Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАНАДАДАГЫ МИТИНГ 

*
(«ДУСЛАР ҺӘМ ДОШМАННАР» ЦИКЛЫННАН) Трибунага чыктым, залга, Хәтерләтте сугышны зал. Беренче залп боза торган Тынлык килеп басты алга. Белдерделәр алдан безгә: — Беренче өч сафтагылар Сызгырырга килгән алар •Игълан итеп сугыш безгә. Чыктым, күрәм: менә алар — Өч саф. Ике адым алда. Яшьләр, туклар, ачулылар, Плащлардан, күши бар да. Кул — кесәдә. Теш ыржайган. Тез өстендә аяклары... — Менә нинди икән дошман! Артта — караңгы зал бары. Дуслар йөзен күрмим монда, Ләкин алар, шиксез, бардыр, Алар шиксез, утыралардыр, Ләкин артта, караңгыда, — Шиксез, шулай, шиксез, шунда. Тик күзләре маяк булып Янсын иде һич югында! Ләкин артта — караңгылык! Беренче саф утыра алда, Бөркеп миңа төтеннәрен. Нәкъ пешкән кук була тәнем. Адым ясап алга таба, Кинәт башлыйм сөйләргә мин, Ыргылган күк атакага,— Кире ятмас өчен ләкин: — «Россия, Сталин, Сталинград!: Өч саф утыра тып-тын карап. Артта җиңел шау-шу куба, Төшенгәнче мин шау-шуга, Тынган сафлар аша, кинәт Зур дулкыннар килгәндәй нәкъ, Тау күчкән я аугансымак, Көчле «ура!» китә гүләп. Узды инде төн уртасы, Митинг бара ләкин залда. Залдагылар җырлый басып, Сулау шундый җиңел анда! Өч саф утыра һаман тынып, Чыкмасын, дип, бәлале эш, Авызга су капкан килеш, Дүрт сәгатьләп саклап тынлык! Сөйләп тормыйм ахрын, ләкин Ул бик гади: дошман бүген Сугыш белән янаса, мин Кайчак искә төшергәлим Залны! Ә өч сафны түгел.
 ДУСТЫМ САМЕД ВУРГУННЫҢ ЛОНДОНДАГЫ АШ МӘЖЛЕСЕНДӘ СӨЙЛӘГӘН РЕЧЕ
 Дустым минем, Самед Вургун барды Бакуыннан Лондон каласына. Кирәк була бару кайчакларны Большевикка лордлар арасына, Кирәк була карау алардагы Ике палаталы системага, Речьләр тыңлау анда баргач тагы, һич түләүсез, йөз дә биш темага: Тыңлау мең дә... ничәнчедер елда Анда король башын чапканнарын һәм өч йөз ел азатлык турында Закон кабул итеп ятканнарын, Шулай азат булып киткәннәрен
45 
 
һәм бүгенге хәлгә җиткәннәрен, Караганын моңа таңга калып Лордлар үзләре һәм бөтен халык. Без нәкъ өч ай тыңладык бу хакта, Ашый идек һәркөн өч антрактта, Эш югыннан шулай без чыдадык, Таңнан кичкә кадәр речь тыңладык. Шулай, парламентка кунак булып, Барып чыксаң ятлар өенә, Утырасың шунда тик тутырып Әдәпле ялганны миеңә. Тик җитмәгәч сабырыбыз Артык дәшми калырга, Тәкъдим иттек Самедка без .Мәҗлестә сүз алырга: — Ал, Самед, бер сүз, — дидек, — Л1әҗлесләрен боз, — дидек. Скандал һәм каушау публикада! Котылырга ничек соң моннан? — Сэр үзе соң кай республикадан? — Сэр берьюлы уналтысыннан. — Исемегездән, сезнең, Барыгызның? — Әйе, шулай, безнең, Барыбызның! Күтәрелде карап Баку улы Хрустальләр һәм фраклар өстенә. Нәселләрдән килгән подагралы Кешеләрнең күксел йөзенә, Карап шунда, Киплинг җырлап үткән Тәкәбберлек баскан лордларга, Муеннарын якаларга тыккан, Куырылган битле картларга, Карап шул кызыл муенлы, Карт шешәләр ягына, һиндстаннан кайткан, чаллы Полковниклар ялына. Ишетми мыгырдауларын, Күрмәгән күк үзләрен, Катып !калган өстәлгә ул Карап, башлый сүзләрен: — Миң зур совет дәүләтенең Вәкиле монда, сэрлар! Керергә минем илемнең Ана тулы хакы бар Эшчеләрнең, чын дуслыкның Союзы нигезендә. КЫЗЫЛ Сукканда Спасс капкасы өстендә Төнге унике,— рәхәт шунда булу, Җилләнеп йөргәч төрле киңлекләрдә, •Җир үзәгендә тагын басып тору. (Тәрҗемә итегез моның, Мистер, сез, һәммәсен дә!) Нефть өстендә торса да Минем туган-үскән җир, Шундыйлардан, ул дөньяда Бердәнбер ирекле ил, Егылмый сезнең аякка, Ситида түгел закладта, Пароходлар талый алмый Аны Дуврдан барып, һиндстан күк мыскылланмый Ул ялган ирек алып. Чыннан да юк бер файдасы Илемнең сезгә күптән. Бүлешәм бу кайгыгызны Мин әдәп 
кирәклектән. Дустым Самед шулай диде- Мин карадым йөзләренә — — Полиция!—диләр иде Гүя алар эчтән генә. Тамырлары кабарынды Аннан кызыл төскә кереп, — Алар өчен бу речь булды Нәкъ горчичник куйган кебек. 
Алар курок басып алыр иде Тыңлаганчы аның речен, һинд камчысы белән ярыр иде Алар бу Баку кешесен, Сөякләрен тетеп, аркасында Биер иде алар аның, Арасында утырганчы бүген Аның кебек кунакларның, Утырганчы ахмакларча бүген Аның речен тыңлап монда. Белә торып — мөмкин түгеллеген Красноводск комлыгында Егерме алтыны аткан кебек Атарга да аны, асарга да, Ташларга да ялкында көйдереп, Тере кплеш тотып ашарга да... Дустым тора бүре оясында, Саклый аны бүреләрдән монда Дуслык союзының куллары. Күрми ул артында речь вактында Сталин үзе басып торганны. Ә ул тора карап, көлемсерәп, Бу речь аңа охшый булса кирәк. 
МӘЙДАН Кайткачтап очып, озакка, бөтенләй Биш сл эчендә унлап илне кичеп. Тын диварлар янында тору төнлә, Белсәгез иде, — рәхәт миңа ничек! 


 
Бу рәхәт күз йомып күрүдә түгел Шәүләсен күптән үтелгән көннәрнең, Ә табан белән тоеп ташны бүген, Күз белән күрүдә сәгать телләрен! Белүе рәхәт: күкләргә сузылган Түгәрәк гөмбәзле бина эчендә Утырышта Сталинның әле һаман йөрүен өстәл янында бу төндә. йөз телдә шигъри юл итеп кемнәрдер Боларны әйткән булсын күптән әнә, — Әйтсеннәр, — димәк, безнең тойгылар бер, Мин, димәк, тапмыйм башка сүзләр генә. Ерак атның тояк тавышы кебек, Вак яңгыр түбәләрне дөпелдәтә, Кечкенә мең кул белән ул иренеп, Мәйданның өстен гүя чәпелдәтә. Шушы җиңел тавыш аша ишетәм Күренмәс адымнарны мин артымда-* Бу — алар, җир шарыннан җыелып килгән Иркенләп сулау өчен алар монда. Безгә асат — утыр да кил метрода, Кушкадан да мөмкин очып килергә, — Ә аларга килергә шуннан, кайда ! Русча 
«Ленин» сүзе өчен дә — төрмә. 
Аларга килергә шул җирдән, кайда Мавзолей рәсме өчен ябылу көтә, Үз канын ташка түгә алар анда Ал байрак җилфердәтү өчен‘күктә. 
Килергә Батавиядән, — ә анда Күмәләр тереләй аларны көн дә, Италиядән, — андыйларга кайда Аталар парламент ишек төбендә. 
Батырлар курыкмаса да килүдән, Килә алмый һәммәсе алар монда, Күп анда эшләре, уйлары белән Очраша алар бу башня янында. 
йөзләре күренми аларның моннан, һәркайсы алар анда үз эшендә, Тик уникедә Спасс капкасыннан йөрәкләре керә Кремль эченә. 
Кремльнең бәлки тәрәзәләреннән Балкыйдыр утлар шуңа төн буена, Сөйләшәбездер без дошманнар белән Курыкмый, ачык итеп бәлки шуңа! 
Әхмәт Исхак тәрҗемәләре