БӨРЕЛӘР УЯНГАНДА
Колхоз оешкан ел иде. Шул җәйдә «Берек» члены Шаһиморат карт өендә Казаннан. Союзплодоовощ- тан килгән агроном Фәхриев квартирада торды. Хезмәт эше белән колхозга килгән бу агрономга Шаһиморат карт, ничектер, бик тиз ияләште. Эштән кайтып аш-су янына утыру белән алар арасында бу яки теге темага әңгәмә башланып китә торган булды.
Шаһиморат бөек галим Иван Владимирович Мичуринның кем икәнлеген беренче тапкыр менә шушы агрономнан ишетте. Агроном аңа Мичурин сортлы җиләк-җимеш агачларының сыйфа глары, үзенчәлекләре турында күп тапкырлар сөйләде. Ә инде «Берек» тән китәр алдыннан бу агроном Шаһиморат картны авыл янындагы Иштуган сазлыгына алып килде.
— Болай яткырмагыз сез моны, яхшылап киптерсәң, менә дигән бакча ясап була монда, суы әле- дән-әле саркып торсын өчен берничә урыннан канау казыгыз. Аннары, сазлыкка төшә торган әнә ул чишмәләрне читкәрәк борып җибә-регез, — диде тау кабыргасындагы ермакларга төртеп күрсәтеп. — Шуннан соң инде киләсе елда менә бу түмгәкләрне берәмләп кисеп чыгыгыз.
— Бик күп бит алар, — диде Шаһиморат бераз икеләнеп.
— Булсын, эшли башлагач эшләнә ул, аны башлап җибәрү генә кирәк, — дип җавап кайтарды агроном үз фикерен куәтләп.
— Суын да саркытып булыр, бәлки, түмгәкләрен дә кисеп бетерербез, ләкин аксыргактан котылып булмас, — диде Шаһиморат сазлыкны каплап алган эре ҺӘХМ калын» сары яфракларга карап.
— Була, — диде агроном.—Аның да җае бар. Аларны да берәмләп йолкып алып тамырларына агу салырга кирәк, ул агуны кайдан һәм ничек табып алуны мин сиңа әйтеп китәрмен. Менә шулай итеп бу сазлыкны киптереп, беренче ике елда монда яшелчә утыртсагыз, аның җире рәткә керер, яхшырыр иде. Ике-өч ел рәттән яшелчә утыртканнан соң, моны җиләк-җимеш бакчасына әйләндерергә мөмкин.
АгронохМ «Берек»тә җәйләде д?, көзгә таба китеп барды. Ләкин аның сазлык турындагы фикере халык телендә калды.
Күп уйлап йөри торгач, Шаһиморат бу зур эшне үзе башлап җибәрергә булды: «Чынлап та, эштән бушаганрак арада бөтен колхоз белән тотынсак, булдыра алырбыз без моны» дип уйлады.
Шул елны ук көз көне Иштуганны аркылы-торкылы канау белән ердылар. Аңа төшә торган кечкенә чишмәләрнең юнәлешләрен дә, шулай ук, башка якка бордылар. Икенче язны исә җир кнбел ж итү белән аның түмгәкләрен кисеп чыктылар һәм әле яңара башларга өлгермәгән коры аксыргакларны суырып алып, җирдә калган тамырларына агу сиптеләр. Иштуганны
95
икс ел шулай калдырдылар да, өченче елны аңа көз көне беренче тапкыр сабан белән керделәр. Бу алдагы язда яшелчә утырту өчен Иштуганны көздән хәзерләп калдыру иде. «Берек» членнары шул яздан башлап Иштуганга өч ел рәттән яшелчә утырттылар һәм көз җиткән саен аннан меңнәрчә пот кәбестә, суган, кыяр, кишер алдылар. Ничә йөз еллардан бирле терлек керсә, терлек бата торган, зыяннан башка бернәрсә дә китермәгән Иштуган күз алдында үзгәрде — җәйгә керү белән яшелчәгә күмелде.
Иштуганның шулай киптерелүенә биш ел үткән иде инде. Алтынчы елга киткәндә, яз көне, Шаһиморат карт Минзәлә районы «Дружба» колхозына Мичуринчы.-бакчачы Костин янына барып, мең төпкә якын һәртөрле җимеш агачлары алып кайтты һәм аларны берәмләп Иштуган сазлыгына утыртты.
/ Бу, 1936-1937 еллар иде. Шаһиморат карт Мичурин сортлы җимеш агачларын ничек тәрбия итү турында Костинның киңәшләре белән генә калмады, ул бу турыда И. В. Мичуринның үзенә хатлар язды, аннан киңәшләр сорады, һәрбер хатка И. В. Мичуриннан җавап алды. Шул җавап хатларының берсендә И. В. Мичурин аңа, үз сортлары белән ныграк танышу өчен, Казанга якын гына булган Тәмтедәге җиләк-җимеш тәҗрибә станциясендә булгаларга киңәш бирде.
Шулай итеп бу бакча кырык гектарга җитеп, ел саен колхозга ургача йөз мең сум чамасы акчалата доход китерә башлады. Җиләк-җимеш бакчасы колхозның зур бер хуҗалык тармагына әверелеп, елдан-ел алга китте. Ләкин, көтмәгәндә бакча бер-бер артлы бәлагә дучар булды. Бердән, 1941 елның салкын кышы күп кенә җимеш агачларын өшетте, икенчедән, җәен сугыш башланып, бакчаны эш. көчләреннән мәхрүм итте, һәм, өченчедән, шул ук җәйне бакча өстеннән табигатьнең һәлакәтле стихиясе үтте.
Карлыган тәмам пешеп җитеп, бурлана башлаган гына иде. Бер көнне сәер хәл булды: Киртәле тау артыннан куе кара болыт күтәрелде. Ул бик тиз арада күк йөзен яртылаш каплап алды. Төш вакыты булуга карамастан, дөнья караңгыланып калды. Киртәле тау өстеннән актарылып-актарылып күтәрелгән бу кара болыт үзе белән авылга давыллы һәм бозлы яңгыр алып килде. Җил-давыл каралты тирәләрен куптарып ыргытты, читәннәрне аударды, җимеш агачларын сыгып җиргә салды. Давылдан соң Киртәле таудан яңгыр суы төшеп,, бакчадагы җиләк түтәлләрен агыз-ды, карлыган куакларын, кура җиләк чыбыкларын ком белән басып үтте.
Каза зур иде. Беренче карауга очына-кырыена чыгарлык түгел иде-
Давылдан соң бакчага килеп туктаган Шаһиморат карт, озак вакытлар иренен тешләп, каран торды һәм үз-үзенә сөйләнде:
— Урыныбыз ышык түгел шул безнең, бакчабыз ышык урында булса, бу кадәр зур казаны күрмәс идек без, кимендә ике йөз илле пот карлыган көтә идек бит быел... — диде. — Күңел җитте, кул җитмәде... Әллә кайчан ук ышыкларга иде бу урыннарны, — диде.
Ләкин бүген генә булдыра алырлык эш түгел иде бу ышыклау мәсьәләсе. Бүгенге эш, ул—егылган агачларны ничек тә тизрәк торгызу, аларны яңадан тергезеп җибәрү иде.
Ак сакаллы, озын гәүдәле бу карт гадәттә сабыр холыклы булса да, бүген үзенчә түгел иде. йөзең борчу каплаган, башы ничектер миңгерәп калган иде. Ул кыяр-кый- мас кына правление бинасына килеп керде. Аның бу килүенең ачык бер максаты булса да, ул моны ничектер әйтергә кыймый иде. Чөнки, колхозның эше болай да бик ‘киеренке барган .вакытта, правление алдына бакчаны саклап калу өчен өстәмә эш көчләрен табу мәсьәләсен кую вакытсызрак кебек иде.
Шулай да ул бераз аптырабрак булса да, сүз башламый кала алмады:
— Беткәнгә карап бетеп булмый инде... Бу давыл безгә зур ’ бәла-
каза белән килде, уйда-исәптә тотмаган эшләр китереп чыгарды. Бакчачылык бригадасының көче белән генә бу эшләрне ерып чыгып булмас. Одесса, Харьков якларыннан эвакуацияләнеп килгән байтак кына хатын-кызлар бар, шуларның бсрничәсен миңа беркетсәң, бакчаны да һәм питомникны да, бәлки азрак рәткә кертеп булыр иде, — диде председательгә.
— Ул питомниктан да файда килми башлады, ничә йөз төп алмагачы вакыты узып-картаеп бара. Быел сатмагач, аларны кайчан сатарбыз! — диде председатель кү-ңелсезләнеп.
Картның .моңа кәефе китмәде. Ул председательнең болай әйтүенә үпкәләмәде, аның сүзен кыекка алмады. Председатель шулай әйтергә хаклы иде. Чөнки, питомниктан алмагач сатып алу өчен «Берек» белән договор төзегән Бөгелмә, Ютазы, Баулы һәм Азнакай райо-нындагы, шулай ук Башкортстан республикасындагы колхозларның кайберләре, сугыш елларының мәшәкате аркасында, бу агачларны икенче ел инде алмый киләләр иде.
— Анысын дөрес әйтәсең, — диде карт колхоз председателенә, — ләкин ана карап бакчадан да, питомниктан да кул селтәмик инде без. һаман эшләр болай кирегә китеп тормас әле.
Ниһаять, ул председательне өстәмә эш көчләре бирүгә күндерде.
— Бакча белән питомниктан башка да эшең күп, калган ягын үзем карармын, сиңа салынып тормам, әмма эш көчләре бирү өчен рәхмәт сиңа, — диде ул председа-тельгә.
Одесса ягыннан килгән хатын- кызлар жиләк-жимеш агачлары үстерүгә бик һәвәскәр булып чыктылар. Алар бакчага да, питомникка да ябышып яттылар. Кура жи- ләк куакларын әлеге дав^1Л сындырган ботаклардан тазарттылар, ком басын киткән чыбыкларны берәмләп-берәмләп ком астыннан торгыздылар, су белән юылган жилок түтәлләрен яңада if күтәрделәр.
Атиа-ун көн эчендә бакчаны шулай рәткә китерделәр дә, җиләк- җимеш агачлары үрентесе үстерә торган питомникка күчтеләр. Анда да һәрбер төпне берәмләп торгыздылар: ал арның корыган ботакларын кисеп ташладылар, төпләрен йомшарттылар, кирәк тапканнарын урыннарыннан күчереп утырттылар Шушы эшләрне тәмам иткәч, өченче урынга килделәр. Бу, каен, тополь, акация, чаган кебек агачларның үрентеләре үстерелә торган үзенә аерым участок, ягъни кечкенә генә булса да урман питомнигы хезмәтен үти иде. Соңгысын карт кайчан да булса ышыклау полосалары утырту теләге белән үзе булдырган иде.
Одесса ягыннан килеп, «Берегә колхозында үзләренә яңа җирлек тапкан һәм шунда яши башлаган әлеге хатын-кызларга карап карт әнә шул турыда әйтте:
— Әгәр сугыш кузгалмаган булса, менә бу урман питомнигындагы агачлардан без әллә кайчан инде бакча тирәсенә яшел стена торгызган булыр идек, һәм шул яшел стена торгызылган булса, безнен җимеш агачларыбызны иң көчле давыллар да ега алмаган булыр иде. Әнә шул яшел стена булмау аркасында харап була язды безнең бакчалар, — диде эчке бер әрнүле тавыш белән.
Ул елларда бөтенесе берничә йөз төп кенә тополь, акация һәм чаган агачларыннан торган бу кечкенә участок яхшылап тазартканнан сон, ничектер, яңа төс алды — агачлар яшәреп һәм куерып киттеләр.
Бакча эшенә бөтен җаннары-тән- нәре белән бирелгән колхозчылар белән бергә, эвакуацияләнеп килгән хатын-кызлар да көне-төне бакчадан, питомниктан кайтмадылар.
Бик күп булса ике-өч атна вакыт үткәндер, бакча белән питомник яңа гына утыртылган тополь агачлары белән әйләндереп алынды.
Картның яшел стена дип сөйләгән нәрсәсе менә шушы ышыклау полосалары иде.'
Шушы ук елны, август урталарында, беркөнне карт янына, бакчага колхоз председателе килде:
- Синец белән мине иртәгә райкомга, бюро утырышына чакыралар-
7. ,с. ә,- № 4
97
Икенче көнне кңч кырын икесе •бер трантаска утырып, Азнакайга куна киттеләр.
Бюро утырышында бу мәсьәлә шактый озакка тартылды. Чыгып сөйләүчеләр картны да, председательне дә нык кына тәнкыйть иттеләр, бакча-ны яңадан торгызуда .аларның акрын эшләүләрен әйтеп, колхозның җиләк-җимеш агачлары үстерүдә элекке данын кайтаруга юнәлгән матур гына тәкъдимнәр керттеләр.
Алар бюро утырышыннан чыкканда ярты төн күптән узган, кайдадыр, еракларда күк күкри, яшен яшьни һәм талгын гына яңгыр җилләре исә иде.
— Теге көнге кебек давыл куп- маса ярар иде... — диде председатель урам буйлап кайтып килгәндә.
— Анысы да булыр... Табигатьтән рәхим көтмәскә, ә аны кеше үз көченә буйсындырырга тиеш, ди бит Мичурин, — диде карт аңа җавап биреп.
— Ничек була инде ул?
— Әйтик, менә безнең бакчаларыбыз һәм басуларыбыз ышыклау полосалары белән чолганып алынган булса, әллә нинди давыллар һәм кайнар җилләр дә куркыныч булмас. Бүгенге бюро утырышында ул турыда бик урынлы сөйләделәр. Хәзер эш безнең үзебездә.
Бу мәсьәләнең райком бюросына куелуы нәтиҗәсез калмады. Бюро карары иң элек бу вакытка кадәр бакчаны әйләндереп алу өчен «Берек» колхозына кирәкле агач ма-териалларын бирми килгән лесхозны уянырга мәҗбүр итте. Лесхоз имән казыклар һәм каен киртәлекләр килеп алырга мөмкин икәнлекне колхозга үзе хәбәр итте.
Бер атна эчендә Шаһиморат карт урманнан берничә мең данә, киртә һәм имән казык кайтартты, алар белән бакчаны да, питомникны да әйләндереп алды.
Шушы эшләр белән шөгыльләнгән арада аны яңадан райкомга чакырдылар. Бусында инде райком секретаре аннан бюро карарын үтәү юлында нәрсәләр эшлбнүен сорашты, аңа бакчаны да, бер үк вакытта питомникны да мөмкин кадәр тизрәк торгызу турында киңәшләр бирде.
Иң ахырда әйтә куйды:
— Шушы көннәрдә сиңа Шөгер- дәге гудрон заводына барып кайтырга туры килер. Мин аның директоры белән сөйләшкән идем инде. Ул сезнең колхозга берничә данә вагонетка бирергә вәгъдә ит-те. Бакчага да, питомникка да черемә таратуны шул вагонеткалар ярдәме белән оештырып җибәрсәгез, эшегез байтак җиңеләер, — диде.
Райком секретареның болай әйтүе карт өчен көтелмәгән шатлык иде.
«Берек»кә кайту белән бу хәбәрне правление членнарына җиткерде, һәм бергә җыелышып киңәшләшкәч, бу вагонеткаларны тиз генә барып алырга, ә аларны йөртү өчен бакча белән питомник арасына берничә йөз метр озынлыкта тар юл салырга, аңа имән-җәяргә булдылар.
Озак та үтмәде, бакчага да һәм питомникка да тирес черемәсен шушы вагонеткаларга төяп тарата торган булдылар. Җимеш агачлары- ңың төпләренә салу өчен кирәк булган яңа балчыкны да шушы вагонеткалар белән ташыдылар.
Бу исә бакчадагы агачларны ашлау эшен нык кына җиңеләйтте. Картның моңа күңеле килде. Ләкин алда әле бик күп эшләнмәгән эшләр бар иде.
«Коммунистлар партиясе колхоз төзелеше ярдәмендә җирне яңартуның бөек эшен башлап җибәрде, һәм мин, бу төзелешне хезмәтчел кешелек дөньясын табигать көчләреннән чын мәгънәсендә өстен торуга китерәчәген күрәм», дип язды бөек галим Иван Владимирович Мичурин.
Шаһиморат карт үзенең алдына менә шушы өстенлекне күрү вакытын ничек кенә булса да якынайту бурычын куйган иде, һәм аның бөтен тырышлыгы да шуңа юнәлгән иде. Карт бер дә икеләнеп тормады, эшне иң кыен башыннан башлады.
Сугыш елларының авырлыгы җиләк-җимеш агачлары питомнигында
98
үзенең аерата тирән эзләрен калдырды. Бөтенесеннән битәр тирә- як районнардагы колхозларга сату өчен билгеләнгән яшь алмагачлар картайганнан картая бардылар, аларның кайберләре хәтта чәчәк тә күрсәтә башладылар. Сугыш тукталганга ике ел вакыт үткән булса да, кайбер колхозлар үзләренә тиешле алмагачларны әле һаман килеп ала алмаганнар иде.
Карт 1947 елның җәендә шушы уңай белән күп кенә колхоз прав- лениеләренә үзләренә тиешле алмагачларны көз көне килеп алуларын сорап хәбәр итте. Моның өчен һәрбер уңай вакыттан файдаланды: кайбер колхозларга хат язып салды, кайберләренә «Берек» тән үтеп йөрүче юлчылар аркылы телдән әйтеп җибәрде, ә кайберләре белән телефон аркылы сөйләште, һәммәсенең дә быел көз алмагачларны килеп алып, яңа җирлеккә күчереп утыртуларын үтенде. Ул алмагач сатып алу турында «Берек» белән рәсми договорлары булган колхозларга хәбәр итү белән генә канәгатьләнеп калмады, тирә күрше авыллардагы мәктәп директорлары-на, һәртөрле учреждение җитәкчеләренә дә хат белән мөрәҗәгать итте:
«Әгәр алырга теләсәгез, безнең питомнигыбызда Мичурин сортлы алмагачлар бар...» дип язды ул бу хатларда.
Җиләк-җимеш агачлары питом-нигындагы картаеп бара торган, ягъни күчереп утыртылуы елдан-ел кыенлаша бара торган бу алмагачларны үзенең җаны кебек кадерле күрә иде ул. Чөнки питомникны элеккечә ел саен егерме бишәр мең төп алмагач сатарлык хәлгә китерү өчен андагы күчерү вакыты үтә башлаган алмагачлар урынына яшь үрентеләр утыртырга кирәк иде. Яки биредәге чәчәк күрсәтә башлаган карт алмагачларны сирәкләп, бу урынны алма алына торган бакча итеп, питомник өчен яна участок табарга кирәк иде.
Карт бу мәсьәләне озак уйлады. Ун еллар буе тупланып килгән тәҗрибә аны теге яки бу эшне башлаганга кадәр ул турыда кат-кат уйларга гадәтләндергән иде.
Ниһаять, 1947 елның көзе килеп җитте. Җәй айларында әледән-әле хәбәрләшеп тору аркасында, карт, күп кенә колхозларның бу көзне алмагач алырга киләчәкләрен алдап ук истә тоткан иде. Шунлыктан, ул, питомникта көзге эшләрне гадәттәгедән иртәрәк башлады. Туфрак йомшак чакта һәрбер алмагачның төбен өч яклап үзәк тамырга кадәр казытып, яхшылап йомшарттырды, аннары, үзәк тамырның очын кисеп, киселгән урыннан өшемәсен һәм кормасын өчен аны үзле бал-чык белән сылатты, ботак очларын, бергә җыеп бәйләтте. Җир катканга кадәр алмагачларны шушы килеш үз урыннарында калдырды.
Ә инде җир кату белән колхозларга яңадан хәбәр итте, аларга». алмагачларны күчереп утырту вакыты җиткәнлекне белдерде.
«Берек» нең җимеш агачлары пи-томнигына килүчеләрне озак тотмады ул, алмагачларның казылмый калган ягындагы туфракны лом белән сак кына каерып, һәрбер төнне үзенең балчыгы белән арбага салдырды.
Юлчыларны үзе озатып калды:
— Әкрен кайт, тамыры имгәнмәсен, балчыгы коелмасын.
Шушы ысул белән ун көн эчендә колхоз бакчаларына күчереп утырту өчен ул дүрт мең ярым төп алмагач озатты. Болар һәммәсе дә бөек галим Иван Владимирович Мичурин тудырган: Бельфлер-китайка, 60Ә граммлы Антоновка,* Китайка-золо- тая, Антоновка-шафранная сортлы алмагачлар иде.
«Берек» питомнигыннан җимеш агачлары сатып алу өчен рәсми договорлары булган колхозлар һәммәсе дә үзләренә тиешле утырту материалларын алып киткәннәр иде инде. Бер көнне кичләтеп кенә «Берек» колхозына күндәм генә туры ат җиккән кеше килде. Бу, Азнакай урта мәктәбенең хуҗалык мөдире иде. Ул правлениегә кереп беркадәр вакыт торып чыкты да, яңадан арбасына утырып питомникка таба китте.
— Безгә мәктәп бакчасына утырту өчен кырык-илле төп алмагач жибәрсәң иде, Шаһиморат абзый,
99
правлениегездән ризалык алдым, — дип картка кечкенә кәгазь сузды ул.
Шушы ук кеше белән бергә питомникка «Берек» колхозы члены Сәләх Шәрәфиев тә килеп туктады:
— Теге көнне үзец дә әйтеп торган идең, өй артына берничә төп алмагач утыртсам, ничек булыр икән дип килгән идем,, кордаш, — диде ул үзенең замандашы Шаһиморат картка.
Ул аларның һәр икесен дә ачык йөз белән каршы алды һәм икесенә дә алмагачлар биреп җибәрде. Аларга алмагач үстерү турындагы үзенең киңәшләрен бирде.
Ә инде чана юлы төшү белән карт, атна-ун көнгә бер тапкыр тирә-күрше авылларга барып, питомниктан җибәрелгән агачларның нинди хәлдә икәнлекләре белән танышып кайта торган булды.
Шушы чыгып йөрүләрнең берсендә ул, Азнакай урта мәктәбенең бакчасы янына килеп туктап, атын бәйләде. Элек андагы алмагачларның төп исәбен санады, аннары, аларның ничек кышлауларын карады. Бу агачлар турында үзендә мәгълүм бер фикер тугач, мәктәпнең хуҗалык мөдирен чакырып алып әйтте:
— Төпләрен кар яуган саен таптап торыгыз. Үрелеп буй җиткәнгә кадәр кәүсәсен һәм ботакларын мунчала белән урагыз, яки күсе тими торган кычыткан кебек үлән белән төреп бәйләгез, — диде.
Хуҗалык мөдире белән сүзен гә- мам иткәч, шунда ук, Азнакайдан Әлки ягына таба чыгып китте.
1948 елның октябрь аенда корылыкка каршы көрәшнең сталинчыл планы игълан ителгәч, колхоз прав- лениссе утщрышында җиләк-җимеш бакчасы һәм питомникларның хәзерге вакыттагы торышы һәм алармы киләчәктә тагын да киңәйтү турында озакка тартылган әңгәмәләр булды.
Шул утырышларның берсендә Шаһиморат картны тыңладылар:
— Быелгысы елны безнең колхоз җиләк-җимеш бакчасыннан һәм питомниктан сиксән ике мең сум доход алды. Бу доход менә нәрсәләрдән алынды... — дип башлады ул үзенең сүзен.
Сугыштан соң яңадан торгызыл- ган бакча һәм питомник турында киңәеп сөйләрлек матур күрсәткечләр аз түгел иде. йөз кырык пот карлыган, йөз утыз пот кура җиләк һәм йөзләрчә пот башка төр җи-мешләр алынган иде. Бер үк вакытта җиләк-җимеш бакчалары питомнигыннан тирә-яктагы колхозларга утыз өч мең төп карлыган, егерме мең төп кура җиләк, алты мең төп алмагач һәм башка шундый утырту материаллары сатылган иде.
Карт шушы цифрларга кыскача гына тукталып үтте дә, бакчада һәм питомникта бүгенге көндә нинди байлыклар барлыкны сөйләп бирде:
— Хәзерге вакытта алма бирә башлаган ике мең төп алмагачыбыз бар. Сигез мең төп ике яшьлек, унбиш мең төп бер яшьлек карлыган куакларыбыз үсеп утыра. Кура җиләге үзе бер гектар җир алып тора, — диде.
Шушылар өстенә 1949 елда утырту өчен илле мең данә карлыган черенкие хәзерләргә мөмкин икәнлекне әйтте. Аннары, алмагач питомнигы турында сөйләргә кереште.
— Үзегез беләсез, безнең питомниктагы алмагачлар күчереп утырту өчен олыгаеп баралар. Быел без аларны шактый сирәкләдек. Минемчә, бу питомникны алма ала торган бакча итеп калдырып, яңа урынга питомник салсак, файдалырак бу-лыр, — диде.
Яна питомник салу өчен үзенең күзе төшеп, дәрт тотып йөргән урынны әйтеп, яңа мәсьәләгә күчте:
— Безнең бу вакытка кадәр әһәмият биреп җиткермәгән тагын бер кечкенә питомнигыбыз бар бит әле. Шул турыда да берничә сүз әй- тим* — диде.
Бу, моннан берничә ел элек Киртәле тау итәгенә, ярты гектар чамасы гына кечкенә участокка тополь, чаган, акация агачлары утыртылган урман питомнигы иде.
— Дәүләт планында колхозларның үзләрендә урман питомнигы булдыру кирәклеге турында әйтелә. Безнең Киртәле тау итәгендәге пи-
100
томннгыбызны рәтләп җибәрсәк, кыр ышыклау полосалары утЪ1ртм өчен кирәкле агач үрентеләре белән ул безне ел саен тәэмин итеп торачак. Без андагы ак тополь үрентеләре белән быел ук ике-өч гектар ышыклау полосасы утырта алабыз. Бүгенге көндә безнең бу урман питомни-гыбызда ике яшьлек бер мең төп хуш исле ак тополь, ике яшьлек биш мен төп акация, бер яшьлек дүрт мең төп чаган бар, — дип сүзен түгәрәкләде.
Правление утырышында чыгып сөйләүчеләр бакчаны да һәм питомникны да киңәйтү кирәклек турында әйттеләр. Яңа питомник өчен иң уңай урын итеп «Коры елга» дип аталган кечкенә чишмәнең көньяк өлешен күрсәтеп үттеләр.
Фикер алышулар тәмам булыр алдыннан председатель Мохлис Нуруллин үзе сүз алды:
— Безнең бу тирәләрдә кайнар һәм коры җилләрнең еш кына булып торганлыгын һәммәбез дә яхшы беләбез. Корылык аркасында икмәккә туймый калган еллар да була. 1921 елгы дәһшәтле ачлыкны үзе кичергән кешеләр моны яхшы хәтерлиләр-дер. Ул елны да бит урман ышыгында утырган авыллар гына икмәк алдылар. Урманның яңгыр болытын үзенә тартуын, җил-давылны кире кагуын безнең кайсыбыз белми! Корылыкка каршы көрәшнең дәүләт планында язылган кыр ышыклау полосаларының ныклы һәм югары иген уңышы алуны тәэмин итүдәге әһәмиятен сөйләп бетерерлек түгел. Без районнан алынган план буенча 1949 елда унбиш гектар әнә шундый полоса утыртырга тиешбез. Аның ике гектарын быел ук утыртып калдыру планлаштырыла. Ныклап эшкә тотынсак, без аны, бәлки, артыграк итеп тә утырта алырбыз. Бу турыда фикерләрегез ничек? Бер үк вакытта ышыклау полосаларын кайсы басуга утырту яхшы булыр? Шул турыда да ишетәсе килә, — диде председатель утырышта катнашучыларга карап.
— Җил-давылның уйнаган урыны — Югары басу инде. Җәйгә чыксаң, иң элек шул басу кибә. Янгыр яуса, яңгыр тормый, кар яуса, кар ятмый, сырт җир бит. Безнеңчә, эшне Югары басудан башлау мәслихәт булыр, — диде өлкәнрәк яшьле бер колхозчы.
— Бөгелмә ягыннан килә торган җилгә каршы җиде-сигез рәт тополь белән акация утыртсаң, урман ышыгыннан ким булмый инде,—диде икенче бер колхозчы.
— Читенә җимеш агачлары да утыртырга була, ул турыда да карарда әйтелгән бит, бездә анысы да бар аның,' — дип куйды Шаһиморат картның уң кулы, бакчачы- бригадир Салих Рәхимов.
Партоешма секретаре Нурулла Шайхуллин урман полосасын иң элек Югары басу межасына утырту кирәклек турындагы фикерне куәтләп сөйләде.
Утырышта күп кенә кешеләр чыгып сөйләделәр, һәм алар берсен- нән-берсе яңа мәсьәләләр күтәрделәр.
Правление утырышында корылыкка каршы көрәшнең дәүләт планын конкрет рәвештә тормышка ашыру турында зур гына карар кабул иттеләр.
Берничә көннән соң, бу мәсьәлә «Берек» колхозы членнарының гомуми җыелышына куелды.
Җыелыш кыр ышыклау урман по-лосаларын быел ук мөмкин кадәр күбрәк утыртып калдырырга дигән фикергә килде, һәм колхозчылар моның өчен кирәкле утырту материалларын табуда тагы бер чыганак барлыкны тикшереп үттеләр. ’
Сугыш елларында «Берек»нең сөрелми калган дүрт-биш гектар җирендә үзеннән-үзе каен үрентесе үскән иде- Колхозчылар менә шушы җирне сөргәнгә кадәр андагы яшь каен үрентеләрен кыр ышыклау по-лосаларына утырту өчен файдаланырга булдылар.
Шаһиморат картның җиләк-җимеш бакчасы, өчен яңа питомник салу һәм бер үк вакытта урман питомнигын да киңәйтү турындагы фикерен аерата нык якладылар. Соңгысына киләсе язда ук утырту өчен унбиш мен. данә тополь кисентесе хәзерләргә кирәклекне әйттеләр.
...Хәзер инде ул зур җыелыш булганга биш-алты ай вакыт үтте. Ләкин «Бсрск»тә бу кышның, башка
елларга чагыштырганда, үзенец ае-рымлыклары бар: элек Югары басу сырты шәп-шәрә бер урын булган булса, хәзер анда, көз көне утыртып калдырылган кыр ышыклау урман полосалары беренче кышларын кышлыйлар, элек җимеш агачлары питомнигында бу айлар тынычрак үткән булса, бу кышны анда, киләсе яз утыртылачак ышыклау полосалары өчен черенкиләр кисәләр, элек «Берек» амбарларында бодай, солы, арпа кебек бөртекле ашлык орлыклары гына сакланган булса, быел анда юкә орлыклары ком тутырылган ящикларда стратификациядә яталар. Элек «Берек»нең агротехника түгәрәгендә акация кузагы ту-рында кайчан сүз кузгалганы бар иде, ә быел: исә түгәрәктә башка темаларны үтү белән бергә, бу кузакның кайчан өлгерүе турында да сүз бара. Элек... Хәер, бу сызмалардаг һәмммәсен дә әйтеп бетерү мөмкин- ме соң! «Берек» үзе дә элекке «Бе-рек» түгел инде хәзер!
Менә күп тә үтмәс, яз башы килер һәм бөреләр уяныр вакыт' җитәр. Шаһиморат карт әйтмешли, апрель ахырларына таба уяна башлыйлар бит инде алар. Ә майда инде бөтенләй ачылып җитәрләр — яфрак җибәрерләр. Бөек план буенча утыртылган агачларның яфрак яра башлау вакытлары якын инде, якын!..