Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ШӘИХИ МАННУР.
ӨЧ ҖЫР
КАЗАН КАЛАСЫ
УРМАНЧЫЛАР
Әкрен кышкы таннар ата, Моңсу шаулый агачлар. Урман кисә шул таңнарда Безнең данлы якташлар.
Пы чкылары, Балталары Ялтырап, чыңлап тора, Лубян, Саба Урманнары,
Гөр килеп, җырлап тора. йөз ел үскән наратларны Җиргә сала егетләр. Бүрәнәсен кисә кызлар, Төялеп китә йөкләр.
t
Пычкылары,
Балталары Ялтырап, чыңлап тора. Я’шь кыз белән Яшь егетнең.
Дәрт җырын җырлап тора.
Казан каласы таш кала, Безнең сөйгән баш кала. Күңелләрне дәртләндергән Җырлар шунда башлана.
И-их. Казан каласы — Гөлбакчалар арасы.
Я*шь йөрәкнең, Ярсу дәртнең Синдә табыла дәвасы.
Агыйделдән, Ык, Шөгердән, Зәй, Зөядән Казанга Килә яшьләр канатланып, Кошлар кебек язларда.
И-их, Казан каласы, Зур өметләр бакчасы. Ярсу дәртнең, Бар теләкнең
Синдә табыла дәвасы.
Илләр гизеп, сулар кичеп, йөрсә дә егет һаман, Кайтып килә ул яңадан — Сагындыра шул Казан.
И-их, Казан каласы, Туган җирем анасы. Үзең ямьле,-
* Суың тәмле, Исмең мәңге шауласын!
Казаннан Мәскәү күренә Кояш биек чагында.
Мәскәү белән Казан бергә, — Бер дуслык кочагында.
И-их, Казан, Казаным, Сөеклем минем, даным. Сөеклем дә, Иреклем дә, Син, башкалам, Казаным!
Барсын безнең кискән агач Заводларга, шахтага.
Колхозда да сынатмыйбыз, Урман кискән чакта да.
Пычкыбыз да,
Балтабыз даЛ
Ялтырап, уйнап тора.
Кышкы таңда
Киң урманда
Шат хезмәт кайнап тора.
КИЧКЕ ИДЕЛ
Идел өсте тып-тын, Тып-тын...
Ярларга бәрми дулкын, Дулкын.»..
Кычкырып бер җырлыйк, дустым, Дустым... х.
Күңелләргә дәрт тулсын,
Тулсын!
Идел өсте ал күк, Гөл күк...
Кичке нур түккән ахак, Ахак...
Тирәкләрдә кычкыра кәкүк, Кәкүк...
Их, матур, матур шул чак, Шуз чак!
Уйна, дустым,- уйна, Уйна...
Мин җырлап ишкәк ишим, Ишим...
Күңелләрем төште сиңа, Сиңа...
Тыялмадым шул, нишлим, Нишлим?
Идел өсте талгын, Талгын.,.
Әйләник әле тагын, Тагын.
Бу кич шундый рәхәт, җаным Җаным,
Бәхет тулы як-ягым, Ягым. .
92
ЗӘКИ НУРИ

КЫШКЫ УРМАНДА
(юл сызмалары)
Тукран тавышы. Кар. Җиңел юл. Ак бүрекле наратлар...
Кышкы урман бу түгел ул. Син башкасын карап бар.
...Сүнмәгән -әле йолдызлар, Төн яши әле күктә.
Җирдә инде хезмәт кызган һәм гөрләү дәвам итә.
Әйтерсең, урман өстеннән Көчле бомбовоз очты.
Юк, шулай чыңлый кечкенә, Моторлы үткен пычкы.
Ул килде монда ерактан Үкертеп ярсу көчен, Донбасска, Ленинградка Агач күп барсын өчен.
Тутырып бөтен юлларны Чабалар елдам ЗИС ләр. Озатып кала шуларны Безнең шатлыклы хисләр.
Илдәге бөтен шәһәрләр Иделгә хәзер якын. Китә котыпка кадәр дә Бу җирдән яшел алтын.
...Ишетәбез матур данга хас Дәртле җыр өзекләрен.
Бу — җыры безгә замандаш Кызлар һәм егетләрнең.
Бу җырны көр тавыш белән Чор җырлый күтәрешеп.
Җыр сөйли безнең теләк һәм Планнар үтәлешен.
...Менә ешлык. Без иң эчтә..
Кинәт: поезд, вагоннар... Шулар инде төзелешкә Көн-төн аккан агымнар. -
Бер паровоз тартып килә Иөз өй өчен бүрәнә.
Ничек шулай матур көлә Машинист кыз, күр әнә.
Әнә бер ЧТЗ җигеп Ун чана йөртә кемдер... Нәкъ шәһәр урамы кебек — Юл биреп кенә өлгер.
Ничә заводлар корычы һәм ничә төр маркалар! Бар да бер эштә: тырышып Кыйммәтле йөк тарталар.-
Гүя урман шаулый: бу мул Бүләкне, дип, ил көтә. Йөрәкне ярсыта бу юл һәм күңелне җилкетә.
...Инде көн. Нурга ияреп һаман атлыйсы килә.
Матур шул, урман, көйләрең Шуны ятлыйсы килә.
М МӨНИР
ЯШЬЛӘР ҖЫРЫ
Без менәбез күккә — биеклеккә, — Иксез-чиксез зәңгәр киңлеккә;
Безнең яшьлек сүнмәс якты маяклы, Мәңге сынмас корыч канатлы.
Припев: Күкрә яшьлек, күкрә Зәңгәр күкләрдә, Гөрлә яшьлек, гөрлә Азат җирләрдә.
Яшә яшьлек, яшә Бетмәс көч биреп йөрәккә, Яшә яшьлек, яшә
Ныгып, чыныгып көрәштә.
Без йөзәбез океан, диңгездә, Колач җәйсәк, колач киң бездә. Дулкыннарны ярып-ярып үтәбез, Котыпларга барып җитәбез.
Припев.
Җилләр генә искән далада, Ялгыз аучы йөргән тайгада; Калкытабыз илнең гигант йортларын, Балкытабыз Ильич утларын.
Припев.
Кырга чыксак, кырлар яңара, Яшь йөрәктән җырлар тарала, Без ирекле, көчле илнең яшьләре» Без — Сталин чоры гаскәре.
ЗӘЕТ МӘҖИТЕВ
АВЫЛДА ЯЗ БАШЫ
Киң басуларга мендәрдәй Кабарып карлар яткан, Тәрәзәләргә чигүдәй Бизәкле бозлар каткан.
Кар уйната январь җиле Ялга талган кырларда, Йокымсыраган шикелле Ята карлы юллар да.
Тын түгел ләкин авылда, Гүя бүген чәчүгә Чыгуны көтә барсы да, - Әйдәгез! — Дип әйтүгә.
Тик корал булса, көрәштә Булырсың — Дип — җиңүче, Ялт иттереп сабаннарны Көйләп куйган тимерче.
Җырлый-җырлый зур амбарда Җилгәргечләр әйләнә.
Агроном шат, орлыкларны Мактый-мактый сөйләнә.
Көрәш хисе дәртләндерә һәр колхозчы агайны, Өйрәнәләр Лысенкоча Үстерергә боданный
«Иртә өлгергәң—оттырмас» — Дип эшлиләр авылда, Уңган авыл ил алдында Сынаттырмас бу ел да.