А Л Т Ы Н Й О Л Д Ы 3
9
Кайчандыр яшәү максаты һәм алдагы көннәр турында уйлап та карамаган яисә киләчәкне алсу хыял рәвешендә генә күз алдына китергән гамьсез балалар, хәзер 10 нчы классны тәмамлау алдында торалар һәм гаять зур бер проблеманы — үзләренең җәмгыять тормышындагы урыннарын билгеләү проблемасын — хәл итәргә тиешләр. Ун ел буенча аларга киң ачылып торган мәктәп ишекләре, тагын берничә айдан соң, аларңы тормышның киң юлына озатып калачаклар. Ун ел буенча алар- ны укыткан, тәрбияләгән, җитәкләгән, аларны чын кеше итү турында кайгырткан кадерле укытучылары инде бу түшәм астында аларны очратмаслар...
Уку елының соңгы яртысына кергәч, унынчы класс укучылары үзләренең киләчәкләре турында үз алларына да, бергә җыелышып та күп уйладылар, күп сөйләделәр, күп бәхәсләштеләр. Үзләренең укытучылары белән киңәштеләр, фән-сәнгать эшлеклеләре белән очраштылар. Алар- ның үз һөнәрләре турындагы гаять кызыклы әңгәмәләрен тыңладылар. Шундый очрашулардан соң укучылар икешәр, өчәр көн үзләренә урын таба алмыйча уйланып йөриләр иде. Әмма аларга аеруча тәэсир иткәне «тормыш экскурсияләре» булды. Беренче тапкыр Наиль тарафыннан шагыйрәнә итеп әйтелгән бу сүзләрнең мәгънәсе шуннан гыйбарәт иде: мәктәпне тәмамлаучыларга булачак һөнәрләрен сайлауны җиңеләйтү максаты белән укытучылар аларны тормыш чишмәләренә, ягъни завод- фабрикаларга, яңа төзелешләргә, гыйльми учреждениеләргә алып йөри башладылар. Петр Ильич аларны «Урак-чүкеч» заводына илтте, Вахитов исемендәге жиркомбинат белән таныштырды, Энҗе апа яңа Казан шәһәрен күрсәтте, Мөхетдин абый Университетка, фәнни көтепханәгә, педагогия һәм авиация институтларына, химия укытучысы Валентина Андреевна һәм биология укытучысы Наҗия Камалова гыйльми учреждениеләргә алып бардылар.
Бу экскурсияләр, бер яктан, безнең илдәге тормышның никадәр бай, төрле, кызыклы икәнен, кеше хезмәте безнең илдә никадәр мактаулы һәм югары саналуын, иң кыю хыялларны да тормышка тулысынча ашырыр өчен бездә никадәр киң мәйдан һәм мөмкинлекләр булуын күрсәтсәләр, икенче яктан, яшьләргә булачак профессияләренең йөзем ачыграк күрергә ярдәм итчеләр.
Унынчы класстагы утыз ике укучының һәрберсенең үз холкы, үз
* Дәвамы. Башь! 3 иче санда.
2. ,с. ә.- № 4 17
сәләте, үз теләге, үз омтылышы бар. Берәүләр үзләренең булачак һөнәрләрен ышаныч белән сайлаганнар, икенчеләрендә әле ныклы бер караш юк, өченчеләре, яшьләр өчен генә хас булган дәрт белән янып, барлык һөнәрләрне дә кочарга хәзерләр иде.
Унынчы класс җитәкчесе Петр Ильич үзенең һәрбер укучысының омтылышын яхшы белә һәм аларның үз инициативаларын чикләмичә, аларга туры юлга басарга булыша иде.
Бик күп укучылар аның киңәше буенча Педагогия институтын сайладылар, Хафиз Гайнуллинның Казан университетына, физика-математика факультетына керергә теләвен ул яхшы дип тапты, Педагогия институтына керергә дип йөргән Наильгә Москвадагы журналистлар институтына китәргә киңәш бирде. Ләләнең театр мәктәбенә китәргә теләвен алкышлады. Һаҗәр химия институтына кереп, укуын дәвам иттерә алсын өчен, күп нәрсәләр кайгыртты.
Ләкин аның классындагы ике сәләтле укучы — Галим Урманов белән Мөнирә Илдарская аны зур борчылуга төшерделәр. Галимне ул инжеиер-төзүчеләр, я архитекторлар хәзерли торган уку йортына китәр дип уйлаган иде. Чөнки ун ел буенча ул үзен математикага һәм худож-' пиклык эшенә сәләтле икәнлеген күрсәтеп килде. Ә Галим үзенең хәр- би-диңгез флотына китәргә, флот командиры булырга теләвен белдерде. Кемнәрдер аның турында:
— Флот формасына кызыккан, диңгез романтикасы белән мавыккан,— дип тә әйттеләр. Гомеренең күп өлешен хәрби хезмәттә үткәргән һәм Кызыл Армияне җаны-тәне белән яраткан Петр Ильич үз укучыларының хәрби профессияне сайлауларына аерата .куана иде. Урмановның диңгезче булып китүенә ул һич тә каршы түгел. Ләкин шахматчылык тәҗрибәләреннән соң, Петр Ильич Урмановның бу теләгенә мәгълүм бер саклык белән карады. Монысы да вакытлы мавыгу гына түгелме! икән, дип шикләнде. Ә Мөнирә белән эшләр тагын да начаррак иде. Бер көнне дәрестән кайтышлый Ләлә аның турында:
— Безнең Мөнирә башында яңа план туган. Хәзер ул киноактриса да булмый, чит ил телләре институтына да китми, хәтта геологлыкка да укымый, ә... астрономичка була. Гомерен яңа йолдызлар табуга багышлаячак, — диде. Бу хәл Петр Ильичны аеруча хәвефләндерде. Чөнки ныклы бер карары булмаган, күбәләк кебек чәчәктән чәчәккә очынган кешенең, сәләтЛе булуына карамастан, тормышта үз юлын таба алмыйча, буталып калуы аңа ачык иде. Петр Ильич Мөнирә белән дә, аның әнисе белән дә тагын бер тапкыр җитди рәвештә сөйләшергә булды.
Алар 3 нче мартта, ВКП(б) нЫң Казан шәһәр оешмасының V нче конференциясендә очраштылар. Икесе дә алданрак килгәннәр иде. Конференция башланганны көтеп, фойеда йөри-йөрн Мөнирә турында сүз ачтылар.
— Минем белүемчә, — диде Петр Ильич, — Мөнирә үзенең киләчәген хәл итәр өчен әтисен көтә. Мансур Хакимовичның сәламәтлеге ничек, Казанга килергә исәбе юкмы?
— Верховный Совет сессиясеннән соң, берничә көнгә килергә вәгъдә итә.
— О, алайса без аның белән Кремльдә очрашачакбыз әле. Мин аның депутат булуын исемнән чыгарганмын.
Бу сөйләшүләр турында Суфия ханым соңыннан кызына да белдерде һәм конференциядә Петр Ильичның шәһәр комитеты пленумына член булып сайлануын да әйтте. Мөнирә үзенең укытучысы өчен шатланып туя алмады.
Мәктәпкә Мөнирә әле һаман барганы юк иде. Аның җәрәхәте уйланганнан артык каты булып чыкты. Бер көнне Ләлә аңардан Урманов- ка язу китерде. Мөнирә Галимне үзләренә чакырган, математикадан булышуын үтенгән.
18
Бу чакыру Галимне эретеп җибәрде. Шул ук кичне, әнисенең ашын да көтмичә, Мөнирәләргә чапты. Урамда салкын, аяк астында кар шыгырдый, карасу күк йөзендә йолдызлар чекерәешеп торалар. Кабаннан аркылы үткәндә күпер өстеннән узган трамвайларның, автомобильләрнең якты утлары күренеп калды. Төньяктан җил исә, исә дә Кабан буйлап кар себерергә тотына. Иртәгә тагын да салкынайтыр төсле. Шулай да бу инде соңгы салкыннар булачак. Мартның икенче яртысында чыпчык су коена башлый диләр.
Галим пальтосының якасын күтәрде. Адымнары үзләреннән үзләре кызуландылар, йөрәге дөп-дөп типте. Ерактан ук ул Мөнирәнең тәрәзәсенә күз төшерде. Утлары бар, димәк, көтә!
Ишек алдына кергәч, Галим яныннан ниндидер бер озын кеше үтеп китте дә Илдарскаяларның зйоногын тарта башлады. Аның озын буеннан Галим бу кешенең Кәшиф икәнен шунда ук танып алды.
Үзен күрмәсеннәр өчен Урманов читкә, сарай күләгәсенә яшеренде. Бер минуттан Кәшифкә ишек ачтылар. Ул Суфия ханым белән исәнлә- шә-исәнләшә эчкә кереп китте.
Галим корт чаккан кебек, чәбәләнеп, урамга омтылды һәм янадан кызның тәрәзәсенә карады. Юка пәрдәле тәрәзә аркылы Мөнирәнең күләгәсе күренде. Кулында китабы да бар иде. Аннары күләгә югалды. Күрәсең, Мөнирә Кәшифкә каршы китте...
— Әйдә жирафы белән задачаларын чыгарсын, — диде Галим үз- үзенә һәм кирегә атлады.
Күңелсез, салкын, җилле урамда ярты сәгатьләр чамасы туңып йөргәннән соң, ул әтисе белән бер заводта эшләүче, үзләренә бик еш килеп йөрүче слесарь Ильяс Акбулатовны исенә төшерде.
— Әллә кереп утырыргамы!—дип уйлады. Соңгы вакытларда ул Акбулатовларга еш бара иде. Ильясның үзйөрешле комбайн ясау турындагы хыяллары аны бик тиз мавыктырып алдылар һәм ул уйлап табу бизгәге белән янып йөри башлады. Әле Ильясның үзе белән танышканчы ук, аның күп кенә уйлап табулары турында әтисеннән ишетеп, әтисе әйтмешли, бу «эшче-самородок»ка чын күңеленнән гашыйк булган иде. Якынрак аралаша башлагач, аның яратуы тагын да артты. Ильяс гаҗәп эчкерсез, баладай саф җанлы һәм гаять күңелле кеше иде. Ул Галим алдында эреләнеп маташмады, математика һәм черчение фәннәре буенча университет бетерә алмавын, шуның аркасында эштә тоткарлыклар килеп чыккалаганын үзенә хас юмор белән сөйләде. Галим аңа булышырга сүз биргәч, ул күн фуражкасын артка этәреп,
— Расмы? — дип сорады.
— Рас, — диде Галим.
Бүген дә, башка көннәрдәге кебек үк, Акбулатов үзенең «укытучысын» сөенеп каршы алды. Үз кулы белән Галимнең пальтосын салдырды.
— Бездә җылы. Томау алу куркынычы юк.
Алар бүлмәгә үттеләр. Ильяс эчке ак күлмәктән, чалбарын помочь белән ныгыткан, җиңнәрен сызганган.
— Теге задачаларның икесен решать иттем бит, малай,— диде ул җиңүче кебек ихлас елмаеп. — Ә берсе чыгымлый.
Ул Галимгә урындык тәкъдим итте һәм үзе дә аңа каршы утырды. Өстәлдә берничә дәфтәр, алгебра һәм черчение китаплары ята иде.
— Эшли башладыңмы соң?
— Башладым. Эшләдем дә диярлек. Ләкин кечкенә бер хатасы бар: җавабы туры килми.
— Бергәләп эшләп карыйк.
__ генә минутка, — дип Ильяс икенче бүлмәгә чыгып китте. Гапим «аш-чәй хәзерләп мәшәкатьләнә күрмә» дип әйтеп ' караса да Ильяс тыңламады. «Чәйдән соң баш яхшырак эшли», дип ишекне япты; Бер үзе калгач Галим бүлмә эчен күзәтеп чыкты. Бүлмә зур түгел,
19
ләкин биК чиста һәм пөхтә. Стеналар майлы буяу белән капланган: түбәнге өлеше зәңгәр, югарыгысы — ак. Почмакта бер кешелек җыйнак кына кровать, кровать каршында арслан рәсеме төшерелгән тукыма келәм. Язу өстәле каршында стенада, пыяла рама эчендә, Сталин рәсеме һәм Ильясның заводтан бирелгән мактау грамоталары. Этажеркада һәм язу өстәле өстендә бик күп китаплар. Иң өстә Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романы ята. Матур кара савытының ике ягында кечкенә рамкалар эчендә ике рәсем: берсендә Ильяс үзе, күн фуражкасын баш өстендә болгап, елмаеп төшкән. Чәчләрен җил тузгыткан, әйтерсең, ул каядыр китеп барышлый саубуллаша, яисә кемнедер ерактан күреп шатланып каршы ала. Икенче рамкада яшь кенә бер кызнын көлемсерәп төшкән рәсеме. Бу рәсем элек юк иде, күрәсең яңарак кына куелган.
Ильяс Акбулатов Казаннан еракта, Рузаевка станциясеннән җит- меш-сиксән чакрым эчкәре, карурман артындагы «Тыныш» исемле кечкенә бер татар авылында туган. Аңа ундүрт яшь тулганда тир хәстәсеннән әтисе дә, әнисе дә үлеп киткәннәр. Шуннан соң кардәш тиешле бер апасы аны үз янына Казанга алдырган. Шәһәрдә ул башта һөнәр мәктәбендә укыган, аннары «Урак-чүкеч» заводына күчкән. Моннан аны армиягә алганнар. Армиядә өч ел пограничник булып • хезмәт итеп, яңадан үз заводына кайткан...
— Булды, — диде ул кухнядан әйләнеп кереп һәм Галимнең кыз рәсеменә карап торуын күргәч, каш сикертеп өстәде: — Китаплары акыл өчен, ә монысы йөрәк өчен. Чибәрме?
—- Матур, — диде Галим, үзе ни өчендер кызарды. Ильяс мәгънәле елмаеп, сүзне икенчегә борды.
— Я, башлыйбызмы? Самовар гөрләгәнче шәт чыгарып та ташларбыз.
Икәүләп тотынгач, хисап мәсьәләсе бик тиз хәл кылынды. Ильяс үзенең ялгышы нәрсәдә икәнен күреп, балаларча беркатлылык белән гаҗәпләнде.
— Күр син аны!—дип кычкырды ул. — Мин минус белән минусны кабатлагач, минус дип кенә җибәрә килгәнмен ләбаса!
Мәсьәләләрне хәл иткәч, әйбәтләп чәй эчтеләр. Аннары черчение белән бер-ике сәгать шөгыльләнделәр. Ул арада өстәлдәге рәсемнең иясе — Камәрия кереп, гитарада уйнап, матур-матур җырлар җырлады. Ильяс аңа кушылды, ә кайчак, көлдерер өчен, мишәрчәләп такмаклап җибәрде:
Алмалы тау, чияле тау, Чияле тау итәге, Их, итәге лә итәге.;.*
Бу гади, яхшы кешеләрдән Галим һәрвакыт ниндидер саф бер тойгы алып, эчке канәгатьләнү белән кайтып китә иде. Алардан кайткач, ул һичбер вакытта да: «Менә тагын бер кич әрәм булды», дип уйламый иде. Киресенчә, аларга барып кайтканнан соң, ул үз дәресләрен дә яхшырак эшли иде. Бүген дә шулай булды. Күңелендәге болганчык гарьлек басылды, өенә ул үз-үзеинән канәгать булып кайтты.
Кайткач, төнге бергә кадәр дәресләрен карап утырды, аннары үзенең көндәлеген язды.
Иртән ул бик җиңел, кәефле уянды. Рәхим абзый әле эшкә китмәгән' иде, өчәүләп чәй эчтеләр. Чәй эчкәч өй түбәсенә, үзе эшләгән флюгер янына менеп, җилнең көче, юнәлеше, һаваның температурасы, торышы турындагы мәгълүматларны үзенең «Табигать дәфтәренә» язып куйды. Бу эш белән ул көн саен шөгыльләнә иде. Мәктәпкә баргач та ул иң элек метеорология станциясенә керде. Бу станцияне алар, Энҗе апа җитәкчелегендә, моннан өч ел элек ясаганнар һәм шуннан бирле бер өзлексез күзәтү алып баралар иде.
/
Класста Ләлә 1 алимгә Мөнирәнең икенче язуын бирде.
— Нигә кичә бармадың? Әллә ул зачетларын бирәлмәсен дип телисеңме? — диде Ләлә кара күзләрен уйнатып.
— Юк, нигә алай дисең.
— Ярый, әгәр бүген бармасаң, иртәгә мин синең белән башкача сөйләшермен. Бел: бик ачуымны китерсәң өстеңә кара сибәчәкмен.
Галим көлеп җибәрде.
— Көлмә, көлмә, мин чыннан әйтәм!—диде Ләлә.
Звонок булды, математика укытучысы Исмәгыйль абый Җиһано*в Ньютон биномы турында кабатлый башлады. Галим аны яхшылап тыңламыйча Мөнирәнең язуын укырга кереште. Башта аның йөзе яктырды, аннары кинәт үзгәрде. Ул, язуның мәгънәсенә төшенә алмыйча, аны кат-кат укыды һәм Ләләнең генә түгел, укытучының да аңа күзе төшкәнлеген сизмәде.
Яна мәсьәләне аңлатып бетергәч, укытучы Галимне тактага чакырды. Аңлатманы бөтенләй тыңламаган Галим, башта укытучы биргән мәсьәләне хәл итә алмыйча аптырап калды. Ләлә аңа бармаклары белән дә, күзләре белән дә ярдәм итәргә тырышты, ахырда пышылдауга кадәр барып җитте. Такта алдында уйга калган Галим исә аны бөтенләй ишетмәде, ә укытучы Ләләгә кисәтү ясады.
Ниһаять, Галим мәсьәләне төшенеп алды һәм кыю рәвештә хәл итте. Бу Исмәгыйль абыйга ошады.
— Моның өчен мин сезгә, Урманов, отлично куя алам, ә дәрестәге игътибарсызлыгыгыз өчен, дәрес барганда бүтән нәрсәләр белән шөгыльләнүегез өчен сезне мактый алмыйм. Нәрсә укыдыгыз?
Галим тагын да көчлерәк кызарды. Ләлә укытучы язуны сорый күрмәсен дип коты очты. Бәхеткә каршы укытучы артык төпченеп тормады, Галимгә утырырга кушты.
Дәресләр тәмам булгач, Галим Хафизны бер читкә чакырды да, аңа Илдарскаяның математикадан ярдәм" сорап, язу җибәргәнлеген әйтте һәм Хафизның аңа барып булышуын үтенде.
— Ә нигә үзең бармыйсың?—дип кызыксынды Хафиз.
— Минем әни авырып тора, — дип ялганлады Галим.
Хафиз мәктәптән кайтышлый ук Мөнирәләргә керде. Мөнирә аны ачык йөз белән каршы алды, тик Урмановның килмәячәген белгәч, бераз күңелсезләнде.
— Мин аңа иптәшләрчә мөрәҗәгать иткән идем. Ә ул...
— Аның әнисе авырый, — диде Хафиз.
Башта алар мәктәп яңалыклары турында сөйләшеп утырдылар. Унынчы классның стена газетасы чыккан. Наиль Володя Громовның поэмасын тәрҗемә итеп, балаларның үзешчәнлек сәнгате көчләре смотрында укыган һәм югары бәя алган. 12 шәһәрнең укучы физкультурникларының катнашы белән үткәреләчәк гимнастика ярышларына мәктәптә зур хәзерлек бара. Иртәгә комитет утырышы булачак. Тугызынчы «А» дан Ярхәм Кәбировның, тугызынчы «Б» дан Сания Мөнәсыйпова- ның комсомолга керү турында гаризалары тикшереләчәк һәм пионерлар вожатые Исламовның отчеты тыңланачак. Егерменче мартта академик Арбузов белән, 23 нче мартта, әдәби һәм җәмәгать эшчәнлеге- нә утыз ел тулу уңае белән, большевик язучы Шәриф Камал белән очрашу булачак. Аңарчы әдәби түгәрәк членнары язучының квартира- сына барырга җыеналар. Петр Ильич рус әдәбияты буенча, Мөхетдин абзый Тукай, Такташ һәм Шәриф Камал иҗатлары буенча өстәмә дәресләр үткәргәннәр...
Яңалыклар сөйләнеп беткәч, алар дәресләргә тотындылар һәм өч сәгать буенча бик бирелеп эшләделәр.
Хафиз китүгә күп тә үтмәде, Ләлә килде. Ул әле ишектән үк:
20
21
— Мөнирә, саклан, хәзер мин сине кыйныйм. Галимгә нәрсә яздың?— дип кычкырды. Мөнирә аңламады.
— Ничек нәрсә яздым? Килүен үтендем.
— Ә тагын?
— Артык бернәрсә дә.
— Алдыйсың. Моннан соң мин синең запискаларыңны алдан тикшермичә һич йөртмим. Синең язуыңны укый башлагач, карыйм, Галимнең бөтенләй төсе үзгәрде. Аннары...
Ләлә бөтен тулылыгы белән математика дәресе турында сөйләп бирде.
— Алай аптырашта калдырырлык итеп нәрсә яздым соң мин, — дип гаҗәпләнде Мөнирә.
— Мә, укы!
Мөнирә алып укый башлады һәм кинәт кычкырып җибәрде.
— Боларны мин язмадым. Язмадым!
— Ничек, син язмадың? Синең кулың ич!
— Юк, юк, бу минем кулым түгел. Минекенә ошаган Плна.
Бу кичне Мөнирә зур борчылу белән үткәрде. Аның температурасы күтәрелә башлады. Запискадагы аның кулына бик ошатып язылган серле сүзләр күз алдыннан китмәде: «Урманов, безнең арада барысы да бетте. Мин инде синең математикадан булышуыңны теләмим. М».
► Суфия ханым кызының хәле начарланып китүгә бик нык кайгырып, төнге икегә кадәр аның баш очында утырды. Мөнирә аңа борчылуының сәбәбен сөйләп бирде.
— Әни, кем мондый әшәке эшне эшләр икән? Ләләдән мин шикләнмим. Ә хатны мин аның үз кулына бирдем, ә ул үз кулы белән аны Галимгә тапшырган.
Суфия ханым да бу эшкә кәефсезләнде һәм кемгә юрарга да аптырады.
Иртә белән мәктәпкә барышлый Мөнирә янына Петр Ильич кереп чыкты. Сөекле укытучысын күргәч, Мөнирә әйтеп бетергесез шатланды. Суфия ханым эшкә киткән иде инде. Шуңа күрә аларның сөйләшүләренә берәү дә комачауламады. Укытучы, Мөнирәнең сәламәтлеге турында сорашкач, саклык белән генә сүзне Мөнирәнең киләчәгенә борды.
— Ләлә миңа синең астрономия белән кызыксынуың турында сөйләде. Дөресме?
— Дөрес, ләкин бу болай гына, Петр Ильич.
— Ничек болай гына?
— Мин әле һаман үземнең киләчәктә кем булуымны хәл итә алганым юк, Петр Ильич, — диде Мөнирә тартынып кына. — Дөньяда яхшы һөнәрләр шул хәтле күп, тегесен сайласам, монысы жәл кебек.
Петр Ильич мыек очын бөтерә-бөтерә Мөнирәгә карап торды. Аннары бераз шелтәле тавыш белән:
— Унынчы класста, Мөнирә, болай чәчелергә ярамый инде,—диде.— Бу сигезенчедә, тугызынчыда гына килешә.
Нишләргә соң миңа, Петр Ильич. Күрәсең, минем характерым шундый тотрыксыз.
Кешенең характеры аның үзеннән өстен һәм ихтыярга буйсынмас бернәрсә түгел, Мөнирә. Аны акыллы ихтыярга буйсындырырга кирәк.
Мин бит, Петр Ильич, бары бернәрсәне — Ватанга туры хезмәт итүне телим. Ничек кенә чәчелсәм дә уемда бары шул.
Мөнирә укытучысының күзләренә карады. Аның карашы кыю һәм якты пДе-
Социалистик Ватанга хезмәт итә алу — зур бәхет, — диде Петр Ильич бик җитди итеп. — Тик моны сүз белән түгел, эш белән күрсәтергә кирәк, Мөнирә. Ә^эш һәрвакыт кешедән белем, осталык сорый Дөньяда бөтен нәрсәне белергә тырышу бик күркәм теләк, ләкин днле-
) ■
22
га нт булып калу куркынычы бар. Ә совет яшьләре өчен, коммунизм төзүчеләр өчен дилетантлык бер дэ килешми. Иң яхшысы ниндидер бер өлкәне сайлап алу һәм шул өлкәдә камиллеккә ирешү...
Петр Ильич урыныннан торып, класстагыча кулларын аркасына куеп, йөренә башлады.
— Врач инженерга кызыгып, ах, мин инженер була алмадым, инженерларның эше бик яхшы бит, дип кул кушырып утырырга тиеш түгел, — диде ул идән уртасында туктап. — Чөнки һәр фән алдында иксез-чиксез мөмкинлекләр тора, һәр белгеч үз өлкәсен алга сөрергә, шул өлкәдә батырлык, фидакарьлек, кыюлык күрсәтергә тиеш. Радионы уйлап чыгарган өчен Поповка, медицинаның яңа нигезләрен ачкан өчен Пироговка һәм башка фән кешеләренә кешелек мәңге рәхмәт укыячак.
Чәченә чал керә башлаган укытучысын Мөнирә зур игътибар белән тыңлады. Ахырда Петр Ильич саклык белән генә, Мөнирәгә медицина өлкәсен сайларга киңәш итте.
— Нажия Искәндәровна сезнең анатомияне бик яхшы белүегезне, һәм гомумән медицина эшенә сәләтле булуыгызны әйтә.
— Ул минем белән берничә тапкыр сөйләште.
— Аның киңәшенә колак салырга кирәк, Мөнирә. Мин ышанам,син бу хөрмәтле һөнәрне соңыннан чын күңелдән яратырсың, — диде.— Кешелекне, мәсәлән, рак кебек куркыныч чирдән коткару өчен гомереңне багышлау — бик мактаулы эш.
Укытучы чыгып киткәч, Мөнирә тәрәзә янына килде. Кыршыла башлаган портфелен култык астына кыстырган, башын кыңгыр салыбрак тоткан Петр Ильич Кабан буйлап атлый иде. Нинди яхшы, нинди сөекле, нинди якын иде аңа бу олы укытучы!
Петр Ильич күздән югалганчы Л1өнирә тәрәзәдән карап торды, аннары роялен ачып, «Шатлык» маршын уйнап җибәрде...
— Мөмкинме? — дигән тавышка Мөнирә борылып карады. Кәшиф икән.
— Рәхим ит, утыр, — диде Мөнирә уйный биреп.
— Синең бүген кәефең яхшы икән, Мөнирә.
— Әйе! Син нигә бүген эштә түгел?
— Эш бүре түгел, урманга качмас әле, синең хәлеңне белеп китим дип кердем.
— Монысы бер дә кирәк түгел.
Мөнирәнең өстендә ак якалы кара йон күлмәк. Чәч толымнарын украинкаларча, ике рәт итеп, маңгаена урап бәйләгән. Бу аңа ниндидер кырыс матурлык өсти иде.
Казанкадагы вакыйгадан соң Кәшиф белән Мөнирә арасында бик нык салкынлык туды. Ләкин Кәшиф аларга килеп йөрүдән туктамады.
Кәшиф Шәмгунов сәер кеше иде. Яшьүсмер чагында ул бик тиз олыгайды, үз тиңнәре белән уйнауны, алар белән йөрүне үзенә оят дип, түбәнлек дип санады. Инде чыннан да олыгаеп, яше егерме бишнен аръягына чыккач, ул, киресенчә, унҗиде яшьлек егет булып күренергә тырыша башлады. Мөнирә дә, бүтән кызлар да аның үзен ясалма тотуын сизәләр иде. Шуның белән бергә Кәшиф Шәмгуновта бер үк ва-кытта аны яраттыра да, этәрдерә дә торган сыйфатлар бар иде. Гәүдәсе әзрәк озынрак, ләкин, төскә-башка бик чибәр, әдәпле, илтифатлы. Әйбәт, пөхтә киенә.
Бер көнне Мөнирә шаярган булып,
_ Кәшиф, син берәр төрле җәмәгать эше алып барасыңмы? — дип сорады.
— Юк, минем вакытым җитми, —дип җавап бирде егет.
— Ә кичләрен, эштән соң?
\ 23
— Эштән соң мин яшим.
— Нишлисең?!
Мөнирә бу сүзне елмаеп, сузып әйтте. Кәшиф яңадан кабатларга батырчылык итмәде. Ләкин Мөнирә апың бу сүзләрен бик озак онытмады һәм җае туры килгән саен: «Я, ничек, яшисеңме, Кәшиф!» дип чәнчеп ала иде.
Кәшиф урындыкка утырып, тәмәке кабыза башлагач, Мөнирә һичбер төрле кереш сүз ясап тормастан:
— Кәшиф, минемчә, син буш һәм куркак кеше, — диде.
— Рәхмәт комплиментыңа.
Башта Кәшиф бу сүзләрне дә шаяруга юрады һәм шаяртып җавап та кайтарды. Соңыннан Мөнирә тагын да катырак сүзләр әйтә башлагач, аның йөзе сүрәнләнде, кашлары кысылды.
— Мөнирә,—диде ул үзен чак кына тыеп, — Син минем йомшаклыгымнан файдаланып, үзеңә зур вольность позволять итәсең. Синдә һаман да әле тиле романтика яши. Син акыллы кешеләрне түгел, ә юләрләрчә тау башыннан сикерүчеләрне ихтирам итәсең.
Мөнирә күзләрен ялтыратып алды.
— Әйе, — диде ул кискен тавыш белән, — тау башыннан сикерүче кыю егетләр минем күңелемә, салкын акыллы эгоистларга караганда күбрәк ошый!
— Шулаймыни?
Кәшиф урыныннан торып, урындык артына тотынды.
— Әйе, шулай!—диде Мөнирә аңа туры карап.
— Алай булгач, синең кыю егетең, ике тапкыр чакыруыңа карамастан, нигә килмәде?
Бу сүзләр Мөнирәгә аяз көндәге яшен шикелле тәэсир иттеләр. Ул кечкенә йодрыгы белән клавишаларга сукты:
— Кәшиф!
10
26 нчы мартта язгы каникуллар башланды. Бу көнне унынчы классның барлык укучылары вокзалга төшеп, үзләренең класс җитәкчеләре, СССР Верховный Советы депутаты Петр Ильич Белозеровны Москвага, Верховный Советның алтынчы сессиясенә озаттылар.
— Иптәш Сталинга бездән сәлам әйтегез! — дип кычкырдылар алар китеп баручы поезд белән янәшә йөгерә-йөгерә. Вагон баскычына баскан Петр Ильич елмая-елмая аларга кул болгады.
Әле күптән түгел генә чыгып йөри башлаган Мөнирә, Петр Ильич аркылы, әтисенә хат җибәрде һәм сессиядән соң аның Казанга килүен түземсезлек белән көтә башлады.
Берничә көннән соң, газеталарда СССР Верховный Советының сессиясе ачылуы турында информацион белдерү чыкты һәм «Хөкүмәтнең тышкы "политикасы турында» Вячеслав Михайлович Молотовның, Карелия автономияле социалистик республикасын, Союзный Карел-Фин социалистик республикасы итеп төзү турында иптәш Ждановның докладлары игълан ителде. Шул ук көннәрдә газеталарда Петр Ильичның рәсеме дә күренде. Ул бер төркем делегатлар белән Кремль Зур сараеның Георгиевский залында, тәнәфес вакытында төшерелгән иде.
Рәсемгә иң элек Мөнирә игътибар итте һәм шунда ук иптәшләренә белдерде. Бик зур люстралар белән яктыртылган залның колонналары арасына баскан Петр Ильичка алар озак карап тордылар. Аның өстендә киң каеш белән буган шул ук гади яшел гимнастерка, аягында итекләр. Күкрәгендә орденнары балкый, йөзе көләч һәм сөйкемле.
24
— Ул анда, Сталинны күрә, — диде Һаҗәр укытучысы өчен чиксез горурланып. Мөнирә бу рәсемне зурайтырга һәм матур рамкага куеп, Петр Ильичка бүләк итәргә тәкъдим кертте. Аның бу тәкъдимен бар да алкышлап каршы алдылар.
Сессия утырышлары ахырга якынлаша башлагач, Мөнирә көн саен әтисеннән телеграмма көтте. Ул күптән инде идәннәрен юып, бүлмәләрен бизәп, савыт-сабаларын чистартып куйган иде. Әнисе белән кибетләргә чыгып, ашамлык әйберләрен дә алдан хәзерләделәр. Әтисе килгән көнне кияр өчен, Мөнирәнең яңа платьесы да өлгерде.
Москвадан Илдарскийның бер-бер артлы ике телеграммасы килде. Ләкин алар берсе дә Мөнирә көткәннәр түгел иде. Ниһаять, Петр Ильич та кайтып төште.
— Ә әти? — дип Мөнирә бик тирән борчылып сорады. Петр Ильич аңа Мансурның хатын сузды. Мөнирә өенә кайтып китте һәм хатны укымыйча, өстәлгә капланып, елап җибәрде.
Кич белән аларга Петр Ильич үзе килде. Суфия ханымны һәм Мөнирәне ул бик күңелсез хәлдә очратты.
— Нигә Мансур килә алмады, хатында ул бу турыда бернәрсә дә язмый, — диде Суфия ханым. — Эше шул кадәр тыгыз булдымыни?
— Әйе, сессиянең утырышы бетүгә аны самолет көтеп тора иде инде. Ул Казанга бик киләсе килгән иде, һәм бу турыда сезгә әйтергә кушты.
Мөнирә чәй хәзерләде. Петр Ильич көмеш балкашык белән стакандагы куе чәйне болгата-болгата Мансур турында, Москва турында, Кремль турында, сессия утырышлары турында, бөек Сталин турында сөйләде. Бу — Суфия ханым белән Мөнирәнең күңелләрен ачты. Кадерле әтиләре белән сөйләшкән, сөекле Сталинны күргән кеше белән янәшә утыру алар өчен зур бәхет иде. Киткән чакта* Петр Ильич Мөнирәгә карап,
— Хатны укыгансыңдыр. /Мансур Хакимович медицина яклы, — Диде.
— Мин әле тагын бер тапкыр уйлармын, Петр Ильич. Сез ачуланмагыз.
— Нигә ачуланыйм. Уйлагыз, уйлагыз.
Икенче көнне класста Белозеровка аның Кремльдә төшкән рәсемен тапшырдылар. Ул исе китеп һәм сокланып әле рәсемгә, әле укучыларга карады.
— Бу рәсем миңа аеруча кыйммәт, — диде ул ахырда. — Мин әле яшь чагымда ук Карелияне азат итү өчен сугышып йөрдем. Сессиядә мин аның тантанасын күрдем. Рәхмәт, дусларым, рәхмәт сезгә бу бүләгегез өчен.
Тышта яз, якты апрель, һавалар көннән көн матурланалар. Төннәрен чак кына салкынайта да көндезләрен, нәкъ май аендагыча, кыздырырга тотына. Карлар, күзгә күренеп челтәрләнә, эри баралар. Урамнарда кар сулары үкереп ага. Калкурак җирләр инде кардан да ачылып өлгергән/ умырзаялар чәчәк атканнар. Бала-чагалар шау-гөр килеп, кар суларында кәгазь көймәләр, пароходлар агызалар, су җыйналган чокырларда каерылып алынган капкалардан, бүрәнә-такталар- даи ясалган салларда йөзеп йөриләр. Болакта су күтәрелгәннән күтәрелә, Кабанның бозы су астында калды инде. Трамвай тәрәзәләрендә көн саен яңадан яна плакатлар: «Иделдә боз ага», «На Волге ледоход», «На Волге полный ледоход»...
Якшәмбе көнне Хафиз, Һаҗәр, Надя, Ләлә, Наиль, Володя, Мөнирә, Галим һәм тагын берничә укучы Иделгә боз акканын карарга бардылар. Диңгез кебек җәелгән Идел үзенең ярларына сыеша алмыйча ага. Нинди киң, нинди мәһабәт, нинди көчле ул. Юлында очраган бөтен нәрсәне үзе белән ияртеп, агызып китә. Аның куәтле
25
агымын туктатырлык көч бармыни дөньяда. Юк, бит, юк! Әнә авыл өйләре кадәрле зур, зур, зәңгәрле-яшелле бозларны җилтерәтеп кенә алып бара. Бозлар әле су астында югалалар, әле яңадан калкып чыгалар да бер-бер(сө өстеШә өелешәләр. Идел ташый, Идел актарыла. Аның ерак-еракларга җәелгән суларыннан тирә-як яктырып, иркенәеп киткән кебек. Аргы яктагы текә яр башындагы урманнар, күкселләнеп, чак-чак кына күренәләр. Анда әллә нихәтле утраулар хасил булган. Утраулар өстендә, су эченнән башлары гына чыгып торган шәрә агачлар өстендә кара каргалар кычкырышып очыналар. Аларның ачы тавышлары Идел аркылы ишетелә шикелле. Җир төтенли/ туфрактан җылы дым бөркелә. Кайдадыр гармонь сыздыралар, кемнәрдер аңа кушылып җырлыйлар. Чыр-чу килгән, көлешкән тавышлар яңгырый.
Яшьләр ярга чыгарылган бер'баржа өстенә басып, ишелеп, ишелеп аккан Иделгә сокланып карап тордылар. Елга буйларыннан килгән язгы жил аларның чәчләрен тузгытты, йомшак канаты белән йөзләрен-" мән сыйпады.
Галим гитара, Володя мандолина алып килгәннәр иде. Иделгә карап, бергәләп бик озак җырладылар, аннары биеделәр, шаярдылар. Напль үзенең «Иделдә бар бер кыя»га ияреп язган шигырен, Володя «Комсомолец йөрәге» поэмасының бер өзеген укыды. Аларга бик озак кул чаптылар. Соңыннан Ләлә Надя белән Мөнирәне култыклап, баржа кырыена ук алып килде дә,
— Кызлар, бер хыялланыйк әле, — диде, һәм алар һәрберсе үзенчә хыял диңгезенә чумдылар. Аларның хыяллары, еракта алсуланып торган офык кебек, якты, җиңел, канатлы иде.
Шәһәргә алар караңгы төшкәч кенә кайттылар. Ничектер үзеннән үзе шулай килёп чыкты: Наиль Һаҗәр белән, Хафиз Ләлә белән, башкалар тагын шулай парлашып китеп бардылар. Мөнирә моны күргәч, колеп җибәрде:
— Хәзер без нишлибез, сугышабызмы, — диде. Галим гитарасын чиертеп алды.
— Башлагыз, мин хәзер.
— Галим, син миңа һаман да ачуланып йөрисең шикелле Дөресме?
Алар Кабан ярына килеп чыктылар.
— Ни өчен?
— Беләсең инде.
— Кайбер нәрсәләр өчен ачуланам.
— Мәсәлән?
— Запискаң өчен.
— Аның өчен син мине гафу ит, яме?
— Ә син мине гафу итмәдең бит.
— Иттем инде.
Бу кичне алар бик озак бергә йөрделәр, Кабан буендагы бакчада утырып тордылар. Аннары Галим Мөнирәне капкалары төбенә кадәр озата барды.
Икенче көнне класста Мөнирә Галимнең онытып калдырган күн тышлы дәфтәрен тапты һәм Галим инде китеп барганлыктан аны портфеленә салды. Кич белән, дәресләрен хәзерләгән чагында, бу дәй- тәр яңадан Мөнирәнең кулына эләкте. Ул әле аның нинди дәфтәр икәнен дә белмәстән урта бер җиреннән ачып, күз төшерде һәм кинәт, күзләре пешкән кебек, артка тайпылды. Бу Галим Урмановның көндәлеге иде.
Класста бик күпләрнең, ә кызларның һәрберсенең диярлек көндәлекләре барлыгы билгеле иде. Ләкин каты йөрәкле Галим Урмановның бу эш белән шөгыльләнүен берәү дә башына китермәде. Шуңа күрә аның көндәлеге Мөнирәдә икеләтә кызыксыну уятты. Шулай да
26
кешенең шәхси язмаларын рөхсәтсез-нисез уку, аның бары үзе өчен генә ачык булган эчке дөньясына сораусыз-нисез керү бик зур тыйнаксызлык, әдәпсезлек иде. Мөнирә моны аңласа да күңелендәге вәсвәсәгә каршы чыдый алмады, оятыннан кызара-кызара укырга тотынды.
Дәфтәрнең тышлыгына «5» цифры язылган. Димәк, моннан алда әле дүрт дәфтәр булырга тиеш. Аларда нәрсәләр язылгандыр, билгесез. Бу бишенче дәфтәр 1939 нчы елның октябрь урталарыннан башланып китә иде.
«... Тиздән мин урта мәктәпне тәмамлыйм. Ул чагында миңа унсигез яшь тулган булыр. Унсигез яшемдә мин урта белемле кеше. Мәктәпне тәмамлагач, минем алда хисапсыз күп юллар тора. Кайсы юл белән китсәм дә адашмам, максатыма ирешермен. Мин үземә, үз көчемә ышанам».
«... Терсәгемә таянып, бармакларымны чәчләрем эченә батырып, уйланып торам. Уйлар, уйлар... Очсыз-кырыйсыз уйлар. Вакыт-вакьп күңелемне нәрсәдер әрнетеп куя, нәрсәдәндер күңелем борчыла. Сәбәбен белергә тырышам — белә алмыйм. Кайдан килә миңа бу борчылу? Гүя мин гаеплемен, гүя ниндидер бик әһәмиятле бер эшне башкармыйча, кулларымны кесәмә тыгып, читтә торам. Кайчагында бу борчылуларым барысы да юкка чыга, мин яңадан гамьсез малайлык көннәремә кайтам, миңа рәхәт. Ләкин бу күпкә бармый. Мин тагын, һәм инде тирәнрәк итеп, гаебемне тоям. Мондый чакларда иптәшләрнең йөзләренә күтәрелеп карый алмыйм. Нәрсәдән бу? Нәрсәдән?.. Пессимизммы? Төшенкелекме? Чепуха. Миндә аларның эзе дә булганы юк. Мин тормыш юлыннан башымны югары күтәреп үтүемә ышанам. Ләкин бу нәрсә соң? Нәрсә соң бу!?»
Шуннан соң дәфтәрдә күп нокталар куелган. Мөгаен, Галим берничә көн, ә бәлки, берничә атна көндәлегенә кул тидермәгән. Аннары яңа язулар:
«... Бүген Кабан күлендә көймәдә йөрдек. Мин ишкәк иштем, Мөнирә миңа каршы койрыкка утырган иде. Аның яңа зәңгәр күлмәгенә мин юри су чәчрәттем. Ул, шаяруым өчен, мине әрләде, үпкәләп тә алды. Аннары без Кабанның югары башына, Батан бакчасына кадәр бардык. Анда бер күперчек бар. Көймә тар гына күпер астыннан үтәргә тиеш. «Саграк иш, көймәне каплый күрмә», диде . Мөнирә. Кызык, ул судан курка. Ә мин юри кызурак ишәм. Брлмим, ни өчендер, бүген минем тилерәсем, шатланасым, җырлыйсым килде. Тавышым шәп булмаса да, шәһәребезнең күренекле җырчысына ошатып, «Мәрфуганы» җырладым.
Кире кайтканда караңгы төшкән, Кабан күле өстенә ай юлы сузылган иде. Мин көймәне нәкъ шул ай юлы өстеннән тоттым. Айлы кичләрдә безнең Кабан бик матур була. Көндезге шәрәлеге күренми. Күл төбенә электростанциядән, әйләнә-тирәдәге йортларның утларыннан алтын баганалар сузыла. Су өсләрен тибрәндереп, кемнәрдер тальян гармонь тарталар, гитара чиертәләр.
Мөнирә бик күп көлде. Ничек матур итеп көлә белә ул. Бүтән бер кызның да аның шикелле нәфис көлгәнен белмим мин. Әллә миңа гына шулай тоеламы?»
Шуннан соң Галим берничә көн бер сүз дә язмаган. Аннары түбәндәге юллар китә:
«... Әткәйгә көн саен газеталар килә. Мин аларны берсен бер калдырмый укып барам. Дөнья бик тынычсыз көннәр кичерә. Көнбатыш Европада, Кытай кырларында туплар гөрселди, самолетлар тыныч шәһәрләр өстенә бомбалар яудыралар. Мәһабәт, йортлар ишелә, дәһшәтле янгын дулый, кешеләр үлә. Болар барысы да безнең тыныч
27
хезмәт белән яшәүче илебездән еракта. Ләкин ерак дип тынычланып буламы?...»
«... Мин дәресләр хәзерлим. Әнкәй аяк очларына гына басып йөри. Әткәй кайтмаган әле. Бүген аларда партия җыелышы. Акбулатовны партиягә алалар. Мин аның өчен чиксез шатмын. Яхшы кеше ул.
Әле күптән түгел генә әткәй телефонда шалтыратты. Ашагыз, мине көтмәгез, диде. Ә без, әнкәй белән, барыбер көтәбез. Әткәйдән башка өстәл янында ямь булмый. *
Әткәйдән соң Ильяс шалтыратты. Шатлыгы эченә сыймый. «Алдылар, брат!» ди. «Хәзер инде безгә үзйөрешле комбайнны очлап чыкмыйча булмый» ди. Әлбәттә, очлап чыгарбыз!
Кайчан соң мин дә коммунист булу бәхетенә ирешермен?.»
«... Мин китапларымны читкә этәрәм. Тагын җаным борчыла. Күз алдыма, моннан ун мең километрда, кедр агачлары шаулап торган жирдә, чик буе килә. Яфраклар астыңнан бер диверсант шуыша төсле. Пограничник иптәш, син уяумы, син күрәсеңме?..»
«... Киләчәктә кем булуым турында еш уйлыйм. Диңгез капитаны буласым килә. Батыр «Седовчылар» кебек котыпта боз океанының серләрен беләсем килә, ил гизүче буласым килә, шахматчы буласым килә, куәтле микроскоп алдында утырып, беренче клетканы тикшерәсем килә... Әйе, минем бөтен нәрсәне беләсем килә. Ләкин мин бөтен гомерләрен бөҗәкләр тормышын өйрәнүгә багышлаган галимнәрне һич тә аңлый алмыйм. Фән өчен, әлбәттә, бөҗәкләр дә, бакалар да кирәк. Ансыз мөмкин түгел. Ләкин... ләкин... тагын бер тапкыр ләкин».
«... Бүген безнең рус әдәбиятын укытучыбыз Петр Ильич бөек рус шагыйре А. С. Пушкин турында сөйләде. Пушкин турында мин моңа кадәр дә күп укыган, күп ишеткән идем. Ләкин Петр Ильичны тыңлагач кына мин аның чын бөеклеген төшендем. Нинди яхшы, нинди тирән мәгънәле итеп сөйли белә безнең Петр Ильич. Ул большевик. 19 нчы елдан бирле партиядә. Менә шундый, җәүһәрдәй кеше булсаң иде, аның кебек үз көчеңне, үз гомереңне, тамчысын да әрәм итмичә, халыкка хезмәткә, бөек коммунизм эше өчен көрәшкә бирә алсаң иде.»
Финляндия компаниясен, безнең гаскәрләрнең һөҗүм сугышларын •Галим бик нык кызыксынып күзәтеп барган. Бу вакытта ул бары тик сугыш операцияләре белән генә яшәгән булса кирәк, чөнки шәхси тормышындагы иң мөһим вакыйгалар турында да көндәлегенә бернәрсә язмаган. Аның көндәлегенең бу өлеше хәрби кеше көндәлеген хәтерләтә иде:
«... Бүген фронтта әһәмиятле үзгәрешләр булмаган».
«... Бүген Карел бугазында безнең гаскәрләр дошманның ныгытылган 16 оборона пунктын алганнар, шулардан сигезе тимер-бетон. Яхшы!»
«1 январь. Безнең эраның 1940 нчы елы. Бөек Октябрь социалистик революциясенең 23 нче елы. Безнең гаскәрләребез дошманны туздырып, алга баралар».
«... Февраль. Бүген безнең гаскәрләр Лейпясово һәм Кямяря станцияләрен алганнар. Шулай ук дошманның ныгытылган 22 оборона пунктын алганнар. Шулардан уникесе тимер-бетон, һөҗүмнең җиде көне эчендә финнар 420 пулемет, 170 орудие югалтканнар. Бнк яхшы, бик яхшы!»
«... Февраль. Безнең гаскәрләр Ойнола, Нарья, Мурила шәһәрләрен һәм Сяиние станциясен (Выборгтан 6 км. көньяк-көнчыгышта) алганнар. Дошман бөтен фронт буйлап чигенә. Шәп! Шәп!»
«... Март. Безнең гаскәрләр Паакколан-Коски шарламасы районын, Хейньоки шәһәрен һәм Выборгның көньяк бистәсен алганнар.
Дошман Выборгны яндыра!»
«13 нче март. Җиңү! Җиңү! Финнар тар-мар ителгән, алар мәрхә
28
мәт сораганнар. Бүген 12 сәгатьтә (Ленинград вакыты белән) сугыш хәрәкәтләре тукталган.
Совет халкы үз теләген тормышка ашырды. Моннан соң да ул тынычлык сагында тора беләчәк. Дошманнар моны исләрендә тотсыннар!
Мәңгелек дан сугышта үлгән батырларга!»
Финляндиядәге сугышлар тәмам булуга бер атна үткәннән сон Галим түбәндәгеләрне язган һәм асларына кызыл карандаш белән сызып кунган:
«... Үземә гомерлек һөнәр итеп хәрби профессия сайлау турында мин торган саен җитдирәк уйлыйм. Беләм, бу бик авыр, бәлки иң авыр профессиядер. Әлбәттә, җиңелрәк һәм тынычрак һөнәр сайларга да мөмкин. Ләкин мин, пионерда үскән, комсомолда тәрбияләнгән егет» мин иң җаваплы, иң авыр участокта булырга тиешмен.
Безнең социалистик илебез капиталистлар дөньясы уртасында диңгез эчендәге кыя кебек тора. Без тыныч хезмәттә яшәргә телибез. Ләкин безгә тыныч яшәргә мөмкинлек бирмәсләр. Финляндия җиңелде. Ләкив дөнья фашистлары реванш хәзерлиләр. Бу турыда газеталарда да язалар, әткәй дә, әткәйнең дуслары да сөйлиләр. Шулардан мин үземо нәтиҗә ясыйм: хәзерләнергә кирәк.
Бу турыда әткәй белән дә сөйләштем. Ул мине са^быр гына тыңлады. Җавапларны бик уйлап бирде (мөгаен, моңа кадәр ул мине һаман малай дип санап килгән, минем җитди сүзләремне ишеткәч, йөзенә тирән- тирән җыерчыклар чыкты).
Мине: мин армиягә яраклы кеше була аламмы, ул эшкә минем көчем, сәләтем җитәрме? — дигән уй бик каты борчый. Бу турыда әткәйгә- дә әйттем.
— Безнең токым,*—диде ул, — борын-борыннан солдат токымы: бабаңның бабасы Биктимер матрос Севастополь сугышында катнашкан, Заһидулла бабаң Порт-Артурда һәлак булды. Мин Зимнийны штурмлауга, аннары Колчаклы тар-мар итешүгә катнаштым. Синең тамырларында да безнең каныбыз ага. Син болай армиягә яраклы булырга тиеш. Тик яхшы уйла, соңыннан киреләргә булмасын, армия тормышы бик авыр тормыш, кешедән зур түземлек, чыдамлык, ихтыяр һәм кыюлык сорый. Теләсә кем кадровый командир була алмый. Моны мин бик зур чинлы хәрби кешеләрдән дә ишеткәнем бар.
Минем комсомолдан шелтә алуым турында әткәй әйтми әйтүен, ләкин картның тел төбендә шул торганын мин сизәм. Әткәйне ул вакытта шул хәтле борчуга төшерүем өчен мин хәзер дә кызарам. Ләкин мин ул тапны юармын. Ул тап минем вөҗданыма кагылмады, вөҗданым саф минем.
Әткәйнең сүзләре минем күңелемне суытмады. Киресенчә, мин үз- үземә ныграк ышана башладым. Әни минем хәрби кеше булырга теләвемне белгәч, кулларын гына селекте, аннары еларга тотынды...
Кич белән безгә Хафиз, Һаҗәр, Наиль, Ләлә килделәр. Без бик озак сөйләшеп, җырлашып утырдык. Мин Мөнирәне дә көткән идем. Ул. килмәде. Ул әле һаман миңа ачулы...»
Берничә көннән соң ул түбәндәге юлларны язган:
«... Бүген безгә әткәйнең дусты Филипп Яковлевич Загоров килгән иде. Алар әткәй белән бергә, 1917 иче елда Зимний дворецны штурмлауда катнашканнар. Филипп Яковлевич Хөсәен Ямашевны, Мулланур Вахитов һәм Яков /Михайлович Свердловны яхшы хәтерли. Әткәй дә аларны күреп белә’икән. Ике карт кич буе шул асыл кешеләрне исләренә төшереп утырдылар. Ә мин, тылсымлы әкият тыңлаган шикелле, аларның әңгәмәләрен тынлап тордым.
«Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби...»
Мин картларны тыңлый-тыңлый Тукайның шул сүзләрен исемә төшердем.
29
Китәр алдыннан Филипп Яковлевич ак мыекларын яулыгы белән сөртеп алып, әткәйгә:
— «Дөньялар борчулы тора, Рәхим Саттарич. Кайберәүләр моны аңлап та җиткермиләр. Бигрәк тә яшьләр. Аларга дөнья мәңге шулай рәхәт булган кеб(2к тоела. Аларның чыныгасы, сыналасы бар әле...» — диде.
— Дөрес, — дип әткәй аңа кушылды, үзе ике тапкыр минем бүлмәгә таба карап алды.
Карт эшчеләрнең бу сүзләре минем йөрәгемә үттеләр. Мин аларның ■сүзләрендә Совет иленең язмышы өчен нык борчылу сиздем. Әйе, алар хаклы, мең кат хаклы. Без бөек сынауны үтәргә тиешбез әле...»
«... Дәһшәтле вакыйгалар шаулашып киләләр. Кичекмимме соң мин? Бәлки, урта мәктәпне бетермәс борын ук хәрби мәктәпкә китәргә кирәк булганды р...»
Мөнирә укудан туктады һәм терсәгенә таянып, бик озак уйланып торды. Күзләрен йомып, күз алдына әтисен китерде. Гомере буе а^ның иңеннән шинель төшкәне юк. Бер төн тыныч ятмый. Теләсә кайчан походка хәзер. Галим дә әнә шул юлны сайламакчы бит. Галим, Галим1 Менә син нинди малай, синең башыңда менә нинди уйлар икән. Ә без сине бары тик шахмат белән генә кызыксынасың дип уйлый идек.
Мөнирә яңа битне ачты һәм .тагын укый башлады...
11
Июнь. Кояшның җылы, якты нурларыннан җирдәге бөтен тереклек .дөньясы уянган. Бакчалар яшеллеккә күмелде. Ямь-яшел яфраклар арасында күзгә күренмәгән әллә нихәтле кошчыклар иртә-кич чыр-чу киләләр. Казанка буйларындагы болынлыклар чәчәкләр белән чуарланган. Анда сусыл үләннәр арасында, җир җиләгенең ап-ак йолдызлары, хуш исле миләүшәләр, сап-сары нәүруз чәчәкләре тулып ята. Тәмле бал җыеп, үлән өсләренә тияр-тимәс төкле туралар оча, умарта кортлары ашыга-ашыга чәчәкләргә килеп куналар, Казан тирәсендәге куаклы чокырларда, елга буйларында сандугачлар сайрый. «Швейцариядә», Батан бакчасында кәккүкләр, Бакалтай сазлыкларында тартарлар кычкыра, шәһәр чнтенә чыксаң уҗым кырларыннан бүдәнә тавышлары колакка ишетелә, бөдрә каенлыкта кызыл түшләр җырлый...
Мөнирә бу айны барлык бүтән айларга караганда да бигрәк ярата иде. Ул бакчаларга, кырларга, болыннарга чыгарга ашкына иде. Тугызынчы класс укучыларының быел җәй көне Энҗе ана белән Онега күленә барырга җыенуларын ишеткәч, күңеле тагын җилкенеп китте. Ләкин Галимнең көндәлеге һәм әтисе турындагы уйлар аңы бу җилкенүләрдән, әүвәлгечә, сабый бер ваемсызлык белән табигать кочагына ташланулардан катгый рәвештә тыйдылар. Ул җитдирәк, мөһимрәк нәрсәләр турында уйлана башлады.
Сугыш мәйданы торган саен киңәя, Европа дәүләтләре берсе артыннан берсе үз илләрен агрессор аягы астына сала баралар. Аларның гаскәрләре җитди каршылык күрсәтмичә, дошман алдында капитуляциялиләр.^ Сугыш давылы тыныч хезмәт белән яшәүче безнең ил чигенә авыша. Комсомолка Мөнирә нишләргә тиеш? Булачак көрәшләрдә аның урыны кайда? Врач профессиясен алыргамы яисә очучы булыргамы?
Нәкъ менә шушы икеләнүле көннәрнең берсендә радио ТАСС ның түбәндәге хәбәрен тапшырды:
«Бүген... 15 сәгатьтә, совет танк көчләре һәм мотопехотасы Литва чиген үттеләр һәм кичкә таба Вильно, Каунас, Кедайняй шәһәрләренә керделәр. Совет гаскәрләренең .баруы план белән һәм һичбер инцидентсыз үтте».
30
Икенче көнне инде бу турыда радио аркылы да, газеталарда да яңа, тулырак хәбәрләр һәм Совет — Латвия һәм Совет — Эстония мөнәсәбәтләре турында ТАСС белдерүе дә игълан ителде.
Латвиянең реакцион хөкүмәте, СССР белән үзара ярдәмләшү пакты булуга карамастан, безнең илгә каршы яшерен хәрби союз төзегән, бу союзга Литваны, Эстония һәм Финляндияне дә тартырга маташкан. СССР га каршы юнәлдерелгән мондый хәрби союзның яшәвен Совет хөкүмәте юл куелмаслык һәм түзеп тора алмаслык кына түгел, бәлкв СССР чикләренә куркыныч тудыра торган бик җитди хәл дип саный.
«... Каунас урамнары бәйрәмчә киенгән кешеләр белән тулы,— дип укыды Мөнирә. — Шатлыклы йөзләр, елмаюлар, котлаулар Литва халкының настроениесен, Советлар Союзына аның карашын ачык күрсәтәләр. Халык шәһәрдән үтүче совет гаскәрләрен шатланып котлый, аларны кул чабулар һәм куәтле «вале!» (Ура!) тавышлары белән каршы ала. Сугышчыларга һәм командирларга чәчәкләр бирәләр. Танкистлар, моторлаштырылган пехота Каунаска Ватан турында җырлар җырлап килеп керделәр...»
Мөнирә җиңел сулап куйды һәм аның күңелендә Совет хөкүмәтенә, большевиклар партиясенең алдан күрүчәнлегенә чиксез хөрмәт һәм горурлык туды. Димәк, туган ил тиешле чараларны күрә, димәк без көтелмәгән хәлләр алдында калмабыз.
Хәзер Мөнирәгә әтисенең кайда икәнлеге ачык иде һәм ул үзенен аңа булган барлык үпкәләрен берьюлы онытты, һәм бөтен күңеле белән укуга бирелде.
Мәктәпләрдә имтиханнар башланды. Укучылар, бигрәк тә, унынчы класс укучылары, еллар буенча үтелгән зур программаны санаулы көннәр эчендә яңадан кабатлап, искә төшереп чыгарга тиешләр. Алар инде хәзер тәүлегенә өч-дүрт сәгать йоклау белән генә чикләнәләр, һәммәсе дә ябыга, талчыга төшкәннәр. Алариың нервлары щул хәтле киеренке, чак кына борсаң, гитара кылы кебек, чыңлап өзелерләр шикелле. Күңелләрендә кайгы белән шатлык, борчылу белән тынычлык алмашынып кына торалар. Зачетларын биреп чыккан укучы, бөтен мәктәпне, хәтта мәктәп ишек алларын яңгыратып көлә, шаяра, ә зачетка керә торганы, уйнаган җиреннән кинәт туктый да, зур күзләрен я түбә кыегына килеп кунган күгәрченнәргә, я күктәге бөдрә болытларга төби. Ул аларга, гомерендә беренче күргәндәй, гаҗәпләнеп карый, ә бәлки карамый да торгандыр, шулай исәпкә калып, берәр формуланы исенә төшерә торгандыр.
Ниһаять, биреләсе зачетларның күбесе бирелгән. Хәзер укучы алар турында уйлап та карамый инде. Алда бер зачет бар. Ул менә шул бер зачет турында гына уйлый, шул турыда гына борчыла. Аның өчен моннан да әһәмиятлерәк һичбернәрсә юк инде.
Имтихан көннәрендә укучылар үзләре генә түгел, аларның ата-ана- лары да зур дулкынлану кичерделәр.
Рәхим абзый әле көндез үк телефон шалтыратып, Саҗидә ападан Галимнең зачеты турында сорашты.
— Биргән, биргән. Отлично, — дип Саҗидә апа шатлыгын яшерә алмыйча трубкага кычкырды.
Эштән кайтып кергәч тә Рәхим абзыйның беренче сүзләре Галимнең зачетлары турында булды.
— һаман хәзерләнә, һаман хәзерләнә, — диде Саҗидә апа пышылдап кына. — Иртәгә соңгысы бит. Иң җаваплы зачетым дип әйтә.
Тышта яңгыр сибәли башлаган икәң. Рәхим абзый яңгыр тамчылары кунган'җиңел плащын һәм кара кепкасын ишек төбендә салып
31
калдырды да, кулъяулыгын чыгарып, мыекларын сөртеп алды. Вакыт соң иде инде, төнге уникенче.
— Нишләп, атасы, болай бик озак? — дип сорады Саҗидә апа.
— Акбулатов бер әйбер уйлап чыгарган, шуны сыный-сыный вакыт үтте.
— Ул Акбулатов дигәнегез бигрәк тынгысыз адәм икән. Сиңа да, Галимгә дә тынычлык бирми. Шул зачетлары арасында да йөгереп бара бит үзенә. Рәте бармы соң, ичмасам, уйлап тапкан әйберсенең.
— Бик зур файдасы булачак,
— Булса ярый, югыйсә ми белән эшләү кешегә тикмәгә төшми бит. Шулай да бераз сабыррак булырга кирәк иде ул егеткә. Югыйсә кичә- карыйм, саргая башлаган бит.
— Юк, карчык, безгә хәзер нәкъ менә шундый тынгысыз йөрәкле эшчеләр күбрәк кирәк. Заман шуны сорый.
— Я, ярый, анысын үзең беләсең инде. Әйдә, синең карының да ачыккандыр.
Алар залга үттеләр. Түшәмдә бер генә лампочка яна иде. Саҗидә апа включательне борды һәм матур люстра кабынып китте.
Рәхим абзый өстәл янындагы йомшак урындыкка утырып, күзлегев киде дә, хатыны аш хәзерләгән арада газеталарны караштыра башланды. Ул ничек кенә соң кайтмасын, газеталарга күз төшерми ятмый иде.
Газеталарны карап чыгып, укырга кирәкле мәкаләләргә кызыл карандаш белән билге ясады да карчыгына борылды.
— Математикасын ничек тапшырган, сорашмадыңмы?
— Отличнога бирдем ди.
— Анысын әйткән идең инде. Мин андый-мондый кыенлыкка очрамаганмы дип соравым. Имтиханда андый нәрсәләр була. Бервакытны мин үзем шундый уңайсыз хәлгә калдым. Партия тарихыннан имтихан бирәбез. Миннән Вакытлы хөкүмәт турында сорыйлар. Үзем шунда,. Вакытлы хөкүмәтне төшерешүгә катнашкан кеше бит. Искәрмәстән сорау куйгач, аптырый калдым. Әлбәттә, белгән нәрсәң исеңә төшә, әмма шул чактагы кызаруымны әле булса онытканым юк...
Галимнең бүлмәсеннән әкрен генә уйналган гитара тавышы ишетелә башлады.
— Нинди уен? — дип сагаеп сорады Рәхим абзый.
— Арыгандыр. Бераз ял итеп алуы шулай аның.
Саҗидә апа ак кар кебек ашъяулыкның бер читен кайтарып, .өстәлгә кастрюль китереп куйды. Аннары бизәкле тәлинкәгә токмач состы.
— Рәхим ит, атасы, инде суына да төшкәндер.-
— Зарар юк, бик тәмле.
Гитара тавышы тынды.
— Тагын эшкә утырды ахырысы,.— диде Саҗидә апа, өстәлгә котлет куя-куя. — Төштән бирле урыныннан тормыйча эшли. Көндез иптәшләре дә килгәннәр иде. Бергәләп утырдылар.
Йокларга ятар алдыннан Рәхим абзый Галим янына керде. Галим урыныннан торып, аның.белән исәнләште.
— Эшләрең ничек, улым?
— Соңгы зачетымны хәзерлим — әдәбияттан.
— Хәзерлә, хәзерлә. Бүгенгесен ничек бирдең?
Галим барысын да иренмичә сөйләп чыкты. Ата улының җавабыннан бик канәгать булып калды.
— Тырыш, улым, тырыш. Без яшь чакта безгә болай укулар насыйп булмады. Укуның кадерен белергә кирәк. Ярый, улым, эшеңне бүлмим. Эземнең дә иртә торасы бар. Иртәгә имтиханыңны биргәч тә миңа шалтырат, яме.
32
_ Тыныч төн, әТкәп.
Рәхим абзый чыгып китте. Ә аның чал чәчле башы, җыерчыклы ябык чөзе үзләренең ягымлылыкларын җуймаган коңгырт күзләре, нык ияге’, бераз бөкрерәк чандыр гәүдәсе әле бик озак Галимнең күз алдый- да торды.
Галим яңадан китапларын караштыра башлады. Тагын ике сәгатьләр укыгач, ул башын күтәрде. Өстәле каршында стенага ябыштырылган тар гына кәгазьгә күзе төште. Анда биреләсе зачетларның исемлеге язылган иде. Береичесеинән башлап тугызынчысына хәтле икенче кырыйга «отлично, отлично» дип куелган. Болар Галимнең бирелгән зачетлары. Бары әдәбият турысы гына буш.
Галим бу тар кәгазьгә озак карап торды. Күпме борчылу, күпме дулкынлану’ күпме шатлык иде анда. Ләкин бүген Галим ул турыда уйлый алмады. Аның бөтен зиһенен әдәбият турысындагы буш урын тарткан. Ул хәтта исемлеккә иң ахырдан, зур хәрефләр белән язылган «Танцы» сүзен дә күрми. Анысы соңыннан, соңыннан, ә хәзер аның күз алдында уннарча язучыларның китаплары, йөзләрчә геройлар басып гора. Ул аларны күрә, йөзләрендәге һәрбер сызыгына хәтле хәтерли. Ул алар белән сөйләшә кебек. Бүген алар бар да аның белән, аның кечкенә бүлмәсендә, аңа ягымлы елмаялар. Ә иртәгә имтихан вакытында, алар, үпкәлэгәисыман, почмакка посачаклар. Аларның исемнәрен дә хәтерләве кыен булачак. Өстәлдәге билеттан ул аларның кайсын тартып чагарыр икән? Кайсы аның тормыш юлының ишеген ачып, киләчәккә, хезмәткә, көрәшкә, гомер юлына озатып калыр?
Ачык форточкадан төнге паровозның сузып, сузып кычкыруы керә һәм Галим айнып китә. Ул яңадан укый башлый һәм бары тәрәзәләрдә таң яктылыгы беленә башлагач кына йокларга ята.
Иртән әнисе аның бүлмәсенә ике тапкыр кереп карады һәм шундый тәмле йоклаган баласын уятырга кызганып, кире чыгып китте.
Бүлмә эченә кояш нурлары кереп, күзенә якты- һәм җылы орынудан соң гына Галим урыныннан сикереп торды һәм ашыгып киенә-киенә:
— Әни, сәгать ничә булды? — дип сорады.
— Тугызынчы инде, улым, — диде ана чәй хәзерләп йөргән җиреннән.
Галим иңбашына чачаклы сөлгесен асып, кухняга чыкты. Көндәгечә, биленә кадәр, салкын су белән юынды. Аның тәне кояшта каралырга да өлгергән. Муены нык, кулларының мускуллары көчле. Әнисе аңа ара-тирә күз төшереп, эченнән сокланып алды.
— Әтисен куып җитә инде, бәхетле генә булсын.
Галим өстәл янына- утыргач та, телефон шалтырый башлады. Саҗидә апа трубканы алды. Ләлә Галимне чакыра.
— Ләлә?.. Исәнме. Консультация кирәк? Нинди консультация «Капитан кызы»нда Пугачев образы ничек бирелгән? Телефон аша сөйлимме? Бәхәс чыкты? Сездә кем бар тагы? Наиль? Хәзер, хәзер сөйлим. Тыңла...
һәм Галим кыска гына итеп, «Капитан кызы»нда Пугачев образы ничек бирелүен сөйләп чыкты. Аннары үзенең дә хәзер барып җитәсен әйтеп, өстәл янына килде. Ләкин аш аның тамагына бармады.
— Әни, мин кайткач ашармын инде; — диде һәм урыныннан торды. — Ярый, әнкәй, уңыш телә.
— Хәере белән, улым. Отличнога булсын. Имтиханыгыз беткәч, шалтырат. Әтиең дә шулай диде. Ә кич белән иптәшләреңне алып кил, ашлар хәзерләрмен.
Галим анасының яңагыннан үпте дә, портфелен эләктереп, чыгып китте. Ана аның баскычлардан йөгерә-йөгерә төшкәнен карап торды.
Бүлмәгә кергәч, Саҗидә апа иренә шалтыратты.
— Атасы бу синме? Китте. Ис, ие. Кәефе яхшы.
Әнисе телефонда сөйләшкән арада Галим Болак күпереңә җңтә иде
инде. Урамда халык бик күп. Бар да каядыр ашыгаларсыман, чабалар, һәркемнең үз эше бар инде. Бәлки, аларның күбесенең, Галимнеке кебек, гомерләренә онытылмас җаваплы көннәредер бүген.
Күк йөзе аяз, урамнарга кояш нурлары тулган, җылы. Радиода Гөлсем Сөләйманова җырлый.
Мәктәп каршына килеп җитүгә, аның алдына Ләлә йөгереп килеп чыкты. Аның кулында бик вак хәрефләр белән язылган, шырпы кабы хәтле генә блок-нот иде.
— Галим, әйт әле, Антон Павлович Чехов үзенең «Футлярдагы ке- 1пе»сендә нәрсә әйтергә теләгән? Идеясе? Наиль әйтә... Беликов ди... ә минемчә...
Ләлә шул хәтле ашыгып сөйли, хәтта җөмләләрен дә тәмамламый иде. Ул ябыккан, күзләре зурайганнар, карашы җитдиләнгән. Ләкин бу җитдилек аңа бөтенләй ябышмый. Менә зачетын гына бирсен, ул яңадан бал корты кебек күңелле безелдәүче, җил кызы булып очынучы, яки күгәрчен куучы малайларга кул болгап, ачы итеп сызгыручы шаян Ләлә булып калачак.
Коридорда Наиль һәм унынчы классның башка укучылары күренде. Барысының да портфельләре актык чиккәчә китаплар белән тутырылган. Кайберләренең култык асларында да китаплар.
Почмакларда, буш классларда төркем-төркем җыйналышып, дәрес кабатлыйлар. Икенче бер урында язучыларның теге яки бу әсәрдә әйтергә теләгән фикерләре турында бик кызу бәхәсләшәләр. Ишек артында Зәмзәм кем беләндер шпаргалка турында сүз куеша.
Кинәт барысы да тынып калды. Имтихан бүлмәсенең ишеген ачтылар. Хәзер инде һичнинди бәхәсләр кирәк түгел иде.
Култык астына кызыл сахтыян тышлы папка кыстырган Корбан абый, комиссия членнары, укытучылар чәчәкләр белән бизәлгән озын өстәл артына килеп утырдылар. Имтихан алучы Петр Ильич аерым өстәлчек артына утырды һәм алдына исемлек дәфтәрен ачып куйды. Укучыларга да класска керергә рөхсәт иттеләр. Хафиз Һаҗәргә иелеп,
— Мөнирә мондамы? — дип сорады.
— Юк шул, үзем дә карыйм. Әллә кичекте инде.
Тынлык. Тик комиссия членнары гына шыпырт-шыпырт сөйләшеп алалар. Ничек сорый башлар, алфавит буенчамы, әллә аралашмы, әллә ахырдан башлапмы? Әгәр алфавит буенча \ булса Галимгә тиз түгел.
Менә Петр Ильич күзлекләрен киде. Менә исемлекне карый башлады. Йөрәкләре тибүдән туктарга җитешкән уннарча укучыларның күз- -ләре, аның карандаш очын күзәтәләр. Кемдә тукталыр, кемне беренче чакырыр икән. Беренче булып чыгу куркыныч.
— Гайнуллин, Илдарская, Урманов... — диде Петр Ильич.
Хафиз белән Галим урыннарыннан тордылар. Мөнирә юк иде. Петр Ильич гаҗәпләнеп комиссия членнарына таба борыла башлаганда, ишектә /Мөнирә күренде.
— Рөхсәт итегез.
Үзен чакырганнарын белгәч, Мөнирә бераз каушады, ләкин тыштан сиздерергә теләмәде. Кыю атлап, өстәл янына килде дә, билет алды.
— Урманов, билетыгызның номеры? — дип сорады укытучы.
— 22.
— Сезнең, Гайнуллин?
— 17.
— Илдарская?
; — 15.
-- Утырыгыз, уйлагыз, каушамагыз, — диде Петр Ильич.
Хафиз һәрвакыттагы кебек тыныч, тик маңгае гына әзрәк җыерчык- Лакган. Җитди итеп уйлаганда ул һәрвакыт шулай итә. Урманов бераз 3< -с- Ә.’ № 4
34
борчулы күренә. Карандаш тоткан кулы чак кына дерелди. Мөнирз» аскы иренен тешләп, тешләп ала. Моны ул бернәрсә дә белмәгән чагында, я бик кыю бер җавапка хәзерләнгәндә шулай эшли. «Илдарская иренен тешли башладымы, көт тә тор бер-бер мөгез чыгара», диләр иде аның турында иптәшләре.
Петр Ильич башкалар турында онытып, ана карый. Менә Мөнирәнен. күзләре, чаткы кебек, кабынып киттеләр, менә ул карандашының башын тешләп, берничә секунд чамасы язуына текәлеп торды, аннары кискен итеп башын күгәрде.
— Җавап бирергә рөхсәт итегез? — диде ул урыннан торып. Петр Ильич та, директор да, башка укытучылар да аца карадылар. Моңа кадәр булган зачетларында ул үзен тыныч тотты, җавабын унлап, ашыкмыйча бирде. Ә бүген*ул зачетка да соңга калып килде, хәзер дә- үзен бик сәер тота.
— Ашыкмагыз, Илдарская. Сезнең вакытыгыз бар әле. Уйлагыз,— диде Петр Ильич.
— Мин уйладым инде. Рөхсәт итегез.
Бөтен фәннәрдән отлично алып килгән укучының язмышы Петр Ильичны бик нык борчый иде. Ул кызның ашыгу аркасында түбән билге алуын теләмәде. Соңгы зачетта уңышсызлыкка очрау гомер буена кала торган үкенеч бит. Күп кенә очракларда ул кешенең тормыш юлын бозуга да сәбәп булуы мөмкин. Петр Ильич бу минутның җаваплылыгын Мөнирәгә караганда, әлбәттә, күп мәртәбә артыграк аңлый иде. Ләкин, Илдарская шундый кыю, шундый кискен карый иде, укытучы:
— Сөйләгез, — дип әйтергә мәҗбүр булды. Кыз тагын бер мәртәбә башын күтәреп комиссия членнарына күз сирпеде дә, Петр Ильичка туры карап, сөйли башлады.
Аның билетындагы беренче сорау — «Лермонтов лирикасының социаль мотивлары» иде. Мөнирә Михаил Юрьевичның унлап шигырен ягтан укып, аларга анализ ясап чыкты. Лермонтовның лирикасында романтик һәм философик мотивларның гражданлык кайгысы һәм протесты мотивлары белән, халык Россиясенә мәхәббәт мотивлары беләв тоташуын күрсәтте.
Ул дәрт белән сөйләде. Фикер агышының җитезлеге, логикасының ныклыгы, ваклыкларга чәчелмичә иң әһәмиятлесен тотып ала белүе, ниһаять, карашының киңлеге комиссия членнарын гына түгел, Мөнирәне күптәннән белгән Петр Ильичны да, Мөхетдин абыйны да сокландырып, гаҗәпкә калдырды.
Бу минутта үзләре тәрбияләп үстергән яшь бер татар кызының шулай югары күтәрелүен, бөек рус шагыйренең иҗаты . турында шулай тирән фикер йөртә алуын күргән Мөхетдин абыйның күңеле шул кадәр нечкәреп китте, әгәр дә ул шушы тантаналы бүлмәдә утырмаса, елапта җибәргән булыр иде.
—■ Рәхмәт, рәхмәт, Мөнирә, — дип кабатлады ул эченнән шәкерте өчен чын күңелдән сөенеп.
Комиссия членнары Мөнирәнең моннан элек эшләнгән: «Н. А. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» әсәре буенча яшь кешенең мораль йөзе», темасындагы язма эше белән дә канәгать булып калдылар.
Мөнирә калган ике сорауга да җавап биргәч, аңа Маяковскийдан берәр нәрсә укырга куштылар. Ул чак кына^ тынып торды да, башын артка ташлап, «Ленин» поэмасын яттан укый башлады...
Икенче булып, һәрвакыттагыча ашыкмыйча, төпле итеп, Хафиз Гайнуллин җавап бирергә кереште. Ул, Мөнирә кебек, дарысыман кабынмады, һәрбер сүзен уйлап, гүя авырлыгын кулына алып, үлчәп карый- карый сөйләде. Горькийның «Ана» романындагы Павел Власов образы
35
турында, бәлки, бүтәнчә сөйләргә мөмкин дә булмагандыр. Тик Павелның судта сөйләгән речен цитата итеп, күңелдән укый башлагач кына Хафизның соры күзләре ялтырап, кабынып киттеләр.
Галим Урманов үзенә Мөнирә белән Хафиз артыннан җавап бирергә туры килүенә бик борчылды. Чөнки ул алар кебек сүзгә бай һәм оста түгел иде. Әлбәттә, «Игорь полкы турында җыр»ның эчтәлеген, әһәмиятен, художество үзенчәлеген ул яхшы белә, ә менә «катлаулы җөм- ләләр»дә аның тулы ышанычы юк.
Әгәр мөмкин булса ул әле тагын бераз уйлар иде. Ләкин бу мөмкин түгел. Тиешле вакыт үткән. Петр Ильич күзлеген рәтли инде.
— Ягез, Урманов, җавап бирә башлагыз...
Галим ничек җавап бирүен соңыннан да хәтерли алмады.
Инде барысы да беткәч, ауру кеше шикелле, чайкала, чайкала коридор башына атлады, аннары ишек алдына, бакчага чыкты. Тирә-як томан эчендә, җир йомшарган төсле. Хәзер инде аңа отличномы, яхшымы, хәтта начар булса да барыбер шикелле иде. Ул инде үзенең гомерендә нәрсәнеңдер яңадан һичкайчан кабатланмавын, үтеп, артта калуын гына сизә иде. •
Күпмедер вакыттан соң, аны иптәшләре чолгап алдылар. Иң беренче аның кулларын кысып Мөнирә .тәбрикләде.
— Молодец, молодец!—диде. Ә Галим аңа гаҗәпләнеп карады. Ул арада Ләлә чабып килде.
— Иптәшләр, минем «хорошо», «хорошо»! — дип кычкырды чиксез шатланып. Аннары Галимнең каршына килеп,
— Мин Рәхим абзый белән Саҗидә апага шалтыраттым. Сөенче — миңа!—диде һәм үзенә генә хас бер җиңеллек белән җырлап бии башлады.
12
Җәйнең иң матур чакларында гына була торган гүзәл иртәләрнең берсе иде. Мондый иртәләрдә кеше кинәттән генә уянып китә. Аның йокысы берьюлы ачыла, тән оюы бөтенләй сизелми. Күңеле ниндидер яшерен шатлык тоеп җилкенә.
Бүген йокысыннан уянгач, Мөнирә нәкъ менә шундый хәлдә иде. Җаны рәхәт, күңеле якты, үзе шат, үзе бәхетле, йөрәге нәрсәдәндер бик татлы* кысыла.
Мөнирә гаҗәп бер җиңеллек һәм тизлек белән урыныннан сикереп торды һәм тәрәзә янйһа килде. Күк йөз* аяз, фирүзәдәй зәңгәр, тик анда-санда гына, су эчендәге бик зур томбоеклар шикелле,” ак болыт өемнәре күренә. Иңеннән иңемә кояш нурлары белән коенган Кабан күлендә шул ак болытлар чагылган. Күл өсте гаҗәед бер рәсемсыман балкый.
Мөнирә тәрәзәнең ике ягын да ачып җибәрде. Юка ак пәрдәләр тибрәнеп куйдылар. Бүлмәгә җылы, саф һава тулды.
Кичә алар Советлар Татарстанының 'егерме еллыгына багышланган демонстрациядә катнаштылар. Бу озак елларга онытылмаслык искиткеч матур һәм күңелле көн иде. Юлбашчыларның портретлары, кызыл флаглар, лозунглар һәм чәчәкләр белән бизәлгән Ирек мәйданы аркылы, оркестр чыңлары астында, иң башлап, Ленин районының кызыл байраклар колоннасы үтте. Аларга ялганып, чәчәкләр днңгезесымащ пионерлар һәм укучылар колоннасы узды. Ә аннары хезмәт ияләренең очсыз-кырыйсыз колонналары урамнарны тутырып агылды. Меңнәрчә физкультурачылар, Осоавиахим атлылары, флотчылар үттеләр, һава самолетлар тавышыннан гөрләп торды. Ун меңнәрчә кешеләр бер йөрәктәй рәхмәт сүзен кабатладылар;
35
— Безгә бәхетле тормыш биргән большевиклар партиясенә, бөек. Сталинга сәлам һәм рәхмәт.
Никадәр җырладылар, никадәр биеделәр алар кичә! Алар гына түгел, бөтен Казан җырлады. Әле дә булса урамнардагы шат тавышлар басылмаган шикелле. Мөнирәнең бүген шулай шат һәм рәхәт уянуының сәбәбе дә шунда иде.
Өстәлдәге будильник шалтырый башлады. Мөнирә кичтән аны җидегә куйган иде. Димәк, хәзер җиде. Унда алар иптәшләре белән, паркта җыелырга сүз куештылар. «Бу безнең соңгы мәртәбә бергә җыелып йөрүебез булыр», диделәр алар. Соңгы мәртәбә...
Мөнирәнең йөзенә җиңелчә сагыш чыкты.
Бер секунд эчендә ул сабыйлыкның иң гүзәл, ваемсыз чаклары артта калуын, хыялларда алтын сарайлар төзеп яшәгән чаклары үтүен күз алдына китерде. Ләкин бу матур иртәдә аның күңелсез уйларга һич тэ биреләсе килми иде.
Унынчы биш минутта Мөнирәләргә Ләлә белән Һаҗәр килделәр. Лә- ләнең өстендә бизәкләре аеруча ачык беленеп торган маркизет күлмәк, кара чәчләрен бөдрәләткән, йөзенә чак кына иннек сөртеп алган, иреннәренә дә кызылны тидергән. Һаҗәр исә күп тыйнак киенгән. Аның өстендә кара юбка белән чигүле ак кофта.
Мөнирә алсу ширма артында киенгән арада, Ләлә көзге алдына килеп чәчләрен төзәтә башлады.
Нигә, нигә синең шаян күзләр.
Күзләремә болан багалар...
дип җырлап җибәрде ул һәм өстәл янында китап актарып утырган Һаҗәргә күз кырыйлары белән карады. Аннары аның кулыннан китапны тартып алды.
— Ташла әле, Һаҗәр, шул гадәтеңне. Бүген кулга китап тоту көнемени. Бүген — ун елда бер генә туры килә торган бәйрәм.
Ләлә үзенең шаян, бәхетле күзләре белән дустының күзләренә карады.
— Һаҗәр, әйт: син бәхетле икәнеңне үзең сизәсеңме? Мин менә сизәм. Бәхетем бар, ул минем кулымда. Син сизәсеңме?
— Юләрләнмә әле, Ләлә.
— Бүген юләрләнсәң дә килешә, Һаҗәр. Беләсеңме, . бүген мин төш күрдем. Төшемдә зачетка керәм имеш. Әй, куркам, әй куркам. Уянсам — үземә үзем ышанмыйм. Шундый рәхәт булып китте. Укулар беткән, зачетлар бирелгән. Төн уртасында җырлап җибәрдем. Ә дәү әни стена кага, тилермә ди. Ә мин чыдый алмыйм, җырлыйм, көләм. Простыняма төренеп идән уртасында биим... Кызык!
— Әллә шуны бәхет дип саныйсыңмы?
— Юк, бәхет ул башка, ул — зур. Син әллә бәхет турында һич тә уйлаганың юкмы, Һаҗәр? Юк? Фу, нинди әби!
Мөнирә газ күлмәген киеп, ширма артыннан чыкты.
— Ух, нинди килешә! — дип Ләлә әле генә сөйләгән сүзен бүлеп, /Мөнирәгә каршы омтылды. Һаҗәр дә урыныннан торды.
— Иннек сөртәсеңме?
— Юк! Юк! Мин гомердә сөртенмим.
— Бераз кирәк.
— Әй, кирәкми, Ләлә. Юләрләнмә.
Суфия ханым кызларны ишек алдына- кадәр озата чыкты һәм кич белән бик соңга калмауларын үтенде.
Парк капкасы төбендә кызларны өчесе дә актан киенгән Наиль, 'Хафиз һәм Галим каршы алдылар. : Алпары алар паркка кереп китте
37
ләр. Аллеялар халык белән тулган иде. Кайдадыр, яшел агачлар арасында, тынлы оркестр уйный, радиода кемдер бик матур тавыш белән:
1 Широка страна моя родная..;
дип җырлый. Җил юк, кояш кыздыра.
— Казанка буена, Казанка буена, — диде Мөнирә.
Бакчаның яшел чирәм белән капланган тын бер почмагында, дәү агачлар астында алар туктадылар.
— Көн тәртибе? — диде Хафиз.
Көн тәртибен төзү кызларга тапшырылган иде. Мөнирә сумкасыннан кәгазь кисәге чыгарды һәм көн тәртибен игълан итте. Башта алар фотографиягә барачаклар. Аннары даган атыначаклар, эстрадада, танцада булачаклар, кич белән бер сәгать иркен вакыт. Бу вакытта кем нәрсә тели шуиы эшли.
— Шәп! шәп! — дип егетләр бертавыштан кушылдылар.
Бераздан алар фотографиядә иделәр инде. Шау-гөр килеп, чал яәчле фотографны чолгап алдылар.
— Ничек төшәсез, утырыпмы, басыпмы?
Яшьләр пырхылдап көлеп җибәрделәр.
— Беләсезме, иптәш фотограф, — диде Наиль, — сезгә бу юлы үзегезнең мактаулы һөнәрегезнең традициясен бераэ бозарга туры килер.
— Нәрсәне бозарга? Аңламыйм, яшь егет.
— Хәзер аңлатам. Сез безгә фотограф күзлегеннән түгел, художник күзлегеннән карарга тиешсез...
— Гафу итәсез, яшь егет, минем бертөрле дә күзлегем юк.
— Булмаса булырга тиеш. Сез безне шулай итеп төшерегез, иптәш фотограф, рәсемнән тормыш, яшьлек үзе бәреп торсын. Аңлыйсызмы, безнең рәсем җанлы булырга тиеш.
— Аңлыйм, — диде карт фотограф көлемсерәп. — Алай булгач аңлыйм. Аңлыйм. Сезгә рәсемнәр ядкарь өчен кирәк. Шулаймы?
Ул аларны ярым алка рәвешендә тезде, кулларын бер-берсенең иңнәренә куйдырды. Аннары башына кара яулык ябынып, аппаратына иелде.
— Елмаегыз, башларыгызны чак кына күтәрә төшегез. Тынлык... минем бармагыма карагыз. Төшерәм... Булды!
Фотографиядән чыккач, даган атына башладылар. Мөнирә белән Галим, Наиль белән Һаҗәр, Хафиз белән Ләлә бастылар. Мөнирә даганны бөтен көче белән этәрә-этәрә Галимгә кычкырды:
— Нык тотын!
— Үзең очып китмә.
Даган һаман югарырак күтәрелә. Аның саен Галим белән Мөнирә аны ныграк этәрәләр. Бер секундка аларның әле берсе, әле икенчесе югары күтәрелә дә, күз иярмәс тизлек белән түбән төшеп китә. Мөнирәнең күлмәк итәге һәм толымнары тузгыйлар, йөзе кызарган, күзләре утсыман яналар.
— Ныграк! — дип кычкыра ул жөлә-көлә. Даган актык чиккә кадәр күтәрелә инде. Тагын бер генә сантиметр биегрәк менсә дә капланып төшәчәк. Бүтәннәр инде күптән атынудан туктап, тын да алмыйча аларны күзәтәләр.
— Туктагыз, тилеләр!—дип кычкырды Хафиз. Аның йөзе борчулы иде. Ул күзләре белән даганнар карап торучы малайны эзләде. Ләкин малай каядыр китеп барган иде. Ә ике тиле тагын да көчлерәк атындылар. Даган баганалары селкенәләр, тимер алкалар шыгырдыйлар.
Туктагыз, — дип Ләлә белән Һаҗәр дә берьюлы кычкырдылар. Хафиз үз даганыннан сикереп төшеп тормозга йөгерде.
38
Кинәт Мөнирәнең йөзе агарып китте.
— Туктат, минем башым әйләнә,—диде ул Галимгә.
Даган инерция буенча һаман чайкала иде әле. Галим тиз генә Мөнирә ягына күчеп, бер кулы белән аны биленнән кочып алды. Ул арада даганчы малай да килеп җитте һәм алар, Хафиз белән, даганны туктаттылар.
Дусларының һәм җыйналган халыкның ачулануларын ишетмәс өчен, Мөнирә даганнан төшкәч, Ләләне кулыннан тотты да йөгереп китеп тә барды.
— Уф, Ләлә, йөрәгем яна!—диде Мөнирә иркенрәк аллеяларның берсенә чыккач. — Салкын су эчәсем килә.
Ләлә аның ялтырап торган күзләренә карады да серле елмаеп:
— Юк, Мөнирә, бу ялкынны салкын су түгел, лимонад та баса алмый, — диде. Мөнирә Ләләне кочаклап, йөзен аның чәчләре арасына яшерде.
— Ләлечка, бәгырем!
Әзрәк кенә җил исә башлады. Агач башлары шаулашып кундылар. Бишбалта якларыннан болыт күренде.
— Әллә яңгыр явачакмы?— диде Мөнирә йөзен җилгә каршы борып.
— Юк, бу яңгыр болыты түгел. Бу — тиз үтәчәк.
Мөнирәнең йөрәге басыла башлаган’ иде инде.
— Ләлә, нигә без иптәшләрдән аерылып, әллә кая киттек. Әйдә, алар янына.
Алар кире борылган чагында кулларына лимонад бутылкалары тоткан Галим белән Хафиз килеп чыктылар. Ләлә Мөнирәгә күз кысты.
— Менә лимонад эчәсем килә дип әйттең. Эч!
— Һаҗәр белән Наиль кайдалар? — дип сорады Хафиз.
Наиль белән Һаҗәр бу вакытта икенче аллея буйлап киләләр иде.
— Нәкъ балалар шикелле инде икесе дә, — диде Һаҗәр. — Бу кадәр атынырга ярыймыни?
— Ә син бернәрсә дә сизмисеңмени, Һаҗәр?
— Юк, нәрсә?
Наиль елмаеп аңа карады.
— Былбыл гөлләрдә була, Аккош күлләрдә була;
Яшь вакытта кемне сөйсәң, Күңелең шуңарда була.
дип җырлап алды Наиль һәм кинәт туктап, Һаҗәргә пышылдады:
— Кара, кем килә.
Һаҗәр башын боруга, халык арасында, кемңедер эзләгәнсыман, озын муенын әле бер якка, әле икенче якка бора-бора килүче Кәшиф Шәмгуновны күрде.
— Компаниянең ямен җибәрәчәк бит бу, — диде Наиль.
Башына әйбәт күгелҗем эшләпә кигән, шундый ук күгелҗем төстәге өр-яңа костюм өстеннән ак апашэ күлмәгенең якасын чыгарган, кулына нечкә стэк тоткан Кәшиф аларга якынлаша язган иде инде.
— Сиңа ул әзрәк таныш түгелме? — дип сорады Наилы
— Әйе, таныш, — диде Һаҗәр.
— Алай булгач, бар сөйләш. Ничек кенә булса да кире борып җибәр. Мөнирә монда юк диген.
— Ярый.
Һаҗәр Кәшифкә каршы китте, ә Наиль юан агач артына посып, күзәтә башлады. Ул арада аллеяда бер үзе йөгереп килгән Ләлә күрен- де. Наиль аны беләгеннән эләктереп, уз янына тартты.
— Әйем.
39
— Чү, кая йөгерәсең?
— Кулымны сындыра яздың, юләр.
Ләлә Нанльнең иңбашына ике тапкыр сугып алды. -
— Кая йөгерә идең?
— Сезне эзлим. Һаҗәр кайда? Лимонад эчәргә әйдәгез. Югыйсә •бетә.
— Тукта, Ләлә. Безнең арттан жираф килә. Аны Мөнирә белән очраштырмаска кирәк. Син иптәшләрне су буена алып төш. Һаҗәр жирафка каршы китте. Ул аны борып җибәрергә тиеш.
— Ул алдый алмас, үзем барыйммы әллә?
— Юк, икәү күренсәгез хәйләне сизәр. Син иптәшләр янына бар. Мин Һаҗәрне көтәм. ? |
Ләлә аңа назлы и/елтә белән бармак янады да, йөгерә-йөгерә китеп барды.
Һаҗәр кайтты. Ул кулъяулыгы белән авызын каплап, пырхылдап хөлә иде.
— Маркизга озаттым үзен.
Наиль бу кадәресен көтмәгән иде. Гаҗәпләнеп кычкырды:
— Маркизга?!
— Әйе.
Икесе дә көлеп җибәрделәр. Аннары су буена ашыктылар. Анда алариы табын хәзерләп көтәләр иде инде.
... Көн үткәне бер дә сизелмәде. Кич белән, ирекле сәгать вакыты килеп җиткәч, Галим белән Мөнирә тагын икәү генә калдылар. Алар текә яр янына килеп, юан нарат төбенә утырдылар. Танцадан соң Мөнирәнең аяклары арыган иде.
Иртән кузгалган болытлар таралдылар, җил дә басылды. Хәзер Казанка өстенә әкрен генә кичке томан күтәрелә иде. Бераз салкынча, Мөнирә калтыранды.
— Син туңасың бугай? — дип сорады Галим.
— Юк, болай гына.
Берничә минут алар сөйләшмичә* тордылар. Аннары Мөнирә үзе эчен ят бер тавыш белән:
— Хәрби мәктәпкә китү фикереңне үзгәртмәдеңме? — дип сорады.
— Юк, нигә алай дисең? Мин повестка алдым инде.
Мөнирә сискәнеп куйды.
— Повестка? Кайчан китәргә? Нигә миңа иртән үк әйтмәдең?.
— Киләсе якшәмбедә.
Караңгылык шактый куерган, Казанка бик тонык ялтырап күренә, күктә йолдызлар җемелдиләр, ай калыккан. Ә парктан һаман музыка» күңелле шау-шулар ишетелеп тора.
Галим Мөнирәнең кулын алды.
— Кайчан да булса син шунда утыруыбызны искә бер төшерерсеңме, Мөнирә?
Алар бер-берсенә шундый якын утырганнар иде, Мөнирә башын борганда аның чәчләре Галимнең битенә тиеп киттеләр.
— Бер генә түгел, күп мәртәбәләр исемә төшерермен.
Караңгыда кызның йөзе артык ачык күренми, ә күзләре көчле ялтырыйлар, һәм Галим алардан йөрәккә якты бер нур тулганын сизә башлады.
— Мөнирә...
Галим аны чак кына үзенә тартты. Кыз каршылык Күрсәтмәде. Аның күзләре, зур ачылып, һаман Галимгә карыйлар иде.
— Мөнирә...
һәм Галим, үзен үзе онытып, кызны күкрәгенә кысты да кайнар иреннәреннән үпте. Бу иң саф, иң ләззәтле, иң кайнар беренче үбү иде.
40
13
Сынаулы көннәр тиз үтәләр дигән сүзләрне Галим күп мәртәбәләр ишеткәне бар иде. Ләкин моның чыннан да шулай икәненә ул бары соңгы атнада гына төшенде. Казаннан бик озакка китәр алдыннан, ул үзенең малай чактан таныш булган барлык истәлекле урыннарына барып кайтырга, алар белән саубуллашырга теләде. Ул инде үзенең '■ өньяк флотының диңгез училищесына китәчәген белә иде. Анда моңа кадәр күрелмәгән яңа җирләр, яңа шәһәрләр, портлар, корабльләр, диңгез, төньяк балкышы... Галимнең күңеле аларда инде. Ләкин ул үзенең балык каптырып йөргән Бакалтаен, кәккүкләр сайрый торган Мәликә куаклыгын, су кереп уйнаган бәләкәй Ишкә елгасын, Дубкида- гы вак имәннәр шаулавын, Маркизның ак комында аунауларын, чаңгы шуган Казанка буйларын, мәктәбен, сөекле укытучыларын, иптәшләрен онытырмыни? Китәр алдыннан ул аларны барысын да, барысын да күреп саубуллашырга теләде, ләкин уйлаганнарының яртысын да үтәргә өлгермәде. Шимбә көн килеп тә җитте.
Кичке сигезенче сәгатьтә аның дуслары, иптәшләре җыела башладылар. Ильяс Акбулатов белән Камәрия алтыда ук килгәннәр’ иде. Алар Рәхим абзыйларда үз кешеләр булып киткәнлектән, килүләре белән өй эшендә Саҗидә апага булыша башладылар. Камәрия өстәлләргә ак ашъяулыклар җәйде, савыт-саба тезде. Саҗидә апа аның белән аш-су турында да киңәшеп алды. Ильяс исә рюмкалар, эчемлекләр хәстәрләү белән мәшгуль булды. Графиннарга кызыл эчемлекләр салып өстәл өсләренә тезеп куйды. Аннары үзе арткарак чигенеп, читтән аларга күз кысып карап торды: янәсе килешлеме, урыннарындамы.
— Ильяс, кызылга акны куша күрмә тагы, — диде Камәрия.—Кызларны исертерсең.
— Мәҗлестә исермәгәч, аның кызыгы буламыни, алтын чәчем.
— Кит, мәхәббәтсез!
Яшьләрнең килгән берсе зал аркылы үтеп, Галим бүлмәсенә, террасага җыела тордылар.
— Барысы да килеп беттеләрме, анасы? — дип сорады Рәхим абзый, сигез туларга биш минут калганда. Мәҗлес хөрмәтенә ул яңа ак күлмәк киеп, билен кара ефәктән үргән кәмәр белән буган, йөзе әйбәтләп кырылган, мыеклары төзәтелгән, чал кергән чәчләрен машинка белән алдырган иде. х
— Ие, — дип җавап бирде алдына ак алъяпкыч бәйләгән Саҗидә апа, — килеп беттеләр диярлек. Тик Мөнирә генә килеп җиткәне юк әле. Ул да хәзер килеп җитәр.
Кухняда звонок шалтырый башлады.
— Килде бугай, — диде Саҗидә апа Нәм ишеккә ашыкты. Аның белән бергә Камәрия һәм Ильяс та каршы чыктылар. Аннары кабаланып ишек ачу тавышлары, кара-каршы исәнлек-саулык сорашулар ишетелде.
Зал ишеге төбендә Мөнирә туктап калды. Аның өстендә зәңгәр костюм, кулында бер бәйләм чәчәкләр иде.
— Әйдәгез, террасага узыгыз, — дип кабаланды Саҗидә апа, үзе шул ук вакытта Мөнирәгә сорауларын яудырды. — Әниең исән генәме, әтиеннән хатлар киләме? •
— Рәхмәт. Әнием дә исән, әтиемнән дә хатлар^ килеп тора, — диде Мөнирә. — Үзегезнең кәефләр ничек, Рәхим абзый ни хәлдә?
— Әнә Рәхим абзыең, яшь егетләр кебек.
Икенче бүлмәдә, якты чырай белән Рәхим абзый күренде. Мөнирә аңа каршы атлады. Татарстан бәйрәме көнендә Рәхим абзыйның Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгәнлеген ишетсә дә Мөнирә аны тәбрикләгәне юк иде әле.
— Орденыгыз котлы булсын, Рәхим абзый.
41
— Рәхмәт, кызым, рәхмәт. Килүең өчен дә рәхмәт. Әйдүк узыгыз. Террасадан шаулы төркем булып яшьләр килеп чыктылар. Мөнирә
барысы белән дә кул биреп, елмая-елмая күреште.
Ләлә Галимнең бүлмәсеннән чынаяк ваза күтәреп чыкты һәм Мөнирәнең чәчәкләрен алып, вазага утыртты. Аннары аны өстәл уртасына китереп куйды. Өстәл тагын да ямьләнеп китте.
Кунаклар өстәл артына утырышкач, Ильяс нечкә билле бәләкәй рюмкаларга ялкындай янып торган эчемлек сала башлады.
— Ягез, кызлар, егетләр, рюмкаларыгызмы рәхим итегез. Эчмисез? Юк сүз! Бу күгәрчен сөте генә ич, валлаһи. Татлы балдан ясалган^ шулай бит, Саҗидә апа?
— Шулай, шулай.
Рюмкаларны тутыргач, Рәхим абзый берсен кулына тотып аяк үрә басты. Аның йөзе көләч, ә күзләре җитди иде. Күрәсең, картка бердәнбер улыннан аерылу җиңел түгел иде.
— Внимание, иптәшләр, Рәхим абзыйның сүзе бар, — диде Ильяс русча, чөнки мәҗлестә Галимнең рус иптәшләре дә күп иде.
Саҗидә апа иренә күтәрелеп карады:
— Чү, атасы, әллә сүз сөйләмәкче буласыңмы тагы.
— Тыңласалар бер-ике сүз әйтер идем, — диде Рәхим абзый мыекларын сыпырып.
— Тыңлыйбыз, тыңлыйбыз! — дигән тавышлар ишетелде. Рәхим абзый чәчәкләргә, чәчәкләрдән матур булып утырышкан якты, көләч йөзле яшьләргә бер тын карап торды да, картларча ашыкмыйча, ягымлы итеп сөйли башлады. Аның тавышында, кулына тоткан рюмкасындагы эчемлекнең чайкалып торуында карт эшченең көчле дулкынлануы сизелә иде.
— Яшьләр, кадерлеләрем! — диде Рәхим абзый һәм Саҗидә апаның яулык чите белән күз яшен сөртеп алуын күреп, — кирәкми, анасы, мондый мәҗлестә күз яше кирәкми. Шундый көнне күрә алуыбыз белән без горурланырга тиешбез.
Яшьләр дәррәү кул чаптылар. Галим аска карап утырды.
— Галим, — диде карт үзенең улына мөрәҗәгать итеп. — Урманов- лар фамилиясе буын буыннан Россия өчен нык торган нәсел. Син Урмановларның иң кечесе, шуның өстенә совет илендә .үскән, Совет Россиясен якларга баручы кеше. Кара, намус белән хезмәт ит. Батыр, кыю бул!
Галим әкрен генә, ләкин бар кешегә дә ишетелерлек итеп,
— йөзегезгә кызыллык китермәм, әткәй, — диде. Мәҗлес тагын кул чапты. Рәхим абзыйның күңеле йомшарып китте.
— Рәхмәт, улым, рәхмәт! Беренче тостны иптәш Сталин саулыгы өчен, Ватаныбыз һәм аның кызыл флоты өчен күтәрик!
Яшьләр рюмкаларын төпләренә кадәр эчтеләр. Өстәл тирәсе берьюлы шау-шулы булып китте.
Ильяс яңадан рюмкаларны тутырып чыкты. Саҗидә апа белән Камәрия кунакларны кыстап йөрделәр. Бәхетле яшьлек өчен, дуслык өчен, укытучылар өчен тостлар күтәрелде. Ильяс әледән-әле рюмкаларны тутырып торды һәм тез өстенә куеп, гармоней сыздырып, җырлап җибәрде:
Кайдан килдегез сез безгә
Баттмаенча диңгезгә...
Өстәлләр читкә, стена буена этәрелеп, биюләр башлангач, кичә тагын да күңеллеләнеп китте. Ильяс бер туктаусыз гармонь уйнады. Яшьләр парлап-парлап әйләнделәр. Мөнирә бүген Галим белән бергә булырга тырышты, күбрәк аның белән биеде. Ул хәтта, шаярган булыпж.
42
Галимнең күзләренә дә карарга тырышты. Ләкин Галим үзенең күзләрен анардан яшерә иде.
Биюләрдән соң, яшьләр «күршеңә ризамы» дигән уенны уйный башладылар. Ә Галим белән Ильяс террасага чыктылар.
— Китәсең, брат, — диде Акбулатов, сагышлы тавыш белән. Галим гаҗәпләнеп аңа карады, ләкин Ильяс исерек түгел иде. Ул бер кулын чалбар кесәсенә тыгып, икенче кулы белән тәрәзә яңагын сыпыра иде.
— Китәсең, — дип кабатлады ул. — Синсез миңа кыен булыр.
— Борчылма, — диде Галим, — Мин сине дустым Сережа белән таныштырып калдырырмын. Ул математиканы Һәм чертежларны миннән дә яхшырак белә. Ул сиңа булышыр.
— Кайсы Сережа?
— Сережа Родинны белмисеңме? Синең уң ягыңда утыра, ул минем якын дусларымның берсе.
— Ул китмимени?
— Юк. ул Университетның физмат факультетында укыячак.
Шулай сөйләшеп торганда Сережа үзе дә террасага чыкты. Ул Акбулатов турында да, аның үзйөрешле комбайны турында да Галимнән ишетеп белә иде. Шуңа күрә Галимнең тәкъдименә ул бер сүзсез риза булды.
Кулына Ләләнең алсу-зәңгәр җилпәзәсен тоткан Наиль күренде.
— Нинди яшерен җыелыш, — диде ул кызарган йөзен җилләтә- җилләтә. — Галим, кадерлем, минем сиңа үпкәм бар күңелемдә. Ачулансаң да әйтергә тиешмен.
— Нигә ачуланыйм, ачуланмыйм, әйт.
— Теге вакытта минем «Алтын Иолдыз»ымда уйнамыйча, син бик хәтеремне калдырган идең минем. Хәзергәчә оныта алмыйм.
— Ачуланма, Наиль, — диде Галим аның иңбашына кулын салып. — Син аның дәвамын язгач, мин, һичшиксез, уйнармын.
— Ә мин аның дәвамын язармынмы икән?
— Әлбәттә, язарсың, Наиль. Аны язмыйча мөмкин булмас. Чөнки без үзебезнең хыялыбызны тормышка ашырачакбыз бит.
— Ә син уйнарга сүз бирәсеңме?
— Бирәм!
— Честное комсомольское диген.
— Честное комсомольское.
Наиль Галимнең кулын кысты.
— Снытмам, дустым!
Терраса ишеге ачылды һәм анда Мөнирә күренде.
— Менә алар кызларын ташлап киткән кавалерлар кайда. Ничек оялмыйсыз, — диде ул шаян тавыш белән.
Ильяс егетләргә күз кысты һәм алар, Галимнән башкалары шунда ук чыгып киттеләр.
Тышта таң сызыла башлаган иде. Мөнирә күзләрен йомып, тәрәзә яңагына сөялде. Салкынча җич аның битеннән сыйпап үтте, сүтелә төшкән чәч толымының очын, ак якасын тибрәтте.
— Галим, — диде ул әкрен генә. — Иртәгә бу вакытта син ерак булырсың инде. — Ул бераз эндәшми торды һәм бик тәэсирле итеп өстәде, — син бернәрсә дә белмисең бит...
Залдан күңелле җыр, музыка тавышлары, тыпыр-тыпыр биюләр ишетелә. Ләлә бераз исерә төшкәй, ахырысы, кычкырып көлә. Беренче мәртәбә Мөнирә ана кызыгып карый. Ләлә бәхетлерәк, Хафиз биредә калачак, алар бергә булачаклар...
Сәер дә соң унсигез яшьлек кызның йөрәге. Башта ул егетләргә «малайлар» дип карап йөри. Аның мәхәббәт күзе йомык әле. Ул үзенең мәхәббәте, бәхете яныннан йөри, ләкин берсен дә күрми, хәтта барлыгын да сизми. Алар кайдандыр ерактан килергә тиешләр шикелле
43
тоела аңа. Аннары ул, сәбәбен үзе дә белмичә, үпкәләп, көнләшеп йөри, кисәктән генә елап алган чаклары да, дөньясын онытып көлгән вакытлары да, кинәт туктап, каядыр еракка-еракка очарга тиеш булган-Kjj ек каз кебек моңлап караган чаклары да еш була. Аннары үзенең шатлыгына һәм гаҗәпләнүенә каршы «малайларның» берсен, унжиде-унсигез яшьлек кызларга гына хас булган беренче мәхәббәтнең бөтен ялкыны белән сөюен сизә. Кызара, ояла, шатлана, үкенә, йөрәгендә көчле, якты, пак хисләр уяна. Күзләре үткенрәк күрәләр, ул моңа кадәр барлыгын да белмәгән нәрсәләргә игътибар итә башлый, бөтен нәрсә аңа үзенең яхшы ягы белән әйләнә. Күктәге ак болытларга, кичке тымызык күлнең тибрәнүенә, ямь-яшел агачлар арасында пырыл-дап очкан кошларга, гади кыр чәчәгенә сәгатьләр буенча сокланып карап торырга әзер. Теләсә нинди эшкә тотынса, хәтта күктән йолдызлар сузылып алырга да аның көче, сәләте, кыюлыгы җитәр төсле...
Уйга чумган Мөнирәгә Галим читтән карап торды. Кызның озын керфекләре түбән төшерелгәннәр, зифа буе чак кына сыгылып, стенага сөялгән, бер кулы хәлсезләнеп түбән салынып төшкән, икенче кулы, тәрәзә төбендә ята, калку күкрәге бер күтәрелә, бер түбән төшә.
— Нинди матур таң туа, — диде Галим Мөнирәне уйдан чыгарыр өчен. Кыз сискәнеп китеп, башын күтәрде. Аларның күзләре очраштылар һәм алар икесе дә кызардылар.
Залда һаман җырлыйлар иде. Татарча җырлар русча җырлар белән алмашындылар. /
... Мы мирные люди, но наш бронепоезд Стоит на запасном пути...
Җыр белән бергә, террасаның пыяла ишекләрен җиңелчә ачып, кара күзләрен уйната-уйната Ләлә килеп керде. Ул юри исерекләрчә кыланып, ишек янында бераз басып торды да, Мөнирә белән Галимне икесен берьюлы килеп кочаклады.
— Әйдәгез, сездән башка күңелсез анда.
— Без хәзер керәбез, — диде Мөнирә.—Минем башым бераз әйләнеп китте.
Ләлә бармак янады.
— Синең һәрвакыт башың әйләнә шул, акыллым. Галим, әйдә. Ул бер үзе саф һава иснәсен.
— Ләлечка, кыланма сана инде, — диде Мөнирә, аннары дустының колагына нидер пышылдады. Ләлә шунда ук күздән югалды.
— Гафу итәсезләр!
— Безнең Ләлә мәңге шулай шаян булыр микәнни, — диде Мөнирә елмаеп. Галим йолдызларга карап тора иде.
— Моннан соң, сагынганда мин сине йолдызлардан гына эзләрмен, — диде ул Мөнирәгә борылып. — Ә син биредә бик тиз онытырсың. Хат та язмассың.
— Нигә алай дисең. Бәлки, киресенчәдер.
Галим аның ,ике кулыннан тотты.
— Мөнирә, әгәр мөмкин булса бер рәсемеңне миңа бүләк ит. Мин аны һәрвакыт үзем белән йөртер идем.
— Чыннанмы?
Мөнирә сумкасын ачты һәм Галимгә үзенең открыткасын сузды,
— Минем бүләгем булсын. Ә син миңа аннан җибәрерсең, формадан.
— Рәхмәт, Мөнирә. Язуын укырга мөмкинме?
— Мөмкин, анда сер юк. Телисеңме мин үзем укып бирәм. Русча яздым. «Лучшему школьному другу, хорошему товарищу Галиму. Будь
44
отважным и смелым моряком. Только смелым покоряются моря. Не забудь!»
Мөнирә туры итеп, Галимнең күзләренә карады. Бу карашның мәгънәсе рәсем астында язылган сүзләрдән бик күп тирәнрәк иде.
— Ә хәзер әйдә керик. Югыйсә әллә ниләр уйларлар, — диде Мөнирә елмаеп һәм Галимнең кулыннан тотып, җыр белән гөрләп торган залга атлады.
14
Галим киткәннән соң, аның якын иптәшләре өчен Казан бушап калган кебек булды. Озакламыйча Мөнирә дә, үзенең документларын медицина институтына тапшырып, Актанышка, әнисе белән бер туган апасына кунакка китеп барды. Ләлә үзенең дәү әнисе белән Агыйделгә китте. Дәү әнисе аңа, әгәр дә ул, Ләлә, унынчы классны яхшы тәмамласа, Агыйдел буена, туган якларына алып барырга вәгъдә биргән булган икән. Июль урталарында алар пароходка утырып, Уфага таба юл алдылар. Ләлә, һаман кечерәя, тоныклана барган Казанга карап, палубада бик озак торды. Көн җылы, кояшлы иде. Су буйлатып йөргән җил аның муенына ураган зәңгәр косынкасын җилфердәтте һәм шомырттай кара чәчләрен җиңелчә тузгытты.
Хафиз үзенең әтисе һәм әнисе белән бергә Кисловодскига, курортка китте. Казанда Наиль белән Һаҗәр генә калдылар. Москвадагы Әдәбият институтына укырга китәргә хәзерләнгән Наиль көннәр буенча көтепханәләрдән чыкмады. Ул институтта уку шактый читен буласын алдан күреп, рус һәм көнбатыш язучыларның әсәрләрен, тарих материалларын җентекләп өйрәнә башлады.
Һаҗәр үзенең документларын Химия-технология институтына бирде, һәм Рәхим абзый ярдәме белән, укулар башланганчы, вакытлыча» «Урак-чүкеч» заводына табельчы булып эшкә керде. Кызның тормышындагы иң кыен бер вакытта аны үз канаты астына алган һәм аңа унынчы классны тәмамларга мөмкинлек биргән Валентина Андреевна, язга чыккач, бик еш авырый башлады. Ул һичбер каршылык, хәтта чак кына уңайсызлану да күрсәтмәүгә карамастан, Һаҗәр аның тәрбиясендә генә яшәргә уңайсызлана иде. Әтисе һәм үги әнисе аңа һичбер төрле ярдәм күрсәтмәделәр. Ул үзе дә алар белән бөтен бәйләнешен өзде. Алар аның яшь йөрәгендә мәңге төзәлмәс авыр яра гына калдырдылар.
Бервакытны күрше хатын аңа әнисенең яңадан кулга алынуын әйтте. Һаҗәр кашларын кысып,
— Бик яхшы иткәннәр, — диде. Ә икенче бер көнне, кич белән, Һаҗәр эштән кайтып, ашарга гына утырган иде, ишек дөбердәттеләр. Валентина Андреевна ишек ачарга чыкты һәм бераздан кире борылып кереп,
— Һаҗәр, сине ниндидер бер ир кеше сорый, — диде.
— Кем ул? Нигә өйгә керми.
— Белмим. Бирегә генә чыксын ди.
«Кем булыр икән?» дип Һаҗәр урыныннан торды да кухняга чыкты. Анда өстенә арзанлы соры костюм, аягына таушалып беткән ботинкалар кигән, йөзен сакал-мыек баскан ир уртасы бер кеше басып тора иде.
— Кызым, — диде ул Һаҗәргә каршы атлап. Көтмәгәндә әтисен күргән Һаҗәр, бүлмә ишеген ябарга онытып, туктап калды.
__ Кызым, — дип кабатлады Хәбибрахман тагын да әкренрәк тавыш белән. — Әллә танымыйсыңмы?
Һаҗәр ишеккә сөялгән килеш, аңа озак карап! торды, аннары әкрен генә: • . . j
*’5
— Сезгә ни кирәк? — диде. Ул тыныч булырга тырышты.
— Кызым, ишекне яп әле, — диде ата баскан урынында тапталып. — Сөйләшик. Без ятлар түгел, үпкәләшүне онытыйк.
Һаҗәр ишекне япты һәм ишек каплап торган тәрәзә ачылып китеп, бүлмәгә кояш нурлары тулды. Аларның бер өлеше Һаҗәрнең йөзен, чәчләрен яктыртты.
— Кызым, — дип ата бер үк сүзне кабатлады, — Үги анаң аркасында булды инде ул эшләр. Хәзер ул юк. Сиңа да әтиең барында бо- .лай җиде ят кешеләрдә ач, ялангач яшәү килешмәс. Әйдә үзебезгә кайтыйк, кызым. Үзең хуҗа булырсың. Теләсәң укуыңны да дәвам иттерерсең...
Һаҗәр үз-үзен чак кына тыеп торды. Ул бер кызарды, бер агарды.
— Мин ач та, ялангач та түгел, — дип тавышын баса төшеЯ әйтте ул. — Сез минем өчен борчылмагыз. Мин хәзер үз көнемне үзем күрә алам инде. «Җиде ят» авыр көнемдә миңа ачык чырай күрсәтеп, жылы канаты астына алды. Ә сез. ... китегез. Хәзер үк китегез! Мин сезне күрә алмыйм!
— Чү, тиле, кычкырма. Кәмперең ишетсә...
— Кимсетмә! Минем аңардан яшерен серем юк. Ул минем анам!
— Кәмпер марҗа анаңмы?!
Хәбибрахманның гаҗәпләнүдән кашлары маңгаена күтәрелделәр.
— Ул сездән мең кат яхшы.
— Ә мин?
— Сезне мин белмим! Китегез моннан!
— Кызым, яхшымы, яманмы мин синең туган әтиең...-
— Юк, чын аталар сезнең кебек булмыйлар. Валентина Андреевна, бирегә килегез!
— Чү! Кычкырма.
— Валентина Андреевна!
Борчылган кыяфәттә Валентина Андреевна килеп чыкты.
— Ни булды, Һаҗәр?
— Менә бу кешене... сөрегез, китсен ул!—диде, һәм йөзен куллары белән каплап, бүлмәгә йөгерде. Чал чәчле, ябык гәүдәле, карт укытучы, үзенең кечкенә күзләре белән кешене баштан аяк карап чыкты да, сабыр гына тавыш белән:
— Сез кем буласыз? — дип сорады.
— Мин Һаҗәрнең туган әтисе булам, — диде ул.
Валентина Андреевна аны тагын да җентекләбрәк күзәтеп, башын чайкап куйды.
— Эх, сез, ата, ата! Мин сезне күптән күреп әйтергә теләгән идем: сез бу мактаулы исемгә лаеклы кеше түгел. Сез... белмим сезне кем дип атарга. Үтенәм сездән, калдырыгыз минем бусагамны.
Хәбибрахман күзләрен акайтып, ачу белән аңа карады да:
— Сез минем кызымның башын әйләндергәнсез. Сез аны алдап, асрау итеп тотасыз. Мин моңа юл куймам!—дип кычкырды. Валентина Андреевна ябык кулы белән ишеккә күрсәтеп,
— Юлыгызда булыгыз, — диде һәм ачык итеп өстәде: — Мерзавец!
Һаҗәр озак елады. Валентина Андреевна аны юатып та, үгетләп тә карады, ләкин туктата алмады. Бары Наиль килгәч кенә ул күз яшьләрен сөртте.
— Ни булды? — дип Наиль борчылып сорады.
— Берни дә, Наиль, бблай гына.
— Син елагансың?
Сорашма, Наиль, кирәкми, үтенәм...
Чәй эчкәч, Наиль Һаҗәрне бакчага чакырды.
46
— Бүген бармыйм, Наиль, ачуланма, — диде Һаҗәр. — Күрәсев кәефем начар.
— Мин бу кичне синең белән үткәрергә теләгән идем. Иртәгә ки- тәм бит.
— Кая китәсең? — дип Һаҗәр куркып сорады.
— Москвага. Чакыру килде инде.
— әле берәр атна торырсың дип уйлаган идем. Алай булгач.^ барыйк. Тик күңелем боекка ачуланма, ярыймы.
Валентина Андреевна да Наильнең китәсен белгәч, Һаҗәргә барырга кушты. К ■
Алар урамга чыктылар. Һаҗәр бик уйчан иде. Яз башында анын йөрәгендә туган яңа тойгылары соңгы вакытларда көчәеп киттеләр. Ләкин табигате белән артык сабыр булган, бала чакта хәтсез күп кимсетелүләрне кичергән һәм яшьтән үк кешеләрдән читләшеп, үз эченә бикләнеп яшәргә өйрәнгән Һаҗәр үзенең эчке дөньясындагы халәтне укулар ахырына кадәр яшереп килә алды. Аның иң якын дуслары — Мөнирә белән Ләлә дә бернәрсә диярлек сизенмәделәр. Һаҗәр яхшы, тырышып укыды. Шуңа күрә аның иптәшләренә Һаҗәрнең бөтен күңеле укуда гына кебек тоелды. Барысы да аңа унсигез яшь икәнен оныттылар. Ә ул, үз яшендәге барлык кызлар кебек, яшьлек романтикасыннан, яшьлек сыйфатларыннан читтә түгел иде. Аның йөрәгендәге чаткылардан тора-бара дөрләп янарга әзер торган утлар кабынды. Дөрес, үзендә булган барлык ихтыяр көче белән ул аларны күрсәтмәскә тырышты. Эчтән янды, эчтән сызды. Шулай да йөрәккә йозак салырга мөмкин түгел иде.
Алар Ленин бакчасының текә баскычларыннан югары күтәрелделәр. Наиль биергә тәкъдим итте. Башка чакларда биергә яраткан Һаҗәр бүген каршы килде.
— Башым авырта, — диде ул. — Әйдә берәр җиргә утырып торыйк.
Алар, бакчаның иң ерак почмагына китеп, аулак урындыкка утырдылар. Сирень агачларының куе яфраклары арасыннан төнге Казан күренә иде. Шәһәр тәмам ут диңгезендә. Түбәннән урам шау-шуы, трамвай тавышлары, автомобиль гудоклары ишетелә. Кайдандыр музыка тавышы килә. Кай чагында Куйбышев урамы буйлап килгән автомобиль утларыннан каршыдагы зур таш йортларның биек стеналары яктырып китә. Кайчакта трамвай дугасыннан чыккан электр утлары яшен яшьнәгәндәй булып китә дә, бер генә секундка тирә-як зәнгәрсу төскә күмелә, аннары тагын йомшак караңгылык канат җәя.
Шул төнге шәһәргә карап, Напль үзәнең «Яма Казан» исемле шигырен яттагн укыды. Һаҗәр Идел дулкыннарын, Казан уртасыннан утә торган зур пароходларның утларын, опера театрының мәһабәт бинасын һәм тагын бик күп, бик күп яңа йортларны, бакчаларны, төз урамнарны үз күзе белән күргән кебек булды.
— Яхшы язгансың, — диде Һаҗәр. Кызның эчкерсез сүзләре шагыйрьнең нечто кылларын чиерттеләр, ахырысы, ул җанланып китте.
— Бу шигырь диңгездән бер тамчы. Казан турында мин көчем җитсә, "романнар язар идем. Биредә бит кешелекнең даһие Ленин яшәгән. Кем белә, бәлки, менә шушы бакчадан шәһәр утларына карап, ул безнең бәхетебез, безнең киләчәгебез турында уйлагандыр. Биредә Ленинның, якын көрәштәшләре: Молотов, Киров, Бауман, Свердлов яшәгәннәр. Яшь Толстой, яшь Горький монда булганнар. Дәртле Тукай ялкынлы Хөсәен Ямашев, курыкмас Мулланур Вахитов монда гомер иткәннәр. Ә никадәр галимнәр, акыл ияләре монда яшәгән. Уйласаң ис китәрлек бит!
Кинәт Һаҗәр сүзне икенчегә борып җибәрде.
— Наиль, хат язарсыңмы?
47
— Әлбәттә. Барып житү белән үк.
— Бәлки, онытырсың?
— Мин? Гомерем буена онытачак түгелмен» Һаҗәр.
— Ул шулай әйтелә генә, Наиль.
— Исбат итәргәме?!
Бу минутта Ыаиль теләсә нәрсә эшләргә әзер иде. Һаҗәр аңа күзләрен тутырып карады.
— Кирәкми, Наиль. Мин сиңа ышанам...-
15
Яшьлекнең гомергә онытылмаслык көннәре күп була. Ләкин шул= онытылмас көннәр арасында, аеруча истәлекле көннәр дә бар әле. Мөнирәнең тормышында андый көннәр икәү иде. Беренчесе — урта мәктәпне тәмамлау көне.
Түбәнрәк классларда укыган чагында бу көн, күктәге йолдыз шикелле ерак булып, хәтта ул һичкайчан килмәс кебек тоела иде. Ләкин- ул көн килде. Алар барлык имтиханнарын бирделәр. Ә кич белән бергә жыелышып, үзләренең классларына керделәр. Монда һәрнәрсә аларга таныш иде. ләкин алар беренче тапкыр бу класска бүтән кешеләр булып, зурлар булып керделәр. Алар бер-берсенә сыенышып, класс уртасында басып тордылар. Шунда булган кызык хәлләрне исләренә- төшереп, озак көлештеләр. Шул ук вакытта аларның күзләрендә сагыш бар иде — алар үзләренең класслары белән саубуллашалар иде...
Мөнирәнең күңелендә аеруча эз калдырган икенче көн — анын. беренче тапкыр институт бусагасыннан атлавы иде. Монда бөтен нәрсә яңа, кызык иде. Мәктәптә алар парталар артына утырырга күнеккәннәр иде, ә монда кайтармалы урындыклар, сәхнә, кафедра, ап- пак сакаллы, аппак бүрекле профессорлар. Мөнирә лекциягә килгәндә профессорның һәрбер сүзен язармын дип уйлаган иде, ләкин бер генә сүз дә яза алмады. Профессор шул хәтле яңа, кызык нәрсәләр сөйли иде, Мөнирә тын алуын онытып, тыңлап кына торды.
Аппак сакаллы профессорның йөзендә ниндидер йомшак, хатын-кызларга хас сызыклар бар иде, ә зәңгәр күзләре шул хәтле җанлылар һәм җитезләр иде, Мөнирә аларны хәтта кырда үскән күк чәчәкләргә ошатып куйды.
— Сез балалар түгел инде, сез бездән, картлардан укырга һәм эшләргә өйрәнергә, иртән дүрттә торырга, кич унбердә ятарга тиешсез,— диде профессор һәм аның бу сүзләре шул кадәр гаҗәп һәм яңа тоелдылар. Мөнирә соңыннан аларны көнлек дәфтәренә дә теркәп куйды.
— Биология, — диде профессор,—тормыш турындагы фән... Без аны өйрәнергә тиешбез.
Икенче көнне алар анатомия театрында лекция тыңладылар. Бу зур, якты залга Мөнирә гаҗәеп бер музейга кергән кебек керде.^ Стена буендагы скелетларга, күзлекле, зур сакаллы, мундирлы профессорларның стенадагы рәсемнәренә озак карап йөрде.
Лекция укучы профессор бу театрның салынуына 100 елдан артык вакыт үткәнлеген, кайчандыр монда гади керосин лампасы яктысында- укыганлыкларын әйтте һәм түшәмнән асылынып торган лампага озын кулы белән күрсәтте. Аннары ул укырга һәм укырга кирәклеген, бер ел ярым эчендә алар ун мең латин сүзе генә өйрәнергә тиеш икәнлекләрен әйтте.
Лекциядән кайткан чагында Мөнирә бу ике көн эчендә шул хәтле күп, яңа әйберләр ишетүдән башы әйләнүен сизде.
— Тапя, — диде ул дустын култыклап, — бу ун мең латин сүзен без кайчан да булса өйрәнә алырбызмы соң?
48
— һичшиксез.
Таня Владимирова унынчыны бетергәч, шулай ук медицина институтына керде. Алар Мөнирә белән бер группада иделәр һәм институтны тәмамлаганчы да, тәмамлагач та бергә булырга вәгъдәләштеләр.
Башта алар гомуми фәннәрне генә үттеләр. Аннары кеше сөякләрен өйрәнә башладылар. Беренче тапкыр аларның берсе дә кеше сөяген кулына алырга батырчылык итмәде, чиркандылар. Ләкин кызыксыну шул хәтле көчле иде, алар бу чиркануны бик тиз җиңделәр, хәтта төркем-тәркем җыелышып, анатомия театрына, мәетләрне карарга да бара башладылар. Башта алар мәетләргә ишекне әз генә ачып карыйлар да, шунда ук йөгерешеп китеп тә баралар иде. Соңыннан әзрәк ияләштеләр. Бигрәк тә Таня тиз ияләште. Бары хәзер генә Мөнирә аның никадәр нык ихтыярлы икәнен белде.
Вакыт бик тиз үтте. 1\ай арада көзге караңгы төннәр бетеп, Казан урамнары аппак кар белән капландылар да, тәрәзәләр гаҗәеп чәчәкләр белән бизәлделәр.
Бер көнне Мөнирә лекциядән бик борчылып кайтты.
— Әни, безнең бүлмәдә нинди ис, — дип сорады ул. Суфия ханым һаваны иснәп,
— һичнинди ис юк, кызым, — диде.
— Әни, тоймыйсыңмыни, формалин исе тулган ич!
Төнлә Мөнирә тынычсыз йоклады. Төшендә аны бүген үзе ярган мәет эзәрлекләде һәм ул кая качарга белмичә, кроватенда айкалды...
Иртән лекциягә ул көч-хәл белән генә барды. Ә кич кайткач,
— Әни, мин авырыйм, — диде.
Мөнирәнең газапланулары бер айга сузылды һәм аның күңелендә элек энә очы кадәр генә булган шик, көннәр үткән саен, өзлексез үсә барды һәм ахыр килеп, бер көнне ул әнисенең муенына сарылып, соңгы бер ел эчендә беренче тапкыр үксеп елап җибәрде.
— Әни, мин булдыра алмыйм, булдыра, алмыйм, — диде ул. Суфия ханым аның башыннан сыйпап юатты һәм үз-үзен кулга алырга кирәклеген, моның вакытлы бер хәл икәнен сөйләде.
— Фронтта чакта башта мин дә кан күрде исәм, хәзер һуштан яза идем. Ә соныннан өйрәндем. Тик кыю булырга, хисләргә бирелмәскә генә кирәк, кызым. Син бит көчле кыз, синең моны гына җиңәрлек көчең бар.
— Юк, әни, син мине юатма. Соң булмас борын мин икенче уку йортына күчим. Күрәсең мин ничек ябыктым, кибеп бетәм бит. Син мине к-ызганмыйсыңмыни.
Мөнирә чыннан да бик нык ябыккан иде. Суфия ханым моны күрә һәм эченнән бик нык борчыла иде. Шулай да ул кызына башка уку йортына күчәргә киңәш бирмәде.
— һәр эштә үзенең авырлыгы була, — диде ул уйчан гына.— Надан кеше генә геологның яисә инженерның, артистның яисә укытучының эше җиңел дип уйлый. Тормышта иң начар эш — җиңел Тол сайлау. Юк, кызым, син кыенлыкларны җиңәргә тиешсең.
" — Әгәр мин булдыра алмыйм икән. Мин бит теләмим түгел. ... Мин булдыра гына алмыйм, әни.
СусЬия* ханым чиксез зур түземлелек белән Мөнирәдә үз-үзенә ышаныч тәрбияләде, аңа кыенлыкны җиңәргә булышты, медицина өлкәсендә үзе белгән, ишеткән, китаплардан укыган хәлләр турында сөйләде. Аны театрга — «Күзләр» пьесасын карарга, кинога —«Подруги» картинасын карарга алып барды.
Таня Мөнирәнең институтны ташларга җыенуын белгәч, чын күңеленнән ачуланды.
_ Син узеңне-үзең кулга ала белмисең! диде ул.-
— Сиңа шулай әйтүе җиңел ул, Таня. Син бит һичнәрсәдән ку- •рыкмыйсың, һичнәрсә сине газапламый.
— Дөрес түгел! Түгел! Тимер кешеләр юк. Моны син аңларга тиешсең.
Бу сөйләшүләр бушка китмәде. Мөнирә «төзәлә» башлады. Хәзер ул мәетләр, сөякләр турында борчылмыйча, чирканмыйча сөйли ала иде. Ә бер көнне ул әнисен кочып,
— Әни, мин сине элек башка 1кеше дип уйлый идем. Син чын кеше икәнсең. Институттан чыгарга киңәш бирмәвең өчен мин гомерем буе сиңа рәхмәт укыячакмын. Әни, мин синең белән горурланам! — диде.
Кызының бу сүзләре Суфия ханымның күңелен нечкәртеп җибәрде.
— Рәхмәт, акыллым, рәхмәт. Мин бит синең шулай буласыңны алдан белдем.
— Таняга да рәхмәт. Ул да миңа күп ярдәм итте.
Лекцияләр, семинарлар, дәрескә хәзерләнүләр, имтиханнар бөтен вакытны алдылар. Мөнирә элекке дуслары белән сирәк-сирәк кенә очрашты. Ләкин бала чагында, мәктәп парталарында туган дуслык онытылмады. Очрашырга мөмкинлек булмаган араларда, ашыгучан кул һәм мәхәббәтле йөрәк белән язылган хатлар, телефонда сөйләшүләр дәвам итте. Ә инде бәйрәмнәрдә алар һәрвакыт бергә булдылар.
Кышкы каникуллар вакытында Наиль Казанга кайткач, Ләлә, Хафиз, Һаҗәр, Наиль, Мөнирә, барысы бергә җыелып, мәктәпләренә бардылар. Петр Ильич һәм үзләренең бүтән укытучылары белән бик озак сөйләшеп утырдылар. Ике арадагы дулкынлану чиксез иде.
Шул ук көнне кич белән дуслар Мөнирәләрдә җыелдылар. Һәркем соңгы вакытларда үзенең башыннан үткән хәлләр турында сөйләде. Профессорлар, лекцияләр, көтепханәләр, методлар телгә алынды. Наиль аеруча бер җылылык белән Москва шагыйрьләре һәм язучылары турында сөйләде. Институтта аларның байтагы иҗат семинарлары алып баралар икән, шуңа күрә ул алар белән якыннан аралаша икән.
Иске танышлар, иске белешләр дә онтылмады. Галим Урманов турында сөйләгәндә Мөнирәнең йөзенә җиңелчә кызыллык йөгерде. Ул үзенең дулкынлануын дусларына сиздермәс өчен, рояльнең капкачын ачып, уйный башлады. Хафиз аның уйнавын бер кулын кара костюм кесәсенә тыккан хәлдә, өстәл янында басып, Наиль күзләрен кулы белән каплап, комод өстенә таянган хәлдә, Ләлә белән Һаҗәр, ике яктан Мөнирә утырган урындык аркасына таянган хәлдә тыңладылар:
Бу вакытлы гына юксынуым, Дусларымның исе китмәсен. Тик ярата белгән кеше генә Сагына шулай үзенең иркәсен...
Алар кичке унда гына таралыштылар. Очрашу бик күңелле булды, ләкин Мөнирә үзенең иптәшләре арасында үзен ялгыз итеп сизде. Ул Наильдән күзләрен ала алмый утырган Һаҗәрнең бәхетлелеген, Ләлә- нең Хафизга серле итеп пышылдауларын, керфек сирпеп карауларын барысын да, барысын да күрде һәм үз мәхәббәтенең шундый булмавына чын күңелдән әрнеде.
Суфия ханымның авылга командировкага киткән чагы иде. Дусларын озаткач, Мөнирә бер үзе каласы килмәде. Таняларга кунарга китте.
Мөнирә барып кергәндә алар әнисе белән чәй эчеп утыралар иде.
—- Рәхмәт, Мария, яхшылык теләп йөрисең икән, — диде карчык.
Таня белән йокларга яткач,.Мөнирә аңа күңеле ямансулавы турында сөйли башлады.
4. ,с. Ә.' № 4
49
50
— Ник ул алай ш^эн, Танюша?
Ут сүндерелгән иде. Таня торып кроватена утырды.
— Син аны бик сөясеңме?
— Белмим, — диде /Мөнирә, — кайчагында мин бүтәнне сөям кебек, тоела. Ул еракта бит.
— Ә син йөрәгеңне кысып тот, Мөнирә. Бик кыен булганда, мин шулай эшлим, җиңелрәк ул.
— Әллә сиңа да, Танюша, ямансу буламы?
— Була, — диде Таня җиңелчә көрсенеп. — Ләкин мин йөрәгемне үземә буйсындыра алам.
— Бу бик кыендыр бит?
— Кыен...
Галимнән биш ай чамасы хат юк иде инде. Моннан бер атна элек: Мөнирә аңа үзенең өченче озын хатын салды һәм «әгәр дә җаваД1 бул- маса, бу соңгысы булыр» дип үзенең тирән үпкәсен белдерде, һәркөн, Институтка китәр алдыннан да, аннан кайткан чагында да ишеккә кадакланган хатлар ящигын ачып карый иде ул. Анда я әтисеннән, я кардәшләреннән, я Наильдән хатлар була иде, ә Галимнән ник бер генә хәбәр булсын.
Бер көнне, тымызык апрель кичендә, Мөнирә Институттан кайтышлый Бутлеров урамы буйлап төште. Аның өстендә кара пальто, башында киң кырлы кара эшләпә, кулында кечкенә портфель иде. Аяк атлаганда чабулары астыннан ак халаты күренеп, күренеп китте. Бүген ул иртәдән бирле уйчан һәм сагышлы иде.
Бутлеров урамында, ишек алларында, биек-биек агачлар үсә. Ул көнне алар яфрак ярмаганнар, ялангачлар иде әле. Шул ялангач агачларның башларында оялар ясап кайнашкан кара каргалар йөрәкне җилкендереп җибәрә торган тавышлар белән карылдашалар иде. Мөнирә ихтыярсыз туктап, аларга берничә минут чамасы карап торды. Аннары көрсенеп куйды һәм ни өчендер Кәшифне исенә төшерде.
Кәшиф көн саен булмаса да ике көнгә бер килеп китә иде. Мөнирә аңа ияләшеп китте. Ул килмәсә хәтта күңелсезләнә башлады.
Мөнирәнең Кәшифкә булган карашының үзгәрүе Суфия ханымны шактый борчый һәм гаҗәпләндерә иде. Ул кызының үзеннән ераклаша башлавын, үзенең эч серләрен аңа барысын да ачып бирмәвен сизә иде. Элек Кәшиф турында сүз чыкса Мөнирә кашларын җыер(ып, «Әни!» дип бер сүз белән кырт кисә иде, хәзер исә һични әйтми, ләкин ана күзләре аның яңак очлары кызаруын бик ачык күрәләр.
Кич белән Кәшиф Мөнирәне театрга чакырды. Ә театрдан кайтканда Мөнирә беренче тапкыр аңа үзен култыкларга рөхсәт итте. Бауман урамы буйлап алар театрдан алган төәссөрәтләре турында бик күңелле сөйләп килделәр. Кабан буена чыккач, Кәшиф үзенең мәхәббәте турында сөйли башлады.
— Мөнирә, син һаман әле миңа ышанмыйсың. Әгәр дә мин синен вәгъдәңне алмасам, минем өчен дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмый, мин янып бетәчәкмен. Хәтта үз-үземә кул салу дәрәҗәсенә җитәчәкмен... — диде. Мөнирә иңбашларын җыерды.
— Менә тагы...
Ике айлап вакыт үтте. Бер көнне Мөнирә институттан кайтып өйгә кергәндә, гадәте буенча, почта ящигын ачып карады. Аннан ниндидер хатлар чыкты Ләкин бүген хатлар кызны әүвәлгечә яшерен өмет белән сискәндереп жибәрмәделәр. Ул сумкасындагы ачкыч белән ишекне ачып, өйгә керде һәм хатларны, адресларын да карамыйча, залдагы өстәлгә ташлап, үз бүлмәсенә узды.
— Кемнән? — дип сорады Суфия ханым.
— Белмим, карамадым. Туйдым инде хатлардан. • л
51
Суфия ханым хатларны карый башлады. Берсе а'вылдан, икенчесе Галим Урмановтан иде. Мөнирә аның исемен ишеткәч, бүлмәсеннән йөгереп чыкты. Ул инде костюмын һәм биек үкчәле туфляларын салып өлгергән иде.
Конвертны ул үз бүлмәсенә кереп ачты. Конверт эченнән озын хат һәм рәсем чыкты. Мөнирә рәсемгә озак карап торды.
Чак кына борылган баш. Нык, батыр йөз, горур һәм үткен караш, безкозыркасының ефәк тасмасын җил читкә очырткан, форменкасының ак якасы да чак кына күтәрелә төшкән.
— Әни, кара, Галим ничек үзгәргән! —дип Мөнирә рәсемне күтәреп, әнисе янына йөгерде.
Суфия ханым рәсемне кулына алып,
— Нинди бөркет! — дип сокланды.
— Әни, ничек тазарган ул.
— Армия кешене чыныктыра.
Мөнирә яңадан үз бүлмәсенә йөгереп керде һәм. хатны укый башлады.
.«Мөнирә!
Синең өч хатыңны берьюлы алдым. Минем өчен нинди зур шатлык булды бу, белсәң иде. Алар минем кайтуымны көтеп, өелеп торганнар. Ә мин диңгездә идем...»
Хат вак хәрефләр белән ике бит язылган иде. Мөнирә аны тын да алмыйча укып чыкты. Аннары тирән уйга чумды.
Кич озак утырганга иртән Мөнирә соң уянды. Күзен ачканда аның янында бик нык борчылган әнисе басып тора иде.
— Әнкәй, ни булды? — дип ул урыныннан сикереп торды.
— Тор, кызым, — диде ана тирән дулкынланган тавыш белән, — тор.
— Ни булды, әни? Нигә чыраең качкан?
— Әнә, тыңла...
Радиода иптәш Молотовның чыгышын тапшыралар иде. Мөнирә зур ачылган күзләрен репродукторга текәп, тыңлый башлады.
— ... Совет хөкүмәте һәм аның башлыгы иптәш Сталин миңа түбәндәге белдерүне ясауны тапшырдылар:
Бүген, иртән 4 сәгатьтә, Советлар Союзына нинди булса да дәгъва белдермичә, сугыш игълан итмичә, Германия гаскәрләре безнең илгә һөҗүм иттеләр...
— Әни, сугыш! — дип кычкырып җибәрде Мөнирә һәм әнисен кочаклады.
— Әйе, фашистлар безнең илебезгә һөҗүм иткәннәр.
Суфия ханымның йөзенә тирән кайгы чыккан, ләкин күзләре коры иде.
— Әти, Галим... — дип пышылдады Мөнирә.
— ... Хөкүмәт сезне, Советлар Союзының гражданнары һәм гражданкалары, данлыклы большевистик партиябез тирәсенә, Совет хөкүмәтебез тирәсенә, бөек юлбашчыбыз иптәш Сталин тирәсенә сафларыгызны тагын да тыгызрак тупларга чакыра.
Безнең эшебез хаклы. Дошман тар-мар ителер, җиңү безнең якта булыр!
— Әйе, җиңү безнең якта булыр, — дип кабатладылар ана белән кыз.
Бераздан Лэлә белән Һаҗәр йөгереп килделәр. Алар да бик нык борчылганнар иде.
— /Мөнирә, нишләп син өйдә утырасың, — диде Ләлә сүзләрен йота-йота... — Бөтен Казан купкан. Репродукторлар алдында митинглар...
Кинәт ул комод өстендә ике хәрби кешенең — Мөнирәнең әтисенең һәм Галимнең рәсемнәрен күреп, туктап калды. Һаҗәр дә күзләрен ала алмыйча аларга карады. Аннары кызлар икесе дә берьюлы артларына борылдылар. Суфия ханым белән Мөнирә рояль янында янәшә басып торалар иде. Ләлә белән Һаҗәр аларга ташландылар. Һәм барысы бергә кочаклашып, бер җан, бер тән булып суладылар.
/Мөнирә әнисе яныннан китеп, язу өстәле каршында эленеп торган Сталин рәсеме алдына килде. Бер секунд чамасы, эченнән ант биргән шикелле, аңа карап торды, Һәм артына борылып,
— Я, кызлар, без нишлибез? Явыз дошман сөекле Ватаныбызга һөҗүм иткән. Безнең шәһәрләребезне, авылларыбызны яндыра, тыныч кешеләрне үтерә. Без, комсомолкалар, нишләргә тиешбез? Сез уйладыгызмы? — диде.
— Уйладык, — диде Һаҗәр. — Райкомга барыйк. Безне бүген үк фронтка җибәрсеннәр. Без санитаркалар була алабыз.
— Дөрес, мин дә дәү әнигә шулай дип әйттем, — дип кушылды Ләлә.
Мөнирә әнисе алдына килде.
— Әни. — диде ул дулкынлануын мөмкин кадәр сиздермәскә тырышып, — мин барам.
Ана җавап бирүдән элек Мөнирәнең, аннары Ләлә белән Һаҗәрнең күзләренә карады. Ул аларның теләкләренең җитдилеген, тирәнлеген белергә теләде һәм канәгать булды, ахырсы, эчке тирән тавыш белән:
— Бар, кызым, барыгыз, кызларым!—диде.
(Дәвамы киләсе санда).