БОЛЬШЕВИСТИК ПРИНЦИПИАЛЬ ТӘНКЫЙТЬ ӨЧЕН
Татар совет әдәбияты, большевиклар партиясе җитәкчелегендә, бөек рус әдәбиятының рухландыргыч иҗади тәэсире астында утыз елдан артык яшәп ҺӘХМ үсеп килә. Бу еллар эчендә татар совет әдәбияты революциягә кадәрге белән чагыштырмаслык дәрәҗәдә алга китте. Безнең язучыларыбыз — тормышыбызның һәм әдәбиятыбызның төп геройларын — совет кешеләрен, хезмәт ияләре образын гәүдәләндерүдә зур гына уңышларга ирештеләр. Алыгыз Шәриф Камалның роман һәм пьесаларындагы комму- . нистлар, совет эшчеләре образын, алыгыз Кави Нәҗми, Афзал Шамов, Мирсәй Әмир һәм башкаларның күпләгән әсәрләрендә, иң яхшы поэмаларда һәм пьесаларда бирелгән совет кешеләре образын. Бо- ларда безнең әдәбиятыбызның партиялелек, идеялелек ягыннан эзлекле рәвештә тирәнәя баруына, совет язучыларының иҗат колачы киңәя, әдәби осталыгы һәм эстетик зәвкы елдан-ел үсә һәм катлаулана килүенә анализ ясарлык мисаллар юкмыни? Шулардан һәм җәмгыятьнең хәзерге үсеше таләпләреннән чыгып, татар совет язучылары алдына тагын да катлаулырак һәм җитдирәк бурычлар куярга әллә кайчан ук вакыт түгел идемени?! Кызганычка каршы, әдәбиятның шушы иң төп, иң нигез мәсьәләсе турында безнең тәнкыйтьчеләребез һәм әдәбиятчыларыбыз бер генә дә җитди сүз әйткәннәре юк әле. Совет әдәбиятының үсешенә болай игътибарсыз карашны нәсел-нәсәпсез космополитларның совет әдәбиятының казанышларын инкарь итү кебек зарарлы «теорияләре» йогынтысының нәтиҗәсе дип карарга туры килә. Соңгы вакытта, бигрәк тә ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать турында мәгълүм тарихи карарыннан соң, татар совет әдәбиятында байтак кына зур әсәрләр барлыкка килде. Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы, Г. Әпсәлә* мовның «Ак төннәр» повесте, Нәкый Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» пьесасы һәм башка кайбер әсәрләр безнең әдәбиятыбызны тагын да баеттылар, тагын да үстереп җибәрделәр. Бу әсәрләр турында да иң беренче сүзне тәнкыйтьче һәм әдәбиятчы иптәшләр түгел, бәлки меңләгән укучы үзе әйтте. Совет укучылары һәм алар арасыннан бигрәк тә яшьләр, тәнкыйтьчеләребез «күрмичә* уздйрган әсәрләрне дә күрә беләләр. Яңа әсәрләр турында үзләренең фикерләрен белдереп, йөзләрчә хатлар язалар, шәһәрләрдә һәм авылларда меңнәрчә кешеләр катнашы белән укучылар конференцияләре үткәрелә. Бу безнең халыкның культурасы өзлексез үсүен күрсәтә торган ифрат күңелле бер факт. Иптәшләр! Үз әсәрең турында сөйләү бик уңайсыз. Шулай булуга карамастан, мин «Намус» турында берничә сүз әйтмичә уза алмыйм. Чөнки әгәр кайберәүләр, укучылар тарафыннан яхшы каршы алынган, хәзерге тормышны чагылдырган роман кебек бөтен бер әсәрне, аның идея-художество кыйммәтен бер селтәнү белән юкка чыгарырга, аны күздән төшерергә омтылып, усал ният белән кул салалар икән, мондыйларның зарарлы тенденциясен күрми калу үзе ялгышлык булыр иде. Мин, «Намус» романының авторы буларак, тагын шунлыктан да уз фикеремне әйтеп китәргә тиешмен, чөнки безнең язучылар коллективы романга карата ялгыш фикер урнаштырырга теләүчеләргә каршч бер суз әйтергә дә җитешкәне юк әле. Романны «Совет әдәбияты» нда басылып чыкканнан соц, биш ай буена «күрми» һәм «белми» тордылар (Бу вакытта «Совет әдәбияты» редакциясенә укучылардан дистәләрчә хатлар килгән иде инде). Болай күрмәмешкә салышу үзе
генә дә игътибарга лаеклы бер факт. Чөнки ул тәнкыйтьнең иң әшәке бер методы. Ниһаять, октябрь аенда, «Намус» китап булып чыгар алдыннан, «Кызыл Татарстан» газетасында Ф.Мосагыйть, Ф. Балыкчы, Ф. Хөсни имзасы белән бер мәкалә пәйда булды. Башта авторлар, әсәр турында ничек тә берәр юньле сүз әйтмичә узарга мөмкин булмаганлыктан гына, теш сызлагандагы кебек сытык чырай һәм ясалма тон белән, күз буяу өчен генә «уңай ягын» телгә алып узалар. Чынында исә алар монда әсәрнең бер генә уңай ягын да кеше аңлардай ачык итеп раслау төсендә әйтмиләр, бәлки төрле боргалану, мәгънәне җансыз сүзләр белән томалап узу, бутап калдыру юллары белән бары сүз генә уйнаталар. Мәсәлән, авторның уңышы... кешеләрнең һәм вакыйгаларның <..эчләренә үтеп керергә т ы р ы ш у, вакыйгаларның эчке законлылы- гын табын, шунь^ күрсәтергә о м- т ы л у», «мораль һәм мәхәббәт» темаларын куеп, аларга «укучыларны канәгатьләндерерлек җаваплар бирергә тырышу» дан гына гыйбарәт. Ягъни аларча, автор бары «тырыша» һәм бары «омтыла» гына имеш! Шундый «уңай» якларны әйтеп «куандырганнан» соң, өч автор романны ботарларга керешәләр. Алар әсәрдә «Айсылудан башка бер генә коммунист та» күрмиләр. Имештер, вАйсылу, Тимери, Карлыгач, Җәүдәт һ. б. кебек төп геройлар да яртылаш кына эшләнгәннәр». Зиннәт образы исә Нәфисәне «әсәрнең буеннан буена котыртып тору өчен өстәмә нагрузка итеп кертелгән» (Телләренә генә игътибар итегез!) Янәсе «язучы Нәфисә образын бирүдә эклектиклык күрсәтә». Ул «озгклапозаклап биографияләр сөйләп. геройларның анкеталарын ту- тырып» йөри. Шулай «тырышуга» карамастан, эсәрпец укучылар тарафыннан ях- иш каршы алынуы авторларны һәрвакыт тынгысызлап тора. Алар моим үзләренчә «аңлатырга» җай эзлиләр, һәм, күзләрен дә йоммыйча, мондый «нәтиҗә» ясыйлар: «Бу яктан (ягъни, звенолап эшләү методын күрсәтү ягыннан Г. Б.) алганда, анда колхоз активы, звено башлыклары, биргадирлар өчен куп кенә эш үрнәкләре, тәҗрибә алырлык уңай күренешләр бар... Бу роман белән урыннардагы укучылар
массасының нык кызыксынуын, ихтимал, әнә шуның белән аңлатырга кирәктер». Менә нәрсәдә икән «Намус»ның «уңышлы» ягы! Димәк, романның бөтен идея-художество кыйммәте аның инструкция, техник куллан> мага яраклы булуында икән! Гаҗәп! Совет кешеләренең Бөек Ватан сугышы чорындагы патриотик эшләрен, туган илгә мәхәббәтләрен, аларның фидакарь эшләрен күрсәтүгә багышлап, изге теләк белән язылган бөтен бер әдәби әсәрне моннан да артык мыскыл итәргә мөмкинме? Мондый пасквильне язу өчен совет әдәбиятын сөймәскә яки ике йөзле булырга кирәк. Рецензия авторлары романның нигезенә салынган төп идеяне һәм ул идеянең образлар телендә ничек чишелүен юри күрмичә узганнар. Совет кешеләренең патриотик хисләренең һәм дошманга нәфрәтләренең нинди ялкынлы көч булып бәреп чыгуы, аның и*ке колхоз һәм колхозчылар арасында барган социалистик ярышта ничек кабынып китүе, яңа кешеләргә, совет кешеләренә генә хас булган эш дәртенең, хезмәт поэзиясенең ничек гәүдәләнүен һәм башка шундый җитди игътибарга лаеклы булган төп моментларны алар юри читләтеп узганнар. Ниһаять, өч автор, мәкаләнең ахырында, бик белдекле кыяфәттә, авторга тагын бер күләгә ташлыйлар. Имештер, «автор үзенең иҗаты белән кыю «рәвештә» тормышка катнашып китү» адымы ясады. Бу ни дигән сүз? Бу — роман авторның чын тормыштан аерылган, политик тормышта пассив кеше, кабинет кешесе итеп күрсәтергә1 маташу булмыйча ни булсын?! Тормышка актив катнашмый торып, роман түгел, кечкенә генә
•1И
хикәя дә язып булмаганны бу авторлар белмиләрдер дип әйтеп булмый. Нәсел-нәсәпсез космополитлар совет әдәбиятының партия җитәкчеле- гендә ирешкән зур уңышларын юкка чыгару, совет әдәбиятына партияле әдәбият булып үсәргә комачаулау өчен, аның уңышлы әсәрләренә пычрак ташлап, аларны күздән төшерергә маташтылар. Мондый мәкалә, һичшиксез, әнә шундый дошман тенденцияләргә ияреп кенә язылырга мөмкин. Партия членнары Ф. Балыкчы һәм Ф. /Мосагыйтьнең бу мәкаләгә кул куюлары, социалистик реализмның төп принципларын үзләштерә алмаучы, озак еллар буенча эстетлык чире белән авыручы Ф. Хөснинең зарарлы эстетлык йогынтысына бирелүләре бик гаҗәпләндерә торган хәл. Мпн «Намус» романының җитешсез
якларын һич инкарь итмим. Мин ул кимчелекләрне бетерү һәм романны тагын да яхшырту өстендә өзлексез эшлим. Әмма тәнкыйтьчеләр ул җитешсез якларны күрсәтергә алынганнар икән, бу турыда партиялелек принцибыннан чыгып, партияле тел белән язарга тиешләр иде. Безнең язучылар коллективына әдәби тәнкыйть өлкәсендә большевистик турылык һәм партиялелек өчен көрәшне тагын да көчәйтергә кирәк. Нәселнәсәпсез космополитларның иярченнәренә әдәби тәнкыйтьне һәм большевистик матбугат битләрен алдынгы идея белән сугарылган патриотик һәм партияле әсәрләр өстенә пычрак ташлау өчен файдаланырга юл куелмаска тиеш!