Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮГАРЫ ИДЕЯЛЕ ПОЭЗИЯ ӨЧЕН 



 Татар совет поэзиясе, Советлар Союзындагы барлык башка халыкларның поэзиясе кебек үк, узган еллар эчендә зур уңышларга иреште һәм үзенең тагын да югарырак күтәрелешенә таба бара. Дөрес татар совет поэзиясендә элек тә җитди кимчелекләр булды һәм алар бүген дә бар әле. Моны беркем дә инкарь итеп тормас, әлбәттә. Ләкин аның уңышларын да беркем дә инкарь итә алмый. Моны бары тик бу уңышларны күрә алмаучы, бу уңышларга шатлана алмаучы кешеләр генә, горурланырлык бер нәрсәләре дә булмаган, нәсел-нәсәпсез космополитлар гына инкарь итәләр. Мәсәлән, Латиф Җәләйиең үткән елгы мәкаләләрендә шул космополитлар йогынтысы бик ачык чагыла. Бсзйең укучыларыбызга СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы экспедициясе исеменнән тәкъдим ителә торган бер мәкаләсендә Латиф Җәләй совет кешеләре хәзерге татар шагыйрьләрен, алар- ның шигырьләрен яратмыйлар, укый алмыйлар имеш дигән уйдырма гайбәт белән чыга. Л. Җәләй совет поэзиясенә яла ягу белән генә чикләнми, ул хәзерге совет шагыйрьләренең әсәрләрен басып чыгармаска тәкъдим итә. Мин биредә кайбер иптәшләребез- нең тәнкыйть мәкаләләрендәге, Җәләй кебекләргә ярдәм итә торган, аларны мондый чыгышларга канатландыра торган моментларга тук- талмакчы булам. Безнең кайбер тәнкыйтьчеләребез татар поэзиясе уңае белән белдергән дөрес фикерләрендә поэзия турында гомумән сөйлиләр, аның аерым җитешсез- лскләрен конкрет рәвештә күрсәтәсе урында, поэзиягә гомумән алып бәя бирәләр һәм нәтиҗәдә, кайвакыт татар совет поэзиясе гомумән бөтен нәрсәдән артта калып бара булып чыга. Мондый момент Гази Кәш- 

115 
 
 
шафның «Тарихи карардан соң» дигән мәкаләсендә дә («Совет әдәбияты» № 8, 1948), Хәсән Хәйринең «Сугышчан поэзия өчен» дигән мәкаләсендә дә («Совет әдәбияты» № 5, 1948) бар. Иптәш Шәриф Сайкин тагын да арырак китә. Журналның 10 номерында ул турыдан-туры: «Сугыштан соңгы поэзиябездә исә художество тирәнлегенең, идея югарылыгының җитешмәве нык сизелә», дип белдерә. Бу бөек Ватан сугышыннан соңгы бөтен татар совет поэзиясе турында әйтелгән. Сайкин моның белән генә дә чикләнми, ул ниндидер архивларны актара һәм аларда заман тарафыннан ташла- нылган сугыштан соңгы шигырьләрне таба. Ул сугыштан соң иҗат ителгән күп кенә шигырьләрнең гүяки «заман сынавын үтә алмаулары», «бер мәртәбә укылгач та архивка ташлана барулары» турында белдерә. Бу нинди шигырьләр соң? Автор алариы күрсәтми. Алар, Сай- кинның икенче урында әйтүенчә, «эчтәлеккә аеруча басым ясап, формага игътибарны йомшарта» торган шигырьләр булса кирәк. Шулай ук гомуми бәя бирүне без Хатип Госман иптәшнең «Совет әдәбияты» ның ун номеры» дигән мәкаләсендә дә , («Кызыл Татарстан», 4 декабрь, 1948 ел) очратабыз. Журналның ун номерында басылган барлык шигырьләр арасында ул «укучының игътибарын җәлеп итә алырлык» дүрт кенә шигырь булуын күрсәтә. Калган шигырьләр барысы да, Хатип Госман иптәшнең фикеренчә, укучының игътибарьи?а лаеклы әсәрләр түгел. Мин шулай ук Хәсән Хәйри иптәшнең югарыда әйтелгән мәкаләдә революцион романтизм турындагы белдерүләрен дә әдәбияттагы космополитларга совет поэзиясен токтымалга хурлап күрсәтергә ярдәм итә торган момент дип исәплим. Хәсән Хәйри иптәш бу мәкаләсендә татар шагыйрьләренең әсәрләрендә революцион романтизм барлыгын инкарь итә. Ул болай дип яза: «Биредә тагын социалистик реализмның аерылгысыз бер өлеше, бер сыйфаты булган революцион романтизм турында да әйтеп китәргә, шагыйрьләрнең исләренә төшереп үтәргә кирәк. Без хәзергә әле бүгенге поэзиябездән революцион романтизм белән сугарылган бер генә үрнәген дә күрсәтә алмыйбыз». Шушындый белдерүдән соң иптәш 
Хәйри болай дип дәвам итә: «Революцион романтизмның үрнәкләре безнең татар совет поэзиясендә дә юк түгел». Сез, биредә иптәш Хәйри үз-үзенә каршы килә дип уйламагыз. Юк, ул аннан ары болай дип яза: «Һади Такташның «Киләчәккә хатлары», һичшиксез, шуның беренче яралгысы булып тора. Ул әсәрдә реализм белән революцион романтизмның берлеген тудырырга омтылу ачык сизелә». Күрәсез, биредә каршылык юк. Хәйри иптәшчә, татар совет поэзиясендә революцион романтизмның үрнәкләре булган, ләкин инде күптән, мәрхүм Такташ заманнарында ук булган. Ә хәзер, янәсе, андый үрнәкләр юк. Моннан нәрсә килеп чыга соң? Шул килеп чыга: әгәр дә хәзерге татар поэзиясендә , революцион романтизм юк икән, ул вакытта социалистик реализм да юк. Иптәш Хәйри, әлбәттә, алай дип әйтергә теләми, ләкин ул логик рәвештә шулай килеп чыга. Чөнки революцион романтизхм социалистик реализмның аерылгысыз бер өлеше ул. Димәк, безнең шагыйрьләребез социалистик реализм методы түгел, ниндидер башка метод кулланалар булып чыга. Шулай ук тәнкыйтьче Г. Халит иптәш үзара сөйләшүләр вакытында безнең поэзиянең теге яки бу вәкилләрен шагыйрь түгел, бәлки .халтурачылар дип атый. Ләкин шунысы сәер: ул ни өчендер үзара сөйләшүләрдә шагыйрьләргә шундый гаеп ташлап та бу турыда матбугат аша сүз әйтергә батырчылык итми. Безнең кайбер тәнкыйтьчеләребез Ә. Юнысның «Уңыш» исемле поэмасын баштан-аяк формалистик әсәр итеп карау ягында торалар. Мин бу мәсьәләдә Хатип Госман иптәш бе


 
 лән кушылыр идем. Ул үзенең мәкаләсендә бу поэмага түбәндәгечә бәя бирә: «Бу поэма шагыйрьнең иҗат активлыгы күтәрелә баруын күрсәтә. Шагыйрь бу әсәрендә Бөек Ватан сугышында җиңеп чыккан патриотның колхозга кайткач, хезмәт фронтында югары уңыш өчен көрәштә күрсәткән батырлыкларын мактап җырлый һәм әсәр сугыштан соңгы хезмәтнең сокландыргыч җиңешләрен күрсәтү белән тәмамлана». X. Госман иптәш авторның бу әсәрдә төп герой образын сурәтләгәндә уңышлы строфалар бирүен күрсәтеп үтә. Ул шулай ук әсәрнең шактый кимчелекләре дә булуын, бу кимчелекләрнең шагыйрьдәге сентиментальлек тенденциясеннән, геройны җанлы вакыйгалар эчендә күрсәтмәүдән гыйбарәт икәнлеген әйтеп уза. Шагыйрьнең форма бизәге хакына эчтәлекне кимсетүгә баруыннан мисаллар китерә һәм моның формализмга авышу 
дигән сүз икәнлеге турында кисәтә. Минемчә, Ә. Юныс иптәш дөрес тәнкыйтькә колак салса, бу тенденцияләрдән киләчәктә тиз котылыр. Сүз ахырында шуны әйтергә кирәк: без тиздән кайбер шагыйрьлэ- ребезнең эш нәтиҗәләрен күрербез. Мин Ә. Ерикәй, С. Хәким, Ш. Мөдәррис, Зәки Нури һ. б. иптәшләрнең хәзер производствода ята торган поэмаларын күздә тотам. Мин тән- кыйтьчеләребездән, ул поэмалар дөньяга чыгу белән үк, моннан элек Ш. Маннурның «Казан кызы» һәм Ә. Юнысның «Уңыш» поэмасы белән булган кебек, дәшми калмауларын бетерүне, аларга җитди игътибар биреп, уңышлы якларын да, шулай ук җптешсезлекләрен дә иптәшләрчә күрсәтеп бирүләрен үтенер идем. Бу безнең татар совет поэзиясен тагын да үстерүгә ярдәм итәр һәм аңа яла ягарга, аны юкка чыгарырга омтылучыларга нык җавап булыр