайтты. Ул көнне Галим бер кем белән дә сөйләшмәде.
Бүген исә, сугышчан операциягә икенче тапкыр чыккан вакытта, ул инде алай беркатлы кыланмады. Полит-информация вакытында аларга иптәш Сталинның өченче июльдәге чыгышын укыдылар. Башланып киткән сугышның чын мәгънәсен аңлар өчен һәм аңа карата үзеңнең мөнәсәбәтеңне билгеләр өчен, бу тарихи документ шул кадәр мөһим иде, Галим бик ныклап өйрәнергә кереште. Шуннан соң аның күз алдындагы ниндидер пәрдә күтәрелгән кебек булды, ул сугыш вакыйгаларын бүтән яктылыкта күрә башлады. Сугышның бик зур буласын, дошманны бер селтәнүдә генә бәреп егып булмаслыгын һәм, бигрәк тә, беренче уңыш- сызлыктан соң ук җебемәскә кирәклеген аңлады.
Көймәдә Галим главстаршина Верещагин һәм мичман Шалденко белән аеруча якынлашты. Андрей Верещагин баһадир гәүдәле, чуен кебек кара тәнле диңгезче иде. Аның куәтле кул башларында һәм беләкләрендә якорьлар, киң күкрәгендә канатларын җәйгән бөркет сүрәте инә белән чәнчеп төшерелгән. Беренче вакытларда Галим Верещагинның бары тышкы кыяфәтенә генә сокланып йөрде, чөнки бу кеше аның хыялындагы диңгезчегә бик нык ошаган иде. Соңыннан Галим бу баһадирның бөркетле күкрәгенә ишерелгән йөрәген дә күрәсе, аңлыйсы килде.
Петро Шалденко исә, беренче көннән үк эчкерсез бер кеше булып күренде Галимгә. Чыннан да, бу урта буйлы, тулы гәүдәле, ачык йөзле кешенең эчендә бүтәннәргә мәгълүм булмаган һичбер яшерен сер юктыр шикелле иде. Борын төбендә генә калдырып кырылган җирән мыегы, шундый ук җирән төстәге куе кашлары астындагы зур соры күзләре хезмәттән тыш вакытта аны бөтенләй үз итәләр" иде *
Алар, беренче тапкыр сугышчан боерык алып/ диңгезгә чыккач, бервакыт, офыкта немец самолетлары күренде. Коймә ашыгыч рәвештә су астына төшә башлады. Соңыннан аның ян-якларында самолетлар- дан ташланган тирәнлек * бомбалары ярылырга тотындылар. Шул чак-
♦ Тирәнлек бомбалары — глубинные бомбы.
51
та Галим ничектер Андрей Верещагинның йөзенә карап алды. Аның кара тутлы йөзе агарынган иде. Үзе артык курыкмаган, дөресрәге куркынычның хәвефен тулысыңча аңлап җиткермәгән Галим эченнән:—«Әллә бу тыштан гына пәһлеванмы?» дип Верещагин турында шикләнеп уйлап алды. Бу уй аңа соңыннан да тынычлык бирмәде. Ике арада башланып килә торган дуслыкны бозмас өчен, Галим Верещагинның үзе белән аңлашырга ашыкты. Бер җаен китереп, ул аңа:
— Старшина, син үлемнән бик куркасың, ахрысы? — диде.
Андрей, үзенең кечкенә күзләре белән Галимгә текәлеп,
— Син бу сорауны кайдан алдың? — диде. Галим аның тавышында ачулану сизде.
— Бер кайдан да алмадым, ә бомбежка вакытында синең үлек кебек агарынуыңны күрдем. Шуннан уйладым...
Верещагинның кечкенә күзләре зур булып ачылдылар, кашлары маңгаена сикерде. Аннары кара, каты төкле кашлары яңадан түбән төштеләр, күзләре тагын да кечерәеп, тар ярыксыман гына калдылар.
— Мин агарындым? Андрей Верещагин агарындымы? — дип тавышын пышылдауга кадәр түбәнәйтеп сорады ул. Галим аның бораулап, торган кара күзләренең камчылавына түзде.
— Мин ялганламыйм, старшина, дөресен әйтәм.
Верещагин урыныннан сикереп торды, кубрик буйлап бер-пке әйләнде дә, кинәт кырт борылып,
— Син моны чыннан да күрдеңме?—дип сорады һәм Галимнең, җавабын да көтмичә чыгып китте. Урманов ирексездән: «Моның батыр булып күренергә тырыша торган гадәте дә бармыни әле?» дип уйлады.
Вахтадан соң Андрей үзе Галим янына килде һәм аның иңбашына авыр кулын салды.
— Үткен дә соң синең күзең, братишка. Аннары туры әйтә дә беләсең. Мактыйм.
— Мине һәрвакыт, һәр нәрсә турында туры сөйләргә өйрәттеләр. Мин сине кимсетергә теләмәдем...
Верещагин аны бүлдерде:
— Моны мин беләм. Ләкин тыңла, мин дә синең соравыйа җавап бирергә тиешмен.
Верещагин папирос алып авызына капты. Шул чакта алар янына мичман Шалденко килде. Флотчылар, торып, аңа честь бирделәр.
— Утырыгыз, утырыгыз, — диде Шалденко һәм, — гәп нәрсә турында бара? — дип сорады.
— Менә Урманов мине куркаклыкта гаепли, — диде главстаршина.. Мичман елмайды.
— Шулай укмыни?
— Сии, ди, бомбежка вакытында нигә агарындың? —ди.
— Я-я, шуннан, кызык замечание.
Шалденко терсәгенә таянып, каядыр читкә карап утырган Галимгә» күз төшерде.
— Башта бу сүзләргә минем хәтерем калды, — диде главстар- шина.— Андрей Верещагинны куркакка исәплиләр! Моның өчен мин теләсә кемнең яңагына суга алам...
Галим күз кырыйлары белән аңа карап алды.
— Ләкин Урманов моны мине мыскыллар өчен әйтмәде... Ул аңламый әле. Кеше куркудан гына агарынмый бит, юк, кеше үзенең йөрәге зәгыйфь булганлыктан гына агарынмый, — дип кабатлады г.тавстар- шииа һәм үз фикерен куәтләр өчен мичманга карады. — Дөрес бит . мичман?
Шалденко мыек астыннан хәйләле генә елмайды.
— Дөрес шикелле.
52
— Ә тәҗрибәсез юнгага һәммәсе бер!
Урманов, кызып, үзенең соравын яңадан куйды:
— Ул вакытта нәрсәдән агарындың соң? Тикмәгә түгелдер бит.
— Әлбәттә, тикмәгә түгел. Тикмәгә барышняларның гына йөзләре агара.
— Сузма, Андрей, күрәсең кешене ничек интектерәсең, — диде Шалденко.
— Сузмыйм. Тик монда мәгънәне аңларга кирәк. Мин чыннан да агарындым, аны Урманов дөрес әйтә, тик үлемнән куркып түгел, ә сугышның беренче көннәрендә үк, Ватан өчен, мине кеше иткән, тормыш төбеннән күтәргән Ватан өчен рәтле бер нәрсә дә эшләмичә, бер генә фашистны да су төбенә җибәрмичә үлүдән курыктым. Аңлашыламы бу, юкмы? Ничек әйтергә сезгә: әгәр син үз-үзеңне намуслы кеше итеп, совет кешесе итеп саныйсың икән, мондый хәлдә йөзең түгел, чәчең агарса да гаеп түгел, йөрәгемдәгеме мин, бәлки, үзем сизгән кебек ачык итеп әйтеп тә бирә алмый торганмындыр. Ми», зур укымышлы кеше түгел. Ләкин совет кешесе булып уйлый беләм. Уем минем хак.
— Болар бар да билгеле, аңлашыла, — диде Урманов.
Верещагин ана карап башын селекте.
— Юк, Урманов, күзләреңнән күрәм, син барысын да аңламыйсың Моны аңлар өчен, братишка, аны йөрәктән кичерергә кирәк. Ә син яшь әле.
Ул көнне Галим аңа бу сүзләре өчен үпкәләгән дә иде. Ләкин бүген, су асты көймәсенең өстендә барганда, бигрәк тә туган җир ярларына борылып караган чагында, ул Верещагин сүзләренең дөреслеген ачык төшенде. Бүген аның күңелендә туган тойгы белән глав- старшина сүзләре арасында ниндидер бик якын бәйләнеш бар пде кебек.
Галим үз-үзен тирәнрәк аңларга тырышты. Хәзер ул матур кызга гашыйк булган гамьсез бер малай түгел инде. Буй-буй матрос күлмәк, ефәк тасмалы безкозырка, киң балаклы чалбар, калын олтанлы ботинкалар, җиз төймәле кара бушлат кигәч, ул ничектер олыгайган, җитдиләнгән кебек булды. Аннары училищеда уку, диңгезгә чыгулар, бигрәк тә утлар, сулар кичкән кешеләр белән якыннан аралашулар аны тыштан гына түгел, эчтән дә бик нык үзгәрттеләр. Шулай да ул әле яшь Һәм аның чыныгу көннәре алда иде әле. Главстаршина дөрес әйтте.
Вахтадан бушагач, Галим үзенең ачылма койкасына менеп ятты һәм, кулларын баш астына куеп, уйлана башлады. Көймә инде сугыш операциясе зонасында, һәр минут саен дошман белән очрашу булуы мөмкин.
Саф һавадан кергәннән соң көймә эчендәге тынчу һава аеруча нык сизелә. Отсеклар, эшләп Торган аккумуляторларның тимер исе белән, машина мае исе белән тулган. Бөркү, күкрәк киереп, рәхәтләнеп сулар өчен һава җитешми.
Аргырак почмакта моторист Митрофанов үзенең башыннан үткәннәрне сөйли иде. Галим ирексездән аның сүзләренә колак салды.
— ... Дулкыннарда күп чайкала торгач, туганкайларым, безнең naj роходыбыз Испаниянең шау-шулы бер портына килеп туктады. Иптәшләр беләи ярга төштек. Шунда йөри торгач, Испания истәлеге итеп, бөдрәш бер эт һәм ак тычканнар сатып алдым...
Кемдер көлеп җибәрде.
— Заграницада эт белән тычканнардан юньлерәк әйбер тапмадыңмыни, Митрофанов?
Көлеп әйтелгән бу сүзләргә мотористның бер дә исе китмәде, ул бик җитди итеп җавап кайтарды:
—Юньлерәк әйберләр, туганкаем, алар безнең үзебездә дә җитәрлек. Бик беләсең килсә, заграница ул күбрәк үзенең шылтыр-пылдыр-
53
лары белән мәшһүр. Папиросларын менә дигән капларга тутыралар, әллә нихәтле ялтыр кәгазьләргә урыйлар, ә эчендә... тирес 'кенә.
— Анысын беләбез, менә син әйт, ак тычканнарны нигә алдын—' мичләреңне чистартыргамы?
Кычкырып көлү тавышыннан кубрик эче дер селкенеп китте. Галим дә елмайды. Ләкин аның күңелендәге үз-үзеннән канәгатьсезлек тойгысы җуелмады. Шушындый бер минутта кешеләрнең кызыл күзле ак тычканнар турында көлә-көлә сөйләшүләрен ул аңлый алмады.
Верещагин да, кайтып, үзенең ачылма койкасына менеп ятты.- Койка аның буена кыска булганга, ул аякларын бөкләп куйды.
— Син нигә Демон шикелле күңелсез? — диде ул Урмановка.
— Ә ни дип миңа шатланырга. Фашистлар безнең илебезне җимерәи- ләр, ә без, данлы моряклар...
— Синең бик сугышасың киләмени?
Урманов Верещагинның ирониясен сизде һәм, шуиа үч итеп,
— Килә шул! — диде.
Верещагин терсәгенә таянды һәм, үзенең кечерәк күзләрен кыса төшеп, Галимгә текәлде. Ул көлми иде инде.
— Урманов, — диде ул бик җитди итеп. — Мин синнән күптән со- рамакчы идем, нигә син партиядә түгел?
— Мин комсомолец... яшь әле...
— Комсомолец булу әйбәт. Тик мондый авыр елларда партиягә тагын да якынрак булырга кирәк. Моны мин сиңа чын күңелемнән әйтәм.
Верещагинның көтмәгәндә сүзне бу якка борып җибәрүе Галимне шатландырды. Ул күптән инде, әле Казанда чакта ук, партиягә керү турында хыяллана иде. Ләкин һичнинди сугышчан эш күрсәтми торып гариза бирергә тартынды. Җыелышта аның сугышчан характеристикасы белән кызыксыначаклар бит. Ул ни әйтер? Вәгъдәләр бирерме? Кемгә кирәге бар үтәлмәгән вәгъдәләрнең.
Урмаиов, кулларың баш астыннан алып, Верещагинга таба борылды да, терсәгенә таянды.
— Мин күптән инде сине күзәтәм, — диде Верещагин, тыныч кына, — син әйбәт егет, дисциплиналы...
Галим көлемсерәде.
— Алай дип әйтү иртәрәк... Мин әле бер эш тә күрсәткәнем юк.
— Ничек, юк? — дип Верещагин кара кашларын җыерды. — Ә ко-мандирның приказ белән рәхмәте. Син, братишка, андый эшләр белән шаярма! Сугышчан корабта командирдан рәхмәт алу — зур эш ул!
Галимгә чыннан да көймә командиры приказ белән рәхмәт белдергән иде. Бу үткән сугышчан операция вакытында булды. Диңгездә шторм күтәрелде. Давылның иң котырынган вакытында* көймәнең винты эшләүдән туктады.
Мичман Шалдеико һәм кызылфлотчы Кусков өскә күтәрелергә һәм винтны төзәтергә боерык алдылар. Алар артыннан ябылган люк бераздан яңадан ачылды һәм йөзе агарынган мичман Кусковның һәлак булуы турында хәбәр итте.
Үзәк отсекта, командир белән янәшә басып торган Верещагин, бу хәбәрне ишеткәч, кулын чигәсенә күтәреп,
— Иптәш капитац-лейтенант, миңа өскә чыгарга рөхсәт итегез, — диде. Главстаршинадан соң, шул ук сорау белән Урманов та 'командирга мөрәҗәгать итте. Шаховский каршы килмәде. Тик сак булырга һәм билләренә бау бәйләргә кушты.
Тәмам чыланган мичман, рубкадан койрыкка таба көймә өстеннән сузылып стерженьга ике кулы белан ябышып, аларны көтеп тора иде. Рубкага күтәрелүчеләрне күргәч, Шалденко нидер кычкырды. Ләкин
54
җил үкерүеннән аның тавышың ишетергә мөмкин түгел иде. Флотчылар, стерженьга тотынып, җил һәм дулкыннар белән көрәшә-көрәшэ койрыкка таба үттеләр.
— Суга! — дип кычкырды мичман.
Главстаршпна шунда ук мичман тотып торган бау буенча суга шуды һәм күз ачып йомганчы дулкыннар арасында юк булды. Биленә бәйләнгән бау соңгы чиккә кадәр тартылды. Аннары су эченнән аның кечкенә башы күренде. Галим, коты очып, кайнап торган диңгезгә карады. Анда, түбәндә өскә чыгарга теләге барлыгын белдергәндә, ул диңгезнең бу кадәр дәһшәтле булуын күз алдына да китермәгән иде. Верещагин Галимгә күренми. Бәлки, ул да Кусков кебек, дулкыннар арасында югалгандыр инде.
Галим Верещагин артыннан кыю рәвештә суга төшәргә үзендә көч. тапмыйча, Шалденкога карады. Шалденко исә, бауга ябышып, Верещагинга нәрсәдер кычкыра. Дулкыннар үкерүе һәм җил улавы аның тавышын яхшылап ишеттерми.
Көчле вал, көймә аша сикереп, Галимне күмеп китте. Бер секундка ул күздән югалды. Ә дулкын үткәч, тәмам чыланган килеш, авыр сулый- сулый, куркудан зур ачылган күзләре белән әле Шалденкога, әле рубкага карады.
— Урманов, син нишлисең, суга!.— дип кычкырды мичман. Галим билендәге тимер кисә торган кайчыны капшап ады да мичман турылап торган бау буенча суга шуды. Иптәшләреннән берсе дә бу минутта аның ниләр кичергәнен белми калды. Ә көймә винтыннан тимер челтәр алып ташлангач, иптәшләре аны беренче сугышчан чыныгу белән котладылар. Галим аларның күзләренә карамас өчен читкә борылды.
Верещагин менә шул вакыйганы телгә алды.
— Партиягә керер өчен, Андрей, бу аз бит. Мин үзем башлап суга төшмәдем, синең артыңнан гына. Анда да...
— Беренче тапкыр бу начар түгел. Син бит партиягә герой булгач кына керергә уйламый торгансыңдыр? Әгәр шундый уең бар икән — син ялгышасың. Партия үзенә яңа членнар алганда ул принцип белән эш итми. Мөһиме шунда, син партия эшен уз эшең итеп күрә бел, шуның өчен актык сулышыңа кадәр көрәшергә әзер бул.
Урмановның күңеленә җылы йөгерде. Ул өмет һәм курку белән сорады:
— Димәк, мине алырлар, Андрей?
— Әлбәттә. Беренче рекомендацияне үзем бирәм. Икенчесен мичман Шалденко бирер. Өченчесен комсомолдан алырсың. Әйдә, төш, яз гариза.
— Тукта, Андрей. Нигә ул кадәр ашыгырга. Мин уйларга тиешмен. Бу бит шәһәргә чыгуны сорап рапорт язу түгел.
— Анысы дөрес, уйла, тугай, уйла. Партиягә керү кеше гомерендә иң зур, иң әһәмиятле вакыйга. Үзеңне һәрьяклап тикшереп чыгарга кирәк. Уйла, мин комачауламыйм.
Андрей икенче якка борылды һәм, башын беләгенә куеп, күзләрен йомды. Галим исә ачык күзләре белән түшәмгә текәлгән килеш, тирәннән тирән уйларга чумды. Ул пионер чакларын, Москва паркында, факеллар яктысында, чал чәчле большевик артыннан тантаналы вәгъдә сүзләрен кабатлаган минутларын, комсомол җыелышында башын иеп утыруларын, озату мәҗлесендә әтисенең әйткән сүзләрен исенә төшерде. Нигә укыды, нәрсәгә хәзерләнде соң ул? Партиядән тыш ул яши аламы? Юк, партиянең бөек коммунизм төзү өчен көрәшеннән тыш ул үзен күз алдына да китерә алмый. Әгәр аның тормышында шул зур максат булмаса, аның дөньяда яшәвендә ни мәгънә? Аны партия идеяләреннән аерсаң, ул кем булып калачак? Гомере тарихка бертөрле эз калдырмый торган кечкенә, әһәмиятсез бер җан иясе булып кына калачак ич ул. Ә
55
Галим — яшь совет кешесе — андый өлешкә риза була аламы соң? Юк, риза була алмый. Партия эше — аның эше, партия максаты — аның максаты. Бу ягы ачык. Ләкин ул партия члены дигән бөек исемне акларлык көчне үзендә табачакмы? Большевик характерын билгели торган тирән сыйфатлар аңарда бармы? Иртәрәк түгелме әле шундый зур адым атларга. Бәлки, бераз чыныгырга кирәктер.
Галим озак уйланды. Верещагин, сөйләшәсе бик килсә дә, аны уйла-рыннан бүлдермәде. Киресенчә, Урмановның партиягә керер алдыннан шулай җитди уйланулары аңа ошады.
— Мондый кеше партия члены исемен югары тотачак, — дип уйлады ул.
Ниһаять, Урманов үзе аңа дәште:
— Андрей, син йокламыйсыңмы?
— Юк.
— Гариза язарга булышмассыңмы?
— Ә син барысын да уйлап бетердеңме?
— Барысын да уйлап бетерергә мөмкин түгел. Иң мөһиме турында уйладым: минем гомерем актык сулышыма кадәр партиягә бирелгән булырга тиеш.
— Дөрес.
Верещагин урыныннан сикереп торды. Аның артыннан Галим дә койкасыннан төште һәм алар, икәүләп, гариза язарга утырдылар.
Күптән инде дошман белән очрашырга вакыт. Ләкин дошман кораблары күренми. Аның каравы самолетлар иртәдән кичкә кадәр күктән китмиләр. Төньяк төннәре артык кыска булганга, көймә күбрәк су астыннан бара, ә өстә бары бөтен нәрсәне күрә торган перископның сыңар күзе генә кала. Ә көймә эчендә көндәлек тормыш дәвам итә. Акустиклар бер өзлексез диңгезне тыңлыйлар, радистлар эфир белән мәшгульләр. Машинистлар, электриклар, командирлар һәрберсе үз эшен башкара. Вахтадан буш кешеләр, үзәк отсекта җыелып, шашка-шахмат уйныйлар, яисә үзара сөйләшеп, башларыннан үткәннәрне искә алалар.
Гаризаны язып Верещагинга биргәч, партия җыелышы кайчан булыр дип дулкынланып көтеп торган Галим янына Ломидзе килде, һәм кинәт:
— Урманов, синең сөйгән кызың бармы? — дип сорады. Галим гаепле кеше кебек кызарды».
— Әһә, кызарасың, димәк, бар,—диде Ломидзе, елмаеп. — Рәсемен күрсәт.
— Юк-ла.
— Күрсәт, боргаланма!
— Юк, дим ич.
— Менә шайтан җан!—диде Ломидзе, кара күзләрен ялтыратып.— Нигә -ялганлыйсың, күрсәт!
Галим. тартынып кына кесәсеннән Мөнирәнең рәсемен чыгарды, Ломидзе, аны зур учына алып, измим дигәндәй, сак кына тотып, озак карап торды. Язуын укыды: «Лучшему школьному другу, хорошему товарищу Галиму. Будь отважным и смелым моряком. Только смелым покоряются моря...» Ух, шайтан алгыры, шәп әйткән.
Аннары, чак кына көлемсерәп,
— Хәзер артистка түгелдер бит? — дип сорады.
— Юк. Ул врач булырга укый.
— Менә ничек! Димәк, ул безнең братны кискәләячәк.
Ломидзе алар янына килеп чыккан Шалденкога рәсемне сузды.
— Мичман, әгәр менә шундый бер чибәр кыз, синең корсагыңны ярып, йөрәгеңне кисә башласа, ни әйтер идең?
— О-о, чын Ундина! — диде Шалденко.
— Юк, син әйт, йөрәгеңне кисә башласа, ни әйтер идең? Ә, мичман?
— Үзем теләп аның пычагы астына ятар идем!
56
Галим мичманның бу сүзләреннән тагын да кызара төште. Ул үзен шаярталар дип уйлады. Ләкин көтмәгәндә Шалденко рәсемне аңа сузды да, сәер бер тавыш белән:
— Сөй һәм сакла син аны, Урманов! — диде һәм китеп барды. Галим аның башын бөгеп чайкала төшебрәк атлап, үзәк отсектан чыгып китүенә карап торды да, сорау белән Ломидзега борылды.
— Ни булды?
Ломидзеның йөзендә дә баягы күңеллелек юк иде инде.
- Сугышның беренче көнендә...— диде ул әкрен генә, — немецлар бомбежкасы вакытында аның кәләше һәлак булган. Миң рәсемне аңа биргәндә моны исемнән чыгарганмын. Уңайсызрак хәлгә калдык. Эх...
Галим мичманның шундый зур кайгысы барлыгын белми иде әле.. Ана бик авыр булып китте.
2
Икенче көнне капитан-лейтенант һәм штурман белән бергә рубкада торган вакытта Верещагин еракта, карлы фиордлар фонында, ниндидер шикле нокталар күрде. Шунда ук бу хакта командирга хәбәр итте. Ша- ховский һәм штурман, бинокльләрен • күзләренә күтәреп, карап бара башладылар.
— Алексей Алексеевич, сезнең фикерегез? — дип сорады командир, күзәтүдән туктамыйча.
— Фиордлар миңа таныш. Бу нокталар элек анда юк иде. Конвой булса кирәк.
— Тикшерик.
Көймә ашыгыч рәвештә перископ тирәнлегенә төшеп, фиордларга якынлашты һәм бу нокталарның чыннан да дошман транспорты икәне беленде. Командир торпедаларны хәзерләргә боерык бирде. Күптән көтелгән минут килеп җитте. Көймә һөҗүмгә хәзерләнә! Ничек барып чыгар? Отсекларда барысы тынды. Тик команда тавышлары гына ишетелә.
Хәзер өстә ниләр барлыгын бары тик перископтан карап баручы Шаховской гына күрә иде. Беренче торпеда җибәрелде. Командир янындагы кешеләр барсы да аның йөзен күзәттеләр. Командирның йөзе таш шикелле. Әллә торпеда тимәдеме?
Кинәт Шаховский, кемдер этәргән шикелле, перископның корыч баганасыннан чак кына артка тайпылды һәм яңадан окулярларга текәлде. Аннары аның йөзе яктыра башлады.
— Булды! — диде ул һәм яңа торпедалар хәзерләргә кушты.
Озакламыйча диңгез өстендә дошман транспортыннан бары тик кара төтен генә калды. , '
— Башлап җибәрү өчен ярыйсы, — диде штурман. Шаховский бернәрсә дә әйтмәде. Перископта ул дошман миноносецын күрде. Командирның кыска, кискен боерыгыннан соң көймә эчендә яңадан бөтен нәрсә тынды. ,
Диңгезчеләр тыннары кысылып, дошман миноносецының таранын көттеләр. Ләкин ул, мөгаен, көймәне күрмәде, бары тик тирәнлек бомбалары ташлап, үтеп китте.
Урманов белән Верещагин үзәк постта иделәр.
— Глубанныйларны ташлый, — диде главстаршина пышылдап.
„Тирәнлек бомбалары вакыт-вакыт бик якын ярылалар иде. Көймә чайкалып торды. Аннары бөтенләй якында гына каты шартлау ишетелде һәм электр утлары сүнде.
Берничә минуттан ут кабынды, ләкин бик бөркү булып китте. Галим, башкалар кебек, авызын зур ачып, исни башлады, чигә тамырлары авырттырып, чәнчеп тибәргә тотындылар.
57
— Меиә ул су асты сугышы!
Галим Казанны, гөлләре арасында йомшак кына басып йөрүче әни- сеп, арып-талып эштән кайтучы әтисен, горур, ләкин чиксез сөекле Мөнирәне исенә төшерде. Алар шушы минутта диңгез төбендә, кырык биш метр тирәнлектә ятучы Галим турында уйлыйлар микән?
Бөркүлек торган саен арта барды. Галимнең йөзеннән тир акт»ы, кислород җитешмәгәнлектән сулышы һаман ешайды. Ул, хәлсезләнгән башын борып, иптәшләренә күз төшерде. Алар да, әлсерәп, төрлесе төрле хәлдә утыралар иде.
Галим күкрәк кесәсеннән Мөнирәнең рәсемен чыгарды һәм анын артына кәкре-бөкре юллар белән (аның куллары калтырый иде) болай дип язды: «мин синең турында уйлыйм, Мөнирә...»
Бераздан Галим янына Верещагин килеп утырды.
— Курыкмыйсыңмы? — дип сорады ул.
— Үләсе килми. Мин бернәрсә дә эшләргә өлгермәдем,—диде Галим иреннәрен әкрен генә кыймылдатып, һәм шунда ук сорады: — нигә өскә күтәрелеп карамыйбыз? Бәлки...
— Ярамый. Безне тыңлыйлар, ә су өстендә сагалап торалар. Түзәргә кирәк. Хәлең бик начармы?
— Түзәм әле.
Верещагин бераз эндәшми торды. Аннары төссезләнгән кечкенә күзләре белән Галимгә карап,
— Мин сиңа партия җыелышы турында әйтергә килдем, — диде.
— Партия җыелышы? Кайчан?
— Хәзер!
Галимнең күңеленә шатлык йөгерде, сулышы җиңеләйгән кебек булды.
— Ярый, минем бүтән иптәшләрне күрәсем бар әле, — диде Верещагин һәм бик авыр йөк күтәргән кебек әкрен генә урыныннан кузгалды. Галим ирексездән: «Бөтен кеше хәлсезләнеп яткан бер минутта бу кеше ничек йөри, нинди көч аны йөртә», дип уйлады. Ләкин партия җыелышына барыр өчен үзе дә урыныннан торды.
Компрессорны эшләтә башладылар булса кирәк, сулыш алулары берьюлы җиңеләеп китте.
Галим җыелышка дип килеп кергәндә, үзәк отсекта берничә кеше генә иде әле. Ул бер почмакка утырды һәм озынча кысан отсек буйлап күз йөгертте. Стеналарда төрле трубалар үрелеп беткән, җиз өлешләре күзне чагылдырырлык ялтыратылганнар. Урта бер җирдә Сталин рәсеме. Галим аңа бик озак карап торды.
Җыелыш башланды. Председатель Галимнең гаризасын, рекомен-дацияләрен укыды. Аннары Галимгә борылып,
— Иптәш Урманов, автобиографиягезне сөйләгез, — диде.
Галим имтиханнарга кергән чагында да бу кадәр дулкынланганы юк иде. Ул урыныннан торды һәм, бил каешын рәтләп, өстәл янына килде. Башын күтәреп, утыручыларга карады, йөзенә оялчан елмаю чыкты.
— 1922 нче елда, эшче семьясында тудым. Урта мәктәптә укыдым. Мәктәптән училищега, училищедан менә монда килдем. Бала вакытта пионерда, аннары комсомолда тәрбияләндем...
Галимнең күзләре Верещагинның кечкенә күзләре белән очраштылар. Алар гүя: «Кыюрак бул, туганкай, яхшы сөйлисең», диләр иде.
Ләкин Галимнең сөйләр сүзе бегте. Бөтен биографиясе берничә җөмләдә әйтелде. Шуннан соң нәрсә сөйләргә? Ул, аптырап, иптәшләренә карады. Әмма коммунистларның берсе дә аның биографиясенең кыскалыгына гаҗәпләнмәде. Бу — миллион совет яшьләренең типик- биографиясе иде.
Урмановны бсртавыштан партиягә кандидат итеп алдылар. Комму-
58
нистларның тавыш бирер өчен югары күтәрелгән куллары Урмаиовны да югары күтәрделәр шикелле. Галим өчен тар, кысынкы отсек, кояш килеп кергән шикелле, яктырып китте. Дуслары, иптәшләре аның кулын кыстылар.
Җыелыш беткәч, кормада бик каты шартлау ишетелде. Көймә дә, кешеләр дә чайкалып киттеләр. Компрессор яңадан туктады. Тирәнлекне үлчәү приборларының стрелкалары һаман түбәнгәрәк төшүне күрсәттеләр...
Капитан-лейтенант Шаховскийның су асты көймәсе яңадан өскә күтәрелгәндә, якын-тирәдә дошманның эзәрлекләүче кораблары күренми, акустик диңгездә һичнинди шикле тавышлар ишетми иде.
һаваның дөньядагы бар нәрсәдән дә татлырак икәнен, аны күкрәк тутырып сулый алу чиксез зур бәхет икәнен белер өчен сәгатьләр буенча диңгез төбендә, кислороды бетеп барган кубрикларда ятарга кирәк икән. Су төбеннән күтәрелгән диңгезчеләр салкын һаваны сулап туя алмадылар. Отсектан рубкага чыккан Шалденко түзмәде, калынрак иреннәрен татуировкалы кул аркасы белән сыпырып алып, соры күзләрен кыса төште дә:
— Эх, татлы!—дип куйды, аннары кояшка каш сикертеп:—Яшибез, братишка! — диде.
Диңгез өсте беленер-беленмәс шадралана. Зюйд-ост җиле кайдандыр туфрак исен алып килә һәм бу туфрак исе озак еллар күмелеп юрган йөзем эчемлеге кебек, тамырларга тагын да ләззәтлерәк рәхәтлек бирә.
Үлем куркынычыннан котылу кешеләрдә һәрвакыт катлаулы тойгылар уята. Рухы көчсез кешеләр ул куркыныч турында соңыннан, күп еллар үткәч искә төшергәч тә сискәнеп куялар һәм яңадан шул куркынычка эләгүдән котлары оча. Рухы көчле кешеләр котылу, шатлыгын тирәнрәк кичерәләр һәм тормыш ямен кыенлыкларны җиңә белүдә күргәнлектән, яңа куркынычларга каршы тетрәмичә баралар.
Эфир немец корабльләренең куркынган радиограммалары белән тулды. Алар бер-берсенә: «Русларның су асты көймәсе... Русларның су асты көймәсе...» дип өзлексез хәбәр итеп торалар. Шаховский аларга берсеннән-берсе көчлерәк ударлар ясады. Күп тә үтмәде, аның су асты көймәсе немец кораблары өчен куркыныч дәһшәткә әверелде.
Москва вакыты белән 12.00 сәгатьтә күзәтчеләр немецларның Германиядән Норвегия порты Киркенецка килүче яңа зур конвоен күрделәр. Аның эскорты көчле булуга карамастан, Шаховский мондый табышны болай гына җибәрәсе килмәде. Ул көймәгә ашыгыч рәвештә су астына төшәргә боерык бирде һәм үзе перископка иелде. Аның бергә тоташкан һәм кош канатлары шикелле җәенке кашлары җыерылды. Күзләре кысылып кечерәйделәр, катыландылар. Чокырланып торган нык, көчле ияге тагын да алгарак чыккан кебек булды.
Шаховский көймәне һөҗүм курсына борды. Аннары:
— Торпедаларны хәзерләргә!—дип команда бирде. Көймәдә бары ике торпеда калган иде. Шуңа күрә командир ничек кенә булса да тидерергә теләде.
— Ут!
Торпедалар, диңгезне ярып, дошмаи конвоена таба омтылдылар. Диңгезчеләр йөрәкләре тибүдән туктаган хәлдә тынып калдылар. Алар секундларны санадылар. Мондый чакта секундлар никадәр озак тоела икән! Бер сәгать үткән кебек булды. Кайберәүләргә инде торпедалар тимичә, читләтеп үтеп, диңгез сулары арасында югалдылар шикелле
61
тирәли әйләнеп йөргән кояш диңгез уртасында, бер чите белән су өсте- нә тиеп, бераз туктап торды да, шул туктаган җиреннән үк күтәрелә дә башлады. Офык буйлары көйрәп торган күмер төсендәге кызыл байракка әверелде һәм шул кызыл байрак Ватан өчен башларын салган батырларның кабере өстенә сарылган кебек булды.
— Полный вперед! — диде Краснов. Кая? Анысын берәү дә сорап тормады. Хәзер яр буйларына разведка ясауның кирәге юк икәнен аңласалар да, барысы да Красновка буйсындылар. Ул аларның командирлары иде.
3
Менә шулай җиде диңгезче ялангач таулар арасында калды. Норвегиянең, немецлар басып алган бу өлешендә кешеләр бөтенләй диярлек тормыйлар. Диңгездәге бөтен юллар миналанган булганлыктан, норвег •балыкчылары да биредә күренми иде. Бер якта очсыз-кырыйсыз салкын Баренц диңгезе, икенче якта таулар, таулар...
Красновның компасы бар иде. Ул, туктап, көньяк-көнчЪтгыш юнәлешен билгеләде.
— Киркенецка барабызмы? — дип сорады кемдер.
— Ә син анда немецлар икәнен оныттыңмы әллә, — диде Верещагин. — Немецларга башыңны илтеп биргәнче, шул ялангач таулар арасында ачтан үлүең мең артык.
Совет информбюросы сугышның беренче көннәрендә үк Мурманск юнәлешендә каты сугышлар барганлыгын хәбәр иткән иде. Шуны исәпкә алып, Краснов яр буйлап бармаска, ә Төньяк Финляндия урманнары аша Кандалакша районына чыгарга карар итте. Урман, бер яктан, яшеренеп барырга мөмкинлек бирсә, икенче яктан, анда һәрвакыт азык табып була иде. Ләкин Краснов бу вакытта Кандалакша юнәлешендә дә каты сугышлар барганын һәм дошманның сан һәм корал ягыннан өстен көчләре басымы астында безнең аз санлы пограничникларның чигенүен белми иде.
Диңгезчеләр, бик аргач, ташлардан хасил булган бер куышта җилдән ышыкланып, бер-берсенә сыенып яттылар. Башта берсе дә йоклый алмады. Урманов Верещагинның киң аркасына сөялгән килеш, көймә турында, партия җыелышы турында уйлады. Аны партия сафына алырга дип кул күтәргән кешеләрнең күбесе юк иде инде хәзер. Ләкин алар ышанган, алар көрәшкән бөек эш бар, ул эш мәңге яшәячәк.
Иртән кузгалып китәр аддыннан Краснов мичманга диңгезчеләрне сафка тезергә кушты. Мичман шунда ук аның боерыгын җиренә җиткерде.
— Иптәшләр, — диде Краснов, саф алдына басып. — Без җидәү калдык. Ләкин һәрбер кызылфлотчы ун фашистка каршы тора ала. Шуңа күрә мин үзебезне «диңгез отряды» дип атыйм. Отряд белән командирлык итүне үз өстемә алам. Минем ярдәмчем итеп мичман Шалденконы, отряд комиссары итеп старшина Верещагинны билгелим. Командирларның приказы — закон, һичнинди паника. Бурыч;— Совет. Армиясе частьлары белән тоташуга таба бару. Миңа сораулар бармы? Юк. Мичман, отрядның коралың Һәм патроннарын исәпкә алыгыз. Чирек сәгатьтәй кузгалабыз.
— Есть...
Алар һаман көньяк-көнчыгышка таба бардылар. Ара-тирә я туктап, я җиргә ятып, бер-бер тавыш юкмы дип тыңлап тордылар. Бер-бзрсе артына яшеренеп, еракка-сракка сузылып киткән һәм аксыл рәшә белән өртелгән таулар арасында бары җил сызгыруы һәм кайчакта тау башларыннан тәгәрәп төшкән ташлар гөрселдәве генә ишетелә иде. Кайчакта
60
команданы коры җиргә төшерер алдыннан, башта яр буйларын тикшерер өчен, лейтенант Краснов җитәкчелегендә разведка чыгарырга боерык бирде.
Иң элек тимер баскычны шаулатып, комендорлар өс'кә йөгереп менеп киттеләр. Алар артыннан Краснов разведчиклары кузгалды. Разведчиклар командир белән бергә җидәү иделәр: мичман Шалденко, главстаршина Верещагин, кызылфлотчылар Ломидзе, Захаров, Драндус һәм Урманов.
Көймәнең бөтен корпусы су астында, бары тик руокасы өскә калыккан. Дулкыннар юеш туп көпшәсен ярга төзәүче комендорларның аяклары астында ук чайкалалар.
— Норвегия! — диде Верещагин, көймәнең ике ягында да күтәрелгән, караңгы, текә таш кыяларга карап. Суның кимегән чагы булганга ярлар бик якын төсле тоелалар. Диңгез өсте тонык кына ялтырап тора.
Краснов яр буйларын бинокль белән күзәткәннән соң, әкрен генә:
— Хәзерләнергә!—диде.
Разведчиклар, резин пантон өрдереп, аны рубка яныннан суга төшерделәр дә, озакламыйча фиордлар арасында кереп югалдылар. Кинәт Верещагин мичманның иңбашына кулын куйды:
— Мина!
Барысының да тәннәре өшеп китте, — алар дулкыннар эчендә чайкалган зур шарсыман минаны ап-ачык күрделәр.
— Мөгаен, монда бөтен җирдә дә миналар! — диде Шалденко һәм артына борылып карады. Көймә күренми иде.
— Сакланып ишегез!—дип команда бирде Краснов. Яр якын иде инде. Резин көймә, аяусыз бәрелеп торган дулкыннардан шомарган, ә өстәрәк ярыклары яшькелт мүк белән капланган ташлар янына килеп туктады.
Иң элек Краснов, аның артыннан башкалар ташларга тотына-то- тына тау башына үрмәләделәр. Аларның калын олтанлы ботинкалары астыннан вак ташлар кубып, түбәнгә тәгәрәделәр һәм зәгыйфь кенә чайкалган дулкыннар эченә чумып югалдылар.
Диңгезчеләр тау башына менеп җиткәндә генә, артта, яр буйларын яңгыратып, бик каты шартлау ишетелде. Разведчиклар туктап, бер-бер- сенә кавашып алдылар, аннары тагын югары үрмәләделәр.
— Туктагыз! — дип кычкырды Краснов ачы тавыш белән. Ул үзенең күзләренә ышанмады: аларның көймәләре өстендә капа төтен генә бөтерелә иде. «Минага эләкте, ахрысы». — дип уйлады Краснов һәм фуражкасын, йолкып алып, йөзенә каплады. Верещагин ике кулы белән автоматын кыскан килеш алга омтылган хәлдә туктап калдьо. Урманов, куркып, аркасы белән таш кыяга сыенды.
Разведчиклар яңадан диңгез ярына төштеләр һәм. куркыныч турында бөтенләй онытып, кабаттан диңгезгә чыктылар. Ләкин алар анда бернәрсә дә тапмадылар.
— Хушыгыз, дуслар!—диде Краснов яңадан ярга чыккач. — Хуш, иптәш командир!
Верещагин, бер кулы белән безкозыркасын йомарлап, икенче кулы белән автоматын югары күтәрде.
— Юк, явыз дошман, син әле диңгезченең үчен татырсың!—диде ул янап.— Татырсың! Бу бОлай калмас!
Бер минуттан ялангач тауларны яңгыратып, җиде автоматның коры чираты яңгырады. Бу һәлак булган геройларга соңгы салют иде. Ә салкын дулкыннар, берни булмагандай, ялангач ташларга бәрелә-бәрелә һаман чәчриләр, һаман күбекләнәләр. Диңгезчеләр, баткан көймәдән берәүнең дә чыга алмавын белсәләр дә, диңгез ярында баскан килеш әле бик озак тордылар. Бу вакытта тәүлек буенча баемыйча, офык
<59
тоела башлады. Ләкин нәкъ шул чакта ерактан, бер-бер артлы ике тапкыр саңгырау шартлау ишетелде.
— Тиде! Тиде!—дип торпедистлар кычкырып җибәрделәр.
Сугыш операцияләре 1'1 әр җирдә: корыда да, һавада да, диңгездә дә һәрвакыт алмашынып, үзгәреп тора. Диңгезчеләр уңышлы атака шатлыгын кичерергә өлгермәделәр, немецларның сакчы корабльләре көймәне эзәрлекли башлаганы мәгълүм булды. Аннары алар ташлаган тирәнлек бомбаларыннан көймә бик каты чайкалып китте. Ә берничә минуттан йөзе агарынган техник-лейтенант Ткачук, командир янына кереп, •бәхетсезлек турында хәбәр итте. Аны тыңлаганнан соң Шаховскийның да йөзен болыт каплаган күк булды. Ул берни әйтмәстән өстәл тартмасыннан күн перчаткаларын алып киде дә, каютасыннан чыгып китте. Ткачук аның артыннан атлады.
Бомба актарып ташлаган уң як бортка пластырь салгач, Шаховский кораб офицерларын үз каютасына киңәшмәгә чакырды. Ул аларга көймәнең каты зарарланганлыгын, перископның, җимерелгәнлеген, бу хәлендә көймә базага кайтып җитә алмаячагын, дошманның сакчы корабльләре киткәнче диңгез төбендә ятарга, ә аннары өскә чыгып, команданы Норвегия ярларында коры җиргә төшерергә карар иткәнлеген белдерде.
— Сезнең фикерегез, иптәш командирлар? — дип ул үзенең кыска сүзен бетерде: Командирлар моңа кадәр дә көймәнең нык зарарланганлыгын беләләр иде. Шулай да капитанның сүзләре аларны сискәндереп җибәрде. Корабльдәге^ авария эшләренә җитәкчелек иткән өлкән командир Ткачук, рөхсәт сорап, кулын күтәрде. Шаховский башын иеп, сөйләгез дигән мәгънәне аңлатты.
— Без, Владислав Михайлович, сезнең фикерегез белән килешәбез,— диде Ткачук барысы өчен дә.
— Без сугышчан бурычны үтәдек, — дип яңадан сөйли башлады капитан. — Без мөмкин булган бөтен нәрсәне эшләдек. Командование куйган бурычны бик яхшы үтәве өчен, батырлык һәм тапкырлык күрсәтүе өчен, минем кул астындагы көймәнең бөтен личный составына рәхмәт белдерәм... Немецлар безнең өскә чыкканны, ә чыккач, җиңел генә кулга төшерүне яки батыруны көтәләр. Ләкин без рус диңгезчеләренең данына тап төшермәбез. Әгәр өскә күтәрелергә мөмкинлек булмаса, шушында мәңгегә ятып калырбыз. Әгәр өскә күтәрелә алсак, көрәшне дәвам иттерер өчен, җиргә төшәчәкбез... Барыгыз, һәрберегездән акГгык сулышкача үз постында булуны таләп итәм.
Командирлар моштым гына чыгып киттеләр. Шаховский өстәл тарт-масыннан блок-нотын алып яза башлады.
«Көймә бик каты зарарланды. Өстә немецлар көтеп торалар... Мин үземнең карарымны командирларга әйттем иңде, алар командага җиткерәчәкләр. Бәлки, безгә үләргә туры килер. Ләкин без актык сулышкача совет кешеләре булып калырбыз. Үз бурычыңны үтәгәнне белеп үлү куркыныч түгел.
Мии үз кешеләремнән канәгать. Алар сугышта калтыранмадылар, актыккы минутта да аЛарның нык булуларына ышанам. Шуның белән язуымны бетерәм. Командам янына барам...»
Бик озак вакыт үтте. Немецларның түземлекләре җитмәде — киттеләр. Бары шуннан соң гына . Шаховский рулевой штурвал янында басып торгап боцманга команда бирде:
— Өскә күтәрелергә хәзерләнергә!
— Есть, өскә күтәрелергә хәзерләнергә!
— Комендорларга үзәк постка!
Бераздан көймә бик авырлык белән генә өс'кә күтәрелә башлады, чөнки авыр яралардан соң ул элеккечә күндәм түгел иде. Шаховский
62
ташларга сырышып үскән үрмәле каенның саргылт ботаклары күренеп калды. Кайчак алар кипкән диңгез төбенә ошаган тирән, үлек чокырлардан бардылар. Бервакытны мичман, гаҗәпләнеп,
— Без җирдәме, әллә Марстамы? — дип сорады. Аңа берәү дә җавап бирмәде. Бер-берсе өстенә өелгән бу шәрә валуннар, үткер кырлы бу шифрлы ташлар ансыз да күңелсез һәм шомлы иде.
Диңгезчеләрнең, ашарларына бернәрсәләре дә юк иде. Кайберәүләр арый башладылар, көчлерәк иптәшләре аларга булышты.
Бишенче көнне бер күл буенда алар верандалы йорт күрделәр. Күл дүрт ягы да таулар белән уратылган үзәнлектә җәелеп ята иде. Тауь- лар үзәнлекне салкын җилләрдән саклаганга, анда агачлар үсеп тора, йортның рәшәткәле бакчасы да бар. Разведчиклар тау башыннан бу йортка озак карап тордылар. Шулай да берьюлы ул йортка барып керү куркыныч иде. Краснов Шалденко белән Урмановңы разведкага ■җибәрде.
— Кара, сак булыгыз, немецлар кулына капмагыз, — диде ул кисәтеп.
Разведкадан кайткач, Шалденко болай сөйләде:
— Буш өй уртасында ятьмә төзәтеп бер норвег карты утыра. Сакалы ак, аркасы дуга кебек бөкерәйгән. Киеме ертык. Мине күргәч, бик курыкты. Аның сөйләвенә караганда, моннан егерме километрда немецларның бер часте тора. Минем совет сугышчысы икәнемне белгәч, шатланды. Русча яхшы белә, элек Петербургта булган икән.
Разведчиклар Шалденконы дикъкать белән тыңладылар. Аларнын. йөзенә шатлык йөгерде. Шулай да Краснов:
— Өйдә телефон юкмы? — дип сорады.
— Юк, без һәммәсен карадык.
— Ә радио?
— Бернәрсә дә юк. Мин үзем дә артык ышанып бетмәдем. Ләкин карт әйбәт күренә. Эшче кеше.
Соңыннан бу карт норвег диңгезчеләрне ни бары белән кунак итте һәм юлга да бераз азык бирде. Ләкин бу кунакчыл картта озак калырга ярамаганлыгы» диңгезчеләр яхшы төшенделәр. Бирегә немецларның һич тә көтмәгәндә килеп чыгулары мөмкин иде.
Карт аларны берникадәр вакыт озатып барды.
— Менә шулай турыдан барыгыз, — диде ул аларга, юл күрсәтеп. Диңгезчеләр берникадәр вакыт ул күрсәткән юнәлеш белән бардылар, аннары кинәт икенче якка киттеләр.
— Алла сакланганны саклыйм дигән, — диде Шалденко елмаеп.
Бер атнадан соң, диңгезчеләр Кола-Ярви тирәсендә, киселеп калган пограничниклар отрядына кушылдылар. Бу гомергә онытылмаслык бер минут иде. Авыр һәм тиңсез сугышларда бик күп иптәшләрен югалткан, күп кыенлыклар күргән пограничниклар аларга үзләренең соңгы сыныкларын бирделәр.
Урманда дошман самолетлары ташлап калдырган листовкалар күп- ләп-күпләп очрый башлады. Ерактан ук яхшы күренсен өчен ак һәм кызыл кәгазьләргә басылган бу листовкаларда оятсыз рәвештә болай дип язылган иде:
«... Ленинградны алдык. Тиздән безнең гаскәрләр Москваны алачаклар. Кызыл Армия тар-мар ителде. Аерым отрядлар тарафыннан каршылык күрсәтү мәгънәсез. Кызылармеецлар, комиссарларыгызны сазлыкка батырыгыз да үзегез безнең якка күчегез...»
Бу дошманның беренче листовкалары иде. Имән шикелле юан гәүдәле бер сугышчы, киң аланны каплап яткан шушы кәгазьләргә карады да:
— Бик шәп, хаҗәтне үтәгәч, кәгазь эзләп маташасы юк, —җиде Сугышчылар шаркылдап колеп җибәрделәр.
63
Шундый авыр, йөдәткеч походларда мондый көлүнең кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Сугышчылар җанланып, үзләренең өстенлекләрен сизеп, эчтән горурланган хәлдә, йөрелмәгән урман сукмакларыннан җиңелрәк атладылар. ,
Ләкин рус мәкале әйтмешли, гаиләдә гарип кешеләр дә очрый. Кичкә таба, урман эчләрендә озын-озын күләгәләр сузыла башлагач, Галимне тыльный дозорга билгеләделәр. Аның белән бергә озын һәм нечкә борынлы, йөзен сакал-мыек баскан, бил каешына чынаяк-чәйнек таккан тагын бер кызылармеец билгеләнде.
Урманов моңа кадәр дә аны бер-ике күргән иде, ләкин үзенә түгел, ө кызыл бизәкле чәйнегенә игътибар иткән иде. Уртак язмыш, уртак хезмәт кешеләрне тиз якынайта, тиз таныштыра. Бер-берсен белмәгән ике солдат очрашса, гадәттә, «син кай яктан» дип сүз ачалар. Ләкин чәйнекле үзенең кайдан икәнен ачык кына әйтмәде. «Без Самар ягыннан булабыз», диде һәм, сүзне икенчегә борып, кулын өметсез генә селтәде. Аның кулы озын, ябык, пычрак иде.
— Газиз әнкәй дә безнең кая хәтле болай сөйрәлүебезне белми торгандыр, — диде ул һәм як-ягына каранып алды да серле әкертен тавыш белән:
— Моны укыдыңмы? — дип пышылдады. Шинель 'кесәсеннән чыгарып, әлеге озын, ябык, керле кулы белән Галимгә кызгылт кәгазьне сузды.
— Юк, укымадым, — диде Галим. Чәйнекле кеше, төшә башлаган чалбарын терсәкләре белән күтәреп, та^ын бер тапкыр тирә-ягына каранып алды.
— Укы! Монысы үзебезчә, мөселманча язылган. Мин күптән синең, мөселман икәнеңне сизеп алдым. Аның русчалары да күп иде, аларын алмадым. Син үзебезчә, мөселманча белә торгансыңдыр бит? Әллә үзем укып биримме?
Галим кәгазьне алды. Ул листовканың «мөселманча» булуына га-җәпләнмәде. Немецларның СССР халыклары арасында таркалыш тудырырга, аларның бердәмлеген җимерергә маташулары, шулай ук, герман армиясенең беренче ударларыннан соң ук, СССР халыклары үзара кырылыш башлар дип фашистларның исәп тотулары аңа билгеле иде.
— Укы, укы, — дип ашыктырды теге кеше, — аннары сөйләшербез.
Галим аңа ачулы караган хәлдә кәгазьне вак-вак кисәкләргә ертка- лап, җилгә туздырды. Чәйнекле көлеп җибәрде*.
— Яшел йөрәк икәнсең, матрос. Күрәсең, Мәликә түти шулпасын ашамагансың әле. Язуларына караганда, безнең эшләр хөрти бит. Баш исән чакта әллә мин әйтәм таябызмы...
Галим аңлап җиткермәде.
— Кая таябызмы?
Чәйнекле артка, дошман ягына таба башы белән изәп күрсәтте.
— Без — мөселманнар. Ә мөселманнарга алар тимиләр икән ди, алар русларны гына...
Галимнең колаклары үрә тордылар, йөзе кызарып китте?, әйтерсең шау кайнап торган су сиптеләр.
— Ни сөйлисең син, сволочь! — дип кычкырып .җибәрде ул.
— Чү, акырма, ахмак!—диде чәйнекле кеше һәм учы белән Галимнең авызын каплады. Галим буш кулы белән аның кулына сукты. Теге берьюлы йомшарды.
— Чү, якташ, чү, — диде ул, — мин шаярып кына... Сине сынар өчен генә. Тиле булма, политрук кушты. Үзең беләсең, син отрядта яңа кеше. Политрук әйтә, кемнең нәрсә белән сулавын белергә кирәк, ди.
64
— Кара аны, икенче тапкыр шулай шаяртасы булсаң, маңгаеңа пуля алачаксың, — диде Урманов.
Чәйнекле юка иреннәре белән генә елмайды.
— Ну, котны алдың, матрос. Зря кайнар кеше икәнсең.
Галим дәшмәде. Көймәләре батканнан соң ул, бүтән иптәшләре кебек, сүздән калды, үз эченә бикләнде. Урман шаулавы ^аңа дулкыннар шаулавы кебек тоела, ә күз алдында бер туктаусыз көймәләре чайкала иде.
Якында гына бүре улап җибәрде. Галим, сискәнеп китеп, тирә-ягына каранды. Чәйнекле кеше аның янында юк иде. Ниндидер эчке бер сизенү белән Галим артка ташланды һәм ачык аланда тегенең артына борыла-борыла йөгереп баруын күрде.
— Палундра, сволочь!—дпп кычкырды ул. — Качмакчы буласыңмы, юк!
Ул, наратка сөялеп, атып җибәрде. Урман яңгырап китте. Чәйнекле башта сөртенгәндәй булды, аннары колачын җәеп, җиргә егылды.
Галим аның янына килгәндә теге үле иде инде.
— Сатлык!—диде Урманов җирәнеп һәм аның винтовкасы белән патроннарын алып, отряд артыннан атлады. Ә отряд чытырманлы урман эчләреннән, кыргый җәнлекләр салган беленер-беленмәс сукмаклардан, ара-тнрә дошманның вак подразделениеләре белән бәрелешә-бәрелешә юлын дәвам иттерде. Халык яши торган урыннарны, киң аланнарны, зур юлларны әйләнеп үтте. Ләкин бер авылга кермичә булдыра алмады, чөнки тирә-якта үтә алмаслык сазлыклар һәм күлләр иде. Разведка авылның бөтенләй буш булуын, анда тыныч халык та, дошман да юк икәнен хәбәр итте.
Авыл таланган һәм яндырылган иде. Анда-санда гына калган нык, таза өйләргә караганда, кешеләр монда элек муЛ һәм бай торганнар. Хәзер исә йортлар туздырылган. Ә хуҗалары, мөгаен, я үтерелгәннәр, я коллыкка куылганнар, я күчеп киткәннәр.
Галим өчен бу — дошман тарафыннан яндырылган һәм таланган беренче авыл иде. Ул басу капкасы төбендә туктап, безкозыркасын салды да, йөрәгенең иң тирән бер җиреннән күтәрелгән нәфрәт тойгысы белән алга карады. Туган корабы батырылганнан соң аның күңеле ярсый башлады. Ләкин бу ярсу сугышчан иптәшләре өчен үч алу тойгысы гына иде. Монысы инде башка, — тирәнрәк, изгерәк бер тойгы иде. Ул иелеп, бер уч туфрак алды да аны күзләренә якын китерде.
— Туган ил туфрагы!—дип пышылдады ул кулын йомарлап.
Авылның аргы башыннан зәңгәр күлмәкле бер кызның йөгереп килгәне күренде. Сугышчылар аны, шунда ук туктатып, чолгап алдылар. Ул, кызу-кызу сөйләп, үзенең отрядка кушылырга теләве турында аңлата башлады.
— Мин һәммә эшне эшли алам. Мылтыктан да ата белэ'м, яралыларга ярдәм дә күрсәтә алам, — мин комсомолка, — диде.
Отряд командирын икенче нәрсә кызыксындырды.
— Немецлар монда күптән булдылармы? — дип сорады ул.
— Немецлар монда бөтенләй булганы юк. Финнар кичә генә булдылар.
— Кая киттеләр?
— Беркая да китмәделәр. Моннан бер километрда урман поселогы бар. Алар — шунда.
Командирның кашлары маңгаена сикерде.
— Ә сез алдамыйсызмы? — диде ул.
Кыз, үзенә ышанмаганга бераз хәтере калып,
— Мин—комсомолка. Мин алдашмыйм, — диде.
— Аларның кайда икәнлекләрен күрсәтә аласызмы?
— Әлбәттә.
Шул чакта авылның икенче кырыенда атыш башланды. Кыз онытылды.
Урманов, кул пулеметын эләктереп, җимерек сарай янына йөгерде һәм үзәнлектән менеп килгән финнарга каршы ут ачты. Бу көнне Галим үз пуляларыннан ауган дошманнарны беренче тапкыр үз күзе белән- күрде.
— Шаховский өчен! Иптәшләр өчен!—д.ып ярсып кычкырды флотчы.
Кинәт ул үзенең яралануын сизде. Җылы кан аның уң чигәсеннән ' төшеп, бите буйлап җиргә ага башлады. Шул чакта аның янына зәңгәр күлмәкле кыз шуышып килде.
— Иптәш, сез яралангансыз. Бирегез, мин сезнең ярагызны бәйлим,— диде ул мөлаем тавыш оелән.
Урманов аңа ачуланып кычкырды:
— КиТ, чуалма!
— Кычкырмагыз, — диде кыз һәм әллә кайдан гына табып алган бинт белән егетнең башын урый башлады.
— Кит дим! Югыйсә...
Галим бер кулы белән марляны өзеп ташлады.
— Ә син миңа карама, ата бир. Мин комачауламыйм ич,—диде . кыз тыныч кына. Кызның бу тынычлыгы егеткә тәэсир итте булса кирәк, ул аңа бер карап алды да, пулеметтан аерылмыйча гына:
— Чү, күтәрелмә. Хәзер атып үтерерләр үзеңне, — диде.
— Мин, үлемнән курыкмыйм,—диде кыз, бераз көлемсери төшеп һәм винтовкасын кулына алып, бүрәнә ышыгына ятып, ата башлады. Дошманның басымы йомшара төшкән араларда Галим яшертен рәвештә кызга күз төшереп алгалады. Кызның түгәрәк йөзе ап-ак, ә озын коңгырт керфекләре астындагы күзләре очкын сибәләр иде.
— Калтыранма, Маруся! Кыю бәр! — дип кычкырды Галим. Кыз аңа борылмыйча гына, җитди тавыш белән:
— Мин /Маруся түгел, мин Лпда, — дип төзәтте.
— Ә минем исемем Галим.
Сугыштан соң Галим Лпдадан ярым шаярту тоны белән:
— Ефәк күлмәктән, биек үкчәле туф лялардан сугышып йөрергә ярамас. Әллә минем ботинкаларымны киясеңме? — дип сорады.
Лида, башын әкрен генә чайкап,
— Юк, безнең карел халкының шундый гадәте бар: кеше үләр алдыннан үзенең иң яхшы киемнәрен кия,—диде. Лида бу сүзләрне шундый бер җитди төс һәм моңсулык белән әйтте кн, Галим:
— Үләр алдыннан? — дип, гаҗәпләнеп сорамыйча булдыра алмады.
— Әйе, үләр алдыннан! — дип кабатлады кыз.
— Монысы юк сүз! Без түгел, дошман үлсен! Безгә яшәргә кирәк,— диде Галим.
Озак йөри торгач, Лиданың туфлялары да, бәйрәм күлмәге дә туздылар. Галим аңа үзенең калын олтанлы зур ботинкаларын бирде. Алар эчендә Лиданың бәләкәй аяклары бөтенләй югалып калдылар. Беренче көнне үк ул аякларын кабартып бетерде.
— Л^енә синең ботинкаларың, нинди усаллар, — диде Лида ярым шаяртып, ярым үпкәләп. — Бөтенләй аяксыз калдыра яздылар үземне. Хәзер мине аркаңа асып йөрергә туры киләчәк инде.
Галим үзенең тузанлы аякларына карады. Лндага биргән ботинкалары урынына кигән итекләре тәмам тузып беткәннәр, олтаннары каерылган һәм бөтенләй төшеп калмасын өчен тимер чыбык белән уралганнар иде.
~ Әллә алмашабызмы? — дин көлеп сорады Урманов.
,Б «С. Ә.« № 5
«5
— Юк инде, рәхмәт. Элеккеләре аягымны кабарттылар, болары бөтенләй аяксыз калдырырлар. Кирәкми.
Прпвалда Лида, чпткәрәк китеп, ботинкаларын салып ташлады да, кабарган аякларын чишмә суында юа башлады. Кыз бер аягын камышлар арасыннан челтерәп аккан чишмәгә тыккан, икенчесен таш өстенә куеп, марля белән бәйләп маташа. Аның аяклары, күрәсең, бик әрниләр. Ул иреннәрен тешләгән, күзләре мөлдерәмә яшь. Галимнең аяк тавышларын ишеткәч, ул күлмәк итәге белән тиз генә аякларын томалады һәм, комачтай кызарып,
— Юк, юк, килмә, ярамый, — дип кычкырды.
Галим кыюсыз гына туктап калды.
— Мин булышмакчы идем...
— Юк, юк, рәхмәт. Мин үзем.
Бераздан ул урыныннан сикереп торды һәм чын күңеленнән шатланып,
— Әй, назланганмын гына икән. Бөтенләй авыртмый ич, — диде.
Оялудан озынча йөзе алсуланган Лпда Галимгә шул хәтле чибәр булып күренде, ул аңа туры карый алмыйча башын иде.
— Нигә башыңны идең, диңгезче? — диде кыз һәм аның өчен һич көтелмәгән зур иркенлек белән Урмановның коңгырт чәчләрен тузгытып җибәрде. — Тузгып торган чәчләр, матрос, сиңа килешә,—диде ул оялчан шаян көлеп, — мин сине беләсеңме кемгә ошатам... Чапаев картинасындагы Фурмановка.
— Урынсыз ошату,—диде Галим елмаеп, — Фурманов комиссар булган, ә мин гадй кызыл флотчы.
— Юк, юк, син чыннан да Фурмановка ошыйсың. Аның рәсеме гел минем өстәлемдә тора идё. Иреннәреңне турсайтма. Нык кысып тот.
— Шулаймы?
Галим иреннәрен тешләде.
— Юк ла, алай түгел: Ярый, әйдә биибезме?
Бу сүзләр егеткә бик сәер тоелдылар. Ләкин Лида аларпы шундый табигый һәм ышандырырлык итеп әйтте ки, Галим чыннан да биеп китәргә әзерләнде. Кыз егетнең иңнә,ренә кулларың салды.
— Син нинди биюне — тангонымы, фокстротнымы яратасың?
— Әпипәне.
— Андый бию юк ла.
— ^aP-
— Кайда?
— Казанда.
— Мин белмим. Соңыннан өйрәтерсең. Хәзер танго да ярар. Дядя Ваня, син музыка уйнаган бул, ә без биибез.
Дядя Ваня дигәне әле диңгезчеләр белән очрашканчыга кадәр үк чик буендагы колхоздан килеп, отрядка кушылган карт бер партизан иде. Ул бик шаян карт булып чыкты. Лиданың сүзләрен ишетүгә, мыеклары астыннан җиз трубасымаи «бум-бум» дигән тавышлар чыгарып, кулларын кулга бәрә башлады. Лида үзе дә авыз эченнән көйли-көйли Галим белән бергә, әйләнергә тотынды. Ул арада алар янына лейтенант Краснов белән отряд командиры һәм башка сугышчылар җыелып, түгәрәк ясап алдылар. Сугышларда йончыган, туктаусыз чигенүдән ары- ган-талгаи кешеләр өчен бу хәл бик кызыклы булЫп тоелды. Алар бер генә минутка булса да үзләренең авыр хәлләрен оныттылар һәм чын күңелдән бирелеп карый башладылар. Ә бию белән мавыккан Лида һәм Галим аларны күрмәделәр, алар үзләрен, гүя шәһәр паркында, матур бию мәйданында, ә дядя Ваняның кул чабып, «трум-ру- рум» дип кычкыруларын тынлы оркестрга ошаттылар. Тик Галим, купкан олтаны түмгәккә эләгеп сөрлеккәч һәм бөтен кеше шаркылдап кө-
67
леп җибәргәч кенә алар халыкның барлыгын сизделәр, һәм Лида кешеләр арасына атылып кереп юк булды.
— Менә бу, ичмасам, шәп!—диде бер сугышчы, — Гитлер белән Маннергейм еласыннар. Ә без биибез. Даешь круг шире — хәзер сезнең алдыгызда «Большевик» колхозы драмтүгәрәгенең атказанган биючесе Матвей Гаврилкин чыгачак... Шире круг!
Гаврилкин аякларын алга ташлый-ташлый, сикертмәләр ясап биеп китте. Башкалар кул чабарга тотындылар. Лида, халык .арасыннан посып, башын сузды. Аның күзләре генә түгел, бөтен йөзе елмая иде. Аннары аның башы югалды, һәм бераздан ул Галим янында калыкты һәм аңа, терсәге белән җиңел генә кагылып, күз кысты да^.куд чабарга тотынды. Егет тә аңа күз кысып алды һәм кул чаба башлады.
Ә кич белән кояш баеп килгәндә, финнар яңадан отрядны чолгап алдылар. Кыска һәм кискен бәрелеш булды. Лида, яраланган кызылармеецны алмаштырып, кул пулеметыннан атты. Караңгылык куера төшкәч, отряд бөтен көчен бергә туплап, чолганышны өзде һәм яңадан финнар тозагыннан ычкынды. Ләкин сугыш вакытында дядя Ваня яраланды. Сугышчылар аны төн буенча күтәреп алып бардылар.
Иртә белән аның төсе киткән, хәле беткән иде инде.
— Иптәшләрем, улларым, калдырыгыз мине. Мин барыбер үләм инде. Калдырыгыз шушында. Үзегезгә җиңелрәк булыр. Сезнең юл озын бит әле. Мин ышанам, сез үзебезнекеләргә барып җитәрсез. Аннары яңадан кайтып, минем туган җиремне азат итәрсез. Иптәш Сталинны күргәч, миннән сәлам әйтегез.’ Партизан Иван Ватан даны өчен корбан булды диярсез. Фамилиямне әйтмәсәгез дә ярый. Ул үзе белер. Ул барысын да, барысын да... бе-лә...
Сугышчылар арудан, ачлыктан көч-хәл белән генә сөйрәлсәләр дә. яралыны ташламадылар. Талчыбыклардан ясалган носилкада аны ур^ан буйлап алып килделәр. Бер пар арыгач, икенче пар сүзсез генә килеп, аларны алмаштырды. Авыру саташа башлады. Хатынын, балаларын, кардәшләрен янына чакырды. Лида әледән-әле *аның башына сулы чүпрәк куйды. Марля астыннан саркып чыккан канны сөртте һәм бйлаларча саф беркатлылык белән:
— Дядя -Ваня, син түз инде. Озакламый үзебезнекеләргә барып җитәрбез... — дип юатты.
— Үзебезнекеләргә?
— Әйе. Сине, самолетка салып, зур шәһәргә озатырлар.
— Шәһәргә?.. ’ ’
— Ие, шәһәргә. Анда бик яхшы врачлар бар> Син терелерсең, тазарырсың.
— Юк, монысы булмый инде, кызым, — диде дядя Ваня сүз саен тын ала-ала.—Мин үләм инде. Миңа күп калмады инде. Ә менә син яңадан бәхетле тормышны күрерсең әле. Их, нинди күңелле, нинди бәхетле тормыш булыр ул...
Партизан ютәлли башлады. Аның авызыннан кан китте.
— Менә, дядя Ваня, син нинди дисциплинасыз. Күп сөйлисең. Ә сөйләргә ярамый сиңа...
Кичкә таба партизан үлде. Аны исемсез биеклекләрнең берсендә күмделәр. Лида үксемәс өчен кулъяулыгын тешләп елады. Галим бер. сүз дәшми аска карап торды.
4
«Диңгезчеләр отряды»,- авыр сугышлар белән чигенүче погранич-никларга килеп кушылуга бер ай чамасы вакыт үткән иде инде. Кешеләр ахыр чиккәчә интектеләр, өс киемнәре өзгәләнде, аяк киемнәре-
68
нец олтаннары кубып төште, тәмам югалмасын өчен кешеләр аларны юлда табылган телефон чыбыклары белән бәйләделәр. Ай буенча рәтләп йокламаган, ял күрмәгән, кырынмаган сугышчыларның йөзләре танылмаслык булып үзгәрде, күзләре зур, хәрәкәтсез булып калдылар. Тик алардагы очкыннар гына сүнмәде. Отряд үзенең тышкы күренеше белән күптән инде хәрби частька ошамый, ә партизаннар отрядын хәтерләтә иде. Аның каравы отрядның эчке ныклыгы бермә-бер үсте. Кешеләр үзләренең бөтен ышанычлары, котылулары бары коллективта икәнлеген бөтен тирәнлеге белән аңладылар.
Бу вакытта урман да бик нык үзгәргән иде инде. Кош-кортларның күңелле чыр-чулары тынды, куаклар сирәкләнде, аланнарда алтын факел шикелле дөрләп торган каеннар, салкын, кызгылт ялкын белән янган усаклар торган саен ешрак очрый башладылар. Тик гәрәбәдәй сары һәм шәрә кәүсәле наратлар һәм киң, куе тармаклы чыршылар гына әүвәлгечә яшелләр иде. Көннәр салкынайды, кыскарды. Күңелле ак төннәр вакыты үтеп китте. Хәзер төннәр шундый караңгы — ике адымда һични абайлап булмый. Тик кара күкнең бер кырыеннан икенче кырыена агылып, сөт елгасы кебек дулкынланган төньяк балкышы уйнаганда гына урман эчләре сәер бер яктылык белән күмелә иде.
Шул серле яктылык белән коенган урман буйлап, күләгәләр шикелле, тын гына килгән кешеләрнең күңел киеренкелеге адым саён арта барды. Озын, авыр һәм газаплы юлның очы күренә башлады. Хәзер инде фронт сызыгындагы тупларның ерак гөрселдәүләре генә түгел, ниндидер бик озын, бик нык киндерне ерткаисыман өзлексез тырылдаган пулемет тавышлары да ишетелә иде. Тәҗрибәле сугышчылар шул өзлексез тырылдауга колак салалар да, көрсенеп әйтеп куялар:
— Бөтен лента белән җибәрәләр. Мөгаен, бик каты сугышлар бара.
Кайчагында ниндидер дүрт читле ящиклар' берьюлы җиргә лап итеп төшкән кебек булалар. Аяк астындагы җир селкенеп китә. Агач башлары чайкалышып куялар.
— Ни булыр икән бу? Туплардан шулай җибәрәләрме икән? — дип сорыйлар сугышчылар. Берәүләре моны артиллерия залпы, икенчеләре— бу ниндидер яңа бер корал, диләр.
Куло-Ярви тирәсендә дошман пикеты белән булган бәрелешләрдр «диңгезчеләр отряды» командирының ярдәмчесе Шалденко яраланды. Немец пулясы аның ике аягының тез башына тиде һәм мичман бөтенләй йөри алмаслык хәлдә калды. Ул, тинтәк ефрейтор Гитлерның җиде бабасын телгә алып, диңгезчеләр телендә булган иң ачы сүзләр белән сүгенде, ачудан һәм гарьлектән тешләрен шыгырдатып, иреннәрен тешләп бетерде. Лида аның ярасын бәйләгән вакытта гына ул, телен тёш- ләп, тын торды, ә кыз башка яралылар янына китү белән тагын, элеккедән дә яманрак итеп сүгенергә тотынды.
— Иптәш мичман, бик каты сызлыймыни? — дип сорады аны күтәреп китергән Урманов. Шалденко аңа күзләрен уйнатып, бу сорауның мәгънәсен аңламаган шикелле карады.
— Сии нәрсә,—диде ул кара көеп. — Нәрсә спи миңа барышня- лар соравы бирәсең. Матросның яра сызлавыннан сүгенгәнен кайда кургәнед бар синең!
Кыска привалларның берсендә Шалденко носилкадан шу.ып төште лә, кызыл гранит таш өстенә чалкан ятты. Аның соры, тыныч вакытта йомшак һәм шәфкатьле караучаи күзләре зур ачылып, төпсез күккә текәлделәр. Башы артка ташланганга, җирәнсу .һәм бөдрәләнебрәк торган сакаллы ияге очлы булып, югары күтәрелгән. Бушлатның төймәләре ычкындырылганлыктан, бер ягы ачылган, кителенең төймәлән-
69-
мәгәп якасы астыннан буй-буй телняшкасы күренә. Билендә озын саплы немец гранаталары һәм агач кобуралы мауз’ёр. Кителенең итәге астыннан хәнҗәренең чүкеп эшләнгән көмеш кынының очы күренеп тора.
Шалденко авыр сулый, киң күкрәге бер күтәрелә, бер төшә, көчле куллары, бөркет тырнаклары кебек, ташка ябышканнар.
— Каюк, — дип уйлады ул эченнән. — Мичман Шалденко бетте. Бу хәлгә калганчы, иптәшләр белән бергә диңгез төбендә ятсаңчы...
Кинәт аның йөрәгенә нәрсәдер чәнечкән кебек булды. Ул күзләрен йомды. Шул ук вакытта аның күз алдына туган шәһәре Одесса килеп басты. Ул, диңгезчеләр нәселеннән килгән унөч яшьлек Петро Шалденко, диңгез кырыенда шаландада чайкала-чайкала, батыр Одесса малае турында, комлы лиманнар, чәчәкле каштаннар турында җырлый...
Соңыннан Шалденко хәрби-дицгез флотына хезмәткә алынды һәм, әтисе, абыйлары кебек, бөтен йөрәген диңгезгә бирде. Шул ук вакытта ул кара күзле, кайнар йөрәкле одесситкага гашыйк булды, кыз да аны ярата иде. Алар бик күп төннәрне Одесса бакчаларында икәүдән икәү үткәрделәр, кояш чыккан чагында кулга кул тотынышып, диңгезгә карап тордылар. Иртәнге җил диңгезченең ефәк тасмаларын, кызның кара тутлы муенын тагын да нәфисрәк итеп күрсәткән ак ке- сея шарфын җилфердәтте...
Бу вакытта Шалденко янына Верещагин килеп баскан иде.
— Син нәрсә, мичман, саташасыңмы әллә? — дип сорады ул. Шалденко башын күтәрә төшеп аңа карады.
— Бу синме, Андрей?
Верещагин аның янына таш өстенә утырды.
— Эх, ничек яшисе килә!—диде мичман эчке бер сызлану белән,— шулай ук мин тагыи бер тапкыр гына булса да диңгезне күрә алмаммыни.
— Без әле диңгезгә кайтачакбыз, мичман. Безнең вахта бетмәгән әле.
Шалденко берничә минут эндәшмәде. Аннары өметсез генә әйтте:
— Синнән яшермим, Андрей, эшләрем начар. Мөгаен, мичман Шалдеикога каюк.
— Юкны сөйләмә, мичман. Без коммунистлар, без үлемне җиңәргә тиешбез. Күңелеңне төшермә, синең көчең җитәрлек әле.
Верещагин керфеген дә селкетмичә аның күзләренә карады. Аның бу карашында никадәр дуслык, никадәр шелтә һәм ышаныч бар иде. Шалденко, читкә борылып, күзләрен йомды һәм берничә минут сүзсез торды. Аннары чак кына күтәрелә төшеп:
— Братишка, бир кулыңны, — диде һәм Верещагин аңа дәү кулын сузгач, каты итеп кысты: — Рәхмәт, туган яхшы сүзең өчен.
Сугышның беренче айларында нык билгеләнгән тоташ фронт сызыгы юк иде әле. Беренче уңышлар белән мавыккан дошман флангларын ныгыту турында кайгыртып та тормыйча, бары тик алга ыргылуны гына белде. Шуңа күрә бу көннәрдә фронт сызыгын кичү уйла-, га ич а кыен булмады. Алакурти станциясе янында отряд тагын бер мәртәбә дошман белән бәрелешеп алд^ы да, караңгы төндә бик аз югалтулар белән фронт сызыгын үтте. Ләкин берәү дә моңа ышанмады. Иртәгесен кешеләр ату тавышларын үзләреннән артта, еракта ишеткәч һәм атларга утырып, алгы кырыйга таба барган беренче кызылармеец-ларны күргәч, байтак вакыт үз-үзләреиә ышанмыйча тордылар. Аннары шашынып, берсен берсе тәбрикләргә, кочарга тотындылар.
Алдан килүче төркем, шактый олы бер кызылармеецны туктатып, сораулар яудыра башлады:
— Туганкай, бүгенге сводканы ишеттеңме? Ниләр бар? Москва,, пичек? Ленинград ничек? Иптәш Сталинның саулыгы ничек, хәзер кайда ул?
70
Кызылармеец бүреген, шинелен төзәтеп алды һәм үзенең абруен белгән дипломат кебек, ашыкмый гына җавап бирде. Бөек юлбашчы турында үзеннән сораштыра башлагач, ул аеруча җанланып китте.
Санбат чатырында яткан чагында Шалденко үткән төнне күз алдына тулырак китерергә тырышты. Ләкин бу мөмкин түгел иде. Бу төндә барысы да ничектер яшен тизлеге белән үтте.
Башта алар урман авызында туктап тордылар.
— Разведка китте инде, — диделәр Шалденкога иптәшләре. Аннары, мөгаен, разведка кайткач, алар йөгерә башладылар. Тирә-як тыя, кайдадыр сулда һәм унда һавага ракеталар очты һәм онытылганда бер дигәндәй автомат тырылдап куйды.
Шалденко иптәшләренең гыжлап сулауларын ишетте. Алдан, носилканы күтәреп, Урманов бара, артта Захаров. Аннары аларны Ломидзе белән Драндус алмаштырды. Драндус сөрлегә башлагач, аны Верещагин алмаштырды. Шул чакта кайдадыр бөтенләй якында гына пулеметлар ата башлады.
— Алга, алга! Туктамаска!—дип кычкырды Краснов, үзе маузерының агач кобурасын бер кулы белән тоткан килеш кешеләрнең өзелеп калмауларын күзәтте.
Таудан төшкән вакытта, носилканың бер очыннан тотып барган Драндус кинәт егылды да, түбәнгә тәгәрәп китте. Верещагин носилканы Урманов белән Лпдага биреп, үзе Драндус янына йөгерде. Ул аны бер аягы белән куаклар арасына эләгеп, тирән чокыр кырыенда асылынып калган хәлендә тапты.
— Драндус, Драндус, — диде главстаршина әкрен генә. Драндус -дәшмәде. Верещагин аның күкрәген капшаганда, кулына җылы кан тигәнен тойды. Ләкин әле аның үлүенә ышанмыйча, аны иңбашына салды да алып китте. Шалденко моны бик ачык күрде. Ләкин шуннан соң ниләр булгандыр, бернәрсә дә хәтерләми иде ул.
Икенче көнне отрядны, машиналарга утыртып, Кандалакша шәһәренә китерделәр. Диңгезчеләр Шалденкоиы да үзләреннән калдырмадылар. Медицина ярдәме алганнан соң, мичман үзен яхшырак хис итә башлады.
һәйбәтләп мунча кергәннән соң, диңгезчеләрне Мурманскига җибәрделәр, ә отряд вакытлыча Кандалакшада калды.
Поездга төшәр алдыннан Галим белән Лида шәһәр урамнары буйлап йөрделәр. Шушындый кичерешләрдән соң, һичнәрсәдән сагаланмыйча, курыкмыйча шәһәр урамнарында йөрү аларга бик сәер тоелды. Чөнки алар әле һаман үзләрен урман кешеләре итеп сизәләр иде.
Шәһәрне дүрт ягыннан да биек таулар чолгап алган. Таулар өстендә күксел томан агыла. Кар белән капланган тау түбәләре күк белән тоташканнар шикелле тоела. Урамнарда күбрәк хәрби кешеләр, күренә, җирле халык бик аз. Тәрәзәләр кәгазь тасмалар белән аркылы-торкылы сыланганнар. Казан шикелле үзәнлек төбендә урнашкан вокзал тирәсендә аеруча җанлылык. Анда псәпсез-хисапсыз эшелоннар тезелгән, маневр ясап, арлы-бирле йөреп торган паровозларның гудоклары ишетелә, әле анда, әле тегендә һавага аларның ап-ак төтеннәре күтәрелә.
Кинәт бүтән барлык тавышларны күмеп, моторлар улавы ишетелә башлады. Дулкын, дулкын булып, Дик биектә немец самолетлары үтеп киттеләр. Зениткалар ут ачты. Лида, башын күтәреп, каш өстенә кечкенә кулын куеп, күккә карады:
— Мурманцкига баралар, — диде ул әкрен ^енә. — Бомбага тотанаклар...
Лидаиыц өстендә сырган телогрейка, аягында итек, башында бүрек. Боларны истәлек өчен аңа диңгезчеләр бүләк иттеләр. Бер
71
көн эчендә алар болармы кайдан һәм ничек тапканнардыр» анысын үзләре генә беләләр иде. Бу кыска вакыт эчендә алар Диданы бертуган сеңелләре итеп яратырга өлгерделәр. Бигрәк тә Лида белән Галим нык дуслашты. Ә хәзер алар ахыргы мәртәбә бергә йөриләр. Моннан соң алар, бәлки, һичкайчан очрашмаслар да.
— Лида, хәзер кая юл тотмакчы буласың? — дип сорады Урманов.
— Белмим, — диде кыз көрсенеп. — Мин бит райкомол инструкторы идем. Үз районыма кайтырга туры килер. — Кинәт Лиданың йөзендәге моңсулык югалды, аның күзләре очкынланып киттеләр. — Нәкъ җырдагыча: беребез бер якка, икенчебез икенче якка. Адресларыбыз да юк, иеме.
— Мин сине табарга тырышырмын, Лида.
— Ул чагында мине күбрәк дошман тылыннан эзлә. Минем өем — урман, семьям — партизаннар отряды. Ә син флотка кайтачаксың бит.
— һичшиксез. Мин әле малай чагымда ук диңгезче булу турында хыяллана идем.
— Мин дә сине, кайда гына булсаң да, табарга тырышырмын, Галим.
— Миңа Архангельскига яз.
Ләкин эшләр Галим уйлаганча булмады. Мурманскида алардан су асты көймәсенең һәлакәте турында җентекләп сорашканнан соң. комендант торагына җибәрделәр.
— Көтегез, командование белән сөйләшеп алырбыз, — диделәр.
Бу вакытта шәһәрдә бик авыр, куркынычлы көннәр иде. Немецлар бер өзлексез шәһәрне бомбага тоттылар. Порт һәм хәрби объектлар артык зарарланмаса да, шәһәрнең торак өлешендә әледән-әле янгыннар чыгып торды. Кораблардагы, өй түбәләрендәге, тау башларындагы зениткалар өзлексез аттылар. Еш кына шәһәр өстендә һава сугышлары булып торды.
Верещагин газеталар’ сорап алды. «Искеләре булса да ярый, иптәш комиссар. Соңгы айларда без дөньядан киселгән идек. Туган илдә ниләр барын беләсе килә», — диде:
Диңгезчеләр газеталарга ябырылдылар. Никадәр яңа хәбәрләр, никадәр үзгәрешләр. Верещагин үзенең туган җирләре дошман кулына эләгүен белгәч, бик тирән уфтана башлады. Төнлә ул бер генә минут та йокламады. Кулларын баш астына куеп, караңгы түшәмгә карап торды. Аның туып-үскән колхозында немецлар! Карт әтисе, карчык әнисе, сеңеле, кәләше ни хәлдәләр икән? Әтисе аның каты холыклы кеше. Немецларга буйсыначак түгел. Мөгаен, аны Верещагинның бабасы Тарасны аскан кебек, өй алдындагы карт тирәккә асып китәрләр. Кызылфлотчы кәләше булгач, хатынына да яхшы карамаслар, ә сеңе- лесе комсомолка...
Верещагин урыныннан сикереп торды һәм караңгы бүлмәдә, йөрәк әрнүенә чыдый алмыйча, йөренә башлады. Аның көчле аяклары астында идән такталары сыгылдылар. Аннары тәрәзә янына килеп, маскировканың бер читен күтәрде. Шәһәрдә бер генә ут та юк, дөм караңгы.
— Шәһәрдәге сүндерелгән утлар кебек дошман безнең тормышыбызны да сүндерергә ‘уйлыймы? Юк, монысы һичкайчан, һичкайчан булмас!
Верещагин тәрәзә яңагына куйган кулын бөтен көче белән йомарлады. Шул ук секундта тышта, һава тревогасын белдереп, сиреналар! улый башлады.
Диңгезчеләр бөтен төркемнәре белән тышка атылдылар. Дошман самолетлары шәһәр өстендә иде инде. Беренче бомбаларның ачы тавышлар белән улап төшүләре ишетелде.
72
-- Базга, базга! — дип кемдер кычкырды диңгезчеләргә.
Берничә минуттан шәһәр әллә ничә җирдә яна иде инде. Янгыннар яктысында дүрт-бпш катлы портларның ишелүләре, кечерәкләр,сиең кара төтенгә уралып, һавага очулары күренде.
Бу дәһшәтле күренешкә Урманов, баздан сузылып, зур булып ачылган күзләре белән карап торды.
Икенче көнне диңгезчеләргә командованпенең приказын әйттеләр. Лейтенант Краснов һәм мичман ШалДенко, махсус самолет беләк Архангельскига озатылачаклар. Ә калганнарга, вакытлыча фронтка, Мурманскины сакларга барырга.
— Пехотагамы? — дип кычкырып сорады Ломидзе. Ябык йөзле хәрби комендант аңа игътибарлы, ләкин бераз арган күзләре белән карады да ачуланмыйча гына җавап бирде:
— Әйе, пехотага, пптәш кызылфлотчы. Илебезгә куркыныч янаган вакытларда рус диңгезчеләре һәрвакыт корыга төштеләр һәм корыда да диңгезчеләр данын югары тотып килделәр. Без сезне диңгез пехотасына вакытлыча гына җибәрәбез. Фронтта хәлләр кыен. Дошман Мур- манскига ыргыла. Төньяк диңгезчеләренең Севастополен — Мурман- скины без дошманга бирә алмыйбыз. Мурманск безнең илебез өчен аеруча мөһим. Ул төньяк бастионы. Иптәш Сталинның диңгезчеләргә карата махсус боерыгы бар. Ул...
Бөек юлбашчының исемен ишеткәч, диңгезчеләр, команда булган кебек, гәүдәләрен тезләндерделәр.
— Иптәш Сталин диңгезчеләрдән дошманны диңгездә генә түгел, коры җирдә дә кыйнауларын таләп итә.
Барысы өчен дә Верещагин җавап бирде.
— Әгәр иптәш Сталин куша икән, без теләсә кая барырга хәзер. Бирегез назначение, пптәш капитан-лейтенант!
Бер сәгатьтән соң алар, Шалденко белән саубуллашыр әчеп шәһәр кырыендагы госпитальгә килделәр. Мичманның хәле шактый яхшырган, ул инде көлә, шаяра башлаган иде. Иптәшләрен күргәч, бик шатланды. Иңнәренә ак халатлар салган диңгезчеләр палатага аяк очларына баса-баса гына керделәр;.
— Диңгез һавасын сулап торам, йөрәккә шифа, — диде Шалденко, кояш нурларында җәелеп яткан култыкка күрсәтеп. — Ни хәлләр бар үзегездә, нинди яңалыклар?
— Яңалыклар шул,—диде Верещагин. — Пехотага язылдык.
— Пехотага?! — Шалденко урыныннан сикереп тормакчы булды, ләкин ярасын кузгатып, бөгәрләнеп төште. — Сез нәрсә, акылыгыздан яздыгызмы әллә? Мондый шаяруларыгызны ташлагыз, югыйсә култык таягы белән түбәләрегезгә менеп төшәрмен.
— Уставта андый сүз юк,—диде Ломидзе.
— Бирермен сезгә устав.
Верещагин бик җитди иде.
— Кызма, иптәш мичман, — диде ул, — без шаярмыйбыз', дөресен сөйлибез. Иптәш Сталинның, мөрәҗәгате бар...
Ул капитан-лейтенантның сүзләрен кабатлады.
— Менә син, иптәш мичман, анда безне онытма, — диде Верещагин, — немецны хәлсезләндергәннән соң, командование безне яңадан флотка кайтарсын. Үзең беләсең, морякка диңгезсез яшәве кыен. Ә хәзер, иптәш мичман, хуш, безгә китәргә вакыт.
Шалденко әсәрләнеп китте.
— Хуш, Андрей!—диде ул Верещагинның мәһабәт иңнәреннән кочаклап. — Онытмам, ышаныгыз!
73
Ул барысы белән кочаклашып күреште. Урмановны кочаклаганда» ул аны үзеннән бераз этәрә төшеп җибәрмичә тотты:
— 'Лидапың адресын алдыңмы?
— Аның адресы юк.
— Үзеңнекен бирдеңме?
— Архангельскига яз дидем. Ә үзем әллә кая китеп барам.
— Яхшы кыз... — диде Шалденко, ничектер үз алдына уйчан гына итеп һәм өстәде. — Син борчылма, мин синең хатларыңны саклармын һәм җае туры килгәч, җибәрермен. Син миңа хат яз.
— Язармын.
'— Я, хуш!
Иптәшләре киткәч, Шалденко тәрәзәгә борылды. Аның күзләрендә яшь иде.
Кич белән дүрт диңгезче, катерга утырып, култыкның аръягына чыктылар һәм Петсамо шоссесы буйлап төньякка таба юл алдылар. Шоссе кайный иде. Контроль пункт янында бик җентекләп аларның документларын тикшерделәр.
— Син нәрсә, болай җентеклисең. Күрмисеңме әллә, — диде Верещагин, ачуланып.
Кулына кызыллы-сарылы фонарь тоткан, бил каешына шулай ук кызыл, сары флакчыклар кыстырган олы яшьләрдәге регулировщикның хәтере калды:
— Күрмисеңме... — дип кабатлады ул, мыгырдап һәм шелтәләгән итеп өстәде. — Ә сез үзегезнең кая барганыгызны беләсезме? Алгы кырыйга, — менә кая. Әгәр анда сезнең аркагызга ата башласалар, яхшы булырмы.
•— Я, я, абый кеше, ачуланма, — диде Верещагин йомшарып.
— Шул, шул ачуланма. Моряклар, ә тәртипне белмиләр. Алыгыз документларыгызны. Хәзер машина килә. 27 нче километрга кадәр утырып барырсыз, ә анда кай якка таба китәргә — сорашырсыз.
— Рәхмәт, карт.
Машина килде.
— Утырыгыз, — диде регулировщик. Диңгезчеләр керосин мичкәләре арасына менеп утырдылар.
Юл таулар арасыннан боргалана-боргалана сузыла. Ай яктысында кюветларда: янган, җимертелгән автомашиналар, танклар, ватык повоз- калар, ә юлдан читтәрәк өсләренә кызыл йолдызлар кадалган солдат каберләре күренеп кала. /
Верещагинның киң аркасына терәлгән Урманов, юл җаена селкенгән килеш, тулган айга карап барды. Ул Казан турында, әтисе, әнисе турында, Мөнирә турында уйлады. Мөгаен, алар аны үлгән дип исәплиләрдер инде. Әтисе белән әнисе үлгән хәбәре килсә дә көтәрләр, ә Мөнирә? Ул да булмый яктырып киткән төньяк балкышы эченнән Лида килеп чыга һәм ничектер сагыш белән елмая. Шулай елмаеп Галимгә бәхетле юл тели шикелле. Аннары аның күз алдына сугышчан командиры капитан-лейтенант Шаховский, төнге диңгез өстендә өчәү барулары, торпеда атакалары, дошман транспортларының янулары, яндырылган авыл, партизан картның ялгыз кабере, Мурмаискидагы төнге дәһшәт килеп баса, һәм ул дошманнарга каршы аяусыз сугышачагын, күңелендәге изге нәфрәт хисенең һпчкайчаи суынмаячагын сизә.
Машина туктады. Шофер кабинкасыннан күңелле тавыш ишетелде:
— Әй, братишкалар, тереләрме? Безнең коры җир чайкавыннан соң, башларыгыз әйләнмиме? Төшегез, килеп җиттек.
— 27 иче километрмы инде?
— Нәкъ үзе. Әнә багана, баганада язу.
Төнге салкыннан туңган диңгезчеләр, бушлат якаларын күтәреп, ма-шинадан сикереп төштеләр һәм шоферны сырып алдылар.
74
— Инде безгә кая таба курс алырга?
— Курс норд-ост 13,— диде шофер кайчандыр диңгезчеләрдән ишеткән бер "сүзне хәтерләп һәм үзе үк көлеп җибәрде. — Әнә тегендәрәк; барыгыз. Күрәсезме, ут җемелди. Анда сезнең шикелле килеп-китеп йөрүчеләр җыела.
Диңгезчеләр караңгыда ташларга абына-сөртенә ут янына киттеләр. Ташлар белән бик әйбәтләп маскировкаланган учак тирәсендә унлап пехотачы утыра иде.
— Мәҗлесегез күркәм булсын, пехотачы туганнар! — диде Верещагин. — Җылынырга мөмкинме?
— Рәхим итегез, түрдән узыгыз, — диде арадан бер сугышчы.— 0. моряклар икән.
Диңгезчеләр утка якынрак елыштылар һәм, күгәргән кулларын ялкынга сузып, җылыта башладылар.
— Суыгы зря зәһәр икән, — диде Ломидзе. — Үзәккә үтә.
— Монысы әле түзәрлек, менә кыш килеп җиткәч, 60-70 градус мороз була диләр монда.
Верещагин учак тпрәсендәгеләргә күз йөгертеп чыкты да:
— Алгы кырыйданмы? Анда эшләр ничек? — дип сорады.
— Кыен! — диде башы ак бинт белән уралган яшь кенә бер солдат. — Егерьләр кысалар. Сәгать саен, сволочьлар, психик атака белән киләләр.
— Ә сезнең алардан котыгыз очкан, ахрысы, — диде Ломидзе.'
— Юк, без сугыша-сугыша гына чигенәбез.
— Ә кая чигенәсез? Мурманскпиы дошманга бирмәкче буласызмы?
Пехотачы аптырабрак калды. Ә Ломидзе аны ныграк кысырыклый башлады.
— Синең кай җирең яраланды? Я әле, бохар чалмаңны сүтеп ташла. Бәлки, анда тырналган гынадыр...
Бу инде пехотачының вөҗданына кагылу иде.
— Тырналган... — диде ул иреннәрен турсайтып. — Сине шулай тыр-насалар, аякларыңны сузган булыр идең әле.
Ломидзе, моны колагы яныннан үткәреп, икенче пехотачыга кычкырды:
— Ә синең?—диде һәм җавап көтмичә шул ук сорауны өченчесенә, дүртенчесенә бирә башлады. Ул шул хәтле кызып китте, үзеи үзе онытыр дәрәҗәгә җитте. Иптәшләре башта аны шаярта дип уйладылар, ә аның исә шаяртырга исәбе юк иде.
— Эх, сез хәсрәт сугышчылар!—дип кычкырды ул һәм кинәт биленнән гранатасын суырып алып, үз иптәшләренә:
— Әй, палундра, мин хәзер боларны... — дип кычкырды. Пехотачылардан картрак бер солдат затворын шалтыратып куйды. Верещагин Ломидзе белән янәшә иде. Ул урыныннан сикереп торды да, диңгезченең беләгеннән эләктерде һәм аның югары күтәргән кулын аска басты.
— Син нәрсә, акылыңны җуйдыңмы әллә? — диде ул.
— Җибәр, главстаршина, мин ул дизертирларны...
— Кемнәр дизертирлар, безме?
Пехотачылар сикереп тордылар.
Бу көтелмәгән мәгънәсез бәрелешнең яман тәэсирен җуяр өчен, Верещагин, пехотачылардан гафу үтенеп, Ломпдзега ачуланмауларын үтенде. Аның ни өчен болай булуын сөйләде. Пехөтачы егетләр киң күңелле булып чыктылар. Аларның затвор шалтыратканы бераз үпкә белән болай диде:
— Әлбәттә, корабль кадәр корабльне югалту җиңел эш түгел. Мин менә отделениемне югалткач та үземне кая куярга белми йөрдем. Әмма
75
ләкин нигә кызарга. Башта эшнең асылына төшен, ә аннары инде граната күтәр. Сез менә сугышка, әйтик, барасыз гына әле, ә бу егетләр тоташтан ун тәүлек немец сгерьларына каршы тордылар. Аларның һәрберсенең өчәр, дүртәр ярасы бар. Аннары тагын шунысы: без совет кешеләре ләбаса, Мурманскими ничек дошманга бирик. Юк инде, беләсегез килсә, әйтим, иптәш Сталин безгә тикмәгә генә гвардеец исемен бирмәде.
— Сез гвардеецлармы?!—дип гаҗәпләнеп сорады Ломидзе.
— Так точно, гвардеецлар.
Ломидзе карт сугышчы янына килде- һәм аны кочаклап үпте.
— Гафу итегез, иптәшләр, — диде ул. — Мин йөрәк янганнан гына. Чак-чак кына яктыра башлады. Караңгыдан якынрак тауларның бөкере сыртлары калкып чыкты. Җил басылды һәм һавада сирәк-сирәк кенә кар бөртекләре оча башлады.
Пехотачылар диңгезчеләргә бригаданы ничек табарга өйрәттеләр. Ул бригада аларның дивизиясенең уң флангысында икән.
— Я, хушыгыз, иптәшләр,- тизрәк терелеп кайтыгыз, — диде Верещагин аларга. — Яман сүз белән искә алмагыз.
— Хушыгыз, башларыгыз сау булсын, егерьларны ныграк кыйнагыз, — диештеләр пехотачылар.
Ярты километр чамасы киткәч, диңгезчеләр артларына борылып карадылар — өч кеше килә иде.
— Карагыз, болар безнең төнге дуслар ч түгелме соң? — диде кемдер.— Көтик, бергә-бергә күңелле булыр.
Пехотачылар озакламый килеп тә җиттеләр.
— Сез кая? — дип сорады Верещагин.
— Ә без алгы кырыйга.
— Ничек? Сез госпитальгә бара идегез ич.
— Бара идек тә, кире кайтырга булдык. Анда өлгерербез әле.
Алгы кырыйга якынлашкан саен атышлар көчәйгәннән көчәя барды. Таулар тоташ бер иңрәүдән калтыранып торалар иде. Инде тәмам яктырып килгән офыкны иңеннән иңенә кара төтен каплаган.
Дүрт-биш километр үткәннән соң, шосседан аерылып сул якка таба сузылып киткән юл күренде. Аны ашыгыч рәвештә генә эшләгәннәр иде.
— Безгә турыдан, ә сезгә менә болан, — диде карт солдат. — Хушыгыз. Минем фамилиям Андронов. Иван Андронов. Бәлки, минем турыда кайчан булса ишетерсез. Танышыгыз дип белегез.
Пехотачылар үз юлларына, диңгезчеләр үз юлларына киттеләр. Бераз баргач, Ломидзе уйланып кына сорады:
— Нигә алар кире кайттылар икән? Алар бит яралылар.
— Син аларны урынсыз җәберләдең, — диде Урманов.
— Әллә ничек килеп чыкты шунда... Бик әшәке. Негодяй дип уйлаулары мөмкин,—диде Ломидзе. Урманов нидер әйтергә авызын ачкан гына иде, таулар арасыннан атларын чаптырып ике кеше килеп чыкты. Ак бәкәлле тимер күк аргымакка атланып алдан килүчесе, тезгеннәрен тарта төшеп, диңгезчеләрдән:
— Кемнәр, кая барасыз?—дип сорады. Иртән очкалаган кар бөртекләре, яңгыр белән алмашынганга, аның өстенә плащпалатка япкан, хәрби билгеләре күренми. Ләкин тавышы һәм кырыс йөзе аның өлкән командир икәнен әйтә иде.
— Энче диңгез бригадасына барабыз,—диде Верещагин, несть биреп.
— Документларыгыз?
Верещагин кесәсеннән комендант биргән язуны чыгарып сузды. Аттагы кеше язуга күз йөртте дә:
— Элек камда хезмәт иттегез? — дип сорады. Верещагин кыска гына итеп, үзләренең тарихларын сөйләп бирде. Шуннан соң командир язуны кире аңа сузды.
— Шул юлдан туры барыгыз. Штабта сезне беренче батальонга җибәрсеннәр дип әйтегез.
— Гафу итегез, мин сезнең знакларыгызны күрмим. Сез кем буласыз?
— Бригада командирының урынбасары подполковник Илдарский.
Верещагин подполковник белән сөйләшкәнен белгәч, берьюлы башкарып китте.
— Есть беренче батальонга,—дип кабатлады ул.
Түземсезлек белән биеп торган тимер күк ат башын чайкап, кешнәп җибәрде. Подполковник шпорлары белән аның кабыргаларына төртте һәм ат, ук кебек атылып, алга омтылды.
Бригада командирының урынбасары белән очрашу диңгезчеләрнең күңелләрен ачып җибәрде. Алар җанланып сөйләшә башладылар.
— Бик усал кеше булса кирәк, карашы кырыс, — диде Ломидзе.
— Акыллы да бугай — маңгае нинди киң.
— Ә ни өчен безне беренче батальонга билгеләде?
— Анда кешеләр җитешми торгандыр.
— Ә минемчә, без подполковникка ошадык. Беренче батальон һәрвакыт арада яхшы булып санала...
Галим сүзгә кушылмыйча барды. Моңа иптәшләре дә игътибар иттеләр.
— Сиңа ни булды? Нигә болай тын калдың?—диде Верещагин.
Галим башын күтәрде:
— Подполковник фамилиясен ничек диде?
Ул әле колакларына ышанмый иде.
— Дарский бугай. Нигә?
Галим берни әйтмәде.
5
Кая гына карама, очсыз-кырыйсыз таулар, таулар. Алар күк белән тоташкан соры офыкка кадәр сузылалар, ә офык артында, алгы сызыктан күренмичә, яргаланып беткән кыргый кыяларга бәрелә-бәрелә салкын Баренц диңгезе күбекләнеп чайкала. Әллә нигә бер, тау итәкләрендә саксаул кебек бөгәрләнеп үскән кәрлә каеннар һәм ниндидер могҗиза белән китереп ташлангансыман бер-ике нарат күренеп кала, һичнинди кош-кортлар, һичнинди киекләр тавышы ишетелми. Шыр ялангач ташлар арасында көн-төн, атналар-айлар’ буе үзәк өзгеч җилләр генә сызгыра һәм күңелсез күлләр өстендә өермәләр генә бөтерелә.
Кояш көннән көн азрак күренә, аның кыйгач һәм салкын нурлары тау түбәләрен кызыл төскә манчып йөгереп үтүгә, караңгылата да башлый. Алты айга сузылачак поляр төненең кара канаты торган саен киңрәк җәелә, һәм бер көн килер, ул яктылыкны тәмам куып, бер үзе генә хуҗа булып калачак. Актык мәртәбә, бер кырые белән генә күренеп торган кояшка карап, гүя саубуллашкансымаи, тау башында төньяк боланының башы күренер. Аннары ул да югалыр.
Менә шушы, тыштан шыр ялангач, ә эчендә исәпсез-хисапсыз хәзии нәләр яшеренеп яткан, киләчәге гаять бай булган Заполярьега да 1941 нче елның җәендә немец урдалары бәреп керделәр. Алар ел әйләнәсендә һичкайчап туңмый торган, стратегик әһәмияте бик зур булган һәм Россиянең төньяк капкасы бул'ып исәпләнгән Мурманск портын, яшел алтын иле—Карел-фип республикасын һәм Төньякның кан тамыры булып типкән Киров магистрален алырга теләделәр. Моның өчен £ 76
77
Гитлер үз гаскәренең иң сайландык өлешен — 20 нче Лапланд армиясендәге таулы егерь дивизияләрен — «Крит һәм Нарвик геройларын» җибәрде. Кандалакша, Лоухи, Ухта, Ребольская, Масельская, Петрозаводск, Ладейное Поле юнәлешләрендә, ярдәмче ударлар ясар өчен немецлар белән бергә, фин гаскәрләре дә һөҗүмгә күчтеләр. Гитлер ко- мандованиесе төньяктагы сугыш операцияләрен бер сулышта, ягъни бер айда бетерергә җыенган иде. Ләкин совет гаскәрләренең искиткеч ныклы каршылыгы дошманның бу планын өзде. Бүтән җирдә түгел, монда, Заполярье таулары һәм Карелия урманнары арасында, немецлар тарафыннан «үлем үзәнлекләре», «үлем таулары» дип аталган уннарча урыннар барлыкка килде.
Төньяк сугышның иң авыр, иң киеренке көннәре иде. Заполярьеның салкын, караңгы киңлегендә барган сугышларның авырлыгың һични белән чагыштырып булмый. Иртән төн, көндез — төн, кич — төн. Караңгы, караңгы... Кояшның бер генә нуры да карлы тау түбәләреннән шуып үтеп, кешеләрне сәламләми. Менә шушы тоташ төн шартларында Заполярье фронты гаскәрләре дошманга каршы озак айлар буенча сугыштылар. Алар боз катламы белән капланган сазлыкларны үттеләр, альпинистлар гына менә алырлык- кыргый кыялар түбәсенә менделәр. Үзләре генә түгел, авыр тупларны да мендерделәр. Юлсыз тундра буйлап үттеләр, кар бураннарын ерып, шашып аккан бозлы елгаларны кичеп, алга бардылар. Боланнар һәм этләр аларның сугышчан дуслары булды.
Мурманскига ыргылучы немец гаскәрләре ярсып, күбекләнеп аккан Көнбатыш Лица елгасының ялангач ярларында совет гаскәрләренең корыч калканына очрадылар. Монда безнең сугышчылар, дошманның маңгаена-сугып, аны беренче тапкыр миңрәттеләр. Ул бойнядагы үгез шикелле үкереп, чайкалып китте.
Галим Урманов үзенең иптәшләре белән шул җирләргә килеп җиткән чагында, немецларның, котырынган атакалары дәвам итә иде әле. Немецлар куәтле артиллерия уты артына, уннарча танкларның бронялары артына ышыкланып, тәүлегенә дүртәр-бишәр мәртәбә атакага күтәрелделәр. Дәһшәтле ут өермәсе тауларны айкап үкерде, җир селкенде, ташлар тетелделәр.
Галимнең шундый дәһшәткә эләгүе беренче тапкыр иде. Су асты көймәсендәге хәлләр, отряд белән чигенгән чагындагы бәрелешләр аңа, бүгенге белән чагыштырганда, бик кечкенә булып тоелдылар. Артиллерия ата башлагач, бөтен тирә-якны кара төтен каплады. Кайда дошман, кайда үзебезнекеләр — һични белер хәл юк. Бөтен яктан аталар. Таулар мең яңгыраш чыгарып, иңриләр, әйтерсең, җир ишелеп, асты- өскә килә. Галим, таш артына сыенып, җиргә сеңәрдәй булып ятгы. Аның чырае чытык, иреннәре ихтыярсыз селкенәләр. Бу таш артына ул нһчек килеп яткандыр, анысын да хәтерләми. Немецлар якын ук килгәннәр. Кемдер таш артыннан сикереп чыкты да: «Сталин өчен! Туган ил өчен!» дип кычкырды. Шул ук секундта, җир астыннан калыккан шикелле, ташлар арасыннан сугышчылар күтәрелделәр һәм алга ташландылар. Галим дә башкалар кебек, бер сулышта окоптан чыгып, алга йөгермәкче булды. Ләкин ниндидер көч аны иңнәреннән баса, җирдән аерылмаска куша иде. Шунда ул беренче’тапкыр сугышчан «Ура»ны ишетте һәм аның тамак төбенә төер тыгылды. Ул, бөтен ихтыярын җыеп, иңнәреннән баскан көчне ыргытып, окобыннан сикереп торды һәм башкалар кебек үк, әзрәк алга ислә төшеп, винтовкасын алга сузган килеш, немецларга каршы йөгерде. Бер генә секундка Верещагинның мәһабәт гәүдәсе күренеп калды. Уң якта ефәк ленталарын җилфердәтеп йөгергән Захаров күзгә чалынды. Шуннан соң ул Верещагинны тагып бер тапкыр күреп калды. Ул штыгы белән бер немецны, көлтәне чөйгән кебек һавага чөеп ташлады да алга йөгерде. Галим каршына
78
озын гәүдәле бер немец килеп чыкты. Ул немецның зур ачылган күзләрен күреп калды. Секундның кечкенә бер өлешендә аның күңелендә каушау туды һәм бу каушау чак кына аның башын ашамады. Йемен чакмага баса язган иде инде. Соңгы секундта Галим аның автомат көпшәсен штык белән читкә сугып өлгерде һәм штыгын немецның күкрәгенә кадады.
Беренче батальон, кайдандыр флангтан ата башлаган пулемет уты астына эләгеп, җиргә ятарга мәҗбүр булды. Галим тирә-ягына каранды. Аның, карашы бик аптыраулы булгандыр күрәсең, чөнки шундый җәһәннәм эчендә дә бер пехотачы аңа:
— Әй, матрос, якорь ташлама! Миңа якынрак тор, берни булмас, — дип кычкырды. Бу сүзләр берникадәр өстенлек тоны белән әйтелгән булсалар да, Галимне гарьләндермәделәр, киресенчә, аның салкыная башлаган йөрәгенә җылы йөгерде. Ул елмаерга теләде, ләкин елмаюы барып чыкмады.
Немец артиллериясе гадәттәгедән дә артыграк котырьпш башлады. Галим дәү таш артында җиргә йөз түбән капланып ятты. Кинәт аның • борынына тәмәке төтене кергән кебек булды. Ул, башың күтәрмичә генә, күзен ачты. Аның янында, баярак «әй, матрос, якорь ташлама», дип әйткән солдат, аркасы белән ташка сөялгән дә, обмоткаларын урый. Авызында тәмәке. Шундый ут астында, берни булмагандай, обмоткаларын урап торучы солдатны күргәч, Галимгә үзенең таш артында калтыранып ятуы бик җирәнгеч тоелды.
— Ни хәл, матрос, — диде солдат, бераз мыскыллы тон белән, — өркетәме?
Солдатның күзләре кысык, йөзен сакал-мыек баскан, борыны туры, иреннәрендә һичкайчан сүнми торган елмаю. Уң кул башында шинеле бер уч кадәр умырып алынган. Күрәсең, осколок тигән. Галим берни дәшми шул умырылган урынга карап торды.
— Тартасыңмы?
Галим башын чайкады.
— Тартмыйсың? Бөтенләйме? Юк, тарт! Әйбәтрәк булыр. Тәмәкесез ярамый, туган.
Ул Галимгә тәмәке төпчеге сузды. Галим гипнозланган кешесемав аны алды һәм яткан җирендә үк берничә тапкыр суырды. Аннары буылып йөткерә башлады. Солдат көләргә тотынды.
— Берни түгел, өйрәнерсең. Мин үзем дә элек тартмыйдыр идем.
Гаҗәп хәл, Галим торып утырды һәм хәтта өстендәге тузанын да какты.
— Менә бу порядок, — диде солдат һәм ак тешләрен күрсәтеп елмайды. — Әйдә, тагын берәрне төрәбез. Күрәм, фронтта яңарак.
— Яңарак.
— Диңгездә, мөгаен, сугыш тагын да куркынычрактыр. Корыда, ни әйтсәң дә, жир, аңа таянып була. Ул теләсә нинди уттан да саклый- Ә диңгездә суга таянмасаң...
Таш артында гына мина ярылды. Сөйләшүчеләр икесе дә җиргә капландылар. Галим аста булып чыкты. Солдат башын беренче күтәрде һәм елмайды:
— Немец ахмак ул, ялгышлык белән муеныңны өзүе мөмкин.
Галим дә елмайган булды.
— Исемен ничек, иптәш?
— Галим Урманов. Үзеңнең?
— Виктор Шумилин.
— Кайдан?
— Москвадан, Шарикоподшипниктан. Ишеткәнең бармы шундый заводны? Мировой завод. Бөтен Союзга атаклы.
79
— Беренче бишьеллык вакытында салынган завод, беләм.
— Ә үзең кай җирләрдән? t
— Казаннан.
— Булганым бар. Анда да шәп заводлар күп.
Викторның соңгы сүзләре Галимне куандырып ук җибәрде. Ул аның якташы булып чыга язды бит. Ә фронтта якташыңны очрату бик зур бәхет ул.
Иртән немецлар безнекеләрне үзәнлектән бәреп чыгардылар. Куркудан коты очкан бер сугышчы:
— Немецлар безнең тылда!—дип кычкырды. Сугышчылар, ихтыяр- сыздан башларын күтәреп, артка карадылар. Ләкин алар анда немецларны күрмәделәр. Өлгеррәк сугышчыларның берсе:
— Иптәшләр, карагыз, байракны чыгаралар! — дип кычкырды. Ул^ арада бүтәннәр дә байракны күреп алдылар. Байрак йөртүчеләрдән өч кеше аны кечерәк кенә калкулык өстенә кадап куйдылар. Җил аны ялкынсыман җилфердәтә башлады.
— Күрәсеңме,—диде Галимгә аның белән янәшә яткан Шумилин. — Димәк, безгә артка бер генә адым да юл юк. Үлгәнче торыра кирәк.
Беренче тапкыр шушындый каты сугышка кергән Галим, башта күбрәк инстинкт белән эш итте. Ул бригаданың язмышы турында уйламады. Бары тик байракны күргәч кенә, ул бөтен бригаданың язмышы өчен борчыла башлады.
— Иптәшләр! Үләрбез, ләкин байрагыбызны дошманга бирмәбез, — дип кычкырды тезмәдә яткан замполит Муравьев.
Немецлар безнең позицияләрне штурмлар өчен самолетлар җибәрделәр.
Әйләнә-тирәсендә бомбалар ярыла, таулар актарыла, күкрәге астында җир селкенә башлагач, Галим үз-үзен белештермичә торды. Тереме ул? Әллә вак-вак кисәкләргә теткәләнеп, һавага очамы? Аның бөтен тәне салкын тир белән капланды, ләкин үзе моны бөтенләй сизмәде.
— Танклар!—дип кычкырды Шумилин. Галим башын күтәрде һәм кара төтен эченнән ажгырып килгән танкларны күрде. Шумилин, кулына гранаталар бәйләме тотып, аларга каршы шуыша иде инде. Аңардан уңдарак Верещагин шуыша башлады. Ул безкозыркасын кигән, җил аның тасмаларын тарткалый. Аның сул як кырыеннан тагын берничә сугышчы шуышып китте. Алар артыннан Урманов та кузгалды, ләкин ул нишләргә кирәген белми иде. Шумилин алдагы танкның чылбыры астына үзенең гранатасын ташлады. Чылбыр өзелеп китте. Танк туктады һәм бер чылбырында әйләнә башлады. Икенче танкның өстенә яндыргыч сыекча бутылкасы ташладылар. Ул дөрләп янарга һәм, ялкынын җил белән бәреп төшерергә теләп, яктан-якка айкалырга тотынды.
Бу коточкыч сугыш дүрт көн, дүрт төп дәвам итте. Кайчандыр куаклар үсеп торган үзәнлек, сукаланган җир кебек, кап-кара булып калды. Анда үлек өстендә үлек, корал өстендә корал ята, җимерелгән туплар, яндырылган һәм шартлатылган танклар, бәреп төшерелгән самолетлар тулган иде.
Дүрт тәүлек эчендә немецлар дүрт меңгә якын кешеләрен югалттылар һәм шул дүрт мең кеше исәбенә алар ике йөз метрга алга киттеләр. Ләкин бу ике йөз метрны да бик тиз кире кайтарып алырга кирәк иде.
Үзәнлек шоссе юлының ачкычы иде. Аны югалткан тәкъдирдә немец-ларның танклары Мурманск шоссесына бәреп чыгачаклар. Ул чагында инде аларны туктату кыен булачак. Төнлә, вакытлы тынлыктан файдаланып, комбриг Седой бөтен батальоннарның калдыкларыннан сводный батальон төзеп, аңа югалткан ике йөз метрны кире кайтарып алу бурычын куйды. Барлык батальоннарның командирлары сафтан чыгып
80
беткәнлектән, сводный батальон белән командалык итүне үзенең урынбасары — Илдарскийга йөкләде.
— Мансур Хакимович, — диде комбриг, — мин сезгә ышанам. Бу ике йөз метр кайтарып алынырга тиеш.
— Без я приказны үтәрбез, я үзәнлектә ятып калырбыз, — диде Илдарский. Ул үзенең ординарецына дәште һәм алар алгы сызыкка киттеләр.
Батальоннарны бергә туплаган вакытта Урманов Верещагинны очратты. Алар бер-берсен күрүгә бертуганнар кебек шатланыштылар. Урманов Верещагинның муенына ташланды.
— Урманов, син исән?
— Исән, ә үзең? Иптәшләр?
Верещагин, аны үзеннән этәрә төшеп, ялтырап торган кечкенә күзләре белән аңа карады. Гүя ул Галимнең чыннан да исән икәнлегенә ышанмый иде. Аннары яңадан аны дәү кочагына алды.
— Ух, син! Я, ничек, бик эссе булдымы? .
— Булды, — диде Урманов елмаеп. — Тәмәкең бармы?
— Ба! Син тартмыйдыр идең ич.
— Монда тартырга гына түгел, әллә нәрсә эшләргә өйрәнерсең.
Алар тәмәке төрделәр. Урманов баягы соравын кабатлады:
— Иптәшләр кайда, исәннәрме?
— Без өчәү генә калдык, туган. Захаров минем кулымда үлде. Менә моряктан нәрсә калды...
Ул кесәсеннән ефәк тасма чыгарды.
— Иптәшнең соңгы истәлеге игеп алдым...
— Ломидзе исәнме?
— Ул исән.
Алар окоплар казый башладылар.
— Ну җир! Таш кына, ахрысы, — дип зарланды Урманов. Верещагин куәтле куллары белән селтәнә-селтәнә, көрәге белән ташлы туфракны чүкеде.
— Җирдән зарланма, — диде ул Урмановка. — Ташлы булса да туган җир туфрагы.
— Матрослармы? — дип сорады кемдер.
Верещагин артына борылды һәм Илдарскийны таныды.
— Так точно, иптәш подполковник. Җир чүкибез.
— Яхшы, ә яктырткач, нишләргә уйлыйсыз?
— Яктырткачмы, — Верещагин бераз уйга калды. — Яктырткач, һөҗүм итәсе иде. Әнә теге тауга атланасы, ә үзәнне безнең тылыбыз итәсе иде.
— Дөрес, старшина. Бик дөрес уйлыйсыз. Иртән шулай итәрбез дә. Мин сезгә ышанам.
— Ышанычыгызны акларбыз, иптәш командир.
— Немец җиңелүне белмим дип уйлый. Аңа шулай кундырырга кирәк, бу ахмак уй аның башыннан пуля кебек атылып чыксын. Ул вакытта аны кыйнавы бик күп җиңел булачак.
— Ә безгә ярдәм булырмы, иптәш командир? — дип сорады кемдер.
— Ярдәм булачак, иптәшләр. ТөнлЪ артиллеристлар һәм танклар килергә тиеш. Авиация дә булачак.
— Ә күршеләр ничек, иптәш командир, — дип тагын шул тавыш сорады.—Уң флангка яңа дивизия килгән диләр..
— Яна дивизияләр турында борчылмагыз, иптәшләр. Алар бар, алар киләләр һом киләчәкләр. Советлар Союзының көче җитәрлек.
Командир киткәч, Верещагин Урмаповка күз кысып,
— Яхшы кеше булса кирәк, — диде. — Солдатның йөрәгенә карый белә. Шундый командир белән сугышка керүе җиңелрәк.
81
Урманов аңа җавап бирмичә казырга кереште. Ул әле бу Мөнирәнең әтисеме, әллә аның фамилиядәше генәме икәнен ачык белми иде. Ә бу турыда подполковникның үзеннән сорарга батырчылык итмәде.
Иртән, яктырта башлагач, замполит Муравьев йөгереп үтеп китте.
— Иптәшләр, яңа газета, мәгез! — диде ул һәм әле буяулары да кибеп җитмәгән фронт газетасын аларга тоттырды. Верещагин беренче битне ачуга, Галим белән икесе дә берьюлы кычкырып җибәрделәр.
— Бу безнең таныш ич, Иван Андронов!
Бу чыннан да диңгезчеләр учак янында очраткан пехотачының рәсеме иде. Рәсем астында аның яраланган килеш яңадан үз частена кайтканлыгы һәм соңгы сугышларда кырык немецны үтерүе турында язылган иде.
— Менә здорово! — диде Галим'. — Менә герой!
Батальон контр һөҗүмгә күчү турында сугышчан боерык алды. Башта тау араларында урнаштырылган безнең туплар ут ачтылар, һавада самолетлар күренде. Алар, немецлар өстендә, тилгәннәр шикелле бөтерелә башладылар. Галим, окобыннан чак кына күтәрелә төшеп, сугыш кырын күзәтте. Немец позицияләре өстендә кара төтен айкала, һавага, төтен һәм ялкын белән аралашып,туфрак өемнәре күтәрелә. Кайчак ап-ак булып кул пулеметы яки винтовкаларның һавада очулары күренә.
— Нәкъ өсләренә салалар!—дип шатланды Галим. Ул да булмады ут валы үзәнлекнең ..аргы башына таба тәгәри башлады. Танклар яшеренгән урыннарыннан чыктылар. Шуны гына көткәндәй, беренче рота политругы Евдокимов күтәрелде һәм бөтен тавышы белән кычкырды:
— Ватан өчен, Сталин өчен, алга!
Башы ак марля белән уралган Евдокимов бер кулына винтовка, икенчесенә граната тоткан килеш, бөтен буена басып алга ташланды. Политрук артыннан, өермәдәй булып, бөтен батальон күтәрелде. Галим Верещагин белән янәшә йөгерде. Алар илле метр, йөз метр, йөз илле метр үттеләр. Тагын илле метр калды. Ләкин, артиллерия утыннан җимерелми калган немец пулеметлары бер-бер артлы терелә башладылар. Ут чамадан тыш көчәйде. Әнә политрук та егылды, әнә тагын... Алдагылар җиргә ятып, граната ыргыта башладылар.
Немец снаряды шартлаткан танкларның берсе, кара төтен чыгарып яна, калганнары текә биеклеккә менә алмыйча, туктаган җирдән генә атып торалар.
Приказ үтәлмәгән иде әле. Ә ул, һичшиксез, үтәлергә тиеш. Сугышчыларны яңадан атакага күтәрергә кирәк иде. Комбриг Седой күзәтү пунктыннан атаканың тукталуын ачык күрде. Аның кашлары тирән җыерылды, тешләре нык кысылды.
— Байракны, алга! — дип кычкырды ул.
Байрак йөртүче өлкән сержант Николаев һәм аның ассистентлары, җилфердәп торган байракны күтәреп, таулар арасыннан үзәнлеккә таба йөгерделәр.
Батальон, байракны күргәч, команда көтеп тормыйча ук атакага күтәрелде. Байрак иң алда иде. Байрак йөртүче Николаев һәм анын иптәшләре, дошманның котырынган уты астында алга бардылар. Николаев егылды. Байракны, ассистентларның берсе эләктереп алды. Аннары ул да егылды. Байракны Замполит Муравьев күтәрде. Ул байракны болгап, нәрсәдер кычкырды, ләкин тавышы ишетелмәде.
Батальон үзәнлекне үтте, сазлык та артта калды. Менә байрак тау итәгендә җилферди инде. Немецлар котырынып аталар? Байоак теткә- мәлТ беТКӘН’ сабы да сынды> ләкин Муравьев байракны җиргә төшер-
Батальон немецларның төп позицияләре урнашкан тауга үрмәли башлады. Немецлар тау ярыкларыннан гранаталар яудырдылар. Сугышчылар ата-ата һаман югары күтәрелделәр. Тауның яртысына менеп җиткәндә, Муравьев та егылды. Байракны аның белән янәшә үрмәләүче Урманов алды. Ул тирләп пешкән, бүреге кайдадыр төшеп калган, кара чәчләрен җил тузгыта, күзләре ут булып яналар.
Тауларны айкап «ура» яңгырый. Ул бер генә минутка да тынмый.
Урманов бер төркем сугышчылар белән тауның сөзәк түбәсенә менеп җитә һәм, байракны немец тубы өстенә куеп, үзе аның кыйшайган дәү тәгәрмәченә сөялә. Аның яныннан яңадан-яңа сугышчылар йөгереп үтәләр. Төтен эченнән бер генә секундка Шумилинның сыгылам гәүдәсе күренеп кала. Кайдадыр уңдарак диңгезченең йөрәгенә шул кадәр якын булган тавыш ишетелә:
— Палундра-а, палун-дра-а!
Галим башын югарырак күтәрә, байрак сабын ныграк кыса. Көчле җил кызыл комачны эләктереп, ялкын шикелле уйната. Биек тау башыннан уң һәм сул флангтагы күрше батальоннарның һәм полкларның да атакага күтәрелүләре күренә. Таулар артында да көчле гөрселдәүләр тоташ канонадага әверелеп китә. Димәк, анда да немецларны кысырыклы й ла р.
— Иптәшләр, немецлар кача! Берсен дә тереләй җибәрмәскә! — дип кычкырды подполковник Илдарский. Ул, кулына пистолет тоткан килеш., үзенең сугышчылары белән бергә алга йөгерә иде...
(Дәвамы бар)