ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР
40
Язгы бураннар башланды. Бер көнне Фатыйманың өен кыегыннан кар күмеп китте: морҗасы гына күренеп калды өйнең. Иртән тышкы ишекне бөтенләй ача алмадылар. Чорма аркылы чыгып, Хәлим өйалдыңдагы кар тавын көрәп атканга хәтле Фатыйма өйдән чыга алмыйча утырды. Өйалдыңда эшен бетерүгә малай, көрәген күтәреп, бакчага йөгерде: көрт басып киткән алмагач ботакларын тизрәк казып алырга кирәк иде. Көн буе бакчада эшләде ул: ботакларны кар астыннан чыгарды, алмагачларның төбен таптады, кар авырлыгыннан аерылып төшкән ике ботакны күтәреп, бәйләп куйды.
Кояш нурлары астында аппак кар таулары шул көнне үк иңеп төштеләр; урам буенча болганчык сулар йөгерде; авыл өстендә тургай тавышы яңгырый башлады.
Кешеләр быелгы язны бик көтеп алдылар. Яз белән бергә ниндидер зур бәйрәм киләдер кебек иде. Бу тойгы хәтта кешеләрнең йөзләренә чыкты, сөйләгән сүзләрендә яңгырады. Очрашкан чакта гөрләшеп күрешәләр иде дә, әлбәттә, яз турында сүз кузгатып җибәрәләр иде.
— Килеп җитте бит ул яз дигәннәре, ә минем әле чәчүлегем дә иләнмәгәи, — диде Гапсаттар бер тапкыр Гафияткә: алар икесе дә инешкә ат эчерергә килгәннәр иде.
— Әйе, — диде Гафият, — быел чәчүлек артыграк кирәк булачак: алпут җирләрен чәчәбез бит...
‘— Бер дә күңел ышанмый әле аңа, — диде Гапсаттар, — бирерләр микән ул җирләрне безгә? Әллә сөйләнеп кенә калырлар микән?
— Кичә Якуб әйтте: волость Советында тикшерелде инде, диде. Безнең авылГа ике йөз десятина биреләчәк икән!
— Мин дә ишеткән идем аны ишетүен, тик күңел дигәнең әллә ничек ышанып бетми: бер тиенсез ике йөз десятинә җир бирсеннәр, имеш. Гомердә булмаган нәрсә бит...
— Революция, брат, — диде Гафият, ат ялындагы саламны алып гашлап, — власть үзебезнең кулга күчте. Бер көн Якуб килеп сөйләгәндә син юк идеңмени? Ул әйтә, дилбегә хәзер эшче белән крестьян кулына күчте, ди.
— Ансы инде аның дилбегә элек тә безнең кулда иде дә...
— Дилбегә белән дилбегәнең аермасы бар, Гапсаттар дус.
— Ансы шулай... Димәк, бирәләр?
— Бирәләр, менә күрерсең, — диде Гафият, атына атланып.— Әйдә, к-лттекме?
* Ахыры. Башы 1, 2, 3 саннарда.
58
һәм алар, атларын янәшә атлатып, сөйләшә-сөйләшә, кайтып киттеләр.
Аяк асты кибеп тә өлгермәде, җир бүләргә чыктылар. Беренче көнне, шобага тартканны карарга дип, Хәлим дә барды. Кич белән туңып, пычракка батып кайтып кергәч, анасы икенче көнне улын җибәрмәде.
Гомердә булмаган нәрсә: быел җир бүлешү талаш-тартышсыз үтте, чөнки җир шундый әйбәт, каян гына бирсәләр дә үпкәләрлек түгел. Тик Биби күленә башлаш бер җир өчен Малик кына тавыш чыгармакчы бглган иде, аны да бик коры тоттылар. «Бу җирне мин алпуттан сатып алдым: аны бүләргә хакыгыз юк! Менә кәгазьләрем!» дип, кычкырып карады ул. «Кәгазьләреңне кесәңә сал, җил алып китмәсен», — дип җавап бирделәр аңа. Җавап кайтарырга өйрәнде хәзер халык. «Мин аңа акча түләдем, кайтарыгыз алайса акчамны!», дип шаулады Малик. «Алпут кайткач, алпуттан сорарсың!» диделәр аңа.
Озакламый чәчүгә дә чыктылар. Хәлим Гафият белән тырмага йөри башлады. Атларын кызганып, Гафият бер дә атландырып тырмалатмады малайны. Гел дилбегә тотып йөри-йөри, Хәлимнең терсәкләре бөгелми башлый иде: аш ашаганда кашыгы авызына җитми иде малайның. Ләкин ул, үзенең эшкә яравына сөенеп, бер дә зарланмады: көн буе ат артыннан чабып йөри бирде. Кич белән кайтып керүгә егылып йокыга китә иде. Иртән, сикереп торып, тагын Гафият йортына чаба иде. Шуның өчен Гафият Фатыйманың сабанын чәчеп бирәчәк иде.
Гафиятнең хатынына бик ошады Хәлим. «Син аны әллә нигә бер булса да атландырып тырмалат, — ди иде ул иренә, — ятимне кызганырга кирәк. Атасы, мәрхүм, исән булса, болай йөрер идемени ул?»
Хатын шулай дигәндә Хәлимнең никтер елап җибәрәсе килә иде.
Иртә белән чәй эчкәндә әйтә иде хатын: «Син, улым, тартынып, бәрәңге генә ашап утырма. Коймакны күбрәк сыптыр. Бәрәңгенең көче юк аның. Бәрәңге әйтә, имеш, ул: барганда мин алып барырмын, кайтканда миңа ышанмагыз, дип әйтә, имеш. Ә синең көн озыны тырма артыннан чабып йөрисең бар. Аша яхшылап». Ләкин Гафият абзасының кырын-кырын карап алуын сизеп, күп ашаудан тыела иде малай.
Аннары алар кырга чыгып китәләр иде.
Беренче көнне Гафият, борынгылар гадәте буенча, йомыркалар пешереп алып барды: янәсе, йомырка зурлыгы булып уңсын аның бодае! Беренче буразнаны ясагач, таралып яткан кара балчык өстенә тезләнеп, дымлы туфракны учына йомарлады: бармак араларыннан сытылып чыкты туфрак. «Кара син аны нинди бит ул! Шул көенчә ашарсың үзен! Ә без гомер буе ташлыкта, кызыл балчыкта кыйналдык. Рәхмәт! Рәхмәт! Кинәндерделәр җиргә!» дип сөйләнде ул.
Җир өстенә тезләнгән Гафиятне күреп, Хәлим сорады:
— Нәрсә таптың, Гафият абзый?
— Алтын таптым, алтын...
Хәлим йөгереп килде.
— Яле, күрсәт!
— Менә ул алтын! — диде Гафият, учындагы кара туфракны Хәлимгә сузып, — күр: менә ул! Бер кантарын калдырмыйча тырмала! Тет үзен: мамык ит! Үзебезнең җир! .Үзебезгә чәчәбез! Үзебезгә җыеп алыр- :а насыйп итсен!
Ул, тезләренә таянып күтәрелде дә, сабан тоткасына ябышып,
— һәй, йокладың мәллә! — дип, биясенә кычкырып җибәрде: шатлыгы эченә сыймый иде аның бүген. Әгәр кирәк булса, үзе ат урынына җигелеп сукаларга риза булыр иде ул.
Тырма кертерлек сукалагач, Хәлим дә эшкә тотынды.
Дилбегәләрне уйнатып, атка күңелле кычкырып, Гафиятне куып узып китте ул.
59
— Тет! Мамык ит үзен!—дип, Гафият малайның артыннан кычкырып калды.
Төшке ашка кайткан чакта, юл чатында, Бер Ярым Миңнулла белән очраштылар: озын аякларын ат корсагы аркылы салындырып, ниндидер борыпгы җыр мыгырдап кайта иде ул.
— Алпут аты нихәл: буразнаның рәтен беләме? — дип кычкырды аңа Гафият.
— Синмени әле бу, Гафият дус? Әссәламегаләйкем! — диде Миңнулла борылып, — ник белмәсен? Бик оста йөри.
Алар янәшә атлатып кайта башладылар.
— Атың алпавытныкы, сабаның алпавытныкы, чәчүлегең алпавыт-
1 ИМНИ Л ]
— Ә үзем Хупҗамалныкы,— дип ялгап китте Миңнулла.—Төтенләп алмыйбызмы?
— Алыйк булмаса...
Икесе дә кәгазь ертып иреннәренә, ябыштырдылар. Икесе дә көтәләр: кем алдан тәмәке янчыгын чыгарыр? Ниһаять, Миңнулла үзенең кесәләрен капшый башлады. Бик озак актарынып, бернәрсә дә тапмагач,
— Карале, Гафият дус, минеке бетеп калган икән, — дигән булдң,— синең барамы?
Үз чиратында Гафият тә бик озак актарынды: кулы баядан бирле тәмәке эчендә йөрсә дә, һаман таба алмаган булып азапланды ул: янәсе, кесә төбендә генә калган, бармакка эләкми.
— Тузаны гына калган икән, — дип, Гафият бер чеметем вак тәмәке чыгарып бирде.
Икесе дә төреп, авызларына капкач, шырпы таба алмадылар: бусы чынлап та юк иде, күрәсең.
— Әнә теге малайның юкмы? — дип, Миңнулла ат өстендә салмак кына чайкалып кайтып килүче Хәлимгә таба ымлады.
— Синдә булмаган — малайда каян шырпы булсын, — диде Гафият.
Тимерчегә килгән күрше авыл чуашы очрап, аның трубкасыннан үрләтеп алмаган булсалар, бәлки, өйләренә кадәр шулай кабыза алмыйча кайткан булырлар иде. Үрләтеп, рәхәтләнеп төтен суырып җибәргәч, сүз дөнья хәлләренә күчте.
— Тынычлык, эх, тынычлык кирәк хәзер!—дип куйды Гафият: ул моны уфылдап, сагышланып әйтте. — Әнә бит ул нихәтле... Чәчелмәгән җирне әйтәм... Зарыгып көтә бит ул кеше кулын... Быел байтагы кысыр калыр ахры...
— Яхшы җир ятып калмас,—диде Миңнулла, тәмәкесен пыскытып,— ә ташлыкка чәчсәң ни дә. чәчмәсәң ни: барыбер шайтан таягы гына үсә...
— Ансын син безәрәк арттырасың инде кем, Миңнулла: яхшылап эшләсәң, тирес түксәң, шайтан таягы гына үсмәс иде.
— Менә син тиресләп карагаладың да күпме алдың соң?
— Аладыр идек, — дип куйды Гафият.
— Алганга күрә, гомер буе җир дип җилегең кипте...
— Бу җирләр чәчелми калса, быел халык тагын ачыгыр: менә силең күпме запасың бар?
— Япага җитмәс, — диде Миңнулла.
— Шул-шул... Халык әнә инде Малик бусагасын таптый да башлады: алпуттан күтәреп кайткан көмеш кашыкларны, кыйбатлы савыт- сабаларны аңа ташыйлар: икмәккә алыштыралар. Җыя Малик байлыкны! Шунда да кылана, имеш, әле: совет .алырга кушмый, ала алмыйм, үпкәләмәгез, дип әйтә, ди.
— Артык икмәк анарда гына хәзер: алтын-көмешне җыеп кала инде ул.
60
— Тынычлык кирәк дисен син,—диде Миңнулла, ат өстендә селкенеп — көтмә син хәзер тынычлык! Әнә карсак японнар безгә каршы кылыч шалтырата башлаганнар анда: Владивосток дигән калагызны безгә бирегез, дип дәгъвалиләр, ди.
— Чынлапмы?
— Чынлап!
— Алдамыйсыңдыр ич син, Миңнулла?
— Шәрнфҗан сөйләде. Ул алдаса мин дә алдыйм.
— Соң безнекеләр?
— Билгеле инде безнекеләр: бирмибез, дип әйтәләр, ди.
— Ул сары шайтаннарга ни җитми тагы?
— Әйтмә дә инде, Гафият дус,—* герман дигәннәре белән татуланышып бетмәдек, хәзер алар тыгыла башладылар.
Басу капкасына килеп җиттеләр. Хәлим, ат өстендә кукыраеп утырган килеш, үзләренең өйләренә күз салып узды: тәрәзәдән әнкәсе каран тормыймы? Күрсен иде Хәлимнең ат өстендә ничек баруын...
... Ашап-эчкәч, рәтләп ял да итмәделәр: тагын кырга чыгып киттеләр. Гафият, ярты юлны бер сүз дәшмичә, әлләнигә бер башын чай- каштыргалап, үз алдына сөйләнгәләп барды да, кинәт әйтеп куйды:
— Менә шулай, Хәлим туган: җир бирделәр. Ансына бик рәхмәт. Тик менә тынычлык бирә алмыйлар әле! Юк, бирә алмыйлар. Кирәкме,, синеңчә, тынычлык?
— Кирәк.
— Менә шул-шул... Я, килеп җиттек. Төшә башла атыңнан!
41
Авыл тынычлык көткәндә, ил өстенә зур тынычсызлык килә башлады. Кайнап торган Россиянең төрле почмакларындагы төрле .хәбәрләр, сонга калып булса да, әллә нинди төсләргә кереп, үзгәреп булса да, авылга да килеп ирешәләр иде. Фәлән, фәлән шәһәрдә совет властен бәреп төшергәннәр икән; совет членнарын, барысын бергә бәйләп, суга атканнар икән; чит патшалар әйтәләр, имеш: алпут малын, алпут җирен кире үзләренә кайтарып бирмәсәгез, өстегезгә сугыш белән барабыз, дип куркыталар, имеш.
Ул да түгел, Себердә баш күтәргән акларның Уфа шәһәрен алулары, фа — Самара тимер юлы буенча, Иделгә якынаеп килүләре һәм уз кулларына эләккән барлык авылларда, шәһәрләрдә совет властен бетереп, алпавытлар властен куеп барулары турында хәбәрләр йөри башлады. Бу инде фәлән шәһәрдә түгел, ә Идел буенда, ягъни борын төбендә иде. Хәбәрләр куерды: алпут җирен кире кайтарып алалар икән; алпут малына тигән кешеләрне авылы-авылы белән асалар икән; сыерларны, сарыкларны суеп ашыйлар икән; фәлән икән, төгән икән.
Авылны куркуга салган бу шомлы хәбәрләр Маликның күңелендә явыз шатлык уята иде. «Туктагыз! — дип йодрыкларын кыса иде ул,— сез хәерчеләрнең гомере күбәләк гомереннән озын булмас! Озакламас, сез багана башында селкенеп торырсыз! Хәерчеләр комитеты төзегән булып, бүген кибетеңне, иртәгә икмәк амбарларыңны килеп таласыннар, имеш. Революциядән шуны көткән идемени ул? Җир арттыру, сәүдәне киңәйтеп, ерак базарларның берсендә кызыл мал кибете ачу. Ыргылмага су тегермәне корып җибәрү, — менә нәрсә көткән иде ул патша төшерелгәннән соң. Шушы авыл хәерчеләре арасыннан сикереп чыгып, шәһәр тирәсенә үрмәлисе, хезмәтчеләр белән беррәттән үзе дә йөгерә-йөгерә эшләп йөрүне ташлап, начальникларның авызын акча белән тыгылдырып, чиста киемнән, ялтыр-йолтыр итектән йөрисе килгән иде аның. Кичә синең бусагада егылып, күзләрен мөлдерәтеп, бер
61
нот он теләнгән хәерче актыгы бүген ярлылар комитетына баш булып алсын имеш тә, синең йортыңа килеп, амбарларыңны актарсын, игенеңне күтәреп чыксын, имеш. Туктагыз әле, Идел артындагылар килеп җитсеннәр, УТЛЫ табага бастырырмын әле мин сезне!»
Бик озак, бик усал уйлады Малик. Кулыннан килсә, ул Якубын да, Миңнулласын да, бүтәннәрен дә бүген үк бәреп үтерер иде!
«Талап бетергәнче, икмәкнең бер өлешен сатсам?—дип уйлый иде Малик.— Ләкин бит ул сары, яшел кәгазьләрнең акча дигән зур исемнәре генә бар, үзләре утка ягарга гына ярыйлар. Аларны җыеп ятудан ни файда? Иң яхшысы... иң яхшысы үз кулың белән ут төртеп яндыр икмәгеңне, тик аларга гына бирмә: ачка тәгәрәсеннәр шунда совет властьлары белән бергә!»
Ләкин ут төртмәде Малик. Икенче, файдалырак юл тапты ул. Бер көнне, кара трантасын җигеп, күрше авылларга чыгып чапты. Аның дус-ишләре, таныш-белешләре бик күп иде. Исәбе бик гади иде Маликның: барлык игенен, ваклап-төякләп, таныш-белешләренә өләшеп куярга уйлады ул. Эзләп карасыннар аннары. Тик менә ярлылар комитетындагы кешеләр басу капкаларын, тыкрыкларны саклап торалар, авылдан икмәк белән бер кешене дә чыгармыйлар. Моның да юлын тапты Малик: төнлә белән бакча аркылы чыгып, тегермән тавы итәгеннән узып китә торган булды. Берничә тапкыр шома гына барып кайтты ул. Ләкин көннәрнең берендә күрделәр Маликны. Бер күрделәр — әйтмәделәр, ике күрделәр — әйтмәделәр: шундый кешеләргә туры килде ул. Өченче тапкырында күрделәр дә тотып та алдылар.
Күз бәйләнеп, йолдызлар кабынып килгән чак. иде ул. Тимер кендек белән селтәнеп өлгергәнче, Маликның җилкәсенә менеп тә атландылар. Иңбашлары белән генә чөеп ташларга маташып карады ул, ләкин никадәр генә таза булмасын, өч кешене чөеп ата алмады Малик. Аны ектылар һәм, аягын-кулын бәйләп, йөк өстенә ыргыттылар. Шул көенчә, йөк өстендә килеш, авылга кайтып керде ул. Юл буенча әлләниләр белән янап кайтты. Авылда бер кеше белән дә сөйләшергә теләмәде. «Сезнең белән сөйләшер көннәр алда әле минем», диде ул. Шәрифҗан совет членнарын чакыртты. Барысы да килделәр, бер Гафият кенә килмәде. «Гафият абзыйның вакыты юк: мунча керә» дип, борылып кайтты баручы кеше. «Минем әле яшисем килә, Малик белән бәйләнсәң, муеныңны бик тиз сындырырсың», дип уйлады Гафият. Соңгы вакытта тагын куркып яши башлады ул. Аклар Идел буена килеп җиттеләр: Самараны, Семберне алдылар. «Белмәссең, — дип' уйлый Гафият,— иртәгә авылыңа килеп керсәләр! Аклар килсә, көтмә яхшылык: шунда ук якаңнан алачаклар: син ник алпавыт җирен чәчтең? Син ник алпавыт малын ташыдың?
Шәрифҗан, үзе барып, Гафиятне ияртеп килде.
Сукыр лампа яктысында, күләгәсе белән бөтен стенаны каплап, Миңнулла бик кызып сөйләде: Маликны хәзер үк подвода белән төрмәгә озатырга, ә малын конфисковать итәргә тәкъдим итте ул. Шәрифҗан да аны яклады:
— Шәһәрдә эшчеләр ачыга, ә Л1алик кебек кулаклар икмәкләрен яшерәләр, совет властен ачтан үтерергә телиләр! — диде ул.
— Ә син ник авызыңа су кабып утырасың?—дип сорады Миңнулла Гафияттән, — мунчада ис тиеп, башың авырта мәллә? Әйт: нишләтәбез Маликны?
— Нишләтәбез? Риза мин...
— Нәрсәгә риза?
— Әнә шул... ничек дидегез әле? Конфисковайт дисезме... итәргә Тик шунсы,— диде ул кинәт: — бүген аныкын, аныкы беткәч, безнекен... Инде җир булды, тамак туйды дигәндә генә...
Гуймас 1амак бер Гафияттә генә булды! Синнән аны сорамыйлар!
62
Малик әнә йөк өстендә көтеп ята: нишләтәбез аны? Төрмәгә дим мня әйтәм! Ә син?
Бераз тын торгач, Гафият:
__ Китсен кайтып өенә, диде.
— Әһә, син каршы алайса? Совет члены спекулянтны, кулакны төрмәгә тыгуга каршы!
_ Карале, Миңнулла, ник шул хәтле әтәчләнәсең? — диде Гафият, урыныннан сикереп торып, — баганада асылынып торасың киләмени синең?
— Баганада! Минме?
— Аклар Идел буенда икәнен онытма!
— Ә!.. Син аклардан куркасың алайса?
— К\’ркам, — диде Гафият.
— Малик спекулянтны төрмәгә тыкмасак, аклар килгәч, аркаңнан әбәкләрләр дип уйлыйсыңмыни!
— Бернәрсә дә уйламыйм!
— Юк. уйла син!
— Карале, Миңнулла!—диде Гафият, кинәт кызарынып, — ник син минем өстемә кычкырасың: хатыныңмы мин синең?
— Әһә. син әле судан коры чыкмакчы буласың икән! Юк инде, Гафият дус! Чыкмый тор! Алпавытның ике сыерын кем алып кайтты? Син алып кайттың! Син, Гафият дус! Бодаен кем алып кайтты? Син? Әле көмеш кашыклар да күтәреп кайткансың дигән хәбәрләр йөри. Үз күзем белән күрмәгән булгач, ансын әйтмим генә.. Багана өчен иң кулай кеше син инде ул!
Бәхәс озакка сузылып, совет членнары бер фикергә килә алмадылар: берәүләр Миңнулланы, икенчеләр Гафиятне якладылар. Ниһаять, мондый карар чыкты: Маликны өенә кайтарып җибәрергә, игенен алып калырга.
— Карагыз аны: бер бөртеген генә урлатсагыз да башыгыз белән җавап бирерсез! — дип, бармак янап, Малик кайтып китте.
42
Арыш өлгерде. Ләкин кешеләр урак тотып кырга бару урынына, көрәк күтәреп, Идел тавына киттеләр. Анда хәзер ,ашыгыч рәвештә окоп казу башланды. Дошманның Идел буеннан Казанга таба менүе көтелә иде.
Бер көнне Хәлим табын янында тозсыз бәрәңге ашап утырганда (бер яры тоз юк!), тәрәзәдән күреп алды: йонлач кара бурка бөркәнгән, кылыч таккан ике атлы урам буенча чабып узды.
— Әни, атлы казаклар!
— Чү! Кайда?
Хәзер генә югары очка чабып менеп киттеләр!
Бу хәбәрдән Фатыйма каушап төште. Кешеләр үзләренең сыерларын, атларын урманнарга, авыл артындагы тирән чокырларга яшереп оетерделәр. Фатыйма яшермәде: алсалар алырлар! Хәзер урманда сыер саклап утырыр хәл юк: урак өсте! Ләкин казаклар турындагы хәбәр аны каушатып җибәрде.
— Бар әле, улым, карап кайт әле! — диде ул Хәлимгә.
Малай, бәрәңгесен авызына тутырып, тиз генә чыгып йөгерде.
Әни! — диде ул, йөгереп кайтып, — капкаларга акбур белән цифр сугып йөриләр!
Бу нинди бәла инде тагын? Берәүләр әйтә: алпут малын кире җыячаклар икән, шуның өчен килгәннәр икән, ди. Икенчеләр: бер дә аның өчен түгел, авыл аркылы кызыллар үтәчәк икән, килүчеләр юл карап
63
кына йөриләр икән, диләр. Өченчеләр: авылга солдат килеп тулачак икән, йорт саен урнашачак икән, авыл өстеннән ашап ятачак икән, дип сөйлиләр. Капкага ничәле цифр сугылса, шул хәтле солдат куелачак, имеш. Хәлимнәр капкасына икеле цифр язып киттеләр.
Фатыйманың өендә ашык-пошык әйбер яшерү башланды: барлы- юклы ашамлыкларны нәүрәпкә төшереп куйдылар. Әйтерсең лә солдатлар анда төшә алмыйлар инде! Мендәр, ястык, самовар чормага менде. Ә сыерны кая куярга? Аны бит базга да төшереп булмый, чормага да менгезеп булмый.
Көн болытлы иде. Кичкә таба коеп яңгыр ява башлады. Фатыйма бүген бөтенләй ут кабызмаска булды: тәрәзә караңгы булгач, бәлки,, кермәсләр, дип өметләнде ул.
Бу төнне авылда йоклаучы булгандырмы, ләкин Фатыйманың күзенә йокы кермәде: һаман көтте ул. Менә бер вакыт урамда сөйләшкән тавышлар ишетелде. Аннары тавышлар күбәйде. Кешеләр тавышы янына бик күп ат аягы тавышы килеп кушылды. Кемнәрдер карлыккан тавышлар белән өзлексез кычкырып тора башладылар: фәләненче рота — бирегә! Фәләненче взвод — бирегә!.. Фатыйма, русча сүзләрне аңламаса да, бик тиз төшенде: авылга солдат килеп тулды!
Бер сәгать, ике сәгать килеп тордылар. Хәлим караңгы тәрәзәгә борыны белән төртелеп, гел карап ятты: әни, атлылар! Әни, җәяүлеләр! Әни, арбалылар! Яңгыр булмаса, бәлки, ул әле капка төбенә чыгып карап торган булыр иде. Ләкин яңгыр шыбыр-шыбыр бер туктаусыз тәрәзә пыяласына сибелеп торды.
— Әни, безнең ишек алдына керделәр! Өчәү!
Я, алла! Фатыйманың йөрәге, сикереп чыгарлык булып, тибә башлады. Хәзер бетерәләр икән! Җитмәсә төнлә белән! Нишләргә инде?
Тәрәзәгә шык-шык-шык суктылар. Аннары тавыш ишетелде:
— Фатыйма апа! йоклыйсыңмы?
— Улым, кем ул?
— Шәрифҗан абый тавышы.
— Нишләп йөри ул төнлә белән?
Тәрәзә артында тавыш яңадан кабатланды:
— Фатыйма апа! Курыкма, ач әле ишегеңне!
Хатын тәрәзәгә йөгереп килде:
— Шәрифҗан, син түгелме соң бу? — дип сорады ул, калтыранган? тавыш белән.
— Мин, Фатыйма апа. Ике кешене кунып чыгарга керт әле!
— Шәрифҗан! Бу ни дигән сүз? Ирсез хатын янына солдат кертәсез! Курыкма, алар кеше ашамыйлар!
Тышта, нәрсәдер сөйләшеп, көлешеп алдылар.
— Юк, кертә алмыйм мин!
Тәрәзә аркылы бик озак аңлатырга тырышты Шәрифҗан: ят кешеләр түгел алар, кызылармеецлар. Бер төн куналар да китәләр...’
Тәмам килешеп, инде ишекне ача башлагач, Фатыйма:
— Татарлармы?—дип сорады.
Татарлар түгел икәнен белгәч, хатын ишеген яңадан бикләп куйды: юк, кертә алмый ул! Курка ул! Беткәнмени бүтән йортлар? Ирсез хатын янына солдат кертәсез!
Ләкин барыбер ишекне ачарга туры килде.
— Үпкәләмә, Фатыйма апа җаным, — диде Шәрифҗан, өйгә кергәч, — Ут кабыз! Самовар куй! Өс-башларын киптер! Безнең кешеләр алар. Акларга каршы сугышырга баралар.
Шәрифҗанның эшләре күп иде бүген. Тегеләргә рус телендә нәр- сәДер әйтте дә, борылып чыгып та китте. Аптырашта калды Фатыйма: "ишләргә инДе хәзер болар белән? Утырыгыз дип әйтерлек тә русча С)елми бит ул!
64
Кызылармеецларның берсе яшь, чибәр, таза егет иде. Теленә караганда, украиналы булса кирәк. Икенчесе Идел буе русы булып, кызыл чырайлы, сипкеллерәк, утыз-утыз биш тирәсендәге бер кеше иде. Менә алар дәшми-тынмый гына винтовкаларын почмакка сөяделәр, тәннәренә ябышкан юеш гимнастеркаларын салын, киптерергә элделәр һәм, хатынга кырын-кырын караштыргалап, капчык авызларын чишәргә тотындылар.
Солдат ул хозяйканың якты чырайлысыи ярата. Ә Фатыйма, бер почмакка сыенды да, катты да калды. Тегеләр капчыкларыннан кон- серва, икмәк, шикәр чыгардылар да, хозяйкага тагын бер өметсез караш ташлап, ашарга җыендылар. Яше, нәрсәдер әйтеп, көлеп җибәрде: «каптык килеп, кайнар су да бирүче юк!» диде бугай.
Фатыйма кинәт аңына килде: «Карале, самовар куеп җибәрәсе иде бит боларга!» Д\енә ул самоварга таба сузылмакчы булды. Тук- тале, самоварлары кайда соң аларның?
— Улым, самоварны чоланда калдырмагансың бит?.
— Чормага яшердек ич без аны!
Әй, зиһенсез! Бөтенләй башыннан чыккан. Бу караңгыда чормага ничек менәсе инде тагын? Хәлим менеп төшмәс микән?
— Улым, самоварны алып төш әле! Башка вакытта бер дә курык- мыйсың ич! Бар инде!
— Әйдә икәү,’—диде Хәлим.
— Ят кешеләрнең үзләрен генә өйдә калдырасым килми. Бар
инде! {
— Бер абый да менсен минем белән.
— Ничек әйтәсең аңа: аңламый ич ул!
Шулай да Фатыйма аңлатып карамакчы булды.
— Самовар тащим! Чәй! — диде ул, түшәмгә таба төртеп күрсәтеп: янәсе, чормадагы самоварны алып төшәсе иде. — Малайка үзе генә күрка.
«Чәй» сүзен ишеткәч, руслар «да, да» дип, күңелләнеп, башларын изәделәр: янәсе, бик яхшы булыр иде.
— Әйдә, әйдә! — дип, Фатыйма кызылармеецларны ишеккә таба чакыра башлады. — Әнә малайка белән менегез, ул күрсәтер! Бар, улым, бар!
— Шо вина хоче? — дип сорады яше, чибәре.
— Шут ее знает, — диде өлкәне, кулын селтәп, — открывай консервны, покушаем всухомятку да на боковую! Я устал, как чорт.
Фатыйма, арты белән ишеккә таба чигенеп, кулын изәп, тегеләрне һаман чакырды. Хәлим дә инде бусагада көтеп тора иде.
— Возьми винтовку да сходи: что у ней там? — диде өлкән кызылармеец: аның ачуы килә башлаган иде инде.
Алда—Хәлим, аның артыннан винтовка тоткан яшь кызылармеец — ишектән чыгып киттеләр. Бераздан тагын ишек ачылып китте: алдан — самовар күтәреп Хәлим, аның артыннан — штыгын самоварга сузып, украин егете килеп керде.
— Спыймалы контру!—диде ул, шаркылдап көлеп.
Тегесе дә борылып карады, һәм:
— Что такое? — дип сорады.
Яшь кызылармеец аңлатты: самоварларын чормага яшергәннәр дә менеп алырга куркалар.
Чәй кайнаган арада Хәлим тег'елэр белән дуслашып та өлгерде: украин егетенең фуражкасындагы кызыл йолдызга күрсәтеп, аннары узенең күкрәгенә төртеп,
— Мина бир!—диде.
Егет башын чайкады: юк, йолдыз 'үзенә кирәк аның. Менә кон- серва аша, шикәр аша!
5. ,с. Ә.- № 4 65
I
✓
— Малайка, ашай!—дип, өлкәне Хәлимгә шикәр сузды, консерва сузды.
— Караны, дуңгыз мае булмасын! — диде Фатыйма, самовар янында кайнашып.
Булмагае тагын! йотты да җибәрде Хәлим. Шундый тәмле нәрсә дуңгыз мае буламы соң!
Самовар өлгергәч, барысы бер табынга утырып, шикәрләп, сөтләп чән эчтеләр. Рәхәтләнде Фатыйма! Чәе дә бит карлыган яфрагы түгел, чын чәй! Фатыймага да консерва суздылар. Хатын: «Нит, не ашам, дуңгыз!» дип, кул селеккәләп караса да, Идел буе русы:
— Не дуңгыз, корова!—дип бармаклары белән маңгаена мөгез ясап, сыер булып мөгрәп күрсәтте. Барысы да көлештеләр. Шуннан соң Фатыйма да консерваны татып карады. Бөтен азыклары үзләре белән йөри икән боларның. Тозлары юк микән? Бер айдан артык бит инде: тозлы аш ашаганнары юк. Күңелләре төчеп бетте. Бер яры сат-мыйлар шул нәмәстәне. Икмәктән кыйбатрак хәзер тоз.
Ишарәләп тоз сорады ул. Тегеләр бик тиз аңладылар.
— У тебе, кажется, есть? — диде өлкәне.
Кызганычка каршы, юк икән: үткән квартирның хозяйкасы сорап алып калган икән. Беткән икән тозлары.
— Завтра у дяди Никифора возьмем да ей дадим, — диде шул ук өлкән кызылармеец.
Хатынга аңлаттылар: капчыкларын әйләндереп күрсәттеләр: беткән! «Завтра, утром», — дип, башын учына салып; йоклап күрсәтте өлкән кызылармеец. Фатыйма әллә аңлады, әллә юк, — тик кабатлап сорамады.
Чәйдән соң винтовкаларын тазарттылар. Яңгырдан соң аларның тутыгып китүе мөмкин иде. Хәлим дә гел алар арасында кайнашты: затворны, штыкны, көпшәне тотып-тотып карады. Винтовкаларны тазартып, җыеп бетергәч, Хәлимгә спусковой крючекны басып карарга рөхсәт иттеләр. Шырт иткән тавышка Фатыйма сискәнеп,
— Әкрен, үтермәгез тагын бер-берегезне! — дип куйды.
Соң гына яттылар һәм соң гына тордылар. Кичке яңгырдан соң җыелып калган суларда кояш нуры күзләрне чагылдырырлык булып балкый иде. Яз көнендәге кебек, үләннәр ямь-яшел иде, агачлар ямь- яшел иде. Өлкән кызылармеец, Хәлимне ияртеп, каядыр чыгып китте. Украина егете, өялдындагы бүрәнәгә утырды да, ике кулы белән яңакларын терәп, борын астыннан ниндидер җыр көйләргә тотынды: аның ике бите дә, балаларныкы кебек, алланган, чибәр кара күзләре моңсу карыйлар иде.
Чиләк-көянтә күтәреп, суга барырга чыккан Фатыйма, егетнең моңаеп утыруын күрде дә, елмаеп,
— Кемне сагынасың? — дигән булып сорады.
Теге башын күтәрде, ак тешләрен балкытып, елмайды һәм, яңадан башын иеп, көйләргә тотынды: җыр көенә аның матур башы селкенә, үкчәсе бәреп-бәреп куя иде.
Аннары ул, бүрәнәдән күтәрелеп, бакча ягына таба китте. Өлгереп килгән зур-зур алмаларга, кара янып пешкән чияләргә, кан тамчылары төсле кып-кызыл булып, чекерәеп торган карлыганнарга бик озак карап торды ул.
Фатыйма су алып кайтты. Кәләпүш белән тоз ’ күтәреп, Хәлим кайтып керде. Ул мәчет янындагы тупларны, иярле атларны, кылыч таккан кавалеристларны күреп кайткан иде.
— Бар, улым, — диде Фатыйма, малайның сүзен бүлеп, — әнә теге абыеңа бераз чия өзеп бир.
Андый эшне Хәлимгә генә куш инде син. Тупларын да онытты малаең. Ботакны сыгып, егетнең фуражкасына пешкән чияләрне ата башлады.
66
Кич белән, кояш урман артына төшкәч, кызыл гаскәр китте. Алдан— кавалерия, аннары саф-саф тезелеп пехота, аннары тупка җигелгән атлар әкрен генә авылдан чыга башладылар. Хәлим, басу капкасына кадәр алармы озата барып, үргә каршы менеп киткән кызыл гаскәрнең артыннан карап калды.
Аннары бер атна буе мактанып йөрде малай. Имештер, ул иярле атка атланып караган; имештер, ул, кылыч белән сугып, тал чыбыгын кисеп төшергән; имештер, ул фәлән, имештер, ул төгән.
Бер көнне Хәлим канга буялып кайтып керде.
Фатыйма, каушап төшеп,
— Нәрсә булды сиңа? — дип сорады.
— Сугыштык!
— Кем сине шулай?
— Аклар! Бирдек үзләренең дә кирәкләрен!
— Күренә кемнең кемгә биргәне... Әй, юләр, юләр... Имгәтсәләр үзеңне?
— Кан түгел ич ул!—диде Хәлим, көлеп, — син кан дип белдеңмени? Буяу ул! Кызыл буяу...
— Әй, тиле! Йөрисең шунда...—дип, Фатыйма да көлеп җибәрде.
43
Авыл аркылы кызыл гаскәр үтү халыкны сөендерде: болай булгач, акларың килә алмас инде! Гаскәр китте, кешеләрнең күңелләрендә өмет һәм ышаныч уятып китте ул: димәк, алар ялгыз түгел! Аларны яклаучылар, алар өчен дошман белән сугышырга хәзер торучылар бар! һәм кешеләр тагын җиргә кыюрак басып йөри башладылар.
Шәрифҗан «армиясеннән» берничә егет, кызыл гаскәр белән кит- мәкче булып, бик сорап та караганнар иде. Алмады командир: килер вакыт, китәрсез, егетләр, сез дә, диде ул.
Бер көнне авыл өстеннән аэроплан үтте. Урамга йөгерешеп чыккан кешеләр, кулларын күзләренә куеп, бик озак карап тордылар. Берәүләр карчыгага ошатты, берәүләр — инә карагына... Бик күп сүзләр булды аның турында. Кем аэропланы икән соң бу: акларныкымы, кызылларныкымы? Нәмәстә тикшереп йөргән була икән ул? Хәерлегә булсын инде.
Солдатта йөреп кайткан белдекле кешеләр әйттеләр: кызылларныкы булырга тиеш бу аэроплан. Акларның Иделдәге пароходларын карап йөреп, Казанга хәбәр итәргә киткәндер ул.
Хәерлегә юрап, кешеләр өйләренә таралышып та өлгермәделәр, еракта, Идел өстендә булса кирәк, һава шары күтәрелде: озын кара капчык төсле бернәрсә бик озак бер урында асылынып торды. Идел өстендә нәрсә барлыгын карап, тикшереп тора ул, дип сөйләделәр әлеге белдекле кешеләр. Күрәсең, чынлап та шулай булгандыр. Кич белән, караңгы төшә башлагач, әкрен-әкреи тау астына иңеп, күздән югалды ул.
Икенче көнне, кояш тегермән канатлары өстенә калкып, үлән кыякларындагы чык тамчылары ялтыр-йолтыр итә башлаган вакытта, Фатыйма белән Хәлим, аркаларына арыш көлтәсе асып, солы урырга чыгып киттеләр.
Унда арыш чүмәләләре күренде, сулда җил уңаена сөрлеккән солы, кара башагын җиргә төрткән тары, саргаеп, куырылып беткән ясмык җирләре җәелеп китте.
Алда ике хатын солы уралар иде. Әнә берсе, башын калкытмыйча гына, учмаларын җилтерәтеп күтәреп сала. Әнә икенчесе, бау ясап, учмаларын шул бауга җыйды да, тезе белән кысып, бер көлтәне бәйләп ташлады. «Гомер үтә», дип уйлады Фатыйма. Бу кырларда азмы
67
йөрде инде ул! Кыз чагында, аннары Галиуллага чыккач... Башта икәү генә, аннары менә шушы малайны кечкенә арбада тартып... Кара инде син аны: аяклары нинди озын! Буйга гел атасы булачак. Үсеп килә бит әкренләп. Эшкә ярый башлады бит инде. Бәхете генә булсын!
— Бар әле, улым, — диде Фатыйма, җир башына килеп җиткәч,—шушы арыш көлтәсен Ыргылмада чылатып кил: бик кипкән, бауга ярамас, сынар.
Малай барып килгән арада, анасы бер-ике көлтәлек солыны урып та өлгергән иде инде.
Хәлим дә, учына төкереп, урагын бераз әйләндергәләп торды да, иелеп, кыштыр-кыштыр ура башлады.
— Әкрен, әкрен!—диде анасы. — Алай бик астан кистермә! Менә шулай! Менә шулай!
Аяк басулары бөтенләй атасыныкы! Кара аны, * әйбәт кенә ура бит малаен,.
— йолыкма! йолыкма! Кисеп җиткер! Менә шулай!
Хәлимнең тизрәк аргы башка барып чыгасы килә. Шуңа күрә ул тар гына итеп урып кереп китте. Борылып караса, анасы әллә нихәтле артта калган. Әнә теге әремгә барып җиткәнче борылып карамаска булды ул. Башын да калкытмыйча урды Хәлим. Ничә көлтәлек булды икән инде? Биш көлтәлек булдымы икән? Әрем бик якын инде. Барып җитмичә артка борылып карау юк! Тукта, бераз узып та китәргә кирәк бу әремне! Солы эченә кереп адашкан әнә теге борчакка хәтле! Каян килеп эләккән ул монда? Кузаклары нинди эре!
Хәлим, солы эчендәге борчакка барып җитте дә, аны тамыры белән йолкып алып, анасы янына йөгерде.
— Менә, әни, ашап кара!
— Улым, — диде Фатыйма, — күк күкри түгелме?
Акалай күтәрелеп карады: күк йөзе зәп-зәңгәр иде.
— Аяз ич!
— Тынла әле син.
Чынлап та! Күк гөлдери ич. Әнә тагын! Башта дерт итеп китә дә аннары гөлдер итеп тора. Күрше җирдәге хатыннар да, уруларыннан гуктап, тыңланып тора башладылар.
— Фатыйма, ишетәсеңме? — дип кычкырды аларның берсе.
— Нәстә соң ул?
— Аталар ич, аклар килә.
Белеп лыгырдыймы соң бу хатын? Акларны монда җибәрерләр микәнни? Кызыл гаскәр Идел буенда гына тора дип сөйлиләр ич.
— Әни, әнә тагын!
Шулай ук ул йөзе караларны Иделгә төртеп төшерә алмадылар ахры? Әнә тагын! Бәлки, әле Идел буйлап кына китеп барырлар. Алар килсә, Маликка тагын канат үсә инде. Кызылармеецлар авылда чакта, атларына ашатыр өчен солысын алгач, Малик әйткән, имеш: Якуб зимагур белән Миңнулла сукырны барыбер бу дөньяда йөретмәм: үзем бетсәм бетәрмен, аларга да көн күрсәтмәм, дигән, имеш.
— Әйдә, улым, урыйк!—диде Фатыйма, һәм, иелеп, ура да башлады. Көн буе туп тавышы колак төбеннән китеп тормады. Бу нинди гыңгысыз заман булды инде бу? Сугыш бетәме, дөньялар тынычланамы дип кенә торганда тагын сугыш. Әллә кайда җир тишегендә түгел бит әле: ындыр артында гына сугышалар. Ходай насыйп итеп, тизрәк дөмектерсәләр икән шул каһәр төшкәннәрне. Кешеләрнең җаны тынычланып калыр иде ичмасам.
Туп тавышлары, ерагайганнан ерагая барып, кичкә таба бөтенләй ишетелми башлады. Фатыйма да бераз тынычланып китте: якын җибәрмәделәр ахры үзләрен! Аллага шөкер.
68
Фатыйма, соңгы көлтәсен бәйләде дб, култык астына кыстырып, Хәлим янына китте: ул йөгерә-йөгерә көлтә ташып йөри иде.
Аннары алар икәүләп чүмәлә куйдылар.
— Улым, җый көлтәләрне!
Кояш, кып-кызыл шар төсле булып, бакчалар артына төшеп бара; һава суынды; Ыргылма ягыннан әле җылы, әле салкын, дымлы һава искәләп куя; күрше чокырда ниндидер кош кычкыра.
— Я, бүгенгә җитәр, — диде Фатыйма, соңгы көлтәне куеп,— кайтыйк тизрәк, сыер көтеп тора торгандыр.
Авыл морҗаларыннан күтәрелгән ак төтеннәргә ' карап, тиз-тиз атлый башладылар. Алар кайтып кергәндә, сыер ишек алдындагы чирәмне кимереп йөри иде. Капкадан килеп керүче Хәлим белән Фатыйманы күргәч, кара муенын сузып, мөгрәп куйды.
— Хәзер, хәзер, җаным, савам! — дип Фатыйма кулларын юарга тотынды. Хәлим, чиләк алып, суга чыгып китте. Анасы сыер янына чүгәли калды. Тегермән тавы артыннан түгәрәк ай килеп чыккан чакта, аларның кичке ашлары өлгермәгән иде әле.
44
Советларның өяз конференциясендә Якубны өяз башкарма комитетына член итеп сайлаганнар иде, һәм башкарма комитет аппаратына эшкә алырга карар чыгарганнар иде. Якуб, волостька кайтып, эшләрен Васильевка тапшырырга да өлгермәде, аклар Симбирскины алдылар һәм, Идел буйлап, Казанга таба менә башладылар. Ул да түгел» Якуб барачак өяз шәһәре дә дошман кулына эләкте. Бүленеп калды Якуб. Ул арада хәрби командованиедән боерык килеп төште.- Идел буенда оборона торгызу өчен, бөтен халыкны аякка бастырырга, диелгән иде ул боерыкта. Бөтен халыкны! Моның өчен вакыт кир^к. ә дошман инде борын төбендә. Коммунистларны җыйды Якуб. Кыска гына киңәшүдән соң, Васильев завод эшчеләрен күтәрергә китте; Егоров — пароходство работникларын; Якуб, ат атланып, күрше авылларга чапты; Серебряков штабтан килгән саперлар белән киңәшә калды: эш белән җитәкчелек итү өчен, командование саперлар отряды җибәргән иде.
Икенче көнне Иделдән өч-дүрт чакрым җирдә, сөзәк тау күкрәгендә, кешеләр кайнашырга тотынды: биредә окоп казу башланган иде инде. Тагын бер көннән ераграк авыллар да килеп җиттеләр: тау итәге атлар, арбалар, кешеләр белән тулды. Килүчеләр арасында Шәрифҗан белән аның егетләре дә бар иде.
— Сез шушында торып торыгыз, мин начальниклар белән сөйләшеп, үзебезгә аерым участок сорап килим, — дип, Шәрифҗан кешеләр арасына кереп буталды. Аркаларына капчыклар, винтовкалар аскан егетләр, кулларындагы көрәкләренә таянып, бер урында басыл калдылар.
Халык һаман артты. Берәм-берәхМ килеп торган арбалардан ирләр, хатыннар, малайлар төштеләр. Кайбер арбаларда кешеләр юк иде. ләкин андыйларына тимер көрәкләр, чәйнекләр, чиләкләр салынган иде, ашау-эчү әйберләре төялгән иде. Шәрифҗанның егетләре, йөкле арбаларны, туарылган, туарылмаган атларны, кайнашып йөрүче кешеләрне күздән кичереп, байтак вакыт басып тордылар. Ниһаять, халык арасында Шәрифжан күренде. Ул, килеп җитәр-җитмәс кул болгап,
— Егетләр! Минем арттан! — дип кычкырды да, борылып китеп т* барды. Егетләр, казыла башлаган окоплар аркылы, балчык өемнәр® аркылы сикеръ-сикерә, аның артыннан йөгерделәр.
— Менә нәрсә, иптәшләр — диде ул, үзен куып җиткән егетләргә карап, — без монда казымыйбыз, безнең участок әнә тегендә, Идел тавында...
69
һәм Шәрифҗан биредән өч-дүрт чакрымдагы тау башына төртеп күрсәтте. Лнда кирпеч заводы эшчеләре, пароходство работниклары артиллерия өчен, пулеметлар өчен позицияләр хәзерлиләр иде. Юлга чыгып, егетләр шунда таба киттеләр. Якыная барган саен, тау башындагы кешеләр ачыграк күренделәр. Менә инде көрәкләрдән кызыл балчык атылуы да күренә башлады.
Килеп җиттеләр дә кычкырып , исәнләштеләр. Бил тиңентен җиргә кергән кешеләр (килүчеләргә күтәрелеп-күтәрелеп карадылар: кайсы елмайды, кайсы сәламгә җавап кайтарды, кайсы бер сүз дәшмичә тагын окоп эченә иелде.
Шәрифҗан, эшкә җитәкчелек итүче сапёр белән сөйләшеп, үз егетләре өчен тау кырыенда бер участок сорап алды. Биредә тау кырт киселеп аска таба төшә, ә аста сары ярларына сыенган киң Идел җәелеп ята иде.
— Әйяй, моннан егылып төшсәң! — диде бер егет, астагы очлы ташларга карап, — сөякләреңне дә җыеп ала алмаслар.
— Кара әле, кара! — диде икенче берәүсе, — су буенда да окоплар казыйлар.
— Аска карама син, алга таба кара, — диде өченче егет, — юләр малай әйтмешли, йөз чакрымдагы авыллар күренә торгандыр моннан...
Чынлап та! Бик ерактагы күлләр, болыннар, урманнар, авыллар күренәләр иде биредән. Борылышта күздән югала торган Идел, борылышны узгач ук, тагын ялтырап килеп чыга иде. Беренче борылыштан соң ул зәп-зәңгәр булып күренә, икенче борылыштан соң күгелҗем төскә керә, ә өченчесен узгач, аксыл томанга әйләнеп, күздән югала иде.
— Дошман әнә шул яктан килә инде, — диде Шәрифҗан һәм, кинәт тавышын күтәреп,
— Винтовкаларыгызны менә бирегә өегез дә, үзегез минем янга! — дип боерды. Егетләр капчыкларын салдылар, винтовкаларын Шәрифҗан күрсәткән урынга өеп куйдылар һәм, көрәкләрен тотып, Шәрифҗан янына җыела башладылар.
— Менә монда, монда, монда,—диде Шәрифҗан, — пулемет оялары ясыйбыз. Ничек казырга икәнен хәзер күрсәтәм.
һәм ул чирәме көеп беткән тузанлы җиргә көрәк очы белән сыз- галый башлады.
— Менә бу төшен шулай уеп аласыз да пулемет куяр өчен түгәрәк урын ясыйсыз. Аннары чирәмле кәсләрдән бруствер өярбез. Анысы соңыннан. Ягез, өсләрегезне салып ташлагыз да, казырга тотыныгыз!
Эш башланып китте. Ярты сәгать үтмәгәндер, егетләр, тездән җиргә кереп, вак ташлы кызыл балчык ыргыта башладылар.
Шәрифҗан да, башкалар кебек үк, башын да калкытмыйча эшләде. Бер күтәрелеп караган чагында күреп алды ул: Галимулла исемле егет, окоп эченә аякларын салындырып, тәмәке тартып утыра иде.
— Син әле бик иртә утыргансың! — дип кычкырды аңа Шәрифҗан.
— Йөрәгем кага башлады минем, Шәрифҗан абый, — дигән булды теге егет.
— Кара аны, өзелеп төшмәсен! —чдиде Шәрифҗан. — Оялырга кирәк бераз: бөтен кеше эшләгәндә син тәмәке тартып утырасың.
Егет, тәмәкесен атып бәрде дә, көрәген алып, окоп төбенә сикереп төште.
—- Бер сәгатьтән соң ашап, ял итеп алырбыз, ә хәзергә башыгызны Да күтәрәсе булмагыз! — дип боерды Шәрифҗан.
Тагын окоп эчләреннән кызыл балчык, ак балчык, сары балчык атыла башлады.
Ашап, тәмәке тартып алганнан соң, яңадан тотындылар*, тирләп- исшеп чыктылар егетләр, күлмәкләре аркаларына ябышты; тамаклары
70
кибеп, эчәселәре килеп бетте: ашарга алып килгәннәр, ә эчәргә алып килмәгәннәр иде.
Караңгыга хәтле шулай эшләделәр, эшләделәр дә, караңгы төшүгә егылып йокыга киттеләр. Ардылар егетләр. Эчәсе килүне дә оныттылар.
Шинеленә төренеп. Шәрифҗан да чирәмгә сузылды. Ләкин бик озак вакыт йокыга китә алмады ул. Эре, яшел йолдызларга карап, төнге тавышларны тыңлап, уйланып ятты. Башта кемнәрнеңдер сөйләшүләре. кайдадыр атлар пышкыруы, кичтән үк йокыга киткән егетләрнең мышнаулары ишетелеп торды; аннары сөйләшүләр тынды, ләкин атлар тавышы әле һаман ишетелә иде. Ниһаять, атла>р тавышы да ишетелми башлады, тик егетләрнең тигез мышнап йоклаулары гына Шәрпфҗанның колак төбеннән китеп тормады.
Торып утырды да, тәмәке кабызып җибәрде Шәрифҗан. Дөнья тын һәм караңгы иде. Бер кая да бер генә ут та күренми. Барлык жан ияләре йоклыйлардыр, тик бер Шәрифҗан гына йокламыйдыр кебек тоела Шәрифҗанга. Ләкин ул белә: бу тын һәм караңгы төндә, аның кебек, йоклый алмыйча пошынып ятучылар күп булырга тиеш. Булырга тиеш, чөнки Идел буйлап дошман килә. Дошман белән бергә алпавытлар кайта, иске власть кайта, иске михнәт, иске газап кайта. Шәрифҗан кебек, искенең артына типкән, күңеле белән яңага бәйләнеп өлгёргән кешеләр өчен кара көннәр алып килә дошман. «Юк, — дип ушлый безнең Шәрифҗан, — барам да үтенәм: отрядым белән бергә Кызыл Армиягә алсыннар мине». Ул күп, озак уйлады һәм уйлаган саен һаман шул бер фикергә әйләнеп кайтты: армиягә китәргә кирәк.
Ниһаять, Шәрифҗан да йокыга талды. Ул уянып киткән чакта, йолдызлар инде сүнгән, Идел өсте яктырган, ә кояш әле калкып җитмәгән иде. Шәрифҗан сикереп торды да, төнге караңгылык эченнән чыккан тау башына күз салды: яңа казылган кызыл, кара окоплар, пулемет оялары, артиллерия позицияләре, анда-санда түшәлеп- түшәлеп йоклаучы кешеләр, урылмаган солы җирендә йөрүче атлар, чәй кайнату өчен ягылган учаклар һәм алардаи күтәрелә торган ак төтен, — шушы чуар һәм тын картинага карап торгач, Шәрифҗанның хәтеренә үзенең төнге уйлары килеп төште.
— Иске власть кайта, — дип, үз алдына сөйләнеп куйды ул һәм, йоклап ятучы егетләр янына килеп, иелеп, әле берсен, әле икенчесен төрткәли башлады:
—. Уяныгыз! Мөхәммәтҗан, уян! Галимулла! Мотыйгулла!
... Беренче туп тавышы төш вакытында ишетелде. Ул әле бик зәгыйфь иде, һәм аны ишетүче, аңа игътибар итүче бик аз булды. Әмма Шәрифҗан шунда ук аңлап алды һәм, тонык кына дөбердәү тавышы ишетелгән саен, үзенең егетләренә күтәрелеп карый иде: ишетәләрме болар, юкмы? Ләкин яшьләр бернәрсә дә ишетмиләр идеме, әллә ишетеп тә аңлап җиткермиләр идеме, башларың да күтәр-мичә эшли бирәләр иде. Төш авышкач, шактый ук ачык дөберди башлады: дошман якынайганнаи-якыиая иде, күрәсең. Хәзер инде ерактагы туп тавышларына бөтен кеше игътибар итге. Халык, борчыла башлады: көрәкләренә таянып, эшләмичә тыңлап торучылар, үзара сөйләшүчеләр күбәйде. Саперлар, халык арасына таралып, кешеләрне тынычландырырга тотындылар. Ататланып, Якуб белән Васильев килеп җитте. Ун гына минутка халыкны җыеп, бөтенесен аңлатып бирделәр: дошман әле ерак, ләкин шулай да ашыгырга кирәк, чөнки бүген төнлә белән бу позицияләргә артиллеристлар, пулеметчылар килеп урнашачак.
Якүб ат өстеннән, бөтен халык ишетерлек итеп, кычкырып сөйләде.
— Шушы кадәр халык,— дип дәвам итте ул, үзен сарып алган кешеләр өстеннән күз йөртеп, — тырышып эшләсәк, караңгы төшкәнче
71
әллә ли хәтле казый алабыз әле. Ягез, иптәшләр, тагын бер җилкенеп алыйк! Кызыл гаскәр килгәнче позицияләрне хәзерләп җиткерик!
Шул сүзләр белән Якуб, ат өстеннән сикереп төште дә, кайсыныңдыр көрәген алып, казый да башлады. Аның белән янәшә Васильев һәм бүтәннәр казырга тотындылар. Якубның киң аркасы әле бер окоп эчендә, әле икенче окоп эчендә күренде, тавышы әле бер гөркемдә, әле икенче төркемдә ишетелеп торды. Бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, Якуб белән Васильев Шәрифҗаннар янына да килеп җиттеләр.
— Менә кайда икән алар! — дип, кычкырып җибәрде Якуб, — ә мин аларны аргы позициядә, авыл кешеләре арасында эзләп йөрим. Я, җир казу бик ардырмыймы?
— Зарланучы юк, — диде Шәрифҗан, көрәгенә таянып, — башта без әнә тегендә пулемет оялары казыдык. Хәзер менә бирегә күчерделәр.
— Шәп. У, сез бөтенләй винтовкалар белән үк килгәнсез! Әллә сугышырга исәпме?
— Командование рөхсәт итсә, исәп юк түгел. Шулай бит, егетләр?
Елмаешып карап торган егетләр Шәрифҗанның сүзен расладылар.
— Итәр. Сорарбыз.
— Якуб абый, — диде Шәрифҗан, — синең белән бер киңәш бар әле.
— Киңәшик соң.
— Үзең белән генә.
— Сермени?
— Сер, — диде Шәрифҗан.
Алар читкәрәк киттеләр дә, Шәрифҗан кызу-кызу нәрсәдер сөйли башлады. Ул сөйләп туктагач, Якуб аңа нәрсәдер әйтте. Шәрифҗан тагын сөйләргә тотынды. Ахырда Якуб, Шәрифҗанның аркасыннан кочып,
— Аңлыйм, аңлыйм, — диде. — Армиягә китеп, революцияне яклап сугышу... бик әйбәт фикер. Мактыйм сине моның өчен. Биредә эш беткәч, егетләреңне иярт тә, Советка килеп чык. Тагын бер сөйләшербез.
Якуб белән Васильев караңгы төшәр алдыннан гына кайтып киттеләр. Караңгы төшкәч, боерык алынды: халыкны өйләренә тарата башлагыз, диелгән иде ул боерыкта. Кешеләр, төенчекләрен кыстырып, көрәкләрен иңбашларына күтәрделәр дә, кайтыр юлга чыга башладылар.
Кызыл гаскәр килеп, позицияләргә урнаша башлаган вакытта, саперлардан бүтән берәү дә калмаган иде инде.
45
Таң атып, урман артыннан кояшның беренче кызыл нуры сузылгач, Идел өстендә разведка пароходы күренде. Диспетчерлык хезмәте өчен яса,птан бу кечкенә, елдам пароход зур тизлек белән түбәннән югарыга таба менеп килә иде.
Тау башындагы пулеметлар, үзләренең позицияләрен вакытыннан элек дошманга сиздермәс өченме, әллә пароходның тагын да якыная төшүен көтепме, ут ачмадылар. Менә разведчик, тагын бераз менде дә, болын ягына таба борыла башлады; биредә, Иделнең иске тармагы белән яңа тармагы арасындагы атау артында, кызыЛларның ике пароходы яшеренеп тора иде. Акларның разведчигы нәкъ шул атау артын гикшсрмәкче булып килә иде, күрәсең. Ләкин аңа атауга хәтле барып
72
җитәргә ирек бирмәделәр: тау башыннан пулеметлар чатырдатырга тотынгач, разведчик килгән ягына таба кабалан гына кире борылды. Пулеметлар аны ут белән озатып калдылар.
Пароход Идел борылышына кереп, күздән югалмас борын ук, пулеметлар атудан туктадылар. Дөнья тып-тын булып калды. Шундый тын. иртәнге кояш шундый күңелле балкый, Идел өсте шундый тигез, моннан ике-өч кенә минут элек пулеметлар чатырдавын ишетмәгән кеше биредә сугыш барадыр, әнә теге яшел атау янында палубаларына туплар, пулеметлар куелган пароходлар яшеренгәндер, зәнгәр борылыш артында баштан-аяк коралланган дошман посып торадыр дип һич уйлый алмас иде. Ләкин бу ялган тынлык озакка бармады. Кинәт Иделнең теге ягында, болыннар өстендә, атышлар башланып китте. Атау артында кызылларның пароходлары торуын сизепме, әллә корыдан килүне хәвефсезрәк санапмы, аклар, күрәсең, болын өсләп һөҗүм итмәкче булганнар да кызыл отрядлар аларны пулемет уты белән каршы алганнар. Аргы яктагы атыш көчәйгәннән көчәйде, берничә урында печән кибәннәренә ут капты: ерактан йодрык хәтле генә булып күренә торган бу кибәннәр, сары ялкынга төренеп, яна башладылар.
Бу вакытта Якуб, Васильев һәм тагын бер төркем кеше, “волость Советының кәгазьләрен тикшереп, дошман кулына төшмәскә тиешле документларны яндырырга хәзерлиләр иде. Атыш тавышлары көчәя башлагач, Якуб, почмакка сөягән винтовкасын алып, бүлмәдән чыгып китте. Баскыч алдында тукталып, сугыш шау-гөренә бераз колак салып торды. Аннары таш басмалардан йөгереп төшеп, урам буенча китеп барган иде, почмактан килеп чыккан Егоров белән Серебряковны күреп, кинәт тукталды: тегеләр, кызу-кызу сөйләшеп, аның каршы- сына киләләр иде.
— Башлануы ахыры? — дип сорады Якуб, Егоров белән Серебряков килеп җиткәч.
— Су өстеннән һөҗүм итәргә курыктылар, коры җиргә күчерделәр сугышны, — диде Серебряков.
Якуб Шәрифҗан турында сорашты: кайда йөри ул?
— Отрядын окопка кертә калды: сугышта катнашырга рөхсәт бирделәр аиа.
Бу сүзләрне Егоров әйтте: ул клёш чалбарын каеш белән буып, биленә зур парабеллум таккан, өстенә зәңгәр якасы аркага кайтарып салынган матрос күлмәге кигән иде.
— Ә завод отрядына рөхсәт бирделәрме? — дип сорады Якуб.
— Завод отрядына да бирделәр, — диде Егоров.
Өчесе дә беразга тынып, кызганнан-кыза бара торган сугыш тавышын тыңлап тордылар.
— Аръякта безнекеләрне кысрыклыйлар ахыры, — дип куйды Серебряков: бу сүзләрне ул, үзалдына сөйләнгән кебек, ишетелер-ише- телмәс итеп кенә әйтте.
Чынлап шулай иде, күрәсең: чөнки борылыш турысында башланып киткән атышлар, һаман якыная барып, авыл каршындагы болыннарда ишетелә башладылар. Тау түбәсеннән Идел аркылы болынга ата торган безнең пулеметларның пулялары авыл өстеннән очалар иде инде.
— Болын ягы мәсьәләне хәл итми, — диде Якуб, — сугышны бу якка күчерә алмасалар...
Якубның сүзен бүлеп, снаряд сызгыра башлады: нәрсә булганын аңлап өлгергәнче, снаряд, баш очыннан үтеп, каядыр авыл эчендә шартлады. Беренче снаряд артыннан икенчесе, өченчесе сызгырып узды: алар да авыл эчендә ярылдылар.
— Нигә авылга аталар?—дип гаҗәпләнде Егоров, — авылда гаскәр юк ич.
73
Ул да түгел, тау башындагы безнең туплар акларның тупларына җавап кайтара башладылар.
— Петр Иванович, — диде Якуб Серебряковка, — бар әле тиз генә почтага, синең андагы чиновникларың, куркышып, телеграф аппаратын ташлап качмасыннар. Тамчы да ышанычым юк шул кешеләреңә.
Серебряков ашыгып китеп барды. Якуб аның артыннан:
— Ышыкланыбрак йөр, Петр Иванович! — дип ^кычкырып калды.
Сыңар кулын селти-селти, Серебряков китеп баргач, Егоровка әйтге Якуб:
— Кичә мин больницада булдым: яралыларны кабул итү өчен, ашыгыч хәзерлек күрергә куштым. Барып, тикшереп кайт әле, зинһар.- хәзерләнәләрме алар, юкмы? Бик әкрен кыймылдый торган булсалар» совет исеменнән кыздыр үзләрен. Аннары: больницага гына сыеп бетеп булмас, өч-дүрт крестьян өен сайласыннар: госпиталь ачарбыз. Тукта әле!
Китә башлаган Егоров, яңадан борылды.
— Билеңдәге ^ул коточкыч нәрсәңне я салып калдыр, я кесәңә яшер. Шул кыяфәтең бблән барып керсәң, йөрәкләрен алырсың. Анда халык бик нечкә. Кайткан чакта аптекага кагыл. Хуҗага әйт: больница сораганнарның бөтенесен бирсен. Анда кергәндә бу нәрсәңне тагып керсәң дә ярый. Курыксын бераз.
Егоров китүгә, Якуб үзе кире совет йортына керде. Идәндә, өстәл өсләрендә кәгазь кисәкләре ауный, берничә кеше шкафларны актаралар, ә Васильев тимер сандык эченә иелгән иде.
— Филипп Иванович! — дигән тавышка ул башын сандык эченнән: алды: аның яңакларын саргылт сакал баскан, йөзе ябыккан, һәм, гомумән, ул бераз арган күренә иде.
— Филипп Иванович, кил, утыр әле бирегә. Иптәшләр, сез дә бире килегез.
Кешеләр Якуб белән Васильев янына җыелдылар.
— Кәгазьләрегезне ташлагыз да хәзер үк урамга чыгыгыз, — диде Якуб, — снаряд эләгеп җимерелгән өйләр булса, яралыларны һич кичекмәстән больницага озаттырырсыз. Янгын чыккан җирләрдә сүндерүне оештырырсыз. Вакытында сүндермәсәң, җәй көне —- бөтен авылыңны себерде чыкты булыр. Барыгыз, иптәшләр. Филипп Иванович,, син ничек уйлыйсың, әгәр без...
һәм Якуб бүлмәдәге ашык-пошык җыенучы кешеләргә ишетелмәслек итеп кенә сөйләде: сүз советның яндырырга тиешле документлары, исемлекләре хакында барды.
— Әгәр яндырмаса'к? — диде Якуб, — соңыннан үзебезгә үк кирәк булачак бит.
Сөйләшә торгач, документларны яндырмаска, ә кирпеч заводы янына илтеп күмәргә булдылар.
Якуб, Васильевның агарып калган йөзенә карап торды да,
— Бик талчыгып киттең әле син бу көннәрдә, — диде.
— Сакал гына шулай күрсәтә,—дигән булды Васильев, елмаеп.— Үземне бик яхшы сизәм.
Елмайгач, аның ак йөзе яктырып, матураеп китте.
Тәрәзә турысыннан ататланган хәрби кешеләр чабышып уздылар.
— Кемнәр ул?
Якуб, урыныннан торып, тәрәзә янына йөгереп килде.
Атлылар, баскыч алдына килеп туктадылар да, сикерешеп төшеп, өйалдына күтәрелә башладылар.
— Безгә! — диде Якуб.
Берничә секунд тынлыктан соң, коридорда дөп-дөп баскан итек тавышлары һәм сөйләшкән авазлар ишетелде. Ул да түгел, ишек ачы
74
лып китте, һәм бүлмәгә икс кеше килеп керде: хәрбиләрчә киенгән бу кешеләрнең маңгайларында кызыл йолдыз ялтырый иде.
Совет председателен сорадылар.
— Мин председатель, — диде Якуб һәм керүчеләрне өстәл янына чакырды.
Тегеләр утырмас борын ук йомышларын сөйли башладылар: хәзер генә Иделнең аргы ягыннан чыкканнар икән, үзләре белән бер төркем яралылар алып чыкканнар, аларны больницага салырга кирәк икән, — Казаннан транспорт килеп җитмәгәнгә күрә бирегә салалар икән.
— Кайда сезнең яралыларыгыз? — дип сорады Якуб.
— Идел буенда калдылар.
— Филипп Иванович, син биредә бул, — мин бу иптәшләр белән китәм: булышырга кирәк үзләренә.
Шул китүдән Якуб кич белән генә кайтты. Атлар, арбалар табышты; яралыларны больницага салырга ярдәм итеште; аптека хуҗасына кереп, больницага хәзер үк медикаментлар җибәрергә кушты. Кайтышлый Егоров белән очрашып, икәү снаряд төшкән өйне карадылар: бер кешене дә үтермәгән, тик хуҗаның бер кызын гына яралаган, аны больницага салганнар.
— Ярый әле ут капмады, — дип, сөенеп сөйләде хуҗа хатын.
Аннан кайткач, кич белән Якуб Идел буендагы окопларга, Шәриф- җан янына китте. Сирәк-сирәк кенә атылган снарядлар хәзер авыл өстендә түгел, болын өстендә дә түгел, ә Идел өстендә ярылалар иде. Снаряд килеп төшкән саен, һавага су баганалары күтәрелә иде. Якуб, туктап, тыңлап торды: кемнәр аталар соң моны: аклармы, кызыллармы?
Бер таш йорт почмагында пулеметчыларны очратты Якуб: алар, окопларыннан чыгып, станоклы пулемет янында сөйләшеп утыралар иде. Якуб, алар янына туктап,
— Кемнәр ата моны? Нинди атыш бу? — дип сорады.
Пулеметчыларның берсе, сары сакаллы, сары мыеклы бер рус крестьяны, Якубның күн курткасын, аркасындагы винтовкасын, сакал баскан йөзен ялт кына күздән кичерде дә, сугыш күрмәгән берәр доброволец булырга кирәк дип уйлап, балаларга аңлата торган тон белән сөйләргә тотынды.-
— Артиллерийский дуэль дип атыйлар моны, — диде ул, үзенен шуны белеп тә, күн курткалы, күн итекле шәһәр кешесенең белмәвеннән күңелендә ниндидер бер рәхәт сизеп, — әнә теге борылыш янында, значит, моннан бер өч-дүрт чакрым җирдә, акларның пароходлары тора, ә менә монда (ул кулы белән күрше йортның морҗасына таба төртеп күрсәтте), атау артында, безнең пароходлар торалар. Безнекеләр алар пароходына ата, аларныкы — безнекенә. Менә шул дуэль була инде. Икенче төрле әйтсәң, снаряд әрәм итү... Күрәсеңме,—диде ул аңлату рәхәтенә бирелеп китеп, — багана-багана су күтәрәләр, балыкны кыралар, ә пароходларга якын да төшми.
Якуб, аңлаткан өчен рәхмәт әйтеп, китә башлаган иде, теге кеше, аны туктатып,
— Берәр төрерлек тәмәке бирсәң, рәхмәтеңне без сиңа кире бирер идек, — диде.
Якуб, пулеметчыларның өчесенә дә тәмәке төрдереп, үзе йорт почмагына кереп китте.
Биредә окоплар тоташ сызык итеп казылмыйча, калкулык саен, почмак саен казылганнар иде. Шәрифҗанны көчкә эзләп тапты Якуб. Бер взвод кызылармеец уртадагы окопларга кереп утырган, завод отряды белән Шәрифҗан отряды флангыларга урнашкан иде. Якуб, окоп эченә сикереп төшеп,
75
— Ягез, авылдашлар, кәефләр ничек? — дип сорады.
— Менә, яр буендагы үлгән балыкларга карап ятабыз әле, — дигән булды бер егет, — бер генә тапкыр да атканыбыз юк.
— Карагыз әле кара! — дип кычкырды икенче берәүсе, күзләрен түгәрәкләндереп, — Айяйяй!
Зур су баганасы, һавага күтәрелде дә, ак башын иеп, елга өстенә гөрселдәп килеп төште.
Караңгы кабып, беренче йолдызлар ялтырый башлагач, атулар тукталды. Шәрифҗан белән Якуб, окоптан чыгып, бер таш өстенә янәшә утырдылар.
— Син килер алдыннан безнең позицияләр каршына биш снаряд төште, — дип сөйли башлады Шәрифҗан.— Взвод командиры әйтә: төнлә белән дошманның десант төшерергә маташуы мөмкин, ди, десант алдыннан бик каты артиллерийский обстрел булучан, ди, баягы биш снаряд безнең позицияләрне якты чакта прицелга алу булган булуы ихтимал, ди, егетләреңне хәзерләп куй, ди. Башланганчы кайтып китмисеңме, Якуб абый?
Якуб бер сүз дә дәшмәде. Бераз шулай сүзсез утыргач, кинәт болай диде ул:
— Миңа калса, иң каты бәрелеш биредә, Идел өстендә, булмас кебек, ә тегендә (Якуб иңбашы аркылы артка төртеп күрсәтте) булыр төсле. Монда туптан ату, дөбер-шатыр, демонстрация, ә төп көчләрне әйләнеч юл белән безнең артка... Тылдан бәрү өчен! Безнең дә төп көчләр биредә түгел бит: тау башында, кырда... Монда ни: бер взвод кызылармеец та синең отряд белән завод отряды. Шулай булгач, мин уйлыйм: десант төшерәм дип, төнге караңгыда дошман дуамалга пулемет уты астына килеп кермәс.
— Нишләп дуамалга булсын? — диде Шәрифҗан. — Артиллерия уты белән безне окопларга куып кертәләр дә, башны да күтәрергә ирек бирмичә, десант!
Якуб каршы килмәде.
— Мин үз уемны гына әйттем, — диде ул, — ә син командирың кушканны үтә: аның сүзе синең өчен закон.
Караңгыда, таш өстендә, шулай байтак сөйләшеп утырганнан соң, Якуб урыныннан күтәрелде:
— Я, Шәрифҗан, хәерле төн, мин киттем.
Икенче көнне, урамнан үтеп барганда снаряд төшеп, Якубны яралады: корыч кыйпылчыгы, күн итек кунычын ертып, сум итне умырып алган иде. Аны шунда ук больницага илтеп салдылар. Якубның яралануын ишетеп, Шәрифҗан килеп җитте.
Кроватьлар белән тулган яп-якты бүлмәгә итек очлары белән генә басып керде ул.
— Якуб абый, ничек син болай?
— Менә шулай инде, Шәрифҗан.
— Бик катымы?
— Юк. Сум итен генә ертып киткән.
— Бәхетең.
— Ә десант — төшерделәрме соң төнлә белән? — дип сорады Якуб. — Юк? Әнә ишетәсеңме — шау-гөр бүген кая күчте. Тылдан бәрәләр! То-то менә! Бер атнадан артык ятмам. Күп булса, ун көн. Синме? Ә тегеннән җибәрәләрме соң?
Шәрифҗан яр буен са’клап ятасы килмәвен, ә сугыш бара торган җиргә күчәргә теләвен әйтте.
— Соң син сорап кара, — диде Якуб.
Сораган инде Шәрифҗан. Рөхсәт итмәгәннәр. Вакыт җиткәч, үзебез җибәрербез, дигәннәр. Ул хәзер, сорамыйча-нитмичә, отрядын ияртеп, шунда китмәкче була.
76
— Алай итмә, — дип киңәш бирде Якуб, — анархист диярләр үзеңә. трибуналга бирерләр.
Серебряков та шунда киткән, Егоров та... Филипп Иванович та барырга җыена икән. Бер Шәрифҗан гына калырга тиешмени инде?
- Әйт Филипп Ивановичка, — диде Якуб, — Советны ташлап, беркая да бармасын.
Шәрифҗан чыгып киткәч, Якуб туп тавышларын тыңлап ятты: алар торган саен катырак ишетеләләр иде. Бер снаряд больницага бик якын төште булса кирәк, тәрәзә пыялалары дер-селкенде. Палатадагы яралылар борчыла башладылар.
Бер сәгать тә үтмәгәндер, Якуб янына тагын Шәрифҗан килеп керде: аның отрядына Идел буеннан күчәргә рөхсәт бирелгән, үтеп барышлый керүе икән Шәрифҗанның.
— Теләгеңә ирештең алайса, — диде Якуб. — Кара аны: дошманны авылга якын җибәрмәгез!
Кичкә таба туп авазлары басылды. Аның каравы пулеметтан, ‘винтовкадан аткан тавышлар бик якынайдылар: ындыр артында гына аткан кебек ишетелә башладылар. Больницага яңа яралылар килеп тулды. Хәзер инде аларны палаталарга салмыйлар, яраларын бәйлиләр дә, йөри алмаслыкларын арбаларга утыртып, йөри алырлыкларын җәяү Идел буена алып төшәләр. Анда Казаннан килгән кызыл тәреле пароход аларны үзенә төйи.
Шушындый чакта кроватьта ятарга мәҗбүр булуы өчен борчыла Якуб. «Бик вакытсыз, бик мәгънәсез яралану белән яраландым», дин пошына ул. Бер генә минутка Васильев кереп чыкты: сакалын кырган» яшәреп киткән, очып йөргән кебек йөри. Бөтен авылны аякка бастырган, атлар җиктергән, яралыларны пароходка ташыта...
— Филипп Иванович, — диде Якуб, аның яшәреп, матураеп киткән йөзенә карап, — тегеләр авылга керә башласа, керосин бакларының краннарын ачтырырга онытма: тамчысы да дошманга калмасын.
— Борчылма, Якуб Саттарич, бөтенесен дә эшләрбез, — диде Васильев.
Ул чыгып киткәч, бик күңелсез булып калды Якубка. «Күрәсең, эшләр начардыр, — дип уйлый башлады ул, — иске яралыларны да палаталардан чыгарып, арбаларга сала башладылар».
Инде караңгы төшеп килә, ә сугыш тавышы әле һаман басылмый. Басылмый гына түгел, тагын да көчәя һәм якыная барадыр төсле. «Бүген алырга маташалар ахыры», дип уйлый Якуб. Аның палатасында алып чыгылмаган тагын дүрт яралы калды. Якуб белән биш. Хәзер керерләр дә аларны да апчыгып китәрләр. Ләкин никтер баядан бирле керүче юк әле. Бераз ишетелми торган атыш тавышлары кинәт бик каты һәм бик якын ишетелә башладылар. Тик бу юлы бөтенләй икенче яктан, кирпеч заводы ягыннан ишетеләләр. Әллә авылны урыйлармы? Апчыгылмыйча калган дүрт яралы бик борчыла башладылар. Мендәрдән калкыналар да, күзләрен түгәрәкләндереп, тыңлап торалар. Стена буендагысы, ике-өч катлы итеп сүгенеп: «Калдырдылар! Безне калдырдылар!», дип кычкыра башлады. Якуб, аны тынычландырырга теләп, берничә сүз катты. Теге, беразга гына басылды да, тагын тотынды: «Контрлар! Бетерделәр башны! Акларга калдырдылар!», дип, тешләрен шыгырдатып, йодрыгы белән стенаны кыйнарга кереште.
Нәкъ шул минутта ишек ачылып, палатага Васильев йөгереп керде. Аның артыннан тагын өчәү керделәр.
— Алыгыз әнә тегесен! — дип, ул Якубка таба күрсәтте.
Өч кеше өчесе дә Якуб янына йөгереп килә башлагач, теге яралылар сүгенергә тотындылар. Я-куб башта аларны чыгарырга кушты.
— Якуб Саттарич, — диде Васильев, үзен тыныч тотарга тырышып, — акларның кавалериясе авылга килеп керде. Пароходка өлгерербезме, юкмы, белмим.
Тегеләрне арбага салып, Идел буена озатып җибәрүгә, Якубны да алып чыктылар. Караңгы урамда ниндидер атлылар чабышып йөри иде. Пулемет чатырдавы ишетелә иде: безнекеләр әле һаман сугышалар иде булса кирәк.
— Киттек! — диде Васильев һәм, арба кырыеннан аякларын салындырып утырды да, атка җиңелчә сугып җибәрде. Ат юыртып китте һәм бераздан, караңгылык эченә кереп, күздән югалды.
< 46
Пароходка өлгерә алмады Якуб. Акларның кавалериясе юлны бүлеп алган иде инде. «Нишләргә?» дип, аптырап торганда, Якубның кинәт исенә төште: «Керосин бакларындагы Гыймади абзыйга барсам?»
— Филипп Иванович, бор атыңны уңга, — диде ул, үзен керосин баклары ягына илтергә кушты.
Менә бер атна инде, Якуб Гыймади абзый белән аның карчыгы Гөлнур әби кулында ята.
Качып яшәү баштарак бик кыен булды Якубка: совет властеның язмышы турында бер генә дә чын хәбәр ишетә алмады ул. һәр көнне диярлек Якубны күреп торган Васильев та имеш-мимештән башка бер яхшы хәбәр китерә алмый иде. Имеш, аклар Казан шәһәрен алганнар, совет хөкүмәтенең 600 миллион сумлык алтынын кулга төшергәннәр. Якуб бу хәбәргә ышанмады: «Булуы мөмкин түгел моның, — диде ул, — Казанда пролетариат! Казанда Кызыл армия! Ялганлыйлар ак газеталар!» Чынлап та, авыл арасында йөргән ялганның иге-чиге юк иде. Аларга ышана калсаң, Совет власте инде бетеп бара иде. Алынмаган бер Мәскәү калган да Мәскәүдә бер Ленин утырып калган иде. Ышана алмады Якуб бу хәбәрләргә, ләкин шушы ялганга каршы куярлык хакыйкать аның кулында юк иде. Ниһаять, бер көнне Васильев газеталар алып килде: большевиклар тарафыннан чыгарылган газеталар иде болар. Аларны укыгач, җиңел сулап җибәрде Якуб. Казан турындагы хәбәр дөресләнсә дә, бүтәннәре тоташ ялган булып чыкты. Петро- градтан, Москвадан көнчыгыш фронтка эшчеләр, коммунистлар киләләр икән! Бөтен илдә армиягә мобилизация бара икән! Якын арада акларга бик каты бәрәчәкләр икән!
Якуб белән Васильев бик шатландылар. Бу хәбәр аларны канатландырып җибәрде. Ул көнне Якуб беренче тапкыр таяксыз йөри башлады.
— Төзәлә бит! — дип, бик сөенеп, бүлмә буенча йөрде ул.
Аның уенча, эшне тагын башлап җибәрү өчен, өзелгән җепләрне яңадан ялгарга, совет власте турында дөреслекне сөйләп, халыкның күңелен күтәрергә, акларның тылдагы бөтен эшләренә аяк чалырга, мөмкин булган урыннарда восстаниеләр оештырырга кирәк иде.
— Иң әүвәл, — дип дәвам итте Якуб,—коммунистларны күздән кичерербез: кем монда калган, кем кызыллар белән киткән, кем нәрсә эшләргә уйлый? Серебряков, Егоров, Шәрифҗан — алар Кызыл армия белән киттеләр. Бу — билгеле. Ә менә завод отряды кызыллар белән китеп беткәнме — шуны беләсе иде. Шәрифҗан отряды да.
— Белербез, — диде Васильев.
— Шул отрядларның калдыкларыннан яңа отряд оештырып җибәрсәк, бик зур таяныч булыр иде безгә.
Икенче көнне иртән (көпә-көндез!) Якуб янына Шәрифҗан килеп керде. Гаҗәпләнеп 1<алды Якуб: син ничек китә алмадың? Болай булып чыккан икән: аклар авылга килеп кергәч, Шәрифҗан, урамда
78
йөрүче бер атны тотып алган да, больницага чабып килгән. Килен керсә, Якуб анда юк. Пароходка алып төшеп киттеләр, дип җавап биргәннәр. Бу вакытта инде урамда сугышлар бара икән. «Якуб абый акларга эләкмәгән!» дип, сөенеп, Шәрифҗан кире кызыллар янына чапкан вакытта, ^аның атын үтергәннәр. Үзе дә чак кына үлемнән калган. Төн буе бакчаларда качып йөргән. Көндез кемнеңдер алма куышында яшеренеп яткан. Бирегә Шәрифҗан Зөя ягына узып барышлый гына кагылган, Якубның монда икәнен бөтенләй белмәгән.
— Нишлисең анда Зөя ягында? — дип сорады Якуб.
— Кызыллар шуннан ерак түгел, дип сөйлиләр бит, — диде Шәрпфжан.
«Авылда булдыңмы?» дигән сорауга Шәрифҗан: «Булдым», дип җавап бирде< бер карангы төнне кайтып, өчне кунып чыккан, авыл хәбәрләрен белешкән. Малик бик гайрәт чәчә икән. Кызыллар белән китеп олакмаган булсалар, мин аларны, ягъни синең белән мине була инде. — диде Шәрифҗан, —урам чатына асып куйдыртам, дип әйтә, ди. Миңнулла абзыйны кыйнатып, амбарга яптыртып куйган. Аннары. Малик янына Дәүләтьяров белән Курманаев килеп киткән. «Тән буе сыйланып утырдылар, мулланы да дәшеп керттеләр, дип сөйләгән Әхмәтсафа. Иртә белән умарталыкка бал ашарга барганнар. Ат тотып баручы Әхмәтсафа әйтә: юл буе сөйләшеп бардылар: кызылларның җыры җырланып бетте инде, дип әйтәләр, ди, безгә инглизләр, французлар, американыкылар булышачак, ә кызылларга ярдәм көтәр урын юк, дип әйтәләр, ди. Аннары, бөтен Россия мөселманнарын бер дәүләткә җыю турында сөйләшкәннәр. Ансы нәрсәдер инде тагын, диде Шәрифҗан.
— Татар милләтчеләренең күптәнге хыяллары инде ул.
Шулай дип, Якуб урындыгыннан торды да, бүлмә * буйлап арлы- бирле йөри башлады.
— Аякны күнектерәм, — диде ул. — Ә синең егетләрең барысы да кызыллар белән Китеп беткәнме?
— Юк. Бүленеп калучылардан бер унлап кеше авылга борылып кайтканнар. Бик куркып яшиләр. Шәрифҗан абый, нишлибез инде без, дип аптыраттылар.
— Яңадан үз тирәңә җый шул егетләрне, — диде Якуб.
— Шулай итәм. Син дә монда булгач, Зөя ягына китмим инде, Якуб абый.
Якуб, идән буенча йөрүен дәвам итеп,
— Шулай ди икән алайса Малик? — дип куйды, — астырам дип әйтә икән?
— Шулай дип әйтә, ди.
— Бүген төнлә белән авылга кайтабыз, — диде кинәт Якуб,— кешеләрне җыябыз, сөйләшәбез. Тагын иске режим кайтты, дип башларын салып яшәмәсеннәр. Өмет белән, ышаныч белән яшәсеннәр.
Менә алар инде юлда. Төн караңгы. Бераз яңгыр сибәли. Әйләнеч юллар белән чокырлар эченнән кайтып киләләр. Аяк асты торган саен тайгаклана бара. Кыен Якубка кайту: ярасы төзәлеп бетмәгән әле аның. Бер җирдә, күпер астына кереп, ял итеп чыктылар. Аннары тагын пычрак юл белән бер сәгатьләп кайттылар. Якубның күн курткасына янгыр бер туктаусыз шыбыр-шыбыр сибәләп барды.
Җил тегермәннәре янына кайтып җиткәч, Якуб әйтте Шәриф- җанга: „
— Бакчалар аркылы гына үтеп, минем йортка төшәрбез. Әии-кар- чык безне кайнар ч«эй белән сыйлар. Ә иртәгә төнлә белән Совет членнарын җыярсың.
Кайтып чәй эчтеләр дә, икесе дә ятып йокладылар. Көндез өйдән чыкмадылар. Караңгы төшү белән Шәрифҗан совет членнарын җыйды.
79
Яңгыр сибәләп тора иде. Агачлар арасыннан абына-сөртенә килеп, Якуб бакчадагы мунча алдына туктады. Кап-караңгы тәрәзәгә өч тапкыр чиертте дә, тыңланып, көтә башлады. Бераздан ишек аркылы сорадылар:
— Кем?
— Ябалак.
—• Әйдә кер, Якуб абый.
Шәрифҗан аны җитәкләп алып керде.
— Ник караңгыда утырасыз? — дип сорады Якуб.
— Ишек ачкан саен бакчага яктылык төшә, сүндердек.
Якубның тавышын ишетеп, мунчадагылар хәрәкәткә килделәр. Каяндыр, караңгылык эченнән, Миңнулланың:
— Исәнме, Якуб туган! — дигән тавышы ишетелде.
Тәрәзәне бүрек белән каплап, стенадагы корымлы лампаны үрләтеп җибәрделәр. Мунча эче яктырып киткәч, ләүкәдә утыручы Гапсаттар белән Гафият тә исәнләштеләр.
— Шәрифҗан, сакчылар куймаска булдыңмыни? — дип сорады Якуб.
— Куйдым, Якуб абый.
— Мин анда бер кешеңне дә күрмәдем.
— Каплагыз утны!—дип, Шәрифҗан йөгереп чыгып китте.
— Алар сине күргәннәр, Якуб абый, — диде ул, яңадан борылып кергәч.
Ничегрәк сөйләсә бу кешеләрне ышандыра алыр икән ул? Туп-туры яца хәбәрләрдән башларгамы, әллә аларны соңгарак калдырыргамы? ? — Гафият, нигә борыныңны салдың? — дип башлап китте Якуб.— Миңнулла абзый, ә син? Атыңны алып китмәгәннәрдер бит? Соң шулай булгач?
— Алып китәрләр дип куркам шул, Якуб энем.
— Ә син ераграк яшер!
— Җир астына күмеп булмый бит аны, Гафиятнең көмеш кашыгы түгел ул.
— Бу килүдә кемнәрнең нәрсәләрен таладылар? — дип сорады Якуб.
Гафият саный башлады.
— Әһә, әһә... Димәк, он җыйганнар икән. Ә сарык ничә бащ? Ә сыер?
— Егерме биш баш сарык, җиде баш сыер.
— Уһу! Менә нәрсә, иптәшләр! — диде Якуб, моннан ары дошманга сыңар бәрәңге дә бирмәскә!
— Бирмәскә? Иске авыздан яңа сүз, Якуб дус. Ничек бирмәскә? Менә син миңа шуны өйрәт?
Гафият әйтте моны. Иске тун, мескен бүрек киеп, ләүкә өстендә җәелеп утыра иде ул.
— Инде, Гафият кордаш, миңамы сине өйрәтеп торырга? — диде Якуб. — Яшер! Җиргә күм! Суга сал! Сорап килсәләр, сукран, ела: кызыллар талап бетерде, диген.
— Ышанмыйлар!
— Ышанырлык итеп ела!
— Туктале, Якуб энем, — диде идәннән Миңнулла, — кемне өйрәтәсең син? Гафият төлкенеме? Ул инде күптән яшереп бетерде. Өстенә кара син аның: хәерче бит ул хәзер! Аны өйрәтмә син, менә мине өйрәт: ничек итеп атны бирмәскә?
Ишек яныннан Гапсаттар кычкырды:
—- Тоягына озынрак кадак сук син аның! Менә, диген, аксак ул, Диген: йөртеп күрсәт.
— Кадак сугарга кызганам- шул мин! — диде Миңнулла: аның хәтта тавышы калтырап китте.
— Бирәсең килмәсә сугарсың...
80
_ Дүңгыз-Малик акларның көчекләрен минем өстемә җибәрә: мин инде хәзер өемдә дә кунмыйм. Өйгә кайтсам, тизрәк идән астына керә башлыйм. Беркөн, теге’ этләр авылга килгәч, атка атланып, көчкә урманга ычкынып өлгердем.
_ Сине кыйнаганнар, амбарга япканнар дип ишеттем. Ничек булды -1
— Һаман шул /Малик эше: иген таларга килгән ак этләрдән кыйнатты. Асабыз дип тотынганнар иде, халык якламаса, беткән идем.
— Маликның явызлыгына каршы явызлык белән җавап бирергә кирәк, — диде Якуб, — ут төртү белән куркытырга кирәк аны! йөрәге алынсын! Аклар монда мәңгегә килгән дип, уйлый торгандыр ул. Бих масаймасын! Акларның гомере — көзге чебен гомере! Озакламый яңадан совет власте кайтачак!
— Кайтачакмы, Якуб энем?
— Кайтачак, /Миңнулла абзый!
— Ай, рәхмәт кем, Якуб, яхшы сүзең өчен!
— Сүз генә түгел бу! — диде11 Якуб, кесәсеннән газеталарны чыгарып, — менә тыңлап карагыз әле.
Якуб утка якынрак килде. Мунчадагылар барысы да Якубка сарылдылар.
— Кая, укы әле! — диде Гапсапар, Якубның иңбашы аркылы чуар газета битенә карап. Якуб, русча укып, татарчага әйләндерә барды. Бөтенесе дә, сулуларын кысып, тыңлап утырдылар. Укып бетергәч, 1 афият бераз вакыт сакалын ышкып торды да, бер сүзсез яңадан ләүкә өстенә менеп китте.
— Димәк, тиздән? — дип сорады Миңнулла.
— Тиздән, иптәшләр! Мин әйтмим моны, Ленин әйтә. Ә Ленин ялган сөили белми: җир вәгъдә итте — җир бирде ул! Власть вәгъдә итте — власть бирде ул! Хәзер ул акларны бетерергә вәгъдә итә — аклар бетәчәк!
— Аклар урынына бүтәннәре табылса? Салкын диңгез ягыннан әгелчәннәр кереп килә, дип лыгырдыйлар.
— Алары да бетәр!—диде Якуб. — Совет властеның тамырлары киң аның: алар сиңа, миңа, Миңнуллага килеп тоташа. Совет власте безгә ябышкан, без —аңа. Безне, бөтен халыкны, җиңәрлек көч юк дөньяда! Ләкин, — диде Якуб, — аклар бетәчәк икән дип, кул кушырып утырырга ярамый. Шәрифҗан!
— Тыңлыйм, Якуб абый.
— Синең кешеләрең бар, винтовкаларың да бар. Бер кешене дә авылдан икмәк белән чыгарма! Оештыр шул эшне! Икмәк безнең үз властебызга кирәк булачак! Совет властена! Син, Гафият! — дип, Якуб ләүкә өстендә тып-тын утырган Гафияткә таба борылды.—Беләм мин сине: әллә кая йөри торган властьның тамагын кайгырта Якуб, дип уйлыйсың син. Кайгыртам. Син дә кайгыртырга тиеш! Кем бирде сиңа җир? Совет власте түгелме? Озакламый ул власть яңадан киләчәк һәм әйтәчәк: икмәк бирегез, эшчеләрне, армияне туйдырыр өчен икмәк кирәк! Син бирмәссеңме? Бирерсең! Шыгырдарсың, мыгырдарсың, ләкин бирерсең!
— Юк бит әле ул власть!
— Булачак, Гафият кордаш!
— Булырга тиеш!—дип куйды Миңнулла.
— Якуб, — диде Гапсаттар ишек яныннан, — мин тәгаен беләм: Малик үзенең игенен дус-ишләренә таратты: саклап тору өчен! Ул игенне ничектер исәпкә алып, кире бирдермәскә кирәк Маликка!
— Дөрес!—диде Якуб. — Аннары ана ишеттерергә кирәк: ияртеп кайтмасын ул авылга акларның этләрен! Бер төндә бөтен йортын кара күмер итәрбез! Ишеттерегез шушы сүзне!
— Хатыннар аркылы ишеттерәбез аны, — диде> Шәрифҗан.
— Ә без сине кызыллар белән киттең дип торабыз, — дип, Гафият ләүкә өстеннән төшә башлады. — Бик каты эзләделәр бит сине. Кайда яшисең соң син?
— Син чакырсаң, синдә дә бер төн кунып чыга алам.
— Әйдә, рәхим ит!
— Рәхмәт, син үзең дә шик астындагы кеше: совет члены.
— Синең өчен ишегем һәрвакыт ачык.
— Миңнулла, — диде Якуб, елмаеп, — баядан бирле идәндә утырасың, кесәңә мунча ба'касы тулмасын!
— Кесә тишек минем, бака торырлык түгел.
— Сөйләштек тә кайттык киттек булмасын! — диде Якуб, яңадан җитди тонга күчеп, — акларның, кулакларның совет власте турындагы ялганнарын бәреп егу өчен, без халык күңеленә дөреслекне урнаштырыйк. Мин сезнең председателегез һәм миннән сезгә менә нинди боерык: совет власте турында чын хакыйкатьне сөйләгез, кешеләрнең күңелен күтәрегез, белеп торсыннар: совет власте кайтачак! Ягез, хәзер тарала башласак та ярый.
Саубуллашып, берәм-берәм ишектән чыга башладылар.
Яңгыр әле туктамаган иде. Бөтен кеше китеп беткәч, иң соңыннан гына Якуб белән Шәрифҗан да караңгы, юеш бакчага ’килеп чыктылар.
— Ындырлар яныннан кайтыйк, — диде Шәрифҗан.
Ялгыш орынып киткән саен агачлардан шабырдап су коела; аяк асты тайгак; яңгыр туктаусыз коя иде.
— Карале, Шәрифҗан, — диде Якуб, — синең калган егетләрең арасында йөрәклеләре бардыр бит?
— Бар, Якуб абый.
— Иң отчаянныйларын гына сайлап алып, отрядсыман бернәрсә оештырасы иде. Винтовкаларыбыз бар, патроннарыбыз җитәрлек — безгә авылдагы икмәкне аклардан талатып бетерергә ярамый бит. Каршы тормасаң, алар бүген дә килер, иртәгә дә килер: төяр дә китәр, төяр дә китәр... Бик каты бер өйрәтергә кирәк ул икмәк талаучыларны, һәм аны без менә болай эшләрбез...
Якуб үзенең планын сөйләп бирде.
— Ләкин, — диде ул, — моны авыл эчендә түгел, авылдан читтә эшләргә кирәк, — кайсы авыл эше икәнен белмәсеннәр. Аңладыңмы?
— Аңладым, Якуб абый.
— Кара аны: егетләрнең иң отчаянныйларын гына җый. Хәтәр минутта өркеп кала торган булмасыннар. Әгәр шуны башкарып чыксак, Маликның да куыгы бик тиз шиңәр.
Болыт астыннан айның кырые күренде. Якуб белән Шәрифҗан агачлар астына ышыкландылар.
— Тапты вакыт чыгарга...
— Маликны бик каты өркетергә кирәк, — диде Якуб, вакытсыз чыккан айның кара болытлар арасында йөрүен күзәтеп, — коты алынып торсын! Ут салу белән янасак, акларга бик сарылмас, авылга да ияртеп кайтмас. Кузгалыйк ай юк арада, — дип, Якуб агач астыннан чыкты.
Алар, ике күләгә кебек, шыпырт кына (кайта башладылар.
47
Анасы әйтте бер көнне Хәлимгә:
— Улым, үзебезнең авыл кешеләренә ияреп, барып кайтмыйсыңмы?
Ул аны Идел буена, баржадан тоз ташырга җибәрә иде. Акларның берничә тоз баржасы сайга тиеп, ул баржаларны бушату өчен авылдан Кеше куалар иде.
*•-е. ә.» №1 81
8?
— Барлык тпшск-ертыкларыңа‘ тутырып апкайт, ярыймы? — диде Фатыйма, малаен урамга хәтле озата чыгып.
Менә кайчан пароход күрә икән Хәлим! Әтисе, мәрхүм, күмәчлек акча җыя алмыйча, улына пароход күрсәтә алмый калган иде. Хәзер менә Хәлим үзе бара инде. Туйганчы бер карап торачак инде ул пароходка! Күмәчлек акчасы юк югын, лә^кин куенында бер кыерчык икмәге, биш-алты алмасы, тозсыз суда пешерелгән өч-дүрт бәрәңгесе бар. Пароход карап кайту өчен шул җитмәгәнмени! I
Әгәр ул шушы тоз аркасында үзенең башыннан ниләр кичәсен белгән булса, туып-үскән авылыннан болай ансат кына чыгып китмәгән булыр иде ул. Бәлки, бөтенләй аяк та атламаган булыр иде. Ләкин кеше үзенә ниләр буласын алдан белеп тора алмый шул.
Чыгып китте Хәлим. Тозга баручы авылдашларын4 ул басу капкасы төбендә куып җитте: тагын бераз кичексә, бөтенләй өлгермисе икән. Ярый әле. бик каты йөгергән иде. Куендагы алмалар, бәрәңгеләр коелып калмадылар микән? Юк, коелмаганнар. Бер кызыл әнечне шатырдатып ашап та җибәрде Хәлим. Кемнәр, кемнәр баралар икән? Карале, Гапсаттар абзый да барырга чыккан. Шәмәрдән бабай да! Карт кеше, ул нәрсә ташый ала инде? Барысы да иске-москыларын киенгәннәр. Хәлим кебек, тишек-ертыкларына тоз тутырып кайтмакчылардыр инде. Күпме алып кайтып була инде ул алай! Менә Хәлим, ичмасам, шакмаклы тастымалдан тегелгән бер капчык та алды: шуны тутырып алып кайтмаса, исеме Хәлим булмасын!
Тегермәннәрне узгач, малай бер тапкыр артына борылып карады: алма бакчаларына төренгән зур авыл бик матур иде. Уртасында күл ялтырап ята иде аның. Күл буенда әлеге карт өянкеләр...
Алда Идел таулары офыкны каплап торалар. Тик бер урында гына таулар кинәт бетәләр, һәм күгелҗем томан эчендә киң Идел күренә башлый. Шул төшкә текәлеп карап бара Хәлим: пароход төтене күренмәсме? дип уйлый ул.
Олылар үз кайгыларын кайгыртып баралар: Шәмәрдән картның бер сарыгын аклар алып чыкканнар. «Аякларына егылып сорадым, бирмәделәр каһәр суккырлары!» ди карт. Әллә ачудан, әллә картлыктан куллары калтырый аның. Замана авырлыгыннан зарланалар, шикәр юк, чәй юк, хәтта тоз да юк! «Барысы да бар, имеш, алар,— ди Гапсаттар, — тик юл юк икән хәзер андый товарларны йөртергә: солдат ташыйлар бит, бөтен дөньяны солдат басты...» «Кагарга кадак сатып алып булмый, бүтәнен әйткән дә юк инде, — ди Шәмәрдән белән янәшә баручы озын, чандыр кеше, — беркөн килеп, келәт /ишегемне җимереп киттеләр, рәтләп куя алмыйм шуны: кадак юк!». «Менә өс- баш тузды: оят җирләр күренә башлар инде тиздән, — дип элеп ала икенчесе, — шуны капларлык берәр нәмәстәкәй дә алып булмый бит: кая китте бу кибет-кибет кызыл мал»...
Нигә гел зарланалар икән шушы олылар? Анасы да гел сукранып кына тора: теге юк та бу юк. Туктале, бәрәңгеләрне ашап алырга кирәк: куенда бара-бара изелеп бетмәсеннәр... Әнә теге тау башына менгәч. Иделгә бик ерак калмый торгандыр инде.
— Шәмәрдән бабай! Идел еракмы әле?
— Әнә, тау башындагы телеграмм баганаларын күрәсеңме? Шунда барып җитсәк, пароходлар күренә башлый инде.
* Пароходлар! Әтисе, мәрхүм, күрсәтә алмаган иде пароходларны. Менә ул хәзер үзе барып күрә инде. Бик озак бардылар инде алар. Әллә Хәлимгә генә шулай тоелдымы? Менә Шәмәрдән бабасы әйткән тау башына да менеп җитәләр инде. Йөгереп барып, тизрәк Иделне күрәсе иде. Ләкин олы кешеләр алдында, әрле-бирле чабып йөрү килешеп кенә бетми.
Тагын берничә адым... һәм тау астында ялтырап су күренде.
83
Әнә нинди икән ул Идел! Киң икән! Пароходлар кайда соң?
— Шәмәрдән бабай, пароходлар ник юк?
— Алар гел булып тормыйлар: менә килерләр әле.
— Gy уртасындагы әнә теге кара әйберләр нәстә?
— Баржалар, тоз баржалары...
Ничек итеп алар Идел уртасында сайга тигәннәр соң? Анда шулай бик сай микәнни? Шәмәрдән бабасыннан сорамакчы иде дә, ярар инде: олы кешене алай гелән-геләп йөдәтмиләр аггы, аптыратканны' яратмыйлар алар.
Тауга түбән төшә башладылар. Сул якта — кызыл яр, уң якта — ак яр, уртада — пристаньнар. Бер пристаньның басмасында аркаларына йөк күтәргән -кешеләр арлы-бирле чабышып йөриләр. Калай түбәле, киң ишекле амбарлар каршында зур-зур мичкәләр тезелеп тора; тимерчыбык белән аркылы-торкылы бәйләнгән ак ящиклар ята; әрдәнәләп өелгән он капчыклары күренеп тора. Су буенда, башларын комга төртеп, көймәләр тезелешеп торалар; барысы да чылбыр белән бәйләп куелганнар. Пристаньнарны да юан чылбыр белән ярга арканлап куйганнар. Ә теге нәстә ул? Кап-кара морҗасы гына утырып калган!
— Шәмәрдән бабай, нәстә ул әнә теге?
Карт үзе дә баядан бирле шунда таба карап бара иде.
— Пароход булган ул. Янган. Сугыш булды бит монда.
Әрәм иткәннәр шундый зур пароходны! Аклар яндыргандыр инде.
Яр буендагы кара ташлар өстеиә килеп утырдылар. Суда ниндидер йомычкалар, саламнар йөзеп йөри. Кечкенә генә дулкыннар, ярга йөгереп менәләр дә, вак ташларны өстерәп, кире төшеп китәләр. Бер ала карга таш өстендә балык чукый. Өсләре онга буялып беткән ике кеше, башларын артка ташлап, бутылка авызыннан колт-колт аракы эчәләр.
Берсе мылтыклы, икесе мылтыксыз өч кеше килделәр дә Хәлим-" нәрне ияртеп алып киттеләр. Дегеткә буялган зур кара көймәгә утырттылар. Хәлим көймәнең төбенә үк төшеп утырды. Балык исе, дегет исе, печән исе килә иде бу кара көймәдән.
Мылтыксыз кешеләр ишкәккә утырдылар. Көймә артында су чөл- дерп башлады. Ак тау ерагайганнан ерагайды. «Шушыннан сикереп төшсәң, йө^еп чыгып булыр иде микән?» Яр буенда йөрүче кешеләр кеп-кечкенә булып калдылар.
Баржадан төшергән баскыч буйлап башта мылтыклы кеше, аннары Шәмәрдән карт, аннары Гапсаттар белән Хәлим менеп киттеләр. Аһа, , монда тозның кадере бёр дә юк икән: идәндә чәчелеп ята.
— Әй, кагыл! — дип кычкырып җибәрделәр. Хәлим чак кына тайчанып өлгерде. Аның яныннан аркаларына тозлы капчык салган кешеләр үтә башладылар: кайберләре бөкерәеп, тирләп беткәннәр иде. Кая ташыйлар соң бу тозны? Әһә, янәшә тагын бер баржа бар икән. Басма буенча шул баржага кереп китәләр икән дә, капчыкларын баржа авызына бушатып, яңадан монда кайталар икән.
— Хәлим, әйдә!
Йөгерде Хәлим. Тоз чәчелгән киң баскыч буйлап, баржа эченә төшеп киттеләр. И, монда тоз! Көрәк белән генә көриләр үзен! Тастымалдан теккән капчык белән берне алып кайта алса, бер-ике елга житәр иде аларга. Анасы бик сөенер иде.
— Менә нәстә, улым, — диде Шәмәрдән бабасы, — мин сиңа көрәк белән салып торырмын, ә син ташырсың, ярыймы?
Ник ярамасын? Ташырга дип килгән ич инде.
. — Тик кара аны, — дип пышылдады карт, — бик хчабып йөрмә: әкрен генә... Аңладыңмы?
— Аңладым.
— Сал бишмәтеңне!
84
Хәлим, бишмәтен салын, икмәк кыерчыгын җиңенә тыгып куйды.
— Тот капчык авызын!
Китте Хәлим күтәреп. Ничек итеп әкрен генә йөрисең ди инде? Нөгерә-йөгерә китте ул. Баскычтан да йөгереп менде. Басмадан да йөгереп узды.
— Әй. юл бир!
Капчыгын баржа авызына селекте дә, йөгөрә-йөгерә кайтырга чыкты.
— Малай, ник ул хәтле кабаланасың? — дип кычкырды аңа бер кеше, — атаңа эшләмисең ич, акларга эшлисең.
Акларга? Кара, чынлап та шулай бит әле! Болай булгач бетте! Атлар-атламас кына йөриячәк ул хәзер. Ләкин онытты Хәлим. Бер-ике тапкыр ялкау гына барып килде дә, тагын йөгерергә тотынды. Эшне кызу эшләргә өйрәнгән иде ул. Бераздан тирләп чыкты малай. Муены, аркасы чеметтереп әчетә башлады. Сусады ул. Тоз тузаны борынына, авызына тулды, тамагына утырды. Баскычтан менгәндә тезләре калтырый башлады. Шулай да сер бирәсе килмәде аның: бик йөгереп йөргән иде. куыгы тиз шиңде малайның, димәсеннәр. Башкасына түзеп була, эчәсе килүе яман. Тукта ле, алма ашап карарга кирәк.
— Шәмәрдән бабай, ял итик бераз. Мә менә, алма кимер!
Ашаганда Шәмәрдән карт сөйләп утырды.-
— Синең атаң да шундый кеше иде: гомер буе кабаланып яшәде- Кабаланып, кешедән элек кабергә барып керде.
Ялкау гына йөрергә тырышты Хәлим. Бик армады да, бик тирләмәде дә... Акларга шулай эшләгәч ярамаган тагын.
Кич булып, су өстенә болытлардан кызыл шәүлә төшкәч, эштән туктадылар. Бишмәт ертыкларына тоз тутыру башланды. Күпме тоз китсен инде ертыкка! Бер яктан салсаң, икенче яктан коелып тора- Юк, булмый болай: капчыкка тутырырга кирәк.
Шәмәрдән бабасы да шулай киңәш итте. Ул карт төлкенең дә капчыгы бар икән. Бер капчык тоз да илтмәде бит үзе. Тутырып апкайтыр өчен генә алып килгән икән.
Менә алар, капчыкларын чабу астына яшереп, әкрен генә өскә чыктылар.
Кояш баеп бара. Болытлар кып-кызыл булганнар. Идел өстенең бер җире ал, бер җире зәп-зәңгәр. Таулардан кап-кара күләгә төшкән. Яр буенда учак яна: ялкынның биюе ерактан бик матур булып күренә.
Шул хәтле тырышып эшләп тә, бераз тоз да алырга ярамасын, имеш. Көймәгә утырганда гына тентемәсәләр...
Беренче көймә әнә чыгып та китте инде. Хәзер икенче көймәгә төялә башлыйлар.
— Әйдә, Шәмәрдән бабай!
— Бар син, мин соңрак.
Кара син аны карт төлкене. Янәсе, тентесәләр, башлап Хәлимне тентесеннәр.
— Шәмәрдән бабай, тентүче юк, әйдә! — дип, килеп әйтте Хәлим.
Чынлап та, утырганда берәүне дә тикшермиләр иде.
Төшеп утырдылар.
— Әнә пароход килә!
Шулай дип, Шәмәрдән карт Хәлимнең кабыргасына төртте.
— Әнә, күрәсеңме: утлары җем-җем итә.
Ерак та түгел, тауларга сыенып, зур пароход килә иде. Көймәне ашыктыра башладылар: дулкынга кадәр тизрәк чыгып җитәргә кирәк иде.
Менә пароход нинди була икән ул! Утлары нихәтле! Шәүләләре су өстендә биеп киләләр. Хәзер, көймә ярга барып туктагач, рәхәтләнеп бер карап торыр ул. Атасы күрсәтә алмаган иде. Менә ул үзе күрде-
85
Вак ташларны кыштырдатып, көймә ярга барып төртелде. Кешеләр сикерешеп чыга башладылар. Хәлим дә таш өстенә сикереп төште.
— Малайка, постой!
Хәлим сизми дә калды: каршысына мылтыклы кеше килеп басты.
— Соль?
Штык белән капчыкка төртеп, шулай дип сорады мылтыклы кеше. Төшенеп алды Хәлим: тозын күрделәр аның! Ул да түгел, мылтык тоткан икенче берәү малайның кулыннан эләктереп алды.
Соңыннан бик үкенде Хәлим: кулдан тотканчы, капчыкны ташлап, качарга гына кирәк булган аңа. Ә ул, авызын ачып, басып торды.
Шәмәрдән картны да тотып китерделәр. Ул, еларга җитешеп, ярты русча, ярты татарча нәрсәдер сөйли иде. Бераздан тагын берничә кешене тотып китерделәр.
Ни ялындылар Хәлимнең авылдашлары: ятим малай ул, сирота, җибәрегез инде! диделәр. Юк, җибәрмәделәр. Штык белән төрткәләп, бутән кешеләр арасында аны да караңгылык эченә алып киттеләр.
Пароход, утларын балкытып, пристаньга килеп туктады.
48
Яңгырлы суык көннәрдән соң тагын коры, җылы көннәр башланып китте. Кояш шундый кыздыра, һич тә көз көне дип әйтерлек түгел, һавада күбәләкләр оча; тургай сайрый; чия икенче тапкыр чәчәк атарга тотынды. Яңадан җәй кайтты! Ләкин кешеләр беләләр: бу инде соңгы матур көннәр... моннан ары көт тә тор: җан биздергеч көзге яңгырлар, көзге пычраклар башланып китәчәк.
Ләкин хәзергә әле кояш, эссе, рәхәт! Халык барысы да кырда: ирләр тирләп-пешеп тары чаба, хатын-кыз җитен йолкый, бала-чага урманда чикләвек җыя...
Гафият абзагыз да бүген иртәдән бирле кырда эшли: беләкләрен сызганган, изүләрен ычкындырган, маңгаеннан гөрләп тир ага... Быел тары уңды! Чалгы тъбгар хәл юк, шундый куе. Менә ул, туктап, чалгысын кайрап ала да, тагын 1каерылып-каерылып чабарга тотына. Хатын-кыз арттан тарыны җыеп, түгәрәк көлтәләргә бәйләп бара. Уңган игенне җыюы да күңелле! Гомумән, быел игеннәр яхшы булды. Шуның өстенә заманалар да тыныч булса, Гафият абзагызның башы күккә тиеп йөрер иде. Тик менә заманаларның чуалып китүе генә күңелне кимереп тора. Идел буена аклар килгәннән бирле тынычлыгын җуйды Гафият: көн саен диярлек авылга талаучылар киләләр, икмәкләрне алалар, терлекләрне җитәкләп чыгалар, каршы торсаң, төрмә белән, атып үтерү белән куркыталар.
Яз көне алпавыт җирләрен өләшкәч, бик сөенгән иде ул: шулай тыныч кына җир сукалап, рәхәт кенә яшәрмен дип уйлаган иде. Бер дә ул дигәнчә булмады: каяндыр бу аклары килеп чыкты, дөпья туарылды да китте. Җитмәсә тагы төрле эч пошыргыч хәбәрләр йөри: имеш, алпавыт Бикмурзин яңадан кайтачак икән, җирләрне кире ала-чак икән, чәчкән өчен түләтәчәк икән, фәлән икән, төгән икән.
Гафиятнең башында йөз төрле уй, ләкин аңа карап үткен чалгысы тукталып тормый аның: чаж-чыж һаман чаба да чаба ул. Маңгаен кояш кыздыра, аркасы буйлап тир ага, чабылган тары сул якка түшәлеп бара... Нинди рәхәт булыр иде менә шулай тыныч кына, рәхәт кенә эшләп йөрсәң! Теләсә нинди власть булсын иде, тик менә җирне кире алмасыннар иде дә алпавытны яңадан җилкәгә атландырмасыннар иде. Малик кебекләрнең дә авызлыгын катырак тартканда зыян итмәс иде. Юк инде, булмады: тынычлык көткәндә тагын чуалыш башланды. Әнә Миңнулланың да атын алып киттеләр. Чак кына гакылыннан язмады Миңнулла абзагыз. Гомерендә бер әдәм рәтле атка
86
\
тиенгән идс, анысының да рәхәтен күрә алмады. Миңнуллага әйткән Малик: «Атыңны гына биреп котылуың өчен рәхмәт әйт, теләсәм мин сине багана башына да күтәртә алам», — дигән.
Тагын бер-ике тапкыр селтәнде дә, Гафият җир башына килеп чыкты. Хәзер менә тәмәке үрләтеп җибәрсәң дә шәп булыр иде, ләкин вакыты түгел: тизрәк чабып бетерергә кирәк. Мондый әйбәт көннәр санаулы калды хәзер.
Менә ул чалгысын кайрарга тотынды: рәхәт тә соң шушы чалгы тавышын ишетү! Үткен корычның моңлы, дәртле авазы һәрвакыт Гафиятнең күңелен җилкендереп җибәрә. Учларына төкеренеп, чалгысын ипләп тотты да, китте, китте ул чабып! Чалгы үткен! 1\өч җитәрлек! Күңел оча! Котырынып эшләүдән әллә нинди рәхәт табып, бик озак башын күтәрмичә чапты ул шулай. Аннары бераз сулыш алырга дип туктады. Ш\л вакыт аның күзе авыл юлына төште: ниндидер бер малай бирегә таба йөгереп килә иде. Гафият, чалгысына таянып, шул малайга карап тора башлады. Беренче малай артыннан икенчесе, өченчесе, дүртенчесе күренде. Гафиятнең йөрәге жу итеп китте: «Тагын авылга талаучылар килгән икән! — дип уйлады ул. — Чабып бетерергәме, әллә, җыенып, кайтып китәргәме?» Аның туктавын күреп, хатын- кызлар да туктадылар. Кырдагы бөтен халык эшен ташлап, малайларның килеп җитүен көтеп тора башлады. Беренче малай, кинәт сулга борылып, урылмаган җир өстенә кереп китте, күрәсең, аның әтп-әниләре шунда эшлиләрдер. Икенче малай йөгереп килгән уңайга кычкырып узды:
— Килделәр! Ататланган биш кеше килде! w
— Шулар, — дип бик пошынып куйды Гафият, — Иделгә якын булганга күрә, гел безнең авылга киләләр...
Бертөрле халык кайтырга җыена башлады, ләкин Гафият чабып бетермичә кайтмаска булды: сугылмаган кибәнне күтәреп китмәсләр әле. — дип уйлады ул. Атлары аның биредә, сыерлары, сарыклары — көтүдә йөриләр, — бер төнне үзеңә дә кырда, я урманда кунарга була-ич.
Үз тирәсенә җыелган кызларына, хатынына шулай диде ул. Яңадан чабарга тотынды. Ләкин үзенең күңеле гел сызып торды: рәхәтләнеп эшли алмады, тәмәке үрләтеп караган иде, аны да тартып бетермичә сүндереп, кесә төбенә салып куйды. Ниһаять, түзә алмады, әйтте:
— /Кыеныгыз, кайтабыз.
Атны җиктеләр дә, арбага төялеп, кайтырга чыктылар.
һавада пәрәвез оча; юл буендагы алабута эченнән чикерткәләр сикереп чыга: бөтен нәрсәдән көз исе аңкый. «Нинди күңелле булыр иде шушы каһәр төшәсе нәрсәләр ил корытып йөрмәсәләр, — дип уйлап кайта Гафият:—җан теләгәнчә эшләр идең дә җан теләгәнчә яшәр идең».
Авылга килеп кергәч үк аның колагына ерактагы ша/-Гөр килеп бәрелде: авыл уртасындагы мәйданнан килә иде бу тавышлар.
— Сез кайта торыгыз, — диде ул, арбадан төшеп, — мин тегендә кагылып узыйм, нишлиләр икән анда шул хәтле шаулашып?
— Шундый хәтәр җиргә тыгылмасаң ни була инде!
— Кайтуыңны бел!—дип, гадәттә булмаганча ачулы итеп җавап кайтарды ул хатынына.
Чаттан борылуга Гафиятнең каршысына Гапсаттар йөгереп килеп чыкты: аның күзе-башы акайган иде.
— Ни булды сиңа?
Малик анда авыл кешеләрен кыйната. Якуб белән Шәрифҗанны тотып бирмәсәгез, ярты авылны суктырабыз дип куркыталар...
87
— Син шуца калтырап төштеңме? — диде Гафият, чырае киткән Гапсаттарга мыскыллы караш ташлап, — ярты авылны суктырганда ярты авыл карап торырмы! Кайда Шәрифҗан?
— Белмим. •
— Кем анда шул кадәр кычкыра?
— Габделхак коданың малаен кыйныйлар.
— Ни өчен?
— Каршы әйткәнме шунда... Миңнулланы да бәйләп койма буена ташладылар.
— Тагын Миңнулла! Ничек анда барып кергән ул? Белә ич үзен бетерәчәкләрен...
— Габделхак коданың малаен араламакчы булды. Солдат Миңнуллага кылыч белән сукты. Беләсең бит инде Миңнулла абзыйны: ярсып китеп, солдатны ат өстеннән тарт та төшер, юләр...’ Солдатның иптәшләре чабышып килеп тә җиттеләр, Миңнулланы бөтереп тә салдылар: ята хәзер тузанда аунап.-. Малик итек белән типте үзенә: хәзер без сине багана башына элеп куябыз, ди.
— Кая чабадыр идең әле син?
— Ни... Шәрифҗанны табарга кирәк... Аның мылтыклы егетләре бар бит... берәр нәрсә эшли алмаслармы...
— Туктале! Хәер, бар инде алайса...
Гапсаттар йөгереп китүгә, Гафият ялт итеп борылды да, кешеләрне ■ суктыра торган якка түгел, бөтенләй икенче якка — үз йортына таба китеп барды. Йөгерә-йөгерә кайтып керде, абзардан атын алып чыкты, сикереп атланды һәм, үкчәләре белән атның кабыргаларына тибә-тибә, капкадан чыгып чапты. Хатыны, тәмам аптырап, ачык тәрәзәдән кычкырып калды:
— Кая киттең син? Гафият! Кая чыгып чабуың‘бу?
Гафият, авылны чабып узды да, сабан басуына килеп чыкты: атын кызулап, һаман чаба иде әле ул. М^нә бәрәңге җирләрен, кара бодай җирләрен узды; үзенең урылып бетмәгән тары җирен узып китте. Менә ул сап-сары булып саргайган урман кырыена барып җитте. Биредә аның каршысына бер кеше килеп чыкты. Гафият, ат өстеннән төшеп, ул кешегә нәрсәдер әйтте. Аннары алар икәүләп урман эченә кереп киттеләр.
Гафият, атын җитәкләп, сары яфраклы агачлар астындагы куышка таба килгән чакта, Якуб белән Васильев, янәшә басып, нәрсә турындадыр сөйләшәләр, Шәрифҗан киселгән агач төбендә утырып тора, берничә кеше куыш алдында маташалар иде. Аннары Гафиятнең күзләре куыштан бераз читтәрәк йөри торган кораллы кешеләрне, агачларга бәйләп куелган атларны, нәрсәдер төялгән арбаларны күреп алды.
Гафият килеп җитүгә; куыш янындагылар аны сарып алдылар.
— Ничек анда? — дип сорады Якуб.
— Кыйныйлар.
— Ансын беләбез. /
— Беләсез, ә кул кушырып тик торасыз.
— Кил әле син дә, — диде Якуб, Гафиятнең шелтәсенә игътибар итмичә, — киңәш бар.
— Без киңәшкәнче, ярты авылны имгәтеп бетерәләр инде анда.
— Ташла әле шул малайларча сөйләшүеңне! (Якубның тавышы коры һәм ачулы яңгырады). Тыңла әле син! Шәрифҗан әйтә; рөхсәт ит, ди, мин үземнең егетләрем белән авыл эчендә кырып салам аларны, ди. Васильев белән без әйтәбез: юк, ярамый авыл эчендә, дибез. Гафият, синеңчә ничек?
Гафият, мыекларына орынып, бераз уйлап торды да, кырт кисеп әйтте:
88
— Ярамый!
— Менә без дә шулай дибез, ә ул, малайлар кебек, рөхсәт ит тә рөхсәт ит.
— Мин аларны барыбер исән килеш җибәрмим, — дип куйды Шәрифҗан.
— Тик авыл эчендә түгел. Юкса бел шуны: халык башына яна бәла чакырырсың: карательный отряд килер.
Шәрифҗан, иңбашларын җыерып, бер читкә китеп басты.
Шул вакыт урман эчендә тагын бер ататланган кеше күренде: ул бирегә таба чабып килә иде. Килеп туктамас борын ук кычкырып җибәрде:
— Миңнулла абзыйны кыйнап, урам уртасына ташладылар. Малик йодрык белән авызына-авызына төйде: менә сиңа совет члены, менә сиңа хәерчеләр комитеты члены! — дип кыйный. Авызы-борыны гел кан гына Миңнулла абзыйның. Аңын югалтып, чайрап ята. Үләр, диләр.
— Рөхсәт ит, Якуб абый! Мин аларны Малигы-ние белән бетерәм!
Шәрифҗанга җавап бирүче булмады. Якуб, байтак вакыт сүзсез торганнан соң, кинәт башын калкытып,
— Атларны җыегыз! — дип боерды.
Шәрифҗан егетләрнең берсенә атларны җыярга кушты.
— Менә күрерсез, — диде Якуб, — алар авылда кунарга куркырлар. Хәзер тиздән кич була. Безгә юлга хәзерләнергә кирәк. Гафият, син кайтып кит.
— Ник куасың әле син мине?
— Өйдәгеләрең борчылып тормасыннар. Чынлап! — дип өстәде ул, Гафиятнең елмаюын күреп.
Гафият, бер урында таптанды, таптанды да, атына атланып, китеп барды.
Тагын яңа хәбәр китерделәр. Тегендә суктыруларны туктатканнар, авылга контрибуция салганнар: мең пот иген, егерме баш ат, утыз баш сыер, йөз баш сарык. Игенне дә, терлекләрне дә иртәгә үк илтеп тапшырырга, юкса... Шундый ультиматум куеп, үзләре Малик өенә кереп киткәннәр.
— Миңнулла исәнме? — дип сорады Якуб.
— Күтәреп апкайтып киттеләр.
— Атларны җыйдыгызмы?
— Җыйдык, — дигән җавап ишетелде.
— Барыгызның да винтовкаларыгыз, патроннарыгыз бармы? Гранатасы булган кеше Шәрифҗанга бирсен. Анардан бүтәнгә граната тондырырга рөхсәт юк! Ал, Шәрифҗан гранаталарын!
Шәрифҗан җыеп алды.
— Кил әле бирегә. Синеңчә без аларны кайда каршыласак яхшырак булыр?
— Якуб абый, син дә барасынмыни?
— Ни өчен мин бармыйм ди? Бурсык ермагындагы юл аерылышында көтеп торсак уңайрак булмасмы?
Шәрифҗан уйлап торды.
— Шуннан да якынрак каршылау мөмкин түгел, Якуб абый.
— Киттек атлар янына, калганын юлда сөйләшербез..
Винтовкаларын аркаларына асып, куыш артындагы атлар янына киттеләр.
Кич булып килә иде инде. Җил тынган, так шулай да усакларның, сары яфраклары әллә нигә бер шөлдерәп куйгалыйлар иде әле.
Атларны авызлыкладылар. Якуб бер туры атка сикереп атланды да, аркасындагы винтовкасын уңайлап, Шәрифҗанга таба борылды:
— Син юлны яхшырак беләсең: чык алга.
Кечкенә генә кызыл атка атланган Шәрифҗан алга чыкты. Аның артыннан Якуб, Якуб артыннан бүтәннәр кузгалдылар.
Урманнан чыккач, әйләнеч юллар белән, тар сукмаклар белән, чокыр эчләре белән барырга туры килде. Котырып үскән тигәнәкләр, әче әремнәр арасыннан бара-бара, олы юлга килеп чыктылар да атларны кызулый башладылар: Маликның кунаклары җыенып юлга чыкканчы тизрәк барып җитеп, уңайлы позиция сайлап өлгерергә кирәк иде.
Ашыгып ялгыш итмәделәр. Бурсык чокырына килеп җитеп, атларны яшергәч һәм кешеләрне урнаштыргач, озак та үтмәде: тегермән тавында бер төркем атлылар күренде.
— Әнә чыктылар!
Атлылар әле ерак һәм кечкенә генә булып күренәләр иде. Менә алар тау итәгенә кадәр әкрен генә төштеләр дә, тигез җиргә килеп җиткәч, кинәт чабышырга тотынып, бик тиз якыная башладылар.
— Онытмагыз: залп белән!—дип Шәрифҗан кисәтеп куйды,— атларга төзәмәгез, кешеләргә төзәгез!
Маликта сыйланып чыкканнан соң тегеләрнең кәефләре шактый күтәренке иде булса кирәк. Чокырга җитәрәк тезгеннәрен тартып, атларның йөрешен акрынайттылар да, нәрсәгәдер көлешә-көлешә, салмак кына атлатып килә башладылар.
— Көлешеп калыгыз.
Бу сүзләрне Шәрифҗан кысылган теш араларыннан гына сыгып чыгарды. Аның күзләре киңәйгән, бармаклары граната сабын кысып тотканнар иде. Ул үзенең егетләренә күз төшерде: башларын яр кырыеннан чак кына калкытып, яңаклары белән винтовка түтәсенә сыенып, команда булганны тыныч кына көтәләр иде алар.
Сөйләшә-сөйләшә әкрен генә килүче атлыларны күзәтеп,
— Якыная төшсеннәр, — дип уйлады Шәрифҗан, — граната барып җитәрлек булсын.
Якуб аның итәгеннән тартты:
— Ник атмыйбыз?
— Хәзер, Якуб абый.
Шәрифҗан, пружина кебек җыелды да, кулы белән һаваны кырт кисеп, ачы тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Пли!
һава дер-селкенеп .китте. Залп тавышына беренче, икенче, өченче граната тавышлары килеп кушылды: тирә-юнь гөр килеп торды.
Якуб беренче атуында алдан килә торган күк атлы, кара мыеклы, бөтен кыяфәтеннән офицер икәнлеге күренеп тора торган кешенең күкрәгенә төзәп ачты. Якуб пулясымы тиде, бүтән берәүнекеме, тик офицер кинәт алга сөрлегеп китте һәм, инде турая алмыйча, башы белән җиргә кадалып төште. Ул арада Шәрифҗанның гранаталары шартлый башлады. Офицерның аты, куркуыннан арт аякларына күтә-релеп, юл буендагы чокырга сикерде. Икенче тапкыр атканда Якуб төзәп тора алмады, чөнки гранаталардан соң төзәп торырлык нәрсә дә калмады. Кемдер: «Дөмектеләр!» дип куйды.
Ату вакытында куркынып, кайсы-кая таралышкан атларны эзләп тапканчы һәм атланып юлга чыкканчы караңгы да төште. Туры юл белән генә кайтырга булдылар. Бераз киткәч, артларында ат аягы тавышы ишетелде. Кем булыр бу?. Винтовкаларын корып, караңгылык эченә текәлделәр: ниндидер бер ялгыз ат аларга таба чабып килә иде.
_ Ә бу теге офицерның аты безгә ияргән, — диде Шәрифҗан, — нишләтәбез, Якуб абый, алып кайтабызмы?
_ Кирәге юк!
Атны куып җибәрделәр дә, ашыкмыйча гына кайтып киттеләр.
1 нче кисәк бетте.