Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПЬЕСАЛАР ҖЫЕНТЫГЫ

Бөек большевиклар партиясе җитәкчелегендә безнең совет халкы социализмнан коммунизмга күчү юлында ышанычлы рәвештә алга бара, гаять зур эшләр башкара. Шушы зур эшләрне сәхнә аша яктырту, аларны үтәүгә массаны киң күләмдә туплау, кешеләргә коммунистик тәрбия бирү буенча клублар каршындагы үзешчән драма түгәрәкләре дә зур роль уйныйлар. Шуның өчен дә үзешчән драма түгәрәкләрен партиябезнең таләпләренә җавап бирә торган репертуар белән тәэмин итү безнең драматургларыбыз алдында торган мөһим бурычларның берсе. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Драма театрлары һәм аларның репертуарларын яхшырту чаралары» турындагы тарихи карарыннан соң, бу җаваплылык тагын да үсте. Тат- госиздат тарафыннан чыгарылган «Пьесалар» җыентыгы § менә шуны күрсәтә. «П ьесалар» җыентыгына, күләмнәре ягыннан зур булмаган 12 пьеса кертелгән. Шулардай 7 пьеса русчадан һәм 1 пьеса5 төрекмәнчәдән тәрҗемә ителгән. Алар арасында русның атаклы язучысы А. П. Чеховның «Кыз сорау» исемле 1 пәрдәлек мәзәге, «Аю» исемле 1 пәрдәлек комедиясе (икесе дә 3. Солта- нов тәрҗемәсе), һәм совет язучыла- рының, 1947 елда, берәр пәрдәлек пьесаларга үткәрелгән конкурсында яхшы дип табылган пьесалар: Н. Погодинның «Липочка»сы (Ш. Зәйни тәрҗемәсе), Я. Яулерның «Чын бәхет»е (И. Гыйльфанов тәрҗемәсе), Т. Новикованың «Бригадир туе» (Р. Ишморат тәрҗемәсе), Гр. Гра- довның «Гүзәлкәй»е (А. Гомәр тәрҗемәсе), К. Поустовскийиың «Язгы ташкын»ы (Ф. Зәйни тәрҗемәсе) һәм төрекмән язучысы Хөсәен Мох- таровның «Җамал белән Камал»ы- (3. Шаһиморат тәрҗемәсе) бар. Бу пьесалар безнең үзешчән түгәрәклә- ребезнең репертуарын баетуда һәм төрлеләндерүдә, һичшиксез, зур роль уйнаячаклар. Җыентыкка кертелгән оригинал пьесалар арасында татар халкының классик драматургы Г. Камалның «Беренче театр» исемле атаклы комедиясе, Мирсәй Әмирнең «Наилә», Гариф Галиевиең «Хаттан башланды» һәм Абдулла Әхмәтнең «Дуслык» исемле комедияләре бар. Мәгълүм ки, комедия үзенең максатына кимчелекләрдән көлү аркылы, көлкеле ситуацияләр ярдәмө белән аларны фаш итү аркылы ирешергә тырыша. Ләкин монда табигый рәвештә бер сорау туа, совет комедиясе нәрсәдән көләргә тиеш? Шушы сорауга ачык җавап тапмаганда, бик нык буталуыбыз, хәтта ялгыш адым ясавыбыз мөмкин. ВКП(б) Үзәк Комитеты «Крокодил» журналы турында 1948 елда чыгарган карарында, совет сатирасы һәм юморының төп бурычы итеп: кешеләрнең аңнарындагы капитализм калдыкларына каршы көрәш алып баруны куйды. Җәмәгать милкен әрәм-шәрәм итүчеләр, рвач- Дар, „ бюрократлар, » масаючылык, ялагайлык, әшәкелек күренешләре
                     § Үзешчән драма түгәрәкләре өчен «Пьесалар». Татгосиздат, 1948 ел. Төзүчесе Ш. Зәйни, редакторы Р. Ишморат. Тиражы 7.000. Бәясе 9 сум. 

1И 
 
 
 
 
 
сатира коралы белән рәхимсез рәвештә фаш ителергә тиеш. Үзәк Комитетының, бу гаять мөһим күрсәтмәсе комедияләр язу эше белән шөгыльләнүчеләр өчен төп юнәлешне билгели торган маяк ул. Кызганычка каршы, безнең кайбер иптәшләребез үзләренең иҗатларында менә шушы күрсәтмәне кулланмыйлар яки җитәрлек кулланмыйлар. М. Әмирнең «Наилә» исемле комедиясендә менә нәрсә тасвир ителә: бер колхозда Зиннәт белән Сабира бригадасы үзара социалистик ярыш алып баралар. Укытучылардан Зәкия Зиннәт бригадасында, ә Гөлҗамал — Сабира бригадасында агитатор булып эшлиләр. Бер заманны Сабира бригадасы алдынгылыкны ала. Бу җиңүнең серен белергә теләүче кешеләргә ул: «— Гөлҗамалдан сорагыз, чөнки» ул яхшы агитатор булганга күрә минем бригадам өстен чыкты», — ди. Зиннәт бригадасының җиңелүенә, шул ук бригаданың члены (Зиннәтне яратып йөрүче кыз) Наиләнең эче поша һәм ул да Сабирадан җиңүнең <серен әйтүен сорый. Сабира аңар да шул ук җавапны бирә: «Гөлҗамалдан сора» ди. Шуннан соң Наилә: «Булдырыйм дисәм, булдырам, Сабира апа. Бригадабызда 4—5 кире кеше бар, тотам да шулар арасында үзем аңлату эше алып бара башлыйм» ди. һәм ул минимум хезмәт көне генә эшләп канәгатьләнүче Гатифәне «агитацияли» башлый. Гатифәгә, мәсәлән, ул болай ди: «Зиннәтнең сүзен ялганга чыгару өчен юри тырышып эшлә. (Чөнки Зиннәт: «Гатифә колхозда рәтләп •эшләми» дип сөйли X. Җ.) Зиннәт абыйны чынлап та кызык(!) итик әле. Бер атнага гына түзәрсең». Гатифә, билгеле, аның сүзенә күнә, шулай ук кире Исән дә һәм Хисам да, Наилә белән сөйләшкәннән соң, үзләренең кирелекләрен бетерәләр. Шулай итеп, агитатор Наилә алдау һәм төрле хәйләләр белән, кешеләрне «рәткә» кертә Һәм шуның аркасында Зиннәт бригадасы соңыннан ярышта беренче булып чыга. Партия эшенең мөһим бер төре булган масса-аңлату эшләрен болай әшәкеләндерү ярый торган хәл түгел. Агитаторлар үзләренең масса-аңлату эшләрен социалистик төзелешебездәге теге яки бу мәсьәләгә бәйләп алып баралар. Алар хезмәт ияләренең политик һәм производство активлыгын күтәрүдә партиябезгә зур ярдәм итәләр. Безнең 
партиябез агитаторлардан, аерым кешеләрнең җитешмәгән яклары турында, Наилә әйткәнчә, «шыпырт» кына сөйләшергә, «хәйләләргә» кушмый. Киресенчә кимчелекләрне яшермәскә, аларны масса алдында фаш итәргә, коллектив тәнкыйть уты астына алырга куша. Ә агитаторлар, бу эштә коллективка якыннан торып булышлык итәләр. Коллектив рәвештә газета- журналлар уку (ә Наилә «укымаска кирәк» ди. X. Җ-)> төрле политик һәм хуҗалык мәсьәләләре буенча беседалар үткәрү, алдынгыларның эшен киң күләмдә күрсәтү һәм аларның эш тәҗрибәләрен уртаклашуны, социалистик ярыш һәм стахановчылык хәрәкәтен киң күләмдә җәелдерү, стена газеталары чыгару һәм башкаларны оештыру менә нәрсә агитаторларның төп бурычы булып тора, v «Наилә» комедиясендә катнашучылар, шул исәптән укытучы агитаторлар да кайнап торган социалистик тормыш белән, конкрет эш белән бәйләнмәгәннәр. Алар һәрнәрсә турында гомумән сөйлиләр. Комедиядә куелган төп бурыч, масса-аңлату эшләренең социалистик җәмгыятебездә тоткан урыны, халкыбызны коммунизм рухында тәрбияләү бурычы югарылыгына күтәрелеп хәл ителмәгән. М. Әмирнең бу комедиясе ВКП(б) Үзәк Комитеты куйган таләпләргә һич тә җавап бирми. Гариф Галиев соңгы елларда клуб сәхнәләре өчен бер-бер артлы берничә пьеса язды. Бу җыентыкка аның «Хаттан башланды» исемле бер пәрдәлек пьесасы . кертелгән. Пьесаның сюжеты катлаулы түгел. Гади генә бер колхоз. Биредә дә, башка колхозлардагы кебек, ат, сыер һәм башка төрле терлек фер- 

142 
 
 
малары бар. Ләкин вакыйга бара торган «Ялкын» колхозында җирләрне башкаларга караганда яхшырак итеп эшкәртәләр. Колхозчылар да мул уңыш алуны тәэмин, итү өчен тырышып эшлиләр. Шуның өчен биредә хезмәт көннәренә бүленә торган ашлык та, башка колхозларга караганда, артыграк. Колхоз председателе Әхмәтша әнә шулар белән масаеп, большевик җитәкче өчен хас булмаган якка таба тәгәри башлый, колхозның доходын тагың да арттыру юлларын эзләми. Автор үзенең комедиясендә менә шушы масаючы Әхмәтшадан бик урынлы көлә һәм безгә, совет кешеләренә масаю, тынычлану кебек сыйфатлар ят дигән фикерне үткәрергә тырыша. Колхозчы Сабур картның улы Хәкимҗан, армиядән әтисенә язган хатларында, колхоз доходын арттыра торган яңа чыганакларны булдыру мәсьәләсен сораша. Сабур карт үзе генә бу турыда канәгатьләндерерлек җавап бирә алмый һәм алар турында колхоз председателе Әхмәтшаның үзеннән яздырмакчы була. Хат яза башлагач, колхозда ефәк корты үрчетү, умартачылык һәм үрдәк фермасы оештыру, күксагыз чәчү һәм башкаларны «Ялкын» колхозында да оештыру мөмкинлекләре барлыгы беленә. Ә масайган Әхмәтша боларның берсен дә күрмәгән! Социалистик колхозларыбыз өчен җитди әһәмияткә ия булган бу моментларны Гариф Галиев оста итеп бирә алган:. Кешеләрнең сүзләре, хәрәкәтләре эш һәм чын тормыш белән бәйләнгән. Пьеса сәхнәгә кую һәм уйнау өчен дә җиңел. Бу пьесада кимчелекләр дә юк түгел. Мәсәлән, саклык кассасын «Ялкын» колхозыннан икенче колхозга күчерү турындагы күренеш пьесаның эчтәлегенә ябышмый. Бу күренешне төшереп калдырганда пьеса тагын да җыйнаграк һәм тулырак булачак. Капиталистлар сыйныфының төрле милләт хезмәт ияләрен коточкыч эксплоатация астында тоту коралларыннан берсе булган милли дошманлык һәм милли аерымлыклар безнең илебездә Бөек Октябрь революциясеннән соң юк ителделәр. Ләкин, гасырлар буенча халыкларны тинтерәтеп килгән бу агуның сөреме кайбер кешеләрнең аңнарыннан чыгып бетмәгән әле. Абдулла Әхмәтнең «Дуслык» комедиясендәге колхозчы Харисның карчыгы Сәхибәдә дә ул сөрем 
бар. Аларның уллары Нәфис армиядән белорус кызы Анфисага өйләнеп кайта. Колхоз тормышы, җәмәгать эше белән нык бәйләнгән Харис агайның бу хәлгә исе китмәсә дә, карчыгы Сәхибә килененең татар булмавы белән бик үк килешеп җитми. Шуңа күрә ул башта килене Анфиса белән рәтләп сөйләшми дә. Ләкин Анфисаның колхозда мактаулы эшче булуы,, керсез күңеллелеге, семья тормышында үз-үзен тота белүчәнлеген күргәч, Сәхибә карчык аны үз кызы кебек итеп ярата башлый. Кешеләрнең аңнарында капитализм калдыкларын бетерү буенча алып барыла торган киң һәм күп тармаклы эшебездә «Дуслык» комедиясе дә ярдәм итәр. Сүз ахырында җыентыкка кертелгән тәрҗемә пьесаларның теле турында берничә сүз әйтеп китәсе килә. Тулаем алганда алар матур гына тәрҗемә ителгәннәр. Ләкин кайберләрендә авыр аңлашыла торган урыннар бар. Мәсәлән, «Липочка» пьесасында, колхоз председателе Парашинның эшлексезлегеннән файдаланып, күп кенә колхозчы хатынкызларның, шул исәптән председательнең үз хатыны да башын авыруга салып эшкә чыкмавы турында Соломониха, фронттан кайтып килүче Никонорга болай ди: — «Әйе, Васька Парашинның кочакласаң кочак җитмәслек хатыны эшкә яраксыз булгач, колхозчы председательне кырда очрата алмагач (?), ә безнең колхоз идарәсе...' Тефү!». Соломоииханың колхоз председателе булып эшләүче Липбчка турында шул ук Никонорга (Ди‘ почка аның хатыны X. Җ.) сөйләгән сүзләре дә аңлашылмый. Ул анда: — «Ул инде, патша. Ирен кабул итәр, ул кабул итәр. Шундый кешене кабул итмиләрмени. Ә менә Ул председательне ничек кабул итәр икән, күз алдыма китерә алмыйм. Атаклы, горур хатын, тел тиярлек түгел», ди. Тамашачылар бу җөмләләрнең мәгънәсен эзләп тапканчы, сәхнәдә бара торган «Липочка» спектакле уйналып та бетәчәк. Дөрес тәрҗемә ителмәгән сүзләр дә шактый күп очрый. Шул ук «Лнпочка»дагы: «Вызывающим тоном» дигән сүзләр «чакырулы тавыш белән» дип, «Чын бәхет» тэге «Я ему помогала» сүзләре — мин аңа эшләшергә булыштым», «Бригадир туе» ында «породистая курица» — «Затлы (!) тавык» 
дип тәрҗемә ителгән. Болар, әлбәттә, механик тәрҗемә үрнәкләре генә. Әдәби әсәрне болай тәрҗемә итәргә ярамый. Ниһаять, җыентыкка кертелгән пьесаларны сәхнәгә кую юлы буенча режиссер күрсәтмәләренең булмавы да бу китапның кимчелекләреннән саналырга тиеш. Чөнки мондый күрсәтмәләр колхоз клубларындагы аз тәҗрибәле җитәкчеләргә, аларны сәхнәгә дөрес итеп кую буенча, зур ярдәм итәр иде. Киләчәктә моны күз алдында тотарга кирәк.