УКУЧЫЛАР ТРИБУНАСЫ
IMOHHSH бик күп еллар элек халык шагыйре Тукай, кара реакция аның иҗат сулышып буган заманда: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул. моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» дип язды. Тукай һәм ул замандагы бүтән классик язучыларыбыз гомерләре буенча олы дуслык турында-— язучы белән укучының дуслыгы турында хыялландылар Һәм әсәрләрен халыкка җиткерү юлында бик күп авырлыклар кичерделәр. Бары тик совет власте урнашканнан соң гына язучыга үзенең укучысы белән чын- чынлап дусланырга, аның белән аралашырга, иҗади элемтәдә булырга мөмкинлек туды. Безнең илебездә халыкны сәнгатьтән аерып торган киртәләр мәңгегә бетерелде. Безнең заманның яхшы, талантлы әсәрләрен халык бик тиз күрә һәм алар совет дәүләте тарафыннан көчле булышлык табалар. Эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культурабызның чәчәк атуы, совет кешеләренең Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә коммунистик рухта, тәрбияләнүе безнең илебездә яна укучыны, совет укучысын, сәнгать әсәрләрендәге чыи яңалыкны, алдынгылыкны, художестволылыкны һәхм талантлылыкны күрә, бәһали белә торган укучыны барлыкка китерделәр.
«Безнең халкыбызның таләпләре һәм зәвыклары, — ди иптәш А. Жданов, — бик югары күтәрелде һәм шушы дәрәҗәгә кадәр күтәрелергә теләмәүче яки күтәрелә алмаучы кешеләр артта калдырылачаклар. Әдәбият халык таләпләре дәрәҗәсендә барырга тына түгел, бәлки халыкның зәвыкларын үстерергә, аның таләпләрен югары күтәрергә, аларны яна идеяләр белән баетырга, халыкны алга алып барырга тиеш».
Безнең укучыларыбыз югары партиялелек рухы белән сугарылган, ватан интересларына хезмәт итә торган әсәрләрне шатланып каршы алалар. Романнан башлап, берничә юллык кыска шигырьгә кадәр булган әсәрләрнең берсе дә укучылар күзеннән «төшеп» калмый. Укучы аларга шунда ук үзенең бәясен биреп китә. Моны «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә килгән һәм һаман килеп торган йөзләрчә хатлар да, шулай ук, язучыларның үзләренә килеп торган хатлар да бик ачык күрсәтәләр.
Әсәрнең масса йөрәгенә никадәр тирән керүе, укучыларның аның белән никадәр тирән кызыксынулары безнең заманда гаять мөһим устетик критерий булып тора. Ләкин, кызганычка каршы, безнең тәнкыйтьчеләребез һәм әдәбият белгечләребез моңа җитәрлек дәрәҗәдә колак салмыйлар.
Советлар Союзындагы барлык республикалардагы шикелле, безнең республикабызның да күп кенә заводларында, колхозларында, уку йортларында, көтепханәләрендә, әледән әле, укучылар конференцияләре үткәрелә. Фадеевның* «Яшь гвардия», Полевойның «Чыи кеше», Пав-
119
ленконың «Бәхет», Бубенновның «Аккаөн» әсәрләре буенча һәм шулай ук татар совет язучыларының иң яхшы әсәрләре буенча йөзләгән укучылар .катнашы белән үткән конференцияләр, безнең совет кешеләренең әдәбиятка никадәр тирән хөрмәт һәм ихтирам белән карауларын, аның белән никадәр кызыксынуларын күрсәттеләр. Икенче яктан бу конференцияләр безнең әдәбиятның халыкч'анлыгын, массалылыгын һәм укучылар белән нык багланышта булуын күрсәттеләр.
ч Совет халкы безнең әдәбиятыбызның үсешенә һәрвакыт йогынты ясап килә һәм аны төзүдә турыдан-туры катнаша. Язучылар белән укучыларның аерылмас рәвештә бергә бәйләнгән булулары безнең совет * халкының, мораль бердәмлеген күрсәткән күп формаларның берсе ул.
Түбәндә без «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә укучылары- быздан килгән хатларның кайберләрен урнаштырабыз.
«ЯЗГЫ ҖИЛЛӘР» РОМАНЫ ТУРЫНДА УКУЧЫЛАР
Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» жемле ’ романы «Совет әдәбияты» журналының 11 нче санында басылып бетте. Мин «Совет әдәбияты» журналының саннарын, «Язгы җил- ләр»не уку өчен, түземсезлек белән көтеп ала идем.
Кави Нәҗми үзенең бу романында безнең бабайларның яшь чагыннан, аталарыбызның бала чагыннан башлап, Бөек Октябрь социалистик революциясе көннәренә кадәр вакытны — Казан Кремле өсте- нә кызыл байрак элгәнчегә кадәр булган вакытны бөтен чынбарлыгы белән, художестволы образлар аркылы гәүдәләндерә.
Роман хәзерге Татарстан терри-ториясендә яшәүче халыкларнЫң ■революция ялкынының беренче очкыны булып исәпләнгән «Бездна» һәм «Тигәнәле» вакыйгаларыннан башланып китә һәм безнең күз алдыбыздан патша Россиясендә яшәгән халыкларның, бигрәк тә татар халкының аң-белемнән, граждан-лык хокукыннан мәхрүм булып, чиксез авыр тормышта газап чигүләре, Мостафа шикелле көчле, эшкә •сәләтле кешеләрнең шуның аркасында получканың соңгы тнененәчә эчеп бетерергә мәҗбүр булулары, Раушана шикелле якты күңелле, гүзәл кешеләрнең шул вакыттагы төзелешнең халыкка бердәнбер бүләге булган туберкулез ке*бек әшәке авырулардан, бернинди ярдәм күрмичә, якты дөнья белән мәңгегә саубуллашулары, Нәсимә һәм Саимә шикелле батыр һәм нәфис кызларның үзләренең яшьлек хокукларына хуҗа булмаулары, Эгерсь һәм Юныс Вәлишин кебек эксплоататор- ларның аларны гомер буена изеп килүләре, һәм эшчеләрнең аларга каршы алып барган рәхимсез көрә-ше— 'барысы да тере күренеш булып узып китәләр.
Юныс Вәлишин к$бек кан эчкеч эксплоататорлар эшчеләрнең таңнан төнгә кадәр эшләп тә ач-ялангач йөрүләре «исәбенә елдан ел күбрәк байыйлар һәм үзләренең завод-фаб- рикаларын киңәйтә баралар. Эшчеләр ял күрмиләр, хатыннар эш өстендә, производствода, бала табалар. Хуҗалар ул хатыннарны этләргә ошаталар. Раушана, Ксения, Д1остафа һәм башка эшчеләрнең шундый коточкыч тормышта яшәүләре — ул Бөек Октябрь Социалистик революциясенә кадәр барлык хезмәт ияләре өчен уртак тормыш иде.
Ләкин халык мәңге шул кара тормышта яшәргә риза булмый. Халык арасыннан Айвазов һәм Халявин шикелле батыр революционерлар, җитәкчеләр килеп чыга. Бакуда иптәш Сталин тарафыннан оештырылган политик демонстрацияләрнең давылы, эшчеләрнең кискен таләпләре, патша строен тамырыннан җимереп, аның урынына эшчеләр һәм крестьяннар власте урнаштыру турында иптәш Ленинның һәм Сталинның даһи өйрәтүләре романның геройлары — алдынгы революционерлар Халявин һәм Айвазовлар аша Ка-
120
зан бистәләренәчә килеп җитәләр. Революцион пролетариат сафлары үскәннән үсә, солдатлар арасында да революцион караш киңәя бара. Патша иярченнәре, аның чиновниклары, үзләренең рәхәт тормышларын югалтудан курыккан байлар, фабрикантлар, заводчиклар, алар- ның иярченнәре, тәлинкә тотучылары революцион хәрәкәткә каршы ялган провокацияләр оештыралар, революция утын кабызып җибәрергә бөтен тормышларын биргән Ха- лявин һәм Айвазов кебек көрәшчеләрне төрмәләргә ябалар, сөргенгә озаталар, солдатлар арасында вәхшиләрчә тән җәзалары кулланалар, марксистик газета редакцияләрен ябалар һәм эшчеләрен кулга алалар. Ләкин мондый чаралар белән генә революцион хәрәкәтне туктатырга мөмкин түгел, пролетариатның сафлары ныгыганнан ныгый һәм эшчеләр белән солдатлар арасында булган революцион мөнәсәбәт бернинди көч белән дә җиме-релмәслек булып үсә һәм халыкны революциягә алып бара. Җандар- мерия начальниклары һәм Казан губернаторы бу хакыйкатьне үзләре дә күрәләр һәм аны җимерү өчен үзләрендә, димәк, патша хөкүмәтендә, көч юклыгын раслыйлар. Ленин һәм Сталин бөтен патша строен ян-дырырлык янгын кабызалар, эшчеләр, крестьяннар һәм солдатлар өчен якты һәм мәңге сүнмәс кояш, ышаныч һәм өмет кояшы балкый башлый.
Романның бу катлаулы эчтәлеге җанлы образлар, вакыйгалар аша һәр кешегә аңлаешлы һәм тирән тәэсир итә алырлык көч белән бирелгәннәр.
Бу роман Кави Нәҗминең әдәби өлкәдә зур мастерлыгын, яхшы художниклыгын, телгә байлыгын күрсәтә.
.***!
Без, икенче номерлы «Яшьләр шәһәрчеге»ндә яшәүче татар яшьләре Кави Нәҗминең «Совет әдәбияты» журналында басылган «Язгы җилләр» исемле романын укып чыктык. 1890 елдан алып, Бөек Ок-тябрь Социалистик революциясенә
«Язгы җилләр» романында Алексей Халявин образы аркылы рус пролетариатының революциядә аван-гардлык һәм җитәкче роле, Россиядәге барлык милләт хезмәт ияләрен, көрәшкә оештыруы һәм рухландыруы аеруча көчле бирелгән. Шулай ук рус, татар һәм башка милләт эшчеләре арасындагы дуслыкның, бердәмлекнең күптәннән яшәп килүе һәм зур сынаулар үтүе бик матур һәм ышандырырлык итеп бирелгән. Романда хатын-кызларның коллыктан якты азатлыкка чыгу юлларын ирләр белән бергә эзләүләре, бергә көрәшүләренә багышланган бик күп матур һәм озак онытылмасдык вакыйгалар бар.
Роман Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүе белән тәмамлана.
Романның кимчелеге итеп, вакый-галарның күп өлеше Казанда барып та,' Мулланур Вахитовның тик солдатлар үзара казармада сөйләшкән чакларында бер кечкенә эпизод аркылы бирелүен, һәм татар халкының беренче ялкынлы большевигы Хөсәен Ямашевның бөтенләй диярлек телгә алынмавын күрсәтер идем.
«Язгы җилләр» революциягә кадәрге тормыш турында язылган булса да, ул бүгенге булып яңгырый. Шунлыктан романны укыгач,. Ленин — Сталин партиясенә һәм,?туган илебезгә булган кайнар мәхәббәт тагы да көчәя.
«Язгы җилләр» романы безнең татар совет әдәбияты хәзинәсенә кыйммәтле әдәби әсәр булып керер. Шунлыктан бу романның аерым ки* тап булып чыгуын без, укучылар, түземсезлек белән көтеп торабыз. Шулай ук бу әсәрнең рус, теленә күчерелеп, аерым китап итеп чыгарылуын да теләр идек.
И. Галлямов, машиналар төвү заводының бюро начальнигы
кадәр чорны үзенең романында иркен рәвештә чагылдырган өчен, у-11 вакыттагы тормышны тулы рәвештә гәүдәләндергән өчен, автор Кави Нәҗмигә үзебезнең рәхмәтебезне белдерәбез һәм гаять зур уңышка ирешүе белән тәбрик итәбез.
121
Мин үзем романны ике тапкыр укып чыктым. Миңа бигрәк тә Мостафа, Гәрәй образлары ошады. Мин алар белән үземдә ниндидер уртаклык бар «кебек сизәм. Мин дә Ти-.
I гәнәле авылыннан 1946 нчы елда Казанга килдем. Тик Мостафалар кебек «бәхет» эзләп, ачлыктан котылу өчен түгел, белем алу, һөнәр өйрәнү өчен (килдем. Мин дә эшче булып эшлим, тик аерма зур, минирекле Ватаныма хезмәт итәм. Кыска гына итеп әйткәндә бу роман миндә һәм минем иптәшләремдә яңа фикерләр тудырды. Романны укып чыккач, миңа илебез тагын да матуррак булып күренде. Тагын да күбрәк һәм яхшырак эшләү, Ватанга тагын да зуррак файда китерү теләге көчәйде.
Әсгать Гали(ев.
Мин «Совет әдәбияты» журналында «Язгы җилләр» романын укып чыктым. Роман миңа һәм минем белән укыган иптәшләремә дә бик ошады. Романның документаль өлешләре дә укучыны кызыксындырырлык. Роман Казандагы рево-
.***(■
люция тарихын һәм Казандагы Октябрь революциясе алды көннәрен бөтен чынлыгы белән сурәтли. Романның теле бик матур.
Газизуллин Хикмәт, Ютазы районы, 8 нче март колхозы, ветфельдшер.
«Без Бөек Октябрь Социалистик революциясеннән соң туган яшьләр патша Россиясендәге элекке ачы, михнәтле тормышны үз күзебез белән күреп түгел, ә бәлки китаплардан укып, бабайлар, әбиләр, әтиләр, әниләр сөйләгәннәр буенча беләбез. Менә шушы үткәндәге михнәтле-ачы тормышны татар совет әдәбияты укучылары алдына художестволы формада яктыртып күрсәтүне бурыч итеп алып, Кави Нәҗми «Язгы I җилләр» исемле тарихи роман язган.
Күләме ягыннан зур һәм эчтәлеге ягыннан бай булган бу әсәрнең тәрбияви әһәмияте гаять киң. Ул безне, совет яшьләрен, үткәндәге авыр тормыш белән таныштыра, байлар һәм морзаларга җирәнеп карарга өйрәтә, аларның комсызлыкларын, шакшы йөзләрен фаш итә. Без әсәрдә Казан большевикларының, Казан эшчеләренең хак эш өчен, и-рекле тормыш өчен, армый-талмый, үзләренең җаннарын да кызганмый көрәшүләрен күрәбез һәм бу безгә шундый зур көч түгеп, шундый га- зап-михнәтләр аша, шул кадәр корбаннар биреп, эти-бабайлар яулап алган изге җиргә — бөтен дөнья
халыклары өчен азатлык кояшы булып балкыган Советлар Союзына,, сөекле юлбашчыбыз даһи Сталинга мәхәббәтебезне тагын да арттыра һәм сөекле Ватаныбызның чикләрен тагын да уяурак, тагын да сизгеррәк сакларга өнди.
■ Әсәрдә Алексей Халявин, Хәсән Айвазов, Мостафа, Нәсимә, Саимә,. Мәликә әби образлары зур осталык белән эшләнгәннәр, алар күңелгә ятышлы һәм истә нык сакланалар. Гәрәй белән Гриша образлары — татарлар белән руслар арасындагы туганнарча дуслыкны чагылдыралар.•
Язучы бу романда үзенең бай иҗат көчен салган һәм үзенең художество осталыгын ачып күрсәткән. Бу көнгә кадәр безнең совет татар әдәбиятында мондый темага язылган әсәрләр бөтенләй юк иде дисәк тә ялгышмабыз. Бу — Кави аганың үзе өчен генә түгел, бәлки бөтен татар совет әдәбияты өчен дә бер адым алга атлау. Без язучының иҗат уңышын котлыйбыз һәм киләчәктә аңа тагын да зуррак уңышлар телибез.
Звфэр Абдул, Севастополь.