Логотип Казан Утлары
Поэма

„КОММУНИЗМ ТАҢЫ" КОЛХОЗЫНДА


Поэма
I.
Кояш!
Кояш!
Епшек карлар
Көмешләнеп тора, балкып.
Җиргә беренче тамчылар Карлар аша үтә саркып.
Бригада йортындагы Чәчкечләргә инде бүген Җылы нурлар сибеп тора Яз башының зәңгәр күге.
Залп өчен хәзерләнгән Пушкаларны хәтерләтеп, Зур һөҗүмне башлар өчен Тора алар әмер көтеп.
Ә тимерче соңгы кабат Капшап үтә һәр кисәкне, һәр шөрепкә сугып карап. Җитештереп бар кирәкне.
Кояш нурларына каршы Күккә менә чүкеч тавышы.
Баганаларга сузылган Электрик чыбыгыннан, Бәллүр төймәләр шикелле Саф тамчылар асылынган.
Колхоз келәте янында
Гүләп тора триерлар;
Сарык фермасы ягында Яңгырыйлар язгы җырлар.
... Соңлап кына байый кояш, Мавыгып яз яме белән. Саубуллашып элеп куя • Күк читенә кызгылт келәм.
Кич үзенең йолдызларын Сипкәнче үк күк йөзенә, Тәрәзә саен йолдыз кебек Электр уты тезелә.
2
Урам буйлап Гаяз бара, Кулбашында шинеле, Язгы уйлар, якты уйлар Уйлый аның күңеле.
Гөрләвекләр аны күреп, Сөенеп гөрлиләр кебек, Ниндидер зур эш турында Аңа сөйлиләр кебек.
Йолдыз, йолдыз,
Йолдыз, йолдыз,
Юллардагы суларда, Гүя җидегән Җиргә иңгән
Яз шау-шуын тыңларга.
Тәрәзәләр урам аша Нурдан тасма сузалар.
Гармонь уйнап, аргы очта Яшь егетләр узалар.
— Нихәл Гаяз?
— Тимер кебек!
— Клубкамы?
— Клубка!
— Төнен әйтәм, нинди якты, Күренми бер болыт та.
Мондый төндә йокы керми Игенченең күзенә.
Мондый төндә куллар кычыта, Мондый төндә — түз генә!
— Җиңгән илебез,
Җиңгән халкыбыз
6
Сүзен Сталинград көннәреннән башлап җибәрә, ■ • Мондый минутларда истәлекләр ныграк беленә, Ә Вафин ул Идел ярларында, данлы җирләрдә
Каны белән язган кайнар антын туган иленә. ;
һәм ул белә: аны бар йөрәкләр монда аңлыйлар, Чөнки һәрберсенең күкрәгендә бер үк металлдан Коелган орденнар һәм медальләр горур балкыйлар, Данлы тарих тере күзләр белән карый бу залдан. t
Алгы рәттә картлар отряды; күкрәкләрендә
Яз һәм җиңү төсен җыйган лента — яшел һәм кызыл, Таныш образ медальләрендә һәм йөрәкләрендә...
Бу аркалар бик күп татыганнар кайнар тир тозын.
Кем әйтер: алар булмады дип Сталинград эшендә,
Кайчан алар аның тыны белән сулыш алдылар,
Солдат сөйгән хуш исле һәм тәмле икмәк көчендә Оныкларының батырлыкларында анда бардылар.
Ә арырак бөтен зал буена якты чуарлык,
Данның күпме көмеш йолдызлары балкыта аны, Медальләрдә бөтен җиңү юлы тора нурланып, Москваның үлмәс эпопеясы, Ленинград даны.
Ничек дулкынланып карамаска тагы шуларга —
Аерылуның көйдерүче кайнар елларында
Эштә батырлык күрсәткән намуслы хатын-кызларга, Сугыш авырлыгын йөрткәннәргә үз кулларында.
— йөрәкләрдә саклап шул көннәр
не, Бер уй белән яши барыбыз,
Ул ант булып яңгырый ил алдында, Үти алырбызмы?
Алырбыз!
... Идел кебек тулып, гөрләп
Акты бүгенге киңәш, Күңелләрдәге иң матур „ Көчле кылларга тигәч.
Трактористлар исеменнән Гаяз сәхнәгә менә. Күкрәгендә медальләре Чыңлый-чыңлый селкенә.
— Сугышларда сынатмады Безнең мото-мех көчләр, Сүз бирәбез: бер трактор
Икешәр өлеш эшләр.
Звеночы кыз Мәүдүдә
Залның түренә үтә, Толым очын бармагына Бер урый да, бер сүтә:
— Иптәшләр, безнең звено.'.
Сез беләсез... Билгеле... — Битләрендә алсулана Дулкынлану тимгеле, —
— Якты кояш һәм тулган ай Иптәш булырлар безгә, Тонна-тонна бодай белән Рапорт бирербез көзгә!
Тора урыныннан Минтаһир бабай,. Шомырт таякка ипләп таянып, Барлык уйларны бергә җыйгандай Яшьтәшләренә таба каранып.
Илдәге бөек эшләр турында Ул сөйләгәндә көчле сүзләрен, Никадәр ерак күрәләр аның Картлыкны җиңгән үткер күзләре.
Сталин исемен әйткән чагында Аның тавышында күпме җылылык, Гүя бу җылылык гомер буена Киң күкрәгенә килгән җыелып.
Картлык авырлыгын җиңгән Нинди уй ул, нинди уй? Егет күзенә чаткы биргән Нинди уй ул, нинди уй?
йөз йөрәкнең тибүен бергә Берләштергән нинди уй? Авылның һәр почмагыннан Бирегә килгән нинди уй?
Язгы кояшның беренче Ягымлы нуры белән Туды ул уй, йөрәкләрне Ярсытып җыры, белән:
«Быел безнең машиналар, Тракторлар яңалар, һәм гомумән колхозыбыз Яхшылардан санала.
Атларыбыз бар да көрләр, Бар да уйнаклап тора, Тегермәнебез кыш буе Эре бодай тарттыра.
Амбарларда тулып тора Алтын кебек орлыклар, Язгы чәчүгә хәзер без!— Дияргә хакыбыз бар.
Ике йөз пот осталары Арта бездә ел саен, һаман яхшырак беләбез Иген игүнең җаен.
Шулай булгач, Бар көчләрне Яхшы гына исәпләп. Юлбашчыбыз Сталинга Хат язарга бар сәбәп.
Ә «Правда»—урнаштырса Хатны беренче биттә, һәм илнең буйдан буена Безнең чакыру китсә,
Дуслар өчен үрнәк булыр, Безгә дә ул дәрт бирер; Намуслы эш -өчен безгә Халкыбыз рәхмәт диер.
Сөеклебез, күз нурыбыз Бөек Сталин иптәш
Куаныр безнең вәгъдәнең Үтәлүен ишеткәч...»
Бу сүз кемнән чыккандыр, Бу уй кайда тугандыр, Кем беренче дулкынланып Таң алдында торгандыр...
Аңа һәр йөрәк үзеннән Яшәү көче өстәгән.
Бу уй мәңге сүнми торган, Үлми торган дистәдән.
Бу уй безне таңнан алда Эшкә тартып чыгарды. Төнгә кадәр бетмәс-шиңмәс Зур көч белән сугарды.
Бу уй безне һәрбер эшне Җентекләргә өйрәтте.
Бу уй тимерче күмерен Кызурак көйрәтте.
Бодай бөртеген берәмләп Чүплэттерде куллардан.
Якты алды күңелдәге
Иң мөкатдәс нурлардан.
Бу уй барль/к йөрәкләрнең Иң шатлыклы тибүе, Коммунизм таңының бу, Якты алып килүе.
Алга омтылган карашларның Нур балкытып торуы.
Бу — халык һәм юлбашчының Аерылмаслык булуы.
4
Биер өчен, җырлар өчен Җыелмадык без бүген, һәм бүген безнең җыелыш Гади җыелыш түгел.
Өстәлләрдә гөлләр. Аны Купшылыктан куймадык; Сәхнәгә ал байракларны Парад өчен җыймадык.
Электрик утлары да Җемелдидер башкача. Дулкынланып, председатель Вафин җыелышны ача.
— Җиңгән илебез,
Җиңгән халкыбыз
6
Сүзен Сталинград көннәреннән башлап җибәрә, ■ [.
Мондый минутларда истәлекләр ныграк беленә,
Ә Вафин ул Идел ярларында, данлы җирләрдә
Каны белән язган кайнар антын туган иленә. ;
I
һәм ул белә: аны бар йөрәкләр монда аңлыйлар, Чөнки һәрберсенең күкрәгендә бер үк металлдан Коелган орденнар һәм медальләр горур балкыйлар, Данлы тарих тере күзләр белән карый бу залдан. [■
Алгы рәттә картлар отряды; күкрәкләрендә
Яз һәм җиңү төсен җыйган лента — яшел һәм кызыл, Таныш образ медальләрендә һәм йөрәкләрендә...
Бу аркалар бик күп татыганнар кайнар тир тозын.
Кем әйтер: алар булмады дип Сталинград эшендә,
Кайчан алар аның тыны белән сулыш алдылар,
Солдат сөйгән хуш исле һәм тәмле икмәк көчендә Оныкларының батырлыкларында анда бардылар.
Ә арырак бөтен зал буена якты чуарлык,
Данның күпме көмеш йолдызлары балкыта аны, Медальләрдә бөтен җиңү юлы тора нурланып, Москваның үлмәс эпопеясы, Ленинград даны.
Ничек дулкынланып карамаска тагы шуларга —
Аерылуның көйдерүче кайнар елларында
Эштә батырлык күрсәткән намуслы хатын-кызларга, Сугыш авырлыгын йөрткәннәргә үз кулларында.
— йөрәкләрдә саклап шул көннәр
не, Бер уй белән яши барыбыз, Ул ант булып яңгырый ил алдында, Үти алырбызмы?
Алырбыз!
... Идел кебек тулып, гөрләп Акты бүгенге киңәш, Күңелләрдәге иң матур _ Көчле кылларга тигәч.
Трактористлар исеменнән Гаяз сәхнәгә менә. Күкрәгендә медальләре Чыңлый-чыңлый селкенә.
— Сугышларда сынатмады Безнең мото-мех көчләр, Сүз бирәбез: бер трактор Икешәр өлеш эшләр.
Звеночы кыз Мәүдүдә
Залның түренә үтә, Толым очын бармагына Бер урый да, бер сүтә:
— Иптәшләр, безнең звено...
Сез беләсез... Билгеле... — <
Битләрендә алсулана Дулкынлану тимгеле, —
— Якты кояш һәм тулган ай Иптәш булырлар безгә, Тонна-тонна бодай белән Рапорт бирербез көзгә!
Тора урыныннан Минтаһир бабай,. Шомырт таякка ипләп таянып, Барлык уйларны бергә җыйгандай Яшьтәшләренә таба каранып.
Илдәге бөек эшләр турында Ул сөйләгәндә көчле сүзләрен, Никадәр ерак күрәләр аның Картлыкны җиңгән үткер күзләре.
Сталин исемен әйткән чагында Аның тавышында күпме җылылык. Гүя бу җылылык гомер буена Киң күкрәгенә килгән җыелып.
7
Тормышы шәбрәк ’ " V : ’ '
Гөрләсен өчен, Безнең, бакчалар, Безнең басулар Тагын матуррак
Гөлләнсен өчен, ;
Бөек партия Юл сызды безгә. Таң кебек якты . . •.
Алдагы максат.
Тик, авылдашлар, Чын матур тормыш Беркайчан да ул Бирелми ансат. t J
Кремль өстендә 4
Йолдызлар яна,
Нурлары кушыла Таң яктысына.
Кремль эчендә • •
Безнең Сталин,
Безне уйлый ул ь ч »
Төн яртысында.
Языгыз хатка
Таһир карт сүзен: >
Ул чыга быел
Бөек ярышка, • ■
Ил сараенда . :
Урын киң булсын
Безнең бодайга. Безнең арышка.
Күздән күзгә, йөздән-йөзгә.
телдән-телгә:
— Бик дөрес!
Әйдә синең җиңел кулдан Башлансын бу гүзәл эш.
Куеп җибәр
кулыңны,
Сталин белсен
уеңны!
Өстәлдәге ак кәгазьгә Тиделәр бөтен куллар. Кайсы дәртле, кайсы иркен, Кайсы ашыгыч, кайсы салмак Имзаларын куйдылар:
Звеновод Насыйров,
Яшь сабанчы Басыйров, Нурмөхәммәт бабай, Мильмөхәммәт агай;
Кара күзле, көләч йөзле, Шаян сүзле Саҗидә.
Еш сипкелле, гөл шикелле Тыныч кына Сәгыйдә.
Председатель Вафин үзе һәр кулны кысып тора. Күзләренең читләрендә Шатлыгы посып тора.
Язгы кояшның беренче
Ягымлы нуры белән Иреш аңа, изге антыбыз, һава юллары белән.
5
Күк читендә якты сызык, Таңның атуы микән?
Егет җырлый. Сменадан Җиңеп кайтуы микән?, }
Басуларның уртасында Аккаен агарамы?
Әллә бригадир Гөлназ Таңга каршы барамы?.
Сменадан Гаяз кайта, Җыры кырга сибелә. Төнге эштән буыннарда Татлы талу сизелә.
Әйтегез сез, таң җилләре,
Әйтегез сез тизрәк, Нәрсә бар соң хезмәттән һәм ' Җиңүдән ләззәтлерәк!
Гаяз атлый кыр буена, Ашыгып тибә йөрәге, Аның күңелен чолгап ала Кызны күрү теләге.
Очрашуга — могҗизага
Ник ышанмасын егет, «Мөмкин түгел» дигән сүзне. Үзе чыккачтан җиңеп.
Дөп-дөп итә, дөп-дөп итә Яшь йөрәкнең тибүе, Әллә йөрәкнең тибүе, Әллә аның килүе.
Каршы килә — ул икән, Бу бәхетле юл икән.
— Җаным, бигрәк сагындым!
— Эзләгәндә табылдың.
— Гаяз, Гаяз, кара, иркәм, Көн туа! Бит сиңа бу!
8
Нинди рәхәт бөек илдә Үз урыныңны табу!
Төнне җиңгән егетләргә Бу иртә — илдән бүләк! Бәхет тәмле, аны алсаң Хезмәтең, көчең түләп!
— Гөлназ, Гөлназ! Кара, иркәм! Хәзер кояш күренер!
Синең алтын чәчләреңә Алтын нурлар үрелер. Бу сиңа бит, бу иртәне Каршылап килгән өчен. Бригадаңа якты таңны Күрсәтә белгән өчен!
6 •••••-.
Иң кыю нур lay артыннан үрелеп. Калкулыклар саен сузылды.
Вагон башына төшеп нурландырды Байрактагы куе кызылны.
Үрмәләде тагын түбәнрәк, Кинәт
Гаҗәпләнеп туктады.
Төрле яктан кереп, карап чыкты, Кармап чыкты бер үк ноктаны.
Буйдан-буйга кәгазь сузылып тора һәм анда — Бер үк сүзләр, Күпме карасаң да, һаман да:
«Төнге сменада тракторист Гаяз 15 гектар чирәм сөрде».
«Таһир бабай ат сабаны белән норма ярым бирде»..г «Сәгыйдә белән Саҗидә төнлә • белән бүген
Ташыдылар ун йөк бодай бөртеген».
— Ничек кояш нурларыннан башка Бу кешеләр эшли алалар?
Юл йөриләр, Ашлык чәчәләр, Төз-төз буразналар яралар! Ничек инде ул, Ничек кара төндә Ике көнлек эшне бетерү?
Нәрсә әйтсәгез дә, кыю кешеләр, Кыен моны аңга китерү...
Баганадан баганага Сузылган колач-колач, — Нурларның гашыйк булганы Иң матур кызыл комач.
Алтын хәрефләр нурларны Җыялар да чәчәләр, Безнең төнге җиңү серен Якты сүзләр ачалар:
«Юлбашчыбызга биргән Антыбыз нык, какшамас. Бөек халык ишеткән Сүзебез җиргә тапталмас!»
Ярты атна гомер узды инде, Ярты айга тиң ул эш белән, һәр таң белән яңа җиңү килде, Яңа шатлык — һәрбер кич белән.
Гөлназ бригадасының хезмәт даны Җәелә барды якын тирәгә.
Ләкин кинәт
Намусына аның
Төште менә кара күләгә.
Гөлназ ярдәм сорап, киңәш сорап, Карый бүген Гаяз күзенә.
Таһир бабай сөйли, Тамак кырып,
Ныклык өсти һәрбер сүзенә:
— Булы буразнага басып барам, Атлар тигез тарта сабанны...
Нәрсә кирәк тагы?
Тик мин һаман күзәтәмен күршем Сафаны.
Үзе яшерәк булганлыктан микән, Әллә тазаракмы атлары, — Тоям, ул алгарак бераз киткән, Кызурак аның атлавы.
Поша башлый шунда минем күңел, —- Дөрес аңла аелын сүземнең, — Сафа алда булган өчен түгел, , Артка калуыма Үземнең!
Шәүләм сажень озынлыгы калып, Җиләк тавы ягына борылды.
Ярты сәгать кадәр туктап алып, Атка бирдем запас солымны.
... Кояш "Гауга түбән юнәлгәндә Әкренләде Сафам, сүрелде;
Атларының бөтен гәүдәсендә Шактый йончыганлык күренде. Бергә йомгакладык эшне кичен. Мин ярышта җиңдем, җиңүен, Ләкин балакайлар, Сафа өчен Хурлана бит минем күңелем. Син парторг, Гаяз. Коммунистлар — Сез колхозның чиста вөҗданы. Киңәш сорыйм, Сафа җирне бозган» Нишләтик соң хәзер без аны? Куыйк Сафаны без арабыздан!
— Таһир бабай, матур теләгең, Тик бармы соң күршең Сафа абыйны
Колхоздан ук куу кирәге? Ул дошманмы безгә? Дошман түгел. Бүген кусак аны арадан, Иртәгә ул бер заводка керсә, Аннан чыгарылса яңадан, Нәрсә булыр? —- Тәмам юлдан язар!
— Ә без юл күрсәтик аңарга. Дулкынланып Гөлназ кушыла сүзгә:
— Кирәк шулай итеп карарга, Таһир бабай, Сафа бозган җирне Син яңадан эшләп чыгарсың.
Ә аны мин башка эшкә куям, •Яз буе тик шунда чуалсын. Сафадан тыш безнең бригадада Алдынгылар әле җитәрлек, һәм аларның көче юлбашчыга Биргән антыбызны үтәрлек.
Дөрес бит бу, Гаяз?
— Дөрес түгел.
Ялгышасың Гөлназ, гафу ит, Алдынгылар безгә докладларда Әйтер өчен генә түгел бит. Алар эше һәрбер Сафа өчен Булсын хәзер тормыш үлчәме. Шуны искә алып караганда Синең бригадаң үсәме? Үсә. Ләкин кирәк кадәр түгел. Моны кңрәк бик нык уйларга. Хәзер вакыт һәрбер колхозчыны Алдынгылар сафына куярга. Юлбашчыга биргән вәгъдәбезгә Менә шушы инде төп нигез. Сафа белән нишләү кирәклекне Хәзер үзегез хөкем итегез!
8
Зураеп һәм кызылланып Кояш иңгән чагында Башланып китте җыелыш Бригада станында.
Сүзне Таһир бабай ала: — Сафа туган, нишләдең? Бар халык сиңа карый, Синме антлар эчмәдең? Синме сүзләр бирмәдең, «Уңыш булыр» димәдең. Ник соң иң кызу вакытта Бирелдең син, түзмәдең? Нигә безнең колхоз җирен Шулай итеп боздырдың? Илдә мәсхәрә булырлык Буразналар сыздырдың? Әллә җиңел дан турында Уйлап онытылдыңмы? Әллә бераз ялкауланып, Йомшаттыңмы кулыңны? Оныттыңмы, син алтынның Сай җирдә булмаганын? Тирләр мул таммаган җирдә Бодайның уңмаганын?..
Ә Сафаның башы бүген Түбән таба иелгән. Бөтен тәнгә ниндидер ут Таралгандай миеннән.
Шаян сүзләр дә күңелдә Әллә кая посканнар, Ә йөрәкне әйтерсеңлә Кыскыч белән кысканнар.
Тирә-якта күршеләрнең Туганнарча йөзләре, Тик бүген өтеп алалар Караганда күзләре.
Түзә алмаслык рәвештә Сызландырып, эч поша, Ә күңелдә ике Сафа Якалаша, оршыша:
«Ил алдында, җнр алдында Оят диеп белмәдең, Үз намусыңның тавышын Колагыңа элмәдең».
Күңеленең почмагында Шаулый икенче тавыш: «Минем эш бит ил өчен ул Чакырымдагы бер карыш.
Нигә моның өчен шулай Әрли мине кешеләр, Алар миңа чит түгел бит — Авылдашлар, күршеләр!
Үткән елда бераз шулай Булып алган иде лә,
10
Сай сөрү дә булган иде, Чн дә калган нде лә.
Ник ул чакта җиңел генә Көлеп кенә уздылар?
Нигә быел йөрәгемә
Утлы яра сыздылар?»
Сафаның мондый уйларын Тар-мар итеп, җимереп, .Гөлназ сөйли, йөрәгенең
Ярсуына бирелеп:
— Кичә әле без килешкән Күп кимчелекләр өчен, Бөтенләйгә нык яптык без Бүгенге көн ишеген!
Безнең бу җимерелмәс, Чигүне белми торган Карарыбыз юлбашчыга Ант белән ныгытылган!
Туып килгән матур таңнын Нурлары яктысында Без ныграк аерабыз Яманын, яхшысын да.
Башка сүз юк, синең җавап Буразнада күренер!
... Кырлар өстен чолгап алды Томан кебек күк эңгер.
Бригада станының
Өендә ут алынды.
Офыкта бер тракторның Саргылт уты кабынды.
Якты учак тирәсендә Кемдер җитез кыймылдый: Ашчы юа савыт-саба, Коштабаклар чыңгылдый.
Якын гына, көлешә-көлешә,
Егет белән кыз үтте, Кыз: «Төн узгач, норма тулгач,» Очрашу вәгъдә итте.
Берсе артыннан берсе туа һәм көчәя баралар Төнге хезмәт өчен генә Хас тоелган авазлар.
... Сафа ялгыз тора һаман Басып калган төшендә.
Җир йөзендә иң зур ызгыш Хәзер аның эчендә.
Гүя унбиш минут түгел, •. ■ Унбиш ел шулай тора.
Көннәр, айлар, елларны ул Күңеленнән уздыра.
Ул тоя: тик бүген бозган Сотыйларда түгел эш. Бүгенгедә гәүдәләнә Күптән булган күренеш:
Тапшырырга дип «үз» атый Колхозга алып баруы, Ике «мин»нең беренче кат Тарткалашып алуы.
Искә төшә: уртак кырда Беренче ел уңышы, Бетмәс байлык вәгъдә итә Башакларның тулышы.
Бодайларны сыйпамыйча Үтеп булмый кыр аша һәм шул вакыт ике тойгы Тагын килеп очраша.
Берсе аның «безнеке» дип Басуларга соклана.
Икенчесе: ник «минеке» Түгел диеп сыкрана.
Күз алдында: бер яз көне Чир ябыша Сафага.
Буыннардан көчне ала, Аяктан бәреп ега.
Йөрергә дә, сөрергә дә, Чәчәргә дә юк әмәл.
«Ач калабыз» дип яшь түгә Яшь балалы Гөлҗамал.
Җәй дә үтә. Авыр көзне Көтеп торган чагында, Ике олау килеп туктый Олы капка янына.
— Менә, Сафа, безнең ярдәм, Терел, дускай, тор тизрәк... һәм онытма, тормышыңда Колхоз иң ныклы терәк!
Сафа шунда нык шатланды Кыр безнеке булганга, Әйтерсең лә зур юл тапты Адашканда урманда.
-
Тышкы яктан тигез генә Үтә Сафа тормышы, Тик беткәне юк күңелдә Ике Сафа ызгышы.
Ләкин күмәкче Сафаның
Җиңүләре ешрак. '
«Минче» Сафа кайчагында Уянгалый сыкрап.
... Менә Сафа ялгыз тора Басып калган төшендә, Соңгы көрәш ялкынлана Хәзер 'аның эчендә.
һәм белә, бу утны йотып Артык кала алмый ул, Туар таңны икеләнеп Каршы ала алмый ул.
Ай күренә кинәт кенә, Яктылык кырны иңли, Егет җырлый, сөйгәненең Ак йөзен айга тиңли.
Улак янында Сафаның Ике аты пошкыра.
Ярышташын дәртләндереп, Кемдер көлеп кычкыра.
Ниндидер бер дулкын күтәрелде Сафа күкрәгендә шул вакыт, Әйтерсеңлә көчле елга үтте Юлындагы буаны ватып.
Ашыга-ашыга килде аны көткән Сөйгән малкайлары янына.
Дулкынланып кулын сузып алды <Тулпары»ның җирән ялына.
Хайванкайлар аның бар серләрен Белгән дуслар кебек торалар, һәм башларын ашыгып, ялтыраган Сабан ягына таба боралар.
Бозган җирен кабат сөрде' Сафа, Ул оныта алмас шушыны: Аның сабанының чыңгырдавы Төнге авазларга кушылды.
Иртән колхоз агрономы Сафа янына килде;
Сөргән җирен карап чыкты, Елмаеп кулын бирде.
— Сафа абый, Рәхмәт! — диде, — Туган җирне сөясең, Сөеп эшли беләсең!
9
Әй, яңгыр, ява яңгыр, Эре-эре тамчылар, — Аксылланып тора кыр, Күлмәк суга манчыла.
Хәзер шулай итәргә Мөмкин иде Гаязга: Эшләмичә көтәргә Көн киткәнен аязга.
Моторны сүндерергә, Вагонга йөгерергә.
Мичкә кулны сузарга, Күлмәкләрне сыгарга.
Ләкин,
Юк!
Мотор сүнмәс! Гаяз туктамас.
Эшләр.
Алтын кебек бөртекләр йомшак туфракка төшәр, һәм юмарт юешләнгән, Мамык итеп эшләнгән Җирдә тиз тишелерләр Игелекле бөртекләр. Монда үсәр тулышып Колхозның мул уңышы.
10
Безнең кызлар Бигрәк шаян — Яннарында Бер туң, бер ян!
Каян белеп Бетерәләр, Каян җаен Китерәләр.
Иң кызу эш Арасында Блмаялар Алар сиңа. * •. > •
12
Кайчак Гөлназ Килеп китә.
Аларга инде Шул җитә.
Бер дә усал
Сүз катмыйлар — Фәкать Гаязны Мактыйлар.
Имеш, егет Дисәң егет. Эшли белә Батыр кебек.
Макталырлык
Сөрүләре.
Сокланырлык Йөрүләре.
Бөтен авыл
Аны белә.
Район тулы Даны белән.
Кем соң аның
Яры икән?
Кемне сайлап Алыр икән?
Кызлар,
нигә
Инде шулай Шаярасыз, Эзлисез җай?
Сез барын да Беләсез бит, Янган битне Күрәсез бит.
11
Төн уртасы.
Табигать тын. Җилләр йоклый.
Төшләрендә кояш күреп Гөлләр йоклый.
Күкрәгенә алтын бөртек кабул итеп, Рәхәтлектә тирбәлдереп/ Жирләр йоклый.
Ләкин, ИПТӘШ,’
Тирә-якка ныклап кара: Монда хезмәт сүнмәгән.
Ул сулыш ала,
Караңгылык дулкыннарын җиңә-җи- на Безнең кырда
Кайнап торган тормыш бара.
Кыр станы өенең биш тәрәзәсе Җем-җем итеп, Чаткыланып Ипдер сөйли.
НАТИ утының якты, сары гәрәбәсе Әрле-бирле һаман йөри, һаман йөри.
Тыңлап кара:
... Җыр өзелә ярты юлда...
... Буш арбалар ашыгалар каты юлда...
... Кемдер сөеп дәшә кашка малкаена...
... Кемдер йөри;
Адым уңда...
Адым сулда...
Өй эчендә кешеләр күп:
Вафин үзе,
(Хәзер шатлыгын яшерми аның күзе) Бригадирлар,
Таһир бабай,
парторг Гаяз, • Райкомның’секретаре иптәш Гусев. Утлы сүзләр йөзә бүлмә һавасында» Җанлы киңәш кыза Кешеләр арасында.
Кайнар хуплау, Дусларча зур канәгатьлек Күренеп тора
Иптәш Гусев карашында.
— Шулай, димәк,
Иртән рапорт була дисез, Рәхмәт, дуслар.
Сүзегездән ваз кичмисез, Бу — зур җиңү.
Ләкин эшнең ахры көтә, Йомшартырга тиеш түгел Эшне сез.
Сабыр гына итеп
Вафин җавап бирә:
—• Тагын бездә менә шундый бер вакыйга.
13
Уйлаштык без
Планнан тыш бер йөз гектар Чәчәргә, дип, Эшне бер башлаган көйгә.
Җире яхшы, тигез чирәм, менә дигән, Хәзер вакыты, һавасы да бик шәп килгән.
Таһир бабай
Үстерәм, ди, тары анда,
Картлыкта, ди, тагын рәхмәт ишетим илдән.
Көнчыгышта
Таң кабыза алсу янгын,.
Таң нурлары сыйпый тәрәзә яңагын, һәм ишектән
Кешеләр гөрләшеп чыгалар, Каршыларга
Тәүлекнең иң садә чагын.
1-2
Күп көрәштең, халкым минем, Син алсу таңнар өчен, Хезмәт таңы матурлыгын, Сафлыгын саклар өчен;
һәм менә ул ил өстендә Нурланып һәр көн туа;
Мәрхәмәтле чыклар белән Бодай кыягын юа;
Аксыл томаннары белән Бал бирә чәчәкләргә;
Уңышлы басулар исен Китерә шәһәрләргә;
Завод гудоклары белән Дәртләндерә йөрәкне;
Якты ераклыклар белән Ялкынлата теләкне,
Таң кебек сйф һәм яшь булсын Синең тормышың, халкым, йөрәкләрендә сүнмәсен Хезмәт кабызган ялкын.
13
Басулар киң
Идел буйларында —
Канат җәяргә дә, очарга! һәрбер иртә яңа төсләр китерә Кырлар гүзәллегенә кушарга.
Ул кырларның матур иркенлеген Күргән саен килә күрәсе; йөрәгеңнең һәм кулыңның көчен Алар туфрагына бирәсе.
Чыккан саен күңлең яңа чакыру Тоеп кайта безнең басудан.
Аңла, дускай, Бу — безнең иң якты ' Теләгебез эшкә ашудан.
Авыл читендә
Чиксез һәм аксыл Нинди океан?
Ул океан түгел, Басу өстендә Иртәнге томан.
Ак дулкыннарда Ашыгып йөзә Нинди аккошлар? Аккошлар түгел, Аксыл томанда Ул безнең кызлар.
Нәрсәләр күреп Канаткайларын Шулай кагалар? Канат какмыйлар, Чүп үләненең Тамрын чабалар.
Кая ашкынып Алар куркусыз Дулкын яралар? Алар уңышка Иркенлек, киңлек Яулап алалар.
Кызлар белән Гөлназ Басуларны буйлап Бер генә кат үтмәде. Таһир бабай бодайларны сыйпап. Бер генә кат тезен чүкмәде.
Күрше кырда пар сөргәндә Гаяз һаман трактордан төшмәде. Ашыгып үскән бодайларга карап, Алар белән ярышып эшләде.
Менә һаман якыная бара Өмет белән көтеп алган чак: Комбайнның тирән бункерына Алтын төсле бөртек агачак!
14
14
Ай-яй матур бу жәйге көн. Чыңлап тора рәшә-төтен.
Арыш — унда, бодай — сулда. Таһир бабай бара юлда.
Күк йөзенә карап куя. Юл тузанын таяк уя.
Күңел көйли, күңел жырлый, Аяк атлаганын тоймый.
Туктап-туктап тыңлап тора: Башакларга Чыңлап тула Искиткеч көч. Исерткеч көч. Алтынлы төс, Ялкынлы төс.
Ул арышка якын килә, Күкрәгенә башак тия.
Бодай башагын тоткалый, Тере бөртек күзгә карый.
Их, син колхоз кырым минем, Бәхтем минем, җырым минем!
Син язмышым.
Син тормышым.-
Монда безнең бөтен хезмәт, Бөтен хыял, бөтен теләк.
Монда куанычы Гөлназның, Монда юанычы Гаязның, Безнең таңнар, Безнең көннәр, Матурлыгы минем язның.
Юлбашчыбыз, килсәң иде, Бу кырларны күрсәң иде, Басу юлларыннан укып Уебызны белсәң иде!
J5
Авыл йоклый. Төнге йомшак җилләр Читәннәргә колмак чорныйлар. Авыл советының ал байрагы Җилфердәвең өйләр тыңлыйлар.
Кайдадыр бер капка сүз кузгата. Аңа жавап бирә күршесе. Бу — уяну белән җанландыра Тирә-якны колхоз кешесе.
Менә тракторлар кузгалалар, Гөрләү үтә авыл өстеннән;
Шул гөрләүдән тибрәп, шуып төшә Төн пәрдәсе күкнең читеннән.
Правлениесендә иптәш Вафин Бригадирлар белән утыра. Ачык тәрәзәдән күбәләкләр Җыела өйнең якты утына.
— Киңәш бүген сезгә мәгълүм, дус.'
Кырларда зур уңыш өлгерә, Тагын безнең өчен язгы кебек Җиң сызганып эшләр көн килә.
16

Гасырлар караңгылыгын Җиңеп без алга атладык. Ленин—Сталин сызган таңнан Яктырак таңны тапмадык.
Колхозыбыз исемен дә без Шундый хисләр белән куйдык: «Коммунизм» һәм «таң» дигән Ике яктылыкны җыйдык.
Шуңа күрә, һәр көн безгә 4 Түгел вакыт исәбе тик, Ә коммунизм юлында Яулап алынган яңа чик!
... Нинди матур Бүген иртә безнең кырда! Күкнең чиста зәңгәрлеге Үзе килеп керә җырга.
Алтың арыш дулкынланып Тора, кыштыр-кыштыр итеп, Комбайнның канатлары Аңа, сыйпап, тиюен көтеп.
Алтын диңгез өсләреннән Күтәрелә аксыл томан. Комбайннар тезелеп тора Рейдтагы кәрвансыман.
Тракторлар гөрелдәшеп Төтен йомгагын сүтәләр, Алга таба ыргылырга Сугышчан сигнал көтәләр.
— Дуслар, алга! — диде Гөлназ.
— Әйе, алга! — диде Гаяз. Алга китте кәрван, йөзеп. Сискәнде ашлык диңгезе.
Комбайнның җиңсәләре Кинәт киттеләр бүртенеп; Тулып ага, ташып ага Бункерга арыш бөртеге.
Гаяз ныграк кыса рульне, Авызлыклап корыч атын:
— Тигез ритм белән эшлә! Ныгы кулым! Максат якын!
Гөлназ тора алга карап, .Чәче сибелә йомшак җилдән, Килә төсле аңа бу җил Москвадан, Кремльдән.
Элеваторга ашыгып
Шофер дулкынланып бара: Коммунизм юлларының J Бер кисәге бит бу ара.
Таһир бабай белән Сафа Машинада: шатлык бүген! Туган дәүләткә илтәләр Беренче көннең бөртеген.
Эшелон үтә. Карт машинист Алга карый үрелеп-басып: Коммунизм юлларында Семафор ачык!
Семафор ачык!
Бөтен Ватан ишетә бүген Безнең йөрәкләр тибүен, Гүя көрәш кырындагы Гаскәрнең хәбәр бирүен:
— «Москва. Кремль.
Коммунизм штабы. Сталинга.
Сөекле дусыбыз!
Намус белән тулы башкарылды Язын өскә алган бу'рычыбыз>.
Кояш!
Кояш нурга күмә Колхозымның басу өстен, Тулылана һәм яктыра Җырда сагынып көтелгән көн!
16