ДРАМАТУРГ ҺӘМ ТЕАТР
АНТИПАТРИОТИК ТӘНКЫЙТЬКӘ КАРШЫ
Театр тәнкыйтьчеләренең антипатриотик төркемен фаш иткән «Правда» һәм, «Культура и жизнь» мәкаләләрен барлык совет халкы бик зур канәгатьләнү белән кариш алды. Совет әдәбиятының һәм сәнгатенең иң яхшы әсәрләренә каршы дошманнарча явыз ниятле чыгышлар оештырган нәсел-нәсәпсез космополитларны, череп таркалып баручы капиталистик дөнья йогынтысын безнең әдәбиятка һәм театрга үткәрергә маташкан буржуаз эстетларны тулысынча тар-мар итү өчен, идеология өлкәсенең барлык тармакларында кискен көрәш җәелеп китте. Москвада һәм Ленинградта, Киевтә һәм Казанда, Бакуда һәм башка бик күп шәһәрләрдә әдәбият, театр, музыка, кино өлкәсендә эшләүче меңнәрчә совет язучылары, художниклар, актерлар, композиторлар нәсел-нәсәпсез космополитларга бердәм рәвештә җимергеч отпор бирәләр һәм совет патриотизмы байрагын тагын да югарырак күтәреп, Ленин — Сталин эпохасына лаеклы, югары идеяле әсәрләр иҗат итү өчен йөкләмәләр алалар. Казандагы коммунист язучыларның күптән түгел булып үткән җыелышында докладчы Гази Кәшшаф һәм. фикер алышуга катнашкан Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов, Әхмәт Исхак, Хәсән Хәйри, Риза Ишморат, Салих Баттал, Забогин, Гамир Насрый һәм башка иптәшләр антипатриотик космополитларны тулысынча тар-мар итәргә чакырып, аларның зарарлы йогынтысы Бөтенроссия Театраль җәмгыяте (ВТО) ның Татарстан бүлегенә һәм шулай ук театрәдәбият тәнкыйте өлкәләренә үтеп кергәнлеген бик күп фактлар белән расладылар. /Кыелыш Ленин — Сталин милли политикасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә һәм бөек рус совет әдәбиятының туганнарча ярдәмендә чәчәк аткан татар совет әдәбиятын идея һәм художество сыйфаты ягыннан яңа югарылыкка күтәрү өчен конкрет чаралар билгеләде. Журналыбызның бу номерында без Татарстан АССР Совет язучылары союзы каршындагы партия оешмасының быел, 21-22 нче февральдә булып үткән җыелышында катнашкан иптәшләрдән драматург Мирсәй Әмир, прозаик Гомәр Бәширов һәм шагыйрь Әхмәт Исхак чыгышларын урнаштырабыз.
ДРАМАТУРГ ҺӘМ ТЕАТР
ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият Һәм сәнгать турындагы тарихи карарларыннан соң, татар совет драматурглары арасында бүгенге көн темасына таба борылыш булды. Бу чор эчендә бүгенге көн темасына язылган яңа сәхнә әсәрләре туды. Шулар арасында Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов», Т. Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт», А. Әхмәтнең «Серләр» пьесалары һ; б. кебек, нигездә уңышлы урын тоткан яңа әсәрләр барлыкка килде. Шулай да, татар совет драматургиясенең торышы канәгатьләнерлек түгел әле. Татар совет драматургиясенең үсешенә тоткарлык ясаучы сәбәпләр кайда соң? Бүгенге совет кешеләренең тормыщын, аларның коммунистик җәмгыять төзү өчен көрәшләрен чагылдырган сәхнә әсәрләре тудыру эшендә безнең драматургларыбызга нәрсә комачаулый соң? Үзенең тормыштан алынган бай эчтәлеге, югары идеясе, һәрбер совет кешесенең йөрәгенә кагыла торган җитди проблема күтәрүе белән тамашачыны коммунистик мораль рухында тәрбияли торган сәхнә әсәрләре Татар Дәүләт Академия театрының репертуарында пигә бик аз соң? Татар Дәүләт Академия Театры бүгенге көндә, үзенең бүгенге художество җитәкчелегендә
109
татар совет драматургиясенең үсешенә нинди йогынты ясый соң? Минемчә, бик үк яхшы йогынты ясый алмый. Чөнки театрның хәзерге әдәби һәм художество җи? тәкчелегендәге иптәшләрнең драматургиягә, театр сәнгатенә булган карашларында эстетлык, формалистик элементлары бар. Алар, теге яки бу совет пьесасының реаль тормыш матурлыгын күрсәтүгә нигезләнгән көченә ышанмыйча, тамашачыны тарту өчен, күп вакытта тышкы эффектка корылган ясалма алымнар кулланалар. Шуңа күрә дә быелгы сезондагы хәзерге чорны күрсәтүгә багышланган кайбер спектакльләрнең постановкалары, спектакльнең төп идеясенә мөнәсәбәте булмаган, аны көчәйтүгә хезмәт итми торган арзанлы трюклар, ясалма мелодрама кисәкләре белән чүпләнгәннәр. Моннан байтак еллар элек, театр репертуарында буржуаз милләтче драматургларның әсәрләре уйналган вакытлар булды. Алар үзләренең буржуаз эстетлык, формалистик позициясеннән чыгып яз- ,ган идеясез яки, дөресрәк итеп -әйткәндә, бозык идеяле әсәрләре белән, тамашачыга дөрес эстетик тәрбия бирү эшенә бик күп зарар китерделәр. Буржуаз милләтчеләр язган пьесаларга хас эстетлык, формалистлыкның ка,йбер элементлары бүгенге көндә дә аерым спектакльләрдә күренгәләвен нәсел-нәсәпсез космополитларның безнең театрыбызга һәм драматургиябезгә ясап килгән зарарлы йогынтылары.- ның нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Үзләренең ояларын Бөтенроссия Театраль җәмгыятьнең (ВТО) тәнкыйть бүлегенә корган ул нәсел-нәсәпсез космополитлар безнең театр сәнгатенә булган әшәке йогынтыларын ВТО ның Татарстан бүлеге аркылы да үткәреп килделәр. Театр тәнкыйте дөньясында оешкан антипатриотик группаның баш- лыкларынпан берсе булган Гурвич һәм аның иярченнәре сугыш барган елларда байтак вакыт Казанда яшәделәр һәм аларныц төп «эшчән- легс» ВТО ның Казан бүлегендә УРЫн тапты. Шулар йогынтысы астында күп кенә җыелышлар, күп кенә лекцияләр үткәрелде. Ул җыелышларда совет драматургларының патриотик әсәрләрен юкка чыгарырга, политикасыз әсәрләрне күтәрергә маташучылар аз булмады. Иң яңа фактларның берсе итеп, 1948 нче елның
азагында гына, ВТО дан килгән Ральфның «Москва характеры» пьесасын юкка чыгарырга маташкан чыгыш ясап китүен алырга мөмкин. Биредә ВТО ның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хәлил иптәш Әбҗә- лиловка карата да берничә сүз әйтмичә узып булмый. Хәлил иптәш Әбҗәлилов, әлбәттә, татар театр сәнгатенә бик зур хезмәт күрсәткән һәм бик күп онтылмас образлар иҗат иткән талантлы артист. Ләкин театр сәнгатенә зур йогынты ясаучы оешманың җитәкчесе буларак, Хәлил иптәш Әбҗәлиловның тәнкыйть ителергә һәм бетерелергә тиешле кимчелекләре дә бар. Аның иң җитди кимчелеге шунда: ул үзебезнең татар совет драматургиясен танырга теләми, аның көченә ышанмый. Моның шулай икәнлеге татар театрына якын торучы иптәшләрнең берсе өчен дә сер түгел. Дөрес, аның татар совет драматурглары язган әсәрләрдә дә уйнаганы һәм матур гына образлар да иҗат иткәне бар. Ләкин ул хәтта шул үзе уйнаган әсәрләргә карата да хөрмәтсез сүз әйтә. Татар совет драматурглары язган әсәрләрне, алар иҗат иткән совет кешесе образларын үзенең артистлык талантына тиң түгел, дип карый ул, үзенең артистлык талантын бөтен көченә җәеп күрсәтә алу өчен Шекспир әсәрләрендә уйнарга кирәк, дигән фикергә килә һәм «Король Лнрны» уйнау максатына бирелә. Бу теләгенә ирешкәч, «Ричард III» не уйнау турында хыялланып йөри. Билгеле, «Король Лир» трагедиясенең Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә уйналуы һәм ул катлаулы спектакльнең яхшы бәя алуы, начар факт түгел. Гомумән алганда аның белән горурланырга да мөмкин. Ләкин бу мәсьәләгә тирәнрәк карасаң, аның нинди чор
110
да, нинди конкрет шартларда, нинди теләктән чыгып куелуын исәпкә алсаң, бик үк күңелле нәтиҗә килеп чыкмый. Бу спектакль өстендә театр Бөек Ватан сугышы елларында эшләде; бөтен ил, «Бары да фронт өчен» дигән лозунг астында, фәкать дошманны җиңү интересларыннан чыгып хәрәкәткә килгән вакытта, театр коллективының чиксез зур көче шул спектакльгә салынды, шул спектакль өчен йөз меңнәрчә сум дәүләт акчасы тотылды. Ул елларда алдынгы совет театрлары: «Рус кешеләре», «Нашествие», «Фронт» кебек, тамашачыны көрәшкә өндәүче һәм җиңүгә рухландыручы патриотик спектакльләр куйдылар. Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләре үзләренең бөек эшләр башкарырга сәләтле икәнлекләрен фронтларда һәм тылда дошманга каршы алып барылган героик көрәштә күрсәттеләр. Совет әдәбиятының һәм сәнгатенең алдынгы кешеләре дә, барлык башка хезмәт ияләре шикелле, үзләренең кулларыннан нинди эш килгәнлекне турыдан-туры дошманга каршы көрәшкә мөнәсәбәте булган әсәрләрендә, иҗатларында күрсәттеләр. Шундый вакытта совет актерының Король Лир һәм Ричард III образларын уйнау турында хыялланып йөрүе, ә үз драматургларыбыз тарафыннан язылган совет пьесаларына бармак аша гына каравы — нәрсә була инде ул? Татар совет артистына кайдан килеп кергән караш бу? Нәсел-нәсәпсез космополитлардан килгән зарарлы йогынтының бер күренеше түгелмени бу? «Король Лир» спектаклендә без- нен артистларыбыз, аеруча Хәлил иптәш Әбҗәлилов, үзләренең актерлык осталыклары югары дәрәҗәдә торганлыгын күрсәттеләр дип әйтик, ди. Ләкин шул ук коллектив рус совет драматургының тирән патриотик пьесасы булган «Рус кешеләре» спектаклен уңышлы башкарып чыга алмаган икән, аның «Король Лир» ны башкаруга карата шундый осталык күрсәтүеннән ни мәгънә? Совет артисты, үз иленең патриоты буларак, үзенең осталыгыв I барыннан да элек алдынгы совет кешеләренең образларын, совет спектакльләрен тудыру эшендә күрсәтергә тиеш. Үз халкыңны, үз
театрыңны яратасың икән, үз драматургияңне дә ярат. Театр, талантлы артист һәм режиссер драма әсәрләрен тудыру эшендә язучыга бик зур конкрет ярдәм күрсәтә һәм драматургиянең үсешенә яхшы йогынты ясый алалар. Тик моның өчен аларның үз язучыларыбыз тудырган сәхнә әдәбиятын кимсетеп, түбәнсетеп түгел, ә яратып караулары кирәк. Татар совет драматургларының әсәрләренә карата нигилистлык позициясендә тору театрның башка работниклары арасында да шактый киң урын алган. Мәсәлән, әгәр дә татар совет драматургы язган пьесаның спектакле уңышсыз чыга икән, бөтен гаепне фәкать авторга гына аударып калу гадәткә кереп киткән. Әгәр дә инде киресенчә була икән, ягъни татар совет драматургы язган пьесаның спектакле уңышлы чыга икән, монда инде аны авторның уңышы итеп караудан бигрәк, теге яки бу артистның яки постановщикның уңышы итеп кенә күрсәтергә тырышу тенденциясе бар. Хәтта, антипатриотик тәнкыйтьчеләр группасына барып тоташкан эстетформалистлардан Аршаруни, ВТО тарафыннан чыгарылып килгән һәм антипатриот тәнкыйтьчеләр группасы органы буларак инде яман атка, занган «Театральный альманах» җыентыгы битләрендә болай дип язды: «Спектакльнең уңышы пьесаның уңышы дигән сүз түгел әле, бу бнк гади һәм һәркемгә аңлаешлы булган хакыйкать турында язып тору да кирәк микән». Яхшы спектакль тудыру өчен, яхшы пьеса булу кирәк түгел дигән нәтиҗәгә китерә торган бу эстетлык- формалистлык ахмаклыгын оятсыз рәвештә «һәр кемгә аңлаешлы хакыйкать» дип раслап, Аршаруни «Хуҗа Нас рстд ин» с пск га кленең уңышын бөтене белән артистка гына кайтарып калдыра, ә авторның ролен бөтенләй юкка чыгара.
111
Татар совет драматургиясенә карата шундый нигилистик карашка кушылу күренешләре кайбер яшь тәнкыйтьчеләрдә дә күренгәли. Мәсәлән, Баян Гыйззәт иптәшнең кайбер мәкаләләрендә, бигрәк тә аның драматургия мәсьәләләренә каратылган җыелышларда чыгып сөйләгән сүзләрендә татар совет драматургиясен кире кагарга тырышу тенденциясе ачык күренә. Шуның белән бергә, ул үзенең: «Татар Дәүләт Академия театры ВКП(б) Үзәк Комитетының карарын үтәү юлында» дигән мәкаләсендә («Совет әдәбияты» журналы, № 9, 1947 ел) театр эшендә булган кимчелекләрне йомшартып күрсәтергә омтылу юлына баса. Ул вакыттагы театр репертуарында 14 спектакльнең нибарысы икәве генә хәзерге заман темасына багышланган булуын күрсәткәннән соң, Б. Гыйззәт иптәш болай ди: «Башка театрлардагы кебек, биредә дә, театрның тематик репертуар планы булмый килгән, шуның нәтиҗәсендә һәрбер уңышлы булып күренгән пьеса, тематик яктан төрлелек бирүенәбирмәвенә карамастан, еш кына сәхнәгә куела килгән, ә замандаш темага язылган әсәргә аерым игътибар ителмәгән, бу темага заказлар ясалмаган. Драматурглар театрның агымдагы репертуарына игътибар бирмичә, үзләре сайлаган темага договор төзеп яза биргәннәр. Нәтиҗәдә, табигый буларак, репертуарда бер төрлелек килеп чыккан һәм ерак үткәнне генә гәүдәләндерә торган спектакльләр өстенлек алып киткәннәр». Театр репертуарында ерак үткәнне генә гәүдәләндерә торган спектакльләрнең өстенлек алып китүен, совет драматургының, тема сайларга үзенә ирек куелганда ерак үткәнгә багълы теманы гына сайлавын табигый хәл дип карау дөресме? Әгәр дә без бу хәлне, Баян Гыйззәт иптәш әйткәнчә, «табигый буларак» килеп чыккан хәл итеп карасак, ВКП(б) Үзәк Комитетының 26 август карарындагы күрсәтмәләрне инкарь итү юлына баскан булыр идек. Чөнки ВКП(б) Үзәк Комитеты үзенең' ул карарында, драма театрлары репертуарындагы ул хәлне артык түзеп тормаслык дип,, ягъни табигый хәл түгел, дип тапты һәм совет театрының үсеш юлын табигый эзенә төшерергә булышты. Татар Дәүләт Академия театрының гомумән алганда татар совет
драматургиясен алга җибәрүдәге роле, һичшиксез, зур һәм мин аның киләчәктә тагын да көчлерәк, уңышлырак совет спектакльләре иҗат итүенә чын күңелдән ышанам. Театр практикасында булган кимчелекләрнең безнең драматургиябезнең үсешенә начар йогынты ясавы турында әйтелгән югарыдагы фикерләр, драматурглар арасында үзләренә карата таләпчән булуны киметергә тиеш түгелләр. Татар совет драматургиясенең бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап биреп җиткермәвенә, һичшиксез, иң элек без үзебез, драматурглар, гаепле һәм безнең барыбыз- өчен дә уртак булган төп кимчелек — бүгенге чынбарлык белән, со- ’вет кешеләренең героик хезмәте күренешләре белән, аларның җанлы тормышлары белән җитәрлек дәрәҗәдә тулы таныш булмавыбыздан гыйбарәт. Без бүгенге совет тамашачысын кызыксындырырлык сәхнә әсәрләре язу өчен кирәк булган теманы да, мавыктыргыч сюжетны да, катлаулы конфликтларны да, җанлы образларны да, көчле һәм кызыклы характерларны да тормышка тирәнрәк аралашып эзләргә тиешбез. Без аны шуннан гына таба алабыз. Без тормышның төрле тармакларын бик яхшылап өйрәнү белән бергә, һәрбер алдынгы совет кешесе тойганны тоярга, белергә, белгәнебезне, тойганыбызны художество калыбына салып, һәркемне кызыктырырлык итеп, югары идея көче белән күрсәтерлек мастерлыкка да ия булырга тиешбез. Татар Совет драматургиясе театрның үсешенә зуррак йогынты ясарга, хәтта ул аңа юнәлеш бирергә, шуңар күрә дә һәрбер драматург үз эшенең ни кадәр җаваплы икәнен тирәнтен аңлап эш итәргә тиеш.