Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕАТРАЛЬ ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘРНЕҢ АНТИПАТРИОТИК БЕР ГРУППАСЫ ТУРЫНДА

Совет әдәбиятының,. шулай ук совет сәнгатенең, совет театрының бик зур идея, художество, тәрбия көче аларның тормыш белән бик тыгыз, турыдан-туры һәм тирәнтен бәйләнгән булуларында. Совет әдәбияты, совет драматургиясе халыкка шуның белән кадерле һәм якын ки, халык анарда үз эшләренең, тойгыларының, фикерләренең чагылышын таба, совет /әдәбияты һәм совет драматургиясе халыкның сорауларына — теләкләренә җавап бирә, аның белән бергә социализм төзелешендә, армый-талмый алга коммунизмга таба хәрәкәт итүдә катнаша. Совет драматургиясе художество образларында совет патриотизмының тереклек бирүче көчен күрсәтә, шул көч безнең илебездә героизмны массовый ясады, безнең гади кешебезне буржуаз дөньяның теләсә нинди вәкиленнән ун баш югарырак куйды. Социалистик реализмның бик тирән һәм терелткеч чишмәсе — халыкның барлык тарихи иҗаты белән бик тыгыз бәйләнгән булуда. Менә шушында ук совет патриотизмының тереклек бирүче чишмәләре, чөнки, бөтен ж аның белән совет җиренә бирелмичә торып, үз халкыңа карата — коммунистик җәмгыятьне төзүче халыкка карата мәхәббәт ялкыны белән янмыйча торып, совет халкының тормышында яңа нәрсә иҗат итү мөмкин түгел. Коммунизм төзүдә җитәкчелек итүче большевиклар партиясе совет язучыларына, совет' драматургларына шушы турыда сөйли. Буржуаз уракосмополитизм халыкка карата, аның иҗатына карата искитмичә, игътибарсыз мөнәсәбәттә булу белән, искитмәүчән, печелгән, салкын эстетлык һәм формализм белән баглы булган шикелле үк, социалистик реализм да халыкның тормышына һәм эшчәнлегенә карата җанлы, ялкынлы, мәхәббәтле кызыксыну күрсәтү белән, тирән һәм саф патриотик тойгы белән аерылгысыз бәйләнгән. ■Алдынгы рус әдәбиятының барлык тарихы да шуңар ук өйрәтә. Белинскийның реализм өчен ялкынлы көрәше үтәдән үтәли тирән патриотлык тойгысы белән сугарылган иде, чөнки аның язучылардан, драматурглардан, актерлардан таләп иткән сәнгать чынлыгы үз халкына карата тирән мәхәббәткә, Ватанга карата аның тираннардан азат булуы өчен көрәшне тудыра торган мәхәббәткә нигезләнгән иде. Белинский эстетлыкка, «сәнгать өчен булган сәнгатькә», сәнгать дип уйнауга хурлык тамгасын басты; чөнки һәр- бертөрле эстетлык ясалма гына түгел, бәлки антихалыкчыл, үзенең асылы буенча реакцион, антипатриотик, антимилли ул. Белинскийның Чернышевский белән Добролюбов тарафыннан якланган һәм үстерелгән васыятьләре барлык алдынгы рус әдәбияты аша узды һәм аның иң гүзәл традицияләрен тудырды. Рус тәнкыйтенең шушы корифейлары, бөек мәгърифәтчеләре, реалистик әдәбиятның һәм реалистик театрның тәнкыйтьчесе нинди булырга тиешлеген Ү3
101 
 
 
үрнәкләрендә күрсәттеләр. Хәзерге көндә дә Белинокийиың театр турындагы мәкаләләрен дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Ул сәхнәдә тудырыла торган художество образларында үзенең революцион- демократик идеяләрен гәүдәләндерү өчен иң көчле чараны күрә нде. Белинский үз халкын ялкынлы рәвештә сөя иде, аны белә иде — һәм ул театрда да рус халкының аны тарих барлыкка китергән рәвештә күрсәтелүен таләп итә иде. Белинский театр турында язган вакыттан бирле заманалар үзгәрде иңде. Совет халкы иҗтимагый реакцияне тормышка ашыручыларны бәреп төшерде, эксплоататор-паразит сыйныфларны,' һич тә . калдырмас- тан, юк итте, тормышның барлык өлкәләрендә халык иҗатын сокландыргыч рәвештә җәеп җибәрде... Социализм төзелеше, бөек Ватан сугышы вакытында илһамлы патриотик күтәренкелек, сугыштан соң иҗат хезмәтенең барлык халык күләмендәге грандиоз каһарманлыгы совет кешесенең характерында яңа сыйфатларның үсүе, производствода һәм фәндә туктаусыз рәвештә яңаны эзләү — менә боларның барысы да сәнгать өчен, әдәбият һәм поэзия өчен нинди гүзәл материал! һәм совет халкының иң яхшы язучылары, барлык халык шуның белән яши торган иҗат энтузиазмына бирелеп, гомуми эшкә үз өлешләрен кертергә тырышалар, халык файдасына булган һәрбер намуслы идеологии эшкә партиябезнең нинди югары бәя биргәнлеген, язучыларны «кешеләр рухының инженерлары» дип атап, язучы хезмәтенә аның нинди югары бәя биргәнлеген истә тоталар. Совет халкының тормышыннан һәм көрәшеннән аерылу язучыны нинди аянычлы һәм һәлакәтле нәтиҗәләргә китергәнлеген һәм совет патриотизмының бөек идеяләре язучының иҗатын ничек җимешлән- дергәнен һәм» илһамландырганын партия күп тапкырлар күрсәтеп килде. Оятсыз космополитизм антихалыкчыл гына түгел, бәлки җимешсез-нәтиҗәсез дә. Ул, үсемлекләр дөньясында файдалы үсемлекләрнең үрентеләрен кимерә торган паразитлар шикелле үк, зарарлы. Ул безгә дошман булган буржуаз реакцион йогынтыларны үткәрүче булып хезмәт итә. Партия үзенең идеология фронтта көрәш турындагы карарларында совет тәнкыйтенә аеруча игътибар итте. 
Тәнкыйтьче — әдәбиятта һәм сәнгатьтә барлыкка китерелә торган яңа, әһәмиятле, уңай әсәрнең беренче пропагандисты. Театраль тәнкыйтьченең роле бигрәк тә зур. Ул сәхнәдәге художество образларының хәрәкәтен киң күләмдә, матбугат аркылы таратырга тиеш. Үзенең эшен сөюче һәм социалистик сәнгатькә бирелгән чын совет тәнкыйтьчесенең ялкынлы патриот булмавы мөмкин түгел, сәхнәдә яңа әсәр күренгәндә, — гәрчә бөтенләй җитлеккән булмаса да, кыю рәвештә яңа идеяне алга сөргән, совет кешесенең яңа образын барлыкка китергән яңа әсәр күренгәндә, — горурланмавы мөмкин түгел. Театраль тәнкыйтьче— илебезнең нәрсә белән яшәгәнен художество образларында иң яхшы, иң дөрес һәм иң талантлы рәвештә гәүдәләндерү өчен юллар эзләүдә театрның беренче ярдәмчесе. Үкенечкә каршы, тәнкыйть, һәм бигрәк тә театраль тәнкыйть, — безнең әдәбиятыбызның иң артта калган өлеше. Алай гына да түгел. Нәкъ менә театраль тәнкыйтьтә совет сәнгатенә карата антипатриотик, космополитик, черек мөнәсәбәтне каплап торучы буржуаз эстетлык оялары соңгы вакытка кадәр сакланып килде. 
** > & I Театраль тәнкыйтьтә буржуаз эстетлык калдыкларының антипат- риотик бер группасы оешкан, шул группа безнең матбугатка үтеп керә һәм бигрәк тә йөгәнсез рәвештә «Театр» журналы һәм «Советское Искусство» битләрендә әшәке эш алып бара. Бу тәнкыйтьчеләр халык алдында үзләренең җаваплылыкла- рын югалттылар; совет кешесе өчен чиксез җирәнгеч булган, аңар дошман булган нәсел-нәсәпсез космо- 


 
 полигизмны алга сөрәләр; алар совет әдәбиятының үсүенә комачаулык итәләр, аның алга хәрәкәт итүенә киртә булып торалар. Милли совет горурлыгы алар өчен ят нәрсә. Мондый тәнкыйтьчеләр әдәбиятыбызның һәм сәнгатебезнең алдынгы күренешләрен дискредитацияләргә † маташалар, имештер, художество ягыннан житлекмәгәнлекне сылтау итеп, нәкъ менә политик ачык максатлы, патриотик әсәрләр өстенә ярсып ташланалар. Шуны искә төшерү файдалы булыр, бөек язучы Максим Горькийның иҗаты, К. Треневның «Любовь Яровая» кебек кыйммәтле әсәре һәм башкалар идеологии дошманның нәкъ менә шундый атакаларына очраганнар иде. М. Горькийның «Мещаннар» пьесасындагы эшче-революционер Нил образы бшк зур идея художество әһәмиятенә ия булып тора. Ә тәнкыйтьче Ю. Юзовский, пьеса адресы буенча иезуитларча мактаулар яудырган хәлдә, укучыны, имештер, Нил — «Горькийның җитлекмәгән фигурасы» дип, имештер, автор монда «публицист сыйфатында чыгыш • ясый, пьесаның художество тукымасына публицистиканың шулай катнашуы бу очракта никадәр урынлы икәнлеген һәрвакытта да кайгыртмый», дип ышандырырга тырышты. Горькийның сокландыргыч -әсәрендә, имештер, «художество тукымасы», сюжет логикасы, Нилның эшләгән эшләре тарафыннан бозылган,— менә буржуаз эстетның битлеге нинди, шул битлек белән ул үзенен антиреволюциои, антипатриотик асылын каплый, беренче эшче революционер-большевик лардан берсенең бөек пролетар язучы А. М. Горький тарафыннан сурәтләнгән образын түбәнәйтергә маташа. Шул ук Ю. Юзовский, тешләре аша бариннарча хуплау сүзләре сөзеп, «сюжет» ны тәнкыйть итү линиясе буенча мыскыллап казынып, А. Суровның «Сталинградтан еракта» пьесасы турында, Б. Чир- сковның Сталин премиясе белая бүләкләнгән «Җиңүчеләр» пьесасы турында, «Чынлык турында әкият» пьесасында актриса Н. Родионова шуны башкарган өчен Сталин премиясенә лаек ителгән Зоя роле турында яза. Тәнкыйтьче Ю. Юзовский, бу роль турында лыгырдаганда, «корбан булуның ак таҗы» турында язудан да                      † Күздән төшерергә. 
яхшырак әйбер таба алмый. «Шушы корбан булу (жертвенность) лирикасы, — дип яза тәнкыйтьче, — без эзли торган романтизмнан бик ерак». Ул үзенең бер мәкаләсендә совет пьесаларындагы геройларның «бәхетле, күтәренке күңелле» кыяфәтләре уңае белән, драматургларның еш кына, имештер, «тезистан башлап китүләре» уңае белән геройның «үзеннән канәгать булуы» турында» имештер, «безнең сәнгатебезне кимерә торган» тенденцияләр турында, авторларның еш кына «уйларга» теләмәүләре һәм шулай итеп, имештер, «үзенең героена уйларга бирмәүләре» турында яза, бу мәкалә мыскыллау белән тулган. Аның түбәндәгечә фикер йөртүе үзе нв тора: «Әгәр герой совет кешесе, икән, ул инде әлбәттә... җиңүгә ирешергә тиеш — мондый философиянең тормыш диалектикасы белән уртак бернәрсәсе дә юк». Үзенең ярлы сызмаларын тезеп, аларга фәнсыманлык күренеше бирергә маташып, тәнкыйтьче «аның өчен совет герое көрәшә торган мәҗбүри уңышның мистик презумциясе» турында кабахәт рәвештә хихылдый. Мәгълүм ки, презумция сүзе «дөреслеге кире кагылганга кадәр чынлык дип санала торган уй» дигән мәгънәне аңлата. Тәнкыйтьченең юри томанлы рәвештә әйтелгән фразасы, әгәр аның 1943 елда, Совет Армиясенең Сталинград астында бөек җиңүеннән соң язылган булуын искә алсак, аеруча җирәндергеч — ачу китергеч мәгънә ала. һәм менә үзенең шул зарарлы, акылдан тыш формага өретелгән саташуын ул художество җитешсезлекләрен тәнкыйтьләү дип, «художество демобилизациясенә» каршы көрәшү дип күрсәтергә маташа. Юк, монда совет кешесенең бар нәрсәне д* 

103 
 
 
жиңә торган бөтенлекле характерын сурәтләү омтылышына каршы яшерен көрәш кенә түгел, бәлки ачык көрәш. А. Гурвич мәкаләләрендә Ю. Юзовскийныкына караганда бүтән төрле маскировка. А. Гурвич яман ниять белән совет драматургиясенә классиканы каршы кую, һәм... Тургенев авторитеты белән файдаланып, совет драматургиясен яраксызга чыгару омтылышын ясый. Совет спектакльләре турында сөйләгәндә, ул бик эредән болай ди: «Тик бер генә образ безне сискәнергә, ниндидер әһәмиятле һәм якын нәрсәне сизәргә мәҗбүр итте... бу Тургеневның «Бер ай авылда» сындагы Верочка иде... Без... җаныбызның иң тирән җирендә шуны сиздек, тик менә шушы оялчан, ялкынлы кыз гына йөз ел аша һәм безнең пьесаларыбызның бик күп героинялары аша Зоя Космодемьянскаяга үзенең кулын суза һәм аның белән ныклап кул кысыша». Барысын да ачык әйтик. «Без» дигәне—монысы совет патриотизмы тойгысыннан мәхрүм кешеләр, алар- га Зоя Космодемьянская образы да, тормышыбызның героик матурлыгын, совет кешесенең җан дөньясы матурлыгын дөрес чагылдырган өчен совет халкы тарафыннан бәя алган әдәбиятыбызның әсәрләре дә чынлап кадерле түгел. Рус совет кешесенең милли характеры турында А. Гурвичның нинди аңы булырга мөмкин соң, — аның язуына караганда бит, Погодинның, имештер, «драматургның дөнья сиземенең милли характерын» чагылдырган пьесаларында тамашачы үзенең чагылышын күрде һәм «күреп тану шатлыгын кичерде», чөнки, имеш, «рус кешеләренә тынычланып калу (благодушие) да ят түгел». Рус совет кешесенә яла ягу бу. Кабахәт рәвештә яла ягу. һәм нәкъ менә безгә тынычланып калу тирән- тён ят булганга күрә дә, без милли совет характерын шулай ялганлап күрсәтү омтылышына хурлык мөһ- рен басмыйча кала алмыйбыз. «Мылтыклы кеше» пьесасындагы Иван Шадрин образында А. Гурвич революция дулкынңары эченә алынган һәм аның көчле агымына бирелүдән элек «файдасыз каршылык күрсәтеп тыпырчынган», икегә бүленгән кешене күрә. Менә моны ул Ленин белән очрашкан солдат-крестьян турында, эшче большевик йогынтысында аңы уянган кеше турында әйтә. Әдәбияттагы һәм сәнгатьтәге барлык 
яңа, алдынгы нәрсәләрне партия яклап килде һәм яклый, совет патриотизмы рухы белән сугарылган әсәрләрне яраксызга чыгару омтылышына кискен отпор бирә, антипатриотик чыгышларны аяусыз рәвештә фаш итте һәм фаш итә. Ләкин буржуаз идеология калдыклары белән чирләүче кешеләр кайбер урыннарда әле совет сәнгатенең сәламәт, иҗат атмосферасын үзләренең череткеч рухлары белән агуларга маташалар. Кайчакта ачыграк, кайчакта битлек кидерелгәнрәк рәвештә алар үзләренең җимергеч җиңелүгә хөкем ителгән файдасыз көрәшләрен алып барырга тырышалар. Эстетлык — формалистлык тәнкыйтенең уты чыннан да зарарлы һәм кыйммәте тулы булмаган әсәрләргә каршы түгел, бәлки совет патриотларының образларын күрсәтә торган алдынгы һәм иң яхшы әсәрләргә каршы юнәлдерелгән. Эстетланучы формализмның антипатриотик асылны каплау булып кына хезмәт итүен нәкъ менә шушы үзе күрсәтә дә. Мондый тәнкыйтьчеләр үзләрен ВТО — Бөтенроссия театраль җәмгыяте янындагы театраль тәнкыйтьчеләр берләшмәсенең (берләшмә бюросының председателе Г. Бояд- жиев иде), Язучылар союзының драматургия комиссиясенең (анда председатель А. Крон иде) тынчу атмосферасында аеруча җайлы хис иткәннәр. Бүтән кайбер урыннарда битлек киеп, үз фикерләренең бозык эчтәлеген еш кына фәнсыман бизәкләр, акылдан тыш тел, эшнең асылын караңгылау өчен генә кирәк булган юри эшләнгән хәйләләр белән яшереп чыгыш ясаган кешеләрнең тискәре ягы әнә шул бер

10* 
 
 
ләшмәдә һәм комиссиядә бөтен ямь- сезлеге белән ачык күренеп тора. Нәкъ менә шуларда тәнкыйтьче А. Борщаговский, совет чынбарлыгын һәм совет кешеләренең образларын бозып күрсәтә торган пьесалар турында дәшмәстән, үзенең антипатриотик тәнкыйтенең бөтен ялкынын А. Софроновның «Москва характеры» исемле пьесасына каршы һәм шушы пьесаны куйган Малый Театрга каршы юнәлтте. Бервакытны А. Корнейчукның «Украина далаларында» исемле пьесасын яраксызга чыгарырга маташкан шул ук А. Борщаговский хәзер Н. Виртаның «Безнең кадерле икмәгебез», А. Су- ровның «Зур язмыш» кебек әсәрләрен һәм башкаларны чыбыркыларга уйлады. Нәкъ менә шуларда тәнкыйтьче Л. Малюгин Б. Ромашевның «Бөек көч» исемле, Н. Виртаның «Безнең кадерле икмәгебез» исемле, А. Софроновның «Бер шәһәрдә» исемле, бөтен халык тарафыннан киң күләмдә танылуга лаек булган тирән патриотик әсәрләренә каршы көрәш ачты. ВТО да булган киңәшмәдә тәнкыйтьче Е. Холодов «Бер шәһәрдә» һәм «Безнең кадерле икмәгебез» пьесаларына каршы атака алып барды. Безнең алдыбызда нәсел-нәсәпсез космополитизмга каршы, халыкка ят булган буржуаз йогынтыларның күренешләренә каршы көрәш бурычлары бөтен үткенлеге белән торган вакытта, бу тәнкыйтьчеләр әдәбиятыбызның * иң алдынгы күренешләрен дискредитацияләүдән дә яхшырак әйбер тапмыйлар. Бу совет әдәбиятының һәм сәнгатенең үсешенә турыдан-туры зарар китерә, аларның алга хәрәкәт итүенә киртә була. Безнең күргәнебезчә, А. Гурвич, Ю. Юзовский һәм башкалар да нәкъ менә шундый ук, әйтергә мөмкин икән, «эш» белән шөгыльләнәләр. Аларның буш һәм күпертелгән «авторитеты» хәзергә кадәр әле чынлап фаш ителмәгән. Антипатриотик позицияләрдә торучы тәнкыйтьчеләрнең — Борщаговский, Г урвич, Юзовский, Варшавский, Бояджиев- ларның бозык карашлары байтак тәнкыйтьчеләрне, эшчәнлегендәге халыкка ят булган һәрбер төрле бозуларны тукландыралар. А. Борщаговскийның «иҗатконфе- ренңиясе» дип аталган нәрсәдә «Москва характеры» спектаклен тикшергәндә, 
Малын Театрның художество җитәкчесе К. Зубовтан түбәндәгечә мыскыллап көлүе үзе ни тора: «Зубов, Софронов безнең заман идеяләре белән сулый, дип патетика белән сөйли башлаганда, режиссер- художникның бөтен торышында бу минутта ниндидер тын чыгару, ниндидер изге гамәл кылу сизелә. Мин бу ялган классик темпераментны ААалый театрда совет темасына куелган спектакль белән чагыштырып карыйм». Бу партиячел темага язылган пьеса авторын да, илебезнең хәзерге совет темасы өстендә актив рәвештә эшләүче иң карт театрны да хурлау һәм чыбыркылау омтылышы булмыйча, нәрсә булсын соң? К. А. Зубовның чыгышыннан тәнкыйтьченең ачулы мыскыллавына сәбәп булган ялкынлы һәм чын күңелдән әйтелгән сүзләрне китерик; «Барыннан да элек, мин Малый театрның ни өчен «Москва характеры» пьесасына тотынганлыгы турында берничә сүз әйтергә телим..-; Софронов пьесасындагы фикер шул кадәр бөек, шул кадәр шатлыклы, шул кадәр безнең тормышыбызга ышаныч белән сулый, шул кадәр оптимистларча ки, бу турыда әйтми калу мөмкин түгел... Моңа ярдәм итәргә кирәк... Минем уемча, поэтик комедия, саф комедия, үзебезнең тормышыбызга, чынбарлыгыбызга, киләчәгебезгә һәм без шулар белән яши торган, шулар белән сулый торган идеяләргә ышану белән сугара торган оптимистларча комедия, — бу шул кадәр әһәмиятле ки, аның өстендә эшләү шатлыгыннан баш тарту мөмкин түгел. Театрны менә шул кызыктырды... Сез аның белән (драматург белән. — Ред.) бергә үзебезнең гүзәл чынбарлыгыбызга ышану белән сугарыласыз... Без барыннан да элек шушыны күрсәтеп үтәргә, анг 

105 
 
 
нары инде сюжетның дөресме икәнлеге турында сөйләргә тиешлебез... Театр... шушы мәгънәдә авторны бик нык яклый һәм театрның өметләрне өзә торган, үз көчебезгә ышанмау мөмкинлеген бирә торган стәнкыйть» не түгел, бәлки ярдәм таләп итәргә хакы бар». Бу сүзләрне Бөек Совет Ватаныбыз өчен горурлык белән сугарылган, аңар карата уллык мәхәббәте белән сугарылган, барлык иң яхшы пьесаларга каратып әйтергә мөмкин. һәм болар драматургияне дә, театрны да совет патриотизмы тойгысы белән илһамландырылган темалардан читкә тартырга маташучы тәнкыйтьчеләр группасының зарарлы ролен әйбәтләп фаш итәләр. Хәзерге репертуарга мөнәсәбәт турындагы мәсьәләдә һәм, аерым алганда, «Москва характеры» спектакленә мөнәсәбәт турындагы мәсьәләдә «Литературная газета» редакциясе бик күңелсез позиция алды. «Репертуарның язмышлары турында сөйләшү» дип претензияле исем бирелгән редакцион отчетта (1948 елның 4 декабренда) «Литературная газета» А. Борщаговский- ның яңа пьесалар турындагы киңәшмәдә ясаган бозык докладын югары күтәреп чыкты, һәм аның. Малын театр тарафыннан үткәрелә торган хәзерге заман патриотик пьесаларын кую линиясенә каршы булган әшәке һөҗүмнәренә кушылды. 1***1 Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында партия тарафыннан ясалган күрсәтмәләрне кайбер тәнкыйтьчеләр ничек кабул иттеләр? Каты, гадел партиячел тәнкыйть аларны үзләренең позицияләрен яңадан карарга мәҗбүр иттеме? Бу тәнкыйтьчеләр үз-үзләреи тәнкыйть итү белән шөгыльләнә башладылармы? Юк. Нәкъ менә тәнкыйть бу хәс- рәттәнкыйтьчеләрнең кулыннан килми торган эш булып чыкты. Алар үзләренә карата критик мөнәсәбәттә булырга теләмәделәр, чөнки идея ягыннан үзләренең тулысынча банкрот икәнлекләрен ачып салудан курыктылар. Ләкин алар үзләренең хәзер инде турыдан-туры партия күрсәтмәләренә каршы юнәлдерелгән эшчәнлекләрен, группачыл һәм антипатриотик эшләрен туктатмадылар. Рольләр бүленделәр. Бу группировканың кайбер лидерлары ВТО 
ның тынчу комиссияләрендә ныгып урнаштылар. Шунда алар, үз тирәләренә әшнәләрен җыеп, яңа совет пьесаларына каршы, фактта исә — гомумән совет репертуарына каршы фальсификацияләнгән «җәмәгать фикере» тудырырга тотындылар. Аларның кайберләре серле «эндәшмәүчеләр» (молчальники) булып кылана башладылар. Ләкин чынында алар эндәшми тормадылар. Бу «эндәшмәүчеләр» тарафыннан сөйләнгән речьләрнең стенограммаларыннан Совет язучылары союзының пленумында өземтәләр китерелде, — болар хәзерге заман совет репертуарына карата, драматурглары- бызның патриотик әсәрләренә карата дошманлык белән сулый торган хурлыклы һәм надан сүз боткасы. Шыелдап һәм ачу чәчеп, ниндидер бер әдәби подполье тудырырга маташып, алар совет драматургиясендә күренгән барлык иң яхшы әсәрләрне хурладылар. Алар «Бөек көч», «Москва характеры», «Безнең кадерле икмәгебез», «Зур язмыш» кебек спектакльләр өчен яхшы сүз тапмадылар. Бигрәк тә Сталин премиясе белән бүләкләнгән пьесалар аларның ачулы һәм яла ягучан һөҗүмнәре өчен мишень булды. Әлбәттә, хәзерге заман совет репертуарының күп кенә пьесаларында байтак җитешсезлекләр бар. Алар барысы да, билгеле, идея һәм художество ягыннан иптәшләрчә, иҗади тәнкыйть ителергә тиешләр. Ләкин эстетлык итүче гайбәтчеләрнең мондый тәнкыйть турында кайгыртканнары һәм уйлаганнары юк. Алар бу пьесаларны тоташтан хурладылар һәм нәкъ менә шуның өчен хурладылар ки, бу пьесалар, үзләренең бөтен җитешсезлекләренә карамастан, 'советчыл идеялелек һәм принципиальлек белән сугарылганнар, алар иң әһәмиятле политик мәсьәләләрне алга куялар, буржуаз
106 
 
 
иностранщина алдында тез чүгүгә каршы көрәштә, бюрократизмга, ерткычлыкка, шәхси интересларны җәмә! ать интересларыннан өстен куюга каршы көрәштә партиягә һәм совет халкына ярдәм итәләр. Бу пьесаларның барсы да совет патриотизмын тәрбиялиләр һәм совет җәмгыятендә туа торган барлык яңа, прогрессив нәрсәләрне сәхнәдән, художество образлары көче белән күрсәтергә омтылалар. Күптән банкротлыкка чыккан Юзовскийлар һәм Гурвичлар «эндәшмәделәр», алар өчен Борщагов- скийлар һәм башкалар чыгышлар ясап тордылар, болар сәнгать мәсьәләләренә багышланган махсус матбугаттан гомуми матбугатка да үттеләр һәм совет патриотизмы идеяләрен художество образларында гәүдәләндерүгә карата үзләренең һаман шул ук дошманлыкларын күпертелгән фразалар белән капладылар. Без иптәш Сталинның сүзләрен истә тотабыз: «Эндәшми калу тәнкыйть түгел дип әйтүләре мөмкин. Ләкин бу дөрес түгел. Эндәшми калу методы, игътибарсыз калдыруның аерым ысулы буларак, шулай ук тәнкыйтьнең бер формасы булып тора, дөрес, бу аңгыра һәм көлке форма, ләкин шулай булса да тәнкыйтьнең бер формасы». Эндәшми котылып калырга маташулар, мәсьәләне ачык принципиаль кую урынына мошенниклык итәргә маташулар тәнкыйтьчеләрнең бу антипатриотик группасына ярдәм итмәячәк. Безнең алдыбызда очраклы аерым хаталар түгел, бәлки әдәбиятыбызның һәм сәнгатебезнең үсешенә зарар китерә торган антипатриотик карашлар системасы, һәм бу система тар-мар ителергә тиеш. Нәсел-нәсәпсез космополитларның безнең милли горурлыгыбыз булган Художественный театрның һәм Малый театрның сәнгатенә каршы атака ясаулары очраклы хәл түгел. Дөньядагы иң яхшы шушы театрлар совет темаларына пьесалар куйганда, совет кешеләренең образларын ачып биргәндә, нәсел-нәсәпсез космополитлар бу театрларның эшенә ышанычны какшатырга маташалар. Партиячел тәнкыйтьнең беренче чираттагы бурычы — театраль тәнкыйтьчеләрнең шушы антипатриотик группасын идея ягыннан тар-мар итү. 
Тәнкыйтьчеләрнең шушы антипатриотик группасын фаш итү һәм тар-мар итү эше Совет язучылары союзы правлениесенең күптән түгел булып үткән пленумында башлап җибәрелде. Безнең тәнкыйтебез шуны истә тотарга тиешле ки, аның бурычы әдәбиятта һәм сәнгатьтәге алдынгы, патриотик тенденцияләргә булышлык итү, алар тарафыннан тудырылган барлык яхшы нәрсәне армый- талмый пропагандалау, булган җи- тешсезлекләрне кыю һәм принципиаль рәвештә фаш итү, язучыларны, художникларны совет патриотизмы рухында тәрбияләү. 
Совет драматургиясе һәм совет театры дөрес юлда торалар. Совет сәнгате социализм төзелешенең бик бай һәм культура тарихында күрелмәгән чишмәләреннән туклана. Ләкин бу чишмәләр үзе дә яңа тормышны иҗат итүдә, коммунизм өчен көрәштә катнашучы кешеләр өчен генә ачык. Бу тормышка салкын җанлы күзәтүченең балык күзләре белән читтән караучы кеше котылгысыз рәвештә артта кала. Ватанга карата һәм халыкка карата мәхәббәтне^ сәламәт тойгысыннан мәхрүм калган, яман ниятле сүгенүдән һәм күпертелгән рәвештә .үзен югары санаудан бүтән байлыгы булмаган шушы барлык эстетлык итүче юк кешеләргә либералларча юл куюны кискен рәвештә һәм бөтенләйгә бетерергә кирәк. Сәнгать атмосферасын антипатриотик обывательләрдән тазартырга кирәк. Безнең драматург язучыларыбыз халыкның тормышына, аның хезмәтенә, аның алдынгы кешеләренә, шәһәрдәге һәм колхозлардагы сокландыргыч яңа күренешләргә тагын да якынрак торырга, коммунистик көнкүрешнең һәм коммунистик моральнең матур үрентеләренә 


 
 якынрак торырга тиешләр! Тормышка керергә генә кирәк, аның иң уртасына чумарга гына кирәк, — һәм Ватанга карата, халыкка карата булган мәхәббәт художество образларының исәпсез-хисап- сыз чишмәләрен ачар. Без моны совет укучысы һәм тамашачысы тарафыннан кайнар рәвештә кабул игелгән әсәрләр буенча беләбез. Таләпчән ул, безнең бөтен дөньяда нн саф, идеяле, пакь йөрәкле укучыбыз һәм тамашачыбыз. Ул хаталарны һәм кимчелекләрне нык тәнкыйть итә. Ләкин ул, язучыда һәм драматургта 
халыкның бөек эшләренә карата чын патриотик, кайнар интерес күргән чагында, аларга мәхәббәтле булышлык күрсәтә. Партиячел совет тәнкыйте халыкка ят булган карашларны алга сөрүче кешеләрне тар-мар итәр, ул совет театрының нәтиҗәле эшчән- леге өчен мәйдан тазартыр һәм үзенең алдына партия тарафыннан куелган бурычларны тормышка үткәрер. («Правд» 28 январь, № 28 (11135)